МӘКРУҺЛАР

 

Архиепископ Антоний Гыйлажидән килгән “Докладная записка»ны укып чыгу белән әйтеп торып губернатор исеменә хат яздыра. «Гыйлажи алган йөкләмәләрен намус белән үти. жаны-тәне белән православие диненә бирелгән. Авылдашлары тарафыннан гаделсез кыерсытылган, яклауга бик мохтаж... Губернатор Галижәнапләре. керәшен татары Семен Степановны православие дине хакына үз канатыгыз астына алсагыз иде. Кичекмәстән күмәк көч белән Семен Степановны яклап тәгаен чаралар күрергә кирәк»,—дип яза архиепископ.

Милли архив документларында ни сәбәпледер Минажи (Савелий Степанов) исеме очрамый. Күрәсен, ул абыйсы Гыйлажи янында ярдәмче ролен генә башкаргандыр.

Губернаторга Зөя өязенең 2нче участогы мировой посреднигы да хат юллый. Ул үзенчә Гыйлажинен чын йөзен ачарга омтыла. Гыйлажинең Татар Әжәлесе авылында яшәгән туганнан туган абыйсы Әхмәтша (Николай Иванов) караклыкта, закон бозучылыкта, эш урынын явызларча файдалануда гаепләнә. Эше судта була. Мировой посредник Гыйлажине абыйсын яклар өчен генә православие диненә көчен кызганмыйча хезмәт итә дип уйлый. Губернаторга ул болай дип зарлана: "Барлык керәшен татарлары христиан динен тоткан булып, кеше алдында йолаларын башкарган булып маташалар, ә күңелләре белән алар мөселманлыкта. Намазларын калдырмыйлар, качып укыйлар. Ураза тоталар. Чәчләрен кыралар. Татар киемнәрен, түбәтәйләрен салмыйлар Рус телен белмиләр, бигрәк тә хатын-кызлар. Хәтта үзләренең христиан исемнәрен дә белмиләр, белергә дә теләмиләр. Беркайчан да чиркәүдә булганнары юк Кыскасы, бу кыргыйларны төзәтер өчен бер генә чара бар. Ул да булса—аларны, кечкенә-кечкенә төркемнәргә бүлеп, урыс авылларына тарату Көнчыгыш халкы киемнәрен кияргә рөхсәт итмәү. Бу хәлгә урыс крестьяннары чыдап тормаслар... Мондый хәл шулай кабатланып килсә, төзәтә алмаслык зыян киләчәк. Болай дәвам иткәнче, аларнын үз диннәрен калдыру хәерлерәк*.

Православие диненә армый-талмый хезмәт иткән өчен архиепископ Антоний Гыйлажигә көмеш тәре бүләк иткән. Тегесе аны бер дә салмаган, зур горурлык белән йөрткән. Муенында шул тәре булганга Гыйлажи. үзе әйтмешли, теләсә кайсы дәүләт учреждениесенең ишеген тибеп кенә ачкан. Гыйлажи Янгилде, Татар Әжәләсе авыллары мәкруһларынын портларында ислам дине китаплары эзләтеп хисапсыз тентүләр үткәртә. Хәер, тентү ясаучылар мәкруһларла борынгы заманнан бирле сакланып килгән дини булмаган китапларны да яндырганнар.

Гыйлажи һәр авылда шымчылар булдыра. Авыл кешесе шымчылар күзенә күренмичә генә күрше авыллардагы туганнарына-танышларына да барып килә алмаган Андыйларны. становойга хәбәр итеп, «кара исемлеккә* теркәп куйганнар.

Авыл халкы Гыйлажинен үзен дә күзәтү астында тота башлый. Янгилдедән Татар Әжәлесенә кайтканда, Сатмыш авылы янындагы Бәхтияр чокырына төшкәч. Янгилденең берничә егете куак арасыннан чыгып, аны атыннан сөйрәп төшерә дә. ярыйсы гына дөмбәсли. Муеныннан чылбырлары белән бергә көмеш тәресен тартып алып, жиргә күмеп куялар. Бу турыда мина 2004 елда 99 яшьлек Хәбирә апа сөйләде.

Габделлатыйф Алкин

XIX гасырнын икенче яртысында Чистай. Спас, Зөя. Тәтеш. Чабаксар. Цивильск өязләрендә бөтен Казан губернасын шаулаткан хәлләр була. Керәшеннәрне агартучы мөселманнар һәм мөселманлыкка кайткан керәшеннәр (мәкруһлар) халыктан тиенләп акча җыялар. Җыелган акчаны Россия императорына. Төрек солтанына, губернаторларга хатлар язу өчен сарыф итәләр. Керәшеннәрне кире ислам диненә кайтырга өндәүне Тәтештә--А. Әлмөхәммәтов. А. Сәмитов, Ш. Шәмсетдинов, Цивильскида—М. Миргазов, Лаешта—Ш Рәхимов. Кайбычта—М. Шәрәфетдинов. Зөя өязендә Г. Абдюшев оештыра. Тәтеш, Зөя, Буа, Сембер өязләрендә берничә мен чукындырылган татар, яңадан ислам диненә кайтырга рәхсәт сорап, императорга
гариза юллыйлар. 58 сумга төшкән бу гаризада түбәндәге юллар бар: как деды наши и прадеды были в магометанской вере, а ныне не известно по каким причинам и обстоятельствам проведено крешение в греческое исповедание, а потому по проживании в татарских деревнях не той не другой веры не исполняем, а более привержены к мусульманской вере, а потому. Великий Государь, к тебе прибегаем, как чадолюбивому отцу верноподданных сотвори суд и милосердие и повели нас оставить в магометанской вере"

 

 

Янгилде авылы, 1852 ел. Мөхәммәтсабит белән Мәхүпждмалнын беренче балалары дөньяга килә. Ул ир бала була, бабалары Мөхәммәтсафа исемне үзе куша. • Мөхәммәтсадыйк будырсын, улым".—дип. исем кушу мәҗлесенә килгән кунакларга ишеттереп бәбинен колагына әйтә.

