ТЕТРӘНҮЛӘР ШИГЪРИЯТЕ

 

РИМ ИДИЯТУДЛИНГА 70 ЯШЬ

Бәхетсез шагыйрь булды ул.— Кайгы күрмичә үлде.

Р Идиятуллин

«Һәр Шагыйрьнен, әгәр ул чын Шагыйрь икән, үз Моабиты булырга тиеш»,—дигән иде бер сөйләшкәндә күренекле әдәбият галиме Камил ага Дәүләтшин. Чынлап та. әгәр дә мәшһүр Жәлилебез «пистолеты хыянәт итеп», дошман әсирлегендә коточкыч тән һәм җан җәзалары аша үтмәсә, Ватан һәм Хыянәт дилеммасы каршында калып, беренчесен сайламаса, данлы үлемне мескеннәрчә яшәүдән югарырак куймаса. анын аккош җыры булган «Моабит дәфтәрләре» циклы тумас иде дә, ул Шагыйрь һәм Шәхес буларак үлемсезлеккә ирешә алмас иде. Жәлил тимердән нык кешеләрне дә сындырырлык рухи сынаулар аша үтеп, үзенең жәлиллеген, шагыйрьлеген раслады һәм мәнгегә халык күңелен яулады

Уфада яшәп иҗат итүче татар әдибе Рим Идиятуллинны да мин Жәлил рухлы шагыйрь дип атар идем. Юк, бу очракта мин аларнын иҗатларындагы тәңгәллекләрне күз унында тотмыйм (алары да җитәрлек булса да!), Рим абыйның шигъри талантының тормыш сынаулары, кайгы-фажигаләр аша үткән саен тулырак ачылуы турында әйтүем. Гомумән, анын иҗатын тетрәнүләр шигърияте дип шикләнмичә әйтергә мөмкин Үзегез уйлап карагыз: бишектә чагында ук әтисенең сугышта һәлак булуы—ятимлек, аңлашылмас сәбәпләр аркасында ижатынын вакытында кин таныла алмавы, газиз улы Илдарның яшьлеккә аяк басканда суга батып үлүе (ата кеше өчен моннан да зуррак фаҗига була ала микән?!), картайган көнендә операция өстәле. Болар бар да бер йөрәккә сыйган, тирән яралар калдырган, ташып чыгып, шигырь юлларына күчкән...

Күрәсең, шуңадыр да, Рим Идиятуллин иҗаты сагыш-мон белән тулы. Шигырьләренең поэтикасында фольклор традицияләренең зур урын тотуы да нәкъ шуның белән аңлатыладыр, минемчә. Чөнки халык авыз иҗаты әсәрләре— бәетләр, мөнәҗәтләр, лирик җырлар—кешенең күңеле кайгылардан, сагыштан тулып ташканда асылын аңлатып та бетерә алмаслык Моң булып туа. Шул Мон күңелдән—күңелгә, йөрәктән—йөрәккә күчеп, үсә, тирәнәя, һәркем аңа үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып яна төсмерләр өсти. Рим ага Идиятуллин шигърияте дә шушы үзенчәлеккә ия. Һәркемнең күңелендә ул үзенчә яңгырый, һәркем аны үзенчә анлый. Миңа калса, бары тик тун йөрәкле. «Рамай», «Ак калфак», «Әдрән диңгез» кебек халкыбызның шаһәсәрләрен аңламаган кешеләр генә анын шигъриятенә битараф калырга мөмкин.

Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнең «Хәерле кич» дип аталган күләмле шигъри җыентыгын бастырып чыгарды. Бу—Рим Идиятуллиннын өченче китабы, мона кадәр 1983 елда Уфада башкорт телендә—«Хәерле иртә», 1996 елда
татар телендә—«Хәерле көн» исемле китаплары
дөнья күргән иде. Яна җыентык якташыбызнын иҗатын гомумиләштерүче, күпмедер дәрәҗәдә ана йомгак ясарга, лирик геройнын үсеш-үзгәрешен, эволюциясен күзалларга мөмкинлек бирүче китап булып тора.

