Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ДА БЕРӘҮ ГЕНӘ...


Гастрольләрдән йөреп кайтуга мине. “Уфада Роберт абыйнын ижат кичәсе булды Шундый яхшы узды инде. Кызганыч, күрми калдын дип каршылыйлар Илешкә кайтсаң: “Роберт Миннуллин бөтен татар-башкорт эстрада йолдызларын жыеп Сабантуй уздырды. Мондый нәрсәнен беркайчан да булганы юк иде әле!"—дип сокланалар. Авылга кайтсаң, әни-карчык сөйли: “Телевизордан Роберт абыеңны күрсәттеләр. Бер шигырен укыды. Вәт язып та караган, ичмасам!" Радионы ачсан, тагын шул ук Роберт Миннуллин.
Йә нәниләр анын шигырьләрен укый, йә анын сүзләренә язылган жыр яңгырый Китап кибетенә керсән дә—Роберт Миннуллин. Публицистик әсәрләре, шигырьләре, кечкенәләр өчен китаплары.. Юньлерәк җырчының концертын карыйм әле дип, Салаватның вндео-язмасын алып кайтсан, аннан да Роберт Миннуллин килеп
чыга...
“Бу Робертка һаман җитми микәнни, ник барсына да катыша ул, ник әллә нәрсәләр оештыра, ник һаман нәрсәдер эшли?!.”—дип көрсенүчеләр дә юк түгелдер Аларны да аңлап була. Чөнки аларнын күзенә сонгы нәтиҗәләр, унышлар гына күренә, һәм ул унышлар үзеннән-үзе килгәндер, язмышның бүләгедер кебек тоела. Кызыктыра, бераз көнләштерә дә. Ә шушы нәтиҗәләргә китергән йокысыз төннәр, ал-ялсыз көннәр, күңелнең өзелергә җитеп тартылган кыллары Ижатчынын үзеннән һәм якыннарыннан башка беркемгә дә күренми. Күренергә тиеш тә түгелдер.
Мин якташым. Сөндәшем, өлкән каләмдәшем Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллиннын тыйгысызлыгына, талантына сокланып яшим. Чөнки шагыйрь кеше өчен Казаннан килеп Башкортстанда ижат кичәләре, концертлар, сабантуйлар оештыруның нәрсә икәнен мин яхшы беләм. Сүз сәясәт турында бармый Сәнгатьнең үз кануннары. Гомумән, башка республикада ижат кичәңне оештыру жинел нәрсә түгел, ул шәхес буларак та, иҗатчы буларак та зурлыгыңны таләп итә. һич югында, синен кем икәнеңне белергә тиешләр. Ә аны беләләр. Өстәвенә, яраталар да.
Язучы популяр булырга тиеш! Бу анын үзеннән дә бигрәк, иҗаты, укучылары өчен кирәк. Язучының популярлыгы ул әдәбиятның кинрәк танылуы, дигән сүз. Ә әдәбият—мәдәниятнең нигезе.
Татарда, әлбәттә, бер генә Роберт Миннуллин бар. Әйе, ул бөтен җиргә дә өлгерергә тырыша. Әйе. анын вазифалары да күп. Әйе, ул соклангыч лирик та, ялкынлы публицист та, менә дигән юморист та, искиткеч балалар язучысы да...
Һәм ул берәү генә...
Роберт Миңнуллиннын балалар өчен язылган шигырьләре турында уйласам, бер күренеш күз алдына баса.
Улымның бәләкәй чагы. Күпчелек шәһәр балалары шикелле үк. анын да татар язучыларына артык исе китми. Шулай да үз иткән бер китабы бар. Мәктәптән шигырь ятларга кушып кайтарсалар да. берәр бәйрәмдә чыгыш ясарга кирәк булганда да гел шуңа ябыша. Беркем берни кушмаган чакларда да шул китапны еш кулына ала. Әле дә шуны актарып утыра. Бу юлы Сабантуйга багышланган шигырь ятларга кушканнар. Ул бертын шулай тавыш-тынсыз утыра да сикереп торып баса:
—Уйнарга чыксам буламы инде?—һәм әнисенең ни әйтергә чамалавын тоеп, өстәп куя.—Шигырь әзер ул. Сөйләп күрсәтимме9!
Әнисе “йә. сөйләп кара әле" дигәнне аңлатып, баш кага. Малай тамагын кырып ала да шигырь укырга тотына:
—Колга тора мәйданда.
Биегрәк айдан да Әтәч колга башында.
