Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУЛМАС ДИМӘ, ДӨНЬЯ БУ!

 

 

 

Кара икра тарихы

Безнең Академия театры 1977 елда Әстерхан шәһәренә гастрольгә барган иде Анда жәйнен иң матур чагына туры килдек: кавын-карбыз өлгергән, помидор кызарган, жиләк-жимеш, балык тулып ята, жаның теләгәнчә аша. Безнең Казан белән чагыштырганда бик очсыз. Казан гомер-гомергә ач-хәерче шәһәр булып халык күңеленә кереп калган. Мондагы әйберләрне бик Казанга алып кайтыр идек, гастрольләрне Бакуда дәвам итәсе бар. Гастрольдә минем янга шактый күп кеше жыйнала. кайбер кирәк кешеләрне үзем дә эзләп табам. Спектакль беткәч, гадәттә кунакханәгә кайтасы килми, күңел әле спектакль белән яши. Бәхетемә, сәхнә артына тәбрик итәргә кергән кешеләр күп вакыт мине үзләре белән кунакка алып китәләр. Күрәсең, «зинһар, мине үзегез белән алып китегез».-дигән кыяфәт йөземә чыккан булгандыр. Әле дә хәтеремдә, «Сүнгән йолдызлар» спектакле беткәч, бик матур киенгән, бераз гарип кешегә охшаган егет мине үзләренә алып китте. Нишләптер аяк тартмый, әллә аркасында бераз гына бөкресе булганга? Өендә хатыны, ике баласы бар икән, кыз белән малай Бераз утыргач, бу кеше минем кем икәнемне хатынына аңлата башлады: «Аңлыйсыңмы, бу артист, чын артист, минем әле мондый артистны күргәнем юк! Нәрсә аптырап каттың. Казан артисты-Шакиров! Ул сәхнәдән мине уйнап күрсәтте, мин нинди бәхетсез. »-дип, елый башлады. Ничек тынычландырырга белмим. Хатыны: «Аңа эчәргә ярамый, эчсә, холыксызлана, нигә аны эчертәсез, төне буе нишләп йөрисез монда?!»-дип. мине эт урынына сүгә. Түздем-түздем дә: «Рафис Сабирович үзе алып кайтты, ялынып килмәдем Мин хәзер үк китәм, мине озатып куегыз!»-дим. Кая барасың, төн уртасы. Ишек алдына чыктым да, шешәне тотып, уйлап утырам: нишләп әле мин шулай эт кебек йөрим, жүнле кеше хәзер түшәгендә рәхәтләнеп йоклап ята. Моннан сон, Алла боерса, гарип кешеләр янына беркайчан да бармас идем Хайван тек, хайван дип, үз-үземне сүгәм. Иртәнге якта беренче трамвай белән үк кунакханәгә кайтып аудым.

Уянып китсәм, кичке сәгать биш, тиз генә юындым-кырындым да, «Зәңгәр шәл» спектакленә киттем. Уйнап бетергәч, сәхнә артына теге ир кеше, хатынын, балаларын ияртеп тагын килеп керде. Мине кочаклап ук алдылар, хатыны гафу үтенә, кунакка чакыралар Оятымнан нишләргә белмичә: «Бүген инде башка артистны чакырыгыз!»-дим. Шулвакыт театрыбызның директоры Әзһәр Хөсәенов килеп керде, болар әллә кайчангы дуслар кебек кочаклашып күрештеләр.

-Сез әллә танышлармы?»-дим, гажәпкә калып.

-Без әллә кайчангы танышлар, Әстерханда Рафис Сабирович кебек татар театрын яраткан кеше юк!»-ди Әзһәр Хөсәенов.

Соныннан белдем, бу кеше Әстерханның бөтен балык-уылдык складларының хужасы икән. Әйтәм аны, табынында жаның ни тели, шул бар иде

Бакуга китәр алдыннан Рафис Сабирович миңа шалтыратты, эшләгән жиренә килергә кушты Трамвай белән шәһәрнең читенә килеп життем Күрәм. тимер чыбык белән уратып алган складлар тезелеп киткән, керергәме-юкмы дип аптырап

Ахыры. Башы узгач санда.

 

торганда: «Сезгә кем кирәк?—дип бер милиционер килеп басты

-Мин артист Шакиров, Казаннан, Рафис Сабирович чакыруы буенча килдем- дим

-Әйдәгез.-дип. озатып, кертеп җибәрде бу.

