Логотип Казан Утлары
Роман

ХУНВЕЙБИН


Ресторанда тамак ялгаганнан сон ул, урынына ятып, Лотфрахманны көтте.
Ниһаять, ишек шакыдылар.
Иркен ага эндәшергә өлгермәде, аннан, гадәтенчә, майланып беткән калын постау костюмын һәр сәдәфенә кадәр каптырган, ак күлмәктән, муенына һаман да шул кызгылт муенчагын чалшайтып бәйләгән Лотфрахман күренде.
Сүзсез күрешкәннән соң, ванна бүлмәсенә титаклап барып, салкын су белән битләрен чылатып маташкан арада, саплам калмыйча артыннан ияреп, Лотфрахман, гадәтенчә, перфокартасын чыгарып, чираттагы лекциясен укый башлады:
— 1843 елда Казан губернасына сәяхәтеннән сон, миссионер барон Гаксенхаузен: “Казан татарлары, борынгы болгар нәселеннән буларак, бик тә затлы халык... Әмма алар монголлар белән кушылган...” дип язган Ишеттегезме, татарлар болгар нәселеннән булган, әмма монгол белән кушылган. Фу!..Ялган бу.. Менә мин...сез... монгол булабызмы инде0.. Без бит—Европа!..Э-э-э...Татарларның, гафу-мәгъфирәтләре. болгарларның, дип яза бу католикос, кыяфәтләре шундый: йөзләре жәенке, күзләре кара, теремек, кәлтә борыннары бераз бөгелгән, иреннәре нәзек, тешләре ак. яхшы җитлегеп үскән, битләре ак, Кафтау кавемнәренеке шикелле аз гына алсуланып тора, ди...
Иркен ага Лотфрахманнын сүз ташкыныннан котылырга теләгәндәй, тәрәзәдән тышка күз ташлады. Кичкә таба салкынайтыр, бәлки яңгыр да булыр, дип иңенә кыска макинтошын салды, саквояжыннан чатыр да чыгарып, ишеккә таба юнәлде.
.татарлар, гафу-мәгьфирәтләре, болгарлар, бик акыллы, укымышлы халык, әмма ислам дине аларны бик тә чикләп, кирәгенчә генә үстерә, аларнын һәр авылда мәдрәсә-мәптекләре бар, барысы да укый-яза
белә...”
Иркен ага ишекне бикләп, ачкычын кизүдә утырган хатынга тапшырды да, лифтка китте.
—1"... урыс счетларында саный белә, аларнын билгеле дәрәҗәдә— әдәбиятлары да бар, шәригатьне нык тота, Коръәнне бирелеп укый
Иркен ага лифт янына килеп, басмакка басты. Лифт килеп җитте Карынын ачты. Керделәр.
Ахыры. Башы журналыбызның 5 санында.
—татарлар...э-э-э... гафу-мәгъфирәтләре ... болгарлар холыклары белән йомшак күнелле, уртак сүзгә килүчән, ипле, үзләрен ихтирам иттерә белә, чиста һәм ифрат та “—дип укуын дәвам итте Лотфрахман.
Лифт тешеп җитте, лып итеп урынына утырды. “...Мөлаем һәм тырыш халык...” дип. сикереп куйды болгарчы. Чыктылар. Иркен ага тышкы ишеккә юнәлде. Лотфрахман күзен һаман катыргысыннан алмыйча, абына күрмим дигәндәй, штиблетларын, Буратино кебек, кугәрә-күтәрә агасы артыннан мыгырданды:
—“... дөньянын ин алга киткән халыкларынын берсе булган булырлар
иде .....әгәр бу табигатьтән бик тә сәләтле татар...гафу., болгарлар
христианлыкны да кабул иткән булсалар...”
Алар кунакханә күтәрмәсеннән төштеләр дә, фонтан яныннан үзләрен көтеп торган автомобильгә кереп утырдылар Утырган унайга Иркен ага, саруы кайнап, Акмулланы укыганын сизми дә калды:
Йорты болгар улса улсын.
Йортны болгар улмасын!...
Шигырьгә игътибар итүче булмады.
— Концертлар залына!...—дип боерды шоферга Лотфрахман Автомобиль Жәлил проспектына чыкты Хәзер Чаллы ана күптән таныш
шәһәр булып күренде. Үзе бая гына янында булган Беляев һәйкәле. КамАЗ офисы. Ил-ана корылмаларын күрү ана көч өстәгәндәй булды
—Туктаньп. Кичә дә, бүген дә онытып Рәис кардәшем белән ул куйдырган “Ил-Ана” һәйкәлләре арасында дога кыласым калган
Туктадылар. Салоннан чыгып, “Ил-ана” һәйкәленең итәгенә килделәр Иркен ага таш нигезгә угырды һәм Чаллы каберлекләре өстендә төзелгән электр станциясе диңгезенең тынчу дулкыннары астында калган, сөякләре моннан чит-ят туфракларга илтеп аткарылган, шушында, әнә каршыдагы зиратта җирләнгән, әнә, исемнәре шундагы таштактага язылган меннәрчә әрвахларга багышлап, “Ясин" укыды. Мөһажирнен унбиш минутлык илһамлы гыйбәдәте Лотфрахманга сәгатьтәй тоелды. Иркен аганын тирә- ягын әрвахларның фәрештәгә әйләнгән җаннары уратып алгандай күренде Партия әһеле һәм сынчы Чаллыдагы беренче һәйк&тне кулларына кеше үтерү кораллары тоткан шушы битабигый гыйфриткә түгел, ә бәлки су аегына киткән авыллар, югалуга дучар тоташ бер милләт, анын тарихы, сәнгате, иманы—татар Атлантидасына куйганнар дип фараз итте
Автомобиль Яна Шәһәргә юл алды. Чаллы урамнарында милисиләрнен күплегенә һәм аларнын нишләптер өелешеп торуларына игътибар итте Иркен-ага.
— Берәр күрше район түрәсе яшь сөяркәсе белән ресторанга тыгынырга киләдер,—диде шофер Урамнар кызарган
Автомобиль борылып туктады. Баксак, тагын да шул кызгылт баскычлы хакимият бинасына килгәннәр икән. Алар тамган машина мае, машина ягулыгы белән чуар зәңгәрләнеп беткән асфальт буйлап киттеләр
—һәркайсынын мотор төбе тишелгән,—дип. чалыш елмайды Лотфрахман һәм Иркен аганы кешеләр агымына борды
Матурлык өчен генә утыртылган гөлҗимеш куаклары, озак вакыт каралмый, дөрес тәрбияләнми торганлыктан, берсен-берсс басып китеп киңәйгән, нәсслсезлөнеп, рәвешен бозган иде
—Хакимиятнең Концертлар залы Хакимебез Алтынбаевка рәхмәт, милли хәрәкәтнең үтенечен екмады—һәр дүшәмбедә халык җыенын шушында үткәрергә рөхсәт итте...
—Җыенга рәхим итегез!...Бүген бәйрәм!..
—Бер, ике өч—бездә көч!..—диде берәүсе.—Влачны алабыз!..
—Син влачны җиңел генә аласың, чөнки син—ахмак,—диде ана икенчесе.—Менә безгә, акыллыларга, нишләргә?
Атлаган унайдан очраган кешеләр белән күрешә-сөйләшә салып, Лотфрахман аны як-якка эленгән афиша-чакырулар, шигарь-плакатлар, “Җыен”, “Азатлык”, “Алтын Урда” гәзитәләре, “Аргамак” журналы куелган өстәлләр рәте буйлап дини догалыклар саткан вә тараткан агай-энеләр кулыннан кирәкләрен кулга төшерә-төшерә, бина эченә алып керде. Алар шундый ук кызгылт гранит баскычлар буйлап югарыга күтәрелделәр, ун канатка борылып, ярым карангыда межмелдәп янган утлары гына шәйләнгән аралыкта тышта калган күзләрен эзли-эзли, түбәнгә, амфитеатрга төштеләр һәм алдагы рәтләрнең берсен сайлап, уртаданрак утырдылар.
Менә күзе дә өйрәнә төште. Әллә аның үзенә шушы залдан, әллә залга анын үзеннән нур иңде—Иркен агага бу даирә нурлы күренде. Бер-берсен яхшы белгән бар жәмәгатьнен күзе анарда—я на кешедә иде. Игътибарны жәлеп иткәне өчен уңайсыз да булып китте. Зал тулып килә икән.
—Утырыштык, җәмәгать!..
Иркен ага аваз яңгыраган тарафка карады. Сәхнә уртасындагы озын өстәл артына утырып алган зат мөрәжәгать итте:
—Милләттәшләр!.. Рәистәшләрне, сәркәтипне президиумга чакырам!.. Бирегә шулай ук хакимиятнең милли мөнәсәбәтләр һәм дини оешмалар бүлеге мөдире Стомат әфәнде Жиһаншин һәм Казан кунагы—Бөтенрәсәй татар иҗтимагый үзәгенен качаклар буенча комиссия рәисе Юныс әфәнде Заһретдинов күтәрелсен иде!..
—Иҗтимагый үзәк рәистәше Гаяз Салихов була.—Лотфрахман Гаяз кардәше күрсен дигәндәй, утырган җиреннән кулын болгады.—Мин монда! . Без, рәистәшләр, барыбыз алты кеше. Алтышар ай эшлибез. Әлегә ул рәислек итә. Бик акыллы адәм. Техник фәннәр кандидаты. Политехник институтта укыта. Менә дигән оратор-публицист'. Тумышы белән Себер болгары. Чаллыда милли хәрәкәтне оештыручыларның берсе. Хыяллары бихисап анын. Җанын җәфалаган проблема—кешене энергиясен бушка сарыф итүдән коткару. Гомере буе изелгән халкыбызның бушка түгелгән физик көчен соңлап булса да үзенә кире кайтару. Алты миллиард халык өчен бер перпетуум мобиле эзли!.. Алексий Идән татар алдында гафу үтендерергә дип хыяллана. Бүгенге көндә тулысы белән автоматикага корылган яна кирпеч сугу заводын юлга салып маташа!.. Милли хәрәкәтнең авызы зур, ул акча сорый...
Иркен ага Гаяз әфәнде Салиховны. ни-нәрсәсе беләндер, мәшһүр сәясәтче Садри Максудиның яшьрәк чагына охшатты.
Залдан өч рәистәш әфәнде күтәрелеп, рәис белән рәттән урын аллы. Аларнын өчесе дә, пресс астыннан саман кирпеч кебек, бер-берсенә охшап, бертигез кыска буйлы, какча гәүдәле, ач яңаклы иде. Стомат Сибгатуллович белән Казан кунагы да, чакыруны гына көтеп утырган булсалар кирәк, дельфин сыман шома гәүдәләре белән алга елыша биреп, сәхнәгә күтәрелделәр. Бер сылукай, сәркәтип булса кирәк, өстәл читенә урнашып, алдында яткан кәгазен сырлый башлады.
