ЯҢАЛЫКЛАР

КАЗАН КРЕМЛЕ—ҖИҢҮЧЕ!
Казан Кремленен Кол Шәриф мәчетен
һәм Благовсшсние соборын үз эченә алган
архитектура комплексы “Россиянен җиде
могжизасы" Ботенроссия конкурсында жину
яулады
2007 елнын көзендә башланып. 7 июльдә
төгәлләнгән тавыш бирүнен сонгы
нәтижәләрен "Всемирный следопыт" журналы
хәбәр итте.
Журнал барлык татарстанлыларны Казан
Кремленен Благовсшсние соборын һәм Кол
Шәриф мәчетен үз эченә алган архитектура
комплексынын тавыш бирүдә зур аерма белән
беренче урынны алуы уңаеннан тәбрик итте
Безнен архитектура комплексы 46483 тавыш
җыйган 17183 тавыш жыйган
Псков-ПечерскиЙ монастыре—икенче.
Санкт-Петербургтагы Сарай мәйданы һәм
Кышкы сарай (17106 тавыш) өченче урынны
яулаган “Кижи'' музей-тыюлыгы (Карелия)
дүртенче урынны алган, анмн өчен 13723
кеше тавыш биргән Тубыл Кремле
(13236)—бишенче. Выборг замогы
(13102)—алтынчы. Түбән Новгород Кремле
һәм София соборы (12944) жиденче урынга
лаек булган
АЛТЫН КАЛӘМ ТУТЫКМАС!
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит
Мөхәммәгшин парламентта балалар, яшүс
мерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын
каләм —Золотос перо-2008" республика
фестивалендә жинүчеләр белән очрашты
Дәүләт Советының матбугат үзәге хәбәр
иткәнчә, быел фестиваль Гаилә елына, шулай
ук Казанда 2013 елда Универсиада үткәрүгә
багышланган иде Фестиваль 3 этапта узып,
анын сайлап алу турлары 30 шәһәр һәм
районны колачлады Төрле номинацияләрдә
"ин яхшылар" дип та былтан журналист
хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр (йөзләп яшь
журналист) фести вальнең йомгаклау
өлешендә катнашты Ул июньдә "Борис
Полевой" теплоходында Казан
Тольятти-Самара Казан маршруты буйлап
узды
Өч көнлек сәфәр вакытында яшьләр га-
зеталар чыгарды, вняеосюжетлар әзерләде,
һонәрн осталыкка багышланган дискусси-
яләрдә катнашты Жюри Базык Бистәсе
районыннан Ләйсән Фәтхетяинова. Яшел
Үзәннән Ксения Витовскляны фестиваль
нен Гран-приенә лаек дип тапты Аларга Казан
дәүләт университетының журналистика һәм
социология факультетына ташламалы
шартларда укырга керү хокукы бирелде
Фестиваль ТР Журналистлар берлеге һәм
Казан дәүләт университетының журналистика
һәм социология факультеты ярдәмендә
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм
министрлыгы тарафыннан оештырылды
КИЛЕШҮГӘ КУЛ КУЕЛДЫ
Премьер-министр урынбасары—ТР
мәдәният министры Зилә Вәлиева белән
Россия Фелерациясснсн Тышкы эшләр
министрлыгы каршындагы Россиянен ха
лыкара фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек үзәге
җитәкчесе Элеонора Митрофанова Татарстан
Республикасы Мәдәният ми нистрлыгы һәм
«Росзарубежцснтр* ара сында хезмәттәшлек
турындагы килешүне имзаладылар Ул
оешмаларнын үзара хезмәттәшлегенең
күпьяклы аспектларын көйләргә тиеш булачак
ТЕЛЛӘР БАГЛАНЫШЫ
Казанда глобалыәшү шартларында ту ган
тел һәм мәдәниятләрне саклау пробле-
мазарына багышланган «Идел буе халыкла ры
телләре багланышлары* дигән жиленче
Халыкара симпозиум булып узды Аны ТР