Өстендә склад мөдирләре кия торган гади генә телогрейка, аягында итек, башында бүрек, моны һич тә директор дип уйламассың!

-Мин бит сезгә сәгать бергә килергә куштым, әле сәгать унике генә.

-Гафу итегез, кич белән авылга барасы бар

Минем үз гомеремдә андый складны күргәнем булмады, җанын ни тели-бар да бар. шаккаттым, безнен төшкә дә кермәгән әйберләр Тегесен дә аласы килә, монысын да. шулай да күңелне тыеп, бер-ике банка 100 граммлы кара икра, кызыл икра, стерлядь, осетр, говяжий консервалар. индийский чай-(боларны аңлашылсын өчен русча язам, чөнки дефицит! Калганнарын әйтеп тә тормыйм) шактый тутырдым Хәзер инде, боларның барысын да алырга ярыймы, дигән кыяфәт белән күзенә карап торам. Бу мина бәясен әйтте.

-Нигә шул хәтле очсыз?!

-Бу складтан продукция Мәскәүгә иң зур түрәләргә заказ белән китә, аның үз бәясе шулай, шуңа күрә очсыз.

Мин. сөенечемнән, акчасын түләп, рәхмәтләр әйткәч:

-Зинһар, мине үзең озата чык. милициядән бик куркам.-дидем

Чыннан да. бик җентекләп тикшерделәр, артист бит. аңлап алдым, минем алда уен уйныйлар, бу. күрәсең, күптән шулай куелган булган Кунакханәгә кайтып, бер кешегә дә күрсәтмичә, тиз-тиз генә җыеп куйдым Менә. Аллага шөкер. Казанга алып кайтырга күчтәнәч тә булды.

Кич белән Кызыл Яр авылында «Ак калфак- спектаклен уйныйбыз Авылга килүгә бөтен халык өйдән өйгә йөреп кара икра эзли, мин дә түзмәдем, бер ярты литрлы банка белән кара икра алдым Спектакль беткәч, колхоз председателе миңа яңа гына тоткан чөгә балыгы китерде, бик зур-жиде-сигез кило булыр. «Юлда тикшерәләр, сак бул. беркемгә дә күрсәтмә, декорация арасына яшер-.-ди Хәвеф- хәтәрсез көчкә кунакханәгә кайтып җиттек, чөнки юлда гел милиция тикшерә Тиз генә балыкны чистартып, башы белән койрыгыннан уха ясадым, калганын Бакуга алып китәргә дип. әйбәтләп суыткычка тыгып куйдым

Иртән иртүк Әзһәр Хөсэеновка ике целлофан пакет белән берәр килолы кара икра китерделәр, бик зур рәхмәтләр әйтеп, кешесенә бирермен дип. алып калдым Әзһәр Хөсәенов Бакуга гастрольләрне оештырырга, безне каршы алырга дип. бераз алдан киткән иде Диктор Абдулла Дубиннын абыйсы бик зур күчтәнәчләр әзерләп, кипкән балык, ысланган җәен, чуртан, сазан, зур-зур чабаклар алып килгән Минем әйберләр күп җыелды, чемоданга сыймагач, капчыкка тутырдым

Иртән аэропортка озатырга шактый кеше җыйналган иде Тиз генә өстәл әзерләдек, администратор чакырганчы рәхәтләнеп җырлашып, көлешеп утырдык Аңлыйсыздыр, аэропортка шундый күтәренке рухта килеп кердек, чегән таборы диярсез, һәркайсыбызда төрле-төрле төенчекләр җыйналган, әйтерсең, бөтен Әстерханны талап китәләр! Минем әйберләр бар кешенекеннән дә күбрәк Менә бервакыт -посадка» игълан иттеләр, барыбыз да ашыга-ашыга. төртешэ-төртешә чиратка бастык. Берзаман күтәрелеп карасам -Кто без разрешения везет килограмм черной икры-штраф 145 рублей!«-дигән язу тора Минем ике айлык хезмәт хакым Шушы язуны күрүем булды, эчкән винолар баштан чыкты, бөтенләй айнып киткәндәй булдым. Инде нишләргә? Кемнән ярдәм көтәргә? Хөсәеновнын уылдыгы портфельдә, үземнеке чемоданда, әгәр ачтырсалар, барсын да алып калачаклар Капчыктагы чөгәләрне кая куясың? Бөтен кеше алдында хур булдым, хур булдым Мине самолетка да утыртмаячаклар Менә килеп каптым Без бит артистлар, беркем дә безне тикшерер дип уйламады

