Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЙММӘТЛЕ ХӘЗИНӘ ОСТАСЫ

Мәхмүт Нигъмәтҗановка 80 яшь

Әле "милләт», «татар» сүзен бик кычкырып әйтергә ярамаган бер чорда ук милли музыкабызны, сәнгатебезне үстерүгә күп тырышлык куя ул

-Унбер яшемнән үз акылым, үз көчем белән яши башладым кемнәр белән генә аралашмадым да, кайларда гына булмадым -ди Мәхмүт ага Нигъмәтжанов

Милли җанлы. нык рухлы. Г Тукай премиясе лауреаты, профессор, күренекле музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтжановнын тормыш елъязмасына күз салсан. чынлап та гомеренең яртысы диярлек чит-ят җирләрдә, башка милләт кешеләре арасында узганын күрэсен.

1930 елда Саба районы Олы Арташ авылында туып-үскән егетнең 1939 елда гаиләләре белән әтисе шахтада эшләү сәбәпле Донбасс якларына китүләре дә. сугыш башланып-әтисе Урал шахталарына эшкә, абыйсы белән апасы сугышка алынуы да, әнисе үлеп киткәч фронт сызыгын үтеп Мэскәүгә кайтырга теләгән малайның Белгородта приютка эләгүе дә. төрле һөнәрләр үзләштерү дэ-бар да бар анда 1943-44 елларда хәрби заводта столяр эшен дә эшләргә туры килә Беренче тапкыр рояльне дә энә шул приютта күрә ул Туган якларда чакта әнисе көйләгән бәетләрдән, әтисе шахтадан ялга кайткан чакларда тальянда уйнаган төрле халык көйләреннән алынган тәэсирләр күнел почмагында шытып чыгарга үз вакытын көтеп яткан диярсең Ул биредә үзлегеннән рояльдә, соңрак аккордеонда уйнарга өйрәнә Мәскәүдә «Сталинские трудовые резервы- дип аталган концертта Сталин каршында фортепианода да уйнарга насыйп була әле ана.

Бу йомгаклау концертында катнашу берничә елдан Мәхмүт аганын язмышы хәл ителүдә мөһим роль уйный.

1950 елда комсомол җыелышында Үзәк Комитетның -Космополитизм»га багышланган җыелышында каршы чыгыш ясый ул Бөтен әйберне-паровозны да. очкычларны да руслар уйлап тапкан дигән «ачышларга» каршы чыга

-Минем чыгыштан сон шундук җыелышны яптылар Дүрт ай төрле инстанцияләрдә йөрттеләр, хатанны таны дип тенкәгә тиделәр Алда әйтеп киткән концертта катнашу коткарды, диделәр соңыннан.

Профессиональ музыкага аяк басканчы күп өлкәләрдә эшли ул Мәскәүдә тимерьюлчылар техникумын тәмамлап машинист та. шушы ук училищеда укыта да. Казан дәүләт университетының математика факультеты студенты да. Төрле
уен коралларында профессиональ дәрәҗәдә уйнау аны 1953 елда Казан дәүләт консерваториясенең композиция факультетына укырга алып килә.

Биредә уку белән беррәттән Казан мәктәпләре һәм музыка училищесында дәресләр дә бирә, консерваториянең стена газетасында төрле тәнкыйть язмалары белән чыга-үзен чын-чынлап татар музыкасы язмышын кайгыртып йөрүче итеп таныта.

Кемнәрдер бер-берсен пычратып карьера ясарга омтылса. Мәхмүт ага Нигьмәтжанов үзенә сүз килүдән дә курыкмыйча хаксызга рәнҗетелгән С Габәши. С. Сәйдәшев һ. б исемнәрен яктыртырга алына

Ә инде халкыбызның энже-жәүһәрләре саналган халык жырлары-Мэхмүт Нигьмәтжановнын ижади эшчәнлегендә төп урыннарның берсен алып тора

Эсселе-суыклы көннәрдә, егерме ел буена унсигез килолы магнитофон күтәреп халык жырларын жыеп йөрү-аны туплау-чын-чынлап халкыбыз мирасына әйләндерә алу-үзенә күрә бер батырлык

-Төрле холыклы кешеләр бар бит Телен ачтырыйм дисәң кайчакта печәнен дә чабышырга, утынын да ярышырга туры килә иде.-ди Мәхмүт ага ул чакларын исенә төшереп.

1970 елда Мәскәүдә «Советский композитор» нәшриятында татар музыкасы тарихында беренче тапкыр чыккан «Татар халык җырлары» китабы аерым хөрмәткә лаек Мәхмүт аганың ижади тормышында алар исә шактый Халкыбыз моңнарына, милли музыкабызга багышланган хезмәтләре ана ил күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алып киләләр

Әлеге китапка биргән бәяләмәсендә Хәсән Туфан менә нәрсәләр ди «Татар музыкаль фольклорының беренче гранит нигезе булачак бу зур гыйльми әсәрдәге җырларны кызыксынып, хәтта анда тупланган байлыкнын-халкыбыз ижат иткән байлыкның бөеклегенә сокланып күздән кичердем

М Н Нигьмәтжановнын чиксез зур көч куеп чын мәхәббәт белән жыйнаган бу гыйльми хезмәтендә биш миллионлы татар халкынын йөрәге-күнеле генә түгел, анын гасырлар аша үткән зур. бай гомере дә. тарихы да чагыла

