Логотип Казан Утлары
Бәян

ҮРЛӘРГӘ МЕНГӘН ЧАКЛАР

 

 

БОРАУЛАУЧЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

 

Буровойларның тылсымлы көче бар. Миңа яшьлегемдә шулай тоелды. ...Илле икенче елның жылы, яшел хәтфәгә, чәчәкләргә күмелгән май ае.

Без, бер төркем Елховой авылы егетләре, Лашман авылыннан (Чирмешән районы) җәяү кайтып киләбез. Машиналар юк, аларны көненә берне дә очрата алмаган еллар иде ул. Өч ел шул авыл урта мәктәбендә укыдык, алда чыгарылыш имтиханнары гына. Сират күперен ничек үтәрбез? Күбебезнең кайгысы шул. Укуда таләп зур булды, алкы-салкы йөрүне белмәдек, шулай да... —Юкка баш ватмыйк әле, егетләр! Имтиханнарны уңышлы бирәбез,— диде арабызда иң олыбыз Мәхмүт Гыйззәтуллин, безне өметләндереп. —Бирә алмасак, әнә, Бәркәтә янында разведка буровое көн-төн җир имерә, шунда китәбез эшкә,—диде Мөхәррәм.

Бу хәбәр күбебез өчен яңалык иде. Мин, һәрвакыт күпне белергә тырышып, һәрнәрсә белән кызыксынып яшәгән егет, юл уңаенда шул буровойга кагылырга тәкъдим ясадым һәм без, Кара Чишмә авылына кергәнче, юлыбызны уңга, Бәркәтә авылы ягына каердык.

Ә буровой Шушма елгасынын текә ярыннан өстәрәк, калкурак урынга урнашкан иде. Дүрт аяклы, мәһабәт биек тимер манара-вышка—үзе бер соклангыч. Мондый гажәп нәрсәне безнен әлегә кадәр күргәнебез юк.

Эче тулы зур-зур механизмнар, җиһазлар. Алар янында майланып каткан киемле берничә кеше эшләп йөри Буровой тирәли биниһая күп металл торбалар аунап ята—ике эшче аларны ломнар белән тәгәрәтеп рәткә сала.

Читтә—ике тәрәзәле, бер ишекле такта будка. Тирәндә, җирнең әллә кайсы бер серле почмагында яшеренеп яткан «нефть» дигән хәзинәгә әнә шул буровой юл ача икән бит. Ягъни шул буровойда эшләүчеләр. Бораулаучылар дип атыйлар икән аларны...

Имтиханнарны, шөкер, уңышлы тапшырдык, кулыбызга таныклык та алдык. Күбебезнең кая да булса укырга китәргә иде хыялы, ләкин кереме булмаган ярлы авыл баласының кесәсендә җилләр уйный—чыгып китеп була торган түгел. Мәхмүтне очучылар хәрби училищесына алып киттеләр. Сәгадәт Минабетдиновның да яше җиткән—аны армиягә алдылар. Калганнарыбыз кышны авылда үткәрде. Яз килде. Шунда гына, бераз уйланып йөрдек тә, тәвәккәлләп Әлмәткә, бораулаучылар әзерләүче мәктәпкә укырга китеп бардык. Әнә шулай, дүрт авылдаш һәм сыйныфташ— Әлфрит Гыйззәтуллин, Мөхәррәм Фәйрушин, Наил Мостафин һәм мин Бигәш «академиясе» курсантлары булып киттек. Безнең өчен бу бик кулай нәрсә иде: барлыгы ике ай укыйсы да ике ай күнегү (практика!) үтәсе.

Мәктәпнең тулай торагы бар. күрше ашханәдә көненә өч тапкыр бушлай ашаталар (талон белән). Кыскасы, ашау байдан, үлем Ходайдан. Безнең ише ярлы-ябагайга тагын ни кирәк?

Татар балаларына ШБКда русча уку җиңел булмаса да, акрынлап авырлыкларга, аларны җиңәргә өйрәндек.

Ләкин минем башка, һич уйламаганда, кайгы килеп төште. Бер җылы май кичендә, дәресләрдән һәм кичке аштан соң, спорт мәйданында бик бирелеп волейбол уйнадык. Яшь чак, гайрәтле чак—шау килдек. Арып- талып бүлмәләргә таралыштык. Яту белән йокыга да талганбыз. Төн урталарында чылтырап безнен бүлмә тәрәзәсе ватылганга сискәнешеп торып утырдык. Нәрсә булды бу? Тәрәзәне кем ватты? Киң тәрәзәнең нәкъ минем карават башындагы өлгесе челпәрәмә килгән. Ул да булмады, мин шул өлге кырыендагы кысада кадакка элеп куйган пинжәгем, күлмәк белән майкам һәм кипкемнең юклыгына игътибар иттем. Алардан җилләр искән. Ә пинҗәк кесәсендә минем барлык документлар, заемнар, яңа алган стипендия, ашханәдә туклану өчен бирелгән талоннар, хәтта тәүге шигырьләрем тупланмасы—блокнот та бар иде. Димәк, аларның берсе дә юк хәзер. Кызганыч, иң соңыннан яткан иптәшебез—авылдашыбыз Исхак абзый Зиннуров утны сүндермичә ауган урынына. Ә каракка шул гына кирәк тә: бүлмә эче күренеп тора, кулына перчатка кигән килеш тәрәзәне ваткан да, шул мизгелдә киемнәрне дә тартып алган...

Иртән вакыйганы директорга җиткердек. Аннары каршыдагы Бигәш зиратын урап кайттык, тик бернәрсә дә тапмадык. Директор миңа кабат талоннар бирдерде—ашамыйча торып булмый ич. Әлфрит, рәхмәт үзеңә.

Нил абыйсының кителен бирде, чөнки өскә кияргә әйбер калмаган иде.

Наил кемнеңдер ашханәдә онытылып калган кипкесен миңа алып кайтты.

Ярый әле чалбарны ике матрац арасына «үтүкләргә» салып йоклый торган гадәтем бар иде—анысыннан коры калмадым. Хәзер документларны табасы калды. Директорыбыз Афанасий Романовичның тәҗрибәсе бар иде. ахры, ул: «Подождем несколько дней»,—дигән киңәшен бирде Хак, бер өч көннән соң мине Бигәш авыл Советына чакыртып алдылар һәм паспорт, комсомол билеты һәм хәрби комиссариатка теркәү таныклыгымны кулыма тоттырдылар—аларны, әйтүләренчә, почта әрҗәсенә салып калдырганнар икән. Минем өчен иң үкенечлесе—шигырьләрем белән тулы блокнотный югалуы булды. Әлеге вакыйга безнең барыбызны да: «Уяу йөрегез!»—дип кисәтте.

Ургып нефть чыга башлаган Әлмәт төбәге барлык эшкуарларны, акча сөючеләрне һәм шул исәптән кыек куллы хәшәрәтләрне дә магнит кебек үзенә тартып китергән. Ул еллардагы сугыш-кырылыш, бер гөнаһсыхзарны аз-маз акча өчен үтереп ташлау—болар турында без гел ишетеп яшәдек.

Ә минем киемнәрне урлап киткән карак белән юллар кисеште дә бугай әле. Яшь чак бит, гел буровой мәктәбе кысаларында гына яшисе килми, акрынлап кичләрен якындагы Бигәш авылы клубы мәйданына төшеп йөри башладык. Ә анда кичке сәгатьләрдә шул ук нефть тартып китергән йөзләгән татар егетләре-кызлары җыела. Аларның күпчелеге төрле авыллардан, төбәкләрдән килеп, бигәшлеләрдә фатирда торып, кем кайда булдыра ала эшләп йөрүчеләр. Мәйданда гармун тавышы тынмый. Яшьләр, түгәрәкләнеп, «әлләрия-ләрия»гә бииләр, җырлыйлар. Мин дә шунда Әнисә атлы бер Бигәш кызы белән таныштым. Очраша башладык.

Бер кичне мин аны өенә чаклы озата бардым. Турыларында сөйләшеп торганда, ул еллар өчен әле бик сирәк очрый торган өч тәгәрмәчле мотоцикл килеп туктады. Анда ерык авызлы өч егет. Алар, миңа һич игътибар итмичә, «Әйдә, утырып әйләнәбез»,—дип, Әнисәне алып та киттеләр. Иң гаҗәбе, Әнисә бу егетләр белән күптән таныш һәм «утырып әйләнүгә» дә күнеккән иде булса кирәк—бер каршылыксыз риза булды аларнын тәкъдименә.

Аптырап калдым. Әһә, имәндә икән чикләвек! Үзен һәм очрашып йөргән егетен хөрмәт иткән пакь кыз бер төркем әрсез алабай белән китмәс иде.

Мин үпкә катыш ачу белән тулай торакка юнәлдем.

Икенче кичне Әнисә кырына бармадым, ул үзе килеп сарылды: «Нишләп кайтып киттең, мине бит тиз кайтарып куйдылар»,—ди бу. —Безнең авылда мондый хәлнең булганы да, буласы да юк. Кызларыбыз да үз егетләрен санга сугалар, башкаларга ияреп китмиләр,—дидем. Шул сөйләшүдән соң Әнисә белән ара өзелде, гәрчә ул моның белән килешмәсә дә. Кыскасы, минем өчен бу уенның кызыгы бетте. Теләсә нинди егеткә ияреп чапкан кызның ышанычы буламыни?

Шул ук кичне теге әрсез алабайларның берсе минем янга килеп басты.

Миннән шактый калку, нык бәдәнле, олы башлы, озын кара чәчле.

 —Әйдә танышыйк. Мин—Руслан,—ди бу.

Таныштык.

—Синең әйберләрне урлаганнар икән. Милициягә җиткердеңме соң?—ди бу, мине гаҗәпләндереп.

Каян белгән? Димәк, Әнисәгә сөйләгәннәрем боларга да барып ирешкән. Менә сиңа «сөйгән» кыз! Бу—шулар эше түгелме соң?

— Милиция таба дип уйлыйсыңмы? Аларга эшен төшмәсен. Аны гына беләбез инде,—дидем мин, эчтән барысы турында да үземчә фикер йөртеп.

Кыска гына аралашу көннәрендә бу озын чәчле шикле бәндәнең чын исеме Рөстәм икәнлеген дә ачыкладым.

Алга китеп әлеге Руслан-Рөстәм белән тагын очрашуымны да әйтеп узу урынлы булыр. Бусы инде бер ел узгач—Баулыда, Акбуа бистәсендәге хәл.

Соң гына эштән кайттым да, ашханә ябылганчы дип шунда чаптым. Ашханә ул чакта Энгельс урамында тезелешеп утырган баракларның берсендә иде.

Кичке ашка килүчеләр аз түгел—чират. Минем арттан да берәү чират алды.

Сизәм, теге минем пинҗәкнең ун кесәсенә кулын тыгып маташа. Мин яшен тизлеге белән аны эләктереп алдым. Борылсам, теге Руслан бит...

—Әй, Әсгать малай, син икәнне белмәдем. Ачуланма инде. Акча беткән иде, миңа да ашарга ал әле. Иртәгә үк китереп бирермен,—ди бу. Күзен дә йоммый. Әллә нинди халәттә калдым. Шулай да кесәгә кергән каракның ашарына алдым—бик йомшак, җәлләтеп сөйләшә бит. Ашап туйгач, миңа рәхмәт әйтте һәм кайсы тулай торакта яшәгәнемне сорады.

Иртән вахта автовокзалында: төнлә төзүчеләр кибетен басканнар дигән хәбәр таралды. Күңелгә: «Шул Руслан-Рөстәм өере түгелдер бит?»—дигән уй килде. Кичен мин эштән кайткан җиргә тулай торакта кизү торучы апа: «Бер егет сиңа калдырып китте»,—дип миңа акча сузды. Икенче көнне исә шул ук автовокзалда кибет басучыларны тотканнар дигән сүз ишеттек.

Башкача мин ул Руслан-Рөстәмне очратмадым-күрмәдем. Шикләнүем хак булды, ахры. Гүзәл яшьлеген караклыкка багышлаган тап-таза, чибәр егетнең язмышы төрмәгә килеп төртелде булса кирәк. Ә төрмәләрнең кешене Кеше иткәне юк бугай әле...

Гомер агышымда миңа михнәтне күп чигәргә туры килде. Ачлыкны да, ялангачлыкны да җитәрлек татыдым. Ләкин урлашу, алдашу, кеше өлешенә керү, кемне дә булса рәнҗетү кебек гөнаһ эшкә бару булмады. Мәрхүмә әниебез бик саф күңелле, намус, пакьлек дигән күркәм сыйфатларга ия кеше иде. Безне дә чит-ят кеше әйберенә тимәскә өйрәтеп үстерде. Ә менә легендар Рөстәм исемен йөрткән татар егете, шундый тәрбияне алмый үскәнгәдер, көенечле язмышка дучар ителде.

Шөкер, шуннан соң хәвеф-хәтәр булмады. Сиздерми генә ике ай үгеп китте. Безне практикага җибәрү вакыты җитте. Практикага төрлебезне төрле якка юлладылар, чөнки бу вакытта Баулыда да, Писмәндә дә, Азнакай һәм Әлмәтнең үзендә дә буровойлар гөрелтесе еракларга яңгырый иде инде. Наил Писмәнгә язылды—анда аның туганнары яши икән. Ә мин кая барырга кирәклеге турында алдан ук уйлап куйган идем: Баулыга! Бу теләгем бодай туды. Ул вакытта мин «Яшь сталинчы» (хәзер «Татарстан яшьләре») газетасын ала һәм бик яратып укып бара, үземнең мәкаләләр һәм шигырьләрне дә шунда җибәрә торган идем. Шул газетаның бер санында Баулы төбәгендә иң алдынгылардан саналган бораулау остасы Мөгаллим Гыймазов җитәкләгән бригаданың чиксез уңышлары турында язылган мәкаләне укыдым. Анда мастерның рәсеме дә бар иде. Менә шуннан соң миндә Баулы якларына барып чыгу хыялы туды. Ул елларда мин Баулыны кайдадыр Казан якларында итеп күз алдына китерә идем, ә ул, соңыннан белгәнемчә, бөтенләй кире якта— республикабызның көньяк-көнчыгышында, Башкортстан белән Оренбург өлкәсе чигендә икән.

Баулыга дигәч, Әлфрит тә минем белән китәргә булды, чөнки ул миндә ышанычлы иптәш күрә иде. Аның белән юллама алып, ишек төбенә чыксак, Мөхәррәм сомсерен коеп утыра. — Мине ялгызымны калдырасызмыни?—ди бу, еламсырап.

Өчәүләшеп яңадан дирекциягә кереп китгек һәм, Баулыга урын беткән булса да, бик үтенеп сорагач, Мөхәррәмгә дә юлламаны шунда алдык.

Бәхетебез бар икән: Әлфрит белән Мөхәррәмне практика үтәргә әлеге дә баягы мин газетадан укып белгән Мөгаллим Гыймазов бригадасына билгеләделәр. Ул бригадага эләкмәвемә мин бераз кимсенеп тә куйдым, ләкин миңа да яхшы бригада—Баулы җирендә тагын да танылганрак, күкрәгендә Ленин ордены йөрткән, әле Башкортстан нефтен күтәрешкән оста Газим Гайфуллин бригадасына эләгү насыйп булды. Буровойда уртача буйлы, кырык-кырык өч яшьләрдәге ачык йөзле мастер мине өлкән бораулаучы Василий Кожанов вахтасына билгеләде. Кожановның да Гайфуллин кебек артыгын сөйләшми торган эш кешесе икәнен хәтерлим. Ул каяндыр Грозный тирәсеннән иде. Гомумән, күпчелек бораулаучылар Татарстан нефтен үзләштерергә Баку, Грозный, Краснодар, Башкортстан. Краснокамск һәм башка төбәкләрдән килгән кешеләр иде.

Тәүге вахта. Минем эшкә өйрәнә башлаган беренче көнем. Кулда нык тоткалы, киң һәм тирән «совковый» көрәк: «бери больше, кидай дальше». Газим Гайфуллин коллективының чираттагы скважинаны бораулый башлаган көннәре. Борау, җир җимертеп, аска таба хәрәкәт итә, дүрт аяклы тимер вышка шар-шор килеп калтырый, шыгырдый, насос моторлары ярсып эшли, югары басым астында скважинага куылган су үзе белән борауланган токым—шламны өскә чыгара, аны такта улак буенча су чокырына агыза. Ләкин токым авыр, ул улакка утыра да, су улак өстеннән як-якка агып китә. Без, вахтадагы иң түбән разрядлы эшче Закир абзый Подмарев белән мин, җан-тиргә батып шул улакларны тазартабыз, тик өлгерә генә алмыйбыз. Закир абзый урта яшьтә, бишенче дистәсе белән бара, гәүдәгә дә зур түгел—көче чамалы. Ә мин яшь һәм тәжрибәсез. Шулай да тырышабыз.

Ике-өч көн шулай бергә маташтык, һәм шул көннәрнең берсендә Закир абзый үзенең ялга китәргә җыенуын әйтте.

—Энем, мастер сине алыштырырга кешем юк, дип мине ялга җибәрми. Кал әле минем урынга. Эшкә өйрәнерсең, акчасы да булыр...

Закир абзый—Ульян мишәре. Тормышы җиңел түгел—олы гаилә, хатыны эшләми, өчме-дүртме кызлары үсә. Буровойда эшләп йөрүенең дә сәбәбе шул бугай.

Мине аның фамилиясе кызыксындыра: нигә Подмарёв? Урысныкы бит бу, татарныкы түгел.

— Минем бабай Подмарёв дигән урыс алпавыты крестьяны булган. Шул урыс барлык крестьяннарына да үзенең фамилиясен тага торган булган,—диде абзый.

Минем ике уйларлыгым юк: Закир абзый урынында эшләсәм, акчалы булачакмын, чөнки практикага чыгып киткән көнне алган стипендиядән кесәдә санаулы сумнар гына калды. Аннары ач утырачакмын.

 —Сиңа ничә яшь?

—Унсигез.

—Эшли алырсыңмы соң, энем? Буровой эше бик авыр бит ул,—диде Газим абый. Закир абзый мине анын янына алып кергәч.

—Тырышырмын. Барыбер эшкә өйрәнәсе бар бит.

 —Анысы да дөрес. Давай, алай булса, иртәгә вахтага чык!

Әнә шулай, практикага килгән егетләр арасында беренче булып мин вахтага бастым. Һәм, әлбәттә, буровойда эшләүнең ничек авыр булуын миңа ун гына түгел, йөз тапкыр татырга туры килде. Ләкин бу минем өчен мәктәп иде. Тәвәккәллек, ирлек, батырлык мәктәбе!..

