КОЯШКА КАРШЫ ҺӨҖҮМ...

 

Иң яманы—олы юлга чыгып. Кешеләрнең малын талаучы. Чын кабахәт—симез түрәләрнең Майлы табакларын ялаучы

Мвхаммәтдин Закиров

Бу да үтәр...

Р Юнысның «Карабыбыз батып барганда» дигән (К У .2008 ел, 12 сан) гыйбрәтле язмасына кайбер шәрехләр шәкелендә М Юнысның «Батып барган карабны кем, ничек коткара алыр» дигән, шулай ук әрнүләрдән торган «кайтаваз» мәкаләсе дөнья күрде (К У. 2009 ел, 8 сан) Күтәрелгән фикерләр төҗел һәм мондый эчтәлекле язмалар сан саен чыгып барса да артык булмас иде кебек Җөмләдән, русларның милләтләрен, дәү ләтчәлекләрен кайгыртулы язмалардан гына торган басмалары да шактый Әле крокодил күз яшьләре түккәннәре күпме? Ә безгә, карабыбыз бөтенләй төпкә киткәнче, җан әрнеткеч фикерләрне ничек тә әйтеп каласы иде бит

Кайда да булса бары тик бердәнбер «дөрес» фикер үткәрелә башласа, ул үтләтә, тешкә тия Укучы өчен газета-журнал битләрендә «бер капкага тибүчеләр»нең фикер алышу пародияләре түгел, ә тормыш тәҗрибәләре төрле, биографияләре мул булган затларның ихлас бәхәсләрен, әңгәмәләрен урнаштыру отышлы Җөмләдән, Миргазиян аганың һәр язган юлын сеңдереп баручы булсам да, әйткән бер фикеренә ләббәйкә дип торучылардан түгел Нәни бөр мисал, телгә алынган мәкаләсендә «Большая книга* ярышында өченче урынны яулаган Рөстәм Рәхмөтуллинның Мәскәүнең барлыкка килүен—көчәюен ике хәлиткеч көчкә—православиега һәм абсолют монархиягә бәйләп аңлатуын ул кабул итми. Аныңча. Мәскәүнең үсеп зураюы турыдан- туры татар калалары җимерелүгә, шуннан агып кергән ганимәткә бәйле Тик болар нәтиҗә, ә татар калалары җимерелүен, ганимәт малларының Мәскөү тарафына агылуын Рөхмәтуллин әйткән шул ике көч азмы яисә күпме тәэмин иткәндер ич? Бик хикмәтле, Аллаһы Тәгаләгә бәддога укылышлы дин бит ул православие Көчләп чукындырганда ислам диненнән яздыру процедурасы чәчләрне үрә бастырырдай нинди сорауга уңай җавап бирдерү аша үткәрелгәнен искә төшерик • Отрицаешилися всех льстивых и хульных учителей турецких, и всех богохульных и бля вых басней Мухаммедовых. и по нем бывших всех, яже суть о боге некоем всекованном и яко богомерзка проклинавши ли их? »(«Мәдинә эль Ислам» газетасы, 2008 елның 8 февраль 5 нче саны Түбән Новгородта нәшер ителгән) Әйтерең бармы мондый нәзакәтле сорауны текә братва авторитетлары зонада түгел, ә дин әһелләре чиркәүдә куя!?

 

Шунысы мәгълүм, Аллаһны каргаучылар дәүләте Византия юкка чыккан Әмма ул хәзер дә карагруһчы шовинистларның кара йөрәкләре түрендә яши бирә. Тарихи факт, Византия императоры Василий II җәнапләре. әсирлеккә төшкән болгарларны сукырайта. Җәмгысе 15 мең кешедән һәр йөзенчесенең бер. ә калганнарының ике күзен дә тишеп агыздырта Ни өчен һәр йөзенче аяла дип аптырарга кирәкми Дөм сукырларга илләренә кайтыр юлны табышсыннар өчен кылына мондый -миһербанлылык- Хикмәти хода, шул чара «ярдәмендә» болгарларның -күзләре ачыла», Византия тоткан мәзһәбнең хаклыгын тирәнтен аңлап, православие кабул итәләр һәм шуңа җан-тәннәре белән тапшырылалар Әле алай гынамы. Византия рухы белән эретелгән коммунист Тодор Живковның бәби тудыру йортына кергән илдәш төрек хатыннарын бүтән бәби тапмый торган итеп чыгаруны җайга салуы хакында да язган иде Тәүфикъ Әйди үзенең -Оҗмах утравы- дигән китабында

