Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕНӘ САНДУГАЧ ОЯЛАГАН...


Балачакта аны тан калдырганы ишек алдында, бакчада эшләп йөргәндә әтисенен
әллә нинди көйләр чыгарып сызгырып йөрүе була. Тын да алмый шул көйләрне
тынлый ул. Үзе дә сызгырырга азаплана, әмма. Әнисенең дә сизелер-сиэелмәс
кенә моңланып алганын күргәне-ишеткәне бар Бервакыт әнисенә кушылып
жырлап та җибәрә әле ул. Менә монысы барып чыга... һәм кечкенә Мирсәет,
авыл янәшәсендәге болынлыкка чыгып, япа-ялгыз жырлап йөрергә күнегә башлый.
Табигать ана үзе дә булышадыр кебек. Жырлый да жырлый Мирсәет'
Әмма, җырчылыктан бигрәк, төзүче булу
теләге көчле була анарда Казанга да шул
теләк белән аяк баса егет Башкала исә анын
күнеленә бүтәнчәрәк фикер сала. Илһам
Шакиров. Әлфия Авзалова. Рәшит Ваһапов,
Жәвәһирә Сәләхова җырларын көн саен
радиодан ишетеп тору да үзенекен итә:
күңеленә оялаган былбыл көннәрдән бер
көнне үз каналына утыртып Казан дәүләт
консерваториясенә алып килә "Тәфтиләү",
“Әллүки”ләр аңа югары уку йортынын
ишекләрен ача. Инде килеп. "Эскадрон".
"Олы юлнын тузаны". “Су буйлап" кебек
җырларны үз төсмерләрен, үз челизмнарын.
үз аһәңнәрен кушып башкаруы бик тә
өметле җырчы үсеп килүен раслый. Аны
шундук күреп алалар, зур концертларга
чакыра башлыйлар. Дөрес, иҗатынын
беренче елларында анда Илһам Шакиров
чалымнары сизелә, һәр жырчынын үзенә
генә хас башкару алымнары булырга
тиешлеген баштарак дусларча искәртүләр
дә булмый түгел.
Шулай да әлеге уңайдан Татарстанның
халык шагыйре Фәнис Яруллин язганча:
"Ике чишмә янәшә акканда вакыт-вакыт аларнын чылтыраулары да бер-берсенә
охшый икән—бу табигый хәл Димәк. Илһам Шакировнын дәвамчысы бар
Тормышта да нәкъ менә шушылай килеп чыга да. Халык җырларын башкару
һәркемнең дә көченнән килә торган гамәл түгел. Мирсәет Сөнгатуллин булдыра аны
Ул утыз елдан артык инде шушы изге сәфәрдә. Тарихыбыз, сагышыбыз, моныбыз.
киләчәккә өмет-хыялларыбыз салынган җырларны шул көенчә тыңлаучыга җиткерә
ала. Милләттәшләребез яши торган һәр төбәктә ул—зарыгып, көтеп алынган
җырчы, һәм Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин. халкыбыз
җырларының һич искерми торган хәзинә икәнлеген анлап. тамашачы алдына
чыга. Анын репертуарында гына да 300 гә якын халык җыры исәпләнә. Йөзләгән
халык жырын уз эченә алган кассета да нәшер итте инде ул. Хәзер тагын 100 халык жырын
кассеталар сыйфатында халыкка җиткерү өчен әзерләнә. Аны тыңлаганда уйланасын,
моңланасын, илһамланасын. Жырчынын көче менә шунда да инде. Мирсәет—бөтен барлыгы
белән моңга уралган җырчы. Халкыбызны мон яшәткән кебек, аны да мон яшәтә һәм ул шул
монны түкми-чәчми халыкнын үзенә өләшә, жыр хәзинәсе итеп кайтара.
Мин ана тормыш хәлләренә бәйле сораулар белән дә мөрәҗәгать иттем
—Мирсәет, улың Алмазнын җырчы булуын телисенме0
—Ничек кенә әле! Алмаз, шөкер, ижатын халык җырлары белән башлады. Сәхнәдән ин
беренче башкарган җыры “Уракчы кыз" булды. Алмаз белем алуын дәвам итә. Күп нәрсә анын
үзенә бәйле. Иншалла. ул халык җырларыннан аерылмас Хатыным Кадрия дә Алмазнын
җырчы булуын тели, һәртөрле киңәшләрен биреп тора.
—Кадрия үзе җырлыймы сон?
—Җырлый шул. һәр җырчы, һәр җыр турында анын үз фикере бар Минем белән дә.
Алмаз белән дә бәхәсләшеп тә ала.
—Кайвакыт көйләрне үзең дә язганлыгыңны беләбез..
—Андый хәлләр дә була. Үземнен туган төбәгемә багышланган шигырьләргә көйне үзем
яздым, үзем башкарам да. Туган ягыма багышланган җырларны миннән дә остарак кем
башкарсын инде01
Бу очракта туган төбәк дигәнне Татарстан, милләттәшләребез тупланып яши торган
төбәкләр дип тә аңларга кирәктер Ул үзен халыкка хезмәт итүгә багышлаган, халкыбыз үз
асылына кайтсын, рухи байлыгын югалтмасын өчен җырларыбызны саф, самими килеш
яшенә дә. өлкәненә дә җиткереп торучы Ул елата да, юата да.