АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Әтрәч авыллары

Олы Әтрәч һәм Кече Әтрәч исемле авыллар Тәтеш районында, Зөя бассейнындагы Олы Үләмә елгасының ун кушылдыгы—Әтрәч суы ярына утырганнар. Олы Әтрәч район үзәге Тәтештән—17, Кече Әтрәч 19 чакрым ераклыкта урнашкан Җирле үзидарә советы Олы Әтрәч авылында, бу ике авыл бер-берсенә бик якын, янәшәдә генә, кушылып урнашканнар.

Әтрәч атамасы Казан ханлыгы чорындагы тарихи документларда телгә алына. «Әтрәч пустошы» атамасы XVI йөзнең икенче яртысыннан XVII йөз урталарына кадәр вакытны алган тарихи чыганакта теркәлгән. Д. А. Корсаков (XVIII йөз) белешмәсендә Олы Әтрәч авылы Әтрәч, Иске Шонгат (Иске Әтрәч, Тенеш) төрдәшләре белән телгә алына Авылда 101 ясаклы татар һәм 90 керәшен көн иткән, ә Миртөбәк (Кече Әтрәч) авылында 84 йомышлы татар һәм 9 керәшен исәпләнгән.

Элек бу тирәләрдә калын урман үскән. Халык урман кисеп ышналар, басулар ясаган Кыяр. Шалкан, Наратлык, Дунгыз, Яңа, Олы, Иске, Морзалар ышна- басулары шул турыда сөйли.

Әтрәч суы һәм авыллар атамасы XIV йөз кабер ташы язмаларында очрый торган Әтрәч исеменә мөнәсәбәтле. Кабер ташларының саны 50гә якын һәм шуннан чыгып, бу урында шактый зур феодаль үзәк булган дигән нәтижәгә киленә. Җирле халык бу зиратны, кайчандыр монда булган Болгар шәһәре Шонгатыга мөнәсәбәтле рәвештә, «Шонгаты өсте» дип атый. Әлеге авыллар янында соңгы болгар чорларына караган ике авыл хәрабәсе, акча хәзинәләре, табылдык әйберләр җыелмасы билгеләнгән.

Әтрәч авылы атамасы Казан ханлыгы чоры чыганакларында искә алына, һәр ике Әтрәч халкы үзләреннән якында гына урнашкан Олы Болгаер һәм Кече Болгаер авыллары халкы белән дус яшәгән. Казан ханлыгы чоры авыллары теркәлгән чыганакта Болгояр—Болгар Кривой авылларының янәшә китерелүе дә игътибарны җәлеп итә Авылларның дуслыгы борынгы заманнардан килә икән. Кече Болгаер авылы басуында Әтрәч борылышы дигән микротопономик атама да бар.

Әтрәч халкы күрше авыллар белән бергә Чабыр җыенын бәйрәм иткән.

Олы Әтрәч һәм Кече Әтрәч авылларының икесендә дә географик берәмлекләр һәм тарихи урыннар күп. Олы Әтрәч авылында Изге зират бар. Наратлык дигән урында халыкның ак тавык яисә сарык суя торган йоласы сакланган. Бу тирәгә сыерлар килсә, алар үзләреннән-үпәре дерелди башлый һәм сөтләре бетә икән.

Әтрәч атамасы Казан арты төбәгендә дә очрый. Питрәч районында Әтрәч авылы һәм шул ук исемдәге елга бар. Бу авыл исеме һәм гидроним Казан өязе авыллары белән бәйләнешле тарихи документларда очрый. Әтрәч авылы Казан ханлыгы чорында булган. Апае районындагы Кошман авылынын бер урамы да Әтрәч исемен йөртә.

Дәвамы. Башы 2006 елның бнчы санында.

 

Исемнәренә «Әшнәк» берәмлеге катнашкан авыллар Балык Бистәсе районынла урнашкан. Олы Әшнәк авылы район үзәге Балык Бистәсеннән—19. Казаннан 109 чакрымда, Югары Әшнәк район үзәге Балык Бистәсеннән—20, җирле үзидарә советы үзәге Олы Әшнәктән—6, Казаннан—108 чакрымда: Кече Әшнәк Балык Бистәсеннән 14 чакрымда урнашкан.