•Откройте чемоданы!—дигән тавыш ишетелде Минем алда бераз кызмача Габдулла абый Шамуков басып тора иде. -У меня там ничего нет, я-народный артист1 Я чемодан открывать не буду'-дип әйтүе генә булды янына милиционер килеп басты да: -Это ты народный артист?—дип. чемоданын актарып та атты Бу хәлне күргәч, мин бөтенләй тораташ булып каттым Кая барырга белмим, әйберләремне көчкә күтәреп, әкрен генә ин арткы рәткә килеп бастым Бөтен кеше
тып-тын булып калды Инде хәзер нишләргә? Артистлар берәм-берәм чемоданнарын ачып, әйберләрен күрсәтә башладылар Шунда театрнын баш режиссеры Марсель Сәлимжановнын хатыны Гөлнарны күрдем дә: -Зинһар, шушы портфельне алып чыгарга ярдәм ит».-дим.

 

-Кил. минем янга бас. бергә чыгарбыз!-ди бу. Ниһаять, мина да чират житте.

-Что там у вас в портфеле?

-У меня там ничего нет. немного вина и закуски.

Ит. балык кисәкләрен чыгарып өстәлгә сала башладым. Портфелем эченнән зур- зур кара чебеннәр очып чыга башлады. Түзмәдем, ачуымнан берсен сугып үтердем Моны карап торган Гөлнар: «Ну. хватит, что там может быть?!—дип. мине -сүгә» башлады. Миңа шул гына кирәк иде. «Если вам надо, возьмите мой портфель, он мне не нужен-.-дип. тикшерүче хатынга портфельне этеп жибәрдем дә. карап торам: теге хатын нишләр икән Кулына алырга, актарырга җирәнә Шуннан соң: -У меня еше мешок есть!—дип. капчыкны актарырга тотындым. Бөтен жирен чебен сырып алган, әллә кичәге балыкның сүле агып чыккан, әллә сыра түккәннәр

-Если вам нужен мой мешок, возьмите, возьмите, мне ничего не надо!-дип жылак тавыш белән кычкырам. Көн шундый эссе, бөтен җирдән тир ага. күзләр акайган, аякта көчкә басып торам. «Странный кеше* ролен шундый килештереп уйнадым, безнекеләр читтән карап, асларына сия-сия көлгәннәр. Чемоданны ачтырып та карамадылар. Әйберләрне сөйрәп самолет янына килеп бастым, атларлык хәл юк. чирәмгә утырдым, чебеннәр тагын сырып алды.

Бөтен кеше утырып беткәч кенә самолетка кердем. Янәшәмдә чибәр генә бер марҗа хатыны: -Вы видели, какой-то странный человек около трапа сидит, мух гоняет, бывают ведь такие странные люди. Так смешно было, так смешно!—дип рәхәтләнеп көлә Мин әйтәм: «Это же был я*. Шулай дип әйтүем булды, теге маржа «Извините ради бога, извините. —дип миннән гафу үтенә башлады -Да вы что. не волнуйтесь, бывает ■—дим.

Озак та үтмәде, матур ханым икенче урынга күчеп утырды.

Артистларны ашатмаска дигән закон бармыни?

Мина театрда гастрольләр оештырырга да туры килгәләде. Шулай бервакыт Хәй Вахит абыйның -Талак, талак» комедиясе белән Актаныш якларына чыгып киттек Ай буе гастрольдә йөргәндә төрле хәлләр туа. бәла-каза гына булмасын, калганына түзәргә була Актанышка килеп төшкәч, бер әйбергә игътибар итмичә калмыйсын Район үзәген тау башына шундый итеп салганнар, сокланмыйча мөмкин түгел. Бөтенесе бер җирдә урнашкан: Мәдәният сарае, райком, кибетләр, кунакханә, хәтта милиция дә Аста Агыйдел искиткеч матур булып агып ята. безгә, артистларга ял итәргә, балык тотарга Ходай Тәгалә үзе биргән диярсең. Актанышта театрны, сәнгатьне яраталар, шуңа күрә мине райкомда да бик җылы каршы алдылар. Җитмәсә, ул вакытта Хәләф Низамов эшли иде. ул артистларны хөрмәт итә. бик ачык, кин күңелле кеше булып хәтергә кереп калган. Иртәнге сәгать дүрттә торып райкомга керәм дә. без барасы колхоз председателенә шалтыратам. Әгәр соңга калсан. председательне берничек тә тотармын дип уйлама, басуга чыгып китте диләр дә. шунын белән эш бетте, чөнки колхозда бөтен эшне ул гына хәл итә. Шуна күрә, таң тишегеннән торып: -Без кичке сәгать алтыда киләбез, завклуб урынында булсын, ашарга әзерләгез, без кайтканда ресторан эшләми, зинһар, кулыгыздан килгәнчә ярдәм итегез инде!—дип ялынасын. Гастрольләребез унышлы гына бара, халык театрга йөри, билетлар сатылып бетә, ашау-эчү җайланган, торган урыныбыз искиткеч, аста Агыйдел: артист кешегә тагын ни кирәк!

