Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢА РОБИНЗОННАР

 

—Йә-йә! Нинди план туды башыңда?

—Безгә аларның су юлларын ябарга кирәк. Банданы утрауда бикләргә.

Ничек итеп?—дип аптырадылар егетләр.

Элементар рәвештә. Минем шартлаткыч пакетлар, динамит бар. Бик куәтлесе.

—Кайда ул?

Көймәдә. Болай итәбез...

Кәефләре күтәрелгән эзтабарлар Расихка хәбәр иттеләр дә көймә янына ашыктылар. Ул аларны элекке урында көтә иде.

Виктория!

Төнне «Викториямдә уздырып, иртәнгә таба лагерь ягына таба юнәлделәр. Катерларның тарлавык буйлап диңгезгә чыга торган җиренә барып җиткәч тә шәмсыман пакетларны бергә бәйләп.аңа бикфорд шнуры беркетеп һәм шнурның бер очына ут төртеп.бау белән кыя астына төшерделәр. Аннан соң ашыга-ашыга лагерьның үзе янына киттеләр. Әле иртәнге эңгер-меңгер,бөтен нәрсәнең соры булып күренә торган чагы иде.

Биш минуттан җиде тула,дип пышылдады Фәрит.—Ярый ла Расих вакытында эшне башкарса.

Эшләр!—диде Идрис.—Менә күрерсез.нәкъ җидедә шартлатачак

Сәгать җидегә җитте. Читлекләреннән чыгардай булып типкән йөрәкләрен көчкә генә тыеп яткан егетләр утрауның башта теге ягында аннан соң лагерьдан ерак түгел бу читендә шартлау һәм таулар җимерелгәндәй дөбердәү ишеттеләр.

Аста пиратлар яшәгән мәгарәдән кораллы кешеләр атылышып чыга башладылар. Колларны кире үз тау куышларына куалап керттеләр Пиратларга кемдер боерыклар бирә башлады.

__ Чен!___ Хәсән белән Фәрит бер үк вакытта бер-беренең кабыргаларына төрттеләр.

Өч-дүрт кеше якындагы катер янына йөгерделәр һәм аңа утырып диңгез ягьыа ai чыктылар Кайдандыр озын-озын баскычлар китерел .кораллы кешеләр өскә үрмәли башладылар. Ул арада катер кире килде һәм аста тагьы кычкьрьш башланды Өч дус елмаешып бер-берсенә караштылар: «Аңлашыла,янәсе.юл ябык».

Ул арада егермеләп кеше гаҗәеп тизлек белән өскә үрмәләп менеп, төркемләп-төркемләп төрле якка китеп югалдылар.

—Расих, саклан!—диде трубкага Фәрит —Көймәңне төпкә батыр! Ун

Дәвамы. Башы I нче санда.

минуттан лагерь турысына кил Һәм безне көт!

—Хәсән!—дип пышылдады Фәрит,—Лагерьда ничә кеше калды, дип уйлыйсың.

—Сакчыларны алып,өскә мендерделәр. Ченның үзе янында бер кеше күренә. Әнә алар мәгарәгә керделәр. Тоткыннар ишеге янында тагын берәү булырга тиеш. Ул аларның ишеген йозаклап маташа иде. «Егетләр! Иә баш, йә мал! Киттек!!»—дип, бауга ябышып Хәсән аска очты. Идрис белән Фәрит аңардан калышмадылар. Егетләрнең уч төпләре утта тоткан кебек янды,ләкин алар моңа әһәмият бирмәделәр. Менә алар төшеп җиттеләр Һәм Чен кергән тау куышы янына килделәр. Эчтә тавышлар ишетелә иде.

—Хәзер берсе чыга,—диде Хәсән тегеләрнең кытайча сөйләшүләрен аңлап.— Чыгуы белән тегенең башыга сугам да,икебез эчкә керәбез. Син, Идрис,аның коралын ал да монда тор.

