БУЛГАН, БАР ҺӘМ БУЛАЧАК!


ПРОЗА
Сүзне Илбашыбыз мөхтәрәм Минтимер Шәймиевнен түбәндәге фикере белән башлап китсәк, ул ошбу чыгыш-язмада күтәреләчәк көнкадак мәсьәлатәргә дә шактый ачыклык кертер һәм аларнын чишелешенә ачкыч булып торыр иде: “Теге яки бу милләт турында җир астыннан чыгарган нефтьләре, иккән игеннәре яки җитештергән башка продукцияләренең күләменә карап түгел, анын мәдәниятенә, фән һәм техника тармакларындагы унышларына. мәшһүр шәхесләренә, язучыларына, шагыйрьләренә, галимнәренә карап фикер йөртелә Бу җәһәттән без бәхетле милләт".
Әлеге фикерләр Татарстанның мәдәни сәясәтендә нигез ташын тәшкил итә һәм итәргә тиеш дисәк, һич тә хаталанмабыз. Мин үземнең язмамны Президентыбызның шушы фикер-тезислары яссылыгында әзерләргә булдым язучы-прозаикларыбыз милләт данын күтәрерлек әсәрләр иҗат итә алганмы? Аларнын әсәрләре үз укучысына ни дәрәҗәдә барып җитә?
Димәк, бүген безнен алда ике максат тора: беренчесе, икс съезд арасында милләт данына тап төшермәслек хикәя, повесть һәм романнар иҗат итә алганбызмы, икенчесе, укучы.—Рәсәй һәм Татарстан хөкүмәтләренә салым түләп торучы укучыларыбыз.— алегс әсәрләрне укый аламы, дөресрәге, ул аларга барып ирешәме икән?
Нинди дә булса әсәрне тәнкыйть утына тоту бик җиңел, ә менә ана бәя бирү—ин кыены Мин бу очракта шундый бер хакыйкатьтән чыгып эш итәргә булдым. “Иң усал тәнкыйтьчеләр—алар үз гомерендә бер җөмлә дә язып карамаган кешеләр яки Я1ып та уңышка ирешә алмаган каләм ияләре булыр",—дигән бер акыл иясе
Укыйм Ике корылтай арасында тылсымлы каләмнәрдән тамган әсәрләрне укыйм. Күңел дулкыннары искән жил тәэсиреннән түгел, журнал-китап битләренә тамган фикер-хис. кайгы-хәсрәт. шатлык-куаныч һәм башка шундый тәэссоратлардан тирбәлә, кичерешләрдән дулкынлана Бөтен бәхетебез шунда ки: татар укый—шигырь, проза китаплары кулына эләкмәсә. йотылып, дөньясын онытып драма әсәрләрен, пьесаларны укый Укыган укый бәлки әле тагын да укыр...
Жүнлс әсәр язган һәм язарга сәләтле прозанкларыбызнын исемнәрен атап чыгарта икс кулдагы бармаклар да җитә Шуннан хатне күз алдына китерик
инде. Өлгергән, рухи азык-ризык булырлык орлыклы башакларыбыз күп түгел. Хәер, арыш басуында билчәне дә. эт эчәгесе кебек чуп үләне дә була инде анын. Ләкин "әдәбият басуыннан" аларны да йолкып атарга ашыкмыйм мин. Алар да. тегермәннән тартырга ярамасалар да. үсемлек буларак, һавадагы зарарлы углекислый газларны йотып, күпмедер микъдарда кислород бүлеп утыралар...
Ни генә әйтсән дә. бүгенге прозабыз хакында рәхәтләнеп сөйләшеп була. Бигрәк тә. соңгы вакытларда хикәя жанрының активлашуы куандыра. Айның уты сүнмәгән әле! Хәзинәбездә байлык бар. иншалла! “Айның уты .." дигәннән, күренекле хикәячебез Мәгъсүм Хужин хикәяләре, ике съезд арасында “Айның уты сүнгән" дип аталган җыентыкта басылып чыгып, һичшиксез, укучыбызны сөендерде. М. Хужин. үзенең остазы Фатих Хөсни кебек, шөкер, хикәя жанрына хыянәт итмәде: анын югары кимәлдә язылган хикәяләре инде “М. Хужиннын хикәя мәктәбе"ен булдырды. Мәктәбе булгач, димәк, анда шәкертләр дә бар дигән сүз.