Кызыктыра барсын да
Үз баланнын булдыклылыгын күрү рәхәт, әлбәттә. Шигырьне матай ничава гына укый, һәм мин әлеге әсәрнен үземнеке түгеллегенә аз гына "кытыкланып' та куям Югыйсә мин дә шагыйрьләрнең ин начары түгел бит инде Минекен укыса да булыр иде.
Нәрсәсе бар сон бу шигырьләрнең шул кадәр үзенә тартып торырлык'”
Минем инде мондый күренешкә беренче тапкыр гына гажәпләнүем түгел Элегрәк, үзем язганны үз улым авызыннан ишетергә теләп, тапкырлау таблицасын да “шигырьләштереп" биргән идем Малай күз генә йөгертеп чыкты да:
—Ярый, әти. Мин лутчы тапкырлау таблицасын гына ятлармын инде,—дип елмайды.
—Нәрсә, ошамадымы әллә?
—Кызык кына килеп чыккан .—Ул, мут күзләрен түбән кадап, бераз тынып торды,—Син тагын телевидение программасын да шигырьгә әйләндереп кара Нишлисен инде... Роберт Миннуллиннын үз сүзләрен бераз үзгәртебрәк әйтсәк "Баланы ахмакка санау—зур ахмаклык. Кайчан нәрсә укырга икәнен, кемне укырга икәнен үзе белә ул. Күнеле нәрсә тели—шуны укый Аны жаны теләмәгән әсәрне укырга берничек тә мәжбүр итә алмыйсын”
Ә малай укый Шушы шагыйрьнең әсәрләрен яратып укуына инде күнегелә төшкән Күнелне кытыклатып алган шайтан ла шундук юкка чыга Бер карасак, әлләни шайтанлыгы да юк инде анын. Әлеге шигырьләрнең үзенә тартып торучы тылсымлы серен беләсе килү теләге генә ул. Һәм белә алмый интегү ачысы гына...
Менә миңа да чират Менәм Мин дә бит ир-ат'
Кинәт әлеге сер пәрдәсенең бер як чите ачылып киткәндәй була Бер мизгел эчендә генә. Мин үзем өчен нәрсәдер ачыклагандай булам. Тик анын нәрсә икәнен генә анлап житми калам Һәм инде ничәнче кабат үземә бер үк сорауны бирәм -Нәрсәсе белән шул тиклем үзенә тарта сон бу шигырьләр?
Начар язганнарны укуы кыен, әмма язмаларына карата мөнәсәбәтсннс белдерү жиңел Оч сүз дә житә Ә чын шагыйрьләрне ләззәтләнеп укыйсын, яратасын, ләкин ни өчен яратуынны анлата алмыйсын, кайчак үзең дә анлап җиткермисен Бары тик яратасын гына Шуна да алар иждтын бәяләү бик жинел нәрсә түгел Мондый сорау белән баш ватучылар бер мин генә түгел икән Әзһәр Габиди әле 1978 елда ук болай дип язган “Бу шигырьне укып чыккач, анын нәрсәседер борчыган да, уйландырган да. үз җылысы белән тартып торган да сыман булып китә. Башта шагыйрьне күзенә күренгән һәр күренештән шигырь ясарга тырышуда, ясалмалылыкта гаепләп куясын. Гаеплисен, ләкин моңа үзен ышанып бетмисен Димәк, анда сине тартып торган нәрсәдер бар Нәрсәдер бар
Бу “нәрсәдер"не, бәлки, төгәл генә билгеләп тә бутмындыр Шигырьләрне кабаттан барлап чыккач "Аларда балачак бар'"—дип әйтәсе килә Һәм бу дөрес тә һәр шигырьдә самимилек. сабыйларча шуклык, беркатлылык, тынгысызлык, бөтен нәрсә белән танышырга, һәр күренешкә үз бәянне бирергә омтылу, шул рәвешле үзеннен зур кеше икәненнс расларга тырышу ярылып ята Вакыты белән әлеге күренеш өлкәннәрне ирештерүгә кадәр барып житә "Безнең өйнең краны" шигыре менә ничегрәк яңгырый
Краннан су тамып тора. Куп очракта агып тора
Әнием и борган була.
И булыштырган була.
Без бит балалар белән ниндидер төчерәк телдә сөйләшәбез ” Бәләкәчем минем, бәү-бәү итәсеңме7 ..мәм-мәм ашыйсынмы? печ итеп киләсеңме?”—шул рәвешлерәк. Ә бу шигырьдә бала нәкъ менә шунын киресен эшли, үзенең зур икәнлеген исбатлау ниятеннәндер, өлкәннәр теле белән сөйли...
