Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Явлаштау

Явлаштау авылы Саба районында, район үзәге Байлар Сабасыннан —15, тимер юл станциясе Шәмәрдәннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан

Авыл Казан ханлыгы чорында ук булган. Явлаштауда XVIII йөздә 69 ясаклы татар яшәгән. Явлаштау халкы күршедәге Курсабаш, Мичәнбаш. Кырбаш, Олыяз, Пүкәл, Өтернәс, Эзмә, Иске Шекше, Яна Шекше, Мишәбаш. Сәрдә, Иләбәр. Көек, Бөкмеш авыллары белән берләшеп июнь уртасында Калатау җыены үткәргән Жыен үткәрелгән урынны өлкән яшьтәгеләр хәзер Әчтерхан урыны дип атап йөртәләр

Явлаштау (Түбән Мишәбаш) авылы Мишә суы буена утырган

Авылнын өлкән буын кешеләре Явлаштаунын нигезләнүе турында болай сөйли Көнкүреш өчен уңайлы булганлыктан, бу җиргә «Бәймәч» һәм «Миләч» дип билгеле булган ике гаилә йорт салып яши башлаган. Берничә елдан Мазар исемле кеше дә килеп нигез корган. Хәзерге Мазар тавы шул Мазар исемле кешегә нисбәтән барлыкка килгән.

Еллар узу белән авылда баеп киткән гаиләләр барлыкка килә һәм авыл халкы байларга һәм ярлыларга аерыла.

Авыл төрле яктан таулар белән уратып алынган. Тауларның урнашуына нисбәтле ябалдаш сүзеннән авылга Яблаштау исеме бирелгән дип исәплиләр. Тора-бара ул Явлаштау дип атала башлаган.

1880 елда авылга Сәйфетдин исемле кеше килеп утыра Ул биредә беренче булып кибет ача Монда шулай ук Казан бае Юнысовлар тире заводы ачалар. 1910 елда авылга Касыйм дигән кеше килә. Ул сәүдәгәр Зариф кызына өйләнә һәм күп табыш китерә торган йон заводы ача.

1917 елда революция булгач, Казан байлары үзләренең байлыкларын Явлаштауга китереп яшермәкче булалар. Алар бирегә 600 капчык җимеш китерә. Әмма революциядән сон, халык бу җимешләрне үзара бүлешә.

1928 елда илдә коллективлаштыру башлана. 1929 елда 9 хуҗалыктан торган колхоз төзелә. 1925 елда Явлаштау авылында мәчет салына, ә 1931 елда ул бетерелә. Анын бинасын клуб итеп үзгәртәләр.

1925 елдан авылда укый-яза белмәүчелекне бетерү өстендә эш алып барыла башлый Мәдрәсәләр урынына 4 еллык башлангыч мәктәп ачыла.

1951 елда колхозлар берләшеп, «Калинин» исемендәге колхоз оеша. Бу колхозга Мишәбаш һәм Явлаштау авыллары керә. 60 елларда биредә мәдәният йорты, медпункт, 8 еллык мәктәп, балалар бакчасы, машина-трактор паркы, ашханә, кибет, колхоз идарәсе һ. б. салына. Юллар тәртипкә китерелә, районга бара торган юл дамба итеп күтәртелә. Колхоз бөтен республика күләмендә таныла

Авыл кырыеннан боргаланып Мишә елгасы ага. Элек елганың суы да мул бул-

Дәва.чы, Башы 2006 елның бнчы санында.

ган, балыгы да мул үрчегән. Авылнын барлык елга-сулары, чишмә-кизләүләре дә Мишә елгасына кушыла.

Авыл янындагы тау башында ялгыз нарат үсеп утыра. Ул ничек сакланып калган сон? Тау өстендә нарат урманы булган. Аны бетереп, байлар чәчүлек җирләре ясаганнар. Әхмәт исемле карт. «Минем киләчәк буыннарыма шушы нарат истәлек булып калсын».—дип нарат агачын кистермәгән. Бүгенге көнлә дә нарат агачы авылга ямь биреп, горур басып тора. Элек ана табынганнар, ә хәзер яшьләр шул нарат янына менеп кичке уеннар уйныйлар

Түбән Барыш

Түбән Барыш авылы Апае районында, район үзәге Апастан —20. Чишмә (Ключи) станциясеннән—13, Тәмте пристаненнән 28 чакрым ераклыкта урнашкан Авылда татарлар һәм чуашлар яши Тарихи чыганакларда авылнын исеме—Ясаклы Барыш Бу авыл халкы дәүләткә ясак түләп көн иткән.

