Логотип Казан Утлары
Бәян

БОЖРА БУЙЛАП

Поезд, тизлекне арттыра-арттыра, Мәскәү ягына җилдерә. Жәйге көн бераз сүрелгән, вагонда җиләс... Ачык ишек, тәрәзәдән поезд тәгәрмәчләре текелдәве ишетелә. Ходайнын рәхмәте, Марат дүрт урынлы купеда берүзе генә бара. Күрәсең, бу чорда халык әле дәррәү чемоданнарга ябышмаган. Май гына бит әле!.. Шөкер, сәфәрләр уңды дип әйтеп була. Күз алдына янә Киевның манзаралары килеп басты. Үзе монда утырса да, Маратның күңеле, әле генә елашып-җырлашып аерылган эчкерсез милләттәшләре белән, Киев вокзалында калды... Биредәге татарлар милли җыр бәйгесен юкка гына каштаннар чәчәк аткан иң матур чорга куймаганнар. Тарихи шәһәр, мәһабәт биналар, күз явын алырлык алтын манаралар, купшы чиркәүләр...

Афәрин! Чал Днепр өстендә ике көн рәттән татар-төрек моңнары яңгырап торды. Бер-берсен сагынган, жырга-монга сусаган халык жәелеп китеп бәйрәм итте. Фестивальне оештыручылар, рәхмәт төшкерләре, илленең өстенә чыккан Марат Сабиров кебек, дөнья гизеп, мунча ташы кебек шомарган журналистны да шаккатырды. Димәк, яши әле татар! Казаннан еракта да... Хәтта чит илләрдә дә...

...Ачык купеда кинәт «ирләр, рәхим итегез!» фасонында киенгән утыз яшьләр тирәсендә мөлаем хатын-кыз пәйда булды. Аның кулында эчемлек- ашамлыклар төялгән зәңгәр пластик кәржин иде.

—Исәнмесез! Сезнең ашарыгызга да. эчәрегезгә дә җитәрлек икән, тик безнең ризыктан да авыз итегез инде! Безгә дә бит план тутырырга кирәк!..—Шул сүзләрдән соң буфетчы хатын, күзләрен шаян уйнатып, кыска итәкләрен төзәткәләгән булып ал арны тагын да күгәрә төште һәм Маратнын каршына ук кереп утырды. Авыз суларыңны китерерлек тыгыз ботлар тагын да ачылды, үз-үзен бик иркен тоткан сөйкемле ханым-туташ нәрсәдер туктаусыз сөйләнде...

Дамир ГЫЙСМЕТДИН (1949) — шагыйрь һәм прозаик: «Әйтсәм әйтим». «Атта да, тәртәдә дә». «Өметсез шайтан», «Кая ашыгырга?. .» һ. 6. китаплар авторы. Татарстанның, атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши.

Матур ак тешләр... Юка, зәнгәр, ярымачык майка астыннан сыешмый, бәреп чыгарга торган ике тулы зур алмалы түш, кояш нурларын мул сеңдергән тән, шоколад исе аңкып торган куе, аксыл-сары чәчләр, зифа гәүдә, төз аяклар... Маратны шайтан кытыклап алгандай булды. Гөнаһка кертә бит, пумала баш! Эшен яхшы белә, шельма! Шунда әсәрләнеп китә язган Марат тиз генә үз-үзен кулга алды. Очраган бер чибәргә мөкиббән китсән—тирәнгә кереп батырсын, Сабиров! Чая хатын ул арада, үзенчә гөрли-гөрли, өстәлдә торган затлы эчемлекләрдән авыз итәргә дә. берничә шәлперәйгән апельсинны пассажирга яхшы бәһадән шуытып калдырырга да өлгерде.

—Ну, ярар,—диде сәүдә кешесе, ниһаять, урыныннан күтәрелеп —Сез бик күркәм адәм, турысын әйтим: күнелемә хуш килдегез... Күреп торам, бераз алҗыгансыз да... Сезгә менә минем назлы куллар җитми!—дип официантка кыз кинәт Маратка сарылып, тыгыз түшләре белән ышкылып, куллары белән аның чал кергән чәчләрен сыйпап алды. Ир затын янә ток суккандай булды,— Берүзеңә күңелсездер дә... Кыскасы, абзыкай, мин Харьковтан сон таможняны узгач, сина кунакка киләм ..Үзенне кеше итәрмен... Чао! Ишегеңне бикләмә!..

Пассажир, мондый көтелмәгән тәкъдимне ничек кабул итәргә белмичә:

—Ярый, ярый,—дип буфетчы ханымны елмаеп озатып калды.

...Поезд яшел урманнар, күлләр, ниндидер бәләкәй һәм зур станцияләрне артта калдыра-калдыра, Мәскәү ягына элдертә бирде Эх, жегетләр. заманалар—баганалар... Әйтергә кирәк, гомер кояш баешына авышкан дәвердә, кеше ялгыз калдымы, уйлана башлый. Бигрәк тә ир халкы Ин тирән уйланулар Маратны нишләптер менә шул поездга утыргач биләп ала. Уй-фикерләр кайларга гына алып китми... Үткәннәр, яшь чаклар, киләчәк... Сораулар—җаваплар, табышмаклар, хатирәләр. Гомер уза. ә безләрдән нәрсә кала сон? Нинди эзләр, нинди гамәлләр9 Безнен заман кешеләрен яна буыннар ничек искә алыр? Безләргә бит хөкүмәт карарлары белән һәйкәлләр куймаслар...

. Тәгәрмәчләр келтер-келтер тәгәри дә тәгәри, уй-фикерләр йомгагы сүгелә дә сүтелә...Әйе, Марат еш кына яшәүнен мәгънәсе, дөньянын кайдан килеп, кайларга баруы хакында бик житди уйлана. Кайчагында кирәгеннән дә артык! Ә бит кеше үзе дә табигатьнең серле сандыгында сакланган табышмакларның берсе.

Заманында кайсыдыр редакция кушуы буенча Марат бер танылган галим белән бик кызыклы әңгәмә корган иде. Аның фикеренчә, кеше—бу дөньянын иң зур сере. Галим-голәмә киләчәктә дә адәмнен асылына төшенә алмаячак. Ул чакта мөхтәрәм профессор һәр кешедә дүрт кеше яши дигән фикерен алга сөргән иде Янәсе, Ходай Тәгалә кешене дүрт сүрүдән (энергиядән) дәрман туплап яраткан. Кешенең бер сүрүе уттан (утта вакыт энергиясе), икенчесе—җилдән, өченчесе—судан, дүртенчесе—җирдән. Гыйлем иясе үзенең теориясен шул дәрәҗәдә мавыгып, хисләнеп, һәвәсләнеп сөйләгәнгә күрә, аны ни туктатып, ни бүлдереп, ни төпченеп тору мөмкин түгел иде. Марат ул чакта ике кесә блокнотын язып тутырды. Профессор Вакыт дөньясын, Эфир дөньясын. Су дөньясын. Тыгыз дөньяны бергә бәйләп, яшәүнең асылын үзенчәлекле мантыйк калыбына, ниндидер формулага салып аңлатырга тырышты. Әйе. һәр акыл иясенең үз дөнъясы бар Күп очракта ул—бик чуар фикерләрдән торган ифрат катлаулы, каршылыклы, хикмәтле виртуаль дөнья. Аны аңлау—гади нәрсә түгел, җәмәгать! Күпләр өчен ул чытырмашлы урманнарга компассыз бару белән бер

Ә профессорга килгәндә, анын монологын йорты каршындагы колачлы
имәнне кинәт яшен сугу гына туктатты. Тәрәзәләр зыңгылдап китте, җир чайкалып алды.

Марат, каударланып, ишек-тәрәзәләрне яба башлады. Ә профессор, киресенчә, күзлеген салып, залдагы зур тәрәзәне шыр ачып җибәрде, кулларын офыкка төбәде һәм ниндидер канәгатьләнү белән:

—Менә бу, ичмасам, көч! Нинди тылсым! Энергетика!.. Курыкмагыз, яшь дустым! Без—Хак Тәгаләнең бер кисәкчеге,—Кинәт урысчага күчеп— Сужденному утонуть—молния не страшна!—дип кычкырды.

Балачактан күк күкрәүләрдән, яшеннән шүрләп калган Марат, авыз эченнән генә белгән догаларын укыды. Соңрак табигать тынычланып, елмаеп кояш чыккач, интервью дәвам итте. Гыйлем иясе дөнья серләрен чиште дә чиште.

—...Ходай кодрәте белән адәмнең энергетик дәрманы яшерелгән һәм аңа гади акыл ирешә алмый... Кешеләргә бер-берсенә сихер яки психик энергетика аша тәэсир итүне өйрәтергә ярамый. Кәтигәрически! Бу, яшь дустым, куркыныч... Недопустимо!

Аура, карма, энергетика, эчке акыл белән аралашу, үзеңнен ихтыярың белән идарә итәргә өйрәнү омтылышы—мондый әкәмәтләр белән кызыксыну-мавыгу Маратта әнә шул яшеннән дә курыкмый торган акыл иясе белән сөйләшкәч башланды...

Берничә ел элек Төркиянең иң матур җиренә—Урта дингез буена ялга баргач та Марат бик сәер хаста сыман нәрсә кичерде. Ул чын мәгънәсендә авыру да түгел иде. Көндезләрен юмарт кояш астында, гел үзенчә гөрләп- шаулап торган диңгез буенда рәхәтләнеп ял итәсең, йөзәсең, дөньяның тәмен, гүзәллеген тоеп ләззәтләнәсең, ә төннәрен—йоклый алмый интегәсең ... Нишләптер шундый җәннәти җирдә Маратның йокысы качты. Әйтерсең лә, ниндидер җанкисәр сине төннәрен бимазалый башлый. Кайчандыр, белепме-белмичәме кылган гөнаһлы гамәлләрен искә төшә. Йә тиктомалдан яшәү-үлем турында уйланасың, йә ярты юлда калган эшләр, йә вакытның ифрат тиз үтүенә борчылып, таңга кадәр керфек какмый әсәрләнеп чыгасың. Бераз гына черем иткән арада да әллә нинди шомлы, хәвефле төшләр күреп, шабыр тиргә батып уянасың.

Ә бит бу хәлләр тикмәгә генә булмаган. Казанга кайткач та Маратка кайгылы хәбәр ирештерделәр: Розалия юл казасына эләккән... Ике атна хастаханәдә аңсыз яткач, фани дөньядан китеп тә барган. Менә бит ул дөньяның хикмәте!.. Казанда булган аянычлы хәл ерак Анталиядә ял иткән Маратны, димәк, юкка гына бимазаламаган... Нәкъ ике атна!.. Һай, Розалия җаным, үкенечле булган икән язмышларың!.. Марат бу гөнаһлы мәхәббәтнең трагедия белән тәмамланачагын сиземли иде шул. Ә бит Розалия очрашкан саен:

—Мин, Марат лачынкаем, бәхетле!—дип әз генә булса да керфек чылатып ала иде...

—Үзең бәхетле, дисең, үзең тиктомалдан тагын почыкланасың!

—И-и, бигрәк беркатлы инде син... Җитмәсә ә-әле журналист, психолог, бокс-борын! Кеше холкына ачкыч табучы, имеш! Беләсең килсә, хатын- кызның күз яшьләре керфек очында гына эленеп тора ул! Без шундый инде: җил иссә дә, кояш балкыса да яулык чылатабыз... Мин бәхетле, жаныем, син булганга... Шуңа шатланам... Януларым-көюләрем дә сиңа бәйле... Сине югалтудан куркам мин...

Сизенгәндер сөйгән җан... Әйе, Марат белән алар соңрак очраштылар шул. Гөнаһлы мәхәббәт булды ул. Марат та гаиләле, Розалия дә—балдакланган аккош. Нишлисен, шулай килеп чыкты инде...

Марат беркайчан да хатын-кызлар артыннан исәрләнеп, башын югалтып
йөрмәде. Юк, бу ниндидер тәкәбберлек түгел, ә егетнең үз кагыйдәсе иде. Гәрчә анын кебек, ягъни туганда ук фәрештәләр һәрьяклап үпкән сөйкемле ир-егетнен толым ияләренә өстәнрәк каравы дөньялыкта сирәк очрый торган нәрсә түгел. Монда эш башкада иде. Маратка әтисе үсмер чактан ук әйтә килде. «Хатын-кызлар артыннан башыңны югалтып йөрмә. Ир иткән дә хатын, жир иткән дә... Алар белән сак бул! Бернәрсәне онытма бирим дигән колына—чыгарып куяр юлына! Сина дигәне —сина булыр, беркая да китмәс.. Аларнын артларыннан селәгәеңне агызып йөгерергә кирәкми!..»

Теләсә-теләмәсә дә, шул кинәшләр Маратнын башына нык сенгән иде. Җитмәсә, атай бу мәсьәләләрдә үзе дә сыната торган кешеләрдән түгел.

Күз явын алырлык чибәр Розалия белән алар Казаннын иске аэропортында августның жилле-яңгырлы бер көнендә очраштылар Бөгелмә рейсы ике сәгатькә тоткарлангач, Марат тамак ялгап алырга дип ресторанга керде, буш өстәл артына утырды. Бердәнбер клиент булгангамыдыр, официант озак көттермәде. Ул елларда жәмәгать туклану челтәренең абруе ишек сакчысы, официант, администратор кебек гади хезмәткәрләргә нык бәйле иде. Алар сине ресторанга йә бөтенләй якын җибәрмәскә, йә кичәге котлетны ашатырга, йә милиция чакыртып айныткычка озатырга да күп сорамыйлар иде. Шуңа да биредә тормыш күбрәк язылмаган кагыйдәләр нигезендә бара. Һәм ресторанда эшләгән швейцар, официант кебек адәм белән танышлык йөртү кешенең яшәвен беркүпме җиңеләйтә дә иде

Сәвит чорында кафе-рестораннарда, гадәттә, буш урыннар булмый иде. Булган очракта да кешеләрнең аерым-аерым өстәл артына утыруларын нишләптер бик өнәмиләр иде. Әллә ресторан хезмәткәрләре артык адым ясарга теләмәгән, әллә сәвит кешесен коллективтан аеруны хуп күрмәгәннәр...

Шул арада кинәт ресторан яктырып киткәндәй булды. Залга, төз-төз басып, алиһәдәй жан иясе килеп кермәсенме?! Кыяфәте, буй-сыны, кигән киемнәре, үз-үзен тотышы Чибәркәйнең, чыннан да, гади генә адәм затыннан түгеллеген раслап тора иде. Официант, озак уйланырга ирек бирмичә:

—Молодой человек, можно я посажу эту девушку рядом с Вами?— диде.

Калфаклы кызнын мондый соравы Маратка бөтенләй урынсыз, сәер тоелды.

—Әлбәттә!..

Танышу өчен моннан да кулай форсат буламы инде тагын, жегетләр!

Марат бу гамәлне, әлбәттә, күкләр тарафыннан тәгаенләнгән дип кабул итте. Һәм ялгышмады.

Алар бәләкәй самолетта бергә очтылар. Юл газабын бүлешкән кешеләр бик тиз уртак тел таба. Марат белән Розалия ачыктан-ачык сөйләшеп, танышып киттеләр. Очкыч һава «чокыр»ларына эләккәндә Розалия «һай!» дип кайнар кулы белән Маратнын кулына ябыша, бите белән иненә елыша.. Курка, янәсе Җитмәсә, кинәт һава үзгәреп, көчле җил чыккач, очкыч беркүпме болытлы күктә кәгазь уенчык кебек бөтерелә башлады. Розалия күзләрен йомып, Маратка чытырдап ябышты. Анын кайнар сулышы, тыгыз күкрәкләре, язгы шомырт чәчәкләре исе анкып торган куе коңгырт чәчләре юлдашын тәмам исерткән иде. Марат очкычнын бу халәттә озаграк интегүенә бер дә каршы түгел иде Бераздан, ничектер исән калган самолет, Бөгелмә урынына Бигешкә төшеп утырды Розалиянең Чаллыда таныш- белешләре булмаганга, Марат якташы, буйдак Хәлилгә шылтыратты Ул өендә булып чыкты. Күп тә үтмәде, Казан кунаклары Хәлилнең ике бүлмәле фатирына кайтып төштеләр. Марат бу уңайлыкны да күкләр тарафыннан
фатихаланган гамәлдер дип кабул итте.

Танышу-күрешү хөрмәтенә бер-ике рюмка күтәргәч, Марат фатир хуҗасының Розалиядән күзен алмавына игътибар итте. Аңлашыла ки, үз гомерендә әллә күпме хатын-кыз күргән Хәлил бу юлы кәртинкәләрдән төшкән илаһи затка чын-чынлап мөкиббән киткән иде. Ничек тә булса Розалиягә ошарга тырышып, ни генә эшләмәде бу кичтә чәчләренә чал төшкән буйдак. Фокуслар да күрсәтеп карады, яттан шигырьләр сөйләде, анекдот-мәзәкләр сипте. Ләкин Розалия, әллә әдәп саклап, әллә тыйнаклык күрсәтеп, Хәлилнең бу кыланышларын елмаеп кабул итсә дә, аның Маратка әледән-әле серле караш ташлап алулары: «Соң син кайчан талантларыңны күрсәтәсең, дустым?»—дигәнне анлата кебек иде. Марат түзмәде:

—Хәлил дус, ялгышмасам, заманында синдә баян да бар иде кебек?—дип сорап куйды. Хәлил бер мәлгә югалып калды, чөнки баян инде ничә ел шкафта тик ята. Ник дисәң, баян, кем әйтмешли, аның өчен тумаган... Ә бәлки ул баян өчен яралмагандыр... Ара-тирә Марат бу якларга барып чыккач кына, шкафтагы инструментка җан иңә, ул телгә килә иде.

Ә инде Маратның итәгенә менеп кунаклагач сипте баян моңнарны. Житмәсә, Розалия дә җырга-моңга хирыс кеше икән... Ул Маратка кушылып, үзенең моңлы тавышы белән халык көйләрен башкаргач, Хәлил бераз боегып калды. Юк инде, юк, ана Ходай мондый талант бирмәгән!.. Марат җилкәләрен сикертә-сикертә, инструментның бөтен мөмкинлеген кысып чыгарды. Аннары аягүрә басып, үзе яраткан «Олы юлнын тузаны»н бик монлы, суза-суза, елатырлык итеп җырлап, чыгышына матур нокта куйды. Розалиянең зур кара күзләре дымланган иде. Ул кул чабып Марат янына килде һәм аны ихластан үбеп алды. Бу мизгелдә анын ялтыраган күзләре сокланудан тагын да матуррак күренәләр, янәсе, мин, бәгърем, сине шундый талантлыдыр дип уйлаган идем шул...

Ә Хәлил мондый борылышны көтмәгән иде. Күз явын алырлык гүзәл Розалияне күргәч, ул бүген үк, шушы кичтән калмыйча, ничәмә еллар чишәлмәгән мәсьәләне хәл итәргә карар кылды. Нокта куярга—вәссәлам! Әйе, бер белмәгән хатын-кыз, бәлкем яраткан кешесе дә бардыр... Ну бит чәнечкесе йөрәкнең иң уртасына кереп кадалды! Менә шулдыр инде ул бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре!.. Маратка нәрсәгә гыйшык-мыйшык уйнарга?! Менә дигән хатыны, баласы бар... Атлаган саен хатын-кызлар аның муенына асылынырга гына тора. Юк, бу юлы Хәлил чигенмәскә тиеш! Марат аңлар!..

Мәҗлес тәмамланыр алдыннан Хәлил, Розалиягә савыт-сабаны җыештырырга ярдәм итәргә кушты да, Маратны балконга чакырды.