Һәм шушы жөмләдә анын өлкәннәргә булган яратуы да, аларнын тормышыннан киная белән көлү дә. үзенә сабый итеп карауга канәгатьсезлек тә чагылып китә. Бу күренеш кайчак яшертен, ә кайчак ачыктан-ачык төсмерләнә:
Зурлар безгә тапшыру да,
Кино да каратмыйлар —Ярамый да ярамый!—дип.
Көн саен кабатлыйлар —Кинолар кичен.—диләр.—
Өлкәннәр өчен!—диләр
Бала һәрчак бала булып кала. Ул ихлас. Үзен борчыган, сокландырган, игътибарын җәлеп иткән һәрбер нәрсә хакында уй-кичерешләрен җиткереп бара. Беркемнән дә, бернәрсәдән дә кыенсынмыйча. Ул хәтта көлкегә калудан да курыкмый Чөнки үзен яратканнарын, гафу итәчәкләрен белә. Шигырьләр аша безгә мәхәббәтле гаиләдә үскән сөекле һәм сөйкемле бала карап тора сыман. Лирик геройнын хөр күнеллелеге. шуклыгы, ә вакьггы белән бераз иркәләнебрәк, очыныбрак китүе дә шуннандыр.
_”Шигырьләрдә балачак бар".—дию генә җитми. Бу шигырьләрдә БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК бар. Һәм балаларның аңа тартылуы бик тә табигый
Югарыда китерелгән шигырь “Ә үзләре...” дип атала һәм болай тәмамлана:
Әгәр дә карый башласаң.
Безгә бармак яныйлар Безгә дигән мультфильмны Үзләре бик карыйлар!
Бу шигырьдәге малай тагын шелтәләр инде, әмма Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләрен мин дә бик яратып укыйм. Кабат-кабат. Шигырьләр, әлбәттә, үзгәрми, әмма укыган саен әдәбият та, тормыш та яна ягы белән ачылган кебек була. Бер караганда, мин ул әсәрләрдә үземнең малай чагымны күрәм Балачакның самими шуклыкларын, ә кайвакыт мина бик тәтеми узып киткән ямьле якларын сагынам. Ә күпчелектә, улларымның кечкенә вакытын күз алдыма китерәм. Шигырьләр нәкъ менә алар турында язылгандыр кебек тоела. Кайберләрендә аларнын сүзләре турыдан-туры яңгырап киткәндәй була: “Энекәш кирәк мина", “Юк инде", “Күчтек яна фатирга". “Мин кунак яратам" һ.б Шигырьләрне укыган саен балаларыңның күңелен ныграк аңлагандай буласың. Аларнын бәләкәй чагын уйлап: “Ярый шулай эшләгәнмен әле!”—дип сөенәсең, яки узган хаталарыңны хәтерләп үкенәсең. Янә бер мисал:
Белмиләр лә хәлләремне! - Хәлләрем начар минем.
Пианино булсам, күптән Бу өйдән качар идем.
Их. качсын иде.
Барыбер.
Уйный ачмам мин аны Әни мине интектерә,
Әмин., пианиноны
Менә мондый әсәрләр “балалар әдәбияты” дигән терминнын шартлылыгын күрсәтә шикелле. Сабыйнын психологиясен, кичерешләрен ачык күрсәткән хатдә. бу әсәр, балалардан бигрәк, әти-әниләрне тәрбияли Балаларны аткәннәрнен хата карашыннан яклый ул. Шуна да балаларны да, өлкәннәрне дә үзенә тартып торадыр
Роберт Миннуллиннын нәниләр өчен ижат ителгән әсәрләре турында уйлаганда, үз балаларымның бәләкәй чагын искә алуым бер дә юктан гына түгелдер Әдипнен балалар өчен язылган шигырьләре сабыйлар тормышын бөтен тулылыгында чагылдыра, аларнын йөрәк тибешен тоярга мәҗбүр итә Бу жәһәттән, алар һәрбер ата-анага бала күнелен анлау өчен ачкыч, тәрбия әсбабы булырлык Бәлки, аларны "балалар һәм ата-аналар әдәбияты” дип атау дөресрәктер дә ате
Балалар өчен язылган шигырьләре өлкәннәргә кызык булган кебек үк. Роберт Миннуллиннын лирик, юмористик шигырьләре балаларга, үсмерләргә дә кызыклыдыр Борынына ис кергән, күңелендә мәхәббәт бөреләнгән яшь-җилкенчәк гурында әйтеп тә тормыйм инде
Синең серле карашыңнан Бар уйларым тарала Әллә ниләр уйлап ачам Син караган ара Па
кебек юллар нинди генә яшь йөрәкне битараф калдырыр икән™ Хәер, керсез саф мәхәббәт турындагы шигырьләр бәләкәй чагында да укыла, аңлашыла алар һәр солдат кесәсендә генерал погоны яткан кебек, һәр бала күнелендә зур булып үсү хыялы һәм мәхәббәткә омтылыш яши
Куп тапкырлар тырышсаң.
