КАПИЦА АТКАН УК

 

Язмаларымның берсендә мәшһүр галим Эрнест Резерфорднын яшь студент белән анын укытучысы арасында туган бәхәстә арбитр сыйфатында катнашуы хакында сөйләдем (№9. 184 бит). Шул чакта ук Резерфорд җитәкләгән лабораториядә унөч ел буена фәнни командировкада тикшеренүләр башкарган совет галиме Петр Леонидович Капина турында да сөйләргә булган идем. Әмма анын фәнни ачышлары, физиканын төрле юнәлешләре һәм техника өлкәләрендәге казанышлары турында сөйли башласан. биографиясен кирпеч кебек калын китап күләмендә язарга кирәк булыр иде. Дөньякүләм танылган галимнең СССРнын Фәннәр Академиясенә хакыйкый әгъза итеп сайланудан ун ел элек. 1929 елда ук Англиядә академик итеп сайлануы бик тә гыйбрәтле факт түгелмени? Дөрес, аңа үз илебездә дә игътибар аз булмый: ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое. СССР Фәннәр Академиясендә үзе оештырган Физика проблемалары институтының директоры, ике кабат Дәүләт бүләге лауреаты. Әмма иң мөһиме шул: Петр Капица әлеге язмамда искә алынган Нильс Бор һәм Эрнест Резерфорд шикелле үк дөньядагы ин абруйлы Нобель премиясе алган иде.

Галимнең репрессиягә дучар булган хезмәттәш галимнәрен курку белмичә яклавы да мәгълүм. Анын булачак академик Л. Д. Ландауны яклап Сталинга. Бериягә. Молотовка язган хатларын хәзер фән тарихы белән кызыксынган һәркем укый ала. Тәгълимати физика белгече академик В. А Фокны да эзәрлекләүдән П. Л. Капица яклап калган. Чит ил авторларының язмаларында: «Капицадан Джо үзе дә курка иде!», дигән сүзләргә юлыкканым бар. «Джо» дигәне Джугашвилины. ягъни Сталинны аңлата.

Шунысы да игътибарга лаек: нинди генә тикшеренүләргә алынса да. физика һәм техникада яна юнәлешләргә нигез ташы салган һәм яңа күренешләр ачыклаган Петр Капицаның тәрҗемәи хәлен язучылар анын «алтын куллы инженер» икәнен дә ассызыклап раслыйлар. Латин һәм француз телләрендә «инженер» сүзе ин әүвәл сәләтне, тапкыр зирәклекне анлата. Бик күп еллар элек галимнең чын-чыннан инженер булганын раслаучы бер вакыйга хакында укып сокланган идем. Бер тәҗрибә үткәрү өчен яна җайланма ясау ихтыяҗы туа. моның өчен исә бик тә озын һәм бик тә нечкә, өстәвенә буеннан-буена бер үк калынлыктагы кварц җебе кирәк була. Аны каян алмак, ничек ясамак кирәк? Шактый зур коллектив өчен бу хәл итеп булмаслык проблемага әверелә.

Ниһаять. Петр Леонидович, эретелгән кварцка уенчык җәядә киерелеп тартылган укнын очын төртеп ала да. аны очырып җибәрә. Тиешле кварц җебе әнә шулай хасил ителә. Ьәрчак яңалыкны күрә белү сыйфатына балалар ия. Шундый сыйфатын олыгайгач та җуймаган шәхесләр чыннан да иҗади затлар буладыр, мөгаен.

Шул уңайдан, сугыш елларына туры килгән балачагымдагы кордашларым исемә төште. Авыр эшләрне үз җилкәсенә алган олырак үсмерләр ниләр генә уйлап чыгармыйлар иде. тирес тутырылган авыр арбаны басуда аудару өчен авыш яссылык, ягъни өсте кыеклап киселгән бүкәнгә ныгытылган тактага арбанын алгы тәгәрмәченең берсен күтәртеп җибәрү, физиканы белмәсәләр дә. икенче төр рычаг кулланып авыр печән чүмәләсен өчәүләп кибән башына очыру, атларга эшне җиңеләйтү өчен, урман кырыеннан алып елгага тиклем шугалак туңдырып, кисеп ботакларыннан чистартылган агач бүрәнәләрне елгага тиклем шудырып алып бару дисеңме... Кызганыч ки. авылдашларымның күбесенә сугыштан соңгы авыр елларда укуларын дәвам итү мөмкин булмады. Бәлкем, алар арасыннан да Капица шикелле зирәк инженерлар һәм галимнәр үсеп чыккан булыр иде әле?

Реклама