КАВИ НӘҖМИ ДИГӘН ЯЗУЧЫ...


—Мин сина, чучка борын, «иптәш түгел, ә «гражданин следователь» булам. «Граж-дани-ин!»
—Гражданин следователь! Минем Сезгә соравым бар!
—Н-ну!
—Нигә сез минем белән «син» дип сөйләшәсез? Мин бит «сез» дип сөйләшәм.
—Һм! Әнә ничек? Син әле кая эләккәнеңне, кем алдында утырганыңны белеп җиткермисен икән. Чөнки бүгенге көнгә кадәр уздырган тормышында синен әле минем кебек кеше белән очрашканын булмаган. Һәм минем допросларны ничек итеп үткәргәнне син, чучка борын, әле дә күз алдына китерә алмыйсың. Чөнки синдә язучы башы гына. Ә язучы башы ул уйлый белә торган баш түгел. Уйлый белми синен башын. Синен теләкне үтәп, «сез» дип сөйләшүгә күчсәм, ун минуттан «син»гә күчүне миннән тезләнеп үтенәчәксең. Шуны бел, чучка борын! Допроска кайтыйк. Димәк, син. Кави Нәжми, элекке Язучылар берлегенең рәисе, Гомәр Галине, Хәсән Туфанны. Фатих Әмирханны халык дошманнары дип танудан баш тартасын.
Кави ирексездән елмайды:
—Сез әйткән Фатих Әмирхан исемле “халык дошманының" вафат булганына унөч ел бит инде. Ул юк бүгенге көндә бу дөньяда...
Тикшерүче кып-кызыл булды. Азрак кына сүзсез утырды да. теге, сул ягында яткан кара күн папканы ачып, эчендә яткан кәгазьгә карап алды. Тавышы көр чыкты.
—Мин Фатих Кәрим дидем. Син, нахал, монда мине шантажировать итмә. Ә Фатих Әмирхан кем булган?
—Язучы. Габдулла Тукайнын дусты.
—Кайсы Тукай ул тагын?! Теге Шүрәле Тукаймы?
—Әййе. «Шүрәле»не язган Тукай.
—Ярый әле үлеп котылганнар. Шлепнули бы обоих в подвале. Кабатлап сорыйм, ә син уйлап җавап бир: Хәсән Туфан. Гомәр Гали һәм Фатих., э-э-э Кәримнәрнең халык дошманнары икәнлекләрен танудан баш тартасыңмы?
—Әййе! Алар берсе дә халык дошманы түгел.
—Алайса, Кави Нәжми, әйдә, болай итим мин сине. Кире кайт үз камераңа. Шунда утырганнар белән киңәш, сиңа иртәгә нәрсә эшләргә? Мин сине иртәгә кече лейтенант Коргановка сдам! Исендә калдыр бу фамилияне. Корганов! Кабатла! Корга-а-анов!
Ахыры. Башы журналыбызның 7 санында.
—Корганов.
—Яхшы.
Өстәл кырыендагы кара төймәгә басып, озатучыны чакырды. Бер минут чамасы үтүгә Ворон керде.
—Кире камерасына илт бу язучы кисәген. Иртәгә иртәнге унда мин аны Коргановка бирәм. Яхшылап сөйләшкәнне анлау дәрәжәсенә җитмәгән азе бу кеше. Иртәгә башкачарак җырлый башлар Алып кит. илтеп яп кире
Подвалдан чыгып, баскычтан күтәрелә башладылар. Ворон Кавинын колагына пышылдады:
— Корганов—палач Кличкасы «Колун» Анын кыйнавына беркем дә түзә алмый. Бирә тек бирә инде. Син тикшерүче Усманов тәкъдим иткәнгә каршы килмә. Имгәтәчәкләр бит сине егет монда. Күпләр юкка чыкты Усманов, Корганов аша үтеп. Сразу риза бул, ул әйтү белән
Кавинын камерага кайтуын көтмәгәннәр иде. Кавинын сөйләгәнен тынлап Фазулланын йөзе каралганнан карала барды Бик озак утырды уйланып базар буры. Һәм акрын гына Кави сөйләгәннәрдән нәтижә чыгарды.
—Эшләрен начар синен. Кави абый. Начар. Сорау алганда тикшерүчегә кирәк мәгълүмат бирмәгәннәрнс яисә ул әйткәннәрне тынлап, сорау алу протоколына кул куймаганнарны шул Коргановка бирәләр Үзе татар ул. НКВД палачы Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә НКВД га күчергәннәр аны Ә хәрби хезмәткә барып эләккәнче ул Казан базарында ит чабучы булып эшли идс. Мин беләм аны. ул да мине белә. Бердәнбер әнисе генә бар анын. Иске Бистәдә яши иде. Әле дә исән бугай. Прозвишесы Колун Бетерә инде ул сине. Кави абый. Мин ана әйттереп карармын, сине кыйнамаска кушып. Белмим шул. файдасы тиярме икән. Кешене кыйнап, расколоть иткәнгә анарга аерым хак түлиләр дип тә сөйлиләр.
Тәҗрибәле, “төрмә профессоры "на әйләнгән кесә буры «Фаза» йөзе каралып, тезләрен кочаклап бик озак утырды. Өйләдән сон Воронга нәрсәдер пышылдап әйтеп, төрмә ишегалдын себерергә чыгып китте Сон гына, азрак йөзе яктыргандай итеп кайтты Топчанда яткан Кавинын колагына пышылдады:
— Иртәгә бирәчәкләр сине. Колунга Кергәч тә «Әссаләмүгаләйкүм!» дип исәнләш тә. пышылдап кына «Мин «Фаза*нын абзасы”. диген. Анладынмы?
-Әйе.
—Йокла. Кави абый! Көч жый!
Фазулла бурнын ярдәм итәргә тырышуы унышсыз чыкты Чөнки мона кадәр Колун кулыннан бер генә тоткыннын да үз гаебен «танымыйча» чыкканы юк идс Колун үз маркасын тотып, шунын белән горурланучы палач иде. Һәм үз дәрәҗәсен төшерергә теләми иде НКВДоа үзенә бирелгән «Колун* исеме белән горурланып, подвалындагы бетон диварлы бүлмәсенә эләккәннәрне һушын җуйганчы кыйнап, таш идәнгә ыргытып, остснә салкын суны чиләкләп коя идс Кыйналган, һушын җуйган бәндә, салкын су койгач, унбиш-сгерме минуттан һушына килә башлый Шулчак Колун аны өстерәп алып барып, идәнгә беркетелгән махсус тимер урындыкка кертеп угырта да. аяк-кулларын тимер боҗраларга кидереп, дүрт йозак белән бикләп куя. Кеше һушына килеп беткәндә, үзенен тимер урындыкта анадан тума калганын тоя. Ә каршы диварда мич авызы ачык Утлы күмер өстендә торлс тимер кораллар кыза Очлы башлары да. яссылары да. кәкре башлылары да бар. Колун кыйналып, һушын җуеп, инде анына килгән тоткыннын ялангач тәненә кызган тимер басып «сорау ала* башлый
—Следователь сораган оч кеше «халык дошман*нары икәнен син
танасынмы, юкмы?
Тимер баса да, алгач тагын сорый:
—“Шулар халык дошманнары”—дип протоколга кул куям дип әйт...
Кави Нәҗми һушын жуя-җуя ыңгырашудан, «Алла!» дип кычкырудан башка бер сүз дә әйтмәде. Колуннын жәзалау бүлмәсендә сәгатьтән артык анын «эшкәртүен» үтеп, тәмам һушын жуеп егылган Кави Нәҗмине карцерга өстерәп алып кереп ыргыттылар. Коридор буйлап тоткынны ялангач йөртергә рөхсәт юк икән. Колуннан алып чыгып китәр алдыннан ике надзиратель Кавиның өстенә киемнәрен кидерделәр дә, ике култыгыннан өстерәп алып чыгып киттеләр.
Казан НКВДсында өч палачтан торган тикшерүчеләр дип аталган җинаятьчел төркем Кави Нәжмине июль уртасында «эшкәртергә» тотындылар.
Берничә көн буе тикшерүчеләр Сәгыйр Усманов белән Николай Зыков сорау алды. Беренче өч көнне Усманов бер үзе генә «эшләде» һәм сорау алу татар телендә барды. «Эшенең» нәтиҗәсе булмаганнан ачуы чыккан Усманов Кавины подвалга, кече лейтенант Коргановка озатты. Өч көн эчендә подвалда «эшләгән» палач Корганов Кавины кыйнап, йөри алмаслык хәлгә китерде. Аяктан язгач, «одиночка»га ыргыттылар. Авыртмаган җире юк иде. Биш көн узгач, аны ятагыннан типкәләп торгыздылар да. этә-төртә атлатып, Усманов бүлмәсенә керттеләр...
Өстәл артында юка, ябык, катып беткән гәүдәле Сәгыйр Усманов утыра. Анардан сул якта, бүлмә диварына сөялеп, икенче кеше утыра. Таза, юан гәүдә, пеләш баш, кызыл бит. Чучканыкы кебек кечкенә, керфексез сыек яшел күзендә җылылык, мәрхәмәтнең әсәре дә юк...
Байтак вакыт узгач, Усманов башын күтәреп, Кавига текәлде. Урысчалатып телгә килде:
—А-а-а, Кави Наджми-и!
Дивар кырыенда утырганга борылды:
—Таныш бул, Николай! Татарский. сраный писатель Кави Налжми! Минем белән синең «эш объекты!»
Тегесе аягына басты. Папиросын авызыннан чыгармаган көе, ике кулын артка куеп, Кавига якынлашты. Базарда мал караган итче кебек. Кавины әйләнеп йөреп баштанаяк күз йөртеп чыкты. Алдында туктады. Карамыйча гына «Калай әтәч»тән сорады:
—Син моны Колунга биргән идеңмени?
—Ну?! Күрмисеңмени?
—Күрәм.
Кавидан сорады:
—Колуннан кире кайттың. Усманов тәкъдим иткәнгә кул куясынмы?
Кави акрын гына җавап бирде:
—Юк, куймыйм.
—Да, ну-у!—дип гаҗәпләнгәндәй булды да, Кавинын күзенә карап әйтте:
— Мин тикшерүче Усмановка ярдәмгә беркетелдем бүген. Кече лейтенант Зыков. Тагын бер тапкыр сорыйм: хәзер сорау протоколына кул куясыңмы?
—Минем бер гаебем дә юк. Кул куймыйм.
Зыков сул кулы белән Кавиның башын арттан эләктереп алды. Уң кулы белән янып бетә язган папирос төпчеген авызыннан алып. Кавинын маңгаена уты белән басты... Кави, ыңгырашып, ике куллап Зыковның папирос баскан кулына ябышты, аны читкә этәрде.
Зыковның калын иреннәре мыскыллы елмая иде. Ул кулын тартып
алды, аз гына арткарак чигенде, селтәнеп тә тормыйча, йодрыгы белән Кавинын ике каш арасына каты итеп китереп сукты. Күтләрдән көлтәсе белән утлар очты. Каты сугудан Кави бүлмә идәненә тәгәрәде. Идәндә яткан җиреннән борынын, авызын тотып карады. Кулы канга буялды Борын тишекләреннән кан ага иде Зыков хром итек башы белән Кавинын корсагына китереп типте
—Сволочь писательская! Ничек итеп мина ябышырга өйрәтермен мин сине. Кара син аны. ике куллап минем кулга ябыша. Говно"'
Шул көннән алып өч ай буе туктамастан сорау алулар, кыйнаулар, типкәләүләр, мәсхәрәләүләр китте Болар Кавины мәңгелеккә имгәттеләр Ике ел ярым төрмәдә көн-төн барган «физик һәм рухи метод* кулланулар аны үлгәнче авыру иттеләр. Өч ай буена Сәгыйр Усманов белән Николай Зыков бер-берсен алмаштырып та. икесе бергә дә Кавины сындырырга тырышып сорау алдылар Сорау алулар туктамастан өчәр тәүлек буена бардылар...
Алдан, уннан, сулдан янган көчле электр лампалы урындыкка бәйләп куеп утыртылган Кавинын йөзенә төбәлгәннәр Өч тәүлек буена йокларга ирек бирмичә. Усманов белән Зыков Кави Нәҗмидән алмашып сорау алалар.
Усманов сигез сәгать «эшләгәннән» сон. «ял итеп алырга» чыгып китә. Аны Зыков алмаштыра Инде монысы сигез сәгать “эшләгәч", «ял итәргә» чыгып китә, аны Усманов алыштыра Электр лампаларынын көчле яктысыннан күзләр урыныннан чыга башлап зураялар, бернәрсә дә күрми торган булып сукыраялар Йокысыхзыктан баш мие ката, чатный башлый, колаклар "зыңлап", тоташ гүләүгә күчә. Тоткында бер генә теләк каза: "Их. малай, үләсе иде!» Һәм ул Алла барына ышанып, анарга эчтән генә ялвара башлый: «Йә. Ход-дай. Синен барлыгын дөрес булса, ал зинһар, җанымны' Мин дә бит синен колың, нигә шушы кадәр җәфалыйсын мине Аз!»
Сорау алуларга. Колун кабинетына, уг-су белән сынауларга, өчәр тәүлек йокламыйча электр уты алдында утыруларга бирешмәде, сынмады Кави Намусы, исеме өчен көрәшүен дәвам итте'
«Халык дошманнары*н яклаган өчен дип кулга алынган Кави Нәҗми Кремль янындагы төрмәдә оч айдан артык утырды «Кулга алыну гаебе* катлауланганнан катлаулана барды
1937 елнын август аенда Кырымда. Я.зта шәһәрендә үпкә авыруыннан дәваланып табиблар күзәтүе астында яшәгән Галимҗан Ибраһимовны НКВД кулга ала Ялта өендәге китапханәсен, язучынын кулъязмаларын конфисковать итеп, үзен төрмә кебек итеп ясалган арестант вагонында Казанга озаталар Каты авырунын яшәү көннәре санаулы кала
Галимҗан Ибраһимовны кулга алып. Казан төрмәсенә кайтарып япканнан сон. Кави Нәҗметднновнын «эше* тоташы белән үзгәрә 1918 елга кадәр эсерлар фиркасендә булган Галимҗан Ибраһимовны буржуаз милләтчеләрдән торган заговорны җитәкләүне итеп. Кави Нәҗмине исә аның беренче, ин актив ярдәмчесе “итә” башлыйлар
Кави Нәҗми халык дошманнарын Язучылар берлегендә яшереп яткыру гына түгел, ә коммунистлар фиркасенә каршы буржуаз татар миллэтчеләреннән торган оешма төзеп, шунын җитәкчесе дә “булган" икән әле.
1937 елнын гыйнваренда Пләтән төрмәсендә Галимҗан Ибраһимов илле яшендә каты үпкә авыруыннан вафат була. 1938 ел буена Кави Нәҗмидән сорау алулар бара Ниләр генә күрми, ниләр генә ишетми, нинди генә тән
җәзалары аркылы үтми Нәҗми.
Галимҗан Ибраһимов үлеп котыла. Анын үлеменнән сон Кавины Колун кушаматлы НКВД кече лейтенанты, элек базарда ит чабучы булган Корганов кулына бирәләр. Кыйналулар айдан артык бара. Тәүлек буена, ашау-эчүсез, йокысыз...
Уналтынчы камерага Кавины алырга тикшерүче Усманов Сәгыйр белән Зыков Николай үзләре килгәннәр. Надзирательдән ишекне ачтырып керделәр.
—Тор, Кави Нәҗми! Начальствога керәбез хәзер!
Коридорга алып чыктылар.
—Кулларыңны артка куй! Алга атла, Зыков артыннан.
Төрмәнен икенче катына тимер баскычтан менделәр дә, сулга борылып, искерә башлаган кызыл палас җәелгән коридор буйлап киттеләр. Берничә тоткын, тезләнеп, юеш чүпрәк белән паласны сөртә иде. Яныннан узганда берсе пышылдады:
—Исән кайт, браток!
Шул мизгелдә үк Кави артыннан килгән Усманов хром итек башы белән тоткынның авызына китереп типте:
—Сволочь!
Авызыннан кан киткән тоткынның корсагына тагын типте дә, туктап тормыйча юлын дәвам итте. Ун-унбиш адым чамасы узгач, унга бер ишекне ачып керделәр. Анда гимнастерка якасына сержант петлицалары таккан берәү, кабаланмый гына иреннәрен кыймылдатып, машинкада нәрсәдер басып утыра иде. Керүчеләрне күрү белән урыныннан торды:
—Язучы Кави Нәҗми?
—Так точно, он самый,— диде Усманов.
Сержант ун яктагы киң ишектән кереп китте дә, сакланып кына күн белән тышланган ишекне япты. Кави ишектәге язуны укыды: «Начальник НКВД ТАССР капитан Государственный безопасности Михайлов Н. Г.»
Ишек тавышсыз гына ачылды да, аннан арты белән чигенеп чыгып килгән сержантның аркасы күренде. Чыкты, азрак алга кәкрәя төшкән гәүдәсен турайтты, тавышы корыч кебек чынлап китте:
—Керегез!
Кабинет зур иде, якты иде, биек иде...
Ин түрдә аяк-кырлары имәннән бизәкләп-сырлап, бик оста, матур итеп ясалган, көрән төстәге борынгы өстәл артында ТАССРнын НКВД башлыгы, дәүләт иминлеге капитаны Михайлов утыра иде. Яшел бәрхет белән ябылган өстәл... Бу кеше имән бармагы белән урта бармагы арасына озын, затлы папирос кыстырган ун кулы артлы урындыгының бизәкле култыксасында ята. Бернинди уй да чагылдырмаган ике күзе иренеп кенә кергәннәрне күзли. Усманов пышылдап Кавига әмер бирде: «Тукта!» Тоткынны урап үтеп, идәнгә җәйгән калын паласка каты-каты басып ике адым алга атлады да, итек үкчәләрен бер-берсенә бәреп (монысының тавышы «шык» итеп килеп чыкты) туктап, кулын фуражка козырегы янына куеп, «хәрби честь» биреп, «доложить» итте:
—Товарищ начальник НКВД Татарской автономной социалистической республики! Арестованный татарский писатель Кави Нажмутдинов по Вашему приказу доставлен в Ваш кабинет.
—Рәхмәт, Усманов! Өстәл алдына якынрак китереп бастырыгыз!
Кавины аркасыннан төртеп алга атлаттылар. Михайлов тагын бер карап торды да, иптәше белән сөйләшкән кебек сөйләп китте. Ул сөйли башлаган көенә Кавидан салкын тир бәреп чыкты:
—Бүген тикшерүчеләр таләп иткәнчә протоколга кул куймасаң, кичен
хатынымны, улыңны кулга алырга боерык бирәм. Иртәгә иртән икесен дә бер-бер артлы кече лейтенант Курбановка тапшырабыз. Син үткәнне, син күргәнне—«физик воздействие* турында әйтәм мин—икесенә дә кулланачакбыз. Ә син. собака. шуны үз күзләрен белән, урындыкка бәйләнгән хәлдә карап торачаксын.
