ХУНВЕЙБИН


РОМАН-ЭПОПЕЯ
ИКЕНЧЕ КИСӘК
Бер кандилдә мең шәмдәл
I
Ишеккә чак сыеп, бүлмәгә алыптай таза гәүдәле, калын кыйгач кашлы, жәенке йөзле, агара башлаган бөдрә чәчләре өстеннән бераз унгарак янтайтып, кара кәләпүшен дә чәпәп алган Лотфрахман килеп керде. Көн җылы булуга карамастан, гадәтенчә, җәйге челләдә дә өшегән кеше кебек, өстенә һаман да шул кара төстәге калын йон кәчтүнен кигән. Еллар буе иләнеп, майланган-ялтыраган, шунын белән беркайчан да юуу-үтүк күрмәгән кәчтүннең, җитмәсә, дүрт сәдәфен дә эләктергән. Бавыры начар эшлиме—йөзе көлсу-сары.
—Гафу-мәгъфирәтләре, Иркен ага! Без нарсудта көтәбез, ә сез монда дөньягызны онытып ятасыз түгелме?
—Көтәсез?!—диде аптырап әле һаман да истәлекләреннән айный алмаган Иркен-ага.—Ни-нәрсәнә?
—Бәй, судка! Иҗтимагый үзәк халкы көтте-көтте дә, таралды.
Иркен-аганын зиһеннәре таралып китте. Моннан йөз, ин кимендә егерме алты ел элек булган вакыйгаларга батып, ул үзенең эше каралачак мәхкәмә турында да онытып җибәргән ләбаса!
—Кичерә күрсәләр иде. . Ни үкенеч. Лотфрахман кардәшем, инде нишләргә соң?
—Яна хөкемне көтәргә кала, Иркен ага. Көне билгеләнгәч, сезгә, шәт, чакыру җибәрерләр. Ә сез безгә хәбәр итәрсез.
Лотфрахман шулай ашыкмыйча, җиренә җиткереп, тәкәллеф белән сөйли Ул, әйтүенчә, Норлат мишәре икән Ләкин бу мишәрлек анын телендә бөтенләй дә чагылмый диярлек. Әдәбият мөгаллимнәренә биргесез белемгә ия бу инсан, җөмләсен саф татарча, гел тулы итеп, тәмләп, иясен- хәбәрен, иярченен-теркәгечен урынына куеп, үзе тапкан атамаларын да кушып сөйли. Мәсәлән, Иркен ага анын “гафу-мәгьфирәтләре"нә Казанда танышканда ук игътибар иткән иде “Мәгьфирәт" гарәпчәдән “ярлыкау, кичерү, гафу итүне сорау” дигән сүз. Лотфрахман кардәш “гафу” дип әйтәсе урында аны бер юлы “гафу-мәгьфирәт” дип сырлый. Аны тынлап тору үзе бер юаныч. Әйтик, ул синең “Бүген көн ниндирәк?” дигән соравыңа гади
Дәвамы. Башы журналыбызның 5 санында.
генә “Суык”, йә “Жылы” дип кенә түгел, ә артына ут капса да. “Көн бүген өйләгә кадәр сигез градуска кадәр жылы. өйләдән сон ике градуска кадәр салкынча һәм аязлы-болытлы булачак.”—дип ноктаи назарына җиткереп жавап бирәчәк.
—Сезгә бер сөенеч хәбәр итәргә тиешмен
—Нинди?—диде сагаеп Иркен ага.
—Мәдинә ханымнан бүген интернет буенча электрон-почта килде.
—Сөбханалла!..—Ул. яшьләрчә сикереп торып. Лотфрахманны кочаклап алды.—Әйтмәй дә торасыз, кардәш'..—Үзе дә сизмәстән. “син"гә күчте.— Монда бирен!
Ул. ак кәгазьне Лотфрахман кулыннан тартып диярлек алып, укый башлады Электрон хатнын имлясы латин, теле татарныкы иде
“Заипп $ег тшст 8өуек1е хә1ө1 сеГс1ет 1гксп хәггәдәге'—дип язылган иде анда — Тс1еГоппап 8өу1ә8опдә лһепет «агцаһр кпәдег. яшдәгет отЫадп Зегпсп ©уеп цау^гат ВаЫаг <1а в|к яауё!га1аг Оаууап явулав^9 Оө1тәНи8а (1а. Сш§12 да 81пе Ьй^еп Ьапр а1|г|а пга1аг. ОагТау^ап көпертгдә с1ә 1а1аг <Цр, тШә< дф уаЫ$ф уа1аг$а киектәе 1с1с Зегпе ттпөп Ьа$яа кет апһу?
В|1|1Г зех Я1упа1§аппап еипга вегпе а1и$а (Йр Ьа1а1аг Ьаг^ау. еег^ә $1а11аг$а яаугав! Ьи1$ап.
Зегпеп Иге^е/леп хәИәге^ег хө1тс° Мәхкәтө ЬиМтн’ N1 пәгвә яаЬи1 цйдНаг? ҮоП өуеп Ьог9)1та^12. Ьап81 да (әПф(ө Хсгтә1уе1әгеЬе7 Тотш! |1ө ВагЬага таИаппп/ш уах$1 цапу1аг УтагТа1аг Ьап81 да &а\у|аг Ва1 Ыуд ти1 Ьи1тац "\Ү|5коп5тһопеу" йгтаз! дә коп1гак( (е/сдск АцЬа$ а(һ Ьег *яу1Г шаһЫ/ §ша 21уап1ар циуд|
5ег Көвөудә, Оа/апда Һилалда Оөһашу ятЫгт С1г1әй өуеп лгаиа ипп да хә$1әг1әр ЯауПг^а Пп$1^12 Тицау лга1тда Ходау па8ф №8. Оагһ&ау вийгашп цагф аһр. Ьс? ат Оагал^а кибегер СТГ1ӨГ |декетсг
Зегпе иу1ар (өппөгет уоя!812 Шөдег N1 пәгеәдәп Ьегпсп уагтгп$ §с! ^епа Я1упа1идап (ог&апдп тде. Мт 80пб1 «чирНа 1огт1$|Ыгтп тә^ләнс (иппда иу1апатд1г Зсг дв иу1апа8«2Ш1?
11уД;игн1апдт яо!х1/ хәЬөг1өг кдөдег Атспка ггипЬи^аИ уа/ита яага^апда. унау хакигтЯс о(и/ иуфг яаһаппапшт Ъа$т һекәппәг
У/стпеп ваиһфт Ш/әг1ек(сг (нта1ауда с1әк(ег^әп авТташ вапата^апда
Зегпе Ык ва&шдпп За$ш$апда С1г1аг сиһут.
Оие кяөг көппөгет,
Кстпаг к|»г кШтә^ет?
КШтө^етпе кет дә к«вг?
Кетпәг уаптш 8өуәг?
Зтеп Ьс1өгс8сп »кс раг,
Всг8е щ1е Ьи18а, Ьегхс 1аг.
Магиг уеДО Ьи18ап. $еу Исе уаг.
Вегзе 81гхаи ЬиЬа. Ьегее ваг ”
Бу күптән таныш, иң кадерле кешен авызыннан чыккан иске жыруларлан Иркен аганын бугазына тоер тыгылды Хатны я надан, бер ялгызы тынычлап укырмын, дип күкрәк кесәсенә тыкты. Гомер буе яратышып яшәп, алар беркайчан да көнләшү дигән түбәнлеккә төшмәделәр Бу жырулар аша Мәдинәсенең ана булган мәхәббәтенең мәнгелек икәнлеген халыкнын үлемсез ижаты аша исенә төшерәсе, чит-ят илләрдән ту ган илендәге халале белән туган телендә сөйләшәсе генә килгән, әлбәттә...
Аның бу тынчу бүлмәдән чыгасы килде.
—Әгәр каршы булмасагыз. хакимияткә сугылып чыгар идек Мин бит. Ирксн-ага. ни дисәгез дә, хакимияттә милли телләрне үстерү Фондынын
башкаручы директоры Вазыйфаларын үтим! Сезнен судта катнашам диеп йөреп, төштән соң, хезмәтемдә күренгәнем дә юк. Шунда борынны күрсәтеп алыйк та, теләсәгез, болгарчылар симпозиумына, кичкырын халык җыенына барырбыз...
Иркен агага тәкъдим ошады. Кара син аларны, Чаллы болгарчылары фәнни симпозиумнар үткәрер дәрәҗәдә хәлле болады!..
—Телләрне үстерү Фонды, дисез... Телләрне үстереп буламени? дип сорап куйды ул үзенә хас шаянлык белән.—Шалкан да үсә, тел дә үсә, әйеме!.. Ничә литр, ничә метр?..
Алар рәхәтләнеп көлделәр.
Һәр нәрсәгә җитди, фәлсәфи мәгънә бирергә яраткан Лотфрахман чыгарга юнәлгән җирдән туктады һәм, форсаттан файдаланып, тулы бер лекцион укып алды:
—Әйе, үсә! Үстерәбез! Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге декларациясе нигезеңдә безнең Чаллы, җөмһүриятебездә беренче булып, телләрне үстерү буенча киңәйтелгән программа кабул итте. Бездә бүген егерме алты милли җәмгыятьнең утыз алты милли теле гөрләп чәчәк ата. Башта җәмгыятьләрне аерым-аерым очраштырып, чәй-мәйләр эчертеп, таныштырабыз. Аннан милли киемнәр тектереп биетәбез! Аннан барлык милли җәмгыятьләрне җыеп биетәбез дә, хисап чәе эчертәбез. Ин шәп биегәннәре, чукынган, грузиннар! Анда безнең шундый бер Абрамашвилиебез бар. кызып алса, татарча да бии, Иркен ага, ышанасызмы? Безгә караганда ныграк татар!. Сталин оныгы татарча бии, халыклар дуслыгы тарихында күрелгән хәлме бу?
—Ә нигә егерме алты җәмгыятькә... утыз тел?—диде аптыраган Иркен ага.—Таулы һәм болын мариларның телләре бөтенләй аерыламы?
—Аерыла, гафу-мәгьфирәтләре, ничек кенә аерыла әле! Мордва дигән милләт юк. Мокшень бар, эрьзян бар. Бер-берсеннән аерылагынамы0 Бер-берсен аңламыйлар, әфәндем!.. Тау башкорты белән дала башкорты, татар белән болгар аерыламы? Ничек кенә! Чеченнәр белән ингушлар0 Тыштан гына бер халык. Нигә без аларны кушарга тиеш? Безгә күбрәк аерырга кирәк. Безгә на кой чорт бергә булырга? Бергәлек—демократиянең дошманы, әгәр телисез икән—бергәлеккә чакыру—ул тоталитаризмга чакыру! Без һаман да большевиклар бергәлегеннән котыла алмыйбыз. Шулай бит? Безнен татар да бердәм түгел, төрле булсын. Бергә түгел, күп булсын. Болгарлар, мишәрләр, типтәрләр, керәшеннәр, Нугайбәкләр! Менә бездә башкортча сөйләшкән этник башкортлар юк. Без аларны татарча сөйләшкән башкортлардан ясарга тиешбез. Булсыннар!.. Балалар бакчасы ачтык, әлегә^балалары юк. Булыр. Мәктәп ачтык, укырга балалары гына юк. Булыр. Йөз милләт—йөз илле тел! Никадәр байлык!...
Лотфрахман белән былтыр Бөтендөнья татарларының Икенче Конгрессында, дөресрәге, кунакханәдә танышкан иде. Конгресстан сон. Иркен ага Чаллыга килеп урнашкач, табыштылар да. якынаеп та киттеләр Ул ана бик тә рәхмәтле. Көтелмәгән фаҗигагә тарып, хастаханәдә яткан көннәрендә Лотфрахман аны ярдәменнән ташламады.
Капма-каршы сыйфатларга ия булып чыкты Лотфрахман кардәш Көрәшчеләр нәселеннән микән, эре сөякле яратылса да, гамәлендә исә кәгазь корты, вакчыл педант булып, фикерендә бер караганда—рәсми, академик, икенче караганда—стихияле урам көрәшчесен хәтерләтеп, соңыннан ачыклануынча, кайчакта артык вакланып китеп, кайчакта эчендәген яшермичә әйтеп, үзенә хас булган максимальлеге нәтиҗәсендә авыр хәлләргә дә тарып, кичәге үпкәсенең бүген нәрсә икәнен дә оныта торган бу чуар, әмма яхшы күңелле кешене ул чын-чынлап яратты. Иркен ага анын бер генә сыйфатын кабул итә һәм сәбәбен аңлап җиткерә 12
алмады: Лотфрахман—төзәлүе мөмкин булмаган дәрәжәдә "сырсын чыккан" болгарчы икән Бу әсастан караганда, алар тигез: Иркен ага никадәр татарчы-моселман булса. Лотфрахман шулкадәр мәжүси-болгариы Лотфрахман-кардәш болгарчылыкның корыч большевигы—Ленины, әгәр, телисез икән—анын Чаллы туфрагындагы кечкәнтәй генә "фюреры" да иде.
Алар урамга чыктылар
Хакимият каршындагы күпергә житәрәк. Иркен ага туктады һәм күпер чормасына язылган шигарьнс ижекләп укыды:
—Ха-лык-лар. дус-лы-гы... төп... бай-лы-гы-быз...
—Әйе, сатылмаган бер генә байлыгыбыз калды. "Халыклар дуслыгы"' Урыска ул дуслык кирәкми, ул анын теленә йокмый. Муенына элмәк салынган вак милләтләр генә "халыклар дуслыгы" дип кычкырган була Анын белән гомер озайтып булмый Җырлыйбыз, биибез' Биемәгән көнебез калмасын өчен хәтта күрше Калмия. Минзәлә. Сарман. Мөслим авылларының якташлык җәмгыятьләрен оештырдык.'. Америкадагы Чаллы болгарлары жәмгыяте диярсен. Ә менә Чаллыдагы Америка болгарлары оешмасын сезгә оештырырга туры киләчәк. Иркен-ага!..
Хакимиятнең милли бүлеге модире Стомат Сибгатуллович үзендә идс Алар берсен-берсе күреп белә. Шулай ук конгресста танышкан иделәр —һо-о, Иркен ага! Әйдәгез!..—Ул кунакны өстәл артыннан чыгып каршылады.—Мона кадәр һич кенә дә якыннан танышып, иркенләп сөйләшә алмаган идек. Кереп, бик дөрес эшләгәнсез! Менә бирегә утырыгыз!.
Кара костюмлы, ак күлмәгенә шундый ук кап-кара галстук бәйләгән, сул якасына шәһәр парламенты депутаты билгесен беркетеп алган модирнсн кәефе ихластан да яхшы идеме, әллә күрсәтә генә идеме—моны белү читен идс. Көйдереп караган конгырт күзле, кыска буйлы, һәр хәрәкәтеннән теләктәшлек һәм дәрт ташып торган бу зат. беренче карашка. Иркен ага эзләгән “матур затлар" рәтенә керә иде
Әллә гаиләсендәге асыл тәрбиядән, әллә эчендә кайнаган борчуларыннан бит алмасы атланмайда йөзгән коймак булып алсуланган Стомат Сибгатуллович теш казнасындагы эре алтын тешләренә кадәр күрсәтеп елмайды һәм бу елмаю анын кыяфәтендә аерылышканчы үзгәрмәде “ Утларны-суларны кичкән түрә бу. Елмаюы кытайча —дип уйлап алды Иркен ага.—Кешелекнең нәсел-нәсәбе никадәр бердәм Чулман буенда яшәгән татар Чанчунь кытаемча елмаядыр "
— Бүгенгә кадәр очраша алмавыбызга үзебез гаепле. Лотфрахман Галимуллович!—диде Стомат Сибгатуллович.—Милләттәшебез Америка кадәр Америкадан килеп җиткән... Татарстанны аркылыга-буига кызырып чыккан. Ә безнең очрашу түгел, салкын чәй дә эчергәнебез юк!.. Әй. онытып торам ләса, сезгә чәйме, кофеме?
— Кәһва, әгәр мөмкин икән,—диде Иркен ага Мөдир ишеген ача төшеп, аваз салды —Октябрина Искәмдәровна. өч кофе'
—Лотфрахман Галимуллович. әйдәгез. Иркен агага берәр истә калырлык мәдәни чара күрсәтик? Таптым' —Мөдир кычкырып жибәрлс. аннан йәнә елмайды да. түшәмгә карап, бер секундка уйга калды — Са бан ту й' Американын үзеннән килеп . күреп китсен Авыл сабантуе' Әйдәгез, минем Җүкәтауга! Сез каршы түгелме. Иркен ага?
Каршы буламы сон"’ Иркен ага елмаеп җибәрде —Каршы имәс' —Сезнең авыльн ыз юк бит. Стомат Сибгатуллович — Лотфрахман - кардәш уфырып куйды —Су астында калган бит
—Су астында калса да. ынгыраша. рухы исән! Теркәп куй. Лотфрахман
Галимуллович, бу җаваплы бурыч безнен өскә йөкләнә!.
