ҮРБӘТ ХАНӘКӘ ГЫЙШКЫ


Василий быел иртә жәйдән үк гаиләсе, даирәсе белән Чыпчык тавы атамасы белән даны чыккан утарына күченеп килде. Авыл тормышының тынычлыгы, иркенлеге ошый ана. Әмма олуг кенәзне җәйге манзара гына жәлеп итми иде. Күптән түгел, аның аюлар белән мавыгуына янасы өстәлде. Ул хәзер ау этләре асрый башлады. Монда ин яраткан маэмайлары яши. Әлегә кадәр Рәсәйдә ауга эт белән чыкмыйлар иде. Бу яналыкны ауропалыларга ияреп, Василий кертеп җибәрде. Аннан күрмәкче, башка боярлар тартылды. Аюларга бераз кысылырга туры килде.
Василий бүген дә кичкә кадәр этләре янында булашты. Бурзайлары янында кайнашу аңа зур канәгатьлек китерә иде. Шуңа күрә табын вакыты җиткәнен сизми дә калды. Хатыны бөек княгиня Соломония аш-су мәсьәләсендә үтә дә нәзберек зат. Һәркемнән этикет кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә. Нигъмәтләр һәрвакыт мулдан. Шуның белән бергә, көннеке көнгә туры килми, төрләндереп кенә торалар. Олуг кенәз өчен бер генә даими ризык бар. Ул да булса—кыздырылган аккош. Аны махсус ашчы оста хәзерли. Аккош ите матурлык, гайрәт вә дәрт чыганагы, имеш.
Соломония ымсындыргыч буй-сынлы, мамык иренле чибәр хатын Кара чәчле, кара күзле. Толымнары озын. Ул аларны әле калку күкрәге буйлап төшерә, әле арка ягыннан биленнән түбәнгә шудыра. Кәс-кәс атлап киткән чакларында ирексездән күзләр шунда юнәлә
Жир яңгырдан туймас, бәгъзе хатын ирдән туймас, дигән әйтемне, гүя Соломониягә багышлап чыгарганнар. Нәфесенең башы һич ябылып тормый. Василий хатынын шаяртып, “Ак пәри”, дип йөртә.
Балага тиешле бөтен иркәләү-сөешүләрен алар бер-берсенә сарыф итәләр. Чөнки никахлашуларына унөч ел үтеп китте инде, ә гүзәлкәй һаман көмәнгә узмый да узмый. Им-томнарның да, гыйбадәт-догаларның да, дару-төнәтмәләрнең дә файдасы тими. Василий (ул гынамы, бөтен Рәсәй!) эченнән генә варисы булмаганга бик көя. Туганнары Симеон белән Димитрийны, сакаллары билләренә җитсә дә, башлы-күзле итәргә ашыкмый. Уллары туып, тәхетне бүлешергә туры килмәгәе дип шикләнә.
Василийның үз никахы да алдан тәгаенләгәнчә булмады. Атасы Иван өченче егерме биш яше суккан өлкән улына чит илдән патша кызы алырга ниятләгән иде. Бу хакта Дания короле белән сөйләшүләр дә алып барылды 4
Ахыры. Башы журналыбызның 4 санында.
1503 ел буе ике арада илчеләр йөреп торды. Тик король, һич көтмәгәндә, кызы Елизаветаны Швед курфюрсты Бранденбурскийга биреп куйды.
Иваннын хәле авырайган чак иде. Шуна күрә бу изге эшне ашыктыруны мәгъкуль санады. Юрий Малый дигән якын боярынын кызын ярәшмәкче итте. Инде Василий тәртәгә типте, грек кызына күнеле ятмавын белдерде Иван улының теләгенә каршы килмәде. Алай гынамы, мен биш йөз дәрәжәле Рәсәй кәләшләре арасыннан үзенә охшаганын сайлап алырга рөхсәтен бирде.
Василий нәсел-ыруы татар морзасы Чита токымына барып тоташкан Юрий Сабуров атлы гади түрәнен гүзәл кызы Соломонияне сайлады (үзе патшалык итә башлагач кына ул бабасын бояр дәрәжәсенә күтәрде).
—Василий Иванович, бурзайларыңны миннән өстенрәк күрәсен син,—диде патшабикә,—хәтерлисенме, өстеннән кош та очырмам дигән идеи
—Дәгъвәләрең урынсыз, күгәрченкәем, син һәрвакыт йөрәк түрендә,— дип. Василий бичәсенен бит очыннан үбеп алды.
Олуг кенәзне трапеза вакытында борчу тыела. Тик шулай да. аеруча кичектергесез эшләр килеп чыкканда, әлеге кагыйдәне урап узарга да ярый Бу нәкъ шундый очрак иде, күрәсен. Эшләр башкаручы дьяк Василий янына килеп басты.
—Ни бар?—дип сорады олуг кенәз канәгатьсез генә.
—Казан-йорттан илчеләр килгән, бик мөһим хәбәр алып килгәннәр Кайда һәм кайчан кабул итәсен?—дип сорады дьяк.
— Монда! Бүген үк!—диде Василий.
Казанлыларны олуг кенәз эш бүлмәсендә каршы алды. Гадәти сәламләүләр, бүләкләрдән соң Шаһ-Хөсәен ана Мөхәммәдәмин ханның сырхавы һәм шул сәбәпле тәхеттән ваз кичәргә карар итүен җиткерде
—Хан үз урынында Габделләтыйф ханны күрергә тели һәм бу анын бердәнбер шарты,—диде илче
Василий өнен югалтты. Беренчедән, бу адәм ышанмастай хәбәр иде Мондый хәбәрне дөрес булса да сөйләргә ярамый. Икенчедән, әлегә Мөхәммәдәминнен тәхеттән китүе мөнәсәбәтләрендә килеп чыгачак үзгәрешләрне колачларлык хәлдә түгел иде анын акылы
—Сәед, бик кайгылы хәбәр алып килгәнсең. Туганым Мөхәммәдәминнен сырхавы минем өчен дә зур бәхетсезлек. Тик. кем әйтмешли, солы үз урынында, печән үз урынында калсын әле. аларны буташтырмыйк, бахбаебыз тубырлап китмәсен,—диде, ниһаять, киная беләнрәк
— Мин сөйләшүләрне тизләтү мәнфәгатьләрен генә күздә тотам,—диде Шаһ-Хөсәен.
—Ашыгу борча тотканда гына ярый, сәед, кабаланмыйча гына асылына төшик,—дип. Василий кулына бокалын алды.
Шаһ-Хөсәен олуг кенәзгә карап торды Василий шактый үзгәргән иде Гәүдәсе тулыланыбрак та киткән, ахры. Чын ир-ат булып житешкән Сакал-мыегы да килешле. Ул хәзер нәкъ атасы рәвешен алган иде Тавышына кадәр Иван патшаны хәтерләтә.
Мондый чакта кулга бокал алу. гадәттә, сөйләшүләрнең тәмамлануына ишарә итә. Ләкин әле сөйләшү башланмады да ич. Шуна күрә Шаһ-Хөсәен сүзен Василийның үзе шикелле киная кабыгына төрде
—Олуг кенәз, чаптарыбыз йончыган, нәрсә ашатабыз соң. солы бирәбезме, печәнме?—дип сорады.
—Син безнең кадерле кунак, сәед,—диде Василий дусларча елмаеп,—бер өч-дүрт көн рәхәтләнеп ял итегез, җаныгыз ни тели, шул булыр Ул арада без монда киңәшеп, уртак бер фикергә килербез Саламмы, печәнме.
солымы—барысын да түкми-чәчми сезгә җиткерербез. Мәсьәлә бик мөһим.
Нәкъ атасы, дип уйлап куйды сәед. Күр. ничек сак кылана, ник бер тәгаен сүз әйтсен.
Шул рәвешле, йомшак кына жәеп, олуг кенәз казанлыларны урманга “сөрде”. Анда ял итү өчен барысы да бар иде. Телисенме-теләмисеңме, рәхим итеп күнел ач, кәеф-сафа кор. Күңел дә ачтылар, кәеф-сафа да кордылар. Василий да сүзендә торды. Нәкъ өч көннән соң Кремльгә чакыртып алды.
Казан-йорт мәскәүлеләр өчен кыргый ат кебек иде. Һич йөгәннәтми, болын тутырып тик чабып йөрүен белә. Солыга да, печәнгә дә, хәтта башакка да алданырга теләми.
Әйе, күп урыс патшаларының төн йокыларын качырган кала ул шәһри Казан. Һәр патша үзенең алмашына, бу күндәмсез татар оясын буйсындыр, дип васыять әйтеп калдырган. Иван өченче дә Василийдан ант эчерткән иде. Ләкин тәүге һөжүмендә үк хурлыклы рәвештә качып китәргә мәжбүр ителде. Анын күкрәгенә кадалган татар хәнжәреннән әле булса кан саркып тора.