Залга халык әле һаман керә, кергәннәре, унга-сулга карамый, очрашу шатлыгыннан таныш-белешләре белән күрешә, сәлам бирә, сәлам ала. судагы чөгермәкләр сыман, тегендә дә, монда да бөтерелеп, урын эзли, утырыша, шуның белән дә сихри боҗралар тудырып, бергәлек казанында кайнаша иде.
— Барыгыз, кардәшем,—диде Лотфрахманнын Иҗтимагый Үзәктә
рәистәш икәнлеген белгән Иркен ага —Сезнен урын өстә, югарыда.
—Юк-юк, сезне калдыра буламмы сон!..—диде Лотфрахман кулын селтәп, күзен кысты.—Минем урын түбәндә, сезнен янда.. Рәистәшләребез барысы да югары белемле. Зыялылар. Әмма сонгы чорда Шиһаповларнын Стомат Сибгатуллович әйткән теге “прлетар-сәнәкчеләре” безнен өскә менә башлады...
—Шау-шуны туктатыйк !..—дип кычкырып җибәрде бер чыелдык тавыш —Шушында килсән—бардак!..
—Тынычландык, жәмәгать!—Рәис залны сөзеп алды һәм көрәя төшкән тавышы белән гавамны тәртипкә китерә башлады..—Рәхимҗан. Шамил. Сәлимгәрәй, туктагыз, яппунски гарадавай, соңыннан сөйләшерсез1 Дамир Псрвый! Дамир Итгифакский! Бармак Дамир, игътибар! Милли хәрәкәттә Дамирлар күп булса, идарә итүе кыенлаша, җәмәгать!
Салихов шаян да икән, җитмәсә. Көрәштәшләренә кушаматлар белән генә сиптерә, әмма тегеләр үпкәләргә уйламыйлар да. Зал бер булып колде—һәм шундук тынычланды да.
—Башлыйбыз, җәмәгать. Киләсе кешеләр, эчке һәм тышкы агентлар да килеп беткәндер. . Жыен үзенен эшен, гадәттәгечә, ике сәгать дәвам итәчәк. Көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарыла,—Рәис кәгазьгә күз йөгертеп алды —Беренче. Тышкы мөнәсәбәтләрдән. Ичкерия республикасындагы сәяси-хәрби хәл. Икенче. Татарстанга кайткан качак милләттәшләр һәм аларга ярдәм чаралары. Өченче. Латинга күчү буенча Бөтендөнья Татар Конгрессы карарын хупларгамы, юкмы? Кон тәртибе буенча кемдә нинди тәкъдимнәр бар?.. Юкмы ' Кем дә кем шушы мәсьәләләрне карарга ди. шулар...
— Нигә “Төрлеләр” юк? Ин кызыгы “Төрлеләр"!
— Безнен әбжигидә кайнар су юк!
—Учында җылыт1. Кандала талатып ятма!.. Ха-ха-ха!..
—Бех-Коммнар бандасы КамАЗда тагын кыскартулар башлады, күбесе— татарлар1 КамАЗ түгел бу, КоммАЗ1
—Атнага бер җыелып та, җәелеп сөйләшмәгәч, нигә кирәк сезнен ТОЦыгыз?!
—Кайг та, хатынын белән җәелеп сөйләш!..
—Кайсы хатыны белән? Аныкылар дүртәү
— Пегр Псрвыйны татар дошманы итеп игълан итик! Главный чукындыручы!
—Илле алтынчы күмплекстә татар дстсадын ачтырмыйлар... "Йолдыз” мәдрәсәсен налог белән буып, яптыралар ФСБ Габделнур хәзрәткә эшләргә бирми!.
— Казанны яклаганда һәлак булган корбаннар хакына Казанга жәяүле поход оештырыйк!
—Транспортта тукталышларны һаман татарча игкгсан итмиләр1
Рәис тәкъдимнәр ташкынын көч-хәл белән туктатты.
— Иптәш кешеләр, үткән җыенда без өчтән артык мәсьәләне күтәрмәскә дип килешкән идек түгелме? Әгәр без хәзер “Төрлеләр'не дә чыгарсак, сазлыкка батабыз.. Зал ике сәгатькә генә бирелгән, онытмагыз Килештекме?
— Килешмәдек!.
— Минем урынга утырып алгач, килешмәссез.—Салихов чыбыркысын көтү өстендә шартлаткан көтүче сыман кырт кисте,—Юк. дидем Беренче сүз Рәсәйнен Ичкерия республикасындагы хәрби җинаятьләрен Халыкара Гаага хөкеменә әзерләү буенча ТИҮ комиссиясе рәисе. "Азат Чулман" газетасы мөхәррире Иосыф кардәшебез Сүнчәләйгә бирелә'
—Туктагыз, тәкъдимем бар!..
Иркен агадан ерак түгел генә утырган, акбурга буялгандай ап-ак йөзле, тузынган чәчле хатын урыныннан сикереп торды һәм ана күрсәтеп сөйли башлады:
—Безнен арада сирәк кунак—Америкадан кайткан татар Иркен ага!.. Алкышлыйк!..
Залны кул чабулар басты:
—Фамилиясе Сәлахов! Менә утыра ул!..—Хатынкай бу юлы ана төртеп үк күрсәтте, аннан, уңга карап, кемнеңдер карашы белән кинәшеп алгандай итеп, урысчага күчте —...президиумга просят!.
—Америкадан?!.. Сор-рый-быз!.. Сор-рый-быз!..
Дулкынлануыннан шыбыр тиргә баткан Иркен ага, балтасы суга төшкән кешедәй, нишләргә дә белмичә, урыныннан күтәрелеп, залга баш иде. Янә шаулатып кул чаптылар. Көтелмәгән алкыштан Иркен аганын башы чатный башлады—каян, кемнәр, ничек белеп алганнар анын Чаллыда һәм мотлак халык җыенында икәнлеген?! Бу хакта Дотфрахман, Стомат Сибгатуллович, кунакханә администрациясеннән һәм теге төнгә каршы кунгыратучы тәтәй хатыннан башка беркем дә белми бит!..
Ул нишләргә белмичә кардәшенә караш ташлады.
—Дотфрахман, алып менегез кунакны бирегә,—диде рәис тыныч кына.— Без ишетмәгән дә идек... Рәхим итегез, Иркен ага. Америкадан кайткан ватандашыбызны сәхнәдән каршылыйк!..—Рәис кул чаба башлау белән, зал яңадан алкышларга чумды.
—Лотфрахманны предидиумга кирәкми, ул—болгарист, татарны яратмый!—дип аваз салды кемдер . — Шуна да аны Тел үстерү фондыңда дабидуюший итеп тоталар!..
—Болгаристларнын атасы, диген!.. Телне үстермиләр, үтерәләр!..
—Менегез!..—Стомат Сибгатуллович аларга кул болгый иде.—Жыен сорый!..
Иртәнге очрашуны исәпкә алмаганда, бөтенләй таныш булмаган хатын башлаган бу акция Иркен ага өчен көтелмәгән нәрсә иде. ул, күзләрен чылт-чылт йомгалап, теләр-теләмәс кенә урыныннан күтәрелде һәм халык ихтыярына каршы киләлмичә, урыныннан чыга башлады.
—Әй, зимагур, кайт иленә, илдә иген игәрсең!..
Иркен-ага, артыш таягы белән паркет идәнне тукылдатып, залны яктыртып, жай гына сәхнәгә артылды, халыкка таба борылып, башын иде, җыендагы халык исә, очынып, сәхнәдә фил күргәндәй онытылып, янә дә кул чапты, талпынды, зурлау авазларына күмелде, мөһаҗир исә, кешеләрне болай урынсыз, мәгънәсез вә, аңа калса, урынсыз борчыганы, вакытларын биләп, бер мантыйксыз үзенә игътибар иттергәне өчен оялып, кызарынды- бүртенде, аннан, тәмам югалып калып, ике-өч адым атлагандай итте дә, тагын башын иде—зал янә дә җилкенебрәк алкышларга чумды.
Иркен ага мөнбәргә якын да бармады, артыннан Лотфрахманны да ияртеп, озын өстәл артындагы буш урындыкларның берсе янына үтте дә. кулын күкрәгенә куеп, залга яңадан баш иде.
— Рәхим итегез! Халык сорый!... —Рәис кулы белән мөнбәргә ишарәләде.
—Кирәк имәс!..—Уңайсызлануыннан тавышы калтыранган Иркен ага куллары белән залга кат-кат ишәрә ясады.—Җыенны дәвам кылын!..
Кире залга төшәргә итте, бирмәделәр. Ул. аптырап, таягын урындык артына элде һәм чарасыздан утырды.
—Тынычландык, җәмәгать! Онытып торабыз икән,—дип төзәтте үзен рәистәш.—Гадәттәгечә, җыеныбызга фатыйха өчен сүз “Йолдыз” мәдрәсәсе
ю
ректоры Габделнур хәзрәт Айгушевка бирелә..
Татарстан туграсынын түшәмнән, нәкъ баш очындагы уттан төшкән яктысыннан да кызарыбрак янып, атты ун аягы белән бар дөньяны сыйларга маташкан кызыл барсы сыны төшкән мөнбәр артына дин әһелләренә хас тыйнаклык белән һавага сенешеп. тоташтан соргылт киемле инсан күтәрелде.Ул чак-чак ишетелерлек аһән белән аятьләр укып, дога кылды да, зәгыйфь аһән белән вәгазен дә сөйләп китте. Затны сыйпап, юатып аккан сүзләр агымында сүз “иманга килүнең шартлары" турында барды Хәзрәтнен бу кадәр хәлсез тавыш белән сөйләгәненә ачуы да килә һәм. ул ана биредәге йөгәнсез масса атдында шундый сабыр, мәгънәле вәгазе өчен рәхмәтле дә иде..
Залдан “атомдагы электрон" тизлеге белән искиткеч җыйнак, усак яфрагы кебек җинел гәүдәле, башына кара түбәтәй, өстенә кара өчлек- костюм кигән, мөселманча калдырылган сирәк сакал-мыегы ниндидер ячзь. өстәмә затлылык биреп торган зат күтәрелде. Йосыф Сүнчазәй дигәннәре шушы икән.
