ЗӘЙДУЛЛА ТАШЫ


Ярар, хәзер башны ташка орып кына берни дә үзгәрми, дип тынычландыра халык мәкале Ә Ркаил Зәйдулла инде
гаделсезлеккә, мәнсезлеккә. замандашларының тун йорәк- лс булуларына түзә алмыйча, башын ташка ора Язучы 2008 елда Татарстан китап нәшрия- тында басылып чыккан яна җыентыгын да «Башны ташка ордым» дип атый
Р. Зәйдулла әдәбият мәй- данына шагыйрь буларак аяк баса. Анын шигърияте—уйлы- фикерле. фәлсәфи - публи цис- тик яңгырашлы шигърият Ул тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкнын, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә тоеп,
үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда, ихлас күңел кайнар- лыгы белән гәүдәләндерергә омтыла Р Зәйдулла шушы юнәлешне прозада да дәвам итә. Анын шигъриятенә хас булган кыскалык, шартлы метафорик сурәт тудыру алымнары хикәяләренә дә үгеп керә Атар шагыйранә тел белән язылган. Кыска хи- кәя җирлегендә Р Зәйдулла шартлылык, символлар ярдәмендә тирән мәгънә ача, заман һәм җәмгыягьнен катлаулы бәйлә- нешен сурәтли һәм мөһим проблемаларны күтәрә Анын геройлары безнен белән янәшә яшәүче гади кешеләрдән алып ми- фик образлар, борынгы гасырларда яшәгән морзалар, бәкләргә кадәр
Р Зәйдулланы галимә Д. Заһидуллина татар әдәбиятында символизм агымын тергезүче дип атый Язучының яна китабы беләзз танышкач, без моның, чынлап та. шулай икәненә инанабыз. Бу җыентыкта урын алган хикәяләрнең күбесе симво- лизм юнәлешендә иждт ителгән Алпрнын кайбердәрендә мәгънә тулысынча сззмват
аша ачылса («Дару», «Бата». «Кызыл сыер» хикәяләре), икенчеләрендә символлар ярдәмче вазифа башкара («Итек». -Йорт
иясе» һ б. хикәяләре). Әсәрләр еш кына ике катламнан тора: символлар һәм вакыйгалар катламы Р Зәйдулла татар әдәбиятында XX гасыр ахы- рына;! яналам үсеш алган хнкәя жанрын үстерүчеләрнен берсе Бу китапта урын аттан һәрбер әсәр югары дәрәҗәлә ижлт ителгән, оста казәм белән языл- ган Язучы кыска гына мәй- данда шактый тирән мәгънә ача. Прозамын кече күләмле жанрында ул мона нәкъ менә символлар ярдәмендә ирешә дә Мәсазән. китапта беренче итеп бирелгән «Йорт иясе»
хикәясен генә алыйк Әсәрдә карт кеше тормышын хатын-кыздан башка азып бара атмаганга өйзәнергә йөри «Сынар канаты сынган кешене ничек юатасын'’ Монда инде вакытка гына омет итәсе, вакыт—табиб, тормыш мәшәкатьләре, көнкүреш матавыклары җилкәй» басып, олы хәсрәтне җаннан сыгып чыгара, күнел яралары жойләнә. кеше янә аксап-туксап дөнья куа башлый—менә шундый дәвалау үзенчәлекләре бар вакыт галижәззапләре- нен». Р Зәйдулла үзен яхшы психолог буларак та күрсәтә Мәсазән. хатын-кыз психологиясен ул Нәфисә мисалында гүбәндәгечә ача «Нәфисә, димәк, алар белән китәргә аллан әзерләнгән Бу кары шулары ла юри генә булган Хәер, хатын- кыз ботен җаны-тәне белән теләгәндә лә үзен итагатьле итеп күрсәтү очен «юк* дип карыша Бик тиз бирелгән очракта «Мин сине агзә кайчаннан беләч сыман»,—дип. үз тотрыксызлыгын ПСИХОЛОГИК сылтау белән урап куярга ярата ул Шулай булмый ни. ир-ат ү-э теләгенә ирешер очен күне РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА
Ркаил Зәйдулла Ташка ордым башмы Татарстан китап нәшрияты. 2008 ел
лен шәрран ярып ташлаган була, янә бер рәхәтләнеп актарынырга анда хатын-кыз өчен бернинди яна әйбер дә калмый. Күп ирләрнең күнеле катлаулы булмый шул, шып-шыр бүлмәне мамыклагандай. хатын- кыз гына аны кирәк-кирәкмәгән җиһазлар белән тутыра... Шул чакта инде анда үзең дә адашырга мөмкин...».