Текә мангайлы хатын кәһва кертте. Ияреп, бүлмәләрендә купкан низаг та керде.
—Это что за еще рухият да хиссият? Ничего подобного у нас нет. ^то у вас фамилия что ли?* 1
—Нет, из-за незнания татарского языка, вы меня не так поняли. диде бүлмәдәге икенче бер хатын йомшак кына тавыш белән. Моя фамилия Хакимуллина. Зовут Сихат. Я сказала вам, что могла бы вести при вашем отделе бесплатные женские курсы под названием “Рухият-Хиссият”2...
—Сихәт ханым тагын килгән .—Лотфрахман, күн кумтасыннан кенәгә чыгарып, нәрсәдер теркәп маташты.—Эшсез калган. Файдам тисен дип, хатын-кызлар өчен түгәрәк оештырырга тәкъдим итә...
—Сабантуйга кайтырга кем каршы?—диде Стомат Сибгатуллович Лотфрахманга игътибар итмичә —Кулларыгызны күтәрегез!
—Туган җирдә сабантуйга кем каршы болады?—Балаларча куанган Иркен ага сүзен шигырьгә китереп ялгады:
Атам кияү болган йир,
Анам килен болган йир.
Кендегемне кискән йир,
Тәмле суын эчкән йир!..
—Сез—яттан шигырь?!—Стомат Сибгатуллович кулларын чәбәкәйләде..— Гениально!.. Ишеткәнем юк иде. Кыскасы, кайтабыз! Әйткәндәй, шәһәр советына карата берәр үтенечегез юкмы? Көнкүреш, ашау-эчү, торак ягыннан?
—Әлхәмдүлиллаһ, барысы да яхшы.
—Гаиләгез белән элемтә тотасызмы? Алар кайдалар?
—Әлхәмдүлиллаһ, барысы да яхшы.
Иркен ага мөдирнен, Вазыйфасыннан чыгып, анын тәржемәи хәлен энәсеннән жебенә кадәр белгәнлеген белсә дә, итәгатьлелек белән барысын да сөйләп бирде.
—Жәмәгатем Әмрикәнен Висконсин штатындагы КЫаи атлы шәхси утарыбызда яшәп ята. Кызым Гөлмәрфуга Торонто милли паркында кошлар буенча белгеч-орнитолог булып эшләй. улым—Чыңгыз Төркиядә, Таштюпедә мәрмәр илә сату итәде...
—Элемтәгез ышанычлымы? Тартынмыйча әйтегез, ярдәм кирәкмиме?
—Рәхмәт, кирәк имәс. Галәми телефон аша даими элемтәдәмез. Кирәксә, Лотфрахман кардәшнең кәмпүтере аша Интернеттан хат та алышабыз...
—Монысы яхшы. Гаиләгезнең кайтканы юкмы?
—Мин хәлгә тарып, хастаханәгә яткач, Чыңгыз улым белән кызым Гөлмәрфуга кайтып киттеләр. Мине алып китәргә иткәннәр иде. Мәхкәмәдә эш бетмәй торып, китәргә ярамай Мина каза салган инсан минем якын борәдәремдер, гуй.
—Жинаятьче... наркоман... сезнең туганыгыз?
—Салют Сәлахов—турыдан-туры туганымдыр кү. Туганнан туган туганым.
—Онытып торам, бүген хөкем булдымы? Карары ничегрәк?
Иркен ага Лотфрахманга, Лотфрахман исә аның үзенә укталды.
1 (Урыс ) Бу ниткән рухият-хиссият була тагын? Бездә андый нөрсәнен булганы юк. Әллә ул
сезнең иссм-фамилиягезмс?
1 —Юк.сез татар телен белмәвегез аркасында мине дөрес аңламадыгыз Минем фамиилиям
Хәкимуллина.исемем Сихәт. Сезнең бүлек каршында мин хатын-кызларыбыз өчен түләүсез
оештырылган “Рухият-хиссият" дигән курсларын алып бара алыр идем.дидем мин сезгә
—Мәхкәмә минем аркада өзелде. Стомат кардәшем...—Үзен бик унайсыз тойган Иркен ага карашын идәнгә төшерде —Сәгатен онытып җибәргәнмен Картлык галәмәте
—Нинди картлык ди әле сезгә!.. Оныту яшьләргә дә хас нәрсә. Ә сез шундый яшь күренәсез! Бернинди тетрәнү, авыру, жәфа кичермәгәнсездер кебек. Йөзегездә бер җыерчык та юк!—диде ул аны канатландырырга тырышып.
Иркен ага бүлмәгә, бүлмәдәге җиһазларга күз йөгертеп алды. Шәһәрнен зурайтылган харитәсе. милли җәмгыятьләрнең түгәрәкләр эченә алынган исемлеге, алар белән идарә итүнен кемнән кемгә төшүен уклар белән күрсәткән схемалар, үсеш яки чигенеш чагыштырмалары белән тулган дивар, гүя. фронт шартларындагы армия диспозициясен, эре икътисади офисларда була торган планшетларны хәтерләтә иде. Почмакнын тыныч, бернинди дулкынсыз һавасында, канаты сынган кош кебек, сапларыннан ләшперәп төшкән берничә Татарстан әләме серәеп тора. Иркен ага моны күреп читенсендс. Аның ошбу әләмнәргә әвереләсе, аларны канатландырасы һәм җилкендерәсе килде.
—Сезгә бәлки шәһәребез турында кыскача күзәтү ясарга кирәктер1
—Бәрәкалла!—Иркен ага. көтелмәгән тәкъдимнән куанып
Мөдир, урыныннан торып, шәһәр картасы каршына килеп басты Ул лекция укырга әзер иде.
—Урыслар Татарстандагы борынгы татар шәһәрләрнен нигезләнү сәгатен, гадәтенчә, бары тик үзләренең басып алу чорлары белән генә, ягъни ХҮ1-ХҮН гасырлар белән генә бәйлиләр. Алар уйлавынча, кыргый татарлар, шәһәрләр төзи белмәгән, алар бары тик җимерә генә белгән Алай караганда . —Кулына сыек таякчык та эләктереп алган Стомат Сибгатуллович үзенә биргән мөмкинлеккә куанып, тагын да кытайча елмайды —Алай караганда, урыслар үзләре ике йөз мендек гаскәрләре белән икс ай буе камап торып та алалмаган. Германиядән егерме мичкә дары һәм Бутлер кебек махсус шартлатучы мастер китертеп, диварларны, астан чокып, ике урыннан шартлатканнан сон гына ала алган Казан кадәр Казан каласын шул татарлар төземи, марсианнар төзеде микәнни1 Безнен галимнәрнең фикеренчә. Кама кебек зур елга буенда форпост булган Чаллы, шул исәптән. Алабуга. Мамадыш. Арча. Бөгелмә калалары XI-XII гасырларда нигезләнгән булырга тиешләр. Кем белә, бәлки иртәрәктер дә? Яна татар тарихы шәһәрләребезнен чын тарихын аякка бастырудан башланырга тиеш! Президентыбыз шундый бурыч куйды һәм шул күрсәтмә нигезендә Казан Керәмәлсндә киң масштабларда казыну эшләре башланды. Гениально!. Безнен Казаныбызга ким дигәндә мен ел!—Стоматнын миенә илһами шаукым сукты бугай, ул урыныннан кузгалып йөренә башлады — Арчага—мен икс йөз ел! Буага—мен бер йөз ел! Норлатка—тугыз йөз ел! Мамадышка күпме? Алабугага. Бөгелмәгә. Бәләбәй. Чаллыга күпме? Аларга кимендә мен ел. ә менә урыслар шәһәр тарихын 1650-57 еллардан гына башлыйлар Гүя. анарчы татар халкы булмаган! Нигә без боларны ачыклаудан куркабыз?—Ул анын алдына килде һәм конгырг күзләре белән өттереп туктап калды —Әйтегез әле. Иркен ага. әгәр бу калаларны урыслар салган булса, алар, татар исен йөз чакрымнан да кичермәгән баскынчылар, бу шәһәрләргә ул заманнарда Бөгелмә. Алабуга кебек татар исемен биргән булырлар идеме?—Ул бераз гына тынып торды да. үзенә-үзе жавап бирде —Бирә ди!..Тоттырды ди
“Тарихны яхшы белә бу,—дигән фикер килде Иркен агага —Мантыйгы да чын тарихи. Кызык, белеме белән кем икән? Тарихчы, телче, әдәбиятчы? Гсле дә саф татарча.”
— Чаллы 1939 елда шәһәр статусы ала...—Ул. шикләнгәндәй итеп.
Лотфрахманга карап алды.—1969 елда Яңа Чаллы төзелә башлаганда анда нибары утыз мен кеше яши...
—Кырык мен!—диде Лотфрахман кардәш.
—Ярый, кырык мең булсын. Күз алдыгызга китерә алсагыз, китерегез: 1970-1980нче еллар арасында—нибары ун ел эчендә ана СССРнын төрле почмакларыннан ике миллионга якын кеше килде. Барысына да күз-колак кирәк булды!.. Килде—калды. Килде—китте. Гениально!..
— Бер миллион сигез йөз илле мен...—дип төзәтте Лотфрахман- кардәш.
—Ярый, бер миллион сигез йөз илле мен булсын,—диде тыныч кына Стомат Сибгатуллович.— Алар барысы да кеше бит...
—Барысы да кеше түгел шул ..—диде ана каршы шундый ук тынычлык белән Лотфрахман —Андагы төрмәдән чыккан комсомолеплар, наркоманнар, физиклар-шизиклар, кеше үтерүчеләр, ата караклар, рецидивистлар...
Мөдир аңа кискен караш ташлады.
—Татар халкы жир шарынын бөек санитары ул! Барысын да йотты... Әмма күз-колак кирәк...—диде Стомат Сибгатуллович —Килгән һәр биш килмешәкнең берсе генә бездә ныгынып калалды бит . —Бүлмәдә тынлык урнашты.—Еш кына татарның кем икәнен белмәгән һәм белергә дә теләмәгән, зур акча, фатыйр, яна хатын, яна ир артыннан, имеш, иркен Кама, Идел буйларында ауный-ауный эчәргә, гөмбә җыярга, балык тотарга, куян, төлке ауларга, шешенгәнче йокларга... да-да!.. килгән бу кадәр массаны... җиребезгә беректерү, аларны бераз булса да, татарны ихтирам иттерү юлына бастыру өчен безнен халык никадәр түземгә ия булырга тиеш иде? Гениально!.. Мондый шартларда сүз татарлаштыру, аны абсорбцияләү турында сүз бара алмый иде, әлбәттә, аңлыйсыздыр... Татарга урамнарда, хезмәт урынында, транспортта туган телдә сөйләшергә ярамады, татар белән татар арасындагы никах хурланды, урыс белән татар катнаш никахы күккә чөеп макталды... Да-да!.. Әйе, хәтта шушы бөекурыс диктатурасы шартларында да урыс туганнарыбызны бераз булса да үзебезгә якынайту, татар милләтен бар итеп күрсәтү өчен чагыштырмача аз санлы татар халкына никадәр авырга төшкәнен сиземлисез микән?.. Мин үзем дә Норильскийдан кайткан һәм КамАЗ капкынына капкан кеше!..
“Нинди капкын?” Иркен ага сорарга уңайсызланды.—Иске Чаллыдагы утыз мең утрак инсаннын канчасы татар, канчасы урыс иде кү? Алар үзара кандай мөнәсәбәттә көн итәде? Килгән урыслар алар илә ничек итеп интеграциягә иңдерелде?
—Кызык сорау бу. КамАЗ төзелә башлаганчы халыкнын алтмыш проценты татар, утыз биш проценты урыс, калганнары башка җирле кавемнәрдән торган. Татарлар үз телендә иркен сөйләшеп, җырлашып, урыслар белән бертугандай аңлашып яшәгән, диләр. Җирле урысларның күбесе татарча белгән. Татар арасында яшәп, алар эчкечелектән әле болай ук азынмаган булганнар... Эчкечелек һәм бар яман гадәт КамАЗ белән килде. Комсомолец- урысларнын җирле халыкка карашы явыз иде. Беренче көннәрдә җирле халык—татарлар һәм урыслар—бергә булсалар да. тора-бара җирле урыслар килмешәкләр ягына чыгып, славянлык идеологиясендә берләштеләр. Ләкин татар түземе, татар сабырлыгы милләтара дошманлыкның бер генә чагылышына да юл куймады...
—Бәрәкалла!..
—Бигрәк тә татар авылына төшкән сынауларны алыйк! ...Беренче айларда бу килмешәкләр массасы булачак шәһәрдән йөз чакрымлык радиуста урнашкан авылларда яши. Мона кадәр эчкечелек һәм йозак дигән нәрсәләрне күрмәгән татар авылында бурлык, алкоголизм, җинаятьчелек, зиначылык көчәя. Урманнарда шифалы үлән, гөмбә, жиләк-җимеш
тамырыннан корый, күлләрдә балык, авылларда халык бетә!. Читтән килгән интернационалны бераз булса да сыегайту өчен. Татарстанның ул чактагы җитәкчелеге татарларны. Үзәк Комитетка әйтмичә генә, авыллардан күчерә башлый Нәтиҗәдә татар авылы кешесез, малсыз кала Татарнын бөек байлыгы булган татар хатыны шәхес буларак җимерелә, рухы белән маржалаша Күз-колак кирәк!
Стомат әфәнде, күрәсен. "күз-колак" дигән сүхләргә аерым мәгънә салып, авыр итеп уфырды Гүя бу кайгы милләт кайгысыннан хәтәррәк дәүмәлдә анын шәхси кайгысы да иде...
—Ничек кенә булмасын, без мондый халыкка, мондый авылга дан җырларга тиешбез! Кайсы милләттә, кемдә бар безнекедәй үлемсез авыл?! Татарда гына калган иде ул. Иркен ага!..
—Дан белән тамак туйдырып булмый. Стомат Сибгатуллович.— диде кискен итеп Лотфрахман—Болгар авылына ярдәм итәргә, исерек татарны шәһәрдән кире авылга кайтарып, болгар ясарга кирәк'
Стомат Сибгатуллович тешләрен шыгырдатты
Лотфрахман астында урындык шыгырдады. Ул кара кенәгәсенә нәрсәдер теркәп куйды
Бу сөйләшү Иркен аганын иртән җир асты юлында күргән-кичергән манзараларын, затсызлык турында иртән ачкан ачышын хәтеренә төшерде. Бу тан калырлык кызык иде. Стомат Сибгатуллович Иркен аганын затсызлык теориясенә килеп үк туктады түгелме0
—Бүген шәһәребездә биш йөз дә утыз өч мен кеше яши. Алар—йөз дә ун милләт балалары. Шуларнын кырык сигез проценты—татарлар, кырык биш проценты—олкән туганнар, калганнары—башка милләт вәкилләре,— Мөдир йөз мәртәбә сөйләп өйрәнгән сүзләрен телендә осрслдерде — Б> тарихи көрәштә татар милләте үзенен нәсел чыдамлылыгын, генофонлынын үлемсез булуын раслады Мондый татарга һәйкәл куярга кирәк! Да-да! Мондый милләт үлемсез!
Ул янадан бүлмә буйлап йөренә башлады
Бу сүзләрдән Иркен ага алдында офыклар яктырып китте Бу яктылык Иркен аганы гомер буе озатып йөргән уй. бу яктылык татар милләте язмышында Аллаһы Тәгалә, анын рәсүле Мөхәммәт пәйгамбәребезнең тоткан урыны иде. Әгәр ата-бабаларыбыз моннан нәкъ 1076 ел элек ислам динен кабул итмәгән булсалар, җир йөзендә саклана алган булырлар һәм ничек сакланган булырлар иде икән?
—Бер мәктәпсез үлеп барган татарнын проблемаларын. Татарстан күләмендә беренчеләрдән булып, без күтәреп чыктык. Бездә, татар милли азатлык хәрәкәте беренче булып оешты һәм. бу ижтимагый-сәяси коч барлык Татарстандагы этнологик процессларны гадел хат итүгә этәргеч бирде Шәһәребезнең үзәк мәйданына, беренче булып, без “Азатлык мәйданы” дигән исем куштык. Милли лидерыбыз Җиһаннур Халиуллин шул мәйданда милләтне яклап ун көн ачлык тотып яткан көннәрдә Минтимер Шәймиев Чаллыга Борис Ельциннын үзен алып килде Монда без. депутатлар белән очрашкан чагында да әйтте бит ул теге бар дөньяга таралган "Мөстәкыйльлекне күпме телисез, шул кадәре алыгыз'”—дигән тарихи сүзләрен! Анда. Лотфрахман. син дә бар кден бит ’ Ырасмы?
