Логотип Казан Утлары
Шигърият

САНДУГАЧЛАР ТУА ГЫНА...


Без булырга тиеш азат халык.
Без булырга тиеш хөр милләт!
Тик хөр милләт булып яшәр өчен Кирәк безгә ирек, хөррият!
Йөрәкләрдә—дүрт гасырлык максат, Күкрәкләрдә безнең бер ният! Халкым сине гомер буе көтте— Ометләрне акла, хөррият!
Без хөрлеккә әле өйрәнмәгән,
Хөр яшәргә безне дә өйрәт!
Сине безгә бүләк итмәделәр,
Яулап алдык сине, хөррият!
Тибәме соң безнең күкрәкләрдә Хөррияткә лаек хөр йөрәк}—
Сине әле якларга да кирәк, Сакларга да кирәк, хөррият!
Хөрриятне яулап алган икән,
Татар җаны әле хөр, димәк! Татарстан, Казан өсләренә Канатларыңны җәй. хөррият!
Оч син, талпын, н азатлык кошы,
Үз артыңнан безне дә иярт!
Тик Ватанның биек күкләреннән Очып китә күрмә, хөррият!
Роберт М11ПНУ.1ЛИИ (НМЮ Гата?* тапның хашк ша/ыи/н-. публицист, җачл/ать милекмсе; татар, рус. башкорт те.ьыремда басъшвм кутанлы китагиар (шул исәптән быел денья курач җшк тонлык “Әсәр ир" ) авторы Г Тукай исемендәге Дәуләт премиясе ыуреаты Каламда яши
Хөррият
1996 аның 30 ав.чстында Казан встенә •Хоррият» һайкаяе күтәрелде
Вакыт
Һич өлгереп булмый, Хәлдән таеп бетәм.
Вакыт төшенчәсе Хәзер инде бүтән.
Гасыр белән сәгать Тәңгәлләшер беркөн Эшләр шуңа бара, Туктаталмас беркем.
Тыгызлана Вакыт, Тора-бара нишләр? Бер елга да җитми
Бер гасырлык эшләр.
Кысылмасмы соң ул Шартлар дәрәҗәгә?! ...Чиртеп узды Вакыт Минем тәрәзәгә.
Нигезләр
Газизләрдән газиз туфрак, Изгеләрдән изге нигез!
Туган жирнең газизләре Нигезләрдән бизде, дибез.
Кемдер бизгән, кемдер түзгән, Кемнәрнедер биздергәннәр, Өметләрен өздергәннәр— Күпме шундый без белгәннәр.
Бәргәләнә, өзгәләнә Бәгырьләре киткәннәрнең,— Күз яшьләрен түккәннәрнең, Чит җирне үз иткәннәрнең...
Юатырга үзебезне Тәкрарлыйбыз бер үк тәгъбир: Кешеләрне йөртә язмыш, Бәндәләрне йөртә тәкъдир.
Ничек кайтсын чит туфракка Кендекләрен беркеткәннәр. Көтмә, нигез! Кайтмый икән. Кайтмый икән бер киткәннәр.
И илдәшләр, нигездәшләр, Кайталмыйбыз ни сез, ни без. Көтә, беләм, туфрак белән Тигезләнгән азмы нигез?!
И сез!..
И без!..
Авылым төннәре
Якты иде авылымның төне, Татлы иде төн мин киткәндә. Моңлы иде—сөю жилкеткәндә. Дәртле иде—давыл көткәндә.
Нигә тынган әле авыл төне? Тынган әле нигә тальяннар? Тал-тирәкләр нигә тол тирәкләр? Талгын гына уйга талганнар...
Йолдыз яктысында ярлар кая? Парлар кая тирәк төбендә?
Иң оялчан, матур сүзләр хәзер Ник әйтелми авыл төнендә?..
Төн түгел, мин үзгәргәнмендер лә, Миндә инде бүтән күңелдер. Минем өчен генә җырсыздыр төн, Ә яшьләргә җырсыз түгелдер...
Башкаларның яшьлеге шул бу төн. Яшьлеккә төн әле дә бик тәмле...
Ә тальяннар көтәләрдер, ахры, Минем тизрәк йоклап киткәнне.
Халәт
Яна, яна Җанда яра. Яра—яна.
Яра—яңа...
Җанда—яра. Җан да—яра. Ян ла, җаным! Ян ла, яра!..
Җанда—яра. Җан—яңара. Ул көнгә мең Яралана!
Яралы җан_ Җанлы яра... Җаның булса, Янмый кара!