Мәгълүм ки. немец фашистлары -Өченче рейх» дип шашынган, ә урыс карагруһчылары -Мәскәү—Өченче Рим. дүртенчесе булмаячак! • дип ярсыган. Шулай дип кабарынучылар бүген дә юк түгел Ягъни, мәсьәләнең асылына төшенү өчен икенче Рим булган Византияне генә түгел, ә борынгы асыл Римны да урап кайту фарыз. Тарих китабында Рим—цивилизация учагы ә аның тирәсендәге ил-халыкларның һәммәсе вәхшиләр дип тамгалана Рим, Троян атлы император хакимлеге чорында үзенә ясак түләп торган Дакия дәүләтенә басып керә һәм бер кешесен дә исән калдырмый кырып бетереп йөзләрчә олау алтын-көмеш, барча булган мал-туарын талап алып кайта. Һәм кылынган геноцид хөрмәтенә Римда һәйкәл—колонна торгыза. Һәйкәлдә үтерү , талау күренешләре гәүдәләнә Ә Юлий Цезарь, хәзерге Франция төбәгенә яу чабып, җиңелгән галларның бер миллионын үтертә, ә бер миллионын кол итеп ала Мәскәүдә 2007 елны рус телендә нәшер ителгән Терри Джонс һәм Алан Эрейра язган «Вәхшиләр- (Варвары) дигән китапны укысаң. Римның дөньядагы цивилизация учакларын туздыручы беренче фашист дәүләт булуы аңлашыла Боларның кылган тиңдәшсез вәхшилекләре һәм Рим тирәсендәге ил халыкларының фәндә караблар төзүдә, архитектурада, төзелештә, башка күп кенә өлкәләрдәге алардан алдынгылыгы, авторлар тарафыннан, тарихи, археологик истәлекләргә таянып, тәфсилле дәлилләнгән Римнең көче—профессиональ армия тотуга гына кайтып кала, һәм биредә кеше үтерүне шоу-бизнес дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешәләр Ошбу явызлык империясеннән эстафетаны алда телгә алынган. Аллаһны каргарга җөрьәт иткән Константинополь кабул итә Өченчелекне кемнәр дәгъвалавы инде искәртелде Ни әйтим ? Суфичыл бер хикәяттәге сүзләрне кабатласаң гына инде бу да үтәр

Без әле кайда яшибез?

Мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә, белмим. Балтач районына чиктәшлектәнме бу. сәбәп бүтәнме, бәгъзеләр «ң- хәрефен кулланып мәшәкатьләнми Әйтик, берәр гүзәл ханым нишләп алай сунул9-, ди икән, моны, рус фонетикасына салуламый гына, «нишләп алай соң ул?» дип кенә аңларга кирәк. Татарстанда уздырылган бәйрәмнәргә дә - нишләп алай сун ул?» дип аптырарга кирәкми Ике теллелек гамәлгә кермәве уңаеннан -конституциябез гарантына- үпкә белдерүләрне дә бала-чагалык юләр сату дип кенә бәһәләргә ярый, миңа калса Проблеманың асылына төшенү өчен, иң әвәле Ленин бабакайның «Россия—халыклар төрмәсе- дигән гыйбарәсен искә төшерик (Беренче булып ошбу ачышны Герцен ясаган бугай ) Әлеге белдерү, патша хөкүмәтен гаепләү җәһәтеннән булмыйча, рус дәүләтчелегенә хас үзенчәлекне шәрехләү, фирканың колагына шуны киртләү һәм киләчәккә аны шигарь итү ихтыяҗыннан чыгып та яңгырагандыр бәлки? Ә ГУЛАГ—шул сәясәтне даими күз уңында тоту, тормышка ашыру нәтиҗәседер? Хәлбуки, милләт, тел. киләчәгебез турында нәрсәдер әйткәнче, безгә иң әүвәле нинди дәүләттә, нинди иҗтимагый корылышта яшәвебезне аныклау зарур Әгәр Ленинның Рәчәйгә биргән шул билгеләмәсен дөрес дип кабул итсәк, (ә аны кире кагулар булмаган), халкыбыз Россия ихтыярында, -зэк- шәкелендә ярты мең елдан артык срокны ураган булып чыга Үктәбр түнтәрелешеннән соң
хакимияткә килгән большевиклар да
дәүләтчелекнең төп асылын үзгәртмәде бары тик режим, диннәрне тыю нәтиҗәсендә күпкә катылана, ерткычлана гына төште дигән фикерне куәтли Авторханов. Солженицын , Шаламов һәм Астафьевларның җан тетрәткеч бәяннәре

1552 елдан бирле байтак сулар акты, ә безгә карата даими рәвештә -тарих- китаплары һәм шундый фильмнар, мультфильмнар, дәреслекләр аша һаман гаепләр тагу—ниндидер амнистиягә өмет калдырмый Төрмә шартларында зэклар жаргоны, блатнойлар теле өстенлеге дә бәхәссез Туган телнең кануннарга таянып кына бәгъзе шартларда яклануына өмет багълауны һич тә акылга муафыйк талпыныш дип булмый Россия дәүләтчелеге—рус рухы рус акылы җимеше һәм анда пахан теле генә ихтирам ителүе, бүтән телләрнең "компонент» дигән кликухага таруы табигый СССРдан азат булып башка чыгучы илләрне рус теле җәтмәсеннән ычкындырмаска мәтәләнүлөр дә тикмәгә түгел, ө кабат мәхбүслеккә төшерүне күздә тоту мәрәкәсе буларак аңлашыла Чөнки бу тел, һич кенә дә тел генә түгел, урыс үзе әйтмешли, аннан да зуррак нөмәрсәкәй . Телнең русчасы—язык . бу сүз татар телендә гөнаһ дигәнне аңлата һәм русның үз телендә дә -язычник* шәкелендә аның тискәре мәгънәсе сакланып калган Телдә —халыкның рухы, коды Әлеге лөгать ияләре, гасырлар дәвамында ничәмә-ничә халыкның ил-көнен яулап, талап-көчлөп . үтереп кенә түгел . ө шушы тел ярдәмендә алдап-йолдап та аларны, коллыкта яшәүләрен дә аңышмаслык хәлгә төшереп, коллыкта яшәтәләр Һәм бу тел магиясе теләсә кайсы халыкның рухын параличлап, язмышына битарафлыкка кәшәләп кенә калмый, ә шуңа зарурият тә тудыра бугай Искә төшерик. 1945 елдан алып үзгәртеп кору чорына кадәр арада гына ГДР дәүләтендә рус теле өйрәнделәр Андагы немецлар, рус рухы белән, безнең белән чагыштырганда аз сугарылды Алай да Берлин дивары җимерелеп . кавышу сәгате суккач, шулар кабат чын немецлыкка кайта алмый иза чиккән, имеш Казахстаннан Германиягө киткән немецләрнең дә СССР гражданнары, руска хас менталитетларын югалтасылары, ташлыйсылары килмәве хакында мактанычлы рапортлар яңгырамады түгел