Шул ук секундта пират атылып килеп чыкты һәм башына пистолет сабы эләгеп, җиргә ауды. Мондагы тавышны ишетеп, автоматын атарга әзерләгән тагын бер бандит күренде. Җирдә яткан иптәше өстенә иелгәч,яшеренеп торган егетләрдән анысы да «күчтәнәч» алды. Шул ук секундта Фәрит белән Хәсән мәгарәгә атылып керделәр. Ә анда!.. Арткы планда граната тоткан кулын югары күтәреп,Чен тора.

—Әһә! Алдыгызмы мине!—диде ул инглизчә һәм шаркылдап көлде. Шул ук вакытта бер яктарак яткан автомат янына елышырга тырышты. Хәсән тиз генә өстәл янына ташланды Һәм автоматны кулына төшерде. Ике дус Чен гранатасын шартлатыр,дип көтте,ләкин ул янаудан узмады.

—Автомат сезгә ярдәм итмәс!—дип кычкырды бандит.—Барыбер сезгә үлем! Хәзер минем кешеләрем бары да монда киләчәк. Мине атсагыз, үзегез дә үләчәксез. Сез бит әле яши башлыйсыз гына,миннән күпкә яшь әле сез. Сезгә котылу юк! Бирелегез мөмкинлек бар чакта. Шуннан карарбыз,бәлки,исән дә калдырырмын. Миңа нәрсә,мин инде яшәдем,шәп яшәдем..

—Ә без хәзер тикшереп карыйбыз,тормыштан туйдың микән!—дип, пистолет тоткан Фәрит ата бандитка таба бара башлады. Бу мизгел бөтен операциянең кульминациясе булды. Безнең егетләргә кызны да, үзләрен дә коткару өчен башка юл юк икәне яхшы аңлашыла иде. Вакыт алар файдасына эшләми иде шул. Әмма хәвеф-хәтәрнең масштабын белмәгән Чен моны аңламый иде ахрысы. Ул һаман боларны куркытмакчы була, үзенә таба елышучы Фәриткә: «Килмә! Килмә! Шартлатам!—дип акыра.

—Юк! Шартлатмыйсың! Синең кебек кеше канын кызганмаган җанвар бик куркучан була. Ә менә безнең сүзне тыңласаң, чыннан да исән каласың.

Фәрит Ченны таш кыяга постырды,Хәсән дә автоматын аның корсагына терәде.

—Сезгә ни кирәк!—дип хырылдады Чен.

—Менә монысы акыллы сүзләр!—дип, Фәрит аның кулына үрелде.—Бир гранатаңны,юкса ялгыштан шартлап куюы бар. Яхшылык белән килешик!

Фәрит Ченның кулыннан гранатаны алып,идәндә яткан чеканы кире урынына тыкты һәм куркынычсызландырыпган коралны кесәсенә тыгып куйды.

Шуннан соң атаманга Алсуның фоторәсемен күрсәттеләр, һәм аңа катгый рәвештә әйтелде:

—Шушы кызны биреп,безне диңгез ярына озатып куйсаң,тере калачаксың! Чен өчен бу зур югалту түгел иде,шуңа күрә ул:

—Шул гынамы?—дип сорады.—Мин сезгә ышанмыйм. Сез китүгә полиция килеп төшмәсме? Гарантия бирәсезме?

—Ансы аларның үз эше,—диде Хәсән.—Син шуны аңла: синең бездән котылырга шансың—кызны биреп җибәрү,полициядән котылу—икенче планда.

—Сезгә дә котылу юк!—дип акырды бандит.

—Чен!—диде Хәсән тегенең чигәсенә пистолет терәп.—Безнең вакыт аз икәнне яхшы беләсең. Сине хәзер үк үтерсәк, безнең әле шанс кала. Өчкә чаклы саныйм,бер...

—Яхшы!—диде Чен.—Кызны монда ничек китерергә уйлыйсыз?