—Жәмәгать! Сез беләсез. Чечен җөмһүрияте пәйда булу белән, анын мөстәкыйльлеген яклау татар милли хәрәкәте өчен Татарстан мөстәкыйльлеген яклауга тин итеп кабул ителде. Чөнки безнен тарихлар уртак. Рәсәй тарихында бары тик шушы ике милләт кенә биш йөз еллык геноцид чорында империя белән армый-талмый көрәшүен дәвам итте Килеп туган яна вәзгыятьтә урыс империясенең үзе басып алган кол милләтләрен деколонизацияләү юлында бары гик безнен республикалар гына халыкара аренага чыга һәм көрәшә алачак иде Без Чечен республикасын беренче булып таныдык!. Без бу хакта Рәсәйдә беренче булып генерал Дудаев исеменә телеграмма суктык, махсус делегация дә җибәрдек!. Азатлыкны буу очен Рәсәй Чечнягә гаскәр кертә башлагач, кемнәр мона каршы ачлык вахтасына басты? Безнен халык! Безнен язучыбыз Илдар Хафиз' Ниһаять. Рәсәй чеченнәргә каршы сугыш ачкач. Чаллы вокзалыннан солдатлар төяп Ичкериягә юнәлгән хәрби эшелон юлына кемнәр аркылы ятты һәм татар улларын кан-коешка җибәрмәде-’ Без! Шул ук язучыларыбыз Фәүзия Бәйрәмова. Илдар Хафиз җитәкчелегендәге бер төркем милләтчеләребез Без татар халкынын намусын саклап калдык! . Алар арасында сез үзегез идегез!..
—Дөрес! . Үзебез булдык!.. Булачакбыз! .
— Ичкериядә ике йөз илле менгә якын кеше үтерелде, яраланды, өч йөз мен качак Ингушетиягә куып чыгарылды! —дип кычкырдылар астан —Бу Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары'
—Рәсәй Ичкериядә үз халкына каршы унар тонналы тирәнлек бомбалары, химик корал кулланды! Кичә моны “Голос Америки” хәбәр итте Чечняга интервенция башлангач, бертуган Шиһаповлар Чаллы иҗтимагый үзәге. Чаллы хакимияте белән берлектә, халыктан җыеп, ике тапкыр егерме бишәр КамАЗда чечен туганнарыбызга азык-төлек һәм кием-салым илтте. Азар арасында сез үзегез идегез!..
—Дөрес!. Үзебез идек!
— Кем дәүләтчелегебезне тануларын таләп итеп. урыс, инглиз, француз телләрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасында пресс-рслиз таратты? Кем урыс-чечен фронтына үтеп, бу гаделсез сугыш турында тетрәткеч китаплар язды һәм Ичкерия Президенты Масхадовның рәхмәт кәгазенә лаек булды? Шулай ук безнен язучыларыбыз! Дудаевнын вәхшиләрчә үтерелүенә ел да икс ай вакыт үтте.—дип дәвам итте Сүнчәләй —Дөньякүләм мәгълүмат чараларын анали злаганда, нәрсә ачыклана сон-’ Чечен дәү зәтенен законлы Президентын кем юк итте-’ Ельцин администрациясе' Моңа хәтта урыс
хәрби машинасының гына көче житми иде. Газеталар язуынча, мөселман терроризмына каршы көрәш байрагы астында Рәсәй ФСБсы бу операцияне Американың Өзәк разведкасы, Израильнең “Моссад” разведкасы белән берлектә үткәргән. Гохи-Чу урманында Дудаевны юк итәчәк ракетаны урысларга Америка биргән булып чыкты, җәмәгать!.. Дудаев башына шул ракетаны төшерү белән кем житәкчелек иткән дисез? ГРУ начальнигы генерал-полковник Корабельников үзе! Күптән түгел. Кремль бәдрәфенә качып, Ельцин ана Рәсәй герое медален тапшырды! Без бу җинаятьләрнең барысын да Ельциннын Аллаһу Тәгалә каршындагы гамәл дәфтәренә теркәп барабыз. Берсе генә дә онытылмаячак! ..
—Ләгънәт, ләгънәт!—дип оран салды зал.—Мәскәү чеченнәргә яна сугыш ачса, барлык Татарстан белән ярдәмгә барачакбыз!.
—Нинди акыллы бу Сүнчәләй дигән затыныз. Чын мөхәррир!..
—Тумышы белән Әстерханнан. Бертуган апасы—Чаллыда мәктәп директоры. Жизнәсе—КамАЗ директоры Бехнын икътисади мәсьәләләр буенча кинәшчесе. Укымышлы болгари затлар...
—Моннан бер ел элек урыслар хурлыклы Хасавьюрт килешүенә кул куярга мәжбүр булганнан сон, Мәскәү Ичкериягә басымын тагын да көчәйтте,—дип дәвам итте нотыкчы.—Яна сугыш чыгару өчен, көн саен провокацияләр ясап торалар. Канатларында номерлары булмаган самолетлар белән бомбага тоту дисенме, икътисади, сәяси блокада дисенме, чит ил кешеләрен урлап, чеченнәргә япсару дисеңме... Каспий нефтен Новорроссийскийга Чечня аша куу өчен Масхадов урыслардан тоннасына 2,2 доллар таләп итсә, Ельцин, Чупа-Чупайслар чеченнәргә нибары 43 цент кына бирә!..
—Черки-кигәвен кебек, урыс безнең канны да бушка суыра!
—Масхадовка басым ясап, номерсыз урыс самолетлары Чечняны кичә тагын бомбага тотты... Ягулык министры Немцов Чечняны читләтеп яна нефть үткәргеч төзеп, чеченнәрне ач калдыру белән куркыта..
—Позор! Бәддога! Чеченнәргә үзебез азык илтик!..
—Яклау телеграммасы җибәрик!..
—6 сентябрьдә Аллаһы Тәгаләнен изге кинаясе белән ике бәйрәм: черек Мәскәүнен 850 еллыгы, яшь Чечен җөмһүриятенең 8 еллыгы бергә туры килә. Масхадов бу олуг бәйрәмгә дөньянын барлык парламентларына, шул исәптән Татарстан Дәүсоветына да чакыру җибәргән, әмма Мәскәү илчелекләре беркемгә бернинди виза бирмичә, Чечняны бомбага тота. Литва делегациясе Чечняны мөстәкыйль дәүләт итеп таныр өчен Жәүһәр-калага җыенгач, Мәскәү һава юлларын япты...
—Мескеннәр сез!.. Болай булмый!.
Залны ярып, әче тавыш янгырады. Кемдер сызгырып та җибәрде.
Кечкенә буйлы, жир мае белән майлаган сыман кара чәчле, күзләреннән шундый ук шомырт каралары тәгәрәп торган бер нәфис жегет туп тизлеге белән залдан тәгәрәп үк сәхнәгә менде һәм Сүнчәләйне этәреп үк диярлек җибәреп, сөйли дә башлады:
—Күпме мөмкин чүбек чәйнәргә?! Мескенләнергә?! Кем без—татармы, әллә үзен сатармы?! Урыс фәлән итә, төгән итә. имеш!.. Телеграмма җибәрик, имеш!...Шп-шп... Сөртеп ыргыталар анда синен телеграммаңны!.. Шп-шп...—Бу инсанның һәр җөмләсеннән сон, ашыгып сөйләгәнгә булса кирәк, әллә борын астында, әллә теле очында ниндидер шыпылдау авазлары ярала иде —Бездән гамәл сорыйлар, ә без һаман гамәл кылмыйбыз, пн- нимаешь, билендә сары каеш!.. Кичә генә мин Чечняның вице-премьеры Шамил Басаев белән телефоннан сөйләштем...Шп-шп.
—Шыттырма!—дип кычкырды залдан кемдер.
—Шыттырмыйм!.. Син ул анда куркышыннан баздагы сукыр бәрәңге
булып шыткансын, пн-нимаешь, билендә сары каеш. Чеченнәргә сугышчан солидарность объявлять итеп, безгә хәзер Грозныйга... шп-шп.. яна гуманитар колонна. . дәбрәвәлисләр җибәрергә, кирәк!
— Бертуган Шиһаповларнын берсе.—диде Лотфрахман-кардәш — Кайнар егетләр... Стомат Сибгатуллович әйткән хәлиуллинчы анархо- синдикалистлар шушылар була инде. Ләкин, ни кызгыныч алар болгар түгел, татар!. Бик зур патриот, эшлекле егетләр. Болгарда шундый бер биш кенә синдикалист булса да. без бу татар сарыкларыннан әллә кайчан болгари баһадурлар ясаган булыр идек...
—Алар Чаллыныкымы?
—Яшәүләре—Чаллы. Тумышлары—Азнакай. Милли хәрәкәт лидерларынын күбесе читтән килгән татарлар. БТИҮнен беренче Президенты Марат Мөлеков Себердән Гаяз Салихов Самардан.
—Татарстанның үзеннән милләт каһарманнары юкмыни1'
— Очраштыра. Хәлиуллин. мәсәлән. Чаллыдан Әмма ин зур патриотларыбыз читтә кыйналганнардан чыга,—диде Лотфрахман — Җирле татар күбрәк популист—мал очен дә. дан өчен. Чит татарлар—кан өчен дә җан өчен.
—Новый пачулкасындагы хәрби частьне басып алып, —диде Шиһапов.— Мәскәүгә каршы безнен үзебезнсн эчке фрунтны ач-чарга кирәк'
— Биш йөз елдан безгә бердәнбер котылыр шаныс килде Карагыз аны, бүтәнчә безгә шаныс булмаячак, —дип кычкырыштылар Шиһапов тарафдарлары.
— Иҗтимагый Өзәк җыены, энекәшләр, провокацион белдерүләр ясау урыны да... һәм дә ки колхозчылар җыелышы да түгел Рөхсәттән башка көн тәртибен бозган өчен сезләргә шелтә игълан итәм,— диде рәис тагын кырыс итеп — Сонгы тапкыр!.Тошегез! Сүнчәләй. дәвам итегез'
—Каян килгән интеллигентлар! —Рәискә таба башын борган Шиһапов теләр-теләмәс кенә итеп залга төшә башлады —Төшүен төшәрбез, тик болайга китсә, сез дә югарыга менә алмассыз.. Болайга китсә. Татарстан суверенитеты—тү-тү! . пн-нимаешь, билендә сары каеш!
Иркен агага мөлековчылар белән хәлиуллинчылар арасындагы аерма аңлашылгандай булды Бу борынгы Афина. Римнардагы плебейлар белән патрицийлар, аксөякләр белән коллар арасындагы мәнгслск бәхәснен татарча чагылышыдыр. Әмма, ни кызык, бирелә Мөлеков та. Хәлиуллин да үзләре юк иде
— Килеп туган шартлардан чыгып, мин Ичкерия Президенты Масхадов исеменә менә шушындый эчтәлектәге телеграмма җибәрергә тәкъдим итәм —Сүнчәләй беренче тапкыр язуына карап укыды —“Хөрмәтле Президент Галижанәпләре! Чаллы шәһәренен ботентатар халык җыены сезне һәм барлык чечен халкын атаклы Хасавьюрт килешүенең бер еллыгы. Ичкерия республикасының мөстәкыйльлек яулап азуынын сигез еллыгы белән кайнар котлый, сезнен азатлык өчен көрәшегездә тулы теләктәшлек белдерә. Халык җыены рәисе Гаяз Салихов". Кабул итәбезме?
—Империягә каршы көрәштә татар егетләре сезләрне кораз белән якларга да әзер, дип өстәгез!—дип шаулап кычкырыштылар астан.—Болай гына бармый Гоче камыр ашатмагыз!..