Әшнәк атамасы шактый күп тарихи чыганакларда очрый

Нугай юлы өстенә утырган Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк авыллары Казан ханлыгы авыллары тупланган исемлеккә кергән. Олы Әшнәк авылы зиратында археологлар соңгы болгар (Алтын Урда) чоры кабер ташларын һәм авыл хәрабәләрен билгеләгәннәр.

Әшнәк суы Казан өязе теркәү кенәгәсендә (1602—03 еллар) искә алына

Д.А.Корсаков бастырып чыгарган белешмәдә язылганча. Кече Әшнәктә—147. Олы Әшнәктә 236 йомышлы татар яшәгән.

Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк халкы күршедәге Олы Елга, Кече Елга, Олы Солтан, Янтык, Чирмешән авыллары белән бергәләшеп, июнь башында Жөзөн җыены бәйрәм иткән.

Олылар сөйләве буенча. Әшнәк атамасы болай килеп чыккан

Монгол яулары вакытында Кама буеннан ике гаилә Әшнәк елгасы буена килеп утырган. Бу вакытта әле елганың исеме булмый. Алар бик дус һәм тату яшәгәннәр Дусларны «әшнә» дип йөртәләр бит Шушы сүздән Әшнәк авылы атамасы барлыкка килгән. Елга да шундый исем йөртә башлаган

Икенче фикер мондый. Кайсыдыр яудан качып хәзерге Әшнәк елгасы һәм аның тармаклары буйларына төрле милләт кешеләре килеп урнашкан Алар соңыннан күбесе татарлашканнар, бик дус яшәгәннәр Аларны әшнәләр дип йөрткәннәр Авылнын өлкән кешеләре хәзер дә кулланыла торган «чуаш». «чегән» кебек кушаматлы гаиләләрнең шәҗәрә башы шул елларга барып тоташа, дип аңлаталар.

Олы Әшнәк авылында чишмәләрдән Урсай чишмәсе. Чукрак чишмә. Шири чишмәсе. Аракы чишмәсе һ.б.ны атарга мөмкин Басуда Кәрәкә күле бар. Кәрәкә дигән балык күп үрчегәнгә күл шулай аталган.

Авыл тирәсендә зур урманнар юк. Офыкта күренеп торганнары да кечерәк кенә Ләкин шул кечерәк кенә урманнар да авыл халкын ягулык утын, жиләк-җимеш. чикләвек һ.б белән тәэмин итеп тора. Авылның умарталыгы да шунда

Авылларның үзара аралаша торган үз юллары бар. Авыл халкы телендә Пулат юлы, Балыкчы юлы, Илбакчы юлы, Елга юлы (Елга авылына бара торган), Лашман юллары атамалары сакланып калган.

Олы Әшнәк авылы мәктәбе гомер-гомергә зур һәм көчле мәктәпләрдән саналган. Элегрәк ул сигезьеллык булган, ә хәзер урта мәктәп. Тарих кабинетында авыл тарихына кагылышлы мәгълүматларны шактый табарга мөмкин

Авылда элек ике мәхәллә, ике мәчет булган. Ил өстеннән узган динсезлек шаукымы авылны әйләнеп үтмәгән. Яманаты чыккан елларда мәчетләр ябылган, манаралары киселгән. Мәчетнең берсеннән мәктәп интернаты төзегәннәр

1994 елда авыл халкы өчен онытылмаслык вакыйга—мәчет ачу тантанасы була Авылга иман, дин кире кайта

Авыл өчен изге урыннарның берсе—зират Аны чиста, төзек итеп тоту—авыл халкының изге бурычы, намус эше. Авылнын хәзерге вакытта инде мәрхүм мулласы Галимҗан абый зират йортын, мәрхүмнәрне җирли торган кирәкле әсбапларны, җиһазларны тәртипкә салган, булмаганын булдырган. Ел саен язнын бер көнендә авыл халкы зиратны чистарта, чүп-чардан арындыра, җимерелгән киртә-чардуганнарны яңартып буйый

Авылда олы кешеләр күп Арада ялгыз яшәүчеләр дә бар. ләкин берсе дә картлар йортына бирелмәгән Аларга колхоз идарәсе дә. җирле үзидарә советы да ярдәм итеп тора. Укучы балалар да булыша

 

Кече Әшнәк авылы Олы Әшнәктән 3 чакрым ераклыкта.

Авылда язучы Әхәт Гаффар, журналистлар Рәкыйп һәм Ринат Гаффарлар туып- үскәннәр.