Фәрит кычкырып Идрисне чакырды Һәм ишек алдында калган сакчының хәлен сорады.

—Аңына килде,ләкин кул-аягы бәйләнгән.

АК җилкән

—Син аны чиш тә монда керт. Чен! Әйт үзеңнең бандитыңа; кызны монда китерсен! Кара аны! Андый-мондый хәл чыкса.беренче пуля үзеңә! Идрис! Син тышкы якта торчы,ул-бу булмагае.

Җиде-сигез минуттан мәгарәгә Алсу килеп керде. Йөрәге атылып чьгардай булып типкән Фәрит егылып китә язды. Ул кызның котычкыч ябыккан булуьма да. битләрендәге кутырга да.мунчала рәвешенә кергән чәчләренә дә.өстендәге ертыльп беткән сәләмәләргә дә игътибар итмәде: исән бит.менә ул каршыда аптыравымнан һәм дулкынлануыннан һушыннан язып,идәнгә ава башлады.аны Хәсән тотып калды.

Фәрит!—диде кыз, ниһаять, зәгыйфь тавыш белән.—Син дә монда килеп эләктеңмени?

Юк, Алсу! Мин сине алырга килдем. Синең атларга хәлең бармы?

Бар. Кая барабыз соң?

—Өйгә кайтабыз, Алсу!

—Өйгә?!—кыз тагын аңын югалтты.

Хәсән Ченны катгый рәвештә кисәтә башлады:—Син хәзер үзең безне яр буена озатып куячаксың. Берәр ахмаклык эшләсәң,эре калибрлы пулялар синең эчеңдә булачак. Әгәр синең кешеләрең безгә ата башласа, иң беренче пуля синеке. Әйдә,атла!

Мәгарәдән иң алда Чен чыкты. Аның артыннан Хәсән һәм бераз тынычлана төшкән Алсу атлады. Идрис белән Фәрит тирә-якка карангалал. арттан бардылар.

Фәрит аппараттан Расихка дәште: тегесе аларны кирәкле урында көтә иде инде.

Процессия баскыч янына якынлашты. Ике кораллы бандит Ченның боерыгы буенча коллар яшәгән мәгарәгә керделәр.

Алар калган тоткыннарны үтерергә кермәделәр микән?дип сорады Идрис Фәриттән татарчалатып.

—Юктыр, дип уйпыйм,—диде Фәрит.—Ул әле безнең бөтен планнарны белми бит.

Әй-әй!диде Чен,ни сөйлисез анда.нинди телдә?

Баскычтан тоткарлыксыз гына менделәр дә.дингез ягына юнәлделәр. Бу урында диңгез яры ерак түгел иде,менә инде алар аска төшә торган яшерен сукмакка да килеп җиттеләр. Шул вакытта утрау ягыннан ике төркем пиратлар килеп чыкты. Хәсән пистолеты белән Ченның аркасына төртте:—Әйт,килмәсеннәр!

Чен тегеләргә нәрсәдер әйтте һәм бер төркем каядыр йөгереп китте. Икенче төркем баскыч янына китте.

Чен кешеләренә иптәшләрен җыеп монда килергә кушты. Икенче төркемне яшерен катер алып килергә җибәрде.

Ул арада барысы да диңгез буена җиттеләр. Аларны инде яр буена ук килеп туктаган Расих көтә иде.

Алсуны арткы буш урынга утырткач,Хәсән иптәшләреннән:

Бу ерткычны нишләтәбез?—дип сорады.

—Хәсән! Син бит безнең кан түгәргә теләмәгәнне беләсең,—диде Фәрит.

Соң шундый канэчкечне тере калдырыйкмыни?

Чен үзе турында сүз барганны аңлап.җиргә тезләнде

—Үтермәгез! Сез сүз бирдегез! Мин сүземдә тордым!

