ТАТАРНЫҢ БӨЕК БЕР МОҢЧЫСЫ

Мәҗит Гафуриның тууына 130 ел

Октябрь инкыйлабыннан сон төзелгән «Башкортстан Жөмһүрияте». гәрчә ул бу исем белән йөртелсә дә, чынлыкта Татар-башкорт Республикасы дип атарлык. Чөнки андагы халыкның өчтән берен, ягъни миллионнан артыгын диярлек татарлар тәшкил итә Шунысы мөһим алар биредә диаспора түгел, ә шушы туфракта, биредәге башкортлар кебек элек-электән гомер кичергән җирле халык Мондагы кавемдәшләребез күп гасырлар буе үзләрен милләтебезнең мөһим бер кыйсеме итеп тойган: бер үк телдә сөйләгән, бер үк телдә язган, бер үк моңнарны көйләгән. Башкортстан җирләрендә туып үскән, биредә яшәгән менәрләгән талантлар гомухпатар рухи мирасына гаять зур өлеш керткәннәр һәм кертәләр Безнен әд и пл әребезнең, мөгаен, өчтән бере бу җөмһүрият туфрагы белән бәйләнешледер Алар арасында Шәмседдин Зәки. Акмулла кебек элегрәк чор шагыйрьләре лә. Г Ибраһимов. Дәрдемәнд. Ш Бабич, Ф Кәрим. Н Исәнбәт. М.Әмир, Ә Еники. Н Фәттах. И Юзеев кебек XX йөз әдипләре дә. Ә.Баян. Р.Гаташ. Р Миннуллин шикелле бүгенге каләм ияләре дә бар Болардан башка татар сүз сәнгатен, гомумән, күз алдына да китереп булмый

Г Ибраһимов. С.Кудаш. АТаһиров Г Рамазанов. Ә Нигьмәтуллин, Г Халит. Н Юзисв. М Мәһдиев һәм башка бик күп зыялыларның язмалары бар Бу үзе генә дә әдип эшчәнлегенсн зур әһәмияткә ия икәнлеген сөйләп тора

Г Ибраһимовнын мәшһүр «Кызыл чәчәкләр» бәяны «Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек» дип башлана Бу сүзләр М Гафурннын тәрҗемәи хәленә дә туры килеп тора Чыннан да. ул гадәти татар авылыннан чыгып, яшәеш мәгыйшәтнең бөтен мәшәкатьләрен, кыенлыкларын күреп, үз көче, үзенен тырышлыгы белән әдәбият сәхнәсенең түренә күтәрелә

М Гафури -ихласи шәхес Анын тормыш юлы. рухи халәте әдәби әсәрләрендә, геройларының эш-гамәлләрендә шактый дәрәҗәдә гәүдәләнеш тапкан Өстәвенә •Тәрҗемәи хәлем». «Баштан үткәннәр» кебек автобиографик язмаларында адипнен гомер юлы шактый тулы һәм үтемле яктыртыла Шуна күрә биредә без шагыйрьнең тәрҗемәи хәлендәге аерым факт күренешләрне генә атап китәрбез

Габлелмәҗид Нургани утлы Гафуров узенен бер язмасында болай ди «Метрика дәфтәре минем 1880 елда туганны күрсәтә Мин кечкенә чакта әни минем «Син тары утау вакытында тудын».— ди торган иде Шуна караганда мин 80нче елнын июнь

 
   

Башкортстан җирлеге, Урал татарлары биргән ин зур әдипләрнен берсе, әлбәттә. Мәжит Гафури (1.08 1880— 28.1!. 1934). Күңелендә аз гына татарлык чаткысы булган һәр кешегә бу исем яхшы таныш Анын уй-кичерешләргә бай иҗаты, милли рухлы, инсани эчтәлекле язмалары инде менә гасырдан артык халкыбыз белән бергә яши. аның күңелен нурландыра, берничә буын мәктәп балалары әдипнең шигырьләрен ятлый, әсәрләрен өйрәнә Телебезне, милли рухыбызны саклауда, хәтер дәвамчанлыгын тәэмин итүдә бу шагыйрьнең роле искиткеч зур. М Гафурннын әсәрләре инде йөз сл буена басылып тора, аның тормышы, иҗаты хакында да күпләгән мәкалә-хезмәтләр язылган Болар арасында Г Тукай.
числосында туган булсам кирәк ...’ (IVт., 487 б.). Әмма хәзерге фәндә әдипнен туган вакыты 1880 елның I августына (иске стиль белән 20 июленә) нисбәт ителә.

 

Табигать, тирә-юнь кешенең формалашуына, аеруча ижат әһелләренең үсешенә зур йогынты ясый. Әгәр дә кечкенә Габделмәжид олуг Гафури булып өлгергән икән, монда аның кече ватаны да мөһим роль уйнаган. Әдипнең туган авылы Жилем-Каран Уфадан көньяк-көнчыгышка таба «житмеш-сиксән чакрымнар» ераклыкта урнашкан. Гажәеп матур Агыйдел, Жилем сулары, Урал таулары, болынлыклар. Күп еллар үткәч тә әдип «Табигатьнең иң матур бер урынына ташланган шушы Жилем-Каран авылы минем туган бишегем була инде»,—дип сокланып яза (IV т., 354 б.).

[Мина 2005 елның октябрь башларында Башкортстанда М.Гафуринын тууына 125 ел тулу бәйрәмендә катнашырга туры килгән иде. Шул чагында Уфадан шагыйрьнең туган ягына баруларым, андагы табигатькә хозурлануларым әле хәзер дә хәтеремдә]. Шунысы кызыклы: М.Гафури , Дәрдемәнд, Г Ибраһимов, М.Әмир һәм татарның кайбер башка мәшһүр затлары шушы ямьле төбәктән—элеккеге Эстәрлетамак өязеннән, андагы татар авылларыннан. М Гафури ижатында пейзаж, табигать күренешләре, ел фасыллары хакында сәнгати камиллеккә ия булган шактый гына юллар бар. Аларда әдипнең туган төбәге тәэсирен абайлау кыен түгел.