Шулай беркөнне иртүк торып, без барасы авылга шалтыратам:

-Исәнмесез, бу мин. артист Шакиров, беләсездер, бүген сезнең авылга киләбез, зинһар өчен, спектакль беткәч, артистларга ашарга әзерләсәгез иде. спектакль сон бетә, юл ерак, без кайтуга ресторан эшләми. Сезне бик яхшы, киң күңелле кеше дип тә сөйлиләр .

Берзаман трубкадан карлыккан тавыш ишетелә; -Артистларны бушка ашатырга, дигән закон бармы әллә? Минем бер кешене дә бушка ашатканым юк!-

Аптырап калдым, нәрсә әйтергә белмим. Әле мина мондый сүзне ишетергә туры
килгәне юк иде. Кайвакытта, ник шул хәтле күп кеше алып килдең, тегеләй дә болай дип тенкәгэ тияләр иде Бу бит әнә нәрсә ди. артистларны бушка ашатырга дигән закон бармыни ди!

 

Ачуымнан:

-Гафу итегез, ә сез миңа «артистларны ашатмаска- дигән законны күрсәтегез, андый закон бармыни?! Сез нәрсә. Совет властен мәсхәрә итмэкче буласызмы? Партия язучылар, артистлар турында нәрсә әйткәнен исегезгә төшеримме? Сез кем белән сөйләшкәнегезне беләсезме сон? Мин хәзер райкомда утырам, теләсәм, беренченең үзенә керәм!

-Теләсә кая кер. минем үз эшем дә баштан ашкан, артист кайгысы юк әле. Сез киләсез дә китәсез! Минем монда сыерларны карыйсым бар. атна буе үгез эзлим -дип трубканы куйды

Мин. аптырап, күтемә утырдым. Инде нишләргә7 Хужаларга керергә оят. чөнки гел мактап, сезнен аркада безне шундый яраталар, хөрмәт итәләр, без монда ял йортында яшәгән кебек яшибез, дип ялагайланып йөр дә Сездә шундый мәгънәсез, жүнсез председательләр дә бар икән бит. хәтта ашарга да пешермиләр, дип сүз кузгатсаң, син үзен кешеләр белән сөйләшә белмисен, башта сөйләшергә өйрән, диярләр. Әлбәттә, безне беркем дә бушка ашатырга тиеш түгел, әмма йоласы шундый, артист белән хәерчене һәркем кулыннан килгәнчә ашатып чыгара Әгәр артистны гастрольдә бушка ашатмасаң. аннан игелек көтмә, хәзер кәефе кырыла Без бит авылда акча түләп ашарга өйрәнмәгән, шуңа күрә ресторанда да көненә бер генә мәртәбә ашыйбыз, аны да көндез генә. Хәер, безнен 2 сум 60 тиен суточныйга ресторанда көннәр буе рәхәтләнеп ашый алмыйсын шул. зарплатасы турында әйтеп тә тормыйм инде Бу колхозга иртәрәк барырга туры килер, югыйсә, көне буе ач калуың бар.

Барасы авыл шактый ерак булып чыкты. 20-30 чакрымнар булыр Клубка килеп кердем, сәхнәсен карап йөрим. Клуб мөдире дә минем янда Театрыбызның күренекле артисты Әсхәт Хисмәтовка әйтем

-Боларнын сәхнәсе бик бәләкәй, монда безнең декорация сыймаячак, башка авылга китәргә туры килер ахры {Әле декорацияне бушатып та карамаган). Без бит Академия театры, мондый сәхнәдә уйнап булмый Сез завклуб буласызмы7

-Әйе. мин Сез Шакиров абый буласыз бит (Исемемне әйтә алмый, чөнки минем исемне театрда да дөрес әйткән кеше бик сирәк) Мин билетларны саттым, безгә зур декорация кирәкми, зинһар, уйнагыз инде, бөтен халык театр көтә.