Папирос көлен сул ягында өстәлдә торган көл савытына төшерде
—«Воздействие* узгач (НКВД да «пытка» дигән сүз кулланылмаган), ә син һаман да үзеннен эшләгән җинаятьләреңне танымасан. чатынынны да, улынны да синен күз алдында атачакбыз, яисә «Минзәлә миченә* тыгачакбыз!..
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты Бераз вакыт узгач. Кавига сорау бирде:
—Аңладыкмы инде сезнең өчегезне нәрсә көткәнне’!
Кавинын дәшәрлек тә көче беткән иде.
—... синен күз алдында аларны аткач, сина бер генә юл кала—«Минзәлә мичс»нә тыгабыз сине Анладынмы?
Кавинын тавышы карлыгып чыкты.
—Хатыным белән улыма тимәгез. Минем үземне бүген үк тыгыгыз «Минзәлә миче*нә. Тимәгез минем кадерле кешеләремә!
Михайлов елмайды гына.
—Мин ничек әйттем, шулай булачак.
Папирослы кулын селтәде: «Алып китегез!*
Арттан Зыков Кавинын ун беләгеннән тотып, аны ишеккә борды да. арт ягына тезе белән акрын гына төртте: «Атла!*
Коридорлар, баскычлар буйлап атлатып, хәле беткән, рухы сынган Кавины Усманов бүлмәсенә алып кереп, бүлмә уртасында идәнгә ныклап беркетелгән тимер артлы урындыкка утырттылар. Усманов өстәл артына керде дә. өстәлдәге төймәгә басты Бер минут га үтмәде, бүлмәгә Ворон килеп керде. Усманов ана боерык бирде
— Кулларын урындык артына бәйлә Утырсын. Без Николай Иванович белән ашханәгә төшеп, ашап менәбег Үзен ишек төбендәге урындыкка утыр, сакла моны без ашап менгәнче! Үтә!
—Есть!
Кавины кулларын артка каерып урындыкка беркеттеләр Киттедер ашханәгә Алар да кеше бит—ашарга тиешләр' Булма беренче катта иле .Ашау байдан, үлем Ходайдан!.. НКВДда тикшерүче булып эшләгәннәргә һәм тормә надзирательләренә төшке аш белән кичке аш түләүсез. Тик. дөражәларе аерылып торганлыктан, ашау аерым залларда
Тонге унике тулып узгач кына ишектән Усманов күренде Ул Кавига мыскыллап карады:
— Без Зыков белән өч ай эшли алмаганны НКВД начальншы иптәш капитан Михайлов ун минутта майтарып ташлады. Әгәр без куйган шартка рнзалашмасан. оперативная төркем өенә китә Ул машина зченлә безмен кушканны көтеп утыра Ярты сәгатьтән атып киләләр хатынын (. әрвәр Гк- ыи улын Тансыкны Протоколга үзеннен гаепләрсине танып кул куясынмы
—Куй-йам!
—Алай түгел Үземнсн гаепләремне танып протоколга күл куям, дип
аЙТусманов Кави әйткәнне хәлсез-битараф тавыш белән бермә-бер кабатлады.
-Кил өстәл янына Утыр' Укы'
Кави укый башлады
“Язучы Галимҗан Ибраһимовны гаепләү акты
Эсселе-суыклы булып китте.
Актның сул почмагындагы дүрткел мөһергә язылган датаны карады: «1937 ел, 20 июль».
Димәк, Кави кулга алынгач ук, Галимҗан Ибраһимовка тотынганнар.
“Татарстанда Совет хакимиятенә һәм ВКП(б) га каршы төзелгән троцкийчыл-зиновьевчыл-бухаринчыл блокка идеология буенча җитәкчелекне элекке сул эсер булган бүгенге татар язучысы Галимҗан Ибраһимов алып бара... Галимҗан Ибраһимов 1920 елда контрреволюцион милләтче төркемне тәшкил иткән “сул” эссерлар татар партиясенә кушылып китте һәм шул оешманын актив бер әгъзасы булды. 1925 елда контрреволюцион милләтче оешма төзеп, шуның җитәкчеләренең берсенә әверелде һәм культура-идеология фронтында катгый контрреволюцион эшләр башкара башлады. Галимҗан Ибраһимов үзенә көрәштәшләр итеп, киләчәккә алмаш булсын өчен, тиешле кадрлар әзерләү белән дә ныклы шөгыльләнә. Аның игътибары бу өлкәдә бик ныклы һәм нигезле итеп Татарстан Язучылар берлегенә юнәлтелгән булган. Үзе дә язучы буларак. Галимҗан Ибраһимов, язучынын әсәре кешеләргә ничек тәэсир иткәнне яхшы анлап, язучылардан торган контрреволюцион, троцкийчыл- зиновьевчыл-бухаринчыл блок төзегән. Үзенә алмаш булырлык кадрларны 1925 елдан бирле бик тырышып, төрле яктан уйлап әзерләгән.
Галимжан Ибраһимов Г. Нигьмәти, К. Нәҗми, Г. Галине контрреволюцион блокка җәлеп иткән. Алар ярдәмендә Г. Ибраһимов язучылар арасында Советларга каршы контрреволюцион оешманы кинәйтүдә агитация эшен җәелдереп җибәрә. Утызынчы еллар башында бу оешма эшенә язучылар Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир җәлеп ителәләр. Югарыда санап кителгән язучылар Г. Ибраһимовны һәм бер-берсен беркайчан да тәнкыйть итмичә, бары тик мактау белән генә шөгыльләнделәр.
Югарыда санап үтелгән кешеләрнең барысы да һәрвакыт Г. Ибраһимовтан киңәшләр, конкрет күрсәтмәләр алып, аны матбугатта бердәнбер чын язучы дип күп мәртәбәләр язып, мактап чыктылар. Кави Нәҗми, мәсатән. Г. Ибраһимовны, аның 1918 елга кадәр үк «сул» эсерлар партиясендә торганын белмәмешкә салынып, ул революциягә кадәр үк марксист-тәнкыйтьче булган, дип язып чыкты. Ә бит «марксист-тәнкыйтьче» Г. Ибраһимов үзенен «Пролетар әдәбияты турында» исемле китабында, ВКП(б) нын астыртын дошманнары булган Троцкий һәм Бухариннан өзекләр китереп, аларны мактап чыккан...»
Акт азагында, шунда «язылганнар белән «мин тулысынча риза» дип.. Галимжан Ибраһимовнын имзасы салынган.
...Кави Нәҗми, актны азагына кадәр укып чыгып, ипләп кенә өстәлгә куйды.
— Ну-у-у-с!—диде Усманов, —Күрденме атаманын Галимжан Ибраһимовнын имзасын? Акт астындагы? Ә?!
—Күрдем.
—Бөтен гаепләрен дә таныды татар халкының классик язучысы. Мона аның ярдәмчесе һәм дусты Кави Нәҗми нәрсә әйтә инде хәзер?
—Өч ай бит инде миннән дә шундый ук имза таләп итәсез. Куймыйча түзә алмагандыр.
—Исеңә төшерәм, НКВД начальнигы, иминлек капитаны Михайлов сиңа иртән нәрсә диде, ә? Хатынын, улың, диде. Ә ул безнең кебек йомшак кеше түгел. Үз күзен белән күрдең!
Торып басты. Гайрәтлерәк күренәсе килде, ахрысы. Кобурасын чишеп, револьверын тартып чыгарып, шакылдатып, ишеттереп өстәлгә салды.
—Без биргән сорау алу протоколына кул куясыңмы, юкмы? Уйларга ярты
минут вакыт сина. Опер. синен хатынынны. малаеңны алып килергә дип. машина эчендә минем боерыкны көтеп утыра. Ну! Кул куясынмы0 Кави башын күтәрмичә генә ризалыгын белдереп башын селкеде
— Кул куям. Нәрсә генә язган булсагыз да. Тик минем Сәрвәрем белән улыма гына тимәгез. Мин риза.—Шулай диде дә сорау ату беркетмәсенә үзенен халык дошманы икәнлеген раслап имзасын куйды
Револьверын кобурасына кире тыга-тыга, Усманов нәтижә ясады —Өч ай буена Колун подвалында, анын изүе астында ятарга кирәк идемени инде? Юләр син. Кави Нәжми дигән язучы Чакырып керткән Воронга боерык бирле:
—Уникенче камерага күчер. Ял итсен бер ун көн чамасы Уйлансын үзенен хәзер инде кем булганы турында Кавига мыскыллап карады:
—Ял ит! Беттен син хәзер монда, бездә шәхес буларак. Без синен белән хәзер ни телибез, шуны эшләячәкбез. Бар. чыгып кит Сина камера топчанында бер урын бар Эхтәп кереп ят шундагылар арасына
Кави төрмә топчанында тормастан диярлек көне буе ятты Тик икс мәртәбә «■параша* янына барып бушанып кына килде
Кичен камера ишегенен аш бирә торган капкачы ачылды Аннан надзирательнең тавышы ишетелде:
—Нәжметдинов! Передача!
Кави күршесе ярдәмендә торып, көч-хәл белән ишек янына барды Надзиратель ана чүпрәккә төрелгән кайнар кружка белән гәҗиткә төрелгән төргәк тоттырды Пышылдады
— Унҗиденче камерадан синең дустын бирергә үтенде Фазулла исемле.
Кружкада хуш исле сөтле мәтрүшкә чәе иде. гәжит төргәгеннән кечкенә ак күмәч килеп чыкты. Бу кесә карагы Фазулла—*Фаза*нын камерадаш булган татар язучысы Кави Нәҗмигә азык һәм рухи ярләме иде Кыйналган, изелгән, икс күкәйсез дә калган Кавинын күзләреннән яшьләре агылып чыкты «Бисмилласын» укый-укый. Фазуллага мен-чен рәхмәтләрен әйтә-әйтә тәмләп кенә, күмәч кисәген чәйләп чәйни башлаган иде. тәмле итеп әллә нәрсә сытылды Сул кулынын бармак очы белән «аглә нәрсәне* авызыннан алып карады да. елмаеп җибәрде Урталай өзелеп чыга язган төстәге йөзем иде бу. Елмайды—чөнки исенә төште
Алты-җиде яшьләр чамасы гына иде Кавига Әнисе бер телем кара ипи өстенә тары боткасы салып, кунактан «күчти* азып кайткан Кавига бирә моны:
— Менә, улым Лотфыйкамал әбиеннәргә ашка барган идем, шулардан алып кайттым Инде тары боткасы пешергән Лотфыйкамаз әбиен тәмлеләр иттереп. Телеңне йотарлык! Аша. бәбкәм. Мә. тот!
Кави сәкедә баскан хәлендә «күчтине* ике куллап алды да. яраткан урынына, урам якка караган тәрәзә янына барып утырды. Үзе дә көтмәстән кычкырып җибәрде
—Ән-нникә-ем! Боткасы тараканлы биг'
— Нинди таракан ди тагын! Сөйләмә юкны Кави боткалы ипине әнисенә сузып күрсәтте
—Әнә бит. ботка эчендә сары тараканнар' Әнә. әнә. әнә!
Әнисе көлеп җибәрде
— И и. бала, бала! Синен моңарчы күргәнен дә. ашаганын да юк шул Таракан түгел биг. йөзем бит бу. Сары йөземнәр Тары боткасына, дөге боткасына, тәмле булсын дип. шундый сары Йөзем салып пешерәләр, балам Аша. бәбкәм, аша
Шул кара ипи өстенә салынган сары йөземле ботканын тәмен Кави гомере буена онытмады. Ул ботка хәлле кешеләр, байлар ашый торган ризык, матур истәлек булып калды анын күңелендә. Менә хәзер инде, сасы, тынчу, салкын камера эчендә Кави Фазулла биргән йөземле күмәч ашап, сөтле мәтрүшкә чәе эчә. Чәй кайнар, шикәре булмаса да, бик тәмле иде...
Шул 1937 елнын 16 октябреннән сон дүрт айга якын Кави Нәҗмине тикшерүчеләр “оныттылар”. Шулай да көненә бер мәртәбә кырлары, өсте тимер рәшәткәләр белән уратып алынган, бик зурдан булмаган, «собачник» дип аталган мәйдан кебек җиргә ярты сәгатькә «прогулкага» алып чыгып, кире куып кертәләр иде.
Атна тирәсе вакыт узгач, бер көнне кулларны артка куеп, кабаланмый гына «собачник»та түгәрәк буйлап акрын гына атлап барган иде, арттан татарчалап дәштеләр:
—Кави абый, исән икәнсен әле! Әссәламмүгаләйкү-үм! Борылма! Мин бу, Фазулла энең. Шатмын сине күрүгә!
—Исәнме, Фазулла!—диде акрын гына Нәҗми.—Рәхмәт сина, камерага биргән чәй белән ак күмәчең «чен!
—Исәнлеккә-саулыкка булсын. Галимҗан абый Ибраһимов монда. Хәле бик начар. Төрмә вагонында алып кайтканнар Ялтадан. Ятып кына тора, йөри алмый.
—Ул да «халык дошманы»мы?
—Ул сезнең татар контрреволюционерларынын ин зур җитәкчесе, оештыручысы икән...
«Прогулка» бетте. Мәйдан уртасында басып торган «Аршин» кушаматлы (озын гәүдәле булганы өчен) надзиратель боерык бирде:
—Разводи-ить по камера-ам!
Камерага кереп топчанына яткач, Кави озак уйланды, узган еллар истәлегенә бирелде. Ул Галимҗан белән 1922 елда. Казан татар-башкорт хәрби мәктәбендә укыта башлаганда ук танышкан иде. Танышлык дуслыкка әйләнеп, әдип үпкә авыруыннан дәваланырга дип Ялтага китеп яши башлагач та дәвам итте. Кави, Галимҗан Ибраһимовнын Казандагы күзе-колагы булып, атна саен аңа хатлар язды, гәҗит-журналлар җибәрде һәм хатыны Сәрвәр белән бергә берничә мәртәбә Ибраһимов яшәгән Ялтага барып, анын өендә озак-озаклап әдәбият турында, тормыш-яшәеш турында сөйләшеп утырдылар. Кави Нәҗми үзе нужа-михнәтне күп күргән, шунлыктан кешеләрнең кайгы-нужасын да үзенеке кебек итеп анлый, белгән кеше, Галимҗан абыйсының авыру көннәрен, яшәешен кулыннан килгән кадәр җиңеләйтергә тырышты. Татар вәзгыятеннән, анын кайнап- гөрләп көн саен үзгәреп торган көчле әдәбиятыннан аерылып Ялтада япа- ялгыз яшәгән Галимҗан абыйсының бик күп төрле үтенечләрен, кушкан эшләрен Кави армый-талмый Казанда үтәде. Галимҗанның энҗе бөртекләре кебек асыл, әдәби яктан кыйммәтле әсәрләрен төрле гәжит-журналларга илтеп тапшырды һәм аларның басылу хәлләрен тикшереп, тизрәк чыгуларын тәэмин итте. Галимҗан Ибраһимов өчен үзенен барлык танышлыкларын кулланып, сирәктән булган кыйммәтле, дефицит дарулар эзләде, тапты, Ялтага барып җитүләрен тәэмин итте. Казаннан өлкә комитеты аркылы академик Вишневский да катнашкан врачлар төркемен оештырып Галимҗан исәнлеген тикшереп, карап, консультация ясап, дарулау ысулларын ачыкларга дип озатты. Нәшрият белән аның китапларын бастырып чыгару турында сөйләшүләр алып барды һәм бастыруга килешүләр төзеде, һәм шушы Галимҗан Ибраһимов белән булган дуслыгы язучы Кави Нәҗмине төрмәгә тыкты.
1937 елда Татар язучыларынын НКВД карашы астына эләккәннәренен йөз проценты диярлек НКВД тикшерүчеләре тарафыннан куркытылып, сындырылып, алар ничек тели шуна буйсынып күрсәтмә биргән. Безгә килеп җиткән мәгълүматлар буенча тик бер Шамил Усманов кына бирешмәгән, сынмаган. Түзәрлеге калмагач, ‘‘үзенен гаепләрен" танып кул куярга риза булган. Тикшерүче биргән каләм белән үзенен ун күзе аша баш миенә чәнчеп, үзен-үзе үтергән, дигән фараз бар Бик тә дөрескә ошаган.. «Иректә йөргән* язучыларның күпчелеге бер-берсе өстеннән НКВДга, өлкә комитетына шикаятьләр язган Шулай итеп, «уяу булып*, «халык дошманнары*н фаш итеп, исән калырга тырышканнар Кайберләре максатларына ирешкәннәр, ә иптәшләрен, дусларын НКВД подвалларына. «кувалда»ларга тапшырганнар
Менә хәзер, утыз җиденче слларнын палачлары. «тиски*.лары. «янган мичләре» турында укыганда, азга гына булса да уйлап карагыз «Кави Нәҗми фажигасе миңа эләксә нәрсә эшләр идем икән"’»
Ялтадан төрмә вагонында Казанга кайтарып Пләтән төрмәсенә ыргытылган Галимҗан Ибраһимовка медицина ярдәме күрсәтү туктатыла. Үпкә туберкулезы көннән-кон көчәеп, ул йөри алмаслык хәлгә килә
Бер контрреволюцион оешмада торган һәм Галимҗан Ибраһимовны оешманын җитәкчесе дип таныган Кави Нәҗмине 1937 елнын ноябрь аенда Пләтән төрмәсснен хастаханәсенә алып килеп, аларнын икесен очрашты ралар
Инде үлем бусагасында торган Галимҗан, күзләрен Кавидан алмастан. бик озак карап тора. Кави да, сагыш, уй тулы күзләрен остазыннан, дустыннан читкә бормыйча, туп-туры анын күхләренә карап басып тора. .
Бик озак шулай күзгә-күз карап торгач. Галимҗан акрын гына тавыш белән әйтә:
—Кави әйткәч, дөрестер инде дип уйлыйм мин дә...
Азрак дәшми карап тора да, өсти
—Ходай ташламасын сине . Кави! Хуш! Мин озакламам инде Хуш Кави!
Кавины ишек ягына борып алып чыгып китәләр Ул ишек төбендә туктап борыла:
—Хуш, Галимҗан абый! Гафу ит мине! Хуш!
Чыгып барган Кави артыннан ишетелеп кала
—Хуш, Кави! Хуш!
Гаебен «таныган» Кавины өрянадан «эшкәртергә* тотыналар Галимҗан Ибраһимов белән бер үк дәрәҗәдә Кави Нәҗми дә Татариядагы «халык дошманнары», «татар милләтчеләре* төзегән яшерен оешма җитәкчеләренең берсе икән. Шуны яшерер өчен, җинаять кылуынын аз гына өлешен танып кул куйган икән
1937 елнын 26 декабрендә Кавины кулларын артына куйдырып, камерадан алып чыгып киттеләр. Йөрәкләргә куркыныч шом салып. Вороннын камера ишеге төбеннән гавышы ишетелде
— Нәҗмстдинов! Допроска!
