Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕНӘ ДӨНЬЯ СЫЙГАН

Күченеп йорү, төрле җирләрдә яшәү анын язмышында язылган булгандыр күрәсең. 1950 елнын 1 гыйнварында Башкортстаннын Благовар районы Күчәрбай авылында туган Нурия Измайлованың үсмер еллары да Татарстанның һәм Башкортстаннын берничә авылында үтә. Ә аннан Уфа- Казан юллары—белем эстәү. Фирганә өлкәсе, Мәскәү каласы, океан аръягы тормышы... Ижат кешесе кайда гына яшәсә дә дөньяны үзенчә күрә. « Американы үзенчә ача», яшәгән җиренә бәһане дә үзенчә бирә. Үз илендә, үз телендә, үзенчә яшәп, үзенчә ижат иткән нечкә күңелле жан иясе чит жирдә Үзе булып кадалырмы? Үз итәрләрме аны биредә?

Үзен югалткан кешегә
Сагыну да—сөенеч.

Сагынудан—сөенеч, газапланудан рәхәтлек табуга да рухы бай, үзәге нык булганнар гына ирешә алуны күрәбез без анын шигырьләрендә.

Хатын-кыз ижатчыларыбызнын көй-моннарын тыңлаганнан, шигырь-хикәяләрен укыганнан сон. кайчакта күңелне шатлыклы бер хис били: әле ярый Ходай Тәгалә хатын-кызларны ир-атларга караганда хислерәк, моңлырак, самимирак, нәфисрәк итеп яраткан. Бары тик хатын-кыз күнеле генә тоя. ул гына күрә-ишетә алган төсмерләре бихисап бит галәмнең. Әлеге төсмерләр тирән акыл, фикер киңлеге аша уздырылып күңел түрендә урын ала алырлык әсәрләргә әвереләләр.. Сүз-көй беләнме, буяу-төсләр ашамы... Ә остасы—хатын-кыз. Рәссам, жырчы, шагыйрә... Мәхәббәттә мен кат адашса да ул янә дә адашудан курыкмый, мәхәббәтне каһәрләми, бәгыре катыланмый...

Китмәм. ахры, шушы язмышымнан Мин бит бәхетем белән адашкан' Моңлы урманымны—буш яланга, Буранымны җилгә алмашмам

Гомеренең инде уртасына житеп килгәндә Америкага китеп баруы да. аның әнә шул бәхете белән адашасы килүдән булгандыр, бәлки. Югыйсә шагыйрә тиккә генәме чит-ят кыйтгаларда ижат ителгән шигырьләре белән тулыландырылып чыгарылган яна китабын «Адашкан» дип атар идеме?

Н Измайлованың иҗатында күпчелек шагыйрәләргә хас булган ин төп темаларның берсе—Ана һәм Бала мөнәсәбәтләрен сурәтләгән шигырьләрендә яшь буынның киләчәге—милләт язмышы да икәне яктыртыла. Әлеге китапка язган кереш
сүзендә тәнкыйтьче, шагыйрь Равил Рахмани «Солтанга мирас» шигырен күздә тотып «Автор биредә илебез, милләтебез, үзе белән чордаш булган тулы бер буын вәкилләре яшәешенә социаль диагноз куя Милләтнең киләчәктә Дөнья базарына алып чыгасы төп байлыгы турында фикер йөртә Ярым җитди. ярым шаяртып,
әмма эчтән әрнеп-сызлап. Милләт вәкиле буларак. Ана һәм Бала буларак. Шагыйрә буларак ерак Американы—димәк, үзебезне, яшь буынга алга карап бару өчен кирәк булган тормыш хакыйкатен ача. Хыялланырга, уйланырга, гыйбрәт алырга яраткан татар кешесе игътибарына шактый зур мәгънә салынган бу шигырьдә».—дип язган. Бер шигырьгә генә дә нинди олы бәһа! Андый бәһагә лаек шигырьләр шагыйрә ижатында шактый

Әйе, кулында корал-каләме, күңелендә милләте өчен шатлану-борчылу булган һәркем бурычлы бу турыда уйланырга.

Кош сыя кош оясына.

Ә күңелгә—донья сыя

Сыйган анда халыкларым

Халыкларның шатлыклары.

Кайгылары сыйган тагы

Тошемдә дә омет күрәм

Шомнар күрәм. уйлар күрәм

Өнем тулган уйлар белән.

Күңел тулган уйлар белән

Мәктәптә укыганда ук «Кызыл тан» газетасында. «Яшь көстәр» (Уфа). «Кызлар җыры» (Казан) күмәк җыентыкларда дөнья күргән шигырьләре көннән-көн арта барып, шагыйрәнең иҗаты тагын да ачыла төшеп «Яратам» (1981). «Алтын тарак» (1984). «Минем жәй» (1988). «Җирдә» (1993). «Адашкан» (2000). рус телендә «Ива на негру» (1986). балалар өчен «Ак малай минем энем» (1995) китаплары чыга Бай күнелле. тирән кичерешле шагыйрәнең әйтер сүзләре, күргән-кичергәннәре шигырь юлларына гына сыеп бетәрме? 1989 елда «Иң серле әкиятем» исемле хикәяләр җыентыгы. 2001 елда исә моһаҗирлектәге тормышын, бүгенге Американы сурәтләгән «Язылмаган хатлар» исемле китабы дөнья күрә

Әлеге китапта без Американы сәяси яктан чыгып түгел, анын гадәти көнкүрешен яктырткан, гореф-гадәтләрен, яшәеш-табигатен сурәтләгән язмалары белән танышабыз. Автор әлеге илне күпмедер дәрәҗәдә күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

«Чын күңелен тышка чыгарып, кычкырып, нәфрәтләнеп сөйләшүчене күрсатәр. ул тирәдән корт чаккандай качалар, һәм «Эмоушенел» (эмоциональ) дигән сыйфатлама бер дә мактау сүзе гүгел Шулай итеп, ихласлык, эмоциональлек, ачыклык каралар өлеше булып, акларга, аристократларга икейөхтелек кала»

Билгеле, мондый шартларда язучыга үзенең хисләрен, сагыну-сагышларын ак кәгазьгә төшерергә туры килә

«Сәер генә рәвешләрдә чагыла ул илне сагыну. Мин. мәсәлән, арыш ипие пешерәм Көрпәле арыш оныннан Үзебезнекеләрдән кем дә булса килеп керсә, гел иң зур сый итеп, кап-кара шул ипи куела. Еракка киткән саен якыная бара дигән сүз шулдыр инде» Туган яклардан еракта, чит-ят кавемнәр арасында халкыбызның милли рухына тугры калып, анын нечкә күнелле шагыйрәсе булып яши ул.

«... Тик гомер йомгагы гына туктауны белмәс, чит ил дип тормас, тәгәрәр дә тәгәрәр ...»

Гомер йомгагының тәгәрәр юлы озын булсын иде!