—Хәсән! Әйдә,утыр урыныңа,—диде Фәрит —Әй,Чен! Утраудагы кешеләрне юк итсәң, сине беләсеңме нәрсә көтә?

Көймәнең капкачы ябылгач ук. Чен кычкыра-кычкыра яр башына таба йөгерде:

—Килегез монда, хайваннар! Кайда йөрисез! Җибәрмәгез, атыгыз! Кайда ракета?

Тау башында автоматлар тоткан ун-унбиш пират күренде.ләкин <Виктория» иң зур тизлегендә Сингапурга таба юл алган иде инде Ярдан очкан пулялар аның өчен берни түгеп иде.

Өйгә!

Соңгы сәгать эчендә булып үткән искиткеч вакыйгалардан соңәпе чак тьмычлана башлаган Алсу егетләр белән танышырга тотынды. Ул үзе алар белән сөйләшә,
үзе елый, үзе көле. Кызның шатлыгы эченә сыймый, тышка бәреп чыга. Алсуга карап егетләрнең дә күзләре чыланып ала,ләкин алар күз яшьләрен яшерәләр.

Кыз бераз тынычлангач,Фәрит аңа бөтен нәрсәне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде: ничек яңа шәһәргә күчкәнен, анда Расих Һәм Идрис белән танышканын Һәм Сингапурда Хәсәнне очратуын һәм ничек пиратларны җиңүләрен.

—Син инде икенче шәһәрдә торасыңмыни?

Әйе! Мин анда көллияттә укыймын.

Алай булгач, мин дә шунда керәчәкмен, минем шундый егетләр белән буласым килә.—Ә син,Хәсән,Сингапурга кайчан килеп урнаштың?

Мин монда туып-үскәнмен, Алсу туташ!—диде Хәсән.

—Монда-а-а? Ә үзең туган телне шулай яхшы беләсең! Ә менә мин,к үрәсеңме, ничек начар сөйләшәм? Миңа синең алда шундый оят. Әле бер ел эчендә азрак өйрәнә төштем. Аптырамагыз,чыннан да шулай. Юк,анда бер татар кешесе дә юк иде. Ләкин мин әти-әниемне сагынып, дусларым, өемне юксынып, үз-үзем белән гел татарча сөйләшеп йөрдем. Инде өемә кайтсам,әти-әниемә бер сүз дә русча эндәшмәм дип сүз бирдем. Әллә инде Алла шуны ишетте...

Шулай итеп өч-дүрт сәгать буе кызның күңелен күргәч, ул йоклап китте. Егетләр үзләрен борчыган темага күчтеләр.

—Иә,дуслар!диде Фәрит.—Пиратларны нишләтәбез? Миңа калса,аларны тоттыру кирәк.

—Дөрес,диде Идрис.һәм бу эш тиз дә, ышанычлы да башкарылсын. Хәсән,синең полициядә танышларың юкмы?

—Бар. Ул минем якын дустым. Ләкин ул кече офицер гына.

—Бу бик әйбәт ич!—дип шатланды Фәрит.—Шуның аша эш итәргә кирәк!

—Ул әлләни майтаралмас. Ә менә халыкара полиция белән бәйли алырга тиеш безне.

Егетләр бу турыда әле озак киңәшләштеләр.

Көн кичкә авышты. Озакламый Сингапур да күренергә тиеш иде.

Хәсән!диде Идрис.Син безгә кунакка килерсеңме?

—Әлбәттә, дуслар! Ул турыда Һич тә шикләнмәгез. Бабам белән икәүләп килербез.

—Ә яшәргә калыр идеңме бездә?

Хәсән бераз уйланып торды да:

—Хәзергә әйтә алмыйм,—диде. Шуннан соң ул дулкынланып,тагын кулына радиотелефонын алды. Ул аның йә дулкынын үзгәртә,аннан сон колагына куеп карый иде. Кинәт трубка шытырдап куйды һәм кемдер нәрсәдер әйтте. Аптырап калган Хәсән җавап бирде.