Кыргый атны нукталарга тагын бер форсат чыкты менә.
—Без сина бик рәхмәтле, олуг кенәз, ял искиткеч күңелле булды,—дип билен бөкте Шаһ-Хөсәен,—инде атларны ашатыр вакыт та җиткәндер, шәт.
—Җарияләр зарлана ди анда, безгә күз дә төшермәделәр, дип әйтәләр, ди.
Василий әйләнә-тирәдәгеләргә күз кысты.
—Без намаз картлары, олуг кенәз,—диде сәед,—гөнаһ җыюдан бик куркабыз.
—Алайса шул,—диде Василий җитди төс алып,—безнең шартлар эшләнде, сөйләшү алып баручы илчеләр билгеләнде. Алар барысын да бәйнә-бәйнә төшендерерләр Ике-өч көннән янә очрашырбыз. Аллаһы тәгалә мәрхәмәтеннән ташламас, боерган булса.
Олуг кенәз вәкаләтле илче итеп мәртәбәле өч дәүләт эшлеклесен билгеләгән иде. Тучков, Карпов дигәннәре белән Шаһ-Хөсәеннен беренче очрашуы. Чөнки яшьләр әле. Ә менә Иван Телешев күптәнге танышы Мөхәммәдәминне тәхеткә утыртырга килүчеләр арасында да бар иде. Бик астыртын кеше. Шома. Егерме дүртенче июнь зилзиләсендә дә җил-яңгыр тигертмәде үзенә. Кляпикны таш капчыкка яшерделәр, ә Телешев исән- имин Мәскәүгә элдертте.
Сөйләшү дигәннәре исә эт кура төбен чылатканчы төгәлләнде. Юка иреннәрен бөрештереп, Телешев авызыннан бер-ике генә җөмлә сытып чыгарды. Чынлыкта бу ультиматум иде.
—Казан тәхетенә Мәскәү белән килештермичә хан утыртмау турында ант ярлыгы языгыз,—диде,—олуг кенәз фатихасын бирүгә, барыбыз бергә Казанга юл тотачакбыз. Мөхәммәдәмин хан ярлыкка мөһерен сугып, ант эчәргә тиеш. Корылтайның да ризалыгын алу зарур.
—Тәхеткә Габделләтыйф ханны утырту шартын исегездән чыгармагыз,— дип кисәтте сәед.
—Анысына да чират җитәр, әүвәл төп мәсьәләне хәл итү зарур,—диде Телешев. Ул күз очы белән генә елмайгандай итеп, башын иде.
Солых вакытында да күпме изаландылар. Бер ел буе Казан белән Мәскәү арасына тузан кундырмадылар. Әле монысы ярамый, әле тегесен килештерми.
Олуг кенәз янә шул юлны сайлады. Шаһ-Хөсәен бәхәскә кереп тормады.
Мәскәү әлеге мәсьәләне ин мөһиме дип санаса да, Казан өчен тәхет иясе беренче урында тора иде. Монда инде икеле-микеле була алмый. Жә Габделләтыйф дилбегәне үз кулына тота, жә Мөхәммәдәмин сүзен кире ала.
Мөхәммәдәмин сәедкә дусты Челядинны күреп сөйләшергә кушкан иде. “Сүзе үтә, абруе зур, ярдәм итми калмас",—дигән иде Чөнки икесе дә белә, Габделләтыйфны тәхеткә утырту өчен аны ин элек тоткынлыктан азат итәргә кирәк әле
Челядин сәедне үзе эзләп тапты. Мөхәммәдәминнен сырхавы турындагы хәбәр бөтен Мәскәүгә таралып өлгергән икән инде.
—Что, Аминка. серьезно болен что-ли?—дип, бусагадан атлап керә- керешкә сорауларын яудыра башлады.
Шаһ-Хөсәен хәлне бик вәземләп анлатты. Иван башын иеп озак кына сүзсез утырды да:
—Мина бер касә шәраб бирегез,—диде.
—Без аны үгез дип йөртә идек
—Бәлки әле йөреп тә китәр,—диде сәед,—тәхеттән ваз кичүгә килгәндә исә мона ил каршында, халкы каршында зур җаваплылык хисе тою этәргәндер дип беләм.
—Ашыкмыймы, кабаланмыймы—менә нәрсә борчый мине,—диде Иван,—үкенергә туры килмәгәе
—Ханның карары катгый.
Габделләтыйф исемен ишетүгә, Челядиннын тар. очлы маңгаена сырлар ятты.
—Турысын әйтим, бу хан белән һич тә исемемне буясым килми, сәед, диде.—Габделләтыйф Мәскәү өчен кулай шәхес түгел.
—Бу Мөхәммәдәмин хан үтенече кенәз
— Беләм Казанда булганда сөйләшкән идек инде бу хакта Хәтта ризалыгымны да биргән идем. Ләкин мона минем теш кенә үтми Тырышып карармын, билгеле,—диде Челядин теләр-теләмәс кенә Шаһ- Хөсәен аның бармакка бармак та сукмаячагын шундук анлап алды
— Мин Аминкага елан агуыннан ясалган төнәтмә жибәрәм, мен авырудан дәва,—дип, сүзне икенчегә борып жибәрде кенәз,—күрерсең дә торырсың, яна ханның хажәте дә чыкмас
Габделләтыйф көтүдән аерылып калган ялгыз куй хәлендә иле. Ә көтү ташлаган малны бүре алыр, ил ташлаган ирне гүр алыр, ди Дөрес, көтүен дә, илен дә үз иреге белән ташламады Гомумән, жырсыз сандугач инде ул, ватансыз бәндә. Казанда туса да. аны ватаным дип авыз тутырып әйтә алмый Чөнки атасы вафатыннан сон. анасы Нурсолтан. Кырым ханына кияүгә чыгу сәбәпле, улын үзе белән алып китте Кырымны да ватаным дияргә теле әйләнми Кырым ата-бабасы жире түгел Анын ин күп гомере Мәскәүдә үтте. Тик монда ул—тоткын Ватан исә ирекле була.
Габделләтыйф үзенең ясины укылган дип саный иде Башкалар да барлыгын оныттылар шикелле Килүче-китүче дә, хәл белүче дә юк Шуңа күрә туганы Ходайколнын зинданга килүе аяз көндәге яшен шикеллерәк тәэсир итте Беренчедән, аларнын күрешмәгәненә дә дистә елдан артык иде Икенчедән
Икенчедән. Ходайкол үзе дә Ходайкол түгел бит инде 1505 елдан Петр атамышлы Христиан Бу адымы белән ул ха штыктан баш тартты Шул бәрабәргә олуг кенәз ана сенлесс Евдокияне никахлады, үз гаиләсенә кертте Хәләле Петр Ибрагимовичка ике кыз бала алып кайтты Аларны
бик дәрәҗәле кенәз улларына ярәшеп тә куйдылар. Кыскасы. Ходайкол үзен бәхетле кешеләрдән саный иде. Габделләтыйфнын Василийга сырт йонын кабартуын аңламый, аңларга да теләми иде.
Габделләтыйф агасын башта танымады Ул затлы киемнән иде. Кафтанының билбавына кадәр асыл ташлар белән бизәлгән. Аягында чигүле сафьян итек.
—Слава богу, ты в добром здравии,—дип сөйләнә-сөйләнә кунак чукыну хәрәкәтләре ясап алды,—Вот и свидились брат. Я очень рад, дайте-ка я тебя поцелую.
Габделләтыйф читкә тайпылды.
—Не узнаешь что-ли. я же твой кровный брат. Ходайкол. то-есть Петр Ибрагимович...
—Син ата-анаңнан, динеңнән, теленнән ваз кичкән сатлык жан. якын килмә.—диде Габделләтыйф ачу белән.
—Осторожно, я из царьской семьи.
Аларнын сүзләре ялганмады. Ходайкол буш кул белән кайтып китте. Хәер, буш кул белән түгел. Шул ук көнне бүлмәдә православиегә кагылышлы образлар пәйда булды. Габделләтыйф юк чакта кертеп куйганнар. Ул аларны үз куллары белән ботарлап ташлады. Агасы ана башка бүләк тә калдырган икән. Сакчы ниндидер язу кертеп бирде Бу—Ходайколның чукынган вакытта олуг кенәз Василий Ивановичка биргән ярлыгынын күчермәсе. Габделләтыйф аны кызыксынып укып чыкты. Менә ул.