Ике корылтай арасында әдәбиятыбызда искитмәле талантлы әсәрләр ижат ителгән, хикәя жанрының “тегермәне” шактый җилле әйләнгән. “Казан утлары" журналы “Хикәяләр конкурсы" игълан итеп, ошбу жанрны алга җибәрүдә гаять зур эш башкарды. Шушы вакыт эчендә редакциягә ЮОгә якын хикәя килүе нәкъ менә шул хакта сөйли. Иң актив “тегермәнчеләр"—безнең сөекле хатын-кызларыбыз. Бу нисбәттән уннан артык авторның казанышларын искә алып китәргә мөмкин. Активлар арасында да ин активлары була, болар: Нәбирә Гыйматдинова, Рифә Рахман. Рәмзия Габделхакова, Роза Мулланурова, Ләлә Гыимадиева. Эльмира Шәрифуллина. Асия Юнысова, Халисә Ширмән. Дания Гайнетдинова. Гөлзадә Бәйрәмова. Айгөл Әхмәтгалиева, Динә Әхмәтова һәм, әлбәттә, Фирүзә Жамалетдинова. Бу автор аерым игътибарга лаек. Әлеге язучыларыбыз ике корылтай арасында “алтын йомыркаларны" коеп кына торган. Рифә Рахманның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Айлы күлдәвекләр" китабы шул хакта сөйли. Зәвык белән бизәлгән хикәяләр җыентыгы. Рифәнең теле йөгерек: йә язгы шарлавык кебек, йә челтерәп аккан чишмә тавышын хәтерләтә, һәр әсәр үз көенә генә укучынын күңел кылларын чиртә. Аларны матур көй тыңлаган кебек рәхәтләнеп укыйсын.
Фирүзә Жамалетдинованың шулай ук нәшриятта басылып чыккан “Догалы корт" китабында да аерым хикәяләр бүлеге урын алган. Гыйбрәтле, зур мәгънәви эчтәлеккә ия булган хикәяләр! Аларнын темалары да бәгырьгә үтеп керерлек, берсе генә дә укучыны битараф калдырырлык түгел. Дания Гайнетдинова. Роза Мулланурова китаплары да шулай ук әдәбият хәзинәсендә матур энҗеләр кебек. Икесенең дә китаплары бары хикәяләрдән генә тора.
Янә шундый бер гүзәл китап Рәмзия Габделхакованын"Көмеш тун” җыентыгы. Шулай ук хикәя-нәсерләрдән генә тора. Рәмзия ханымга үзенең үзенчәлекле каләме бу юлы да хыянәт итмәгән
“Идел" журналында дөнья күргән хикәяләргә карата да нәкъ шундый ук бәя биреп булыр иде. Халисә Ширмән, Флера Тарханова кебек авторлар анда еш басыча Гомумән. “Идел"нен зәвыгы бик көчле аның—ул юк-бар әйбер бастырмас Тарихи әсәрләр булсынмы, мәхәббәт хикәяләре булсынмы, һәммәсе, яшьләр матбагасының нечкә иләге аша узып, укучыга зур сыйфат белән килеп ирешә. Маи чүлмәге тышыннан билгеле ди. “Идел"нен бигрәк тә соңгы вакытлардагы эзләнүләре, яналыклары. әлбәттә, анын битләрендә чиле-пешле хикәяләр бастырырга мөмкинлек калдырмый, һәм, гомумән, безнең әдәби журналларыбызга “аяк белән язылган" әсәрләр үтеп керә алмый!.. “Сөембикә"нең холкы исә бу нисбәттән тагын да үзенчәлеклерәк, нәкъ кыз-хатыннар кебек үзе усал, үзе гүзәл Күренекле шагыйрьләребез җитәкләгән "Мәдәни җомга” хакында әйтеп тә тормыйм, аларнын таләпләре шулай ук югары. Өстәвенә әдәби газетабыз хикәяләргә бик зур урын биреп бара Соңгы вакытларда укучыларыбызнын зур мәхәббәтен яулап ачып, өстәл матбагаларына әйләнгән "Шәһри Казан". "Ватаным Татарстан" битләре аша да без хикәя жанрының әдәбиятыбызда төп жанрларнын берсе булуы хакында мөһерли алабыз. Атаклы “Ялкын" һәм яшүсмерләр арасында популярлык казанган "Сабантуй" басмалары аша татар прозасының энҗеләре белән яшүсмерләребез тәрбияләнә Боларнын барысына да исә укучыны "Салават күпере" журналы әзерли. Тагын ун елдан “Казан утлары". "Идел" һәм башка басмаларның укучылар саны күпме булачагы нәкъ менә “Салават күпере" журналына бәйләнгән. Уку культурасы. 124
әдәбиятка мәхәббәт татар баласында нәкъ менә шушы бердәнбер сабыйлар журналы ярдәме белән тәрбияләнми дип кем әйтә ала?..
Кыскасы, хикәяләр хакында сөйләгәндә ошбу басмаларны телгә алырга ашыгуым аңлашылсын иде: прозабызнын кыска жанры нәкъ менә шуларда урын ала, шулар аша укучыбызга барып ирешә.