Булачак шагыйрьнең төп йорттагы тәүге еллары, балалык вакыты да чагыштырмача тулы канлы, табигый, бөтен уза. Үзенен «Тәржемәи хәлем» әсәрендә ул бодай дип яза: «Әти Нургани (1887-1894. Х.М.) исемендә, әни Марзия исемендә булып, мин ун яшьләргәчә шуларнын жылы кочакларында тәрбияләндем. Үз-үзе.мне белә башлаган вакытта әни дә, әти дә исән булу өстенә, Нурислам, Мәһди исемендә ике абзам, Әхсән исемендә бер энем, Фатыйма һәм Сафия исемендә ике апам бар иде * (IV т., 356 б.). Күрәсез: алты бала. Бу исә үз чиратында холыкны тәрбияләүдә, үзара аралашу, ярдәмләшү күнекмәләре булдыруда мөһим роль уйный. М.Гафури әнисенен «бик йомшак күңелле булуын», әтисенең «сүзгә оста икәнлеген» искәртә. Нургани хәлфә өендә чын мәгънәсендә китап культы яши. «Әбугалисина», «Хатәме Тай». «Сәйфел.матек», «Тутыйнамә» һәм Шәрыкның, төрки-татарның башка бик күп әсәрләрен тыңларга кичләрен авылнын башка кешеләре дә җыела. Мондый «әдәби салоннар»нын үзәгендә, әлбәттә, Нургани хәлфә үзе. Ул күпвакыт «китапны кулына да алмыйча», «яттан гына сөйли». Шулай итеп, уку, китап белән мавыгу Габделмәжиднең күңеленә бала вакыттан ук сенеп кала. Шунысын да әйтик: әсәрләре аша, истәлекләрдән әдипнен укымышлы булуы, аеруча гарәп, фарсы һәм төрки телләрен, әдәбиятларын белүе, казакъ, башкорт фольклорыннан яхшы хәбәрдарлыгы, төрки-татар рухи мирасында балык кебек йөзүе ачык сизелеп тора. Анын үз ижатында китапны, белем-мәгьрифәтне зурлавы, мәктәп балаларын, сабак укучыларны сөеп тасвирлавы да юкка гына түгел. 1909 елда язылган бер шигырендә ул китапны үзенең «сердәше», «юлдашы», «бәхет чыганагы», «атам, анам, балам һәм остазым» дип атый ( I т., 151 б.).

М.Гафури шәхесе—укуга, белем эстәүгә омтылышның күркәм бер гәүдәләнеше. Ул әүвәл туган авылында—әтисендә, аннан үзләреннән ерак булмаган Үтәш мәдрәсәсендә белем ала. Әмма булачак әдипне болар гына канәгатьләндерми, ул Уфага, «Госмания» мәдрәсәсенә килә. Әмма язмыш аны бу шәһәрдән «20 чакрым ераклыктагы» Кыешкыга илтеп ташлый. Биредә шагыйрь 3-4 ай гына укый. 1897-1898 елларда инде Габделмәжид—туган авылында хәлфә. Үтәштәге остазы Хатыйп хәзрәт киңәше белән ул 1898 елның көзендә Троицкидагы Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә («Рәсүлия»гә) юнәлә. Бу уку йортында шагыйрь 7 еллап белем ала. 1905 елгы инкыйлаб җилләре аны яна мәдрәсәләр, остазлар эзләргә канатландыра: Иж-Бубига килә, әмма андагы мәдрәсәне ошатмыйча, Казанга юнәлә. Биредә ул бер елга якын «Мөхәммәдия»дә укый, атаклы Йосыф Акчуралардан дәресләр ала.

Мәгълүм ки. 1906 елда күренекле татар мәгърифәтчесе Зыя Камали (1873-1942) «Галия» мәдрәсәсен нигезли. Бу татар уку йортының даны тиз арада төрки-татар дөньясында киң тарала. Шунын бер нәтижәсе буларак, 26 яшьлек М.Гафури да 1906 елның көзендә бу мәдрәсәгә күчеп килә һәм биредә өч еллап укый.

I Мәҗит Гафури Әсәрләр Дүрт томда. - К Татарстан китап нәшр .1 т - 1980,11 т - 1980.III т - 1983.IV т - 1981 Алга таба бу чыганакның томнар һәм битләр саны җәяләр эчендә генә күрсәтеләчәк.

 

Күрәсез, әдип 30 яшенә кадәр диярлек төрле мәктәп-мәдрәсәләрдә белем ала. Мондый төрлелек, урын алыштыру матди як белән генә түгел, шагыйрь табигатенен эзләнүе, рухи канәгатьсезлек белән дә аңлатыла. М. Гафури иҗатында мәктәп- мәдрәсә тормышының, шәкерт-мөгаллим образларының зур урын алуы да язучынын тәрҗемәи хәленә бәйле.

Әдипнен белем алуын уку йортында хәзерге кебек аннан аерылмыйча уку рәвешендә генә күзалларга ярамый Уку елы еш кына көз урталарыңда башланып, апрель айларында ук төгәлләнә. Елның яртысын диярлек шәкертләр үзләре теләгәнчә уздыра. Габделмәҗид тә моннан чыгарма түгел

Үтәш мәдрәсәсендә уку елларында, ягъни ана 13-14 яшьләр вакытында бер­бер артлы әти-әнисе үлеп китә. Мона кадәр чагыштырмача көйле аккан тормыш тамырдан үзгәрә. Әле буыннары да ныгымаган үсмер Габделмәҗидкә ятимлек шулпасын эчәргә, үз көнен үзе күрергә туры килә. Мәдрәсәдә уку елларында ул җир сөреп, иген дә игә, баерак шәкертләргә һәм мөгаллимнәргә хезмәтче булып та тора, заводларда, алтын приискларында да эшләп ала. казакъ далаларында хәлфәлек тә кыла..., кыскасы, Идел-Урал төбәгенең төрле җирләрендә булып, төрле шөгыль- һөнәрләрне сынап карый. Болар киләчәктә әдип әсәрләрендәге тормышчанлыкны. тематик һәм географик кинлекне. психологик төрлелекне билгели

