Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕБЕР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ


Тубыл каласы таш кала...
Себер мине әдпә нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте, һаман тартып тора, чакыра, барган саен яңа яклары, яңа кешеләре белән ачыла Әлбәттә, бирегә татарлар тарта, татар тарихы дәшә, чөнки милләтебезнең Ана Ватаны шушында булган, борынгы төрки-татар теле шушында туган, һәм ул хәзер дә себер татарларының сөйләмнәрендә яңгырап тора Мин инде Себердә күп тапкырлар булдым, бу хакта дистәләгән мәкаләләр, тарихи очерклар яздым. Себер ханлыгы тарихын өйрәнеп, “Күчем хан" дип аталган роман иҗат иттем, ул аерым китап булып басылып чыкты һәм Себер буйлап таралды. Хәзер исә мин себер татарларының икенче бер бөек шәхесе—күренекле мәгърифәтче, милли сәясәтче, дин галиме Габдрәшит Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнәм, шуның өчен менә тагы Себер якларына барып чыктым. Моңа өстәп, мин кая барсам да, татар авыллары тарихын, аларның бүгенге хәлләрен өйрәнәм, проблемаларын хәл итүгә үземнән аз булса да өлеш кертергә тырышам.
Бу юлы да Себер Иленә сәяхәтемне Тубыл шәһәреннән башладым Чөнки заманында Тубыл /Тобольск/ себер татарларының гына түгел, урыслар басып алганнан соң да бөтен Себер Иленең башкаласы булып торган Биредә, Карлыгач /Подчуваш/ тавы дип аталган текә ярда. Иртыш итәге буйларында Күчем хан белән башкисәр Ермакның хәлиткеч сугышлары булган, шушы урынга, татар хәрабәләре өстенә. урыслар 1587 елда үз кәлгәләрен китереп салалар. Тубылның тарихы шуннан исәпләнә башлый Әмма себер татарларының сөйләвенчә, элек бу урында татар шәһәре булган, бүген урыс кремле урнашкан урында татар ханнарының таш кирмәннәре булган, андагы архиепископ йорты урынында агач мәчет торган Кремль урнашкан тау бүген дә Алафей таулары дип, ягъни Алып хан җирләре дип атала Тубыл кирмәнен Искәрдәге хан сарайларының ташларыннан һәм мәчет диварларының ак мәрмәрләреннән торгызалар
Тубыл соңгы гасырларда урыс шәһәре булып исәпләнсә дә. анда татарлык беркайчан да бетмәде һәм бетмәс тә, иншаллаһ! Биредә иң кара елларда да ислам нуры сүнмәде, хәзер дә мәчет эшләп тора. Себер мөселманнарының үзәге булып Тубыл санала. Биредә татар мәгърифәте дә көчле була, заманында татар мәктәпләре бар, 1953 елда Тубыл педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла, әмма ул ЭОнчы елларга хәтле ябылып тора. Хәзер исә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тагы эшли, анда Казаннан да күренекле галимнәребез килеп, татар балаларына белем бирә. Әмма татар бүлегенә
Фәүзия БӘЙРӘМОВА язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. тарих фәннәре кандидаты. татар һәм рус телләрендә дөнья кцргән 20 дән артык китап авторы Г Исхакый исемендәге премия лауреаты. Чаллыда яши
килүчеләр саны елдан-ел кими бара, чөнки институтны тәмамлап чыккач, эш юк, татар мәктәпләре юк Соңгы елларда Төмән өлкәсендә 150 татар мәктәбе ябылды, Тубылда нибары бер мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла, югыйсә бит шәһәр халкының яртысына якыны—татарлар1
Тубылда менә 20 ел инде себер татарларының Мәдәният үзәге эшләп килә алар каршында музей, бай китапханә һәм телестудия бар Өлкәдә яңа бер гайрәт белән Мирас" иҗтимагый оешмасы эшләп китте, алар бөтен көчләрен халыкны тарихи яктан агартуга бирәләр. Себернең борынгы башкаласы Искәрне яңадан торгызу өчен тырышалар анда мәчет музей комплексы ачтыру артыннан йөриләр Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Төмән бүлеге дә Тубылга йөз белән борыла башлады милли һәм дини оешмаларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр Әмма болар, себер татар мәдәни үзәгеннән кала, барысы да халыкның үз хисабына эшләнә дәүләтнең монда ярдәме юк, шул ук вакытта Тубыл чиркәүләре гөмбә кебек үсә. аларга бөтен Россия урыслары һәм хөкүмәт үзе ярдәм итә Күрәсез ки, Күчем хан белән Ермак башкисәр варислары арасында моннан дүрт гасыр элек башланган
көрәш һаман дәвам итә. көчләр элеккечә үк, ______________________ __
тигез түгел, урыс Тубылы артында Мәскөү дмя тора, ә татар Тубылы артында кем бар9 Бик
тә ‘Казан!’ дип әйтәсе килә дә. әмма моның өчен бик күп эшләргә кирәк шул әле1
Мин Тубылга килгән саен, кремльгә бармыйча калмыйм, һәрхәлдә, үзенең чиркәү тәреләре һәм шомлы чаңнары, кап-карадан киенгән поплары һәм семинаристлары белән ул гайрәтне чигереп торса да Чөнки бу урында мин татар каласы һәм мөселман мәчетләре булганлыгын беләм. көчләп чукындырулар чорында биредә меңләгән татарның чылбырларга асылып газаплануын, җан бирүләрен укып беләм. әмма Тубыл кремлендә хәзер дә музей һәм архивлар урнашкан булуы бирегә кат-кат килергә мәҗбүр итә Хәер, озак вакытлар көрәшкәннән соң, архиепископ йортына урнашкан Тубыл дәүләт музеен аннан куып чыгардылар инде, дирекциясе генә янәшәдә утырып калды Бай иде ул музей, анда бик яхшы татар бүлеге дә бар иде. язучы Ершов. дөньякүләм танылган галим Менделеев заллары бар иде. хәзер бу кадерле экспонатлар тартма-төенчекләрдә төрле биналарның почмакларында ауный
Г»«һи шлһяре Мкимтиг
Бү мүзөй-тыюлыкның бик бай китапханәсе бар иде мин килгән саен анда берничә көн утырып берничә гасыр элек биредә генә язылган һәм биредә генә саклантан китаплар һәм кулъязмалар белән таныша идем Китапханәче ханымнар биредә гарәпчә язылган бик күп китаплар һәм кулъязмалар барлыгын, үзләренең аларны укый алмаганнарын да әйткәннәр иде Мин бу хакта Түбылның дин әһелләренә, милли хәрәкәт вәкилләренә дә җиткердем гарәпчә китапларның исемлеген төзергә тәкъдим иттем Безнекеләр бу эшне башкарганчы, урыс руханилары музейны Тубыл
куып та чыгардылар, хәзер ул китапларның каидалыгын да белүче юк Һәм Ггектарга сузылган Тубылфемле. дистәлеген таш биналары чиркәу һем монастырьлары, семинарияләре һам епархияләре бетяң мең «"I"® праааслау чиркәвенә тапшырылды Биреге Россия президенты Владимир Путин да килеп киткән һәм Тубыл каласын Тубыл кремлен ^6ү^а
праваславие уэөгенө өилөндө|терт ө кушкан 1вмулцунамленвп6ад«(и
Менә мин бу юлы да Тубыл кремленә таба барам МТО^ләт
архивының Тубыл филиалы аның янөшөсене урнашкан Элек бу тиралар тоташ
ш
төрмә булган, заманында Фонвизин, Радищев, Достоевский, Чернышевский, Короленко Тубыл төрмәсендә утырып чыкканнар. Россиянең соңгы патшасы Николай II дә большевиклар тарафыннан кулга алынганнан соң гаиләсе белән шушында бикләп тотылган Шулай итеп, татарларның җәннәттәй җирләрен басып алып, урыслар аны төрмәләр иленә әйләндергән. Биредә һәр адымда чиркәү дә төрмә, әйтерсең лә дөнья шулардан гына тора, хәер. Россиядә ул нәкъ шулай да инде...
Тубыл архивына килүемнең ике сәбәбе бар, беренчесе—Габдрәшит Ибраһимов турында мәгълүмат эзләү, икенчесе—көчләп чукындыру буенча материал туплау. Габдрәшит Ибраһимов турында мәгълүмат эзләп аның туган якларында—Омск өлкәсе. Тара шәһәре архивында булган идем инде, әмма анда 1921 елдан соңгы архив материаллары гына саклана булып чыкты, аңа кадәргеләре йә Тубылда, йә Омскида диделәр. Габдрәшит Ибраһимов 1857 елда туган, ул вакытта Тара шәһәре Тубыл губернасына караган, димәк, Тубыл архивыннан нидер табып булыр дип өметләндем. Әмма ул заманда мәчетләрдә тутырылган метрика кәгазьләренең Уфадан туп-туры Омскига җибәрелгәне билгеле булды, монда исә Тара шәһәре буенча 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары гына саклана икән Ул вакытта Габдрәшит Ибраһимовның Тара шәһәрендә яшәмәгәнлеген, Төркия, Алмания, Франция һәм Швецарияләрдә сәяхәт кылып йөргәнен белсәм дә, мин бу халык санын алу нәтиҗәләрен карап чыгарга булдым. Бу вакытта Тарада җиде меңләп кеше яшәгән, шуның меңгә якыны—татарлар Әлбәттә, татарлар тагы да күбрәк булыр иде әмма алар. XVIII гасырда көчләп чукындырулардан соң, диннәрен—лраваслау. телләрен—урыс дип яздырганнар, шулай итеп, Тарада Минин, Ахматов, Курбатов, Байкишев кебек урыска әйләнгән татарлар барлыкка килгән
Ә Габдрәшит Ибраһимовның нәсел фамилиясен йөрткән Ибраһимовлар һәм Ахуновлар берәр генә очрады, аларның да мәгърифәтче-галимгә кагылышы юк иде. Чөнки Габдрәшит Ибраһимов яшьтән ятим кала, атасы ягыннан туганнары Тара янындагы Уыш авылында, ә анасы ягыннан туганнары хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән авылында яшәгән булалар Ә бердәнбер энесе Исмәгыйльне ул үзе белән Хиҗазга укырга алып китә. Мәккәгә алып барып урнаштыра, шуңа күрә аны да Тара исемлегендә табып булмый. Ул вакытта Г абдрәшит Ибраһимовның инде үз гаиләсе һәм өч баласы була, димәк, халык санын алуга кермәгәч, алар да Тарадан киткән булып чыгалар Тарада йөз ел элек халык санын алганда иң күп очрый торган татар фамилияләренең Айтикиннар, Шөгеровлар һәм Шиховлар икәнлеген күрәсең, соңгы икесе бүген дә бу якларда иң күп таралган һәм иң укымышлы нәселләр икәнлеген әйтеп китәргә кирәк.