Мөхәммәтсафа бабай уз нәсел шәҗәрәсенә ир бала өстәлүенә аеруча сөенә

Икенче балалары Мәхүпкамал 1855 елда туа Аннары Бибикамал (1858) һәм төпчекләре—әгиемнен әтисе Мөхәммәтсафа туа. Әбинең әйтүенчә. 1864 елда булырга тиеш Мөхәммәтсабит белән Мәхүпжамал балаларының дүртесен дә Янгилде авылынын Сатмыш авылына чыгып китә торган урамындагы кырый йортта табып үстерәләр

Авыл зурая

Янгилде авылы халкынын яртысы—урыслар Бу хәл мәкруһларны контрольдә тоту өчен поплар һәм патша хөкүмәтенә аеруча унай була. Авылдашларнын берсе генә булса да үзенең мөселманлыкка кайтуы турында белдерсә, поплар тарафыннан җавап чарасы күрелә. Андый тәвәккәл мәкруһнын әүвәл чәчү җирен тартып алалар Әлбәттә, мондый эшне Зөя каласыннан килеп эшлиләр Өяз полиция идарәсеннән жандармнар, хәтта атлы казаклар китерәләр. Мәкруһка түли алмаслык күләмдә салым салалар. Анын атын, сыерын алып чыгалар, буйсынмаганнарны кыйныйлар

Мөселманга кайткан керәшеннәр "ислам дәфтәренә" керә алмаганнар Указлы муллалар поплар тарафыннан алдан ук кисәтелеп куелган булалар. Православие динендә саналган Янгилде мәкруһларыннан "ислам дәфтәренә" теркәлгән кеше табылса, бу хәлне башкарган мөселман руханиларын йә Себер, йә төрмә көтә торган була.

Сугыш еллары. Озын кышкы кичләрдә ир-атлар (яше, карты, бала-чага), каравыл өенә килеп, сөйләшеп утыралар иде Бигрәк тә картлар үзләренен аталары, хәтта бабалары сөйләгәннәрне сөйләргә ярата иделәр Жалил абзый сөйләгәннәр истә "Минем әтине, никрут булып җиткәч. Зөя каласына башка иптәшләре белән бергә чакыра торган булганнар, солдат булырга әзерләгәннәр Сафка тезеп, урысча фамилияләрен кычкыралар икән. Жавап бирүче юк. Офицер, берничә мәртәбә кычкырып га. дәшүче булмагач, татарча исем-фамилияләре белән дәшәргә мәҗбүр була икән Никрут, үз исемен ишетү белән, бар көченә "Я" дип кычкыра икән

Явыз Иваннын халыкка каршы юнәлтелгән сәясәте аркасында фәкыйрьлек төбенә төшкән урыслар, гуган якларын ташлап. Урга Идел. Түбән Кама буйларына—элеккеге ханлыкның уңдырышлы җирләренә агылалар. Русия мәмләкәтенең дошманы саналган тагар игенчеләре, шулай игеп, ул чакта ачка какланган йөзләрчә мен урыс крестьяннарын үлемнән коткаралар Чөнки колонизаторлар бай игенчелек традицияләре булган, гасырлар дәвамында ашланган туфраклы төбәккә килеп утыралар

Казан тирәсендә 40-50 чакрым әйләнәдә татар авыллары бөтенләй юкка чыгарыла—бушап катган татар җирләренә урыслар килеп тула. Әйтелгәнчә, урысларны татар авылларына күчереп утырту XIX гасырда да дәвам итә Шундый ысул белән күченеп килгән урыс гаиләсен мәкруһнын ут күршесе итеп, соңгысын тулысынча урыска әйләндерү нияте өстенлек игә Янгилде—әлеге максатны

Дмачы Нашы 2008 гтыц Ннчы санында.
тормышка ашыру өчен сайлап алынган татар салаларының берсе.

 

1742, 1772, 1818, 1834 елларда уздырылган ревизия мәгълүматларына күз салсак, Янгилде авылында халыкның саны 125-130 кешедән артмавын күрербез. 1834 елда авылда, әйтик, нибары 19 гаилә исәпләнгән, 125 кеше (53 ир-ат һәм 72 хатын-кыз) яшәгән. 1850 елда уздырылган халык санын алу мәгълүматлары буенча, 16 ел эчендә Янгилде авылында яшәүчеләрнең саны 2,5 мәртәбә арткан. Халыкның бу дәрәҗәдә үрчүе мөмкин түгел. Димәк, Янгилде халкы күчеп килгән урыс крестьяннары хисабына ишәйгән.

Янгилде авылынын алгы урамында татарлар яшәсә, урысларга урын чишмәнең өстәге ягыннан бирелә, соңыннан ул урамны "Каравыл урамы” дип атыйлар. Аларга ул урам гына җитми, Зөя өязенен жир бүлеге чиновниклары килеп, арттагы урамнын өске ягын да урысларга бүлеп бирәләр. Бу—авылның ин яхшы җирләре. Татарларга да ир-ат башыннан жир бүләләр, ләкин ул кишәрлекләр урман белән капланган. Жир алган татар агачларны төпләп, казнага тапшырырга тиеш була

Әтинең бертуган Хәбирә апасы сөйләгәннән: "Мина Ләйли әби болай дип сөйли иде: Бурышлы тавы урманында, хәтта төннәрен шунда кунып ятып, жәй буе агач төбе чыгара идек. Имән агачларын турап урман каравылчысына—стрелокка тапшыра идек. Бөтен гаиләбез жәй буе ат белән төп чыгарып, ике дисәтинәне чәчүлек жиренә әйләндердек”.

Патша хөкүмәте күченеп килгән урысларга зур булышлык күрсәтә, аларны татарлардан—булачак авылдашларыннан саклыйлар. Авылда тәүлек әйләнәсенә жандармнардан торган кизү куела.

