Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Әҗем

Әжем авылы Апае районында, район үзәге Апастан—16, жирле үзидарә советы үзәге Әлмәндәр авылыннан 2 чакрым ераклыкта урнашкан.

Әжем авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. 1565-67 еллардагы мәгълүматларны эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә Әжем суы һәм аның ярына утырган Әжем авылы күрсәтелгән Археологлар Әжем авылы янында бронза чорыннан калган истәлек тапканнар.

XVIII йөз җыентыгында Әжем авылында 136 ясаклы татар, 19 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә.

Казандагы Әжем мәчете белән шушы Әжем авылы арасында тыгыз багланыш бар шикелле.

Аксакаллар сөйләвенә караганда, авыл моннан 480—500 еллар элек барлыкка килгән. Аны башта Әжмәр баба элеккеге Тәмте районы җирендәге Алгазы чокырлыгында нигезләгән. Әжмәр бабайның чыгышы Болгардан була. Әжмәр соңыннан Әҗемгә үзгәргән, диләр. Бу тирәләргә соңыннан руслар килеп утыра һәм Әжмәр-Әжем бабайны бу җирдән куып җибәрәләр. Әжем бабай авылны хәзерге урынына нигезли. Балалары Йолдыз һәм Керәле авылына нигез салалар. Керәле авылында Әжем чокыры дигән топоним әлегә кадәр сакланып калган.

Әжем авылы урнашкан урын кара урман уртасында була. Басуларны урманнан чистартып ясыйлар.

Авылга нисбәтле географик берәмлекләр шактый. Авыл яныннан Әжем суы агып үтә. Халык аны икенче төрле Инеш дип атый. Әжем суынын тота торган гадәте бар дип сөйлиләр. Әгәр суына сокланып юынсаң, битең бозыла, аягын аксый, имеш. Әжем суын авыл халкы тагын Югары Әжем буе һәм Түбән Әжем буе дип тә атап йөртә. Югары Әжем буенда Изгеләр зираты урнашкан.

Югары Әжем буенда кызыклы гына йола да башкарылган. Елга янында чуашлар ак ат суеп авыл халкын сыйлап китә торган булганнар.

Авыл басуыннан Камыл, Камыш. Каз, Коры, Төбәк елгалары ага.

Әлки авыллары

Атамаларында «Әлки» берәмлеге булган авыллар Әлки районында урнашкан. Районный үзәге—Базарлы Матак авылы. Түбән Әлки авылы Базарлы Чатактан—16, Югары Әлки—19, Урта Әлки 13 чакрым ераклыкта урнашкан. Һәр өч авылда татарлар яши.

Дәвамы. Башы 2006 елның бнчы санында.

Кама аръягында Нугай юлы өстенә урнашкан Әлки авылы Казан ханлыгы чоры чыганакларында телгә алына. Югары һәм Түбән Әлки авыллары янында археологлар борынгы болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл урыны билгеләгәннәр.

Аксакаллар сөйләвенә караганда. Урга Әлкине Әлки исемле кеше нигехтәгән. Авылда •Әлки бабай түбәсе» дип аталган җир бар. Имеш, бу урында Әлки бабай утырып, чабата­сын каккан икән. Башка авылларда мондый легенда Алып бабай исеме белән бәйле

Түбән Әлки авылында элек өч өйдә руслар яшәгән, ләкин аларнын олы яшьтәгеләре инде үлгән, калганнары моннан киткән. Биредә элек керәшен татарлары да булган. Аларны аерым зиратка күмгәннәр. Вакытлар үтү белән алар исламга кайткан. Түбән Әлки авылы халкы, аксакаллар әйтүенә караганда. Чирмешән суы буендагы Иске зират яныннан күчеп килгән. Авыл яныннан Ата суы ага. Ул Кече Чирмешәнгә коя.

Авылдан 200—300 метр ераклыкта Иске авыл булган. Ул тау битенә урнашып, түбәнлеккә таба кинәя барган. Монда болынлык җәелеп ята. Бу урыннарны казыганда көлнең бик калын булуы ачыклана. 150—180 еллар элек Югары Әлки Иске авылдан хәзерге урынына күчкән.

Түбән Әлки һәм Югары Әлки җирләрендә Кыналык чыгыры (чокыры) дип аталган инеш ага. Ул суын Ата елгасына китерә. Башланган жире урманда, сазлыктан. Аны Кочкарь дип тә атыйлар. Ата суына тагын Ермак. Тирән һәм Сай. Мал чокырлары. Кәҗә ташуы инешләре кушыла.

Тирә-юньдә күлләр шактый күп.

Югары Әлки һәм Түбән Әлки авылларында Татар академия театры артистлары Рузия Мотыйгуллина һәм Әсхәт Хисмәтов туып-үскәннәр.

Әлмәндәр

Әлмәндәр авылы Апае районында, район үзәге Апастан 19 чакрым ераклыкта урнашкан.

