Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Ян, гул

Янгул авылы Балтач районында, район үзәге Балтачтан—15. Шәмәрдән тимер юл станциясеннән—31. Малмыж пристансннән 25 чакрым ераклыкта урнашкан

Бу бик борынгы авыл. Ул Казан ханлыгы заманнарында ук булган Янгул авылы халкы июнь башында күршедәге Борнак. Ор. Сәрлсгән. Алан авыллары белән бергәләшеп Тарлау җыены үткәргән Бу җыен Янгул җыены дип тә йөртелгән

Авыллар тарихын өйрәнүгә шәҗәрәләр шактый зур өлеш кертә «Янгол шәҗәрәсе» Балтач районы Янгол авылын нигезләгән Янгол баба нәселенә нисбәтле Янгол бабанын алты углы Түнтәр авылын да нигезләгәннәр. Олы буын авылны икенче төрле Янгол иле. Жангол иле дип тә атый.

Минем экспедиция дәфтәрендә авыл тарихы турында өлкән буын хәтерендә сакланган түбәндәге мәгълүматлар язылган: авылны беренче нигехтәүче кешеләр Болгар дәүләтеннән чыккан. Татарлар башта хәзерге Түбән оч урынына килеп утырганнар. Алар килә башлагач, бу тирәдәге чирмешләр икенче урынга күчеп киткән. Кайберләре мөселманлык кабул иткән һәм татар арасында яшәп калган Әле дә авылда чирмеш нәселләре дип йөртелүчеләр бар. Хәзерге Тау асты урамында элек чирмешләр торган. Авыл янында Чирмеш елгасы һәм Кирәмәт тау башы бар

Янгул авылы элек урман белән әйләндереп алынган булган. Чәчүлек җирләр кирәклектән агачларны кискәннәр, басу-ышналар ясаганнар, шуна урман авылдан чигенә барган.

Авыл Шушма суы буена утырган. Элек ул мул сулы булган Анда тегермән эшләгән, хәзер инде анын амбарлары җимерелә башлаган. Монда балык тотарга хәзер лә бик ераклардан киләләр

Шушма тирә-юнендә елга-инеш. күлләр, сазлыклар да шактый Киндер чишмәсе суын Шушмага коя. Элек авылдан читкә бәхет эхтәп чыгып китүчеләр, байлык белән кире әйләнеп кайтуларын теләп, чишмәдән су эчкәннәр һәм киемнәреннән берәр жеп алып чишмәгә салып калдырганнар Элек, гадәттә, киемнәр киндердән булганлыктан, чишмәне лә Киндер чишмәсе дип атаганнар

Авылны бер яктан таулар каплап тора Бу гади генә тау түгел, анын буеннан буена саф һәм шифалы сулы чишмәләр тезелеп киткән Кешеләр чишмәгә юлны онытмый, су алырга, кер чайкарга киләләр Чишмәләрне саклау эшенә җирле үзидарә һәм мәктәп укучылары зур коч куя һәр чишмәгә улак куелган, алар түбәле кечкенә ой эченә алынган.

Дмш.чы. Биты 2006 елның бнчы санында

Күлләрнең күренеклеләре: Сөлек күле. Якты күл. Үрдәк күле. Мунчала күле. Үтәй күле, Аю күле, Ташланган Шушма һ. б.

Мунчала күленен исеме чыпта сугу һөнәре белән бәйләнешле Чыпта сугарга мунчала алу өчен юкә кабыгы батырылган сулыкларны Мунчала күле дип йөртәләр. Элек Янгулда мондый күлләр байтак булган, шуларнын берсе авылдан якын гына, әлегә кадәр сакланып калган. Ташланган Шушма дип Шушма елгасынын авылдан читгәрәк бер урынын атаганнар. Шушма елгасы су юлын үзгәрткәннән сон барлыкка килгән күлсымак сулык ул Бу сулыкта берничә кеше батып үлгәч, анда коенмый башлыйлар.

Авыл читендә генә Тарлау бар. Ул хәзер үскән, зурайган, урман кебек булган. Анда кешеләр балан, җиләк, гөмбә, чикләвек һәм дару үләннәре җыярга баралар Тарлаунын бер почмагы Печмән дип. ә икенче бер почмагы Кортлык дип йөртелә. Анда колхозның умарталыгы урнашкан Авылнын югары оч ягында урнашкан Коры елганын суы юк. кешеләр анда җиләккә йөри, печән чабалар

1929 елда авылда колхоз төзелгән һәм ана шул елнын 7 маенда «Яна тормыш» дип исем биргәннәр Тора-бара «Яна тормыш» колхозы районда алдынгы колхоз­ларның берсенә әверелә.

1941 елда башланган Ватан сугышына авылдан 500 гә якын кеше китә. 206 кеше анда башларын сала. Сугышта батырлык күрсәткәне өчен Гарифуллин Габдуллага Советлар Союзы Герое исеме бирелә Ул —авылнын горурлыгы.

Авылдан чыккан шәхесләрнең берсе—язучы Хәбра Рахман (Хәбибрахман Габдрахман улы Габдрахманов). Ул 1914 елда ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән ятим кала, ике сеңлесен һәм энесен тәрбияләү анын өстенә төшә Соңыннан туганнары белән балалар йортында тәрбияләнә Хәбра Рахман Мәскәү янында барган сугышларда яралана һәм 1942 елнын ноябрендә батырларча һәлак була. Ул «Батырлык өчен». «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ б. орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Яңгул Балтач районында зур авыллардан санала. Элек анда ЮООләп йорт булган, аны ике колхозга бүлеп йөрткәннәр. Ә хәзер авылда ЗООгә якын хуҗалык исәпләнә.