Габдрәшит Ибраһимов 1885—1892 елларда Тара шәһәрендә имам һәм мөдәррис булып тора, мәчет-мәдрәсә тота, балалар укыта 1897 елгы халык санын алу вакытында ул ачып калдырган Тара мәдрәсәсендә 52 ир кеше хисапка алына, муллалары Иноятов Изатулла Мөхәммәт улы була, үзе якындагы Рәҗәп авылыннан, бохарлы Шәһәрнең Нерпинская урамына урнашкан бу мәктәп-мәдрәсәдә 9 яшьтән 20 яшькәчә татар балалары укыганлыгы билгеле булды, аларның күпчелеге заманында Габдрәшит Ибраһимов шәкертләре булган булырга тиеш. Шунысы кызык, халык санын алу вакытында кайчандыр Бохара якларыннан күчеп килгәннәр “сословие" дигән сорауга “бухарец" дип язганнар, ә җирле себер татарлары исә "инородец" дип теркәлгән, барысының да диннәре—ислам, телләре—татар теле дип язылган Умеете ли читать?" дигән сорауга барлык шәкертләрдә, “Да, потатарски", дип җавап биргәннәр Күрәсезме, гарәпчә укысалар да. "татарча" дип җавап биргәннәр! Тарада яшәүче Кавказ мөселманнары телләрен үзләренекен күрсәтсәләр дә. укый- яза белүне “татарча" дип теркәткәннәр Бу үзе үк Россия мөселманнарының ислам динен татарлар аша кабул иткәнлекләрен, шунлыктан гарәп язмасын да татарча дип тануларын күрсәтә
Бер караганда, Габдрәшит Ибраһимов дөньякүләм танылган кеше, ул архивның шәхесләр исемлегендә дә булырга тиеш иде. әмма ул юк. Себер архивларында татарлар турында, бигрәк тә аерым шәхесләр турында мәгълүмат табу бик авыр, бигрәк тә элеккерәк чорларга караса Шуңа күрә бер мәгълүмат табу өчен төрле юнәлештәге күп фондларны, эшләрне карап чыгарга туры килә
Архив хезмәткәрләре бөтен сәбәпне гарәпчә язылган метрика кәгазьләрендә күрәләр, үзләренең аларны укый алмауларын әйтәләр Гарәп хәрефләре белән татарча язылган белешмәләр биредә гомумән эшкәртелми дә әйләнешкә дә кертелми, ахрысы Шәһәр җирендә туган шәхесләр белән бигрәк тә авыр чөнки ул халык санын алганда йә читтә булырга, яки башка урында яшәргә мөмкин Габдрәшит Ибраһимов буенча нидер табу өметен Омск архивына калдырып, чукындыру турында материал эзләргә тотындым
Көчләп чукындыру үзәгенең Тубылда булганлыгын һәм чиркәү судларының эшләре биредә саклануын белгәнгә күрә, мин архив директорының үзенә кердем һәм “Тобольская духовная консистория" дип аталган оешманың эшчәнлеге белән танышырга рөхсәт сорадым Бездә шәригать судлары булган кебек, чиркәүнең дә үз суды булган һәм ул консистория дип аталган Биредә чиркәү тәртибен бозган, эчеп-исереп сугышкан праваслау дин әһелләрен һәм попларны гына түгел, яңа чукындырылган башка милләт кешеләрен шул исәптән, татарларны да хөкем иткәннәр Тубыл архивында бу чиркәү судының 1722 елдан башлап 1760 елга кадәрге эшләре саклана, алар өч мең берәмлек тирәсе һәм шактый өлеше татарларга кагыла Аларның тасвирлау исемлеген генә карап чыккач та, чәчләрең үрә торырлык,—XVIII гасырда Себердә көчләп чукындыруның ни дәрәҗәдә рәхимсез, мәкерле һәм киң масштабта алып барылганлыгын күрәсең, урыс халкының башкалар хисабына ничек йөз миллионга җиткәнлеген аңлыйсың1
“Фонд № 156" дип аталган бу уникаль фондта Россия империясенең, праваслау чиркәвенең урыс булмаган халыкларга карата алып барган явыз сәясәте ярылып ята Әмма, электрон вариантка күчерәбез дигән сылтау белән, бу фонд вакытлыча ябылып тора, шушы вакыт эчендә фондка ревизия дә ясалачак, һәм, әлбәттә инде, материалларның бер өлеше электрон вариантка күчмичә дә калырга мөмкин Без. һәрвакыттагыча. соңга калабыз, югыйсә татар тарихчылары бу архивтан чыкмыйча утырырга һәм бу фонд материалларын яттан белергә тиешләр иде! Урысның үзенә каршы эшли торган бу материалларның 300 ел буе саклануы үзе бер могҗиза бит, Аллаһның хикмәте, гыйбрәт һәм сабак!
Бу фондта, көчләп чукындырылган татарлардан тыш. остяк-вогуллар/ханты- мансы/, калмыклар, кыргызлар, башкортлар һәм урыс булмаган башка халыклар турында да мәгълүматлар бар Әмма безне беренче чиратта татарлар язмышы кызыксындырганга, шул турыдагы материалларны барладык Әитик 1722 елда Ефимия Григорьева исемле яңа чукындырылган татар хатынын татар иренә кияүгә чыккан өчен хөкем итәләр, чөнки ул вакытта, патша указы белән, чукынг ан татарлар урыслар белән тормыш корырга тиеш булганнар Хәтта чукынган татарларга чукынган татарлар белән тормыш корырга да рөхсәт ителмәгән, чөнки алар үз телләрендә сөйләшеп, праваслау диненнән чыгарга мөмкиннәр дип уйлаганнар Чукынган татарларга үзара гаилә корулар берничә буыннан соң, тәмам урыслашып беткәч кенә рөхсәт ителгән
Фондта шулай ук яңадан үз диннәренә кайткан татарлар турында да хөкем эшләре теркәлгән һәм алар шактый Гадәттә бу хәлләр турында христиан дине әһелләре синодка хәбәр иткән һәм консистория хөкем карары чыгарган 1744 елны Уват священнигы Пыхов әләге буенча чукындырылган татар һәм остякларны яңадан үз диннәренә кире кайткан өчен хөкем иткәннәр, бу эш бик саллы һәм 116 биттән тора, шундый ук эш 1750 елны Екатеринбургтан татар сотнигы Булатка карата да кузгатылган Фонд материалары белән танышкач урыс булмаган халыклар көтүләре белән христиан диненә килгәннәр икән дип уйлыйсың, әйтик 1751 елда 60 Тара татарының үз теләкләре белән христиан динен кабул итүе теркәлгән Әмма бу алай җиңел генә булмаган, күп очракта татарларны һәм остякларны башта төрле сәбәпләр белән кулга алганнар. аннан төрмәдә христиан динен кабул итәргә мәҗбүр иткәннәр
Әйтик, шул рәвешле 1746 елны Кузнецк татарларын, шул ук елны колодниклар Кулаш Бикулин һәм Давыт Самаланиевны, 1747 елны Тубыл янындаг ы Сүзген- Йорттан Саганчин Сурунгуловны, шул ук елны Иртыш буендаг ы Бегиш-Йорттан Яныш Кучуковны чукындырып. Бориска өйләндерүне, 1748 елны татарларны шулай күпләп көчләп чукындыруны, 1749 елны Салым-Йорттан Мөмөт Миасовны чукындыруны һәм фондта теркәлгән күп фактларны китерергә
ит
була. Имеш, бу татарлар барысы да үзләре “изге христиан динен кабул итәргә теләгәннәр" икән! Тубыл кремленә ябып, канга батырып кыйнаганнан соң муеннарына көчләп тәре асулары турында җәза бирүчеләр дәшмәскә тырыша. Әмма бу очракта тарих үзе телгә килә Әйтик. 1751 елда Тубыл Төмән Тара татарлары һәм бохарлы Мурат Кучумов һәм аның иптәшләре үзләрен көчләп чукындырулары турында патша хакимиятенә шикаять язалар һәм бу эшне дә чиркәү суды карый.
Чукындырылган татарларның праваслау дине белән бергә урыс исем- фамилияләрен алуын, шулай итеп, аларның татарлыклары бөтенләй юкка чыгуын архив материаллары буенча күзәтүе үзе бер фаҗига Әйтик, чукындырылганнан соң Сәитовның Стефан Бабкинга. башка татарларның Кирилл Радионовка, Иван Головинга. Ульян Рудаковка, Мавра Худалеевага, Елена Кирилловага. Михаил Янбаевка. Давид Максимовка. Никифонт Юдинга Федор Щелудяковка. Иван Куличкинга. Иван Зверевка. Иван Сухаревка Федот Игнатьевка, Сидор Атамановка, Татьяна Порфирьевага. Сайнчак Юлышевның чукынгач Петр Кисловка әйләнүе—милләт өчен фаҗига түгелмени?! Мондый мисалларны йөзләп, хәтта меңләп китерергә булыр иде. архивта алар теркәлеп калдырылган. Әмма боларны мисалга китерүдән ни мәгънә, без ул татарларны инде мәңгегә югалттык, алар хәзер урыс булып йөриләр, бары тик каракучкыл йөзләре, бераз кысык күзләре генә аларның кайчандыр татар булганлыгын сөйләп тора
Чукынган татарларны урыс поплары даими күзәтеп торган, праваслау диненнән аз гына читкә тайпылсалар да. аларны җәза көткән Әйтик. Тубыл ямщигы Матвей Нелюбинны /татарча фамилиясе Батырев/ 1750 елны ике хатын тоткан өчен хөкем иткәннәр, чөнки христиан дине буенча бу тыелган гамәл. 1751 елда Красноярскиның яңа чукынган татарларын урыс постында ит һәм сөт ашаганнары өчен хөкемгә тартканнар Бергамак бистәсеннән Мавра Худалееваны чиркәүгә буйсынмаганы өчен /1753 ел/, тылмач Михаил Янбаевны чиркәүгә тәүбәгә килүчеләр турында мәгълүмат бирмәгәне өчен /1753 ел/. Ай авылыннан чукынган татар Максим Давыдовны муенында тәре йөртмәгәне һәм мөселман китаплары саклаганы өчен /1754 ел/, Күшел-Йорттан яңа чукынган татар И.Мамышатовны һәм аның улы Григорийны иконаны мыскыллаганнары өчен /1754 ел/, шул ук елны Темшеняк татарларын иконаны мыскыллаулары өчен. 1755 елда Тубылдан чукынган татар Иземетьевны иконаны амбарда яшереп тотканы өчен, 1759 елда Тубылның яңа чукынган татары Григорий Зуевны чиркәүгә йөрмәгәне өчен хөкем итәләр һәм җәза бирәләр
Тубыл янындагы Сабанак авылы башлыгы Абызбакый Сабанаковның өендә яңадан ислам диненә кайтырга теләгән чукынган татарлар качып ятуы билгеле була һәм аларның барысын да 1755 елда чиркәү судында тикшереп җәза бирәләр. Ә җәза билгеле—ислам диненә яңадан кайткан өчен, патша указы нигезендә, тереләй утта яндырып үтерү, җиңелрәк гөнаһлар" өчен— мәңгелек каторга, сөрген, иң җиңеле—мәңгелеккә монастырьга ябу Архив материалларын өйрәнгәндә шунысы да билгеле булды, көчләп чукындырылган татар кызлары, урыс егетләренә кияүгә чыгып кяфер нәсел калдырмас өчен үзләре теләп мәңгелек монастырьларга киткәннәр һәм шунда үлеп калганнар Җирле халыкның сөйләве буенча. Тубылдан ерак түгел Көмешле авылы янында Керәшен кыры" дип аталган бер урын бар икән анда заманында көчләп чукындырылган татарлар яшәгән. Алар үлемнән куркып чукынганнар, әмма нәсел калдырмас өчен, хатын-кызлары кияүгә чыкмаган, ир-атлары өйләнмәгән, ягъни алар христиан нәселе калдырырга теләмәгәннәр Алар шулай барысы да буйдак килеш картаеп үлгәннәр һәм “Керәшен кыры "на күмелгәннәр Шул ук вакытта христиан дине әһелләре арасында Бабайлов. Сәйдәшев, Мишарин, Бухарцев, Туесов, Кучумов кебек татар фамилияле поплар барлыкка килә, чукынган татарлар өстеннән күзәтчелеккә һәм миссионерлык эшләренә инде аларны билгелиләр. Моны милләт фаҗигасе димичә тагы ни дисең?!