Идел буйлап төзү материаллары белән саллар килә башлый. Салларны Зөя елгасы буйлап агымга каршы бурлаклар сөйрәп кертә Борындык авылыннан озын арбалар белән бүрәнәләрне Янгилде авылына ташыйлар Яна нарат бүрәнәләрдән урысларга йортлар җиткерәләр. Алар барысы да охшаш була. Тәрәзә нәкышләре һәр йортта бер-берсен кабатлыйлар. Йортларның түбәләре калай, сирәк очракта гына такта белән ябыла, аларны сурик буявына буйыйлар

Рәсәйнен башка губерналарыннан урысларны татар авылларына күчереп утырту көткән нәтиҗәне бирми—урыслаштыру барып чыкмый. Киресенчә, урыслар татарлар арасында яшәп, берничә елдан сон татарчага өйрәнеп җитәләр. Ул гынамы, урыс күршеләр, яна татар күршеләренең унай гамәлләрен күреп, аларны гаиләләренә сеңдерергә тырыша башлыйлар, балаларын шул рухта тәрбиялиләр

Иманын саткан җан

Зөя өязе авылларында керәшен татарлары, мәкруһлар арасында да төрле кешеләр яшәгән Араларында диннәрен саткан җаннарда очрый. Андыйлар, куркаклыклары аркасында, әләкче, гайбәт таратучы, шымчы булганнар, попларнын мөселманнарга каршы оештырылган вак-төяк чиркангыч йомышларын үтәүдән ерак китә алмаганнар. Мәкруһлар да, поплар да аларны ике яклап файдаланганнар. Шунын өчен әлеге куштаннар мәкруһларга әллә ни куркыныч тудыра алмаганнар.

XIX гасырның алтмышынчы елларында патша хөкүмәте, поплар һәм башка кара көчләр керәшеннәрнең күпләп мөселманлыкка кайтуларына төрле ысуллар белән комачаулыйлар.

Православие диненнән мөселманлыкка кайтуга өндәүчеләрнең исемнәре өяз халкына да, хөкүмәткә дә, попларга да билгеле була. Соңгылары аларны урыс исемнәре белән беләләр Мәсәлән, Мөхәммәтсабит (Сабит) Шәрәфетдинов, Әбраретдин Рәхмәтуллин, Габделхәбир Зиннәтуллин. Хәкимулла Талипов—"Василий Иванов из деревни Янгильдино”, "Иван Петров, Антон Иванов и Николай Никитин из деревни Азбаба" Кара көчләргә аларнын җитәкчесе Чәчкаб авылы ишаны Габделлатыйф Алкин икәнлеге дә мәгълүм була.

Ислам диненә хыянәт иттерү нияте белән мәкруһлар арасына килеп кергән керәшен авылдашлар, ачыктан-ачык православие динен мактап, мөселман динен яманлап, мәкруһларны православиеда калырга өндиләр, исламнан биздерергә тырышалар. Алар авылдашлары арасында кайсы мәкруһ мөселман никахы белән
өйләнгән, кайсысы баласын чукындырудан яшереп ята. кем мәетне татар зиратына җирләгән, кем үзенен урыс исемен танымый, сүгенгәндә генә исенә төшерә һәм куллана—барысын да рәсми хакимиятләргә, чиркәү руханиларына җиткереп торалар Аларнын исемнәре сон булса да фаш ителде. Үз куллары белән язган шикаятьләре, хатлары Татарстан Милли архивында сакланган

 

Сугыш чорын, 9-10 яшьлек чагымны бүгенге кебек хәтерлим Әмәйгел әбиемә тагылып йөрим Әби дә, узган гомере турында мина сөйләгәндә, картларга хас булганча миннән: “Улым, мин нәрсә турында сөйли идем але'’"— дип сорап куя иде

Әби хәләл җефете Мөхәммәтвафа (әтиемнең әтисе) һәм анын әтисе Мөхәммәтсабит (әбигә каената) турында сөйләргә ярата иде Шулай, беркөнне әбигә мондый сорау бирдем: “Әби, нигә безнен Сабит бабайны Себергә сөргенгә җибәргәннәр’” Әби болай диде: “Улым. Сабит бабаннын ике каенише бар иде. Гыйлажи белән Минажи Алар икесе дә Татар Әжәлесе авылында яшәделәр Мин аларны хәтерлик, әле” Шуннан мин менә ниләр белдем. Алар икесе дә Мә.хүпжамал әбинен (бабам Вафанын әнисе) энеләре була. Сабит җизнатәре белән аларны дин аера. Сабит бабай төрле мәсхәрәләүләр, кыйналуларга да карамастан, керәшен авылдашларын иманлы итәргә тырыша. Ә каенише Гыйлажи һәм ана ияргән Минажи. муеннарына тәре тагып, Семен һәм Савелий Степановлар булып, “отпавшииларны” (мәкруһларны) православие динендә тотар өчен жан аталар.

Гыйлажи Татар Әжалесе авылыннан кода Садретдин Ибраһимовнын. Мәхүпжлмал кызыннан кала, беренче улы була. Ул иркә үсә. Православие белән кызыксына Паново чиркәвендә еш була. Энесе Минажины да үзе белән ияртә Минажи — Садретдиннең икенче улы. Бу икәү Паново чиркәве каршында Ильминский варислары оештырган школада укый Уллары чиркәү тәрбиясе алсалар да. әтиләре Садретдиннең исе китми. “Белемнең беркайчан да. беркемгә дә комачаулаганы булмады”,—дип жавап бирә торган була

Сабит, апалары Мәхүпжамалга өйләнгәндә, тирә-яктагы авылларның базарларыннан эзләп табып, шул каенишләренә ачылмалы ябылмалы пәке бүләк иткәнен хәтерли Каснишләре Сабитка ияреп Татар Әжәлесеннән Янгилдегә кнлатәр Ул аларны бертуган энеләре кебек ярата, алар исә жизнәләрен абыйлары кебек якын итәләр. Гыйлажи белән Минажи көннәр буе Имәлле елгасында балык каптыралар, бисмилласыз ашарга утырмыйлар, әмма соңыннан кяфергә әйләнәләр

Әтиләре Садретдин Ибраһимов улларының мөселманлыкка кайтуларын таләп итә. Ахыр чиктә ялынып, ялварып карын, ләкин файдасы булмый. Улы Гыйлажи хәтта ки поплар, бигрәк тә Колангы побы Виктор Охотин белән дуслаша, попларга булыша, Татар Әжәлесе, Янгилде, Чүкри-Алан авылы мәкруһларына селкенергә дә ирек бирми. Паново, Колангы чиркәүләре приходларына кергән авыл кешеләре турында попларга хәбәр итеп тора. Коръән эзләтеп мәкруһларнын өйләренә тентү ясата Паново чиркәвенә матди яктан да булышлык күрсәтә

Тагар баласы, мөселман гаиләсендә туып-үскән Садретдин улы Гыйлажетдиннен православие диненнән котылып мөселман диненә кайттык дип шатлана-шатлана гыйбадәт кылган мәкруһларга каршы чыгуы акылга сыймаслык хәл