—Кем ул,нәрсә сөйли,нинди телдә?—дип сорады Фәрит.

Сингапурның сигезенче округының полициясе. Ни җавап бирим?—дип сорады бер мәлгә аптырап калган Хәсән.

Әйт,танышыңны тапсыннар!диде Фәрит.Инглиз телендә.мөмкин булса. Аппарат тагын сорау бирде.

Тыңлагыз мине!—диде Хәсән нык тавыш белән.—Мине лейтенант Сурранга белән тоташтырыгыз! Бик мөһим хәбәрем бар. Аңа гына әйтергә тиешмен.

Өч-дүрт минуттан трубкадан ишетелде:

Бу мин,Сурранга. Кем сорый мине.

Сури! Бу мин,Хәсән. Хәерле кич!

—Хәерле кич, Хәсән! Син кайдан?

Соңыннан,дус! Син «Меконг»ны талаганнарын ишеттеңме?

—Әлбәттә, ишеттем. Анда бит безнең ил кешеләре дә байтак булган. Бу җәһәттән бик зур тавыш кубып тора әле. Зур көчләр белән эзлиләр,ләкин әлегә нәтиҗәсез. Пиратлар турында берәр мәгълүмат биргән кешегә ишле генә бүләк тә вәгъдә ителде. Син ни өчен бу турыда сорыйсың?

—Алай булгач,дус,яздыр минем тавышны. Мин сиңа рәсми рәвештә хәбәр итәм. Син әзерме?

—Тукта. Хәзер роликны җибәрәбез. Булды,башла!

— Мин, Сингапурда даими яшәүче Хәсән Фәхри, шуны белдерәм: әле генә «Меконг» теплоходын талаган банда Анамбас утраулар төркеменең иң аргы кеше яшәми торганында качып ята. Пиратларның саны,якынча,егерме биш-утыз

 

кеше. Аларның башлыгыЧен. Барысы да кораллы: автоматлар,пистолетлар.якьы дистанциягә ата торган ракеталар. Пиратларның өч катеры бар ләкин алар диңгезгә чыга алмый: юллары ябык. Хәер инде алар юлларын әрчеп мата<,алардыр

Алардан башка янә ике бандит шуннан бирерәк кечкенә утрауда көтеп утыралар. Пиратлар иллегә якын кешене тоткын итеп,үзләренә эшләтеп яткыралар. Алар төрле илләрдән. Берсе,Россия гражданкасы.безнең тарафтан азат ителде. Утрауда СПИД бар.шуңа күрә Чен лагерьны юк итәргә җыена. Әлбәттә,кешеләре белән бергә. Тоткыннар торган мәгарәгә шартлаткыч салынган.

Соңгысы. Утрауның координатлары: төньяк киңлек буенча—дүрт градус уналты минут,озынлык буенчайөз дә сигез градус ноль дүрт минут. Бетте!

—Ух си-и-н!..

—Сурранга!диде Хәсән аны бүлдереп.—Без кайтуга.безне журналистлар каршы алмаслар,дип ышанам

—Операция бик яшерен үткәреләчәк. Сау бул,Хәсән. Йөгердем түрәләрне сөендерергә.

—Сури! Миңа хәбәр итәргә онытма.

—О кей!

Бер сәгатьтән соң дуслар Таһир бабайның өендә иде инде. Аларны күргәч, Алсуның котылганын да белгәч,картның башы күккә тия язды.

Унбиш яшемне алып ташладылармыни!—дип көлде ул тагын чәй янында.— Эчегез,эч! Аннан соң улым Хәсән белән берәгәйлерәк ризык җитештерербез. Сөйләгез инде,ничек булды?!

Аның өчен дә.кыскача гына итеп булса да,тагын бер мәртәбә булган хәлләрне бәян итеп чыгарга туры килде.