Тубыл архивы үзендә менә шундый коточкыч серләр яшереп тота, әле бу өскә чыкканның меңнән бере генә. Шушы көчләп чукындыру чорларында, Ермактан алып XVII! гасыр азагына кадәр Себернең җирле халыклары, шул исәптән, татарлар да күпчелеге христианга һәм урыска әйләнә Бу—тарихи факт, моны урыс галимнәре үзләре дә беләләр, әмма бу хакта дәшмәү ягын
карыйлар _Әмма без. татарлар, дәшми кала алмыйбыз, чөнки сүз безнең борынгы әби-бабаларыбыз турында бара аларның дин өчен күргән газаплары тереләй утларда янулары бозлы суларга батырылып үтерелүләре, мәңгелеккә монастырьларга ябылулары турында бара' Ватикан урта гасырлардагы инквизицияләре өчен христианнардан гафу үтенде, ә урыс праваслау чиркәве Россия империясе көчләп чукындырулар өчен кайчан татарлардан гафу үтенер9' Бер көнне телевизордан Чечняда булган бер урыс побы сөйли имеш христиан - урыслар алар изге җаннар икән чөнки алар үзләренә хәтле яшәгән изге чиркәү әһелләренең дәвамчылары икән һәм бүгенге урыс милләтен аларның догалары саклый икән Башка милләт кешеләренә көчләп үз диннәрен телләрен яшәү рәвешләрен таккан, кабул итмәгән өчен аларны тереләй утта яндырып үтергән кавем ничек итеп изгеләр исемлегендә йөри ала икән9' Хәер аларның бөтен максатлары -Россиядә бер дин, бер тел калдыру бит. ул—христиан дине һәм урыс теле, әлбәттә
Тубыл архивыннан мин өнә шундый шомлы уйлар, авыр кичерешләр белән чыктым..
Сазлыктагы татар авылы
Тубылдан 70-80 чакрым ераклыкта, көнбатышка таба, тоташ сазлыклар эчендә утырган бер татар авылы бар, ул Лайтамак. дип атала Җәен монда бернинди юл юк. очкыч белән генә килергә мөмкин, ө кышларын чана юлыннан йөриләр Халык сөйләвенчә, татарлар көчләп чукындырудан качып шушы сазлыклар арасына барып урнашканнар, шул ук вакытта авылның бик борынгы булуын. Алыплар
заманында ук биредә кешеләр яшәгәнлеген дә сөйлиләр Лайтамактан ерак түгел тагы Төпкен. Тәпкенбаш, Янкүтүм, Вөрмөхле дип аталган татар авыллары бар. әмма араларында иң зурысы Лайтамак икән һәм ул үзенә күрә үзәк ролен үти Без менә хәзер кышкы юлдан җиңел машина белән шул Лайтамакка барабыз, аз гына буранласа да юл күмелә икән, ә читкә чыгып булмый чөнки ак кар астында кышын да катмый торган сазлык дерелдәп ята Тирә-якта кәрлә куаклар, бераз калкурак урыннарда—сыек кына катнаш урман ә инде сазлыкларда берни үсми алар биредә "топка" дип атала, ягьни төпсез сазлык
Сөбөрнең үз сәерлекләре һәм матурлыклары бар—монда кышын да катмый торган мәңгелек сазлыклар, шул сазлыклар арасына энҗе бөртекләре кебек сибелеп киткән төпсез күлләр. Тубыл. Иртыш. Тара Тура Обь кебек тирән елгалар, һәм, әлбәттә, йөз еллык карагайлары, эрбет агачлары белән шаулап утырган кара урманнар Төмән өлкәсендә генә дә сазлыклар 2 миллион 370 мең гектар җирне били, бу үзе бер Европа иле зурлыгындагы мәйдан дигән сүз Һөм шушы сазлыкларда яшәүчеләрнең 95 проценты—татарлар алар 19 авылда көн күрәләр Әлбәттә, ‘көн күрү" дигән сүзебез тартып-сузып кына чөнки XXI гасырда да газы. суы даими электр уты булмаган урыннарда яшәүне җан асрау дип кенә әйтергә мөмкин
Әмма Лайтамак авылы безне күз камаштырырлык ап-ак карлары авыл башыннан ук шаулап утырган урманнары, елга ярларын тау итеп чана шуган татар балаларының күңелле чыр-чуы белән каршы алды Халык үзенең сазлык эчендә яшәвенә ияләнгән, һәр ел фасылыннан үзенчә файдаланырга өйрәнгән, һөм гасырлар буе ничек яшәсә шулай гомер итеп ята иде Авылда 171 хуҗалыкта 568 кеше яши булып чыкты 120 укучылык урта мәктәп балалар
бакчасы, медпукт. клуб бар. мәчет төзелеп ята. Лайтамак—саф татар авылы, халык әйтүенчә, биредә чукындыру булмаган, мөгаен, саз арасыннан таба алмаганнардыр Халыкның төп шөгыле—балыкчылык, аучылык, гөмбә-җиләк, мүк җиләге җыеп сату; элек утрау кебек калку җирләрдә иген кырлары булган, хәзер инде аларны урман баскан Әлбәттә, һәркем мал тота, халыкның үз азыгы үзенә җитә.
Алайса, сазлыкта яшәгән татар авылының бер проблемасы да юкмыни? Бар. әлбәттә, һәм алар шактый. Авылга юл юклыгын әйттек инде, очкыч бәясе кыйммәт булгач, халык җәйләрен су юлын үз иткән, көймәләр белән елгадан- елгага күчеп. кирәк җирләренә барып җитәләр Су юлы—бик борынгыдан калган юл. елга юк җирдә халык үзе канаулар казып. күлләрне тоташтырган, шулар аша дөнья белән элемтә тоткан. Авылның икенче зур проблемасы—эчәргә чиста су юк. халык Лаймы елгасы суын эчә. кышларын аның бозын әрдәнә итеп чабып өя. җәйләрен дә салам астында күләгәдә яткан шул бозны эретеп эчәләр Кое казысаң, аңа саз суы чыга, ә ул эчәргә яраклы түгел. Лайтамакның өченче зур проблемасы—даими электр уты булмау, ягъни ул җирле дизельләр тарафыннан кичке дүрттән соң, берничә сәгатькә генә бирелә, шуңа күрә кешеләр суыткыч тотмыйлар, телевизор да берничә сәгать кенә эшләп ала Табигый газ юк та юк инде, кешеләр йөз ел электәге кебек, утын яга Шушындый хәлдә булып та. авыл халкына үзләренең сазлыкта яшәүләрен исбатлау авыр, шунлыктан өлкәнең саз авыллары программасына керү дә проблемалы булып тора. Җирле үзидарәдә очрашу вакытында авыл халкы безгә менә шуларны сөйләде, моңа өстәп, күп кешеләр хезмәт ветераны статусы ала алмыйлар икән, ул хакта да әйттеләр
Безнең белән Лайтамакка Тубыл районы депутаты Сулкарнаев Таип әфәнде дә барган иде. социаль мәсьәләләр буенча сорауларга җавапны ул бирде Үзе дә Сибнефтепровод' оешмасында җитәкчелектә эшләгән Таип әфәнде бу проблемаларны белә һәм күптән инде аларны хәл итү юлларын эзли икән Аның фикеренчә, биредән 40 чакрым гына ераклыкта үткән газ торбалары һәм электр линияләреннән Лайтамакка да газ һәм электр уты уздырырга мөмкин икән, ул инде бу хакта район хакимияте каршында сүз кузгатып караган Димәк, хәл алай ук өметсез түгел, бу мәсьәләләрне ничек тә өлкә программасына кертергә һәм район хакимияте ярдәмендә ахыргача җиткерергә кирәк. Югыйсә авыл башыннан гына бөтен Европага Себер газы һәм нефте үтә. ә җирле халык һаман утын яга һәм чыра яктысында тормыш итә! Безнең белән Тубылдан Лайтамакка килгән "Мирас' иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова да халыкка социаль проблемаларны, бигрәк тә, ветеранлык статусы мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәген әйтте
Әмма авылда, социаль проблемалардан тыш. әхлакый мәсьәләләрдә шактый булып чыкты Шуның иң авыры—эчкечелек, үтерешләр, үз-үзеңә кул салулар Аучылар булгач, һәр ир-атта диярлек утлы корал, бер бәхәс килеп чыкса мылтыкка ябышалар икән, шуңа күрә авылда атасыз, ятим балалар шактый. Эчкән баштан асылынып үлүчеләр артканнан-арта баруын да әйттеләр. Узган җәйдә ата-анасының туктаусыз эчүенә түзә алмыйча 14 яшьлек малай асылынып үлгән, ул өч көн чарлакта асылынып торган, исерек ата-анасы белмәгән дә балага җеназа укып күмәргә мулла үзе дә исерек булган, җеназаны абыстай укырга мәҗбүр булган. . Бер караганда, зур дөньядан читтә торган, сазлыкта йомылып утырган бу татар авылына кайдан килгән мондый замана чирләре? Моңа да җавап бик өстә ята—динсезлек шушы хәлгә китереп җиткергән авыл халкын, иман зәгыйфьлек кешеләрне яңадан хайванга әйләндерергә мөмкин икән Биредә дин элек тә шактый йомшак булган, халыкның бер өлеше мәҗүсилектә яшәп, курчакларга табынучылар да булган диләр. Әмма мәчет тә булган бит! Биредә мулла вазифасын үтәгән Хәнәфи Барсуковны 1938 елны Тубыл НКВДсы атып үтерә, мәчетне кызыл комиссарлар җимереп ташлыйлар Авыл ярты гасырдан артык мәчетсез яшәгән һәм хәзер дә мәчетсез.
Дөрес. Лайтамак уртасында төзелеп бетмәгән мәчет тора, аны атып үтерелгән Хәнәфи мулланың оныгы Шәрифә ханым Бабаева салдыра башлаган Ул Тубылдагы өч бүлмәле фатирын сатып, туган авылына кайткан булган, балаларга дин сабагы укыта башлаган. туганнары һәм авыл халкы ярдәме белән мәчетне түбәсенә хәтле күтәргән һәм авылдан китеп барган Сәбәбе—үзәккә
үтә торган сүз, гайбәт нахак яла булырга тиеш, ягъни шайтан бу авылны үз кулыннан ычкындырырга теләмәгән Күрше татар авылларында да шушы ук хәл икән, кереп кунарга эчмәгән гаилә табып булмавын әйттеләр Менә шундый хәлләр, җәмәгать! Миңа моны саз авылларындагы өметсезлек даими чолганышта яшәү, чикләнгәнлек нәтиҗәсе дип тә аңлатырга тырыштылар Бәлки шулайдыр да, әмма сазлыктан чыгу юлы үз-үзеңә кул салуда булырга тиеш түгел бит!