Хикәя җирлегендә туган җиргә мәхәб-бәт, анадан аерылу сагышы, ата һәм бала мәсьәләләре дә күтәрелә. Кыска гына әсәр мәйданында барлык мәсьәләләрне һәм чынбарлыкның тулы картинасын тудырырга язучының шартлы-метафорик образлардан оста файдалануы ярдәм итә дә. Биредә рәссам урманда тапкан агач ботагыннан ясалган «йорт иясе» гади сын гына түгел, бу образда гаиләнең бөтенлеген саклауда, тормышны алып баруда хатын-кыз роленең мөһимлеге дә. үзеннән күпкә өлкән кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр булган Нәфисәнең ачы язмышы да. картлык көнендә ялгыз тормыш итү авырлыгына түзә алмыйча өйләнергә йөргән Саримнең аяныч хәле дә гәүдәләнеш таба.
Р. Зәйдулла символлар аша җәмгыятькә кискен бәясен дә бирә. Мәсәлән. «Итек» хикәясенең вакыйгалар катламын хатынның итек сатып алырга теләве тәшкил итсә, символик катламда итек—безнең җәмгыятьнең үзен гәүдәләндерә. Хикәя фәлсәфи тирәнлеккә ия. тик интим мөнәсәбәтләрне барлык нечкәлекләрендә натуралистик сурәтләү әсәрнең көчен киметә, укучыны җитди мәсьәләләрдән читләштерә. Итек образы халыкны рухи һәм матди изүче системаны анлата. Бу изүдән безнең халык котыла алмас (хатын базарда итекне сатып ала алмыйча, әйберләрен урлатып кайта)—монысы аяныч факт. Бу итектән үлеп тә котыла алмыйсың. Мисалга «Тәре» хикәясен генә карыйк. Армия хезмәтеңдә поп татар солдатына да башкалар белән беррәттән изге су бөркеп китә: «Әлеге су изге икән дә, аларга исән-сау калырга ярдәм итәчәк икән. Сипмәгәе, исән-сау ка-лырга ярдәм итсә, бу суда колачлап йөзәргә дә әзер Хәйрүш. Тик менә ниндидер кыенсыну хисе генә күңелне кымырҗытып тора, нәгаләт... Ул бит урыс-керәшен түгел, аңа попның нинди ярдәме тисен?» Ул биргән тәрене дә Хәйрүш күкрәгендә йөртергә мәҗбүр, ташларга биш гасырдан артыкка сузылган түземлелек, «өлкән агайдан» курку кушмый, инде күнегелгән. «Хәйрүш аны алмаска уйлаган иде дә, Сундуковның
жан өшеткеч карашын лепкәсе белән тоеп, калтыранган кулын попка сузды. Өмет-сезлек кебек саргылт тәре Хәйрүш учында йомылды*. Тәре—өметсезлек символы, аннан котылу юлы юк. Ул тәрене, үлгәч тә, егетнең иң кадерле туган ягыннан килгән хатларны гына саклый торган куен кесәсенә салалар. Хикәянең символик катламында чеченнардан калган атлар бу халыкның үзен гәүдәләндерә. Әнә алар, атланырга теләгән һәркемне чөеп төшереп, тауларга таба ашкына. Югарыга менеп җитә алырлармы—билгесез...