Сүзне ничек башларга белми азаплангач, Хәлил кулын селтәп, турысын ярып салды:

—Әйт дөресен, сиңа бит Розалия чираттагы уенчык кына, шулай бит?!

—Турысын әйтим—мин дә анар гашыйк булдым... Тик, Хәлил дустым, хатыным, бала турында сөйләп вакыт уздырма...

—Йә, шулай ди... Дальше что?!

—Вакыт күрсәтер...

Хәлил, кабынып китеп, Маратнын изүенә ябышты:

—Син яхшы беләсең: кырык тула бит мина! Төпләнергә телим! Туйдым бу ялгызлыктан, зимагурлыктан!..

Марат Хәлилнең кулларыннан ычкынып:

—Тынычлан!—дип кычкырды.—Бу дусларча сөйләшү түгел! Гафу, без, алайса, кунакханәгә китәбез!..

—Калдыр син Розалияне! Алла хакы өчен! Мәңге бурычлы булырмын!.. Калдыр! Син табарсың! Син—чибәр, син әнә нинди талантлы... журналист! Калдыр!..

Кызып киткән ике дус балкон ишегенен ачылып китүен дә. бүлмәгә Розалиянең чыгып басуын да сизми калганнар иде.

Марат Розалияне күреп:

—Син барысын да ишеттеңме?—дип сорады.

Югалып калган кыз әкрен генә: «Әйе!»—дип пышылдады.

—Алайса, үз сүзеңне өздереп әйт! Монда хәлләр шундый...

Хәлил шул мизгелдә Розалия каршына тезләнде:

—Мин сине яратам, Розалия, мин иртәгә үк язылышырга әзер!.. Син— минем соңгы көймәм!..

Марат нишләргә белмичә, йөзен чытып: «Менә сиңа бесплатный тамаша «Хәлил—Розалиябану!»— дип кенә әйтәлде

Ниһаять, гауга чыганагы да телгә килде:

—Сез икегездә менә дигән ир-егетләр!.. Ләкин... Мин кияүгә чыгалмыйм бит!

Хәлил аягына торып басты:

—Ә нигә?!

—Чөнки мин инде кияүдә!

Бүлмәдә тынлык урнашты. Беренче булып Хәлил телгә килде:

—Булса соң! Это не имеет значения! Һәрхәлдә минем өчен...

—Ә Марат синең өчен?—дип сорады кинәт Розалия, юлдашынын күзләренә туры карап.

—Мина да барыбер... Минем йокы килә, иптәшләр, сәгать төнге ике бит инде!..

Килеп туган хәл шахмат уенында еш очрый торган патны хәтерләтә иде. Марат Розалиянең бер бүлмәгә кереп ялгызы гына йоклавына каршы түгел иде. Башын югалта язган Хәлил бу очракта күрәләтә кунак кызын тотып көчләмәс бит инде!

Ләкин Хәлил көтелмәгәндә:

—Дустым, сез беркая да китмисез!—диде кинәт, фатир ачкычларын өстәлгә чыгарып салып —Мин башны югалта язганмын Гафу үтенәм... Оныта язганмын: сез бит кунаклар... Ял итегез... Тыныч йокы.

Хәлил элгечтән жинел курткасын алып, тиз генә фатирдан чыгып китте.

—Бигүк яхшы булмады әле бу!..—диде Марат, балконга таба атлап.

Розалия Маратның юлына каршы чыкты.

—Кирәкми, Марат... Ул барысын да аңлады...

—Бөтен бәла синең чибәрлегендә , Розалия туташ!

Кыз, гаепсез сабый кебек, кара күзләрен тутырып юлдашына карады Янәсе, ул бит анын гаебе түгел. Розалия түземлеген жуеп. Маратка килеп сарылды. Һәм кулы белән диварны капшап, утны сүндерде. Шул кичтә ике йөрәктә башка ут кабынды. Алар бу халәтнең ничек, нәрсә белән һәм кайчан бетәсен белмиләр иде...

Розалия белән Марат бер-берсен шашып яраттылар Ул елларда атарнын телефон аша әйтелгән мәхәббәт сүзләрен язып барып нәшер итсәң, «Кыйссаи Йосыф* китабы калынлыңдагы һәм ин мөһиме—шунын кебек үк йотлыгып укыла торган бер басма пәйда булыр иде. Ә инде һәр очрашунын онытылмас, ләззәтле вә кайнар мизгелләрен тасвирлар өчен атаклы Мопассан каләме кирәк булыр иде. Тик бу гыйшык тарихы ни хәтле мавыктыргыч булса, ул шул ук дәрәжәдә мажаралы. мәшәкатьле һәм хәтәр иде Чонки гашыйклар, инде мәгълүм булганча, икесе дә башка кешеләр белән никахта иделәр Сугышка кергәч—ярасыз булмый, дия иде Маратның бер танышы Шул
чорларда яшь журналист ике ут арасында бик озак бәргәләнде. Бер яктан— инсафлы хатыны Сәриясе, гаилә... Икенче яктан, Марат өчен текә кыядан да сикерергә әзер торган, сөюдән шашкан сөйкемле сөяк—Розалиясе. Сәрия кебек акыллы, иманлы, тугрылыклы, тырыш хатынны Марат берничек тә ташлый алмый иде. Ни әйтсәң дә, алар хатыны белән бер-берсен анлап, яратып, хөрмәт итеп гомер кичерәләр иде. Сәрия иренен еш кына чит-ят хатын-кыз исләренә төренеп кайтуына карамастан, «мужикның һәр кайсы шундый инде аның»—дип үз-үзен тынычландыра торган иде. Малын таба, өйгә кайтара, эчеп-тузып йөрми, балаларны ярата. Сәрия шуңа да бик риза иде. Марат та хәләлен анлап, юкка-барга тавыш чыгармады. Шуңа «уҗымга» керер алдыннан ул һәр тапкыр хатынын инандырыр өчен берәр мантыйклы, ышандырырлык сәбәп уйлап табырга мәжбүр иде. Шул ук вакытта Розалиясен дә югалтасы килмәде. Ләкин тормышны белми- анламый торып үзеннән күпкә олы ир уртасына кияүгә сикереп чыккан яшь хатын-кызның дуамаллыгы да шактый гына жайсыз хәлләр тудыра иде. Җитмәсә, Розалиянең хәләл ире Галим Сабирович, шактый җылы урынны биләгәнгә, шәһәр түрәләре арасында абруйлы кешеләрдән санала иде. Сәвит чорында бит әле аның әхлак милициясе вазыйфасын башкарган партком-райкомнары да гаилә сагында тора иде. Гыйшык-мыйшык хәлләре еш кына партия оешмаларының җыелышларында көн тәртибенә әледән- әле куелып тора иде. Уракка төшү, савымнарны арттыру, дуңгыз үрчетү планнары белән беррәттән, уставтан тайпылган коммунистларның персональ эшләрен тикшерү—партия органнарының көндәлек шөгыле иде. Партия һәр коммунистның ничек яшәвен, кай тарафларда нинди гамәлләр кылып йөрүе белән кызыксынып тора иде. Бу дәвердә аноним хатларны бик теләп тикшерәләр иде. Парткомиссияләрнең эшен шул исемсез хатлар булмаса, күз алдына да китерергә мөмкин түгел иде. Сәясәттән читләшеп партия әгъзалары да бераз урлашалар, печтик алдашалар, ара-тирә салгалыйлар, әз-мәз сулга да йөриләр иде. Ягъни, бу жәһәтгән алар халыктан аерылмаска тырыша иде. Җитәкче иптәшләр өчен мондый рәхәтләрне чит-ят кеше күрмәгән һәм белмәгән махсус урыннарда оештыралар иде. Ләкин чорына күрә шигаре дә бар иде: барысын да эшли аласың—тик эләкмә. Эләксәң—беттең! Гаеп, агайне, үзендә!

Марат еш кына үзен миналар кырында хәрәкәт иткән кебек хис итә иде. Чөнки партия билетын йөрткәнен ул һәрвакыт истә тотарга тиеш! Онытса—башкалар искә төшерәчәк! Совет армиясендә хезмәт иткәндә замполит коткысына бирелеп коммунистлар сафына кергән сержант Сабиров, нигездә, партия кушканча эшләргә һәм яшәргә тырыша иде. Партия уставы бит ул—библиянең кыскартылган бер шәкеле—анда гел игелекле, иманлы гамәлләр кылу фарыз ителгән. Әйе, хатын-кызлар, дуслар белән ара-тирә җыелышып, устав кагыйдәләрен бозгаларга туры килгәләде. «Ансыз—дөнья сансыз!»—дия иде бер тәҗрибәле коммунист. Һәр рәхәтнең зәхмәте дигәндәй, тотылмаса да Галим Сабирович Розалиясенең тугрылыклы Пенелопа түгеллеген сизенә иде бугай. Ләкин яшь хатынның шаярулары чамасыз булмавына да шөкрана кылып яши иде кебек ул. Хатынының рияланып йөрүенә еш кына игътибар итми, күрмәмешкә салына иде. Ин мөһиме—кеше арасында рисвай калмаска! Анысын, Аллага шөкер, Розалиясе үзе дә андый булса кирәк. Шуңа да Галим Сабирович гаиләдә юкка-барга савыт-саба шалтыратуны хуп күрмәде. Киресенчә, кайчакта бераз театр уйнаштырып, хатынына: «Син дигәндә—аяк идәндә!»—дип хөрмәт күрсәтә, очындыра торган булды. Кием-салым, акча, ялга бару кебек масрафлар, кыскасы, Розалиясе өчен мондый «вак-төяк» Һич тә җәлке түгел!.. Исән-сау булсын да бергә яшәсен генә!..

Әнә теге Казан аэропортында танышкан көнне Розалиянең унбиш мен акчасы булган. Кайгыртучан ире Бөгелмәдәге райпотребсоюз рәисе белән сөйләшеп, хатынына «Жигули» алырга акча биргән. Мәгълүм ки, һава хәлләре, көтелмәгән очрашулар бу планнарга төзәтмә кертте.

Хәлилнең фатирында искиткеч ләззәтле төн уздыргач. Розалия үзенен Бөгелмәгә машина алырга баруы хакында әйтте. Марат бу хәтле зур акча белән ялгыз сәяхәт итүне бер дә өнәмәде. Барыбер ана да Бөгелмәгә барасы бар Шуңа бу мәшәкатьле эштә Марат бернинди мәнфәгатьсез, ихластан ярдәм кулын сузарга булды. Иртән торып, чәйләр эчеп утырганда, ишектә кинәт кыңгырау чылтырады.

Ишек ачылып китүгә коридорга ин әүвәл яман исләр аңкып керде. Аннары дөммә исерек Хәлил һәм аны өченче катка сөйрәп менгән ике салмыш ир-егет пәйда булды. Бу компания фатир хужасын коридор идәненә сузып салды да берни әйтми чыгып та китте

Марат нәрсәдер мыгырдаган, адәм сыйфатын җуйган Хәлилне бүлмәгә сөйрәп кереп түшәккә яткырды, яңакларына суккалап, селкетеп карады, ботинкаларын салдырды. Аннары «монын белән эш пешмәс—айнысын.»— дип кухняга Розалия янына чыкты. Ул өстәл артында акча пачкаларын барлап утыра иде.

Марат аны арттан кочаклап алды:

—Нәрсә, миллионерша, дебет-кредит, сальдо-бульдо килеп чыгамы?

Розалия бераз уңайсызланып:

—Лачыным, монда биш мең җитми...—диде.

Гомерендә кулына биш йөз сумнан артык акча тотмаган Марат өстәл тулы банкнотларны күреп югалып калды.

—Яхшырак сана... Кем алсын аны?!

Кинәт Хәлил йоклый торган бүлмәдән берьюлы атлар кешнәвен, пычкылар чыжлавын, тагын әллә нинди жен-пәриләр котыруын хәтерләткән авазлар ишетелә башлады.

Марат Хәлил түләүсез концерт куйган бүлмәгә ымлап күрсәтте

—Бәлкем, ул... Тукта, карыйм әле...

Марат әкрен генә баскалап Хәлил янына килде, анын курткасын салдырырга тырышканда кинәт идәнгә бер пачка акча «шап» итеп килеп төште.

—Менә сина, фокусник!.. Синекедер инде бу—сана!

Розалия кыюсыз гына кызыл унлыкларны чутлый башлады.

—Бер меңе җитми...

—Кайдадыр проматал, опилка баш!..

Маратка бик җайсыз иде. Булса—шундук үзенекен чыгарып бирер иде дә бит!.. Вәт син аны, дус булып йөри бит тагын, кесә карагы! Салган баштандыр инде...

—Әйдә матурым, киттек Бөгелмәгә, берәр нәрсә уйлап табарбыз әле

Бу машина сатып алу тарихы юкка гына шулай мәшәкатьле, маҗаралы башланмагандыр ул... Әй. машина, машина, житә кеше башына, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит!

Марат шул хәлләрдән сон Хәлил белән аралашмады Шәрекътагы мәкальдәгечә: ун тапкыр яхшылык итү—бер кат начар гамәл кылырга форсат бирми

Тик болары олы юлнын тузанына күмелеп, онытыла башлаган хәлләр булса, ә менә автомобиль казасында Розалия белән бергә Хәлилнен дә эләгүе бигрәк көтелмәгән нәрсә булып чыкты Ничек алар икесе бер машинада барганнар, нигә руль артында утырган Хәлилгә бернәрсә дә булмаган? Әйтерсең лә, ул Маратның Төркиягә ялга китүен генә көтеп торган! Хәер,
сонгы вакытта Розалия белән аралар суына башлаган иде инде ..

Үлем-китем, җеназаларны Марат яшьтән үк күңеленә бик авыр ала торган хисле кеше буларак, сонгы юлга якын туганнарны, дус-ишләрне озатуда гына катнаша иде. Әлбәттә. Розалия белән хушлашырга килде. Халык байтак җыелган. Сентябрьнең коры кояшлы көнендә Маратның бәгырькәен татар зиратындагы сары балчыклы кабергә иңдерделәр. Сөю, сәгадәт, гүзәллек өчен яратылган бу сөйкемле Хода бәндәсе фани дөньяда аз гына яшәп тә. кемнәрнедер бәхетле итеп, кайсын көнләштереп, үпкәләттереп кинәт бакыйлыкка китеп барды. Әлбәттә, бу фаҗигале язмыш якыннарының да, дусларының да йөрәген телеп китте. Әнә үсмерләрчә тартылган улы, кайгыдан картаеп, бөкрәеп калган, җирән чәчләре күкселләнеп киткән Галим Сабирович, чат әнисенә охшаган, матур кара тутлы, почык борынлы кызы, матәм чарасына күпләп җыелып килгән дус-ишләре, иптәш кызлары. Көтелмәгән бәла, трагедия барысын да бер мәйданчыкка җыйган. Әйе, зиратта гына адәм баласы туктап кала, бер мәлгә тормыш куунын, мал җыюнын мәгьнәсезлеге турында уйлана. Кәфенлекнең кесәсе юк: дөньяга ничек киләбез, шулай китәбез... Зираттан шундый уйлар белән кайтып барганда Маратны Розалиянең иптәш кызы, сердәше Гөлчирә куып тотты.

«Маратик!—дип пышылдады ул, аның колагына.—Бүген сиңа әйтмичә булдыралмыйм... Розалиянең Мәрзиясе синнән бит аның!.. Күрдеңме, тач син бит!..»

Шул вакытта аяк астында җир чайкалып киткәндәй булды, шабырдатып салкын яңгыр коя, тирә-юньдәге агачлар айкала-чайкала башлады. Әйтерсең лә, Маратның эчендәге халәте тышка бәреп чыкты.

...—Моны син бел дә мин бел... Кайчан да булса әйтерсең, бәлкем... Анысын үзен карарсың...

Бу көтелмәгән хәбәр аяктан бәреп егарлык булса да, Марат үз-үзен кулга алырга тырышты. Бер-ике сүз белән Гөлчирә авариянең кайда, ничек булуын, рульдәге Хәлилнен беренче мәлгә машинадан төшеп, кан эчендә яткан Розалиягә бернинди ярдәм итмичә, качып китүе хакында да сөйләде. Аннары гаебен таныган имеш... Тик эш узган бит...

—Жаһил кеше инде, валлаһи! Синен белән очрашмый башлагач ук ябышты инде ул аңа... Ләкин Розалия аны яратмады. Якын җибәрмәде... Бәлкем, морадына ирешәлми аптырагач «миңа да, башкага да булмасын!»—дип каза ясагандыр. Һай, кара эчле адәм ул, мин сина әйтим!.. Каберең янәшә булмасын!.. Ярый, мин киттем... Ирем килә... Без Галим Сабировичлар белән гаилә дуслары бит... Хуш...

Менә сиңа мә! Мәрзия—безнен уртак мәхәббәт җимеше!.. Розалия җаный, ник сон моны миннән яшердең?!

...Эх, Розалия, Розалия! Бу сәер юл фаҗигасен казыргамы-юкмы? Милициядә, прокуратурада таныш-белешләр бар барын. Кемен ул сина, дип төпченсәләр—кәртләрне ачырга кирәк булачак Аларны Марат тирән яшергән иде. Галим Сабирович, әлбәттә, эшне үзе дә болай гына калдырмас... Аңа да хакыйкатьне белергә кирәк. Бернәрсә ачык: бу кабахәтлекне кылган Хәлилне дуслар исемлегеннән кичекмәстән сызып ташларга! Бүген үк һәм мәңгегә!..

Марат сиздермичә генә кеше йөрмәгән сукмактан трамвай тукталышына таба китте.

Поезд алга чаба да, чаба.. Гүя, ул «Яшьлек» станцасына якыная бара. Хатирәләр поезд тәрәзәсеннән, экрандагы мавыктыргыч фильм кадрлары
кебек, бер-бер артлы күренеп ала. Ниләр генә узмаган башкайлардан!.

Менә ул онытылмас еллар... Сугыштан сон туган, ачлы-туклы. ыштансыз үскән авыл балалары. Әтиләре фронттан кайтмаган булсалар, бу затлар якты дөньяга тумаслар да иде. Ә аларнын балалары Оныклары... Әтиләрне, һичшиксез, Ходай үзе саклаган. Монда зур бер мәгънә ята. Гомер чылбыры өзелмәгән! Ә бит сугышта йөргән солдатны Газраил һәр почмакта көтеп торган.

Маратның әтисе Мифтах, сирәк-мирәк кенә фронтовой граммнарны тоткач, кичләрен ишле гаиләсен жыеп, сугышта күргәннәре хакында бик мавыктыргыч иттереп, кайчак иртәнгә кадәр сөйли торган иде. Әлбәттә, бу якын тарихка сәяхәт балалар өчен дә бик кызык, гыйбрәтле була, Мифтахның үзенә дә ниндидер канәгатьләнү бирә иде

Сугышта бер хата, ялгыш адым, югалып калу бик кыйммәткә төшкән андый адәмнәр беренче чиратта кырылганнар.

...Мифтах Сабиров меңләгән сугыш чакрымнарын санитар машинада яралыларны алгы сызыктан тылга ташып уздырган. Гади шофер булса да. нинди генә аяныч хәлләргә юлыкмаган, илен, дусларын сатмаган, исән- сау туган авылына әйләнеп кайткан! Әфисәр погоннарын киеп. Маладис! Марат анын белән горурлана иде. Балачакта ул елларда «безнекеләргә» һәм «нимесләргә» бүленеп нинди генә зур «хәрби операцияләр» уздырмады авыл малайлары! Разведчиклар, танкистлар, матрослар нимес «окопларына» сиздермичә бәреп кереп, ничәмә «тел» алып кайттылар Сугыш киноларын карап, икенче көнне үк авыл малайлары Жуков, Малиновский, Рокоссовский булып, таяк атка атланып, Сталинград. Кавказ. Берлиннарга барып җитәләр иде. Ләкин ин кадерлесе—күкрәкләре орден-медаль белән тулган әтиләре сугыш турында сөйләгәндә бу балалар авызларын ачып тыңлыйлар, ихластан горурланалар иде. «Минем әти фәлән булган, минем абый—танкист, бабай—матрос, безнеке—очучы»,—дип малайлар авылдан киткән һәрбер сугышчының тарихын яхшы беләләр иде. Илгә килгән зур кайгының эзләре дә тирән булгандыр, күрәсең...