Авылда урта мәктәп эшли, мәдәният йорты, китапханә, икмәк пешерү комбинаты, элемтә үзәге, ашханә, даруханә, хастаханә, балалар бакчасы салынган Сәүдә үзәкләре дә берничә урында.

Авыл тарихын өйрәнү өчен мәктәптә музей ачылган. Анда авыл тарихын, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен сурәтләгән тарихи экспонатлар саклана.

Авыл янында ике зират бар. Аларнын коймалары төзек, эчләре чистартылган Зиратта шактый борынгы кабер ташлары да бар Ул ташларны элек мәктәптә тарих укыткан, хәзер вафат булган Исмәгыйль абый укып өйрәнеп тә йөргән.

Ямаш

Ямаш авылы Балык Бистәсе районында, район үзәге Балык Бистәсеннән —30. Арчадан 67 чакрым ераклыкта урнашкан.

Авыл атамасы Казан ханлыгы чоры авылларын искә алу исемлегенә кергән. 1859 ел мәгълүматлары теркәлгән тарихи белешмәдән күренгәнчә. Суша суы ярына урнашкан Ямаш авылындагы 100 хуҗалыкта 304 ир-ат һәм 306 хатын-кыз гомер кичергән, мәчет эшләгән.

Ямаш авылы халкы майнын ахырында Иске Арыш. Яна Арыш. Яншык. Югары Тегермәнлек. Түбән Тегермәнлек. Күки авыллары белән бергә Байтирәк җыены, яисә икенче төрле Тегермәнлек җыены үткәргән.

Өлкән буын кешеләре сөйләвенә караганда, авыл оешканга кадәр бу урыннар калын кара урман белән капланып алынган булган.

Авыл исеменә бәйле бер кызыклы гына риваять тә бар Ике кеше тау башына утырып чалбарларын ямый икән. Шул вакытта өченче бер кеше килеп: «Монда ни эш эшләп утырасыз?»—дип сораган. Тегеләр: «Безнең чалбар ямаш».—дип әйткәннәр.

 

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Авыл атамасы менә шулай барлыкка килгән, имеш. Бу—халык этимологиясенен бер үрнәге генә, әлбәттә

Авылны беренче килеп нигезләгән кешенен исеме Ямаш булса кирәк Татарстандагы күп авыллар беренче килеп урнашкан кеше исеме белән аталган

Революциягә кадәр Ямаш авылы Казан губернасы. Лаеш өязе Урахчы волостена кергән Авыл ике мәхәлләгә берләшеп яшәгән 1908 елда икенче мәчет салына

Аерым хужалык чорларында Ямаш халкы артык хәлле булмаган. 200 хуҗалыкларда төрле катлау кешеләре яшәгән Авылдагы 80-90 процент халык кечкенә, түр якта ике генә тәрәзәле, салам түбә белән ябылган йортларда көн күргән Капкалар «җил капка* дип йөртелгән Крестьяннарның 35-40 проценты атсыз, бик күпләре җирсезлектән интеккән. Шунын өстенә. табигать шартларынын начар, янгыр юклык аркасында иген укышы начар, ашарга икмәк булмый. 1890. 1897. 1911. 1921 елларда көчле ачлык килә Бу дәһшәтле елларда Идел буйларындагы халык, шул исәптән Ямаш халкы да ачтан кырыла.

Авыл халкының төп кәсебе юкәдән чабата үрү һәм агач башмак ясау булган Берничә кеше җир өйдә яшәгән Бик күпләрнен өйләрендә җир идән, карындык тәрәзәләр булган. Халыкнын төп ягулыгы— салам. Урман авыл өстенә авып торса да. ана керү мөмкин булмаган Аны мылтыклар белән урман сакчылары саклаган

Авыл халкы тыныч һәм тату гына яшәмәгән, ызгыш-талашлар да булгалаган. Бәйрәмнәрдә, аерым алганда җыеннарда, сабан туйларында сугышканнар Күп вакытта бу сугышлар сыйнфый көрәш төсен алган Ярлылар бай катлау кешеләрен яратып бетермәгән

Авылда халык урамнарны үзенчә атый Иске урам. Тәкә тау урамы. Кибет урамы. Жыбанай урамы. Түбән урам. Чутай урамы. Солылы борай урамы һ б Көчләп чукындырылган һәм чиркәүдә теркәлгән, ләкин кире мөселманлыкка кайткан кешеләрне «солылы борайлар» дип атаганнар Сонгы урам атамасы шуна ишарәли дип уйларга кирәк

Авыл табигатьнең матур урынына утырган. Янында таулар ла. елгалар һәм болынлыклар да бар Такталык юлы. Тәбе тавы. Әче елгасы. Чошы елгасы. Алдырбиш болынлыгы атамаларын халык яратып куллана. Авылнын нәкъ уртасында, ин матур, яшеллек белән капланган чирәмлек җирдә җир астыннан чишмә тибеп чыккан Ана Корбан чишмәсе дигән исем биргәннәр Элеккеге вакытларда анда корбан чалын, учак ягып аш пешергәннәр Жәй көне, янгыр яумаса. шунда төшеп яңгыр боткасы пешергәннәр, янгыр теләгәннәр Корбан чишмәсенсн суы артык тәмле түгел Чисталыгын чиста, ләкин суы күкертле. Шул сәбәпле аны эчмиләр, суны башка максатларда файдаланалар

Давамы ки.исе саннарда