Югыйсә авыл шулкадәр матур урынга урнашкан урман дисәң—урманы елга дисәң—елгасы бар. ул күлләрдә нинди генә балыклар юк, мүк җиләге гөмбәне җыеп бетерерлек түгел диләр' Телләре дә бик саф татарча бозылмаган җырлап тора Җырлап дигәннән татар халкының иң борынгы дастаннары шушы авылда язылып алынган1 "Сәйфелмөлек" "Бүри хан Алпамша "Ииртөшлек" кебек хан заманнардан калган дастаннарны галимәбез Флора ханым Әхмөтова-Урманче әле 1972 елда ук шушы Лайтамак авылы халкыннан язып алган иде
Бүри хан. ай Бүри хан Тастарында татлы хан Халаек өчен өүвәрә булды.
Шаһит үлде Бүри хан
Мөселманнар мең кеше.
Кафырлар сансыз кеше Мөселманнар шаһит булды Ул һәм Ходаның зше
Милли хәтерендә мөселманнарның һәм кяферләрнең сугышларын истә тоткан Лайтамак авылы шул чорларны да күргән димәк Шул ук вакытта Алыплар турында иң борынгы дастаннарның шушы авылдан язып алынуын да онытмаска кирәк Аларда да сүз хан заманнары турында бара, төп каһарманнар да хан балалары, Алыплар, пәһлеваннар Бу дастаннарда антик шагыйрь Гомерның "Одиссея" поэмасы мотивлары бар. димәк, себер татарларының үз Титан-Алыплары, үз борынгы мәдәниятләре, дөньяга үз карашлары булган Алыплар турында Лайтамак авылына бәйле яңа риваятьләрне мин моннан берничә ел элек Тубыл шәһәрендә Арыслангәрәй абый Арангуловтан да ишеткән идем Ул миңа Еләк Алып һәм Мәңкер белән Нәкер Алыплар турында риваятьләр сөйләгән иде Еләк Алып шушы Лайтамак авылында яшәгән, имеш ул атасыз булган, әнисе аны җиләк ашагач тапкан Ул бик озак йоклый юрган булган. Лайтамак авылы халкы аны яу килгәндә уята торган булган Ә Мәңкер белән Нәкер Алыплар елга тамагында ятканнар, алар чирү иштәкләре белән сугышканнар, авылны саклаганнар, аларның каберләре әле дә Лөнцө авылы янында икән, борынгы шәҗәрәләрдә аларның исемнәре Зәңгир һәм Мәңгир бабайлар дип күрсәтелгән Шулай ук авылдан ерак түгел Олы бәй белән Кече бәй исемле Алыплар ук атышып уйнаганнар, тау башына йомырка утыртып, бер чакрымнан аңа ата һәм тидерә торган булганнар Күрше Янкүтүм авылында да шундый пәһлеван батыр яшәгән, имеш, урыс гаскәре килгәнен белеп, аны уятканнар һәм ул яуда җиңеп, елга яры буена урысларның башларын тезеп чыккан Халык әле дә менә шундый легендалар һәм риваятьләр сөйли, зур гәүдәле Алыплардан тыш, биредә карсак буйлы кәрлә кешеләр яшәгәнлеген дә әйтәләр, имеш, алары сыпыр" дип аталган һәм себер татарлары шулардай башланган икән
Борынгы шәҗәрәләрдән күренгәнчә, моннан 900-600 еллар элек Себертә исламдинен кертергә килгәч үлеп шәһит киткән дөнья мөселманнарының сәид һәм шәехләрнең кайберләре бу тирәләрдә дә күмелгән Әйтик, бу язмаларда Лайтамак авылында Илөкалып батыр зираты булганлыгы күрше Янкүтүмдә Илөктора. Бабасир Төпкенбашта—Моңгы бәй әүлия кабере күлләр буенда билгесез астаналар булганлыгы әйтелә Кыскасы, бу тирәләрдә ислам дине өчен зур сугышлар барган, күп мөселманнар шәһит киткән, бу җирләр изгеләр каны белән сугарылган Шуңа күрә монда динсезлек берничек тә кичерелми дин өчен ерак Себер илендә шәһит киткән изгеләр биредәге татарлардан дога
өмет итеп яталар, бу якларга иминлек һәм бәрәкәт яңадан ислам дине белән генә киләчәк. Ә хәзергә авыл уртасындагы манарасыз ятим мәчет ак кар эчендә бер ялгызы утыра
Әйе, хәзер Себер урманнарында Алыплар да, кәрләләр дә юк инде, исламдине өчен җиһадка чыккан сәид-шәехләр дә юк, шушы риваятьләрне хәтерләрендә саклаучы саз татарлары гына бар Тарихлары Алып кешеләрдән, ханнардан башланган себер татарлары аракы сазлыгына батып харап булмаслар, иншаллаһ, чөнки авылда әле милли интеллигенция, укытучылар, эшмәкәрләр, җирле хакимият бар. алар тормышны алып бара. Гөрләп мәктәпләре эшләп тора анда татар теле дә укытыла, бик кызыклы музейлары бар. анда агач кайрысыннан ясалган зур-зур савытларны, балык тоту җайланмаларын, суккан капчыкларны, борынгы тимер җамаякларны күреп, үзеңне Алыплар заманына килеп эләккән кебек хис итәсең. Лайтамак авылы, әлбәттә, табигать музее булырлык, изоляциядә милли, этнографик үзенчәлекләрен саклап калган татар авылы, бәлки, аны алга таба шушы юнәлештә үстерергә кирәктер, эчкечелек булмаса, бирегә теләсә нинди туристларны алып килеп күрсәтергә була
Лайтамак авылыннан бүгенгесе көндә дә талант ияләре чыгып торуын әйтеп үтәргә кирәк. Әйтик. Тубыл шәһәрендә яшәүче, халык арасында “Себер сандугачы" дип йөртелгән атказанган җырчы Зәкинә ханым Арангулова шушы Лайтамак авылында туып-үскән Шулай ук бу авылдан җирле шагыйрәләр Фәрзанә Барсукова, Галия Абайдуллина чыккан, шагыйрь Гали Җәлилов биредә эшләгән. Авыл үзенең Россия күләмендә танылган чаңгычылары белән дә данлыклы Димәк, саз арасында яшәргә мәҗбүр булса да, бу авыдда әле рух сүнмәгән, яшәү дәрте бар. милли хисләр ургып тора. Бары тик әхлакны төзәтергә, иманга кайтып, ныклы татар тәртибе белән яши башларга кирәк. Башкача мөмкин түгел, чөнки каһарман Алыплар яшәгән, сәид-шәехләр күмелгән, хан заманнарыннан сакланып килгән авыл бит ул—Лайтамак!
Тарихларга кергән Әримҗан
Тубылдан ерак түгел төньяк тарафта. Иртыш елгасының түбән агымында зур гына бер татар авылы бар—Түбән Әримҗан дип атала Аннан ерак түгел Югары Әримҗан дигәне дә бар, анысында инде урыслар яши. заманында биредә атаклы галим, химик Дмитрий Менделеевның әнисе ягыннан бабалары туган булган. Урысларның татар исемен йөрткән авылда яшәвен елга исеме белән аңлаталар, имеш, Әримҗан елгасының югары өлешендә—Югары Әримҗан түбән өлешендә—Түбән Әримҗан урнашкан икән Әмма урыслар үз авылларына теләсә нинди башка исем бирә алалар иде бит. телләрен сындыра-сындыра нигә аларга татар исемен үз авылларына кушарга иде? Сәбәп башка, әлбәттә һәм монда вакыйгалар чукындыру чорларына барып тоташа.
Тарихта башта бер генә Әримҗан булган—татар Әримҗаны һәм без хәзер шунда барабыз. Тарихи китаплардан бу авыл турында шактый укыганым бар иде. шуңа күрә бу очрашуны дулкынланып көттем Әримҗан турында беренче хәбәрләрем узган гасыр башы галиме Николай Катанов хезмәтләре аша булды, ул исә борынгы шәҗәрәләргә таянып, биредә ислам миссионерлары күмелгәнлеген язган иде Ягъни моннан 900-600 еллар элек ислам динен тарату өчен бөтен дөньядан иң тәкъва һәм иң тәвәккәл мөселманнар Себергә килә, аларның күпчелеге дин өчен изге сугышларда бу якларда үлеп кала Борынгы шәҗәрәләрдән күренгәнчә. Әримҗанда Искәндәр углы Даут бабай зираты бар. ул имам Хөсәеннең оныгы. диелгән, ул бик данлыклы шәех булган Җирле халык телендә “астана" дип йөртелгән бу каберлекләр шәҗәрә хуҗалары тарафыннан карап торыла икән
Омскида яшәүче тарихчы-галим Н Томилов бу тирәдә "Иримҗан" яки "Илимҗан" дип аталган татар шәһәре булганлыгын яза “ известны такие городки и селения тобольских татар XVI в по Иртышу, ниже Искера— Атиков городок (Заостровные юрты). городки Аремзянские (Иримчан, Илимчан), Тургайский, Демьянский. а также Насбалак. Крянчи, Караче и др ' (Тюркоязычное население Западно-Сибирской равнины в конце XVI—первой четверти XIX вв .") Ягъни Әримҗан исеме Галимҗаннан алынган булырга мөмкин, чөнки себер татарлары да, мишәрләр кебек, сүз башындагы “г"
авазын төшереп калдыралар. “җ"не “ч* белән алыштыралар Бу исә Әримҗан да заманында бик зур гыйлем ияләре яшәгәнлеккә ишарә ясый
Себер ханлыгы чорында исә Әримҗан татар дәүләтенең бер хәрби кәлтәсе булган, Ермак бандитлары белән сугышканда зур батырлыклар күрсәткән Бу хакта урыс елъязмалары да. тарихчылар Г Миллер Һади Атласи һәм башкалар да яза Һади Атласи үзенең “Себер тарихы” дип аталган хезмәтендә “Аримдзянка елгасына чаклы булган татарлар казакларга әүвәлдән үк итагатьтә булганлыклары өчен, алар илә казаклар орышмадылар Ләкин ул елганың тамагындагы кечкенә бер шәһәрчектәге татарлар казакларга бик нык карышып алар илә сугыштылар Шунлыктан Богдан ул шәһәрне көч белән яулап алды Киләчәк сәфәрдә карышучыларга гыйбрәт булсын өчен ул шәһәрдә казакларга баш бирмәскә өндәгән башлыкларны җыеп, барысын да аякларыннан астырды Шуннан соң калган кешеләрне тугры булучылыкка канланган кылыч үбү илә ямин иттереп, һәрбер кешегә ясак салды ” (Һади Атласи Себер тарихы Сөенбикө Казан ханлыгы -Казан, 1993. 94-95 6 )