Министрлар Кабинеты. Казан дәүләт
унивсрситстынын татар филологиясе һәм
тарихы факультеты оештырды Жыенда
Татарстан. Финляндия. Төркия, Германия
Казахстан. Мордовия. Чувашия. Мари Эл
Республикалары галимнәре катнашты
Симпозиумда татар милләтенең яна
рышы һәм үсеше мәсьәләләре, заманча мари
һәм мордна телләре зсксикасы үсеше
фин-угорлар һәм ислам, Казахстан Респуб-
ликасы дәүләт идарәсе системасында казах
телен куллану мәсьәләләре, тагар изуынын
латинга күчүнен. лингвистик нигезләренә
кагылышлы һ б мәсьәләләр күтәрелде
ТАРИХИ-МӘЛӘНИ КҮПЕРЛӘР
Моннан 30 ел элек гамәлгә куелган Ха
лыкара музейлар көне юньянын 150 илен дә
билгеләп үтелә ТР Премьер-министры
урынбасары —мәдәният министры Зилә
Вәлиева. музей хезмәткәрләрен һонәрн
бәйрәмнәре белән котлап, башкала муэейлл
рынын һәм авыл җирендәге кечкенә генә
экспозицияләрнен жәмгыятькә йогынты ясау
дәрәҗәсе төрле булса да. һәммәсенен дә
әһәмияте гаять зур икәнен билгеләп үтте
Музейларның, идея, мәдәни, мемориаль үзәк
буларак роле елдан-ел үсә бара, алар- нын
милли казанышларыбызны саклауга, яшь
буынла Ватаныбыз тарихына ихтирам
тәрбияләүгә керткән өлеше отыры арта
Республикабыз музейлары—төрле халык
мәдәниятләрен баету, алар арасында үзара
анлашу һәм хезмәттәшлек урнаштыруда да
алыштыргысыз ярдәмче. Болгар шәһәрлеге
һәм Алабуганың "Ак тирмә"се, “Свияжс- кий
благовест" һәм Шишкин сәнгать сим-
позиумы. “Казан Кремле" музей -тыюлыгы.
Милли музей һәм ТР Сынлы сәнгать музее
республикада гына түгел, бөтен Россиядә
данлыклы.
Бәйрәм унаеннан Зилә Вәлиева музей
хезмәткәрләренә һөнәрмәндлек, фида-
карьлекләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде
һәм аларга ижат энергиясе, гаилә иминлеге.
нык сәламәтлек теләде.
БОЛГАРИЯ ҺӘМ БОЛГАР
Агымдагы елның июль ахыры—август
башында “Города-побратимы" фильмының
икенче өлешен төшерү башланачак. Әлеге
документаль фильмнын беренче өлеше
Болгариянең Шумен. Мадар һәм Плиск
шәһәрләрендә төшерелгән Икенче өлешен
төшерү исә Казан. Болгар. Биләр
шәһәрләрендә үтәчәк. Проектны әзер-
ләүчеләр фикеренчә. әлеге фильм Казан
белән Болгарның визит карточкасына
әверелергә, шулай ук Казан белән Шумен
шәһәрләренең якын мөнәсәбәтләрен ча-
гылдырырга тиеш. Документаль тасманы ТР
Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык
министрлыгы. Казан шәһәре башкарма
комитетының тышкы элемтәләр һәм ту-
ристлык комитеты ярдәмендә режиссер
Людмила Усова җитәкчелегендәге ижат
төркеме әзерли.
АКЧА ҖИТСӘ-ЭШ БАРАЧАК
Татарстан Иҗтимагый палатасының
мәдәният буенча комиссиясе түгәрәк өстәл
утырышы үткәрде. Анда «ТР ки-
нематографиясен үстерү концепциясе»
проекты, кино сәнгате буенча кадрлар
әзерләү һәм туплау мәсьәләләре хакында
фикер алышынды «Татаркино» директоры
Владимир Батраков, Казан дәүләт мәдәният
һәм сәнгать университеты проректоры Павел
Терехов, драматург һәм киносценаристлар
Мансур Гыйләжев. Айсылу Хафи- зова.
кинорежиссер Салават Юзиев кебек кино
сәнгатенә мөнәсәбәте булган ижат әһелләре
катнашты.