— Ырас!—диде Лотфрахман танау астыннан гына мырлап — Борис Николаевич палаткада яткан Җиһаннурны үзенә чакыртты Әмма Җиһаннур Ельциннан килгән чапкынга “Мин урыс патшасы янына бармыйм, ул үэс минем янга килсен!”—дип кенә җавап бирде
—Кара син аны!—диде Иркен ага —Шундый лидерлар да бармы?
—Булмыймы сон! Шәһәрнен комплекслары буенча йөреп чыгып, ата- аналардан им залар җыеп. Татарстандагы беренче унлаган милли мәктәпне.
балалар бакчаларын кемнәр беренче булып ачты? Без ачтык!
—Комплекс түгел, мәхәлләләр!—дип төзәтте җитәкчесен Лотфрахман кардәш.
—Кама аръягындагы беренче татар курчак театрын, беренче татар яшьләр театрын, беренче татар гәзитләре “Нур", “Шәһри Чаллы”ны, беренче татар әдәби журналы “Аргамак”ны кем ачты? Без ачтык!..
Коридордан, күрше бүлмәдән хатын-кызнын безле үкчәләре шыкылдады. Гүя, ханымнар урыннарында утырып эшләми, алар очлы үкчәләре белән паркет кына чүки иде.
—Кем урамнарына Сөембикә, Хәсән Туфан исемнәрен бирде? Без! .. Авылның гади бер гидае Салаватны, тынкыш малайны, җырчы итеп кем үстерде? Хәния Фәрхи, Гөлдания Хәйруллиналардан кем йолдыз ясады? Без!. —Стомат Сибгатуллович хәле бетеп, беразга тынып торды да, кулындагы таягының очын харитә буйлап йөртә-йөртә аңлатырга кереште. Бу мизгелдә ул армияләр белән җитәкчелек иткән маршалларны хәтерләтә иде.—Шәһәребез алтмышлап комплекска бүленгән. Озынлыгы бер башыннан икенче башына егерме чакрымга якын. Бүген ул Татарстанның гына түгел, барлык Рәсәй Федерациясенең ин матур, иң төзек шәһәрләреннән санала. Сонгы елларда бездә халыкара чаралар да үткәрелә башлады 1994 елның җәендә, мәсәлән, бездә ЮНЕСКОнын вак шәһәрләргә багышланган халыкара симпозиумы үтте... Шәһәребез турында кыскача белешмә менә шул, Иркен ага!..
—Чаллы турында олуг тарихи хезмәт укыгандай булдым!
Бу сүзләр Стомат әфәнденең йөрәгенә сары май булып ятты. Бу анын елмаюында чагылды.
—Рөхсәт итсәңез, сезләргә сөалем дә бардыр... Шәһәрдә мәдәният- мәгьрифәт учаклары сирәк күренәде...
—Монысы дөрес! .. Менә монысы хак!.. Безнең кунакларыбыз нәкъ менә шушы сорау белән безне төп башына утырта. Генпланда алар бар! .. Сез ничек уйлыйсыз, Иркен ага: сез, әгәр төзүче булган булсагыз, читтән, шул исәптән Татарстан районнарыннан килгән биш йөз мен халыкка башта торак төзер идегезме, әллә цирк бинасымы?
—Мин барысын берьюлы төзегән булыр идем...
—Юк. Сез шулай уйлыйсыз гына. Бездә, СССРда алай була алмый иде.
—Ул чакта... цирк бинасы көтеп торады!..
—Менә шул шул! Дүрт-биш йөз мен халыкны урнаштырырга ашыгып, партиянын шәһәр комитеты барлык көчне торак төзелешенә салды. Нәтиҗәдә. —Стомат Сибгатуллович генплан харитәсе янына очып килгәндәй килде һәм күрсәтә башлады. Шәһәр комитеты партиянын, СССРнын таркалачагын күз алдына китерә ала идеме? Алмый иде. Рәсәйдә Ельцин демократиясе, кыргый капитализм урнашып, илне талау башлангач... шәһәрдә төзелергә тиешле биш кинотеатр, драма театры, цирк, филармония, үзәк китапханә, мәхәлләләрдәге дистәләгән китапханәләр, мәктәпләр, яшьләр үзәкләре, никах йортлары—берсе дә төзелмичә, без йокы шәһәре, сукбайлар шәһәре булып калдык... Бүген шунын касафатын кичерәбез. Чаллыда җинаятьчелекнең, мафиозлыкнын Татарстан белән чагыштырганда югарырак булуы менә шул ике фактор—халыкнын төрле яктан җыелган милләтсез, имансыз, чуар масса булуы, аларны бердәм Чаллы халкы, “Чаллы милләте” итеп тәрбияләү мөмкинлекләренең накыс булуына барып төртелә... Бүгенгә Чаллының милләте юк. Анда бары тик “гавам”—население генә бар...
—Мин сезнен белән килешмәем. — дип кыстырып куя алды Иркен ага.—Минем һәм башка бик күпләрнең фикеренчә. Татарстанда иң югары 18
милли үзан Чаллыда сакланган Сәбәбе ни-нәрсәдер?
—Сез монда да хаклы. Монда берничә фактор Беренчесе, табигый фактор Милләтнен характеры ул эчкән судагы сирәк металлар составы белән билгеләнә, диләр.
Бу Иркен ага өчен яналык иде
—Без ярлары милләтебезнен каны белән сугарылган Агыидел. Кама. Ык, Сөн суларын эчәбез. Бу суларда миллилек витаминнары бик югары...— Стомат әфәнде үзенә урын таба алмагандай, йөренә башлады.—Икенче фактор—КамАЗ төзелеше башланыр алдыннан Тәбиев һәм Беляевлар җитәкләгән партиянын өлкә комитеты махсус пленум үткәреп, барлык Союздагы татарларга Чаллыга кайтырга чакырып мөрәҗәгать иттеләр Безгә татарлар агылды! Һи-и. бездә татарнын ниндие генә юк! Алар безнен алтын фонд!.. Сез алар белән танышырсыз әле. шәт
—Сез Чаллы эчкән сулардагы сирәк металларны атын алмыйсызмы?
—Анысын Аллаһы Тәгалә генә белә. Иркен ага. Ул аны үзгәртеп тора. Әгәр теләсәк, санэпидстанпия аша без аны белә алабыз, әлбәттә Ләкин аларда...—Мөдир авыз чите белән елмаеп, күз кысты —Мәгълүматлар икс төрле—берсе хөкүмәт, икенчесе халык өчен Кайсы кирәк''
Кинәшеп алу өчен түшәмгә карап та өлгермәде—киндер тарткан тегермән кебек дырылдап, өстәлдәге телефон шылтырады
—Исәнмесез. Графит Мәгьдәнурович!—Мөдир трубкасын учы белән каплап, кунакка асфальт заводы директоры шалтыратканын җиткерде — Казанда идем Казан-Чаллы юлы төзелешендә "Камдорстрой" белән сезнен хезмәттәшлек шактый күзгә чалына хәзер. Евростандарт булачак! Рәхмәт, рәхмәт... Яхшы. Сөйләшкәнчә, иртәгә көтәм!
Ул трубканы куйды.
Иркен аганын Стомат кардәшенә сүзе дә калмаган иде кебек Күнслендә нидер теркелдәп куйгандай булды. Анын үзенә ошап җитмәгән бер сыйфаты бар: күңеленә килгәнне сорамаса, соныннан үкенә, чирли.
—Зинһар гафу итә күрснез, сезнен исеменез бик сирәк, оригиналь.Әле генә сезгә кунгыраткан кардәшнен исеме дә Графит
—Әйе, сирәк...—Стомат Сибгатуллович көлемсерәгәндәй итте —Минем исем... “СтоматолоСтан алынган ул Әти, фронттан салкын тидереп кайтып, зәнгелә авыруы белән бик тә җәфаланган. Минем теш табибы—дантист булуымны теләгән Дантист кушарга иткән, ана бу исем Пушкинны үтерүче Дантес белән бутарлар, дигәч, баш тарткан. Флюс кушарга теләгән, анысының теш казнасындагы шеш икәнлеген төшендергәч, тогкан да “стоматологының беренче ике иҗеген алып. Стомат кушкан Укымышлы кеше булсаң да кыен, да-да!
—Үзеңез...стоматолог?
—Әйе. Мин медицина институтын стоматология буенча тәмамладым. Әле дә сирәкләп шәхси практика алып барам. Ә менә сез әйткән Графит кардәшебез—авылдашым. Анын әгисе дә. Мәгьдәнур абзый, графит кебек кара улының... з-э... нык ... э-э... уалмаучан булуын теләгән.—Ул бер мизгелгә түшәмгә карап уйланды—Графит Графит. Нигә аптырарга, минем хатынымның исеме Элексир, балдызныкы—Партия!.. Каинешләрсм—Маркс һәм Энгельс Зәйнулловичлар!. Без бу мәсьәләне ул кадәр игътибарга лаек нәрсә дин уйламыйбыз. Баласына исем бирүдә кеше ирекле. Нәкъ мәхәббәт кебек -Стомат әфәнде беразга уйланып торды —Кешегә син марҗаны яратма, аңа өйләнмә, дип әйтеп булмый, шулай бит? Проблема бар!. Татарда Экзема, Маузер. Мортираларның килеп чыгышы егерменче-утызынчы елларда Совет Россиясендә котырган культура революциясе касафаты ул Безнең рухи мирасыбызны җимергән пролеткульт турында ишеткәнегез булгандыр? Мәчетләрне шул ук ага дәһрилек, шул ук пролеткульт җимерде
бит инде...
-Ишеткәнмен. Ул Кытайдагы шул ук хунвейбинчылык болады.
—Хунвейбинчылык? Һм. Кызык чагыштыру бу. Пролеткульт безгә иске исемнәр бирүне тыйды. Мөхәммәт, Аллаһ, пәйгамбәрләр, дини төшенчәләр кергән исемнәргә табу салынды. Балаларына яна совет исемнәре кушу буенча сельсовет белән сельсовет, колхоз белән колхоз, район белән район социалистик ярышка чыкты. Әгәр балана Галиәхмәтләр, Мөхәммәт Әмин исемнәре күтәреп килсән, ЗАГС балана туу турында таныклык бирми. И все тут!.. Галактикада казынырга, яна Марслар эзләп табарга кушып кайтарып җибәрә. Әгәр тагын да кәҗәләнәсең икән, труттиненне сызып ыргыталар, җигәргә ат, печәнлек, утынлыктан мәхрүмсен Яна исемнәр кушу буенча ярышта җиңүчеләрне кер сабыны, чәчүргеч, крәчингә, эрзин калушага талон белән бүләкләгәннәр... Ләкин яшибез, исемнәр зыян итми. Җисемен булсын! Татар булып калырга иң тәүдә җисем кирәк, шулай бит Лотфрахман Галимуллович?
—Татар болгар исеме белән генә җисемле була ала, Стомат Сибгатуллович,—диде җавабында Лотфрахман.—Ләкин татар болгарга кайтырга теләми. Менә Иркен ага, ичмасам: чын болгар! Менә кем ул чын мәҗүси!..Исеме генә ни тора—Ир-ке-е-е-н... Әйтү белән иркен булып китә. Чын болгарларча, чын мәҗүсиләрчә!.. Бернинди гарәп мөселманлыгы да, Минзәлә мөхәммәтҗанлыгы да юк!
— Мин хак мөселман. Мин мәҗүси имәс...—диде Иркен ага уңайсызланып.
—Сез шулай уйлыйсыз гына. Көн килер, “мәҗүси"леккә кайтачаксыз!.. Әнә, Чаллының беренче милли лидеры Җиһаннур Хәлиуллинны алыйк. Бөтентатар иҗтимагый үзәген оештыручы мөселман-галим Марат Мөлековның антиподына әйләнде. Татар-мөселманлыктан ваз кичеп, төрки-мәҗүсиләрнең бил буган атаманына әверелде... Биләсәпидтә йөреп, мәҗүси гәзитләр, университетлар ача! .. Молдавиядә гагаузларга, Литвада Торакай караимнарына Чаллы мәҗүсилеге турында лекцияләр укый!.. Караим яһүдиләрен мәҗүсилеккә өнди...
—Әйе, бәла!.. Мөлеков канаты астыннан татарның интеллигент- зыялылары, Хәлиуллиннар канаты астыннан мәҗүсиләр, Шиһаповлар канаты астыннан анархо-синдикалистлар агымы аерылып чыгып, үзара сугыша башлады , —дип өстәде Стомат Сибгатуллович моңсу гына.—Болар әле безнең башка тукмак булып төшәчәк...
Алар кабинеттан чыктылар. II
II
Иртәгәсен ишек аша башын ия биреп, секундка кадәр аныклык белән— нәкъ сәгать тугызда—Лотфрахман килеп керде. Шул ук калын йон кәчтүнен. анын эченнән фланель күлмәк кигән, аны, гадәтенчә, өске төймәсенә кадәр каптырган. Өшиме? Килеп тә керде, кочаклап алды, кочаклап та алды һәм иңенә асылган күн кумтасыннан перфокартасын чыгарып, шунда язылганны укый да башлады:
—Гафу-мәгъфирәтләре!.. Сез тыңлый гына күрегез! Без, болгарлар, нинди бөек халык булганбыз!.. Һәм булачакбыз! Без үз кадеребезне үзебез генә белмибез, шулай бит?... Профессор Западов—ул “0"-га басым ясады —үзенең “Державин” дигән китабында менә нәрсә яза: “Державиннар нәселе кенәз Василий Темныйга хезмәткә күчкән һәм чукындырылганнан соң Илья исем алган болгар-татар морзасы Баһрамнан башланган . Бу XV гасырда була...”
Лотфрахман кардәш, төннәрен йокламыйча, акыллы сүз эзләп, иртән
торгач, күзләрен тырнап ача да, андагы гакыл белән үзе надан санаган дөньяны гакылга утыртырга тотына бугай, дигән фикергә килде Иркен ага.
—“...Урыска күчкән Баһрамнан урысларнын Нарбеков. Акинфов. Кеглев дигән дворян фамилияләре тарала... Дмитрий Ильич Нарбековнын Держава исемле бер улы Казанда колониаль армиядә хезмәт иткән була. Безнен бөек шагыйребез үзенен нәсел башын шуннан ала..."—укуыннан туктап, кәгазен кумтасына салып куйды.—Әйтерлегегез бармы, болгардашым. урыснын беренче бөек шагыйре Державин безнен Баһрам дигән болгар-бабадан, икенче бөек шагыйрьләре Пушкин Ганнибал дигән е-эф-фи-оптан бит' Аларнын Мәскәүләре дә борынгы варягларның "моск"—болгарча “мүк" дигәннән. “Волга”лары без болгарларнын “Болгар"ыннан алынган бит' Беләмсез. аларнын Мәскәвендә сазлыктан, мүктән башка бернәрсә дә юк бит! Шул сазлыкларында ничәмә-ничә исерек кенәзләре батып үлде'
Алар урамга чыктылар һәм Ямашев бульварына таба юнатделәр. Күк йөзенә тулып бетмәгән өлешләренә кадәр сызылган Айнын лимондай элпәсе эленгән иде.
“Ай күрдем аман белән...” Иркен ага эченнән генә укынды Көпә- көндез. тарихи ватаны күгендә күргән тере Айдан мөһажирнен болай да зәнгәр күзләре тәмам зәңгәрләнеп калды. Бик тә яшел, бик тә чиста шәһәр икән бу Чаллы. Баш очындагы агач ябалдашлары куера, кояш нурларын үткәрмәс дәрәжәдә калыная барды Урамнарның кинлеге. йортларның артык биектән алдырмыйча, өскә ишелеп бармаулары, ишек атларында, мәйдан-скверларда чәчкә түтәлләренең ифраг та күп булуы Иркен агада жылы тәэсирләр уятты. Шәһәрнен бу өлеше " Гидротөзүчеләр бистәсе" дип атала икән Яна Чаллы төзелеше нәкъ менә шул, ате алар барган урыннан башланган, ди. Студентлар урамына чыгып, унга борылдылар "Ак Барс" банкынын курорт сөяркәсе кебек актан киенгән купшы офисы каршында урам аша чыкканнан соң. Лотфрахман аны тагын да уң тарафка тартты Сентябрь башлары булуга карамастан, көн шактый жылы. һава тымызык, хәтта бераз гына бөркү иде. Күк гөмбәзе исә яварга чамалагандай сәлснсп төшкән Иркен ага. кәчтүнен салып, иненә элде Лотфрахман кардәш бу боркүлеккә түзепме түзә һәм изүенең бер генә сәдәфен дә ычкындырырга уйлап та карамый. Кинәт кенә һава томалангандай булып, вак күзле янгыр тамчылый башлады. Аннан явыштыра ук башлады Бераздан яварга ук тотынды. Лотфрахман кардәш кунакны агач астына ышыкка тартты, әмма Иркен ага юлын дәвам итте
—Яусын. Бу ягмур озак яумастыр —Чыланасыз бит
—Чыланса. Мин бит тарихи Ватанымда беренче тапкыр чыланам — Янгыр явуыннан. Иркен ага баруыннан туктамады. Шифалы дым астында күзгә күренеп чылана, янгыр сулары чәчләреннән саркый башлаган мөһажир кеткелдәп көлде.—Минем белән син дә чылан! һәм шигырь укый башлады
Кояш көлә, диләр Көлә микән’
Нигә көләр икән ул. көлсә-’
Капү түгел, жылар битен каплап.