Минем үземнең “Күчем хан” дип аталган тарихи романымда да Әримҗан өчен барган сугышка шактый урын бирелгән иде
“Кышкы Иртыш буйлап төшеп, беренче зур каршылыкны казаклар Әримҗан татар шәһәрендә очраттылар Борынгы затлы татар нәселләре, зур байлары укымышлы шәехләре белән аерылып торган Әримҗан шәһәре казакларга нык каршылык күрсәтте беркем дә җиңелергә дә. бирелергә дә уйламады Кирмөнгө кереп бикләнгән татар сугышчылары көне буе дошманга каршы тордылар, әмма баштанаяк утлы корал белән коралланган казакларны җиңә алмадылар. Казаклар кирмәнгә көч белән бәреп кергәннән соң. әсир төшкән татарларга карата ерткычлыклар күрсәтә башладылар
Башта атаман Никита Пан иң каты сугышкан мәргәннәрне сайлап алды һәм аларны аякларыннан асып куярга кушты Кышкы салкында асылынып торган татарларга казаклар төрле яктан ук ата башладылар үлмәгәннәренең башларын кылыч белән чабып өзделәр Бу хәлләрне күреп коты чыккан халык Ермакка буйсынырга ризалашты, әмма төре үбүдән баш тартты Казак атаманы әле кан тамчылары да кибеп өлгермәгән кылычын татарларның борын төбенә төртте, коллыкка кылыч үбеп ант итәргә боерды
—Төре үбәсегез килми икән, кылыч үбегез, басурманнар. югыйсә ул кылыч үзе башыгыздан үбәчәк!—дип кычкырды ул, ак кар өстенө тезләнгән халыкка
Әле генә туганнарының, аталарының, балаларының башын кискән канлы кылычны күпләр үпмәде, һәм аларның да башлары ак кар өстенө тәгәрәде Затлы Әримҗан каласы шулай итеп утка тотылды, бар малы талап алынды исән калганнарны көчләп чукындырулар башланды (Күчем хан —Казан. 2007 103 104 6 )
Авылның бер өлеше Ермак чорында көчләп чукындырылган булса, бер өлеше XVIII гасырда чукындырылган һәм икенче урынга күчерелгән булырга тиеш Тарихтан билгеле булганча. XVIII гасырда Себердә җирле халыкны көчләп христиан диненә кертү дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла һәм бик рәхимсез мәкерле төс ала Петр I дән башланган бу явыз сәясәт тәхеткә Екатерина II килгәнче дәвам итә. төньякта яшәүче күпчелек халыклар вогул-остяклар кыргыз-кайсаклар, калмык-башкортлар һәм себер татарларының бер өлеше чукындырылып кына калмый, урыс милләтенә дә өйләнә Чукындырылган “инородец“ларны милли мохитлөрөннөн аеру өчен башта аларны икенче урынга күчерәләр, соңрак исә чукынганнарны түгел, чукынмаганнарны үз авылларыннан башка җиргә куып җибәрә башлыйлар Патшабикә Анна Иоановнаның 1 740 өл. 11 сентябрь указы нигезендә яңа чукынганнарны урыс арасына күчереп утырту, алар очен Саратов белән Царицын арасында аерым бистәләр салу турында сүз бара Чукындырылган себер татарларын исә алай ерак җибәреп тормыйлар, елганың бер башыннан икенче башына гына күчерәләр Менә шушы вакытта. ягъни XVIII гасырның уртасында Әримҗан исәмен йөрткән икенче бер авыл—Югары Әримҗан барлыкка килгән булырга тиеш
Тубыл шәһәрендә яшәүче тарих фәннәре докторы Вячеслав Софронов үзенең 'Село Верхние Аремзяне' дигән мәкаләсендә моның шулай икәнлеген раслый да ‘С татарского языка Аремзяны можно перевөсти от производного
Гарифзян, что значит. "грамотный" или "мудрый” хан,—дип яза ул—Вспомните мусульманское имя Гариф И уже русские жители переиначили Гарифзян в Аремзян на свой манер Основано село Верхние Аремзяны. судя по документам, около 1750 года." (Тобольскийхронограф -Омск. 1993. стр 109.) Ягъни XVIII гасыр урталарында татар Әримҗаныннан аерылып чыккан чукынган татарлар авылы—Югары Әримҗан барлыкка килә һәм алар еллар үтү белән үз диннәрен генә түгел, телләрен, татарча исемнәрен, нәсел фамилияләрен дә югалталар..
Инде әйтеп үткәнебезчә, галим Дмитрий Менделеевның әнисе ягыннан нәселе шушы Югары Әримҗан авылына барып тоташа Аның әнисе Мария Дмитриеөна Корнильева байлар нәселеннән була, алар Югары Әримҗан авылында пыяла һәм кәгазь фабрикалары тоталар, сәүдә итәләр Дмитрий Менделеев Тубыл шәһәрендә туса да, аның балалык еллары Югары Әримҗан авылында үтә, ул яшьтән тол калган әнисенең беренче ярдәмчесенә әйләнә Менделеевның татар нәселеннән булуы турында аның туганнан-туган сеңлесе Н Губкина болай дип язып калдыра
“По семейным преданиям один из прадедов Дмитрия Ивановича был женат по страстной любви на красавице киргизке или татарке: он так любил ее. что когда она умерла, то и он умер с горя Так что в чисто велико-русскую кровь Корнильевых вошла струя крови монгольского племени, некоторые потомки их имеют даже что-то восточное втипе. хотя у Дмитрия Ивановича этого не было. разве немного высокие скулы и разрез глаз." (Памяти Дмитрия Ивановича Менделеева Семейная хроника в письмах — Петербург. 1908. стр.З.)
Тарихи хатирәләргә бирелеп. Түбән Әримҗан авылына килеп җиткәнне сизмичә дә калдык Авыл чыннан да бик матур җиргә урнашкан икән—Иртыш буенда, карагай-эрбет урманы янында, куе әрәмәләр һәм болынлыклар арасында таралып ята ул. Безне бирегә алып килүче—Тубыл район советы депутаты, эшмәкәр Таип әфәнде Сулкарнаев тумышы белән шушы авылдан икән, ул безгә аның тарихын да. бүгенгесен дә белгәненчә сөйләп бирде Күренеп тора, авыл нык булырга охшаган—асфальт җәелгән, табигый газ авылга хәтле сузылган, өйләргә генә кертәсе калган Халыкның төп өлеше нефть кудыру станциясендә эшли икән, шулай ук пилорамда. янәшәдәге сөрген-поселениедә эшләүчеләр дә бар.
Матди яктан шактый нык күренсә дә. рухи яктан бу авылда күңелне рәнҗетерлек нәрсәләр барлыгы да ачыкланды Кайчандыр саф татар авылы булган Түбән Әримҗан соңгы елларда янәшәдәге урыс авылы белән кушылган һәм миллилеген җуя башлаган икән Моның беренче билгесе—урта мәктәптә татар теленең бөтенләй укытылмавы, хәтта факультатив түгәрәкләрнең дә булмавы Югыйсә авылдагы меңнән артык кешенең күпчелеге—татарлар, йөз укучылык мәктәпнең дә яртысыннан артыгы татар балалары бит! Әллә соң заманында Ермакка тәре үбеп ант итәргә мәҗбүр булган Түбән Әримҗан халкы һаман шул халәттә яшиме, яки Иртыш буйларына тагы башкисәр Ермак заманнары әйләнеп кайтканмы?
Узган елда Тубыл шәһәреннән поп килеп, балалар бакчасына йөрүчеләрне чукындырып китүләрен ишеткәч. Иртыш буйларына яңадан Ермак заманнары килеп ятканына ышанасың Безнең белән авылга килгән "Мирас' иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова түзмәде, бу хәлне ачыкларга балалар бакчасына кереп китте Аны күргәч курка калган мөдир марҗа түтәй бакчага мулланы да чакыртып, Коръән укытырга вәгъдә биргән. Ә авыл халкы, татарлар нигә бу чукындыруга каршы күтәрелмәгән соң?! Ни өчен мәктәптә тел юкка да, сабый балаларын чукындырып китүгә дә ризалашып яталар алар? Мин бу сорауларны мәчеткә җыелган халыкка бирергә уйлаган идем, әмма монда да ниндидер кара көчләр арага килеп керде, очрашу булмыйча калды Югыйсә кичтән авылга шалтыратып, мәчеткә ягарга, өйлә турына татарларны җыярга әйтелгән иде бит! Сүз җомга көн мәчеткә җыелу турында бара, җәмәгать, язучы белән очрашу турында гына бармый! Әмма телен җиңел генә башкаларга биргән халык динен дә шулай суга салып ята икән..
Без Түбән Әримҗан авылына килеп төшүгә, мәчеткә киттек, әмма ак кар өстендә эзләр юк, мәчет ачылмаган да. ягылмаган да булып чыкты. күңелгә иң авыры—аны ачарга җыенучы да юк иде! Без авылның мулласы Әхмәт әфәнде
Таҗиев янына өенә киттек Баксаң, аның үзендә дә мәчет ачкычы юк аның үзен дә мәчеткә кертмиләр икән! Бу авылда гаҗәп хәлләр булып ята- мәчет бар мулла бар, әмма мәчет ачкычы башка кешеләрдә, ул җәй көне кайдадыр төньякта эшләүче ир-ат Түбән Әримҗанга кайткач кына ачыла икән Югыйсә авылда муллалык вазифаларын барыбер Әхмәт Таҗиев башкара—никахын җеназасын укый, балаларга исем куя. әмма “теге кеше"дән башка мәчеткә керә алмый! Кем килсә дә мәчетне ачмыйлар, җәйне, ‘теге абзый'ны көтәләр Күрәсез, заманында мәчетне төзүдә зур активлык күрсәткән кешеләр аны кыш буе бикләп тотып, зур гөнаһ эшлиләр! Чөнки мәчет синеке дә минеке дә түгел. Таҗетдиннеке дә, Ашировныкы да түгел, ул—Аллаһ йорты, гыйбадәт урыны. бигрәк тә аның җомга көн бикле торуы әйтеп бетергесез авыр хәл иде Шушыларны белгәч, ни өчен попларның Тубылдан килеп балалар бакчасына йөрүчеләрне чукындырып китүләрен аңлыйсың инде1 Татарлар мәчет өчен үзара талашып ятканда, бөтен авылларын да чукындырып чыгып китәргә мөмкиннәр әле. Аллам сакласын!