Р Зәйдулла милләтнең фаҗигасен хикәя жанрының тар мәйданында бөтен тулылыгы белән ачып бирә. Мәсәлән, «Сөембикә» хикәясендә, югары даирәгә каршы чыга алмыйча, кызын әрмәнгә ки-яүгә биреп җибәргән атанын йөрәк әрнүе дә. үз балаларын яклый алмаган «үксез ил» гә рәнҗеш тә бик тәэсирле бирелгән. Әсәрне укыгач, күңел әрни, рәнҗү хисләре туа. Күпме юллар үгеп тә. ялгыш кына табан астына эләгеп һәлак булган тычкан бу хисне тагын да көчәйтә. Хикәядә «мин» исеменнән сөйләүче авыл егетләренә дә баш бирмәгән горур кызның әрмәнгә ияреп китүенә каршы төшә атмый. Менә шушы хәлне сурәтләү аша язучы безнең чарасызлыкны күрсәтә: «Алар кузгалганда мин нигәдер кантур каршында утыра идем Аның яшьле карашы минем йөзне кисеп үтте, күпергән иреннәре нидер әйтергә теләп кыймылдап алды. Мин чарасызлыкны күрмәскә теләп, башны түбән идем» Безнең халкыбыз да шушы халәттә түгелме соң?! Төп герой исеменең татар ханбикәсенеке белән тәңгәл килүе тарихның хурлыклы сәхифәләрен искә төшерә. Бу исә гади бер авылда булган хәлне әнә шулай кечкенә деталь аша гына моннан әллә ничә гасыр элек булган вакыйгалар белән бәйли. Р. Зәйдулланың әлеге хикәясе үз балаларын яклый алмаган милләткә рәнҗеш булып яңгырый. Детальләрдән оста файдалану аның прозасын тагын да камилләштерә.
Китап белән танышкач, Р Зәйдулла әдәбият мәйданында үз юлын тапкан, үз стилен булдырган дигән нәтиҗәгә киләсең. Аның тоткан кыйбласын әдәбият галиме Д. Заһидуллина бер мәкаләсендә түбәндәгечә бәяләгән иде: «Ркаилнен тоткан юлы, кыйбласы бер: ул җәмгыятьне дә. шәхесне дә аямый, турысын әйтә, сурәтли, бәяли.. Шигърияттәге лирик героеннан да усалрак автор-хикәяләүче үзендә югарыдан
торып сөйләрлек көч таба. Ул—хөкемдар» «Башны ташка ордым» китабы бу сүзләрне тагын бер кат раслый Р Зәйдулла угызга җитеп килгәндә, үземә иптәш булыр дип бала тапкан хатынны да («Бала» хикәясе), ятимлек ачысы тоеп үскән Сәмигулланы да («Яшел чирәмдә сары клиндер» хикәясе), төшендә гел авылын күрүче, аны сагынып шәһәрдә яшәргә мәжбүр булган Хәлимне дә («Кызыл сыер» хикәясе) аяп тормый. Р Зәйдулла һәрбер хикәясендә киләчәкнен караңгылыктан гына торуына ишарә ясый. Бу сыйфат Р Зәйдулланын замандашлары иҗатында да очрый. М. Кәбировнын «Сары йортлар сере» повесте. «Яшәү көче» һ. б. хикәяләре. Р Габделхакованын «Көмеш тун». 3. Хөсниярнын «Трагедиягә ике билет» хикәяләре геройлары да—әнә шул халәттә. Бу әсәрләрнен нигезенә кеше тормышының мәгьнәсезлсге. ксшслскнен юкка чыгуга баруы хакындагы сызлану фәлсәфәсе ята. Ләкин укучынын бу болга-выр заманда яктылык, өмет тә күрәсе килә. Р. Зәйдулла—әле этләнүдә. Д. Заһндуллина әйткәнчә, «караңгылык янында кояш нуры да, идеал да. милләтне, җәмгыятьне, кеше-не коллыктан арындыру юлы да күренер әле Ркаил ижатында. дигән өмет тә бар» Ерак гасырлар, күп еллар элек булган шанлы вакыйгалар бу китап авторы өчен ят түгел. Р. Зәйдулла прозада үзен башта тарихи хикәяләр авторы буларак танытты. Ул мона кадәр язылган «Тәнре кылычы». «Тимер Буга». «Хан һәм Шагыйрь» хи-кәяләрендә тарихи вакыйгаларны хыялга таянып сурәтләү белән генә чикләнми, ә бу әсәрләреңдә вакытка бәйсез гомумкешелек проблемаларын да яктырта