“Мин. шаһзадә Петр. Ибраһим хан углы, үземнең туганым Илһам илә, бөтен Русиянен олуг кенәзе булган Иван Васильевич кулына төшкән идек. Хәзергесендә исә минем падишаһым олуг кенәз Василий Иванович мине тоткынлыктан җибәрделәр. Мин үземнең падишаһым, атам, бөтен Русиянен митрополиты булган Семенга багынып. анын багышлавын үтендем. Һәм дә мин үземнең падишаһым олуг кенәз Василий Ивановичка багынып. анын мине чукындырырга кушуын үтенгән идем. Минем падишаһым, бөтен Русиянен олуг кенәзе Василий Иванович митрополит Семенга мине чукындырырга кушты. Семен һәм мәрхәмәт итеп, мине чукындырды. Мин. шаһзадә Петр, шушы хак булган православный диндә бик нык булып, ахыр гомеремәчә аңардан күчмәскә, үземнең падишаһым, бөтен Русиянен олуг кенәзе булган Василий Ивановичка һәм дә анын балаларына хезмәт итеп, аларга яхшылык теләргә, шулай ук аларнын җирләренә һәр эштә тугры булып, һичбер начарлык теләмәскә, кылмаска, уйламаска, һичкем белән ул хакта хәбәрләшмәскә, падишаһлык зарарына тырышучыларның һичбере белән дуслашмаска, падишаһлыкка яманлык теләүчеләрнен һичберсенә, Казанга. Литвага һичбер вакыт үземнең падишаһым олуг кенәз Василийны ташлап, ахыр гомеремәчә. китмәскә, үземнең падишаһым хакында христианнан, татардан һәм Литва кешесеннән яхшы вә яхуд яман бер хәбәр ишетсәм, шуны турылык белән үземнең падишаһым олуг кенәз Василийга һәм дә анын балаларына һичбер хәйләсез ирештерергә, аны һичбер вакыт яшермәскә. Казан падишаһы булган минем туганым вә яхуд андагы икенче падишаһ, шулай ук Казан кешеләреннән кем дә булса берәү яисә литвалылардан берәү миңа бер кешене ни дә булса бер нәрсә белән вә яхуд берәүне ярлык белән җибәрсәләр, миңа шул кешене тотып, үзенен ярлыгы белән сез падишаһым олуг кенәзгә һәм дә анын балаларына тапшырырга, кем дә булса миңа бер сүз әйтсә, шуны үземнең падишаһым олуг кенәз Василийга һәм дә анын балаларына тугрылык белән сөйләргә, һичбер эшне алардан яшермәскә, мина үземнең падишаһым олуг кенәз Василий һәм дә анын балалары янында һәр эштә олуг кенәз кушканча
булырга, олуг кенәз Василий, шулай ук анын балаларына хезмәт итеп, аларга яхшылык теләргә, жирләренә дә һәр эштә тугры булырга, үземнен падишаһымнан һәм дә анын балаларыннан, шушы ярлыкта язылган нәрсәләрнен барчасыннан ахыр гомеремә чаклы аерылмаска, мина, үлгәнчегә чаклы, хак булган православный диндә бик нык булырга, үземнен падишаһым, бөтен Русиянен олуг кенәзе булган Василии Ивановичка һәм дә анын балаларына хезмәт итеп, һәр эштә шул ярлыкта язылганча эш итәргә сүземне бирәмен. Әгәр дә мин шушы ярлыкта язылганча эш итмәсәм, ул чагында Тәнренен, анын саф булган анасынын. шулай ук олуг кәрамәтләр иясе Петр, Алексей митрополитларның. Леонтий. Сергеи. Кирилл, Варлаамнарнын вә хәзерге митрополит Семеннын мина үземнен булган чагымда һәм киләчәктә мәрхәмәтләре булмасын! Бу ярлыкка минем атам Семен митрополит үзенен кулын һәм дә белгермәсен (печать) басты. Минем атам Нифонт Суздальский үзенен кулын куйды. 7014 ел. декабрьнең 28 нче көне (дөнья яратылудан) ".
— Һи, адәм актыгы, ләгыйнь,—дип Габделләтыйф ярлыкны ачу белән ерткалап ташлады —Бу сон мине дә үз артыннан ияртмәкче ич Кабәхәт
Илчеләр Казанда озак юанмадылар. Чөнки Мөхәммәдәмин хан олуг кенәзнен тәхеткә мөнәсәбәтле шартларын кабул итте, антлы ярлык язды. Василий, үз чиратында, йөкләмәсенә тугры калып. Габделләтыйф ханны тоткынлыктан чыгарырга тиеш иде Билгеле, ул вәгъдәсендә торачак Шунын белән бергә, аны Казан тәхетенә утыртмас өчен көчен дә кызганмаячак. Петр Ибраһимовичны да Габделләтыйф янына шул максатны күздә тотып жибәрде “Бәлки православиега аударып булыр”,— дигән иде. Ул вакытта мәсьәлә бик жинел хәл ителер иде
Хужасынын хәлен күреп торган шамакай анын алдына килеп утырды да, сөеп-яратып, сакалын сыйпаштырырга кереште
— Мин булсам, мичкәңдәге суны аударып ташларга ашыкмас идем,— диде ул күзләрен уйнатып
—Нинди мичкә ул?—диде Василий аптырабрак.
—Башыңа кибәк тутырганга мин гаепле түгел лә,—диде шамакай
—Авызынны үлчәп ач
—Үлчәсән дә, үлчәмәсән дә кибәк кибәк инде ул,—дип шаркылдады шамакай —Мин сина хәзер бер мәзәк сөйлим, шуннан татарлар белән нишләргә кирәген үзен чамаларсын. Урман аланында йөргән үгез янына ач бүре килеп чыккан. Шул бүре әйтте, ди
—Үгез, мин сине ашыйм!
Үгез монарга каршы әйтте, ди:
— Бик ашар иден дә. көчен җитмәс шул
—Алайса нишләргә сон миңа, бик ачыктым бит,—дигән бүре
— Менә нәрсә,—дигән үгез,—күзен кызарганчы көчәнеп кара Шул вакытта сина мине жинәрлек көч керер
Әй. көчәнә, ди. бүре, әй. тырыша, ди Менә күзем кызара, менә көчем арта дигәндә генә күзләре атылды да чыкты, ди
—Димәк, мин Мөхәммәдәмингә шундый шартлар куярга тиешмен ки. көчәнә-көчәнә күзләре шартлап чыксын Шулаймы9
Олуг кенәзнен фәрманы белән 1516 елнын 12 нче ноябрь конне Габделләтыйф зинданнан азат ителде Василий ана янә ханнар биләмәсе
саналган Кашираны багышлады. Казан тәхетенә утыру өчен юл ачылды. Һәр ике як та үз сүзләрен үтәде. Тик Шаһ-Хөсәенгә Габделлатыйфны күреп сөйләшергә генә мөмкинлек бирмәделәр. Янәсе, рәсми тәкъдим ясау олуг кенәз вазифасы.
Нишләргә? Төрлечә гөманлап карадылар. Ахырда иң дуамал, ин хәвефле дип саналган ысулга тукталу мәгъкуль күрелде.
Кышкы матур көн иде. Дымык. Күк гөмбәзенә челтәрдәй юка өрфия болытлар эленгән. Шул болытлардан иренеп кенә вак-вак кар бөртекләре төшкәли. Карап туймаслык.
Олуг кенәзнен дә йөзе якты иде. Бик дустанә сөйләште.
—Мәскәүдән чыкканчы озатып куярлар, юлыгыз тәгаенләнгән, барысы да унышлы булыр, Мөхәммәдәмин ханга ихлас сәламемне җиткерегез,— дип хәерле сәфәр теләп калды.
Илчеләр исә озатучылар китеп, кала төтеннәре күздән югалуга, олы юлдан читкә каерылдылар. Аулак урын. Үтүче-сүтүчеләр дә юк. Атлар шәпле, камчы тигертмиләр. Бара-бара бүрәнә коймалы бер зур гына утарга килеп җиттеләр. Монда аларны көтәләр иде, кыр сыман зур ишек алдына кереп тә тулдылар.
Эзләрне кар күмеп китте.
Иртәгәсен биек капка янә шыгырдап ачылды. Аннан пар ат җигелгән бизәкле купшы чана һәм өч җайдак чыкты. Алдагысы кырмалы тун кигән, башында очлы бүрек. Билендә—кылыч. Бик фырт күренә.
Төп кебек калын гәүдәле бу хәрбинең Бозак бахшы икәнен хәтта якыннары да танымас иде. Кием-салымы бер хәл, килеш-килбәте үзгәргән. Ул болай да саргылтлыгы белән урыс кавеменә тартым. Сакал-мыекларын да православичә килештереп төзәткәч, бөтенләй москалга әйләнгән. Ә тел мәсьәләсенә килгәндә, ана тылмач кирәкми, урысның үзен сатып җибәрер дәрәҗәдә белә ул аларнын телен.