Әлеге җыентыкны фольклорчы күзлегеннән чыгып укыганда. Рим Идиятуллин шигъриятендә халык авыз ижаты традицияләренең күчемлелеген күрсәтеп торучы ике төп үзенчәлекне тоемларга мөмкин:

I Иҗатында фольклор жанрлары—бәет, мөнәҗәт, лирик жыр. мәкаль-әйтем. әкият традицияләренең зур урын тотуы,

2. Фольклордан һәм мифологиядән кергән төрле образларның Рим Идиятуллин шигъриятендә яна эчтәлек алуы.

Әлеге бүленеш күтәрелгән мәсьәләне шактый тулы һәм эзлекле анализлау мөмкинлеген бирә

Рим Идиятуллиннын күп кенә шигырьләре жыр кебек янгырый Бу сыйфат аның халык авыз ижатына, милли моңнарга гаять игътибарлы булуыннан киләдер, мөгаен Юк. минем аны көне-төне фольклор җыентыклары укып, җыр поэтикасын өйрәнеп утырадыр, дип әйтәсем килми Мон анын күңеленә әнкәсенен бишек җырлары, ана сөте белән кергән.

Кайда да бер кояш.—дидем,—

Киттем ялгыз башларым.

Калдырдым шул туган якның

Айларын, кояшларын

һич сагынмас кебек идем

Бик сагындым, дусларым'

Талпынышыннан таныймын

Туган якның кошларын.

Яз җиткәнен көтмәс идем.

Кайтыр идем кышларын

һич сагынмас кебек идем.

Бик сагындым, дусларым'

Хәлләремне сорамагыз.

Була төрле чакларым

Коштай очып барып җитсен

Сезгә сәлам хатларым

һич сагынмас кебек идем.

Бик сагындым, дусларым'

Бер карасаң, шигырьдә әллә нинди катлаулы образлар, тирән фикер, кабатланмас сурәтләү чаралары да юк кебек Шуна кайберәүләр «Тапкан шигырь*.—дип каһкаһәләп көлеп тә куяр. Ләкин бу әсәрнең кыйммәте дә гадилегендә Анда бар да халыкчан—сагыну хисләре һәркемгә таныш, һәр сүз. һәр юл йөрәктән чыккан Йөрәктән чыккан юллар башка йөрәкләрдә лә яңгыраш таба, үзенә аваздаш хисләр тудыра Шигырь күңелдә үк көйгә салына Чөнки ул эчтәлеге белән лә. формасы белән дә-жыр Һәр строфа азагындагы ике юлнын кабатлануы ук халык җыры поэтикасына туры килә. Ләкин ин мөһиме ул рухы белән халык җыры

Шагыйрь үз әсәренә салынган фикерен бар тулылыгы, бар көче белән җиткерү өчен халык җырларын бик оста файдалана Мәсәлән

Китә казлар китә казлар Китә канар Донбасска,

Мин дә уйлап торам эле

Шул казлардан капмаска,—

дигән халык җыры юллары һәркемгә таныш Революциягә кадәр (хәер, аннан сон да!), бәхет эзләп, читкә—шахталарга (бүгенге көндә—Себергә!) чыгып китүчеләрнең күнел халәтен чагылдыра ул. Рим аганың «Толлар урамы» циклындагы Гөлжамал әбинең авызыннан бу җыр бүген язылган кебек, заман чынбарлыгына аяусыз хөкем булып яңгырый:

«Китә-әү » Тукта, көйләр көйләгәнче

Ипи-тозын чемчим иң башта.