Җир остсндә хәлне ул белсә Болытласа, кайбер кеше әйтә.
Бозылып тора бүген һава, дип Битен каплап, күктә кояш жылый—
Без әйтәбез ягмур жава дип
—Сез... яттан шигырьләр беләсез?!—Лотфрахман каушап калды,—Кем шигыре? Тукай? Такташ? Туфан?
—Юк,—диде көлемсерәп Иркен ага.—Хәлимхан Хабаров. Металлург шагыйрь. Сбердлау өлкәсенең Ревда дигән каласында яши, ди. Казанда Конгресс вакытында китабын бүләк итте
Шулчак көтелмәгән могҗиза булды. Күк йөзен кояш яктырты, ә янгыр. туган илнең шифалы янгыры, һаман сибәлгәли иде.
—Мондый ягмурны бездә, Уйгырстанда, “сукур тавук ягмуры”, диләр...
—Сукыр тавык, димәк. Бездә “көзге ләйсән” диләр...—Ул, күккә күрсәтеп, кычкырып җибәрде.—Карагыз, бу могҗиза сезнен хөрмәткә!..
Ни күзләре белән күрсеннәр, бүген, 1997 елнын 5 сентябрендә, күк йөзенә җиде төсе белән чагу яктырып, салават күпере калыккан иде!
—Бәрәкалла! Машалла!.. Бу ни-нәрсә?
Салават күперенең хәйран төсләр белән уйнаклап торган мәһабәт дугасы астында, монда, җирдә, икенче бер мәһабәт корылма булып ниндидер бер һәйкәл күтәрелде. Бу мөкяфәт—бүләк әллә күзләремә күренәме, дип, Иркен ага күзләрен угалаштырды. Юк ла, чын бугай.
—Бу ни-нәрсә, кардәшем?—Ул каршында дию кебек күтәрелгән корылмага күрсәтте.
-"Ил-Ана” һәйкәле. 1975 елда, мин Чаллыга килеп, болгарчыларның идән асты түгәрәген оештыра башлаган чорда ук куелган иде...
Иркен ага, әсәрләнеп һәм илһамланып, бу мәһабәт сынны тулаем күздән кичерү максатында бердәнбер ноктаны эзләде. Жаны-тәне белән мөселман булып, сурәткә, ташка-сынга табынуны зур гөнаһ санаса да, ул сәнгать рухы алдында мөкиббән иде. Чын матур, чын гүзәлгә тутырып карарга базмаган егет кебек, һәйкәлне сирпеп кенә күздән кичерде Әле шәһәр белән бөтенләй диярлек таныш булмаса да, үзен уратып алган йортларның, урамнарнын архитектур халәтенән чыгып, ниндидер сирәк сиземләү белән бу сыннын каяндыр ерак Атлантидадан китертеп, бөтенләй ят, чит мохитка көчләп утыртылган бер экстравагант сыннар эрмитажы булуын чамалады; әйе, атлантларга хас көч, илһам, киеренке ихтыяр белән тудырылган бу тимер- бетон эрмитаҗда борынгы Мисыр пирамидаларында яткан фиргавеннәрнен көленнән очып чыккан һөдһөд кошы—Феникс талпынуыннан, инсанга мен ел гомер эзләгән һиндусларның серле чакра3ларыннан алып, борыны белән җир җимереп, күкрәкләрен ниндидер корыч казаннар белән каплап, бер кулы белән балаларын ышыклап, икенче кулы белән Өч Кылычы тоткан, карынына янартаулар, шартлар динамит бәйләп, бармаклары белән хәрби кораллар—кыскасы, кара кургашны кан косканчы кысып тотып, күзләреннән нәфрәт лазеры яудырган ир-егетләр камалышында киләчәккә очып барган Ил-Анага кадәр барысы да бар иде; үзе өчен, көтмәгәндә. Чаллы кебек “гадидән гади”, провинциаль шәһәрдә шундый ачыш очраткан Иркен-ага күзләренә типкән яшьне кул сырты белән сыпырып ал^ы әйе, бу гигант аңа, бер яктан, бик тә ошап, хәйранга салса, икенче яктан, үзенең милләтсез, моңсыз, артык зур, тупас булуы белән вәйранга да салды, берүк вакытта Иркен ага сынчыны да аңлый иде—тоталитар, ирекле фикердән ерак шартларда яшәп, индустриаль шәһәрнен моңсыз пространствосын ул лекаль, иркә, милли, сызымнар белән түгел, ә бәлки шушындый гадәти булмаган кискен почмаклар ясап, эчтән шартлатырга иткән... Һәм шартлаткан да. Нечкә хисле булырга ярамаганга тупас хисле, хокукы була алмаганга тупас көч белән сугарылган иде бу сын. Тирә-яктагы Никита Хрущевның үзе кебек тумпак башлы, тумпак күкрәкле, биш катлы төрмә баракларын хәтерләткән йортлар алдына мондый чит-ят “элементны” ’ Чакра борынгы һиндиләрнең җан-танне мәңге яшәтү тәгълиматы
тоталитар хакимият ничек куйдырган? Димәк...акламаган? Әллә анлап шулай эшләгәнме? Ә менә бүген., акламыйлармы9
Сын үзенен күләме, масштабы белән генә түгел, ә бәлки тирә-юньгә булган дәгъвасы белән дә мөһәбәт иде. Миллилектән качкан скульгттор. оста, гүя, планетар милләтсезлек дингезендә йөзеп, бар тирә-яктан көлә, күрә торып, җирлексез җирдә бөек итальян Микеланджело Буаноротти4. мексикан скульпторы Давид Альфаро Сикейрос5нын гигант масштабларын кабатларга омтыла иде. Бу грандиоз композиция ни-нәрсәсс беләндер ана ят күренде, үзе кебек шыксыз һәм шакмак кебек җансыз йортлар арасында ул чамасыз зур күләме белән шаклар катыргыч иде. Бу куна тактасы сыман яссы маңгайлы, агач йөзле йортлар, урамнарнын архитекторлары, проектлаучылары, төзүчеләре кемнәр икән9
—Атсыз-нисез...кая оча болар?
—Үзләре дә белми,—диде Лотфрахман ачу белән —Мин беләм Мәләкәс сазлыгына...
Казанда һәм Чаллыда атка бер генә дә һәйкәл булмавы аны чын-чыннан сәерсендерә. Нәрсә өстендә оча бу Ил-Ана? Хәрби кораллар өстекдә генәме? Атта яратылган, Алтын Айдан чыгып. Адриатикада ат эчергән, атларынын тоягын юган татар беренче һәйкәлен атка куярга тиеш иде. әлбәттә Анын бу урында карын астына шартлаткыч динамит бәйләгән гыйфритне түгел. Пар Акбүз Атка менгән Татар Егетен һәм Татар Кызын күрәсе килеп китте (Зиһенендә бу мәйданны ат пошкырулары, тохды тир. пешенгән әче кымыз исе басты...)
Студентлар урамы аша чыгып, алар салават күперенен дугасы астында яткан сыннын янына ук килделәр. Янгыр сибәләүдән туктады. Иркен ага киндер кебек агарып калган күккә карады. Салават күпере юкка чыккан иде.
Корылманын нигезендә бернинди дә белешмә-язу кебек нәрсә күзгә чалынмады. Алар кинәт кенә ап-ак туй күлмәге кигән килен-кызлар. кара смокинг кигән кияү-егетләр. кулларына чәчәк Гөләндәмнәре тоткан килеш чыр-чу килеп буталган, черт-черт фотога төшкән яшьләр арасында торып калдылар.
— Гаилә корган яшьләребез шушында тарихка керә Аларга шушы бетон Ил-Ана никах укый. Элек никахны Лениннан укыталар иде
—Хәзрәт... укымыймени?
—Хет хәзрәттән, хет Карл Либкнехттан укыт Барыбер аерылыша хәзер халык. Чаллыда ике мен никахка мен ярым аерылышу
—Авторларын... белмисездер9—дип сынга ымлады, күнелсез темадан китәргә теләгән Иркен ага.
— Беләм. Күреп беләм. Үзебезнекеләр Скульпторы-Вилдан Хаков Архитекторы—Зиннәт Гасыров*. Хаков—әкәмәт кеше, мин сезгә әйтим
— Ничек, әкәмәт?
—Оригиналь, диюем. Чыгышы белән Мамадыш Комазан авылыннан
Бабасы ягыннан үзе дә Мамадыш тупрагыннан чыккан һәм шул тарафларга бүген-иртәгә юлга чыгарга җыенган Иркен ага мона бик тә куанды
— Ифрат талантлы кеше Мәскәү сынлы сәнгать институтын тәмамлаганнан сон. башта коммунизм темасы белән котырды —дип өстәде Лотфрахман анын кызыксынуын тагын да көчәйтеп —Аннан фонтаннар төзергә тотынды Сезнсн кунакханә, базар каршындагы сусыз калган
‘ БУв,|шх>гги Микелышджело 11475-1564) боек итальян сыичыты
. а,,ВИд Сикейрог (18УН 1474) Мексиканың атаклы сынчысы Коммунист Халыкара комму
мистик монументаль соигатьки нигез салучыларның берсе • Исемноре үЭПфтеп бирел,.
фонтаннар да аныкы. Заманында Мәскәүдә Джавахарлал Неру, Индира Ганди, Святослав Рерих, скульптор Давид Сикейрослар белән таныш булган, дип сөйлиләр Теге гырылдык тавышы белән СССРны җимергән җырчы бар иде бит әле? Наркоман. —Кардәш жырчынын исемен хәтеренә төшерә алмый торды —Ә-ә-ә, Владимир Высоцкий! Алар Мәскәүдә икесе бер караватта йоклап яшәгәннәр, имеш!..
Иркен ага бу легендаларга ышанып бетмәде.
—Сикейросның шәкерте, дисез?!—Үз фикеренең чит кеше авызыннан раслануын ишеткән Иркен ага, куанып, елмайды —Охшашлар!.. Икесендә дә инсаният табигатен таптап барган гигантизм!.. Хәтта ки, Хаков—татар коммунистик таш сәнгатенең Сикейросы түгел микән?..
— Биек кенә дисезме, чамасыз биек!—дип кычкырып җибәрде Лотфрахман—Үлчәп караганым юк, гәзиттән беләм: буйга утыз, аркылыга тугыз, биеклеккә унбиш метр ул, гафу-мәгьфирәтләре! Бирегә салынган тимерле-бетоннын авырлыгы гына да 360 мен тонна. Бер яна гидростанция төзергә җитә! Бармы жир йөзендә шундый икенче бер һәйкәл? Икенче бер оста? Юк! Ул бездә, болгарда гына бар!.. Сыннын макетын корыр өчен гипсны барлык Татарстан буйлап кашыклап җыйдылар Җитмәгәч, Тау ягына—мариларга да чыгып керделәр. Монын белән партия комитеты секретаре Беляев җитәкчелек итте. Монументны ачканнан сон. җәмәгатьчелектә төрле фикер таралды. Берәүләр хуплады, икенчеләр каһәрләде. Олы туганнарыбыз, болгар егетләренең шундый батырлыгына эчләре көеп. Үзәк Комитетка шикаятьләр яудырды..
Ул, мөселман, бер яктан, сыннарга, аларга табынуга каршы килеп, икенче яктан, татарлык, саф милләтчелек күзлегеннән караганда, өммәтенен сәнгатен дөнья күләмендә тизрәк танытырга теләүдән булса кирәк, татар идеясенә хезмәт иткән, аны данлаган, атаклы татарларның һәйкәлләрен- сыннарын булдыру ягында иде. Гомумән алганда, Иркен ага рух һәм матдә, идеализм-материализм нисбәтләрендә аларнын икесен дә килештергән дуализм тәгълиматы тарафдары иде. Ул Казанда. Мулланур Вахитов һәйкәленнән башка, татарның горур исем-җисеменә торырлык башка бер генә дә мәһабәт һәйкәл күрмәде. Чаллыдагы бу монумент мәһабәтлеккә мәһабәт, әмма биредә татарга хас күңел нечкәлеге, мон җитми, ул очраклы бер гыйфрит, бетонга катырылган таш кыя, башка сыя алмас гигант һәм тупас гигант иде. Татар җирендә татар кулыннан бетонга катырылса да. бу гигант сында татар идеясе юк иде, киресенчә, ул татарнын урыс коралы астында яшәвенең табигыйлыгын, дөреслеген, гаделлеген данлый торган горур пот-ташбүкән иде...
Иркен аганың башына шул ук вакытта “Бу Хаков дигән сирәк инсан белән очрашканда начар булмас иде”,—дигән фикер килде.
Кардәше, култыклап алып, биек кара гранит диварга таба алып китте.
Меңләгән сугыш корбаннарының исемнәре белән яктырган кара таштактаны күрү белән бәгыре теленде. Ул аны "Сагыш Дивары” дип атады.
—Мәнгелек Ут,—диде Лотфрахман, җилдә өзелеп-өзелеп янган ялкынга ымлап.
—Учак көне-төне, даимән янып торады?
—Яндырсалар, яна. Сүндерсәләр, сүнә. Ул бит мәңгелек.
—Аны теге., без булган зират каршында да кабызсатар иде!..
—Ике Мәнгелек Ут асрарга шәһәр бюджетының хәленнән килми...
—Учакта янган газ Татарстан газы түгелмени?
—Татарстанныкы ла ул. Мәскәүдән рөхсәт кирәк. “Ил-Ана" мәйданында Мәнгелек Учак кабызырга безгә Компартия Үзәк Комитеты үзе рөхсәт иткән иде!..
Салкын жил искәндәй булды. Иркен ага иненә элгән кәчтүнен киде. Гитлеризмга каршы сугыш корбаннарының диварга чокып язылган багана- багана исемнәрен күргәч, башы әйләнеп китте.
—Егерме менле Чаллыдан барлыгы өч менгә якын ир-егет һәлак...— Лотфрахманнын тамагына да нидер тыгылды.—Шуларнын аттмыш-җитмеш проценты болгарлар...
Иркен ага алдында өч меңгә якын исем чокылып язылган ташкойма аша гына дистәләрчә мен туганнары ятып та, йөз ел кеше аягы басмаган, ташландык, сукмаксыз килеш чүплеккә әйләнгән зиратны, артында фантастик гыйфрит булып күтәрелгән 360 мен тонналы бетон тавын, кон-төн яна торган Мәнгелек Учакны бербөтен кайгы, бербөтен сагыш, бсрбөтен яшь тамчысы итеп төйнәргә тырышты, тик һич кенә дә төйни алмый газапланды..
—Мәчеткә барыйкчы. кардәш...—диде ул чак кына ишетелерлек итеп — Жомга намазы җитеп килә.
Таяклы кеше адымы белән барган хәлдә, алда ныклы бер сәгатьлек юл ятканга һәм әлегә вакыт булганга күрә, Лотфрахман, Иркен аганы култыклап, “Тәүбә” мәчетенә таба юнәлде.