Ирексезлек шартларында ниндидер гаделлеккә өмет баглап, смотрящий вазифасына куелучыга (сайлап кую хокукыбыз бетерелгәч шулай дими хәл юк, бигайбә) -конституция гаранты- дип олылыклап үпкәләр белдерү, миңа калса, арттырып җибәрү Демократик илләр тәртипләренең Россиядә урнашуына өметләнү—шәп хыял, әлбәттә, бирсен Ходай, әмма андый көн инде килде дип куану иртәрәк ич Күп гасырларга сузылган рухи коргаксыту шартларында җан асраган халкыбызга азат халыкларга хас таләпләр кую. алардан үрнәк алмауда гаепләү, «безнең татар фәлән инде, төгән инде- дип сыкрану-карганулар мантыйк киртәсенә сыймый Аннары милләтне изүчеләргә, сатлыкҗаннарын конкрет атамый гына тулаем милләткә «татар башын татар ашый» ише пычрак ату иң кулай чишелеш Һәм безнең байтак кына сай фәһемле каләмзатларыбыз әнә шундый конформистлык юлын сайлап, -кыюлыкта- ярыша да Югыйсә, азатлык алган тәкъдирдә дә озак дәвер ирексез яшәүнең зыкымы, утырып кайткан аерым кешеләрнең табигате бозылу да моны куәтли— милләтебезнең киләчәк язмышында озак кына чагылыш табачак дип фараз кылам Янә килеп. СССР чорында халыкларны сортларга, өитик шестеркаларга (союздаш статусына ия республикалы халыклар), работягаларга (автономияле җөмһүриятле милләтләр) һәм түбәнсетелгәннәргә (округ яки ил биләмәсендә бөтенләй казыгы кагылмаган кавемнәр) бүленү принцибы да «төрмә дәүләтчелеге- дигән версияне куәтли Ә ил дәрәҗәсендә миллионлы телеаудитория каршында нәни халык—чукчаларны идиотлар дип аһаһайлап. армый-талмый мәсхәрәләү—төрмә дәүләтчелеге шартларында яшәвебезгә шулай ук саллы дәлил

һәм соңгылар беренче булырлар...

Рус патриотлары -Россиянең үз юлы бар- дип өзми-куимый тәкрарлый Димәк ул юлның асылы нидән гыйбарәт булуын белү. Ленин бабайча әйтсәк архимөһим

Теләсә нинди теле-сорашулар илдәге бар халыкларны уртак ваклаучыга китерүе буенча ил тарихында беренчелекне, һичшиксез. И В Сталин тотканын раслар иде Аның ысулы кадими, тамырлары тарих төпкеленә китә Алдан ук искәртеп куям бәян ителәчәк нечкәлекләр рус патриотларын ирештерүне күздә тотмый, бер халык та ап-ак һәм йомшак кына түгел, ә чал тарих—кан белән язылган Җөмләдән, 6 нчы сыйныф өчен «История Отечества (авторлары А. А. Преображенский. Б А Рыбаков) дәреслегендә татарлар «иго" күрсәтүчеләр генә түгел, ә сабыйларны ботарлап ашаучы кыргыйлар итеп тә тасдыйкълана. Чаллыда яшәүче милләтпәрвәрләребез, ерак бабаларыбызны болай идентификацияләү белән ризалашмыйча, судка мөрәҗәгать итеп караганнар, әмма безнең адәм тәганәләре дәвамчылары булуыбызны Россиянең суд инстанциясе дә раслады Шуны гына искәртәсе килә, тарихы дәвамында әледән-әле Ачлык Патша хакимлеге урнашкалап торган бу илдә кеше ашау турында сүз чыгару—асылынган кеше йортында бауны телгә алу белән бер Украиннар да рус белән бергә сайрашып яшәгән чорларында шундый гастрономик тәҗрибәгә таруларын яшермиләр, ачыктан- ачык белдерәләр