1906 елдан башлап гомеренең ахырына кадәр М Гафуринын тормышы ул вакытта Казан, Оренбург кебек татарның мөһим мәдәни үзәкләренең берсе булган Уфа белән бәйле. Биредә ул 1917 елга кадәр бертуган Кәримевләрнен «Шәрык» матбагасында корректор булып эшли. 1909 елда М Гафури гаилә корып җибәрә Булачак хатыны Зөһрә белән танышуы хакында әдип болай яза: «Ятим үсеп, үэенен кул көче белән тегү тегеп, үзен тәрбия иткән эшчән бу кыз шул заманнын үзенә күрә ачык фикерле кешесе һәм ару гына укыган да иде. Анын эшчән һәм шулай анлы булуы минем дикъкатемне җәлеп итте» (IV т.. 474 б). Зоһрә ханымнын татар теле мөгаллимәсе булып эшләве дә мәгълүм. 1910 елда аларнын ир баласы туа. Ана Әнвәр исеме бирәләр (Шунысын да әйтик: Татарстан Фәннәр академиясенең «Мирасханәсе«ндә М Гафуринын ЗООдән артык кулъязма әсәре саклана. Аны заманында шагыйрьнен улы Әнвәр (1910-1977) тапшырган була. Бу игелекле гамәле өчен ана кат-кат рәхмәт укырлык'( Күп кенә факт- мәгьлүматлар әдипнен Зөһрә ханым белән бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләрен күрсәтә Бу гаилә белән якыннан аралашкан язучы Зариф Бәшири (1888-1962) үзснен •Замандашларым белән очрашулар» исемле истәлекләр китабында (К.. 1968) болай дип яза: «Мин Мәҗит Гафуринын Зөһрәдән чиксез риза булганлыгын анын үз сүзләреннән генә түгел. Зөһрәнен Мәҗиткә булган мөнәсәбәтеннән дә аңладым Зөһрә Мәҗит Гафури очен чын бер иптәш, анын рухын, әдәби зәвыгын күтәрүче һәм анын ижади хезмәтен анлый торган ихлас ярдәмчесе иде Ул Мәҗитне тормыш юлдашы иттереп кенә түгел, ижат кешесе буларак та хөрмәт итә, аны тәрбияли, юк-бар сораулар белән борчымый, анын уе-фикерсн әдәбияттан башка якка юнәлдермәс өчен, юкны бар итәргә, барны тота белергә тырыша иде» (177 б )

Октябрь инкыйлабыннан сон 1928 елга кадәр М Гафури типографиядә, татар телендәге гәҗит-журнал редакцияләрендә, җомләдән хәзерге «Кызыл Тан» башлангычы булган «Башкортстан» гәҗитендә эшли. Уфада яшәү чорында ул күп мәртәбәләр Казанга килә 1927 елда композиторлар В.Виноградов. С Габәши, җырчы Г Әлмөхәммәтов. зибрегто авторы М Гафури белән берлектә. «Эшче» операсын ижат итүгә керешәләр Шушы накытга шагыйрь берничә ай буена Казанда. Татарстанда була Шулай ук М.Гафуринын Мәскәүдә, Кырымда. Оренбургта һәм башка төбәкләрдә дә булуы мәгълүм

Башкортстан җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге татарнын күренекле әдибенә һәрчак диярлек игътибарлы булды. Анын әсәрләре оригиналда, башкорггага һәм русчага тәрҗемә итеп кат-кат басылды |Әмма шунысы гына аңлашылмый Уфа тарафыннан әзерләнеп. М Гафуринын рус телендә басытган аерым китаплары •перевод с башкирского» искәрмәсе белән донья күргән Мәсатән Мажит Гафури Избранное Стихи Перевод с башкирского—М Худ лит , 1980.—270 с . Мажит Гафури Черноликие —На золотых приисках поэта.—Ступени жизни Повести Перевод с башкирского Уфа Башкнигоизлат. 1975 —416 с һб Бу әсәрләрнең бит оригиналы, ягъни татарча текстлары кул астыңда бар. алар кат-кат басытган Бу эшләр
Г.Рамазанов, А.Кудашев кебек күренекле әдәбиятчылар катнашында башкарылган, ул китаплар аларнын «Предисловие»се яисә «Послесловие»се белән нәшер ителгән Шулай шул. бу дөньянын акыл белән генә ирешә алмаслык «тәкый гажәп хәлләре» бар). 1923 елда ук М.Гафурига. ижатынын 20 еллыгы унае белән. «Башкортстаннын халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Әдипнен туган районы. Башкорт Академия театры анын исемен йөртә. Билгеле булганча, мәшһүр татар әдибе Афзал Таһиров (1890-1937) 1927 елдан алып шәхес культы репрессиясенә эләккәнчегә кадәр Уфада җитәкче урыннарда эшли (Әүвәл—Башкортстан өлкә комитеты партколлегиясенең җаваплы секретаре. 1931 елдан—Башкортстан Үзәк башкарма комитеты рәисе). Ул бу республиканын язучыларын туплауда, аларнын берлеген оештыруда да башлап йөри А Таһиров М.Гафури турында да тирән каигыртучанлык күрсәтә. Үз чиратында шагыйрь ана ихтирами мөнәсәбәтен белдереп. «Пролетариат язучысы Афзал Таһировка» дигән шигырен яза (1934). Анда М.Гафури каләмдәшен һәм дәүләт эшлеклесен «егерме биш еллык» ижат бәйрәме белән тәбрик итә. анын бай ижатын. ижтимагый-сәяси эшчәнлеген югары бәяли (II том. 322—324 б.).