Бик тә күңелсез генә яна 1938 ел килде. Юкны бар итеп, чарлактагы бүлмәдә өчәүләшеп яна елны каршы алдылар унбере белән барган Тансык, әнисе Сәрвәр һәм Хатирә апалары Чарлактагы өч карават көчкә генә сыйган кечкенә бүлмә иде аларнын яшәгән урыны
Хәтирә апа бәрөнге пәрәмәче пешергән Тимер мичне ягып, бүлмәне җылыткан Су—урам колонкасында
з&
Барлык дус-ишләре арасыннан тик Салих Сәйдәш кенә курыкмады, дуслыгын онытмады, аз-маз гына булса да, матди ярдәм дә күрсәтергә тырышты. Тик, дусты драматург Кәрим Тинчуринны кулга алып, Пләтән төрмәсенә атканнан соң, ул да эшсез йөри иде.
Кави утырганнан сон гаиләне нужа басты. Берлекнең рәисе чагында, анын белән аралашырга, дуслашырга тырышып, ана яраклашучыларда хәзер инде Сәрвәр Әдһәмованы күрмәмешкә салышып үтеп китәләр. Урамнан каршы килгән чакларында, урамнын икенче ягына чыгып “юк булалар”.
Язучылар берлегендә 1937 елнын 13-14 июнендә барган җыелышта Хәсән Туфанны гаепләп, Кәрим Тинчурин да. Шәриф Камал да, өлкә комитеты инструкторы Имаметдинов кушуы буенча, Хәсән Туфанны «батырырга» ярдәм итәләр.
Кәрим Тинчурин:
—Туфан бик талантлы шагыйрь. Ләкин ул үзенен талантын безгә каршы куеп, безгә каршы куллана. Анын ин көчле шигырьләре— «антисоветскийлар»...
Шәриф Камал:
— Мин Тинчурин белән анын: “Туфан—талант”—дигәне белән килешмим, мин моңа ышанмыйм. Ул кайбер куплетларын бик оста итеп, мастерларча яза. Ләкин ул куплетларны ике төрле анларга була. Һәм ул моны уйлап, анлап эшли. Ул анлап яза антисоветларча булган әсәрләрен.. Бу аның «таланты»...
Озакламый Кәрим Тинчуриннын үзенә дә «халык дошманы» ярлыгы тагылып, НКВД тырнагына эләгеп «утыртыла» һәм төрмәдә атыла.
Шәриф Камалга тимиләр. Тик ул үзенен иманына, вөҗданына каршы чыгып, каләмдәшләренә, коммунистларга кирәгенчә яла ягып, шунардан йөрәге бозылып, 1942 елда вафат була. Кызганыч ки, үзе белән ихтирам күрсәтеп исәнләшкән Сәрвәр Әдһәмовага урамда очраганда да Шәриф Камал дәшмичә, карамыйча да үтеп китә торган булган. Түбән Осланда Кави Нәҗми оештырган ял итү йортларында 1934-36 елларда ял итеп, бергәләшеп балык тотып, кичке учак янында уха пешереп ашаганнар исенә төшкәләп, йөрәккәен сыкратмады микән атаклы язучы, Каспий диңгезе балыкчысы Шәриф Камалның.
1938 елнын 4 гыйнварында Сәрвәр Әдһәмованы НКВД кулга ала...
Кичке унбер үтеп киткән иде инде. Тыштан каты итеп ишек шакыйлар. Хәтирә апа авыз эченнән генә дога укый-укый ишек янына килде. Куркудан калтыранган, утырган тавыш белән сорады:
—Кем... кем... бар анда?
—Ачыгыз! НКВД!
Күн куртка кигән, зәнгәр фуражкалы дүрт хәрби килеп керделәр. Берсе, үтәргә урын булмаганнан, карават янына басты:
—Кем була Әдһәмова Сәрвәр?
—Мин.
—Сез, контрреволюционерка, кулга алынасыз! Менә сезгә арест ясарга бирелгән ордер.
Сәрвәр биргән кәгазьне алып, укып чыкты. НКВДшник Сәрвәргә тагын бер кәгазь суза.
— Монысы сезнең улыгыз Нәҗметдинов Тансыкны яше бәләкәй булган халык дошманы балалары өчен төзелгән спецраспределительгә озату өчен бирелгән ордер. Улыгыз кайда?
Сәрвәр йоклап яткан балага күрсәтте.
—Әнә! Караватта. Йоклый инде ул.
НКВДшник мәрхәмәтлелек күрсәтте.
Ярар, йокласын инде, уятмыйк. Иртәгә иртәнге сәгать тчтызла килеп алырлар. Мәктәпкә җибәрмәгез —диде.
—Аларнын яна ел каникулы бит Укымыйлар —Тем более.
Тентүне өстән-өстән генә ясадылар да, Сәрвәрне алып киттеләр Иртәнге сәгать сигез тулмас борын Хәтирә апа Тансыкны ипләп кенә аркасыннан сөеп уятты
—Тор, бәбкәм! Тор! Хәерле иртә сина!
Бала уянды Тик торасы килми иде.
—Нәнәй! Мин тагын аз гына ятыйм инде. Әти белән җәтмә өстерәп балык сөзә идек төштә. Шуны карап бетерим инде
—Тор, балам! Төш бит ул сина кино түгел, уянгач, анын дәвамы кире керми төшкә.
Икеләнеп торды да, барыбер яшереп булмый инде дигән нәтиҗәгә килеп әйтте:
— И, бала, бала! Бигрәкләр дә бәхетсезгә чыгып барасын инде син Тансык бик нык курыкты Агарып чыкты
—Ә мин? Әнисез дә хәзер кая барам инде? Мине кем карый9 Хәтирә апа торып утырган Тансыкны сыйпады:
—Хәзер сине дә алырга киләләр, балам. Йөрәгенә курку кертмичә генә әзер булып тор.
—Мине дә төрмәгә алып китәләрме?
— Юк, төрмәгә түгел, Тансык! Карл Маркс урамында «Детскнй распределительный пункт» дигән урын ясаганнар Сине шунда алып китазәр дә, аннан ятимнәр өчен оештырылган берәр балалар йортына бирерләр инде.
Тансык сыктап елый башлады
—Хәтирә нәнәй! Мине бирмә аларга! Әтием, әнием төрмәдән кайтканчы минем синсн янында торасым килә. Тансык-янчык—дип шелтәли илен Мин бик тынлаучан булырмын—бирмә мине НКВДларга. Нән-нәи' Зинһа- ар!
Иртәнге тугызларда чарлак бүлмәсенсн ишеген шакыдылар Хәтирә апа сорамый гына ишекне ачты. Анда бер хәрби басып тора иде Телгә килде:
—Начальство боерыгы буенча Нәжметдинов Тансык дигән унбер яшьлек малайны алырга килдем мин. Кайда ул?
Хәтирә апасынын артында куркып басып торган Тансык алга чыкты
— Мин ул Тансык исемле малай
—Әһһә. киенеп үк куигансын икән Молодец! Әйдә, киттек.
Хәтирә апа Тансык кулына бер төенчек тоттырды —Өчпочмаклар, бәләкәй бәлешләр Бер шешә сөт. ашарсын. Ал! Сержант бәхетсез баланы баскычтан алып төшеп китте Ишегалдындагы ябык машинага кереп утырдылар Яшьләрен тыярга тырышкан Тансыкка кинәш бирде сержант:
—Апаң биргән ризыкны, күпме булдыра аласын, аша хәзер Сөтен зч Карл Маркстагы йортка керү белән андагы ач малайлар синен ри патынмы талап алачаклар. Кабаланмый гына аша шушында Шофер белән мин кәгәрбез
Карл Маркс урамында, авиаинститут каршындагы йортта Тансыкны бер атна тоттылар. Бер зур бүлмәдә, яшькә Тансык чамасындагы 17 малай бар иде Араларында биш яшь чамасындагы алты малай да күренә Кергән коен ә шул кечкенә малайлар Тансык янына җыелып, анын кулындагы төенчеккә карап тавыш-тынсыз гына басып тора башладылар. Ике куллап төенчеген
тотып бүлмә уртасында басып торган Тансык янына үзеннән зуррак ике малай килде. Берсе татарча сорады:
—Төенчегендә нәрсә?
—Нәнәй биргән өчпочмаклар.
—Менә бу бәләкәчләргә берәрне өләш тә, калганнары безгә.
Тансык төенчекне малайга сузды.
—Мә, үзен өләш.
—Минем исемем Марат!—диде малай, кечкенәләргә өчпочмаклар өләшә- өләшә.—Ә синең исемен ничек?
—Тансык.
—«Халык дошманы» малаемы?
—Түгел. Минем әтием язучы Кави Нәҗми.
—Ә минем әтием—физика укытучысы. «Халык дошманы» дип исем тагып төрмәгә яптылар. Әниемнен йөрәге ярылып үлде. Сеңлем белән мине монда китереп яптылар.
Сак кына карангалап алды. Пышылдады:
—Монда өч урыс малае верховодить итә. Бергәләшеп каршы торыйк. Синен килүен әйбәт булды бит әле. Югыйсә, безнен аларга көч житми иде. Ризамы?
—Әле алар кая?
—Кухняда идән юалар. Шунын өчен кухняда ашаталар да. Андый җиргә безне якын да җибәрмиләр алар.
Кичке аш вакытында ашханәдә бәрелеш булды. Таза гына өч урыс малае ашап утырган татар малайларының тәлинкәләреннән боткаларын алып йөри башладылар. Коля Нос дигән урыс малае дүрт яшьлек кечкенә Вахитны елата-елата тәлинкәсеннән боткасын үзенен тәлинкәсенә бушатып алды да, Марат янына килде.
—Бир ботканны, француз!
Исеме Марат булганга “француз» дип исем кушканнар икән. Марат боткалы алюмин тәлинкәне ун кулына тотып торып басты.
—Син, бәләкәй Вахитның боткасын кире бир.
Коля, ун кулынын ике бармагын тырпайтып сузып, Маратнын күзенә төртергә дип үрелде. Марат, кыска гына кизәнеп, тәлинкәдәге ботканы Колянын күзләренә китереп чәпәде дә, буш алюмин тәлинкәнең кырые белән анын борынына аркылыга каты итеп китереп сукты. Коляга ярдәмгә ташланган өч урыс малаеның юлына бер өер татар малае аркылы төште. Маратның татарча боерыгы ишетелде:
—Малайлар! Тәлинкә белән бәргәләгез. Кырые белән битләрен ярыгыз!
Бәрелеш кыска һәм канлы булды.
Борыннары, битләре алюмин тәлинкә кырыйлары белән ярылып, канга баткан урыс малайларын ашый торган өстәлләр астына тутырдылар. Марат үрелеп Коляны өстерәп чыгарды:
— Бүгеннән алып талауны, бәләкәйләрне җәберләүдән туктыйсыз. Кухняга эшкә, азык машинасын бушатуга чиратлап йөрибез. Мин чиратны тәртипкә салып, тикшереп торучы булам. Аңладыңмы?
Коля ярык борынын жине белән каплаган хәлдә, дәшмичә басып каткан иде. Марат анын күлмәк изүеннән бөтереп тотты:
—Ишетмисенмени? Нигә дәшмисен? Аңладыңмы дип сорыйм бит мин синнән. Н-ну?!
—Аңладым...
Кулбашыннан кочаклап. Марат Тансыкны ятак бүлмәгә алып чыгып
китте:
—Шәпссн, курыкмыйсын. чын татар малае икәнсен син. Тансык. Шулай бергә булыйк!
— Бергә булыйк, Марат.
Бер атна узгач, торле яшьтәге егермеләп малайны «телячий вагон* га тутырып поезд белән Казаннан алып киттеләр. Малайларнын ин зур дигәне унике яшьләр чамасында иде. Вагон эчендә ак такталардан сәндерәләр ясатып, аларга калын итеп сатам түшәлгән. Уртасында ике тимер мичкәне бергә утыртып утын яга торган мичләр эшләнгән. Түшәм аша төтен чыгарга вагон башына икс мичкә бер моржа чыгарылган. Кайсыдыр рәхмәт төш кере бәндәсе кисеп, ярып, вагон диварына терәп күп итеп ягар өчен угын өеп куйган.
Өч тәүлек буена дангыр-донгыр килеп сугыла-бәрелә, туктый-туктый билгесезлсккә бардылар да бардылар. Өч тәүлектән артыграк узгач, бер иртәне вагон ишекләре ачылды. Ике милиционер зур "параша"ны күтәреп алып, вагон артына алып китеп түктеләр. Марат бик ерак булмаган ике катлы бина өстенә эленгән язуны укып өлгерде: «Станция Ирбит!* Свердловск обл." Менә кая алып килгәннәр икән аларньп Свердловскига!
Парлап тезеп станция алдындагы зур мәйданга алып чыктылар малайларны. Өсге брезент белән ябык йок машинасына төяделәр дә. алып та киттеләр. Ярты сәгать чамасы үтүгә, ике катлы кызыл кирпечтән төзелгән озын гына йорт ишегалдында машиналардан төшерделәр. Өйгә алып кереп, бишмәт-туннарын салдырып, ашарга утырттылар Матур гына сакал-мысклы, күзлек кигән бер абзый ашханә өстәлләре арасында туктап, балаларга мәгълүмат бирде:
—Сез. балалар. Свердловск өлкәсендәге Ирбит каласындагы балалар колониясендә. Сез монда яшәячәксез, укыячаксыз, эш-һөнәргә өйрәнәчәксез. Тәртип бозмасагыз, сезне монда беркем дә жәберләмәс! Мин—директор Сергей Сергеевич Тихонов. Ашагыз, үсегез, укыгыз!
Икенче көнне балалар урнашкан бүлмәгә 12-13 яшьләр чамасындагы бер малай белән чибәр генә бер кыз керделәр. Сөйләшеп утырган Марат белән Тансык янына килеп җылы гына итеп исәнләштеләр
—Исәнмесез! Сезнен белән танышырга кердек Сезне монда каян китерделәр?
—Казаннан,—диде Марат
Кергән малай сорады:
—Сез әллә татарлармы?
—Әйе. Без—татарлар
—Әйдәгез, таныш булыйк. Мин— Петя Якир. ә менә бу кыз—Светлана Тухачевская. Маршал Тухачевский кызы. Ә минем әтием Беренче ранг армия командиры Якир Иона. Яһүд мин. сез татар булсагыз.
Күнслсез генә өстәп куйды:
—Светанын әтисе дә. минем әти дә халык дошманнары итеп атылдылар Июнь аенда.
Малайлар дәшмәде. Петя үткер малай иде, ахрысы Тынмады
—Сезнен әтиләрегез кемнәр-’ Бсзнен әтиләр кебек аларны да халык дошманы иттеләрме?
Малайлар икесе дә баш кактылар Тансык өстәде.
—Минем әтием—язучы. Татар язучысы Кави Нәж.ми
—Аттылармы?
— Юк Төрмәдә утыра. Әниемне дә алып киттеләр Ул да төрмәдә
Якир анлатма бирде:
—Әтиләр «хатык дошманы* булгач, әниләргә дә иректә яшәргә ярамый Сталинга каршы көрәшүләре бар бит Алар куркыныч тудыралар иректә
булсалар.

Аннары, туп-туры карады да, әйтеп куйды:
— Мин моннан качар идем, тик качкач яшәргә урыным юк. Минем әти бит хәрби командир иде. Исән булыгыз. Бер-беребезгә зыян китермичә, ярдәм итәргә тырышып яшик.
Светлана белән Петр китеп бардылар. Алар икесе дә башта балалар колониясендә, аннан сон унсигез яшьләре тулгач, ГУЛАГ лагерьларында 1956 елга кадәр—унтугыз ел утырачаклар. Унбер яшьтән алып угыз яше тулганчы. Петр Якир, 1956 елда концлагерьдан чыгарылгач, коммунистлар партиясенә НКВДдан КГБ итеп үзгәртелгән, кешене юк итү белән шөгыльләнгән оешмага каршы көрәшеп карый. Һәм тагын кулга алынып, төрмәгә утыртыла. Гомере буена бәхетсезлектә, хәерчелектә гомер кичерә бу бичара жан. 1982 елда 56 яшендә вафат була. Леонид Брежнев белән бер көнне.
Петр Якир белән танышканнан сон Тансык тәүлеккә якын дәшмичә, нәрсәдер уйланып йөрде. Икенче көнне иртән төн буена әнисен чакырып, эсседә янып-тирләп яткан дүрт яшьлек Вахит үлде.
Атасыз-анасыз, йортсыз, назсыз калган, янарак кына бәхетле, тук. матур киемле, күп уенчыклы тормышта яшәгән, кичә генә әти-әниләре «зур хужалар» булып яхшы эштә булган, инде «халык дошманы*на әверелгәннәрнең эреле-ваклы балалары, дүрт яшьлек Вахитнын үлемен күреп тетрәнделәр.
Уйларын беркемгә дә сөйләмәскә өйрәнә башлады Тансык. Тагын дүрт көн узгач, балалар колониясеннән качты. Биек коймага ишегалдындагы бәдрәф артында аунап яткан озын тимер торбаны сөяде дә, шуңа үрмәләп менеп, койманың икенче ягында үсеп утырган каен агачына сикереп, анын ботагына ике куллап ябышты. Каен кәүсәсе буйлап җиргә шуып төште дә, паровоз гудоклары ишетелгән якка йөгерә-атлый кабаланып китеп барды. Тимер юл вокзалы шул якта иде... Качканына тәүлек тулып үткәндә Тансык инде Казан урамнары буйлап үзләренең өенә карап йөгерә иде. Качканнан бирле авызына валчык та ризык капмаган малай кичен сонлатып кына, бик тә сакланып, фатир ишеген какты. Ишекнен теге ягыннан Хәтирә апанын кадерле, йомшак, жылысы сизелеп торган куркынган тавышы ишетелде:
—Әй, Ходай-йым! Кем бар анда?
—Мин бу, нәнәй! Тансык улың!
— Йә, Ход-дай! Мәрхәмәтләреннән ташлама без бәхетсез җаннарыңны!
Калтыранган куллары белән ишекне ачып, елый-елый Тансыгын
кочаклап алды.
— И-и, баллакай-йым минем! Каян син? Исән икәнсен, исән-сау икәнсең! Ходайнын мен-мен рәхмәтләре төште безгә. Тансыгым исән-сау бит. Менә бит!
Чут-чут китереп битләреннән үпте. Кочаклады, сыйпады.
Тансык та анын жылы гәүдәсен кочаклап, үзенең өшегән гәүдәсен, кулларын җылыта башлады.
