Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Татар Янтыгы

Татар Янтыгы авылы Лаеш районында, район үзәге Лаеш эшчеләр бистәсеннән 35. Казан шәһәреннән 52 чакрым ераклыкта урнашкан.

Казан ханлыгы чорында яшәгән авыл атамаларын билгеләгән исемлектә Нугай юлы өстенә. Брыс суы ярына утырган Янтык авылы күрсәтелгән (1565 елда ул Бушлык дип бирелгән). Янтык бушлыгы атамасы Казан крае документлары тупланган тарихи белешмәдә дә (XVI гасырның икенче яртысы—XVII гасырнын уртасы) телгә алына. 1766—1861 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында авыл искә атына, анда яна керәшеннәр яшәгәнлеге күрсәтелә. 1898 елда басылып чыккан белешмәдән Татар Янтыгы авылында татарлар көн иткәнлеге күренә. К П. Берстель бастырып чыгарган тарихи белешмә мәгълүматларына караганда. Татар Янтыгы авылында 1235 татар кешесе гомер кичергән.

Олылар авыллары оешуны болай сөйли. Элек авыл олы юл буенда, хәзерге урыс авылы Смолдеярово урынында булган Урыс патшасы Явыз Иван Казанны басып алгач, татарларны чукындыра башлыйлар. Үз диненнән аерылмас өчен халыкнын күбесе качып китә. Янтык урынында үтеп булмаслык сазлык, калын урманнар булган. Качып китүчеләр өчен бу бик уңайлы урын булып тоелган Урманнарны төпләп өч агай авылга нигез салган. Аларнын өчесе өч нәселдән булган Мәнәй Бохаретдин—татар. Чүри Садыйк—калмык. Тәкә Камалетдине казакъ нәселеннән булган. Хәзерге вакытта да авылга нигез салучыларның нәселләре дәвам итә. Әлеге нәселләр йөрткән кушаматлар, еллар аша узып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән Менә алар: чүриләр. тәкәләр, мәмәйләр һ. б Җыелган халыклар нигез салганга күрә авыл башта Җыентык дип. аннан Жантык. соңыннан Янтык дип аталган.

Революциягә кадәр Янтык 2 мәхәлләле зур авыл булган.

Татар Янтыгы табигатьнең матур почмагына урнашкан Аны һәрьяктан урманнар чолгап алган: Алмаз урманы. Каршы урман. Брыс урманы. Чигә тавы. Киртә башы һ. б

Авылда ике зират бар. Берсен халык Олы зират дип атый. Янгыр яумаса. авыл халкы эссе җәй көннәрендә шушы зират янына барып яңгыр сорый Ни хикмәт, шуннан сон янгыр килеп ява икән. Икенче зиратка хәзерге мәрхүмнәрне күмәләр Ике зират та халык тарафыннан каралып һәм тәрбияләнеп тора

Дәвамы. Башы 2006 елның бнчы санында.

 

Смәел авылы район үзәге Балтачтан 24 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл Казан ханлыгы чорында ук булган. Анын зиратында XVI гасырга мөнәсәбәтле ике кабер ташы сакланып калган.

Шушма суы бассейнында укмашып урнашкан Смәел. Йөрек. Нөнәгәр. Чутай. Ко.мзавут авыллары халкы бергәләшеп июнь аенын уртасында Йөрек исемле жыен бәйрәме үткәргән.

Монда яши торган аксакаллар сөйләвенә караганда, авылны ин беренче булып Исмәгыйль исемле кеше нигезләгән. Авыл тирәсендә элек калын урман булган. Аргы як болында юан имәннәр үскән, хәзер бу урын болынга әйләнгән. Оешкан вакытларында авыл халкы тирә-юньдә башка авыллар барын белмәгән ате. Авылдан чакрым ярым ераклыкта Арбор (Урбар) суы ага Шул судан алар йомычка агып килгәнен күрәләр һәм авыл эзләп су буйлап югарыга менеп карышлар Шулай итеп алар Арбор (Урбар) авылын табып кайталар (шушындыйрак хикәятне башка авылларда да ишетергә туры килде) Бу вакытларда Арбор (Урбар) суы тирәләре дә буйдан-буйга урман белән капланган булган Бәшир. Гыйлман. Хәбир ышналары. Ибрай. Нәзир әрчүе дип аталган басуларны шул кешеләр урманнан чистартып ясаганнар. Югары Тарлау. Түбән Тарлау атамалары да урманнан арчылган жирне анлата. Авыл янында Кирәмәт урыны. Изгеләр зираты дип йөртелгән зират бар. Аны икенче төрле Ташбилге зираты дип тә әйтәләр. Бу зират янындагы бер урынга сәдака итеп акча кую гадәте сакланган Анын янында әле дә зур чыршы агачы үсеп утыра. Шунда ук Изгеләр коесы сулары ага. Бу кое суын бик ерак җирләрдән кайгып алып китәләр. Ләкин аннан суны кеше үзе дога кылып алырга тиеш икән

Смәел яныннан Шушма суы ага Элек анын суы мул булган, күпсанлы тегермәннәр эшләп торган. Бу суда Текә яр. Дингез күзе. Кыхтар комлыгы дип йөртелә торган урыннар бар Дингез күзе дип элек бик тирән урынны атаганнар, анда берничә кеше батып та үлгән дип сөйлиләр.