Нәзифә Кәримованын "Культурный кодагый” хикәясенен темасы минем күңелгә аеруча нык тәэсир итте. Бердәнбер академик басмабыз булган һәм. әйтергә кирәк, олуг татар әдәбиятын үз җилкәсендә күтәреп торган, бер гасыр тарихлы “Казан утлары” журналында нәшер ителгән әлеге хикәя көнкадак мәсьәләне—дини әхлак мәсьәләсен күтәрә. Минем бу хикәягә юкка гына тукталуым түгел, Ислам дине безнен милләтебезне саклап калды! Ислам дине үрнәге энжеләре белән бүген газиз балаларыбыз тәрбияләнергә тиешле1 Кыйбласы булмаган бүгенге җәмгыятьтә Ислам диненең гүзәл үрнәкләре безнен идеалыбызны баетырга тиешле, ахыр чиктә, ул идеологиябезнең нигез ташы булырга тиеш. Татар өчен элеккеге “коммунизм идеологиясен” Ислам линенен гыйбрәтле, гүзәл үрнәкләре идеологиясе алыштырды Шуңа күрә без аны пычранудан сакларга, анын белән сату итүдән тукталырга тиешбез. Хикәя әнә шул хакта.
Мин "хатын-кызлар прозасы, ир-ат прозасы” дип әдәбиятны икегә аеру ягында түгел. Бары тик гүзәл затларга хөрмәт йөзеннән аларнын исемнәрен беренче итеп атап китәсем килде, һәм, әлбәттә, алда әйтелгәнчә, хатын-кыз авторларыбыз хикәя жанрында ин активлардан.
Шул ук вакытта кайбер әсәрләр кимчелектән дә хали түгел. Мәсәлән, каткан кысалардан чыга алмыйбыз. Авылда элек кем кабахәт булган—колхоз рәисе, бүгенге көннен җитешссзлекләренә кем гаепле—түрә гаепле. Мондый аклы-каралы караш һаман да яшәп килә әле Алай гына түгел бит: дөнья ике генә төстән тормый, тормыш мен төрле төсләр гаммасыннан гыйбарәт!.. Аннан сон кайбер төгәлсезлекләр дә күзгә ташлана. Болында дөнья бетереп чикерткәләр сайраша, күл буенда бакалар сикерешә һәм шул ук вакытта авыл өенен морҗасыннан төтен чыкканы күренә Өстәвенә, хәзер Татарстан авыллары газ яга. аның төтене кыш көне дә күзгә шәйләнми.
Прозада хикәя жанрындагы яңалык Туфан Миннуллиннын “Утырып уйлар уйладым" китабына тупланган әсәрләр булгандыр. Мин алдан ук, кемнәрнеңдер минем белән бәхәскә керәселәре киләсен белеп, аларны “публицистик хикәяләр", дөресрәге, "хикәятләр" дип атар идем. Бу әсәрләрнең форма-алымы гаять үтемле һәм ин мөһиме—әлеге китапның укучыга тәэсир көченең микъдарын бернинди бизмәнгә салып та үлчәп булмастыр. Юк аны күтәрерлек бизмән, уйлап тапмаганнар әле. Мин әлеге китап алдында, анын авторы Туфан абый каршында, әлеге җыентык өчен рәхмәтемне җиткереп, башымны иям.
Прозада хикәя жанры алып килгән икенче яналык Марсель Галиевнын “Рух" әсәре булгандыр Хикәяләрдән торган роман бу. Тургеневча, “проза в стихах” дияргә лә мөмкин Тарихыбыз хакында. Ватан, туган тел хакында шундый затлы тел белән укучыбыз каршына килү авторның уңышлы адымы дип бәяләр идем мин М Гали укучысына татар теленен музыкасын тынлата, анын чикләнмәгән затлы мөмкинлекләрен, байлыгының бетмәс-төкәнмәс икәнен исбатлый «Артык зиннәтле, купшы тел әсәрмен фикерен томалый*, дигән бер акыл иясе М. Гали хикәяләре үзенен мә1ънәни жегәре белән әлеге акыл иясенен дә авызын капларлык дәрәҗәгә ирешкән' Анын күптән түгел “Рухият" нәшриятында дөнья күргән сатирик әсәрләр җыентыгы ла әдәби хәзинә буларак бәяләнерлек.
Тел ул үзе бер гажәп дөнья икәнлеге әдипләргә мәгълүм нәрсә Жыр сәнгатендә баритон, бас һәм башка тавышлар булган кебек телгә дә андый үзенчәлекләр хас икәнлеген бүгенге прозада Марсель Галиев раслап күрсәтте
Ике съезд арасында Камил Кәримовнын басылып чыккан ике хикәясен укырга туры килде: “Сунар вакыты" һәм “Мин әнигә кирәк" әсәрләре Бу авторнын ин “пешеп җиткән” чагы, анын язган әсәрләре дә шуңа күрә өлгереп җиткән булалар К Кәрим вак-тояк темага алынмас, көнкадак мәсьәләләр кызыксындыра әлеге талантлы авторны Аннан укучы тагын да саллырак әсәрләр көтүе белән ялгышмый торгандыр дип уйлыйм мин Теле йөгерек, матур, аккош муены кебек сыгылмалы, яшь кызлар биле сыман гүзәл Камил
вакыйгаларга.—заманга дисәк, дөресрәк булыр,—мөрәжәгать итә. Темалары кыю бу авторнын, бәгырьгә үтеп керерлек итеп тасвирлый белә. “Әкчин" һәм “Миһранның үлеме" хикәяләре шунын ачык мисалы.