-Сезгә әйттеләрме сон. спектакль беткәч, артистларны ашатырга тиешләр дип

-Мин бернәрсә дә белмим, мина аны-моны әйтүче юк.

-Бар әйт. безгә кичкә ашарга әзерләсеннәр

Завклуб идарәгә китте Берзаман бухгалтериядән 7 сум 40 тиен акча түләргә, дигән кәгазь жибәргәннәр.

-Кем бирде бу кәгазьне сезгә?

-Бухгалтер.

-Чакыр үзен, хәзер үк килеп житсен.

Урта яшьләрдәге бер ир-ат килеп керде

-Мин бухгалтер, нишләп акча түләмисез7

-Әле безнең ашаган юк Менә мин колхоз председателенә, партия оешмасы секретарена, авыл советына чакыру билетлары жибәрдем. һәрберсенә икешәр билет Безнең билет бәясе 1 сум 20 тиен тора. 6 билетка 7 сум 20 тиен, кич белән председательгә 20 тиенен үзем бирермен Безнен Академия театрында мондый кәгазьләрне кабул итмиләр Мин сезгә үз кесәмнән чыгарып бирә алмыйм бит инде

Мин аның үз кәгазен үзенә бирдем Бик үпкәләп чыгып китте Озак та тормады, тагын кәгазен күтәреп килгән.

-Акчагызны түләгез инде, председатель каршында мин ни дип жавап бирермен7- ди бу

-Ярар, борчылма, председатель килгәч, үзем түләрмен.-дим

Әз генә яңгыр сибәли башлады Спектакльне башларга председательне көтәбез Юк! Каршымда басып торган завклубка болай дидем

 

-Менә мин хәзер халык алдына чыгам да әйтәм: «Хөрмәтле тамашачылар! Без сезнең авылга шул хәтле ашкынып килдек, чөнки монда районның иң зур сыер фермасы, ул сарыкларыгыз турында әйтеп тә тормыйм. Бигрәк тә сез. хөрмәтле колхозчылар. Академия театрын карарга тиешле кешеләр! Сезнен хуҗаларыгыз безне шундый кыен хәлгә куйдылар, без бүген спектакльне ничек итеп уйнап чыгарбыз, әйтә алмыйм, артистлар шундый ач...

Завклуб алдында шундый зур монолог сөйләдем, юри кычкырам, артистлар да. тамашачылар да ишетсен дип. Завклуб түзмәде, коеп яуган яңгыр астында, ашарга пешкәнме, юкмы икәнен белергә дип. урамга атылып чыгып китте. Председатель килмәсә дә, спектакльне башларга булдык. Бер заман манма суга батып завклуб килеп керде.

-Шакиров абый, зинһар борчылмагыз, бар да булыр, артистларны тынычландырыгыз. Мина үпкәләмәгез, минем бер гаебем дә юк . -дип тезеп китте бу.

-Исеңдә тот. энекәш, артист үпкәләми-рәнжи генә. Председателенә әйт. минем мондый кешене күргәнем булмады, халкыбызның сөекле артисты Шакиров бик нык рәнҗеде диеп!

Тамашачы спектакльне шундый күтәренке рухта карады, гомергә кул чапмаган урыннарында рәхәтләнеп көлеп, кул чабып утырды. Әллә яңгыр яуганга, әллә артистларның ачуы чыгып, үзләренең кем икәнлекләрен тамашачыга күрсәтәсе килгәнгәме, искитмәле шәп уйналды. Спектакль беткәч, безне чыннан да ашарга алып киттеләр. Мин инде өметемне өзгән идем. Шул хәтле мул ризык: аш. ит. бәлеш, өч кешегә бер ярты, кымызына хәтле бар!

-Нишләп шулхәтле мине җәфаладыгыз, мыскыл иттегез? Менә бит нинди матур өстәл әзерләгәнсез!-дим.

-Шакиров абый, мин син сөйләгәннәрне председательгә жылый-жылый сөйләдем! Бөтен авыл белән хур булабыз, барсын да үзем түлим, дидем. Безнең авылда артистларны мондый зур кунак итү беренче мәртәбә, ул да булса сезнең хакка! Кем белә, бәлкем соңгысыдыр. Безнең хужа шундый кеше, артистларны яратмай Кайткач, зинһар, райкомга кермәгез инде!-ди завклуб егет.