Авылда намаз укучы юк икән. Әхмәт хәзрәт белән икебез генә җомга намазын өйлә намазы итеп укыдык Әхмәт хәзрәт дингә үзлегеннән килгән кеше Пермь һәм Первоуральский шәһәрләренә барып, башлангыч дини белем ала, аннан читтән торып Казан шәһәренең "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә Анда укыганнары, анда алган гыйлеме, укытучыларының яхшылыгы, акылы турында ул сөйләп бетерә алмый Аның өендә ислам китаплары, дини матбугат, дини видеокассеталар да күп, теләгән кешегә авылдан чыкмыйча да файдалы мәгълүмат алырга була Әхмәт хәзрәт Таҗиев үзе бу якларныкы түгел икән, ул Башкортстанның Ишембай районыннан. әмма Иртыш буйларында күптән яши һәм аны үз иткән Ул Түбән Әримҗан тарихы белән дә кызыксына, бу турыда материал туплый, җирле газеталарга хәбәрләр биреп тора
Әйтик, аның сөйләве буенча без Түбән Әримҗанда 1890 елда мәчет ачыл-ганлыгын белдек, аны салдыруга Тубылның ул вакыттагы атаклы бае Тохтасын Айтмөхөммөтов төп өлешне керткән Ул, имеш, урманда ауда йөргәндә учак янында утыручы хантыларга юлыккан һәм корым белән капланган казанга игътибар иткән Янында булган бөтен акчасын биреп, Тохтасын Айтмөхәммәтов хантылардан ул казанны сатып алган, ө ул казан алтын булып чыккан Тохтасын бәй алтын казанны шәһәрдә сатып җибәргән, ә аның акчасына Тубылда һәм Түбән Әримҗанда мәчет салдырган Кызганычка каршы хакимияткә большевиклар килгәч, мәчетне конфисковать итәләр. ул ярымҗимерек хәлдә озак еллар буе тора һәм берничә ел элек янып китә Аның урынына яңа мәчет салалар, ө ул кыш буе йозакта
Мәчеткә кереп булмады, мәктәптә укучылар һәм укытучылар белән очрашырбыз дип шул якка таба юнәлдек Әмма мәктәп ишегендә дә йозак булып чыкты, нык кирпечтән салынган бу бинага керерлек түгел иде' Без килгәндә авылда суыклык 25 градуслар тирәсе генә булса да. имеш салкын булу сәбәпле бүген балаларны укытмаганнар икән Ни хикмәт, укытучыларның да эзе юк. кайсы Тубылга киткән, кайсы авырый, кайсы өендә качып ята булып чыкты Моңа кадәр үзен Екатерина Михайловна дип атап йөрткән мәктәп директоры Хафизә Төхфөтулловна Айтмөхөммәтова да каядыр китеп барган иде, югыйсә аңа да район советы депутаты. Тубылдан “Мирас” оешмасы ж.итөкчесе һәм Татарстаннан язучы киләсе әйтелгән булган бит' Без. әлбәттә беренче сүз итеп мәктәптә татар теле укыту мәсьәләсен күтәргән булыр идек ө директорның моңа җавабы юк! Туган авылы балаларын татар теленнән мәхрүм иткәне өчен дә җавабы юк аның' Болай булгач. Тубыл попларының киләсе адымы мәктәпне килеп чукындырып китү булыр инде чөнки Хафизә Төхфөтулловна лар үз теләкләре белән Екатерина Михайловнага әйләнгән авылда моңа каршы торучылар булмаячак икән
Менә шундый милли һәм дини каршылыклар үзара аңлашылмаучылыклар булса да. Түбән Әримҗан авылы милләткә һаман акыл ияләрен һәм талантлы кешеләрне бирүен дәвам итә Бу авылдан чыккан югары белемле кешеләр галимнәр һәм эшмәкәрләр шактый булган Әйтик. Казанда яшәүче опера җырчысы Сәид Раинбәков шушы Түбән Әримҗан авылыннан икән Тубылда яшәүче тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиөва да шушы авылдан булып чыкты Аның "Сельская община тоболо-иртышских татар (XVIII—начало XX в Г
дип аталган хезмәтендә (Төмән-Мәскөү, 2003) себер татарлары тормышы турында бай мәгълүмат бирелгән, шул исәптән, Түбән Әримҗан турында да Әйтик, XVIII гасыр башында Түбән Әримҗанда утызлап ясак түләүче булса, гасыр ахырында да бу сан әлләни үзгәрми, халыкның табигый үсеше күренми бу исә татарларның бер өлеше шул гасыр урталарында башка урынга күчерелгәнлеген күрсәтә.
XXI гасырга исә Түбән Әримҗан авылы менә шундый хәлдә килеп җитте, ул элеккеге кебек гыйлем үзәгенә әйләнеп китәрме, аңа милли йөзе кире кайтырмы, имам Хөсәен оныклары алып килгән ислам дине яңадан Түбән Әримҗанның иманына әйләнерме—монысы инде халыкның үзеннән дә тора “Яңадан тәре үбеп ант итә күрмә, Әримҗан халкы, баш өстеңдә үткен кылыч торса да, бу хыянәткә барма, барма, барма!!! Нинди генә заманда яшәсәң дә, татар булып, мөселман булып кал, бу сиңа дин-милләт өчен шәһит киткән әби- бабаларыңның васыяте!" Җомга көн бу авылда укыган өйлә намазыннан соң мин әнә шундый теләкләр теләп, дога кылдым...
Омск өлкәсендә дә татарлар яши...
Әйе, Омск өлкәсендә дә татарлар яши, һәм себер татарларының иң борынгылары шул якларда көн итә. Югыйсә себер татарлары дигәндә Төмән- Тубылны гына күздә тоталар, ә алар Омск. Томск, Новосибирск өлкәләренә таралып яши, хәтта Кемерово, Курган, Красноярск өлкәләрендә дә себер татарларын очратырга мөмкин бит! Менә мин дә хәзер Тубылны вакытлыча калдырып, себер татарларының иң борынгы, меңәр еллык авыллары урнашкан якларга—Омск өлкәсенә юл тотам. Мин эзләнүләр алып бара торган Габдрәшит Ибраһимов та шул яклардан бит, Омскидан 300 чакрым төньякка урнашкан Тара шәһәреннән, шул тирәдәге бер авыл мәдрәсәсендә белем алган. Бу юлы да максатым—Омск архивында эзләнүләр алып бару, Омск һәм Тара шәһәрендә
милләттәшләр белән очрашу,
татар авылларында булу. Поезд ак карга баткан кышкы урманнар буйлап кыйблага таба чаба, Ишим тирәләрендә инде карсыз далалар башлана...
Омск өлкәсе табигатьнең бик чуар урынына урнашкан: көньягында— кыпчак-казакъ далалары, төньягында—тайга, карурман, ханты- мансы биләмәләре, көнчыгышта -Томск һәм Новосибирск өлкәләре, көнбатышта—Тубыл-Төмән җирләре Төньяк-көнбатышта өлкәнең 25 процент җирләрен сазлыклар биләп торса, төньяк-көнчыгышта урманнар шаулый, ә көньякта исә—дала, дала, дала. Зур сулардан исә Иртыш. Тара, Ишим, Омь елгалары өлкәне
кисеп үтә. Һәм шушы зур су буйларына таралып, кара урманнарга сыенып, сазлыкларга сырышып, татарлар яшәп ята Омск өлкәсендә алар әлләни күп тә түгел кебек—50 мең чамасы, алар 66 татар авылында һәм өлкәнең барлык шәһәрләрендә дә яшиләр Татарлар күбрәк төньякта—Усть-Ишим, Тевриз, Тара. Большеречинск районнарында яшиләр, алар Муромцево. Знаменск, Колосовка районнарында да шактый. Шунысын да әйтергә кирәк, бу төбәкләр—бик борынгы яклар, биредә таш гасыр чорларыннан калган торак урыннары табылган, себер татарларының беренче дәүләтләре дә шушы якларда корылган һәм беренче башкалалары да хәзерге Усть-Ишим шәһәре тирәсендә булган. Кызыл-Тора дип аталган
Минем Омск өлкәсенә беренче генә килүем түгел инде, шушы календарь ел эчендә өченче сәфәрем Беренче тапкыр мин бирегә узган елның апрелендә, Г абдрәшит Ибраһимовның 150 еллык юбилеен уздырырга дип килгән идем, Омск
Тара шәһәренең иң карт татарлары Әсгап
һәм Сафия Вәлиевләр.
Тара<)а Айтикиннар тарафыннан ачылган мактап Тубыл
тарихи-архитекшур чу1ей-тыюлыЛ1 фондюрында саклана торган репроду кциянең фото күчермәсе
һөм Тара шәһәрләрендә халык белән очрашулар уткәрдем Икенче тапкыр исә Тевриз шәһәрендә өлкә Сабан туенда катнаштым, 580 еллык Яланкул авылында Хәтер көнендә, тагы берничә татар авылында булдым Бу юлы менә тагы архив һөм авылларга барырга ниятләп юлга чыктым, чөнки барган саен яңа нәрсәләр ачыла, яңа кешеләр белән танышасың, яңа планнар корып кайтасың
Омск өлкәсендә бергә- бергә эшләрлек кешеләр дә күп—менә егерме елга якын милли хәрәкәтне
җитәкләп баручы Хәким ] әфәнде Садыйков. аның \ абыйсы Хәлил әкә. ничә еллар буе бар татар
дөньясына Омск-Томск яңалыкларын җиткереп баручы “Азатлык" радиосы журналистлары Сания [
ханым Мирхалиева һәм \
Рузалия ханым Сайганова. |
“Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбленең
алыштыргысыз җитәкчесе Гафия ханым Алиева, әле күптән түгел генә милли хәрәкәт эшенә килеп кергән һөм аның алыштыргысыз
ярдәмчесенә өйләнгән эшмәкәр Тамир әфәнде Алимбаев. 80 яшенә җитсә дә көне-төне милләт турында мәкаләләр язган һөм актив иҗтимагый тормыш алып барган Сания апа Анненкова. Тара шәһәреннән “Нур" татар үзәге җитәкчесе Илдар әфәнде Маматов һәм башкалар, һөм башкалар Мин аларны һәрвакыт сагынып килөм. аларның һәрвакыт ярдәм итәселөрен белөм. үземдә кулымнан килгәнчә һәрберсенә ярдәм итәргә тырышам
Омскида узган гасырның урталарына кадәр Мулланур Вахитов исемендәге татар мәктәбе эшли. “Азат Себер". "Кызыл Шәрык яшьләре" "Сталин юлы" дигән татарча газеталар нәшер ителә, әмма соңрак барысы да юкка чыга Милли җанланыш 1989 елда. "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбле төзелгәч кенә башлана, алар үз тирәләренә татар өчен эшләргә әзер кешеләрне туплыйлар Бары тик татар милли хәрәкәте көче белән биредә 1989 елдан татарча радиотапшырулар яңгырый башлый, хәзер ул айга бер тапкыр 15 минут эфирга чыга Омскида башта "Ватан" татар иҗтимагый оешмасы (1992 ел), ә инде 1998 елда өлкә татарларының милли-мөдөни мохтөрияте эшли башлый Омск шәһәренең 1 нче педагогия көллиятендө татар бүлеге ачылуны да милли хәрәкәтнең җиңүе дип карарга кирәк 2003 елда татар эшмәкәре Тамир Алимбаев "Татар дөньясы ' дип аталган газета чыгара башлый
Шулай ук Россиядә беренчелөрдөн булып биредә татар галимнәре барлана һөм аларның оешмалары төзелә Омски өлкәсендә 130 татар галиме барлыгы билгеле була, шулар арасында җитмештән артыгы академик һөм фән докторлары, профессорлар, фән кандидатлары булуын әйтеп китәргә кирәк Шулай ук Омск татарлары арасында берничә генерал, зур хуҗалык җитәкчеләре депутатлар, танылган эшмәкәрләр дә бар Әйтик, тарих фәннәре докторы Әрнет Хаҗиөхмөтов. авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Камил Азиев. химия фәннәре докторы Рево Сөгыйдуллин, архитектура фәннәре докторы Альберт Кәримов армия генералы, техник фәннәр докторы Илһам Галиев, Омск тимер юлы башлыгы, генерал-лейтенант, өлкә советы депутаты Равил Бикбавов, генерал- майор Риал Мусин, Омск нефть эшкәртү заводы генераль директоры өлкә совөты депутаты Илдус Сөрвөров, танылган спортчылар, дөнья чемпионнары нәфис гимнастика остасы Галимә Шөгерова. көрәшче Тимерҗан Кәлимуллин һөм башкалар, һөм башкалар
Әмма бүгенге көндә биредә татар милли хәрәкәтенең төп эше “Умырзая" ансамбеле һөм "Татар дөньясы" газетасы тирәсендә генә бара, калган оешмалар
кайсы ябылган, кайсы ябылырга тора. Һәр җирдәгечә, милли хәрәкәт үзе дә икегә бүленгән, элеккеге бердәмлек һәм рух юк. ә хакимият исә моннан бик оста файдалана, милли-сәяси таләпләр куйган оешмаларны берәм-берәм яба бара Омскида узган шундый судларның берсендә мин дә катнаштым һәм алга таба бу хакта язармын, иншаллаһ!