Геройларнын характерын югары сәнгать дәрәжәсендә бирү ягыннан мин мисалга Ркаил Зәйдулланын “Кыз-хатын” хикәясен китерер идем. Хатын-кызларыбызга хас булган уртак, типик холыкны ачкан да салган әлеге хикәя. Тагын мине гажәпләндергәне шул булды: бәйгегә килгән хикәяләр арасыннан нишләптер икесе генә истә калган. Шуларнын берсе, әлбәттә. “Кыз-хатын" әсәре.
Бу юлы мине Әнәс Хәсәнов хикәясе бик сөендерде. “Ефәк пәрәвез" дип аталган хикәясен мин искиткеч уңыш дип бәяләр идем. Бер караганда әллә нәрсә юк та кебек анда. Ләкин, уйлап карасан. безнең көндәлек тормыш та “әллә нәрсә" түгел инде ул. ыгы-зыгы килеп йөргән булабыз гына. Әнәс Хәсәнов шул ыгы-зыгыдан матур детальләр таба алган. Сүз башлагач, алга китеп булса да әйтим: “Әнис алмалар" повестен дә мин бер тында укып чыктым. Һәм әлеге әсәр бүгенге яшьләр арасында популяр әсәрләрнең берсе булырга тиеш. Безнең тормышта сугыш чоры әхлагы бар. алтмышынчы-житмешенче еллар әхлагы бар һәм бүгенге көннен әхлаксыз "әхлагы" бар. Болар бер-берсеннән асыллары белән бик нык аерыла, элек әхлак тазарак, сәламәтрәк иде. Ә. Хәсәновнын әсәрләре әнә шул хакта сөйли.
Юбилее уңаеннан Альбер Хәсәновнын бик матур китабы дөнья күрде. "Жәнбәт дәвере" дип аталган әлеге мәҗмуганы йотлыгып укыйсын. Нәкъ Альберт абыйча инде. Садри Максуди. Хәй Вахит якташы икәнлеге күренеп тора: тирәнлек тә бар. укучыны кызыксындыра да белә.
Хикәяләрне бергә туплап укыганда алар хакында фикер йөртү объектив була ала. Вакыйф Нуриевнен "Җиденче палата" китабы һәм Галимҗан Гыйльмановнын “Китек ай" белән “Оча торган кешеләр" китаплары бу язма авторына әнә шундый мөмкинлек бирде. “Мөссәлим карт догалары". “Гөлләр дә елый". "Йорт иясе" һәм. әлбәттә, башка хикәяләре Галимҗан Гыйльмановнын зур унышы дип саналырга хаклы. Анын “Ана сүзе" кебек хикәяләрен тыныч кына укып булмый. Вакыйф Нуриевның исә М. Мәһдиев якташы булуы сизелә. “Судан килә" диюләре дөрес икән В. Нуриев талантлы якташы каләмен үзенә алып калган, ахрысы. Шунысы кызык һәм әһәмиятле дә Вакыйф юк-бар турында да матур хикәя яза ала. бер караганда гади генә булып тоелган нәрсәләр, анын каләменә юлыгып, һәйкәл сурәтен алалар.
Фәрит Яхиннын “Бакыр бозау артыннан" хикәясе авторның янә бер баскычка күтәрелүе хакында сөйли Иң әһәмиятлесе: Фәрит матур, күркәм вакыйгалар аша тормыш хакыйкатьләренең күктән инмәгәнлеген ачып бирә алган:татар халкының яшәеше, бигрәк тә авыл тормышы, үзе үк хәятнең югары ноктасы ул: сатира да бар анда, монсулык та һәм җиһанның кырыс чынбарлыгы. Автор кеше күңеленең ин нечкә кылларын чиртә алган. Бу нисбәттән минем шуны да әйтәсем килә: нечкә кыллы скрипкага орынган очракта аңа кагылучы бармаклар да тупас булырга тиеш түгел. Авыл хатынын бозык итеп күрсәтү чак кына күңелгә тиде, әлбәттә.
“Казан утлары" һәм “Идел" журналлары ике съезд арасында актив каләмдәшебез Искәндәр Сираҗи хикәяләренә киң урын бирде. Бу хикәяләрдә тормыш бар. геройлары “бу—мин!" дип ялтырап торалар. Мәсәлән, китап нәшрияты Әхәт Сафиуллиннын “Кешене өмет яшәтә". Әхмәт Гаделнең "Еракта томаннар артында Әхәт Гаффарнын “Энә күзе". Нурислам Хәсәновнын "Хакыйкать хакы". Әсгать Сәлахнын "Каеннар юлы". Мәрди Рәфыйковнын "Урманчы малае" китапларын нәшер итеп шулай ук укучыга зур бүләк ясады. Әхмәт Гадел үзенчәлекле каләм иясе, хикәяләре шушы хакыйкатьне тагын бер кат раслый. Марат Закир хикәяләре дә югары яссылыкта дип бәяләр идем мин. Әхәт Гаффарнын исә үзенен Ходай биргән талантына хилафлык китерергә һич кенә дә хаккы юк. бу юлы да ул ана хыянәт итмәгән. Әхәт Гаффар—чын хикәя остасы. Нурислам Хәсәновны да без хикәяче буларак кабул итәбез Халыкчан теле, гади һәм гадәти геройлары һәркемнең исендә калырлык. Әхәт Сафиуллин да нәкъ шундый стильгә ия каләмдәшебез, анын юмор- сатирасы да рәхәтләнеп укырлык. Активлыгы исә сокланып, тел шартлатырлык.