Артистлар юл буе бүген булган хәлләрне сөйләп, берсен-берсе көлдереп, рәхәтләнеп күңел ачып кайттылар Минем күңелдә ниндидер бер төер калды. Хәзер инде безнең артистлар бу вакыйганы мин язганнарга караганда күпкә кызыграк, истә калырлык итеп сөйлиләр.

Яшьлек җүләрлеге

Без яшь вакытта, ягъни, әле театрда эшли башлаган елларда Урта Азиягә, Алма- Атага. Ташкентка булган гастрольләрне көтеп ала идек. Чөнки Казанда булмаган ризыкларны, жиләк-жимеш. кавын-карбызны бары тик шул якларда гына туйганчы ашап кала идек. Безнен заманда да ул. хәзер дә-Казан-иң ач. иң кыйммәтле шәһәрләрдән саналды, санала. Хәерче артистларга ул бигрәк тә аңлашыла, ник дигәндә, без Советлар Союзы дип аталган урыс империясенең ин зур шәһәрләрендә айлар буе гастрольләрдә йөри идек. Шуна күрә Казанның нинди пычрак, шакшы шәһәр икәнен бүтән калалар белән чагыштырып карарга мөмкинлегебез бар иде Хәзер генә ул базарларда, кибетләрдә җанын ни тели, шул бар. акчан гына житсен. Ул вакытларда мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде.

Шулай. Ташкенттагы гастрольләребезнен берсендә минем белән бик кызык, сабак алырлык бер хәл килеп чыкты. Без Ташкент шәһәрендә ай буе гастрольдә булдык, һәркөнне иртән -Алай» базарына жиләк-жимеш. яшелчә алырга барабыз. Базарга кергәч тә. каршыбызда эскерт хәтле кавын, карбыз өелеп ята Жанын кайсын тели, шунысын ал! Кызык бит ул адәм баласы, башта килгәч тә бик тыйнак кына, сатулашмый гына үзебезгә ошаган кавын-карбызны сатып ала идек. Бер­ике көн узгач, болай да очсыз әйберләрне сатулаша башладык. Күп тә үтмәде, бу кавының бозыла башлаган, бу карбыз өлгермәгән, дип. тавыш куптарган арада, икенче беребез бер кавынны үзенеке итә. ягъни, чәлдерә иде Бу бит кешенеке түгел, колхозныкы, үзбәкчә әйтсәк, кышлакныкы, шуна күрә гөнаһысын да сизми идек, чөнки гомер буе колхозныкын урлап яшәдек, канга сеңгән. Җитмәсә, тау
кебек өелеп ята Артист халкы гаҗәп бит ул. түзми, ничек алдаганын башкалар алдында сөйләп, үзенең нинди оста артист икәнлеген күрсәтмәкче була Бигрәк тә шул сәхнәне уйнап күрсәткәч, күнеле күтәрелеп китә, шуннан тәм таба Бөтен театр шул турыда кызык итеп сөйли, йә ничек булды, ничек булды, безгә дә сөйлә инде. дип. тенкәнә тиеп бетәләр. Бу бит кесәңдә аны алырлык кына акчаң булмаудан түгел, ә үзеңнең артистлыгыңны күрсәтәсе килүдән генә туган бер уен. шаяру гына. Ләкин шуны онытмаска кирәк, үзбәкләр бик кызу канлы халык, бигрәк тә үз илләрендә, җитмәсә. кулларында ат суя торган пычак алдаганыңны яки чәлдергәнеңне сизсә, чәнчеп алырга да күп сорамас Безнен бер артистыбыз ит алганда, нигә миңа гел сөяген генә саласың, дип,-ярамый’ торган сүз ычкындырган өчен генә дә. -үтерәм. суям мин сине!»-дигән сүзләр белән үзбәк агае пычак тотып бөтен базар буйлап мескен артистны куып йөргән Шуна күрә бу эш үзенә күрә бик зур тәвәккәллек сорый. Кайберәүләребезнен мондый хәлләрдә хур булганнары да бар

 

