Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЛГЫШЛЫК БҮЛӘК ИТКӘН АЧЫШ

 

Остазларымның берсе, профессор Александр Дмитриевич Дубяго, без студент халкы белән дәрестән тыш вакытларында аралашырга ярата иде Хәер, монын өчен шартлары да шәп булды: йөз ярым студент арасында һәр курста астрономнар саны ярты дистәдән артмый иде ул елларда. Минем астроном курсташларым икәү генә иде Өч кенә студент алдында ике профессор, өч доиент лекцияләр укыды, ассистентлар гамәли дәресләрен уздырды Бигрәк тә «кыен» андый шартларда уку, лектор баш миенне микроскоп аша күреп тора диярсең. ничек аңлаганыңны һәркайсы һәрчак белеп тора. Ул яктан Александр Дмитриевич искиткеч сизгер иле Тәнәфес вакытларында, курста үзем бердәнбер астроном егет заты булгангадыр, мөгаен, күбрәген минем белән гәпләшә иде

Мин анын беренче ачышын студент чагында ук башкарганын белә идем Үкенәм хәзер, гәпләшкән чакларда шул ачышы хакында шәрехләп сөйләтергә җаен тапмадым. Дөресрәге, бу турыда сорарга җөрьәт тә итмәгән идем. Кызганыч, бишенче курста диплом эшемне ул җитәкләгән обсерваториядә башкарган чагымда профессорны инсульт афәте бәреп екты, шактый озак авырганнан соң ул якты дөньядан китеп тә барды, авыр туфрагы җиңел булсын.

Анын беренче ачышының тарихын обсерваториянең олы яшьтәге хезмәткәрләренең берсе сөйләгән иде Галим халкы, көндәлек эшләре белән мәшгуль булып, ачыш турында уйланып йөрми, ул планында каралган, агымдагы, кайчагында шактый эчпошыргыч тикшеренүләрен башкара Өстәвенә, обсерваториядә эшләгән һәр хезмәткәр коллективның барысына да кирәк булган уртак тикшеренүләрдә дә катнаша иде ул заманнарда. Мәсәлән, вакыт үлчәү, хронометрларның төгәл йөрүен күзәтү һәркемнең вазифасына кергән ул чакларда. Көндез эшли астроном, аяз булса, төннәрен дә эшкә чыга. Көндез бинада эшләсә, төннәрен ачык һавада, телескоп янында уздыра.

Бәйрәмгә тәңгәл килгән кичләрнең берсендә һава бик болытлы була, күк йөзендә йолдыз әсәре дә. Ай да күренми. Хезмәткәрләр, аңлашыладыр, форсаттан файдаланып, бәйрәм мәҗлесен кешеләр шикелле уздырырга булалар Күңелле генә итеп утырганда кемдер урамга чыгып, күк йөзенә күз ташлый һәм. тиз генә кире кереп, һаваның бөтенләй чистаруын, йолдыхларнын искиткеч тыныч, аз гына җемелдәвең җиткерә Астроном халкы аяз күкне ычкындырмый, әлбәттә, һәркем үз карамагындагы телескобы янына киткән Студент егет тә үзенә ышанып бирелгән телескопны тиз генә ачкан, анын көпшәсен тиешле координатлар буенча кирәкле ноктага юнәлтеп, окуляр аша бакса, ни хикмәт, өр-яна. беркем белмәгән комета- коирыклы йолдыз фокус яссылыгының шактый алешен биләп тора имеш Шулай итеп, яшь егет үз кометасын «приватлаштырып». ана үз исемен бирү хокукына ия булган Дубяго кометасының тулы булмаган тарихы шундый Әмма бер бәләкәй генә нюансы да бар Тиешле ноктаның координатларын билгеләгәндә егет бик ашыккан шикелле, аларнын берсен йөз сиксән градуска (!) ялгыш итеп исәпләгән, нәтиҗәдә телескопны күк йөзенең горизонт өстендәге капма каршы ноктасына төбәп куйган Менә шулай, галим халкын хаталар да ачышка юлыктыра кайчагында