Һәм мине эшкә өйрәтүче агайларга да рәхмәт. Бурильщик Кожанов бораулау торбаларын күтәреп-төшерү вакытында, ротор янында өйрәнчек егет эшләгәнен искә алып, «элеватор» дигән корал өстендәге колоннаны роторга акрын гына китереп утырта һәм стропларны азат итә. Без Мансур Сәмиков белән стропларны икенче элеватор колагына кидерәбез һәм ул өскә, чираттагы «шәм» артыннан менеп китә. Беркем миңа кычкырмый, хәтта катырак эндәшүче дә юк. Кожанов әледән-әле: «Осторожно, осторожно, ребята, не спешите»,—дип әйтеп тора. Роторный икенче—миңа каршы ягында бурильщик ярдәмчесе Мансур Сәмиков та тыныч. Ул да әйтәсен киңәш итеп кенә әйтә: «Ашыкма» Мансур миннән алты-җиде яшькә олы. Буйга минем чамада гына, ләкин кин, нык бәдәнле, кул һәм күкрәк мускулларына җитәрлек көч җыйган.

Эшен белеп, ышанычлы, җиңел башкара. Сабыр холыклы, уйлап кына сөйләшә.

Ул елларда гади бораулаучыларның ялы кыска—барлыгы 18 көн иде.

Закир абзый да:

—Рәтләп ял да итеп булмады,—дип озакламый эшкә чыкты. Ә мине шул ук «төшемле» шөгыль Мөнәвир Фәттахов вахтасында көтә иде Мөнәвйр кара туткыллы, дулкынланып торган кара чәчле, чибәр, егерме сигез-утыз яшьләрдәге таза гәүдәле бораулаучы. Ул да буровойга гади эшче булып килгән һәм менә бүген ул өлкән бораулаучы. Фронтовик. Эшен дә чатнатып эшли, сүзен дә оста сөйли, шаяртып та ала. Бораулаучылар арасында аңа бәйле бер мәзәк тә йөри иде әле. Мөнәвир төшке ашка һәр көн ипи белән бер шешә сөт алып килә икән. Сөт ачымасын дип, аны пешкәккә агып торган су астына куя. Бер көнне сөтне алырга килсә, аннан җилләр искән, бөкесе ачык шешәгә су агып тора. Икенче көнне дә шул хәл кабатлана. Өченче көнне исә Мөнәвир үзе хәйләгә керешә: сөтенә касторка салып куя. Карак тиз тотыла, ул—верховой Минәхмәт икән. Касторкалы сөт эчкән егет эче китеп көне буе куаклар арасында утыра...

Фәттахов вахтасында эшләгән атналар минем өчен тагын да авыррак булды, чөнки геологик-техник наряд буенча без инде нык ишелә торган поддоманник һәм девон катламнарын үтеп, скважинаны тәмамларга җыенган идек. Моның өчен су белән бораулаудан туктап, балчык измәсенә күчәргә тиеш идек. Ә балчык измәсен ул елларда бригада эшчеләре үзләре әзерлиләр, зур-зур носилкалар белән тиргә батып махсус яшел балчык, сода һәм торфны измә болгаткычка ташыйлар иде. Беркөнне измә ясаганда көчле яңгыр явып үтте, аяк асты тайгак, болгаткыч өстендә эшләве куркынычка әйләнде. Мөнәвир безне будкага алып кереп китте. Утырып ял иттек, үзе белән ризыгы булганнар ашарга кереште. Ә минем андый нигъмәт юк, авызны чөйгә элеп утырам. Моны күреп, Мөнәвир миңа да өлеш чыгарды. Стипендия бетеп, хезмәт хакы алырга вакыт җитмәгән көннәр иде болар. Кичен Закир абзыйларга бурычка акча сорарга киттем. Йөзгә бик матурдан булмаса да, күңеле якты иде аның—елмаеп каршы алды. Хәлемне аңлап, ашаттылар-эчерттеләр, сораганча акча да биреп җибәрделәр, рәхмәт төшкерләре. Шул көннән башлап Акбуа эшчеләр бистәсендә минем өчен Ульян мишәре Закир абзыйдан да якынрак кешем булмагандыр.

Мөхәррәм белән Әлфриткә практика вакытында минем кебек эшләү насыйп булмады, еш кына авылга кайтып китеп, вакытны үз гаиләләрендә үткәрделәр. Практика вакыты бетәр алдыннан гына килделәр дә, белешмә алып, бергә Әлмәткә кайтып киттек. Имтиханнардан соң Баулыга Мөхәррәм белән икәү генә юнәлдек. Ә Әлфрит шул ук «Бигәш академиясе»нә электриклар курсына укырга кереп калды. Буровойда эшләү өчен нык сәламәт булу кирәк, аның исә бүсере бар иде.

 

Тәүге вахталар

 

Укып килгәч безне буровойларга җибәрерләр дип өметләнгән идек, булмады. Башта безгә шактый гына труббазада чиләнергә язган икән. Монда эшнең очы-кырые юк: буровойларга торбалар, «обсадка»лар, турбобурлар һәм бораулар ташыйбыз, заводтан килгән торбаларны эстакадага тезәбез, нечкә насос-компрессор торбаларын шаблон белән тикшерәбез. Әйе, эш күп, ә төшем юк—хезмәт хакы ашарга да җитәрлек түгел икән, без моны беренче «получка»да ук белдек. Иң яхшы юл—тизрәк буровойга ычкынырга. Ләкин ничек?

Тулай торакта Федя исемле егет белән бер бүлмәдә яшәдек. Ул безнең бораулау конторасында танылган оста Василий Чердаков бригадасында эшли иде. Акчасы бар, кайгысы юк. Киемдә зәвык дигән төшенчәне әлләни белмәсә дә, матур киенергә тырыша. Ял көннәрендә күбрәк сыра мичкәсе тирәсендә әйләнә-тулгана. Кәефләнеп бүлмәгә кайтып керде исә, патефонын эшкә җигә. Бу музыка коралы аның иң зур байлыгы һәм горурлыгы иде. Патефон бар, ә менә тәлинкәсе бер генә—шул чорның мәшһүр җырчысы Людмила Русланова җырлары. Ачы тавыш белән Русланова сузып-сузып:

—У-у-ро-о-ди-и-ла-ся я-а-а.

Как бы-лин-ка в по-ле;

Ни-кто-о за-муж не бе-рет

Дев-чон-ку-ку-у за-а э-э-это-о...

—дип җырлый.

Федя аны канәгатьләнү белән тынлап утыра-утыра да, тәлинкә ахырына якынлаша башлауга патефон энәсен күчереп куя һәм тагын:

«Уродилася я...» башлана.

Мин яңа гына эштән арып-талып кайттым. Өзелеп ашыйсым килә, тик ашханәгә барырга рәт юк—кесәдә җилләр уйный. Русланованың «уродилася я»... дигәнен ишетеп, елап җибәрүдән көчкә тыелып утырам. Хәзер булса, Федядан ашарга сорар идем, ә ул елларда, сугыштан соңгы ачлыкны кичергәнгәме, кешедән сорап алырга кыюлыгым җитмәгән, күрәмсең. Ничек, нәрсә кылырга? Тукта әле, «спецовка» кесәсендә берәр нәрсә калмадымы икән? Ашыгып кесәләрне актарам. Йа Хода, буровой керенә баткан брезент чалбар кесәсеннән нәкъ бер кирпеч кара ипилек акча килеп чыкмасынмы. Шатлыктан кычкырып җибәрә яздым: нинди табыш, нинди байлык! Тиздән кибеткә чаптым. Һәм, бәхет кошы эләктергәндәй, кара, ләкин искиткеч туклыклы (кара ипи генә шулай туклыклы була ала) бер ипи алып кайттым. Шул ипи белән мин һич кайгысыз тагын ике көн яшәдем. Бер телем кисеп алам да, ана тоз сибеп, кайнаган су белән валчыгын да калдырмый ашап бетерәм. Иртән дә эшкә шулай бер кисәк ипи ашап китәм. Клчен кайткач тагын бер кисәк. Тоз сибеп, кайнаган су белән...

Ипи! Сугыштан соңгы үтә ачлык елларда безгә ипи ашау бәхете тәтемәде.

Бәрәңге, кабак, чөгендер, шалкан... Ә ипи булмады. Озын бер ел буена бер-ике кисәк ипи эләктеме икән? Юк бугай. Бәрәңгене исә ашаганчы да ашыйсы килә, ашагач та озакламый тагын ашыйсы килә башлый. Ә ипи ашагач ашыйсы килү басыла. Әйе, ипи—ипи инде ул. Иң туклыклы, иң ышанычлы тормыш чыганагы ул—ипи. Шуңа бит инде безнең буын кешеләре өчен ипидән дә кадерлерәк, аңардан да туклыклырак ризык юк. Валчыгына кадәр кадерле ул бүген дә. Әлбәттә, ипи кадерен белгән кешегә!

Шулай да бәхет бар икән. Бер иртәне труббаза директоры, сугыш инвалиды (бер кулы юк иде) Хәертдинов абзый йортта тыз-быз килә. Мөгаллим Гыймазов бригадасына яңа турбобур илтергә кирәк икән, ә тракторчы эштә күренми.

 —Кайсыгыз трактор йөртә белә?—ди бу.

 —Мин,—дидем. Буровойларга трактор белән төрле йөк ташу атналарында мин дә, Мөхәррәм дә тракторны йөртергә өйрәнгән идек инде.

—Әйдә, күрсәт һөнәреңне!

Мин С-80 тракторын тырылдатып кабызып җибәрдем дә, аны бер урында зырылдатып әйләндереп алдым. Хәертдинов абзый сыңар кулын гына селтәде: бар!

Трос белән турбобурны тракторга тактым да, юл аркылы чыгып, Баулыдан күп дигәндә чакрым чамасы урман өстеннән вышкасы калкып торган буровойга юнәлдем.

Трактор тавышына мастер үзе каршы чыкты. Чандыр гәүдәле, очлы борынлы, зәңгәр күзле, өстенә шактый таушалган кожан, аягына кирза итекләр кигән гади генә бер кеше икән танылган бораулау остасы. «Мондарак, мондарак»,—дигән мәгънәдә ул миңа турбобурны күпергә якынрак китерергә изәде. Аннары үзе үк турбобурны таккан тросны ычкындырырга булышты.

—Син яңа трактористмы әллә? Күргәнем юк,—диде ул миңа.

—Юк, Мөгаллим абый, мин ШБКда укып килгән бораулаучы, практика вакытында Гаифуллин бригадасында идем. Кожанов белән Фәттахов вахталарында эшләдем. Хәзер труббазада чиләнәм.

— Вәт бит, ә! Мин ике атна хәзер подвахтага кеше сорыйм, ә алар юк диләр. Фамилияң ничек?

—Салахов.

— Иртәгә труббазага үзем киләм сине алырга. Ишеттеңме?

Ишетмәгән кайда! Мин канатланып кайтып киттем труббазага, тик Гыймазов белән сөйләшкәнне беркемгә дә әйтмәдем.

Төнлә һава үзгәрде. Кичтән җылы иде әле, ә төнлә туңдырып җибәрде һәм кар ява башлады. Әйе, илле өчнең ноябрь башы иде инде тышта.

 Гыймазов—әйткән сүзен үти торган кеше икән, чыннан да үзе килде мине алырга. Хәертдинов абзый аның минем арттан килгәнен белгәч, еламсырап:

 —Ә миңа кем белән эшләргә соң?—диде Гыймазовка.

—Анысы синең кайгы , абзый. Ул бит труббаза эшчесе түгел, ә бораулаучыга укыган. Ызначит, урыны да буровойда булырга тиеш. Аннары миңа борылды да:

— Бар, атлый тор! Мин әле конторга керәм,—диде.

 Тиз бораулау буенча инде берничә рекорд куйган һәм танылган бригада җитәкчесе Мөгаллим Гыймазовның абруйлы кеше икәнлегенә мин шул көнне төшендем. Мине иң түбән хезмәт хакына эшләтүче Хәертдинов абзыйны урынына утыртты. «Әллә син мине ачка үтерергә җыенасынмы?»— дип, мин дә берничә сүз катарга җыенган идем дә, сугыш утын кичеп, кулын калдырып кайткан олы кеше белән әрләшмим инде дип, эндәшмәдем.

 Урман аланындагы 359нчы буровойда мине көтәләр иде инде. Каршыга кара туткыллы, елмаюлы йөзле, утыз яшьләрдәге бер бораулаучы чыгып:

 —К нам что ли?—дип сорады. Аннары мине буровойга алып кереп китте—анда барыбызны да эш көтә иде. Катлаулы эш, чөнки биредә, инде өч айдан артык, авария иде—«инструментны» җир кыскан. Бу хәл илле өчнен жәй айларында 417нче буровойда тизлек буенча 2011 метр җир бораулап рекорд куйганнан соң булган икән. Ялан-ялан майлы ботка булмый шул! Скважина бораулау эше гел шома гына бармый, һәркемгә уяу булу кирәк.

Миңа, бригададагы яңа кешегә, тагын бер нәрсә мәгълүм булды. Дүрт кешедән торган безнен вахта ике бригадага—Гыймазовка һәм Җәмил Каюмовка хезмәт күрсәтә икән бит: өч эш көнең бер бригадада, тагын өч эш көнең икенче бригадада үткәрә. Аннары бер көн ял итә. Шулай чиратлап ике бригадада эшли.

Ул елларда илдә сигез сәгатьлек эш көне иде һәм буровойларда «подвахта» дигән нәрсә кулланыла иде. Мин нәкъ шул «подвахта»га эләккән булып чыктым. Ә бераздан шул ук Гыймазов бригадасына килгән дустым һәм авылдашым Мөхәррәм Фәйрушин төп бригадада, Иван Шеремет вахтасында эшли башлады.

Хрущев абзый хезмәт халкын җиде сәгатьлек эш көненә күчергәч кенә бер бораулау бригадасында дүрт вахта оештырылды, «подвахта» дигән төшенчә бетте.

Әлеге «подвахта»да исә бораулаучы булып Краснокамскидан килгән урыс Алексей Михайлович Логунов, Чуашстан егете, аның ярдәмчесе Владимир Андреевич Мудюков һәм верховой, Бөгелмә районының Димескәи авылы татары Рәшит Кәримов иде.

Бу язмамда мин җаныма якын бу кешеләр турында аерым тукталам. Әгәр ул чор кешеләре гомумән кешелекле, шәфкатьле, игътибарлы, ярдәмчел иде дип әйтсәм, аз булыр. Ә Алексей Михайлович (яше кырыктан узган иде инде), Володя һәм Рәшит минем өчен әүлиядай иде. Барысы да тырыш хезмәт кешеләре. Һәммәсенә дә киңәшеп, аңлашып, ярдәмләшеп эшләү, күңел күтәренкелеге, шаянлык-шуклык, юморны, көлкене аңлау хас. Логунов өчен без, татар егетләре, барыбыз да «Петрович»лар идек. Рәшит Кәримов—Карим Петрович. Ярый ла аңа инде 25 яшь. Ә миңа бит әле 18 генә, ләкин мине дә, килү белән «Асхат Петрович» дип «олылый» башладылар. Үпкәләсәң—үпкәлә, үпкәләмәсәң—юк. Ләкин бер-беребезгә булган мөнәсәбәт—иң  җылылардан иде. Ротор янында бергә эшләгәч, минем өчен иң якыны Володя булгандыр. Аңа 27 яшь. Унсигездә сугыш утына барып кергән—Бөек Ватан сугышы яугире. Егерме ике яшендә армиядән кайтып, озак та тормый Азага өйләнгән. Аннары олы кызлары Галя, икенчесе—Оля туган. Мин аның ачыктан-ачык, киң күңелле, кунакчыл Азасы, бәләкәй кызлары белән беренче атнада ук таныштым.Сугыш кичкән кеше тоя, сизә бит ул яңа гына тормыш юлына чыгып килгән буйдак, булышчысыз егетнең хәлен. Чакырыйм әле, килсен, күрсен, ашап-эчеп, игътибарга тиенеп китәр, дип уйлагандыр. Ләкин беренче, икенче чакырулардан соң мин инде ирексездән гаилә дустына әверелдем. Володя белән шахмат уйныйбыз. Аннары күршеләр керә дә, лото уйный башлыйбыз. Мин килгән саен бәләкәй кызлар миңа елышалар, чөнки мин дә хәзер буш кул белән кермим. Володя да, Аза да бик аралашучаннар. Володя дуслары белән өч телдә—чуаш, урыс һәм татар телләрендә иркен аралаша. Ә бит андыйлар безнең тормышта сирәк әле.

Гайфуллин бригадасында эшләп алу миңа яхшы мәктәп булды. Логунов кул астында, Володя һәм Рәшит белән вахтада тору миңа ышаныч китерде. Кыскасы, яраттылар, һич югында ошаттылар мине яңа иптәшләрем. Зур гәүдәле, таза, миннән җиде яшькә олы Рәшит исә мине «үз кеше»—татар булганга якын итә иде бугай. Икәү генә калганда гел үз телебездә сөйләшәбез һәм бу Рәшиткә бик ошый иде.

Ул мине биредә эшли башлавымның беренче көннәрендә үк яклады. Бер кичне төнге вахтага өчәү генә чыктык—Володя суык тидергән икән. «Шәм»нәрне өскә күтәрә башладык. Мин, яңа килгән эшче, ротор артында берүзем маташам. Барысы да килеп тә чыкмагандыр инде—Логунов кычкырынырга тотынды. Минем дә ачуым чыкты:

—Чего ты, абзый, кричишь? Забыл, что я один работаю за двоих? Или ты не знаешь правила техники безопасности? Это ведь не мешки таскать...

Киттем кызып, киттем. Логунов аңлады минем хаклы булуымны- чыгырның двигателен сүндерде дә, башын өскә күтәреп Рәшиткә кычкырды:

—Слезай, Карим Петрович, пойдем, отдохнем...

Аска төшкәч, Рәшит тә Логуновка минем хаклы булуымны әйтте:

 —А если, не дай бог, угробим парня? Он ведь только начинает, опыта нет...

Әлбәттә, кызу көннәрдә вахтада өчәү эшләгән вакытлар аз булмады. Бер-береңә булышкан, ярдәм иткән очраклар да. Бигрәк тә бораулау буенча тизлек, рекорд өчен көрәшкәндә.

Теге кичне булган хәлне барыбыз да тиз оныттык. Алексей Михайлович та миңа аталарча игътибарын арттырды. Володя гына түгел, бераздан Логунов үзе дә мине кич утырырга чакыра башлады. Аның инде җитеп килә торган улы—Толя бар. Урта мәктәптә укый. Ул да, атасы да шахмат уйныйлар. Мин килгән кичләрне без чиратлашып көч сынашабыз.