Фа кил Әмәкнен “ Курайчылар" хикәясен шулай ук битараф кына укырга мөмкин түгел. Автор үзе язган теманың бик килешле стилен тапкан, матур характерлар тудырган. Фәнзаман Батгаллнын сатирик хикәяләрен мин үзем аеруча яратып кабул
игттем. Бер караганда, вак кына булган нәрсәләрдән дә Ф Батгал ачы итеп көлә белә, ләкин шунысы кыйммәтле: ул геройларын мыскыл итми, ә яратып кына чеметә кебек тоела мина.'‘Идел" журналында Рөстәм Мингалимнен “Сап-сары көзләр” дип аталган чук гүзәл хикәясе басылды. Монсу хикәя, мәгънәле хикәя. Бу талантлы шәхес каләменнән шундый әдәби әсәрнен төшүен ешрак күрәсе иде. әлбәттә.
“Идел” журналының ике санында Фәнис Яруллиннын “Кыйбласызлар” дип аталган повесте дөнья күрде. Бик тыгыз язылган, гыйбрәтле вакыйгалар белән тулы әлеге әсәргә тәнкыйтьчеләребез үзләренен бәясен бирер әле дип өметләнеп калыйк.
Күптән түгел Нәбирә Гыйматдинованың “Мәхәббәттә гөнаһ бар” дигән китабы “табадан төште”. Повестьлар һәм хикәяләр жыентыгы. Геройлары—мәхәббәт корбаннары, кырыс тормыш корбаннары. Китап авторнын “Жәза" дип исемләнгән повесте белән башланып китә. Детектив әсәр укыган кебек кызыксынып, бер сулыштан укыла. Аклар да юк анда, кызыллар да. ягъни гел тискәре һәм унай гына булган образлар түгел—анда тормыш үзе, анда Табигатьтәге, хәяттәге бар төсләр дә бар. Бу язучы—диалоглар остасы. Геройларның һәр әйткән сүзе, һәр жөмләсе һәм хәтта ымлыклары аларнын характерын ачуга ярдәм итә. Сюжет сызыгы туры юллан гына бармый, үзенен фикере ягыннан ул калын урман кебек: шул урмандагы һәр агач бар анда, һәр яфрак искән җилдән салмак кына тирбәлеп утыра, шул урмандагы һәр кошнын үз тавышы ишетелә. Ошбу повестька ничаклы хис-эмоция салынган, шулар арасына күпме яшерен фәлсәфи фикер—тормыш фәлсәфәсе салынган. Китапка тупланган жиде бәяннен җидесендә дә җитмеш төрле язмыш, бер-берсен кабатламаган геройлар, укучынын исендә калырлык, димәк, бәгыренә кереп калырлык якты образлар.
Зәки Зәйнуллиннын "Мәүлет гусар” повесте “Казан утлары” журналында дөнья күрде һәм язучы, минем уемча, әлеге образы белән әдәбиятка чын характер, бабаларыбызнын гасырдан гасырга бер-берсеннән күчеп килгән корыч характерын алып килеп: “Менә безнен токым нинди булган һәм нинди ул!” дигән хакыйкатьне раслады. Әлеге әсәр авторнын бик унышлы әсәре, корыч рухлы, тимер бәдәнле татар егетенен якты образы буларак кабул ителде ул. Гомумән алганда, бу әсәр миндә милләтемнең киләчәгенә зур ышаныч уятты.