Гыйлажи Казан архиепискобы Антоний белән яхшы мәгамәләдә була Хәтта дуслашып та китәләр. Дус булмасалар. төн уртасында архиепископның тәрәзәсен шакып, йокысыннан уятып өенә керә алыр идеме, ә ул кергән Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Зоя оязе исправнигы Лавровның да кабинетына йә өенә барып керә алган Вице-губернатор Розовта ла кунак була алуы билгеле Вине губернаторга язган “Докладная записка"сында Гыйлажи үзе туып-үскән Татар Әжалесе авылы кешеләреннән яклау сорый (ТР МА Ф I - Тасв 3 - Сакл бер 228) «Авылдашларым мине яратмыйлар, мина Паново чиркәве побы ышаныч күрсәткән очен чиркәүгә булышканым очен мине күралмыйлар. Мәсалән. күптән түгел чиркәү тирәсен койма белән әйләндереп алдым Авы лдашларым мина каныгалар, чөнки минем ике аягым белән православиеда нык басып торуым аларга ошамый» тип зарлана у i

Татар Әжәлесе халкы җыенда Гыйлажнне авылдан куарга дип карар чыгара Гыйлажи шунда ук Казанга китә, мировой посредникны табып, җыен карарын юкка чыгарта Жае да килеп тора, андый карарны закон көченә кертү өчен авылда
яшәүчеләр 500дән дә ким булмаска тиеш икән. Ә Татар Әжәлесендә 300 кеше генә яшәгән. Хәер, карарны барыбер үтәмәгән булырлар иде.

 

Әлбәттә, гариза канәгатьләндерелми. ә менә хакимиятнен берничә мен кеше исеменнән гариза язуны оештыручыларны эзләп табуны таләп иткән күрсәтмәсе буенча урыннарда эш кин колач белән жәелеп китә. Алар табыла. Ларион Иванов (Югары Аткозино (Мушки) авылы). Василии Иванов (Мөхәммәтсабит. Янгилде авылы) 30 мәртәбә камчы белән суктырыла Михаил Васильев та (мөселман исеме мәгыгүм түгел) 30 камчы ала һәм гаиләсе белән Тобол губернасына сөргенгә сөрелә

Бу вакыйга 1867 елнын 22 апрелендә Зөя өязе исправнигының Казан губернаторы исеменә җибәргән рапортында чагыла:

“Рапорт

Русские крестьяне деревни Янгильдиной. староста Алексей Иванов Ефим Сафронов. Андрей Григорьев. Алексей Иванов. Лаврентий Кириллов. Гавриил Леонтьев. Фёдор Иванов. Андрей Васильев. Петр Иванов. Алексеи Сафронов. Михаил Гавриилов. Никита Степанов. Архип Фёдоров. Федор Феоктисов подтвердили показания Ивана Иванова (Шәрәфетдин - Т В ). Леонтия Григорьева из деревни Татарский Азалей, крестьянина Семёна Степанова (Сабитнын каеннше Гыйлажи—Т. В.) присовокупив, что главные действующие лица к совращению крещенных татар в магометанство в деревнях Янгильдиной и Чукри-Алановой были одножители их Иванов Иван и сын его Василий, которые в 1866 году с них собрали по 70 копеек с души за ходотайство о переходе в Могаметанство, оставив эти деньги, как они полагают, у себя личности

Эти весьма влиятельные между крещенными татарами, в особенности Василий Иванов как исполнитель воли отца своего ожесточившие крещенных тагар против них, русских, надеясь на свою многочисленность, они грозят по приговору послать в Сибирь почему ходотайствуют Ивановых удалить из среды их и тем водворить мир и спокойство между ними и крещенными татарами и потому заключил сектанта Василия Иванова по явке из отлучки отправить в город Свияжск для содержания при полицейском управлении впредь до особого распоряжения Господина Начальника губернии Чрезь старосту дер. Янгильдиной на каковой предмет и дать ему приказ и пакет в полицейское управление адресованный, о чем с представлением его дознания и двух постановление донести Господину Казанскому Губернатору

Свияжский уездной исправник (подпись)"

Каменный Брод авылы мәкруһлары Аит Сәитов җитәкчелегендә. мөселманлыкка кайтырга рөхсәт сорап, губернаторга дүрт мәртәбә үтенеч хаты язганнар Рөхсәт бирү урынына вице-губернатор Г Розов А Сәмитовны кулга алырга кушкан Ләкин аны тота алмаганнар. Авылларда Эчке эшләр министрлыгының махсус шымчылары югарыда искә алынган кешеләрнең кайчан һәм кая китүләрен, күпме акча җыюларын тиешле урыннарга җиткереп торганнар Вице-губернатор Г Розов, миссионер Ильминский. губернатор аппаратынын тылмачы морза Дәүләткнлднсв 1866 елнын I октябрендә Зөя өязе 3. Кошман авылында тирә-яктагы авыллардан керәшеннәрне (күбесе мәкруһлар) чакырып, зур гына җыелыш оештырып карыйлар "Котырту’ла имам Габделлатыйф Алкинны гаеплиләр Имеш, ул халыктан җыеп, зур күләмдә акча туплаган, ярдәмчеләре белән һәр авылда христианлыктан мөселманлыкка күчәргә өндәгән Янәсе. Төркия солтанына ике илче җибәрелгән Имеш, ул "Әгәр дә патша хөкүмәте мөселманнарны кыерсытса. керәшеннәрнең яңадан мөселманлыкка кайтуына каршы килсә, солтаннын Россиягә сугыш белән килүен көтәбез. Император исеменә язылган хат хәзергә җавапсыз Шуңа күрә керәшеннәр урыс руханиларыңа буйсынырга тиеш түгелләр, попларны авы чардан куарга, өйләргә кертмәскә кирәк". - дип өндәгән

Казанда губернатор шымчылары куну йортында императорга һәм төрек солтанына хат язу, киңәшләшү вакытында тугыз кешедән торган төркемне кулга алалар. Төркиядән килгән сәүдәгәр Номен Кушаев бу эштә гаепле дип сорау алуга тартыла, ләкин соныннан ул аклана. Чынлыкта анын Зөя өязенә кергән Салтыган, Норлат авылларында туганнары Индиковлар яшәгән икән.

Казан губернаторы күрсәтмәсе буенча башка “коткы таратучы’’ларны берәм- берәм кулга ала башлыйлар.