Шулай да, читтән күзәтеп торучы иң әүвәл чанага игътибар итәр иде, мөгаен. Купшылыгы өчен генә түгел. Купшылыгы да бар, әлбәттә. Бизәкле, чәчәкле-чуклы.
Һәм шул чибәр чананың түрендә ике сәер зат утыра. Икесе дә ап-ак бөркәнгеч ябынган. Күзләр ин әүвәл шуларга ябыша.
—Аллага тапшырдык!—диде бахшы-хәрби.
Атлар җилдәй элдертә, тояк асларыннан кар йомарламнары гына чәчрәп кала. Әнә, олы юлга да чыктылар. Анда исә сыргавыл арты сыргавыл. Алар патшаныкыннан кала, бар экипажларны да җин эченнән уздыралар. Кырымнарның урыс хәрбиләре киеменнән чик буе шәһәрләрен талап йөрүләре акылга утыртты аларны Бозак моны бик яхшы белә, шуна күрә сакчылардан алдан телен тибрәтә башлады. Илче сыйфатында ул болай вакланып та тормас иде дә, аларнын юл картасында әлеге юнәлеш каралмаган шул, алар бу юлда качкын.
—И, служивые, трудно в такой мороз торчить на дороге, сам испытал, знаю почем пуд лиха. Могу помочь, специально для вас прихватил,—дип лыгырдарга тотынды. Шешәләр дә китертте, кабымлыклар да. Башта сакчылар бер-берсенә каранып кыяр-кыймас кына тотынганнар иде дә, түземлекләре бик тиз төкәнде. Хәер, эттән сөяк арта ди мени?!
Ә бахшынын авызы йомылып тормый, бытырдапмы-бытырдый.
—Каширага озатып барыш менә бу җарияләрне. Күрәсезме, бакча карачкысы шикелле бөркәнеп утырганнар, йөзләрен ачырга ярамый икән мөселманнарның Берсе—Каширадан хан кәләше, ди. Бик нык сакларга боердылар. Ашыгабыз. Барыбер бер мәзәк сөйләмичә сезнен яннан китәсе килми. Бик ошадыгыз.
—Айда, валяй,—диеште сакчылар,—вакыт тизрәк үтәр ичмасам
Бозак башта шук кына елмайгандай итте дә, күзләрен ялтыратып, сорау бирде:
—Служивые, менә әйтегез әле, тере мәет буламы?
Тегеләрнең җилкәләре җыерылды.
—Годок, син нидер буташтырасын,—диде арадан берсе.
—Юк. служивые, үз акылымда мин, мәет үле дә, тере дә була.
—Ничек?
—Фаразан, кемсә итәгатьле балалар үстерсә, бакча утыртса, йорт-җир караса, андый адәм халык күңелендә үлгәннән сон да озак яшәр. ди. Ә инде...
—Аңлашылды, годок, бу мәзәген безнен ишеләргә түгел,—дип бүлде баганадай озын хәрби,—син лутчы җарияләреңнән авыз иттерер илен
Дәррәү кубып көлделәр: ха-ха-ха
—Бигайбә, служивые, вакыт тар, другой раз
Алдагы сыргавылда да аралашу майлаган кебек башланып китте Карышып тормадылар, хәмерне дә алдылар, мәзәкне дә бүлдермичә тынладылар. Ул анда башка мәзәк сөйләде.
Имеш, бер адәм итекчедән итекләрен төзәттергән. Алып кайтып кигән икән, аягына су үткән. Итекчегә барган да:
—Төзәтә алмагансың!—дип, тавыш күтәргән.
Итекче әйткән:
—Ашыкма, җирне катырсын әле, аннан сон су да үтмәс,—дигән
Рәхәтләнеп, эчләрен тота-тота көлделәр. Булды бу, эш пеште, дип уйлады бахшы, инде тайсаң да ярыйдыр Тик инде кузгалып китәбез генә дигәндә, сак башлыгы юлга киртә салды.
—Телеңне шәп болгатасын анысы,—диде күзләрен чекерәйтеп,—әмма дә ләкин мин синен ул балахон ябынган чәчбиләреңне тикшерергә бурычлымын, йөзләрен ачсыннар, тәртип шуны таләп итә Имею право'
Бозакның теле анкавына ябышты Ләкин моны һич тә сакчыга белгертергә ярамый.
—Таләп шулай икән, рәхим ит служивый, кара. Тик кисәтеп куям күреп торасын, аларны ике мөселман ялмавызы саклый, чын башкисәрләр Атар хан кәләше өчен җаннарын бирергә дә әзер Суеш булачак. Олуг кенәз дә бу гамәлләрегезне хупламас. Чөнки Габделләтыйф анын вассал ханы.
Сак башлыгы бу сүзләрдән аптырап калды Шуннан файдаланып, бахшы башкаларга сиздерми генә моның учына алтын гәпкә дә салды
Алтын тәңкә тегенең кесәсенә кереп оялагач кына жинел сулап куйды.
Ниһаять, Кашира биләмәләренә килеп керделәр Бер җайлырак җирдә тукталып хәл алырга, үзләрен тәртипкә китерергә кирәк иде Чанада) ы кәләшләргә дә япмаларыннан арынырга вакыт Анын берсе илчелек башлыгы Шаһ-Хөсәен. икенчесе Шаһ-Йосыф иде.
—Алла саклады, сират күперен исән-имин үттек бит. ходайнын рәхмәте,—дип дога кылды сәед.
— Бозак бахшыга мәдхия, аның тапкырлыгына, тәвәккәллегенә исем- акылым китте, сөбханалла,—дип өстәде кече илче —Япмаларны ачсалар, бөтен кылган гамәлләребез җилгә оча иде
—Әйе. зур тавыш чыгачак иде,—дип җөпләде сәед туганын
— Кузгалыйк, җәмәгать, тонен янә сәфәр чыгасы,—диде бахшы.
Габделләтыйф исә илчеләрнең бу маҗаралы сәяхәтенә лаеклы бәһасен бирер)ә ашыкмады. Ул анын максатын да. хәвефен дә аңлап җиткермәде, ахры Үзе иреккә чыкса да. күңеле тоткынлыкта иде бугай әле Күз
карашы ваемсыз, чырае төмсә. Әйтерсең лә, бер-бер хастасы бар. Дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичкән бәндәгәрәк охшап тора.
Шаһ-Хөсәен анын йокымсыраган җанын уятырга теләп булса кирәк, тавышына тантана төсмерләре чыгарып, Каширага килүләренен максатын җиткерде.
—Барча Казан жиренен бөек ханы Мөхәммәдәмин галижәнапләре авыру сәбәпле, тәхетен, Габделләтыйф хан, сина мирас итә,—диде.—Жавап сүзеңне әйт. Без аны бөртекләп Мөхәммәдәмин ханга җиткерербез.
Габделләтыйф бу хәбәрдән дә кабынып китмәде. Очлы ияген алга сузып, озак кына шул битараф кыяфәттә сүзсез утырды. Мичтә шарт- шорт килеп каен утын яна. Ул әлеге тынлыкка ниндидер төшенкелек өсти иде кебек.
—Агаемнын хәле шулай ук өметсез мени?—дип сорады Габделләтыйф, ниһаять, сүрән генә.
—Фалиж. аяксыз калды,—диде Шаһ-Хөсәен,—ул тәхеткә синен утыруыңны тели. Олуг Мөхәммәд ыруыннан син бердән-бер варис. Ярлык та җибәрде. w
—Корылтай шулай ук ризалыгын бирде,—дип белдерде Шаһ-Йосыф —Халык хуплап каршы алачак,—дип өстәде Бозак бахшы.
—Олуг кенәз Василий ни әйтер бит әле?—диде Габделләтыйф бу тәкъдимгә ышанасы килмичәрәк.—Мин бит анын кулында.
—Олуг кенәзнең фатихасын алдык,—дип шатлыгын бүлеште сәед,— Мөхәммәдәмин ханга рәсми ярлыгын алып кайтабыз.
Көннәрдән бер көнне сарай әһеле кенәз Петр Ибрагимовичтан хәбәр килеп төште. Патша йомышы белән каядыр бара, имеш, юл унаенда Каширага да сугылып чыкмакчы икән.
Агасын өнәмәсә дә, кабул итми хәле юк иде Габделләтыйфнын. Зур түрәләрне каршы алу, кабул итү, зурлап озатып җибәрү анын ин мөһим бурычларыннан санала.
Каз сугымы вакыты иде. Габделләтыйф каз ите ярата. Шуңа күрә монда аны күпләп асрыйлар. Мәҗлес өчен дә мул итеп каз ризыклары хәзерләргә кушты. Каз—татар ризыгы. Чукынган туганынын ярасына тоз сибеп алу да зыян итмәс. Ләббәйкә генә итеп торалар дип уйламасын Чучка итен өендә ашар.