— Моны өстәсәк, текстны телеграф үткәрмәячәк, үткәрсә, прокуратура телеграфны да. безне дә хөкемгә тарттырачак' —диде Сазихов —Әгәр кемнеңдер Ичкериягә барып тизрәк сугышасы килә икән, аучы мылтыгы булса, кулына алсын да. Казан-Грозный трассасыннан җәяү йөгерсен!
Зал чайкалып көлеште Рәис икенче мәсьәләгә күчте Иркен ага яна нотыкчынын исем-фамилиясен абайламый казлы Мөнбәргә гүя ташбака
адымнары белән шуышып, өлкән яшьләрдәге кеше күтәрелде. Баш түбәсенә чәчкәле түбәтәй чәпәп алган, соргылт ут яктысында йөзе, мөселманча кырылган җирән сакал-мыеклы зат, үзен чакырып китертелгән кунак сыман, бик иркен, хәтта бераз гасаби тотты. Күкрәк кесәсендә шактый озак казынып, аннан күзлеген, кенәгәсен чыгарды, күзлеге өстеннән тагын да нәрсәдер кигезде, аннан бу күзлеген борын очына гына эләктереп алып, кенәгәсендә шулай ук озак кына актарынды да, сөйли башлады:
—Как ви знат, мин үзем молдаванский татарин. Вернулся сюда своим род, вчу нәселствы, как говорится, двадцать рот Ми зараз дваддать кашик күтәргән. Двадцать кашик из шесть нация!.. Мой нәселствы даже румьшский чигән есть с еврейчик вместе взят! Как тульке Тирасполь война пошел, вся гаварит начал—ах, как харруш, ах, как любим Татарстан!.. Вут и Чална пришли!..
—Урысча гына сөйлә, телне рәнҗетмә!..
—Спасибы ТОЦ, недостроенный фатыйр отвоевали в триднатый комлекс, да и этот фатыйр жилищнә кәмисси мина дал, значит. Как вы знат, Татарстанда беженедләр вопросында эспициәльни закон ниту. своим желанием возвращаться иткәннәр учетка алу невозможно.
—Телне җәфалама, алла бәндәсе!..
—Мин на родине татарча сюйляган!..—диде Жирән Мыек елар чиккә җитеп.—Чалныда зигерме биш тысяч беженец, из них татар унтукуз тысяч. Квартира булмаган, работ юк, акча юк...
—Молдавиянең чегән табырында яшәп, безгә кайткан болгар бала бу,—диде Лотфрахман.—Чегән булса да, милли горурлыгы татарныкыннан күпкә югары...
—Разве мать так встречать свой татар-бала?! Бүгян Чалны вокзал двадцать семья необъятных уголок наша любим ая... родина. Палатка булмаган, ни вода, ни тепло... А ведь мы, татар—бала, после р аз вал Советский Союз, мужны бар дунжадан акыллы татар профессор, академики собирал под убший крыша, расти как адин единый натция ... двадцать... тридцать... утуз миллион татар собрать одна куча!.. Эх, вы, йуклаган!..
“Татарчасын белми, бу—аңлашыла, менә урысчасының бөтенләй аңлашылмавы—хафа... Үзенә бер керәшен. Илсез булу—телсез булу икән,—дип нәтиҗә ясады Иркен ага. Шуннан үзенә-үзе үк каршы килеп уйланды,—Ничек... илсез? Алар бит бер илдә... туган совет илләрендә яшәделәр. Юк, алар түгел, Иркен ага үзе илсез. Сәер хәл: илсез Иркен— телле, илле Жирән Мыеклар—телсез... Сәбәп нәрсәдә? Әмрикәнен Фрэнсис Коллинз җитәкләгән “Адәмзат геномы” дигән гыйльми проекты күптән түгел адәмзатнын нәсел кодынын уртача сиксән мен геномнан торуын ачыклады. Бу геномнарнын кайсында саклана икән адәмзатнын телгә, илгә, дингә булган тугрылыгы? Төрле дин, төрле раса, төрле милләт балаларында гасырлар буе тупланган бу әхлакый, милли-тәрбияви мирас дөньянын яшерен генетиклары тарафыннан ниндидер агулы альбуминдә үстерелгән бәрәнге, кәбестәдә боздырылмыймы?”
Иркен ага дөпелдәгән тавыштан уянып киткәндәй булды. Берничә ханым сәхнәгә күтәрелеп килә икән. Әмма, сәхнә йөзлегенә җиткәндә генә, араларыннан берсе, бер бөртек чәчен дә тышта калдырмыйча, ак яулык бөркәнгәне, арттагыларны куллары белән ышыклап, туктатты да, үксеп елап җибәрде:
—Өзбәкстаннан кайтканыек... Азнакайга... Йорт сатып алдык... Яшәргә бирмәделәр! Йортыбызга ут төрттеләр!.. Динчеләр, ваххабитлар, сыпырыгыз моннан, дип кудылар! Өз татарларыбыз!..
—Читләрдә төртенеп йөрмәскә иде!—диделәр залдан.—Артыгызга ут капкач кына!..
—Мин сигез бала анасы!..
—Алардан нинди рәхәт күрдек?—дип сорадылар астан
— Нинди рәхәт, дисенме?—Хатын залга укталды — Әзен акламагач, оят булса да әйтим... Мин. . сигез тапкыр бала табу газабын вә ләззәтен кичердем!..
Зал онытылып кул чапты.
—Маладис, җиңгәчи!..
—Татарстанны алай ук хурлама әле! Хәзер һәр авылда "Үзбәк очы" бар!..
—Хурламыйм!.. Без нәкъ шул “Өзбәк очы” тәрикәтеннән... Фирганәдән кайтканыек... Эш вә йорт-жир бирәбез, дип алдагач. Актанышның Түки авылына кайтып егылганыек —дип дәвам итте икенче мөһажирә — Мондый имансызлыкмы күргәнебез юк иде. илаһым!. Алар татар түгел Татар мондый булалмый... Мәҗүсидән үтмәгән, керәшенгә җитмәгән фасон бит болар, илаһым!..—Тамагына гарьлек төере тыгылып, ул озак эндәшәлми торды,—Фураж урлап, сәүдә кылалар да, авыллары белән эчәләр, талаша- сугышалар, эшләр адәмләре дә калмаган Бер елга якын мал арасында яткырып, мал караттылар да... биш йөз сом хезмәт хакыбызны талап эчтеләр!..
—Без ни., эчмәгәч, тартмагач, урлашмагач... мөселман да булгач яратмадылар!..—дип өстәде өченчеләре —Утызынчы елларда качып киттегезме, шунда михнәтләнегез, диләр!.. “Сез—ваххабитлар, мөсслман- террористлар, таегыз моннан”,—дип сәнәк күтәрделәр' Кая барыйк'1
—Безгә на историческую родину кайткан возврашенеи татарларны зашишаюший ТОЦ төзергә кирәк!—Тәбәнәк буйлы, гәүдәсе ингә дә буйга да бертигез юанлыкта булганы авырлык белән өстерәлеп, сәхнәгә күтәрелде һәм йөзе белән халыкка борылды —Как это так’ Без уйлаган кайтырга, булып чыктык каторгада катарга, что ли? Без, Донбасстан Атькеесвский район кайткан земляки, яклау сурап килдек. Обрат китегез, вы “килмешяк" говорят. Мы не килмешяк. нам на родине закрепиться киряк' Скажите. тут в зале берәр зур начальник булган?
Сәхнәгә кыска буйлы, сәгать сиртмәсе кебек сыгылмалы бәндә сикереп менде, башындагы беретын сыдырып салып. Ленин рәвешенә керде дә. сүзгә кереште:
— Шиһапов дөрес әйтә! Без болай тешсез булсак. ТОЦнын бернинди абруе калмаячак!.. Әйдәгез, кем тели, хәзер үк утызынчы комплекстагы яна йортларны басып алабыз! Нәрсә җебеп утырабыз!
—Алабыз!—Зал тәмам тугарылды.—Туганнарыбызны кыерсыттыр- маячакбыз!.. Әйдәгез, утызынчы комплекска! . Культпоход' Трат-та-та, трат-та-та!..
Шиһапов. “культпоход”ны җитәкләү ниятендә булса кирәк, ялт итеп урыныннан күтәрелде. Ул президиум каршына килеп басуга зал умарта күчедәй хәрәкәткә килде, кешеләр этешә-төртешә рәт араларыннан чыга, шау-гөр килеп, ишек катында туплана башладылар
Иркен аганын күз алдына чынлап га Шәркый Төркестандагы хунвейбин җыеннары килеп куйды. Мизгел кискен иде. Халәт менә хәзер кулдан ычкыначак Жыеннын рәисе җаваплы ялвару белән хакимиятнең милләтләр һәм дини мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Стомат Сибгатулловичка инәлде Анысы, үз чиратыңда. “Жыеннын рәисе син бит. үзең хәл ит!' .—дигәндәй, карашын читкә күчерде.
Урыннарыннан күтәрелгән халык, төзелеп бетмәгән йортларны басып алу ниятеннән ишекләргә ябырылды гына дигәндә, ниһаять, Стомат Сибгатулловичнын диктор Лсвитанга охшаган ихтыяри аһәне яңгырады
—Сүз Казаннан килгән вәкил, Үзәк ТИҮнен качаклар комиссиясе рәисе Юныс әфәнде Заһретдиновка бирелә!..
һәм ул Заһретдиновнын касыгына төртте. Моны көтмәгән Юныс әфәнде, уянып киткәндәй, дерт игге, үзен кулга алып, ашыкмыйча урыныннан күтәрелде, мөнбәргә килде һәм вәкарь белән генә әйтеп салды:
—Утырыштык, туганнар!.. Аяктагы кешегә кинәш керми. Совет Армиясе шулай уйлый...
Үзәктән килгән вәкилдән гадәттән тыш хәбәр көткән гавам ишек катында бераз таптанды да, йортларны басып алуны үз өстенә алучы табылмагач, аптырашып һәм һау-килеп урыннарына таралышты.
Шахмат тактасында дөрес йөреш ясаган Стомат Сибгатуллович үзеннән канәгать иде. Шул ук халыкны Иркен ага да карашыннан үткәзде, ләкин Стомат Сибгатуллович кичергән тойгыны ул аңлаган кебек анламаганлыгын анлады. Ул шушы ук мизгелдә каяндыр түбәннән, ерактан килгән нечкә хис белән биредәге җыеннын кавем, халык, милләт, мөселман өммәте булудан туктап, чигенеп вә тагын чигенеп, стихияле хис белән җигелә һәм тугарыла торган эш аты—кара гавамга әверелеп беткәнлегенә тагын бер кат инанды. Тан чыгында чыланган башак сыман, керфекләре чыланды. Ул гарьләнде. Мөһаҗир үзе кичергән бу халәтнен тәсдыйкын, әгәр шулай әйтергә яраса, формуласын, һаман таба алмый җәфалана иде.