Бу юлы да эшемне Омск дәүләт архивыннан башладым. Аһ. сез ул урыс архивларының кырыслыгын, шыксызлыгын, салкынлыгын белсәгез икән! Монда сүз бина салкынлыгы турында гына түгел, ә һәр сорап килүчегә, бигрәк тә читтән килгән башка милләт вәкилләренә карата сакчыл салкынлык турында да бара. Читтән килгән чит милләт кешесе директорның үзенә кереп гариза язмыйча бер кәгазь кисәге дә күрә алмый, ә түрә күп вакыт: “Сезгә нәрсәгә кирәк ул?"—дип сорый
Монда да шулайрак булды, Омск дәүләт архивы директоры марҗа түтәй Габдрәшит Ибраһимовның кем икәнлеген белми дә. белергә дә теләми иде. әлбәттә Ул барлык сорауларга да “юк" дип кенә җавап бирергә ярата булып чыкты. Мин Габдрәшит Ибраһимов турында ялкынланып сөйләп биргәч, ул тыныч кына. “Сез бит инде болай да аның турында бөтенесен беләсез, сезгә нәрсәгә кирәк ул архив материаллары?'—дип сорап куйды. Алай да мин шактый авырлыклар белән, кайбер таныш-белешлекләрне дә эшкә җигеп. Тара шәһәре буенча XIX гасыр уртасы метрика белешмәләрен кулыма төшерә алдым. Әмма гарәп хәрефләре белән чуарлап язылган бу мәчет кәгазьләре 1860-70 елларныкы булып чыкты, ә миңа Габдрәшит Ибраһимов туган 1857 ел кирәк иде! Тагы директорга киттем, ә ул: “Бездә күп метрика кәгазьләре, белгечләр булмау сәбәпле, эшкәртелмәгән, укылмаган, системага салынмаган килеш",—дип җавап бирде Ягъни гарәпчә кулъязмалар укый белүче булмаганга. Россиянең күп кенә архивларында, музейларда, китапханәләрдә татар тарихына караган документлар, белешмәләр эшкәртелмичә, әйләнешкә керә алмыйча ята һәм шулай мәңге ятарга да мөмкин, берәрсе чыгарып атканчы Югыйсә бу эшне урындагы мәчет һәм мәдрәсә хезмәткәрләре. Казан-Уфадагы дин. фән белгечләре ярдәмендә дә башкарып чыгарга мөмкин булыр иде бит. Монда кем инициатива күрсәтергә тиеш икән—архивлармы, татар галимнәреме, дин белгечләреме, әллә шуларны берләштергән берәр комиссияме?
Архивта тагы берничә фонд белән кызыксындым, әмма үземә кирәкне таба алмадым. Моннан 150 ел элек Тарада яшәүче татарлар турында үзем белгәннән артыгын табып булмады. Алай да өметемне бөтенләй өзмичә. Омскидагы таныш-белешләремә архивта ниндирәк материаллар эзләргә кирәклеген әйтеп калдырып, башка эшләремне эшли тордым Чөнки чит җиргә килгәч, санаулы көн тиз уза, аны гел архивларда гына утырып уздырсаң, милләт белән очраша алмыйсың, халык белән очрашып йөрсәң, фәнни эзләнүләрне ахыргача җиткереп булмый. Алай да мин татарлар белән очрашуны да кирәк санадым
Беренче очрашуым Кызыл гвардиячеләр Мәдәният сараенда булды Мин милләттәшләремә “Күчем хан" романының язылу тарихын сөйләдем. Татар дөньясы” газетасына һәм аерым активистларга китабымны бүләк иттем. Шулай ук Габдрәшит Ибраһимовның Дәүре галәм" китабы, авторның үзе турында да җыелган халыкка мәгълүмат бирдем Әлбәттә. Күчем хан турында да. Г абдрәшит Ибраһимов турында да сораулар күп булды, чөнки себер татарларының бу ике бөек шәхесе күпләрне кызыксындыра, алар турында татар телендә дөрес мәгълүмат әле чыга гына башлаган иде.
Әйткәнемчә. Омск шәһәрендә миңа тагы бер мөһим чарада—мәхкәмәдә катнашырга туры килде. Эш шунда, Омск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтариятен, уставына үзгәрешләр кертмәде, вакытында хисап тотмады дип. теркәүче оешма судка биргән һәм аның җитәкчесе Хәким Садыйков безне дә шул процесста катнашырга чакырды. Хөкүмәт шулай бит ул—татар оешмаларына үзе берни белән ярдәм итми, ә хисапны сорый! Берничә ел элек махсус яндырылып һәм су бастырып, бинасыз урамда калдырылган татар автономиясе ни турыда хисап бирсен аларга? “66 татар авылының өчтән берендә генә татар теле атнага бер сәгать укытыла, Омскида һәм Тарада бер татар мәктәбе юк. телевидениедән татарча тапшырулар юк, татар авылларына юл юк. газ юк. эш юк. дәүләт бу мәсьәләдә татарларга бернинди ярдәм күрсәтми",—дисенме? Әлбәттә, үзе дә профессиясе буенча адвокат-юрист булган Хәким әфәнде судта
бу турында сөйләмәде, әмма мин боларны судьяның исенә төшерергә мәҗбүр булдым, татар оешмаларына башта эшләү өчен шартлар тудырырга, аннан соң гына сорарга кирәклеген әйттем Татар автономиясен яклап галимнәр Линнур Шөгеров. Михаил Савиных. журналист Сания апа Анненкова да чыгыш ясадылар нәтиҗәдә суд Омск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтариятен япмады эшне кичектереп торды
Омскида архивта һәм судларда эшемне бетергәннән соң. халык белән очрашып, китапларымны тапшырганнан соң. кышкы салкын иртәдә маршрут Тазел"енә утырып. 300 чакрым ераклыктагы Тара шәһәренә юл тоттым Икенче шундый ук очрашуым "Нур татар үзәгендә булды шәһәргә татар язучылары бөтенләй килмәгәнгә, халык һәр сүземне йотып, сеңдереп утырды Мин үзем дә Тара татарларын аеруча яратам, әллә Габдрәшит Ибраһимов монда туганга, бу шәһәр миңа аеруча якын, үзенә тартып тора Тара хәрби кәлтәсе урыслар тарафыннан 1594 елда, Күчем хан идарәсен юк итү өчен төзелгән, дип язсалар да. бу урында татар каласы инде Күчем хан заманында ук була һәм ул "Ялым- Тора". дип атала Иртыш буенда, карагай-эрбет урманнары уртасында утырган бу шәһәр өчен сугышлар озак бара, аны урыслар алгач та. татарлар дистә еллар буе Тараны тынычлыкта калдырмыйлар Шуңа күрәме, иң көчле чукындырулар да. иң көчле мөселманнар да бу якларда була, ике дин. ике көч кара урманнар уртасында исән калу өчен соңгы көрәшкә керә
Урыслар яулап алганнан соң да. Тара каласы барыбер өлешчә татарныкы да булып кала, чөнки монда урыс воеводаларына ияреп Тараны алырга килгән берничә йөз йомышлы Казан. Уфа. Касыйм татарлары да яши Әмма башка татарларны кертергә куркалар. Күчем хан нәселе шәһәрне яңадан үз кулларына алыр дип шикләнәләр Бу хакта танылган тарихчы Г Миллер менә нәрсә яза *. татар тутошных волостей побаивались и выполняли приказ 'в город не пущать. покамест город укрепится. чтобы им людей государственных не смечать" (Миллер Г Ф История Сибири Т 1 М -Л ([937. с 355 ) Әмма себер татарлары Тараны барыбер тынычлыкта калдырмыйлар, күп тапкырлар аңа һөҗүм итәләр Күчем хан үзе дә Тара тирәсендә алган яраларыннан үлә. ул үлгәч тә аның уллары Тараны яңадан кире кайтару өчен көрәшәләр Шундый каты сугышларның берсе 1626 едца була, ул чорда бөтен Бараба татарлары Россия подданствосыннан баш тарталар, урысларга каршы көрәш башлыйлар
Тарихи белешмәләрдән күренгәнчә Тара каласында 1622 елда килгән йомышлы татарлардан тыш. көлгөдөн тышта, тау асты бистәсендә җирле 21 бохарлы яшәгән Ә бохарлылар—Күчем хан чакыруы буенча Себергө килгән иң укмышлы. иң булдыклы, иң тәкъва мөселманнар булганнар Габдрәшит Ибраһимовның бабалары да 1572 елда Үргөнеч-Бохара якларыннан Сөбергә ислам дине таратырга килгән мөселманнар була алар Тара тирәсендә дүрт авыдда урнашып яши башлыйлар Шуларның берсенә алга таба тукталырбыз иншаллаһ! 1669 елның 8 сентябрендә Тарада моңа кадәр күрелмәгән көчле янгын була һәм шәһәрнең күп өлешен юк итә Тарихи белешмәләрдән күренгәнчә, янгын вакытында хәрби кирмәндә—380 шәһәрнең тау асты бистәсендә 65 урыс өе 163 татар йорты янып юкка чыга. XVII гасыр уртасында урыс шәһәре дип аталган Тарада шул хәтле күп татар өйләренең булуы милләтебезнең монда беркайчан да бетмәгөнлеген күрсәтә
1704 елда Тарада мәдрәсә ачыла, мәдрәсә булгач, димәк, янында мәчете дә булган дигән сүз. 1763 елгы халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә шәһәрдә 105 бохарлы 28 искедән калган татар яшәгәнлеге билгеле була "1784 ел безнең Тара каласында Габдрөшит баба ахун буларак сайланган 1790 елда Габдрәшит ахун Эрбет ярминкәсенә барып. Тара каласында мәсҗед бинасы өчөн акча җыйган".—дип яза Габдрәшит Ибраһимов ул өллар хакында үзенең 'Тәрҗемәи хәлем дигән хезмәтендә (Габдрәшит Ибраһимов Дөүре галәм Тәрҗемәи хәлем -Казан. 2001 1336)1793 елда исә бохарлы бай Ай тикиннар да ярдәме белән Тарада таш мәчет төзелә, аның түбәсе соңрак калайдан ябыла бу шәһәрдә беренче таш бина була, анда Г абдрөшит Ибраһимовның бабалары имамлык итә Дөрес, урыс тарихчылары Тарада беренче таш бинаны урыс бае Нерпин 1796 өдаа салган дип язалар, әмма бу дөреслеккә туры килми Төбәкне өйрәнүче Анатолий Юрьевның 2005 елны Омскида басылып чыккан 'Тара Годы События Люди" дип аталган китабының ЗОнчы битендә рәттән шундый