«Татарстан кинематографиясен үстерү
концепциясе» хәзерге вакыттан башлап 2010
һәм алга таба 2015 елларга кадәрге
вакытны колачлый Документ тиздән ТР
Министрлар Кабинеты каравына тапшы-
рылачак.
Утырышта катнашучылар, концепциянең
теоретик нигезе унай шәрехләнгән. ләкин
анын материаль базасын хәл итәсе бар. дип
билгеләде В Батраков сүзләренчә. әгәр
Татарстанда кино сәнгатен үстерү өчен елына
90 млн сум чамасы акча табылса, үзебезнен
кино төшерү павильоныбыз булса. 2 уен
нәфис фильмы, бер аннимацион фильм, кыска
метражлы берничә фильм төшереп, кино
сәнгатенең үсешенә ирешү бик мөмкин Ә
хәзергә әле Татарстан бюджетыннан кино
сәнгатенә елына нибары 9 млн. сум акча
бүлеп бирелә.
ГАРИФ АХУНОВ УРАМЫ
Башкаланың «Кояшлы шәһәр» микро-
районында Татарстанның халык язучысы. ТР
Фәннәр академиясенен шәрәфле академигы.
Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый
исемендәге премияләр лауреаты, күренекле
җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов исемен-
дәге урам ачылды Әлеге урамга татар клас-
сигының исеме 2007 елнын сентябрь аенда ук
ТР Министрлар Кабинеты һәм Казан шәһәре
муниципаль берәмлеге башкарма комитеты
карары белән бирелгән иде Торак
комплексындагы бу урамны Гариф Ахунов
исеме белән атау инициативасын Татарстан
Язучылар берлеге һәм язучының гаиләсе
белдергән
Әдип исемендәге урамны ачуда ТР
Премьер-министр урынбасары—Мәдәният
министры 3. Вәлиева. Татарстанның
Язучылар берлеге рәисе И Ибраһимов һәм
башка рәсми кешеләр катнашты Тантанага
язучынын «Хәзинә» романы буенча
төшерелгән шул исемдәге нәфис фильмда төп
рольләрнең берсен уйнаган РФ халык
артисты Александр Филиппенко да килгән
иде
Киләчәктә «Кояшлы шәһәр» микро-
районында, Гариф Ахунов урамыннан тыш.
танылган татар архитекторы Мидхәт Булатов
һәм танылган рәссам Бакый Ур- манче
исемендәге урамнар да булачак дип көтелә.
ЯДЬ ИТҮ
2 июньдә мәшһүр татар композиторы.
СССРның халык артисты Нәжип Җиһа-
новны искә алу чарасы узды. Туганнары,
дуслары, укучылары, хезмәттәшләре.
Татарстан Композиторлар берлеге һәм дәүләт
хакимияте вәкилләре Арча зиратына барып.
Нәжип Жиһановнын каберенә чәчәкләр
салды.
Республиканың музыка мәдәниятен
үстерүдә Н Жиһановнын өлеше ифрат зур
Анын иҗатына милли һәм интернациональ
берлек, татар, рус. бөтендөнья музыка
сәнгатенен ин яхшы традицияләре белән
бәйләнгән үзенчәлекле стиль хас.
ШАГЫЙРЬНЕ ИСКӘ АЛУ
Арча районынын Утар Аты урта мәктә-
бендә фронтовик шагыйрь Әхмәт Исхакны
(1905—1991) искә алу кичәсе үткәрелде.
Очрашуга Казаннан анын тормыш иптәше
Гөлсем ханым Исхакова. язучы Рашат Низами
һәм Ш Камал исемендәге музейнын өлкән
фәнни хезмәткәре Равилә Мөбәрәк- шина
килгәннәр иде
Алар Ә. Исхакнын үз заманы өчен зур
шагыйрь, оста тәржемәче булуын (Нәваи- нсн
"Фәрхад һәм Ширин-. ГТушкиннын "Руслан
һәм Людмила-. Лермонтовның "Дсмон- һәм
башка классик шагыйрьләрне тәржемә иткән),
озак еллар “Чаян- журналын җитәкләве
турында сөйләделәр.