Сүз сәнгатен кечкенәдән үк яраткан Габделмәжиднен әдәби ижат белән кайчан шөгыльләнә башлавы төгәл билгеле түгел. Мөгаен, күпләр кебек үк ул да яшьтән үк шигърияткә тартылгандыр. Әмма анын тәүге билгеле әсәрләре чагыштырмача соңрак чорга—XX йөзнен башларына гына карый Бу вакытта инде М.Гафури— егерме яшен тутырган, шактый белем, тормыш тәжрибәсе туплаган, кеше буларак өлгергән шәхес. Анын укучыларга билгеле беренче әсәре -Ишан шәкертләренә» дип атала. Автор бу шигырен «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыганда. 1902 елда язып тарата. Бу уку йортындагы искелекне, анда тәртипләрне тәнкыйть уты астына алган әлеге тезмә шактый ыгы-зыгы, каршылыклар тудыра. Шушы ук елда М.Гафури «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» дигән тәүге чәчмә әсәрен яза. 1902-1903 елларда анын мәгьрифәти. дидактик рухлы, тәрәкъкыятьне зурлаган «Вә иннә мин әш- шигьри ли хикмәтин» («Чыннан да, шигырьдә хикмәт бар»). «Гыйлем». «... Себер тимер юлы» кебек шактый күләмле шигъри әсәрләре ижат ителә. Авторнын бу һәм кайбер башка язмалары 1904-1906 елларда Казан һәм Оренбург нәшриятларында аерым китаплар рәвешендә дөнья күрә башлый Алга таба анын әсәрләре аерым җыентык булып та. көндәлек матбугатта да бер-бер артлы басылып тора. Ьәм тиз арада ул күренекле шагыйрь, прозаик буларак таныла. 1910 елда язылган «Татар матбугаты» исемле мәкаләсендә Г Ибраһимов аны «Тукаевтан кала ин беренче урынны алган» шагыйрь дип атый (Г Ибраһимов. Әсәрләр. 5 т — Ю. 1978.—6 б.) «Морад» (Ризаэддин Фәхреддин) «Вакыт» гәҗитендә (1906) «Габделмәҗид әфәнде милли шагыйрьләремездәндер» дигән сүзләрне яза (1 т.. 446-447 б ).

М.Гафури. гәрчә әдәби ижат эшенә сонрак керешсә дә. бик күп яза. гомеренең ахырына кадәр каләмен кулыннан төшерми. Шагыйрьнең үләренә бер ел кала язган «Гомерем йомгагы» дигән мондый шигыре бар.

Җыеп караганда, алай бик зур

Төсле түгел гамрем йомгагы Сүтеп караганда, чак күренә Аның бер ягыннан бер ягы

(II г, 311 б.).

Әдипнен мирасы белән танышкач, чыннан да анын биниһая зурлыгы, «бер ягыннан икенче ягы» «чак күренүе» күзәтелә.

1932 елда Казанда «Мәҗит Гафуринын сайланма әсәрләре» дигән җыентык дөнья күрә. Шушы унай белән Г Ибраһимов «Яңалиф» журналында (1933—2-Знче саннар) «Карт шагыйрьнең яхшы сайланмасы» дигән рецензиясен бастыра Биредәге әсәрләр,—ди ул, —М Гафуринын бөтен гомер юлын, ижатын чагылдыра Рецензент китапка унай бәя бирә. Г Ибраһимов язмасында «карт шагыйрь» дигән төшенчә мәгънәле. Югыйсә бу вакытта әле М.Гафурига 53нче яшь кенә. Күрәсен. рецензент, әдипнен яшеннән бигрәк, анын бай һәм күләмле ижат мирасын, әдәбияттагы дәрәҗәле урынын күздә тоткандыр.

Шунысы әһәмиятле М.Гафури һәм шигърияттә, һәм прозада бердәй осталык белән ижат итә. Анын сәхнә әсәрләре дә бар Мәсәлән, әдипнен Октябрьдән сонгы еллардагы тормышны сыйнфый көрәш, шул чор рухы белән гәүдәләндергән • Кызыл йолдыз» драмасы (1926) Башкортстан Мәгариф комиссариаты оештырган конкурста беренче урынны ала. бераздан театр сәхнәләрендә дә уйнала Анын хакында Г.Кутуйнын 1926 елда язылган махсус рецензиясе дә бар. «Бу 4 пәрдәлек пьеса.—диелә анда,—кин авыл катлавы, анын революция вакытындагы үзгәреш, көрәшләрен һәм хәзерге еллардагы төзелешен, янаруын укучы күзенә яхшы, чибәр тел белән сәхнәләштерә ..» (II т.. 585 б ) М.Гафуринын «Эшче» исемле либреттосы да жанр таләпләрен тирәнтеп тоеп, шигьри-драматик яктан камил тел-стиль белән язылган Әдипнен «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек». «Үги балалар». «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» һәм кайбер башка чәчмә әсәрләрендә дә драмага хас элементлар (персонажларның турылан-туры үзара сөйләшүләре, репликалар һ.б.) урын алган М.Гафури. чордашы Г Тукай кебек, фольклор, мифологик материаллардан да файдаланып әсәрләр яза. Болар арасында аеруча 1910 елда дөнья күргән «Заятүләк берлә Сусылу», «Болгар кызы Айсылу» язмалары кызыклы Шулай ук әдипнен Йосыф-Зөләйха темасына да мөрәжәгать итүе мәгълүм. Язучы мирасында публицистиканың, әдәби тәнкыйтьнең дә матур үрнәкләре бар

