Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЗ ҖИРЕМНЕҢ ҖИЛӘГЕ МИН


Киңәш
Нигез ташы салган чакта Очраса егет, кыз—
Егетен өмәгә чакыр Кыз балага чәчәк суз!
Бүләк
Яхшылык кылсам кешегә Горур сизәм үземне;
"Рәхмәт!" белән бүләкләнсәм, Фәрештәмнең канатлары Сыйпый кебек иңемне.
Әткәм сурәте
Яшәү өчен һәркем көрәшә. "Сугыш" дисәң—үлем янәшә... Кан эченнән кайткан әткәмнең һәрбер сүзе җырга тиңләшә!
Яктылык
Гәрәбә нурыдай хәтер Яктырта күңелемне: Гәрәбә муенса таккан Әнкәм ачты телемне!
Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА шагыйрә, прозаик, публицист; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе "Яңгыр җиле". "Сөюемнән мин бер чибәр идем' һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши.
Йөрәктә кала
"Бер булдыксыз шунда..." дисең, Син тапкан бала бит ул.
Ана әйткән авыр сүзләр Йөрәктә кала бит ул.
Элек һәм хәзер
Әхлаклы, динле замана:
Җан азыгы—китапта.
Гөнаһлы талымсыз дәвер: һәммә азык—ятакта...
Имгәккә әйләнү
Имгәнгән мәчетләр белән Ил тулган заманнарда Туып, имгәккә әйләнгән Яшәргә калганнар да...
Айвазовскийның "Тугызынчы дулкын " картинасын караганда Шашкан дулкынын куптарып Ярга ыргыта диңгез...
...Бу болганчык дәверләрдә Шул дулкыннарга тиң без.
Шәхестә җир кодрәте
Шәхесләренең йөзендә Милләтенең сурәте.
Талантлылар белән арта Туган Җир кодрәте!
Ләбибә Ихсановага
Балалар сафлыгы сездә,
Изгеләр җылылыгы!
Эшсөярләр тырышлыгы,
Егетләр кыюлыгы.
Зөлфәткә
Дөл-дөл тамырыннан синең Исемең, газиз дустым:
Дөлфәтне биргән туфракны - Мөслимне җанга кыстым!
Мөслимгә
Туган ягым—түр ягым, Тирә юньдә—бер ягым!
Бәлзәмдәй мәрхәмәт эчеп.
Яшәреп йөргән чагым!..
Үз кадереңне белмәү
Кайберәүләр тау күчерә,
Кем менәлми үргә дә...
Адәм булып туганлыгын Белми иңә гүргә дә...
Корама дус
Юлдашлар юлда сынала,
Дуслар—кайгы килгәндә.
Төрттерергә маһирлар бар Йомшак жирең сизгәндә.
Беркатлылык
Кәбестә кебек "беркатлы"
Кайчак бездә дус-ишләр!
Катлы-катлы әләкләре Үзенә төшсә, нишләр?
Гомер
Учларымда язу-сызу—
Гамәл дәфтәремени?
Көн—таңым белән туа да Шәфагым белән эри...
Кырыктан кырык төрле
Кырык ата баласыннан Кырык төрле уй ага:
Берсе капкаңны кага,
Калганы җанны чага.
Гадәт китми
Балалыгым бетмәс инде Соңгы сулышка кадәр.
Яшькә манчый һәр шырпы-сүз,
Өшетә шымчы-хәбәр.
Татлы тәгам
Сүз-хәрефне сайлап алып,
Йөрәгем моңга төрә.
Шигырьләрем татлы тәгам—
Күрәсе килгән күрә!
Ал җилкәнем
Түбән агым тарта кайчак.
Көчсезләнә күңел.
Юк, бирешмим! Борыл, җилем,
Ал җилкәнем, терел!
Тимә!
Тол хатыннар—ялгыз җаннар Җилкәнсез калган көймә.