Марат әтисенең сугышта күргән маҗараларын бүген дә яхшы хәтерли. Шулай берзаман ул бомбежкага эләгә Андый чакта солдат, кая туры килә—шунда кереп поса бит инде. Монда уйлап, урын сайлап торыш юк. Сугышчыларның күбесе куак-агачлар арасында утырган зур бер бинага таба йөгерә. Янәсе, шунда гына әҗәлдән котылып була... Мифтах исә машинасын арыш кырына туктатып, янәшәдә генә торган «ЗИС» астына кереп йөзтүбән каплана. Фашист очкычлары, халыкара килешүләргә карамастан, санитар машиналарына да һөҗүм иткәннәр. Ләкин бу юлы бомбалар солдатлар күпләп җыелган теге зур бинаны һәм куе бакчаны җир белән тигеътиләр Ниһаять, очкычлар офыкка кереп югалгач, Мифтах «ЗИС» астыннан чыгып, аның кузовына күз ташлый. Йә, Ходай! Машинага шыплап снаряд төягәннәр икән! Бер бомба кыйпылчыгы эләксә дә, Мифтах туп-туры җәһәннәмгә очкан булыр иде. Менә шулай, еш кына сугышта кеше гомерен галиҗәнап язмыш, очраклы хәлләр саклап калган.

Күп тә үтмәде, купега янә кемдер шакыды. Бу юлы да ишектә буфет хезмәткәре пәйда булды. Тик монысы тагын да яшьрәк, чибәррәк, ә күкрәкләре күпкә ачыграк һәм итәкләре ир затларын нык дулкынландырырлык кыска иде. Ул кулындагы ашамлыклар һәм эчемлекләр тутырган кәрҗинкәсен өстәлгә куеп, серле елмайды һәм үзенен ниятләрен, кинаяләп тормыйча, турыдан-туры ярып салды.. Монысы да план белән бергә шәхси мәсьәләләрен хәл итәргә кергән икән. Марат, янә акча янчыгын чыгарып, ресторан файдасы өчен генә бер-ике апельсин алды, ә буфетчы кыз. кыстатмый гына бер рюмка коньякны әйләндереп куйды һәм «Харьковтан соң күрешербез!»—дип күз
кысып, купедан чыгып та китте.

Эх, бу хатын-кызлар!.. Соңгы елларда аларнын тәртибе, үз-үзләрен тотышы, әхлагы кемнедер гаҗәпләндерсә дә, Маратны бер дә шаккатырмый иде. Казанда да, Рәсәйнең башка шәһәрләрендә дә, чит илләрдә дә мондый ягымлы «күбәләкләр» атлаган саен очрап тора.

Әнә, кайбер өлкән сыйныфларда укучы кызлар инша язганда «Син кем булырга телисен?»—дигән сорауга—«Фахишә!»—дип горурланып, бер дә икеләнмичә җавап бирәләр икән. Кем әйтмешли, барып җиттек!

Әйе, хатын-кызларны кичке урамнарга озакка сузылган реформалар, акча кытлыгы, ягъни хөкүмәт үзе төртеп чыгарды. Ә мондый үтә табышлы кәсепне бик тиз генә «текәләр» үз кулына алды. Үлемсез мафия бу юлы да отышта калды. Кызларын да, клиентларын да таптылар, җиңгәчәйләр йортларын да, салон-сауналарын да ясап куйдылар. Кыскасы, поезд күптән китеп барды, ә җәмгыять һаман бәхәсләшә, рөхсәт итәргәме-итмәскәме бу четрекле бизнесны?! Ара-тирә урамнардан, кунакханәләрдән кыска итәклеләрне милициягә төяп алып китәләр китүен. Ләкин эш штраф түләү һәм погонлы кешеләргә тән рәхәте күрсәтү белән тәмамлана... Бартер: без— сезгә, сез—безгә! Женси пожарны сүндерергә машина да, су да кирәкми. Аның өчен хатын-кыз белән ирнен теләге һәм акча гына кирәк!.. Ә калганы ике арада, уртак түшәктә хәл ителә..

Сугыштан кайткан яшь әфисәр Мифтах Сабиров авылның ин чибәр кызы Миңлегөлне бик тиз күреп ала һәм тимерне кызуында суга. Янгырлы октябрь сина җылы җәй ае түгел. Төннәрен йолдыз санап тормаганнар, киләчәккә хыяллар корып, болыннарны урап йөрмәгәннәр... Хәер, андый чакта гашыйкларга табигатьнең яңгыры да, фасылы да, давылы да, фронтовиклар әйтмешли, нипочум булган. Әби-бабайлар да сайланып- сатулашып тормаганнар, авыл сәвите дә тиешле имзаларны җәһәт кенә җыеп, пичәтне чәпеп куйган. Туй-фәләннәр уздырып торыш булмаган— чамалар сыек: җыелышып бераз чәйләгән-мәйләгәннәр дә эше бетте, кодагый. Авылда чираттагы сәвит гаиләсе пәйда булган.

—Һай, бигрәк хәерче дә заманга туры килде безнең яшьлек!—дип искә ала иде үткәннәрне Маратнын әнисе —Кышка керсәң, кияргә кием табалмыйсын, язга чыксаң, ашарга ипи бетә... Ләкин без әтиең белән икәү барыбер бәхетле идек...

Поезд янә кайсыдыр станциядә туктады. Вагонга таможня хезмәткәрләре, чик сакчылары керделәр. Бәйләнерлек нәрсә табылмады. Тикшерәсен—тикшереп, ишекләрне шалтыр-шолтыр ябып, чыгып киттеләр. Марат та купены бикләп, йокларга ятты...

Иртән ул уянганда вагон буйлап пассажирлар арлы-бирле йөри, радиодан көчле музыка янгырый иде. Димәк, торырга вакыт. Кырынып, юынып бераз тамак ялгап алгач, кичәге өзелгән уйлар, хатирәләр аны янә биләп алды. Ләкин ачык купеда кәрҗин тоткан буфетчы хатыннын олырагы пәйда булып. Маратны хыялый дөньядан мәшәкатьле чынбарлыкка кайтарды. Яшь ханымнын укасы коелган иде.

—Ник сез мина төнлә ишек ачмадыгыз?—диде ул иренен турсайтып.— Бөтен планнарымны боздыгыз!..

—Мин бик арыган идем, каты йоклап киткәнмен, ишетмәдем, гафу итегез...

—Слабак!—дип мыгырданды буфетчы хатын.—Мужчина так не
поступает!—диде һәм купенын ишеген
«шалт» иттереп ябып, китеп барды.

Марат бу ханымның нинди планнарын бозганын аңлап, эченнән генә елмаеп куйды. Димәк, тиздән икенче кәржинкәле кыз да килеп җитәчәк...

Күп тә үтмәде, аның юравы юш килде. Яшьрәк хатыннын планнары һәм аппетиты тагын да зуррактан булган, күрәсен. Үпкәсе йөзендә ярылып ята иде.

—Вы вчера меня о-очень подвели!—диде ул, кашларын усал җыерып —Ну вы—оригинал... Обещали всем сразу: и моей подружке, и мне. Вообшем. кинули обеих. Взрослые люди так не поступают!

—Гафу итегез, кичә мин бик арыган идем...—диде Марат —Әйдәгез, мин сездән тагын ике апельсин, бер пепси алам. И полный расчет!

Кыз бераз йомшара төшеп, товарларын сатты һәм дәшми генә чыгып китте. Ярый әле болар белән исәп-хисап кыска булды. Югыйсә, бик кыйммәткә төшәрләр иде... Шайтан белгәнме, аларның артында кемнәр торганын!..

Гомер буена нинди генә очрашуларга тап булмыйсын! Журналист язмышы—мосафирлыкта. Хәрәкәттә—бәрәкәт Поездлар, очкычлар, машиналар, паромнар, көймәләр, кораблар.. Нинди генә рәвештә хәрәкәт итми каләм иясе? Әле сәяхәт ул эшнен башы гына. Кайткач, тәэсирләрне, фикерләрне, фактларны бер дисбегә тезеп, адәм баласы йотлыгып укый торган әсәр язу—төп максат. Кайчак килеп чыга, ә кайчак—юк. Кәрзингә язган чаклар да булгалый...

Марат хатирәләр чылбырын ялгап, тагын «Үсмерчак» тукталышына кайтып төште. Кемнедер шашып сөйдеме ул, сөймәдеме? Әлбәттә, булды андый хәлләр. Хәер, ул чакта да, соңрак та ана хатын-кызлар игътибар итәләр иде. Авылда язылмаган гадәт буенча яшьләрне ешрак имеш-мимешләр кавыштыра. Имештер, фәлән егет фәлән кызга өйләнә икән.. Булып чыкмас... Бәлешләре пешмәс... Әнкәсенә карап кызын сайла дигәннәрме? Хәбирә кызы белән Самат малае бер-берсенә көн белән төн кебек мач килә... Ә менә Гамил—Рамилә бер ботакка кунып сайрасалар—авылны тан калдырырлар иде... Ә югары оч Сәлиме Бола урамы Нәсимәсе белән юкка вакыт уздырып, ботинка туздырып йөри..

...Марат та хатын-кыз затын ярата. Алар бит табышмаклы, серле халык Кайсы белән сөйләшкәләп, кайсы белән кулын тотып, кочаклашкан, үбешкән чаклар да булгалады. Ләкин яшьлектә күңелгә уелып калганнары күп түгел. Әйе, Яшь Тирәктә югары очта яшәгән Галия шундыйлардан иде Бер карасаң, әллә нәрсәсе дә юк кебек, ләкин зирәклеге, тыйнаклыгы, пөхтәлеге, эчке нуры һәм матур җырлавы белән үзенә магнит кебек тартып тора. Гаҗәп, шундый әүлиянең янында бүген беркем дә юк. Егетләр беренче мәлгә артыннан көтүләре белән йөргәннәр. Ләкин Галиянен кулын да тоталмыйча 180 градуска борылып кайтып китәргә мәҗбүр булганнар Кызның дарысы бик коры икән. Шуннан соң авыл кавалерлары кул селтәгәннәр. Ә Маратнын инде тирә-юньдә гармунчы, спортчы буларак танылып килгән чагы. Кыз халкы алтыннан бакырны аера белә ул! Озата барса, берәү дә Маратка дорфаланып тормас иде әле. Кулын тотып кына калмас, битеннән генә булса да «пәп» итеп кайтыр Ул да әхлаклы заманда зур бер жинүгә тиң! Сүз генә куш! Һәм язнын бер кичендә Марат тәвәккәлләде: Галияне өенә озата китте. Тәүге күрешү нәтиҗәле тәмамланды егет кирәкле сүзләрен дә тапты, кызның йомшак кайнар кулларын тотып, киләсе күрешүне тәгаенләп кайтты. Хәер, кем башкача булыр дип уйлаган сон! Гармун белән уртак тел тапкан егет, кыхзарнын йөрәгенә ин кыска юлны тапмасын ди!

Әлбәттә, авылда гармунда сыздыручы егетләр тагын да бар иде. Ин осталарыннан Мараттан дүрт-биш яшькә өлкәнрәк Магаз булгандыр. Чәче дундырыклы суганны хәтерләткән бу ләпәшкә борынлы, шадра битле, урта буйлы адәм затына базар көнне сәлам да бирмичә узып китәр иден, билләһи газыйм! Ә кулына гармун алса—һәркемнен игътибары анарда. Таланты бармак очларында! Кайдадыр махсус укып та кайткан оста баянчы еш кына авылдан китеп югала иде. Хәер, монын сәбәбен якташлары яхшы белә. Магаз бераз «төшереп» алган жирдә берәр мөгез чыкмый калмый. Кемдер каршы, кыек-мыеграк сүз ычкындырса, Магазнын жен-пәриләре кузгала һәм ул озак уйлап тормый, йә рәшәткәгә, йә курага ябыша. Нәтижәдә эш милиция белән тәмамлана, жанжалчыны алып китәләр дә явыз хулиганлык өчен бер-ике елны чәпиләр.

«Кем сукты—Магаз сукты!» Милициягә дә әллә ни мәшәкатьләнәсе юк: рецидивист гаепле, шунын белән эш бетте-китте!

Авыл эшләрендә Магаз әллә ни катнашмаса да, һәвәскәрләр концертын анардан башка күзаллап булмый. Әтисе «Төрмәчедән ерак тор!»—дип, жае чыккан саен Маратның колагына тукып торды.

—Әти, мин бит аның кырына гармунда уйнарга өйрәнер өчен генә барам,—дия торган иде Марат. Улынын яхшы гармунчы булып китүен бик теләсә дә, ата кеше тальянкадан гайресен алып бирәлмәде. Күрәсең, Мифтах гаиләнең такыр акчасын кысып кына тоткандыр. Йә өйрәнгәне дә бик җиткән дип уйлагандыр. Концертларда, мәҗлесләрдә әнә ничек сыздыра. Тагын нәрсә кирәк!

Шулай да сигезенче класста укый башлагач, жәй көнне колхозда стажерлыкта йөргән өчен Маратка шактый хезмәт хакы язганнар иде. Акчаны кәнсәләрдән Мифтах үзе барып алды.

Маладис улым, расхутлар бик күп, чуаштан сугымга ат та аласы бар... Бик вакытлы булды бу...

Ә Миңлегөл улынын ике рәтле гармун сатып алырга хыялланганын яхшы белә иде. Күрәсен, иренен колагына да бер генә тапкыр пышылдамагандыр. Инде карлар явар алдыннан әнисе улына шыпырт кына илле сумны тоттырды: «Тәүзыйх абыен гармунын сата икән. Барып кара, ошаса— алырсың. Акча турында атаңа әйтми тор...»

Һай, Маратның шатлыгын күрсәгез иде! Тәүзыйх абыйның алтын белән йөгерткән шәмәхә шуйский двухрәткесе бит әле ул! И-и, әни, бәгырькәй, маладиснын маладисы! Сөйләшеп тә куйган, рәхмәт төшкере!

Марат шул ук көнне гармунлы булды. Соңрак Тәүзыйх абыйның шәмәхә двухрәткәсендә ул әллә нинди конкурсларда катнашып, әллә нинди дипломнар, бүләкләргә ия булды. Дөресен әйткәндә, мактарга саран Магаз да яшүсмер гармунчының үзеннән калышмавын яшермәде. «Двухрәткәдә Марат—Фәйзулла Туишев, ә баянда мин—Марс Макаров!»—дия иде ул. Ул чорда Яшь Тирәктә гармун модада иде. Маратның модада эше юк, бөтен хыялы—баянда шәп итеп уйнарга өйрәнү. Тальянка—хромка—баян. Боларның беренчесе—башлангыч мәктәп, икенчесе—урта, өченчесе— институтка тин иде. Кыскасы, Магаз иректә чакта һәр көннен кадерен белергә, файдаланып калырга кирәк! Әйе, аны Магаздагы дуамаллык, юкка- барга кызып китүләр, хакыйкать эзләүләре, милицене, влачны күрәлмәү, сүгү кебек нәрсәләре һич кенә дә кызыксындырмады. Матур дөньяны тимер рәшәткәле тәрәзәләр аша гына күзәтү Маратнын планнарына керми иде.

Ничектер шулай бер зур кичәдән сон клубтан яна «Тульский» баян югалганлыгы мәгълүм булды. Баштанрак клуб мөдире Даһия апа үзе тикшеренүләр уздырып караган, ләкин музыка коралының эзенә төшә алмагач, милициягә барган. Погонлы егетләр эшне кызуында тотып.
авылга килеп төштеләр. Концерттан сон баянда Марат та. Магаз да һәм күрше авыл егетләре дә уйнаганнар икән. Магазнын өенә тентү белән кергәннәр—табалмаганнар. Маратны да силсәвиткә чакырттылар. Сорау алдылар. Марат кичәдән сон шактый салган Магазны өенә кайтарып, хатыны кулына тапшырып калдырды. Аннары Галияне озата киткән иде. Сөйгәнен бу эшләрдә бутамас өчен ул «мин концерттан сон кызлар янына киттем»—дип язды.

— Кемнәр ул? Нинди кызлар?—дип бик төпченсәләр дә Марат Галиянен исемен яңгыратмады. Ләкин гаепне тикшерүчеләр тагын Магазга аудара башладылар. Өендә менә дигән ике концерт баяны булган Магазга колхоз баяны ни пычагыма кирәк сон ул?!. Милиценен мантыйгы башкачарак булып чыкты. Баянны Магаз ике поллитрга кемгәдер сатып җибәргән, имеш. Берничә шаһит та табылган. Бу хәлләрдән сон Марат әтисенә ялынды. Абруйлы кеше, сүзе үтә. Күрәләтә гаепсез кешене төрмәгә тыгалар бит!

Мифтах бу эшнең нечкәлекләренә кереп торырга теләмәде. Анынча, бер дөрес юл, ул да булса —Магаздан баланның ераграк торуы!

Марат бу хәлләрне әтисенә җиткерүенә бик үкенде.

—Ярар, алайса!—дип ул ишекне каты итеп ябып, өйдән чыгып китте.

Миннегөл иренең холкын яхшы белгәнгә, тынычрак тавыш белән:

—Мифтах, Маратның шундый чагы, бик каты бәрелмә инде син ана!.. Биздерергә булдырасың...—дип әйтеп куйды.

Еш кына гаиләдә ата—баш, ана—муен дип йөрсәләр дә, дарылары бик тиз кабынучан Сабировлар, вакыт узгач суынып, мәгънәле бер уртак фикергә киләләр иде. Һәм мондый очракларда, әлбәттә, бар нәрсәне үзенен мәрхәмәтле йөрәге аша уздырган Минлегөлнен бер акыллы кинәше, кыстырып куйган мәгънәле сүзе хәлне дөрес бәяләргә, максатка туры юл табарга ярдәм итә иде.

Марат ничек булса да югалган гармунны табарга тиеш иде. Һәм ул аны тапты.

Сорка тавы дип аталган чирәмле-күлле матур бер җирдә Мәҗтес корып, гармуннар белән утырган компаниядә берәү колхоз баянын бимазалый иде Күңел ачуда, беркетмәләр теле белән әйткәндә, шулай ук шәһәрдән кайтканнарга охшаган ике пумала баш кызый, ара-тирә район үзәгендә күренгәләгән күрше авылдан көрәшче Сибай бар иде Дөресен әйткәндә, бу чуар төркем биредәге гүзәл табигать гармониясенә бер тамчы да тәңгәл килми иде.

Сибай Маратны таныды булса кирәк:

—Әйдә, брат түрдән уз!—дип көрәк чамасы кулын сузды.—Ишеткәнем бар...Штангист, баянист... Давай тартып җибәр әле безнеңчә, мишәрцә!

Гармунны бимазалаган төссез мишәр егете уйнавын туктатып, баянны салдырыр-салдырмас килеш Маратка таба атлады. Ләкин шул мизгелдә бу гамәлгә шайтан килеп кысылгандай булды: исерек гармунчы ничектер сөрлегеп китеп, баяны белән бергә «гөп» итеп жиргә ауды. Әле генә кәеф-сафа корып, шаулашып утырган пикник әгъзалары бер мәлгә сүзсез калдылар. Сибай коллектив хуҗалыкка тигән зыян турында сөйләп тормады, кемнәрнеңдер аналарын искә алып, ватык баянны кочып нишләргә белми утырган мәҗлестәшен сүгеп атты

Марат шулчак сүзгә кушылды:

—Сибай, ә бит баян—колхоз милке! Мин сез урлап китеп ваткан инструмент өчен җавап бирергә җыенмыйм!