Алкин айлар буе Иске Чәчкабка кайтмый, Спас, Лаеш, Чистай якларында халык арасында була. Апрель аенда исә Тау ягының катнаш авыллары Янгилде, Салтыган, Аккужа кебек салаларда күренгәли башлый. Бу хакта шымчылар Зөя өязе приставына хәбәр итәләр.

  1. елның көзендә бу төбәктә зур түрәләрнең булуы кайбер муллаларны һәм аларнын аркадашларын өркетә. Танай авылы мулласы Мөхәммәтша Әминов, азанчы Фәхретдин Әлмөхәммәтов, Мамадыш авылыннан мулла Шәмсетдин Мөхәммәтшәриповлар куркып калалар, ә менә Чүти авылыннан Биксолтан Уразгильдиева (Мәхмүт Мургашевнын әнисе), Буа авылыннан Гайнетдин мулла нык торганнар. «Себер китсәк китәрбез, ләкин вафат булганнарны мөселманча күмәбе з». —ди гән нәр.

Габделлатыйф Алкиннын эшчәнлсге нәтиҗәсендә 1865-67 елларда 1721 керәшен христиан диненнән читләшә һәм бу хәл губернаторны да битараф калдырмый. Тирә-як өяхтәрдә, волостьларда Алкинны эзли башлыйлар һәм губернатор исеменә рапортлар, әләкләр җибәрелә. Мәсәлән, берсендә түбәндәгечә язылган: «Хөрмәтле государь Николай Яковлевич! Сез Галижәнапләргә түбәндәгеләрне җиткерүне үземнең вазифам дип саныйм. Дөрес чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, керәшеннәрне янадан мөселманлыкка кайтаруга өндәүче Кошман волостендагы Чәчкаб авылының моннан 30 еллар элек азанчысы булган Абзый-Латыйф булуы беленде Аның тәгълиматы гади халыкка гына түгел, муллаларга да көчле тәэсир итә. Нигездә ул, Латыйф-сектант, мөселман дине белән бөтен христиан динен берләштереп, халыкларга яна тәгълимат тарата һәм урындагы полициядән дә берничә мәртәбә ничектер котылып кала. Үзенең көрәштәшләрен арттыра.

Сез Галижәнапләргә тугрылыклы, Сезгә баш июче мировой посредник.

  1. ел, 30 март. №377”.

Казан губернаторы 1897 елның 1 апрелендә Зөя өязе полиция башлыгына гадәттән тыш хат җибәртә һәм Чәчкаб кешесе Абзый-Латыйф җәһәтендә кичекмәстән тикшерү эшләре башларга боера. Шул ук вакытта губернаторга хәбәр килә: Алкин фикердәше Василий Иванов (Мөхәммәтсабит) ярдәмендә Янгилде һәм Чүкри- Алан керәшеннәреннән 40ышар тиен акча җыйган. Бу акча император исеменә хат язу өчен кирәк, диелгән. Җыелышта ышанычлы вәкилләр сайланган: Ташкичү авылыннан—Аит, Чүтидән—Мәхмүт. Чабаксар өязе Әлмәт авылыннан—Гыйззәтулла, Татар Әжәлесеннән Максим Петров һәм Иван Григорьев (боларнын чын исемнәре мәгълүм түгел). Җыелышта Акхуҗа (Азбаба) авылыннан Әбраретдин Рәхмәтуллин (Иван Петров), Габделхәбир Зиннәтуллин (Антон Иванов). Хәкимулла Талипов (Николай Никитин). Янгилдедән Мөхәммәтсабит Шәрәфетдинов (Василии Иванов) катнаша. Бу хәлләрнең хаклыгы турында Татар Әҗәлесе авылыннан керәшен татары саналган старшина Николаи Иванов. Фәткулла Фәйзуллин һәм шул ук авылдан татар Биккенә Сәфәров гуаһлык итә. Алкиннын авылдашы. 70 яшьлек мөселман татар Нәзир Зәетов, Төркия солтанына ике вәкил китүен, император тынламаса, аның тиздән Казанга килеп урысларны куачагын, императорның керәшеннәрне янадан мөселманлыкка кайтару турында фәрман чыгарачагын, Алкиннын Түбән Кошман авылында—Латыйф Сәләхов, Чәчкабта Степан Петров атлы аркадашлары булуын сөйли" Алкин мин сөйләгәнне белсә, миңа яшәргә көн бирмәс, аны кулга алганны Чәчкаб авылы белсә, бик зур тавыш, сугыш чыгачак һәм яшереп калачаклар»,—дип тәкрарлый ул Аннан бу мәгълүматны куркытканнан сон гына алалар

 

1867 елнын 30 апрелендә Алкинны берни дә булмагандай “дусларча" 2нче стан приставы аша Зөя өязе идарәсенә чакырталар һәм Зөя төрмәсенә ябып куялар.

 

 

иакгУҺЛАР____________________________

Губернатор 1867 елнын маенда Зөя полиция башлыгына 3829нчы боерыгын җиткерә Анын эчтәлеге мондый: Христиан диненнән мөселманлыкка кайтуда гаепле итеп. Габделлатыйф Алкинны. халык арасында хурлыкка төшереп, бүтән телен ачмаслык итеп, керәшеннәрнең каршылыгын тәмам бетереп зур җыен үткәргәннән сон. Турухан ягына олыктыру өчен Казанга озатыгыз

Шушы боерыкны үтәү йөзеннән өязнен бөтен тирә-як авылларыннан Зөягә муллаларны, керәшеннәрне, мәкруһларны җыялар Барабаннар кагып, халык алдына богауланган Габделлатыйф Алкинны чыгаралар Ике атлы казак, бер унтер-офицер, сигез солдат саклавында, барабаннар кага-кага. бөтен шәһәр буйлап пристаньгә илтәләр Жыелышкан халык алдында полиция башлыгы, анын ярдәмчесе, төрмә башлыгы һәм надзирателе чыгыш ясап, губернаторның боерыгын игълан итәләр. Алкиннын Себертә куылачагын, әгәр керәшеннәр мөселманлыкка күчүләрен дәвам итсәләр, аларны да шулай ук Турухан якларына олактырачакларын әйтәләр һәм үзләре дә Алкинны пристаньгә кадәр озата баралар Шушы җыен турында пристав һәм өяз исправнигы губернатор исеменә 1867 елнын 6 маенда 473нче хат җибәрәләр, халыкның шау-шу куптармыйча гына авылларына таралуларын әйтәләр