Менә гастрольләр бетәргә бер-ике көн калгач, мине Чимкент шәһәренә туйга чакырдылар Ул Ташкенттан 120 чакрымнар чамасы булыр Туйлар искиткеч күңелле узды, ике көн кунак булдым, кулларыннан килгәнчә хөрмәт иттеләр, матур итеп озаттылар. Хужалары шәһәрнең иң хәлле кешеләре иде. Хәтта безнең театрны кунак иткәннәре дә бар. Үзегез күз алдына китерәсездер яшь артист Шакировнын туйдан ничек кайтканын. Уянып китсәм, Ташкентка килеп җиткәнбез Исемә төште, иртәгә бит Казанга кайтабыз! Ә минем бернинди күчтәнәч тә алынмаган. Гадәттә, андый ерак гастрольләрдән кайтканда, үзен белән күбрәк әйбер алып кайтырга тырышасың, юлда гына да өч тәүлек кайтасы бар. Кунакханәгә кайтып житкэч. нишләргә белми аптырап тора идем, бездә электрик булып эшләүче Рамил Сабитов басып тора Ул егет турында үзе бер хикәя язарлык -материал» бар

-Әйдә әле. Рамил, базарга барыйк, минем бит кайтырга бернәрсә дә алынмаган, әле генә туйдан кайтып төштем Чимкент шәһәреннән!-дим мона

-Әйтәм аны. бик затлы коньяк исе килә, өстәге киемнәрең дә Юк. вакытым юк. бармыйм, үпкәләмә, эшкә барасы бар.-ди бу.

-Курыкма. Рамил, бәхилләрмен, хәзер машина алабыз да китәбез, борчылма, озак тормыйбыз. Бик тиз әйләнеп кайтабыз

Машина тоттык та. «Алай’ базарына киттек Әле дә хәтеремдә, өр-яна ак •Волга» иде. Килеп туктагач, шоферга әйтәм: -Безне көт. акча өчен борчылма, түләрбез».-дим. Белмим, нишләптер Волга-дан чыгуым булды, үзгәрдем дә куйдым бит. әй. үземне ниндидер бер зур кеше итеп хис итә башладым1 Рамилгә дә үземнең кем икәнлегемне күрсәтәсем килде, янәсе, артист Шакиров менә шундый була ул. Тукта әле мин әйтәм. базар хужасын табыйм, миңа иң яхшы әйберләрне алырга ярдәм итсен, акчам да үземә күрә житәрлек. чөнки туйдан кайтып килэм Базар хуҗасының кайда утырган урынын күрсәттеләр Кердем, өстәл артында өлкән генә бер үзбәк агае чәй эчеп утыра «Сез миңа ярдәм итмәссез микән, базардагы затлы әйберләрне алырга-.-дим Бу миңа бик озак карап торды, өстемдә иң яхшы тройка костюм, башта эшләпә, галстук, ботинкалар турында әйтеп тә тормыйм, туйда ничек киенгән булсам, шул килеш. Бераздан (хәзер инде исемен хәтерләмим, бик озак еллар истә иде) үзе кебек олы яшьтәге бер абзыйны чакырып алды Нәрсәдер колагына әйтте дә. теге абзый мине үзе белән ияртеп алып китте Шул арада безнең янга Рамил дә килеп җитте. минем хезмәтче ролен шундый итеп уйный шаккатырсың. Бу кеше минем зур түрәләр белән эш итүче икәнемне аңласын өчен, үзбәкләрнең билгеле кешеләре турында шундый итеп сөйлим, авызга гына карап бара -Башта.-мин әйтәм.-кавын-карбыз алабыз, аннан җиләк жимеш-.-дип санап киттем. Безнең янга ук ак ’Волга»килеп туктады, шоферга беркая да ашыкмаска көтәргә куштым Кавын сатучылар янына килгәч, менә монысын менә монысын, дип. бармак белән генә төртеп күрсәтәм Ин матур, өлгергән зур кавыннарны сайлый башладылар Үзбәк агае үлчәргә теләгән иде. мин -кирәкми'-дидем Рамил бер зур кавынны күтәреп машина янына китте, аның артыннан ике үзбәк ун килодан артык булгандыр, шулай ук ике кавынны машина багажнигына китереп салдылар Шуннан сон бик зур ике карбызны көчкә күтәреп килделәр Мин базар хуҗасының исемен әйтеп, аның нинди яхшы адәм икәнен үзбәкләргә аңлатам Бер яшик -дамские пальчики-ны алдыма китереп куйдылар Шул хәтле матур, эре. пешеп кенә килә
торган шәфталуны, безнеңчә персиклар була инде, зур тартмага бик кадерләп төреп бирделәр. Инде хәзер кипкән жимешләр генә аласы калды. Миндә шундый кураж башланды, хәзер инде үзем базар хуҗасына әверелдем, мондый чакта мине беркем дә тыя алмас иде. Үзбәк сатучылары аптырап карап торалар, чөнки мине ике-өч кеше обслуживать итә. Үземә кирәк әйберләрне барсын да алдым шикелле, базардагы иң яхшы җимешләрне китерделәр. Рәхмәт әйтеп машинага утырдым, бигрәк тә базар хуҗасына минем рәхмәтемне җиткерергә куштым. Үзбәкләр мине озатып калдылар. Машинага кергәч карасам. Рамилнең йөзе ап-ак. маңгаена салкын тирләр бәреп чыккан, үзе калтырана. Кунакханәгә килеп җиткәч, шоферга акча бирдем дә: «Әгәр берәр нәрсә кирәк булса, базар хуҗасына бар. ул мине белә!”-дидем. Номерга әйберләрне көчкә ташыдык, шулхәтле күп җыелган, ничек алып бетергәнмендер. Шунда Рамил әйтә: "Әзһәр абый, син бит бу әйберләр өчен бер тиен дә түләмәдең! Әгәр синең артист икәнеңне белсәләр, икебезне дә суялар бит. Ник мине анда алып бардың, харап булдым, харап булдым".-дип өзгәләнә, мине тирги башлады. «Менә күрдеңме инде, артист Шакиров ничек була ул! Әйдә, үпкәләмә, сыйлыйм үзеңне!» дигәч; -Минем эшкә барасым бар. театрга киттем»,-дип шылды бу.