Алар көз җитүгә карамастан яшеллеген югалтмаган Хәтер аллеясы буйлап киттеләр. Матур иде. пөхтә иде, күңел тирәненә төшеп гүзәл иде бу хәтер ызаны!.. Мөһаҗир тирән уйларга чумды. Ул, гүя. зираттан ерагайган саен, зиратнын хәтеренә якыная барды. Иркен ага совет реҗимынын корбаннарын зират кылганда аларны оста итеп сортларга аера белү нечкәлекләренә төшенергә тырышты Биредә гүя сагыш, гомумсагыш түгел, бары тик патетика гына сагыш була ала иде Анын өчен тоталитаризм инде үзе дә к о р б а н ч ы л ы к корбаны булып сурәтләнгән төшенчә иде Корбанчылык хакимиятенең сугыш корбаннары да. ‘ тыныч мәгыйшәт”ендә вафат булганнары да бер үк корбаннар түгел мени?! Ул, гомумән азганда, бер үк зират исәпләнгән, гамәлдә бер үк зират булган, анын алгы, сугыш корбаннарының исемнәре ташка уелып язылган ягынын шул кадәр купшы, әгәр шулай әйтергә яраса, гадәттән тыш тантаналы, бәһале. ә менә, күрәсез ки, шул ук зиратнын "тыныч мәгыйшәт’" корбаннары яткан арткы, ягъни, төп, ин зур ягынын ни сәбәпле шул кадәр дә кадерсез чүплек вә бәһасез булуын миенә сыйдыра алмады. Монын өчен беркемне дә түгел, ә бары тик үзен генә гаепләде, ул моны әле тарихи ватанындагы тормышны, хәятне, мәгыйшәтне аилап-белеп җиткермәве, мондагы чынбарлыкны беркатлы кабул итүе белән аңлатырга тырышты
Аңа рәнҗеш килде. Юк. бу рәнҗеш хакимияткә булган гади, беркатлы рәнҗеш кенә түгел иде. Бу рәнҗеш гүя кырыкмаса кырык, күп очракта гаделсез, басып алу сугышларында башларын салып, кайсы кайда җирләнгән, хәбәрсез югалган, атылган, ачтан туңып үлгән, бирегә, туган туфракларына исемнәре генә ташка уелып кайткан телсез әрвахларның рухлары шушында койма аша гына шул кадәр кадерсез, караусыз яткан ата- аналары, туганнарының жәсадләрс өчен рәнҗиләрдер кебек тоелды Кинәт кенә аның мие яктырды, анда бербөтен Сагыш Мәйданы итеп тәртипкә китерелгән Гомумзират калыкты һәм ана Тантаналы Капка ачылды Ин алда—Мәңгелек Учак, аннан—кадерле исемнәр язылган гранит дивар, аннан—сагышлы Триумфаль Капка, аннан—гомуммилли зират—татарлар, урыслар, чуашлар, ябрәйләр... Мөселманнар, носарилар. яһүдиләр Гомуммилли зираттан хәтер сукмагы Тантаналы Капка аша менә шушы Хәгер аллеясына чыга
Ул, бер сүз эндәшмичә, артына борылып карады Әбиләр чуагының кояшлы рәшәсендә аның күз алдына—'төшендә түгел, гүя өнендә—салават күперенә асылынган яшь тамчысы сыман мәгърур Тантаналы Капка—
Триумф-Тантана Капкасы күтәрелгән иде.
Универсам кырыеннан алар үзәк базар мәйданына үттеләр. Иркен ага базардагы җөмлә инсаннарның кигән кием-салымнарын, килеш- килбәтләрен, үзләрен тотышларын җентекләп күзәтә, алар барлыкка китергән ымлык, ишарә, мәгънәле һәм мәгънәсез авазларны игътибарыннан үткәрә башлады. Ин беренче чиратта ул татар телендә сөйләтүчеләрнең хәтта базарда да аз, бөтенләй диярлек булмавын искәрде. Бу телнен ярлы, артык бертөрле, чуерташ шикелле чарланган, чит-ят төкректән тапланган булуы аптыратты. Әйе, туган тел үтә дә бозылган икән. Тарихи ватанда татарча сөйләшеп азапланганнарның күпчелеген бөтенләй төшенеп булмый.
Ул бер франк фәйләсуфынын “Тел чисталыгы—җәмгыять чисталыгы ул", дигән сүзләрен искә төшерде. Анын биредә озаклап ятуы, бүген үз эше буенча мәхкәмәнең инде өченче—әүвәлдә урыс, аннан инглизи, аннан татарча барырга тиешлегенең сәбәбе дә шул телнен тәмам имгәтелеп, җәмгыятьнең телсез калуы касафатыннан килә иде бит инде. Телгә бу яссылыктан карау анын гаделлеген тагын да арттыра төшә иде. Ул татар, инглизи, кытай, уйгыр, үзбәк, кыргыз, казакъ һәм башка барлык төрки телләрне камил белә һәм җинел аңлаша ала. Урысча белмәсә дә, кирилл имлясында укып, урамнардагы кайбер татарча язуларны анлаштыра башлады башлавын. Араларында бик тә мәзәк тәрҗемәләр очраштыра. Иркен ага бу мәзәк тәрҗемәләрнең килеп чыгуы тел комиссиясенең “махсус” татарча белмәгән кешеләрдән торуына бәйледер, дип уйлый. Мәсәлән, ярымлатин- инглизидән килгән “универмаг”ны татарча гади генә итеп “Сәүдә йорты” дип булыр иде. Юк, ул мотлак “универмаг” булырга тиеш икән.
—Карагыз әле, кичә үлсәм, бүген күрмәс идем!—дип кычкырып җибәрде Лотфрахман һәм “Универсам” кибете диварыннан белдерүләр укый башлады •—“Ночной отдел”... “Буляк төнге. 24 сикать”... “Ирләр консультациясе". “Хэр тэрлэ ирләргә прэблэмысы”...
—“Ир-атларга җенси киңәшләр”, йә булмаса, “Гыйшкый киңәшләр” дип әйтәселәре килгәндер, күрәсең,—диде Иркен ага —Бу язмаларны кемнәр әзерли, укып тикшерә, язарга күрсәтмә бирә, кем буяу, пумала алып, кәгазь-картонын табып, акча, вакыт исраф итеп моны яза, элә, яшь буынны гарипли?
—Без. Безнең эш бу,—диде Лотфрахман кардәш салкын гына.—Мин үзем топонимия комиссиясе әгъзасы буламын. Без үзебездән түбәнгә дөрес язып төшерәбез төшерүен. Үтәлеш менә шундыйрак килеп чыга. Минемчә, Татарстанда вывескаларны ничек кенә булса да бозып яздыру буенча бер гакылга сыймаган антиштаб эшли. Кешеләр мондый гыйлләтне укымыйлар һәм берни эндәшмиләр... Нәрсә, миңа гына кирәкме ул?
Билхаккый, шәһәрдә мондый язмаларга Иркен агадан башка игътибар итүче дә юк кебек. Югыйсә, әйтүләреңчә, татар телен гамәлгә кую буенча һәр оешмада да махсус комиссионнар эшли. Димәк, алар үзләре дә Лотфрахман әйткән “антиштаб”. Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә, диләр. Иркен аганың, гөнаһлы кеше сыман, тәне тартышып куйды. Тәүбә, тәүбә! Күзе икмәктә булсын өчен, Чаллы ачмы? Ач түгел монда халык, тук, хәтта туклыктан туеп сикерә. Шулай булгач, тукның күзе хикмәттә булырга тиеш тә бит. Әмма нигә ул телсезлек “хикмәтләренә" күз йома? Ә менә урамнарда түтәрәм-түтәрәм икмәк ауный...
Шулай да татар җәмәгатьчелеге, Татарстан мөстәкыйльлек игълан иткәннән сон, урамнарда туган телендә сөйләшә, балаларын туган телдә укыта башлаган. Милли горурлык Татарстанның һәр баганасында үзен сиздерә. Иркен ага, бик ышанып та бетми: имештер ки, совет заманнарында урыслар татарча сөйләшкән һәр кешегә “Шо ты балякаешь!” дип кенә җикергәннәр. Булмас ла! Була диме! Әгәр чынында шулай булган булса, 26
сан ягыннан урыс белән бермә-бер тигез татар мондый хокуксызлыюса ничек түзә алды икән?! Сон татар да, урыс та бер Аллаһ бәндәсе бит Татар туганда ук урыска бурычлы булып тумыйдыр бит? Нинди гөнаһлары өчен? Уйгырстанда, гадәттә, Русиягә, урыска ихтирам тәрбияләнә. Иркен ага да шул ихтирамда әвәләнде. Күз алдына ла китерә алмый: әйтик, ул. Иркен, татар илбашы, чуашларны аракы эчереп, алдап-йолдап басып алды да, аларны туган телләрендә сөйләшүдән тыйды, ди. Бу бит мөмкин түгел эш Сон үзенне илләренә керткән, жир-су, аш биргән, синен өчен иген иккән халыкка рәхмәт укырга кирәк!.
Алар “Мсха"дип язылган кибет, отыш автоматлары яныннан килеп, сул кулдарак үскән каеннар астында күкрәгенә ниндидер язу аскан картны күреп алдылар. Башында чуар түбәтәй.
—Ни-нәрсә язылган?—Иркен-ага кардәшенен касыгына төртте.—Укып күрче.
— “...Ачлык игълан иттем. . Властьләр газ кертмичә, йортыма кайтмыйм' .—дип укып китте Лотфрахман—Үзем-не кис-тегез Куштирәгемне дә кис-тер-мәм'. “
Алар бакырдан йөз көпшәле фонтан ясап, мәйданны бизәп утырырга тиешле сусыз корылманың нигезенә утырган картка якынлаштылар. Өстенә соргылт, чабулары тәмәке утыннан тишкәләнеп беткән пинжәк. чалбар, юк, тезләре һәм янбашлары кәжә тиресеннән иләнгән йомшак күн белән көлләнгән галифе, аякларына иске булса да. ялтырап торган матур хром итекләр киеп алган бу карт үзеннән бераз читтәрәк очлары күккә олгашкан, төптән юан, күтәрелә-күтәрслә икегә аерылган куштирәк белән бердәм гармония тәшкил итә иде
—Исәнмесез, болгар кардәшебез!—диде Лотфрахман киң елмаеп
Сүзсез генә күрештеләр. Картнын кул яссуы кышкы чана табаны кебек салкын иде.
—“Өрә белмәгән эт өенә кунак китерә”, дигәндәй. Мен-нә фонтал читенә утырып садись.—Ул үзе утырган жәймәсен рәтли биреп, урын күрсәтте —Вакыт күп, санап чыктым. Тыштан сиксән, эчтән кырык, уртада тагын алтмыш дүрт сиптергеч!.. Чаллыдагы йөз сиксән дүрт халык санынча Ләкин аракы эчеп, бугазлары тыгылган көпшәләрнең берсе дә сиптерми Халыклар дуслыгы, яппуна мать.
—Аллаһы Тәгалә сезгә түзем вә тазалык-саулык бирсен —Иркен ага, аякларына ял бирергә теләп, сулга янтайды һәм гарип аягын суза төшеп, утырды.
— Чурт с ним. шулай булсын!.. —Карт поф-поф китереп тәмәке кабызды.
—Сез... болгарчылар клубына да йөрештерәсез түгелме’—дип сораган булды үз тирәсенә мөритләрне күбрәк тупларга хыялланган Лотфрахман
— Нинди суп-харча'.’ Нинди хыллуп?—диде карт ишетеп җиткермичә — Мин бит ашамыйм Ач ятам
— Болгарчылар клубыннан түгелме, дип сораган идем
— Бернинди болгарда, вол гарь дә түгел мин Хәзер Волгасы да. Камасы калмады!.. Суын эчеп, электрын печеп булмый.
Бу кадәр пырдымсыз, кырыс кеше янына тукталганнарына үкенә башлады Иркен ага. Кыска буйлы, йодрык кадәр генә кечкәнтәй башлы, почык борынлы, гомер буе авыр эштә изелеп, беләкләре кезәшчә сабы, бармаклары кармак кебек кәкрәйгән, бит-иякләрендәге, кулларындагы сумитләрс генә түгел, барлык тән-шәрифләре дәсенергә әйләнеп, нәселсез халәткә кергән, дөресен генә әйткәндә, бик тә төссез бу адәмзат азарга карата тәмам битараф иде
Көтелмәгән соазь биреп. Иркен ага яна танышын сынап карамакчы
итеп:
—Сез әнә теге һәйкәл хакында ни-нәрсә уйлайсыз?—диде һәм монументка күрсәтте —Ул безнен татарга кирәкме? Безгә хезмәт итәме?
—Анауы таш Алпамшамы?—диде карт жанлана төшеп.—Итә, ник итмәсен! Картлысындагы Чаллы листаранына юл күрсәтә. —Ул бер ялгызы онытылып көлде —Халык аны “Толпа татар смотрит на Чаллы-бар” дип йөртә...
— Бу кардәшебез... Америкадан...—диде картны чишәргә теләгән Лотфрахман.—Безләрне күрергә кайткан...
—Америкадан? Безне күрергә?! Булмас!—Күкрәгенә асылган транспарантны кулы белән тотып, яшьләрчә сикереп торды. Яшәреп киткән күзләре очкынланды. Ул кармактай бармаклары белән Иркен аганын ун кулын эләктереп алды.—Татарча да беләсен, диген, ә?! Чынмы?! Исемен дә бармы?!
—Чын,—диде Иркен ага —Исмем-атым Иркен болады.
—Ирке- е-ен? Һы? Ирке-е-е-ен, диген, ә? Шундый исем дә була диген, ә? Хикмәтле!.. Ә мин Зөфәретдин. Кәжә Зөфәр... Тимер акчадагы патша башы кебек билгеле кеше мин. Кушаматларым да күп. “Кавалерист Зөфәр”, "Ни гурыт—ни сала Зөфәр” дип тә йөртәләр...—Ул үзенен “келәшчәләре “белән Иркен аганын йомшак бармакларын балавыздай изде —Америкада татарлар күп дип сөйлиләр иде сөйләвен, ә менә аннан кайткан чын татарны беренче тапкыр күрәм!.. Нигә кайтып күренмисез, нигә ябрәй Клинтоннарны төшереп, урынына безнен Шәймиевне Президент итеп куймыйсыз0 Америка бәлки мөселманга каршы сугышмас иде?—Ул күзләренә саркып чыккан яшь тамчысын җилләп очырды, йөктән төшкән таш сыман, лып итеп урынына утырды һәм фонтан нигезенен эчке ягында торган капчыктан аклы-кызыллы калай өлгеләр белән бизәлгән саратский гармунын өстерәп чыгарды —Моны болай гына калдыралар, диме?! Монымы?! Болай гынамы0!—Тынын чыгарган күрек кебек, үзе дә пошкырып куйды.—Сез нәрсә?! Ви ышту?!—Аннан авызындагы тәмәке төпчеген поф итеп төкерде.—Ам-ме-рикадан кайткан бит ул!.. Ыс-луш-шай, нарут!.. Эсписиәльни кәнсирт в супствинном исполненжи Зөфәретдина Жәүһәретдинова!!..
Иркен аганын Шәркый Төркестандагы туган авылы Кизләүдән чыгып киткәннән бирле... ничә ел...исәпләсән... мең дә тугыз йөз дә алтмыш дүрттән алып, утыз өч ел була икән... күргәне юк иде саратски гармунны. Авылдашлары күнче Салих абзыйнын бар иде нәкъ шундый гармуны. Өздерепләр уйный иде!..
Ул арада булмый, әлегә юньле-рәтле танышып та өлгермәгән Кәжә Зөфәр абзалары, монда. Татарстанның кап уртасы булган Чаллыда, Чаллынын уртасы булган Үзәк Базар мәйданында, кин ябалдашлы, олпат кәүсәле каеннар, куштирәкләр астында, нәкъ Шәркый Төркестаннын туган Кизләү авылы татары Салих абзыйлары кебек өздереп уйнап, уйнап кына түгел, “Баламишкин” көйләренә үзе үк җырлап та җибәрде...
Казан урамнары ташлык.
Анда чәчмиләр ашлык.
Төрлебез төрле якларга Таралдык та, адаштык...
Их-ма!..
Гармунчы ачулы карашы белән тирә-ягын сөзеп алды. Тирәктәге чәүкә- каргалар Зөфәретдиннен гармуны кузгаткан моннан кире зират ягына очтылар.
Калхуз кырларына чәчтем Кинлер дигән культура. Коммунизм төзү—безнен Төп бурыч булып тора, Их-ма!....
Ыргыткан сыман итеп, гармунын нигезгә ташлады һәм—ышанасызмы, шушы яшендә—малайларча әче итеп сызгырып җибәрде дә, күн янбашларын кояшта ялтырата-ялтырата урынында тыпырдап та алды. Анын гармун күрегедәй сырланып яктырган хром итекләре үзенә бик тә килешә иде Сталин заманыннан калган хром итекләр чынлап та матур—аларда Сталиннын җаннары гына юк иде.
— Күрдегезме? Шушы җырны ишетеп, яныбызга берәрсе килдеме? Килмәде. Килмәячәк тә. Монда, кеше хәлен белерлек кеше калмады, яппуна мать...—Карт базарны колачлагандай итеп хәрәкәт ясады —Бездә кешегә төкерсәләр генә түгел, кешене базга түнкәрсәләр дә килмиләр' Хокукын өчен көрәшкәч бездә кешене тиле, диләр Монда мон да., мән дә.. мин дә кирәкмим!.. Чурту-матыр, дөбер-шатыр! Монда сатылганнар сата! —Ул Иркен-аганың күзләренә текәлде —Сөйләш-шер кеш-ше калмады, быр- рат!.. Кешесе күп, күбесе—чүп!.. Шуна гол-лодов-кага чыктым Яр-рый әле, Куштирәгем исән!.. Ахырзаман микән әллә бу? Сездә бу ахырзаман башланмадымы9 Әллә син алып килденме9 Ярый әле, Америкадан син килден, син-на сөйлим, ичмасам! .. Кайткач, яз-зарсын. муж-жыт'.
Ул очкыннар очыра-очыра тагын да тәмәкесен кабызды.