Петрның энесе Миңлетаһир белән бик дустанә яшәделәр алар. Агасыннан аермалы буларак, анысы диненнән китмәде, ләкин балалары өчен бик борчыла иде, минем үлгәнне генә көтәләр, икенче көнне үк чиркәүгә чабачаклар, дип хурлана иде. Агамнын кызларыннан үрнәк алалар, дия иде Чөнки Петрнын олы кызы данлыклы кенәз Федор Михайлович Мстиславский белән, икенчесе шундый ук абруйлы кенәзләрдән саналган Василий Васильевич Шуйский белән никахлаштылар. Пычаклары майда йөзә. Дан. дәрәҗә, ихтирам—барысы да бар.
Мәшһүр Ибраһим ханнын токымын Мәскәү тәки таркатты бит, туганнар арасына чөй какты. Петрнын кызлары туганда ук христиан булып тудылар.
—Бу йортка ходай иминлек, үзегезгә тән тазалыгы, исәнлек-саулык, муллык бирсен,—дип сәламләде кенәз көр тавыш белән.
Мөселман йортында чукынмаса да була иде, билгеле, ләкин зур түрәгә каршы килеп була ди мени? Күнеле рәнҗесә дә, Габделләтыйф түзде. Ә сөйләшүен татарча сөйләште. Ни гаҗәп, Петр үзе дә рәхәтләнеп ана телендә гәпләште, әйтерсең лә, алдан килешеп куйганнар иде. Ходайколлыгы
жинде, күрәсен, ата-ана каны әле дә үзен сиздереп тора булса кирәк.
— Без Ибраһим хан уллары, аслыһи нәслеһи,—дип мактанып та алды.
Аш мәжлесе бик күнелле үгге. Петр—Ходайкол үзен бик иркен тотты, көлде, шаяртты, мәзәк сүзләр сөйләде. Каз ризыкларын да охшатты, мактый-мактый ашады.
—Каз дигәннән, безнен нәсел-ыруга бәйләнешле бер хикәят тә бар бит,—диде Габделлатыйф,—бик мәгънәле хикәят.
—Ә нишләп мин белмим сон аны?—дип күзләрен шакмакландырды кенәз,—жәле, сөйлә әле.
Габделләтыйф алдындагы кымызын йотып куйды да тасвирларга тотынды.
— Бабабыз Олуг Мөхәммәд патшанын мактанчыграк бер вәзире булган. Жае чыккан саен үзен бик акыллы зат итеп күрсәтергә тырыша икән. Көннәрдән бер көнне йөрергә чыкканнар. Буа яныннан үткәндә тегермәнче карт очраган.
—Әллә мәллә?—дип мөрәжәгать иткән Олуг Мөхәммәд
— Кәллә мәллә,—дип жавап кайтарган тегермәнче
—Әгәр мәгәр?—дип сорый Олуг Мөхәммәд.
— Мәгәр тәгәр,—ди тегермәнче.
—Алты уникегә житәме?
—Утыз икедән артмый,—ди тегермәнче
— Каз жибәрәм, йонын йолкырсыңмы?—дип сорый Олуг Мөхәммәд
— Мамыгын да калдырмам,—ди тегермәнче.
Саубуллашканда Олуг Мөхәммәд әйткән
—Әлтер-мелтер,— дигән.
— Шалтыр-шолтыр,—дип жаваплаган тегермәнче
Олуг Мөхәммәд вәзиреннән әлеге әнгәмә турында фикерен сораган Ләкин тегесе ык-мык килгән, әнгәмәне ни дип шәрехләргә дә белмәгән Олуг Мөхәммәдиен кәефе кырылган
— Иртәгә иртәнгә чаклы белеп килмәсән. астырам,—дигән
Вәзир бик кайгырган. Бер янчык алтын алып, төнлә тегермәнче карт янына килгән, сүзләренең мәгънәсен әйтеп бирүне үтенгән. Тегермәнче йөз алтын сораган.
— Патша миңа: "Әллә мәллә?”—диде. Бу аның сәлам бирүе иде, "Кәллә мәллә",—дип сәлам кайтардым,—дигән.
—Ә “Әгәр мәгәр?"
Тегермәнче яңадан йөз алтын сораган Вәзир шыгырдый-шыгырдый анысын да түләгәч кенә карт аңлатып биргән:
"Әгәр мәгәр” дигән “Тегермәнен тартамы?”—дип соравы иде Мин "Мәгәр тәгәр",—дидем, ягъни суы булса тарта
Өченче сүзне сораганда да тегермәнче вәзирдән тагын йөз алтын алгач, әйткән: "Өченче сүзнең мәгънәсе шул иде ул миннән, алты уникегә житәме—ягъни алты ай эшләгәнен унике ай яшәргә житәме, дип сорады. мин—утыз икедән артмый, ягъни утыз ике тештән—ашаудан артмый, дидем , „
—Ә каз жибәрәм, йолкырсызмы, дигәне’ Син "Мамыгын да калдырмам”, дип әйттен
—Әйе, каз турында да сүз булды Каз канаты канун язар. ди. бик дәрәжәлс кош ул каз.
— Балта сораганда, шөшле тоттырма әле син, карт,—дип йөзен чыга вәзир,—соравыма жавап бир.
—Хакы йөз алтын.
Вәзир, нихәл итсен, актык акчасын чыгарып бирә.
—Әле дә аңламадыммы?— дип сорый тегермәнче.
—Юк,—дип җилкәсен җыерган вәзир.
Тегермәнче көлгән дә әйткән:
—Каз дигәне син үзен буласың инде, алтынын—мамыгын иде. Күреп торасың, мин аны берәм-берәм йолкам
Петр Ибрагимович тәгамен тәмам иткән иде инде. Майлы иреннәрен тастымал белән корытып алды да, Габделләтыйфка текәлеп бакты. Озак кына сынап карап торганнан сон әйтте:
—Бабабыз Олуг Мөхәммәдиен бу хикмәтле казы сина да шатлыклы хәбәр алып килде,—диде,—сине Казан тәхете көтә, сәгатен сукты.
Габделлатыйф бу күңелле хәбәрне Петр авызыннан ишетермен дип көтмәгән иде. Бик рәхәт булып китте. Туганнар ич. Кан кардәшләр.
Дөресен генә әйткәндә, өметен өзгән иде инде ул. Шулай булмыйча, Мөхәммәдәминнен тәкъдименә дә бер ел вакыт үтте ләбаса. Моңарчы бернинди жан-тын ишетелмәде. Аның урамында да кояш чыгар көн булган икән. Рәхмәт, Ходайколга.
Алар туганнарча кочаклашып аерылыштылар.
Габделлатыйф әлеге көтеп алган куанычлы хәбәр уңаеннан үз кешеләренә дә бәйрәм мәҗлесе оештырды. Үзе ике тән сакчысын алып, тәпи-тәпи генә урман йөрергә чыкты.
Кояш шактый түбәнәйгән иде. Күккә ашкан чыршыларның күләгәләре үзләреннән дә озынрак булып сузылган, тирә-якта шушы вакытта гына була торган ниндидер моңсу хозурлык.
Габделлатыйф шушы күркәм манзарага мөкиббән китеп атлый. Ул табигатьнең һәр фасылын ярата, аннан тәм таба белә иде. Күзачкысыз буранда җил пыран-заран китереп йөрткән кар бөртекләрен көннәр буе күзәтеп торганы бар аның. Ә җәен кичке дымык һавада суга карап утыру үзе бер ләззәт дөньясы лабаса. Язгы җылы көннәрдә бала-чага белән бергә ярыша-ярыша гөрләвекләр ярып йөрүне дә бик ошата ул. Бүген әлеге тәэссоратка үз куанычы да килеп кушылгач, җиһан тоташ балкышка әйләнгәндәй булды.
—Елдырым күренми, кая олакты икән?—дип, як-ягына каранды Габделләтыйф.
—Хәзер сикергәләп килеп җитәр, хан, анын гадәтен беләсен ич инде,—диде сакчыларның берсе. Шушы сүзне генә көтеп торган диярсең, Габделләтыйфнын җилкәсенә кош шикелле очып кына күпермә койрыклы тиен килеп тә кунды. Тиенкәй шундый җитез, шундый өлгер, күз сирпеп алганчы әллә нинди хәрәкәтләр ясап ала. Җитезлеге өчен Габделләтыйф ана "Елдырым” дигән исем кушты да инде. Ул аны ин элек кулына ияләштерде. Ак күл тоткынлыгы урманында да тиеннәр күп иде. Алар да аны үз итә иде. Чөнки карый, ашата, уйната иде.