—СССР таркалып, союздаш республикалар мөстәкыйльлек алганнан сон, Татарстанга “кайнар нокта”лардан йөз менгә якын кеше кайтты Монда дөрес әйттеләр. Безнен качакларыбызны яклый торган законыбыз юк. Аны безгә, татарларның җыелып, көчәеп китүенән курыккан Рәсәй кабул иттерми. Шуның аркасында милләтәшләребезнен кайтып, туган Ватанында тамырланып китүе бик авыр бара... Әйе, без форсаттан файдаланып, Татарстанга барлык татарны татарның Жир Шарындагы бар каймагын ., элитасын дим микән, җыя, туплый алган булыр идек... Кайткан милләтәшләребезнен кире киткән очраклары да... оят булса да әйтим, кардәшләребезне талаган, йорт-жирләрен яндырган, эшләреннән куган очраклар да җитәрлек . —Алтмыш яшьләр чамасындагы, ачык йөзле, ярыйсы гына таза гәүдәле, күренүенчә, элеккеге җаваплы хезмәтендә кеше белән ничек сөйләшергә өйрәнеп беткән Заһретдинов мине ничек тыңлыйлар икән дип белергә теләгәндәй, туктап, күзләренә ишелеп төшә торган аксыл чәчләр учмасын бармаклары белән тарап, аларны инде ничәнче тапкыр артка аткарды да, сүзен дәвам итте.—Атом-төш коралы буенча академиклардан алып, баш мие нейроннарын плазма белән ябештерүгә кадәр диссертация яклаган академикларыбыз бар безнен, дөнья буйлап җыйнаган булсак!.. Татар флотын хәтта коры җирдә туплар өчен адмиралларыбыз, татар армияләрен җитәкләр өчен генерал-гофмаршалларыбыз җитәрлек. . “Иске торак” программасы нигезендә без җөмһүриятебезгә бөтенләйгә кайтып урнашырга теләк белдергән атаклы галимнәр, бөек авторитетлар өчен Казанда махсус Академкалачык төзүне үтенеп, Татарстан җитәкчелегенә тәкъдим белән кергән идек. Моннан тыш, төрле регионнардан кайткан милләттәшләребез өчен һәр районда, һәр шәһәрдә махсус авыллар, бистәләр төзүне күгәрдек. Ләкин әмма, әмма... Тыңламыйлар! ..
Шул чак залдан берәү, кәҗә тавышлары чыгарып, сорады:
—Әбзи, шомартмыйча гына әйт, фатыйрларны кайчан басып алабыз?
Халык тагын җанланып куйды. Кемнәрдер хихылдап та алды.
—Хәзер фатыйрларны басып алуга карата...—диде дә, Казан кунагы уйга калды.
—Отставкадагы полковник, ТИҮ оешкан чорларда безгә Германиядән кайтып төште,—диде Заһретдинов турында Лотфрахман — Хәрби геодезия
буенча атаклы белгеч. Милләткә нык бирелгән болгар. Анын тырышлыгы нәтижәсендә—республикада татарларның нисбәте кырык сигез проценттан илле өч процентка җиткерелде. Әмма качакларны кабул итү югарыдан туктатылды. Сез анын теленә игътибар итегез, теленә... Сөйләменнән хата таба алырсызмы? Телен саклаган бит. ә? Армиядә бит. ә?
—Төзелеп яткан йортларны басып алу юлы белән милләт кадәр милләтне фатирлы итү чоры үтте, кардәшләр!—дип дәвам итте Заһретдинов.—Теге заманда фатыйр басып алуда катнашкан егетләребезне Президент ярдәме белән хөкемнән саклап кала алдык алуын. Ә хәзер белмим, белмим Минем һәркемне фатирлы итәсем килә, ләкин мондый юл белән түгел Шиһапов кебек кайнар канлы милләтчеләребезне мин мондый экстремаль чаралардан тукталып торырга чакырыр идем. Минем тәкъдимем мондый Без бу мәсьәлә буенча комиссия төзик һәм иртәгә Чатлы шәһәр хакименә керик, аннан шушы ук комиссияне җитәкләп, мин Казанга. Президент аппаратына үзем барам
—Безнең зыялылар шулай зыянлыйлар инде!
— Шушылар да булды интеллигент!.. Булмый болар белән!
—Әйдәгез, утызынчы күмплекскә!..—диде теге кәжә тавыш.
Президиумда яклаучысы булмаган залнын бер өлеше болганып маташса да. икенче өлеше Заһретдинов фикере белән килеште һәм инде ничәнче тапкыр комиссия төзеп тынычланды
—Өченче мәсьәлә буенча сүзне кыска тотачакбыз, җәмәгать Ул да булса, латинга күчү —Салихов сәгатенә карады —Вакыт кыса Бу хакта информацияне, сезгә үзем җиткерергә булдым Моннан берничә көн элек кенә үз эшен тәмамлаган Икенче Конгресс, билгеле булуынча, тагар дөньясын яңа имляга—латинга күчерә башлау буенча низамнамә кабул итте. Бу хакта сүз ун ел барса да. галим-голәмәбез арасында әйтик, ягъни мәсәлән... “җ" хәрефенә койрыкны кайсы тирәгәрәк куярга дигән сымаграк буш бәхәсләр куерып китү аркасында, сүздән эшкә күчә алмый торган идек. Мәгълүм булуынча, латин имлясын егерме тугызынчы елда Сталин милләтебездән мен еллык гарәп имлясын таргып алу һәм тиз арада ана славян кириллицасы кертү өчен вакытлы чара итеп кенә кулланган иде. Нәкъ ун елдан сон бу шулай килеп чыкты да. Әмма милләтебез шушы кыска гына вакыт эчендә дә латин имлясынын телебезгә бик ятышлы булуын чамалап өлгергән иде... Сезгә шулай ук мәгълүмдер мондый мәтәлешләрнен бөек гагар-мөселман өммәтен гарәп имлясыннан куып чыгару һәм урыс-насрәни булмаган барча милләтләрнең имляларын кириллицага куып кертү өчен генә эшләнгәнлеген алдан анлап өлгергән сиксән ике зыялыбыз бу хакта Сталин бабайга хат язып, шунын өчен лагерьларга ябылып, башлары белән исәпләштеләр Гарәптән латинга, латиннан кириллицага күчү мәсьәләсенен сәясәткә әйләндерелүе аркасында меңләгән татар уллары һәм кызларының башлары ГУЛАГ түмәреннән очты Бу түмәр хәтта ата сталинистка әйләнгән мәшһүр язучыбыз Галимҗан Ибраһимовны да кызганмады Шамил Усманов. Кәрим Тинчурин. Фәтхи Бурнаш. Мәхмүт Галәү кебек дистәләгән титан нарыбызның башлары да тәгәрәп төште бу түмәрдән Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге урыннардагы халык җыеннарыннан фикер көтә латинга күчүне хушлыйбызмы, юкмы? Кем ничек уйлый’
Хуплыйбыз! Хуплыйбыз!...
—Алай гына түгел, җәмәгать. Исем-фамилияләрегезне әйтеп сөйләгез!. Протокол алып барыла.
—Алай икән,—диде тагын теге чыелдык тавыш —Тагын пртакул! Син тагын да безнең башларны кистерәсең килә икән!.
Халык тирө-ягына карашып алды. Әмма күпме генә карашмасыннар.
чыелдыкны таба алмыйлар—гүя бу тавыш каяндыр идән астыннан килә иде.
—Уенга бормагыз. Фикерләрне сәхнәгә күтәрелеп тә, урыннардан да әйтергә мөмкин. Рәхим итегез!..
—Мин әйтәм!..
Иң арттагы рәтләрнең берсеннән ифрат та таза гәүдәле кеше күтәрелде.
Сәхнәдән ерак булганлыктан, йөзе ачык күренми иде.
—Рәхим итегез!..
—Минемчә, латин кирәк инде ул. Бик кирәк. Ул ведь безне артка өстерәгән гарәп түгел, так ведь? Латин булса, Всемирный банктан Татарстанга да бераз тамар иде, так ведь? Иначе бер дә таммый бит. Әнә, Төркия латин белән җилдергәч, елына ун процент национальный прирост бирә, так ведь. Безнен базарда да ни өчен барысы төрек чүпрәге?
— Кытай чүпрәге!—диделәр залдан. Нотыкчы моны ишетмәде.
—Чөнки төрекләр чүпрәкне латинча эшли, так ведь. Латинга китсәк, дөнья безнен белән дә исәпләшә башлый. Хәзер бөтен Галәм кәмпүтергә күчә, интернет-чинтернет, туда-сюда. Гарәпнен буш соскыдай хәрефләре белән кая барасын да, урыснын жан тырный торган кырлы-мырлы мефодийләре белән кая барасын9 Латин хәрефенен анын соскысы зур. Анда международпризнание. Әмма безнекеләр ун ел халык башын катырып, латинга күчәргә ашыкмыйлар. Чөнки теләмиләр, так ведь? Теләрләр иде, мәсьәләне Мәскәү алдында үз исемнәреннән күтәрергә куркалар, так ведь? Башта халыкны ике-өч чүплек башы әкәдимигенен буш бәхәсләреннән арыттылар. Бу пар чыгару өчен кирәк иде, так ведь? Хәзер халык чын- чынлап латинны таләп итә башлагач, тегеләрнең артларына су китте—имеш, халык фикере кирәк! Конгресстан раслатылган дуәкәмәт кирәк, так ведь9 Халык фикере кирәкми аларга—халык сорый дигән булып, шул ук Мәскәү алдында инде халыкның да фикерен корбан итәргә кирәк, так ведь? Булмаячак ул, күрегез дә торыгыз!.. Мин—сонгы чалбарларымны салып биреп "за”, тик бирмәячәкләр!.. Минем—бетте!
—Әйбәт, абзый кеше. Яхшы сукаладың. Исем-фамилиянне генә әйтсәң...
—Хаим Солтангалиевич Муллагалиев булам. Туганмын Базарлы Матак, кайтканмын Свердлау.
—Нинди Хаим? Нинди Хаин?—Зал көлешә-көлешә шаулашты.— Каюмдыр син!.. Хәкимдер!..
—Каюм да, Хәким дә, Хаин да түгел, Хаим мин!.. Хаим!. —Паспортта ничек язылган, пртакулыгызга шулай кертегез!..