Димәк, баштан башлыйбыз Православие чиркәвенең беренче номерлы изгесе, Русьне чукындырган Владимир кнәзгә алданрак ислам динен дә тәкъдим итеп караган булалар, әмма ул хәмер чөмерүне өстен күреп, «на Руси пити есть веселие- дип, аракы хакына исламнан баш тарткан Урыс чиркәве тарафыннан канунлаштырылган беренче изге, шул Владимир кнәз. Полоцк каласын яулап алгач, җирле княжнаны атасы, абыйлары күз алдында көчли Ә соңыннан, мәсхәрәләнгәненә җавап итеп үзеннән үч алырга талпынганы өчен аны җәзалатып үтертә (Илнең хөкем эшләрендә шундый прецедент булу тәэсир иттеме, полковник Будановны да присяжныйлар суды аклаган иде ) Иван IV. үзенең шул элгәренең бөек башлангычын дәвам итә көчли үтерә һәм хөкем итә. Нәкъ менә аның дәверендә кыерланган аксөяк боярлар урынын канлы опричиначы әтрәк-әләмнәр ала Ягъни бу патша Библиядәге «һәм соңгылар беренче булырлар- дигән маддәне тормышка ашыруда конкрет гамәлләр кыла

Петр I дә Россиянең аерым юлын интуиция белән сиземләп алып, илдә һәркемне диярлек коллыкка төшерүче крепостное право кертә һәм инде аякка баскан боярлардан торган элитаны кабат кыерлый, двор, ягъни сарай хезмәтчеләреннән, лакейлардан, ягъни әтрәк-әләмнәрдән яңа элита укмаштыра «Двор» татарның туар, мал-туар дигәненнән алынган һәм бу сүз урысның тварь дигәненә дә барып чыга Ә -ян» дигән иҗек, җан дигәнне белдерә, әлбәттә Һәм төркиләрдә генә түгел, ә әрмәннәрдә дә Г рек мифологиясендә Минотавр ярым-үгез. ярым кеше булса. Кентавр ярым кеше, ярым ат. һәм бу сүзләрдәге тавр—туар булуы аңлашылса кирәк Руслар. Кырымны яулап алгач, андагы исем-атамаларны асылына кайтарабыз дигән легенда ярдәмендә греклаштыра башлап, яуланган биләмәне Таврида дип тәгаенлиләр Әмма алай да исем төрки асылын югалтмый булып чыга. Озын сүзнең кыскасы. Русиядә дворҗан-тварьҗаннар элита булып куя Үз халкын кол итеп талаучы, талаганын чит илләрдә, балларда туздыручы, туган телен санга сукмаучы катламга мондый атама һәр заман өчен дә бик тә таман кебек Табигый ки. грәздән кнәз булучы зэк менталитетлы әтрәк- әләмнәргә казна талау, ришвәтчелек саф һавадай газиз, ә намуслы тырыш хезмәт—артык дәртсендерми. алар чын хезмәтне сөйми Нәтиҗәдә, фетнәләр революцияләр, үзгәртеп корулар һәм кризислар

Соравына күрә җавабы

Бер юмористик тапшыруда эстрада йолдызы Михаил Задорнов «славян» дигән сүз латин һәм инглиз телләрендә кол дигәнне аңлата дип ычкындырды. Аннары, русларны буйсындырырга теләгәнгә шулай дигәннәр алар, дип әйткәнен бераз йомшарта төште Алайга китсә, төрки телдә дә славян сүзе—охшаш дигән мәгънәгә ия кебек «Ян» төрки телләрдә һәм әрмәнчә дә җан дигәнне белдерә, ә селәү—яңгыр суалчаны дигәнне аңлата ич Мондый
этимологиягә үпкәләү
урынсыз, чөнки һәр җанлы туфрактан чыккан Әле селәүнең чели дигән мәгънәсе дә бар һәм бәлкем человек сүзе чикләвеккә охшаш сүз—«челәвек*тән чыккандыр Татарча тимер—төрекчә демир булуын истә тотсак «Тын Дон- дигән роман исеменең мәгънәсе тавтология Тын Тын булып чыга Ә «земля» дигән сүзнең төп чыгышы җимле булып «земля- кормилица» дигәннәре дә «җимле җимле» дигән мәгънәгә тоташа Берег— берек, лес—ылыс, волк—уылык, бирюк (одинокий волк)—бир. бер дигән сүздән яралган Мондый мисаллар китерү, руска туган булып тагылырга омтылыш булып аңлашылмасын Алай да күп миллион тиражлы китаплар авторы Александр Бушковның русның төрки тамырдан килеп чыгышы турындагы фикерләре дә буш урында гына тумаган, ахры