Авылнын язылган тарихы булган. 1921 елда көчле янгын вакытында әлеге тарих янып юкка чыга.

Авыл оешу, барлыкка килү турында халык телендә төрле легенда-риваятьләр йөри Олылар сөйләвенә караганда, авылны беренче булып чуашлар нигезләгән Идел-Кама буйларындагы дәүләт илбасарлар тарафыннан яулап алынгач, халык төрле урыннарга таралып утыра башлый Авыл янында бер калкулык бар Аны Морзалаш дип йөртәләр. Жәйге эссе көннәрнең берсендә шушы калкулыкка Морза исемле кеше килеп шалаш кора. Авыл чуашларыннан сыену урыны сорый, нәселе барын әйтә Авылда ул вакытта буш урыннар күп була. Морзага авылга килеп урнашырга рөхсәт итәләр һәм ул нәселен, гаиләсен алып килеп шушында төпләнә. Элек авылнын тирә- ягы калын урман булганга, тырыш кешегә йорт җиткерү җинел була

Түбән Барыш тирә-якта ин ярлы авылларнын берсе исәпләнгән Хәреф танучы, яза белүче монда икәү генә булган. Адрес яздыру өчен авыл кешеләре аларга килеп, йә 3 тиен акча, йә йомырка биреп киткәннәр Дөрес, биредә байлар да яшәгән Авылда күмәч салу һәм сагучылар. йомырка сатучылар һәм тегермән тотучылар да була. Революциягә кадәр авылда өч-дүрт җил тегермәне һәм бер су тегермәне эшләгән. Ит, йомырка белән сату иткән Зиннур һәм Зиннәтулла исемле кешеләрне байлар дип Себергә куганнар, мал-мөлкәтләрен тартып алганнар Күмәч сатып йөрүче Хәлим исемле кешене ни өчендер сөрмәгәннәр. Ул менә нәрсәләр язып калдыра: «Күмәч сату белән шөгыльләндем. Хатыным тәүлеккә 7 тапкыр мичкә ягып күмәч пешерә иде. Иргә таңнан ат җигеп күмәчне базарларга алып барып сата идем Юл газабы—гүр газабы диләр, янгыр һәм буран астында калган вакытлар күп булды, арбалар, көпчәкләр ватылулар да һәрдаим иде» Авылда үз көче белән хәлле генә яшәгән кешегә хөрмәт беткән ул елларны Революциядән сон тегермәнчеләрне дә эзәрлеклиләр, тегермәннәрен ваталар. Тегермән тоткан Мостафа һәм Гатаулла исемле кешеләрне төрмәгә утырталар

Авылда ике мәчет һәм ике мәдрәсә эшләгән Утызынчы елларда мәчетләрнен манараларын кисәләр, муллаларны төрмәләргә утырталар, йортларын, мал- мөлкәтләрен тартып алалар, балаларын укудан читләштерәләр 1933 елда Хәлиулла мулланың йортын тартып алалар да гаиләсе белән урамга куып чыгаралар Ул мунчада яши башлый Мунчаны да тартып алалар. Аннары мулла балчыктан, саманнан салынган кладовоенда яши башлый. Кладовойда ул гаиләсе белән 19 ел тора Башка йорт салдыртмыйлар. Шул балчык өйдә яшәгәндә дә муллага салым өстенә салым салып торалар

1921 елны бик каты ачлык була Бик күп хуҗалыкларның бәрәңгеләре һәм игеннәре тишелми Сирәк кенә тишелеп чыккан игеннәр эсселектән май урталарында һәлак була. Июнь аенда инде уңыш көтәргә бернинди өмет калмый Авылда терлекләрне сую башлана Итләрне тураклап һәм ваклап кояшта киптерәләр Калдык-постык ашлыктан он тарттыралар. ипи пешереп сохари әзерлиләр Кайбер хуҗалыклар авылны калдырып шәһәргә китә башлый Юлда гаиләләре белән үлеп калучылар да күп була Ачлык афәте узгач. 1923 елда горле яклардан авылларына кире кайта башлыйлар

Илдә яна икътисад сәясәте башлана. Крестьян барлык көчен жыеп, юк-бар орлыкны барлап чәчү чәчә, жин сызганып жир эшкәртергә тотына Вак сәүдәгәрләр барлыкка килә. Ләкин бу иркенлекләр озакка бармый. Тоташтан күмәкләшү һәм колхозлашу еллары башлана. Колхозга кермәүчеләргә налог өстенә налог салалар Аны түли алмагач жирдән мәхрүм итәләр, жирен тартып алалар. Колхозга «Ашлы күл» дип исем бирәләр. 1929 елдан башлап авыл халкынын күбесе шәһәрләргә күчеп китә. Шулай ук олы юлга якынрак булган урыннарга да күчеп китүчеләр була. Кама Тамагы районының Якты Алан. Идел буенда урнашкан Югары Ослан районынын Кызыл Байрак авылына күчеп утыралар. 360 хуҗалыгы булган авылнын 84 кенә йортында тормыш чаткылары күренә.