Алексей Михайловичның бер кайгысы бар—ашказаны белән интегә. Аракы эчү, тәмәке тарту—тыелган. Күбрәк сөт-катык, дарулар эчә. Ләкин эштә батыр иде үзе.

 

Минем тәүге рекордым

 

 

Гаҗәп хәл: минем хәтер төбендә күпчелек Гыймазов бригадасында эшләгән мизгелләр саклана. Ә Каюмов? Ул инде иллене тутырган болгандыр, озакламый анын урынына яшь, талантлы мастер Әхмәт Вәлиевне куйдылар. Мин Җәмил абый белән аралашырга да өлгерә алмый калдым, аны яңа бораулап тәмамланган скважиналарны үзләштерүче бригадаларның берсен җитәкләргә җибәрделәр. Шундый хикмәт: илле яшен тутырган осталарнын бик сирәге генә буровойда тоткарлана иде. Җитәкчеләр өчен Жәмил абый Каюмов та «тычкан тотмый башлаган карт песи» булгандыр. Ә озын буйлы, 23 яшьлек, махсус осталар мәктәбен тәмамлап килгән кыю, уйган, күп нәрсәне белә, сүзен кистереп сөйли торган, хәтта бераз «блатной» да Әхмәт Вәлиев мастерлар арасында аерылып тора иде. Ул килгән көнне безнең «подвахта» анын буровоенда эшләде. Ноябрь башы җылы торганга, яңа буровойга су линиясен җир өстеннән генә сузганнар. Көннәр суытып җибәрү белән, ул линиядәге су урыны-урыны белән бозланып каткан. Ә сусыз бораулап булмый.

Буровой янындагы мичкәдән ягулык (солярка) алып килеп, чүпрәк- чапракны шуңа манчып, ут кабызабыз да, торбалар буйлап җылытып йөрибез. Су йөрешен барлыкка китерү өчен торбаны корыч тиш кеч— бородок белән тишәбез. Су торбасынын бер башыннан икенче башына йөгерәбез—мәш киләбез. Шулай, бик катлаулы һәм күп көч таләп итә торган эш булса да, бурычны үтәдек. Ярый әле көндез бераз җылытып та җибәрде. Мастер үзе дә безнең белән беррәттән җир җимертеп эшләде. Без дә сер бирмәдек—тырыштык. Безнең бу танышу бер үк вакытта бер-беребезне сынау да булды: ул—безне, без—анны. Шунда, минемчә, бер-беребезгә хөрмәт тә туды. «Әһә, моның белән эш кылырга була»,—дип сөйләштек без—Логунов, Мудюков, Кәримов һәм мин.

Кыш килде. Карлы-буранлы кышкы айлар артык ярсымыйча гына эшли торган вакыт ул буровойда. Ишеп яуган кары да, котырынган бураны да, чатнама суыклар да киерелеп эшләргә бирми. Мастерларның да еш әйтә торган «күрсәтмәләре» шуна кайтып кала: манифольдны туңдырмагыз, насосны еш эшләтегез!

***

Ниһаять, 1954 елның язгы ягында Гыймазов бригадасы авариядәге скважинаны көч-хәл белән тәмамлауга иреште. Без, әле күптән түгел генә килгән яшь бораулаучылар (мин биредә үземне һәм Мөхәррәмне истә тотам), ул вакытта бу хәлләргә әһәмият тә биреп бетермәгәнбездер. Яңа гына авариядән чыккан остазыбыз Мөгаллим Гыймазов исә артка түгел, алга карап яшәгән икән. Ул гына да түгел, 307нче буровойга күчеп, беренче метрны бораулый гына башлаган идек, ул вакытта Бөгелмәдә урнашкан «Татнефть» берләшмәсе җитәкчесе Алексей Тихонович Шмарев, үзенең тугрылыклы урынбасарлары һәм ярдәмчеләре белән, безгә килеп җитте.

Будкабыз зур булса да, җыелган халык көчкә сыйды. Шмаревның өстендә тау инженерлары формасы—зәңгәр петлицалар белән озын, кара шинель- пальто, киң зәңгәр лампаслар белән шундый ук кара төстәге чалбар, башындагы бүреге дә тау инженерларыныкы. Тышкы кыяфәте белән гел генерал инде. Үзе таза, уртачадан шактый калку гәүдәле. Аның турында бораулаучылар чегән нәселеннән икән дип сөйлиләр иде.

Күкрәгеннән гөрләп чыккан тавыш белән:

—Ну что, товарищи буровики, пойдем на скорость? На аварии посидели, отдохнули. Давайте реабилитироваться, очередной раз показать, на что вы способны,—диде барыбызга да. Сөйләшү уңаенда без андадык: «Татнефть»тә һәм «Баулынефть» трестында безнең мастер белән күптән сөйләшенгән. Бусы—яңа җиңүгә хәер-дога бирү икән.

Шул көннән башлап 307нче буровой яңа ритм, яңа режим белән эшли башлады. Ике-өч көн саен буровойга Шмарев үзе, йә булмаса «Баулынефть» тресты управляющие Рәфгать Мингәрәев килеп йөриләр. Мөгаллим Гыймазовның исә өенә кайтканы да юк, бөтен тормышы буровойда, хәтта төн уртасында да бораулаучылар янына чыгып баса. Буровойдагы хәл—аның жанында. Болай да аз сүзле, хәзер исә ул тагын да җыенганрак, гел үз уйлары белән мәшгуль. Буровойны жибәрү конференциясендә коллектив алдына тизлек буенча яңа биеклек куелды—3000 метр! Алты ай авариядә утырганнан соң танылган бораулау остасы алдына-артына карабрак, исәпләбрәк, уйлабрак эшләү кирәклегенә төшенгәндер. Шул ук вакытта аңа һәрвакыт алга, яңага, элек ирешкәннәрдән югарырак биеклекләргә ирешү омтылышы да тынгылык бирмидер. Әлегә кадәр булдырдылар бит, тагын да булдырырлар...

Урамда—май. Җылы, рәхәт. Вахталар бер-бер артлы алышынып тора.

Барысы да тырыша. Күрсәткечләр өметле, тоткарлык юк. Коллективның барлык эшчеләре дә олы жаваплылык хисе тоеп башкаралар үз вазифаларын.

Әйтерсең лә барысы да бер механизм. Яхшы күрсәткечкә ирешү—бригада өчен дан булса, һәрбер аерым бораулаучы өчен—яхшы хезмәт хакы, премия, шул ук вакытта үзеңне дә күрсәтү. «Каждый солдат мечтает стать генералом»,—ди урыс. Бораулаучылар да үсү турында уйламыйлар түгел. Гади эшче—верховой, ә верховой—бораулаучы (бурильщик) ярдәмчесе булу турында уйласа, бурильщик үзе—оста, ягъни мастер булу турында хыяллана. .Алдынгы бригадада эш күрсәткән бораулаучы һәрвакыт күз уңында—аңа үсү юлы ачык. Атаклы Гыймазов бригадасында ныгыган, тәҗрибә туплаган, скважина бораулауның серенә тулысынча төшенгән егетләр аз булмады.

Шуларның берсе—минем яшьлек дустым, сыйныфташым Мөхәррәм Миндар улы Фәйрушин булды. Бораулаучы баскычларын бер-бер артлы үтеп, танылган оста—мастер булып, өч ел Сүриядә командировкада йөреп кайткач та озак еллар бораулау бригадасын җитәкләгән, Татарстанның атказанган нефтьчесе, СССР нефть сәнәгате отличнигы исемнәренә лаек булган, тәүге бүләк—нефть сәнәгате министры Н.Байбаковның Мактау кәгазен әле верховой булып эшләгәндә үк алган егет.

Гыймазов мәктәбен үткән чуаш егете Петр Якимов та остазы кебек мастер дәрәжәсенә күтәрелде, саллы күрсәткечләргә иреште.

Болары соңыннан, әлбәттә. Ә хәзер Мөхәррәм дә, мин дә, Петя да гади эшчеләр генә әле. Ләкин барыбыз да бер кимәлдә тырышабыз: тизлек өчен, рекорд өчен көрәш бара!

***

Девон катламына якынайган саен буровойда киеренкелек арта бара. Әнә, труббазадан «обсадка»ларны да китерә башладылар. Үзбушаткычлар каяндыр, Акташ тирәсеннән, махсус яшел төстәге балчык ташый. Измә өчен! Токымы ишелә торган катламнарны фәкать шул балчыктан ясаган измә белән генә бораулап үтәргә мөмкин, су белән борсаң—эшләрең харап: көт тә тор—авариягә юлыгасың. Шөкер, ул катламнарны да «чыпы»сыз гына бораулап үттек. Ниһаять, девон! Ашыгыч рәвештә скважинаны ныгыту өчен колонна төшерәбез. Мондый киеренке вакытта бригаданын барлык вахталары да эшкә чыга. Ротор янында икешәр вахта егетләре эшли. Бу вакытта калган икесе ял итә. Чиратлашып мәш киләбез. Тик гел җай белән генә бармый шул эш. Бер торба муфтасына икенче торбаны утыртканда таза гәүдәле, мыеклы украин егете Иван Бондаренко бер ялгышты, ике, өч ялгышты һәм оста, бик нык ачуланып,  Иванны ротор яныннан куып җибәрде. Бер яклап өч торба юкка чыкты, икенче яклап, иң мөһиме, күпмедер вакыт югалды. Мөгаллим абый, көтмәгәндә, күпер башында чираттагы торбаны әзерләп торган җирдән мине чакырып алды да, ротор артына бастырды. Кыскасы, иң гади эшчене—иң җаваплы җиргә. Ләкин сер бирмәдем. Торбаны муфтага утырткач та аның үзәккә килгән мизгелен көтәм һәм бораулаучыга кул белән «Әйдә!» дигән әмер бирәм. Ул исә шул ук мизгелдә бер башы чыгырның әйләнеп торган муфтасына, икенче башы торбага чорналган сүстән ишелгән арканны тартып, торбанын сырын сырга кертеп җибәрде.

Колонна төшеп беткәнче мин ротор артыннан китмәдем һәм бер генә мәртәбә дә ялгышлык җибәрмәдем.

Бораулаучылар арасында төрлесе була. Эшен барып чыкмаса, берәүләр сиңа иптәшләрчә, киңәш иткәндәй генә әйтә, ә икенчеләр кычкырына, сине кимсетә башлый. Кайсыдыр вахтада верховой булып эшләүче Жәмил Мөхәммәтгалиев (Сары Жәмил) ярата иде безнең ише «уңмаганны» өйрәтергә. Колонна төшергәндә мастер миңа җаваплы эш кушып, аны намус белән үтәгәннән соң, Сары Жәмил генә түгел, кайбер башка аның сымаграклар да миңа хөрмәт белән карый башладылар. Хәтта: «Оста сине ярата»,—дигән көнчелек сүзен әйтүчеләр дә булды. Анысы инде Бөгелмәдә чыгучы «Нефтяник» журналы хәбәрчесе Мәхмүт Хәсәновның безнең бригада уңышлары турында чыгарган бәләкәй, юка китабын укыганнан соң булгандыр, чөнки уңганнар арасында минем исем дә бар иде.

Әйе, шул—булачак татар язучысы Мәхмүт Хәсәнов. Олы гәүдәле, тузгып торган ярым бөдрә, саргылт чәчле, күзлекле. Аның безгә, бораулаучыларга, игътибары зур—гел тегесе-бусы турында сораша һәм без сөйләгәннәрне блокнотына язып бара. Әңгәмә, әлбәттә, эш арасында гына була, чөнки җәелеп сөйләшергә вакыт тар. Шуңа күрә Мәхмүт абый күбрәк культбудкада, оста янында утыра. Ләкин останың да эше җитәрлек.

Мәхмүт Хәсәнов әңгәмә барышында үзе турында да сөйләп алгалый иде. Сугыш елларында унбиш яшьлек үсмер ФЗӨ мәктәбен тәмалап, Казанда хәрби заводта эшләгән, шунда чиксез авырлыкларны күргән икән. Ачлык- ялангачлык, 16-18 сәгатькә сузылган хәлдән тайдыргыч эш. Шунын өстенә ул комсомол оешмасы җитәкчесе дә.

—Тулай торакка кайтып йөрү юк—ерак, юлда вакытны уздырмас өчен хәтта кышкы салкыннарда да завод чарлагына менеп юан-юан җылыткыч торбалар арасында йоклый идек. Чөнки таң белән эшкә тотынасы бар,—дип сөйләгәне истә.

Аның тагын бер гыйбрәтле вакыйганы искә алганы хәтердә. Ачка киселгән олы яшьтәге бер завод эшчесе станогы янында егылып үлә. Аны җирләүне комсомол оешмасына йөклиләр. Урамда чатнама суык. Мәхмүт берничә үсмерне кабер казырга җибәрә, үзе мәрхүмне зиратка илтергә тиеш була. Профсоюз оешмасыннан өч метр марля алып, мәрхүмнәрне сонгы юлга әзерләүче дорфа гәүдәле, йомыкый марҗага кертеп бирә, үзенең аңа булышырга әзер икәнен әйтә Марҗа:

— Иди, иди, я сама,—дип, Мәхмүтне куып чыгара.

Табутны чанага салып, Мәхмүт Арча кырына юнәлә Кышкы юл чалулы.

Түбәнгә төшкәндә арык ат ирексездән юырта башлый. Шулчак чана чалулап китә Һәм Мәхмүт бер якка, табут икенче якка тәгәрәп төшеп калалар.

 —Торсам, табут бер җирдә, капкачы икенче җирдә, ә мәрхүмнең шәрә җәсәде ике арада ята—теге дуамал, нәфселе марҗа аны мин алып килгән кәфенгә төрмәгән, тар гына марля кисәге белән аскы ияген генә тарттырып бәйләгән дә, эш беткән,—диде Мәхмүт абый көрсенеп.—Көч-хәл белән жыеп, зиратка илттем. Әнә шул шәрә килеш жирләдек инде мескенне...

Мәхмүт Хәсәновның бу кыйссасы минем хәтергә мәнгегә сеңеп калды.

Соңыннан аның белән дуслашып киттек. Азнакайда яшәгәндә ул Татарстан язучыларының Әлмәт бүлегенә еш килә, мин дә вакыт булган саен шунда керә торган идем. Ә аның белән очрашу, аралашу—үзе бер гомер, күңел яме иде.

...Колоннаны төшереп бетергәндә автомашина белән кабат «Татнефть» җитәкчесе А.Т. Шмарев, бер төркем аның якын хезмәттәшләре, шулай ук кайсыдыр бер ашханә хезмәткәрләре килеп төштеләр. Генералны хәтерләткән зур, таза гәүдәле Шмарев:

— Ну, ребята, от души поздравляю—вы установили новый рекорд,—дип безнең барыбыз белән дә кул биреп күрешеп, тәбрикләп чыкты. Аннары җиңү яулаган бораулау бригадасында кыска гына митинг булды. Алексей Тихонович командасы кызыл әләм алып килергә дә онытмаган икән, ул: «Дайте сюда флаг»,—диюгә, аңа сораганын китереп тоттырдылар.

 —Ну, кто заслужил установить флаг победы на кронблоке?—диде ул горелтек тавыш белән.

 —Алексей Тихоныч, это, я думаю, надо поручить молодым,—диде Григорий Яковлевич Поляков, Мөхәррәм белән миңа ымлап.

—Правильно, правильно,—диештеләр башка бораулаучылар да.

—На, Мугалим, сам вручай флаг своим ребятам,— дип. Шмарев әләмне Гыймазовка бирергә теләгән иде, безнең мастер риза булмады:

—Когда сам Шмарев здесь, нам остается лишь наблюдать,—дип көлеп куйды. Шмарев әләмне Мөхәррәм кулына тоттырды да, икебезгә дә:

 — Ну, орлы, вперед,—дип, вышка башына менә торган баскычка күрсәтте.

Ике-өч минуттан кызыл әләм—жиңү әләме вышка башында җилферди иде инде. Аста, буровой янында җыелган халык «ура» кычкырды.

Шул арада «Татнефть»тән килгән икътисадчылар 307нче скважинаны нәкъ ике мәртәбә иртәрәк—25 тәүлектә тәмамлап, тиз бораулау буенча яңа рекорд куюыбыз турында әйттеләр. Тизлек—әлегә кадәр күрелмәгән, шаккатыргыч иде: 3023 метр! Союзда иң яхшы күрсәткеч...

Бәйрәм хакына буровой янында ачык, җылы, ләкин җиләс һавада табын әзерләнде. Беренче тостны әлеге дә баягы «Татнефть» җитәкчесе, олы гәүдәле, ләкин безнең өчен үтә гади, бик кешелекле, кайгыртучан Алексей Тихонович Шмарев әйтте. Башкаларны белмим, әмма Мөхәррәм белән минем өчен бу—тәүге тапкыр аракы эчү булгандыр, чөнки күпмедер вакыттан соң аракы сөремендә йоклап киткәнбез. Без уянганда халык таралышкан иде инде. Без, ике дус, кочаклаштык та: «Ай-ли баулылар, һәр эштә мактаулылар»,—дип җырлый-җырлый тулай торакка кайтып киттек.

Чираттагы скважинада да рекорд кую теләге бар иде бригаданың. Ләкин аз гына килеп чыкмады. Капкан саен калжа булмый диләр бит безнен халыкта. Шулай да тизлек тагын 3000 метрга якын иде.

***

Ә безнең «подвахта» эшләгән икенче—Әхмәт Вәлиев бригадасы шул көннәрнең берсендә геологик-техник наряд буенча 1100-1150 метр тирәнлектәге ташкүмерле катлам—«угленоска»га кадәр бораулау бурычы алды. Әхмәт зирәк егет иде, бу мөмкинлекне үзен таныту өчен файдаланып калуны хуп күргәндер. Бораулаучыларны җыеп:

 — Наша задача—установить рекорд по коммерческой скорости. Соберемся?—диде ул баскан килеш. Гәүдәгә ул мин искә алган Шмарев, «дядя Гриша» Поляков, Рәшит Кәримовлардан да калку иде.

Җәмил Каюмовтан калган бу бригада халкы бик ялкынлы күренмәсә дә, Әхмәт үзе бик ялкынлы булганга, берничә бораулаучы:

—Давайте, попробуем,—диештеләр.

Аның бит вакыты да искиткеч—июнь ае. Ә ташкүмерле катламга тәҗрибәле бораулаучылар беренче сулу алуда төшеп җитәләр иде ул елларда.