мәгълүмат бирелгән "1793 год. В Таре построена мусульманская мечеть. Тарские бухарцы Айтыкины внесли значительную сумму на ее строительство’. диелгән һәм " 1794-96 гг , В Таре возводится первое каменное здание крытый железом трехэтажный каменный дом купца И Ф Нерпина", дип язылган. Ә Габдрәшит Ибраһимов үзе бу хакта болай дип яза:
1793 елда Аялыдан Сәид баба белән бохарилардан Габдрәшит ахун берлектә Тара каласында хәзерге вакытта булган таш мәсҗедне бина кылганнар. Г абдрәшит ахун вафатыннан соң углы Ибраһим бай мәсҗедкә мөтәвәлли (мәчет, мәдрәсә эшләрен башкаручы кеше) булган, бу кеше безнең дәү әтиебез, хәзерге фамилиябез бу кешегә бирелгәндер." (Күрсәтелгәнхезмәт. 134 б.) 1831 елда Тарада тагы бер мәчет төзелә, аның каршында 30 шәкертлек мәдрәсә-мәктәп ачыла, соңыннан Габдрәшит Ибраһимов шул мәчеттә 7 ел имам вазифасын үти һәм мәдрәсәдә мөгаллимлек итә Күрәсез. Габдрәшит Ибраһимовның җиде буын бабалары да дин әһелләре, ахуннар, имам-мөдәррисләр. шәехләр һәм сәедләр булган Әйткәнебезчә, башта алар Ахун фамилиясен йөртәләр, аннан, буталмас өчен, Ибраһимов фамилиясенә күчәләр Кыскасы, бөтен Тара шәһәре мөселманнары, тирә-яктагы татар авыллары халкы берничә гасыр буе шушы нәселдән белем ала. гыйлем туплый, Коръән өйрәнә, нәтиҗәдә, көчләп чукындыру заманында да иманда кала
Г абдрәшит Ибраһимовның нәселе Тара шәһәре татарлары тарихында якты эз калдыра, әмма бүгенге тормышта бу эзләрне табып булмый Узган килешемдә үк инде Тараның бөтен архивларыннан, музей-китапханәләреннән ул эзләрне эзләдем, әмма тапмадым, әйтерсең лә бу затлы нәсел шәһәрдә яшәмәгән һәм милләткә хезмәт итмәгән! Аннан Таранын иң карт кешеләре янына киттем, әмма 90 яшьлек Әсгать абый Вәлиев тә, 92 яшьлек Сафия апа да ул заманнарны хәтерләмиләр иде инде Габдрәшит Ибраһимов эшләгән мәчет сүтеп ташланган ул яшәгән йорт юк ителгән, ата-аналары күмелгән зират көтүлек урынына әйләнгән иде һәм беркем берни хәтерләми, белми
Дөрес, моннан ун еллар элек Тара шәһәрендә яңа мәчет ачыла. "Нур" татар үзәге эшли башлый, ансамбльләр оештырыла, сабантуйлар уздырыла Халыкта әкренләп милли үзаң уяна башлый. Очрашу вакытында күрдем—Тара шәһәрендә татар тарихы белән кызыксынучылар шактый иде алар рәсми тарихта татарларга карата күп ялган барлыгын сизәләр, әмма дөреслекнең кайда икәнлеген белмиләр Югыйсә, татар тарихының өстендә, түрендә утыралар бит алар, иң борынгы кешеләр яшәгән җирләрдә, бу якларда беренче булып ислам дине кергән урыннарда, Күчем ханның законлы биләмәләрендә яшиләр! Шуңа күрә, мин килгән саен аларга тарихны дөрес чагылдырган китаплар алып килергә тырышам, Омскида яшәүче милләттәшләребез дә онытмый, иң яхшы китаплардан өлеш чыгарып тора. Тарада яшәүче 2 мең милләттәшебез өчен бүгенгесе көндә “Нур" татар үзәге һәм мәчет төп аралашу урыны булып тора.
Ә инде Габдрәшит Ибраһимовның исемен яңадан туган якларына кайтару мәсьәләсенә килгәндә, монда беркемнән дә ярдәм көтеп тормыйча, үзебезгә хәрәкәтләнергә кирәк Мин узган ел Омск өлкәсенә килеп киткәннән соң. Г абдрәшит Ибраһимов турында Омск. Төмән, Казан матбугатында татар телендә берничә язмам басылып чыккан иде һәм. ниһаять, шушыларга нигезләнеп Г абдрәшит Ибраһимов турында язмалар урыс телендә дә чыга башлады Әйтик, Тара шәһәре газетасында “Нур" татар үзәге җитәкчесе Илдар Маматовның язмасы. "Труд" газетасының Омск кушымтасында Татьяна Бурундукованың “Японский тарчанин" мәкаләсе күренекле милләттәшебез Габдрәшит Ибраһимов турында башка халыкларга да бай мәгълүмат бирә. “Благодаря подвижничеству Ибрагимова. в 1939 году парламент Японии официально признал ислам— материалы о тюркских народах. мусульманской вере были включены в учебные программы, много японцев приняли ислам",—дип яза күп миллион тиражлы урыс газетасы. (“Труд". 2007, 13 июнь.) Минем моңа сөенечем иксез-чиксез булды! Димәк, үзебез хәрәкәт итсәк, без теләсә нинди чолганыштан чыга алабыз икән, шул исәптән, мәгълүмати блокададан да! Тара татарлары хәзер Габдрәшит Ибраһимовның кемлеген белә, биредә яшәүче рус интеллигенциясе дә инде бераз хәбәрдар, димәк, киләчәктә бу шәһәрдә аның музеен ачуда, берәр урамга Габдрәшит Ибраһимов исемен бирү дә инде җиңелрәк булачак, иншаллаһ!
Менә шулай урыслы-татарлы булып яшәп ята бүгенге Тара каласы Татарлар
күбрәк шәһәрнең тау асты бистәсендә, үз өйләре белән яшиләр, каланың иске өлешендә дә ике катлы борынгы агач өйләр шактый, алар мең елда да череми торган карагайлардан салынган Бу тирәләрдә нефть тапканнан соң шәһәр бераз тернәкләнеп киткән , яхшы архив, китапханә, театр Боз сарайлары салып куйганнар Музейларда урыс тарихы кадерләп саклана, биредә сөргендә булган данлыклы шәхесләрне. Тараны өйрәнгән тарихчыларны исемләп беләләр Ул елларда Тараның, гомумән, сөрген үзәгенә әйләнгәнлеген дә әйтеп үтәргә кирәк, бирегә патша режимына каршы булган декабристларны да, милли азчылык хокукларын даулаган еврей һәм полякларны да сөргәннәр Әйтик әле 1620 елда ук Мөскәү князе Афанасий Лобанов-Ростовский Тарага сөргенгә җибәрелә, 1730-31 елларда бирегә тагы 150 тоткынны китерәләр 1791 елда—Александр Радищев. 1827 елда декабристлар Николай Басаргин Фердинанд Вольф Михаил Фонвизин, 1828 елдан 1845 елга кадәр декабрист, полковник Флегонт Башмаков, 1831 дә Кавказның элеккеге вице-губернаторы Осип-ЮльянГорский/ Граве/, 1841 елда декабрист, барон Владимир Штейнгель 1846 да каторжник Руфим Пиотровский, 1850 елда язучылар Федор Достоевский һәм С Дуров 1877-1880 елларда сәяси тоткыннар Иван Баринов, Вера Любатович Виктор Осташкин, Степан Зарубаев, Анна Комаровская. Никон Волянский. шул елларда ук революционер һәм тарихчы-галим С. П Шевцов йөзләгән баш күтәрүчеләр Тарада сөрген срогын үтәләр Хәзер аларның исемнәрен Тараның урамнары йөртә, ә шушында туып-үскән, халыкка мәгърифәт нуры тараткан Габдрәшит Ибраһимовның үзенең дә, җиде буын ахун нәселе булган бабаларының да биредә исемнәре билгесез. Шулай ук Габдрәшит Ибраһимовның замандашы шәһәргә зур ярдәмнәр күрсәткән, 1 гильдияле купец. сәүдә белән Кытай һиндстаннарга хәтле барып җиткән Абдулла Айтикинның һәм аның нәселенең дә биредә эзе дә юк
Тара үзенең данлыклы тоткыннары белән генә түгел, аны өйрәнгән танылган галим-тарихчылары белән дә билгеле Әйтик, 1696-1701 елларда биредә танылган тарихчы, картограф Семен Ремезов Тара шәһәренең сызымнарын эшли. 1717 едца геодизистлар экспедициясеннән Иван Евреинов һәм Федор Лужин булалар 1721 дә Петр патша кушуы буенча Себерне өйрәнүче галим Данила Готлиб Мессершмидт Тарада булып китә, 1725 елда—данлыклы Витус Беринг һәм аның юлдашлары. 1733-34 еларда шул экспедиция әгъзалары Г Миллер И Гмелин. Г Стеллер. И Фишер, С Крашенников Тарада булалар, ә Герард Миллер исә архивта документларның копияләрен дә ала. Моннан тыш Тара шәһәрендә 1768 елда академик Фальк, 1771 дә күренекле галим Петр Паллас булалар. 1828елда исә бөтен Себер. Котып, Камчатканы өйрәнүче сәяхәтче-галимнәр Гумбольд, Гельмерсон, Миддендорф. Әрман. Розе, ЭренбургТарада тукталалар Кыскасы урман-дала чикләрендә утырган урыс-татар Тарасы белән бик күпләр кызыксына Себөргә килүче тарихчы-галимнәр берсе дә Тарага кермичә калмый Ә 1891 елда исә Тара халкы пристаньда булачак патшаны—Николай II не дә каршы ала. аның Иртыш буйлап пароходта сәяхәт иткән чагы була
Соңгы чорда да Тара шәһәре илгә күп кенә фән эшлеклеләрен, мәдәният хезмәткәрләрен бирде, шулар арасында иң танылганнары—сәясәтче Сергей Бабурин һәм артист Михаил Ульяновтыр, мөгаен Дөрес. Михаил Ульяновны инде башка урынга күчереп, юк ителгән татар авылы Бергамакныкы дип әйтәләр әмма Тара халкы аны үз якташы дип исәпли Танылган таралылар арасында безнең милләттәшләребез дә шактый, әйтик, фән кандидатлары Рәисә Кәримова Әлфирә Кармышакова. Әнвәр Сайтбагин. Ракия Тимомеева Роза Шахмарова Линнур Шөгеров, рәссам Эдуард Муратов, шагыйрө-башкаручы Фөрзәнө Кулеева һәм башкаларны санарга була
Мин бу юлы да Тарадан рухи яктан баеп, яңа танышлар табып, алга таба яңа планнар корып киттем Яңа танышларым Рәүф һәм Йөзлебикә Иноятовлар яшь галиме Роза Шахмарова. үзешчән тарихчы Равил әфәнде Беркутов. төбәкне өйрәнүче, берничә китап авторы, урыс кешесе Анатолий Ионович Юрьев. иске танышларым Илдар Маматов, Вагыйз әфәнде һәм Сания апа Садыйковлар Али һәм Люция Колдашевлар һәм очрашуга килгән бик күп милләттәшләрем мине яңадан Тара шәһәренә чакырып калдылар Алда мине Габдрөшит Ибраһимов мәдрәсәдә укыган Уыш авылы көтә иде