Казлар, бәлкем, очып кайткандыр да,

Кызым калды ерак Донбасста

Кыз һәм каз параллеле.. Заманында ир-атлар авылларын ташлап, бәхет кошы артыннан чит якларга чыгып китсә һәм күпмедер вакыт үткәч, аны кулларына төшереп (ә ешрак, булганын да югалтып, бөлеп—авырып!) туган якларына, сөйгән ярлары, газиз ата-аналары янына кайтып төпләнсә, гаилә корып, балалар үстереп, нәсел-ыруны дәвам итсә, бүгенге көндә хәл күпкә фаҗигалерәк. Риза Фәхретдинов тарафыннан «милләт анасы» буларак бәяләнгән хатын-кызларыбыз бүген «Донбасска китүче каз» хәлендә: алар күнел җылыларын да, сөю-назларын да күбрәк чит милләт вәкилләренә бүләк итәләр, аларга балалар үстерәләр Татар йөзле күпме урыс, әрмән, грузин йөри шәһәр урамнарында?! Бу кызлар инде мәңгегә «Донбасска очкан»нар, алар беркайчан да (хәтта оныклары, оныкларының оныклары белән дә) үз тамырларына, үз теленә, үз халкына әйләнеп кайтмаячак... Казлар киткән җирләреннән әйләнеп кайтса да... Кызлары белән бергә милләт тә Мәнгелек чоңгылында югала... Шушы фаҗигане күңелләрне тетрәндерерлек итеп нибары дүрт юлга сыйдырган шагыйрь!

Рим Идиятуллиннын «Сукбайлар җыры» (1998) исемле шигыре дә XIX-XX гасыр башларында киң таралган зимагур җырларының поэтикасы белән аваздаш. Бу шигырь шулай ук бүгенге көн чынбарлыгына, тун күңелләргә аяусыз хөкем чыгара. Чөнки рәсми чыганакларда зимагурлык—хәерчелектән качып читкә китү—узган гасырның ЗОнчы елларына кадәр дәвам иткән «иске җәмгыять калдыгы» буларак бәяләнсә дә, хәзерге заман зимагурлары—бомжлар, сукбайлар—яныбызда: һәр шәһәрдә, һәр йортта, һәр ишек алдында. Шагыйрь аларны Ш. Камал кебек «канатсыз акчарлаклар»га тиңли Безнең йорт ишекләребез дә, күнел ишекләребез дә алар өчен ябык, йөрәкләребезгә зур йозак салынган, миһербанлык хисе—үзе зимагур хәлендә. Ул бары тик акча—алтынга корылган бүгенге җәмгыятьтән оялып, каядыр чыгып качкан. Шуңа да лирик герой:

Их. дөньяны булсын иде акшарлап.

Канатсызлар өчен дә оч. акчарлак!

—JW

Рим Идиятуллин иҗатына көчле йогынты ясаган фольклор жанрларының янә берсе дип бәет һәм мөнәҗәтләрне атарга мөмкин Күренекле татар фольклорчысы Фатих Урманче язуынча, мөнәҗәтләрнең «асыл мәгънәсе кешенең йөрәк түреннән, иң нечкә кичерешләреннән, кайгы-хәсрәтеннән туа. Әнә шундый мизгелләрдә, кайдан да булса ярдәм алу мөмкинлеге тәмам юкка чыккач, сонгы чиктә адәм баласы җиһандагы иң изге затка—Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә».

Шагыйрь—дөньядагы иң зур кайгы, бала кайгысын кичергән шәхес. Унсигез яшьлек улы Агыйдел суларында һәлак булгач, ана акылын җуймаска, кайгы-хәсрәт утында кара янып үлмәскә ярдәм итүче—нәкъ шул Шигърият булгандыр, мөгаен. Чөнки Рим аганын кайгы-зары йөрәгеннән ташып чыгып, шигырьләренә түгелмәсә, шагыйрь йөрәге генә түгел, бөтен дөнья шартлар иде. Мондый фаҗига ни йөрәккә.

ни акылга сыеша алмый! Шуна да шагыйрь бәргәләнеп, нәкъ мөнәжәтләрдәгечә Күкләргә мөрәжәгать итә

Уйламадым түгелер дип

Учымдагы бодаем;

Алыр булгач, нигә генә Бирдең икән. Ходаем?!

Матурлыгы халык җырларында данланган, үзенен дистәләгән шигырендә яратып тасвирланган Агыйделкәе дә шагыйрь өчен бер гөнаһсыз адәм балаларының жанын алучы Газраил төсенә керә:

Ак Иделгә карасам да.