Әхмәт Вәлиев тә бораулаучы булып эшләгән кеше. Яхшы бораулаучы, чөнки начарын мастерга укырга җибәрмиләр. Ул да исәп тота белгәндер.

 Еллар үткәч, бу рекорд барлык нечкәлекләре белән минем хәтердә калмаган. Әмма проекттагы тирәнлеккә егерме өч көн урынына җиде көндә төшеп җитеп, 11 мең метрдан артык тизлек белән үзенә бер аерым рекорд куйганыбыз хәтердә. Дөрес, бу рекордны девонга ясаган рекорд белән тиңләштерергә ярамый. Девон—девон инде. Шулай да бу вакыйгадан соң газета-журналлар Әхмәт Вәлиев һәм анынң бригадасы турында шаулап алдылар. Яшь останың абруе шактый күтәрелде ул чакта.

Бергә тун су линиясен «җылытып» йөргән көннән алып мастер Әхмәт Вәлиев белән гади эшче Әсгать Салахов арасында үзем дә дөресен генә әйтеп бирә алмаган бер җылы мөнәсәбәт урнашты. Бәлки, яшь мастерның бригадага күбрәк яшьләрне җыеп, удар көч тупларга булгандыр исәбе?

Кайсыдыр бер буровойда эшләгәндә көннәр бик кызу китте—чыдап торгысыз. Аптырагач, кипкене суга манчып киябез—ул вакытта башны саклаучы махсус каскалар киюне без белми идек әле. Аннары мин, борау забойда булудан файдаланып, буровойны бераз чылатып алу исәбеннән суны ачтым. Су линиясендә басым көчле икән—шланг кулдан ычкынды да, буровой күперенә килеп кергән. Вәлиевне су белән коендырды. Мин: «Нечаянно»,—дип акланырга тотындым Ә Әхмәт:

         —За нечаянно бьют отчаянно,—дип, минем кулдан шлангны алды да, мине су белән коендырырга тотынды. Ә су шундый җылы, чөнки су линиясе җир өстеннән килә, ул кояшта җылынып ята. Бер рәхәт! Әхмәт шлангны миңа бирергә өлгермәде, мин дә тегене коендырырга тотындым. Шулай көлешә-көлешә, бер ямь, рәхәт табып бер-беребезне коендырыштык та, аннары өсләрне салып, сөйләшә-сөйләшә киемнәрне кибәргә элеп куйдык. Бу хәл дә безне, гаҗәпләнмәгез, шактый якынайтты бугай.

Ләкин буровойда күңелле мизгелләр сирәк була. Икенче көнне без эшкә килгән җиргә «сюрприз» ясап куйганнар иде—«шәм»нәрне төшергәндә яшь бораулаучы ташкүмерле катламда саклык чараларын күрергә оныткан да, инструмент колоннасы скважинадагы чыгынтыга барып терәлгән һәм, «элеватор» ачылып китеп, колонна аска дөбердәп төшеп киткән. Без килгәндә өстә калган «шәм»нәрне төшереп, колоннаны эләктергәннәр, тик аны өстән коелган токым кыскан, тартып чыгара алмый азапланалар иде. Бораулау конторасыннан яшь инженер Авдошин да килеп җиткән—ул буровойларда авариядән котылу чаралары оештыру эше белән шөгыльләнә иде.

 —Давайте, попробуем вытащить,—диде ул Алексей Михайлович Логуновка.

 —А где Баушин?—дип сорады Логунов.

—Он приболел,—диде инженер Безнең конторада Баушинны белмәгән кеше юк иде. Үз вакытында тәҗрибәле оста булган, девон нефтенә күп мәртәбә юл ачкан. Хәзер исә ул безнең конторада авария мастеры иде. Тик менә авырып киткән бит әле...

Башка чара юк. Алексей Михаилович, ашказаны белән интексә дә. батыр, тәвәккәл кеше иде—үз урынына килеп басты һәм колоннаны тартып карады.

Индикатордагы авырлык үлчәме угы соңгы чиккә терәлде.

—Будем работать под давлением, включайте насосы,—диде Логунов.

Аның хәзер авария эшләре белән шогыльләнә башлавын сизеп, верховой (Рәшитне Поляков вахтасына алгач, безгә икенче верховой килгән иде): «Избавьте меня от этой рискованной затеи, у меня дети»,—дип буровойдан чыгып ук китте. Әйе, ул хаклы иде: авария эшләре вакытында бораулаучының эш урынында фәкать авария мастеры гына калырга тиеш, башка бораулаучыларга буровойга керергә рөхсәт ителми. Володя Мудюков та читкә китеп басты. Ләкин насослар янында, штурвалда кемдер булырга тиеш бит. Алексей Михайлович миңа эндәште:

—Мы с тобой вдвоем остались, Асхат Петрович. Давай к штурвалу!

Мин икеләнеп тормадым—насослар сараена кереп киттем. Яшь идем шул әле, тәвәккәл булганмын, куркуны белмәгәнмен, чөнки җир астында кысылган «шәм»нәр колоннасын өскә тартканда һәм котырып насослар эшләгәндә линиядәге су басымы 140-150 атмосферага чаклы күтәрелә.

Басым астында су торбасы үзе дә шартларга мөмкин—Алла сакласын! Мин басымны штурвал ярдәмендә көйли башладым. Ачык задвижкадан су агымы пулеметтан атылып чыккан пулялар кебек атыла. Вакыт-вакыт үземне дә шик ала. Шулай маташканда бер-бер артлы ике мәртәбә су линиясендәге диафрагма шартлап, су фонтаны вышкадан да югарырак өскә атылды. Янда гына бомба шартлаган кебек булды. Икенче кат бәреп чыккач, диафрагманы бераз «калынайтырга» туры килде. Ике сәгатьләп азапланганнан соң, Логунов белән икебезнең тырышлык бушка китмәде—скважинада кысылып калган «шәм»нәр колоннасы, акрын гына кузгалып, өскә таба үрмәли башлады. Безнең эштә бу хәл күбесе өчен чын батырлык иде.

***

1954 елның августы. Баулы бораулау конторасына яңа—Павловка нефть мәйданында скважиналар бораулау бурычы куелды. Берничә бригаданы ашыгыч рәвештә ул вакытта Бөгелмә, хәзер исә Азнакай районына кергән Актүбә эшчеләр бистәсенә күчерергә булдылар. Актүбә авылының көнчыгышында, кыр уртасында, әзер «шит»лардан вакытлыча диеп төзелеп килгән бер катлы барак-фатирлар, ике катлы сигез фатирлы йортлар, ашханә һәм башка социаль корылмалар аякка баса. Актүбәнең бу өлешенә инде «бистә» исеме дә бирелгән.

Баулы бораулаучылары арасында бу турыда әле сүз генә бара. Кайсы бригада китә, кайсысы Баулыда кала? Безнең «подвахта» эшләп йөргән Әхмәт Вәлиев бригадасы да китә икән. Балалар йортында тәрбияләнеп, шунда үскән, татарчаны рәтләп белмәгән, гел русча гына сөйләшкән оста бер иртәне:

—Ты со мной поедешь. Верховым! Собирайся, завтра едем,—диде миңа.

Нишләргә: минем ике җитәкче, кайсында калырга, кем белән булырга?

Гыймазов бу турыда сүз әйтмәде әле, ә Вәлиев турыдан-туры: «Со мной поедешь»,—диде әмер биргән кебек. «Верховым»,—дип тә өстәде. Минем өчен бер баскычка үсү бит әле бу Димәк, киләчәк өметле минем өчен. Әйдә, Әсгать, ни булса—шул булыр, киттек Вәлиев белән яңа җиргә!

Актүбәдә безне вакытлыча булачак фатирларга урнаштырдылар. Монда буйдак та буйдак, өйләнгәннәр, бала-чагалылар да буйдак, чөнки әлегә аларга фатир бирү юк.

Бер атна мин Вәлиев бригадасында бораулаучы, әзәрбайҗан Җамал Гусейнов вахтасында верховой булып эшләдем. Бу чорга безнең бораулау конторасы да «яңарган» булып чыкты. Ул «Татбурнефть» трестының (Лениногорскида) 2нче бораулау конторасы дип атала икән.

Бер көнне безнең буровойга, минем янга Әлфрит килеп керде. Электриклар курсын тәмамлаган, электр эшләре буенча ниндидер бер оешмада эшләп йорүе икән, юл уңаенда мине эзләп тапкан. Бераз сөйләшеп тордык. Ул да:

— Комиссиядә булдым, армиягә алып китәрләр ахры,—дип куйды.

 —Китәрбез инде, аңа мин дә әзер,—дидем мин саубуллашканда.

Ләкин минем Актүбәдәге «карьера» кинәт кенә өзелеп куйды. Төнге вахтадан сон рәхәтләнеп йоклап ятам. Колакка:

 —Где тут Салахов, где Асхат?—дигән сүзләр ишетелә.

 —А он со мной живет. После ночной вахты спит,—ди мукшы егете Кирилл Канайкин. Күземне ачып җибәрсәм, каршымда Мөгаллим абый басып тора.

—Син нишләп миннән сорамыйча китеп бардың?—ди бу.

 —Әхмәт чакырды да киттем. Мин бит «подвахта»да, сезнең бригада өчен кирәгем калмады дип уйладым...

 —Әйдә, җыен! Баулыга кайтабыз..

Кирәгем бар икән бит! Иске, кыршылып беткән чемоданга барлы-юклы киемнәрне ташладым да Гыймазовның министр Байбаков бүләк иткән «Победа»сына чыгып утырдым. Ул вакытта киң  кулланышка кереп барган, илдә иң кәттә җиңел автомашина иде «Победа». Аның белән мастер үзе якын иткән бораулаучы егетләрне ял көннәрендә сыра эчәргә Бөгелмәгә, йә булмаса Октябрьскийга алып китә. Безнең өчен андый сәфәрләр үзенә күрә бер кызыклы чара була иде. Иң мөһиме—аралашу, тормышка өйрәнү, кеше арасында булу, сине кешегә санап, үз итеп чакыру, сине әллә кайларга алып бару ләззәтен тату.

Мөгаллим абый аз сүзле булса да, игътибары җитәрлек, күзе очлы иде. Кем көчен куеп, тырышып эшли, кем хәйләлек белән үтәргә чамалый, кем ялкау яисә булдыксыз—барысын да күреп тора. Һәм үзенә ошамаган нардан да тиз арына. Алар урынына эшчән егетләрне сайларга тырыша. Логунов «подвахта»сы да үзенә күрә төп бригаданы ныгыту чыганагы иде бугай. Мин эшләп йөргән чорда верховой Рәшит Кәримовны бездән бригаданың иң тырыш һәм булдыклы бурильщигы Григорий Поляков вахтасына күчерде мастер, чөнки Рәшит тә Поляков кебек эшкә батыр иде. Озакламый ул вахтага Иван Шереметга эшләгән Мөхәррәм Фәйрушинны да верховой иттереп күчерделәр. Мине исә Мөхәррәм урынына, Шеремет вахтасына алып кайтуы икән Гыймазовның. Әнә шулай бригаданы эшчән егетләр белән ныгыта иде безнең остаз. Һәм ул гына түгел, башка бригада җитәкчеләре дә шулай эшлиләр, чөнки башкача алар уңышка ирешә алмыйлар иде.

Совет, партия елларында «Кадры решают все!» дигән канатлы сүз булганын һәркем белә. Ә бит ул бүген дә шулай.

***

Акбуага әни килеп төште. Кемдер аркылы мин аны чакырткан идем. Кесәдә акча күп. Бодай мин булышмый тормадым, һәрвакыт акча җибәрә идем. Ләкин алда—уку елы, сеңлем Мозәянә белән энем Әгъдәскә мәктәпкә киенеп барырга кирәк. Баулы белән Акбуа кибетләрен үтеп, бер капчык кием-салым җыйдык. Акча да бирдем әнигә. Аннары Бөгелмә юлына озата чыктым. Ул вакытларда да, соңрак та әле маршрут автобуслары йөрүне белмәдек без. Яхшы юллар һәм автобуслар булмаганга йөрми иде алар.

Менә бер йөк машинасы килеп туктады. Әнигә әрҗәгә менәргә булыштым да капчыкны ана суздым. Әни:

—Рәхмәт, улым, зур рәхмәт!—дип китеп барды. Безнең әни олы улына нилектәндер кырысрак булды. Шулай да аның миңа рәхмәт әйтүе йөрәккә май булып ятты.

***

Гыймазовның мине Актүбәдән Акбуага «дөбердәтеп» алып кайтуына карамастан, Иван Шеремет вахтасында озак эшләргә язмаган икән. Күп дигәндә ай ярым эшләдем бугай, аннан мине армиягә алып киттеләр. Ләкин шул кыска вакыт та яңа кешеләр белән танышу, аларның холык-фигылен белү өчен җитәрлек була икән. Украинадан килеп татар арасында адашкан Иван Ширәмәт (без аны үзебезчә шулай атый идек, чөнки бу исемнең төрки-татарныкы икәнлеген белдек) каршылыклы бәндәләрнең берсе иде. Эшен тырышып башкара—бу яклап безнең останың идеалы. Ләкин башка уңай якларын хәтерләмим. Беренчедән, саранның сараны. Бер-бер артлы ике-өч папиросны кабызып тарткан Иванның кесәсендә бер кап түгел, бер данә папирос та булмый, кешенекен пыскыта. Моның өстенә Иван абзыебыз эшкә ашарга да алып йөрми, анысы да безнең өстән. Һәм ул бу хәлне шулай булырга тиеш дип саный иде бугай. Ширәмәтнең шул гадәтләре генә дә бригадада аңа карата җирәнгеч тойгы уята иде. Иң күп акча алып эшләүче бурильшикларнын берсе үзен шулай түбән тотсын инде...

Тагын бер кимчелеге—Иван борауны забойда кирәгенчә ашалганчы тотарга курка, янәсе «шарошкалары» төшеп кала. Бу яклап аның осталыгы да, тәҗрибәсе дә җитми иде. Ярдәмчесе генә булса да Баязит Сәлимов исә, киресенчә, борауның забойда ашалу дәрәҗәсен соңгы метрга чаклы тоя торган егет иде. Ләкин Иван аны тыңламый, курку хисе аңа Баязитны тыңларга бирми:

—Хватит, хватит, подъем, а то шарошки оставим,—ди дә насосларны туктатып, «инструмент»ны күтәрә башлый. Яртылашы да ашалмаган борау скважинадан килеп чыккач, үпкәле Баязит Иванга:

—Ват, пасматри, чту ты дилаеш, пасматри!—дип ярсырга тотына. Ә Иван аның ярсуын исенә дә алмый, чөнки бу аның файдасына түгел. Шулай тынычлап бораулау урынына «вира-майна» куа, бездән дә кудыра.

Әнә, дядя Гришаның боравы забойда соңгы мөмкинлегенә кадәр токым кимерә. Һәм без аның вахтасындагы егетләргә ак көнчелек белән карый идек: бәхетлеләр дә инде, ашыкмыйлар, кабаланмыйлар, рәхәтләнеп эшлиләр һәм күрсәткечләре дә иң югары...

***

Башкортстан авылларының берсеннән килгән Баязит Сәлимовның русчасы бик шәп булмаса да, үзе бик шәп кеше иде. Армас-талмас, искиткеч эшлекле, тынгысыз, гадел һәм хәйләсез. Ширәмәтне күралмый, ә мине энесен яраткан кебек ярата, чөнки авыр эш халәтендә янында сине аңлаган, сиңа булышкан, һич югында фикереңне уртаклашкан кешең булу кирәк.

 —Китәм мин, башка бригадага китәм. Туйдым бу Иваннан, шуның өчен китәм...

—Юкны сөйләмә әле, баҗа,—дим мин аның яраткан сүзен кулланып.— Синсез бригада нишләр? Мин, Мөхәррәм нишләрбез? Сине бит бөтен кеше ярата. Озакламый син үзен бурильшик булырсың, менә шунда Иваннан котылырсың.

 —Ә син?

—Мине армиягә алалар...

Аның үзе белән эшләп йөргән һәркемгә «баҗа» дип эндәшә торган кызык гадәте бар иде. Хәтта безнең ише өйләнмәгәннәргә дә. Гәрчә кайвакыт «баҗа» дип эндәшкәнне мыскыл итү дип аңлаган кайберәүләр белән четерекле хәл туса да. Без исә моңа күнгән: «баҗа» дип әйтү ул дустым, якын күргән кешем дип әйтү кебек. Әле бу мәсьәләдә берни аңламаган урыс яки Иван кебек тун хохоллар да аңа «базя, базя» дип эндәшәләр. Янәсе «Баязит»ның кыскартылган рәвеше ул—«базя».

Аны яратмый, хөрмәт итми мөмкин түгел иде: эше уртак, ашы уртак, сүзе уртак. Үзе кызыклы. Әйтик, буровойга кертер өчен эстакададан лом белән торба тәгәрәтә. Ә без, яшьләр, онытылып нәрсә турындадыр сөйләшәбез. Шулчак Баязитның төртмәле сүзе безне сискәндереп җибәрә: «Малайлар таза!.» Янәсе, малайлар таза тазалыкка, тик Баязит абзаларының үзенә генә туры килә эшләргә, ә таза малайлар карап торуны гына беләләр. Һәм без дә ломга тотынабыз...

«Малайлар таза»... Бу искиткеч кинаяле ике сүзне тәүге тапкыр ишетүемә ярты гасырдан артык инде. Ә истән һич чыкмый, гел күңелдә. Картаймыш көнемдә бакчада ялгызым маташкан вакытта: «Малайлар таза» дип үз- үземне юатам да күнелем булып китә, тырышыбрак эшли башлыйм кебек. Аннары көлеп куям. Минем өчен тылсымы бар бу сүзләрнең. Атарны әйтеп калдырганын өчен мең рәхмәт сиңа, Баязит дустым!..

Баязит, барлык бораулаучыларны шаккатырып, ул чорда иң танылган Иж-49 мотоциклы алды. Зур бәягә! Бүген «Мерседес» алган кешеләр дә Баязит чаклы шатланмыйлардыр. Ә ул шатланды. Һәм ничек кенә әле! Беренче көннән үк безне буровойга утыртып йөри башлады. Бергә китәбез, бергә кайтабыз. Рөхсәт (права) дигән нәрсәне белми идек әле ул елларда. Атаклы Гыймазов бригадасының уңган егете Сәлимовны милиция дә туктата алмый—шикләнә тоткарларга. Әйе, шулай иде ул чакларда. Гыймазовның исеме бөтен илне шаулатканга шулай иде.