Һай тырышсаң тагы бер.
Теләгеңә беркөнне Ирешәсең барыбер!
Ә Роберт Миннуллиннын мәхәббәт шигырьләре—саф та. ягымлы да Алар кайсы нгы беләндер назлы җилне хәтерләтә Шигъри сөйләме жил кебек йөгерек—бер җирендә дә абынып-сөрлегеп тормассын Укыганда да алар кемдер язган шигырь булып түгел, ә табигый рәвештә үзендә туып, үзеңдә яшәгән уйлар-кичерешләр агышы булып тоела. Табигый мон
Син минем җ анымны Газаптан арындыр'
Син минем беренче һәм соңгы ярымдыр
Ул мон ургылып та. ташып та түгел, ә сабыр гына саркылып чыга Аны тыен туктатып та. ашыктырып та булмый Кирәкми лә Ул шул килеш тә дулкынландыра, ә үз җаныңдагы әрнүләр белән кавышканда хәтта елата да ала Елатса да. юатса да бу моң яраламын Киресенчә, ягымлы бер дулкын булып жанынны назлап уза, авыр юш ылирынны оныттыра. Шул рәвешле сиздермичә генә, сине авыр уйлардан тартып алып, яктылыкка алып чыга.
Кайтыйм гына, онытырсың Кр яш/хчә/н-ңнең барс ын
Моңсуланып озатсаң да Елмаеп каршыларсың
Бу сыйфат мәхәббәт лирикасына гына түгел, анын бөтен ижатына кагыладыр. Миңа калса, Роберт Миннуллиннын шигырьләрен кычкырып, яки трибунадан йодрык болгап укып булмый. Алар табигый үз тавышын белән укый торган шигырьләр. Сөйләшеп утыргандагы кебек. Алар шул килеш тә ерак ишетелә. Табип кулыдай сак, дипломат сүзедәй итагатьле:
Язганнар язды бездә дә.
Менә дигән итеп.
Әйбәт заманнар килгәнне Ятмадылар көтеп.
Шул ук вакытта, табип кулыдай тәвәккәл, дипломат сүзедәй үтемле, кире каккысыз:
"Шигырьләрең бармый ",—диеп.
Хәзер беркем бормый.
Шәп шигырьләр язу җиңеп - Язып кына булмый.
“Язганнар язды бездә дә" дип аталган бу шигырьне укыгач, елмаеп та куясын. Мондый әсәрләренең күплеген искә алсаң, авторны “кызык шагыйрьләр" рәтенә кертергә дә мөмкин кебек Әмма шигырьдә сүз нәрсә хакында барганын уйласан. бер дә елмаясы килми. Блмаерга җәелгән авызын шундук җыела, һәм шагыйрь күнетендәге әрнүләрне үз җанында кичерергә мәҗбүр буласын. Ә шушы шигырь тәэсирендә әдәбиятыбызнын бүгенгесе, киләчәге хакында чиксез уйлануларга бирелергә дә. озаклап бәхәсләр корырга да мөмкин. Бу бүгенге шигърияткә куелган диагноз шикелле яңгырый...
Монда шагыйрьнең тагын бер үзенчәлеге күренә—ул ин әрнүле проблемалар турында да якты каләм белән яза. Шигырь юлларында хәтта монсу елмаюы да чагылып киткәндәй була. Бу җәһәттән, Роберт Миннуллин шигърияте мина кайсыдыр ягы белән Хәсән Туфан лирикасын хәтерләтә, анын дәвамы булып тоела. Шундый ук монсу яктылык, шундый ук тыенкы әрнү... Юк, зарлану да. үрсәләнү дә түгел бу, ә күз яшьләре кебек үзлегеннән саркылып чыга торган бер моң:
Була авыр халәтләрем,
Сәгатьләрем, көннәрем.
Андый көннәрдә дөньяның Тиргим әллә кемнәрен.
Жыр язучы композиторларның күбесенчә нәкъ менә Роберт Миннуллин әсәрләренә мөрәҗәгать итүенең сере дә шул мондадыр. Көй язганчы ук җырлап тора торган шигырьләрне кемнең генә кулдан ычкындырасы килсен инде?!