Фоат Садрисвнын “Бәхетсезләр бәхете” романынын беренче өлешләре укучыга күптән таныш иде инде, ул Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып та басылып чыкты. Аксакал прозаигыбыз үзе алынган теманы дәвам итеп, укучынын ялкыны сүнәргә һаман ирек бирми әле
Нурихан ага Фәтгахнын “Аклан” дип исемләнгән хыялый романы тәмамланмаган әсәр булса да, шулай ук тарих сөючеләрдә зур кызыксыну уяткандыр дип уйлыйм Тарих ул—тарих кына түгел, тарих кабатланып тора Сөекле язучыбыз Нурихан Фәттах әнә шул хакыйкатьне ассызыклый сыман
Факил Әмәкнен “Шәүлә”. Рәфкать Кәраминсн “Олы юл да сикәлтәле”, Гөлнур Якупованын “Күпер”. Заһид Мәхмүдинен "Һәркемнең үз юлы”, Марат Әмирханның “Үрбәт ханәкә гыйшкы” дип аталган тарихи романы ике корылтай арасында роман жанрынын чәчәк атуы хакында сөйли
Камил Кәримовның “Уен” һәм “Сакау күке” роман-дилогиясс роман жанрын баетып кына калмыйча, әдәбиялта шактый бәхәсләр дә кузгатты. Бәхәс туган икән, димәк, кызыксыну бар. К Кәрим үзенен үткен каләме белән гаҗәеп матур образлар тудырган. Тагын бер актив романчыбыз—ул Рауль Мирхәйдәров “Иманыннан бер язсаң” һәм “Үзем хөкем итәм” романнары шунын ачык мисалы
Рәдиф Сәгъдинең роман жанрында беренче тәҗрибәсе Ләкин шулай булуга карамастан, автор бик кызыклы алымнар белән шактый үзенчәлекле “Ирдәүкәләр" дигән әсәр ижат итүгә ирешкән "Ике кояшлы дөнья" дип аталган әсәре лә классик стильдән аерыла Авторның сурәтләгән дөньясы нәкъ геройлиры кебек каршылыклы, анда кискен бәрелешләр тулып ята Әсәрләрнең икесе дә матур тәэсирләр калдырды Болар дә ллтар милләте өчен “эшли" торган күркәм әсәрләр
Равил Вәли “Канатлы татар” дигән роман иҗат итеп, татар укучысына үзенең атаклы баласы хакында тәфсилләп сөйләп бирә
Тарихи романчыбыз Мөсәгыйт Хәбибуллинны укучы инде күптән үз итте
үзенчәлекле темага язучы әдип бүгенге әдәбиятыбызда берәү генә ул.
Мин үзем бүгенге көнгә чаклы Вахит Имамовнын "Татар япуны" повесте белән тәэсирләнеп йөрим. Ни кызганыч, тәнкыйтьчеләребез бу әсәрне күрмәде шикелле Автор Казанның меңъеллыгына тагын бер тарихи роман бүләк итте. “Казан дастаны" Казаныбыз тарихы хакында сөйли, аның тарихи чорын сурәтли.
Ике корылтай арасында “Казан утлары" журналында Мәдинә Маликованын “Тылсым” романы дөнья күрде. Әлеге авторның әсәрләрендә монарчы төп урынны әхлак темасы алып тора иде. Ул моннан берничә ел элек дөнья күргән повестенда гына тайпылыш ясап, “милли тема басуына" кереп чыкты. Һәм бу “керү" бик уңышлы булган иде. Әдибә инде коргаксый барган “басу”га жан өреп, андагы кибә башлаган “үләннәргә" саф су бөркеп, укычысына кадерле бүләк ясады. Күз тимәсен: әлеге автор үз хисабына китап чыгарып, аны үз көче белән тарата да
“Тылсым”да гаилә мәсьәләләре күтәрелә. Шул ук рухи дөнья, әхлак мәсьәләсе күтәрелә әсәрдә һәм аны бер сулышта укып чыгасын. "Тылсым" М.Маликованын чираттагы унышы дип бәяләнергә хаклы.
Бу нисбәттән минем һәммәбезгә дә кагылган (прозаикларга) бер четерекле мәсьәләгә бармак очы белән генә чиртеп узасы килә. Сонгы елларда, социалистик җәмгыять юкка чыккач, без иркенәеп китеп, әсәрләребезнен жанрларын үзебез теләгәнчә билгели башладык. Хикәялек материалның мангаена "повесть", “бәян", “кыйсса" дип чәпибез, повестька "роман" дигән кушамат тагабыз. Бу очракта да “Тылсым" романга ук тарта микән? Сюжет сызыгы берәү генә бит!—Мидхәтнен тормыш юлы. Калганнар төп геройның аяк астында буталучы персонажлар гына мина калса.
“Тылсым”да мине сөендергән тагын бер нәрсә, ул да булса, геройларнын чыгышлары. Мидхәт—Пермь ягыннан. Әнисә—Молдавиядән, калганнар—Себердән Болар дөнья буйлап сибелгән татарнын газиз балалары.
М. Маликованын әсәре бигрәк тә яшь укучы өчен кыйммәтле. Язучынын ир- атны кызганып әйтелгән фәлсәфи фикерләре кызыклы гына.
Фәүзия Бәйрәмова романнары хакында сөйләшүне мин махсус ахыргарак калдырдым. Иркенләбрәк сөйләшү максаты белән, әлбәттә. “Караболак" романы белән укучы “Казан утлары" журналында танышкан иде инде. “Кырык сырт" китабы исә берьюлы өч романны эченә алган: “Кырык сырт". "Караболак". 'Сонгы намаз" романнары. Шунысы игътибарга лаек. Чернобыль шартлавы бөтен дөньяга билгеле булганлыктан, анда зыян күрүчеләрне кайгырткан булып кыланган абзый-түрәләр санына да житми китапның тиражы. “Караболак” китапта икенче булып урын алган. Әгәр мин, Фәүзия ханымга өстәп, аны куәтләп:"Татар булганнары өчен ул кешеләрнең фаҗигасен үз вакытында яшерен сер итеп сакладыгыз! Татар халкы кырылганны читтән көлеп карап тордыгыз!" дип әйтәм икән, бу гаепләвемә каршы берәүнең дә: “Юк, алай түгел!"—дип каршы килә алмасына иманым камил...