Иван Болотников, Степан Разин. Емельян Пугачев җитәкчелегендәге баш күтәрүләр—террордан башка бүтәнчә идарә итәргә сәләтсез әтрәк-әләм хакимиятнең әшәке изүенә табигый реакциясе булып аңлашыла Әмма террор һәрвакыт булды һәм аның исемнәре күп опричина узынуы дип тә. кырылыш дип тә ачлык муры дип тә, уңышлардан баш өйләнүләр дип тә атадылар аны Штрафбатлар. заградотрядлар. мобилизацияле экономика—болар һәммәсе террорчыл идарә билгеләре Армиядәге террор һәм бандитизм—бабайлык һәм уставтан тыш мөнәсәбәтләр дип аталса. Ленин чоры терроры гражданнар сугышына кайтарып калдырылса. Сталин дәверенеке—шәхес культы дигән атамага ышыклана Никита Сергеевич та эш ташлаган эшчеләргә карата террор кулланды Хәтта Горбачев чорында, алда да әйтеп уздык, Литвада. Бакуда. Тбилисида тыныч демонстрантларга карата террор кулланылды Кичәге-бүгенге хакимиятне дә ап-аклар һәм йомшаклар дип атарга нигез азрак . Сер түгел, террор ярдәмендә Кызыл Империя подданныйларын гомум-әләкчелеккә күндереп, үзләрен кеше итеп тою хакына нинди дә булса көрәшкә үзбаш күтәрелерлек рухын тәмам сүрелдерүгә ирешә Алай да югарыдагылар башлаган үзгәртеп кору чорында тезләндерелгән халык берара аякка баса башлап, исән һәм мәрхүм лидерларының кемлеген аңлый Әмма, рухы бозымга тарган дәүләт тотучы халык авызлыктан, йөгәннән арынырга, тәртә арасыннан чыгарга, азатлыкка ашыкмый Нәтиҗәдә люмпень-элитариат, елгырлык күрсәтеп, ил дилбегәсен кабат эләктерә Кем белә. КПСС җитәкчеләре демократия белән шаярган гынадыр үзләштергән ил байлыгын законлаштыру өчен генә вакытлыча демократиягә мөрәҗәгать иткәннәрдер?

Планлы эш таркалмас

Оруэллның «1984- һәм «Скотный Двор» әсәрләре СССРга сатира дип кабул ителә Хактан да СССРдагы тәртипләр әсәрләрдә бәянләгән хәлләргә аваздаш Сталин чорында халыктан -артык- икмәкне алу һәм колхозларга каулау турындагы күрсәтмәләрнең фельдъегер хезмәте ярдәмендә урыннарга җиткерелүе һәм нәтиҗәдә канлы бәрелешләр килеп чыгып, крестьяннарга каршы танклар куллануга кадәр барып җиткәч, хакимиятнең документларны көч ярдәмендә бөртекләп кире җыйнал алуы һәм элек кабул ителгән карарларның үзгәртелеп редакцияләнүе игътибарга лаек Димәк, җинаятьнең очын яшерү ысулы да Оруэлл язганча Әсәрдә тәкъдир ителгән -яңа тел-дә сүзләр капма-каршы мәгънәне белдерә, әйтик, үсеш—төпкелгә тәгәрәү тынычлык өчен көрәш-сугышка әзерләнү, дөреслек—ялган, төгәллек—хоасны аңлата Ягъни, без яшәгән илдә -1984- һәм -Скотный двор- әсәрләрендәге хәлләр бергө-бер, хәтта арттырып та кабатлана (Әйтик Әфганстанны оккупацияләү—интернациональ ярдәм күрсәтү максатында чикләнгән хәрби контенгент кертү- дип тәгаенләнде ) Ә нишләп әле авыз кыеклыгы өчен көзгегә үпкәләмәскә, мондый вәзгыятьнең чишмә башын әйтик татар -иго-сына сылтамаска, ә аңа ябышмаган очракта, бүтән дошманнар этлегенә кайтарып калдырмаска9

Тарихта дөньяга баш булырга омтылышлар борынгыдан билгеле Мондый гөнаһка греклар, римлылар, фарсылар, төркиләр, монголлар гарәпләр инглизләр, французлар, немецләр тарган һәм башка Ауропа халыклары
да хатадан хали булмаган Шул юнәлештә мәгълүм уңышларга ирешкән полководецлар бөек дип санала Милләттәшләре алар белән горурлана Русия дәүләте мәктәпләрендә руслар экспанциясе хуплана, данлана. СССР гимнында да -сплотила навеки великая Русь- дип изгеләштереп тәгаенләнә иде Дәүләт тота белүе генә түгел, үз дәүләтчелегенә теге яки бу дәрәҗәдә кимлек китерүче көчләргә каршы куәтле оборона оештырырга һәм шуннан этенеп җиңү арты җиңү яуларга, башка дәүләтчелекләрне төкәндереп. үзенекен һаман ныгытырга, биләмәсен даими киңәйтергә, һәм кулына эләккән колонияләрне ычкындырмавы белән бердәнберлеккә дәгъва итәрдәй бер ил бар—ул Русия. Нинди генә хаким килсә дә. нинди генә иҗтимагый строй урнашса да үз юлыннан тайпылмаучы әлеге дәүләтнең адашмавын, төп сыйфатын җуймавын тәэмин итүче нәрсәседер бар бугай һәм мин аны. тәхет китабы, ахрысы дип гөманлыйм... Алтынланган тәхет залында, тышлыгы әллә ниткән асылташлар белән бизәлгән шул китап—алтын шүрлектә тора һәм аны уку. хакимияткә килүченең миен лашпырдатып әйләндереп каплау сәләтенә ия булса, ни хәл итәрсең. Миңа калса, китап Константинопольдә, ә бәлкем Римдә үк иҗат ителгән Кем белә. Мәскәү заказчыларына бәгъзеләр тарафыннан шул империяләрнең ниндидер нәмәгълүм борынгы чыганакларга таянып әтмәлләгән булуы да бик ихтимал М Булгаковның -Мастер һәм Маргарита» китабында Воланд (Шайтан), кешегә дөнья белән идарә итү өчен һич югы мең елны күздә тоткан план кирәк, ди Әлеге Китап та мең ел чамасы элек иҗат ителгәнгә охшап тора. Ихтимал, анда империяне саклау һәм киңәйтү алымнары тәгаенләнгәндер? Әйдәгез, -тәхет китабы-н бар дип саныйк Анда, янә килеп, дөньяга хуҗа булу планы урын алган, имеш Ихтимал текстны сихер магия белән эш итүче, православ дәүләтнең киңәюен кайгыртучы иерархлар агулы кара белән язганнардыр Әйтик, тәхет иясе, француз романнарындагыча бармагын төкерекләп китап битләрен ачканда шовинизм агуы авызына эләгеп, башта канына, аннары миенә барып ирешә дип фаразлыйк . Бүтән илбашларын әйткән дә юк. хәтта чын демократ Горбачев чорында Вильнюс каласында литвалыларны БТРлар таптады, әзербайҗаннарны Бакуда танклар изде, грузиннарны Тбилисида сапер көрәкләре белән кыйнадылар Демократ Ельцин заманында Чеченстанны бастырдылар, серб вәхшилекләрен хупладылар Фаразымча, шул китапны уку аркасында русның кан кардәше украиннарның азат дәүләткә ирешүе дә хупланылмый. ә безнең мәктәпләрдә татарча уку буыла, латин хәрефенә күчү тыела. Туган телләрне җан тәслим кылу идеясен җүләрләрчә тискәрелек белән канунга әверелдереп тормышка ашырылуны да тагын ни дип аңлау мөмкин?