Әйткәнебезчә. М Гафури төрле мәдрәсәләрдә укып, төрле остаз-мөдәррисләрдән озак еллар буе белем-мәгълүмат алган, мөстәкыйль рәвештә дә күп гыйлем туплаган. Ул үзенә кадәрге татар әдәбиятыннан яхшы хәбәрдар. Шәрык рухи мирасын да. татар, казакъ, башкорт фольклорын да тирәнтен үзләштергән Шуның нәтижәсендә шагыйрь әдәби ижатза. аеруча тел-стильдә. шигырь техникасында судагы балык кебек эш итә. Аның әсәрләрендә элеккеге сәнгати традицияләрнең ижади дәвам ителешенә мисаллар гаять күп М Гафури интертекстуаль ысул белән үз әсәрләренә рухи мирастагы күп кенә элементларны, образ-детальләрне кертеп жибәрә. Нәзыйрәләр дә яза. башка чыганакларга, авторларга ишарә-кинаяләр дә ясый Мәсәлән, ул «Бер татар шәкертенең үз хәленнән зарлануы» (1906) шигыренең һәр строфасын нәкъ «Бакырган китабы»ндагы кебек. «Мин егьламый. кем егъласын?» сүзләре белән төгәлли, билгеле шигъри шәкелгә яна. заманча эчтәлек сала, шәкертләрне хәрәкәткә өнди

Вакыт ута. вакыт yma. тарле халләр инде йита.

Мипшп сездан хезмат кота. Мин е.'ъла.иый, кем егышсын?

(1 т, 68-69 6).

«Мәмләкәтнең барчасы » дип башланган парчасын (1907) шагыйрь нәкъ Акмулланың «Хатимә» әсәрендәге кебек шигъри үлчәм, строфа төзелеше, рәдиф белән төгәлли Анын соңгы юллары түбәндәгечә яңгырый

У» миен баксын узе татарның иилләте.

Аһ-зарга алданып йарган 6v миллат булмасын

(1т., 108 б.)

Шагыйрьнең 1909 елда күргән «Замана шигырьләре» жыентыгы-Суфый Аллаярның (1616-1713) атаклы «Собател гажизин» китабын ижади файдалануның күркәм бер үрнәге М.Гафури элеккеге әдипләргә генә түгел, үз чордашларының әсәрләренә лә мөрәжәгать итә. алардан алынган аерым детальләрне шигырь тукымасына ижади рәвештә кертеп жибәрә Г Тукай үзенең «Мәрхүм Мөхәммәдзаһнр әфәндегә» дигән мәрсиясен (1908) мондый юллар белән тәмамлый

Шхнда да исмең синең ииллат яшпдекчә яшор

Миллат усОекчә үсар һай миллат ашдыкча ашар

М Гафури бу строфаны, бераз үзгәртеп. «Әдәбият кичәсенең соңында укылган шигырь»гә (1909) бу рәвешле кертеп жибәрә

 

Телләре югалмадисә. мәңге югалмас татар.

Милләт ашдыкча—ашар, милләт яшьдекчә—яшәр

(1т., 195 б.)

М Гафуринын элеккеге сәнгати казанышларны яхшы белүе аеруча шигырь системасында, жанрлар куллануда ачык күренә. Анын күпчелек шигырьләре гаруз белән язылган. Шагыйрь бигрәк тә һәзәж, рәмәл төрләрен ярата. Шунын белән бергә анын иҗатында, аеруча Октябрьдән сонгы мирасында силлабикага, сөйләм интонациясенә корылган шигырьләрдә шактый. М.Гафури газәл, робагый, мәдхия, мәрсия, мөрәҗәгать, багышлама, хикәя, повесть (бәян), нәсер, истәлек һәм башка бик күп классик жанрлар белән эш итә.

Ул аеруча татар шигъриятендә мәсәл жанрынын ныклап үсешенә зур өлеш кертте Аның «Кәлилә вә Димнә»дән, башка чыганаклардан, тормыштан алынып язылган мәсәлләре элек тә, хәзер дә яратып укыла, зиһенне кузгата, гыйбрәт алдырта. Шагыйрь иҗатында, гомумән, сәнгати табышлар, бүгенге әдипләребезне дә кызыктырырлык шигъри чаралар һәм сурәтләр гаять күп. Мәсәлән, анын «Бер гашыйкнын сүзләре» әсәре үзенең шигъри техникасы, образ-детальләре, эмоциональ яңгырашы белән мәхәббәт лирикасының классик бер үрнәге булырлык.

М Гафуринын әсәрләре идея-тематик яктан киң һәм бай. Аларнын исемнәре генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Шагыйрь көндәлек тормыш, табигать, яшәү һәм үлем, белем-мәгьрифәт, тарих, мәхәббәт, әхлак, бала тәрбияләү, туган жир. Ватан, ил, сәясәт һәм мәгыйшәткә хас булган гаҗәеп күп төрле мәсьәләләр хакында яза. Әмма аларнын һәммәсен диярлек үзара ялгый, берләштерә торган бер проблема бар—ул да булса милләт язмышы. Бу мәсьәлә әдипнен бөтен җанын, рухын биләгән, анын барлык яшәеш күзәнәкләренә сенгән. Татар әдәбиятында, аеруча XX йөз башы сүз сәнгатендә милләт, татар дип язучылар гаять күп. Татарлыкта, миллилектә М.Гафури, мөгаен, бөек Тукайны да узып китәдер. Татар атамасы анын кечкенә генә парчаларында да, хәтта аерым строфаларында да берничәшәр мәртәбә телгә алына:

Ничә йөз ел изелгәнгә татар юаш.

Без татарның юашлыгы дөньяга фаш...

(I т, 42 6.).

Черделәр шунда бик нәфис хәссас (сизгер, хисле—X М.) татарның кызлары.

Черделәр шунда татар җегетләре михнәт күреп

(It, 371 б.).

Русияле бер татардыр асыл затым.

Габдулла ибне татар—мәшһүр атым

(I т.. 462 б).

М.Гафури «милләт», «халкым», «туган телем» дип язганда да казакъ, башкорт, чуаш, урысны түгел, ә һәрчак татарны күздә тота, үзен шунын бер вәкиле саный: «Безнең татар, үгәй бала булганы өчен» (I т, 65 б.); «Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм, Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм» («Ана теле», 1 т, 254 б.); «Милләтләр арасыннан безем татар» (I т., 404 б.). «Шигырь язды Габделмәҗид—ибне татар» (I т., 34 б.) һ.б.