—Баян күпме тора?—дип сорады кинәт Сибай, Маратка төбәлеп

Марат аның чын бәһасен үзе дә белми иде. Шуңа якынча саннарны атады.

Сибай шартларга җитә язды:

—Син нәстә, пацан, охренел, да?!

Марат бу эшнең милициягә барып җиткәнен, тирә-юньдә кырыслыгы, усаллыгы, төрмәче булуы белән дан тоткан Магазнын язмышына бәйле икәнен әйткәч кенә Сибай әйләнеп төште.

—Шулаймыни?..Так бы сказал! Магаза могут повязать?.. Монысы нацар!..—Аннары теге пешмәгән егеткә борылып:

—Баянны алып китәбез. Йә төзәтәбез как новый... Йә, бөтен нәсел- нәсәбән белән зыелып, яңаны аласыз. Атаң—спикулянт! Ике көн срук!.. Тот бишне, штангист!.. Магазга привет от Сибая!..—дип кычкырды.

Бу баян тарихы Маратның зиһенендә янә бер гыйбрәтле эз калдырды. Әллә нинди авыр, көтелмәгән, куркыныч, буталчык хәлләрдә дә югалып калмаска, каударланмаска, үз-үзенне чын ирләрчә тотарга, чигенмәскә кирәк!

Мәктәптә уку күп вакытны алса да, үзешчән сәнгатьтә катнашуны,сәхнәгә чыгып, үзеңнең сәләтеңне күрсәтүне, мәйданда гер, йә штанга күтәрүне Марат чын егетлек дип саный иде. Моны нинди төрмә романтикасы белән чагыштырып булсын ди!

Кырык яшенә җитеп ир-кияү күрмәгән Даһия апа концерт-спектакль оештыруда тиңдәшсез иде. Сәхнәгә теләсә кемне менгезми. Хәтта тискәре геройларны уйнау да азып-тузып, эчеп-исереп йөргән ир-атларга тәтемәде. Шуна да, бәлкем, Даһия апаны авыл халкы хөрмәт иткәндер. Күрәсең, ул үзенең шәхси тормышына кул селтәп, күңел җылысын тулаем яраткан эшенә багышлагандыр. Соңрак милли-мәдәни чараларда шактый кайнаган Марат күзлегеннән Даһия апаның артистлыгы беркатлы булып күренсә дә, ул елларда халык бу чаралардан соң берничә көн шау-гөр килә иде.

Марат ул концертларны яхшы хәтерли. Баштан сельпо ярдәме белән бертөрле киенгән һәвәскәрләр хор белән «Туган ил» җырын башкара. Чөнки сәвит чорында туган ил, партияне мактап җырлау, шигырь сөйләү— мөселманга намазны Коръәннең Фатиха сүрәсе белән башлап җибәрүе кебек фарыз иде. Аннары «Утыр әле яннарыма» кебегрәк берәр җыр яңгырый, зал җанланып китә. Яхшы хор «Каз канатын», әгәр дә тамашачылар аннан сон да уянып китмәсәләр, репертуардагы «Дүдәк-дүдәк, бак-бак-бак»ны әйттереп бирә. Аннары кем ничек булдыра инде. Арада бераз гына салмыш башкаручылар да очрый, чөнки авыл егетләре андый вакытта көмешкәне бераз җибәрсәң, тавыш та көчлерәк чыга, сәхнәдәге тарсыну да бетеп куя, диләр иде.

Концертларда Маратның икенче рольдән беренче рольгә күчеп йөрүләре, әйткәнебезчә, Магазнын җинаять кодексын бозуына бәйле була иде. Нәкъ чыгарылыш имтиханнары алдыннан Сабан туйлары башланган көннәрдә Магаз чираттагы берәүнең авыз-борынын җимереп, кабат тимер рәшәткәле йортка ике еллык командировкага китеп барды. Әйе, бу көтелмәгән хәл Маратның шәхси планнарын боза язды. Житмәсә, ул авыл җәмәгатьчелегенә бик кирәк кеше булып чыкты. Даһия апа район Сабан туенда концертлар куярга ниятләнеп йөри иде. Аңлашыла ки, төп баянчы тиз генә кайтмаслык якларга китү сәбәпле, бөтен ышаныч Маратта иде. Физкультура укытучысы Мөкатдәс абыйның да иң көчле штангычыларның берсе Марат Сабировны Сабан туе чемпионы итеп күрү быелгы планнарында кызыл кара белән тамгаланып куелган иде. Яшерен- батырын түгел, бу хыял Маратның үзен дә бик җылыта, һәвәсләндерә иде. Чөнки ике ел дәвамында тимер-томыр күтәреп, штанга белән җитди шөгыльләнгәнгә, ана авылда гына түгел, районда тиңдәшләр юк иде кебек. Әйе, бик кирәк иде ул җиңү Маратка! Мәскәүдән журналлар
яздырып алып, мускулларны үстерә, көчне арттыра торган төрле күнегүләрне ул жиде кат тиргә бата-бата, кат-кат, ел буена даими ясап килде. Уку һәм физик күнегүләр! Бу яшәү рәвешенә әверелде. Бөтен халык алдында район Сабан туенда катнашып, 17 яшьлек үсмергә ин көчле егет исемен дәгъвалау өчен, мин сезгә әйтим, кимендә батыр йөрәкле, тәвәккәл булырга кирәк! Менә шуннан сон без синең белән сөйләшеп карарбыз, Малик!

Бу тормышта уннан-сулга бәргәләнеп, үз урынын таба алмаган унтугыз яшьлек, армиягә китмәгән Малик нишләптер Маратны күралмый һәм аны, жае чыккан саен, тукмаклый иде. Гадәттә, Маликның сөякчел йодрыкларын Маратка бию кичәләреннән сон, кымар китеп, егетләр таралып өлгермәгән чакларда тоярга туры килә иде. Соңрак Марат бу кабахәтнең бөтен халык алдында йодрык уйнатуының сәбәбенә төшенде. Колагына аю баскан, җитмәсә, ифрат сөйкемсез, алагаем кәкре борынлы, кеше белән аралаша белмәгән Маликны кызлар да үз итмиләр иде. Ә бөтен яктан килгән, талантлы гармунчыны бары тик йодрык ярдәмендә генә түбәнсетеп була бит! Менә шуңа да Марат үзенең мускулларын чыныктырды, көч туплады. Һәрьяклап үз-үзен терсәк сугышына әзерләде. Тик Малик санашыр вакыт житкәч кенә каядыр китеп олакты. Әйтерсең лә, сизенгән, кабахәт! Маратнын борчылуыннан йокылары качты. Гүя тамакта ниндидер төер утыра иде. . Авылда Малик армиягә киткән дигән сүзләр ишетелгәләде. Берәүләр аны ветеринария институтына имтихан биргән дип тә сөйләделәр. Кайчан да булса бер кайтыр әле, бәдбәхет! Анысы да монысы— Марат очрашуга һәрьяклап әзер иде.. Һәм, ниһаять, санашу сәгате сукты!

Җәйнең матур бер кичендә клубта бихисап кеше жыелып, яшьләр бик зур тамаша оештырдылар. Барысы да рәхәтләнеп биеделәр, ял иттеләр. Әлбәттә, Марат кичәнең бизәге дә, үзәге дә булды. Медицина документларын биреп Казаннан кайткан Галия дә ул кичәдә үзен бик бәхетле хис итте. Гашыйклар серле карашлары белән бик тиз аңлаштылар. Парлы биюгә чыккач, Марат, тирә-юньдәгеләргә сиздермичә генә, ике сүз белән кызның колагына очрашу сәгатен житкерде. Галия егетнен тыгыз мускулларына бармакларын батырып: «Аңладым!»—дип пышылдады. Очрашу урыны, гадәттәгечә, Галияләр йортыннан ерак түгел, ЯшьТирәктә һәркемгә мәгълүм йөз еллык имән янында... Ләкин кичә тәмамланыр алдыннан гына бер төркем яшьтәшләре арасында Малик пәйда булды! Шулчак Маратнын бөтен планнары чәлпәрәмә килде. Әйе. Галия бик мөһим... Бәлкем, бүген хәлиткеч аңлашу да булыр иде Ләкин Малик кайткан бит! Ничек аны ычкындырасын! Юк. Марат бу форсатны күптән көтә! Малик яшьләрнен тарала башлавын күреп, дуслары белән клубный ишегалдына юнәлде. Марат та тиз генә шунда йөгереп чыкты. Гадәттәгечә, сугыш чукмары озын сөякчел кулларын алга сузып Маратка ташланды Егетләр читкәрәк тайпылып, бакчаның бер почмагында мәйдан сыманрак урын барлыкка килде. Марат арыслан кебек сикереп, көндәшен ике кулы белән бар көченә кысып, югары чөерде. Аннары чәбәләнгән дошманын һавада тотып алып жиргә томырды. Әллә көтелмәгән дорфалыктан, әллә Маратнын шул хәтле көч-нәфрәт белән алып сыптыруыннан Малик, ах-вах килеп, жирдә озак ятты Мондый финалны күреп, аның дуслары да дәшми генә бер читтә тордылар Ниһаять, Малик авырткан җирләрен уа-уа торып басты. Шунда гына Марат коры тавыш белән: »Исеңдә тот. адәм актыгы, бу синең мина сонгы һөжүмен булды, аңладыңмы?!..»—дип кычкырды.

Менә шул хәлләрдән сон Малик Изахов авылдан әллә кая китеп тә
югалды. Шулай итеп Марат беренче дошманы белән исәп-хисапны өзде.

Чувашстан якларында Сабан туйлары бераз үзгәчәрәк уза. Маратлар үскән чорда иксез-чиксез Рәсәйдә җир кытлыгы булган, күрәсен. Хәтта Сабан туе мәйданнарын сөреп, ул дәвердә авылларны берләштерү галәмәтен уздырдылар. Гомер-гомергә үз көнен үзе күргән Яшь Тирәкне чуаш авыллары белән кушып, бер уртак колхоз ясап куйдылар. Мондый берләшү чуаш милләтенә нинди өстенлекләр биргәндер—әйтүе кыен, ә менә, нигездә, ислам йолаларын тотып яшәгән татарлар шайтан суы-көмешкә белән күбрәк мавыга башлады. Татар сабантуйларын чуаш акатуйлары белән бергә уздыру гадәткә керде. Яшь Тирәктә халык гомер-гомергә ярышып эшләде. Үз колхозы булган чорда беренче бригада белән икенчесе бил алыша иде. Кем кемне? Бу кагыйдә кырларда-ындырларда гына түгел, сабантуй мәйданнарында, гомумән, яшәү рәвешенә дә үтеп кергән иде. Яңа колхоз оешкач, ярышулар чуаш-татар арасында зуррак мәйданнарда уза торган иде. Чуаш арасында яшәгәнгә, татар өчен һәр җиңү монда аеруча зур мәгънәгә ия. Кечкенә генә татар авылыннан чыккан Чуашстан, Татарстан чемпионнары исемен искә алып һәр татар күкрәк сугарга ярата иде. Беренче укытучысы Мөкатдәс абый үзе дә жәй җиттеме—велосипед Ярышларыннан кайтып керми. Ә инде эчү-тарту, хәмер спортчыга бөтенләй ят нәрсә. Эчтеңме—мәйданга якын килмә! Йә, Бола буена барып ят, йә печәнлеккә кайтып йокла! Черкиләр белән көрәш!

Ә Марат үсмер чакта авыл Сабан туенда малайлар да, бабайлар да тиргә батып, ихластан көрәштеләр, йөгерделәр. Халык алдында, Сабантуй мәйданында галәбә тоту, җиңү яулау—онытылмас вакыйга. Ә инде бер прәнкә, исле сабын бирсәләр бала-чаганың башы күкләргә тия иде.

Ул елны Марат та беренче тапкыр район Сабан туенда катнашты. Халык күп җыелган иде. Төп ярышта исә штанга күтәрүчеләр көч сынашты. Унҗиде яшьлек Марат Сабиров әле унберенче сыйныфны гына тәмамлаган иде. Штанга күтәрү буенча иң симез абзыйлар арасында чандыр гәүдәле Маратны күреп, ярышны алып баручы кызгылт, тәпәч борынлы җирән судья, башын чайкап, елмаеп куйды. Янәсе, дохляк, бер үпкәң белән кая тыгыласың!..

Бөтен спортчыларны бер командага җыйдылар. «Сез барыгыз да көчле, әйдәгез башлагыз! Кем күбрәк күтәрә—шул җиңә!»—дип штангычыларны мәйданга чакырдылар. Штанганы өскә чөялмәгәннәр төкеренеп мәйданнан чыгып китә бардылар. Ә бер-ике симез абый 80 килограммны бер-бер артлы күтәреп, мәйдан тирәсендәге халыкның алкышларын яулады.

—Марат Сабиров, «Яшь Тирәк», штангада туксан кило!—диде судья, тагын да кызара төшкән борынын чигелгән чуаш сөлгесенә чумырып. Марат: «Пропускаю»,—дигәч, мәйдан гөжләп алды. Туксан килоны симез дәгъвачыларның икесе дә күкрәктән ары төртә алмады. Ә Марат исә беренче чыгуында ук туксан бишне асат кына өскә чөйде. Мәйдан: «Маладис! Давай тагын!»—дип татарча кычкырды.

Туксан биштән соң штангага тагын биш килолы беленнәр өстәлде. Дәгъвачылар арасында Марат һәм тазарак бер чуаш егете генә калды. Шәмәхәләнә барган тәпәч борын беренче булып штангага Маратны чыгарды. Моңа хәтле бер центнерны Сабиров Чабаксарда республика беренчелегендә күтәргән иде күтәрүен. Ләкин ул чакта ике судья кызыл лампа кабызды һәм чемпионлыкка юлны яптылар. Янәсе, атлет кулларын тиешлечә турайтмады... Шуңа Марат йөз килолы штанга янына чыкканда ниндидер дулкынлану кичерде. Моны Мөкатдәс абый шундук сизеп алды булса кирәк:

—Каушама, энекәш! Син җиңәсең!—дип тынычландырды ул.

Халык арасыннан кемдер: «Марат—син чемпион!»—дип кычкырды. Әйе, монысы—Галия иде. Ин кирәк чакта кайтып төшкән бит! Маладис! Марат йөзләгән кеше арасында сирень бәйләме тоткан Галияне бик тиз күреп алды. Болай булгач инде Жир шарынын үзен күтәреп куярсын, валлаһи!

Сынатмаска! Марат ныклы адымнар белән мәйдан уртасына атлады. Ул кайбер спортчылар кебек үзен эчтән кыздырмады, дулкынланып нәтижәне көткән халыкнын нервысында уйнап тормады. Штанганы җирдән кубарып алды да ипләп кенә күкрәгенә салды. Аннары бөтен көчен биреп, «Э-эх» дип житез генә өскә чөереп, кулларында берничә секунд тотып торды.

—Вес взят!—дигән командадан сон, Марат аны ниндидер бер ачулану катнаш канәгатьләнү белән жиргә ташлады. Штанга чирәмгә беленнәре белән тирән кереп батты. Мәйданның бер өлеше шатлыктан дәррәү кул чапты, ә икенчесе сызгыра башлады. Ак күлмәктән киенгән нечкә билле Галия хуш исле чәчәк бәйләмен иясенә тапшырды һәм тиз генә Маратнын битенә кайнар иреннәрен тидерде. Моны күреп мәйдан янә бер гөжләп алды һәм яшьләрне алкышларга күмде. Ул арада тәпәч борын ике ярдәмчесенең жиргә баткан штанганы чыгаралмыйча азаплануын күреп, сыбызгысын чыелдатты:

—Юрамас[I]! Нильза! Пульше так ни китать!

Ниһаять, штанганы такыр жиргә тәгәрәтеп чыгардылар. Бу юлы мәйданга чуаш егете чыкты. Халык бер мизгелгә тынып калды. Кем жинә?! Безнекеме, әллә... Штанга янә өскә очты. Тик ул чуаш егете белән бергә чайкала башлады. Һәм бер мизгелдән атлетның кулыннан төшеп китеп, янә чирәм жиргә кереп батты. Мәйдан «Эх!»—дип уфтанып алды.

—У тибя ещо адин падхуд!—диде судья бармаклары белән шәмәхә борынын бимазалап.

Тик җиңү җилләре бу юлы да чуаш егетенен тегермәненә исмәде. Ул штанганы күкрәгеннән ары күтәрә алмады. Марат исә тагын ике белен өстәтеп, йөз дә ун килолы штангага таба юнәлде. Мондый авырлыкны ул гомерендә беренче тапкыр күтәрергә ниятләнде. Меңләгән күзләр мәйданга төбәлгән. Авылдашлар, классташлар, туганнар, дулкынланудан үзен кая куярга белмәгән әтисе—барысы да Маратның жинүен көтәләр. Алай гына түгел—аяк терәп таләп итәләр! Әнә горурлануы, мәхәббәте йөзләренә чыккан Галия... Жинәргә!

Маратка үз гомерендә Жиңү тәмен төрле мәйданнарда күп тапкырлар татырга насыйп булды. Ләкин беренче жиңү, тәүге мәхәббәт кебек үк күзәнәкләреңә сеңеп калган татлы мизгелләр беркайчан да онытылмый! Ул чакта Марат Сабан туена нокта куйды. Әле ниндиен! Бу юлы татары да, чуашы да яшь пәхлеванга кинәнеп кул чаптылар. Якташлары —татарлар яна чемпионның гаярьлегендә үзләренең дә өлешләрен тоеп, һәр чатта мактаныштылар, тел шартлаттылар. Мәйданны татар үзешчәннәре басып алды. Китте жыр, китте бию! Чуашлар бер мәлгә югалып, боегып калды Ләкин дошманлашу булмады. «Бүген татар бәйрәм итә!»—дип кайсылары кызыксынып читтә басып торсалар, икенчеләре татарларга кушылып жырлый-бии башладылар. Чөнки ике халык та бер-берсен яхшы аңлый иде.

Акчаны кысып кына тоткан әтисе, ниһаять. Маратка велосипед белән баян алып бирде. Хәер, башка яшьтиләргә андый бәхет бер-ике ел элек тәтегән иде. Шул ук кичтә Марат тагын бер күптән көткән дәү бүләккә ия булды. All, Галия, кем уйлаган сине шул хәтле хисле, мәхәббәтле, төрек локомы кебек татлы булырсың дип! Кыскасы, яшьләр, әйтерсең лә кайчандыр кулдан ычкынган бөтен форсатны берьюлы файдаланырга
омтылып, таңга хәтле сөю ялкынында яндылар...

***

Дөресен әйткәндә, авылның сигезеллык мәктәбендә белем бирү һәм тәрбия эше заманына күрә яхшы куелган иде Һәрбер укытучы, кем әйтмешли үз урынында, белемле һәм таләпчән. Монда шалтай-балтайны жене сөймәгән, һәр эшне тәртип белән җиренә җиткереп алып барырга яраткан фронтовик Мифтах Сабировның да өлеше зурдан иде.

Дөньялар үзгәрә... Яшь Тирәктә беренче класска быел ике бала кергән... Кайчандыр мәчет урынына салынган ике катлы мәктәп бинасында манара торгызып гыйбадәтханә ачканнар. Тарих кабатлана. Урта буын намазга утыра башлаган. Арада яшьләре дә бар. Бирсен Ходай!