—Нәнәй!—диде Тансык ялварып.—Син мина кечкенә бер кисәк ипи бир инде. Тәүлектән артык ашаганым юк—үләм инде, ашыйсым килә. Юынгач, күп итеп ашатырсың...
Хәтирә апа бер кисәк ипи тоттырып, Тансыкны плитә янына утыртты. Су җылытырга куйды. Мич янында азрак җылынган малайны, кер кайната торган бак эченә утыртып, сабынлап ышкып юды да, өстәл янына утыртып, ике мәртәбә салып, тәмленең тәмлесе булган татар токмачы ашатты.
Үзен-үзе онытып йоклап киткән Тансыкның караваты янында догалар укып бик озак утырды Хәтирә апа Бәхетсезлеккә дучар булган кияве Кавига, сенлесе Сәрвәргә, аларнын бердәнбер уллары Тансыкка Ходаеннан
мәрхәмәт һәм ярдәм сорый иде
— Кәмәә салләйтә галәә Ибрааһиймә вә галәә али Ибрааһийм иннәкә хәмийдүм-мәҗийд. .
— Раббәнәә әәтинәә фид-дүнйәә хәсәнәтәү-үәфил әәхыйрати хәсәнәтәү- үәкыйнәә газәәбән-нәәр».
Бер атна узгач, утын күтәреп подвалдан чыгып килгән Тансык, ишегалдына кереп килгән милиционерны күреп, аяклары белән сәрмәнә- сәрмәнә иелә биреп, кире подвалга төшеп китте Подвал ишегенен тактасы ярыгыннан милиционерның үзләренен подъездына кереп киткәнен чамалады. Анын югарыга итек үкчәләре белән шак-шок басып күтәрелгәне ишетелә иде Тансык аз гына көтте дә. бау белән бәйләгән утын агачларын идәнгә тавыш чыгармыйча гына куеп, аяк очларына гына басып подвалдан чыкты Өй диварына сыена биреп ышыкланып урам якка атлады Урамны аркылыга йөгереп узды да . якындагы Ленин исемендәге паркка, тар сукмактан агачлар арасына ыргылды Тик кышкы парк үтәдән-үтә күренә иде. Өстәвенә, көне дә суык. Озак уйлап тормалы, парктан Ленин урамына чыкты да. сәгатьтән артык бер кибеттән икенчесенә кереп, вакыт уздырып җылынып йөрде
Өйләренә карангы төшә башлагач кына кайтты ул Подвалга керде Утын бәйләмен аркасына салып күтәрде дә. аяк астындагы баскыч бүлекләрен саный-саный өскә, үзләренен фатирына менеп китте Утын күтәреп килеп кергән Тансыкны түтәе елый-елый кочаклап алды
— И-и. йөрәк май-йы-ым! Сине алып киттеләр, ахрысы, дип мин кайгы- хәсрәт эчендә йөзәм монда. Сине эзләп милииия килгән иде Мин инде анарга: “5 гыйнварда алып киткәние НКВД. шуннан бирле кайтканы юк”,—дидем. Милиционерлар әйтә, ул егет колониядән качкан, ди. Татар үзе—күзләре елмая Мин инде кайгыга төштем, анарга «Берәр җирдә тунып үлгәндер инде, сабый—кыш көне җылы җирдән кеше качамы сон инде?!—дип әйттем, кайгырдым «Кайтса, безгә хәбәр итегез!*—дип китте Хәзер менә, хәбәр итмини, итте ди. Тотыгыз капчыгыгызны'
Әтисе «халык дошманы* дигән исем белән НКВД кулына эләгеп, тормәгә утыртылганның иртәгәсендә үк. Тансыкнын ишегалдындагы яшәү, уйнау, малайлар белән аралашу шартлары үзгәрә Халык дошманы малае белән берәүнең дә уйныйсы, аралашасы килми Өстәвенә, үзеннән зуррак «патриотик» пионер малайлар Тансыкны төрткәләү, аны этеп егу. мангаена чиртү кебек җәберләүләрне күп кулланалар Әтисе «утырганнан* сон ай үтәр-үтмәстә Тансык үзләренең ишегалдына уйнарга чыгудан туктап, анда малайлар берәр уен оештырсалар, тиз генә ишегалдыннан йөгереп үтеп кигәргә өйрәнә.
Беркөнне, базардан сатып алган биш кило бәрәнге күтәреп кайтып килгән чакта, әтисе кибет директоры булып эшләгән Витя- Виталий Тансыкнын юлына аркылы төшә:
— Ну. халык дошманы токымы Букчаңда нәрсә синен? Ә0 Иптәш Сталинны шартлата торган бомбамы, минамы, гранатамы’’
Тансыкнын ун колагыннан эләктереп алып, аны каты итеп бора башлый Тансык, бәрәнге тутырган букчасын җиргә ташлап, ике куллап Витскнын кулларына ябыша, шатырдап борган колагын коткарырга тырыша
—Ә, халык дошманы малае-е' Авыртамы-ы’’
Икесен уратып алган малай-шалай, кыз-кыркынга кызык: «Шулай кирәк «халык дошманы* малаена*'
Шулчак Витекнын колагыннан дәү гәүдале бер абзый эләктереп алды да. аны азрак һавага күтәргән кебегрәк итеп. Тансыктан аерды Витек чинап кычкырып җибәрде
—Ой-ой-о-ой! Авырта бит, җибәр!
Шулчак төркем янында Витекнын әтисе, кибет директоры пәйда булды:
—Җибәр минем малайны! Төрмәдә черисен киләме?
Теге кеше малайнын колагын ычкындырып, янап торган «директор»га борылды:
—Син кем булдың әле?
— Мин бу малайнын әтисе. Кибет директоры. Ә син кем?
«Кеше», азрак үрелебрәк, «директорга» пышылдап кына берничә сүз әйтте. Тегесе ап-ак булды.
—Бар! Кереп кит көчегеңне алып өенә. Юкса, малаеңның колагын борган кебек мин синең колагыңны башын белән бергә борып алырмын. Пошел вон!
Директор, малаен җитәкләп, таю ягын карады.
Бу кеше төрмәдән чыккан кесә буры Фаза—Фазулла иде. Яше дә кибеп бетмәгән Тансыкны кочаклап, үзенә кысты. Үзләрен уратып алган малайларга, кыхтарга көлгән күзләре белән карап елмайды.
—Мин Казандагы ин зур төрмәнен нәчәлнигы. Кем дә кем минем дус Тансыкны җәберли икән төрмәгә алып китәм дә, ин карангы камерага ябып куям. Тиеп кенә карагыз минем Тансык дуска!
Тансыкны кочаклаган килеш фатирына алып менеп китте. Бик озак утырмады—Хәтирә апа белән сөйләште:
—Син, апа, НКВДга бар, курыкма. Шунда дежурныйга әйт. «Кави Нәҗмидән сорау алган тикшерүче Усмановка әйтәсе фактлар бар. Кави Нәҗми турында, диген. Сине шунда ук кабул итәчәк ул. Кергәч утырып та торма, турыдан-туры әйт: «Әгәр Кавинын улы Тансыкны эзәрлекләүдән тукмамасан, кулга алганчы Кави Нәҗми янына, өенә килеп йөри иде дип мин синең өстеңнән донос язам, диген. Кавины «халык дошманы» дип гаеплисез икән, аның янына килеп йөргәнгә син дә «халык дошманы» булып чыгасың! Шулай диген.
—Әй, иркәм! Бик куркам бит мин НКВДдан.
—Куркасыңмыни? НКВДга барып эләксә, Тансык аннан исән чыкмаячак. Бел шуны, белмәсәң.
—Өйрәтүен өйрәтәсең дә үзең кем булдың сон әле син°
—Казан каласының ин бәхетле егете мин Исемем—Фазулла. Шул җиткән сина. Кави абый белән бер камерада утырдым мин июль-август айларында. Кирәкмәгәнгә, чыгарып җибәрделәр мине. Дуслар без Кави абый белән. Гади дуслар гына түгел—төрмә дуслары.—Шулай диде дә урыныннан тора башлады.
—Хәз-зер, чәем өлгерә, Фазулла. Бер генә чынаяк булса да эчәрсең.
—Яса, алайса. Татар апаларының чәеннән дә тәмлерәк чәй—төрмәдәге кайнар чәй генә ул.
Ап-ак тигез тешләре белән кисәкле шикәрне китеп каба-каба, ике чынаяк чәй эчте дә, китәргә кузгалды.
—Бисмилланны укып ятим малай Тансыкка хәер итеп ат, Хәтимә апа. Азрак акча сезгә миннән.
Каушый төшкән Хәтимә апанын кулына кызыл төстәге өч утызлык тоттырды да, бетмәс-төкәнмәс базар кәсебен башкарырга дип чыгып китте мәрхәмәтле йөрәкле элекке бай малае, бүгенге кесә буры Фаза—Фазулла.
Әтисез-әнисез тормышлары авырайганнан-авырайды. Хәтирә апанын кибет идәннәре себереп, юып алган алтмыш тәнкә акчасы юклы-барлы ашауга тоташы белән китеп бетә торды. Милиция кулына эләкмәс өчен, Тансык күбрәк вакытын аулак урамнарда, парк-бакчаларда йөрде. Шулай
юкны бушка аударып йөргән бер көнне анын күзе паркка керә торган капка төбендә утырган, үзеннән азга гына зуррак өч малайга төште Малайлар кәсеп итәләр иде Алар өчесе дә алларында аяк куяр өчен ясалган кечкенә тартмага ике шетка белән барабан каккан тавыш чыгаралар да сөрән салалар:
— Бот-тинки. Туфли-и! Сап-поги-и чистим! Черные. коричневые кремы имеются. Чисти-им сап-поги-и! Чистим—ботинки! Подходите по одному.
Кешесенә карап (акчалымы икәнен чамалап инде) бер пар аяк киемен гуталинлап тазартканга малайлар 20-30 тиен акча алалар икән Кызыкты бу малайларга. Ниятен Хәтирә апасына сөйләде.
—Ул шүтке, гутаминнар алырга акча кирәктер инде?—диде апасы — Әййеме?
—Кирәк инде
Ул Тансыкка өч сум акча тоттырды.
—Хәзергә шүтксне икене генә ал. Кара гуталинга кара кыллысын. сары гуталинга ак кыллысын ал Югалта күрмә акчанны'
Ике көннән Тансык, акча эшләргә исәпләп. Ленин исемендәге бакча- паркка кергән җирдә теге малайлар янына барып утырды Малайлар бер- берсенә карашып алдылар. Зуррагы сорады:
—Син кем? Исемен ничек?
—Тансык.
—Әтиең бармы?
-Юк
—Кайда?
Әтисенең кайда икәнен әйтәсе килми иде
— Белмим...
— Кем белән торасың? Әниен бармы .'
—Әнием дә юк Нәнәй белән генә яшибез.
—Ятиммени син?
Тансыкның күзе әчетә башлады.
—Ятим.
Малай иптәшләренә карады да. алардан сорады:
—Утырсынмы?
Берсе җавап бирде
—Утырсын. Хәмит. Ягим бит Ул ботинка, итекләр барыбызга да җитәр!
1938 елның май башыннан жәй. көз үтеп, кыш башланганчы Тансык шул урында аяк киеме чистартып, акча эшләде Кайбер уңышлы көннәрдә өч гәңкә тирәсе акча җыела иде. -Нужа печән ашата!—ди татар Ун яшенә кадәр нужа-михнәт күрмичә, балда-майда йөзеп кенә үскән иркә малай нужа-михнәт белән көрәшкә кереп китте
Ишегалдында Фазулла абыйсы «директорны» куркытканнан сон. Тансыкка тиюче булмады Тик бер көнне, өйләдән сон гына, тартмасын күгәреп эштән кангып килгәндә ана каршы йортта яшәгән бер малай фатир тәрәзәсеннән кычкырды
—Әй. син. дошман малае! Әтиснне атканнар Бүген радиодан әйттеләр
Җиргә төшеп киткән тартмасын кулына алды да. күз яшьләрен тыя алмыйча, Тансык өенә кереп китте. Кергән у най га ук тартмасын ишек гәбенә ташлады да. караватына йөзтүбән тәгәрәп, үкси-үкси елый башлады —Әй. Ход-дайы-ым!—диде куркынган Хәтирә апасы —Тансык' Балам, ни булды? Нигә елыйсын? Гукта'
—Нән-н-н-ә-әй! Безнең әтине атканнар, тәрәзәдән шулай дип кычкырды әле генә бер малай.
—Каян белгән инде ул?
—Радиодан әйткәннәр.
—Алдый ул, балам. Алдый. Сина начар булсын дип. Мин дә бит радионы тыңладым. Әйтмәделәр алай дип. Әйтмәделәр. Тынычлан.
Карават янында азрак басып торгач, өстәде:
—Әнә, Тухачевскийларны суд ясап аттылар. «Тройка» судить итте аларны Әтиеңә әле суд булганы юк. Нинди ату ди судсыз?
Уйлый белә торган Мирсәй Әмир Тухачевский төркемен аткач ук аңлады: «Бу хакимият бик күпләрне юк итәчәк!» Чөнки Маршал хәтле Маршал Тухачевскийны, аның белән бергә илнен ин зур, ин батыр, ин тәвәккәл командирларын кулга алып, бер атна эчендә юк иткәч, безнен кебек вак- төякне болар санап та тормаячаклар...
Кабинет ишеген эчтән бикләп, Мирсәяф япа-ялгызы кичкә кадәр утырды. Уйлады да уйлады. Һәм башына килгән бик хәвефле бер уйдан арына алмады: «Әгәр кызулыгы өстенлек алып, башы эшләүдән туктап. Сәрвәр минем өстән язып НКВДга шикаять тапшырса? Бетте бит минем баш! Кавины бер гаепсезгә илтеп тыктылар. Өстәп Сәрвәр, минем өстән язса, мине дә илтеп тыгачаклар. Баш бетә бит!
Куркудан коты очкан Мирсәй Әмир, Сәрвәр өстеннән шикаять язып, икенче көнне иртән НКВДга тапшыра. Шикаятьтә язылганны укып чыккач. Сәрвәр белән «эшне» НКВД тикшерүчеләре кыска тоталар, халык дошманы хатыны бит! Сорау алган чакларда Сәрвәр Әдһәмова үзен бәйсез итеп, курку белмичә, тикшерүчеләр белән «баш бирмичә» сөйләшә белә. Куркытып та, юмалап та сөйләшергә маташкан тишерүчеләргә Сәрвәр: «Беткән баш беткән!»—дип, бер генә мизгелгә дә алар әйткән, алар кушкан белән килешми. Халык дошманы Кави Нәжми түгел, ә менә сез, аны батырып юк итәргә маташканнар, халык дошманнары! Сез үзегез!
Мирсәяф үзенең куркудан ясаган кара эшенә гомере буена бик тә үкенә Сәрвәрнең судында аны шаһит итеп чакыралар. Һәм судда Мирсәяфнен Сәрвәр өстеннән язган шикаятен укыйлар. Суд 1938 елда 11 августта уздырыла. Суд барышында Сәрвәр Әдһәмова каушамыйча, еламыйча, үзен батырларча тота. Тагылган гаепләрнең берсе белән дә килешми, барысын да кире кага. Үзе биргән сораулар белән шаһитлар биргән ялган күрсәтматәрне фаш итә. Шаһит итеп судка чакырылган Мирсәй Әмир язган шикаятеннән баш тартып карый. Тик эш узган—суд аны исәпкә алып та тормый. Батыр йөрәкле хатынны Мирсәй Әмирнен куркудан язган шикаяте аркасында ун елга лагерьга озаталар һәм биш елга хокукыннан мәхрүм итәләр. Суд карарын ишеткәч, Сәрвәр сикереп тора да, ике кулын өскә йодрыклап бар көченә кычкыра: «Минем бер гаебем дә юк! Дөреслек барыбер жинәчәк! Оят сезгә!»
Суд залында елый-елый Хәтирә апа белән Тансык та утыралар.
Сәрвәр Әдһәмованы Себергә лагерьга озаталар. Судтан сон аны Кремль янындагы төрмәдән Бишбалтадагы Петрушкин разъездындагы (Пересыльная) озату төрмәсенә күчерәләр.Үзенен шунда икәнен төрмәдә аш пешерүче аркылы Сәрвәр Хәтирә апага хәбәр итеп өлгерә. Хәтирә апа Тансыкны ияртеп төрмәгә бара. Тоткыннарның ишегалдына «һавага» чыкканын алар икәү капка төбеннән китмичә көтеп алалар. Тансык әнисен ерактан ук танып алып: «Әнием!» дип кычкыра. Капка төбендә сакта торган милиционер Тансыкны кызганып, әнисе янына кертеп җибәрә:
—Йогер, бар! Озак тормаска тырыш, улым, йөгер!
Тансык бик нык йончыган, ябыккан әнисен күреп тетрәнә. Йөгереп барып әнисен кочаклый да. елап та җибәрә.
—Әни! Әнием минем! Әние-ем!
Сәрвәр, улын җитәкләп, төрмә дивары янына алып китә. Көн җылы Тансыкнын өстендә ямалган, тузган күлмәк, тез башлары ямаулы иске кыска чалбар, тишек ботинка. Үзе ябык, муены озынайган, колаклары зурайган, күзләре тулы яшь. Алар бертуктаусыз агалар да агалар Кочаклашып бик озак угыралар. Капка саклаучы милиционер әйбәт кеше булып чыга.
Сәрвәр өстендәге җылы калын кофтасын салып. Тансыкка бирә.
—Хәтирә апана бир! Базарда сатсын да. сина мәктәпкә йөрерлек кенә булса да азрак юньле кисм алсын.
—Әнием! Ә син үзен кофтасыз каласын бит.
—Озатыр алдыннан безгә җылы киемнәр бирәбез диделәр. Кайгырмагыз минем өчен.
Кочаклашкан килеш капка төбенә кадәр бара Сәрвәр елый-елый сөекле улын битләреннән берничә мәртәбә үбә дә, башыннан сыйпап капкадан чыгарып җибәрә. Аерылышалар
Ана белән бала шул көннән сон бср-берссн ике ел ярым күрмәделәр
Казанга СССР прокуратурасыннан Копсрник фамилияле юрист җитәкләгән комиссия килеп төшә. 1939 елнын 8 гыйнварында Татарстан өлкә комитетында Коперник чыгыш ясый "НКВД органнарын социалистик кануннарны бозучылардан «чистартырга» кирәк".—ди ул. Анын күрсәтмәсе буенча берничә дистә тоткын иреккә чыгарыла Шулар арасында Казан университеты ректоры Г. Камай. зур галим Б Арбузов та була
1938 елнын 21 гыйнварында бөек язучы Галимҗан Ибраһимов үлеме НКВД җитәкчеләренә һич тә көтелмәгән мәшәкатьләр китереп чыгара Кешене кыйнап, атып юк итүдән башканы уйлый белмәгән миләрен «эшкә җигәргә» мәҗбүр итә. Нишләргә «халык дошманнары* белән? Татарстандагы контрреволюиионерлар. «халык дошманнары», «троцкий-бухарннчылар». татар милләтчеләре “җитәкчесез" торып калдылар бит! Тырыша-тырыша ямап, тегеп, ябыштырып, юктан бар иткән хакимияткә каршы булган оешма җитәкчесез калып юкка чыга бит?!