Милләтпәрвәр язучыбыз Нурихан Фәттах Фест дисбесен, ә Олжас Сөләйманов русларның -Слово о полку Игорове»ләрен төркичә укып биргән иде Менә шулар ысулына таянып, Россиянең дөньяга хуҗа булу планы бәянләнгән тәхет китабының кайбер сәхифәләрен булса да фаразлап укып карыйсы иде. Босфорларны яулау, Иранга хуҗа булуны күздә тоткан. -Казан утлары- журналы (1992, № 1) бастырып чыгарган Петр I васыяте дә. ихтимал, шушы китап белән рухланудан тугандыр, ә бәлкем шуннан өзектер9

Сүз җәтмәсен—халыкка

Мәскәүдән килгән Антоненко атлы ханым сүз эквилибристикасы җәһәтеннән Татарстан җитәкчеләренә, аның халкына мастер-класс күрсәтеп китте. Русия мәгариф министрлыгы җитәкләгән бу төркемгә үзенә күрә ■бозваткыч» миссиясен үтәү йөкләнгәнлеге аңлашылды Рәхмәт, сүз магиясе ярдәмендә адәм аңламаслык тел белән язылган кануный документның асылын җепкә-җеп төшендереп бирергә Рәшит Әхмәтов чыгарган «Звезда Поволжья- газетасының фәһеме җитте Ә болай, әлеге канунда туган телебезне юк итү хакында сүз баруын ни укып, ни ишетеп тотып алу һич мөмкин түгел!

Сүзләрдән үрмәкүчнекедәй җәтмә тукып була икән ләбаса Кемгә ничектер, мин фәкыйрьгә әлеге десантка каршы торырга тиеш вазифалы агайларыбызның һәм түтәйләребезнең рәсми сөйләшүләре, телеэкран аша биргән интервьюләре—Чарльз Диккенсның бер романындагы Джингль такылдавын
гына хәтерләтте. Җиңел, ансат, кыска-кыска җөмлә өемнәре хәрәкәткә килә; сүзнең темасы бар. әмма анык фикер укмаштыру хәлдән килми белем амбары такырлыгы сәбәпле аерым җөмләләр ни грамматик, ни мантыйкый яктан мөкәммәллеккә ирешми «Әйтте —өзде бу»—дип сокландырырлык чыгышларны күптән ишеткән юк һәм мондый фәһем белән, якага үрелүче мәскәүләрне тәртипкә чакыру, гомумән, өметсез Якага ябышучылар, бугазга үрелүчеләр белән аңлашу өчен Миркасыйм Госмановныкыдай корыч логика. Рафаэль Хәкимгә хас такт. Фәндәс Сафиуллинныкыдай аналитик акыл. Айдар Хәлимгә хас кыюлык, яшендәй кабынуларга сәләтле талант, киек сизгерлеге интуиция һәм халкыңны ихлас ярату кирәк Ә бездә «майсызландырылган коры сөт заводы» дигән атамага аваздаш, нурсызландырылган карашлы моңсызландырылган шалтыравык көйгә күнгән фикерсезләндерелгән сүз ияләре генә мөнбәрләргә чакырыла

Түрәгә акыл кайчан керер?

Миргазиян агай бәянында. Баулы районында, администрация тәхетенә менгән Наил Зариповның (миңа туган түгел, шулай да фамилиядәшлек уңайсыз) туган телне кысрыклавы аркасында Баулы халкының татар теленнән баш тартуы бик сәер яңгырый Мөслим районында, мәсәлән туган телне яратмый торган шундыйлар «тәхет» тирәсендә пәйда булгач, җирле халык бердәм кубып, коннарын калдырмый куып озатты үзләрен' Әле дә истә. Мөслимдә эшләгән чагым, туган ягына кунакка кайткан Флүс Латыйфи очрап, борын тишекләрен киңәйтеп, миңа ябырылды

—Нишләп ятасыз сез монда? Анда бит бер фәлән кабахәтович. «Мөслим мәктәбен тәмам татар мәктәбенә өйләндереп бетердегез», дип тавыш кубарган!