Еш кына мотоциклның арткы урындыгына Мөхәррәм белән икәү менеп кунаклыйбыз. Баҗа яңа асфальт юлдан 120 чакрым тизлек белән элдертә, безгә каршы «чапкан» җил бөтен тәнне өшетә. Яшьлек һәрвакыт тиле инде ул. Ничек бәрелеп бетмәгәнбездер? Әнә, Гыймазовта дан казанган бораулаучы Ахун Арысланов, шулай ук мотоциклда бәрелеп, төбеннән үк бер аяксыз калды. Ул турыда беләбез бит югыйсә...

Авыл кызларының иң юашы булган Сәхипҗамал да бер сүз әйтми безгә. Яраткан иренең дусларына ничек сүз әйтсең? Аның моңа вакыты да тими—эш аты—ир турында кайгыртасы, бер-бер артлы туган балаларны карыйсы бар. Акчаны көрәп алып кайтып торган Баязиты гына исән-имин булсын. Хәерче дәрәҗәсендәге ярлы авылда төшкә дә кермәгән хезмәт хакы алып эшли бит ул, рәхмәт төшкере! Бәхете булды иңде Сәхипҗамалның.

Шуңа кинәнеп яши дә...

 

«Күңел дәфтәре»...

 

Сентябрь бетте, октябрьгә кердек. Егетләрне армиягә алып китә башладылар. Хәрби комиссариатта үземнең нинди төр гаскәрләрдә хезмәт итәсемне белдем. Авиация! Ә анда иң соңгы «набор» икән, тиз генә китмибез әле, октябрь ахырында гына.

Бер кичне Мудюковларга бардым. Мине югалтканнар—күптән кергән юк иде. Вакыт булмады. Ул елны мин, яз айларыннан башлап ук, Акбуада яңа төзелеп тәмамланган «Нефтяник» клубында драма түгәрәгенә йөри башлаган идем. Володя, Аза, балалар белән утырып чәй эчтек, сөйләштек, шаярдык, көлдек.

Артист булу хыялы мине балачактан озатып килә. Әле үзебезнең авылның башлангыч мәктәбендә дүртенче сыйныфта укыган чакта ук укытучылар һәм авыл яшьләре җыелып Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» драмасын клуб сәхнәсендә куйганда, андагы кыяр урларга җыенып йөрүче ике малайның берсен—Сәләхине уйнадым. Әсәрдә малайларның роле—ут төртүче Мочтакны фаш итү. Инде җидееллык мәктәпнең алтынчы сыйныфында укыганда Түбән Абдул авылы клубында тагын бер малай ролендә уйнарга туры килде. Аннары Елховой һәм без өч ел укыган Лашман авылы клубларында шул ук «Чаткылар»да Тимай карт һәм Әтүтән Дәүли рольләрен, Мирсәй Әмирнең «Көннекче Әхмәт» комедиясендә Мәзин ролен башкарган идем. Болар турында алдагы хатирәләремнең берсендә язып та үттем.

Акбуаның яңа клуб мөдире Казаннан килгән Нури абый Аппакаев иде. Озынрак буйлы, чандыр, кара туткыллы, авызындагы алгы тешләре алтыннан, өсте чиста-пөхтә, үзен тотышы буенча гел татар зыялысы. Театрны яхшы белә. Соңыннан ачыкланды—Нури абый үзе дә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия таетрында эшләгән кеше икән. Язгы айларның берсендә клубта драма түгәрәге оешкач та, мине аның тәкъдиме белән түгәрәкнең совет рәисе итеп сайладылар. Репетицияне Гамир Насрыйның «Күңел дәфтәре» дигән пьесасын әзерләү белән башлап җибәрдек. Миңа төп ир-егет ролен башкару йөкләнде, ә төп кыз ролендә Акбуаның үз кызы Сәкинә (фамилиясе хәтердә калмаган) иде.

Аһ, ул еллар! Халык татар театрын үлеп ярата иде. Бәлки шуңадыр да, безнең драма түгәрәгенә иллеләп кеше язылды. Тиккә генә йөрмәсеннәр өчен бер үк вакытта клуб мөдире дә, бер үк вакытта художество җитәкчесе дә булган Нури абый җиде-сигез рольдән торган пьесаның һәр ролен икешәр- өчәр кешегә өйрәнә торырга бирде, янәсе, дөнья хәлен белеп булмый; зур театрларда әнә шулай эшлиләр.

Ә драма түгәрәгенә йөри торган кызлар арасында шундыйлары бар— һушыңны алырлык! Уналты, унҗиде яшьлекләр... Күзләре гел драма түгәрәгенә йөри торган егетләрдә. «Болар бит түгәрәккә генә түгел, бер үк вакытта егетләр белән дә танышырга-кавышырга килгәннәр»,—дигән уй туа күзәтебрәк йөргән кеше башында. Илле кешенен кимендә утызлабы—шул яшь кызлар. Араларында бик чаялары да бар, аларга егетләр янына килеп сөйләшү-танышу берни тормый. Тик егетләр генә аз йөри түгәрәккә...

Чыгышым авылдан булгангадыр, мин әсәрләр укып, мәхәббәтне идеаллаштырып үскән егет. Минем ул вакыттагы карашымча, мәхәббәт булса, бер һәм берәгәй, әдәби әсәрләрдәге, классикада тасвирланган хис- тойгылар, ялкын, мәңге онытылмаслык садә мизгелләр белән булсын. Моның өчен кызларның теләсә ниндие түгел, ә шәхескә тиң—гүзәл, югары зәвыклы, ләкин тыйнак, эчке, рухи дөньясы бай булганнары гына игътибарга лаек. Ә андыйлар йөзгә бер генә булалар. Бәлки шуңадыр, драма түгәрәгенә йөргән гүзәл затлар арасында югары зәвыклы кешене мин очрата алмадым.

         «Күңел дәфтәре»нә репетиция ясап йөргән чорда Нури абый Аппакаев Казаннан спектакльгә декорацияләр ясау өчен күренекле рәссамнарны чакырып китерде. Үзе яхшы белә торган кешеләр икән. Алар килү белән сәхнәдә зур эш башладылар. Мин мөмкин кадәр үземнең эш сәгатьләреннән соң яки ял көннәрне шул рәссамнар янында кайнашырга тырыша идем, чөнки рәсем сәнгате белән яшьлегемдә мин дә яратып шөгыльләндем, карандаш белән генә булса да Г.Тукай, К.Насыйри, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, М.Әмир («Агыйдел» повестен яратып укыгангадыр инде) рәсемнәрен ясап, диварга элеп куйган идем. Ә бу рәссамнарның иҗаты чагыштыргысыз. Мин аларның декорацияләренә сокланып карыйм, еш кына үзләренә дә булышам, чөнки Нури абый аларга булышырга әйтте. Ә бит олы рәссамнар булган икән алар: Петр Тихонович Сперанский— Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсына, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» һәм башка бик күп спектакльләргә декорацияләр ясаган. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы; Эрнст Брунович Гельмс—Россиянең атказанган, Татарстаннын халык рәссамы. Ул да Казандагы театрларга күп төрле декорацияләр ясаган. Сперанскийга ул вакытта алтмыш, ә Гельмска кырык ике яшь иде.

Спектакльне куяр алдыннан гына Казаннан Акбуага Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннан ул чорның мәшһүр артистларының берсе Делюс Ильясов килеп төште. Бу Нури абый Аппакаев чакыруы буенча булгандыр. Йомры, елмаеп торган ачык йөзле Делюс абый безнен драма түгәрәге әгъзалары, аның белән очрашуга килгән башка бик күп театр сөючеләр белән ике сәгатьләп әңгәмә үткәрде—халкыбызның театр сәнгате тарихы, күренекле театр әһелләре, театр тормышыннан булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Бу очрашу минем күңелдә бүген дә аерым бер истәлекле сәхифә булып саклана.

Профессиональ театрлардагыча, без рольләрне суфлерсыз уйнарлык итеп яттан өйрәндек. Һәм шул кадәрле зур әзерлек белән куелган спектакль Баулы театр сөючеләре тарафыннан олы уңыш, зур тантана буларак кабул ителде. Чын театрларда гына була торган атмосфера, артистларның килешле уйнавы, геройларның оста җырлавы, музыка һәм профессиональ рәссамнар тарафыннан ясалган искиткеч сәнгати декорация тамашачыны таң калдырды.

—Сөям дигән ихлас сүзең белән

Ашкындырдың мине бүген дә;

Татлы сүзләреңне түгел, үзеңне дә

Саклыйм, иркәм, йөрәк түремдә.

—дип, пьесадагы «Иркәмә» җырын мин башкардым.

Шушы кичтә без үзебезне чын артистлар итеп тойдык, тәүге тапкыр тамашачыларның артистларны сәхнәдән җибәрмичә өзлексез алкышлавын күрдек. Безнең өчен бу көтелмәгән казаныш иде. Әле соңыннан да таныш һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләр сәхнә артына менеп безне котладылар—кочакладылар, үптеләр, берсеннән-берсе җылырак мактау сүзләре әйттеләр.

Һәм китте, китте. «Күңел дәфтәре» белән без, декорацияләрне төяп, күрше Кызылъяр, Шалты, тагын кайсыдыр бер авылга барып спектакльләр куйдык Анда да уңыш казандык.

—Әсгать энем, сиңа артист булырга кирәк. Талантың бар, аны тулысы белән театр сәнгатенә багышларга иде. Син киләчәктә зур дәрәҗәдәге артист булачаксың, әгәр шул юлны сайласаң,—диде шул вакытта Нури абый. Ләкин аның сүзләренә колак салырга, ул турыда чынлап уйларга минем вакытым юк—кесәмдә армиягә чакыру ята иде.

Октябрь ахыры Мөхәррәм белән икәүләшеп авылга кайтып киттек. «Армиядән кайчан кайта алабыз әле, кайчан тагын туганнар белән очрашырбыз? Кайтыйк әле... »

Мөхәррәм авылдан 26 октябрьдә (1954 ел) чыгып китте. Ә икенче көнне, 27 октябрьдә, кичен Елховой күген куе зәңгәр болыт каплап алды да, төне буе ишеп яшенле яңгыр яуды. Октябрь ахыры... һәм яшенле, жылы яңгыр—мин моны гомер буе хәтеремдә саклыйм, чөнки иртән мин дә әлеге яңгырдан соң изрәгән авыл юлы белән, лыч-лыч атлап, Баулыга чыгып киттем.

Ә иртән, 29 октябрьдә, мин Баулыда, армиягә озатыласы егетләр арасында идем инде.

Бер сәгатьтән автобус безне Бөгелмә тимер юл вокзалына алып килде. Ә монда мине гадәттән тыш моңсу да, шатлыклы да вакыйга көтә икән. Автобустан төшүем булды, яныма балачак һәм яшьлек дусларым—Бөгелмәдә тимер-бетон заводында эшләүче Җәмил Гыйльманов (авылыбыздан чыккан язучы Ләбиб Гыйльминең абыйсы Әхмәтнең улы) һәм Әлмәттән Әлфрит Гыйззәтуллин килеп бастылар. Озатырга беркем дә килмәс инде дип уйлаган идем. Поездга вакыт бар иде әле. Егетләр тиз генә шешә табыштырдылар—саубуллашу уңаеннан бераз гына каптык та. Үгет-нәсыйхәт, сонгы сүзләр, кочаклашып аерылышулар... һич онытырлык түгел бит мондый озатуларны!

Кузгалып китәргә берничә минут калгач, перронда энем Тәлгать тә күренде—аңа минем артык киемнәр белән төенчек бирәсем бар иде.

Безнең эшелон башта Казанга, аннан көнчыгыш ка китеп барды. Алда безне берничә елга сузылган армия хезмәте көтә иде.

Без китәбез инде, сез каласыз,

Без китәбез ерак җирләргә...

 

Безне көткәннәр

 

Нәкъ өч ел да бер ай авиациядә хезмәт итеп, 1957 елның 29 ноябрендә мин авылга кайтып төштем. Көннәр суык—утыз градус. Авылда армиядән кайткан дистәләгән яшьтәшләр кангырап йөри: кая китәргә, кайда көн күрә башларга? Колхоз әле ул елларда да кешене кинәндерми иде—ни эше, ни ашы. Рәтле тормышта яшим дисәң, төшемле урын табарга кирәк. Паспорт алуы да авыр—колхоз рәисе кирәкле кәгазьләрне бирми. Без армиягә киткәндә паспортларны военкоматта алып калганнар иде. Алып калу бар, ә кайтарып бирү юк.

Мөхәррәм дә, Германиядә ике ел хезмәт итеп, карт һәм ялгыз анасының үтенеч язуы буенча кайтып килгән. Очраштык, кинәш итештек. Әлбәттә, кабат үзебезнең бораулау конторасына китәргә.

Армиядән тоттырып җибәргән пакетны алып, мин башта Баулыга киттем: хәрби учетка керергә, билет һәм паспорт алырга. Ярый әле тукталырга кешем бар—Мудюковлар. Гаилә ишәйгән—Аза тагын ике кыз тапкан: Лена һәм Таня. Таняга әле ике-өч кенә ай. Аза мине әлеге бәләкәчнең «крестный»ы итеп атады. М ин риза—дуслар өчен ни генә кыланмыйсын. Володя «Баулынефть»тә калган бердәнбер бораулау бригадасында бораулаучы булып эшли. Өй каршында бәләкәй генә сарае бар, шунда куяннар асрый. Көн саен бер куян суябыз—армиядән кайткан дуска ярамаган тагын куян ите...

Хәрби комиссариатта өч көн тоткарландым. Билет алдым, ә паспорт юк, «прописка» сорыйлар. Мондый тинтәклек, булса да, шул безнең илдә генә булыр. Аптырагач, райкомның беренче секретаре Кәримов янына барып кердем. Кайсыдыр мине тоткарлап маташты, ләкин бик ярсу идем—этеп җибәрдем дә, кереп киттем. «Беренче» мине тыңлап торды да, паспорт өстәленә шалтыратты: «Хәзер үк бирегез!». Ун минутта паспорт алдым да, Мудюковлар белән саубуллашып кайтып та киттем.

***

Илле сигезнең башы белән мин Актүбәдә идем инде Тулай торакта яшәргә урын бирделәр, вакытлыча скважиналар үзләштерү бригадасына эшкә билгеләделәр.

Әле Актүбәгә килгәндә үк без Әлмәтгә танылган бораулау остасы Михаил Белоглазовның буровойда һәлак булу фаҗигасен ишеттек. Армиядә булганга, без аның исемен дә ишетми яшәгәнбез. Ә ул яңадан-яңа рекордлар куйган бригаданы җитәкләгән икән. Безнең Мөгаллим Гыймазов бригадасы куйган 3023 метрлы рекорд соңгысы булмаган Михаил Белоглазов бригадасы башта скважинаны 14 тәүлектә тәмамлап 3326, аннары 12 тәүлектә бораулап рекордны 3799 метрга җиткергән. Алда 4000 метрлы чик. Ләкин Белоглазов ялда чагында Азнакайга Мәскәү нефть институтыннан практикага килгән яшь студент Николай Македонов, мастерсыз калган бригаданы кабул итеп, скважинаны 11 тәүлектә тәмамлый һәм тизлекне 4569 метрга җиткерә. Бу искиткеч хәл була. Әле институтта укып кына йөргән студент, кайбер зур тәҗрибәле осталарның борынына чиртеп, һич көтмәгән биеклеккә ирешә.

Ләкин Михаил Белоглазов та йоклап ятмый. Ялдан чыгу белән аның бригадасы чираттагы скважинаны 10 тәүлектә бораулап, фантастик рекорд куя—5011 метр.

 Кызганыч ки, бу рекорд Белоглазов өчен, аккош җыры кебек, соңгысы була... Хәзер Әлмәтнең бик зур бер урамы аның исемен йөртә.

Аннан соң да тиз бораулау буенча рекорд берничә тапкыр яңара.Әле күп кешегә бөтенләй таныш булмаган Василий Ермаков, Виктор Гурьяновлар бер-бер артлы Белоглазов куйган чикне узып китсәләр, алда мин искә алган талантлы мастерларның берсе Әхмәт Вәлиев бригадасы рекордны 5517 метрга җиткерә.

Болар турында без кабат эшкә чыккач кына ишеттек.

 Скважиналарны үзләштерү бригадасында безне күнегә торсыннар дип эшләттеләр бугай. Труббазадагы кебек, монда да хезмәт хакын аз түлиләр иде. Безнең өчен бигрәк тә беренче атналар авыр булды, чөнки ашарга, яшәргә кирәк, ә кесә буш. Ярый әле безгә Мөхәррәмнең иң олы туганы Срурия апа булышты. Ул Әлмәттә ТЗБда (торгово-закупочная база) эшли иде. Ач утыра башласак, Мөхәррәм Әлмәткә китә һәм мендәр чаклы төенчекләр белән язгы кояш кебек елмаеп кайтып керә. Анда колбаса да, балык та, макарон һәм ярма, май һәм башка ризыклар да була. Шуның өчен Срурия апага без бүген дә бик рәхмәтле. Ул хәзер 85 яшьтә, үз авылы—Түбән Абдулда исән-имин яшәп ята Аяклары-куллары сызлаусыз, гомере озын булсын!..

Шөкер, бу бригадада без озын-озак эшләмәдек Павловка нефть мәйданы ндагы скважиналарның яна бораулана торганнары да, үзләштереләселәре дә бер үк тирәдә—шахмат тактасындагы фигуралар кебек тезелеп киткәннәр.

 Бер көнне мин иптәшләрдән Мөгаллим Гыймазов бригадасы турында кызыксындым.

 — Менә бит алар,—дип миңа якындагы буровойны күрсәттеләр. Вакыт табып, шунда киттем Культбудкада Мөгаллим абый нәрәт тутырып утыра иде. Мине күргәч:

 — Кайттыңмыни? Ә нишләп күренмисең, нигә килмисен?—дип мина үпкәле сүзләр яудырды.

 —«Освоение»дә эшләп йөрибез, вакыт тимәде,—дип акландым. — Мөхәррәм дә кайтты —Тапканнар кайда эшләргә! И ке-өч көннән бригадага чыгарсың. Мөхәррәмгә дә әйт—ул да әзерләнсен...

Әнә шулай без икебездә үзебезнең данлыклы бригадага кайттык. Икебез дә верховой булып—мин Михаил Клишин, Мөхәррәм кабат «дядя Гриша» Поляков вахтасына. Кыскасы, безнең икебезне дә көткәннәр булып чыкты. Алдынгы бригада ышанычын аклый торган егетләр идек шул.