XVIII йөздә Әлмәндәр авылында 132 ясаклы. 29 йомышлы татар һәм 9 керәшен татары яшәгән.

Аксакаллар сөйләве буенча, авыл шактый борынгы һәм аны нигехтәүчеләр үзләрен Шәһри Болгардан килеп утыручыларның варислары дип саный, беренче килеп утырган җиде гаилә арасында иң өлкәне Әлмәндәр атлы булган һәм авыл аның исемен алган.

Икенче берәүләр сөйләвенә караганда, авылны беренче тапкыр Әлмөхәммәт исемле кеше нигезләгән.

Авыл урынында элек кара урман үскән. Каенлык. Шомыртлы куак. Агачлар рәте (Урман рәте) атамасы алган җирләр—шул вакытлардан калган истәлекләр.

Әҗем авылы белән ике арада борынгы зират була, ләкин хәзер ул беткән, сукаланган. Моннан тыш. авылда тагын Шәкертләр зираты. Югары зират бар Керәшен татарларын аерым, керәшен зиратына күмгәннәр. Халык бу зират урынын белә. Авылда мукшылар да булган, ләкин алар Борнаш авылына китеп урнашканнар Борнаш авылы кешеләре Әлмәндәр халкына чуаш кушаматы тагып йөртәләр

Авыл инешен икенче төрле Әкә суы дип йөртәләр Ул суын Үләмә елгасына илтеп коя Борнаш авылы белән ике арада Мүкле күл бар. Чукындыру афәте килгәч бу күлгә халыкны куып кертеп, чукынмаган өчен кыйнаганнар

Авылда һәм тирә-юньдә чишмәләр байтак. Иман. Кизләү чишмәләренең сулары тәмле, тирәләре каралган.

Авыл уртасында ике катлы мәдәният йорты бар, 1989 елдан алып анда туган якны өйрәнү музее эшли.

Әсән-Елга

Әсән-Елга авылы Кукмара районында, район үзәге Кукмара эшчеләр бистәсеннән 9 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Пычак авылыннан-2. Вятка аланы пристаненнән 17 чакрым ераклыкта урнашкан

Олылар, авыллары оешу турында болай сөйли.

Борын заманнарда Әсән исемле кеше авыл булачак урын яныннан агучы елга башлана торган чишмә янына килеп, йорт салып яши башлаган. Елга буйлап йомычка агып төшкәч, кешеләр кызыксынып, аның башлангычына барып караганнар. Килгән халык Әсәнне тапкан. Әсән үзе генә яши алмаган, күчеп киткән. Авыл Әсән Елгасы дип йөртелә башлаган.

Халык телендә авыл оешу турында икенче риваять тә бар.

Борын заманнарда авыл кырыеннан ага торган елга мул сулы булган. Авылдан бераз читгәрәк, тау битендә Әсән исемле кеше үзе генә яшәгән. Көннәрдән бер көнне анын йортында ут чыккан һәм ул янгынны сүндерү өчен су ташыганда елгага баткан, Әсәнне коткарып кала алмаганнар, йорты да янып беткән. Шуннан авыл Әсән-Елга исемен алган.

Авыл республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан. Табигате бик матур. Әсән-Елга озын бер урамнан тора. Йортлар бер-берсенә каратып салынган. Тирә- як халкы Әсән-Елга урамын чәч юлы кебек туры дип сөйли.

Ул буйдан-буйга 3 чакрымга сузылган. Аны 1919 елларда таш белән түшәгән булганнар. Урамның ике ягында төп-төз агачлар үсә.

Халык телендә авылны Көек дип тә йөртәләр. Бу исем каты янгыннардан сон калган, диләр. Көйгән, ягъни көек.

Авылның нәкъ уртасында мәчет урнашкан. Ул шактый күптән салынган. Анын кайчан төзелүен төгәл генә белүче юк. Анда хәзерге халыкның ата-бабалары йөргән Манарасы киселмичә исән-имин калган. 1991 елда мәчетне һәм анын манарасын яңартканнар. Ул хәзер гөрләтеп эшли. Авыл картлары бирегә намаз укырга йөри. Колхозлашу чорларына кадәр мәчет белән рәттән урнашкан мәдрәсәдә муллалар ир балаларга сабак укыткан. Ә кызлар абыстайга йөреп сабак алган. Соныннан мәдрәсә бинасы мәктәпкә әйләндерелгән.

Авылдан күренекле шәхесләр шактый чыккан Пугачев явында полковник дәрәҗәсендә йөргән Мәсәгут Гомәрев, халык җырчысы Мәрьям Рахманкулова. әдәбият галиме, язучы Фуат Галимуллин, күренекле профессор Мәхмүт Яхин, Фәйзелхак Газизуллин, техник фәннәр докторы Фуат Шакиров, күренекле шагыйрь Әхмәт Юныс һ.б.

Әхмәт Юныс укыган һәм укыткан мәктәптә аңа багышланган музей бүлмәсе дә ачылган.

Дәвамы киләсе саннарда.