Ә янәшәдә, иске мәктәпкә терәлеп икенче бер корылма моңаеп утыра: монысының кирпеч диварлары гына салынган. Акча юклыктан төзелми калган яңа мәктәп бинасы ул. Төрле милләтләргә Ельцин чорында күрсәтелә башлаган хөрмәткә һәйкәлдер дә бу. Бәлки, аны мәктәп директоры Мифтах Сабировнын үҗәтлеген, тырышлыгын сурәтләгән ядкәр дип атаргадыр? Яна мәктәп салдырам дип, Мәскәү, Чабаксар юлларын күп таптады бит ул! Баксан, гомерләр узып та киткән. Милли мәгариф тарафдары заманаларның кинәт үзгәрүенә гаҗәпләнми. Мифтахны хәзер күбрәк гомер кояшының офык артына тәгәрәве гарьләндерә иде. Вакытны йөгәнләп булмый шул! Туксан елга якын гомер бер мизгел кебек—үтте дә китте. Кайбер ин мөһим, ин мәгънәле эшләрне Мифтах Сабиров шундый озын гомер яшәп тә гамәлгә ашыра алмый калды!. Кызганыч, әлбәттә... Ләкин нигә үкенергә?! Табигый хәлләр! Һәрнәрсә хәрәкәттә, һаман үзгәреп тора. Берәүләр килә, берәүләр китә... Буыннар алмаша. Тормыш дәвам итә...Тик менә кабахәт ялгызлык җанны бимазалый! Аннан гына дәва юк! Ун ел элек бергә гомер иткән сөекле Миңлегөле кинәт вафат булгач, Мифтах ин авыр сынауга—ялгызлыкка дучар булды. Шул хәтле ишле гаиләдән авылда Сабировлардан бердәнбер кеше— сиксәнгә якынлашып килгән Мифтах үзе генә утырып калды. Гомер буе хатынының иркәсендә яшәгән ир-атка ялгызлык дигән коточкыч нәрсәне колыннан татырга туры килде. Картлык көнендә аш пешерергә дә, бакча эшләрен карарга да, идән юарга да—һәммәсенә дә өйрәнде Мифтах. Тик ялгызлыкка гына күнә алмады. Марат кайчак уйлап та куя: бәлкем Ходай Мифтахны: «Хатыныңны исән чакта тиешенчә бәяли алмадың, хәзер инде менә татып кара ялгызлык афәтен»,—дип яшәтә дә яшәтәдер. Бу турыда шактый уйлангач, Марат кыска гына шигырь дә язып куйды:

Бола суы нишләп шулай моңсу ага, Дулкыннары гүя яраларга кага...

Кеше китә—тик җырлары гына кала...

Исәннәрне сәфәр көтә, дәшә кала. Хуш, авылым! Текә ярда әткәй кала, Бөтен сагыш, әйтерсең лә, ана кала...

Поезд тагын ниндидер станциядә туктады. Русия җирлеге башланды бугай... Сөйләшүләр, нигездә, бөек Толстой телендә Әлбәттә, замана телләрне дә читләтеп үтмәде. Вак-төякләре ассимиляция тегермәненә эләгеп, инкыйраз корбаны булып тарихта калды. Миллионлаган халык сөйләшкән татар теле дә бу афәтнең упкыны читендә тора. Шәһәр җирлегендә ана телебез язгы кар сыман бик тиз эреп юкка чыга бара. Алласызлык чорында шайтан таягы шикелле чәчәк ата башлаган катнаш никахлардан татарча
белмәгән ничәмә буын туып-үсеп балигъ булды. Маратнын туган тел, милләт, мәдәният турында уйлана башласа, кан басымы уйнаклый иде. Милләттә акыл ияләре җитәрлек, ләкин «без коммунизмга урыс теле аша киләчәкбез»,—дип тукылдап торган илдә кемнәр сина ана теленә ябышып ятсын?! Телне бер көндә генә өйрәтеп тә, югалтып та булмый. Тик вакыт татар файдасына эшләми. Башка милләтләр бәрабәренә башлап сәвит халкын әвәләделәр. Бүген әлеге каһәр суккан тегермән йөзләгән милләтне россиянлыларга әйләндерә. Бу кемгә кирәк?!

Әнә Финляндиядә көн күргән меңгә якын нижгар кавемен генә ал. Чит мохитгә ике гасыр яшәп тә, үз телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап калганнар. Дин һәм гаилә—ике төп багана. Суоми татарлары телне саклауны дин нигезенә салып дөрес эшләгәннәр, күрәсең. Анда көчле мәхәллә яшәп килә: аның каршында тел, дин курслары булдырганнар, яшьләр һәм спорт оешмаларын, балалар өчен җәйге лагерь (камп) төзегәннәр. Өстәвенә, рәхмәт төшкере, Финляндия хөкүмәте татар азчылыгына һәртөрле ярдәм күрсәтә. Һәр елны Хельсинкидагы татар мәхәлләсенә хөрмәт күрсәтеп Финляндиянең иң беренче кешесе—президенты килә! Ә Европа шурасында милли азчылык комиссиясендә Финляндиядән татар кешесе вәкилчелек итә...

Маратның андагы милләттәшләр арасында таныш-белешләре шактый иде. Ельцин хакимият иткән чорда аңар Суоми татарлары белән бергә уртак эшләр башкарырга туры килде. Скандинавия илләренә еш кына сәяхәт тә итә иде. Алар кирәге чыкканда Маратка шылтыраталар иде. Ничек, имештер, хәлләр?

«Шөкер, эшләп ятабыз...»

«Сез эшлисезме, әллә ятасызмы?..»

Андагы халыкның менталитеты, үз-үзен тотуында, аралашуында, кыскасы, телендә ачык чагыла. Безнең җирлектә сөйләшү, гадәттә, төгәл рәвештә бармый. Ничек яшибез—шулай сөйләшәбез... Без эшләп ятабыз, эшләп утырабыз, эшләп йөрибез... Ә алар фәкать эшлиләр. Мөгаен, шуңа да башкача яшиләр.

Фин ягында гомер иткән милләттәшләребезгә: «Төшке аштан сон очрашырбыз»,—дип карагыз әле. Аларнын шундук күзләре шакмаклана. Төшке аштан соң ул—кайчан? Сездән, һичшиксез, очрашуның төгәл вакытын төпченәчәкләр. Әбәзәтелни! Бу капитализм шартларында канга сенгән төгәллек, үз сүзендә тору, вакытның кадерен һәм бәясен белү Хәер, соңгы елларда безнең халык та мондый «вак-төякләргә» игътибар итә башлады булса кирәк... Ә кая барасың?!.

Шул ук Киевны гына ал. Марат анда берничә тапкыр булды. Барган саен гаҗәпләнеп кайта иде. Украина ун-унбиш ел элек үзен бәйсез дәүләт итеп игълан итсә дә, Киев, нигездә, урысча сөйләшә иде. Телеканалларда да москальләр теле хакимлек итә. Ниһаять, сонгы баруында Марат бу вәзгыятьнең кискен үзгәрүен күрде. Урамнарда, оешмаларда, кунакханәләрдә, рестораннарда украинча исәнләшү һәм сөйләшү гадәткә керә башлаган. Марат бу сәфәрендә татар проблемалары турында сөйләшер өчен Милләт мәсьәләләре буенча министр белән күреште Карап торырга бу әфәнде йә яхүд, йә урыс милләтеннән кебек иде Шулай да министр, ватып-җимереп, украинча сөйләште. Әңгәмә башында: «Гафу итегез, мин сезнең белән безнең дәүләт телендә сөйләшәчәкмен!»—дип белдерде һәм янына тәрҗемәчене утыртты. Монысы Марат өчен иде. Әңгәмә украин телендә барды. Мондый тәртип биредәге барлык хакимият даирәләренә дә үтеп кергән иде. Телевидениенең күпчелек каналлары да украинча сөйләшә башлаганнар.

Марат Татарстандагы хәлләрне искә төшереп утырды. Журналист халкы еш кына милли мәсьәләләрне тирәнтен аңлап бетерми—каләмгә ябыша, суверенитет, ике теллелек, кануннар, программалар турында «тиеш-кирәк» дип ачынып-һәвәсләнеп яза. Ләкин эшнең асылына төшенеп тору юк. Журналистның мантыйгы нигездә «без булдырабыз!» дип кәпрәюгә кайтып кала.Ә бит шырпы тартмасы кебек гади бер хакыйкать бар: милләтне, телне бары тик мөстәкыйль дәүләт кенә саклап кала...

Бу юлы вагонга шактый кеше кереп тулды. Күп тә үтмәде, Маратның купесында да бер пассажир пәйда булды. Шакмаклы кәчтүн кигән, җитмеш яшьләр тирәсендәге урыс дәдәсе «Волга-Волга» комедиясендә бюрократ ролен башкарган артист Игорь Ильинскийга ике тамчы су кебек охшаган иде. Маратка бу адәмнең йөзе нишләптер бик таныш тоелды. Кайда күрешкән иде соң әле ул бу абзый белән?!.. Шактый азаплангач, баш миенен кайсыдыр бер почмагыннан, ниһаять, хәбәр килде: »Мәскәү-Тула» поезды! Французлар әйтмешли, бу дежавю иде. Утыз еллап гомер узса да, абзыкай үзгәрмәгән.......................... Әйе, шик юк, бу библияне яттан белүче, үткер телле адәм!

Марат ана заманында Тулага әбисен озатып барган чакта тап булган иде.

Мәктәпне тәмамлаган чак. Әтисе Маратка: «Әбиеңне Тулага, Рәхилә апаннарга илтеп кайтырга кирәк. Минем эшләрем күп... Сиңа да дөньяга чыга башларга вакыт...»

Марат мондый жаваплы эшкә үзен әзер дип саный иде. Авыл егете булса да, урысчасы яхшы, беләге нык, белем дә—11 класс! Нигә еракларда яшәп яткан газиз апаларын барып сөендермәскә? Җитмәсә, әбисе дә кызларын сагына. «Как-никак» бер ел өйдән дә чыкканы юк. Саваплы гамәл!..

Киттеләр. Мәскәүгә ансат кына барып җиткәч, Тула поездына утырдылар. Менә шунда очраштылар да инде алар. Бу абзыйнын бөтен вагонга библияне пропагандалап баруын ике сәгать буе тынлап торгач, әле генә комсомолга кергән Марат Сабиров түзмәде—бу дин тарафдары белән идеологик бәхәскә керергә булды.

—Дин халыкның башын әйләндерер өчен уйлап табылган әфьюн!

Бер мәлгә вагон ниндидер яшь шалканның авызыннан яңгыраган марксистик фикерне ишеткәч, тынып вә сагаеп калды. Чөнки заманасы шундыйрак иде. Кулына библия тоткан, сыек житен чәчен артка тараган абзый бәхәскә керергә ашыкмады. Ул комсомол егетнең һәр сәвит кешесенә мәгълүм атеистик шигарен көлемсерәп кабул итте. Аннары, кинәт библиясен ябып:

—Сез, яшь дустым, коммунизмга ышанасызмы?—дип сорады.

—Әлбәттә!—дип жавап бирде Марат, һич тә икеләнмичә.

—Менә бит!—диде ул, елмаеп.—Сез коммунизм булырмы-юкмы— белмисез, әмма партия программасын укып, аңа ышанасыз. Мин дә библиядә язылган ахирәтнең барлыгын белмим, ләкин ихластан ышанам... Бу очракта, дустым, без икебез дә берди түгелме?

Әбисе русча аңламаса да, бәхәснең яхшыга бетмәячәген тоемлап, Маратка татарча дәште:

Улым-жаным, зинһар, бәхәсләшмә кәферләр белән!—дип ялварды. Яшь атеист та мәктәп белеме генә төпле бәхәс алып барырга форсат бирмәвен аңлап, әбисе янына кайтып утырды. Ул нык гарьләнсә дә үз-үзенә гыйбрәтле нәтижә ясады. Тиешле белемен булмаган килеш беркайчан да бәхәскә кермә!.. Зур сабак!..

Тулага барып җиткәч, теге диндар адәмне кара кәчтүнле ике җидти кеше вагон төбендә каршы алды һәм култыклап, каядыр алып та киттеләр. Күп

тә үтмәде, Марат янына да милиция хезмәткәре килеп житге.

—Успокой свою бабушку, пусть немного подождет. А ты ненадолго пойдешь свидетелем...

Вокзал нәчәлниге бүлмәсендә утырган ике яшь егет диндар абзыйдан сорау алып, протокол тутырып утыралар иде.

—Садись, комсомолец! А ты, между прочим, молодец, не растерялся...— диде борыны боксерларныкы сыман кәкрерәге, эчкә баткан төссез күзләрен Маратка төбәп. Бу адәмнең галәмәт зур колаклары баш сөягенә ике яктан җилем белән ябыштырып куелган сыман күренә иде.

—Не наш человек, ты Андреев! Не наш... Опять за старое?! Откуда библию взял? Где кстати, она? Куда ты ее спрятал, Андреев?!.

Абзый берни дәшмичә, тыныч кына утыра бирде. Ул арада бүлмәдәге вәзгыять борчулы вә киеренке төсмер ала башлады. Допрос алучыларның нервылары тәртә тәжесе кебек тартылган иде. Марат вагонда библияне үз күзләре белән күрсә дә, анын кинәт югалуын криминал дип бәяләнүне күңеле белән кабул итмәде Ана калса, кеше теләсә нинди китап укый ала. Инквизиция заманалары түгел ич! Һәркемнең шәхси эше! Шулай да ул сизенә иде: библиянең булу-булмавы һәм кай тарафта юкка чыгуы бу очракта диндар абзыйның язмышын хәл итәргә бик мөмкин иде.

—Мин, шәхсән, библияне күрмәдем, иптәшләр!..

Абзыйны тоткарлаган вәкаләтле кешеләр аптырап Маратка төбәлделәр. Зур колаклының тешен шыгырдатуы ишетелде. Әле генә комплиментка ия булган яшь атеистка мөнәсәбәт кинәт үзгәрергә мөмкин иде.

—Ну ведь религиозную пропаганду он вел!

—Да, мы с ним спорили...Это был диспут.. Товарищи, меня бабушка старая там ждёт. . У нас вот-вот автобус на Щёкино уходит, товарищи!

—Черт с ним!—диде ниһаять дәү колаклы оперативник, ишек төбендә басып торган милиционерга борылып.—Пусть подпишет протокол и уматывает! Отпусти комсомольца! Введи других свидетелей. Где Малик Салатов?

Маратның аркасына салкын тир бәреп чыкты, буыннары йомшарды Ул арада ишектә яна шаһитлар күренде. Йә Ходай! Беренчеләрдән булып бүлмәгә ныклы адымнар белән Малик атлап керде. Күрәсен. ул монда беренче тапкыр гына түгел. Кайдан килеп?! Ничек?! Ул нинди шаһит булсын! Вагонда аның эзе дә юк иде бит! Фамилиясе дә Салатов түгел, Изахов... Бик сәер! Ләкин бу мизгелдә Маратның бөтен теләге әлеге шомлы һәм тынчу бүлмәдән тизрәк чыгып ычкыну иде. Шөкер, Малик авылдашын әллә күрмәде, әллә танымады. Марат ул арада «выжт* итеп бүлмәдән чыгып шылды Инде тәмам борчуга төшкән әбисен эзләп тапты.

—Әйдә, әбекәй, догаларыңны укы, тизрәк ычкынырга кирәк моннан!— дип каударланды онык. Алар кирәкле автобуска өлгерделәр Шулчак Марат тагын бер гыйбрәтле кагыйдәне мыегына чорнап куйды. Кешене батырырга жиңел, ләкин ярдәм итәргә -ай-һай!.

Өч дистә ел узган очрашуны искә төшереп, диндар абзый белән бик гәпләшәсе килсә дә, Марат беренче булып сүз башларга кыймады. Ләкин юлдаш үзе озак паузаларны өнәмәгән кеше булып чыкты

—Сез кай яклардан, мөхтәрәм әфәнде?—дип кызыксынды урыс агае, колагын Маратка таба борып Күрәсен, ишетүе чамалы иде

— Мин үзем Казаннан Журналист Киевта командировкада булдым —Киев ошадымы сезгә?

Марат жавап бирергә өлгермәде, абзый үзенекен тезеп китте. Бераз

 

ДАМИР ГЫЙСМЕТДИН кычкырыбрак ул Киевта сәвит заманында ике мәртәбә кулга алынуын, төрмәдә утырып чыгуын, шәһәрнең тарихын, православ чиркәүнең Украина җирлегендә авыр көн күрүен озак вә озын итеп сөйләде. Болары Маратка бик кызык булмаса да, ул телдәр абзыйны бүлдерми генә тыңлап утырды. Беравыкка туктап калгач, Марат әңгәмәдәшенә үзен күптән бимазалаган сорауны бирде:

—Сезнең фамилиягез Андреев түгелме?

Бу сөаль Ильинскийга охшаш кешене аптырашка калдырды. Аның йөзе бер мәлгә сорыланып калды. Ул озын сөякле бармаклары белән купедагы өстәлдә барабан партиясен уйната башлады. «Дулкынлана!»—дигән нәтижә ясады Марат.

—Гафу итегез, без сезнең белән таныш түгел кебек...

—Утыз ел элек без сезнен белән бергә Тулага поездда барган идек... Сез әле бөтен вагонга библияне укып бардыгыз... Хәтерлисезме, аннан соң сезне Тула вокзалында КГБ хезмәткәрләре кулга алды?..

Ни ачык кеше шул мизгелдә күзгә күренеп үз-үзенә ябылды.

—Сез ялгышасыз, әфәнде... Мине кем беләндер бутыйсыз!..

Маратнын һич кенә дә ялгышасы килми иде. Ул Туладагы очрашуның башка мизгелләрен дә искә төшереп, Андреевның телен чишәргә тырышты. Ләкин әңгәмәдәш купе читенәрәк күчеп утырды һәм авызына йозак элеп куйгандай булды. Маратка бу кешенең кинәт үз-үзенә бикләнүе һич кенә дә аңлашылмады. Монда мантыйк юк иде. Дөньялар үзгәреп, күпме сулар аккан, диндар адәмнәрнең тоталитар чорда влач тарафыннан җәберләнгәннәре, киресенчә, хәзер күкрәк киереп, мактанып йөри.

Ә бу адәм... Бәлкем, чынлап та, Марат бутыйдыр? Кызганыч, Маратка ул вакыйгаларның нәрсә белән тәмамланганын бик тә беләсе килә иде. Ярый, нишләп тә булмый. Марат бу юлы библия турында да тәфсилләбрәк сүз куертырга әзер иде, югыйсә... Бутаган тек бутаган... Ә күңел барыбер ышанмый. Бәлкем, заманында үзенең дөньяга карашы, дин тотуы аркасында бу адәм җитәрлек михнәт кичергәндер. Бәлкем, аны җәберләп, тәүбәгә китергәннәрдер. Дөнья катлаулы нәрсә бит ул!..

Кондуктор киләсе станцаны игълан иткәч, урыс агае сумкаларын җыештыра башлады. Марат үзенең үҗәтлеген танып, юлдашыннан гафу үтенде.

Инде купе ишеген ачар алдыннан Ильинскийга охшаган абзый бер мәлгә тукталып, уйланып алды. Аннары кинәт Маратнын колагына иелеп:

—Вы зря извиняетесь... Я тот самый Андреев. Я вспомнил... Спасибо Вам. Вы тогда меня здорово выручили... Только запомните, у нас ничего не изменилось! Прощайте!—диде һәм тиз генә купедан чыгып китте...

Уйлап карале син, нинди күрешү! Мондый фактны журналист гомер буе эзли бит! Жәл, төпле сөйләшү генә булмады. Ә бит Изахов-Салатовны Андреев, мөгаен, яхшы истә калдыргандыр. Чөнки Маратнын иманы камил иде: мәкерле авылдашы, теләсә нинди ялган белән Андреевны батырырга КГБга нык ярдәм иткәндер әле. Һәм Андреев-Ильинский, бәлкем, бу хакта Маратка сөйләп биргән булыр иде дә...