Клишин минем өчен яңа кеше иде, ләкин Баязит Сәлимов—үз кеше, дуслар. Ул да безне сагынган. Мәгәр Михаил белән дә тиз уртак тел таптык, чөнки минем турыда ишетеп белә икән. Иң мөһиме—үз эшеңне җиренә җиткереп, тырышып эшләү, осталык, кыюлык. Бу—верховойга кирәкле иң төп сыйфатлар. Михаил исә тиз эшләргә, минем «шәм»нәрне элеватор верховой бишеге яныннан тиз үткәндә дә шапылдатып эләктергәнне ярата.

Без кайткан чорга рекордлар кую чире узган, хәзер бригадалар алдына еллык бораулау буенча иң күп скважина, «метр бирү» бурычы куела башлаган, барлык бригадалар да шул ярышта катнашалар иде. Безнең бригада монда да сер бирмәде. Берничә ел рәттән үзебезнең конторада алдынгы булдык: иң тиз һәм иң күп скважина, иң күп метр тау токымы борауладык.

Әйе, эшебез әйбәт бара, кулга акчада мул төшә. Сугышка китеп югалган әти салып калдырган өй искергән иде—авылда яңа өй сала башладык. Минем булышу бик вакытлы килеп чыкты.

Ләкин күңел тыныч түгел. Һаман олыгая барам, ә укуны дәвам итеп булмый. Әлмәттә Мәскәү нефть институтының кичке филиалы ачылган икән, Актүбә урта мәктәбендә оештырылган әзерлек курсларына йөри башладым. Ләкин Мәскәүдән килгән укытучы марҗа апалар бик таләпчән булып чыктылар—армиядән кайткан, алдынгы бригадада жир җимертеп эшләп йөргән мишәр егетен өченче имтиханда мәтәлчек аттырдылар. Язмыш белән килешеп, буровойда тагын да тырышыбрак эшләргә туры килде. Бүген шул турыда уйлыйм да, үземне сүгеп ташлыйм. Югыйсә, шул институтка барып керү минем өчен берни дә тормаган, тресттан алдынгы бригадада эшләвем турында характеристика һәм юллама гына аласы булган. Дөбердәтеп барып керәсе идем институтларына...

 

Танышу

 

Илле тугызның ноябрь ахырлары. Актүбә читендә генә яңа скважина бораулый башладык. Вахта машинасына утырып, кырык-илле чакрымдагы буровойларга чыгып чапкан вакытлар булды, ә монда... Тулай торактан өч- дүрт минутлык җирдә эшлибез. Тик менә көннәр суык тора, төньяк җиле үзәкләргә үтә. Ноябрь ахырлары елның-елында чатнама суыклар алып килә безнең якларга.

Буровойны тәмамлап киләбез—алда соңгы метрлар. Эшне бүләбез дә, балчык измәсе ясыйбыз. Көтмәгәндә без йөри торган урман сукмагыннан буровойга ике ир якынлашты. Үзебезнең бистә кешеләре түгел—ятлар, безгә таныш түгелләр. Чатнама суыкта икесе дә язгы-көзге пәлтәдән, шуның өстенә берсе генә башына сарык мехыннан тегелгән ыспай кара бүрек кигән, ә олырак яшьтәгесе кипкедән. Армиядән кайтканнан соң мин дә кыш буе кипке киеп йөрдем, ә солдат бүреген эшкә кия идем. Хәзер исә минем башта да сарык мехыннан тегелгән кара бүрек. Ә менә абзыйның башында...

Икесе тиң килеп безнең белән кул биреп күрештеләр.

—Без—язучылар,—диде кара бүреклесе.—Менә бу абыегыз—күренекле татар шагыйре Хәсән ага Туфан, ә мин—язучы Гариф Ахунов. Сезнең бригаданың чиксез уңышлары турында ишетеп, танышырга килдек әле...

Минем гаҗәпләнүемнен чиге-чамасы булмады шул мизгелдә. Тәүге тапкыр тере язучылар белән очрашу иде бу. Менә алар каршыбызда гына, тыйнак кына елмаеп, безнең янда басып торалар.

Кунакларны каршы алырга культбудкадан Мөгаллим абый да чыкты—ул аларның килүе турында хәбәрдар икән. Барыбыз да, суыктан качып, тизрәк җылы культбудкага кереп утырдык. Кайнар электр пиче өстендәге табада колбаса кыздыра башладык, үзебез белән алып килгән башка ризык-нигьмәтләрне чыгардык, чәй кайнарладык һәм күнелле итеп сөйләшә-сөйләшә кунаклар белән ашап-эчеп алдык. Ундүрт яшьтән район газетасында мәкаләләр бастыра башлаган, соңрак шигырьләр дә язгалаган кеше булгангадыр, мин һәрвакыт әдәбият белән кызыксынып, язгалап- сызгалап яшәдем Һәм шул халәтем кунаклар белән очрашканда да үзен сиздерде булса кирәк, Гариф абый Ахунов:

—Син, малай, үзең дә язгалыйсын, ахры,—ди.

Без кабат измә ясарга чыктык, ә язучылар остабыз белән сөйләшә калдылар. Соңыннан алар вышка башына менеп төштеләр. Киткәндә мин аларның кайда урнашуларын сораштым.

 —Кер, әйдә, кер, Әсгать. Сөйләшеп утырырбыз,—диде Хәсән ага. Аның белән Гариф абый да килеште.

Эш ахырында мин, верховой сәндерәсенә менеп, армиядә бүләк ителгән көмеш портсигарымны алдым. Тартуны сирәгәйткән, ташларга йөргән чак. Портсигар эченә минем сакаулы «Север» папирослары янына Хәсән ага өч данә «Любительские» папирослары куеп калдырган булып чыкты. Ул гел шул сыйфатлы, затлы папиросны гына тарта торган иде.

Кич белән мин. күчтәнәчләр тотып, алар янына кердем. Актүбәдә ике тулай торак кына бар, кунакханә исә юк иде. Ир-атлар тулай торагы янындагы ике катлы «шитовой» йортның икенче катындагы бер фатир кунакханә ролен үти иде—Хәсән Туфан һәм Гариф Ахунов нәкъ әнә шунда өч көн яшәп, Актүбә бистәсе халкы, бораулаучылар, нефть чыгаручылар һәм төзүчеләр белән «Буровик» клубында, укучылар белән бердәнбер урта мәктәптә очрашулар үткәреп йөрделәр. Чыгышлар ясау, шигырьләрен уку, үзе турында сөйләү Хәсән ага өлешенә тиде, чөнки ул утызынчы елларда котырынган репрессия корбаны, бер гаепсез килеш «халык дошманы» буларак атарга хөкем ителгән, «всесоюзный староста» Михаил Калининга язган үтенеч хатыннан сон гына исән кала алган. 17 ел утырып, ниһаять, акланган һәм 1956 елда сөргеннән азат ителгән шагыйрьне халык белән очраштыру-таныштыру кирәк иде, һәм бу вазифа әле оешып кына килгән Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе, яшь прозаик Гариф Ахуновка йөкләнгән.

Бәхеткә каршы, ул көннәрдә безнең вахта көндез эшләде һәм өч кичне дә мин Актүбәнең олы кунаклары янында булуга ирештем. Язучылар аракы эчми торганнардыр дип, беренче керүемдә шампан шәрабе белән генә сыйланган идек. Соңыннан минем караш үзгәрде. Беренче кичне үк Гариф абый белән без күбрәк  Хәсән аганы тыңладык. Аның сөйләгәннәре йөрәк өзгеч иде. Тикшерүдә яткан чорда аның хәләл жефете—Луиза Салиаскарова һәркөн ашарга алып килә. Бу вакытта танылган актрисаның үзен дә «халык дошманы» хатыны дип эштән куган булалар.

 —Каян акча табасың соң син бу тәмле пәрәмәчләрне пешерер өчен?—дип сорый шагыйрь.

—Сорама, табам инде,—ди хатыны. Баксаң, ул кан тапшыра икән, шул акчага тоткын ире өчен ризык хәстәрли.

 Актүбәдән киткән иртәне кунакларны бораулаучы дустым Фәрәсәт Әсхапов белән үзебезнең конторга чаклы озата бардык. Көнне сындырган, җил тынган һәм һавада уйнаклап әкрен генә кар ява. Урман аша кышкы тар сукмактан үрдәк бәбкәләре кебек беребез артыннан икенчебез тезелешеп, сөйләшә-сөйләшә чыктык. Шунда Хәсән ага:

—Синең, Әсгать, өйләнер вакытында җитеп киләдер инде. Кызың бармы соң?—дип сорап куйды. —Бер кыз белән дуслашып йөрибез болай,—дидем. —Татармы?

Әлегә бер ниятсез дуслашып йөргән кызның безнең милләт кешесе булмавын әйткән идем, Хәсән ага, бик пошынып:

—И -и, Әсгать, зинһар, башка милләт кызына өйләнә күрмә, үкенерсең,— дип тулы бер үгетләү сүзе сөйләп ташлады.—Менә без—язучылар, ша­ гыйрьләр—бергә жыелабыз да, үз ана телебездә әдәбияттагы хәлләр турында сөйләшә башлыйбыз. Шунда кайбер әдипләрнең чит милләттән булган ха­ тыннары, оятсыз рәвештә: «Хватит вам на своем болтать, говорите на челове­ ческом языке!»—дип тенкәләргә тияләр. Син дә әдәбият кешесе булырга җыенасың бугай, ялгыша күрмә!

Аннары Хәсән ага белән Гариф абый ул вакытта әле исән-сау, хатыннары маржа булган кайбер әдипләрнең исем­ нәрен атадылар.

—Ә син беләсеңме: марҗа белән яшәгәнгә, уртак тел таба алмаганга аларнын күбесе бүген үкенеп туя алмый,—дип өстәде гакыл иясе Туфан.—Аңладыңмы?

—Аңламаган кая, Хәсән ага, әлбәт­ тә...—дидем.—Мин бит марҗага өйләнергә җыенмыйм...

Туфан, күңеле булып, моңсу гына елмаеп куйды. —Әгәр теләсәң, мин сине бер кыз белән таныштырам. Бик әйбәт кыз.Матур-матур шигырьләр яза, чын шагыйрә.

—Кайдан соң ул, Хәсән ага? Казан кызымы? —Юк, Әлмәттә яши. —Мин аны беләм бугай...—дидем мин кинәт ул кызның исемен атап.

Хәсән ага белән Гариф абый бер-берсенә серле генә карашып алдылар.

 —Ә син аны каян беләсең?

—Әлмәттә минем туганнар яши, еш кына аларга барам. Шунда ул кыз турында ишеттем, бик талантлы дип әйттеләр,—дидем. Чынлыкта ул кыз турында күбрәген дә ишетеп белә идем, тик кунакларга артыгын сөйләү урынлы түгел иде.

 —Әсгатькә өйләнергә соң түгел, Хәсән ага, аңа башта югары уку йортына кереп укырга кирәк. Менә мин, Әсгать, сиңа киләсе елга Казан университетына керергә киңәш итәм,—диде Гариф абый.—Быел анда тәүге тапкыр журналистика бүлеге ачылды. Татар журналистикасы. Уку—читтән торып. Мәкаләләр, шигырьләр, башкасын язасың икән—димәк, синең өчен иң кулай факультет. Дөрес әйтәмме мин, Хәсән ага?

—Бик дөрес. Мин дә хуплыйм моны...

Кунакларны озатырга бораулау конторасыннан автобус бирделәр. Фәрәсәт фотоаппаратын да алган иде—безне фотога төшерде. Ул сурәт бүген дә минем альбомда саклана.

Китәр алдыннан Хәсән ага:

— Казанга килеп чыксаң, безгә дә керерсең,—дип адресын язып калдырды. Аның үрнәгендә Гариф абый да адресын бирде.

Тагын бер ай үттеме-юкмы, минем чыннан да Казанга барасым килеп китте. Гариф абый әйткән журналистика бүлеге дә, олуг шагыйрь Хәсән ага Туфан да шунда ич. Кесәмдә адрес та бар...

Дөрес, башта мин Казан университетының юридик факультетын тәмамлап килгән туганнан туганым Әнвәр янында тукталдым. Ул Кызыл Позиция урамындагы университет тулай торакларының берсендә яши иде.

Аннары Хәсән аганы эзләп киттем. Ул вакытта олуг шагыйрь кызы Гөлгенә белән Маяковский урамындагы күп катлы кирпеч йортта ике бүлмәле фатирда яши иде.

Ишекне кызы ачты. Мин үземнең кем булуымны әйттем. Шул вакытта зәңгәрсу буй-буй пижама кигән Хәсән ага да үз бүлмәсеннән чыкты һәм җылы елмаеп, «якташ мишәр канәт»ен каршы алды.

Бераздан без Хәсән ага бүлмәсендә кызы пешергән хуш исле пәрәмәчләр, мин алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

Һәм бу очрашуда, ни гаҗәп, Әлмәттә яшәүче шагыйрә кыз белән алтмышын тутырып килгән, ләкин әле һаман тирән хис-тойгы белән яшәгән, яшьләр кебек ялкынлы йөрәкле шагыйрь арасында романтик мөнәсәбәт кабынуы турында белеп кайттым. Моңа, бәлки, шагыйрә кызнын Казанга килеп университетка укырга керүе сәбәпче булгандыр, чөнки аңа якынайгач очрашулар ешая, тәэсирләр һәм бер-беренә тартылу көчәя.

Мин әлеге вакыйганың күпмедер дәрәҗәдә шаһиты булган кеше һәм биредә исәбем укучыга шәхси фикеремне җиткерү, чөнки теге елларда бу хәл төрле даирәдә төрлечә бәяләнде. Берәүләр Овидий Назон кебек аяусыз тоткынлык кичергән, ләкин саф күнелен саклап кала алган, яшьлегендәгечә романтик ялкын, кайнар хис белән яшәгән шагыйрьгә сокланып карадылар, битәрләргә кыймадылар; икенчеләр исә аның мәхәббәтен хупламадылар. Шул исәптән, Хәсән аганың бердәнбер якыны—кызы Гөлгенә дә.

 Хәсән ага кызына «Гуля» дип эндәшә иде. Төрле хатирә-истәлекләрдә аның исемен торлечә язалар. Гөлгенә, Гөлсинә. Габдрахман Минскийның икенче хатыны Сәлимә ханым үз истәлекләрендә Туфан кызының исемен Гөлсинә дип яза.

Университет тулай торагында студентларның Яңа ел бал-маскарадында да катнашу бәхете тәтеде, һәм шунда миңа әлеге дә баягы шагыйрә кыз белән очрашырга, хәтта вальс биергә дә язган булып чыкты. Актүбәдән озатканда Хәсән аганың «Бер кыз белән таныштырыйммы?»—дип әйткәне хәтердән чыкмаса да, кызны күргәч, турысын әйтим, егылып китмәдем. Ә менә аның олуг шагыйрь белән булган мөнәсәбәтенә уңай карадым, чөнки ике ялгыз, ниһаять, бер-берсен тапканнар, дип уйладым. Икесенең дә хисләре бер к имәлдә тулып ташкан сыман иде. Ләкин алай булмады, ахры. Ташкын хисләр фәкать шагыйрь йөрәгендә генә кайнады бугай...

Шуңа карамастан, Туфанның ул чорда йөрәгеннән ташып чыккан мәхәббәт поэзиясе тиңе булмаган классик әсәрләр тезмәсенә әверелде. Ул шигырьләргә иң күренекле, иң талантлы композиторлар берсеннән икенчесе тәэсирлерәк, халык йөрәген тиз арада яулап алырдай, аны уйландырган-моңландырган җырлар яздылар.

 

Әйткән идең: « Әгәр сөя калсаң

Миннән башка берәр бүтәнне,

Сөй, ләкин сөй миннән яхшыракны,

Сөймә бары миннән түбәнне».

 

Очрадым мин быел бер чәчкәгә,

Көтмәгәндә, уйламаганда

Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,

Әйтерсең лә синең дәвамга.

 

Тормышымның синнән соңгысында

 Сөймәм дигән идем һичкемне.

Нишләргә соң мина, нишләргә соң:

Ул һәр яктан синең шикелле...

 

Күңелгә бәгырьләрне телгәли торган бер моңлы җыр булып кереп калган бу юллар шагыйрьнең шул чактагы йөрәк авазы икәнен һәркем аңлый булыр.

Казаннан кайткач, озакламый республика җәмәгатьчелеге, Татарстан Язучылар союзы Хәсән Туфанга 60 яшь тулуны билгеләп үтте. Шагыйрьне тәбрикләп Актүбә бораулаучылары исеменнән телеграмма җибәрдек. Ул телеграмманы юбилей тантанасы президиумыннан укулары турында Хәсән ага соңыннан бик сөенеп искә алды.

Алтмышынчы елның башында «Казан утлары» журналында Гариф Ахуновның безнең оста Мөгаллим Гыймазов турында язган очерк-хикәясе басылып чыкты. Ул «Картина» дип аталган иде.

Әлмәт—Казан түгел, ул миңа якын, кырык кына чакрымда, анда туганнар да яши һәм җае туры килгәндә мин еш кына барып та чыгам.

Инде бер танышкан-дуслашкан, минем күңелгә һәр яклап хуш килгән, ачык йөзле, гади, җылы күңелле Гариф абый Ахунов янына да барып йөри башладым.

Алтмышынчы елның көзе. Мин, әрсезләнеп, тагын аларга барып кердем. Гариф абый, киенеп, каядыр барырга җыенган иде.

 — Иҗатташ дустым Фазыл безне — Әдип белән мине—кич утырырга чакырды. Әйдә, син дә артык булмассың, яңа әдәбият әһелләре белән танышырсың. Аннары безгә кайтырбыз,—дип, мине дә ияртте. Ахуновлар яшәгән Радищев урамыннан Әлмәтнен Ленин урамына төштек тә, «Россия» кинотеатры каршында безне көтеп торган, безнең кебек үк урта буйлы, Гариф абыйдан берничә яшькә олырак, аның кебек үк сөйкемле йөзле кеше янына килеп туктадык. Бу—Әлмәткә әле 1955 елда ук «Яшь сталинчы» (хәзер «Татарстан яшьләре») газетасының нефть төбәге буенча үз хәбәрчесе итеп җибәрелгән шагыйрь Әдип Маликов булып чыкты. Ул бер үк вакытта бу төбәктә каләм тибрәткән эшче яшьләрне туплап, яшь язучылар берләшмәсен оештырган һәм бүген шуны җитәкли икән. Алда безне көткән очрашуга да әнә шул яшь язучылар җыеласы икән.