Бу әсәр татар халкынын төрле шивәләре эчендәге жырларны табып алып беренче тапкыр дөньяга-мәйданга чыгаруы белән яна ачыш булып тора •

Берәүләр соклану белдерсә, икенчеләр көнчелек угында яна Хәтта нәшриятның үзендә дә аптырыйлар

-Нинди милләт сез? Башка халыклар үзләре турында Мәскәүдә китап чыгару өчен бүләк ташыйлар, сезнекеләр исә донос язалар.-дилэр

Музыка өлкәсе-сәнгатьнен кайбер башка төрләренә караганда да четреклерәк, катлаулырак Милли музыка исә бигрәк тә Бүгенге көндә «милли» сүзе каядыр читкәрәк китеп, сәнгатьтә очсызлы эстрада алгарак чыгып, яшь жилкенчэкнен сәхнәдә үзен күрсәтүгә генә кайтып калды кебек

-Менә, кара.-Мәхмүт ага минем каршыма ике газета китереп куйды Беренчесе-1929 елда Газиз Әлмөхәммәтовнын -Кызыл Татарстан- газетасында чыккан «Бездә музыка мәсьәләсе» дигән язмасы Икенчесе-үзенен (М Н) 1987 елда «Советская культура» газетасындагы «Как выходить из тупика9» дип исемләнгән әнгэмэсе -Бу язмалар арасында берничә дистә еллар Ә проблемалар нигездә шул ук Бүгенге көндә белемле, зәвыклы музыка белгечләре юк дәрәҗәсендә Музыка белгече бөтендөнья музыкасыннан киң мәгълүматлы һәм намуслы булырга тиеш.

-Жыр сәнгате буенча берничә махсус югары уку йортларыбыз да бар. югыйсә Ә нигә сон ул көннән көн артка тәгәри9 С Сәйдәшев Р Яхин А Ключаревны алыштыра алырлык, горурланырлык композиторларыбыз бүгенге көндә нигә юк?

-Бу-сәясәт Халыкның рухын эчтән таркату өчен махсус шулай эшләнелә Сәнгатьне тоталитар режим шушы хәлгә китерә Ә андый властька гуманитар фәннәр кирәкми Консерваториядә композиторларны милли рухта тәрбияләү гомумән дә булмады

-Югары зәвыклы милли әсәрләр яза алырлык композиторлар әзерләү өчен татар музыка мәктәпләренең дә милли рухта булуы кирәктер бәлки

 

 
   


-Мәктәп дигәннән Саба һәм Кукмара районы үзәкләрендә тарихи ике мәктәп бар. Бу районнан чыккан күренекле кешеләр әле ул турыда, бәлки белмиләрдер да. 1928-1930 елларда минем әти Нигъмэтжан Мөхәррәмов салдырган мәктәпләр алар. Донбасс шахтерларыннан татар шахтерларына тырыш хезмәтләре өчен 400 мен сум премия бүлеп бирелә Әти шушы акчаларны мәктәп салдыруга тота. Бу турыда язып берәр мемориаль такта куйсалар яшь буын өчен начар булмас иде. Нәрсә генә әйтсәк тә бу-тарих. Урал яклары. Донбасс шахталары татарлар тормышында үзе бер тема, халкыбыз җырларында да кин яктыртыла ул. Бирегә килеп, шахтерлар белән аралашып, шах­таны үз күзе белән күреп Такташ атаклы «Камил» драмасын яза.

 

-Мәхмүт ага, Сез бит әле берничә ел филармония­нең сәнгать бүлеге җитәкчесе булып та эшләгәнсез?

17 яшьлек егет чагы

-Әйе Тик мин беркайчан да түрәлеккә омтылма­дым Минем өчен иң кирәкле, кадерле эш-үз кулым, үз фикерем белән тормышка ашырыла торганы. Та­тарстанның 50 еллыгына Мәскәүдә «Россия» һәм Чайковский исемендәге концерт залларында зур концерт куйдык. Ул вакыттагы таләпләрне беләсез Соңыннан аны Казанда да күрсәттек. Зур уңыш казанган бу концерттан сон җитәкчеләр тарафыннан бик югары урыннар тәкъдим ителде. Тик мин 125 сумга ИЯДИгә кайттым, берничә ел Арча укытучылар әзерләү көллиятенә барып татар телендә теория буенча дәресләр биреп йөрдем

 

-Р Яхин бер мәкаләсендә: «Бездә музыковедлар күп. ә музыковедение юк».-ди. Сезнен хезмәткә исә зур бәя бирә

-Чыннан да, бездә татар музыкасын өйрәтүгә тиешле игътибар бирелмәде Чөнки чын музыка белгече әзерләү, үстерү фәкать милли мохитта генә мөмкин Бездә татар телендә укыту гомумән булмады, татар телендә музыка буенча хезмәтләр түгел, мәкаләләр язылганын да хәтерләмим Киләчәктә бу юнәлештә нәтиҗәле эш башкарырга теләсәк, укыту процессын тамырдан үзгәртү зарур, бүгенге җитәкчелек бу турыда уйлансын иде.

Чын тарихны яктырткан язмалар көннән-көн кадерлерәк була барган кебек, татар музыка сәнгатенең үсешенә фәнни һәм иҗади яктан зур өлеш керткән музыка белгече, галим Мәхмүт ага Нигъмәтжановнын «Народные песни волжских татар», «Татарские народные музыкальные инструменты», «Тукай һәм музыка». «Татар халык җырларының төзелеше» һәм башка хезмәтләренең дә тарихи кыйммәте җуелмас.