***

Ә Марат тагын күзләрен йомып, уйга талды.

Поезд чаба да чаба... Ул бу җирдә яшәүче кешеләрне ташый. Баксан, тимер тәгәрмәчле машина пассажирларны төрле яклардан бер үк маршрут буенча алып бара. Поезд-гомер машинасы. Әйе, бара да бара ул. Безгә хәтле дә йөргән, бездән соң да тәгәри. Юлаучылар кемнеңдер тарафыннан билгеләнгән станциядә һәм сәгатьтә төшеп калалар, ә поезд хәрәкәтен

 

дәвам итә. Тормыш вокзалларына ул үз вакытында һәм бик төгәл килеп житә. «Балачак», «Үсмер чор», «Яшьлек» станцияләре... Аннан бик тиз «Өлгергән», «Җитлеккән» тукталышлары. Сизми дә каласын—«Картлык»ка килеп керәсен... Аннары—сонгы тукталыш... Поезд ахыр чиктә «Әжәлгә» сәяхәт итә... Пассажирларны сонгы тукталышка, ягъни «Әжәл» станцасына төшерә дә божра буйлап «Балачак»ка җилдертә. Һәм янадан юлга чыга. Поезд һаман хәрәкәттә...

Марат әжәл турында уйламаска тырышты Монысы котылгысыз. Өлгерербез әле... Бер борынгы акыл иясе әйткән бит: «Мин барда үлем юк, үлем килгәч мин юк.» Бу хакта уйламаска гына кирәк!

Ярый әле, дөньяда күнел дигән гажәп нәрсә бар! Анын канатына утырып тарихка да, киләчәккә дә, якын арага да, ерак космоска да хәрәкәт итә аласын! Тик без таможняны әле узмаганбыз һәм мона хәтле беркем дә бернинди кынгыр-мынгыр хилаф гамәлләрне башкармый һәм мөмкин хәтле үзен тыныч тотарга тырыша. Бер кило героин кыстырып баручысы да, нормадан күбрәк горилка, йә башка ниндидер контрабандный товар алып кайтучысы да...

Әй, яшь чаклар, яшь чаклар,

Кесә тулы борчаклар;

Саламнан тәртә каерып. Чикерткә җиккән чаклар...

Маратның әнисе үзенең яшьлеген искә төшергәндә шулайрак такмаклый иде. Әйе, үсмер чакларда ниләр генә кылмаганбыз! Бәлкем, чикерткә дә җиккәнбездер... Тик ул көннәр бик еракта, ниндидер таулар, урман-сулар артында, жил-давылларда, зәңгәр томаннарда адашып калган..

Ул чорда Марат яшьтәшләренә түгел, өлкәнрәк кызларга гашыйк була иде. Ләкин мәхәббәт мәсьәләсендә өлгергән кызлар астан өскә, ягъни үсмерләргә түгел, зуррак егетләргә карый. Нишләргә кала?. Кинолардагы геройларга мөкиббән китү, андагы Чибәркәйләрне фантазияңдә иркәләп- сөю, алар белән бергә булу—һәрбер мыексыз үсмернен татлы шөгыле ул.

65

Шулай килеп чыкты ки, Марат гомер буе үзе күз салган кызларга хисләрен сиздермәскә тырыша иде. Шактый кыен нәрсә ул «маскировка» дигәннәре. Ләкин мәхәббәтеңне сиздермәү, каударланмау, кәртләрне вакытыннан алда ачмау ахыр чиктә максатка ирешүнен ин кыска юлы Ул үсмер чактан ук күңеле белән сизенә иде: хатын-кыз мәхәббәтен яулар өчен үз-үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Марат күзе төшкән кызны ихластан ярата, ана бик тә игътибарлы булырга омтыла иде. Ул сөю дөньясын башта романтик рәвештә хыялында кора һәм шул сюжет буенча баруны мәхкуль күрә иде. Чынбарлыкта исә хыялый калыптагысы ул уйлаганча булмый да иде. Ләкин Марат Сабиров һәр гамәлен үлчәп, хатын-кыз белән араларны дөрес корырга тырыша иде. Егет булсаң—егет бул! Анын тиз арада танылып, барысын да шаккаттырасы килә rue. Шул максатка омтылу әзме- күпме матурлыкны бәяләргә өйрәтте, музыкага, жырга. спортка тартты. Кирәк чакта театрын да уйныйсын, клоун да булып кыланасың, биисен дә, җырлыйсың да. Вариантлар күп. Камиллеккә талпыну, кешеләрнең психологиясен өйрәнү, алар белән дөрес мөнәсәбәтләр кору үзе бер сәнгать! Марат балачактан бирле адәми затларның холкын өйрәнә, кызыксына, үзенең күңелендә аларнын рәсем-портретларын ясый иде. Һәм еш кына андый шәхесләрдән гыйбрәт ала иде Кеше дигән кроссвордны һәр көн чишәргә туры килә бит!

 

з.     .к у. м п

 

Ул заманнарда Яшь Тирәктән Мәскәүгә китеп урнашкан авылдашларның балалары жәйге каникулга кайталар иде. Бу үзенә күрә гамьсез авыл тормышына ниндидер янадык, төрлелек кертә иде. Алар, нигездә, Маратның яшьтәшләре, ягъни унике-ундүрт яшьлек үсмерләр иде.

60 нчы еллар—авылларда сугыштан соңгы бала-чагаларның күтәрелеп килгән чагы. Алар кояш белән торып ат җигәләр, салам тарттыралар, тирес ташыйлар, утын яралар, тагын әллә нәрсәләр майтаралар иде. Менә шул балалар, эштә каешланып, вакытыннан алда җитлегеп балигъ булып китәргә мәҗбүрләр иде. Моны аларның үз-үзләрен тотышларыннан да, сөйләтүләреннән дә күреп була иде. Ә башкаладан кайткан үсмерләрнең бар кайгысы—су коену, кояшта кызыну, балык тоту, кичләрен клубка йөрү. Хөрәсәннәр! Аларга рәхәт!.. Тик бик тырышлары гына бәрәңге бакчасын утыйлар, чишмәдән су алып кайталар, әби-бабайларынын вак- төяк йомышларын башкаралар.

Мәскәүдән кайтучылар арасында Маратның иң сагынып, көтеп алганы Растин бабайның оныгы—кара тутлы, чандыр, күзләре шомырттай янып торган, бик сөйкемле, исеме җисеменә туры килгән Гөлшат. Хәер, Гөлшатны бер Марат кына түгел, авылдагы башка яшь җилкәнчекләр дә зарыгып көтеп тора. Кыскасы, Мәскәү чибәркәе артыннан егетләр дәррәү чабалар иде. Ул баштарак ярым шәһәрчә сүзләр кыстырып, ә җәй ахырында инде бөтенләй татарча сөйләшеп, тотышы белән дә, эшчәнлеге илә дә авыл кызларыннан бер нәрсәсе белән дә аерылмый иде. Шунысы кызык: егетләр каникулның беренче яртысында Гөлшат артыннан көтүе белән чапсалар, җәй ахырында бу ажиотаж бераз кими иде. Растин бабайның тынгысыз көннәре, төнге нәүбәтләре нәкъ менә шул чибәр оныгы кайтып төшкән чорда башлана. Анын кечкенә генә алма бакчасы шәһәр кызы Гөлшатның йөрәген яуларга дәгъвачылар белән сугыш кырына әйләнә. Көчләр тигез түгел: беръяктан—мәхәббәткә исергән таза-йомры авыл егетләре, икенче яктан—шәхси милекне, ягъни алма, алмагачларны, каралты-кураны һәм, әлбәттә, яраткан оныгын көтеп, саклап поста торучы кыска тәртә белән коралланган сугыш инвалиды. Резервта тагын бер хәрәкәтчән коралл— Растин бабайнын чуваштан ияреп кайткан «Банзай» атлы йокламас усал эте бар. Койма башыннан йөргән Хәлилләрнең тактикасы яшь Чибәркәйне клуб белән Растин бабайнын йорты арасында тотып алу. һич булмаса, капканы һәм абзар ишекләрен блокировать итү. Гадәттә төнге нәүбәтләр егетләргә уныш китерми. Чөнки Гөлшат Мәскәүдән кайткан мәлгә еш кына партизан сукмакларыннан йөри. Маратның апасы Гөлнур белән аларга кайта. Растин бабайның йорты Маратлар белән күрше генә. Ә инде нинди батыр йөрәкле булсалар да, егетләр мәктәп директоры Мифтахның йортын урап узарга мәҗбүр. Дарысы да кызу, район белән элемтәләре дә яхшы. . Кыскасы, мондый очракларда отышта Марат кала иде. Кунак кызы очрашуга үзе өйгә килә. Таң атканчы сөйләшүләр, беренче үбешүләр лапастагы печәнлектә апасы йоклап киткән чакларда булды да инде...

Марат аңлый: Гөлнур анын беренче мәхәббәт белән дөрләвен сизенә иде. Гөлшат үзе дә ыспай авыл егетләрен янга калдырып, яшьтәше, унбишне генә тутырган Маратны яратты бит! Очрашулар көндезләрен дә килеп чыга. Гөлнур белән Гөлшат бик килештерәләр, уртак серләре байтак. Әлеге дә баягы кое да үзенен ролен уйный. Гөлшат еш кына Маратларның коесына суга керә. Жүләр генә мондый форсатны ычкындырырга мөмкин! Андый чакта Марат бер мизгелдә кое янында пәйда була. Чын егет кеше кызлардан чиләк күтәрттерәме сон инде?! Шту син!.. Су алганда кичке планнар тәгаенләнә. Кунак кызын Сабировлар еш кына чәйгә дә чакыралар иде. Мондый форсатлардан файдаланган Маратнын башы күккә тигәндәй

 

йөри. Шулай да бу самими мәхәббәтнең юлында бер киртә бар иде барын. Нишләптер Гөлшатны Маратнын әбисе яратмый иде. Дөресрәге, Мәскәү кызы анын саруын кайната иде. Чөнки ул Гөлшатның нәсел-нәсәбәсен бик яхшы белгәнгә, алардан ерак торыгыз, дип гел чәпчи иде. Имештер, анасы хәмер белән мавыга, әтисе дә шундыйрак, кыскасы, әхлакый яктан дөрес кешеләр түгел... Бу дәлилләр Маратның гакылына барып житми, йөрәгендәге гыйшык утында каен тузы кебек «гөлт» итеп янып бетә иде. Әби—әби инде ул! Анлап та җиткермәскә мөмкин. Монда бит әле иртәгә өйләнергә җыенган кеше юк! Миннегөл исә үсмер улының хисләрен аңлап, бу самими мөнәсәбәтләргә һич кенә дә каршы килмәде, кысылмады. Әлбәттә, ул үсмерлектә дуслашып йөргән бала-чаганын гыйшык-мыйшык уеннарының ни дәрәҗәдә житди икәнен яхшы аңлагандыр. Көндезләрен әбисе еш кына кунакларга киткәндә Гөлшат, Гөлнур һәм, әлбәттә, Марат өйдә рәхәтләнеп күнел ачалар иде. Патефон, радио уйнаталар, сүзләргә ниндидер иҗекләр кушып, башкаларга аңлашылмый торган телдә сөйләшә иделәр. Мәсәлән, Гөлшат Маратка: «Миснин сиснине яснаратам!»—ди. Сөйгәне шундук: «Миснин дә сиснине өснезелеп яснаратам!»—дип җавап кайтара. Андый аралашулар, серле елмаюлар, бергә уйнаулар, тау башына барып чәчәк, җиләк җыюлар... Аннары зарыгып кич җиткәнен көтүләр... Марат, гармунчы булганга, аны зурраклар яшьләр җыелган җирдән башка үсмерләрне куган кебек йә колагын борып, йә артларына тибеп кайтарып җибәрмиләр иде. Чөнки гармунчы—һәрчак кирәкле кишер яфрагы. Шул ук вакытта кичә тәмамлангач, кызларны ауларга чыккан өлкәнрәк арыслан- юлбарслар вак-төяк җанварларны чината-чината куып җибәрәләр иде Монда инде гармунчы да, биюче дә—барысына да бер метла. «Барыгыз, маңкагызны агызып йөрмәгез, чабаклар, югыйсә, әнкәгез эзләп килер!..» Ә Гөлшат белән Марат төнге маршрутны көндез үк сөйләшеп куйган..

Булган ул беренче мәхәббәт, Марат Мифтахович, булган! Анын күп нечкәлекләре инде онтылган. Тик яшел болыннардан чәчәк җыеп, сөйгәненә бүләк итүләр хәтердә. Урман, елга, бал исләрен сеңдергән букетларга мен төрле мәгънә салына. Шуңа да аны иясенә бүләк иткәч, саклап, кадерләп тоталар. Менә шушы эчкерсез, самими сөю хисләрен тирәнтен татыган ике йөрәк вакыт көзгә алышкач, елаша-елаша аерылышалар иде. Аннары Мәскәү белән Яшь Тирәк арасында «Лети с приветом, вернись с ответом!» дип пичәтләнгән сөю хатлары йөри башлый ...

Бу вакыйгалардан соң байтак гомер узгач,Марат, армиядән кайту белән, Мәскәү якларына барып чыкты. Һәм Гөлшатны эзләп тапты. Кызганыч, анын әнисе вафат булган, ә бер энекәше төрмәдә утыра иде. Җитмәсә, язмыш Маратның беренче мәхәббәтен шундагы бер урыс белән бәйләгән икән. Ниндидер җинаятьләр кылып, анысы да тимер рәшәткәле йортка эләккән. Мәскәүгә килеп күрешкәч, Марат Гөлшатның башы шатлыктан түшәмгә тияр дип уйлаган иде, ләкин алай булып чыкмады. Әйе, башына матур ак шәл бөркәнгән Гөлшат, күп еллар үтсә дә, табигать биргән гүзәллеген, нәфислеген җуймаган иде. Тик бу инде бөтенләй башка, үз эченә ябылган хатын-кыз иде. Ул Маратны үз фатирына алып кайтты «Мин хәзер үзем генә яшим,»—диде Гөлшат, кемгәдер үпкәләгән сыман. Авыл хәлләре турында да әллә ни төпченеп тормады. «Ишеттем, Гөлнур кияүгә чыккан... Ике баласы бар икән. . Мин шат. Сәламемне җиткер . * Кунак егете туган яклар, Растин бабай хакында бер-ике җөмлә өстәп куйды. Сөйләшү бәйләнмәде. Гөлшатның фатирына кергәч, Марат андагы фәкыйрьлекне күреп хәйран калды. Бүлмәләр пөхтә булса да, бер пыяла шкаф, сигарет төпчекләреннән көйрәп, уелып беткән, озынча агач өстәл, бер-ике ярымватык урындыктан гайре җиһаз күзгә чалынмады. Чәйнек

з.*

 

кайнап чыккач, Гөлшат кайдандыр ике пыяла стакан, шикәр кабын чыгарып өстәл әзерли башлады. Шул мизгелдә Маратны тетрәндергәне—Гөлшатның башындагы матур шәлен салып, өстатгә эскәтер урнына жәеп куюы булды!.. Кунакнын үзе белән күчтәнәчләре дә, тәүге мәхәббәте белән күрешүне билгеләп үтәргә дип алынган яхшы шәрабы да бар иде. Ләкин шәл-эскәтер жәелгән озын өстәл артында да озак утырмадылар. Сөйләшү тагын килеп чыкмады. Әйтерсен лә, озын агач өстәл кайчандыр бер-беренә гашыйк булган ике кешене упкын кебек мәнгелеккә аерган. Алар агымсуның ярларында басып калган Сак белән Сокны хәтерләтә иде. Күрәсен, Гөлшат бик авыр хәлдә яшәгән, бу төрмәдә утыручы энекәше дә, яраткан дусты да аның бөтен желеген суырганнар. Бер дистә ел элек хыял канатларында очкан, самими тәүге мәхәббәт кичергән ике бәхетле яшүсмерне инде берни дә бәйләми иде...

Шуннан күпмедер вакыт узгач, Маратның энекәше Илшат авылдан Казанга килеп чыкты. Мәктәпне тәмамлап, абыйсы янына урнашырга килгән. Авыл хәбәрләре турында сөйләшкәндә Илшат кинәт әйтеп куймасынмы:

—Абый, күптән түгел Растин бабайларга Мәскәүдән Гөлшат апа кайтып төшкән иде. Үзе генә...

—Йә, шуннан?..

—Ул мина Мәскәүгә жибәрерсен дип бер хат тапшырды... Хаты ябыштырылмаган да... Менә...

Маратнын гомерендә дә кеше хатларын укыганы булмады. Ләкин бу юлы пичәтләнмәгән конвертта нидер, үзе өчен бик мөһим хәбәр барын тоемлады.

—Пичәтләмәгән дисеңме? Йә, укы, алайса. Бәлкем, безгә дә ирештерергә теләгәндер...

Илшат русча хатны тырыша-тырыша укыды. Гөлшатның жанкисәге Викторга язылган мәктүбендә ярдәмчел Сабировлар гаиләсенә рәхмәтләр юлланган, авылда яшәгән туганнары турында ниндидер сүзләр әйтелгән иде. Марат соңгы бер-ике жөмләгә аеруча игътибар итте. «Сөеклем, мәхәббәтем минем.. Бары тик сине генә яратам. Көтәм...» Ләкин болары Маратка түгел, ә төрмәдән башы чыкмаган урыска адресланган иде.

—Житте!—дип кычкырды энекәшенә Марат.—Миңа барысы да аңлашылды! Мин дә Сәрия апанны бик яратам!..

Авыл, әти-әни, туганнар, Бола елгасы... Зөяләргә, аннары Иделләргә таба чаптыра-чаптыра ага ул. Шул авылны бизәп торган елганы хәзер ничек кенә мәсхәрәләмиләр! Крахмал ширкәтләре, дуңгыз фермалары, ашлама, солярка складлары, гади адәми затлар—һәркайсы үзенең пычрагын, калдыгын, чүбен сүзсез аккан Болага ташлый. Шуннан сон аның ярларына «Саклан, зараза!»—дигән шигарь элеп, якын бармыйлар дип уйлыйсызмы?! Юк шул. адәм баласының холкы хикмәтле: ул үзе пычраткан суга тартыла. Шунда коена да, балыгын да тота, насос куеп, бакчасына Боланын суын да сиптерә. Елга татар белән чуаш арасында гайре рәсми чик булып та тора. Кышларын ике ярда яшәгән бала-чага, үсмерләр ара-тирә аяусыз милләтара «сугышлар» альт бара. Гадәттә, «жиһат» беренче кан пәйда булу белән туктала. Кайсы милләтнең көчлерәк икәне имгәтүләр, баш ярулар кебек рәхимсез гамәлләр белән саналмый. Монда сугышчыларның саны һәм кинәт хәрәкәт итүләре, йодрыкларның җитезлеге тактик өстенлек бирә. «Ура» кычкырып, боз өстеннән күрше ярга кысып чыгарган, ягъни «дошманны» чигенергә мәжбүр иткән як жинә...

Язларын ярларыннан ташып, дуамалланып аккан Бола ешрак чуаш пиччәләрен, ара-тирә көмешкә белән мавыккан татар абзыйларын да Зөягә агызып китә. Тик бу Боланын күргән рәнҗешләре өчен адәмгә бармак янавы гына әле. Яшь Тирәкнен аскы урамнарын язын ташыган йөгәнсез Бола һәр елны текә ярларын уеп, ихаталарга, йортларга якыная бара. Менә монысы куркыныч! Ләкин бүген авылда ул хакта уйлаучы юк кебек—адәмдә яшәү кайгысы. Ә Бола өчен чуаш кайгыртсын!.. Ничек язган—шулай булыр. . Хәлләр болай барса, Болаун-унбиш елдан астагы урамнарны юып, калкулыктагы зиратка да килеп житәр... Ә анысы татарныкы бит анын!..