Чын татар авылында һәм гаиләсендә туып үскән, татар мәдрәсәләрендә белем алган, татарча сөйләшкән, фикерләгән, татарча язган Мәҗит Гафури үз иҗатында, иң беренче чиратта, үз халкының мәнфәгатьләрен күздә тотты, аны укымышлы, хөр, алдынгы, әхлаклы, бәхетле итәргә омтылды:

Йа татар' Вакыт йитте кузгалырга.

Мәгариф шәмгыданын (шәмдәлен—Х.М.) кулга алырга.

 

ТАТАРНЫҢ БӨЕК БЕР МОҢЧЫСЫ

Тәфәккерсез (уйламыйча.—КМ.). гафил булып (пошмыйча—ХМ> карап ятмый. Вакыт йитте гыйлем. һөнәр кулланырга'

(«Өндәү», I т.. 38 б.).

•И татар кызы, бүгеннән сон укы. бел, яз. өрән (өйрән Х.М.)» «Торма бушка! Үгрән инде тәрбия, гыйлем, әдәп» («Укучы кызга». I т . 79 б.).

Татарларны ярату хисен автор аларны тәнкыйтьләү аша да бирә: «Бу дөньяда безем төсле хәкыйрь һич җирдә милләт юк» (I т.. 96 б ):

Татарда «милләт, милләт’» диюче бар.

Вәләкин күбебездә юк икътидар (көч, ныклык Х.М.).

Бака кебек коры тездән «бак-бак» итеп.

Хур кыйлмаек үзебезне, кыл. зинһар

(«Инсаф». I т., 53 б ).

Әй татар, нишләрсең инде, бар тезеңне киссәләр9

Агызыңны көчләп ачып, бер башка телне тыксалар 9

(I т., 242 б.)

М.Гафури милләткә, халыкка хезмәт итүне, әдип буларак, үзенен төп вазыйфасы дип саный. Бу мотив анын күп кенә әсәрләрендә гәүдәләнеш талкан

Гафури. син онытма милләтеңне.

Сарыф ит ушбу юлда һиммәтеңне (тырышлыгыңны—ХМ)

(I т. Ill 6 )

Безләр, и туган, анадан туган

Булырга корбан милләт юлында

(1 т. 1136.).

Әдип фикеренчә. һәр кеше, ин беренче чиратта шагыйрьләр үз милләтенен көтүчеләре кебек булырга тиеш (I т.. 98 б )

М.Гафури—нечкә, йомшак, сизгер күнелле. вөҗданлы, гаделлекне яратучы бер шәхес Анын бу сыйфатлары иҗатында төп тенденция рәвешендә гәүдәләнеш таба. Әдип фәкыйрьләрне, ятимнәрне, ялангачларны, авыруларны, мөшкел хәлдә калучыларны чын күнсле белән кызгана, үз укучыларын аларга теләктәшлек кылырга, ярдәм итәргә чакыра:

Дөньяда азмы газапланды минем бу гаҗиз җаным ’

Азмы сызланды халык хәлен күреп бу вөҗданым9

(IT.3146)

Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлы күп булаМин шулар янында булам, алар белән кипшеп була

(«Мнн канда». I т.. 288 б ).

М.Гафури үз халкы өчен генә түгел, авыр хәлдә калган башка кавемнәр өчен дә борчыла. Юкка гына ул «Дөньяда тулган мәзлумнарга күзе төшеп. Габделмажид шигырь яза аптырагач».—дип әйтми (I т. 65 б ) Европадагы аерым илләрнен колониаль сәясәте дә. мөселман дөньясынын коллыкка төшүе дә анын күңелен әрнетә

М Гафури үз халкынын да коллыкта, ирексезлектә яшәвен яхшы аңлый. мона чын күңелдән борчыла, хөрлеккә омтыла

Хөрулмай йөргәнемнән үлгән артык.

Үземне кара йиргә күмгән артык

 

Бу милләтне сәгадәткә чыкармак
Минем чөн гарешкә ашканнан артык

(I т, 65-66 б.).

Мохитне уйлаган чакта, дис ең шунда «Бәхетсез без.

Күңелсез без. эрәтсез без. тавышс ыз без. тәхетсез без

(«Күңелсез минутлар», I т, 291 б ).

Милләтнең хокуксызлыгы, халыкнын авыр хәле, империалистик сугыш, кан- коешлар мантыйкый рәвештә илдә үзгәрешләр булуны таләп итә Моны, башка бик күп адәм балалары кебек, тормышның үзәгендә кайнаган, яшәешнен бөтен ачысын- төчесен татыган М.Гафури дә көтә. Менә илне тетрәткән инкыйлаб-революпияләр башлана. Шагыйрь бу вакыйгалар милләткә ирек, бәхет китерер дип ышана Шунын нәтиҗәсе буларак «Кызыл байрак», «Татар жегетенә», «Мин—ватанчы* һәм башка әсәрләр туа. Яна чынбарлык, совет идеологиясе, сыйнфый көрәш тәгълиматы М Гафури н ы да үз дулкыннары кочагына ала, билгеле бер эчке эволюциягә этәрә. Диндар табигатьле шагыйрь күнелендә атеистик очкыннар да күренә башлый Кайчандыр үзе олылаган, хөрмәт иткән Гаяз Исхакыйларны да. вәзгыятьнең асылын аңламыйча, «фаш» итеп ташлый. Әмма совет чорында да М Гафуринын матур тел-стиль белән язылган, чынбарлыкны сәнгати югарылыкта гәүдәләндергән, инсани рухлы әсәрләре шактый. Болар арасында «Кара йөзләр». «Шагыйрьнең алтын приискасында», «Тәржемәи хәлем», «Эшче» кебек әдәбиятыбызның классик ядкарьләре бар. Аларда тормышнын төрле яклары, катлаулы язмышлар, инсаннарның холык-табигате, рухи халәте үтемле, тәэсирле итеп күрсәтелгән. М.Гафури яна җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә дә күз йоммый. 1921-1922 еллардагы ачлыкка мөнәсәбәтле язмалары чор фаҗигасен югары кимәлдә гәүдәләндерәләр.