Әдәпсез уйларың белән Толлар җанына тимә!
Шундый заман
Иңнәремдә авыр кайгы. Көч-хәл белән Атлап барам, кан-яшь белән юлны "сыйлап". Гөжләп тора карурмандай кеше алда,
Ник берәүсе күз сирпесен хәлне сорап...
Чуен кебек елтырый
Тәти егет, әти -егет үзләрегез,
Сызлануны күрми үтә күзләрегез.
Майлы коймак сузган кебек сүзләрегез,
Чуен нурлы битлек кигән йөзләрегез...
Хамелеон
Кеше башыннан йөргәннәр Ничек аклый дисәм, үзен?
Мулла песиедәй тыйнак—
Намазлыкка бөккән тезен...
Кешегә чокыр казыма
Теш кайрап йөрмә кешегә, Телеңне тешләтерләр.
“Дус"ка корган капкыныңны Үзеңә эшләтерләр.
Әрәм итмә
Караны ак төскә буяу Мәшәкатьле.
Көч-куәтең әрәм итмә Шул сәбәпле!
Чагыштыру
Тиреңнән чыгарга җитеп Кешегә яраклашу—
Чагыштырып караганда,
Ком чүленә су ташу.
Намуссызга
Үз җиремнең җиләге мин, Үз илемнең тургае.
Җиләк кебек гомеремә Теш батыра бурзае...
Бозык дөнья
Кәкре көзге, бөкре дөнья,
Бозык адәм баласы...
Кәкре-бөкре дөньясында Ничек туры каласы?
Кабатлану
“Дөнья матур, дөнья киң" Могҗизага еллар тиң.
Бүген пешкән тәгам-аш Кичәгегә аваздаш...
Чагылыш
Шәрекъ дусның яратканы Парча кием, алтын-көмеш. Бизәкләрен баетадыр Сусыз дала, сусыл җимеш.
Чит милләтне сайлаучыга
Яралгысын туар баланың Татыса да ана карыны,
Ятлар белән корган тормышның Нәтиҗәсе ике сарылы.
Иш итмәү
Парлыларга парсыз кирәкми:
Түләү ни дә бездән терәү ни?..
Алтыдагы алтмышка
Бизәсә дә йөзен кершән,
Холык шул ук, һаман үшән...
Таяк һәм маяк
Аунап яткан моңсу таяк—
Урынын тапса, мәшһүр маяк!..
Асыл мәхәббәт
Мәхәббәтнең чын асылы—
Туар көннең мең фасылы.
Киңгә тиң
Күңеле киңнең дөньясы киң,
Дус-ише үзенә тиң.
Картлык—хаклык
Шатлык түгел дөрестән дә, әйе, картлык, Әмма ләкин тәҗрибә ул һәм дә хаклык!
Шундый вакыт җиткән
Мемуарлар язар вакыт җиткән икән. Арабыздан иң шәп дуслар киткән икән.
Кем кайгысы кемгә кирәк?
Лычма су булдым кайгыдан,
Аңлап, текәлде ай гына...
Наз җитмәү
Ялындырып кына шытып чыкты Тәрәз төбендәге үсенте.
Кояш назы җитеп җитми әле,
Яз һавасы әзрәк кысынкы.
Бал көне
Яңгырлы көн—ял көне.
Мунчадан соң тәмен табып,
Чәйләп эчкән бал көне.
Беркатлылык
"Йөзек кашым" дигәннәргә ышанмамын, Дип әйттем бит үз-үземә күптән инде. ...Мең дә бер кат ихласланып ышанганмын. Юха елан боргаланып башын чөйде...
Сүнмәс хәтер
Хәтер сүнсә—муллыкта да халык бөлә. Хәтер сүнсә—көпә-көндез тарих үлә... Сүнмәсен дә, үлмәсен да безнең хәтер,
"Үлә" дигән коткы үзе "китсен кәтер”!