Марат, җае чыккан саен, авылга кайтып, балачакларны, үсмер чорларны искә төшереп, хисләнеп, йөрәкнең януларын басып, хәтер янартып килә иде. Озак кайтмый торсаң, хатгә чуаш пиччәләре, җиңгиләре сагындыра башлый.

Хәзер инде авылга кайткач, зиратны әйләнеп кайту Маратнын ин тәүге гамәленә әверелде. Изге җаннар ахирәткә иртә һәм кинәт китәләр: әнисе Миңлегөл, энекәшләре Камил, Илшат, Рәмие янәшә яталар. Бакыйлыкта якын кешеләр торган саен ишәя, ә фани дөньяда азая бара. Шундый монсу диалектика. Авылдан Казанга китер алдыннан Марат һәр кат ихатаны әйләнеп чыга. Кайсыдыр ишектән башына ак шәлен ураган әнисе килеп чыгар да юл догасын укыр кебек тоела аңа...

***

Ул елны Марат Сәрия белән Кавказга ялга китте. Бер-ике атна үткәч Кисловодскига энекәше Илшат белән Лилия дә килеп төште Кавказ тауларында бергәләп төрле экскурсияләргә, кафе-рестораннарга, шашлыкларга кинәнеп йөрделәр: кайда жәяү, каядыр машина белән. Кисловодски тирәсендәге атаклы тауларга менеп, анда истәлеккә төсле тасмалар бәйләп калдыргач, бер матур көнне Домбайга сәяхәт кылдылар.

...Иксез-чиксез таулар, кыялардан шаулап аккан салкын шарлавыклар, шифалы һәм кинәт үзгәрүчән һава. Бормалы юллар, тирән упкыннар, гажәеп яшел, куе урманнар. Әйтерсең лә, ошбу табигатьнең гүзәллеген һәм кырыслыгын, таулардан ыргылып аккан елгаларның тизлеген кайнар канлы кавказлылар үзләренә сеңдергән

Таулы юллардан машина Домбай якларына элдертә. Инде Кисловодск күптән артта калды. Борылмалы серпантин юллар сәяхәтчеләрне Зур Кавказ сыртына күтәрә. Машинаның гына түгел, анда утырганнарның да тыны кысыла. Кыялы юлдан барганда ешрак өскә карыйсың. Шулай да вакыт- вакыт түбәнгә күз саласы килә. Ә карасаң... Андагы куркыныч гүзәллек, теләсән-теләмәсән дә, хәтергә мәңгегә сеңеп калыр сыман.

Сабировларның юлдашы—карачай егете Рәшит, яшь чакларын искә төшерә-төшерә, биредәге берән-сәрән урнашкан авыл-шәһәрләр турында сөйли.

Кырыс чырайлы, шат күңелле бу ир уртасы карачай халкының фаҗигале язмышын тик бер тамчы гына татып өлгергән икән

— Мин Казахстан далаларында тудым гына. Биредә таулар арасында үстем,—ди Рәшит ничектер горурланып Турысын әйтим миңа повезло...

Карачай теле безгә дә аңлаешлы икән Анлашылмаганнарын Рәшит русчага күчеп аңлата. Ничек сон әле тау егете әллә кайлардагы Казахстан далаларында туган?

—Ярый әле мина анда туарга гына насыйп булган. Ә бит халкым шунда, сөргендә дистәләгән еллар газап чиккән,—ди Рәшит, тирән сулап

Әйе, рәхимсез рәвештә илдән сөрелгән кардәшләребез хакында без
нәрсә беләбез сон? Бар белгәнебез рәсми пропаганда тарафыннан уйлап чыгарылган бер жөмләгә сыя: фашистларга сатылган кырым татарларын, чичән, карачайларны һ.б. Кавказ халыкларын сугыш бетәр-бетмәс Урта Азиягә сөргәннәр...

Ә бит бу җәберләнгән милләтләрне яклап, шул ук елларда чит илдә яшәүче кешеләр, бигрәк тә галимнәр, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп кычкырганнар. Тик бер илдә—Совет илендә генә аларны ишетүче булмаган. Уйлап кара: Норвегиядә яшәүче бер галим дистәләгән документларга таянып, карачай халкынын сөргендә булган фаҗигале язмышын төпләп өйрәнә, китаплар яза, рәнҗетелгәннәрне яклап чыга, советларны геноцидта гаепли.

Рәшит кавказлыларны ерак сөргәнгә төяп озату өчен НКВДнын зур гаскәри операцияләр уздыруы хакында сөйләде. Җирле халыкка җыенырга нибары бер сәгать вакыт бирелгән. Кулга йә бер сумка, йә бер төенчек кенә алырга рөхсәт ителгән. Халыкны хайван ташый торган вагоннарга төяп, ерак сөргенгә алып китәләр. Күпләр өчен бу соңгы сәяхәт була...

Ниһаять, 1957 нче елда хөкүмәт нахакка рәнҗетелгән халыкларга туган җирләренә кайтырга рөхсәт итә.

Кызыклы әнгәмә юлны кыскарта диләр. Сәяхәтчеләр, гапләшә-сөйләшә Кавказның гүзәл җиренә—анын җәүһәре Домбайга якынлаштылар. Юл читендә үсеп утырган чыршы-наратлардан шифалы һава аңкып тора, тирә- юньдә без белмәгән кошлар сайрый. Аска төшкән саен, таулар биегәеп кала сыман. Аларнын түбәләрендә ак шәльяулыкны хәтерләткән кар катламнары күренгәли. Шул чак машина кинәт тизлеген югалтып «тып» итеп туктап калды. Сул яктан выжылдап, бер-бер артлы унлап милиция машинасы узып китте.

— Бу ни хәл? Болар кемнәр, кая бара?—дип кызыксынды Илшат шофердан.

—Черкесск шәһәренә Дудаев килергә тиеш дигәннәр иде. Шул түгелме икән?..

Дудаев! Нишләп йөри ул бу якларда?! Югыйсә, Россия газеталары язуынча, Дудаев Грозный шәһәреннән беркая да чыгып-китеп йөрми, шунда посып ята.

Домбайдагы табигатькә ничек кенә гаҗәпләнеп-сокланып йөрсәк тә, чечен генералы Маратның күңеленнән чыкмады. Илшат та бу шәүкәтле шәхесне бик күрергә тели иде. Сораша-белешә торгач, шунысы да мәгълүм булды: Чечен президенты Карачай халкының корылтаена юл тоткан икән...

Берничә сәгатьтән Домбай тауларының гүзәллеген, биредәге халыкнын кунакчыллыгын ихластан тоеп, Сабировлар Кисловодскига таба кайту юлына чыкты. Көн кичкә авышкан иде. Черкесск шәһәрендә бина таба алмаганга күрә корылтайның урамда уздырылуы, рәсми хакимият вәкилләренең анда катнашмавы, әмма бу җыенда Дудаевның ялкынлы чыгыш ясавы хакында хәбәр тиз таралды Шулай килеп чыкты ки, Маратларның микроавтобусы чечен генералы кавалькадасының артыннан, анын эзенә бастырып барды. Рәшит тә Татарстаннан килгән дусларын батыр йөрәкле генерал белән таныштыру теләгеннән кавказлыларча дөрләп яна иде. Вәгъдә—иман!..

Ул арада караңгы төшә башлады. Озак та үтми, Маратларның машинасы халык күпләп җыелган ниндидер бер җиргә тукталды. Монда бәйрәмнең төп исе тауларга-үзәннәргә таралган иде. Бер яктан кавказлыларнын бер урында тик утыртмый торган музыкасы, барабан сугулары, икенче яктан төрле телләрдә сөйләшкән халык, борыннарны кытыклаган шашлык исе...
Берничә сәгать элек юлда очраган милиция машиналары да шунда. Димәк. Дудаев биредә! Тиздән Рәшит әфәнденен «разведка»сы өстәмә мәгълүмат китерде: Дудаев һәм аның министрлары карачай халык вәкилләре белән елга буендагы кафеда чәйләп утыралар икән. Шулчак Маратнын башында Чечен президенты белән очрашып, интервью алу нияте туды.

Бу теләкне, Илшат белән Рәшит тә хупладылар. Хатыннар чечен хәрбиләре белән эш итүгә теше-тырнаклары белән каршы чыкты Ләкин төрки халыкларда баш муен белән озак сөйләшеп тормый. Ирләр «эшне» кызу тоттылар. Елга буенда жыелган жирле халык вәкилләре татар кардәшләренә бик теләп ярдәм иттеләр. Өч кешелек делегация кафега таба юл алды. Ләкин автомат тоткан сакчылар каршыга чыкты. Озатып баручыларның:

«Бу әфәнделәр Татарстан журналистлары»,—дигән сүзе юлларны ачты. Әмма берничә метр узгач, делегация каршында кара кием кигән таза егетләр пәйда булды. Болары автомат, рация белән коралланганнар иде. Инде кафега биш-ун метр калгач, электр уты яктысында каршыга янә дүрт-биш сакчы чыкты. Болары кәчтүм-чалбар, модалы жәйге күлмәкләрдән иде, ләкин баштан-аяк коралланганнар. Сакчылар, төпченә-төпченә, төрле сораулар бирделәр.

Татарстан журналистлары... Берсе, елмаебрак: «КГБдан түгелме сон?»— дип шаяртып алды. Вәзгыяте шундый бит!.. Генерал Дудаев кебек көрәшче йөз елга бер туа! Аның гомерен ничек сакламыйсын! Бу жидти кешеләр арасында мәзәк сүз әйтергә нигәдер тел әйләнмәде. Ул арада Дудаевнын тән сакчылары кунакларны кафеның ихатасына алып керделәр. Банкет барган зур бүлмәнең ярымачык ишеге төбендә чал чәчле бер хәрби: «Сизгә бираз бикләмәк кирәк!»—дип ымлап, агач эскәмиягә күрсәтте. Баш сакчы билгеләгән урынга утыргач, журналистлар банкет залыннан тиешле фәрман көтә башладылар. «Татарстанда ничек яшисез?», «Татарлар—зур милләт, сез жинәчәксез!», «Бездән сәламнәр әйтегез!»—диештеләр ихата эчендә җыелышкан сакчы егетләр.

Ниһаять, өстәл башлыгы сонгы тостны игълан итте булса кирәк. Кафедан «Азатлык!»,» Бәйсез Ичкерия!», «Генерал Дудаев шәрәфенә!» дигән сүзләр яңгырады. Шул мизгелдә ишек ачылды һәм инде түземлекләрен жуя башланган кунакларны кафега чакырдылар. Банкет залында унбишләп кеше, чечен вәкилләре, балкарлар, хуҗалар—карачайлар бар иде. Араларында чал чәчле бер урыс кешесе дә күренде. Ана аерым игътибар вә хөрмәт күрсәтелүе сизелеп тора иде. Бу сөрелгән халыкларны яклаучы рус галимнәренең берсе икән

Ниһаять, Марат белән Илшат Президент Жәүһәр Дудаевка якынлашты һәм аларны таныштырдылар. Бераз алгарак чыккан Марат

  • Бу очракта сезнең белән интервьюны Мюнхендагы татар-башкорт «Азатлык» радиосы өчен алам,диде.
  • Бик яхшы,диде Президент йомшак куллары белән кунакларның кулларын кысып. Бу чандыр гәүдәле, мыеклы, эшләпә кигән кешенең әкрен, әмма үз-үзенә нык ышанып сөйләгән сүзеннән, тыныч йөзеннән ниндидер аңлый алмаслык эчке бер көч һәм үзенә жәлеп итә торган аура балкып тора иде. Кемнәрдер автограф алган арада, абыйлы-энекәш өстәл артына утырдылар. Алар артына ике яктан автомат тоткан егетләр кереп басты Ялда булганга күрә, Маратнын кулында кечкенә генә бер блокнот һәм кемнәндер алып торган ручка бар иде. Сораулар күптән уйланып, әзерләнеп куелган иде инде

-Рәхим итегез!—диде Дудаев, Маратка ымлап.

—Сезнең бирегә килүегезнең максаты нидән гыйбарәт'.’

—Мине карачай халкынын корылтаена делегат итеп сайладылар. Килмичә булдыра алмадым. Язмышыбыз уртак, динебез бер... Бүген безгә берләшергә кирәк!

—Корылтай ничек узды?

—Без Россия хөкүмәтенең милли мәсьәләләрдә элеккеге империячыл сәясәт алып баруын күреп торабыз. Тик биредәге җирле администрация корылтайга шул хәтле ачык каршылык күрсәтер дип уйламаган идем. Делегатларга—кунакханәләрдә урын, корылтай уздырырга зал бирмәгәннәр, утны өзгәннәр!.. Тик андамы сон эш?! Корылтай узды, карачай халкынын ин акыллы, ин батыр уллары хәрәкәт башында.—Ул янында басып торган кунакларга ымлап күрсәтте.—Халык янә бер тапкыр үзенен бәйсезлеген ачыктан-ачык игълан итте.

—Сез Татарстан хөкүмәте белән элемтәдә торасызмы?

Әлегә юк, кызганыч, без сезнең Президентыгыз белән очраша алмадык. Мондый эшләрдә телефоннан аралашу гына нәтиҗә бирми. Татарстан җитәкчеләренә йөзебез ачык. Бүген үк очрашырга әзербез. Әлбәттә, алар да шундый теләк белдерсә.

—Чечен республикасы Россия белән алга таба нинди мөнәсәбәтләр корыр?

—Без тулы бәйсезлек өчен көрәшәчәкбез. Без һәр халык үз язмышын үзе сайларга, билгеләргә тиеш, дибез. Мәскәү әлегә бу хакыйкатьне аңламый һәм анларга теләми дә. Шуңа без инде үзәк хакимияткә ышанмыйбыз. Алардан мәрхәмәт көтмибез.

—Россия телевидениесеннән еш кына: «Грозныйда Дудаевка каршы оппозиция берләшә, Республикада эшләр харап,»—дип оран салалар. Бу хакмы?

—Билгеле инде, безнең сүзләр дә, сәясәт тә, хәрәкәт тә Мәскәүгә ошамый. Милли азчылык турында уйдырма тарату үзен демократик дип игълан иткән Россия газеталары һәм телевидениесенең бүген төп эшенә әверелде. Бездә андый оешкан оппозиция юк. Төрлечә фикерләү бар. Бу—табигый нәрсә. Без анын өчен беркемне дә эзәрлекләмибез.

—Сез үзегезнең язмышыгыз өчен борчыласызмы?

—Юк. Мин инде күптән беркемнән дә курыкмыйм. Алладан башка, әлбәттә. Азатлык өчен көрәшү—ин авыр юл. Әле беркемгә дә азатлыкны китереп биргәннәре юк...

Шушы сүзләрдән сон Маратка генерал ярдәмчеләре интервьюны тәмамларга кирәк, вакыт бетте, дип ишарәләде.

Әңгәмәнең тәмамлануын сизеп, тирә-юньдәге кунаклар ашыга-ашыга кесәләреннән кәгазьләр, блокнотлар чыгарып генералдан автограф алырга керештеләр. Рәшит әфәнде дә Жәүһәр Дудаевка үзенең автомобиль йөртү таныклыгын сузды. Күрәсең, башка нәрсәсе табылмаган. Мин ана әкрен генә терсәк белән төрттем. Янәсе, нишлисең, син бит Рәсәй җирлегендә яшисен. Туктатып интектерерләр үзеңне...

—Ә-ә, юк , киресенчә, алар безгә честь биреп калачаклар. Ул бит Дудаев имзасы!..

Генерал, ниһаять, автографлар өләшеп бетерде һәм урыныннан кузгалды.

—Беләсезме, Татарстан Россиянен йөрәгендә, аннан бик күп нәрсә тора. Онытмагыз, бирешмәгез, алданмагыз. Ә без—тау халкы. Без хәтәр сукмаклардан йөрергә өйрәнгән. Без артка чигенмәбез. Барыгызга да күп сәлам!

Дудаев хөрмәт белән кунакларның кулын кысты. Сакчылар Казан вәкилләрен микроавтобуска хәтле озатып куйдылар. Хатыннары елашып,
югала язган ирләрен кочаклап алдылар. Исән-имин икәннәренә ифрат шатландылар. Ул арада Дудаев командасы юлга чыкты. Тауларга куе томан төшкән иде.

—Һай, ничек кайтырбыз?..

Дудаев машиналары «выжт» итеп күздән югалды. Тик Рәшитнен микроавтобусы урныннан кузгалмады. Чөнки юлда бер генә нәрсә дә күренми иде .Куе томан. Унда—упкын, сулда—кыя, алда—күренми торган тар гына юл. Барып кара!

—Ничек соң әле Дудаев мондый тизлек белән китеп барды,—дип гажәпләнде Марат.

—Ул бит—Жәүһәр!—дип горурланып җавап бирде Рәшит...

Чираттагы станция, чираттагы пассажирлар. Тимер юл хезмәткәрләре, әйтерсең лә, Маратның купесына махсус рәвештә хикмәтле кешеләрне сайлап, утыртып баралар. Әйтергә кирәк, проводник та. яшь кенә маржа да Маратка артык игътибар итә кебек тоелды. Купены кирәксә-кирәкмәсә дә юып-себереп чыга, чәйен китерә, елмаеп кына сөйләшә. Бу юлы купега өстенә гади генә шакмаклы күлмәк кигән, чем кара күзле, очлы бөркет борынлы кавказлыга охшаган бер адәм килеп керде. Анын күзләре бик сагышлы, борчылулары йөзенә чыккан иде.

—Сез әзериме?—дип сорады Марат, танышырга теләп.

—Юк, мин—чечен!

—Хуп, мин дә мөселман... Татар... Казаннан—Марат.

Кавказлы бераз йомшарып:

—Әссәламегаләйкем, мин Әмир булам...

Сөйләшеп киттеләр. Тәгәрмәчләр көенә Марат әкрен генә берничә ел элек Домбай якларына кылган сәяхәтләрен искә алды. Чеченның милли көрәшчесе инде һәлак булган генерал Дудаев белән очрашуны журналист кулына сирәк эләгә торган бәхет кошы дип тәфсилләп сөйләде.

Маратның бу хикәятен тыңлап торган Әмирнең күзләре тагын да моңсулана төште. Ул, гафу үтенеп, тамбурга тәмәке тартырга чыгып керде. Күпмедер дәшми баргач, чечен кардәш сөйләп җибәрде:

—Сез, мөселман кардәшем. Жәүһәрне идеаллаштырасыз Монысы сезнеңчә. Ельцин, Дудаев... Бәйсезлек.. Ул чакларда мин дә шулай һәвәсләнеп йөрдем. Ләкин Россия—Чечня сугышы ул хәтле рәхимсез, канлы булыр дип уйламаган идем! Уйлап кара, кардәшем, ул сугыш минем яраткан хатынымны, өч баламны, биш Иртуганымны юк итте!..— Әмирнең күзендә яшьләр күренде.—Миңа нишләргә?! Ничек яшәргә, әйт, кардәшем! Газиз балаларым, туганнарым, хатыным һәр төн төшемә керә!.. Мин аларны сагынам. Беләсеңме, туганкай, мин хәзер үткәннәр белән генә яшим! Мин, кардәшем, яшәүнең бернинди мәгънәсен күрмим! Менә күрше купеда бер ир белән хатын бара. Минемчә, алар да татарлар. Тәмәке тартырга чыккач, ул кеше мина беләсезме нәрсә ди?!