Бүген, әлбәттә, көй чыгаручылар да. җырлаучылар да күп Санап бетергесез. Жырлау рәвешләре дә. талантлары да. популярлыклары да төрле-төрле Булсын, күпсенмик. Хәтердә калырдайлары халык күңелендә яшәр, калмастайлары онытылыр Сүз башка нәрсә турында. Шушы ничәшәр йөз җырчының бүген яртысын себереп түксәң дә, татар эстрадасы берни сизмәячәк, бернинди югалту кичермәячәк. Әмма шушы җыр сәнгатеннән бер Роберт Миннуллин иҗатын алып ташласаң... Күз алдына китерүе дә куркыныч Бу инде иң танылган җырчыларыбыз ин яраткан җырларыңнан колак кага, халкыбыз җырсыз кала дигән сүз.
Сандугачлар китә инде.
Кала моңнары гына.—
Моңнарының күңелләрдә Кала торганы гына —
ди ул үэенен бер шигырендә Моны аз гына үзгәртеп, болай дияргә мөмкин бүтен халык күнелендә калырдай җырларның күбесе Роберт Миннуллин сүхтәренә язылган.
Анын балалар өчен язылган әсәрләре дә. лирик шигырьләре дә ягымлы юмор белән үрелеп килә иде. Елмаю монда төп рольне уйнамыйдыр, ул өстәмә бизәк кенәдер төсле иде. Әмма “Дусларым, дус-ишләрем " җыентыгы шагыйрь иҗатындагы юморга аерым урын бирүне таләп итә сыман Шигъри котлаулар, шаян тостлар, багышлаулар, иҗатташларына эпиграммалардан торган бу китапны укып чыккач, авторнын башка әсәрләрендәге юмор да бүтән яссылыктарак күренә башлый. Роберт Миннуллин коеп куйган лирик кына түгел, менә дигән юморист та икән бит дип уйлыйсын.
Әдәбиятыбызда ••юморист" ярлыгы тагылганнарның берсеннән дә ким түгел
Әлбәттә, безнен әдәбият белеме котлаулар, тостлар кебек “вак-төяк" нәрсәне ижатка санап вакланып тормый инде. Әмма сонгы елларда. бигрәк тә радио- телевидениедә котлау тапшырулары барлыкка килгәч, әдәбиятның бу юнатеше бик тә актуальләшеп китте Котлау шигырьләренә ихтыяҗ артты Юньле шигырь таба алмаган дикторларга "әйбәт яза" дип даны чыккан шагыйрьләр ярдәмгә килсә, әдәбият өчен дә. халык өчен дә зыян булмас иде Шагыйрь каләменнән чыккан—шагыйрьләрчә була инде ул Монда инде әдәби зәвык турында бәхәскә урын калмас иде.
Аннан сон. бу юнәлештәге әсәрләрнсн тагын бер әһәмиятле ягы бар Шул ук шаян тостлар, эпиграммалар һ. б . бердән, шигъри сүзне халык арасында популярлаштырса, икенчедән, шул ук эпиграмма геройларына игътибарны арпыра Тарихи романнар язучы М. Хәбибуллинга. Багуллага. Ф Латыйфига багышланган эпиграмма менә ниндирәк:
Татарның прозаиклары Соембикогә таиаандылар.
Чишенеп ук ташчадылар - Яңа роман баисчадылар Сөембикәне моңа кадәр.
Әйтерсең лә. белмәгәннәр.
Әйтерсең лә. гачер буе Бер хатын-кыз күрчәгоннәр
Кемузардан роман яза башлаган бу әдипләргә автор белән беры мыек астыннан елмаеп карыйсын һәм. шул ук вакытта, әсәрләре белән танышу теләге лә уяна Укыган кешегә кызык та. әдәбиятны пропагандалауның бер ысулы ла мондый әсәрләр Ә Роберт Миннуллин дәрәҗәсендәге талант иясе язса-бигрәк тә
Бу изманын максаты Роберт Миннуллин иҗатына җентекле анализ ясау түгел Кыска гына бер мәкаләдә андый олы эшне башкарып чыгып булмыйдыр ла Чөнки шагыйрь иҗаты зур. катлаулы Тематика ягыннан ла. әдәби алымнар куллану җәһәтеннән дә күптөрле, күпкырлы Анын бер "балалар әдәбияты дигән өлеше генә дә әллә ничә буын әдәбият белгечләрен “баетырлык" Бу өлкәдә шагыйрь мавыктыргыч һәм катлаулы БАЛАЛАР ДӨНЬЯСЫ тудыра алган Ул доньянын серләрен чишәргә лә. чишәргә әле
Безгә, яшьрәкләргә исә. халык шагыйре Роберт Миннуллинга карап сокланырга гына кала, һәм өйрәнер! ә