Авылны чыккач Чутай таулары башлана. Жәй көне тау битләрендә бик күп жмләк пешә. Тауга менәр алдыннан бер елганы кичәсе Әлеге су кешене тота дип сөйлиләр

Авылда Советлар Союзы Герое Г Г Гыйлметдинов туып үскән (1913—1944) 1967 елда авылда анын скульптор Г. Г. Гыйззәтуллин ясаган бюсты куелган

Малмыж ягындагы Яна Смәел авылы исә шушы Смәелдән 1926-28 елларда күчкән Мари иле республикасында да бу авылдан күчкән Смәел пүчинкәсе бар

Олы Карауҗа һәм Кече Карауҗа

Олы Караужа һәм Кече Караужа авыллары Зеленодол районында урнашкан Олы Караужа район үзәге Зеленодол шәһәреннән 31 чакрым ераклыкта утырган

XVIII йөз мәгълүматларын эченә туплаган тарихи чыганакта Олы Караужа авылында 264 ясак түли торган. Кече Караужада 15 йомышлы. 7 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелгән. Олы Караужада бер агач мәчет, мәктәп, мәйханә, жил тегермәне, вак-тояк сата торган 5 кибет булган һәм кече атна көнне базар уздырылган Кече Караужа халкы Олы Караужа авылы җәмгыятенә кергән, анда 21 хуҗалык булып, бер жил тегермәне эшләгән

Нажия Борһанова мәгълүматларына күрә. Олы Караужа. Кече Караужа, Олы Жәке, Кече Жәке. Уразлы, Каратмән. Биктә заводы авыллары җыелып, июньнен унбишендә Уйса җыены үткәргәннәр

Караужа авылы барлыкка килү 1552 елда Казан ханлыгынын бетүе белән бәйләнешле Караужа авылы оешу турында мондый риваять бар

Караужа исемле егетнең атасы Кара би булган Кара би Казан янындагы Каравай авылында ил тотып яшәгән Анын улы Караужа. Кече Караужа урынына килеп, авыл корып утырган

Берчакны боларга бер карт кереп, су сораган Хуҗалар су бирмәгән Шуннан әлеге карт «Алты өйлән артмагыз'»—дип теләк теләп чыгып киткән, имеш

Караужа бу эштән бик шөбһәләнеп калган һәм өч улын чакырып, аларга оч ук биргән

 

—Шушы укларны атыгыз, алар кая төшсә, шунда барып нигез корыгыз,— дигән.

Егетләр укларын атып җибәргәннәр Укларнын берсе Каратмән авылы урынына килеп төшкән. Ул урынга Карауҗанын олы улы нигез корган Анын исеме Кара Төмән икән. Икенче улының исеме Чура би булган. Анын угы хәзерге Караужа авылындагы Чура би чокыры турысына килеп төшкән. Караужа Чура би исемле улы белән шул урынга килеп нигез корган Өченче улының угы Күлбаш авылы урынындагы бер күл башына төшкән, анысы шул җиргә урнашкан.

Караужа, Иван Грозныйга каршы сугышта. Казан ханына хыянәт итә Хан. анын бу эшен сизеп, Карауҗанын авызына эретелгән алтын тутыра Анын кабере Чура би чокыры дигән урында.

Чура бинен улы Чура батыр була. Иван Грозный гаскәрләре Казанны алган вакытларда, Чура батыр шушы Караужа авылы җирләре өчен сугышып үлә.

Авыл халкының төп кәсебе игенчелек булган. Ләкин ул гына авыл халкынын ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый Шуна күрә халык көзге һәм кышкы айларда чыпта суккан.

Авылда кибет тотучы сәүдәгәрләр дә яшәгән. Алар халыкка карата миһербанлы һәм шәфкатьле булганнар

Бөтен илне тоташтан коллективлаштыру сәясәте зур каршылыклар һәм ризасызлыклар китереп чыгара. Бу хәл Караужа авылында да чагылыш таба Ирексезләп колхозга кертелгән кешеләр тиз генә аннан кире чыга да башлыйлар 1931—32 елларда Зур Караужада «Яналиф». Кече Караужада «Киров» колхозлары оеша. Колхозга керергә теләмәгән кеше кулак яисә кулак иярчене дип игълан ителә Аларнын мал-мөлкәте тартып алына, ирегеннән мәхрүм ителә һәм Себернен ерак районнарына сөрелә.

1927 елдан авыл районнарында машина-трактор станцияләре (МТСлар) оештырыла башлый Колхозга беренче тракторны Жамалиев Шиһабетдин үз акчасына сатып ала.

Хәзерге вакытта авылда 235 хуҗалык бар Аларда барлыгы 800 кеше яши. шулардан 348 ир-ат. 452 хатын-кыз. Авыл халкы терлекчелек һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Олы Караужа җирләреннән Чума, Тирмән, Сәмит, Туктар әле, Чураби. Урыс. Тубалак, Алмагач, Ташлы Тау. Корык һәм башка елгалар ага.

Авыл кырыенда Туктар әле исеме алган калкулык бар 1918 елда чехлар Казанны алганда авылга да куркыныч яный. Шул вакытларда картлар, карчыклар, балалар, хатын-кызлар шушы калкулыкка юнәләләр. Дошман безне куып житә алмас, безне күздән югалткач туктар әле, дип уйлыйлар. Бу атама шул вакытларның истәлеге булып калган, имеш

Мәми тавы—калкулык. Анын астында су җыелып тору сәбәпле, сазлык барлыкка килгән Бу пычракны мәми дип атаганнар. Тау атамасы шуннан килеп чыккан.

Дәвамы киләсе саннарда