—Мин притоф! Мин категорически притоф!—Сәхнәгә "против" урынына “притоф”лар белән самавыр сыман кайный-кайный парланып-буланган кеше сикереп менде. Аның шома шәрә башы түгәрәк ай кебек яктырган, бу шәрә айны уратып алган чәчләрнең бөдрәләре гүя тере кебек бөтерелеп калтырана иде.—Латин безгә кирәкми!.. Аны безнен җитәкчеләр колагына масоннар пышылдады. Минем абзыкайларым латинда надан калды!.. Ни гарәпчә, ни кирилда, ни латинча укый-яза белмиләр! . Аннан... икенче ягы да бар бит әле, җәмәгать Ярый, күчә башладык, ди. Яхшы. Күпме татар бар дибез җир шарында? Жиде миллион? Шулай гынамы? Әйдә, ун, әйдә, унбиш миллион булсын, ди. Шуларнын хет ун проценты кирилда булса да татарча укый-яза белсен, ди. Миллион-миллион ярым халык була, әеме? Әгәр без хәзер латинга күчсәк, безнен якындагы ун ел латин телендә басылачак китапларыбыз, гәзит-журналларыбызны шушы миллион ярым татар да укый алмаячак бит? Бу бит хәзергә телле татарны телсез итү.
рухи кыру булачак!.. Яһүдиләрдән үрнәк алырга кирәк, алар иудиш белән иувриттә сөйләшсә дә. бер дә алфавитларын үзгәртми! Бар. үзгәртер сина яһүд! . Кытай үзгәртәме, яппун үзгәртәме? Аннан, шунысын да әйтим, мен ел буе гарәпчә, латинча, кирилда басылган иске мирасны без кайчан латинга күчереп өлгерербез? Ун ел эчендә нигә без аларны бастыра да башламадык? Миннән алдагы Хаим иптәш дөрес әйтте—курыктык, жәмәгать!..
Кайнап суынган кардәшебез, чәч бөдрәләрен җилфердәтеп, төшеп тә китте.
—Исемегез? Фамилиягез?—дип кычкырды анын артыннан Салихов
—Нигә сина безнен исем-фамилияләр? Тозлыйсын мәллә?—Залнын караңгы чоңгылыннан анын тавышы гына ишетелде — Бывший социалистик ярыш алдынгысы Фрезер Зөлкарнәев дип яз!
—Мина, сүз!..—Залдан тагын да бөтерчек кебек кеше мөнбәргә күтәрелде һәм ярып та салды,—Татарстанда аракы сатуны тыярга кирәк!
—Тыярга! Чучка үрчетүне тыярга!—Зал гөж килде —Татарстан сарык ите генә ашарга тиеш!
—Татар сарык, ат үрчетүгә күчәргә тиеш!
—Булма арык, аша сарык!—дип куәтләде зал.
—Сарыкка бүре ияләшә..
— Иптәшләр, алай башбаштак кыланмыйк инде, бу бит бригад җыелышы түгел. Залда педагогия, укытучыларның белемен камилләштерү институтыннан галимнәр юкмы?—дип сорады рәис —Компетенцияле чыгышлар да кирәк'.
— Компетенция белән әллә кая барып булмый Укытучыларны наданлаштыру институты бит ул...—диде залдан шул ук чыелдык тавыш — Алар сарыкны чучкадан аермый' Шуна шашлыклары да чучканыкы, тәүбә-тәүбә!..
Зал шартларга җитеп көлде. Бу иҗтимагый Үзәк җыены дигәннәре әкәмәт тә кызык, әкәмәт акыллы халык парламенты икән
—Туктагыз әле, “Әти үлеп ята—көлеп эчем ката", дигәндәй, көләсез. Миңа сүз бирегез...
—Әйдә. Гаскәр әфәнде, рәхим ит!..
Алдагы рәтләрнең берсеннән уртача гәүдәле кеше ут яктысына чыкты һәм күзләрен идәннән алмыйча мөнбәргә күтәрелә башлады. Коңгырт чәчләре кыска итеп кыркылып, керпе кебек тырпайган кин. текә маңгайлы, семит халыкларына хас булган бөркет борынлы инсан, ашыкмыйча, вак- вак адымнар белән атлап, үзенә хас илтифат һәм нәзәкатыелек белән сәхнәгә күтәрелде, мөнбәрнең артына ук керер-кермәс кенә туктап, милләттәшләренә авыр вә сынаулы караш ташлады
— Барыгызны да игътибар белән тыңладым. Күп фикерләр белән килешәм. Тик бер нәрсә—татар чокыр аша сикереп чыгарга җыенганда гына аны шушы сикерешне ясамаска кодалау белән генә килешмим!— диде ул чак ишетелерлек сабыр аһән белән —Баланын табанына шырпы кадалса, ана арыш ипие чәйнәп бәйлиләр дә. табандагы шырпы пылт итә дә шундук килә дә чыга... Безнен җанга кадалган империя шырпысын без ничек чыгара алабыз? Шул ачы арыш ипие бурысын үтәгән латин имлясы белән генә чыгара алабыз, җәмәгать' Әмма безнен ик дөрес ин гадел фикерләребезгә дә масштаб, офыклар җитешми! Бездә, татарда. “Агач юнганда юнычкы оча’’.—дигән әйтем бар. Сарык та исән, бүреләр дә тук булалмый. җәмәгать Корбансыз гына азат була алабызмы ’ Әле миннән алда гына чыгыш ясаган әбзи татарның соңгы миллион укучысын югалту турында яшь түкте. Югалсын! Ул вакытлыча югалту, мәңгегә югалту түгел!. Укый-яза белмәгән, урыслашкан, үзбәкләшкән, дебильләшкән ун миллион
татарның мина ни пычагыма кирәге бар? Әгәр минем халкым, чеченнәр кебек, батыр һәм бердәм була ала икән, мина халыкны саклап калу өчен йөз мен татар да житә!.. Үзебез кылый булсак та, безнен трактор туры барырга тиеш. Явыз Иваннан сон биш йөз елда югалмаган татар латин кертеп кенә югалмаячак!.. Яшәсен латин галәиһәссәлам!..
Зал дәррәү килеп кул чапты. Аяклары белән дөбердәп, зык купты.
—Ур-ра-а!.. Яшәсен үлемсез татар милләте!..
—Гаскәр Кандаров,—дип таныштырды оратор белән Лотфрахман—Чын милләтче. Сиксәненче еллар азагында Гаяз Салихов белән бергә Чаллыда беренче татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе...
—Юк, югалмаячак ул, татар! Безгә тимерне кызуында сугып калырга кирәк!.. Дөрес әйттеләр, моннан ун ел элек кирәк иде. Без бу эшкә Ельцин заманында ук керешкән булсак, хәзер, Ельцин чечен сугышыннан айный алмый яткан заманда, без, шартлатып латинча язган-укыган татар, урыс империясен эчтән, коралсыз-нисез, тыныч юл белән җимергән булыр, урыснын үзенә дә чын урыс дәүләте төзеп биргән булыр идек...
—Татарга дан!..
—Дөрес әйтә! Нәрсә озак чүбек чәйнәргә!
—Тавышка куйыйк та, бетте-китте!...
—Куймый торыйк! Мине, кәриннәйне дә, тынлагыз әле!..
Залнын ун канатындагы аралыктан, арттан, караңгылан яктыга күчә һәм йөзе белән ачыла, аныклана барып—ышансан ышан, ышанмасан ышанма, кем дисез?—күкрәгеннән теге транспарантын алып ташлаган, инде килеп, тәмәке утыннан көйрәп-изрәп беткән пинжәк якаларын яктыртып, анда орден-медальләрен генә калдырган, түшәмнән төшкән яктылык галифесенен күн өлгеләрен, хром итекләрен кояштай балкыткан Кәжә Зөфәретдин килеп чыкмасынмы!
Кулында кечкенә капчык. Ул аны дек итеп идәнгә куйды.
—Мине тынлагыз!.. Монда сезнең күбегез килмешәк яна Чаллылар, күмәкләп, чым-чыкыр килеп ятасыз. Ә мин—ялгызак Зөфәретдин Жәүһәретдинов булам. Иске, су астында калган Чаллыдан булам, чурту- матыр, дөбер-шатыр. Бер тапкыр кәриннәй. иске Чаллы кешесен дә тынлагыз!.. ТОЦ дигән сүзне күп тапкырлар ишеткәнем булды, тик аны тәмләп караганым юк иде... Жыелышларыгызга да йөргәнем булмады. Бу юлы, пәвиске днягезгә латин куела икән дигәч, килдем...—Зөфәретдин- кардәш. мөнбәр артыннан чыгып, кызыл барыс тугърасы белән янәшәдән басты һәм, хәле беткәндәй, уң кулы белән мөнбәргә тотынды.—Чөнки бүген мина... бөек Ватан сугышына илле ике ел үткәннән сон... бөек Лилин- Ысталин тәрбиясендә үскән денсез бер татар малаена, дәмичәтельни фикер килде. . Юк, кирәкми безгә латин!. Анын кара үрмәкүч кебек хәрефләре безне денсез итә икән бит!.. Теге вакытта безне, имеш, вак халыкны, тиз генә алга сикертәбез, дип латинга күчерделәр... Әмма безне тиз алга сикертүчеләр, нишләптер, үзләре латинга сикермәделәр, кирил- мефодийләрендә калдылар, яппуна-мать. Безнен буын бит латинда шәп укыйбыз дип надан... юк, сукыр... юк, денсез калды!.. Менә мин үзем—гарәптән дә. латиннан да, кирил-мефодийдән дә буш калган зашитник Отечества!.. Беләсезме нәрсә? Алданмыек, туганнар!.. Латин безнен малыбызны алга тартса да, җаныбызны артка өстери!.. Безне Көнбатыш анпериалистларына кол итә Без бит кайчандыр якын Көнчыгыштан, гарәп Ибне Фадланнардан нур алган кешеләр, чурту-матыр, дөбер-шатыр. . Татарның иманы гарәптән булып, имласы латиннан булалмый!.. Монда эшне ышпиунар йөртә. Соңгы елларда Төркиягә оялап алган шәйтан менә шушы дин белән имла, җан белән тән аерымлыгыннан килеп чыкмаганмы? Шуннан килеп чыккан!..
Латин безнен милләтнен карахтерына ят нәстәкәй'. Алфавит бит ул, минем анлавымча. белем алу чарасы гына түгел, денле булу чарасы да.. Алфавитта—жаннын кылы!.. Латинда бит—сөйләшеп булмый, ул телсез, үлгән гел... Теле булмагач, кысыр алфавиты безгә нәрсәгә кирәк? Ә менә гарәп телендә сөйләшеп була!.. Укып була!.. Ике миллиард халык белән бер намазлыкка басып, намаз укып була!.. Әйдәгез, латинга отлуп бирик тә. мен еллык гарәбебезгә кире кайтыйк!
Иркен ага әле кичә генә танышкан Зөфәретдин кардәшенен акылына, фикерләвендәге, тел-лөгатендәге үзгәрешләргә тан калды Бер-ике чүп гыйбарәне санамаганда, бу бөтенләй икенче, нәфис, нечкә әдәби тел— остазлар теле иде.
Һәм. ин мөһиме—ул үзе алыштырып куелгандай, икенче кеше иде.