“Кырык сырт" романы. Шәхес культы вакытында, немецлар белән булган сугышта халык чебен кебек кырылды дигән хакыйкатьне, шөкер, күптән беләбез. Бу саннарны, фактларны халыктан яшерә алмадылар. Ә монарчы татарнын Урал заводларын салганда. Чиләбедә “Маяк" авариясе вакытында. Донбасс шахталарында. Мурманскида балык тоту корабларында меңнәрчә, йөз мсннәрчә кырылганын, юкка чыкканын белә идекме соң без?!
Ахыр чиктә. Чаллыны төзегәндә Советлар иленнән җыелган бандит, шпана арасына саф татар авылларыннан шәмдәй егетләрнең, сылу кызларыбызнын барып кереп, милли шәхес буларак тузанга әйләнгәнен беләбезме сон? Монысы бит ерак тарих та түгел бит әле! Монысы—бүгенге язмышыбыз.. Хәер, заманында үзенең “Мирас" романында Разил Вәлиев бу хакта чаң каккан иде инде.
“Мәгариф" нәшрияты нәшер иткән проза китапларына күз сатыгыз! Андый югары китап культурасы хәтта Мәскәүнен үзендә дә юк! ..
"Җыен" һәм “Рухият" фондларының китаплары хакында бу съездда зур сүз булып, алар бик югары бәһа алырга тиешләр! Мин әлеге фондлар алдында башымны
...Ике корылтай арасында Марсель Галиевнен "Рух” дип аталган шигъри романы дөнья күрде. Менә шуннан бер өзек: "Халыкнын холык-табигате. тарихы, гореф-гадәте, омтылышы, уй-гаме сүзләргә сыйган. ...Тел тәмен җуйган—монын да жуя Кешенен тәнен, жанын туган тел сугарып килә, ул анын холкын билгели, ан-зиһененә чиксез үсеш мөмкинлеге бирә, шул телнен эчке хасиятеннән яралган жыр-мон исә кешенен халәт рухиясенә дәва, омтылыш дәрте өсти
Шумердан башлап Фарсистанга. Һиндстаннан алып Төньяк Кытайга. Ерак Көнчыгыштан Урта Азиягә. Уралдан алып Карпатка кадәрге төрле заманнарда төрки тел хакимлек иткән ил-җирләрдәге экзотик үсемлекләргә иелсәң....алар һәммәсе
—Минем исемем—синен җисемен!—дип эндәшер шикелле. Сүз—пирамидаларга кадәр туган. Сүз—пирамидалардан сон да калачак "
Ошбу китап дөнья күргәннән сон менә бу хакта ничә татар кешесе белде, үз- үзенә ачыш ясаган дип уйлыйсыз? Ике мен. бары тик ике мен!!! Чөнки китапнын тиражы ике генә мен данә!
Ике корылтай арасында дөнья күргән янә бер романнан берничә җөмлә “...Урал татар кулыннан киткән, андагы байлыкка кызыгып, бу якларга кыргый һәм явыз кавемнәр килеп тулган. Урал белән бергә Себер киткән. Тургай далалары. Идел-Жаек киткән. Чит кавем саранча кебек, барысын басып алган Алар горур тау ирләренең ил-жирләрсн тартып алганнар, телләрен, тарихларын, диннәрен җимергәннәр, кол булып үзләренә эшләргә мәҗбүр иткәннәр Татарлар бу явыз юэжүҗ-мәэжүж кавеме өчен тау актарганнар, тимер чыгарганнар, корал ясаганнар, шәһәрләр төзегәннәр, жир сөргеннәр, икмәк үстергәннәр
Азарга яңадан, үз җирләренә кире кайту өчен, телләрен һәм диннәрен, хакыйкатьне торгызу өчен, тарихнын кырык сыртын үтәргә кирәк була. Әмма бу кырык сыртны кичү серләрен инде бик азлар гына белә булып чыга Күпме сон ул язучының “азлар" дигәне? Мин Фәүзия Бәйрәмованын "Кырык сырт” романын эченә алган китапнын артына күз салам нибары өч мен тираж, китапка шулай ук "Сонгы намаз"дип исемләнгән әсәрдә кергән Чечня сугышында башын салган татар егетенең язмышы... Китапнын тиражы Әфганнан. Чечнядан татар егетләрен салып алып кайткан цинк табутлар санына да җитми хәлта! Шул пәһлеван егетләрнең елаудан, кайгыдан сукырайган аналары санына җитәр дип уйлыйсызмы-*' Хәсрәтләрен таш итеп бәгырьләренә йоткан агалар, тол хатыннар санына тиңләшә алыр ул тираж, бәлки' Юк. өч мен тираж бу саннарга да тинләшә алмый Шул табутлар саны чаклы да китап нәшер итеп сата, тарата алмыйбыз бит без халыкка. Оял ы безгә булсын'
Бу "Таткниготорг" хезмәткәрләре җыелышы түгел. Шулай ук тиражлар хакында, аларны халыкка сату проблемасы хакында сүз кузгатуым бик урынлы дип исәплим Чөнки без язган китаплар җиде миллионлы татар халкынын чирегенә булса да барып ирешергә тиеш. Бсзнен элек үз дәүләте, үз тәхете булган тарихлы халык шундый шартларга куелган ки. ул бары тик эчке энергиясе хисабына гына үз-үзен саклап кала ала. Үз-үзен саклау инстикты шул чаклы зур ки бу халыкта! Уйласан. шнклар катасын.
