ҮҖӘТ МӨХӘРРИР


Юк.
Артыгын бер дә сорамыйм чин Бары күңелемә тимәгез. Мин шигырьдә эшче.
Эш хакымны
Тик ярату белән түләгез
"Җыр тәме"
Шагыйрь йә акылы, йә таланты белән яраттыра. Иллелеге, кыюлыгы, эшчәнлеге. ягымлылыгы өчен дә яратып була аларны Шагыйрьнең холкын аның иҗатыннан эзлибез.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марс Шабаев—үзе бер планета. Аның тирәсендә иярченнәре булып авторлар йореп торыр иде. Ул күзәтүчәнлеге белән фикерле, кирелеге белән хаклы, усаллыгы белән якын, кем әйтмешли, ямьсезлеге белән сөйкемле кеше иде. Бүгенге татар поэзиясен әйдәп баручы исәннәр, заманында Марс Шабаевны үзләренең остазлары итеп, жас тигәндә трибуналардан әйтергә яраталар иде. Ә инде Татарстан радиокомитетында әдәби* драматик тапшырулар редакторы. ' Яшь ленинчы" газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге модире, "Азат хатын" журналының җаваплы секретаре. *‘Чаян"нын тәрҗемәчесе. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире. "Казан утларымның бүлек мөхәррире булып эшләгән шагыйрь Марс Шабаевнын ижади сизсмләвсн хөрмәт итеп шунысын да әйтергә кирәк, ул “шигырьләрең әйбәт'"-дигән яшьләр күптән инде Халык шагыйрьләре булды. "Юк синдә, вакыт әрәм итеп, бушка кәгазь туздырып йөрмә!"—дигәннәре әле бүген дә булса яшь язучылар исемлегемә
Табигать үзенең хозурлыгын-гүзәллеген урман-тауларны, елга-күлләрне авылларга тигезләп өләшмәгән Ижат кешеләрен дә шулай ук
Күрше Актаныш төбәгеңдә сабыйлар, тәпи йореп киткәнче, әвәл биергә өйрәнә дибез һәм ни хикмәттер, анда һәр ике хыялыйның берсе шигырь я за. Ә Марс Шабаен туып-үскән театраль Минзәлә каласында шагыйрь һәм язучылар биш мен кешегә берәү генә туры килә Шулай булгач Марс Шабаев та туган як
Әлеге шигъри юлларны бик еракта яшәүче берәр гыйлем иясенә бирсәк. Марс Шабаевны моңарчы күреп тә, укып та белмәгән килеш, ул шагыйрьнең ижади һәм шәхси портретын бик жинел генә сурәтләп әйтә алыр иле Сүзен: "Юк'"—дип башладымы—димәк ул үз заманы, чордашлары белән һәрдаим бәхәстә. "Күңелемә тимәгез” дигәне—аның каты куллы, әмма тиз үпкәләүчән икәнлегенә ишарә. Шигырьдә эшче булуы—профессиональ каләм иясе дип аңлашыла. Ярату белән түләү өметләнгән шагыйрь үзе дә тормышка гашыйк кеше булыр
мохитен меннәр
күзе белән күзәтергә, сокланырга, нәүмизләр өчен язып калдырырга тиеш. Әгәр шагыйрьнең иҗатын шартлыча икегә аерып үлчәү тәлинкәсенә салсаң—туган як табигатенә багышланган шигырьләре белән мәхәббәт лирикасы тигезләшер кебек. Марс Шабаев зәңгәр Ыкны күрше районнар белән бүлешми, ул аны шигырь саен бөтенләйгә һәм бары тик Минзәләнеке генә итәргә омтыла, ахыр чиктә “Салда сәяхәт" дигән повесть белән укучылар күңеленә беркетеп куя. җырга сала. Шагыйрьнең дистәгә якын җыры бар. тик ул җырлар әле үзенең җырчыларын тапмаган, киләчәктә тыңлаучыга килеп ирешәсе сөенеч булып калсыннар. Шунысы нык сизелә: көй сорап туган ул шигырьләр нәкъ менә салда язылганнардыр кебек. Марс Шабаев җыр текстларын тиражлау белән мавыкмый, ул чаманы белә—әйбәт шагыйрьнең җырлары күп булмас
Әдәбият кырына шау-шуларсыз, ыгы-зыгы тудырмыйча гына килеп кергән һәм егерме биш ел буе иҗади алмаш тәрбияләгән Марс Шабаев тынгысыз поэзия мәйданын калдырып, тыныч кына китеп бара—үзе исән чагында ук канатлырак, өметлерәк, бәдәнлерәк көрәшчеләргә юл бирә.
Кыска төннәреңә алмаш булып
Йокысызлар килер.
Озыннар...
Язмышыңны куркып көтеп ятма.
Язмышыңа каршы үзең бар
"Кеше булып"
90 еллар башында тотрыклы яшәешебезгә ашкынып килеп кергән “Дөнья базары" күп кенә иҗат шәхесләренең өметен өзде, күңел төшенкелегенә дучар итте Үткен карашлы, кыю каләмле Марс Шабаев тулысынча тәрҗемә эшенә кереште Америка шагыйре Уолт Уитменның шигырьләрен татарча яңгыратучы ул. Казакъ һәм каракалпак шагыйрьләрен дә тәрҗемә итте. Мәскәүдә яшәп рус телендә ижат итүче Рауль Мирхәйдәровның романнары Казанда күпләп татарча басыла икән—монда да Марс Шабаевнын тырышлыгы бәхәссез.
Аның архивы өйрәнелмәгән әле. аларны актарганда бик күп каләмдәш дусларның рәхмәтле хатлары өскә чыгар. Кырыс, әмма мәрхәмәтле остазны олылау хатлары булыр алар. Җитмеш дүрт яшькәчә яшәп тә үз гомерендә түрәләргә баш имәгән, ялагайланмаган, акны—ак. караны—кара дип дус-дошманына әйтә алган, хакыйкать хакына бик күп авыр сүз ишеткән үҗәт шагыйрьне дә яратып һәм сагынып була икән ул.

Реклама