Безгә ерак барасы булмады: шул Ленин урамындагы өч катлы йортның икенче катына күтәрелдек. Ни гаҗәп: биредә мине тагын бер очрашу көтә икән. Гариф абыйның «иҗатташ дустым» дигәне минем авылдаш, ул вакытта «Кызыл Татарстан» (бүген «Ватаным Татарстан») газетасының Әлмәттәге үз хәбәрчесе Фазыл абый Мостафин булып чыкты. Фазыл абый сугыш кичкән һәм Елховойга исән-имин әйләнеп кайткан санаулы авылдашларымның берсе иде. Таза гәүдәле, түгәрәк йөзле, бөдрәләнеп торган карасу-соргылт чәчле, дөньяны танып-белгән, югары белем алган, җор телле, язарга сәләтле.

Фазыл абыйның хәләл җефете Суфия апа да югары белемле, бик акыллы икән—мин аларда аз гына булу арасында шуңа инандым. Ул гына да түгел, Суфия апа пианинода да бик әйбәт уйный икән. Алар хозурында сыйланып, күнелле генә сөйләшеп утырганнан соң, Суфия апа пианино артына утырды һәм, бераз клавишаларга баскалады да, әкрен генә барыбызга да күптән таныш «Тәфтиләү»не уйнап җибәрде. Шаулап сөйләшүдән тынып калган өйгә чиксез дулкынландыргыч борынгы, һәрвакыт тансык көй янгырады, моңлы җыр барыбызның да яралы җанын телгәләде:

И мөкатдәс, монлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасын, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы,

 Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы...

Халкыбызның бөек улы Тукай сүзләренә язылган бу көй безнең жанны кузгатты, хисләндерде, уйландырды, бәгырьләргә тиде. Хис-тойгыга тагын да тоемлырак Фазыл абый исә ул минутларда хәтта яшьләнеп тә алды.

Сонгы елларда минем күбрәк буровой шавыннан, моторлар гүләвеннән каткан күңел, ниһаять, йомшарып китте. Хуҗалар, Гариф һәм Әдип абыйлар белән саубуллашып, туганнарга бару юлында үсмер чакта үлеп яраткан, хәтта урамда җырлап йөргән монлы «Тәфтиләү»не кабат көйләп алдым.

Мин гомерем буе Тукай һәм Такташ иҗатларына сокланып, шигырьләрен яттан укып яшәдем. Алар минем бүген дә яраткан шагыйрьләрем. Язмыш мине һич көтмәгәндә-уйламаганда Такташның иң якын һәм тугрылыклы дусты Хәсән Туфан һәм ул вакытта әле иҗаты ачылып кына килгән язучы Гариф Ахунов белән очраштырды. Бу вакыйга минем тормышымны үзгәртеп җибәрде, гүя алар миңа тылсымлы канат бирделәр. Мин күтәренке күңел, үзгә максат һәм илһам белән яши башладым. Алар киңәше белән 1960 ел августында Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга барып кердем. Имтиханнарны «бишле» һәм «дүртле» билгеләренә генә бирдем. Буровойда рекорд өчен көрәшкән чактагы ялкын белән яшәгән көннәр иде ул. Университетка керәм бит Университетка! Күптән хыялымда яшәгән югары уку йортында белем, гыйлем алу өчен тырышуым мине шулай ялкынландыргандыр. Абитуриентлар арасында мин иң күп балл җыеп, керүчеләр исемлеге башында булып чыктым. Шатлыгымны уртаклашыр өчен Маяковский урамына, Хәсән ага янына йөгердем. Тик ул өйдә булмады.

 —«Аккош күле»ндә ял итә ул, ике-өч атнасыз кайтмас әле,—диде Гуля- Гөлгенә. Аңа мин үземнең укырга керүем турында әйттем. Гуля мине мактап алды, тәбрикләде .

—Хәсән агага әйтегез: буровойда эшләүче якташ мишәр егете сезнең киңәшне тоткан—укырга кергән, диегез. Зур рәхмәт ана! Миннән кайнар сәлам тапшырыгыз. М ин ана саулык-сәламәтлек, иҗатында чиксез уңышлар телим,—дидем дә, Гуля белән саубуллаштым.

***

Читтән торып укучының имтиханнар биргәндә вакыты тар була. Мин, бернигә карамый, Хәсән ага янына кереп чыгарга тырыша идем. Аның тонык, талгын тавыш белән: «Укулар ничек, канәт?»—дип соравы әле дә колак төбендә.

Туфанның бүлмәсе зур түгел, ләкин ул аннан бик канәгать иде якты, җылы, тыныч. Пөхтә итеп җыештырылган.

 —Минем өчен менә дигән бүлмә,—дип әйтә торган иде. Шунда сөйләшеп, аның әле яңа гына иҗат ителгән шигырьләрен укуын тыңлап, уйлы-монлы мизгелләр кичереп утырулар онытыла торган түгел. Әсәрләрен ак кәгазьгә яшел кара белән элеккечә гарәп графикасында язганын хәтерлим.

—Шулай күнегелгән инде. Балачактан ук. Тегендә дә шулай яза идем... «Тегендә» дигәне—ялгыз камерада яткан чорда түгел әлбәттә. Ата Җәллад үлгәннән соң, киеренкелек бетә башлагач, сәяси тоткыннарны камералардан сөргенгә чыгаргач, язарга мөмкинлек тугач.

Сөргендә Хәсән аганың бер совхозда яз башыннан ук көтүче булып йөргәнен сөйләгәне хәтердә. Шулай бер көнне шагыйрь далада ботарлап ташланган бер киек казга тап була.

—Аккош иде,—диде ул —Ботарланган, бичара, ике канаты гына калган. Төлке-мазар эше булгандыр инде Кызгандым кошларның кошын, күңелем тулып, күзләрдән яшьләр бәреп чыкты, йөрәгем сулкылдады. Бу тетрәнгеч хәлне үземнен язмышым кебек кабул иттем. Шунда кабат хатыным, кызым искә төштеләр—сагышымның тулып ташыган чоры иде. Ике ак канат мине әллә нинди моңсу уйларга этәрде. Шул ук кичтә елый-елый шигырь яздым:

 

Көзге төндә аккош моңая,

Кемгәдер ул эндәшә бугай,

Төннәр буе моңаеп шулай

 Эндәшми тик һичбер кем аңа,

Көзге төндә

Ялгыз моңая.

 

Ята кырда ике ак канат,

Алар күккә

Җилкенми инде;

Төлке тагын иснәнә җилне,

 Мыегындагы каннарны ялап...

Ята җирдә

Ике ак канат...

 

Күз алдымда тора әле дә:

Киткәндәге моңсу күзләре,

Йөзендәге тамчы эзләре..

Оныта алмам, ахры, мәнгегә,

Күз алдымда тора әле дә...

 

Бу юлларны укыганда чиксез күп ачы хәсрәт, төрмә, лагерь газапларын кичергән, әмма күңеле катмаган, аның йомшаклыгын, башка күркәм сыйфатларын саклап кала алган Хәсән аганың үзенең йөзендә дә тамчы эзләре пәйда булды...

***

Ульянов-Ленин исемен йөрткән Казан университетына укырга керүем тормышымны нык үзгәртте. Миндә үзгә халәт барлыкка килде. Эчтә шатлык күтәренке күңел, яшәү яме, киләчәккә матур уй, ният. Алда максат-югары белем алу, еллар буе баштан китмәгән, йөрәктә янган уй-теләкләрне тормышка ашыру Кеше булу, калган гомерне иҗатка багышлау.

 Актүбәдә минем яңалыкны дуслар котлап каршы алды. Мөгаллим абый гына:

— Мин сине бораулау остасы будырсын, киләчәктә мине алыштырырсың дип уйлаган идем. Ярар инде, хәерле булсын. Шуны әйтим: мин синең булдыруыңа ышанам. Университет хәтле университетка барып керүең—үзе мона зур дәлил. Маладис!—диде. Аннары:

 —Эшли торгансыңдыр бит әле, китмисеңдер?—дип сорады.

—Эшлим әле, эшлим. Калганын киләчәк күрсәтер,—дидем мин.

Әйе, эшләми кая китәсен? Авылда әни дә, туганнар да авыз шапылдатып миннән ярдәм көтеп торалар. Тагын елдан артык мин үз бригадамда верховой һәм бораулаучы ярдәмчесе булып эшләдем. Көне-көне белән бурилыцикны да алыштыргаларга туры килә иде.

Ләкин бераздан мин буровойда эшләү белән бергә читтән торып вузда укуның гаять дәрәжәдә катлаулы, авыр икәнлегенә төшендем. Үзеннән-үзе җиңелрәк эшкә күчү теләге туды. «Их, эш урынын якында гына һәм өстәл янында булса икән»,—дип хыялланган көннәр күп идее. Җәһәннәмдәге буровойларга барып-кайту, бигрәк тә көзге-язгы юл өзеге айларында, кышкы кар-бураннарда интегүләр, вахта сәгатьләренә тин өстәмә вакыт югалтулар. Мондый шартларда ничек укымак кирәк?!

***

Ләкин яңа эшкә күчә алу минем өйләнүдән башланды. Алтмыш икенче ел башында миңа 27 яшь тулды. Ул елларда туган көннәрне «билгеләү» юк иде әле. Мин аны үземчә билгеләдем—икенче көнне ике генә ай элек танышкан, күрер күзгә өметле генә күренгән кызны җитәкләп ЗАГСка киттек. Актүбә ипи заводында мастер булып эшли иде ул. Казанда бер еллык кондитерлар курсын тәмамлаганнан соң җибәрелгән Актүбәгә. Үзе Әлмәтгән. Минем өчен дә Әлмәт үз: шунда бораулаучыга укыдым, шунда минем якын туганнарым яши, киләчәктә дә шунда кайтып төпләнү хыялы бар.

Өйләнү турында уйлап йөргән көннәрдә миңа бер бүлмәле квартир да бирделәр, ләкин Актүбәдә түгел. Азнакайда, чөнки ул чорда Актүбәдә, ни сәбәпледер, торак төзелеше туктатылган, төзелеш Азнакайда гына бара иде Мин инде мона да бик риза идем.

 Язылышасы көнне иртән сөйгән яр яшәгән завод тулай торагы сымаграк өч бүлмәдән торган фатирга кереп киттем. Кәләшем яңа гына төнге сменадан кайтып кергән—арыган, талчыккан, йокларга ятарга җыена. Ә мин—өйләнергә...

 —Соң, нәрсә, барабызмы, әллә юкмы?

 Бу катгый сораудан йокысы качты, ахры, тиз генә киенде дә:

 —Әйдә, киттек,—диде.

Гыйнвар бураннарыннан соң Актүбә урамнары кар көртләре астында калган—без шул карны ерып бистә Советы йортына юнәлдек. Ярый әле аякта киез итек. Икәүдән-икәү, озатучылар юк һәм без аларга мохтаҗ да түгел—өйләнешүне икебез генә хәл иттек. Төрледән-төрле тасмалар таккан, берсеннән икенчесе кәттәрәк чит ил автомашиналарыннан торган туй колонналары озата бүген өйләнешүчеләрне. Кая инде ул безгә? Атлы чана да юк. Юк һәм кирәге дә юк, чөнки бистә йорты бездән илле генә адымда.

Өстәге, киез итекләрдәге карларны кагып, бистә Советы бинасынын икенче катына күтәрелдек—язылышу бүлмәсе шунда икән.

 Ярты сәгатьтән без юлда очраган үзбушаткыч (самосвал) белән Әлмәткә китеп бардык. Бер атнадан шул ук Әлмәттә, хатыны ягында туебыз булды. Әнә шулай тормышыбызда яңа чор башланды.

 Азнакайда яши башлагач, хатын шундагы ипи заводына күчерелде. Бергә тормыш итүнең унынчы аенда беренче улыбыз туды. Шатлыгыбыз белән бергә мәшәкатьләребез дә тигез артты, чөнки бер айдан хатын кабат эшкә чыкты —ул елларда, бүгенге кебек, бала тапкач та анага озакка сузылган түләүле ял бирү юк иде. Шөкер, бер ел да өч айдан сон ике бүлмәле квартир алдык. Озак та тормый, аны бер бүлмәлегә алыштырып, Әлмәткә кайттык. Әйе, Әлмәт—безне чолгап алган мәшәкатьләрдән котылу юлы иде. Биредә хатынымның ата-анасы, туганнары яши. Бәләкәй улыбызның әбисе, рәхмәт төшкере, аны карау вазифасын үз җилкәсенә алды. Мин дә, ниһаять, укуымны уңышлы дәвам иттерү мөмкинлеге таптым—якты һәм җылы бүлмәдә, өстәл артында гына утырып эшли торган, Әлмәттә әле май аенда гына оештырылган «Татнефтестрой» комбинатына урнаштым. Әнә шулай олы хыялым тормышка ашты. Бу—1963 елның сентябре иде.

Әлмәткә күчеп кайткач, Гариф абый белән матур гына аралашып яшәргә насыйп булды, чөнки «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» романнарын язган чорда аңа нефть сәнәгатен, буровой эшләрен белгән кешеләр киңәше, аларның фикерләре, уйлары бик кадерле, кирәкле иде. Ул сорауларын Гариф абый кайчак телефоннан гына бирә, кайчак кичен урамга һава суларга чакыра...

Аның белән шулай аралашып яшәү үзе бер рәхәт иде.

Үземнең ул вакыттагы беркатлылыгым белән: геройлар чынбарлыктагы кешеләрме соң, дип сораганым да хәтердә. Ул тегеннән-моннан тартып чыгарып әсәрнең әзер бүлекләрен укый башлый. Менә буровойда авария, бораулау остасы Кәрим Тимбиковның һәлак булу вакыйгасы...

 — Бу—Михаил Белоглазов түгелдер бит?—дим, Гариф абыйны бүлдереп.

—Әйе, аның холкындагы кайбер сыйфатларны Тимбиковка бирдем.

Синен остазын Мөгаллим Гыймазовтан да бераз алдым. Син дә, бораулаучы иптәшләрен дә бар әсәрдә,—диде ул, мине шаккатырып, тик мин китапта үземне дә, иптәшләремне дә таба алмадым. Гомумиләштерелгән образларда үзеңне табып буламыни?

 —Ә менә Арслан Гобәйдуллин образына кергән прототипларның берсе—Үзбәк Саттаров. Син аны беләсеңме?

Юк, ул чакта мин Саттаровны белми идем әле. Ләкин Әлмәткә килеп «Знамя труда» газетасында сәнәгать бүлеге мөдире булып эшли башлагач, Миңлебай газ эшкәртү заводының баш инженеры Үзбәк Газиз улы Саттаров белән якыннан танышып кына калмадык, дуслашып та киттек, чөнки яңадан-яңа объектлары төзелеп килгән бу завод, аның хезмәткәрләре, төзүче-монтажчылар турында миңа даими язып тору насыйп булды.

Үзбәк абый—сугыш ветераны, Әлмәтнең төп үз кешесе, абруйлы, мәшһүр җитәкче. Озак та үтми, аны «Татнефтегаз» идарәсенең баш инженеры, аннан соң «Татнефть» берләшмәсе генераль директоры урынбасары итеп күтәрделәр. Мәскәүдәге министрлыклар да аны эшкә чакырдылар, тик ул: «Әлмәтем—җәннәтем, Мәскәвегез үзегезгә булсын!»—дип шаяртты да, урыныннан кузгалмады. Һәм, минемчә, бик дөрес эшләде.

Ул бик шаян-шук, тапкыр телле, кирәк чакта усал да була алган нык ихтыярлы, үз-үзенә ышанып эш кылучы иде. Беренче хатыны аңа балалар бүләк итә алмады. Бер-берсенә хөрмәт саклаган килеш, сөйләшеп-анлашып аерылыштылар. Икенчесе, Извилия ханым, бер-бер артлы ике матур кыз тапты. И-и, яратты инде Үзбәк абый кызларын—авызыннан өзми шулар турында, алар белән булган кызыклы хәлләр турында куанып сөйли торган иде. Һәм, ни гаҗәп, шул дулкында аның язучылык таланты ачылды: кызлары өчен дип кенә соклангыч хикәяләр иҗат итте, ике китап чыгарды, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды.

Гариф абый белән Үзбәк абый якын дуслар иде. Иҗади дуслар. Һәм Үзбәк абыйның язучылык белән «җенләнеп» китүе дә Гариф абый фатихасы белән булганын беләм. Ахуновны Казанга чакырып алгач, Үзбәк абый язган хикәяләрне уку, аларга төзәтмәләр кертү, авторга киңәш бирү минем өлешкә төште. Кайчак эш сәгате бетәр алдыннан телефон шалтырый. Трубкада таныш тавыш:

—Синең бүген ничек—вакытын буламы? Нәрсә әзерләтим—чәйме, кофемы?..

Кич буе анын бәләкәй, ләкин кызыклы, балалар өчен исә хәтта серле дә хикәяләрен укыйбыз, кирәк дип санаган җирләренә төзәтмәләр кертәбез.

Үзбәк абыйның ул хикәяләре 1980 елда китап булып чыкты. Тик шау килеп эшләп, иҗат итеп торган җиреннән ул алтмыш яшендә һич уйламаганда, якты дөньядан китеп барды. Мин аны бүген дә әрнүле сагыш белән искә алам.

Әйе, хәтердә никадәр якты истәлекләр бар. Болары язылганнары, ә күпме язылмаганнары?

Күз алдыма еш кына университет еллары, шул чорда бергә укып йөргән Абдулла Сәләхетдинов килә. Шагыйрь һәм журналист буларак шактый танылган, кеше буларак гаҗәп гади һәм аралашучан, сөйләгән сүзләре дә йөрәккә сары май булып ята. Ул да, мин дә Такташ иҗатына мөкиббән булуыбыз белән уртак тел таптык бугай, сөйләгәндә дә гел Такташтан мисал китерә иде.

Шактый еллар үткәч. «Казан утлары» журналы хезмәткәре Абдулла Әлмәткә килеп төште. Журналга яздыру мәшәкатьләре белән йөри икән. Мин шул ук урыс газетасында партия бүлеге мөдире, укучыга ике тиенгә дә кирәк булмаган партия тормышы турында язарга мәҗбүр булып яшәгән чор. Бу эштән җан азыгы табалмавыма Абдуллага да зарландым.

—Тукта әле, Әсгать малай. Юкка яна синең йөрәк. Без бит икебез дә чабаталы мишәр малайлары,—диде ул тагын Такташ сүлләре белән.— Син нефтьчеләр башкаласында редактор урынбасары, мин Татарстан язучыларынын мәшһүр журналында әдәби хезмәткәр. Безгә шөкерана кылып яшәргә кирәк...

Ул әнә шулай юатырга оста иде. Төшке ашны буфетта бергә ашадык, аннары тагын озаклап сөйләшеп утырдык. Киләчәктә дә очрашып торырырга сөйләшкән идек. Булмады, Абдулла дустым фаҗигагә юлыкты. Урыны оҗмахта булсын!