Залдан "Дөрес! Хакны сөйли бу карт!" дигән сүзләр ишетелде
— Нигә дөрес булмасын, мин бу хакыйкатьне кырык биш ел элек, мина кирәге булмаган сугышнын колы булып, уг эченә кергәч тә анлаган булганмын Ысталин мине герман белән сугышканда жинсл булсын өчен, гарәптән аерып, алдан ук латинга өйрәткән булып чыкты, явыз' Мин моны фактически кичә генә аңладым Бу фикерләргә мине шушында утырган кеше—Америкадан кайткан якташыбыз этәрде —Зөфәретдин кардәш Иркен агага күрсәтте —Ул мина, җитмеш ике яшьтәге денсез каткан картка, җан белән тән берлегенә юл ачты Мин сезнен исемегезне дә белмим, югыйсә Рәхмәт сезгә, кардәш!
Зал кул чапты
Бу Иркен аганын үз гомерендә алган һәм. ин мөһиме, туган җирендә Тере Чаллы Тамырыннан кабул иткән беренче бүләге—ордены иде Әмма ул алачак икенче, ин зур бүләк әле алда булган икән
—Әйтеп бетерәм!—Зөфәретдин-кардәш хакими ишарә белән мөнбәргә сукты —Мине чыгыш ясарга мәҗбүр иткән төп сәбәп—анавы качаклар мәсьәләсе булды Йөрәккә төшкән мәсьәлә, туганнар Әгәр җанымны тетрәтмәгән булсагыз, мин бәлки монда чыгып сөйләнеп тә маташмас та идем -кардәш.
—Әби белән!..—дип кыстырды кемдер.
Көлешеп алган зал, җитди хәбәр көтеп, мәет чыккан йорттай тынып калды.
—Белмисезме? Белмисез шул! Чөнки без бары тик үзегезне беләсез. Чөнки сез килмешәк Сез бирегә фатыйр өчен генә килгәнсез. Сез фатыйр аласыз да качасыз. Ә мина—Ватан кирәк! Минем фатыйрым— Ватан! Мин менә унынчы көн инде Ватан сагында... Үзәк Базар мәйданында Иске Чаллынын мең еллык тарихын—су астына киткән Аттила бабай каберлекләрен, урамнарын, сирәк йорт-каралтыларын яклап ачлыкта ятам' Сез белмисез дә, килеп тә күренмисез!
Халык аһ итте.
—Аһ итеп кенә калмагыз, минем янга килеп күренегез. Чаллы урамында әле булса исән-сау үсеп утырган бердәнбер Тирәген-Йөрәген яклап ачлыкта яткан Бөек Ватан сугышы ветераны Зөфәретдин Жәүһәретдинов янына килеп чыгыгыз. Минем Тирәгем-Йөрәгемне тамырлары белән төпләп, анын урынында дошманнар фахишәләр притоны, казино тоземәкче итәләр!. Әйе, ашаудан баш тартгым мин! Ашар ашым тамагыма таш булып торды Су эчәм дә, тәмәке тартам' . Әле мин сезнен янга киткәндә үземнен урыныма карачкымны кадап калдырдым. Чаллыда минем бер карачкым гына да читтән килгән миллион татарга тора' Влачлар да, брачлар да китми минем янга, карачкымнан да куркалар!.. 0 сез курыкмагыз. Китегез Юк. кайтыгыз!.. Китмәгез туган җирдән' Качаклар, хокукларыгызны яклап.
минем белән бергә ачлыкка басыгыз! Гарәп яклылар, минем белән бергә ачлыкка басыгыз!.. Беләсезме, сез ни өчен көрәшмичә кире илләрегезгә кайтып китәсез? Чөнки сезнен жанда зимагурлык утыра. Имеш, знай наших! Китәләр! Китеп барып, безне харап итәләр!. Һы, татар аны гына күргән, яппуна-мать... Юк, китмисез!. Бәхет өчен туган жирдә дә көрәшергә кирәк!.. Их-ма!..
Ул капчыгыннан көмеш тальянын чыгарды һәм җырлап җибәрде:
Зимагурның атаманы Кәркеш1 буа биленә.
Ашый калжа. сөя маржа.
Ник кайтсын ул иленә?!
— Китмибез! Кайтабыз, чурту-матыр, дөбер-шатыр!..
Ул көзге кебек ялтырап торган итекләрендә нурлар уйнатып, гармуныннан көмеш моңнар коеп, залга төшеп китте.
Иркен ага аягына басты. Анын белән бергә президиум да, зал да басты. Халык гү килеп кул чапты.
Кәефе килгән рәис тәкъдименен үтәчәгенә тулы ышаныч белән латинга күчүне яклап, тавышка куйды. Шулай да Зөфәретдин кардәшнен чыгышыннан соң, латинчыларның рәте шактый сыегайган булып чыкты. Гарәпчеләр залның яртысын диярлек тәшкил итеп өлгергән иде.
—Юк болай булмый!—диде рәис —Татарлар бердәм булырга тиеш! Милли гимныбыз—“Татарлар, берләшегез!..” Сәхнәдә милләтебезнен көрәшче жырчысы Асия Әхмәтшина! Баянда—көйнен авторы, милли композиторыбыз Вәсим Әхмәтшин!..
Сәхнә артыннан, кояштай елмаеп, бит алмасындагы уймаклары белән зал тирәнлегенә кадәр ап-ачык күренеп, як-ягына тимерчеләрчә янтаебрак атлап, таза гәүдәле хатын килеп чыкты һәм президиум яныннан диярлек җилләнеп үтеп, сәхнәнең сул канатына барып басты да бар тавышына җырлап та җибәрде:
Жавап тотар заман килде—
Байракка тиңләшегез!
Иман нуры булып тамсын Коръәнгә күз яшебез!
Азатлык өчен җанны да Кызганмый көрәшегез!
Таңнарда серләшегез,
Татарлар, берләшегез!...
Ниндидер көч Иркен аганы бөтереп-бөтереп күккә алып менеп китте. Ул гүя тын да ала алмый иде. Кояш, исәнме! Ул, Кояш, ялкынланган, тирәсенә алтын тузаннар очырган Кояш, менә-менә якында, эргәдә, инде кул белән тотып карарлык аралыкта иде!
Арабыздагы имансыз Карагруһ көяләрен,
Милләтен сатып, мал җыйган Бар “эшем ияләрен”
Тамырлары белән йолкып,
Кояшка күрсәтегез!
' Кәркеш (диалект.мишәр ) каеш билбау 22
Бер телдә сөйләшегез—
Татарлар, берләшегез!..
Зал идәне-түшәме белән бергә гүли, бергә җырлый. бергә жылый иде.
Иркен ага үзен космик корабтагы беренче галәмкяр итеп тойды. Ул гүя, болгар-татар, Гагаринны галәмгә күтәргән титан иде. Шул ук вакытта ул үзе дә татарнын беренче галәмкяры иде. Гагар-ин—болгар-ин. Аның берлән бергә Галәмгә гүя барча милләте менгән, барча милләте очып йөри, алар арасында болгар-татар Гагарин да елмая, һәм гүя тирестән, кара эштән күзе томаланган милләт, карашы-чырайлары ачылып китеп, миллионлаган шәрә куллары белән Кояшнын алтын тузанына баткан да, чүпләмле тастымаллар берлә Кояшнын күзен каплаган майлы тапларны сөртә. Кояш исә. рәхмәт йөзеннән, барча дөньяны тагын да яктырак, тагын да илһамлырак, тагын да сихәтлерәк нурлар белән яктырта!
Ул аптырады: татарда мондый композитор-көйче, мондый җырчы, мондый җыр була торып, ничек аларны Бөтендөнья татар Конгрессының Йомгаклау концерты программасына кертмәгәннәр? Хуҗалар мондый монафыйклыкка ничек юл куя алганнар, диген?! Әйе, ул Конгресстан сон күрсәтелгән концертта татарнын мәшһүр җыручылары башкаруында гүзәл җырулар тыңлады Тамаша тәмамланганчы анын җаны яшь дәрьясында йөзде Ләкин бер генә җыру да аны болай күккә. Кояшнын үзенә күтәрмәде Йә. Ходай, ни кадәр талантлы да сон бу безнең татар' Аның талы вә теле, ихластан да, кискән саен үсә, малы—таланган саен арта, ишәя тора, даны—яланган саен баллана тора!..
Әйе, җырга барча халык кушылган, аны барча халык күтәреп алган иде.
Без—илен сөйгән илдәшләр.
Жегөрле, сәләтлелөр,
Ватаннан ватансызлыкны Куарга сәбәплеләр.
Кайтып, туган нигезләргә Ил өчен көрәшегез!
Бер моңда гөрләшегез—
Тагарлар, берләшегез1..
Иркен ага гүя тын алудан бөтенләй диярлек туктады. Гүя бар дөнья тын алудан туктады. Ул судагы тоз булып эреде. Гүя ул эреп юка чыккан иде Ул инде судагы су, тоздагы тоз иде.
Йә, Хода, татар-моселман итеп яратуына рәхмәт!.. Бу халыкнынмы хокукка хаккы юк?! Хаклыбыз туган Ватанда шактый ук! Аһ, Тукай. Тукай!.. Зиһенендә нәрсәдер ялт итеп яктырды Аны кырыс чынбарлыкка кайтарып, зал алкышлар белән шартлады.
—Нинди яхшы жыручы... Халык артистыдыр, гуй?
—Юк,—диде Лотфрахман кардәш —Бар милләтнеке Әлегә званиесе генә юк...
Зал аягында иде. Залда өермә, залда давыл, залда хисләр шашып-шашып кайный иде. Жырнын иляһи могҗизасын кичергән Иркен ага җырчы берлә басып торган кечкенә, җыйнак буйлы, түгәрәк йөзле, инде башындагы чәчләре сирәкләнә башлаган ир затын—көйчене күрми дә торган икән Иркәй исә, хатыны кебек үк кин елмаеп, залга караган да . гүя “Мин ссзнен өчен барысын да эшләдем, инде тагын да нәрсә эшли алам сон°~ дигәндәй ихлас кичерешләрдә басып тора Афәрин' Һәм болар, милләтнен икс алтыны—ир вә хатын? Һәм алар уртак балалар үстерә? Нинди бәхет.
иляһым! Менә ошбу манзараны күрү өчен генә булса да кайтырга кирәк булган икән...
Титаклап булса да барып, җырчыны һәм көйчене кочасы килеп китте. Тыйнаксызлык булыр дип түзде. Шул чак бер ак шәльяулык ябынган карчык сәхнәгә сикереп менде һәм такмаклап бии башлады:
Ай да берәү, кояш та бер,
Кояш чыкмый болыттан.
Ельцин түбәтәй кисә дә.
Аерылмадык урыстан.
Ельцин түбәтәй кисә дә,
Күңеле дөрест түгел.
Безнең кулыбызда тәсбих,
Муенда крест түгел!..2
Зал туктаусыз кул чаба иде әле.
— Бу җырчы Асия Әхмәтшинанын анасы Фатыйма апа Хамматова була,—диде Лотфрахман.—Кайбер җыеннарга, Бакчасарай авылыннан карчыкларны ияртеп, ул да килгәли...