Һәм. Галимҗан Ибраһимов үлгәннән сон бер ай чамасы узгач. НКВД «машина»сы я надан «дошманнар оешмасы» төзергә тотына Бу юлы •контрреволюцион оешманын җитәкчесе* итеп Кави Нәҗми билгеләнә Татарстан партия өлкә комитеты секретаре итеп билгеләнгән Алемасов яна халык комиссары итеп куелган капитан Михайловны «үзе тыңлый» Ике НКВД палачы кинәш итәләр: ни эшләтергә язучы Кави Нәҗметдиновны ’ Һәм Алемасов Михайлов тәкъдим иткән «яна вариантны» хуплый
—Саграк кыланыгыз! Нәҗметдиновны Ибраһимов кебек кыйнап үтереп куймагыз! Нәҗметдинов тулысы белән сезнен кулда инде. Сез тәкъдим иткәнгә риза булмаган очракта шул актларны укытыгыз сез ана
Кави Нәҗми милләтче, контрреволюцион, халык дошманнарының яшерен оешмлсынын җитәкчесе булырга тиеш' Һәм дөрес икәнен танып кул куярга тиеш!
Кави Нәжмнне ярты елдан артык сорау алып, «эссе һәм салкын мунчалар» кертеп, икс күкәен сытып, күрмәгәнен күрсәткән Усманов белән Зыков анарга тагын тотыналар
Февраль урталарында җәзалаулардан котылып, азрак кеше төсе керә башлаган (төрмәдәге тоткынга кеше төсе каян килсен инде?!) Кавины тагын
мя вь
з. .к у.
Усмановка алып керәләр.
Сәгыйр Усманов кеше жәзалаудан, аны интектереп, акыртып сорау алудан үзенен вак, мәкерле жанына рухи ризык таба иде Кавины күргәч, корбанын тоткан ач ябык бүре төсле күзләре ялтырап-ялтырап китәләр.
—Утыр, Кави Нәҗми! Татар халкынын исемле язучысы исән калса, анын классик язучы да булыр әле ул. Шулаймы?
Кави дәшмәде. Башын аска таба ия төшеп, алдында тын гына басып тора бирде.
—Утыр, Кави! Бүген сорау алу булмаячак. Мин сина Галимжан Ибраһимов үлгәннән сон килеп чыккан ситуацияне анлатам хәзер. Во-первых, Ибраһимов, үлеп, сине бик авыр хәлдә калдырды. Шунлыктан, во-вторых, синен контрреволюцион эшен, «халык дошманы» һәм «татар милләтчесе булуың» тоташы белән башкача бәяләнергә тиеш. Аңлыйсынмы?
-Юк.
—Алайса, утырып тыңла. Утыру аңларга ярдәм итә ул.—Урындык аркасына терәлеп, тураеп утырды. Озак кына Нәжмигә карап, сүзсез генә нәрсәдер уйларга маташты. Тик уйлар түземе җитмәде—«эшкә тотынды»:
— Менә нәрсә, Нәҗметдинов. Галимжан Ибраһимов, мишәрләр әйтмешли, «катты». Ну и черт с ним! Төп җаваплылык хәзер синен жилкәнә төшә, дус кеше. Син контрреволюцион оешма белән җитәкчелек итүне үз өстенә алырга тиешсен.
—Аңламыйм.
—Шәп анлыйсы-ың! Еше как! Оказывается, контрреволюцион, татар милли оешмасын син оештырып, син җитәкләгәнсең икән. Ә Галимжан Ибраһимов сине, җитәкчене прикрывать итеп, НКВДга допроста үзен җитәкче итеп күрсәткән икән. Менә бит ничек икән, ә?!
—Мин җитәкче түгел.
—Түгел икән, итәрбез. Колунга бирсәк, ризалашырга синен срогын өч көн! Сытарга Күкәйләрен юк-югын. Тик, Колунга эләксән, әйбер табачак ул. Сытарга, диюем...
Басып өстәл артыннан чыкты да, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады.
—Хатыныңны кулга алдык. Улың Тансык та безнен кулда. Так что, сытарга тагын ике күкәй бар бездә. Хатыныңны пытка астына синен күз алдында тыгачакбыз...
Аннары Кави алдында тукталды:
—Ин акыллысы синен өчен, Кави, менә болай булырга тиеш. Син җитәкчелекне тулысы белән үз өстеңә аласың. Шулай эшләсәң, хатынын белән улыңа тимибез. Бар, кайт камераңа, уйла. Бер тәүлек сина уйларга. Иртәгә шушы вакытта сөйләшүне дәвам итәрбез...
Ярты елдан артык төрмәдә ятып, «колуннар» кулыннан күргән җәзалардан, сорау алулардан Кави рухи яктан да, физик яктан да сынган иде инде. «Ворон» озатуында төрмә коридоры буйлап атлаган чагында башында куркыныч уй туды. «Үземне үзем бетерергә кирәктер, ахрысы!» Шул уй белән төрмә камерасына, шул уй белән топчанына менеп ятты. Уй ныгыды һәм Кави аңа буйсынып, үзалдына: «Ничек итеп0»—дигән сорау куйды. Тик дөнья белән хушлашырга көче дә, рухы да җитмәде... Күз алдына улы Тансык килеп басты. Озын муенлы, ике зур колаклы, тыныч холыклы, укуга да тырыш кына малай... Әтисе китеп барса, аны нинди язмыш көтә инде? «Төрмәдә үзен-үзе үтергән «халык дошманы» улы булып кала бит инде мәнгегә. Күзләрен мөлдерәтеп Тансык үзенә карап торган кебек тоелды...
Икенче көнне Кавидан кабаттан сорау алулар башланды.
Хатыны Сәрвәр белән улы Тансыкны палачлар кул астына бирмәс өчен Кави үлемгә дә әзер иде Һәм ул карар кылды: Усманов таләп иткәннәргә риза булырга һәм нинди генә гаеп өстәп язсалар да. протоколга кул куярга. «Беткән баш беткән инде!*—дип. өметен өзеп Кави кул селтәде
Алты айга якын барган сорау алуларда Кави үзе дә батты һәм байтак язучы дусларын да батырды
Нәтижәдә Кави Һибәтулла улы Нәжметдиновны гаепләү акты төзелде Гаепләү актыннан: "Совет хакимиятенә каршы 1922 елдан бирле контрреволюцион эш алып барган Хәрби контрреволюцион мятеж әзерлеге уздырган, контрреволюцион хәрби оешманын бик тә актив әгъзасы һәм баш җитәкчесе.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыкланды К. Һ Нәжметдинов 1922 елда Казанга кайтып Галимҗан Ибраһимов белән элемтә урнаштыра. Галимҗан Ибраһимов Советларга һәм Коммунистлар партиясенә Нәжметдиновны каршы котыртып аны эшкәрә һәм 1924елнын көзендә аны контрреволюцион оешмага жәлеп итеп кертә. Хәрби татар- башкорт мәктәбендә укытучы буларак, контрреволюцион оешманын әгъзасы буларак. Нәжметдинов. буржуаз, татар милләтчесе Усманов Шамилнең контрреволюцион төркемендә исәпләнә һәм анын эшләрендә катнаша.
1925 елда Нәжметдинов Галимжан Ибраһимов белән берлектә «Татар һәм башкортлар Кызыл Армиясе сафларында* исемле китап бастырып чыгара. Ул китапны чыгарунын максаты Гражданнар сугышы чорында татар һәм башкортларны урыслардан да батыр сугышкан итеп күрсәтеп, аларнын милләгче йөзен яшереп куюда.
1927 елда К. Г Нәжметдинов контрреволюцион «Жидегән» оешмасында. ВКП(б) ҮКынын Татарияда яналиф кертү карарына каршы чыга
1931 елда контрреволюцион татар милләтчеләре оешмасынын җитәкчесе буларак, шул контрреволюцион буржуаз, татар милләтчеләре оешмасына язучылар Мирсаяф Әмирне. Фатих Кәримне һәм 1932 елда Гыйльфанов Сафаны, Хәсән Туфанны жәлеп итә
Нәжметдинов 1933 едда Татариядә ун троицкийчыларнын милләтчел татар блогын оештыра һәм үзенен контрреволюцион эшен Татариянын Язучылар берлегендә кин итеп җәелдереп эш азып бара башлый Ш\.1 Берлекгә милләтчеләрне оештырып, аларнын ВКП(б)га каршы контрреволюцион эшләре белән җитәкчелек итә.
Сорау алганда Кави Һибәт улы Нәжметдинов әлеге актка кул куеп, гаепләүләрне тулысынча таныды.
Гаепләү акты 1939слнын 11 мартында К Г Нажметдиновка тапшырылды Бернинди дә килешмәгәнлек белдермәде"
1939 елның 14. 17 һәм 19 март көннәрендә (өч көн) Татарстан Югары Советынын Суд коллегиясе Кави Нәҗмине хөкем итә. Суднын рәисе Аитов. суд утырышчылары Рәхимов һәм Сәмигуллин дигән кешеләр була Шул суднын ябык утырышында кулга алынган Кави Нәжметдинов һәм Мирсәяф Әмировнын эшләре карала.
16 һәм 17 мартта суд барышында Нәжметдинов үзенә карата күрсәтелгән гаепләрнең барысы да дөрес дип. үзенен ризалыгын белдерә һәм бер-бер артлы һәр гаепләүдә туктатып кин аңлатмалар бирә
«Халык дошманы* Галимжан Ибраһимов белән булган мөнәсәбәте турында аңлатма бирә «1922 елда Ибраһимов «Безнең юл* журназынын редакторы иде Шул Ибраһимов кинәше буенча мин Гражданнар сугышында Кызыл Армиядә сугышкан һәм исән калганнарнын истәлекләрен җыйдым 1925 елда шул истәлекләр альбом итеп чыгарылды
Галимжан Ибраһимов белән мин 1937 елга кадәр, кулга азынганчы.
элемтәдә булдым. Ялтага анын янына бардым. Авыру Галимжан Ибраһимов янына барып йөрүне мин контрреволюцион эш икәнен аңламаганмын ул
чакта...»
16 һәм 17 мартта суд барышында Нәжметдинов үзенә карата тикшерүчеләр тарафыннан күрсәтелгән гаепләрне тулысы белән таный һәм барлык күрсәтелгәннәр буенча тулысынча аңлатмалар бирә.
Татар алфавитын латин хәрефләренә күчерүгә каршы чыгуы турында судта Нәжметдинов түбәндәге аңлатманы бирә.
“Әйе, мин Кави Нәжметдинов, латин графикасына каршы чыктым һәм жиде кешедән торган төркем эчендә ВКП (б) Үзәк Комитетына ризасызлык белдереп язган хатка кул куйдым. Бераз вакыт узгач, мин үземнен хатамны аңлап, шул турыда матбугатта мәкалә язып чыктым. Шунлыктан латин графикасы турында ясаган хатамны төзәттем дип уйлыйм”
Суд залына керә торган ишек төбенә Кави Нәжми белән Мирсәяф Әмирне алданрак алып килеп, ишек төбендәге эскәмиягә утыртып куялар Ике милиционер аларны саклап шунда басып тора. Коридорнын аргы очыннан тикшерүче Сәгыйр Усманов белән Николай Зыков күренә. Аларны күреп калган Кави урыныннан сикереп тора да, «смирно» басып, кулларын «по швам» төшереп, атлап килгән Усманов ягына башын борып үрә ката. Бөтен тәне вак кына итеп калтырый. Усманов белән Зыков тоткыннарга күз дә салмыйча, суд залына кереп китә.
—Син нигә сикереп тордың, Кави абый?—дип акрын гына сорый Мирсәяф.—Әллә курыктың инде Усмановтан?
—Куркам шул мин Бик нык куркам ул Усмановтан. Син аңларлык түгел минем куркуның сәбәбен.
—Әйтеп кара, бәлки, аңлармын.
—Тыңла, алай теләген булса. Сине, Мирсәяф, сорау алырга алып чыгып китәләр. Ике-өч сәгатьтән син Усманов кабинетыннан, үзебезнең камерага үз аякларын белән атлап кайтып керәсең. Ә мине 2-3 тәүлек сорау алганнан сон, камерабызга өстерәп китереп ыргытып китәләр. Мин бүген дә анлый алмыйм—Усманов бит сиңа «физическое воздействие»ләрне кулланмый. Сине бүген камерадан алып килделәр, ә мине карцердан. Икебез ике сортлы арестантлар без. Син—бер, ә мин—икенче Хәзер уйла инде, минем ни өчен курыкканны...
Мирсәяф жавап биреп өлгерми, кырыйда басып торган милиционер пышылдый:
—Кави абый! Тукта инде сөйләшүеннән! Не положено бит, инструкция буенча.
Тагын ун минут чамасы сөйләшмичә утыргач, икесен дә суд залына алып кереп, иң алдагы эскәмиягә утырталар.
Суд 19 мартта 13 сәгать 30 минутта башланды. Судья: «Суд ачык!»—дип игълан итү белән Кави Нәжметдинов аягүрә торып баса да, тәвәккәллеге яңгырап торган тавыш белән сөйли башлый:
—Гражданин судья! Мине ун көннән артык инде тикшерүче Усманов боерыгы буенча салкын карцерда тоталар. Һәр иртән Усманов минем янга карцерга кече лейтенант Коргановны алып кереп кыйнатып чыга. Үзеннен күрсәтмәләреңнән судта баш тартсан, сине Минзәлә төрмәсендәге мичкә озатабыз дип куркыта.
Мин, Кави Нәжметдинов, СССР гражданы буларак, судтан мина гадел суд ясавыгызны һәм тикшерүче Усмановтан мине яклавыгызны таләп
итәм...
Судья, аптыравын яшермичә, Кавинын әйткән сүзләрен кабатлап сорый:
—Сез. тоткын, таләп итәсез?
—Таләп итәм. Бу минем тоткын буларак та хокукым.
—Ярар, утырыгыз.
—Мин утырмыйм. Бу әйткәннәрем минем бүген сөйли торганнын башы гына. Хәзер мин үземнен ин мөһим уйларымны, чынбарлыкны сөйлим Судья:
—Тыңлыйбыз сезне. Кави Нәжметдинов.
Сул як дивар янында утырган тикшерүче Усманов сикереп тора —Сүз бирмәгез Нәжметдиновка. гражданин судья. Ул халык дошманы, татар милләтчесе. Үзе кул куйган сорау алу протоколларын гына укыгыз —Утырыгыз иптәш Усманов. Без бит монда Нәжметдиновтан сорау алучылар түгел. Ә анын гаеплеме, түгелме икәнен ачыклап, суд алып баручылар. Утырыгыз урыныгызга
—Сөйләгез. Нәжметдинов' Кави тамак төбен кыргалап ала да. кабаланмыйча гына, һәр сүзен уйлап, үлчәп сөйли башлый
—Мин үзем җитәкләгән контрреволюцион оешма барын тикшерүче Усмановтан гына белдем Бернинди контрреволюцион оешма юк. димәк, мин. Кави Нәжметдинов. анын җитәкчесе дә була алмыйм Тикшерүчеләр Усманов, Зыков. Корганов алып барган сорау алулар мина карага мораль яктан да. физик яктан да куркытулар, басым ясаулар, физик җәзалар кулланып үткәрелде. Жәзалауларга түзәрлек түгел һәм мин шулардан котылу өчен, юк гаепләремне бар дип танып, протоколларга кул куйдым Усманов мина, әгәр дә мин кушканча үз гаебенне танысак, гафу итүне сорап язсан. сине, судимостен алып ташланды, дип иреккә чыгарачаклар, дип алдалады мине. Тикшерүче мина әйлте “Без таләп иткән “Барлык гаепләрне танып заговорда торганнарның исемлеген төзеп бир. Сина судта яклаучы кирәкми, аны таләп итеп маташма да. Син үзеннен контрреволкжионер икәнлегеңне судта расла, үзеңне һәм башкаларнын дошманлыгын санап чык. Һәм Совет суды синен үкенгәнлегеннс. нлгышканлыгынны анлап. корал ташлаганны күреп, иреккә чыгарачак. Гаиләнә кайтырсың!”—диде
Дәшмичә хәл җыеп алды. Судья һәм ике утырышчы да Кави сөйләгәннәрдән бик нык гаҗәпләнеп дәшмичә утыралар иде
—Тикшерүчеләр тарафыннан елдан артык вакыт эчендә мин шулкадәр махсус «эшкәртелдем*, сонгы вакытта башым уйлый белү сәләтен дә югалта башлады Мин бүген иртән килгәч кенә үземне Совет хөкүмәте судына эләккәнемне көч-хәл белән анлый алдым Чөнки сонгы ел ярым вакыт эчендә кыйнаудан, мәсхәрәләүдән, мыскыл итүдән, физик һәм мораль изүдән башканы күрмичә, кешеләрдә була торган кешелек сыйфатларын югалтып бетерә яздым инде Тикшерүчеләр мине хатынын Сәрвәрне, улын Тансыкны, апанны кулга алып, синен күз аллыңда "физик воздсйствие аша үткәрәбез дин куркыттылар Хатынымны кулга алып, спеилагсрыа озатканнар инде. Ул да бер гаепсезгә утыра хәзер
Тикшерүче Усманов мине куркытып, кыйнап язучылар Фатих Кәримгә. Мирсәй Әмиргә. Ләбиб Гыйльмигә. Хәсән Туфанга яла яктырды Ул язучыларга мин яккан ялаларнын берсе дә дөрес түгел Нык итеп сулыш алды да Кави, сонгы сүзен әйтте:
—Әйткәнемчә, тагын бер мәртәбә кабатлыйм барлык күрсәткән ялган нарым нан мин. Кави Нәҗми, баш тартам. Бернинди дә контрреволюцион оешма юк, мин ул юк оешманын җитәкчесе түгел. Минем гаебем берәү генә. Мин үземә ясалган төрле төрдәге басымнарга түзә алмыйча үэ- үземә. дусларыма, язучы иптәшләремә яла яктым Бу ялган күрсәтмаләр тикшерүчеләр басымы астында, көчләп эшләтелде Мин беркемне дә вербоватъ итмәдем, язучылар Фатих Кәримнсн дә. Мирсәй Әмирнен дә
во
бер гаепләре юк. Аларга яла ягып биргән күрсәтмәләрем өчен мина оят һәм мин алардан баш тартам...
Суд дәвам итә һәм соңыннан карар кыла:
“Мирсәяф Әмировнын бер гаебе дә юк дип табарга һәм аны суд залыннан иреккә чыгарырга”.