1941 елның октябрь аенда яше-карты, хатын-кызлар, яшүсмерләр хәрби кыр ныгытмалары, блиндажлар, танкка каршы окоплар казырга мәжбүри хезмәткә алына. Сугыш елларында хатын-кызларнын механизатор булып эшләүчеләре дә күп була Кабинасыз тракторларда алар жәен-кышын, буранда һәм янгырда көне-төне эшлиләр. Төнлә эшләү өчен тракторларның фаралары булмый Трактор алдына кабызылган фонарьлар куеп жир сукалыйлар Ягулык яки трактор радиаторында су бетсә, авылга кайтып шуларны кырга жәяү алып киләләр. Тракторда 17-18 яшьлек кызлар эшләгән.

Авылдан сугышка киткәннәр арасыннан 80 ир-ат кире әйләнеп кайта алмый, ил азатлыгы өчен башларын салалар.

Авыл аркылы Үләмә суы ага. авыл уртасында зур күл бар Элек монда кәрәкә балыгы, буе ярты метрга житә торган ак балыклар, ташбашлар йөзгән Куе камышларында су тавыклары, кыр үрдәкләре оя корган 1912 елда авыл күле чистартылган һәм тирәнәйтелгән Үләмә ярына шул чорда таш түшәгәннәр, чишмәләрне чистартканнар Үләмә аша тимер-бетон күпер салырга да фәрман килгән булган, ләкин кайбер авыл өлкәннәре моңа каршы килгән, салым түләтүдән курыкканнар

Авылнын төньягында Туры тау, ә көньяк-көнбатышында Кала тау урнашкан Кала тау башында зур кала, ә авыл урынында диңгез булган диләр Кала тау борынында Изгеләр чишмәсе ага, аның тирә-ягы әйләндереп алынган, суын эчү өчен савыт куелган. Чишмәдән якын гына Мәрьям ана күз яше дип аталган, жәен- көзен ямь-яшел үләннәр үсеп утыра торган сазлы урын бар. Ерактан карасаң ул. чынлап та. ике бөртек күз яшенә охшаган

Акчалы тау дип аталган тау да бар. Авыл кешесе мәрхүм Зиннәт Хәйруллин бу тау турында менә нәрсәләр язып калдырган: «1918 елны Буа якларына чехлар узып киткән Казан ягыннан килгән чехларның йөкләре, кораллары авыр булган Капчыкларында байтак көмеш акчалар да булган булса кирәк. Йөкне җиңеләйтү өчен, кайтканда кереп алырбыз дип. акчаларын, имеш, тау башына күмеп киткәннәр Бу халне тау башында уйнап йөргән балалар күргән Акчамы, яисә башка әйбер күмгәннәрме, анысы билгесез» Тау башына чехлар көмеш акча күмгәннәр дигән хәбәр авыл халкы арасында тарала Кайбер күрәзәчеләр тау башыннан хәзинә табу өчен сыернын дүрт аягына дүрт чабата кидереп тауга алып менергә кушалар. Шулай эшләүчеләр дә була, ләкин хәзинә генә табылмый. Күрәсең, чехлар бернинди хәзинә дә калдырмаган. Шуннан сон бу тау Акчалы тау дип йөртелә башлый. Түбән Барыш белән Зур Күккүз авыллары арасында Камил чокыры дигән чокыр-елга бар Яз көннәрендә бу елга-чокырдан үтеп булмый, агымсу көчле була. 94 яшенә житеп үлгән Мостафа бабай бу чокыр турыңда болай дип сөйләп калдырган: «Бу чокырда яз көне юлаучы Камил исемле кеше батып үлә. Сөйләүләргә караганда, чокырда агач күпер булган. Бер мосафир салкын вакытта төнлә күпер астында кунган. Җылыныр өчен ул күперне ут төртеп яндырган»

Хәзер авылда ике милләт вәкилләре—татар һәм чуашлар үзара дус һәм тату яши Татарлар Түбән оч, Ком очы. Олы урам, Мукри дип исемләнгән урамнарда яши Чуашлар яши торган урам Чуаш очы дип атала.

Дәвамы киләсе саннарда