Йозкәйләрем карала;

Ходай, башка бәндәләрне Бу кайгыдан арала!

Фатих Урманче билгеләвенчә, «мөнәжәт бу дөнья белән теге дөнья арасында торучы кеше тарафыннан ижат ителгән әсәр булып янгырый. һәрбер мөнәжәткә. күләме зур булмаса да, кешенең бөтен гомере, кайгы-хәсрәтле, фажигале тормышы, шундый тормышта яшәп үлем бусагасына килеп житүе—барысы-барысы сыеп бетә. Бәлки шуна күрәдер, аларда сорау, үтенеч, ялвару, ялыну, Аллаһы Тәгаләгә өметләнү төп урынны алып тора. Мөнәжәтләрнен зур күпчелеге изге дога кебек кабул ителә». Әлеге юллар Рим Идиятуллиннын югарыда каралган шигырьләренә дә туры килми дип, кем әйтер?!

Рим Идиятуллин ижатында без милли мифологиябездәге Тәңречелеккә нигезләнгән борынгы төрки һәм Ислам идеологиясе белән сугарылган гарәп- мөселман катламнарына караган образларнын берегеп, синтезлашып килүен күрәбез. Шагыйрь, кайбер зыялыларыбыз кебек, дини чикләнгәнлек күрсәтми Анын өчен Тәңречелек тә, Ислам да халык тарихынын бер этабы, фәлсәфәсенең, милли менталитетынын—бер сүз белән әйткәндә, асылыбызнын аерылгысыз өлеше Шуна да аның шигъриятендә Хозыр Ильяс. Адәм. Һәва. Фәрештә. Нух пәйгамбәр, гыйфрит, шайтан, кебек Коръәни персонажларның һәм Тәнре, Күк. Ут. тулпар, тугыз башлы дию, аждаһа, албасты, шүрәле, кебек тамырлары белән Тәңречелеккә килеп тоташучы затларның бердәй тигез урын алуын күрергә мөмкин Ләкин шагыйрь аларнын һәммәсенә бүгенге чынбарлыктан чыгып, яна идея-эстетик мәгънә сала. Мәсәлән, анын 2003 елда язылган «Бергәләшеп китәләр дә • исемле әсәрен тулы хокук белән «мифологик шигырь» үрнәге дип атарга мөмкин

Уралтаудан Кафтауларга

Күз күгәрер аралар

Бергә-бергә китәләр дә

Берәм-сәрәм кайталар. —

Әгәр исән калсалар.

Коньяклардан көн дә хәтәр

Хәбәр китерә җилләр:

Анда адәмнәр ашаучы

Аждаһалар бар. диләр - Кафтауда булмас ниләр'

Әйтәләр кыя кашында

Ут бөркер чәчкә үсә,

Ят куллар кагылды исә.

Яшәү гомерен кисә. —

Сабагын кыеп өзсә

Бергәләп киткән егетләр Берәмләп кайта тора. ...Уты сүнгән өйдә кайгы Керфек какмый утыра. Ана укый бәддога .

Күренүенчә, меңнәрчә яшь гомерләрне кискән урыс-чечен сугышы фаҗигасен гәүдәләндерер өчен, шагыйрь борынгы мифологик образларны бик оста файдалана, ләкин аларнын мәгънәви эчтәлеге киңәя, алар символ дәрәҗәсенә күтәрелә Кафтау—Кавказ гына түгел, ә яшьләрне үлем көткән яу урыны. Аҗдаһа—үлем, углы чәчәк—азатлык символларына әверелә. Йөрәк парәсен җирләгән Ананын. аны үз мәнфәгатьләрен яклау өчен сугыш утына тыгып йоткан Аждаһаларга—хакимнәргә бәддога укуы шигырьнең укучы күңеленә тәэсир көчен тагын да арттыра. Сәясәт, идеология, нинди генә яхшы булмасын, ул кеше гомеренә тормый әсәрнен төп идея мәгънәсе шул.