 

Үзем генә калгач, айнып киткәндәй булдым. Чыннан да. минем кем икәнемне белсәләр, күрмәгәнемне күрсәтерләр иде. Бу турыда уйлау да куркыныч. Менә хәзер дә мин аңлый алмыйм, ничек курыкмыйча шундый эшне эшли алганмын?! Казанда булса бер хәер, кичерегез зинһар, мин шаярдым гына, барысын да түлим, без бит үз кешеләр дисәм, бәлки аңларлар да иде. Монда. Ташкентта. «Алай» базарында дөньяда күрмәгән эшне эшләп кара! Кайсыгызның йөрәге житә икән?! Юк. аек акыл белән мондый эшне эшләмиләр. Җанны тынычландыру өчен эчеп тә карадым, кая. эчкән саен айныйм гына. Менә хәзер килеп керерләр дә. үтереп ташларлар сыман тоела башлады. Түзмәдем, исән чагында урамга чыгыйм дип. киемнәремне алыштырып, театрга киттем.

Төнге сәгать унберләрдә кайтып керсәм, Ташкенттагы дусларым мине көтеп утыралар. Берсе прокуратурада эшли, икенчесе милициядә, өченчесе, мине бик хөрмәт иткәне, араларында иң юмарты-Мәгьсүм исемлесе-әйтә: «Без сине сәгать уннан бирле көтәбез, кая югалдың?!—ди.

Мин боларга үзем белән булган хәлне сөйләдем, үземнең шундый зур хата җибәрүемә үкенгәнемә ышандырырга тырыштым. Әлбәттә, ышанмадылар, рәхәтләнеп көлделәр генә. «Нәрсә, ике-өч кавын-карбыздан үзбәкләрнең малы кимер дип уйладыңмы? Алай бик борчылма. Аллаһы Тәгалә аларга уйламаган җирдән бирер. Әйдә, җырла, бүген без сине озатырга килдек, иртәгә эшкә!—ди болар. Алар да күчтәнәчкә эчемлекләр, тәмле ризыклар алып килгәннәр. Мин үземнең янә дусларымны чакырып, бик матур итеп мәҗлес корып төн уздырдык. Икенче көнне Рамилгә әйтәм: -Кара аны. бу турыда беркемгә дә сөйләмә!—дим. Кая инде. Казанга кайтуга ук минем белән булган хәлләрне бөтен театр белә иде. Шулкадәр арттырып, кызык итеп сөйлиләр, хәтта, үзем дә ышана башладым. Сез әйтерсез, нигә инде бу турыда язган, бер дә кызык түгел дип. Моны мин кызык булсын өчен язмадым, гыйбрәт вә сабак булсын өчен яздым! Аңлаган кеше аңлар.