13 майда шагыйрьне искә алу кичәсе Ш
Камал исемендәге музейда да үткәрелде.
КАЛӘМДӘШЛӘРЕБЕЗ БӘЙРӘМЕ
Чиләбедә Мифтахетдин Акмулла
исемендәге татар-башкорт әдәби бер-
ләшмәсенең 45 еллыгын зурлап үткәрделәр
Бәйрәмгә килүчеләр башта татар, башкорт
әдәбиятлары секцияләре эшендә,
татар-башкорт китапханәсендә үткәрелгән
бәйрәмлә катнаштылар Кичен Прокофьев
исемендәге Концерт залында зур тантана
булды. Бу чараларның һәркайсында әлеге
берләшмәнең бу төбәктә яшәүче татар,
башкорт халкынын милли үзанын үстерүдә,
туган телне, әдәбиятны, мәдәниятне саклап
калуда, өлкәдә яшәп иҗат итүче каләм
әһелләренең ижатын үстерүдә зур роль
уйнавын билгеләп үттеләр Шушы
берләшмәдә әдәби чыныгу алган, монда
үткәрелгән чараларнын үзәгендә кайнаган
Газиз Кашапов, Ирек Сабиров. Салисә
Гәрәева. Камил Мостафин, Басыйр Рафи ков.
Энҗе Гыйрфанова, Булат Батгалов һ б каләм
ияләренең исемнәре тагар әдәбиятын
сөючеләргә күптән таныш
Бәйрәмдә каләмдәшләребезне Татарстан
Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф
Нуриев тәбрикләде Ул шулай ук Татарстан
Мәдәният министрлыгы. Бөтендөнья татар
конгрессы башкарма комитеты.
Журналистлар берлеге котлауларын да
ирештерде Татарстан дәүләт жыр һәм бию
ансамбле солисты. Татарстанның атказанган
артисты Рамил Миннегалиев үзенең
җырларын бүләк итте
Бәйрәм чараларында Татарстан Рсс
публикасының Екатеринбургтагы даими
вәкиле Равил Бикбов катнашты һәм чыгыш
ясады
ГАРӘП КАЛЛИГРАФИЯСЕ БӘЙГЕСЕ
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Ис-
чакый агымдагы елның октябрендә гарәп
каллиграфиясе бәйгесен уздыру турындагы
нигезләмәне раслады Ул кин җәмәгатьчелек
һәм хакыйкый чөселманнарнын игътибарын
жалеп итү. гарәп язуы һәчс анын
мөмкинлекләрен мөселман мәдәнияте
казанышларын пропагандалау максатыннан
оештырыла. Конкурс профессиональ
рәссамнар, бизәүчеләр, дизайнерлар, гарәп
теле һәм каллиграфиясе мөгаллимнәре, гарәп
каллиграфиясе белән кызыксыну - чылар һәм
балалар арасында үткәрелә. Конкурс
кысаларында каллиграфия күргәзмәсе дә
оештырылачак
КҮРГӘЗМӘ КӨЗЕН УЗАР
Эрмитаж һәм Луврнын «Лувр-Эр-
митаж-Казань-Исламика» берләшкән уникаль
күргәзмәсе агымдагы елнын 19 ноябрендә
ачылачак Ул Казан Кремлен лә урнашкан
«Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә узачак
Шулай ук Татарстан музейларының
Санкт-Петербургның зур музейлары, аерым
алганда Дәүләт рус һем Россия этнография
музейлары белән берлектә күргәзмәләр
оештыруы турында да килешенгән
Күргәзмәдә мөселман сән- гатенен Кытайдан
Испаниягә кадәр булган үзенчәлекләрен
күрергә мөмкин
АРТИСТЛАР САБАН ТУЕ
Инде икенче ел рәттән Саба районы нын
Лесхоз бистәсендә театраль Сабантуй
уздырыла. Әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге
шунда анда республиканың бик күп сәнгать
әһелләре катнаша Быел исә Сабантуйда
Россиянен Кече театры. Башкортстан һәм
Чуашстан артистлары да кунак булды.