— Нишләп йөрисез? Эшегез юкмы? Сөйләшергә кеше эзлисезме9— Зофәретдин абзыйсы мөһажиргә яшьле яшкельт күзләре белән карады — Мәгънәле кеше күренәсен син!. Әйдәгез, сөйләшик!. Сөйләшү бездә дифисит, бездә аны үлчәүгә салалар!..
Иркен ага тан калды. Баягы карт, төссез, монсыз, ямьсез, кәкрәеп беткән Кәҗә Зөфәрне танырлык түгел иде. Ул мәнгелек зәм-зәм шифасын эчкән кебек яшәреп һәм. яшьлеккә манчылып, сафлангандай күренде Ничә коннәр инсан арасында кайнап та, үзе әйтмешли, сөйләшергә инсан тапмаган кардәше, кулы белән кош тоткандай, чиксез шат һәм илһамлы иде..
—Язмасан, Америкаңа кайткач, менә шундый гуардин карт очраттым, дип Президент Клинтонга сөйләрсен. яме Шулай да. ошый ул мина Безнен Шәймиев кебек, матур малай ул Моникаларны ярата, кәнишне Не дурак Мина җитмеш ике Фронтта үлгән саналам мин
— Ничек?—диде Иркен ага аптырап.
Ул түшендәге катыргы язуын кисәк кенә читкә этәрде һәм анын астыннан кояшта бер кочак орден-медаль елкылдады.
Зофәретдин абзыйнын күкрәге үзеннән күпкә кинрәк иде
— Минем күкрәктә тыштан гына чурт-чураман язу—оград. астында анын шыр награл! Эчендә анын Ксримсль. Ялкын' Әнә тегендәге "Мәнгелек Ут" каршындагы мәрмәр ташта үз исеме язылган Зөфәр мин! Мәнге тере Зофәретдин!..
Ул күнсле тулудан тукталып калган кебек булды.
Колакларда базар гаме генә гүли иде
—Сезнен алдыгызда—Генерал Доваторнын кавалерия корпусы кавалеристы Жәүһәрстдинов Зофәретдин Фәлих угылы булыр' — Зофәретдин-кардәш Иркен агалар килгән “Сагыш дивары" ягына ишарәләде — Их-х, бар иде заманнар. —Ул кулындагы чыбыгы белән ярсып, хром итек кунычларына сугып куйды —Егерме бишенче елгы чаллылардан сонгы татар мин Соңгы Үлемне көтеп, сигез ай госпитальдә яттым да
Шул арада атам-анама улыгыз һәлак булды, дигән хәбәр дә салганнар... Ваянкамат, яппуна-мать, пахарункыны һаман төзәтмәгән булган икән, үлгәннәр исәбенә язганнар да куйганнар... Мин исән бит, төзәтегез, дип барып әйткән идем, ярар инде, гранитның хакы кыйммәт, диләр, синең өчен генә бозмыйбыз, алмашка үзен мәрмәр алып килсән, төзәтербез, анда синең өчен безплатны ут яна, диләр... Ярар тек ярар, үзе белеп янар. Янар, дигәннән. Анда минем исәпкә дә газ яна. Күргәнсездер. Бушка яна!. Ә менә йортыма һаман газ юк. Кертмиләр!.. Чаллы уртасында!.. Каффалер орден Слабы7 бит мин!. Орден Слабы Чаллыда түгел, илдә сирәк кешедә. Нәкъ газ кебек. Газ безнең Дикий пачулкада гына түгел. Орловка, элепатыр, шакал-трис пачулкаларында да газ юк...
Ул авыр итеп тәмәкесен суырды да, авызыннан төтен көлтәсен чыгарды.
“Мәетләренең каберташларына номер куймаган ил., —дип уйлап алды Иркен ага,—тере геройларын да белми булып чыга түгелме?!”
—Көн тудымы, иниргәнәсительләргә хак артты, диләр. Бәй, бездә иниргәнәсительләр үзебезнеке бит? Нифтесе, газы, электры үзебезнеке, яппуна-мать, әмма хаклары күтәрелә, төшми, ә? Нишләп ул нәсительсез Калуга өчен дә, нәсительле Татарстан өчен дә бертигез булырга тиеш? Нишләп иниргәнәситель дигәнен без җитештерәбез, ә аларга хакларны Чубайс күтәрә? Утында көн күрәбез, чурту-матыр, дөбер-шатыр Аптыраганнан шушында чыгып утырдым. Бәлки влачлар игътибар итәр, дигәнием...
—Иттеләрме сон?—диде Лотфрахман хәйләкәр елмаеп.
—Итте ди сина, бар!.. Сигез көн утырам, ни влачлар, ни ваянкамат килми, ни арестауайт итмиләр, чурту матыр, дөбер-шатыр... Пчамуптамушты мин франтауик, кавалер орден Слабы, туда-сюда... Милитсия килә дә китә, килә дә китә... Саклыйлар, малай!..
—Сезнең нәсел шәҗәрәгез сакланмаганмы?—дип сорады Иркен ага сак кына.
—Нинди шәҗәрә? Агачларны әйтәсенме?—Дымланган күхтәрен сөртеп, агачларга ымлады —Чынлап нәселле алар. Ерак бабам Жәүһәретдин утырткан. Без атаклы сәүдәгәр Хәлфиннарнын корытып бетелмәгән тамыры, сезгә әйтим... Хәлфә ул хәлифә дигән сүздән икән. Баш булу, димәк. Безнен нәсел гарәпчә укып, мен ел хәлфә булып харап булды. Ә мин менә нибары биш класс латин белән Европаны аша кичтем!..—Ул буылып калгандай тынып торды.—Юк, без элек кенә—Жәүһәретдиновлар идек, хәзер—Чүбетдиновлар!. Миңа җитмеш ике, бу агачлар миннән йөз яшькә өлкән... Сугыштан исән-сау кайткач, атам өйләндерде һәм васыяте буенча мине, төпчек улын, туган нигездә калдырды. Мин сугышта... күп тапкырлар дошман камалышында булып, туган нигеземә хыянәт итмәдем.. Мине менә шушы Тирәгем-Йөрәгем саклады!. . Үтермәде, дүрт ярама дүрт ярангөл булып сеңеште... Әмма мин, генерал Доваторнын дошманнан җиңелмәгән кавалеристы Зөфәретдин, илгә кайткач, үзебезнең янараллардан жинелдем, яппуна мать!.. Дошманны җинеп, илгә кайткач, их!., үзебезнекеләр җиңде, малайгынам!.. Үзебезнеке дигәннәр дошман булган икән. Алар камап алгач, атам-анам гомер биргән нигеземә хыянәт иттем...—Ул авыр итеп тын алды һәм өнсез генә елаган кебек тоелды.—Әнә, тегендәрәк, урам аша. утрамбай рильселәрс янында, җир асты юлынын авызын күрәсезме? Ул Жәүһәретдиновларнын туган нигезләренең урыны.. Хәзер ул урын юк! Хәзер Иске Чаллы да юк... Их, белсәгез иде. Иске Чаллының матурлыгын!.. Яна Чаллы төзибез дип. Иске Чаллыны җимерергә, су астына җибәрергә кирәк 1
1 СССРиын “Дан" ордены (Орден “Славы") 1.11.III дәрәҗәле. Солдат һәм сержантлар составы өчен 1943 елның вноябрендэ булдырыла
идеме9!—Анын конгырт күзләре хәтәр ут булып кабынды —Әнә, зур сөякне йота алмыйча, тамаклары тыгылдымы, тыгылды! .. Яна Чаллыларында кая карама, башланган да ташланган буш төзелеш мәйданнары сыкрап ятамы—ята! Андагы тиле кычыткан һәм сары әремдә Иске Чаллынын жәүһәр жаны сыкрап елый Иске Чаллынын мен еллык жаны су астында! Мен еллык кадимге зираты. Аттила-бабаларнын курганнары белән бергә су астында калды!..—“Кадимге зират". "Аттила-баба" кебек гыйбарәләр белән генә чирттерә башлаган Зөфәретдин кардәш тыштан гына белемсез, болай бетерешкән күренә бугай Иркен ага дулкынланды. Менә сина Чүбетдинов! — Нәрсә, жимереп. су астына жибәрмәсәләр. жир житми идеме?! Ата-бабаларнын сөякләре, кабер ташлары Кызыләрмисләр.
Кызылгвардисләр урамнары.. Синтрәльни. Прафсаюзы. Фыррунзе. Карлы Маркыс, Фыррилрих Ингелес. Виттериннар. Пүләвәй урамнары барысы да су астында калды Сүтелеп бетәр-бетмәс килеш ике мәктәп, кечкенә чиркәү, туку фабрикасы, дум пианир биналары Лилин паркы һәйкәле- ние белән бергә су астында калды. Күз алдыгызга китерәсезме су астында, бүген булса, бәпкәләре-ниләрс белән тырпаеп. йортлар, урамнар утыра9 Менә бу яна электростанция буасы кипсен-корысын гына, аннан, әйтте диярсез, пеләш башын калкытып, кояш кебек Лилин бабай яналан калкып чыгачак!. 1972 слнын үктәбер бәйрәме алдыннан ниндидер килмешәкләр безнең урамны йорттан йортка язып йөределәр Фәрман шундый димәк моннан утрамбай-терәлспуз юллары үтәчәк, йортларыгызны теләсә кайда алып китегез. Телисез икән, яна күпкатлы йорттан фатыйр. телисез икән, жир Дикий пачулкада жир бирәбез—янадан төзегез, имеш Күпләр тавыш- тынсыз гына шулай иттеләр һәм киттеләр дә.
Кеше арасында зарын сөйләргә кешесен тапмаган Зөфәретдин абзый бар зарын түкте. Алар аны туктатмадылар
—Авылчадан шәһәрчә яшәүгә күчәбез дип, кәжәләренә кадәр суеп ашап, биек йортларга күчтеләр дә. аракыдан сукбайга калып, буш шешә кебек, теге дөньяга тәгәрәделәр Сыеры—пычак астына, үзе пычрак астына!. Төннәрен исәпләп ятам: безнен урамнан бер мин. райпо тимерчесе генә исән, малайлар! Үз йортыбызны төзеп, үз йортыбызда яшәп кенә исән калдык без! Әби дә. мин дә! Песи Әкрәм—эчеп. Үтүк Салихҗан—эчеп. Пишке Хәбир—эчеп. Песнәк Гыйльмияр—асылынып. Итек Гомәр машинага тапталып. Күмерче Галим—акылдан язып, илле-алтмышларына да житми китеп бардылар Безнен урамнан гына кырык жиде ир-егетне эзли минем шушы Тирәгем-Йөрәгем... Типсә тимер әзерлекләр иде Урамнан без икәү йорт-жирләрсбезнс ташламадык, димәк Пима басучы Балавыз Хәбирҗан абзый һәм мин, тимерче Кәжә Зөфәр! Күз алдыгызга китерегез Беляев җибәргән бульдозерлары белән гүләп, уграмбай-терәл епуз юллары сала сала, солдатлар безнен ихаталарга ук килеп туктаган. Маңгайга манган Бер кисәтәләр, пырырып ясап, икенче тапкыр кисәталәр. Өченчегә пырырып ясап, ниһаять, бульдозерлар безнен өйләр өстенә дип кузгала Безнен урамнан бульдозерга каршы беренче күтәрелгән Садретдин абзый йөрәге ярылып үлде, мәрхүмкәй Икенче бульдозерлары минем өскә килә бит, яппуна-мать Кулымда гранат кына юк. булсамы9 Булса, селәгәенә сылый идем1 Мин. Смалински яланнарында танкыларны спичке урынына вжик кына яндырган солдат, монда, туган нигеземдә, бер йолкынып бетмәгән әтәч шикелле бульдозерга каршы тора алмадым, чөнки ул үзебезнең йолкыш иде. яппуна мать' Калганын хәтерләмим. Бульнискә алып киткәннәр Өч айдан чыксам, утрамбайлар тыррым-тыррым йөреп ята. минем өемне сүгеп Дикий Пачулкага китереп аударганнар! Шундагы биш сутый жирдә мал асрап кына исән калдым мин Шулай итеп, “ни гурыт-ни сата Зөфәр" гә әйләндем Ну и ышту? Песи Әкрәм—эчеп. Үтүк Салихҗан—эчеп. Пишке
Хәбир—эчеп. Песнәк Гыйльмияр—асылынып. Хатыннары—эчкече, балалары—наркоманнар!.. Ә без—исән!.. Их-ма!..
Ул яшьләрчә дәрт белән урыныннан сикереп торды, йөгереп барып, тирәкләрен кочаклады, кәүсәләрнең үзе кебек кытыршы кайрысын капшап, иркәләде дә, йөзе белән Иркен агаларга таба борылып басты. о
—Хәзер миннән шушы яна татар дигәннәре, шушы Тирәгем-Йөрәгемне дә тартып алмакчы итәләр... Ерак бабам Жәүһәретдин утырткан, ике йөз ел буе бакчабыз башында шаулап утырган Йөрәгем-Тирәгемне төбе-тамыры белән төпләп ташлап, анын урынында фәхишәләр притоны... казино салдырмакчы итәләр! Не быв-вать этому!.. Монда, шушы тирәкләр астында, без әнисе белән түмәр-түмәр алты кыз үстердек.. Шушы бәдбәхет КамАЗ вакытыннан алда йотты аларнын барысын да!.. Икесе генә исән—берсе кияве белән Сбердлауга, икенчесе, күзем күрмәсен дип, Новосибирскига чыгып ычкынды... Тугызынчы көн утырам инде мин монда! Кирәк икән, ун ел утырачакмын, чурту матыр!... Кирәк икән шушында үләчәкмен. Әбиегез газ күрмичә китеп барды. Мине башта йортсыз-жирсез, аннан әбисез иттеләр дә, хәзер инде Тирәксез-Йөрәксез дә итмәкче булалар!..
Иркен аганың бу инсанга ничек кенә булса да ярдәм итәсе килде. Тик чараларын таба алмыйча газапланды. Зөфәретдин кардәше белән әнгәмәне сузасы килде.
—Атилла баба, диденез... Чаллыда һунн-бабатарымызнын эзләре бар мени?
—Менә, сөйләшә торгач, эшлиябез майланды—эшләребез жайланды!.. Бар иде, нишләп булмасын! Сез мине надан дип уйламагыз.. Мин бу хакта күп укыдым. Атилла—Чаллыдан киткән Кытай татары икән бит ул. Исеме дә “Ат иле”ннән алынган. Кая безнен галимнәрнең шул хакта бер хезмәте?! Иске Чаллынын милитсия бинасыннан ерак түгел биек тау-корган бар иде... Аны Атилла баба корганы, дип сөйлиләр иде. Барысы да су астында калды... Без Рим, Византи патшалыкларын тез чүктергән төркиләр!..
Шушы фантазиясе өчен генә дә Зөфәретдин якын иде ана. Кинәт кенә башына, уйлавынча, дөрес фикер килде.
—Сез барасыздыр бит?—диде ул, сәгатенә карап.
-Кая?
—Жомга намазына.
—Намазга?—дип көлде ул, тешләрен ыржайтып.—Мин Атлага ышанмыйм бит... Мин афтаматически... Лилин-Ысталин партиясына гына ышанам.
—Сез...?!—Кардәшенең дингә тел тидергәне өчен унайсыз булып китте —Тәүбә, диегез!..
—Мин—динсез. Әмма дә имансыз түгел. Халыкта “Дингә ышанган— малсыз калган”, дигән мәкаль бар. Аны мин чыгармаган. Мәчеткә ике аягымнын берсен атламыйм! Сабый чактан намазга басмагач, кеше алдар хәлем юк. Дүртенче сыйныфта укыганда булса кирәк, бездән бер шигырь ятлаткан иделәр. Шуны мәнге онытасым юк:
Башларын ваткан татарларның
Тик шул бер Алла!
Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди?
Әллә белерләр микән хаталарын бер алда?
Бу Сәгыйть Рәми—татарның олуг шагыйре иде.
Картның жан заты белән тән заты аерым яши икән.
—Кызганыч Кызганыч...—диде нәрсә әйтергә дә белмәгән Иркен ага.—Сез ялгышасыздыр. Сезнең тәнегез җаныгызны эзлидер, гуи. Болай... яшьләрне ничек тәрбияләрбез?
—Нигә тәрбияләргә?—диде Зөфәретдин тагын тәмәке кабызып — Аларны ике көч тәрбияли: берсе—физиклар, икенчесе—шизиклар.
Иркен ага ни әйтергә дә белмәде.
