Логотип Казан Утлары
Мәкаль

ЯҢАРТЫЛГАН МӘКАЛЬЛӘР, ӘЙТЕМНӘР

 

 

***

«Яңа гасыр» үзен мактар...

***

Хаклык сүзе кыска: «юк», йә «бар»,

Депутатлар исә «кар!» да «кар!»...

***

Күл сасыса, балык кими,

Россиядә халык кими...

***

Үләксә күп җирдә

карга котыра,

Бездә бюрократлар

арта отыры...

 

«Без булдырабыз!»

«Алтын мөнбәр», «Алтын мөнбәр»,

Катрин Денев килгән безгә,

«Мөселман«тамгасы алган

Кинофестивалебезгә...

 

Ай-Һай күркәм, бигрәк затлы

 Гүзәл кәе французның, -

Керфекләре түбән карый,

Түш каплаулы, итәк озын.

 

Ә безнекеләр сер бирми,

Кер кундырмый имиджка, -

Күлмәк үтә күренмәле,

Кендек ачык, ими тышта...

 

Кәҗә монологы

Авылда чакта да сер бирмәдек,

Ягъни күз өстендә каш идем;

Урын һәрчак түрдә, алда булды,

Сарык көтүенә баш идем.

 

Көнләштеләр, чәйнәделәр гайбәт,

Имеш бакчаларда урлашам;

...Кадерне белмәгәч авыл халкы,

 Башкалага барып урнашам.

 

Коерык ягы дан түгел түгелен,

Әмма мөгезләр бит күрекле,

Ит комбинатында эш табылды,

 Вазифама җәһәт күнектем.

 

Авыл сарыкларын каршы алам,

 Алар мине танып, тагыла,

Сугым залларына керәбез дә,

Арттан шартлап капка ябыла...

 

Яшерен ишектән чыгып таям,

Авылдашлар кала - нишлисең,

 Миңа дигән тагаракта печән,

 Чәчәк-җиләкле, хуш ислесе...

 

Үз-үземне сәясмәнгә чутлыйм,

Алар да бит миндәй калыккан,

 Алар да бит, күпме тырышып та,

Рәхмәт ишетмиләр халыктан...

 

Юбилейлар

ЯЗучы-прозаик, тел һәм мәдәният белгече Адлер Камил улы Тимергазинга 80 яшь тулды. Котлыйбыз!

Әдип белән әңгӘмә киләсе санда бирелә.