Елдырым хуҗасының учындагы чикләвекне сыптырып алды да, агач ботагына сикерде. Кеше кулыннан ризык алса да, ул аны үз табынында ашый. Кулга ияләшүе дә шул азык өчен ич инде. Җан иясен тамак йөртә.
Елдырым тагын берничә чикләвек эләктерде дә, аннан сон бөтенләйгә юкка чыкты.
— Йокы вакыты җитте, эңгер-меңгер дә төшеп килә икән,—дип, сөйләнеп алды Габделләтыйф.
Сакчылар аннан дүрт-биш адым арттарак атлыйлар иде. Ул аларны кул изәп, үзе янына чакырып алды. Бу ике игезәк сакчысын аеруча якын күрә иде. Яшьләр, чибәрләр, көчлеләр. Алып батыр токымы. Исемнәре дә
ятышлы: берсе Авызбакый, икенчесе—Авызгәрәй. Бер-берсенә ике тамчы су шикелле охшаганнар.
—Мин сезне үзем белән Казанга алырга ниятлим, каршы түгелсездер бит?—дип, Габделлатыйф егетләрне күзеннән үткәрде
Сакчылар ханнын аяк астына аудылар
— И, мәрхәмәтле бөек хан
—Алдагы мәлдә унбашы итеп билгеләрмен, аннан йөзбашы,—дип дәвам итте сүзен, Габделлатыйф,—абруйлы гаиләдән кыз ярәшербез, никахыгызга фатиха бирермен, анда да игезәк кызлар бардыр, иншаллаһ.
Ниһаять, Габделләтыйфка да жиһан ак йөзен ачты Ахыры гына хәерле булсын, ходаем.
Мунча кереп, юынып-пакъләнеп, догаларын укып, бик бәхетле халәттә Габделләтыйф ятагына ауды.
Жиһанга төн хужа иде инде, һәммә кеше татлы йокыга талган Шылт иткән тавыш та ишетелми. Хәтта чикерткәләр дә бүген ни сәбәпледер ярыкларыннан чыкмыйча посып яталар.
Бераздан төн пәрдәсенә төренеп, хан бүлмәсенә шыпан-шыпан гына дию гәүдәле ике адәм килеп керде. Туктатучы булмады. Никтер ясавыллар да күренмәде.
Адәмнәрнен берсе килә-килешкә Габделләтыйфнын йөзенә мендәр каплап, үгез авырлыгы белән өстенә ятты. Икенчесе ханнын аякларын келәшчәдәй кысып, тотып торды. Ханнын гөнаһсыз зәгыйфь гәүдәсе бу иләмсез кара көчкә каршылык күрсәтә алмады. Бары чарасызлыктан сенерләре генә тартышып-тартышып азапланды Тизлән алар да тынды...
Адәмнәр ханнын урын-жирен рәтләп куйдылар да, яшерен ишектән урамга чыктылар. Аларны көтеп торалар иде Тавышсыз-тынсыз гына урман караңгылыгына кереп югалдылар. Төн барысын да йотты
Петр Ибрагимовичнын әйткәне раска килде. Чыннан да. Габделләтыйф ханнын сәгате суккан булган икән.
Бу—1517 елнын 19 ноябре иде
Үрбәт сонгы вакытта хан көтепханәсенә йөрүен ешайтты Анын анда электән үк махсус бүлмәсе бар Ул көнчыгыш шагыйрьләренә мөкиббән Мөхәммәдәминнен үз китабын булдыру фикере дә шушы мавыгулар нәтиҗәсендә туды Ниһаять, ризалыгын алды Әммаәүвәл Габделлатыйфны тәхеткә утыртыйк әле. аннан сон китап белән шөгыльләнербез, диде Үрбәт килеште Чөнки китап эше—ханлык эшенә бәрабәр искиткеч җаваплы гамәл бит ул.
Көтепханәгә әлеге йөрүләре исә иренең хастасына мөнәсәбәтле иле Әгәр Тәнре үзенен ин якын, ин турылыклы адәми затын ин авыр сынауларга дучар итә икән, бу бер дә сәбәпсез түгелдер, мөгаен Монын төбендә ниндидер сер. тылсым, могҗиза ятарга тиеш, дип уйлый иде
Шушы тылсымны ачыклау теләге белән янып йөрүе иде Үрбәтнен Көтепханәче Габбас атлы бик гыйлем хәзрәт Дин тәгълиматыннан да. хисап, галәм, жир-су. табигать, күк белеме кебек дөньяви фәннәрдән дә хәбәрдар
— Ханәкә-солтан. узганында Фирдәүсинең "Шаһнамә' сен соратып алган илен, аның әле “Зәл һәм Рүдәбә”се дә бар. китерсеннәрме9—диде
—Сабыр итсеннәр әле,—диде бикә уйланыбрак.—мине бүген бөтенләй башка нәрсә кызыксындыра, әйтик, дин тарихы буенча ни-нәрсә тәкъдим итәр иден?
Габбас сирәк төкле кыска сакалын бөтергәләп торды да:
—Дин тарихы дәрья кебек бит ул, ханәкә-солтан, иксез-чиксез, сине тәгаен генә кайсы тармак кызыксындыра соң?—дип белеште.
—Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнен хәләл жефете хәзрәти Хәдичәнең, Әйүп пәйгамбәрнең тормыш юллары турында тулырак беләсем килә,—диде Үрбәт.
—Бик хуш, бүлмәңә рәхим ит, ханәкә-солтан, хәзер барысы да булыр.
Үрбәт искиткеч мавыктыргыч, чик дәрәҗәдә гыйбрәтле вакыйгаларның шаһитына әверелде. Бер караганда, барысы да гадәти кебек, шул ук инсаннар, шул ук көнкүреш мәшәкатьләре, сәяхәт, сәүдә... Һәркемнең башына төшә торган хәлләр. Тик шушы гадәтилекнең асылында гади бәндәнең акылы, зиһене генә түгел, буе да җитмәс бөек гамәлләр ятканын тоясын. Син үзеңдә сизмәстән мәрхәмәтле нурга коенасын. Алай гынамы, узгандагы ялгышларыңның, хаталарыңның чын бәһасенә төшенәсең, аларны төзәтәсең килә башлый, мохтаҗларга карата ихтирамлылык, яхшылык, миһербанлык кылу теләге уяна, тәүбәгә киләсең.
Бу тылсымлы дөньядан һич аерыласы килми. Үрбәт төш вакыты җиткәнен сизми дә калды. Икенче көнне дә килде, өченче көнне дә, дүртенче-бишенчесендә дә. Укый-укый, алиһә затларнын гамәлләрен өйрәнә-өйрәнә Үрбәтнен үзенә дә күктән ачыш инде. Мәгълүм, хан Аллаһы тәгаләнең җирдәге вәкаләтле вәкиле. Бу—хак. Тик вәкил генәме икән Мөхәммәдәмин? Бәлки, илчедер? Пәйгамбәрдер? Шулай булмаса, Аллаһы тәгалә ана берсеннән-берсе авыррак сынаулар җибәрер иде мени?
Кире какмаслык дәлилләр дә уйлап тапты.
Яшьли ятим калган Мөхәммәд атасы Габдулланың бертуганы Әбү- Талип тәрбиясендә яши. Көннәрдән беркөнне агасы аны Шам шәһәренә алып китә. Алар Басра дигән җиргә җитеп, бер дәрвишкә тукталалар Бу кемсә Мөхәммәдие һәрдаим баш очында күләгәләп, аны эсселектән саклап йөргән болыт кисәгенә игътибар итә. Монда бер-бер хикмәт бар, дип уйлый Бәхирә дәрвиш. Әбү-Талипка әйтә:
—Бу баланы Шамга альт барма, юкса, яһүдиләр анарга зыян китерерләр, бу бала заман ахыры пәйгамбәре булса кирәк,—ди.
Фәрештәләр Мөхәммәдәминне дә нәкъ шушы рәвештә үз канатлары астына алалар лабаса! Мәсәлән, 1505 елнын сентябрендә Түбән Новгородка яу йөргәндә сәргаскәр чатырына урысларның утлы коралы төкереген чәчә. Чатырдагы барча хәрбигә үлем китерә әлеге иблис төкреге. Бер Мөхәммәдәмин исән кала.
Берсенә үзе дә шаһит Үрбәт бикә. Бервакыт Идел буена чыкканнар иде. Жәйнең чәчәкле-чуклы чагы. Тирә-як гөлт иткән. Шушы матурлыкка хозурланып бара-бара шактый жир кителгән. Йөзләренә салкынча жил килеп бәрелгәч кенә исләренә килделәр. Күтәрелеп карасалар, жә, Ходай, күкне ямьсез кара болыт каплап килә. Көн кояш тотылгандай караңгыланып, сүрәнләнеп китте. Үрбәт иренә елышты.
—Мин куркам,—диде.