—Чаллыда Ленинга һәйкәл бармы9—диде ул аптырап
— Булмыймы! Элек Лилиннарыбыз өчәү иде.. Бу кадәр Лилин Ысысысырнын бер шәһәрендә булмагандыр. Ничек дисән дә, татарга афтаномия биргән якташ бит —Нәрсәдер эзләгәндәй, Зөфәретдин очлы күзләре белән тирә-ягын сөзеп чыкты —Берсе анауы Синтрәльни урамындагы иске райком бинасы, икенчесе—ваянкамат каршындае Эльсин-тиле элеп атты... Өченчесе, Элепатыр тавындагысы гына калды Кәжә бәрәне хәтле генә булса да, барыбер Лилин! Басып тора, малай, коммунистлар аны күрү белән—по швам!.. Райком каршындагы Лилинны үзебез ашап бетердек...—Ул ыржаеп көлде
—Ничек... ашап бетердегез?
—Сугыштан сонгы елларда бездә үләт чире булды. Ачлыкнын да ачлыгы Ашамаган нәрсә калмады. .
—Атсыз калганга инде ул —диде чак ишетелерлек итеп Иркен-ага.
—Кара әле, минем кебек хикмәтле син. ә? Әнә шул атсыз калган шантрапа митингыга чыккан саен ашап бетте Лилиныбызны. чурту
матыр-дөбср шатыр ...... Саруы кайнаган һәр кеше райком каршына килеп.
Лилинны кимереп, саруын басар иде Андагы Лилин чиста акбур чиста кәльсикстән ясалганыс.. Көлмә, энем!—диде ул Лотфрахманга.— Башына төшсә, көлмисен—елыйсын!.. Безнең кебек хокуксыз Чатлыга, бер Лилин кирәк инде, югыйсә. Үзебезнең Казан малае, афтаномия бирде... Саклар- яклар кешебез калмады хәзер!.
— Шул Ленин һәйкәле урынына, атка атландырып, татарны милләт игкән, аңа ерак Гарәбстаннан дин алып килгән Ибне Фадлан сәхибкә һәйкәл куйсанызчы!
—Фадлан. Фадланга атлан Ә менә Лилин бабайга атлы һәйкәл . һм кирәк булыр иде Лилин брнавикка менде, атка менмәде Бу анын стратически хатасы. Хикмәтле бу!.. Шунда ук Чыңгыз хан. Атилла бабайларга атлы һәйкәл куябыз, әйеме? Юк, туктале, син бик җиңел генә!..— Зөфәретдин абзый уйланып калды —Солтангалиев кебек атлы татарлар бит Лилиннарга влачны алганчы гына кирәк булды Влачны алгач, алар, Солтангалиевләрдән атларын тартып алып, суеп ашадылар да... үзләрен сөргенгә сөреп, атып бетереп, балаларын трахтырга утырттылар —Карт бераз гына тын алгандай итте — КамАЗ килгәнче атлар күп иде бездә Атларның соңгысын суеп ашап, авылны дивьятнятажкага куып менгезделәр Атсыз калдык калуын, ә менә машиналы булып булмады Хәзер минем үземнең дә ат күрмәгәнемә егерме ел буладыр
—Шәһәргә ат нәрсәгә ул?—дип, күзләрен әйләндерде Лотфрахман.—Яңа Чаллы—Татарстанда Ленинга һәйкәл куелмаган бердәнбер яшь шәһәр Беляев шуны куйдыртмавы белән дә тарихи шәхес. Чөнки партиянен бетәчәген алдан күрде
— Пр-ричум Бел-ляев?! Лилин янында Беляев кем ул?!—диде карашы белән җир җимереп Зофәр-кардәш.—Партия үзе җимерелеп төште' Жимерелмәсә, Беляев һәйкәлне әбәзәтелне куя иде Куйдырта идек! Ул менә Жәлилгә куйды, гик кисек башлысын Үлгәч, үзенә дә кисек баш элделәр Кешедән көлсәң, шулай була ул. Тәк ышту.бездә, Чаллыда, кисек башлы икс һәйкәл—берсе Жалил. икенчесе Беляев үзе.
Алар хушлаштылар. Зөфәретдин-кардәш исә кискен хәрәкәт ясап, сусыз фонтан нигезендә уйнаклап яткан елтыр гармунын келәшчә куллары белән эләктереп алды һәм утырган җиреннән җырлап җибәрде
2. <к У • м
зз
Кызыл фыллак күрсәтәбез Чит ил калаларына.
Чит ил калаларындагы Эшче балаларына...
Башларымны игән чакта Белмәден кадеремне.
Килерсегез шул көннәргә—
Кочарсыз каберемне.
Их-ма!..
Юк, ул исерек тә, тиле такмакчы да түгел иде. Иркен ага уйлавынча, үзенә бернинди теләктәшлек тапмаган Зөфәретдин абзый тирә-як дөньяга мөнәсәбәтен бары тик такмак аша гына белгертү халәтенә күчкән бер нечкә һәм фажигале шәхес иде...
Иркен ага артына борылды. Зөфәретдин, уйнавыннан туктап, гармуны өстенә гүя киселгән баш сыман сыгылып төшкән. Баядан бирле сүзсез барган Лотфрахман аны сулга тартты. Алар сары яфраклар түшәлгән сукмак буйлап бакча эченә керделәр. Карр-карр килеп, иске ояларыннан каргалар күтәрелде. Иркен ага игътибар итте: агачлар артык биек, нәзек кәүсәле, дөрес каралмау аркасында булса кирәк, иртә картайганнар иде.
III
Иртә белән ул Сент-Льюиска, Мәдинә-иркәгенә мобиль телефоннан шылтыратырга уйлаган иде, тегесенең корылмасы беткән булып чыкты. Көтәсе килмәде.
Нумерындагы телефоннан Сент-Льюиска, дөресрәге, Сент-Льюис янындагы утары—КШаигә шылтыратып азапланды. Конгресс тәмамланган көннән алып сөйләшкәне юк. Форсаты чыкмады. Юк. мондагы телефон рәтсез икән. Аптырагач, Торонтога Гөлмәрфуга кызына чыгып карады. Сигнал бармый иде. Төркиягә, Чынгыз улын чакырып карады. Монысы да булмады. Кунакханә вәкиләсе телефонны төзек, халык-ара бәйләнешкә яраклы дип расласа да, аның яраксыз булуы көн кебек ачык иде.
Кизү ана халык-ара телефонга барырга кинәш итте. Почтамт якында гына, имеш. Бу кинәш аны канатландырып җибәрде
Көн кояшсыз, вәлякин кичәгедән дә җылырак икән Көннәрнен болай җылынып китүен карт кичәге сукыр тавык яңгырына һәм салават күперенә китереп ялгады. Иртәнге саф һаваны ул күкрәген тутырып сулады. Кунакханә алдындагы агачлардан коелган сары яфраклар өстеннән йомшак кына шуышкандай итеп атлаштырып, сулга борылды да, аска таба төшеп китте.
Чынлап та, бик яшел, чынлап та, бик пөхтә, чынлап та. бик матур шәһәр икән бу яна Чаллы! Әгәр барлык шәһәр шулай булса, бу бит—гөлбакча! Вакыт-вакыт ана ихластан гөлләр бакчасыннан баргандай тоелды. Газеталар, матбугат чаралары шаулавынча, икътисади авырлыклар кичергән Рәсәй, атап әйткәндә, Татарстан, КамАЗ-ы янган Чаллы, бу кадәр чәчкәләр үстерү өчен, анын фикеренчә, акча таба алмаска тиеш иде. Бу кадәр чәчкә үстерү өчен бу шәһәр ярымач яшәргә, бик ярлы киенергә тиеш иде. Әмма ана каршы очраган инсаннар һич кенә дә ач күренми, кигән киемнәре дә Европа стандартыннан күпкә фырт һәм фасонлы иде... Дөньяның ин бай иле Әмрикә, мәсәлән, Сент-Льюис, Висконсин штаты мәркәзе Медисон урамнарында да бу кадәр чәчкә күрмәссең. Ул Чаллыда чәчкәләрнең күплеген татар өммәтенең чәчкә-гөлләр үстерүгә мөкиббән китүе белән анлатырга тырышты Нигә, оныттыңмыни, тәкъсир, аларның Шәркый
Төркестандагы Кизләүләрендә дә, һәр тәрәзәдән тышка ишелеп, кына гөлләр чәчкә атып утырыр, һәр ихата мосафирны кочак-кочак гөлләр белән каршылар, кызлар шул кына гөллэренен яфраклары белән тырнакларын буяр иде бит...
Егерме-утыз ел эчендә адәмзатнын шундый шәһәрләр сала, шундый агачлар, шундый гөлләр үстерә алу могҗизасына тан калды ул. Яшьлеге көрәшләрдә һәм катырларда үтеп, анын үзенә яна. яшь шәһәрләр күтәрергә насыйп итмәде. Бөек тойгыдыр ул яна шәһәр торгызу!.. Гүяки бу шәһәр монда Борынгы Мисыр, борынгы юнан империяләре белән бергә яралган да, мен еллар буе берни булмагандай яшәп килгән
Шундый уйлар белән ул урамнар мөешендә утырган почтамтны килеп тапты. Телефон-телеграф бинанын ун канатында икән. Автоматик телефоннарны хезмәтләндерүче, рәхмәт төшкере. татар кызы булып чыкты. Сылуы аны, ышанасызмы, бик тиз генә Әмрикәдәге К1г1аие белән тоташтырды да куйды. Теге очта хезмәтчеләре Барбаранын нәзек тавышы янгырады.
—Не1)о, \УҺО ат I $рект|$ Ю?
—Оһ, 18 1һа1, уои, ВагЬага? И, тг 1гкеп. СоиМ I 8рек ю М18. Месһпа, р1еаве?
—Үея, оГсоигее. .1и81 а тти1е8...
Барбара Мәдинәләрдә менә уникенче ел инде хезмәтче булып эшли Анын җәмәгате Джакоб исә бик унган умартачы. Алар—кара тәнлеләр Джакобны хуҗалар татарча Ягькуб дип йөрталәр. Иркен-аганын кортлары әүвәлдә, корым кебек кара ниггсрны кабул итмәгәндәй, тузындылар, чагып газапладылар. Иркен-ага, аптырагач, "Коръән-Кәрим~нен “Бал кортлары" сурәсеннән берничә аять укыды. Чыгышы белән Сомали христианнарыннан булган Ягькуб мөселманга да күчкәч, сөбханалла, бал кортлары тәмам тынычланды Хәзер алар—ак кораб кебек ап-ак Иркен ага һәм антрацит күмере кебек кап-кара Ягькуб. гүяки җитәкләшкән ак вә кара континент— умарталыкта битлек кимичә дә йөриләр.
Иркен аганын йөрәге дарс-дарс типте Ул Мәдинәсенең анын өчен дөньянын икенче ярымшары икәнлеген күптән анлады. Мәдинәсенең күзе җир шарынын Иркен ага күрә алмаган икенче ярымшарын күрә, икенче ярымшары аһәңнәрен ишетә, икенче ярмшарындагы гөлләрен үстерә. Алай гынамы? Мәдинәсе, тагын да аныграк итеп әйткәндә, чын ярату белән яраткан һәр хатын-кыз ире өчен ике ярымшарны да берьюлы күрә һәм бербөтен итеп тәрбияли Нишләп озак' Ятып чирләмидер бит?! Чирләсә, Барбара әйткән булыр иде.
—Әйе, әлбәттә. Бераз гына көтегез...—диде бит ул.
Әнә, килә... Аякларында тапталып беткән чүәкләре паркетта чап-чоп итәде...Элемтөнен теге очында астма—тын кысу хастасыннан җәфаланган Мәдинәсенен сөекле тавышы янгырады
—О, бу сезме. Барбара? Бу мин. мистер Иркен Мин мисс Мәдинә белән сөйләшә аламмы’’
—Әйе, була. Бераз көтегез.
— Исән-амандыр кү. картыкаем. Хәлдәрен кандай *
—Исән-аман гына.
Иркен ага шатлыгыннан елаганын сиздермәскә тырышып, хатынын тынычландырырга. куандырыр!а ашыкты
— Минем биредә барысы да яхшы' Корылтай тәмамыннан сонра безләрне Питрәч дигән вилаяткә, аннан Бөгелмә дигән вилаяткә кунакка алып киттеләр. Тәрбия, кадер-хөрмәт бихисаптыр Ашамаган аш. мәңге эчмәгән кымыз да калмады Әмрикәдән Солтан Рәфыйк. Төркиядән * (Инглиз) Алло. кем беллн гоЛлашим мин?
Вәзир Нури кардәшләрем белән бергә булдык. Синнән сонра Чынгыз белән Гөлмәрфугага да кунгыратам әле... Мин сөйләем дә, сөйләем, үз хәлдәрен кандай? Умарталар гамәлдәдер?
—Гамәлдә, Аллага шөкер! Күптән түгел безләрдә “Сарагосса” дигел өермә үтте кү, ике эвкалиптыбыз жыгылды, әмма умарталарга зыяны төшмәде Ягъкуб илә Бәрбәрә күптән түгел генә кортларны куалап9, бал суырттылар —Мәдинәсе, хатын-кызларга хас булганча, шундук дөнья мәшәкатьләренә кереп батты,—Сент-Льюистан безләр берлә контракт төзегән теге балчы-сәүдәгәр килеп, ике йүз кила бал алып китте... Әй, кем, Иркен, балаларга кунгыратып маташма. . Хәзер алар үзләре минга кунгыратырга тиешләр... Мин барчасын үзем төшендерермен
Кортларының дөнья көтеп, “йон тетеп” ятулары турында ишеткәч, анын күнеле янадан нечкәрде. Анын фикеренчә, бал кортлары—Ходай Тәгалә бөжәкләре. Ул үзе бары тик ике нәрсәне генә илаһилаштыра һәм алар турында авыр сүз әйтә алмый—ул да булса хатын-кыз һәм бал кортлары.
—Ак кортлар нихәлдә?—дип сорамыйча булдыра алмады Иркен ага. “Ак кортлар” моннан ике ел элек кенә Чилидән кайтартылган Кордильер кортлары иде. Эре нәселле, агач кәүсәсендә оялый торган чолык кортлары.
—Ике тапкыр аердылар инде...—диде Мәдинә —Ягъкуб күчләрне читкә жибәрмәде. Теге бакча читендәге агач умарталарга кундырды...
—Кышкылыкка сәлсәбилләре бардыр кү?
—Ба-а-а -ар, иншаллаһ.
—Галимулла берлә Шәркыйнур ни хәлдәләр?
—Һәйбәт. Әйтергә онытып торамын, Галимуллалар гаиләсендә артым!.. Уллары бар. Сәгыйтьжан куштылар. .
—Котлауларымны тапшыра күр!.. Сагынышымды тапшыра күр!.. Үзеннен хәлең кандай?
—Шул, кадимгечә... —диде тыны кысыла барган ягымлы тавыш элемтәнен теге очында.—Барамын да утыраман, барамын да утыраман. Хәерченең бөртек чәен жил очыра, дигәндәй, һавалар безләрдә дымланып, авыраеп торадыр кү...
Иркен ага Мәдинәсе өчен дә тын ала башлады. Гүя, ул анын йөрәге кардиограмасына карап сөйли иде. Мәдинәсенең тыны кысса, аныкы да кыса, жибәрсә, аныкы да жибәрә. Алар, чынлап та бер Жир шарынын ике ярымшарлары иде Иркен ага Мәдинәгә өйләнеп бәхетле булды. Ул шушы Жир шарында хатын-кыз тәрбиясенең Раббыдан төшкән нинди зур кадрия, нинди зур савап икәнлеген кичергән сирәк ир-атларнын берседер Мәдинәсе анын кайчан төчкерәчәген дә ике көн алдан чамалыйдыр. Әмма, бөек Толстой хәзрәтләре әйтмешли, ин бәхетле күренгән гаилә дә үзенчә бәхетсез.
Мондый бәхетсезлек Иркен агада да бар. Яшьлеге сәяси-хәрби көрәшләрдә, ир-егет чагы төрмә-сөргеннәрдә үткән Иркен ага бу жир йөзеннән туйганчы бала сөймичә китеп барачак. Ул яшь чагында биш, ун, хәтта унбиш бала үстерергә хыяллана иде. Булмады. Язмыш аны гаиләсеннән озакка аерды. Соңыннан Мәдинәсе аның өч баладан артык китермәде. Аларнын берсе, Гөлфаныйлары, Һиндекышнын Карлыгаш сыртындагы зәнгәр бозбиләвендә атасынын килеп алуын һәм Казанга алып кайтуын көтеп ята... Иркененең бала яратуын яхшы белгән Мәдинә ана икенче жәмәгатькә өйләнергә дә рөхсәт итте, мөселман хатыны буларак, мона һич кенә дә каршы булмаячагына, киресенчә, нәсел хакына бары тик юл ачачагына ышандырды. Юк, бармады бу адымга Иркен ага. Бармады... Әйе, нәсел ишәйтү кебек изге бурыч хакына бу адымга барырга да кирәк 9 Корт куу (терки.) умарта карау 36
булгандыр? Авызыннан жил алсын! Мәдинәне алыштырырлык хатын бармы жир йөзендә?