Марат Әмирнең күзләренә төбәлде. Чечен кешесе аның колагына иелеп, пышылдады:

—Бу поездга Харьковта өстәмә бер вагон такканнар. .Анда командировкадан кайтып килүче утызлап хәрби бара икән...

— Шуннан?—дип сорады Марат, кызыксынуын тыялмыйча.

Әмир тагын да якынрак иелеп:

«Менә тот та шартлат үзләрен! Кровная месть будет!»—ди бу адәм. Уйлап карагыз, бер белмәгән кешегә, курыкмый-нитми, дистәләгән җан иясен юк итәргә куша...

Марат туалетка барганда күрше купедан бер таныш кешенен чыкканын күргәндәй булган иде. Ләкин абайламый калды. Кем булды соң әле ул?!

Әмир тирән сулап куйды.

—Әйе, чечен икән—террорист, чечен икән—үч ала... Беләм, безнең халык белән Рәсәйдә хаттә бишектәге сабыйларны куркыталар. Ләкин минем беркайчан да кешегә кул күтәргәнем булмады! Аңлыйсызмы, бу зур гөнаһ!.. Андый гамәл минем иманыма, динемә, холкыма туры килми... Ул хәрбиләр дә бит кемнеңдер балалары. Без барыбыз да Алла тарафыннан яратылган жаннар. Барыбыз да Алла каршына барабыз. Шунда һәркем жавап тота, тиешле жәзасын ала. Шул исәптән канлы Рәсәй-Чечен сугышын башлаучылар да...

—Ул сугышта җиңүчеләр дә!—дип өстәде Марат.

Чечен кешесенең ихластан сөйләгәненә Марат инана иде. Ул биштәреннән үзенен соңгы җыентыгын алып, имзалап Әмиргә тапшырды.

—Кайчан да булса укырсыз. Монда төрле язмалар бар. Шул исәптән Дудаев белән очрашу турында да...

—Рәхмәт кардәшем!.. Ярый, мин тартып керим әле...

Марат бушап калган купе буйлап йөренә башлады. Кем икән сон ул провокатор?! Күпмедер вакыттан соң купе ишеген шакыдылар.

—Әйе, рәхим итегез!

Ишек кинәт ачылып, анда колга сыман озын буйлы, кәкре борынлы, шактый май җыйган Малик күренде. Шулай дип уйлаган иде шул аны Марат!

—Вот и встретились земляки!—диде ул ыржаеп һәм Маратка сөякчел кулларын сузды.

—Исәнмесез!—диде битараф кына Марат.

—Чеченцу книгу подарил, а мне, земляку, жалко...

Кай арада Әмирнең кулындагы китапны күреп тә өлгергән очлы күз! Хәл-әхвәл сорау юк, ана китап давай!

—Ә бит мин үзем генә тигел!—дип дәвам итте Малик, бераз каударланып, һәм башын ишектән тыгып,—Галия, пади сюда! Сматри кто здесь едит! Пулный сурприз!..

Шул ук минутта купега чәчләре агарган, шактый картайган, битләре җыерчыкланган, авылчарак киенгән Галия килеп керде. Энекәчем, кайчандыр Марат яратып, илһамланып, бергә хыяллар корып йөргән матур чәчкә, синме бу!

—Рәхим ит, Галия! Нинди күрешү!..

Утырыштылар.

—Сез соң кайдан, кая?

Галия Маликка күз сирпеп алды. Сөйлимме-юкмы? Тегесе башын селекте.

—Без Харьковка кызыбыз янына барган идек. Ул биредә укыды... Институт тәмамлады. Монда кияүгә чыкты...

Сүзгә кинәт Малик та кушылды:

—Ә мин сине не забыл, шельма,—диде ул авызын кыйшайтып.—Теге вакытта клуб бакчасында чүт имгәтмәдең!.. Учти, мин злапамятни, Сабиров!

Галия бу сүзләрне ишетмәгәндәй:

—Марат, авылга кайтканын бармы?

—Кайтып торабыз... Ә сез кайда яшисез соң?

Галия янә иренә күз сирпеп алды.

—Без? Без ни... Мәскәүдә...

Әлбәттә, сөйләшүнең рәте-путе булмады. Малик кебек тоз күз ыржаеп
утырганда нинди сөйләшү булсын ди. Тагын бер-ике кәлимә
сүз әйтешкәч, барысы да тынып калды. Купега тончыктыргыч тәмәке исләре ияртеп Әмир кайтты. Малик Мараттан янә китабын даулады.

—Бүләк итмәсән, дай почитать, жмут!..

Марат Әмиргә ымлап:

—Миндә калмады...Соңгысын анар бүләк иттем.

Әмир Маликнын кырмавык кебек ябышуын теләми, китапны чыгарып бирде.

—Почитайте, потом вернете...

Чечен кешесе Мәскәүгә ниндидер кәгазьләр артыннан бара икән Төгәлрәге, Русия җирлегендә мәхкәмәләрнең бусагаларын таптап та уңай нәтиҗә булмагач, ул эшне Страсбургка күчерергә йөри икән. Йорт-жирләрен җимергән өчен Рәсәй хакимиятләреннән компенсацияне фәкать шул Ауропа мәхкәмәсе аша алып була икән. Исән кешегә кайдадыр вә нәрсәгәдер яшәргә дә кирәк бит әле!..

Поезд Мәскәүгә якыная башлады. Матур күлләр, урманнарга терәлеп өчәр катлы шәп кәтижләр салынган. Рәсәйнен бөтен байлыгын туплаган Мәскәү һәм аның тирәсе—галәмәт зур акча капчыгы. Биредә миллионнар- миллиардлар Монда ис китәрлек манзара-мажаралар баскан саен Башкалада һәрнәрсә сатыла. Жан да, тән дә, мал да... Тик бернәрсәдән генә, хаттә череп чыккан байлар да котыла алмый. Әйе, әжәлдән! Ә поезд һәркемне шунда илтә...

Юллар алҗыта. Атна-ун көн узгач, хатын, балалар, ике гүзәл чәчкә кебек онык төшкә керә башлый. Авылны, туган-тумачаны. Казанны, дус-ишләрне сагына башлыйсын, һәрхәлдә, Марат татарча җырларлык хәлгә килгән иде инде. Чит-ят җирләрдә атна-ун көннән сон, Маратның кычкырып җырлыйсы килә башлый. Татарча. Йә, кунакханәдә, йә берәр кеше йөрмәгән башка урында «Олы юлның тузанын» сузып-сузып җырлагач, күңелләр бушап кала, сагынулар бераз басыла...

Ниһаять, поезд Мәскәүгә килеп туктады Марат белән Әмир саубуллашырга җыенганда гына купега ике таза, кырыс йөзле, цивилни киенгән ир-егет килеп керделәр. Ниндидер кызыл документ күрсәтеп, фамилияләрне төпченделәр

Марат үзенең документларын күрсәтеп:

—Нәрсә булды, әфәнделәр?!—дип сорады

—Тыныч кына безнең белән барасыз. Ә анда барысын да аңлатырлар...

Тәҗрибәле журналист Сабиров бу эшнең асылына бик тиз төшенде Монда әлеге дә баягы Маликнын озын куллары уйнаганы көн кебек ачык иде. Мәскәүгә җитәрәк Изахов-Салатовларнын саубуллашмый-нитми сәер генә югалулары да шул хакта сөйли иде. Димәк. Маратка һәм чечен кардәшенә үзләренең дөя түгел икәнен исбатларга туры киләчәк

Озак барырга да туры килмәде. Ишекләрендә бернинди язулар күренмәгән офиста ниндидер пүнәтәйләр катнашында Маратнын һәм Әмирнең сумкаларын җентекләп тикшерделәр Журналистның биштәрендә шикле нәрсәләр табылмады. Ә менә Әмирнең кәгазь тулы сумкасыннан кинәт өстәлгә кул гранатасы тәгәрәп килеп төште. Тентүчеләр «ах!» иткән булып тиз генә протокол сырлый башладылар.

Шулчак тентү барган бүлмәгә дәү гәүдәле, алагаем колаклары баш сөягенә ябышып торган, чал чәчле, калын кашлы полковник килеп керде Туладагы кыгыбышникларнын берсе бит бу! Андый колакларны онытып

 

ДАМИР ГЫЙСМЕТДИН буламы соң?!

—Продолжайте, товарищи... Кто из вас тут журналист?

—Мин,—диде Марат, бу көтелмәгән очрашуга гаҗәпләнеп.

—Пройдем ко мне.

Допроска охшап торган бу сөйләшүдән шунысы мәгълүм булды: Марат Сабиров күптән чечен террористлары белән таныш, бу хакта аның Дудаев белән очрашуы һәм аны уңай герой итеп үзенең китабында чагылдыруы дәлилләп тора... Әмиргә дип имзаланган китап өстәлдә ята иде.

Ә инде террорист Әмир Кулаевка килгәндә, бары уяу гражданнарның вакытында хәбәр итүе аркасында гына «Киев-Мәскәү» поездында теракт булмый калган...

Әлбәттә, Марат полковникка китап турында да, үзенең Чечен мәсьәләсенә карашы, Әмирнен аянычлы язмышы турында белгәнен сөйләп бирде. Чеченның биштәреннән табылган кул гранатасы уңаеннан да Марат үзенең дәлилләрен китерде. Мәскәүгә берүк вагонда кайткан Салатов дигән кешенең провокатор булуы, әлеге гранатаның Кулаевның биштәренә соңгы мизгелдә шул кеше тарафыннан салынганын версия итеп сөйләп бирде. Рус хәрбиләре барган вагонны шартлатырга тәкъдим итүче дә Салатов икәнен бәян итте. Ләкин бу фаразлар чынга охшап торсалар да, дәлилләр сай иде.

—Сез Салатовны кайдан беләсез?!

—Без аның белән бер авылдан...

По-онятно-о... Разберемся,—дип полковник өстәлдәге төймәгә басты. Ишектә бер яшь хәрби күренде,—Уведите в пятую!

—Сез, иптәш полковник, гранатадан бармак эзләрен алыгыз! Экспертиза ясагыз! Барсы да ачыкланыр...—дип кенә әйтә алды Марат.

—Не учите нас работать!—дип кычкырып калды полковник тупас тавыш белән.

Менә шулай, Сабиров, гомерендә күрмәгән төрмәгә дә эләктең. Әле ярый кулга алганчы, Гамил энекәшенә шалтыратып өлгергән иде. «Әгәр дә минем белән берәр хәл булса, Мәскәүдәге фәлән гәҗиттә зур урында эшләүче фәлән кешегә мөрәҗәгать ит. Без заманында бергә укыган идек,»—дип әйтеп куйган иде.

Террористларга теләктәшлек күрсәткән өчен дип кулга алынган Маратны өч көннән соң иреккә чыгардылар. Абруйлы гәҗиттә эшләүче сабакташы көчле адвокат җибәргән иде. Гаепләүләрнең нигезсез булуын ул гына исбатлый алды. Ни әйтмә, таныш-белешләрең булмаса, мич башында ятып та Себер китәсең икән бит!

Марат азат ителүгә Әмирне төрмәдән чыгарыр өчен бөтен көчен, тәҗрибәсен, таныш-белешләрен җикте. Зур инстанцияләргә шикаятьләр юллады. Мәскәүнең демократик гәҗитләренә мөрәҗәгать язды, тавыш куптарды. Хатгә ачлык игълан итәргә җыенган иде. Провокатор Салатовнын чын йөзен ачып, ул сыенган иминлек органнарына хат тапшырды. Ахыр чиктә Әмир Кулаевның эшен яптылар. Бу хакта Әмир үзе Маратка шалтыратып рәхмәтләр укыды. Залимлекне, явызлыкны тулы касәсе белән эчкән, төрле яклап типкәләнгән, рәнҗетелгән кешене иреккә чыгару аерым мәгънәгә ия иде. Бу—намус эше иде! Монда югарыдагы бөек көчләр дә ярдәм итте булса кирәк. Гадәттә, мондый яла белән япкан кешеләрне аклау меңгә бер генә очрый.

Мәскәүдәге эшләрне ахырына җиткереп, Марат Казан вокзалына төште. «Татарстан» поездына билет алды. Берничә сәгатьтән ул тагын юлда иде. Казан поездына утырганчы ук, үзеңне яртылаш өйдә кебек хис итә башлыйсың. Туган телдә сөйләшүләр дә, вокзалдагы йөк ташучы
мишәрләрнең сүгенүләре дә, әллә ничә ел күрешмәгән таныш-белешләрне очрату да кәефне күтәрә. Чөнки туган жирне сагынып төрле шәһәр-илләрдән кайткан сәфәриләрнен һәркайсы бертөрлерәк фикерли: үзебезнен Казаннан да матур жир юк... Туган туфракка кан да тарта, жан да...

Маратның бу юлы сәяхәте маҗаралы, мәшәкатьле булса да, бик мәгънәле, гыйбрәтле килеп чыкты. Монда уйланырлык та, язырлык та нәрсәләр җитәрлек. Баш миендәге шүрлеккә барсын да ипләп кенә тезеп куясы, тәртипкә саласы, анализлыйсы, аннары язу өстәле артына утырасы...

Купега кереп урын алгач та Марат янә Галияне искә төшерде. Әйе. көтмәгәндә аны йөрәктән Сәрия бәреп чыгарды. Армиягә китәр алдыннан ул кунак егете рәвешендә Мәскәүдәге дусты Наил белән анын авылына кайтты. Биек тау астында урнашкан бәләкәй татар авылының табигате искиткеч матур, чишмәләрендәге суларын эчеп туялмаслык, ә кешеләре гади, искиткеч самими тоелды ул чакта Маратка. Кичен клубка бардылар. Яшьләр күп иде. Араларында Казаннан кайтучылары да бар. Нәкъ шул кичтә Марат Казаннан кайткан Сәрия исемле кунак кызын күреп тан калды. Мона хәтле булган очрашулар, гыйшык-мыйшыклар шул мизгелдә күнелдән зур дулкын белән юылып, гаип булды. Армиягә киткәнче Сәрия белән һәр көн диярлек очрашып тордылар. Мәхәббәт угы торган саен көчлерәк яна-дөрли иде. Айрылышу минутлары әллә нинди гарасатны хәтерләтә иде.. Солдаттан кайткач та, гыйшыкның температурасы бер генә бүлемгә дә сүрелмәгән булып чыкты. Бу—чын мәхәббәт иде! Сөйгән жаннарны инде бердәнбер юл—никахлашу һәм ЗАГСка барып балдаклашу көтә иде

Әлбәттә, бу очракта Маратны армиядән көтеп алган Галия читтә калды. Нишлисең бит?! Тормышта шулай килеп чыга... Икегә ярылып булмый, сәвит чорында берничә хатынга өйләнү турында уйларга да ярамый. Ул бит хәзер генә модага кереп бара. Галия жанкай, Маратнын кинәт өйләнгәнен ишеткәч, мендәрләренә байтак күз яше түккәндер. Шулай да анын холкы йомшаклардан булмаган, күрәсен. Галия сиздермичә генә Маратнын тормышыннан бөтенләй югалды. Ә бик беләсе килә: яшьли сөйгән ярнын язмышы ничек булды икән? Нишләп соң әле ул чәчкә кебек, менә дигән хатын-кыз шайтан таягы Маликка кияүгә чыккан?!

Маратта тоемлау, интуиция ише нәрсә шактый көчле Бу юлы да ул күнеле белән сизенә иде: Галия анын юлында кабат очрарга тиеш Һичшиксез! Бу китап ахырына хәтле укылмаган. Монда бик күп сораулар калган.. Шундый уйлар белән Марат ресторанга китте. Анда кеше күп түгел иде. Вагон тәрәзәсенә карап уйланып барган Маратка кинәт кемдер: «Мөмкинме?»—дип эндәште.

Марат сискәнеп китте. Анын каршында Галия басып тора иде. Күзенә күренә мәллә?!

—Әйдә, Галия, рәхим ит! Мин нәкъ синен турыда уйлап утыра идем

Галия соңгы очрашудан сон үзен ничектер иркенрәк тота, бу юлы яшьлектәге таныш билгеләр дә күбрәк сакланган кебек тоелды. Авылдашының йөзендә ниндидер нур балкый иде. Өске ирененең бер читендә урнашкан миңе әллә кайдан күзгә чалынып, түгәрәк йөзендәге гүзәллеккә билгесез рәссам тарафыннан куелган нокта сыман кабул ителә иде

—Мин бик сөендем сине күргәч!—диде Галия Маратка сыенып. Ир- егетнең тәне буйлап ләззәтле тойгы чемердәтеп узды. Әйтерсең лә, шул хәтле гомер узмаган да...

Озак сөйләштеләр алар. Күп нәрсәләр ачыкланды Үпкәләүләр дә байтак җыелган...

Әйе, Марат өйләнгәч тә Галия бик озак бәргәләнгән. Хаттә үз-үзенә кул салуга барып җиткән. Аннары, бөтен дөньясына кул селтәп, тормыш

 

дулкыннарында йомычка кебек йөзгән. Нәкъ шул чакта аны Малик эзләп тапкан. Имгәтелгән психика, буш йөрәк, битараф күнелне яулап алырга күп кирәкме сон?! Бер дә яратмаган кешегә кияүгә чыккан. Менә инде ничәмә ел шушы үз аяклары белән кергән тәмугьта азаплана.

—Әллә ничек булды минем язмыш...—диде Галия уйчан гына, чал чәчләрен төзәткәләп.—Марат, мин нык картайганмы?..

Марат үзен бу үкенечле язмышның төп сәбәпчесе итеп тойды:

—Кичерәлсән—кичер мине, Галия...

—Нишлисең—миңа шулай язгандыр инде... Тик хәзер мине ул җаһил белән бернәрсә дә бәйләми... Мин аннан киттем. Бесповоротно!..

Маратның һәм чечен Әмирнең «җинаять» эше уңай тәмамлануда Галиянең дә өлеше зур булган икән. Ул шаһит буларак, адвокатларга Маликның провокатор икәнен фаш итәргә ярдәм иткән, рәхмәт төшкере!..

—Дөресен әйтим, сезгә каршы кылган кәбәхатлеге мине тетрәндерде. Ул поездга бит Киевта ук утырган. Мина Харьковтан билет алган иде. Аны бит тегендә официанткалары да, проводнигы да белә. Синең һәр адымыңны күзәтеп, Маликка хәбәр итеп барганнар...

Маратның гаҗәпләнүе чиксез иде.

—Димәк, вагондагы хатын-кызлар да аларнын кеше...

Галия авызына ике бармагын куйды. Янәсе, сүзләрне үлчәбрәк сөйлик.

—Кыскасы, болары минем өчен соңгы тамчы булды...

...Поезд Казанга таба җилдертә. Менә инде Свияжск станциясен узып. Идел күперенә килеп керделәр. Төне буе керфек какмый, сөйләшеп чыккан Марат белән Галиянең сүзләре һаман да бетмәгән. Инде таң аткан. Тәрәзәдән бөек елга манзарасы ачык күренә: көзге дулкыннар күбекләнә- күбекләнә диңгезгә таба ага, томанлы офыкта ниндидер зур көймәләрнең кара шәүләләре каядыр шуыша, яр буенда тынгысыз балыкчылар соңгы учакларны сүндерә. Шулчак радио Мәскәүдән яңалыкларны бирә башлады: «Мәскәү—Санкт-Петербург» тиз йөрешле поезды зур казага дучар булган. Һәлак булучылар да бар... Каза террорчыларның гамәле булырга мөмкин...» Бу хәбәрне сагаебрак тынлап торган Галия:

— Беләсеңме, Марат, майор Салатов-Изахов та кичә шул поезд белән Питерга киткән иде,—дип уйчан гына әйтеп куйды...

 

[I] Ярамый! (чуашча)