Флүс туган, мин бит Саба ягыннан, бу мәсьәләдә тәртипне Сез. мөслимлеләр. үзегез салсагыз дөресрәк булмасмы9—дим

—Ә мин моны болай гына калдырмыйм да!—дип ярсыды Флүс Һәм сүзендә торды, үзәк матбугатта утлы-яшенле мәкаләсе дөнья күрде Ә аннан алданрак «Телне кем боза?» дигән сатирик язмасы белән Фоат ага Садриев чабаталарын түргә элүчеләрнең -чапаннарын сырып иманнарын өшкерде- Чуен өстенө кутыр дигәндәй, шул чорда Мөслимгә килеп киткән, чыгышы белән Лениногорск ягы егете Җәүдәт Дөрзаманның -Татарстан яшьләре-ндә бер-бер артлы -Кара сызык- исеме астында басылган икө утлы мәкаләсе исә Мөслимдәге ул чор хакимиятенең мәнсезлеген. фикри банкротлыгын ике икең дүрт дәрәҗәсендә ачып салды Рухи планда җөмһүрият матбугаты дәрәҗәсендә тар-мар китерелгән хакимиятне, урындагы куәтле оппозиция басымы тәэсирендә сайлауларда да бетемсезлеккә чыгуыннан соң. алмаштырдылар Дөрес, аерылышу моңсурак килеп чыкты чөнки китәсе команда инде туган телне ярата, шуны җай чыккан саен ассызыклый ук башлаган иде Баулы ягында да фәһемле милли хисле кыю кешеләр җитәрлек Мин белгән. ил күләмендә классик көрәш өлкәсендә югары урыннар яулаган, Казанның -Востокстройтрансгаз» оешмасында төзелеш участогы башлыгы буларак Шәмәрдәндәге оешмабызда подряд эшләре башкарган Ризван агай Фөйрушин үзе генә ни тора иде' «Иван син'—дип сүгә иде ул һәркемне, мөселман-татар өчен нинди дә булса хилаф гамәл әйтик сүгенсә хәмер капса, идәнгә тәмәке төпчеге ташласа, йә җиргә төкерсә Елап, сыкрап йөрүдән фәтва юк. күрәләтә «утка керергә- әзер бер шәхес калкуы кирәк булган баулыларга Ул чакта аңа иярүчеләр дә табылыр һәм туган телне үтереп, сәяси капитал туплауны җайлаган, кәнәфи хакына дуңгызга да җизни дияргә әзер әтрәк-әләм хакимият, шуны югалтмау хакына Тукайны яттан өйрәнер, һәм кирәкле кирәксез урында белгәнен дә белдереп йөрер иде

Заманасында «ак кешеләр» кыргый папуасларны пыяла муенсалар белен бүләкләп куандырса, бүгенге, «үсепеснөң папуаслар- өчен юаныч—танк хәтле җиңел машинада йөрү Европалыларга. сәнәктән көрәк грәздән кнәз булуны ягъни, әтрәк-әләмлекне дәлилләүче күренеш—мәзәк һәм көлке тоела дип язды «Звезда Поволжья» мөхәррире Рәшит Әхмәтов Шундый машиналарның
җепкә тезелгән хәрәкәте дә сәер тойгылар уята Тирескә баткан фермаларга туктап, дәү-дәү машиналардан әкәмәт мөһим эш кырган кыяфәттә ишелеп чыккан сөмсез йөзле шәп гәүдәле агайларның җилкәләренә ак халатлар элеп, тамаша күрсәтеп йөрүләрен күрүчеләр бардыр Татарның киносы юк диләр, ә ул шушы , һәм аны телеэкраннан да күрсәткәлилөр Авыл халкының аяныч хәлен күреп тә күрмәүче, талаучы, рухын таптаучы, кызларын аздыручы, әле араларында кеше үтерүчеләр булмаса рәхмәт әйтерсең, шушындый буш кешеләрнең үз ирекләре белән туган телне кайгыртуларына өмет баглау, әлбәттә, ахмаклык.

Милләткә сүз әйтмәгез...

Утызынчы елларда бер авылда җыелыш бара, колхозга алуны сорап язган гаризалар карала, укылган берсен тавышка куеп уңай хәл итә торалар Менә бермәлне колхоз рәисе:

—Ә Сәләхине алмаска тәкъдим итәм, чөнки инде ул өч кереп өч чыкты, колхозның дәрәҗәсен генә төшерә,—дип белдерә Бар да -алмаска!» дип шаулашалар Шунда кемдер торып Сәләхине якларга алына

—Ул бит тере хәерче, колхозга кертмәсәк, балалары ачтан үләчәк,—дип авылдашларының күңелләрен йомшартмакчы була

—Катсыннар! Алмаска! Ничу!—дип аяк тибө-тибә акыра гавәм

Менә Бөке Ахун кушаматлы берәү урыныннан тора һәм залда тынычлык урнашканын көтеп ала да әкрен генә.

