Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӨМЕТ—ИҢ ЯКТЫ УТ


Ярымай
Минем өмет. Минем сагыш. Каргыш...— Югалтылган хакның бер ташы.
Җилдә уйнап өзгәләнгән байрак, һәм кемнеңдер үчле карашы.
Меңнәр-меңнәр башын күтәрәчәк...
Тик әлегә бары кош кебек,
Күкрәгемне ертып чыгар өчен,
Йөрәк кенә тибә интегеп.
Безнең күктә ак ярымай яна:
Татар буылганда төтендә, ул—соң өмет
безнең бу төндә...
Хәтере юк милләт—киләчәксез...
Әмма хәтер белән көз килде,
Меңләп-меңләп башын күтәргәннәр Меңләп-меңләп янә баш иде. һәм югалды кыйбла, ятим милләт Мәңгегә ваз кичте барсыннан.
Йөрәк кенә тибә хакыйкатьнең Югалтылган ташы астыннан.
Безнең күктә ак ярымай яна:
Татар буылганда төтендә,
Ул—соң өмет безнең бу төндә...
Бүгенге хәлләр
Әнкәй, моңаеп карама һәм түкмә син яшеңне,
Син язмышка, берәр кайчан, ярдәм сорап дәштеңме? Ярдәм иттеме сиңа ул, коткардымы упкыннан?
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН (1988)- яшь шагыйрь; шигырьләре көндәлек матбугатта басылып килә. Татар Дәцләт гуманитар педагогия университеты студенты.
Ә миңа әйтәләр бары: “Ычкын моннан,кит моннан.” һәм һәрвакыт үзем генә сүндерәмен ялкынны, Сагыш, җанны кимерергә, минем йөрәккә кунды... Мин күз яшемне яшерәм күрмәсен дип беркем дә, Нинди каргыш синең өчен газиз булган кешедә? Күптәннән хыялсыз яшим: җанымда минем богау. Әйт, әнкәй, гаепмени ул башкалар кебек булмау?.. Хәзер барсы үзгәрде шул, кем хиссез.шуңа кулай,
Ә без инде һәммәбез дә акылдан яздык бугай...
Көзге моң
Ак каенның яфраклары очып.
Әкрен генә куна иңемә.
Димәк, кабат сары көзләр җиткән, һәм кояш юк кабат күгемдә...
Кичәге көн инде үттемени—
Ник алайса бу көн җитмәде?
Кабат көзләр килде, ә күңелдә...
Ә күңелем моны көтмәде.
Нинди сагыш!.. Болыт арасыннан Ник бер нуры җанны җылытсын.
Мин барысын оныта алмамындыр,
Әмма барысы мине онытсын...
Күңелдә—көз... һәм шул ук көз атлый Мин тын атлап үткән урамнан... һәм сау калган чәчәк сыкрап сула Иртән җиргә төшкән кыраудан...
Җир кичерә барсын, йә. Ходаем,
Син дә кичер туфрак улларын!
Син каргама безне: "Тормышлары—
Тормыш түгел,—диеп боларның.»
Без онытсак, каушап, иман сүзен, һәм онытсак Сиңа барасын,
Барсы сүнер.әмма өмет булып,
Зинһар өчен, якты ут янгын...
Тормыш безнең бәйләм түгел лә шул.
Без тоябыз моны һәр көзен.
Ярасын бит елап төзәтә көз,
Без ертабыз аның гел йөзен...
Без яшибез—Синең тарафыңнан Яратылган башка меңнәр күк.
Син беләсең, мин бит әзер идем Калдырырга барсын бүген үк...—
Тик үләсем килми икән минем... һәм Син кисмә минем гомремне...
Ә мин Сиңа соңрак, вакыт җиткәч,
Үз җанымны үзем бирермен.
Тик онытсам һәм күрмәсәм Сине, һәм онытсам хөкем буласын,
Барсы сүнәр, әмма өмет булып,
Зинһар өчен якты ут калсын...
Казан
Аллалар онытты яшьнәгән халыкны... Шартлаган дивардан мәетләр калыкты, һәм йотты томанда шәфәкъне тын Идел. Ахыргы каһарман кем иде? Син идең!.. Өзелде мәңгегә яңраган хөр азан, Калыккан туң кояш эреде бераздан— Казан!..
Батырып ал канга кыйналган милләтне, Яңалар яңадан һәммәсен өйрәтте,
Күтәреп өскәрәк күгәргән тәресен...
Син күрдең! Күрмәгән, гомумән, күрмәсен. Әрнетә йөрәкне тотмаган уразаң,
Туктады көн язда, башлансаң да яздан— И Казан!..
Шаһ Гали кебекне тудырган бу халык Иелде—мәңгегә "толерант" кол калып, һәм җанны череткән канлы хач урны на, Бүген ул үз канын үземе суыра?..— Ханбикәң күк горур манараң бераздан Ишелер микәнни өстеңә, чал Казан,
Әйт, Казан?!.