Кави Һибәт улы Нәжметдиновны 58-10, 58-2, 58-11 РСФСР җинаять кодексының статьялары буенча гаепле дип табарга һәм 10 елга төрмәгә утыртырга, шуна өстәп 5 елга хокукыннан мәхрүм итәргә...”
Мирсәй Әмир суд залында басып торып кала, Кавины кулын артка куйдырып, ике милиционер алып чыгып китә. Суд залыннан чыгу белән коридорда утырган Тансык әтисенә ташлана:
—Әтием! Әт-тие-ем!
Малай үксеп елый. Күнеле тулган милиционер аркасыннан сөя-сөя Тансыкны әтисеннән аерып алып, елап басып торган Хәтирә апасына тоттыра.
—Апа, җаным! Зинһар, җибәрмә инде бу малайны кулыннан.
Анын өчен безгә дә эләгә бит инде. Зинһар!
Кавины коридор буйлап алда булачак ун еллык төрмә тормышына алып
китәләр...
К. Һ Нәжметдиновка суд карарын 21 мартта тапшыралар. Һәм Кави Нәҗми яклаучы Бабаджан аркылы кассацион жалу бирә.
1939 елның 22 июнь көнендә (төп-төгәл ике елдан Германия белән сугыш башланачак) рәисе Калеев, әгъзалары Кропачев һәм Ефимова булган РСФСРнын Югары суд коллегиясендә янадан Нәжметдинов К. Һ.нын «эше» карала:
«Докладчик Калеевны тыңлаганнан соң, яклаучы Санникова китергән дәлилләрне исәпкә алып, РСФСР прокуратурасы хезмәкәре Пресняковнын ясаган нәтиҗәләренә таянып, суд карарын кире кагып, Нәжметдинов «эшен» янадан шул ук судта карарга кирәк дип табылды...
Суд коллегиясе суд карарын шул хәлдә калдырырга ярамый дип таба һәм күрсәтмәләргә таянып, аны танымаска дип карар кыла”
1939 елнын 5 октябрендә карар кылына: «К. һ. Нәжметдинов «эшен* ТАССР НКВДсынын тикшерү бүлегенә тапшырырга”
ТАССР НКВДсынын тикшерү бүлегендә 1939 елнын 29 декабрендә күрсәтелгәнчә, бер генә шаһит та Нәжметдиновнын Советларга каршы көрәшү фактын әйтә алмый. «Шаһитлар китергән фактлар һәм тикшерүчеләр кулындагы башка материаллар Кави Нәжметдиновнын Советларга каршы булган контрреволюцион эшләрен дәлилли алмый Элек китерелгән «гаепләр» тик буш уйдырма гына булып чыга. ТАССР НКВДсынын тикшерү бүлеге карар кыла: «1901 елда туган Кави Һибәт улы Нәжметдиновны гаепләү дәлилләре җитмәгәнлектән, «эшен» туктатырга, гаепләнүчене сак астыннан азат итәргә”.
Азат итү көне «эшендә» күрсәтелмәгән. Болардан башка Фатих Кәрим «эшендә» суд утырышының 13, 14 марттагы беркетмәсендә күрсәтелгәнчә. Кави Нәжми шул судта шаһит булып чыгыш ясаган.
1939 елнын 19 июлендә Кави Нәжми СССР прокуроры исеменә гариза язган. Шунда түбәндәгене күрсәткән:
“Мин, татар совет язучысы Нәжметдинов (Кави Нәжми) һәм яшь. талантлы язучы шагыйрь Фатих Кәрим, һәркем аерым РСФСРнын Югары судына кассацион жалу җибәрдек.
Тикшерүләр вакытында тикшерүчеләрнең мораль, психик, физик җәзаларына, басымнарына түзә алмыйча, мин алар кушканга буйсынып, алар уйлап чыгарган беркетмәләргә кул куярга мәжбүр булдым.
Мина карата физик, психик, мораль көчле басымнар, минем эшем Югары судка озатылгач та туктамады Фатих Кәрим судында да. үзем өстеннән башланган суд чорында да мин тикшерүчеләр уйлап чыгарган гаепләүләрне кабатларга мәжбүр булдым.
Минем белүемчә. Югары суд безнен «эшләребезгә* гаепләү ягыннан гына караган. Шулай икәнлеге Фатих Кәримгә карата чыгарылган карардан ачык күренә.
Мин тагын бер кат кабатлап әйтәм: яшь совет шагыйре Кәримов Фатихның “Кызылармеец" редакциясендәге контрреволюцион оешмага бер катнашы да юк. чөнки андый оешманын булганы да юк
Фатих Кәримнен Кави Нәжмигә мөнәсәбәте шагыйрьнең 1940 елнын 12 май көнендә СССРнын Югары суд рәисенә язган гаризасында бик ачык күренә. Ул болай дип яза: * Сез сорап алдырган һәм бүгенге көнлә сезнен карамакта булган минем «эшемдә* Нәжметдинов К. Һ нын ике гаризасы бар Шул гаризаларда Кави Нәжметдинов үзенен тикшерүчеләр тарафыннан көчләп кул куйдырган минем «эшем* турындагы ялган күрсәтмәләреннән баш тартуын язган Ул анда антисоветчыл оешманын һичкайчан да булмаганын, ул күрсәткән кешеләрнең, шулай ук Фатих Кәримнен андый оешмаларда катнашмавын белдереп яза".
1939 елнын 30 декабрендә Хәтирә апа. һәм Тансык кичке ашны азрак бәйрәмчә итеп ашарга утырдылар. Бер көннән яна ел бит! Өстәлдә—ак ипи. хәлвә, чәй. Акрын гына ишек шакыдылар. Милициядән качып йөрүдә инде бик тә тәжрибәлс булган «халык дошманы улы* Тансык тиз генә өстәл артыннан чыкты да. карават астында торган фанер тартма эченә керә дә башлады. Куркынган Хәтирә апа ишек янына барып, акрын гына сорады:
— Кем ул анда?
Ишек артыннан сагындырган, кадерле тавыш ишетелде:
— Мин бу. Кави!
Тартмага кереп бетә язган Тансыкка Хәтирә апа көлеп кул селтәде —Чык тизрәк, балам! Әтиен кайтты бит! Менә куаныч, шатлык безгә! Ишекне ачып җибәрделәр —Әт-ти-и! Ниһаять, кайттың! Әтиебе-без!
Өй эче шатлык белән тулды Кави авыр гына атлап бүлмәгә узды да. өстәл янына килеп утырды Өстендә күп ямаулар салынган соры солдат шинеле Иске, йоннары коелган бүрек, аякта арттан кунычлары ак жеп белән тегелгән итек. «Конвейер* узган чакта тәүлекләр буена палачлар алдында басып торып, аяклар гөбе кебек шешкән Сорау алудан кайткач, итек салдырыр!а бернинди көч ярдәм итми Кеше ярдәме белән дә салынмый Шунлыктан, арттан ерып җибәреп кенә Кави итекләрен сала алды. Әтисенең кочагында утырган Тансык анардан ниндидер ят ис килгәнен сизде. Түзмәде, сорады:
—Әти! Нинди ис килә ул синнән?
Күңелсез генә улының башыннан сыйпады —Төрмә исе ул. улым! Төрмә исе
Кесәсенә тыгылып, кулъяулыкка төргән кечкенә кара ипи кисәге алды:
—Менә сезгә төрмәдән күчти Тансык жавап бирде.
— Кирәкми, әти! Безнен төрмә ипиен ашыйсыбыз килми Әтисенең күнелен китәсе килмәде, ахрысы, өстәде —Әйдә. әти. песигә бирик Ипи бит. әрәм булмасын
Песине чакырып ипине бирделәр. Песи иснәп-иснәп карады да. ипигә
тимичә, карават астына кереп китте, иртәнгә кадәр шуннан чыкмады. Песинен дә төрмә ипиен ашыйсы килми иде күрәсен...
Котылып кайтуына берничә көн үткәч, Кави кабаланмый гына кырынып, бик янадан булмаган, бәлки шуна кулга алган чакта фатирда торып калган соры костюмын үтүкләп киде. Ап-ак күлмәк киеп, галстук такты да, көзге демисезон пальтосын алып, Язучылар берлегенә китте. Кабаланмый гына үзе яшәгән урам белән барып Бауманга төште. Бауманга керү белән ун якта дүрт катлы, соры-кара төстәге озын бинада Язучылар берлеге иде.
Дулкынлануын басарга тырышып, икенче катка күтәрелде. Рәис бүлмәсенең ишеген шакыды. Ике ел ярым элек ул шушы бүлмәдә рәислек итеп эшли иде...
Бүлмә эченнән көр, күнелле тавыш ишетелде.
—Ишек ачык! Керегез!
Кави ишектән күренү белән өстәл артында утырган кеше житез генә күтәрелде дә, ике кулын шатланып жәеп җибәрде:
—И-и! Кав-ви аб-бы-ый! Жан кисәк-кәйе-ем! Теп-тере, менә дигән! Исән-имин кайтуың белән сине!
Бу—шагыйрь Муса Жәлил иде. Ничек каршы алыр икән дип сагаеп кергән Кавины Муса кочаклап алды да, алга, өстәле янына алып барып, артлы урындыкка утыртты, Кави каршына үзе дә утырды. Урындык алып.
Тавышын баса төшеп, Кавинын күзенә карап әйтте:
—Ничек анда дип мин сорамыйм, син сөйләмә, Кави абый. Юньле булса, анын исеме «өтермә» булмас иде. Исәнлеген ничек, бик нык измәделәрме? Ай-Һай, анда хәтәр кыланалар диләр...
Кави көрсенде:
—Изделәр мине, Муса энем. Бик каты имгәттеләр. Син сорашма, мин сөйләмим. Чыккач, сөйләнеп йөрмә дип бер кәгазьгә кул куйдырдылар әле шулар өстәвенә.
—Ярар. Черт с ними! Мин, Муса энен буларак, Союз рәисе буларак, сиңа ничек итеп ярдәм итә алам?
—Сәрвәр—спецлагерьда. Яшәү—чардакта, бер кечкенә бүлмәдә. Ашарга кирәк, ягарга утын кирәк, утка түләргә кирәк.
—Әһһә! Сина ярдәм кирәк? Акчалата?
—Кирәк, Муса! Ярдәм итә алмасагыз, мина 400-500 сум тирәсе бурычка булса да биреп тор инде син. Бухгалтерия аша булса, мин гонорар ала башлагач түләрмен. Улым тоташ иске, тузган, бәләкәйләнгән киемнән йөри. Үземә дә кирәк, Сәрвәргә посылка салырга кирәк. Кыскасы, нужа бабайны ашатырга кирәк инде.
—Син утырып тор, Кави абый! Мин бухгалтериягә кереп чыгыйм әле. Хәз-зер!
Җинел генә атлап чыгып китте дә, берничә минут юк булып торгач, килеп тә керде:
—Тапты бухгалтер! Жиде йөз тәңкә, безвозмездный ярдәм сина. Гонорар алгач та түләмәссең. Монысы ярар.
Азрак уйланып утырды да, сөйләп китте:
—Димәк, болай итәбез. Дүшәмбе көнне иртүк монда киләсең. Безнен идарәнең иртәнге унда утырышы була. Сине шунда кире Язучылар берлегенә алабыз. Партия секретаре белән мин бүген үк сөйләшермен. Шул дүшәмбе көнне кичке 4-5 тирәләрендә партия җыелышы оештырып, сине партиядә восстановить итәрбез. Хәзер үк идарәгә дә, партия оешмасына да гариза яз.
Коридорга озата чыкты:
—Бухгалтериягә кереп акчаны ал. Тот, кызганма. 15-20 көннән мин
тагын жаен табып, сина акчалата ярләм итәрмен. Ашавынны кысма. Союз белән, партия белән аңлашыйк та. сина үз фатирына кире кайту чарасын күрербез. Дүшәмбе җыеннар белән узар. Ә сишәмбе иртүк мина кил. Ничек итеп Сәрвәр апаны коткару турында сөйләшербез, киңәшләшербез Исәнләшергә кул бирде дә. тавышын акрынайтты —Синнән яшьрәк булсам да. мине тынла Ике ел ярым син монда булмый торгач, вәзгыятьне аңлап бетермәвен бар Сина начарлык эшләгәннәрдән үч алам дип ыгы-зыгыга кереп китә күрмә. Төкер син аларга! Йөрәген бик әрнесә, күрмәмешкә салышып үт тә кит Син аларга бәйләнерсең, ә алар хакимияткә бик тә якын булулары ихтимал. Син юкта бик күп нәрсә үзгәрде монда. Сак бул!
1940 елнын март башында Кави Нәҗмигә Мәскәүлән хат килеп төшә. Хатны анын кияве, бертуган сенлесе Ламиганың ире Лотфый язган Менә ул хат:
«Мәскәү—Казан. 26.02.40 ел
Кадерле һәм яраткан туган Кави абый Синен язган хатын безгә иксез- чиксез шатлык китерде Без ут эчендә яши идек.
«Атылган халык дошманы Кави Нәжми анын якын агай-энесе иде һәм язу эше буенча укытучысы да иде»,—дип мине бу елларда бер җиргә дә эшкә алмадылар. Язучылар берлегеннән куып чыгардылар
«Аны халык дошманнары үстерделәр Анарга: «Язма!*—диясе урынга, аны күтәрергә тырыштылар » Менә шулай дип минем турыда «Әдәби гәҗит*тә язып чыктылар Эх, яраткан Кави абыем' Безмен күргәннәрне язсаң. 100 томга да сыеп бетмәс
Дошманлашкан яла ягучыларнын миһербансыз ялганнары безне кысуда да бик нык тәэсир ясадылар Сине кулга алу бездән дә «җинаятьчеләр» ясады, безнен бөтен яшәешебезне үзгәртте
Мәскәүнен татар язучылары, кичә генә синен белән иҗат эшләрен алып баручылар, синен кулга алынганымны ишетеп, иксез-чиксез куандылар, минем аска да «казый* башладылар «Ни эшләп бүгенге көнгә кадәр Лотфины кулга алмыйлар, ул бит Кавннын бердәнбер яраткан кияве’ Анын барлык язганын Кави нәшриятта бастырып бара иде Шунлыктан аны тизрәк Язучылар берлегеннән куарга кирәк *
Шулай дип чыгышлар ясап, алар мине сират күпереннән тәмугка ыргыттылар...
Мин ул кешеләр турында башкача язарга да теләмим, чөнки син үзен дә аларны яхшы күз алдына китерә аласын •
Кави Нәжминен хатыны Сәрвәр Әдһәмованы, 1938 елнын 11 августында суд ясап, 10 елга махсус лагерьга озаталар Шуңа өстәп аны биш елга хокукыннан мәхрүм итәләр Себсргә. Красноярск тимер юлындагы Суслово станциясе янында урнашкан концлагерьга илтеп тыгалар
Сәрвәрнең лагерьдан язган 53 хаты бүген дә улы Тансыкта саклана Ул хатларны тетрәнмичә укып булмый Сәрвәр Әлһәмова лагерьда ире язган хатларны да саклап кала алган һәм Казанга алып кайткан Алар ла уллары Тансыкта саклана. У.л чатларны бастырып чыгарсан. үзе бер китап булыр иле Хатлар татарча язылган Килене Сания апа тырышлыгы белән ул хатлар Казанда 2004 елда • Сильнес смерти и страха жизни* исемле китап итеп бастырылган Китап эшләнеше белән бик матур Китап Тансык Нәҗметдинов һәм Сания Әхтәмова тарафыннан төзеп чыгарылган Болар инде—Кави абый һәм Сәрвәр апанын улы белән килене
Сәрвәр 1939 ел. 10 апрель ст. Суслово «Ун ел—ун ай түгел Азагына
барып җитмәвен дә бик мөмкин».
«Хәзер көннәр бик матур, фиалкалар, умырзаялар чәчәк ата, тиздән утчәчәкләр дә атачаклар...*
«...Төрле урыннарда эшлибез—урман аударабыз, чучка асларын һәм силос чокырларын тазартабыз».
«Бу хатны мин үзебез яшәгән землянка тышында, анын саламнан ясалган диварына таянып (саламнан балчыкка катырылып төзелгән землянка ахыры—автор) язам. Миннән 8-9 метр гына арырак, безне уратып алган чәнечкеле тимерчыбык. Ә анын теге ягында... ямь-яшел кырлар башлана, шунда кошлар сайрыйлар...»
21 май, 1939 ел
«...Сездән килгән хатларны бик күп укып ләззәтләнәм, уйланам...»
«Авырмаган чагымда мин төшенкелеккә бирелмим. Тик бу ике елнын сынаулары, кичерешләре эзсез үтмәделәр һәм үзләренен тамгаларын калдырып киттеләр...»
Телеграмма (урысча бирелгән—автор)
Ст. Суслово, Новосибирской область
п/я 247 «б» Адгамовой С. С.
Сегодня освобожден полным оправданием, ходатайствую немедленном твоем освобождении. Береги здоровье Подробности почтой.
Горячо целую твой Кави. 31. XII. 1939 г.
Сәрвәр: «Кичә синнән телеграмма алган минутлардан алып, минем йөрәгем тулы тойгылар—шуларны сөйләргә сүзләр табып булмый. Болар бар да шатлыктан һәм шатлыктан, кадерлем минем!..”
«... Иген тазарта торган веялканы әйләндерә башлаган чакта мина бик авыр була. Әйләндерергә кирәк! Менә әйләндерә башлыйсын, башта бар да әйбәт кенә барган кебек. Үзен белән бергә әйләндергән иптәшенә авырлыкны салмаска тырышып әйләндерәсен. Инде синен өлешенә иген тутырылган сонгы тартмалар эләгә—ә көч бетеп бара. Һава җитми, тын алу авырлаша, вакыт туктап калган кебек тоела”.
11 гыйнвар 1940 ел, Суслово ст.
Сәрвәр: «... син усал ялган, яла ягулар нәтиҗәсендә бик озак тоткынлыкта җәфаланып, әкияттәге батыр кебек, үзеңне богаулаган чылбырларны өзгәләп ыргытып, якты көнгә чыктын, үзеңнең саф, намуслы исеменне барлык пычраклардан арындырдың”.
9 гыйнвар 1940 ел. Казан каласы.
Кави: «...сине тизрәк күрәсем килә. Синең язган хатларыңны бергә җыеп, кат-кат укып чыгам һәм син күз алдыма килеп басасын. ... Син ешрак яз! Мин дә язармын. Һәм без шулай итеп безнең азат, бәхетле көннәребезнен килүен тизләтербез.
Күп тапкырлар үбеп синең Кавиең».
12 гыйнвар 1940 ел. Казан каласы.