Театраль бәйрәм жмрле халык тормышына да
үзгәрешләр керткән икән Сабалылар.
танылган артистларга кызыгып, бер ел зченлә
115 спектакль куйган Быелгы бәйрәм исә
“Әкият' те атры артисты Юрий Чуктиев өчен
аеруча истәлекле Сабантуйда баш батыр
калган артистка Премьер-министр Рөстәм
Мин неханов исеменнән Ргаг автомобиле
бүләк иттеләр.
КИТАП-САБАНТУЙ БҮЛӘГЕ
Сабантуй унаеннан «Татнсфть* ААЖ
Бүләк итү көннәре үткәрде »Рухият» яна рыш
фонды чыгарган меннәрчә китаплар
милли-мәдәни автономияләргә бүләк ителде.
Компания көньяк-көнчыгыш нефть
төбәге районнарын ла игътибардан чит тә
калдырмады. «Татнсфть» «Таткнмга»
ААЖнән 514 мен сумлык 13 мен данә китап
сатып алып район һәм шәһәр китап
ханәләренә бүләк итте
ЧЫН МӨСЛИМӘ
Татарстан хатын-кылларының "Мос-
лимә” ижтимагый оешмасы Мәдәният
министрлыгы белән бергәләп эшләячәк. Бу
хакта министр Зилә Вәлиева белән оешма
җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина очрашып
сөйләште Очрашу барышында Зилә Вәлиева
“Мөслимә” газетасы редакторы,
Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре Әлмира ханымны 70 яшьлеге
белән дә котлады
8 июль көнне “Казан” милли мәдәният
үзәгендә танылган журналистның юбилей
кичәсе узды.
МУЛЬТФИЛЬМ ДИН ӨЙРӘТӘ
Балаларга ислам дине нигезләрен өй-
рәтә торган “Кечкенә Камил” дип аталган
мультфильм татар теленә тәржемә ителгән
Төркиядә төшерелгән әлеге анимацион
фильмны татар теленә тәржемә итү, татар
менталитетына яраклаштыру, милли музыка
кую эшен “Призма” мәдәни-агарту фонды
башкарып чыккан Мультфильм 3 сериядән
тора. Анын гомуми озынлыгы— 54 минут.
Төп геройлар—Камил исемле малай һәм
анын бабасы Мультфильмда ислам
нигезләре, диннен роле, әдәп-әхлак турында
сөйләнелә.
МӨСЕЛМАННАР ӨЧЕН КУНАКХАНӘ
Киләчәктә Казанда мөселманнар өчен
кунакханә төзеләчәк. Әлеге проектны
Татарстан Мөселманнар диния нәзарәте
Ислам үсеш банкы белән берлектә башкарып
чыгарга ниятли
Татарстан урамындагы кайчандыр
мөселман жәмгыяте урнашкан иске бина
урынындагы кунакханә Галиәсгар Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театры
каршында төзеләчәк Биш катлы корылма бар
уңайлыклар да тудырылган 26 бүлмәне, 250
кешелек ресторанны уз эченә алачак. Хезмәт
күрсәтү шәригать кануннары буенча
башкарылачак.
Төзелеш таләп иткән алты миллион евро
акчаны Ислам үсеш банкы бүлеп бирәчәк.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасы хакына нә-
тиҗәле хезмәте һәм республиканың мас-
сакүләм коммуникация чараларын үстерүгә
зур өлеш керткәне өчен ТР «Татмедиа»
массакүләм коммуникация агентлыгы дәүләт
учреждениесе генераль директоры Марат
Яшәр улы Моратов «Фидакарь хезмәт өчен»
медале белән бүләкләнде
ПРЕЗИДЕНТНЫҢ РӘХМӘТ ХАТЫ
Күпьеллык нәтижәле әдәби эшчәнлеге,
Татарстан Республикасында мәдәниятне һәм
сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен
язучы Вәлиев Диас Назих улы Татарстан
Республикасы Президентының Рәхмәт
хатына лаек булды.

Реклама