Рим Идиятуллин шигъриятендә ин еш очраган мифологик образлар дип, һич икеләнүсез Кояш һәм Ай. Күк һәм Жир параллельләрен китерергә мөмкин. Атарга шагыйрь һәр шигырендә диярлек мөрәҗәгать итә. Борынгы төркиләр Кояш белән Айны—агалы-энеле бертуганнар, ә Күк белән Җирне ирле-хатынлы итеп күзаллаганнар. Ә шагыйрь өчен аларнын берлеге һәм бөтенлеге Дөнья гармониясен, күңел тынычлыгын анлата.

Ай-Кояшы сүнгәч, өши-өши

Дөньялыкта кеше ник яши?!

дигән сорау куя ул үзенен «Тояк тавышы» исемле шигъри триптихында. Ә улынын истәлегенә багышланган «Күңел күнегер булса...» шигырендә:

Бу дөньяда яшәсәм дә.

Ай-Кояшны танымам;

Галәмгә сыймас җылымны

Суырдың шул җанымнан.

—ДИ.

Күренүенчә, шагыйрь улы белән бергә күңелендәге Ай һәм Кояш берлеген, ягьни дөнья гармониясен дә җуйган. Нибары өч сүздән торган бер юл шигырь белән Рим ага фаҗиганең сүз белән анлатып бирә алмаслык тирәнлеген ача да сала «Ай-Кояшны танымау»—яшәешнең мәгънәсен, асылын җую белән бер.

Икенче бер шигырендә ул:

Зар-кайгымны тыңлап тормыйча да

Ят иткәндә якын туганым.

Ялгызларны ялгыз аңлар диеп.

Көткән идем Айның тулганын

Дүрт күз белән.—

дип яза.

Шагыйрьнең тулган Айны көтүе бер дә юктан түгел. Ул әйләнә-тирәне чолгап алган Төннән—гамьсезлектән. караңгылыктан, гомумән, ялгызлыктан—котылу өчен бердәнбер яктылык, нур чыганагы Айга мөрәҗәгать итә. Ә ышануы буенча, тулы Ай—Ай тәңресенең иң мәрхәмәтле чагы. Димәк, шагыйрь Айга үз кайгы-зарларын сөйләп, аның теләктәшлегенә өмет итә. Бу исә. бер яктан, халкыбызның борынгы мифологик карашларын чагылдырса, икенче яктан Рим Идиятуллиннын күнел халәтен дә ачып сала.

 

Кояшларың сүнсә. хәсрәтләрең Сүрәнәйми икән кичен дә;

Мин яшәдем яуда янган әткәм. Суда баткан улым очен дә.— Шул бер гомер эчендә

Бу юлларны бары тик рухы имәннәрдәй нык кеше генә яза аладыр. Кояшнын сүнгән, ә хәсрәтләрен җанынны күмергә калдырган чакта да яшәргә көч табу, сынмау-сыгылмау—үзе үк батырлык

«Шәп шагыйрь шул!»—дип язган иде Роберт Миннуллин каләмдәше Рим Идиятуллин турында. Мин. үз чиратымда, «шәпләр арасында шәп» дип өстәр идем. Чөнки көчле шагыйрьләр бар (күп түгел!), ә Рим Идиятуллин берәү генә Үзе әйтмешли, «тун гасырның соңгы җырчысы. ..» Поэтик таланты буенча Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләргә тин. алар рәтендә йөрергә тиеш шәхес

Рим Идиятуллин шигъриятендә күзгә бәрелеп торган сыйфат—ихласлык Анын бар әсәре йөрәктән чыккан, бер генә юлы да ясалма түгел! Нәкъ бәет, мөнәҗәт, халык җырлары кебек үк. Гонорар, китап чыгару, мактаулы исем алу өчен язмый ул. һәм бу сыйфаты белән күпләрдән аерылып тора Хәтта хаталанса ла. ул ихлас хаталана, үз-үзенә хыянәт юлына басмый Шуна да укучы анын хисләрен үзенеке дип кабул итә, Рим Идиятуллин шигырьләрен укыганда анын язмышы белән яши башлыйсын. Чөнки ихласлык—чын Шигъриятнен асылыдыр

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты

Уфа

Реклама