Тайлар
Тыпырдаша
Кайнар
Тайлар,
Тик тузан Тузын кала,
Тнк күзләр Кызып кала...
Тайлар оча!
Булды ралсаң,
Узышып,
Узып кара!
Күккә ыргый берсе әнә— Кояшны тешләмәкче! Ялан гына җитми, ахры, Биектә кешнәмәкче!
Әллә ничә ат көчледер Яшь тайлар ярсынганда, Иге чиге күренмәгән Киңлекне тарсынганда...
Тайлар оча!
Алар да бер Җи1 йөгәннәр Киярләр.
Яшь тай\арны Иң беренче Яшь егетләр
Иярләр.
Ә аннары Очар әле
Алар әллә канларга.
...Карт ат кына
Гаҗәпләнеп
Карап тора тайларга.
Туган илдә кем пәйгамбәр?..
Туган илдә кем пәйгамбәр, Туган җирдә кем бөек?.. Көләчәкләр генә синнән, Йөрсәң: «Мин бөек!»—диеп.
Анда бар да авылдашлар, Анда бар да бертигез: Барыбызга бер үк тарих, Барыбызга бер нигез.
Барыбызга бер үк бишек, Барыбызга бер зират. Киләчәктә берәм-берәм Кичәсе бар бер сират...
Мин дә шул ук авылныкы, Мин дә шул ук ырудан. Моңнарым да—әбиләрем Җырлаган җыр-җырудан.
Иген икмим, мин җыр язам- Шунда гына аермам... Хөрмәт юк дип үпкәләмәм. Көтмиләр дип кайгырмам.
Рәхмәтле мин нигеземә— Җырларымны мул иткән. Туган җиремнең бер улы Булсам, миңа шул җиткән.
Ырынбур далалары
Ырынбур далалары... Кайларда сез, татарымның Таралган балалары?
Ырынбур далалары...
Бу татар балаларының И ерак аралары.
Ырынбур далалары...
Атлар чапкан... Чыдамаган
Атларның дагалары.
Ырынбур далалары...
Әле һаман әрнеп ята Тарихның яралары.
Сөн буенда кояш байый, Байый күзгә күренеп. Нурларына рәхәтләнеп Куеп була кер элеп.
Кызыл шәфәкъ. Кызыл болыт. Кызылдан кызыл кояш.
Бигрәк ямансу—кояшның Тиздән батасын тойгач.
Ырынбур далалары... Өстәлеп тора яңадан Яраның яңалары.
Ырынбур далалары...
Ул төзәлмәс яраларның Кайларда дәвалары?
Ырынбур далалары...
Ник дәшми татар даласы, Кайда ил агалары?!
Сөн буенда кояш байый... Сүрәнләнә, сүрелә.
Ничек кенә төшенергә Бу кояшның серенә?
Төшеп бара кызыл кояш Нәкъ Актаныш янына. Анда—якты...
Безнең авыл Инде төнне ябына.
Ырынбур далалары... Сабырлыклар бирсен сезгә, И дала аналары!
Ырынбур далалары...
Сөн буенда кояш байый
Сөн буенда кояш байый Моңсу гына, соң гына. Кояш түгел, гомерләрем Байый сыман тын гына.
Кылганнар
Әй, кылганнар, кылганнар. Әнкәемнең чәчләренә Көмеш булып кунганнар...
Тавышсыз-тынсыз гына Җилфер-җилфер җилфердиләр, Җырсыз да моңсыз гына...
Дулкынлана кылганнар. Кылганнар ниләр кылганнар, Кылганнар ник тынганнар?..
Көйләр көйлидер алар.
Без белмәгән, без теләгән Серләр сөйлидер алар...
Узып барышларыдыр.
Болар—Болгар кылганнары, Болгар сагышларыдыр...
Чынлап, алардыр, алар. Болгардан Татар Иленә Ашыгалардыр алар...
Җилфердиләр җилсез дә. Кылганнарның җыр-моңнарын Ничек җиткерим сезгә?..
Сандугачлар язын туа
Әллә күңел сандугачлар Сайравыннан тулды микән? Моңландыра. Сандугачлар Әллә бүген туды микән?
Сандугачлар туган көнне Мине никтер моңнар баса. Нәрсә булыр иде, әгәр Сандугач та моңланмаса?!
Ярый әле сандугач бар! Юк аларның тынганы да. Сандугачлар язын туа, Язын туа моңнары да.
Кайчан үлә? Ничек инде?! Колак сал җыр куагына! Сандугачлар үләмени?! Сандугачлар туа гына!