Хикәяләр остасы Мәгьсум Хужин бер әнгәмә вакытында Р Зәйдулланын тарихи хикәяләре хакында «Бүгенге тормышның, вакыйгаларның остенә басып торып, шуларга бәя бирерлек әйберләр сирәк Р Зәйдулла хикәяләре, тарихи булсалар да. заманның төп юнәлешен тоткан әйберләр» дип әйткән иде Бу тематиканы дәвам итүче әсәр—безнең тарихыбызда зур роль уйна-ган тәхет өчен көрәш, бәк-морзаларнын үзара талаш-сугышларын, таркаулык, илдә бердәмлекнең юкка чыгуын сурәтләгән «Илбәк* хикәясе дә җыентыкта урын алган. Әлеге хикәянең сюжет нигезен татар чат-кының тарихыңда аянычлы >* калдырган вакыйга дошманга каршы берләшү уры-нына хан угылларының, морза -бәкләрнең бер фикергә килә атмыйча, хакимлек өчен
ызгышы хасил итә. Ил язмышына тәэсир иткән шанлы тарихи вакыйгалар белән параллель рәвештә Илбәк белән Айби-кәнең бер-берсенә булган хисләренең дә урын алуы хикәяне тагын да тәэсирле итә. тулыландыра: «Илбәк иелеп бер уч кар алды да. кызышкан битенә куйды. Айбикә инде табын әзерләп йөридер Битендә эрегән кар. елмаюга әверелеп, якасына тамды Балачакта ук колак тешләштеләр алар Айбикә белән! Киләсе көзгә бергә бу-лырлар. Тәнре кушса... Унбишенче кышы бит инде Илбәкнен Казаннын асыл егете ул хәзер» Яшьләрне, кавышканчы, алла сынаулар, югалтулар көтә але Куп гасыр-лар буена актуальлеген югалтмаган аталар һәм балалар проблемасы да Р Зәйдулла каләменнән читтә калмый Атасы басып алучыны ипи-тоз белән каршы алганда, улы икенче капкадан яу белән чыга Дөрес. Олуг Мөхәммәд ят кеше түгел Тик тарихтан билгеле булганча, чын дошман килгәндә дә шулай эшләүчеләр аз булма-ган. Хикәядә Илбәк тарафыннан әйтелгән «Ир-егет йортын сакларга таеш» гыйбарәсе автор идеясен калкытып куя.
Милләтне саклау, үстерү, анын киләчәге өчен борчылу мәсьәләләре китапнын икенче өлешендә бирелгән •эсселарда дәвам итә. Автор аларда шанлы тарих хакында гына язмый, ә заман һәм җәмгыять турында да уйлана, милләте-безнең төп йөзен билгеләүче әхлаклылык кебек сыйфатларның юкка чыга баруына анын җаны әрни Биредә инде язучы үзенең уйларын символга шартлы-метафораларга. образларга яшерми, ә үз фикерен турыдан бәреп, усал итеп кистереп әйтә Динсбезнсн. телебезнен. милләтебезнең юкка чыга баруына, кешеләрнен нәфес корбанына әйләнүенә, кешелеклелек кебек сыйфатларның югалуына түзә алмыйча, автор «башын ташка ора» Тик «алда салкын дивар, битарафлык дивары» Икенче яктан алеге китап күпмедер дәрәҗәлә «таш» вазифасын да үти Р Зәйдулланынбу «ташы* безгә «Татар» дигән авыр чылбырнын бер буыны була алырмы9 Әллә ул чылбыр безлә өзелеп калырмы?» дип чан суга, теленнсн. «чал мәдәниятеңнең» юкка чыга баруына килешмичә сөрән сала. Шушы «ташка» бәрелгәч, укучылар да битараф кала алмас дип өметләнәбез
Гүзәл ГАЙФИЕВА

Реклама