Халикъ Садринын, тууына 120 ел

 

Габделхаликъ Гариф улы Садретдинов (Халикъ Садри) 1890 елнын 4 августында Самара губернасының Богырыслан өязе (хәзерге Самара өлкәсенен Келәүле районы) Иске Ярмәк авылында игенче гаиләсендә туа. Ул бик яшьли ятим калып, чит кешеләр кулында тәрбияләнә һәм кечкенәдән үк үз көнен үзе күрә башлый: башта авылда, аннан сон Уфа, Бакы, Самара, Оренбург кебек шәһәрләрнең төрле остаханәләрендә, нефть промыселларында эшли, көтүче малайдан югары квалификацияле эшче-машинист, механик булып җитешә. Уфада чагында бераз вакыт «Галия» мәдрәсәсендә дә укып чыга

Февраль революциясе вакытында Халикъ Садри, большевиклар ягында торып, революцион көрәш хәрәкәтенә кушыла Октябрь көннәрендә Самара шәһәрендә Совет властен урнаштыруда һәм Идел буен акгвардиячеләрдән азат итүдә катнаша.

  1. елнын маенда Самарада татар телендә чыга башлаган «Кинәш» исемле газетада эшли, аннан сон, 1919-1922 елларда—партиянең Самара губерна комитетында татар- башкорт секциясе рәисе хезмәтеңдә. 1920 елда ул, татар халкы вәкилләреннән берсе буларак, Мәскәүдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан итү турындагы тарихи Закон проектына кул кую тантанасында катнаша.

1925-1928 елларда Халикъ Садри Казанда Татар коммунистлары университетында (ТКУ) укый, аны тәмамлагач, озак еллар Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында һәм башка сәнәгать оешмаларында җитәкче урыннарда эшли, актив җәмәгать эше алып бара. Бу чорда ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү аткәсендә дә нәтиҗәле эшли, шул мәсьәләләр буенча фәнни-популяр характердагы дистәгә якын брошюра язып бастыра («Электромонтер», 1926; «Электрик серләре», 1928 һ. б ).

Ватан сугышы елларында Халикъ Садри, полк хәрби комиссары буларак, фронтнын алгы сызыгында сугыша, яралана, сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә

Сугыштан сон Халикъ Садри СССР Әдәби фондының Татарстан Язучылар берлегендәге вәкиле булып эшли 1950 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Халикъ Садринын әдәби иҗат эше Октябрьгә кадәр үк башланып. 1913 елда Уфа матбугатында анын «Тегермәндә» исемле беренче хикәясе басылып чыга Иҗатының башлангыч чорында ул әдәбиятның барлык жанрларында диярлек каләм көчен сынап карый: шигырьләр, сәхнә әсәрләре, очерк һәм хикәяләр яза

  1. елда иҗат ителгән «Унике ел төрмәдә» исемле пьесасы шул елларда сәхнатәрдә дә куелып йөри.

Утызынчы елларда Халикъ Садри әдәби иҗат эшчәнлегендә төп урын тоткан проза әсәрләрен—«Ил батырлары» (1934), «Тимерче малае» (1935) һәм «Безнең тан» (1937) исемле повестьларын яза.

Әдипнен сугыштан соңгы әдәби иҗаты «Йөзмә госпитальдә» исемле очерк- хикәя (1950), драматург Әнәс Камал белән берлектә язган «Юллар» дигән сәхнә әсәре (1950) һәм курчак театрлары өчен «Камал бабай әкияте» дигән пьесадан (1951) гыйбарәт.

Халикъ Садри 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1955 елның 8 мартында Казан шәһәрендә вафат була

Реклама