Кави: «Сәрвәрем! Бердәнберем минем! Балалар белән бергә аларнын каникулларын үткәрдем Иртәгә 111 чирекләрен башлыйлар. Мин дә алар белән бергә үземнен яраткан иҗат эшен башлыйм. Шулкадәр сагындым эшемне—яна әсәрләр башлыйм инде...»
17 гыйнвар, Суслово ст.
Сәрвәр: «...мин өйдә чакта Тансык (улым!) минем агара башлаган чәчләремне кечкенә кулларына алып, миннән сорый: «Әти аркасында агардымы, әнием, чәчләрен?» Синен «карчыгын», кадерлем минем, чын карчыкка әйләнеп бетеп бара инде...
...Киләчәктә без бәхетле булып яшәрбез! Шулай бит!»
Күп тапкырлар үбеп Сәрвәр.
2. II. 1940 ел. Казан каласы
Кави: «Хәзер яна көч һәм дәрт белән яна әсәрләр язарга тотынам Тапсак сина тәмәке, май. шикәр, конфетлар һәм тагын кирәк-ярак әйберләр жыеп. өстәмә посылка салырбыз
Балалар яхшы укыйлар. 30 гыйнварда мине иреккә чыгарганнарына ай тулды. Кунаклар жыйдык. Барда үзебеэнекеләр Сажидә. кодалар. Мәрьям апа гаиләсе һәм Хәдичә. Барысыннан да сина күп сатам Күп тапкырлар үбеп синен Кавиен*
7 февраль. 1940 ел. Суслово ст
Сәрвәр: «Монда яши-яши кайчакта пычрак, тәнгә генә түгел, жанга да ябышкан кебек тоела. Пычрак, вәхши тойгы Куып җибәрәсе килә Төрле-төрле типларны күрергә туры килде. Горькиинын -На дне* пьесасындагыларны күреп кенә түгел, шулар арасында, алар белән аралашып та яшәргә туры килде...
Синен Шатлыгын!»
19 февраль. 1940 ел, Суслово ст.
Сәрвәр: «Көне буе кар көрәдек Кояш язларча җылыта, яктырта Эшләве күнелле! Телогрейканы сатып очырасы килә' Кайтуга синнән хат бар—кәефләр күтәрелеп китә!»
26 апрель. 1940 ел. Суслово ст.
“Хәзер хатлар салуны бездән генә түгел, сездән килгәннәрен дә кыстылар Айга бер генә хат бирәләр Посылка алмау да. хат килмәгән кебек авыр түгел. Хат көтү үзе күнелне юата торган иде. Хәзер ул хат килү өмете дә сүнде Землянкага, үлек чыккан өйгә кайтасы килмә!ән кебек, керәсе килми Ярый әле эш бар—шул азрак юата Тәүлегенә 13-14 сәгать эшлибез. Көннәр матур түгел: жил, салкын, яз булганга ошамаган да.
Барыгызны да үбәм. Синен Шатлыгын"
14 сентябрь. 1940 ел, Суслово ст.
Сәрвәр. «. Кадерлем минем! Кайвакытта минем өстемдәге кием генә гүгел (ә ул кием этләр талаган кебек, күп урыннардан иске, пычрак мамыгы күренеп, чыгып тора, ул киемнәрне мина кадәр кемнәр генә кимәгәндер, телогрейканың урыны әллә кайчан чүплектә булырга тиеш, төсе дә. формасы да югалган, башта әллә нинди малахай, аякта чабаталар, алар инде нинди генә пычракларны измәгәннәр, нинди генә янгырларда чыланмаганнар), җан да тоташ пычракка, нәжсскә буялган кебек тоела. Син. рухынны югалтма, дип язасын, пессимизмга бирелмә, дисен. Бу пессимизм гугел. аның нәрсә икәнен шайтан да белмидер, гик мин үземнең элекке нужасыз, кара уйсыз булган тормышым булганга ышанмыйм инде, мина тагын бәхетле тормыш булмас ахрысы һәм минем түземлегем бетеп килә *
18 октябрь. 1940 ел
“Кадерлем минем! Шатлыктан башым эшләүдән туктады 16 октябрьдә иртәнге унда иреккә чыгам Документлар әзер, тик китеп булмый-акчалары юк Алмыйча ташлап китәргә уйлаган идем, акча алмыйча җибәрмиләр.
Нәрсә генә булса да. очрашуга күп калмады Күп-күп итеп үбеп Сәрвәр"
Омскидан телеграмма.
Казань. Международная.19 Кави Наджми
27 X. Еду семьдеснт первым. Сарвар
Сәрвәрне каршы алырга Кави. Хәтирә апа. Тансык тимер юл вокзалына төшәләр. Туктый башлаган бер вагон тәрәзәсеннән Сәрвәрне күрем калып, йөгерешә башлыйлар Кави да. Тансык та елыйлар Бик ерак булмаса да
такси белән кайталар. Бүлмәгә кергән унайга ук Сәрвәр урындык алып утыра. Каршы алучылар шунда гына күрәләр: Сәрвәрнең аяк-куллары шешенгән...
Ике ел ярым дигәндә имгәтелеп, туздырылып, юк ителә язган кечкенә тату гаилә, көч-хәл белән бергә җыелып, янадан бергәләшеп яшәүгә зур өметләр баглап, кечкенә генә бүлмәдә шатланышып, елмаешып утыралар.
Хәтирә апа өстәлгә чәй әзерли башлый...
Яна, 1941 ел килеп җитте.
Төрмә камералары, төрле-төрле физик җәзалар аша үтеп, рухы сындырылган язучы Кави Нәҗми үзенен вөҗданына, намусына каршы килеп биргән күрсәтмәләреннән, башын үзе балта астына салган кебек тәвәккәллек күрсәтеп, үзендә көч табып, тикшерүче палачларны жинеп. иреккә чыга алды. Елга якын төрле урыннарга язып, гаебе юклыкны исбатлап, хатыны Сәрвәрне дә спецлагерьдан коткарып, Кави аны Казанга кайтарта алды. Кечкенә генә бүлмәдә биш кеше яна 1941 елны каршы алырга әзерлек алып баралар.
«Биргән Биктимеренә бир!»—дигәндәй—Яна ел алдыннан Кави Нәҗми бергә җыелганнарына куанып үзен бик бәхетле тоя иде.
Кави Нәҗминен НКВД кулыннан исән чыгуына дуслары да, дошманнары да ышанмыйлар. Анын имгәтелгән булса да, исән көенә Казан урамнарында күренүе күпләр өчен көтелмәгән һәм сәер күренеш була. Әшәке телләр. Кавиның зур язучы талантыннан көнләшеп яшәгән «каләмдәшләре» арасында имеш-мимеш, гайбәт тарала башлый: «НКВД» кулында утырганда күпләрне саткан ул! Шуна күрә исән калган, шунлыктан безнен арага шымчы итеп чыгарганнар инде. Сак булырга кирәк безгә...»
1941 елның 22 июнендә сугыш башланды Сугыш башлану белән Мәскәүдә яшәгән урыс язучыларынын күпчелеге, тылга, үзләре сайлап алган Казанга. Чистайга качтылар Ә татар язучыларын мобилизация белән сугышка озаттылар. Кави фронтка китәргә дип гариза яза һәм аны дивизионный комиссар итеп Кызыл Армия сафларына алалар. Ай үгәр- үтмәстә аны бронь белән азат итеп. Казанга кайтаралар. Беренчедән, исәнлеге бик шәптән түгел, икенчедән, ул тылда кирәк.
Сугыш башлангач гайбәт сөйләп, бер-беренне «чәйнәп йөрергә» вакыт калмый. Немец танклары, авиациясе, автоматлы пехотасы белән башкалага, Мәскәүгә ыргыла...
Теләсәң, теләмәсәң дә илне сакларга кирәк!
Сугыш елларында Кави Нәҗми Татарстан радиосында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире булып бик зур эшләр башкара. Аның тәкъдиме белән 1943 елнын март аенда «Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат»ы оештырыла. Менә ул хаттан өзекләр: «Татар халкынын курку белмәс, артка чигенмәс намуслы уллары һәм кызлары! Сезне хәләл сөте белән туендырган, җылы кочагына сыендырган шәфкатьле аналарыгыз, сезгә үзләренең ин яхшы сыйфатларын биреп тәрбияләгән аталарыгыз, туктаусыз алга барырга һәм явыз дошманнан рәхимсез үч алырга үзләренең фатихаларын биреп, изге «язгы кояш кебек якты сәламнәрен тапшыралар...»
«... Кадерле туганнарыбыз!
Барлык татар халкынын өмете сезгә текәлгән. Халык йөрәге сезнен белән тибә...»
Бу хатка татар халкы исеменнән Татарстан Республикасынын атаклы 48 шәхесе кул куйган. Хат 1943 елнын март башында Татарстаннын барлык газеталарында бастырыла. Хатны урысчага Константин Федин тәржемә итә.
Хатнын тәэсире фронтта сугышканнарга бик көчле була. Казанга килгән чакларында хәрби хәбәрчеләр Константин Симонов һәм Михаил Шолохов Кави Нәжминен фатирында еш кунак булалар. Шул хакта бик жылы итеп Кави Нәжминен улы бүген дә исенә төшерә:
«Мин заводта эшли идем кырык өченче елны. Кич сменадан өйгә кайтсам, бездә Мәскәү язучылары утыра иде. Алар: Фадеев. Шипачев. Федин. Толстой. Алигер иде. Әти Шипачев белән 1922 елда Мәскәүдә хәрби педагоглар институтында укыган. Дуслыклары шуннан бирле килә иде. Кичен—шау-шу. фронт хәлләрен, әдәбият хәлләрен тикшерүләр, сөйләшүләр бара. Минем өчен гажәп иде бу күренеш—урыс әдәбиятынын иң зур. талантлы язучылары безнен өйдә утыралар! Искитмәле бит!»
1943 елнын октябрь аенда Мәскәүдән СССР Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев Казанга Кави Нәҗмигә телефоннан шалтырата —Кави, исәнме!
—Исәнмесез!
—Срочно командировка ал да. Мәскәүгә кил Иртәгә үк юлга чык Мин Передслкинода яшим.
—Нәрсә булды. Александр Александрович7
—Бернәрсә дә булмады. Син бик кирәк монда Сорау биреп торма—тиз килеп җит.
—Ярар, алайса. Берсекөнгә барып җитәрмен
—Мәскәүгә китәсенне сөйләнеп йөрмә бер жирдә дә. Тиз кил!
—Ярар.
Икенче көнне Кави Нәжми Передслкинода Фадеев яшәгән йортнын ишеген какты. Ишекне ана Фалеев үзе ачты:
—Хәерле киләсен. Кави! Уз өйгә!
Бер сәгать тирәсе Фадеев кабинетында сөйләшеп утыралар. Александр Александрович жентекләп Татарстан Язучылар берлеге турында сораша, аерым язучылар белән дә кызыксына Аннан күрше бүлмәгә азып чыга Чибәр генә хатын өстәлгә пары бөркелеп торган борщ куя Фадеев күнелсез генә аңлаткандай итә
— Мин. Кави, син ашагач йөрергә алып чыгып китәм Шуннан кайткач, азрак салырбыз. Әлеге кирәкми Урамда синен белән сөйләшәсе сүз бар
Сөйләшмичә генә ашап, киенеп урамга чыгалар. Фадеев Кавины урман эченә сузылган сукмактан алып кереп китә. Дәшми генә биш минутлар чамасы бара да туктый Кави да туктый Анын күнелен ниндидер билгесез шом били Ничәмә-ничә еллар инде белеп, ул Фадеевны шулай борчулы хәлен беренче мәртәбә күрә. Туктагач, түзмичә, сорыйсы итә
—Кәефегез юк кебек. Александр Александрович7 Берәр начар нәрсә бармы әллә?
— Бар шул. Кави Сезнсн өчен бик тә начар вакыйга булуы мөмкин —Кем ул «ссзнен өчен* дигәнегез7
—Сез татарлар өчен Тыныч кына тыңларга тырыш инде син мине Бу күрешү безнең соңгысы булуы да бик мөмкин
Кави тынычланырга тырышып, акрын гына тавыш белән әйтә —Бик зур игътибар белән тыңлыйм сезне.
—Син, Кави, Муса Жәлил, немецлар төзегән татар легионы турында нәрсә беләсең?
—Бик аз. Имеш-мимештән башканы белмим дә. Чөнки информация юк дәрәҗәсендә бит бездә.
—Алайса, тынла Шәфи Алмас исемле эмигрант татар милләтчесе немецларга буйсынган “Урал—Идел” исемле комитет төзегән. Ул комитетның максаты Иделдән алып Урал тауларына кадәр булган җирләрдә. Германия протекторатына буйсынган «Идел—Урал» исемле татар штаты булдыру Хакимияте төзелгән һәм Шәфи Алмас шунын президенты булачак.
—Ә Муса Жәлилнен монда ни катнашы бар?
—Бар икән шул. Шул булачак штатнын хакимиятендә Муса Жәлил мәдәният министры итеп билгеләнгән. Германия гәҗитләрендә берничә мәртәбә анын гомум очрашуларда төшерелгән фотолары бирелгән. Шул гәҗитләр Сталинга тапшырылган. Советлар Союзына каршы сугышыр өчен татарлардан, башкортлардан торган легион төзелгән:
Кави «саламга» ябыша:
—Бәлки ялгандыр, Александр Александрович! Муса чын коммунист һәм бик тә патриотик шәхес. Мин анын сатлык булуына ышанмыйм.
—Мин дә ышанмыйм. Ләкин татар легионы факт бит. Мусанын министр булуы да гәҗитләрдә бирелгән.
Әйдә, без сөйләшүне башкачарак алып барыйк. Сатлыкмы Муса, түгелме—вакыт ачыклар. Монда шушы татар легионы белән бәйләнгән башка бик зур һәм куркыныч проблема килеп чыкты. Бүгенге көнне Муса проблемасы вак мәсьәлә. Ә ин куркынычы, Кави, менә нәрсә...
—Нәрсә9—Кавидан бу сүз пышылдап кына чыкты.
—Үзәк Комитет Политбюросында сезне, Идел һәм Кырым татарларын, депортация ясап, Урта Азиягә, Себергә, Ерак Көнчыгышка, Якутиягә. Камчаткага бүлгәләп-бүлгәләп куарга дигән сүз бара. Бу депортация 1944 елның май-август айларында үткәрелергә тиеш.
—Безне... татарларны Иделдән, туган илдән куала-ар?! Жәен?
—Әййе. Кырык дүртенче елда. Сезне генә түгел, тагын берничә мөселман халыкларын...
—Алар кемнәр?
—Әйтә алмыйм, Кави. Болай да мин сина баш китәрлек эш эшләп, сезне, татарларны, депортацияләргә җыенулары турында әйттем. Бу бит дәүләт сере. Минем сиңа сөйләгән Берияга, Сталинга барып җитсә—икебезнен дә баш бетәчәк.
Тирә-ягына каранып алды:
—Әйдә, азрак урман эчендә сөйләшмичә генә йөреп килик. Син бу информацияне хәзер үк эшкәртергә тырыш башында. Аннан сон нәрсә эшләү турында кинәшеп карарбыз. Ничек итеп сезне депортациядән коткарып алып калырга? Ин мөһим сорау бу бүгенге көндә. Менә без хәзер икәү шул мәсьәләне ничек чишәргә һәм сезне, татарларны, ничек итеп коткарырга дип уйларга тиеш. Синен белән миннән башка сез татарларны коткарыр кеше юк дөньяда. Шуны белеп уйла.
Урман эченә сузылган сукмактан атладылар. Ярты сәгать чамасы баргач, Фадеев туктады:
—Беләсеңме, Нәҗми, сезгә, татарларга, хәзерге көннән башлап нәрсә эшләргә кирәк?
—Тынлыйм, Александр Александрович.
—Тарихта сез, татарлар, безне, урысларны басып алып өч йөз елдан артык буйсындырып тотып тора алган халык. Чынгыз ханның «Ясак» кануннары буенча ясакны сез халыкның эшләп тапкан байлыгының тик уннан бер
өлешен генә алгансыз. Русьта кенәзләрнен үзара сугышулары, талашлары туктатылган Күршеләренә басып кергән кенәхтәрнен. татар ханы әмере белән, башларын чапканнар. Православие динендә булган чиркәүләр, монастырьлар берсе дә налог, ясак түләмәгәннәр. Татарлар юллар төзеп, ям хезмәтен безгә, русларга да. өйрәткәннәр. Белемле, зур мәдәниятле, сәнгатьле халык сез. татарлар. Без урыслар сездән өйрәнеп кенә Алтын Урда яулап алган җирләрне үзебезнеке итеп. зур. Бөек Русия төзи атлык Сезне Себергә. Казакъстанга. Якутиягә сөреп чыгарып юк итсатәр. Русия үзе дә бетәчәк. Сез бар җирдә һәрчак тәртип, эш. төзеклек Без урыслар сезнен эшләгәнне карап, сезнен тәҗрибәне файдатанып. үзебез дә сизмичә, сездән үрнәк алып яшибез.
Азрак дәшмичә торды да. кабаланмый гына тагын сөйләп китте:
—Казанга кайткан көненнән үк башлап син. Кави. Татарстаннан чыккан Советлар Союзы Геройлары турында китап чыгару өчен материат җыярга тотын Бу эшкә күпме язучыларны, активистларны туплый атасын, барысын да җый, эшләт. Син эш башлаган көенә, мин монда. Мәскәүдә. сезнен батырлар турында шундый китап чыгарачагыгызны җәмәгатьчелеккә барып җитәрлек итеп сөйләп, язып чыгармын Радиодан, гәҗит-журнатлардан тапшырулар, мәкаләләр бастырып хатыкка җиткерербез. Сугышта Татарстанда туып-үскән Геройларның кыюлыкларын күрсәтербез. Сезнен «Батырлар» китабына материал җыя башлаганыгыз турында мин инде атна- ун көн эчендә иптәш Сталинга җиткерермен. Фронттагы татарларга язган хатыгыз бик ошады иптәш Сталинга. Ул аны бик хуплады
Син тотын бу эшкә. Оештыру сәләтен зурдан синең, менә дигән китап булачак. Син үзен барлык фронт командующийларына хат яз һәм алардан үтенеп сора—татарларның фронтларда ничек сугышулары, аларнын нинди солдат булулары турында үз уйларын, фикерләрен сина җибәрсеннәр Китапта фронт командующийларының татарларга биргән хәрби бәяләрен дә бастырырсыз.
—Җибәрерләрме икән?
—Җибәрерләр Мин аларга шалтыратып, сез чыгара торган китапның бик мөһим политик эш икәнен аңлатып әйтермен Сталин кадрлар сайлый белә ул. Безнең фронт командующийлары бсрссннән-бсрсс акыллылар да. шәпләр дә алар.
Елмаеп Кавига карады Фадеев
—Беләсеңме, хәрбиләр арасында бер 1айбәт йөри, тик дөреслеген исбат итеп булмый.