—Курыкма,—дип хатынын тынычландырырга ашыкты Мөхәммәдәмин,— янгыр мине урап уза ул, күрерсең, күп тапкырлар сынаганым бар
Дөрестән дә, баш өстенә килеп җиттем дигәндә генә әлеге кара болыт икегә ярылды да, читләтеп узды.
Аллаһының сагы ич инде бу.
Егерме биш яшендә Мөхәммәд Хәдичә исемле кырык яшьлек бер күркәм тол хатын белән никахлаша. Бик тату гомер итәләр. Хәдичә Мөхәммәдиен иң ышанычлы таянычы, киңәшчесе була.
Кырык яше тулгач, көннәрдән бер көнне. Мөхәммәд янына Жәбраил галәйһиссәлам килә.
— Икъра-а! Укы!—дип мөрәҗәгать итә ул ана.
Мөхәммәд куркып кала. Хатыны Хәдичә янына килеп хәлне сөйләп бирә. Шайтан ләгыйнь булмасын, ди.
Икенче көнне дә кабатлана бу. Хәдичә әйтә
—Әгәр иртәгә дә килә калса, мине чакыр, кемлеген ачыкларбыз,— ди.
Өченче көнне Жәбраил фәрештә килгәч. Мөхәммәд хәләл жефетенә хәбәр сала. Хәдичә башындагы яулыгын сала да сорый
— Инде югалдымы?—ди.
— Югалды,—дип җаваплый Мөхәммәд. Һәм сорый: “Син ни өчен бу рәвешле эшлисен?”—ди.
—Әгәр шайтан булса, гаурәтне күрү белән качмас иде. карап торыр иде,—ди Хәдичә,—димәк ки, сиңа килгән зат Жәбраил фәрештә булса кирәк.
Шушы рәвешле берничә кат тикшергәч, Хәдичә банат әйтә: "Жәбраил фәрештә Аллаһы тәгаләдән бер-бер мөһим хәбәр алып килгәндер",—ди.
Чынында да, Жәбраил фәрештә хәзрәте Мөхәммәдкә пәйгамбәрлек иңдерә һәм ана әүвәл башлап “Ик—ра-а би-ис-ми Раббикыл—ләзи халәкә” сүрәсен укып бирә. Беренче булып Мөхәммәд пәйгамбәребезгә ингән дога да менә шушы сүрә инде.
Үрбәт хәзрәте Хәдичәне чын ярату белән ихластан яратты Үзе гади, үзе изге. Ислам диненең чишмә башында торган илаһи зат.
Мөхәммәд белән Хәдичәне бер-берсеннән аерып булмый, алар бербөтен Ходай Мөхәммәдәмин белән Үрбәтне дә бербөтен итеп яраткан. Хәдичә банатка да, Үрбәт бикәгә дә насыйп тормыш юлдашлары ак тулпар атка менгән хәлдә төшләренә керде. Охшаш алар, охшаш'
Үрбәтнен күңеле чайпалам-чайпалам дип кенә тора Көтепханәче дә моны тоеп-сизеп алды
—Күрәм, ханәкә-солтан, әһле китап сүзе күңеленә жылы шытым бирә, бик дулкынлангансың,—диде.
Үрбәт кулындагы китабын, баласын назлаган яшь анадай, күкрәгенә кысты.
—Хак, Габбас хәзрәт, эчем-тышым балкыш минем,—диде —Мөхәммәд пәйгамбәр белән хәзрәте Хәдичә банат арасындагы мөнәсәбәтләрнең самимилегенә сокланып туя алмыйм Чын мөселман гаиләсе
— Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһ галәйһиссәламнен һәр гамәле үрнәк аның,—диде көтепханәче —Үзеңнең дә үпкәләрлеген юк, ханәкә- солтан, Мөхәммәдәмин ханның сиңа зур ихтирамы турында бөтен кала белә.
—Аллага шөкер, хәзрәт, Мөхәммәдәмин бик изге зат Аллаһы тәгалә аны жиргә пәйгамбәр вазифасы белән иңдергән. Китапларын мина шушы хакыйкатьне ачты
— Берүк хаталана күрмә, ханәкә-солтан,—диде Габбас хәзрәт,— Мөхәммәд пәйгамбәр жиргә җибәрелгән утыз пәйгамбәрнен ин соңгысы Ул—ахыр заман пәйгамбәре
Үрбәткә болар мәгълүм иде. Тик Мочәммәдәминнен пәйгамбәрлегенә дә ышанасы килә иде. һаман үзенекен куәтли
-Аллаһы тәгалә Мохәммәдәмингә Әйүп пәйгамбәр язмышын насыйп иткән,—дип. үзенекен исбат итте Үрбәт,—беләсеңме, хәзрәт, сонгы вакытта ул табиблардан, дарулардан баш тартты бит. Әйүп пәйгамбәрчә “Сәламәтлекне Аллаһы тәгалә үзе бирде, үзе алды",—ди Килер бер көн.
ходайның рәхмәте белән аягына да басар. Әйүп пәйгамбәргә дә сырхаулый башлаганына җиде ел, җиде ай, җиде көн үткәч кенә саулыгы кайта. Мөхәммәдәминнең әле вакыты бар...
—Йә, ходаем, безне сыный калсан, сабырлыклар бир. Юкса күңелебез тар, акылыбыз зәгыйфь, үзебез көчсез. Ярдәменнән ташлама, йә Раббым,— дип дога кылды хәзрәт.—Сиңа, ханәкә-солтан, Әйүп пәйгамбәрнең җәмәгате Рәхимә банат турылыклары вә түземлекләре юлдаш булсын. Адәмнәр пәйгамбәрдән йөз чөергән вакытта да хәзрәте Рәхимә ирен ихластан хөрмәт итә, җирәнмичә карый, тәрбияли.
—Әйүп пәйгамбәргә ару хәле кайтканнан соңгы халәте исемә төшә дә, ирексездән күзләремә яшь килә,—дип ялгап китте Үрбәт,—монда минем бер авыруым бар иде, әллә бүре ашаганмы, дип өзгәләнә бичара Рәхимә бикә. Ник кенә янында булмадым, ник кенә киттем икән, бүре мине дә анын белән бергә ашаган булсачы, дип елый. Әйүп пәйгамбәр янына килеп җиткәч кенә, ирен таный.
—Бик гыйбрәтле язмыш, ханәкә-солтан.
—Мин үзем дә Мөхәммәдәмин өчен җанымны фида кылырга әзер,— диде Үрбәт.
Габбас хәзрәт салынып төшкән калын кашлары астыннан ханбикәгә күз сирпеп алды. Ул инде аның гадәти кануннарга ярашып бетми торган йөгәнсезрәк фикер сөрешенә күнеп килә иде. Башта Үрбәт Мөхәммәдәмин ханны пәйгамбәр дип тәкърарлады, шуны ярсып-ярсып исбатларга тырышты. Хәзер менә Әйүп пәйгамбәрнең хәләл җефете Рәхимә бикәнең гамәлен үзенчә шәрехләргә кереште.
Ханбикәне анларга да була, билгеле. Ул сырхау ире—Мөхәммәдәмин ханны аякка бастыру максатыннан шулай өзгәләнә, чәбәләнә, тәрәкъкыят кылмак итә. Ләкин бу аны һич тә акламый. Хата төзәтелергә тиеш. Чөнки хата фикер хата гамәлләргә этәрә. Ә моны күрмәмешкә салышу Ходай алдында зур гөнаһ.
—Мөхтәрәм ханәкә-солтан, ялгыша күрмә берүк,—диде хәзрәт чын кайгырту белән,—Рәхимә бикә җәмәгате Әйүп пәйгамбәр өчен үз ирегеннән үз гомерен өзәргә җыенмый. Ул фәкать “Бүре мине дә аның белән бергә ашаган булсачы”,—дип кенә сызлана. Жанны фида кылу белән бүре ашау арасында аерма бик зур.
Үрбәтнен чырае караңгыланып китте. Сәер кеше бу көтепханәче.
Мәхәббәт—беренче чиратта, яраткан затың өчен теләсә-нинди корбанга барырга әзер булу дигән сүз ул. Ире каберенә кереп яткан мангыт кызы Айбиби кебек Рәхимә бикә дә шул гыйшкы, яратуы хакын хаклап бүре авызына керергә тели ләбаса. Хатын-кызның мәхәббәте пар мәхәббәт икән, ул чикләрне белми, тотып та тыя алмыйсын.
Үрбәткә мәхәббәт утыздан сон килде Мәхәббәтне берни белән дә чагыштырып булмый. Ул кырык рәвешкә керә: бер карыйсың, язгы ташкындай шаулый, яшендәй яшьни, икенче карыйсын, йөрәккә мон булып сарыла, шунда ук сыкрый башлый. Күп тә үтми, толпар шикелле канатланып, күккә иңә.