—һай,егетләр икәнсез! Бик рәхмәт! Менә шулай! Менә шулай гына кирәк!— дип кинәнде бабай.—һәр татар баласы өчен шулай көрәшегез,берсе дә юкка чыкмасын,югалмасын! Милләтебез артсын,күтәрелсен! Әйтегез анда,Казанда, дөньяда булган һәр татар кешесенә барып җитсеннәр,Һәрберсен исәпкә алсыннар Һәркайсының мәнфәгате турында кайгыртсыннар! Шул чакта гына милләтебез сакланып калыр,ишәер. Әйтегез шуны хөрмәтле Минтимер әфәндегә...

Ашагыз, балалар, эчегез! Оялма, кызым!—дип Алсуның аркасыннан сөйде карт. Кызның шундук күзләре яшь белән мөлдерәмә булды.

Кунакчыл бабайның өендә яшьләр рәхәтләнеп ял иттеләр .иркенләп йокладылар Таһир бабай аларны тагын бер көнгә калырга күндерде. Үзләренең дә пиратларны тоту ничек үтәр икән,дигән сорауга җавап көтәселәре килә иде.

Кичкә таба телефоннан Хәсәнне сорадылар. Бу Сурранга иде.

—Котлыйм,Хәсән! Синең мәгьлүматларың төгәл булды. Мине дә алдылар бит операциягә. Барысын да эләктердек.тоткыннар коткарылды. Калганын соңыннан сөйләрмен. Сүз уңаеннан әйтим,иртәгә сине полиция департаментына чакырырга тиешләр. Синнән сый!—дип трубканы куйды.

Таһир бабай өендә тагын шатлык булды. Төн уртасына кадәр йоклый алмадылар. Ә иртәнге сигездә Хәсәнне полиция участогына чакырдылар. Өйдә аны түземсезлек белән көттеләр. Ниһаять,авызы колагына җиткән Хәсән шаулап- гөрләл дуслары янына килеп керде. Иптәшләре шунда ук аңа ябырылдылар нәрсәләр булганны сөйләргә куштылар.

__ Бездән хәбәр алгач ук,—дип сөйләп китте Хәсән,—полиция Индонезия властьлары белән бәйләнешкә кереп, тиз генә берләшкән отряд оештырганнар. Махсус әзерләнгән кешеләрдән торган бу группа вертолетлардан утрауга төшкәннәр һәм артык кыенлык күрмичә генә барлык пиратларны да тотканнар Үлүчеләр булмаган, тик берничә кеше җиңелчә яраланган. Бандитлар, качарга катерлары булмагач.бик тиз корал ташлаганнар. Тоткыннарга да тимәгәннәр. Әлбәттә,качып китү мөмкинлекләре табылса, ул мескен бәндәләрне юк иткән бульрлар иде

Утрауда берничә ел буе талап жыелган байлык табылган. Ул су юлы белән бара торган мәгарәдә булган. Корабларны талау белән алар күптән маташалар икән

—Яхшы.Хәсән!—диде Фәрит —Пиратларны тоттыручыга күпмедер бүләк тә вәгъдә ителгән, дип әйтте бит синең дустың?

__ Әйе.дөрес! Моны таланган пассажирлар җәмгыяте бүлгән булган. Менә ул сумма, биш миллион доллар, һәм без моны бишкә бүләбез Алыгыз! Сез моңа лаеклы.

 

Егетләр дә, Алсу да акчадан баш тартып караганнар иде, ләкин Хәсән авыз да ачтырмады,ә кызга болай диде:

—Ә сез, Алсу, миллиард бирсәләр дә, күргән газапларыгызны каплый алмас идегез.

Көннең калган өлеше шатлык эчендә узды. Ә кич белән Фәрит:

—Егетләр! Кызлар! Иртән таң белән юлга чыгарга кирәк бит,азрак ял итеп алыйк—диде.

—Сер булмаса, әйт, Фәрит,—дип сорады Хәсән,—сез кая җыенасыз? һәм, гомумән,ничек Россиягә кайтырга уйлыйсыз?