—Татар Иҗтимагый Үзәгенең чираттагы җыены үзенен эшен тәмамлады. Күтәрелгән мәсьәләләр буенча барыгызга да рәхмәт белдерәм...—дип игълан итте залга рәистәш Гаяз әфәнде.
—Төрлеләр кая? Төрлеләр?
—Без монда “Төрлеләр" өчен киләбез!..
—Вакыт кысты, җәмәгать!..
—Ә нигә американ сөйләми? Американецка сүз бирик!—дип шаулашты зал.
Гаяз әфәнде Иркен ага үтенеч белән карады.
—Әгәр мөхтәрәм кунагыбыз каршы түгел икән, без ана зур теләк белән сүз бирәбез,—диде ул мөнбәргә күрсәтеп.—Рәхим итегез, Иркен ага!..
Иркен ага мөнбәргә күтәрелеп тормады. Жәмәгатькә ихтирам йөзеннән, берничә кәлимә генә әйтмәк булды.
—Мөхтәрәм кардәшләрем!..
Шул чак гөлт итеп залда ут сүнде.
—Гел генә шулай мәтәштерәләр!..
Америка кадәр Америкадан кайткан татар авызыннан чыгачак хикмәтле сүзне теләсә нинди шартларда да тынларга әзер булган җыен ут сүнүгә керфеген дә селкетмәде.
Иркен ага әле генә ишеткән җырның ләззәтле шаукымында йөзә иде.
—Һәмма кардәшләрем! Мин сезләрне... гүзәл татар өммәте вәкилләрен... Әмрикә татар җәмгыяте исеменнән кайнар сәлимлимен. —дип башлады ул сүзен —Конгресс кабул иткән кануннарны, бүген килеп, сезләрнен бердәм тәсдыйкълавыгыз милләтемезнен көч вә сихәт мәртәбәсен исбатлыйдыр. Бүгенге күркәм халык җыенында милләтемезнен хезмәткә вә җырга әзерлеген күреп илһамландым... Алыс Уйгырстан татарларында “Арбасы ватылгач—елаган, аты үлгәч—көлгән" дигән мәкаль бардыр кү... Безгә атымыз үлгән хәлдә дә көлеп алга барырга кирәктер кү... Сезләр мине гафу итә күренез... Бүгенгә башкача берни сөйли алмамдыр. Иртәгә иртән иртүк, ерак бабаларым эзләрен эзләп, сәяхәткә чыкмак булып торам. Сәяхәттән кайткач, насыйп итсә, йәнә дә очрашырмыз һәм мин сезләргә ошбу җыенда хисап тотармын... Аллаһы Тәгалә сезләргә солтанатлык бирсен...
—Сәяхәтегез кай якларга?—дип сорадылар астан.
—Мамадыш вилаятенә,—диде Иркен ага.—Соңра, насыйп итсә. Баулы тарафларына...
3 Фатыйма Хамматова (1919-2003) шигыре 24
—Жәмәгать! Тәртип белән чыгыйк!—дип кычкырды рәис—Этешмичә- төртешмичә, залнын ике канатыннан, бер-берегезгә тотынып, фойега!. Баскыч текә, мәтәлә күрмәгез!
Халык, кулга-кул тотышып, фойега чыгу белән, ялт итеп ут та кабынды.
—Иркен ага!..—Кырык яшьләр чамасындагы, бүгенге очрашу куәте, алсуланып, йөзләренә калыккан хатынкай, йөгереп килеп, беләгенә асылынды.—Сәгыйдә булам... Минем ике кызым Флора белән Фауна, бәхет эзләп, Америкага чыгып киткән иделәр...—Хатын ялт-йолт итеп тирә-якка караштырып алды.—Сездән кинәш сорыйсым бар иде... Флорасы Америкада калса калыр, Фаунасын кайтарып булмасмы, ә? Сезнен белән очрашып булмас микән, ә? Бик теләр идем!..
—Очрашып булыр, ник булмасын —диде Иркен ага аны-моны уйламастан.
—Кайчангарак?—дип куанды хатын —Адресыгыз ничек?
—Минем аша. Сәгыйдә ханым,—диде Лотфрахман арага кереп —Бераздан элемтәгә керербез, ямегез?.
—Ямегез, ямегез!..—Сәгыйдә ачу белән мыгырданып алды —Шушы иске ыштанлы болгарист Лотфрахман бар жирне сасытып килә дә, тәгәрмәчкә таягын тыга!..
Хатынкай, дулкыннар өстендәге ялгыз көймә сыман талпына-талпына, китеп тә барды.
—Тарих өчен! Тарих өчен!..—Кинәт жил белән очып чыгып, чабуга сарышкан тигәнәк кебек бер кеше—ул киселгән агач төбедәй кыска буйлы, елтыр башлы, ниндидер озын, сүстәй аксыл-сары, агач кайрысы кебек мәңге юылмаган пычрак чәчле, ямшек танаулы, туктаусыз йөгергән күзле иде—аларны шалт та шолт китереп фотога төшерә башлады. Төшерде- тошерде дә, ефәк чалбарлары белән почмаклатып борылды һәм. йөгереп килеп, кулын сузды —Танышыйк. Тәтәйхан булам Безгә очрашырга кирәк. Мин сезгә күп нәрсәләр сөйли алам. Илленче елларда Сталин лагерьләрендә утырдым. Хәзер татар ГУЛАГы тарихын язам!
Иркен ага сул тарафка игътибар итсә, ни күзләре белән күрсен, икенче бер инсан инде аларны күтәрмәдән үк кинокамерага төшереп тора икән Анысы да "ары лап-лап, бире лап-лап”, дигәндәй, баскычтан баскычка сикереп төште дә, йомгак кебек тәгәрәп килеп җитте
—Милли хәрәкәтнең кинооператоры Тормасов булабыз!—Әллә югары кан басымыннан, әллә куе кызыл шәраптән кысла кебек кызарган оператор ана кулын сузды —Бездә һәр мизгел тарих өчен Бездә бер кем дә, бернәрсә дә онытылмаска тиеш
— Беркемне дә. Беркайчан да! Онытмаска —дип уфырды арадан берәү. —Новгород сазлыкларында әле булса миллион совет солдаты җирләнмичә ята.
Лотфрахман Иркен аганы тегеләрдән аерып алып китте
—Кирәк кешеләр түгел. Икесе дә орган кәккүкләре. Кайда тагар җыела— алар шунда Фото-киноматериал ташыйлар. Тегесе, пеләше. Канададагы бер татар баенын утарында тамак хакына каравылда тора. ФСБ чакырса, сабантуй. Конгресс көннәрендә кайтып киткәли
Алар саф һавага чыктылар.
Аларны каршылаган тыгыз жил шундук урында бөтергәләнеп. өермәгә әйләнде, һавада ягъмур исе аңкыгандай итте Берничә эре һәм ниндидер коры тамчы төшеп, борынга бәрелде дә. ягъмур башланмастан туктады
Иркен ага, бергә президиумда утырган һәм соныннан үзләренең ярдәмен тәкъдим иткән ТИҮ җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, жылы саубулашты
—Сихәт ханым!—дип кычкырды Лотфрахман бер чиггәрәк басып торган төркемгә борылып.—Килегез әле монда!..
Алар янына йөгереп диярлек ак яулыклы, уймак кебек җыйнак гәүдәле хатынкай килде.
—Иркен ага, таныш булыгыз. Бу безнен бик тә ышанычлы кешебез Сихәт ханым... ТИҮ оешканнан бирле—милли хәрәкәттә, болгар җәмгыятенә йөрмәсә дә...
—И-и, Лотфрахман абый!.. Мин бит татарны болгардан аера белмим...
Иркен ага, танышкан сыман итеп, баш какты. Аннан танып та алды: бүген иртән милли бүлеккә хатын-кызлар өчен “Рухият-Хиссият” дигән тәрбияви лекторий ачу тәкъдиме белән килгән ханым иде ул.
—Иркен ага, әгәр рөхсәт итсәгез, мин сезне кунакханәгезгә илтеп куйганчы гына шушы ханым кулына тапшырыр идем... Ул шунда., янәшәдә генә яши.. Ә мин. биредә, Яна Шәһәрдә яшим... Машина сезне кунакханәгә кадәр илтеп куяр. Сез каршы түгелме, Сихәт ханым?...
Бераз аптырашка калган Сихәт ханым иңбашларын сикертеп куйды.
—Шушы ук машина, Иркен ага, сезне иртәгә Мамадышка да алып барыр...
—Мамадышка?!—Ханым, сүз дә эндәшмичә, разыйлыгын белгертеп
елмайды.
—Әлбәттә, кардәшем, нигә сезгә шул кадәр алыска барып йөрергә?— дип куәтләде кардәшен Иркен ага.—Ә без... кайтырбыз!.. Шулай бит, сылуым?
Иркен ага белән Сихәт ханым янәшәдән күпер астындарак торган автомобильгә таба юнәлделәр. Лотфрахман аларны озатып калырга дип кузгалды.
—Ләхәүлә вә лә куәтә!..—Иркен ага кыйбла тарафыннан, төзелмичә яткан түгәрәк кунакханә бинасы өстеннән, гүя күк йөзенен яртысын диярлек биләп алып күтәрелгән галәмәт тә зур, гаять тә олуг, биниһая өлкән Ай түгәрәген күреп туктап калды һәм дога кыла башлады.—Ай күрдем аман берлән!.. Аузым тулду иман берлән...
Иркен агага ияреп, Сихәт тә дога кылды. Лотфрахман кымшанмады да.
Үз гомерендә сирәктән-сирәк сынаулар, Тәкла-Мәкан мәхшәрләре. Тәнре-Шәм, Һиндыкышлар аша үтеп, хәнҗәр сыман Карлыгаш сыртларының 3521нче биеклегеннән—боз кабыгы эченнән зәңгәр күзләре илә әле булса чекрәеп, әтисен көтеп яткан нәни Гөлфаныйларынын газиз гәүдәсе-рухы белән җанында Галәм биләп килгән Иркен аганын, шушы яшькә җитеп, мондый галибанә, мондый камил, бу кадәр дә садә алтын Айны күргәне юк иде...
Бу Ай чынлап та Алтай-Алтын Айлардан чыккан үз Алтын Аебыз иде.
Ул, күз читенә типкән яшен сиздермәскә тырышып. Лотфрахманга кул бирде:
—Хуш иттек!.. Рәхмәт, кардәшем! Күрешкәнче изге догада булын!..
Автомобиль Иске Шәһәргә юл алды.
Бераз гына сулдан, Туфан проспектындагы төзелми яткан биек бина янәшәсеннән аларга таба тәгәрәп, галәмәт тә зур алтын шар кебек Галибанә Ай, өнә, үзе килә иде.
Иркен ага әле һаман да җыр бүләк иткән бәхетнең җиденче катыннан төшмәгән иде...
Беренче китап тәмам 1999—2007