Мәгълүм ки, яшәеш-мәгыйшәтнең нигезен тәшкил итүче хезмәт, эш кешеләре элек-электән безнен әдәбиятта макталган. Йосыф Баласагунлы шөгыль ияләрен төрлечә зурлый. Котбның «Хөсрәү вә Ширин»ендәге (1342) Фәрһад таш эшен дә сәнгати дәрәҗәгә күтәреп башкара. XVII йөз шагыйре Мәүла Колый иген игүне иң «гали» (бөек), изге эш дип саный, игенчеләр тәмуг газабыннан «азад булып», ахирәткә керә»,—ди.

М.Гафури иҗатында да хезмәт мөһим урынны били. Әгәр дә инкыйлабка кадәрге әсәрләрендә хезмәтнең михнәти ягына күбрәк басым ясалса, совет чоры язмаларында, яна җәмгыятькә нисбәтән, эшнен ижади. куанычлы ягы ассызыклана. хәтта хезмәтнең романтик асылы да күрсәтелә («Төнге смена», «Туры ат белән соры ат», «Нигә эшлиләр?» һ.б.).

Уйлап торам-торам. әмма һичбер

Җеп-җиңел эш юк ул дөньяда.

Эш—мактаулыавыр булган өчен.

Аның матурлыгы шунда да

(II т., 378 б).

Яшәеш никадәр генә авыр, катлаулы булмасын, аны нурлый, ямьләндерә, мәгънәләндерә торган бер сыйфат бар. Ул да булса—сөю-мәхәббәт Бу мотив М.Гафури иҗатында якты бер нур, балкыш рәвешендә килә. Әдип чын мәхәббәт ияләрен, сөю хисләрен төрлечә зурлый, яклый. «Кара йө11әр»дәге Закир белән Галимәнен фажигаи мәхәббәте күңелләрне тетрәндерә, аларнын карага буялган йөзләре укучы күз алдында акдин ак. пакьдин пакькә әйләнә. М Гафури бу изге хисне тасвирлаганда элеккеге шигъри казанышларны мул һәм унышлы файдалана. «Дөнья сезсез һич төзәлмәс, ин кадерле бәндә сез».—ди ул кыз баланы тасвирлап (I т., 79 б.). 1907 елда иҗат ителгән бер газәлен шагыйрь «Мәхәббәтсез җиһанда тормак улмас. Бу дөньяны тотып торган мәхәббәт» дигән юллар белән төгәлли (I т., 110 б.). Шушыңа охшаш мотив түбәндәге строфада да гәүдәләнеш тапкан:

 

Мәхәббәт булмагач. тормышта нинди бер кызык бар соң? Болай булгач. кешенең вәхшидән аерчасы нәрсә ?

(It, 287)

Алтын Урда чоры шагыйрьләре Котб һәм Харәзми яшәешне мәхәббәт кануннары нигезендә корырга омтылалар. Шул вакытта гына җәмгыятьтә гаделлек, сәгадәт урнашачак М.Гафури да мәхәббәтне чын мәгънәсендә абсолютлаштыра. хәтта аны җиһан тәхетенә утырта:

Чын мәхәббәтнең җиһан тәхтендә булуын мин телим.

Сәҗдә итсен шул мәхәббәткә генә янган йөрәк

(1т.. 321 б.)

Урыны белән татар шагыйре мәхәббәтне егет белән кыз мөнәсәбәтләре белән генә чикләмичә, гомумән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре рәвешендә дә карый

Үз чорындагы иҗтимагый, сәяси, мәдәни вакыйга-хәлләргә гаять сизгер булган М Гафури иҗатында конкрет вазгыять, вакыт белән бәйләнмәгән фәлсәфи, әхлакый рухлы язмаларда күзгә ташлана. Алар, ничектер, шагыйрьнен эчке дөньясын, андагы тетрәнү-газапларны, куану-сызлануларны шартлы, йомык хронотопик яссылыкта гәүдәләндерә. Бу төр парчаларда автор шагыирь-философ. хикмәт иясе рәвешендә күзаллама |«Мәкъсуд», «Кызык заман». «Яман юлдаш». «Йолдыз». • >ә» («Бетте ул!...»), «Эш» , «Буда калмасын» һ.б.|. Мәсәлән. «Язмыш ..» шигыреннән бер өзек

Йөзәбез шаулаган, тау-тау кебек тулкынлы диңгездә.

Барабыз зур корабларның арасыннан шулай бездә'

(Т. 1,351 б.)

Аерым затларга багышлап мәдхия яисә мәрсия рәвешендә шигырьләр язу татар сүз сәнгатендә күптәннән килә. М.Гафури да бу традициягә тугры кала Анын ижат мирасында дистәдән артык багышлаулар бар Аларнын адресатлары төрле дәүләт эшлеклеләре (М Вахитов, В Ленин. А.Таһиров. Ш.Ходайбирдин ). әдипләр (З.Бәшири. С Кулибай ). укытучылар (Ф Сатиев, Һ.Сәгъди ...) һ б Болар арасында аеруча Г Тукайга багышланган мәрсия (I т . 310 б ) игътибарга лаек Ул бөек шагыйрь вафат булганмын тәүге көннәрендә үк ижат ителә Биредә автор Тукайнын бөеклеген («гали» рухын), һәр татар өчен «сөекле» булуын, анын үлеме зур «кайгы» икәнлеген» искәртә, шагыйрьнен күнелләрдә сакланачагын ассызыклый:

Үлмәдең син чөнки бу көн һәр татар күңлендә син.