Кече Әшнәк авылы тип-тигез рәт булып салынган 4 урамнан тора. Бер урам таулы жиргә урнашкан. Анысы Тау башы дип атала.

Авылны икегә бүлеп Әшнәк суы ага. Артык зур булмаса да, елга матур, яр буйларында агачлар, куак һәм әрәмәләр үсә. Малайларга кармак белән тотар өчен балык та җитәрлек.

Авылда өч зур чишмә бар. Ин зур чишмә Үзәк урамда, су буенда. Анын исеме дә Олы чишмә. Олы чишмә—тау чишмәсе, анын суы үзенә юлны ташлар арасыннан яра Чишмәгә улак куелган, суы бик мул. Өстенә бура буралган, ул матурлап бизәлгән. Янында тагын кечерәк чишмәләр челтерәп ага. Аларны да авыл халкы кадерләп тора, һәрберсенә улаклар куелган.

Чишмәнен икенчесе Түбән очта. Анысы гади чишмә генә түгел, аны Изгеләр чишмәсе дип йөртәләр. Бу чишмә элек хәзерге урында булмаган, берничә тапкыр урынын алмаштырган. Борын-борыннан Түбән оч әбиләре чишмә янына чүмеч, комган куялар. Бу традиция, гадәт шулай дәвам итә. Изгеләр чишмәсенең суы жир астыннан ургып чыга, ул салкын һәм каты су.

Чишмәнен өченчесе Югары очта. Аны ун еллар элек авылның Фәсхетдин исемле кешесе казыган. Хәзер чишмә анын исеме белән йөртелә.

Авылда өч күл бар. Берсе Кәрәкә күле исемен йөртә. Ул алма бакчасына якын гына урында, бик матур, аны камышлар, су үләннәре чорнап алган. Күл буендагы камышлар арасына жәй көне кыр үрдәкләре, торналар оялый һәм шунда бала чыгаралар. Кәрәкә күлендә балыклар, бигрәк тә кәрәкә балыгы күп.

Икенче күл, гаҗәпкә каршы, тау башында, урман кырыенда. Бу күл дә бик ямьле. Анда ел саен бер пар кыр үрдәге оя кора.

Өченче күл авыл кырыенда гына, Түбән очта булган. Ләкин анын хәзер инде суы кипкән.

Авылның ике ягында урман. Анын берсе Авыл урманы дип йөртелә. Бу урманда җиләк, гөмбәләр бик күп була. Үрнәк урманында чикләвек үсә. Авыл халкы монда чикләвеккә йөри Үрнәк урманы эчендә матур алан бар. Аны халык Чүннек дип атый.

Кече Әшнәк авылы тирәсендә коры елгалар күп. Ин зурысынын берсе—Озын елга. Ул авыл урамын урталайга бүлә. Үзе бик тирән һәм озын (бер чакрымга кадәр) Түбән очта Козгын елгасы бар Анын кырыенда үләксә базы казылган. Бирегә козгыннар җыелганга күрә, бәлки, елга шулай аталгандыр.

Олы Әшнәк белән Кече Әшнәк арасында Шайтан елгасы бар. Бу елга, имеш, җенле икән. Әгәр дә шушы ике авыл арасындагы юлдан төнге уникеләр тирәсендә үтсәң, ак атка атланган кешеләр чыгып, сине утыртып алып китәләр икән, дип сөйлиләр.

Ел саен, сабан туйларына бер атна кала, авыл халкы Зират ашы яисә Изгеләр ашы уздыра. Бу бәйрәм болай башлана. Жомга көнне иртүк, кем нәрсә булдыра ала, зират кырыендагы аланлыкка ашау әйберләре алып килә. Күп кешеләр корбан чала. Ипи, бәрәңге, күкәй һ.б. әйберләр китерәләр. Авылның берничә хатын-кызы бу әйберләрдән шунда берничә зур казанда аш пешерә. Жомга вакыты җиткәч, бабайлар җомга намазы укый Олылар зираттагы туганнары каберләре янына барып дога кыла. Соңыннан бөтен авыл халкы бергә табынлашып утырып кырда пешкән ашны ашый. Уныш теләп балаларга печенье, конфет һ.б. тәм-том өләшәләр, яңгыр теләп су сибешәләр.

Дәвамы киләсе саннарда.

 

 

Реклама