Мәдинәсе барча яналыклар белән таныштырганнан сон. төпченә- төпченә Иркененнән уй-ниятләре белән кызыксынды Мәдинәсенә озак сөйләшергә дә. артык дулкынланырга да ярамый. Ул ихтыярны уз өстенә алып, иркәсенә үзенен ике тәүлек кенә элек Бөгелмә якларыннан Чаллыга килеп. “Татарстан” дигән отельдә урнашуын, байтак яна дуслар табуын, биредә халыкнын ифрат та яхшы, кунакчыл булуын, аннан килеп, үзенә хас педантлык белән Чаллы шәһәре, анын гүзәл урамнары, корылмалары. Мәнгелек ут. Жәлил һәйкәлләре белән танышуын, зиратта булуын бәйнә- бәйнә сөйләде.
—Теге нәсел агачы... шәжәрә табылмадымы?—дип сорады Мәдинәсе
—Юк,—диде ул уңайсызланып. — Әлегә юк. иркәм
Почтамт күтәрмәсеннән төшкәндә генә көн үзгәрде дә куйды. Һава ничектер сәленкеләнеп авырайды, авызы бүлтәйгән әбигә охшап, чырайсызланды "Көне дә нәкъ урыснын татарга булган мөнәсәбәтен хәтерләтә Жире-суы. байлыгы кирәк—үзе кирәк имәс " Шулай да кон псшенке җылы иде Рәсәйнен кап уртасында. Идел-Урал арасында яткан Татарстанда, сентябрь башында шундый жылы булуга ул куанып куйды Бу бит нәкъ клеверны яна чабымга үстерә торган тымызык көн Хәзер Висконсиндагы К1г1аи яланнарында Ягъкуб белән Барбара клевер чабалар булыр. Икесе ике чапкыч белән чабалар, ә алар өстеннән Олы Күлләргә таба торналарның жырлы-монлы ыргагы узып бара Мәрхабә. торган- яшәгән ватан кайчагында туган һәм тарихи Ватаныннан да якыная икән Ана монсу булып китте. Ул жир асты юлына төшкән унайдан ыргак- ыргак булып очкан торналарны күрергә теләгәндәй, күкнен тоташтан соры тукыманы хәтерләткән гөмбәзенә текәлде Анда, үкенечкә каршы, торрыйк-торрыйк дип очкан торналар ыргагы да, кыйгак-кыйгак дип юл сапкан киек казларнын өтергә охшаган тамгалары да юк иде шул Бу ниткән сагыну? Сентябрьнсн мондый тымызык вә сәленке көнендә анын шундый тирән юксыну белән күктән очып барган торналар кәрванын бик тә күрәсе килә.
Жир асты юлында урнашып, чәчкә, вак мал. ашамлык, су-сыра белән сәүдә кылган кибетләр буйлап үтеп, ул Жалил проспектының аргы ягына чыкты Ана бер эшсез-мәшәкатьсез хәлдә таныш булмаган каланы карап йөрү ифрат га рәхәт иде Ул үзе чыккан, каршы якта һәйкәл сыман нәрсә абайлады. “Лотфрахман кардәш әйткән һәйкәл шул булса кирәк",—дип уйлап, күнсле жилкенде “Энергетик" мәдәният сарае. Тукай районы хакимияте биналарын карады, ал ардан арырак булган биниһая йорт-куралар рәтеннән барды-барды да. аяклары сиздерә башлагач, кире борылып, яналан жир асты юлына төште, таяклары белән шакы-шокы килеп, югары күтәрелде һәм. кош тотарга баргандай, ашыга-ашыга таш корылмага таба китте
һәйкәл дигәне чынбарлыкта ниндидер адәмзатнын таш нигез өстендәге диварга элеп куелган һәм бер очы кыйралып төшмәсен өчен тимер терәк белән ныгытылган, ике ягыннан да бишәр шәмдәл ураткан кисек башынын. тагын да дөресрәге, борынының сыны икән Иркен ага баш эленеп торган өчпочмаклы таштактаны гильотинага, ә башны шул гильотинада киселгән татар башына охшатты Бильярд шары кебек чиста шома, чынлап та Ленин башы кебек классик пеләш, ярты өлешен борыны биләп торган баш иде бу зәвекъсыз коелган баш Бу башнын икс урыннан терәүләрдә торуы һәм бу терәүләрнең хәтта көндезен, бер кирәкмәгәнгә ун шәмдәл белән яктыртылып торуы Иркен-аганы шактый аптыратты Башнын иясе тоташ сынлы һәйкәлгә лаек булмыйча, аны бары тик ошбу терәүләр генә тотамы? Терәүләре нидән гыйбарәт? Илаһи Рух. Ата-Ана. Милләт’ Фирка-партия.
армия? Нигә урыс коммунист Ленин һәйкәле нигезле, татар коммунисты Беляев һәйкәле нигезсез, терәүле генә? Димәк, бу башнын бер терәге кичә җимерелгән коммунистик партия булган булса, икенче терәге, Исхакый фаразлаганча, ике йөз ел—тарих күзлегеннән караганда “өч көннән җимереләчәк” татар милләте булып чыга?
Бер үк урамда, бер-берсенен күршесендә генә, Муса Жәлилнен башын да кертеп, ике киселгән, нигезсез татар башынын һавада асылынып торуына чынлап та гаҗәпсенде мөһаҗир. Махсус эшләнәме бу? Нигә гел кисек безнең бу башлар, нигә тулы гәүдәле түгел бу сыннар? Бөек Тукайнын кисекбашларына җавап мәллә болар? Тукай Кисекбашы тәрбияләгән кисекбашларга һәйкәлләрме? Нәрсә, тарихтан татар үзе дә “тулы сынлы, тулы санлы” булмаган мәллә? Татарның тездән кисек аягына, терсәктән киселгән кулына, билдән киселгән гәүдәсенә, муеннан киселгән башына, бик теләсә, кисек борыны, кисек колагына да куя ала һәйкәлне биредәге халык, тик тулаем килеш утырып, басып торган гәүдәсенә генә куймый иде... Әгәр бу баш Яна Чаллыны эрзин итектә пычрак ерып төзегән теге Беляев дигән инсанныкы икән, нигә тарих анын эрзин итекле аякларын да һәйкәлгә кертмәгән? Ул итекләр татарныкы булган өчен генә түгелдер бит? Нигә бу һәйкәлдә күренекле дәүләт эшлеклесенен “борыны” гына урын алган?
Хәер, шөкер, татарга баскан килеш куелган һәйкәлләр дә бар. Казанда Конгресс барган көннәрдә аларга татар сынлы сәнгатенен олуг мирасы итеп үзәк мәйдандагы Тукай, бераз югарырак Мулланур Вахитов. Казан Керәмәле каршысындагы Муса Җәлил һәйкәлләрен күрсәттеләр. Бауман урамы буйлап Тукайга таба барганда, көтмәгәндә генә урыс җырчысы Федор Шаляпинның шушы көннәрдә генә куелган мәһабәт сынына тап булдылар. Хуҗалар бу һәйкәлне һәм анын рухиясен, авызларын чапылдата- чапылдата, татар иленен һәм татар сынлы сәнгатенен ин бөек горурлыгы итеп сурәтләделәр.
Тукай һәйкәле янына баргач, ул соргылт һавада эреп, ничектер югалып калган бу кечкенә һәйкәлне “таба алмыйча” иза чикте. Милли шагыйребезнең самавырчы малай кебек кечкенә, көзге җилләрдә саргайган усак яфрагы кебек ябык вә мискин гәүдәсе кыргый капитализм атыл килгән яңарыш фонында гүя төссезләнеп, үтә күренмәлегә әйләнгән иде. Татар җире, татар күге, татар суы, татар игене, татар сөте, татар нефтенен ни мәгънәсе калган бу һәйкәлләрдә?
Шаляпин һәйкәленнән соң Тукай һәйкәле белән танышу үзәкне өзә, җанны талый торган бер манзара икән. Их, Шаляпинны соңыннан күрсәткән булсалар!.. Болай ук рәнҗемәсләр иде ун-егерме мен чакрымнардан килгән кунаклар. Юк, алай итмәделәр. Шулай кирәк булгандыр, күрәсен. Әйтүләреңчә, Шаляпин Казаннын, барлык татарларның горурлыгы икән ул Шулайдыр, әнә анын ат ботыдай симез ботлары үзләре генә дә бөек Тукаебызның сынына тора икән бит. Гүя махмырдан җәфа чиккән Шаляпин. Казан баскынчысының оныгы, тәлинкәсенә сыра шешәләре тезеп. Суконка ягыннан мәйдан аша аның башын төзәтергә йөгергән самавырчы татар малаен көтеп, гасаби кыяфәттә катып калган...
Бөек милли героебыз Муса Жәлилнен туган Ватанында тимер чыбыклар белән чорналып сыйланган булуына да сәерсенгән иде чит мәмләкәт татарлары. Кем белә, Жәлил сынын ясарлык үз татарымыз табылмагач, сынчы Владимир Цигаль аны махсус шулай чәнечкеле чыбыкка чорнап сурәтләгәндер?..
—Нишләп зынҗырда ул?—дип сорды бер миһман.—Нишләп аны Казан Керәмәленә, Гайсә Пәйгамбәр кебек, чатлы баганага тарттырганнар?!
—Сынчы дөрес сурәтләгән,—диде икенче берәү —Жәлил, ярман
коллыгыннан исән-су кайткан да, һаман урыс коллыгында яшәгән халкына аптырап тора...
Әмма барыбер куанды Иркен ага беренче секретарь хөрмәтенә куелган сынга. Ни дисән дә, безнен өчен киселгән башыбыз, безнен сыныбыз иде ул. Чаллыда әле җитмешенче елларда ук мәчет төзетергә хыялланган. Вилдан Хаков дигән сәләтле сынчынын “Ил-Ана" һәйкәлен шартлатудан коткарып калган баш иде. Кинәт сискәнгәндәй итте. Тукта, бәлки бу сын бөтенләй икенче адәмзатка куелгандыр0 Иркен ага берәр язу-хәбәрнамә эзләп, сынны урап чыкты. Бер нинди дә язу тапмагач, диварны күзеннән кичерде һәм өстә, югарыда, бердәнбер язмага тап булды. Кеше күрмәсен, дигәндәй, яшереп, качырып, анда вак кына хәрефләр илә “БЕЛЯЕВ Р.К." дип кенә язылган иде Шул, билхаккый. шул Беляевтыр бит бу! Кем бу “Р К.”? Исеме, атасынын исеме? Вазыйфасы бардыр бит° Нигә мондый тупас рәсмилек? Егерме-утыз ел буе шәһәр, республика белән җитәкчелек иткән атаклы инсаннарга һәйкәл куйганда, исемсез-атсыз. коры инициал гына язу бу нинди этикетка сыя икән?.
—Исемен-атын әйтмәссезме?—дип сораштырды ул үткенчеләрдән сынга ымлап.
Тегеләр иңнәрен сикертә салып китә бирделәр.
—Сөйләшкән сүзегез колагыма чалынды да. туктап калдым,—дип сөйләп китте күрер күзгә яше белән Иркен ага чамасында булса да. якты, зыялы чырае белән анардан яшьрәк күренгән аксакал —“Кеше сүзе—кеше үтерә”,—дигән әйтем бар татарда. Тукта, мин әйтәм. ачыклык кертик. Рәис Кыямович Беляев—Коммунистлар партиясенен Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Ышанасызмы. —Аксакал Иркен аганы бармагы белән үзенә чакырды һәм колагына пышылдады,—Йөз ел эчендә татарлар арасыннан миллион коммунист булгандыр, бәлки... Әмма коммунист татарлар арасыннан татар булып калганнары бик аз. аларны санау өчен ике кулнын ун бармагы җиткәндер, бәлки Ул балыкларның кайнар суда, халыкларнын кайнар уйла яши башлаганлыкларын беренче булып аңлый башлаган кешеләрнең берсе иде. мәрхүм. Бөек Татар иде ул!.. Татар авылынын асыл, әле булса гадел бәя алмаган асыл базасы Гадел, тугьры сүзләре һәм гамәлләре өчен кыйналган баласы Әлбәттә, андыйларны гайбәткә батыралар Ул шушы шәһәрне егерме мен халык белән кабул итеп, биш йөз менгә җиткереп киткән кеше Чаллыга өч йөз мен яна кеше кабул итү өчен ул ике миллион килмешәкне иләргә мәҗбүр булды, төшенәсезме? Әгәр ул башка бер милләттә булган булса, әллә кайчан һәйкәл генә түгел, том-том китаплар язарлар, кинолар төшерерләр иде
—һәйкәле дә бик мискин Кисек башлы
—Кисек башлы. Монысы хак. Буйлы һәйкәлләр Чаллыда Тукайларга. Салих Сәйдәшләргә дә куелмаган
—Ни сәбәпле?
—Сәгате җитмәгән Бер гасыр көткән Тукай белән Сәйдәш тагын бер гасыр көтәрләр —Ул Лениннын пинжәк якасына беркетеп куйган калай билгесенә төртеп күрсәтте —Ленин кадәр Ленин Чатлыдан һәйкатсез китеп барды Минем күкрәктә генә калды хәзер Лениныбыз!
—Ә нигә бу һәйкәл шундый кечкәнтәй0 Акча жнтмәйде0
— Юк. Үзләренә дигәндә боларнын акчасы оке-а-ан —Ул КамАЗ оффисына ишарәләде —Һәйкәлне алар түгел, без. коммунистлар, куйдык. Без аны куймый булдыра да һәм үзебез теләгәнчә куя да алмадык, чөнки бүгенге коммунистларның ельцинистлардан куркулары Рәис Кыямовичка булган мәхәббәтләреннән көчлерәк иде
—Ә сез кем боласыз0
—Төзүчс-коммунист. Чаллының соңгы коммунисты.
—Исем-атыныз кандай?
—Коммунист.
—Кызыклы'... Әйдәгез... Вакытыгыз булса, һәйкәл янына барып, сөйләшеп утыраек.
Юк, туктамады. Картнын кипкән, жәйге аксыл пинжәктәге жинелчә гәүдәсе, ак күбәләкне хәтерләтеп, юк булды. Чаллынын “сонгы коммунисты” жир астына керде дә чумды.
Бу минутта Иркен ага сөйләшеп торган кешесенең “Тәүбә” мәчетен генә түгел, барлык Чаллыны төзегән һәм үзе эзләгән “төп төзүче” Марат Тенишев икәнлеген һәм киләчәктә аның белән тагын да очрашачагын белми иде...
Иркен агага шыксыз вә күңелсез булып китте. Ул әле генә ишеткән фикерләр өермәсендә уйланып, янадан һәйкәлгә таба юнәлде.Арыган буыннары аяк тырнакларына кадәр ыңгырашып җырлый иде... Иркен аганы моңсу хис биләп алды. Анын жанында йөзләгән Заһидулла Яруллин эскрипкәләрдә “Гөлжамал”ны уя башлады. Мона түзүе читен иде. Ул өстәрәлеп кенә йөрәк сыман сары яфраклар каплаган таш нигезгә күтәрелде һәм комиссарның баш сынына текәлеп катты Шушы кисекбашны күрер өчен Жир Шарының теге ягыннан килгән икән бит ул.
Башның сыны беркетелгән диварны җирдән төртеп чыккан тимер беләкләр тотып тормаган булса, коммунистлар фиркасе белән бергә, шул фирканын гаярь комиссарына куелган һәйкәлташ та җимерелеп төшкән булыр иде, мөгаен. Тагын да күпме гомер эленеп торыр бу тимер коршаудагы баш?! Анын үзенең башы да. Ватанына кайталмый, күпме йөрер икән кыйтгалар арасында адашып?! Иркен-аганын хәтеренә тагын да бөек Дәрдмәнд шигыре килеп төште:
Очып, күлләр кичеп, таулар ашып.
Килеп төшкән микән башкай адашып?
Башның бара-бара пеләшкә әйләнгән кин маңгае, куе кашлар астына тирәнгә яшерелгән күзләре, чиксезлеккә юнәлтелгән карашлары, борынгы юнан скульптураларын хәтерләтеп, җилкәсенә учма-учма булып яткан бөдрә чәчләре, шәүләсе үзеннән күпкә зуррак булган массив борыны—болар барысы да пеләш комиссарның кайчандыр гасырлар төпкелендә сирәк нәселдән туган сирәк вә титаник көч. сирәк акыл иясе булганлыгын раслый иде...
Юк, “соңгы коммунист” хакны сөйли—бу рәвеш, бу образ онытылмаска тиеш. Мендельнен борчаклар бүрттерү юлы белән китереп чыгарган генетик законнары татар борчагының шактый эредән булуын раслый иде. Юк. вакланмаска, онтылмаска вә онытылмаска тиеш бу нәсел борчагы!..
Ахыры киләсе санда.

Реклама