Бетмәдең син һәр кеше сүзендә син. телендә син

Мәрсия бик тә мәгънәле, эмоциональ юллар белән төгәлләнә:

Югалуың—бик зур авырлык, һәммәбезгә син эрам.

Бар кешеләрдән дә артык мин җылыйм. хәсрәтләнәм

Бөек Тукай вафатынын М.Гафури өчен олы шәхси кайгы да булуы аңлашыла. Чөнки алар мәсләктәшләр, фикердәшләр, дуслар Тагар язмышы һәр икс шагыйрьнен дә бәгырь гүрендә Билгеле булганча. 1912 елда Тукай Уфага килә Бер үк халыкмын, бер үк татар әдәбиятының икс шагыйре очрашалар, озаклап гәпләшәләр. Бу чакта М Гафуриның 1914 елда «Габдулла Тукай Уфада» исемле хатирәсе басылып чыга Я змада никадәр самимилек. үзара хөрмәт бөркелеп тора' (Ә бит заманында Тукай ү зенең каләмдәшен берничә мәртәбә тәнкыйть тә иткән.) Үз чиратында Казан кунагы да «Мәк.зләи махсуса» исемле я змасында (1912) Уфада М Гафури белән очрашу зарын бик җылы, күңеленә якын итеп яза. «Ул (ягъни М.Гафури -X М ).—ди Тукай,-мина караганда да жу ашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде Анын белән безнен мосахәбәмез (әңгәмәбез.—Х.М ) күп вакыт күзләр аркылы гына кыйлына иле
Читтән безне караган кеше, икемезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә жылаудан туктаган балаларга охшатыр иде.

Нишлик соң? Әле генә язмыш ханым кыйнаган; Жылар идек—әле күздән яшемез дә кипкән (ягъни «елый-елый яшебез дә калмаган, кипкән» мәгънәсендә .—Х.М.).

Русиядә хәзер уйнаган җилләр вә Русия һавасы безнен бөтен коллегаларымызны шул халәте рухиягә китергән» (Г.Тукай. Әсәрләр.—IVт.—К., 1977 —199 б.)

[2005 елның октябрендә Уфада шагыйрь исемен йөртүче мәшһүр театр сәхнәсендә М.Гафуринын тууына 125 ел тулуга багышланган кичәдә (Башкортстанда андый юбилейларны оештыра беләләр!). Гафури белән Тукайнын Уфада очрашулары хакында да бик тәэсирле, мәгънәле күренеш күрсәттеләр Әмма бер үк татарнын уллары, шагыйрьләре булган бу ике мөхтәрәм затны, халыклар дуслыгы шигаренә туры китереп, татар һәм башкорт вәкилләре сыйфатында тәкъдим итү генә күнелдә юшкын калдырды].

М.Гафури иҗаты—XIX гасыр ахыры-ХХ йөзнен беренче яртысындагы татар яшәешенең тулы бер энциклопедиясе. Анда илнен. кайбер башка халыкларның тормышы да теге яки бу дәрәжәдә гәүдәләнеш тапкан. Үзенең биш дистәдән артык гомерендә әдип инкыйлабларны, төрле сугышларны, ижтимагый формацияләр алышуны күрә, кичерә, әмма, нинди генә кыенлыклар булса да. үзенен вөҗданына, халкына, ижатына тугры кала, киләчәккә өмет-ышанычны югалтмый

Күпме гамьнәр күрмәдем мин.

Күпме яшьләр түкмәдем.

Күпме таулар кичмәдем мин.

Күпме сулар үтмәдем.

Юл авыр булды, шулай да Тик ятып җан түзмәде, Йолдызын, бәхтен табудан Зур өмидне өзмәде

(I т., 295 б.)

М.Гафури—иҗат әһеленә йөкләнгән бөек вазифаларны намус белән үтәүнең классик бер үрнәге.

Язучы мирасында аерым житешсезлекләр, чор белән чикләнгән яклар да бар. Әмма гомумән аның иҗаты—һәм идея-тематик, һәм сәнгати яктан бәһаләп бетергесез бер хәзинә. Аның әсәрләре бүгенге укучыны да дулкынландыра. Әдипнен күңелен телгәләгән күп кенә мәсьәләләр, бигрәк тә милләт язмышы, шәхес тәрбияләү, милли мәгариф һәм мәдәният, сыйнфый тигезсезлек, эчүчелек проблемалары хәзерге көн өчен дә актуаль. Без Г.Тукай традицияләренең әдәбиятыбызда ничек, ни рәвешле дәвам ителүе хакында еш сөйлибез. Ә бит бу процесста Гафуринын да роле зур. М . Гафури безгә, бүгенге көн кавемдәшләренә, мөгаен, бераз үпкәледер дә . Ул татар өчен янган, көйгән, барлык көченә тырышкан, олуг әдип дәрәҗәсенә ирешкән. Ә без анын исеменә, язганнарына, башкаларга аркаланып, тиешенчә игътибар итми башладык. Анын тууына 125 еллык та Казанда түбән дәрәжәдә узды. Шагыйрь хакында без галимнәр дә соңгы вакытта аз язабыз, диссертацияләр дә якланмый.

1980-1983 елларда Мәжит Гафуринын татар телендә 4 томлыгы дөнья күргән иде. Ә бит әдипнең иҗат мирасы болар белән генә чикләнми. Анын дүрттомлыгына кермичә калган язмаларын тиешле шәрех-анлатмалар белән бастыру да күптәннән өлгергән мәсьәлә.

Халкыбыз асылының, татар менталитетынын иң төп сыйфатларыннан берсе—мон. Мин бу сүзне көй, музыка кысаларында гына түгел, ә кин мәгънәдә, яшәешкә хас билге рәвешендә алам. Күрәсең, татарның күп гасырлык авыр, газаплы язмышы, ирексезлектә гомер кичерүе аны монлы-сагышлы иткәндер М.Гафури—шундый рухи халәтне, моң-зарны сүзләр ярдәмендә гәүдәләндергән татарнын бөек бер мончысы.

Реклама