—Сер түгел. Без туристлар буларак махсус төркем белән килдек бит. Аннан соңалардан качтык. Ә группа автобус белән Малайзияга күчәргә тиеш иде. Аннан соң тагын каядыр икенче илгә. Экскурсияне дәвам итәргәме,юкмы,без әлегә үзебез дә белмибез. Ләкин безнең анда әйберләребез.кирәкле нәрсәләребез калды. Безгә аларны куып җитәргә кирәк Һәм безне китергән самолет белән бер атнадан илгә кайтырга. Алсуны,ничек булса да,үзебез белән алып кайтырга тырышырбыз.

—Минем бик яхшы тәкъдимем бар,—диде Хәсән.—Әйдәгез, Алсуны бимазалап йөртмик,Россиягә иртәгә үк самолет белән озатыйк. Ярты тәүлектә өенә кайтып җитсен.

—Акыллы сүзләр!—диде Фәрит.—Ләкин син бит беләсең: аның хәзер бер документы да юк.

—Ә паспорты булса,алдан кайтарырга күнәр идегезме?—дип сорады Хәсән, хәйләкәр елмаеп.

—Күнмиләрме соң!—дип бертавыштан кычкырдылар егетләр.

—Ә сез, Алсу туташ,—дип кызга карады Хәсән,—каршы килмәс идегезме?

—Егетләр ачуланмаса,мөмкинлек булса,хәзер үк очар идем.

—Бер! Ике! Өч!—дип, Хәсән эчке кесәсеннән кызның паспортын, круиз путевкасын Һәм башка кәгазьләрен китереп чыгарды. Алсу тагын,күңеле тулып, балавыз сыгып алды.

—Әллә нишләдем соңгы вакытта,—диде ул күз яшьләре аша елмаеп,—бигрәк нечкә күңеллегә әйләндем...

Иптәшләренең соравына Хәсән болай җавап бирде:

—Чен яшәгән мәгарәдә бик күп тоткыннарның кәгазьләре сакланган булган. Пират аларны туганнарыннан акча таләп итү өчен файдаланган. Миңа Алсу туташныкын тиз генә кулга төшерергә Сурранга ярдәм итте.

Саубуллашу минутлары килеп җитте. Егетләргә Таһир бабай Һәм Хәсән белән аерылышу бик тә авыр булды. Хәсәннең зур ярдәме тигән өчен генә түгел, кайдадыр еракта, җирнең читендә яшәгән милләттәшләр белән рухи бәйләнеш, хәтта ниндидер туганлык хисләренең күңелләрнең кай төшендәдер качып көтеп кенә яткан сыман шундук пәйда булуы барысын да сөендерде һәм шул ук вакытта аерылышу газабына салды. Алар киләчәк очрашулар турында бер-берсеннән ныклы вәгъдәләр алып үз юлларына киттеләр: Алсу самолет белән Россиягә, егетләр турист иптәшләрен куып җитәргә.

Соңгы сүз

Өч дус туган илгә бер атнадан кайтып төштеләр. Аэропортта лайнердан төшү белән үк берни көтмәгән егетләрне ниндидер кешеләр төркеме алкышлар,фото һәм телеаппаратлар белән каршы алды. Ләкин алларына шат йөзле Алсу килеп баскач,бар да аңлашылды.

—Алсу! Без болай сөйләшмәгән идек, нигә кирәк безгә мондый тавыш куптару!—дип шаяртты Фәрит.

—Тимә, тимә!—диде аңа каршы Идрис.—Әле кайчан тагын безне болай хөрмәтләрләр иде.

—Дөрес! Молодцы! Ура-а-а!—дип уч чаптылар Алсу артында торган егетләрнең ата-аналары, дуслары, классташлары һәм бик күп башка кешеләр. Без дә апарга кушылыйк,дуслар!