Башта Алкин белән бергә җигелеп йөкне тарткан, әмма куркуга төшкән Танай авылы мулласы Мохәммәтжән Әминов. Мамадыш-Әкил муллалары Шәмсетдин Мөхәммәтшәрипов һәм Шәмсетдин Шәрәфетдинов. Зур Кошман мулласы Шәрәфетдин Фәхретдиновлар үз мәхәхтәләрендәге мөселманнарны, мәкруһларны Зоягә җибәргәннәр Ни өчендер Кошман волосте писаре Николай Филиппов- Соколов һәм старшина Федор Сычуев Алкин ягында булганнар Шул ук вакытта Колангы побы Виктор Охотин да керәшен балаларын чукындырмавын Алкнн исеме белән бәйләмичә, турыдан-туры Эчке эшләр министры Розинга хат җибәргән һәм керәшеннәрнең мөселманлыкка кайту сәбәбен аларнын үз әби-бабаларына тугрыклы булулары белән анлаткан.

Зоя өязе исправнигы. Алкинны тикшерүен тәмамлап. 2 майда янә бер рапорт тапшыра Югары Осланнан Иделнен икенче ягына—Казанга чыгарганда Габделлатыйфны улы Сөнгатулла каршы ала һәм Юнысовларны. Апанаевларны күрүе, аларнын киңәше буенча әтисенең чирлегә сабышырга тиешлеге, шуннан сон аны хастаханәгә салачаклары һәм бер-ике атна эчендә государь императорга хат яздырып, җавабын да алып, һичшиксез Себергә озатудан коткарып калачаклары зурында әйтә. Конвойны озатып барган, татар телен яхшы белгән Алексей Медведев бу хакта ишеткәнлеген хәбәр итә.

Димәк. Алкиннын дошманнары гына түгел, дуслары, фикердәшләре дә күп булган. Чыннан да. тормә табибы һәм экспедиция җитәкчесе Богданович аны хастаханәдә калдыра. Ләкин губернатор. Зоя өязе полиция башлыгыннан әлеге хәбәрне алгач. Богдановичка Алкинны тиз арада билгеләнгән урынга җибәрергә боера. Үз чиратында ул губернаторга арестантларның Түбән Новгородка килергә тиешле махсус баржа белән шушы көннәрдә, ягъни 14 майда озатылачагын вәгъдә итә һәм Габделлатыйф Алкинны чираттагы экспедиция белән, бернинди суд карары чыгармыйча гына, сөргенгә озаталар Ул Енисей губернасына җибәрелгән була Шуннан югары даирәләргә үзенен судсыз-нисез сөргендә ятуы хакында күп мәртәбәләр хәбәр җиткерә 1871 елнын 26 апрелендә император исеменнән килгән 2247нче хат Казан губернаторына тапшырыла, аңардан Алкинны янә Казанга кайтару хакында нәрсә уйлавын хәбәр итү сорала. «Габделлатыйф Алкин бик тырыш кеше' Православиедан мөселманлыкка кайтаруда ул гына гаепле Анын һәрбер өяздә, волостьта, авылда көрәштәшләре бар Аны кайтару мөселманлыкка кайтуны тагын да көчәйтәчәк һәм бу христианлыкны ныгыту урыннардагы администрациянең эше генә дигән агитациягә юл ачу булыр иде»,—жавап шундый була

Габделлатыйф Алкиннын туган ягына кайту-кайтмавы төгәл генә ачыкланмаган. Тикшеренүләр дәвам итә Анын соңгы елларда Санкт-Петербургта яшәве хакында имеш-мимешләр бар Кайбер чыганакларда Турухан краеннан сөргеннән кайтмавы әйтелә

Алкиннын, ярдәмчеләре

Казан губернаторы 1867 елның 6 маенда Эчке эшләр министрлыгына 146нчы. яшерен хатын җибәрә, анда бодай диелә: «Мин, Казан архиепискобы Антоний кинәшен тотып, аларнын (мәкруһларнын—Т. В.) кайберләренен ничек итеп Алкин агитациясенә бирелүләрен ныклап тикшердем. Шулар арасыннан берничәсенен «Шул магометанский святоша» Алкинга хезмәт итүләрен ачыкладым «Алкиннын беренче ярдәмче Василий Иванов (Мөхәммәтсабит Шәрәфетдинов—Т В.)— “святоша" Алкин үзе Зөя өязеннән Чистай өязенә чыгып киткән арада анын вазифаларын башкарган. Акхужа авылыннан Әбраретдин Рәхмәтуллин (Иван Петров), Габделхәбир Зиннатуллин (Антон Иванов), Хәкимулла Талипов (Николай Никитин), Салтыган авылыннан мулла Таҗетдин Мөхәммәдъяров—боларнын бишесенен дә главный возмутитель, совратительләр икәне күренеп тора.