***

Миндә Гариф абыйның автограф белән язып үз кулы белән бүләк иткән китаплары саклана. 1974 елда басылган «Хәзинә»сенә ул: «Әсгать дустыма—бәхетнең зурысы, хезмәтнең олысы. Дусларча: Гариф Ахунов. 19.09.75» дип язган. Гомумән, яңадан Казанга кайтып киткәч, Гариф абый очрашкан вакытта минем буровой эшчесеннән журналист, мөхәррир булып җитешүем, язучы булып китүем турында әңгәмәдәшләренә сөенеп сөйли торган идее. Ә андый садә мизгелләр хәтердән һич җуелмый.

 Халкыбызның күренекле шагыйре Хәсән Туфан белән якыннан танышып, дуслашып йөрү елларын исә мин тормышымның илаһи сәхифәсе итеп саныйм. Бәхеткә каршы, 1969 елның ноябрендә Әлмәттә уздырылган язучылар семинарыннан соң Хәсән ага һәм анын белән бергә танылган әдип, тәнкыйтьче, университет укытучысы, остазым Гази Кашшаф, Туфан кебек үк репрессия корбаны, язучы Соббух Рафиков һәм минем Азнакайда яшәгән чорда ук якын дустыма әверелгән, шагыйрь, язучы Рахмай Хисмәтуллин бездә кич утырып, кунак булып киттеләр. Безнең өч бүлмәле квартир Әлмәтнең үзәк урамнарының берсе—Гагаринда, дүртенче катта иде. Сөйләшә-сөйләшә әкрен генә менә-менүгә Хәсән ага кинәт хәлсезләнеп китте, ава башлады. Ярый әле тотып калдык.

—Йөрәк,—диде ул. Кергәч тә аны урын җәеп диван-караватка салдык. Гази ага аңа бер таблетка валидол бирде—ул беркайчан да валидолсыз йөрми, студентлар белән дәрестә утырганда да еш кына валидол алып каба торган иде. Озакламый Хәсән ага игә килде, торып утырды.

Ул кичтә сүзнең күбрәк Татарстан делегациясенең Каракалпак АССРда кунакта булуы, аннан алып кайткан тәэсирләр турында барганы хәтердә. Игътибар үзәгендә, әлбәттә, Хәсән ага, аның сөйләгәннәре булды. Гази ага да сүзсез утырмады. Ә менә Сөббух абый күбрәк тыңлады гына. Ул кичтә утыз биш яшьтәге, башында уй-фикер, үзендә дәрт кайнап торган Рахмай да, һич аңа хас булмаганча, олы әдипләрнең сөйләгәннәрен дикъкать белән тыңлап, тын һәм тыйнак кына утырды. Әйе, нинди генә кайнар, шаулы булмасын, Рахмай дустымның олыларны олы итә, аларга итагатьлелек күрсәтә торган күркәм сыйфаты бар иде.

Бездә кич утырып киткәннән соң өч айлап үттеме-юкмы, Зәйдә яшәп иҗат иткән Сөббух Рафиковның кинәт вафат булуын белдек. Бу аянычлы хәбәрне мин әрнү белән кичердем. Һич шулай тиз арада дөнья белән хушлашыр дип уйларлык түгел: чиста-пөхтә, карап торырга да сәламәт кебек иде. Гулаг афәтен кичермәсә, талантлы әдип шулай иртә гүр иясе булмас иде, дип уйладым мин.

Тагын биш елдан соң Муса Жәлилнең иң якын дусты, олуг галим, күренекле әдәбиятчы, журналист, педагог, Казан университеты журналистика факультеты студентларының аталары кебек якын кешесе, остазлары Гази ага Кашшафның да гомере өзелде (1975 елның 9 декабрендә).

Бүген исә ул кичтә әңгәмә корып утырган, әле тагын күпме еллар яшәү өмете, матур хыяллар белән, алларына изге максат-ниятләр куеп, ашкынып яшәгән, иҗат иткән олуг затларның берсе дә калмады, хәтта үземнән өч айга гына олы Рахмай дустым да. Уку чорында газеталарда төрле жанрда материаллар язарга тиеш идек. Азнакайда ул чорда чыгучы «Коммуна» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире Рахмай Хисмәтуллин белән таныштык һәм дуслашып та киттек. Һәр мәкалә, очерк, башка язмалары тирән мәгънәле, оста тел- сурәтләүләр белән языла, укучыны уйландыра, аларда төрле фикер уята. Шулай ук бер-бер артлы шигырьләре дә басылып тора. Кыскасы, Рахмай Хисмәтуллин Азнакай төбәге укучыларының игътибар үзәгендә иде. Безнең бер бүлмәле квартир исә яшь каләм ияләренең штабына әверелде. Рахмай, «Азнакайнефть» идарәсенең комсомол комитеты секретаре Мисхәт Мөхәммәтшин өчен ишек һәрвакыт ачык. Мисхәтгә дә язу сәләте бар. Аның хатыны Рәхимә ипи заводында баш технолог. Минем хәләл дә шунда мастер булып эшли, Рәхимә белән дускынайлар. Рахмай да өйләнү турында уйлап йөри, сайлана, тик үзенә бик ошаган кызлар гына күренми. Һәр очрашып сөйләшү, фикер алышу—үзе бер гомер. Рахмай һәм Мисхәт миннән Такташны сөйләтәләр.

Алтмыш икенең февраль-март айлары идеме икән, Рахмай безгә Марс Шабаевны ияртеп килде. Марс белән минем тәүге очрашу бу. Ул, «Яшь Ленинчы» газетасы хезмәткәре. Баулы районының Кызылъяр авылында, армиядән гарипләнеп кайткан егет янында булган. Бик оста шигырьләр яза икән. Аларны ул үзе белән алган, кайберләрең безгә дә укып күрсәтте. Шабаев үзе дә шигырьләр яза икән, аларны да укыды.

Игътибарлы укучыларның зиһененә барып ирешкәндер: Шабаевның Фәнис Яруллин яныннан кайтып килгән көне иде. Әйе, ул әнә нәкъ М.Шабаев ярдәме белән шагыйрь һәм язучы булып танылды. Моны Фәнис Яруллин үзе дә инкарь итми, Марс Садри улы рухына рәхмәт-догаларын җиткереп тора.

 Марсның шатлыклы көннәре—анын тәүге китабы дөнья күргән вакыт. Беренче китап, беренче поэма—«Яңа жыр». «Әсгать дускай! Яңа җырлар менә шушылай башлана икән инде ул. Синең дә китабынны көтеп— М. Шабаев. 29.01.63. Казан».—Бу анын әнә шул китабындагы кул тамгасы.

Рахмай дустым исә тәүге китабын Марс китабыннан соң ике елдан чыгарды. «Салават күпере»—китап өчен матур исем. Романтик Рахмайның Казанга китеп «Оргсинтез» заводы төзелешендә эшләгәндә язган очерклары җыентыгы. «Казанга Әсгать килгәнен ишетсәм, күңелдә әллә нинди бер матур шатлык туа. Әллә бу синең үзең тудырган шатлык, әллә инде яшьлекнең иң матур көннәрен бергә үткәргән истәлекләрнең яңадан уянуыннан туган куаныч.

Ни булса да, синең исем миндә яшәргә теләк, иҗатта дәрт уята, күгемдәге болытларны куа, беләгемдә көч арттыра. Әдәбият мәйданында кулга-кул тотынып бергәләп атласак иде, дустым. Сүндермә, сүндермә романтик хыялларыңны. Алар сүнсә, тормыш та кирәкми. Дустың Рахмай. 25.01.1965». Әнә шундый автограф ул китапта. Минем әле һаман укып, тормышымның киләчәге аныкланмаган, эч пошып йөргән чак булганга, Рахмай мина ты ­ нычландыру сүзләрен юллагандыр...

Күз алдыма да еш кына Актүбә эшчеләр бистәсе янындагы урман эчендә шау-гөр килеп эшләп торган буровой, урман сукмагында шул буровойга таба килүче ике кеше—Хәсән ага Туфан һәм Гариф Ахунов...

Минем өчен аяклары төкле булды бу ике олуг шәхеснең. Язмыш мине соңыннан берсе икенчесеннән талантлырак бик күп мәшһүр әдипләр белән очраштырды, таныштырды, аралаштырды һәм хәтта дуслаштырды да. Шул бәрәкәтле дулкында үземә дә язучы булып китәргә язган икән, гәрчә бу уңышым миңа шактый соңлап килсә дә, Гамил Афзал, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Әзһәр Габиди, Клара Булатова, Миргазиян Юныс, Равил Фәйзуллин, Флүс Латыйфи... Мин аларга мәңге рәхмәтле.

Үзгәртеп кору еллары татар дөньясы өчен хәерхаһлы да, башкача да булды. Шул елларда Совет чорында урыс исеме белән тулган Әлмәт урамнарына, ниһаять, үзебезнең бөек шәхесләребез исемнәрен бирү мөмкинлеге туды. Хакимият каршындагы мәдәният һәм географик атамалар комиссиясе әгъзасы буларак, без—берничә Әлмәт язучы-шагыйрьләре калабыз яки төбәгебездә яшәп иҗат иткән әдипләребезнен исемнәрен мәңгеләштерүгә ирештек. Бу игелекле эшебезне бүген дә дәвам итәбез. Хәзер Әлмәттә Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Атласый, Афзал Таһиров, Ләбиб Гыйльми, Һади Такташ, Кави Нәҗми урамнарына Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов. Юныс Әминов, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин,  Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Үзбәк Саттаров, Изаил Зарипов, Фәрит Гыйльметдинов урамнары өстәлде. Иншалла, мәрхүм, каләмдәшләремнең рухы моңа шаттыр.

 

Еллар аша

 

М и н н ә н кайвакыт: «Буровойда эшләп йөргән елларын өчен үкенмисеңме?»—дип сорыйлар. «Юк»,—дип җавап бирәм. Өч елдан артык армиядә хезмәт итүем—сарыф, ләкин ул да тормыш мәктәбе булды. Буровой исә—мәктәп тә мәктәп!

Һәм никадәр якты истәлекләр! Алар мине гомерем буе озата киләләр.Шул ук Мөгаллим абый Гыймазов. Мактауга саран, ләкин үзенә ошаган тырыш егетләргә җылысын бирә белгән үзенчәлекле шәхес. Без, аның бригадасында үз-үзебезне аямыйча эшләгән кешеләр, аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелү белән бүген дә горурланып яшибез. Гәрчә үзебезгә бораулау конторасының Мактау кәгазеннән башка бернәрсә дә тәтемәсә дә. Шул ук «дядя Гриша»—Поляков. Аны Ленин орденына тәкъдим иткәннәр һәм ул моңа лаек иде. Сугыш вакытында Власов саткан армиядән дошман әсирлегенә төшкән Григорий Яковлевичка Хезмәт Кызыл Байрагы ордены гына эләкте. Без инде моңа да шатландык. Ләкин орденсыз һәм медальсез калган, лаеклы игътибарга тиенә алмый вакытыннан алда гүр иясе булган батыр бораулаучы дусларым Баязит Сәлимов, Рәшит Кәримов, Зәки Гафиятуллин, Җәмил Мөхәммәтгалиев (Сары Җәмил), электрик Әхьяр Абдуллин һәм башкалар рухы нишли икән?

Буровойда эшләп йөргән елларның мин күбрәк уңай, бәрәкәтле һәм тантаналы вакыйгаларын гына искә алдым. Ә бит безнең тирәдә генә фаҗигале хәлләр дә җитәрлек булды. Белоглазов фаҗигасен искә алдык. 1961 елның язы.

Карабашны узыл Бөгелмәгә китү юлында сул якта бер-бер артлы, 3—4 метр ара калдырып, ике скважина борауладык. Беренчесен бораулаганда Юрий Гагарин космоска очты. Моңа бөтен дөнья сөенде. Советлар иле исә тантана итте, чиксез горурланды. Һәм нәкъ шул көннәрдә Белоножкин бригадасында эшләүче яшь мукшы егете Юрий Майоров вертлюгтан егылып төшеп һәлак булды. Ике язмыш: майор Юрий Гагарин һәм... Юрий Майоров. Якты елмаюлы, яшь, өйләнеп, яна гына кызы туган, көзен генә Лениногорск нефть техникумына читтән торып укырга кергән, киләчәге турында кайгыртып, шуңа куанып яшәгән әйбәт егет. Аның белән бер автобуста вахтага йөри-йөри, аралаша-сөйләшә тәмам дуслашып киткән идек.

Мин Гайфуллин бригадасында практика үткәндә Мөнәвир Фәттахов вахтасында армиядән кайтып эшли башлаган Гөргери Федотов белән аралаштым. «Каеннар юлы» әсәрендәге Сандра язмышы турында әнә шул гади, җиңел аралашучан керәшен егете сөйләгән иде. Мин армиядә чакта Гөргери дустым, «подсвечник» җимерелеп «шәм»нәр арасында кысылып калган һәм җан биргән... Шулар искә төшә дә, йөрәк сулкылдап куя.

Безнең илдә кеше кадере юк һәм булмады да—бу турыда мин бер генә язмадым. Кабат рекордлар атасы Мөгаллим Гыймазовка кайтыйк. Герой, СССР Югары Советы депутаты, сугыш ветераны. Ул 1982 елда Актүбәдә алтмыш яшендә бронхиаль астмадан үлеп китте. Берничә ай кала мин остазымның хәлен белергә барып кайттым. И-и, шатланды инде минем килүгә! Мөсаллия апа чәй куеп җибәрде. Сөйләшә-сөйләшә күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Мөгаллим абый урамга чыкмый икән, анда үзгә һава, тыны кысыла. Мөсаллия апа гомер-гомергә чая, әйтәсен ярып әйтә торган хатын, ире өчен борчылып, бораулау конторасы, трест җитәкчеләрен орышып ташлады: Геройның хәлен белергә дә килмиләр, кая инде ул анын сәламәтлеге турында кайгырту. Аңа хәтта союз күләмендәге персональ пенсия юллау турында да уйламыйлар икән...

Мөгаллим абый белән кочаклашып аерылыштык. Бу безнең соңгы күрешү, соңгы аерылышу булды. Озак та үтмәде, республика газеталары аның вафат булуын хәбәр иттеләр...

Истәлекләремнең башында язган яшьлек дусларымнан Әлфрит Гыйззәтуллин да, Наил Мостафин да юк хәзер. Атом-төш коралы әзерләүче «Арзамас-16» дигән каһәрле җирдә хезмәт иткән Әлфрит тә иртә китте. Хәзер без Мөхәррәм белән икәү генә калдык. Хәтта аның бердәнбер мәхәббәте—хәләл җефете Һаҗәр дә күптән түгел фанидан бакыйга күчте. Шуннан соң Мөхәррәм Түбән Абдулга, ялгызы яшәгән Срурия апасы янына кайтты. Шөкер, анын белән очрашкалыйбыз.

Герой бригадасында рекордлар куйган, бүген дә исән-имин яшәгән егетләрне санар өчен бер кул бармаклары да җитә икән. Таза гәүдәле, гел елмаеп торган Шәмсетдин Сиражетдинов соңрак уңган бораулаучы булып җитешкән. Хәзер ялда, Актүбәдә яши. Бригаданың алыштыргысыз слесаре, шулай ук гаять уңган, искиткеч тыйнак, әүлиядай тәртипле, намуслы Зәкәрия Газизуллин да гаиләсенең игътибар үзәгендә-Актүбәдә яши. Әйе, яши, ләкин, кызганычка каршы, күзләре күрми. Мәрхүм Җәмил Мөхәммәтгалиев та соңгы елларын сукырлыкта үткәргән. Бу инде буровойдагы күкертле мохит нәтиҗәсе. Бригадага әле Акбуадан ук килгән Хәлим Харрасов та Гөлнәзирәсе белән Актүбәдә калдылар, шунда яшиләр. Хәлимнең кайгысы —аяклары авырта. Һәм Баулыда калган гыймазовчы дустым Владимир Андреевич Мудюков. Очраша торабыз. Владимир Андреевичка да, бергә яратышып гомер кичергән хатыны Азага да сиксәннең өсте. Икесе тиң ветераннар хорында катнашалар, концертлар белән хәтта Әлмәткә дә килеп чыккалыйлар. Ә очрашулар һәрвакыт көтеп алына. Аларның мине якын күрүләренең, үз итүләренең чиге юк. Минем өчен дә алар бик кадерле. Михаил Клишин да исәндер дип уйлыйм. Ул гаиләсен алып Белоруссиягә киткән иде.

         Актүбәдә яшәгән елларда Мөгаллим абый белән Мөсаллия апа фатиры безнен туган йорт кебек була иде. Аларга кереп кич утырулар, Мөсаллия апа пешергән тәмле бәлешләр белән сыйланулар безнен өчен гадәти хәл иде. Аерып әйтәм—барысы өчен дә түгел, фәкать остазыбызның үз иткәннәре өчен генә. Шөкер, кунакчыл Мөсаллия апабыз бүген дә исән-сау, тугызынчы дистәсен тутырып килә. Шуны да әйтим, уллары Фәнис һәм Фәрит тә бораулаучылар, Мөхәррәм Фәйрушин бригадасында икесе тиң бораулаучы булып эшләгән егетләр. Хәзер алар Себердә. «Долг платежом красен», диләр бит урыслар. Гыймазовта эшләп мастер дәрәжәсенә күтәрелгән Мөхәррәм үзе дә аның улларын кеше иткән. Моны ничек мактамыйсын инде?.

Татарстанның нефть тарихына алтын хәрефләр белән язарлык рекордлар куйган дусларымның язмышы әнә шундый. Берәүләр күптән юк, ләкин һаман истә, хәтердә. Икенчеләр онытылган, тартып-сузып көн күрәләр. Ләкин нишлисең—без мәгънәсез, шәфкатьсез-мәрхәмәтсез, кеше кадерен белмәгән, аны санга сукмаган, байлыгы арткан саен хәерчелек упкыны тирәнәя барган илдә яшибез. Безнең өчен бердәнбер шатлык—яшәү!

Шуңа күрә бүген, бернинди күңел төшенкелегенә дә бирелмичә, булган сәламәтлекне саклап, дуслар белән мөмкин кадәр аралашырга тырышып, хатирәләр яңартып яшәргә дә яшәргә кирәк.

 Ошбу истәлекләремдәге соңгы сүзем итеп гыймазовчыларга гына түгел, башка бик күп бораулаучыларга да токым катылыгыдай ныклы сәламәтлек, бәхет- сәгадәт, бәрәкәтле һәм тыныч тормыш телим.  Яшик әле, дуслар, яшик!..