Минем уемча, “китапны компьютерлар, интернет алыштыра” дигән кешеләрдән дә ахмагырак адәмнәр юк. Дөнья галимнәре, төгәлрәк итеп әйткәндә: психологлар, социологлар озак еллар күзәтү-өйрәнүләр нәтиҗәсендә шундый кызыклы ачышка тап булганнар: (9 яшьтән алып 19 яшькәчә балалар, яшүсмерләр өйрәнелгән) көненә 1 сәгать әхлакый, матур әдәбият укудан бала алган рухи байлыкның кыйммәте. 30 сәгать тәрбия дәресен, югары уку йортларында 15 сәгатьлек гуманитар лекцияне алыштыра ала икән! Ачыклык кертик: сүз яшь укучы баланын дөньяга карашын кинәйтү. рухи, күңел байлыгын арттыру һәм баш миен эшләтү, уйлау саләтен арттыру, ягъни логнка-мантыйгын шомарту турында сүз бара. Менә шуннан сон гатар китабының халыкка таралу системасын көйләргә, эзгә салырга тиешле кешеләр генә түгел, без. язучылар, кулга каләм алыр алдыннан нинди дәрәҗәдәге әсәр язарга тиешлегебез хакында уйланырга тиешбез. Бер каптырмалы хикәя, повесть, романнар укучыбызның вакытын гына үтерәчәк!.. Соңгы вакытларда компьютерлар аркасында яшьләр арасында килеп чыккан киеренке хәлләрдән барыбыз да хәбәрдар Интернет белән артык мавыгу бигрәк тә яшъләребезнен
Рәсәйдә бер татар малаен үтереп ташладылар. Димәк, рухи яктан гына бетү бармый икән, милләтебез Интернет аркасында физик яктан да кырыла Тизрәк китапка кайтарыйк балаларыбызны, яшьләребезне! Шәп, талантлы каләм белән язылган китапка кайтарыйк!.. Мин компьютер-интернетларга каршы кеше түгел, ләкин һәр нәрсәнен чамасы бар.
Әйткәнемчә, хәерче прозаик беркайчан да үзе яшәгән жәмгыятьтәге түрәләрне халык хөкеменнән яклап, аклап роман язмаячак. Ул аны сүгәчәк кенә, чөнки ул—үзе хәерче, аның нәрсә икәнлеген яхшы белә. Еллар буе каләмен канына мана-мана язган романына прозаик бүген 30-40 мен акча ала. ТАССР вакытында язучынын хәле яхшырак иде. Әллә кире шул чорларга кайтып яшәргә инде?...
Ничек итеп татар прозасын яшәтергә, аны халыкка хезмәт итүгә җигәргә сон? Мин алга конкрет сорау куям һәм шул нисбәттән төгәл тәкъдимнәремне дә җиткерәсем килә.
1 Бер китап нәшер иткән гонорар язучыга тагын ике ел буе кайгысыз. Илһамланып, рухланып яна әсәр язарга җитәргә тиеш. Шул нисбәттә Китап нәшриятларының бюджетын арттыру мәслихәт.
2 Татарстанның бар кибетләрендә (шул исәптән шәхси кибетләрдә дә, чөнки алар Татарстан җирендә урнашкан) китап бүлекләре булырга тиеш. Монын өчен Респуплика җитәкчесенең, түрәләрне җыеп, бер сүз әйтүе дә житә.
3. Татар халкы дөнья буйлап сибелгән. Димәк, безнен романнардагы вакыйгалар Татарстан чикләре белән генә чикләнергә тиеш түгел. Прозаикларны озак срокларга Рәсәй буйлап түләүле командировкаларга җибәрергә тиешбез. Безнен “кулга тотып” карарлык унлап прозаигыбыз бар, аларга киткән чыгымнар артык күп булмаячак.
4. Хөкүмәт, прозаиклар белән алдан ике-өч елга договор төзеп, зур әсәр язарга ирек , аларга мөмкинлек бирергә тиеш. Ләкин язучыга “шул темага яз” дип, күрсәтмә ясап түгел; прозаик темасын, язарга алынырга теләгән чорын, проблемасын үзе тәкъдим итәргә тиеш.
Икеләнмичә

Реклама