Санап киткән керәшен татарлары, авылдашларын һәм тирә-як, хәтта Тәтеш өязе керәшеннәрен православиедән ваз кичеп мөселман диненә чыгарга котырталар. Аларнын башларын бутап, ялгыш юлга этәрәләр. Үзләренең исемнәре русча булуына карамастан: «Без, «мәкруһлар», жаныбыз-тәнебез белән Мөхәммәд өммәтләре», диләр. Кайсыберләре православиега күчеп тә, мөселманлыкка кайтасылары килмәсә дә, Алкин тәэсире белән православиега каршы киләләр. Алкин үзенең чыгышы белән гади крестьян гына булса да, анын акчасы күп. Ул булган акчасын керәшеннәрне мөселман диненә чыгаруга сарыф итә ди. Алкиннын һәрбер авылда шымчылары бар. Алар аша ул тузга язмаган гайбәтләр тарата. Янәсе, керәшен татарлары ике илчене төрек солтанына зур гозер белән җибәргән, барлык татар халкын үз канаты астына алуын сораганнар Янәсе, төрек солтаны татарларны Төркиягә кабул итеп, Рәсәйгә сугыш ачачак. Әлбәттә, бу хәл тиз арада булачак Төрек сугышчылары урысларны Казан губернасыннан куачаклар, шуннан соң татарларга куркыныч бетәчәк. Урыс патшасы яңа указ кабул итәчәк, керәшеннәр үз диннәре, мөселманлыкка күчәчәкләр. Алкин керәшеннәрнең былтыр Высочайший исеменә бирелгән, мөселманлыкка кайтуны сораган хатына жавап килгәнчегә кадәр попларга, христиан руханиларга буйсынмаска, хәтта «өйләренә кертмәскә кирәк», дип өнди. Алкиннын мондый чакыруы аның ярдәмчеләре, Акхуҗадан—Антон Иванов (Габделхәбир), Николай Никитин (Хәкимулла), Иван Петров (Әбраретдин), Янгилдедән Василий Иванов (Мөхәммәтсабит) тарафыннан күтәреп алына. Соңгы вакытта чиркәүгә бармыйлар, басу капкасы, чишмә яннарындагы иконалар каршында гыйбадәт кылмыйлар. Янәсе, Высочайшийдан мөселман диненә кайтырга рөхсәт булачак. Урыс хөкүмәте, Казан губернасы буенча православие диненнән мөселман диненә күпләп кайтулар Мөхәммәд диненә кайтырга өндәүчеләр, ягъни котыртучылар (подстрекатели отпавших крещенных татар) этаплап Көнчыгыш Себергә, Турухан краена чиратлап озатылып торсалар да, татар мөселманнарының үз ата-ана, ата-бабалар диненә күпләп кайтулары дәвам итә...»

 

Жирле хакимиятләр һәм поплар бу хәлләрдән сон аз гына булса да хәлне йомшартырга тырышалар. Алар югарыдагыларга ялган мәгълүматлар бирәләр Ришвәткә алданып, чиркәүгә килүчеләрнең саннарын күпертеп күрсәтәләр. Үлгәннәр татар зиратына җирләнмәде, никахларның күбесе православие, ягъни чиркәү законнарына таянып башкарылды дип берсен-берсе алдыйлар. Яна туган татар балаларга да «святое крещение ясап, «крестный отец», «крестная мать» билгеләп, чукындыру чиркәүләрдә башкарылды дип түрәләренең башларын бутыйлар. Бу хакта Казан архиепискобы Антонийга да җиткерәләр. Антоний икеләнеп тормый, өязләрдә, волостьларда һәм чиркәү приходларында тикшерүләр алып бару өчен комиссияләр билгели. Комиссияләрне губерна буйлап командировкаларга җибәрә. Антонии карамагында булган чиркәү әһелләре руханиларны үз карамакларына алалар. Нәтиҗәдә бер-берсен тикшерәләр. Зөя өязе православиедән мөселман диненә кайтучыларның күплеге белән аерылып тора. Бер Янгилде авылында гына да мөселманлыкка кайтучыларның саны 154 кешегә җитә. Антоний бу мәкруһларны яңадан православиега кушу нияте белән бирегә каты куллы саналган, Зөя өязенең Богородский соборының протоиерее Петр Фальковны җибәрә. Фальков архиепископ

 

 

Антонимга Янгилде авылындагы хәлләрнен дөреслеген раслап хат җибәрә (ТР МА.—Ф I —Тасв.З.—Сакл. бер. 228.Б. 125.). Архиепископ Фальков хаты белән танышкач. 1867 елның 29 июлендә Казан губернаторына донос яза: “80 йорттан торган Янгилде авылының яртысында урыслар яшиләр. Чукындырылган татарлардан 154 кеше 2-3 ай эчендә православие диненнән төшеп. Мөхәммәд диненә кайтканнар. Петр Фальков тырышлыгы белән 14 ирне һәм 19 хатын-кызны—барлыгы 33 җанны я надан православиегә күчердек. Протириереи Фальковка шактый гына көч куярга туры килә...» Әлбәттә, архиепископ Антоний Фальковнын нинди көч куйганын белә Фальков Казаннан бер дистәдән артык жандарм алып килә. Башта Колангы чиркәве побы белән каравыл өе янында жыен җыя Теге 154 кешене янадан православиегә кушылырга үгетләп карый. Файдасы булмагач, куркьггу-янау юлына баса Алай да барып чыкмагач, мәкруһ авылларының берничәсенә “тәре походлары" оештыра. Бу түбәндәгечә гамәлгә ашырыла. Башта чукындырырга лучар ителгән мөселман тирә- ягыннан. басып торган жиреннән. чишмәләреннән, көтүдәге сыерыннан, өеннән, өстенә кигән киемнәреннән, җиккән атыннан, урамда үсеп утырган өянкеләрдән читләштерелә—аларга поп су бөркеп чыга. Әлбәттә, бу жандармнар, приставлар күзәтүе астында эшләнә. Аннан сон үгетләү башлана. Шулай да. әйткәнемчә. Янгилде авылындагы 154 мәкруһнык ЗЗен генә жинә алалар Азары да күңелләрендә мөселман булып кала.

Янгилдедән соң Фальков поп Владимирский белән Ульянково авылына (хәзер Кайбыч районы составында) килә. Бу авылда бер генә мәкруһны да кире православиегә куша алмыйлар. Шул ук көнне Фальков, руханилар Владимирскийны. Сухоренкийны һәм становой приставны ияртеп, соңгы берничә ай эчендә халкы мәкруһларга әверелгән Олы Кайбыч авылына килә (кара: ТР МА.—Ф I — Таен З.—Сакл. бер 228 -Б 125)

Әлбәттә. П Фальковны Олы Кайбычта да сагынып көтеп торучы табылмый Авылда карт-корыдан гайре беркем дә булмый Халык печәнгә төшкән Шул сәбәпле, авыл старостасы тарафыннан оештырылган җыенга бик аз кеше килә. Алай да Фальков буш кул белән кайтмый, шымчылары һәм жандармнар ярдәмендә II мәкруһны тотып, чиркәүгә алып бара һәм. үзләре әйтүе буенча, «православие диненә кушалар». Бу 11 кешенең 5есе генә урыслар таккан исемнәрне хәтерли, башкалары оныткан булалар. Аларга. камчылар белән урысча исемнәрен исләренә төшереп, кат-кат кабатлатып, чиркәү кенәгәсендә яңартып язып куялар