—Алабыз Сәләхине, нишләп алмаска,—дип куя

Залда тагын тавыш куба, тузан чыга

— Алмыйбыз! Алмаска!—дип гүли халык

Бу янә, залның тынычлануын сабыр гына көтеп ала да, бер җөмлә әйтә Һәм кайчан гына Сәләхине изеп ташларга әзер авылдашларның фикере 180 градуска үзгәрә. Бар да «Алырга!»—дип үкерә башлый

Баксаң Бөке Ахун

—Алабыз Сәләхине, ул да «фәлән ителсен»,—дип ычкындырган була, аты- юлы белән.

Әлеге кыйсса уңаеннан, бәгъзелөр «Менә, күрдеңме татарыңның кемлеген!»—дип тырпаерга мөмкин Ә хикмәт бу очракта да татарның милли сыйфатында түгел Бу бит өртәк-әләмнәр җыены Затлылар биредә катнашмый Алар юк ителгән, читкә сөрелгән төрмәләргә, лагерьларга озатылган Озатылмый калган затлыраклар—хокуклардан мәхрүм ителгән Озын сүзнең кыскасы, «татар башын татар ашый» дигән «иман»га дүндерү— татарның затлы өлеше төкәнгәнлеген, ул тулаем әтрөк-әләмләшкән булуын тану ул.

Хәлбуки, үзгәртеп кору елларында кайбер кемсөләр хәтәр генә баеп китте. Әмма, зур портфельле түрә яки депутат булу, хәтсез байлыкка тиенү автомат рәвештә затлылыкны тәэмин итми Затлы чыгышны сатып алып булмый Сәнәктән көрәк булганнарны ачы телле каләмзатлар люмпень- элитариат дип тәгаенләде Андыйлар, үз кавемдәшләрен кайгыртмый гына түгел, ә һәр даим талап кинәнә, ә шул омтылышына карышучыларны өскә күтәрелүче милләттәшенең аягына асылынучы дип «фаш» итә Димәк, татарны тулаем чүплек башында калдыру өчен җитәкчелек дилбегәсе милли люмпень элитариат кулына тапшырыла! Һәр өлкәдә1 Әдәбият һәм сәнгатьтә, мәгариф һәм мәдәният эргәләрендә беренче чиратта! Бу токымда саклану инстинкты куәтле, кәнәфиләре хакына, милләт кенәме ди сиңа, туган әниләренең башын кисеп китерергә дә күп сорамаячаклар

Бер мәлне Ельцин .Черномырдин, Лужков, Путин кебек күренекле шәхесләребез Казанга кунакка килеп, очрашуларда, бәйрәмнәрендә түбәтәй киеп йөрделәр «Просто Мария» сериалында миллионнар йөрәген яулаган Виктория Руффо да мәчеткә мөселманча киенеп, ак яулык ябынып кереп шаккатырды Казанга мөселман кинофестиваленә рәхим иткән Катрин Деневның да каплаулырак күлмәк кияргә зиһене җитте Бу аларның затлы, мәнле кешеләр булуын күрсәтте Ә менә безнең ханым-әфәнделәр шул ук
мөселман фестиваленә «ими виду» рухындагы күлмәктән йөрде1 Һәм без. моны күреп, алга таба «кендек виду»га ук барып җитеп куандырырлар әле дигән өметтә калдык! Ни генә димәсеннәр, мондый нәрсәләр безнең өчен—татар авылларында дуңгыз асрату дәрәҗәсендәге «казаныш» Янә килеп текә түрәләремезнең хакыйкый олуг милләттәш шәхесләребез җеназасында руслар үрнәгендә яланбаш йөрүләре дә игътибарга лаек

Тагын бер гыйбрәтле мисалга туктап узыйк, булмаса. 2008 елда бер төркем татар, шул исәптән театр әһелләре чартер рейсында хаҗ сәфәренә юлга кузгала Мәккәгә кадәр тукталыш ясалган илдә, бәлкем бәгьзеләр тарафыннан махсус шулай планлаштырылгангадыр, анысы караңгы боларны ниндидер сылтау табып тоткарлыйлар Очасы очкычлары китеп бара, ә яңасына эләгү мөмкинлеге күренеп тормый Әлеге илдәге сәүдә вәкиллегендә эшләүче бер милләттәшләре турыдан-туры түрәсе белән киңәшләшеп тормастан. үз белдеге белән шул илнең кемнәрендер борчый һәм булачак хаҗи-хаҗияләрне көн төнгә авышты дигәндә озатуга ирешә Сәфәрчеләр, соңармый барып җиткән шатлыктан, ярдәм итүчене мактап, «югарыга» рәхмәт хаты юллыйлар Гаилә елында яңа гына әти булган әлеге хезмәткәр, чабатасы түргә эленгән татар түрәсе карары белән, шунда ук эшеннән азат ителә, аның урынына кемнеңдер төн сакчысының туганы юллана Менә шундый җәһәтлекләр, әлбәттә, үткәрелгән кадрлар сәясәтенең әтрәк-әләмлекне куәтләвен тагын бер кат раслый.

Дәвамы киләсе санда

Реклама