—Нинди гайбәт'.’
-Армия генералы Коневны керәшен татары диләр Үземнсн дә алардан сораганым бар Сезне татар диләр, дөресме, дип’ Яңакларының чыгып торуы тач Себер татарларыныкы кебек бит инде. Юк ди үзе. гик шуны әйткән чагында күзләрен читкә яшерә
—Кызык бу. Консв бит чыннан да бите-кыяфәтс белән чын татар инде
—Тагын берәү бар әле андый кеше.
—Анысы кем тагын?
—Сталинград янында немецларны уратып алып тар-мар итү планын төзегән Антонов фамилияле генерал бар. Генсральный штаб начальнигының урынбасары ул хәзер. Шушы елнын февраленнән бирле Ул инде чын керәшен Әтисе Татарстаннан. Кавалериядә ат белгече, бик озак еллар вахмистр булып эшләгән. Улы—бүгенге генерал Антонов. Үзенен татар икәнен яшермичә яши Татарча да белә
Көлде.
—Мин анын белән бер мәртәбә очраштым. Илләмә дә учакка күмгән бәрәнге ярата инде...
— Мин аңа да хат языйм алайса?!
Фадеев азга гына туктап уйланып алды.
—Язма. Жавап бирмәячәк.
—Сәбәбе бармы?
—Бар. Жуков һәм Кызыл армия генералитеты Генераль штаб башында татар торган белән риза түгел. Сталин бик хөрмәт итә Антоновнын талантын, һәм уйлый белүенә югары бәя бирә. Сталиннан куркалар маршал-генераллар һәм хәзергә Антоновка тимиләр. Әгәр берәр зуррак хата ясаса, икенче көнне үк ул инде штабта булмас. Сталин да белә анын татар икәнен. Шунлыктан, официально Генераль штаб начальнигы итеп Маршал Василевский күрсәтелеп килә. Ә штаб дигән йөкне кырык икенче елнын декабрь аеннан бирле генерал Антонов өстери.
—Бу бит гаделлек түгел.
—Сезне, татарларны, Себергә сөрсәләр, гаделлек буламы?
Кави нәрсә дип тә жавап бирергә белмәде. Фадеев үзе жавап бирде:
—Сезне Волгадан Себергә, Якутиягә кусалар, бу ин зур гаделсезлекләрнен берсе булачак. Сталин татарларны яратмый. Мирсәет Солтангалиев турында ишеткәнен бармы?
—Бар. Сатлык жан бит ул.
—Сатлык дип әйтмәс идем мин аны. Ул ин акыллы татарларның берсе иде. Ленин үлгәч, Сталинның сыйнфый сәясәтенә каршы чыккан беренче коммунист ул. Солтангалиев теориясе буенча милли сәясәтне тормышка ашырып кына социализм төзеп була. Анын уйлавынча, язуынча, сыйнфый социализм төзү СССРда урыстан башка милләтләрне юкка чыгарачак, һәм сыйнфый сәясәткә нигезләнеп төзелгән СССРдагы социализм 50-60 еллар чамасы вакыт узгач җимереләчәк, таркалачак. Сезне, татарларны. Себергә озатып юкка чыгарырга тырышу Солтангалиев теориясенең дөреслеген исбатлавы мөмкин. Бөтен СССРда урыс теле генә өстенлек итеп, барлык халыклар урыс милләтенә әйләндерелсәләр, бу безнен ил өчен катастрофа булачак.
Кави сорыйсы итте:
—Солтангалиев исәнме әле ул? Төрмәдәме?
—Минем белүемчә, кырык беренче елнын гыйнварында Лубянка подвалында коридордан сорауга алып китеп барганда, арттан лепкәсенә револьвердан атканнар аны, юк иткәннәр...
Фадеев ун кулы белән Кавины кочаклады:
—Ярар, Кави! Без синен белән баш китәрлек эшкә—изге эшкә тотынабыз. Гомерем буена мин, Фадеев, сез татарларга сокланып һәм яратып карадым. Ярдәмем тиеп, сез Волга ярларында урнашкан туган илегездә яшәргә калсагыз, мин инде үлгән чагымда да сезгә ярдәмем тигәнгә куанып үләчәкмен!
Александр Фадеев тәкъдиме белән Кави Нәҗми «Батырлар китабы»н бастырып чыгару өчен җин сызганып эшкә керешә. Ул язучылардан, журналистлардан татар өчен янып-көеп йөргән шәхесләрдән «Батырлар китабы»н чыгару өчен бик бердәм коллектив төзи.
Китап Гани Сафиуллнннын батырлыгы белән башланып китә һәм барлыгы илле алты герой турында мәгълүматны үз эченә алган. Шул батырларнын 41е—татар, калган 17се урыс, чуаш, мордва, мари милләтеннән. Китапны төзүче һәм редакторы—Кави Нәжми. Ул 1945 елның июнь аенда басылып чыга. Китапнын беренче битендә Г. Жуков, И. Конев, К. Рокоссовский, Р Малиновский, Л. Говоров һәм армия генералы А. Еременконың татар
сугышчыларына биргән бәяләре чыккан.
Александр Фадеев белән анын дусты Кави Нәжминен тырышлыгы, тәвәккәллеге һәм аларнын курыкмыйча төптән уйлап хәрәкәт итә белүе аркасында Идел буе татарлары туган илләреннән сөрелмичә калалар Вакытлыча калдыра парны Сталин—сугыш тәмпанып. татар кулыннан корал алынганчы...
Сугыш тәмамлангач, җимереклекне торгызуда Татарстан нефте белән тагын татар халкы кирәк. Шахтада, руда, нефть чыгаруда, урман кисүдә, балык тотуда—тагын татарларны илтеп тутырнар. Вербовка белән Ин авыр, ин кара эшкә! Аг кебек эшли белгән чыдам татарлар... Татар шуна кирәк, татар мона кирәк дия-дия. 1953 ел килеп житә. Татарны депортанияләү вакыты 1954 ел якынлаша. Тик...
Алла бар ул!
1953 елның 3 март иртәсендә кабинеты идәнендә анын жуйган «бөек* Сталинны табалар Ике көннән ул вафат була. Бик «бөек* булса да. әжатлән ул да котыла алмый.
Сорап алгандырмы, яисә берәрсе Кави Нәҗмигә махсус биргәндерме. 1946 елда анын кулына Муса Жәлилнен «Моабит дәфтәрләре* килеп эләгә һәм Кави Нәжми, Мусанын әсирлектән кайткан күп кенә шигырьләренә тәржемә эшләп. Мәскәүгә. «Новый мир» журналы редакторы Константин Симоновка җибәрә Константин Симонов Мусанын шигырьләрен үзе тәржемә итеп, «Новый мир*да бастырырга хәзерләп куя.
Тик...
Кави Нәжми, саксызлык күрсәтеп. «Новый мир» журнпына Жалилнен шигырьләрен җибәргәнен берәрсснә үзе ычкындырганмы, яисә башкачамы бүген инде аны ачыклап булмый.
Шигырьләре инде жыярга тапшырылгач. Константин Симонов Казаннан. Татарстан НКВДсыннан чат па. Татарстан НКВДсы җитәкчесе Симоновка «сатлык* шагыйрь Муса Жәлилнен шигырьләрен бастыруны тыя Берничә кон узгач. Константин Симонов кисәтелә: «Сатлык Муса Жәлил шигырьләрен бастырмаска!» Бу 1948 елда була Кавинын дуслы Мусага ярдәм итәргә тырышуы нәтиҗә бирми 1946 елда Александр Фадеев белән бергә Кави Нәҗми КПСС Үзәк Комитеты уполномоченные Поликарповка керәләр Бер генә мәсьәлә белән «Шагыйрь Муса Жалил сатлык жан түгел һәм ул акланырга тиеш1» Бу чакта Фадеевнын Мусанын хатыны Әминә Жәлиловага язган хаты бар Шуннан күренгәнчә. Кави Нәжми—«сатлык» ярлыгы тагылган шаг ыйрь Муса Жәлилне реабилитаиияләү, акларга кирәк икәнне сорап, таләп итеп йөри башлаган ин беренче кеше
1948 елның февралендә чыккан «Совет әдәбияты* журналында 30-40 елларда атаклы тәнкыйтьчеләрнең берсе саналган Маһинур Фәйзуллинанын Гражданнар сугышы чорында булган татар поэзиясе турында мәкаләсе басылып чыга Шул мәкаләдә бөтен СССРмы шаулатып, «сатлык* ярлыгы тагылып фаш ителгән Муса Жәлил шигырьләре дә күрсәтелгән Ул мәкалә аяз көнне күк күкрәп, яшен яшьнәп шифалы янгыр яуган кебек итеп укучыларга унай тәэсир ясый. Ул елда (1948 ел) «Совет әдәбияты* журналынын баш редакторы язучы Кави Нәжми бу ла Шул мәкаләне чыгаруда «бергә ясаган батырлык* турында Маһинур Фәйзуллина менә нәрсә яза: «1948 елның февраль номерында «Совет әдәбияты» журналында минем Гражданнар су гышы елларындагы татар шигъриятенә багышланган мәкаләм чыкты Мин ул мәкаләдә Муса Жәлил ижатына да тукталдым Мәкаләне бастырып чыгарырга баш редактор, язучы Кави Нәжми ярдәм
итте. Мәкалә басылып чыккач, Кави Нәҗми Татарстан обкомы тарафыннан да һәм Язучылар берлегеннән дә бик нык шелтә алды. Шуна карамастан, мәкалә басылып чыккач, без үзебез бик канәгать булдык».
Егерменче еллар азагында Кави Нәҗми, зурдан тотынып, вакытлыча исеме «Гарнизон» булган тарихи роман яза башлый. Тик, эш өстенә эш өстәлеп, төрмәләргә эләгеп, сугышлар башланып ул романны ныклап дәвам итеп яза да, бетерә дә алмый. Еллар буе, калган эшкә кар ява дигәндәй, роман язылмыйча ята бирә.
Маһинур Фәйзуллинанын мәкаләсе басылып чыккач, Кави Нәҗмине Татарстанның партия өлкә комитетына чакыралар. Анда «сатлык шагыйрьнең» шигырьләрен «мактаган» өчен Кави белән бик каты сөйләшәләр, нык кына кисәтеп, шелтәләп чыгаралар.
Аек фикер йөртә белгән Кави атна-ун көнгә якын үз уйларында, фикерләрендә йөзеп йөри.
Кави Нәҗми ат кебек җигелеп эшләп, күп архив материаллары казып чыгарып, крепостное право бетерелгәннән башлап, 1917 елнын Октябрь революциясенең Казанда булган көннәренә кадәр чорны эченә алган теге роман өстендә эшли. Романда язылган шәхесләрнең көчле холыклары аша бай татар теле белән оста, сәләтле язучы Кави Нәҗми тарих вакыйгаларын берсе артыннан берсен тезеп, кызыклы, аянычлы, батыр, эшчән көннәрне, елларны роман битләрендә тасвирлый. Идел-су буенда яшәгән урыс, татар, чуаш һәм башка халыкларның патша хакимияте, урыс, татар фабрикантлары, заводчиклары, байлары тарафыннан эш белән ватылуларын, рухи һәм матди яктан изелүләрен романда күрсәтә. Кави Нәжминен шәп тел белән язылган бу романы, фактларга, тарихи вакыйгаларга тәңгәл килеп, узган гомер, көрәш турында бай мәгълүмат бирә.
Кави Нәҗминең яңа исем белән «Язгы җилләр» дип аталган романы татар әдәбиятында бик зур вакыйгага әйләнә.
Көнчелек уты белән янып, романга каршы чыгучы язучылар да табыла. Тик бернинди киртәләргә, каршы чыгуларга карамастан, «Язгы җилләр» романына 1951 елнын язында Сталин премиясе бирелә. Бу инде авыр иҗат еллары, НКВД төрмәләре, җәзалауларын үтеп, кыйналган, ватылган, изелгән язучы Кави Нәҗминең авыр тормыштагы ин зур рухи җиңүе була.
1956 елга кадәр сузылачак Муса Жәлилне аклау эшләре. 1952 елнын гыйнвар аенда Кави Нәҗми хатыны Сәрвәр һәм килене Сания белән Мәскәүдәге «Москва» кунакханәсендә туктала. Килгәннәренә ике көн дигәндә, болар яшәгән бүлмәнен ишеген кагалар. Ишекне киленнәре Сания ача. Ишек төбендә яхшы киенгән, бик тә зәвыклы ике кеше басып тора.
—Сез кемгә?—дип сорый Сания.
Чибәр, яшь татар кызы килгәннәргә бик нык тәэсир ясый. Тегеләр, бер- берсенә карашып алалар да, буйга озынрагы аптыраганрак тавыш белән, урысчалап:
—Безгә язучы Кави Нәжми кирәк иде. Без әллә ялгыш шакыдыкмы?—
ди.
Сания елмая:
—Дөрес шакыдыгыз. Керегез. Кави Нәҗми монда тора
Тегеләр таптаналар ишек төбендә. Икенчесе сорый:
—Ә сез кем буласыз Кави Нәҗмигә?
—Мин, Кави Нәжминен килене Сания булам.
—Ә-ә! Алай икән!—дип шатланып икесе дә елмаялар
Кереп, өсләрен сала башлыйлар. Түрдәге бүлмәгә үтеп, Сания кемнәр килгәнен Кави белән Сәрвәргә җиткерә. Өчәүләшеп кунаклар янына чыгалар. Исәнләшү, кочаклашулар. Бу ике кунакның берсе—СССР
Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев, икенчесе урыс әдәбиятынын олуг язучысы Михаил Шолохов була
Өч язучы кунакханәнен зур бүлмәсендә берничә сәгать бик тә житни темага сөйләшеп кинәшләшәләр. гәп коралар Алар сөйләшкән арада Сәрвәр белән Сания буфетка төшеп эчемлек, ашамлык алып менеп өстәл әзерлиләр.
Хәтирәләрдән сон Фадеев белән Шолохов килүләренең төп максатына күчәләр. Икесен дә нык борчыган мәсьәлә: Таепсезгә «сатлык» шагыйрь Муса Жәлил исемен ничек итеп акларга?
Шул очрашудан сон. бу өч язучы Муса Җәлилне аклау өчен ныклап эш җәелдереп җибәрәләр.
Авырлыклары, сикәлтәле эш юллары, күп кайгы-михнәт. нужалары, аз- маз гына килгән шатлык-куанычлары белән тормыш дәвам итә
1954 елда Советлар Союш язучыларынын II съездында Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Мәскәүдә Кави Нәжми доклад ясый Съездда катнашкан язучы Луи Арагон Кави Нәжми чыгышы турында түбәндәгеләрне язып чыга:
“Егерме елдан сон Кави Нәжми. каләмдәшләре каршысына узенен туган ил әдәбияты исеменнән килеп, эшчәнлеге ике съезд арасында дәвам иткән Шәриф Камалны ихтирам белән искә алып үтә. аннары Муса Жәлил турында. Фатих Кәрим турында сөйли « Совет ватанына сонгы шигъри юллармнача тугры хезмәт иткән шагыйрь һәм солдат. Анын Казан музеенда изге реликвия буларак саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының сонгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән» Кави Нәжми гомере хәрби госпитальдә өзелгән Гадел Кутуй турында сөйли Ул— Маяковский поэмасының бормалы-сырмалы юлларында кайчандыр бервакыт мин очраткан иске таныш булып чыкты Килеп керә тагар.
«Мин
татарча
«Сул марш*ны
укыйм
сезгә»,—
ДИ.
Кави Нәжми бу сүзләрнен әле генә искә алып үтелгән шагыйрь турында булуын безгә әйтте. Татар әдәбиятында монарчы күрелмәгән жанрнын тууы турында сөйләде: Фәйзинең Тукай турындагы романыннан башлап тарихи роман; Газинын «Онытылмас еллар»ы. шулай ук Гыйззәтнең. Мөхәммәт Галинен. Уразиковнын. Исәнбәтнең тарихи драмалары Ул үз иле әдәбиятыңдагы Сталин премиясе белән—Гомәр Бәшировнын «Намус» романына бирелгән премия белән горурланды. Аннары шагыйрьләрнең исемнәрен атады: Хәким. Маннур. Баттал. Садри. Арсланов. Давыдов Бу исемнәрдән, безне Моабит җырларына илтеп җиткергән әдәбияттан, боларнын барысыннан чыгып без нинди нәтиҗәгә киләалабыз ’ Язучыларын без белеп бетермәгән уннарча халыкларның берсе шушы түгелмени ’ Ничек алар белән ныграк танышырга-1”
Кырыгынчы еллар азагы иде. Мин. йотылып татар әдәбятын укып, анардан зур ләззәт табып, унъеллык мәктәпнен өлкән сыйныфында укып йорим Шул елларда Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повестеның асылын акладым. Кави Нәҗми. Габдрахман Әпсаләмовнын әсәрләрен яратам Ә менә Гомәр Бәшировнын «Сиваш*ы мина бик ошаса да. анын Сталин
премиясе алган «Намус» романы мина ошамады. Мин ул әсәрне бүген дә тәмләп укый алмыйм. Чөнки анда дөреслек юк. Ә менә Кави Нәж.минен «Язгы җилләр» романы минем бүген дә яратып укый торган әсәрем. «Ул анда Сталинны мактаган!»—дип аңа таш ыргыталар. Мин дә риза монын белән, чыннан да Кави абый Сталинны романында мактаган. Әйе. мактаган! Чөнки Сталин заманы өчен иң көчле революционерларның берсе булган
Бүгенге көндә мин, язучы Зәки Зәйнуллин, инде картаеп барган, җитмешне узган бабай кеше. Байтак яшәп, бик катлаулы тормыш узып, зур тәҗрибә туплаган шәхесмен. Шул тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, үзем өчен нәтиҗә ясадым.
Кави Нәҗми—батыр ихтыярлы, йөрәкле, язучы буларак таланты зур шәхес. 1937-39 елларда аны Казан НКВДсы подвалларында җәзалап рухи яктан сындырганнар, имгәтеп чыгарганнар. Шуңа күрә дә тиз үлгән дә Кави Нәҗми. Акыллы, башлы, уйлап эш итә белгән кеше булган ул. Шунлыктан, үзе яшәгән чор өчен коммунистлар партиясе башында торган лидерларга каршы барсаң, гомерең өзеләчәген аңлап, мәжбүр булып шуларга тугры хезмәт иткән ул. Шул чорда минем дә бала чагым узды. Тоталитар курку эчендә үстем мин дә. Шунлыктан, чор рухын үз күзем белән күреп, тоеп үскәнгә, НКВД кулына эләгеп, бер-берсе өстеннән шикаять язган бичараларны мин әрли дә, сүгә дә алмыйм. Тик мин аларны кызганам һәм НКВД подвалларындагы шикелле җәлладларга эләкмәсәм генә ярар иде, дип Ходайдан ялварам.

Реклама