Протоиерей П. Фальков Олы Кайбычтагы нәтиҗәләргә генә риза булмый, гаепне чукынучыларның үзләреннән эзли. Янәсе, яңадан чукынырга теләүчеләр миссионерларга булышмаганнар. комачаулаучыларга каршылык күрсәтә алмаганнар Ул уңышсызлыкны отставкадагы солдат Иван Яковлев (чын мөселман исеме мәгълүм түгел) белән аның ике улыннан күрә. Фальков Казан архиепискобы Антонийга болай дип яза: “Отставной солдат Иван Яковлев, который имел большое влияние на своих одножителей. запрещал им склоняться на их увещания О таких действиях отставного солдата и сыновей его донесено местным священником уездному исправнику". Хатында ул Зоя өязе мәкруһларын янадан православиегә кушунын уңышсыз булуын да бәян итә. Шул ук вакытта документның хисап тоту өлешендә бөтенләй башка төрле мәгълүмат бирелә. Әлбәттә, саннарның андый нәтиҗәсен командировкадан кайткан чиновник отчеты дип анларга гына кала. Антонии «Всех же в Свияжском уезде из отпадших крещенных татар в магометанство присоединены им. протоиереем Фальковым. с приходским духовенством к православию 263 души обоего пола и посвящена святым крещением 11 младенцев»,—дип раслый Әлбәттә, бу күрсәткечләр губернатор алдында аклану өчен генә китерелә, алар күпертелеп бирелә Фальков Зоя өязендәге мәкруһларны православиегә күндерү вазифасын гына үтәми, ул ояз җитәкчеләренә, чиркәү руханиларына күрсәтмәләр дә бирә Аның уйлавынча, мәкруһларнын мөселман динендә калуны сорап императорга язган хатларына җавап алынганчы аларны православиегә янадан кушу мөмкин булмаячак. Архиепископ Антоний да мондый нәтиҗәгә килә Все отпавшие крошенные татары везде заявляли, что дело их о переходе в магометанство еще не решено и на прошения их отказа еше не последовало, в доказательство того
ссылались на то. что их поверенные в
настоящее время находятся в тюрьмах в ожидании себе решения. Необходимо созвав из каждой деревни, где есть крещенные татары, отпавшие от православия к магометанству, в местное волостное правление пятидворных и сельских старост, объявить в присутствии всех членов правления с подписного о том что в просьбе их перехода в магометанство отказано и самая просьба их как не законная возвращена назад”.

 

Алкинны сөреп кенә эш бетми әле, анын яраннары, агитаторлары кала. Православие диненнән мөселман диненә кайтучыларның саны арта бару аларнын тырышлыгы нәтижәле булуын күрсәтә. Зөя өязе мәкруһлары арасында алып барылган эшнен башка өязләрдәгегә караганда да көчлерәк булуын хакимият тә таный. Зөя өязенең Городише авылы татары Гыйсмәтулла Әхтәмов белән Акхужа авылыннан мәкруһ Ларион Петров (чын исеме мәгълүм түгел) Алкин иректә чакта ук тирә-як авылларны йөреп чыгып, икеләнүчеләрне миссионерларга каршы торырга өйрәтәләр. Алар өндәве белән янадан исламга кайтучыларның киләчәктә берсе дә икеләнмәгән, мөселман диненә бервакытта да тап төшермәгән.

Түбәндә саналачак шәхесләрнең чын, мөселман исемнәре мина мәгълүм түгел, алар барысы да тәвәккәл, батыр кешеләр булганнар: Фока Андреев, Егор Фролов, Григорий Яковлев (Карамасар авылыннан). Евдоким Феодоров, Павел Тимофеев, Максим Михайлов, Иван Михайлов. Сергей Никитин (Югары Акхужа). Федор Игнатьев. Степан Игнатьев. Моисей Павлов (“деревни Шигаевой”), Артемий Гаврилов (“деревни Имелля Буртасы”), Федот Семенов, Егор Васильев, Иван Михайлов (“деревни Сатламышевой”). Урыс хөкүмәте тарафыннан рәнжетелеп, миссионерлык эшенен ачысын татыган бу бабалар рухы безнең барыбыздан да олы ихтирам һәм дога көтә. Алар «замечены в подстрекательстве, в склонности к упорству и как сами они стремятся к магометанству» дип күрсәтелә. Шул “жинаятьләр”не күздә тотып, архиепископ Антоний губернаторга мондый кинәш бирә: “ ..было бы очень полезно всех подстрекателей и агитаторов выслать из места жительства туда, куда найдет нужным правительство” (ТР МА.—Ф.1 —Тасн.З.—Сакл. бер. 228.-Б 131).

Керәшен татарлары арасыннан хак дингә өндәүчеләр артканнан-арта бара. 63 гаиләле Сатмыш авылында 62 гаилә мөселманлыкта булсалар, бердәнбер Иван Михайлов гаиләсе керәшеннәр булып санала. Ул гаилә 1834 елда “үз теләге” белән чукындырылган була. Менә шул керәшен Михайлов та Иван Алкинның агитаторы булып китә.

Казан губернаторы 1867 елнын 6 маенда Эчке эшләр министрына юллаган 146нчы хатында болай ди: “Алкин агитациясе турында мина Казан архиепискобы Антоний донос ясаган иде инде. Зөя өязенең керәшен татарлары күптән православиедән төшеп калганнар, алар тыштан гына православие динендә булган булып кыланалар, ә күңелләре белән Мөхәммәд динендә, шуңа күрә «магометанский святоша»дан котылмый торып хәлне үзгәртеп булмаячак”. Губернатор күрсәтмәсе: «Признав настоятельно необходимым немедленно удалить Алкина из места жительства как весьма опасного ловкого совратителя крещенных татар, я на основании секретного предписания Вашего Превосходительства от 28 января 1867 имея в виду, что Алкин включен в список лиц предназначенных к выселению из Казанской губернии и что он по сохранившимся сведениям по настоящее время находится на свободе, сделал распоряжение о немедленном выселении его из места жительства в Туруханский край Восточной Сибири Но как с удалением Алкина останутся приверженцы его, из совратителей в магометанство наиболее влиятельные из крещенных татар: Антон Иванов (Габделхәбир Зиннатуллин), Николай Никитин (Хәкимулла Талипов), Иван Петров (Әбраретдин Рәхмәтуллин), Василий Иванов (Сабит Шэрэфетдинов). .”

Дәвамы киләсе саннарда.

 

 

 

 

 

 

 

 

Реклама