Үрбәтнен күңелендәге янартау куәтенә тиң бу хисләр өермәсен Мөхәммәдәмин тузгытты Шуна күрә Мөхәммәдәмин анын пәйгамбәре дә, алласы да.
Габбас хәзрәт шуны аңламый, һаман акыл өйрәтә, һаман үзенекен тукый. Ә Үрбәтне үз кыйбласыннан кайтарырдай көч юк бу дөньяда. Хак, мәхәббәте сукыр мәхәббәт аның.
—Киңәшләрен өчен рәхмәт, Габбас хәзрәт, мин әле килгәләрмен,—дип, ханбикә көтепханәче белән саубуллашты.
Ханнын телмәр тавышкылары гадәттәгедән иртәрәк аваз салдылар Башка көннәрдә өйлә намазыннан сон гына шәһәр буйлап чәчеләләр иде Бүген сарай капкалары да ничектер кисәк кенә ачылып китте кебек. Атлар да кигәвен тешләгәндәй койрык чәнчеп чабалар. Шуна күрә үткән-сүткән кеше шомга төште: ул-бу булмагандыр бит. нигә шул кадәр кабаланып чабыша хан телмәрләре?
—Тынлагыз. тыңлагыз, ханнын әле генә табадан төшкән яна әмере!
Тиз генә халыкны түгәрәккә җыйдылар. Баш телмәр кәгазен сүтеп, ханнын ярлыгын җиткерде.
—Мин, Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин, Габделләтыйф ханның вафаты сәбәпле, бүгенге көннән тәхет хуҗасы турында Мәскәү белән төзелгән килешүне гамәлдән чыгарам Ходай насыйп иткән ханлык вазифамны соңгы сулышыма кадәр үзем башкарачакмын’ Амин'
— Бирсен ходай!
—Гәләс-саләһ!
Кешеләр ак карга тезләнеп, догага оедылар.
Габделлатыйфның үлеме турындагы хәбәрне башта Каширадан килгән атчабар җиткерде. Мөхәммәдәмин ышанмады. Чапкынны зинданга ябарга боерды. Мона ышану авыр иде. Хан өч көн башын күтәрмичә ятты, янына берәүне дә кертмәде. Тиздән Василийдан илче килде. Мохәммәдәмингә олуг кенәзнен ярлыгын тапшырды. Олуг кенәз кайгысын уртаклашкан, киләчәктә дә Мәскәүнен моңа кадәр гамәлдә йөргән килешүләргә турылыклы булуын белдергән, Казанны да шуңа өндәгән.
—Хан ни сәбәпле үлгән, үз үлеме беләнме, үтергәннәрме?—дип белеште Мөхәммәдәмин илчедән
—Мунчадан соң ятагында вафат булган Ис тигән, диләр. Мунчачы, башка якын хезмәтчеләре кулга алынды, һәммәсе тиешле җәзасын алыр.
— Шаһитлар бармы?
—Төнге ясавыллары качып киткән. Эзлиләр Ерак китә алмаслар, тотылырлар.
Олуг кенәз ярлыгында Мөхәммәдәминнен варисы турында ләм-мим әйтмәгән. Әйтсә-әйтмәсә дә, ул тәхетен беркемгә дә бирмәячәк Чир сылтау булудан туктый. Моны халык та белеп торырга тиеш. Шул сәбәпле, бүген хан капкасы вакытыннан элек ачылды да инде
Туганы файдасына үз теләге белән ханлыктан китәргә хәл кылуы аның абруен тагын да үстереп җибәрде. Димәк, үз мәнфәгатьләрен өстен куймый, беренче урында—ханлык язмышы Хәтта төрле төркемнәргә бүлгәләнгән аксөякләр дә итәк астыннан эш йөртүдән туктадылар Соңгы елларда чын мәгънәсендә халык хакименә әверелгән иде ул.
Тәхеттән дә шушы абруй балкышында китәргә теләгән иде Барып кына чыкмады, янәдән җин сызганырга туры килде Ләкин сырхау адәм бик җәелеп тә китә алмый шул. Мөхәммәдәмин дә кайбер гамәли вәкаләтләрен вакытлыча Уйгын бәккә бирергә булды
Булат Шириннын мин-минлегенә тиде бу Чын-чынлап үпкәләде. Хан беренче чиратта баш карачы белән кинәш-табыш итешергә тиеш иле ләбаса. Ә ул аны бөтенләй күрмәмешкә салышты Димәк, читләштерәләр
Шул кызулык белән ул хөкүмәт әгъзаларын җыйды
— Нишлибез, куып таратканчы вәкаләтләребездән үзебез ваз кичәбезме, әллә ханның рәсми әмерен көтәбезме?—дип. карачыларга бакты
Башлар иелде. Чөнки берсенең лә бу дәрәҗәле дә, төшемле дә урынын
югалтасы килми иде. Бер-берсенә күтәрелеп карарга да кыймыйча озак кына тып-тын утырдылар.
Тышта буран котырына иде. Тишеп керердәй булып тәрәзәләргә энә очлы каты кар бәрә. Түбә астында шомлы җил улый. Ирексездән колакларны мендәр белән каплыйсы килә башлый.
Жилдән, ихтимал, шул рәвешле котылырга да мөмкин булыр Чынбарлыктан алай гына арынып булмый шул.
—Жә, җәмәгать, нинди карарга киләбез?—дип ашыктырды бәк.
—Сабыр иткән морадына җиткән, ди, мина калса, ханның үз сүзен ишетү мәслихәтрәк булыр, тәртәгә тибеп кенә эш чыкмас,—дип, иң башта Бозак бахшы үзенең фикерен җиткерде.
Карачыларның йөзләре яктырып, эчләренә җан кереп киткәндәй булды, хәтта буран да басылгандай итте, һәрхәлдә, җилнең улавы күңелгә куркыныч шом салмый иде инде. Бозак бахшы белми әйтмәс, ул ханның якын кешесе, мөхтәрәм Шаһ-Хөсәен сәедне алыштырган мәртәбәле илче.
—Әйе, әйе, бик мәгъкуль, фаразан, ханнан узу килешеп бетмәс,—дип хупладылар бахшыны карачылар.
Булат Ширинның кимсенүе бик көчле иде, күрәсең, ул әле һаман вәкаләтләрне менә шулай үпкәле рәвештә туктату, өзү фикерен алга сөрә.
Гәүһәршад исә иренен ниятен хупламады.
—Бу сине һич тә бизәми, син бик дәрәҗәле урын иясе, абруйлы бәк,—диде.
—Суык белән күрешкәннең колагы юк, казый белән күрешкәннең башы юк, ди, үземне ни көткәнен белә торып, кул кушырып утырыргамы?
Бикәнең йөзе ямьсезләнде, иренең төшенкелеге аның ачуын гына китерә иде.
—Мин сине аңламыйм, бәк,—диде тешләрен кысып,—бу фетнә оештырып йөргән гыйсьянчы сүзләре түгел. Хан сине ярлыкады лабаса Минем хакка, балалар хакына. Вазгыять хәзер бик нык үзгәрде. Ул гарип кеше. Ана синең кебек ышанычлы, төпле ярдәмче зарур. Төшендеңме?
—Хан туксан тугыз катлы ул, ана ышаныч юк,—дип, үзенекен тукыды баш карачы,— анын ышанычлылары да бар инде: Уйгын бәк, Боерган сәед, Бозак бахшы...
—Ә син егет бул, көндәшләреңне юлыңнан алып ташла,—дип киңәш бирде Гәүһәршад.
—Телнең сөяге юк..
Ачуыннан бикәнен йөзенә тимгелләр бәреп чыкты.
—Өлге булырдай егет солтаннары бар иде,—диде ул.—Кәлимәт бәк, әнә, өч ханны уч төбендә биеткән.
—Тотасың да Кәлимәтне бугазыма тыгасың, нәрсә, бикә, әллә син миңа аның язмышын юрыйсынмы?—дип үпкәсен белдерде Булат,—минем дар агачында асылынып торасым килми.
Гәүһәршад иренең сүзләрен ишетмәде дә.
—Беләсеңме, Булат бәк, әлеге вазгыять безнең алда кичектергесез рәвештә үз фиркабызны булдыру бурычын куя,—диде.—Мәскәү кубызына да, Кырым кубызына да күп биедек. Җитте! Мөхәммәдәмин хан урынына утырган бәндә Ибраһим хан кызы Гәүһәршадтан башка кыл да кыймылдатырга тиеш түгел. Ә син—минем терәгем. Жебеп төшмә. Казан- йортның хуҗасы без булырга тиеш. Без!
Үрбәтнен төшенә мәче керде. Һөнәрчеләр бистәсендә Мөхәммәдәмингә комган ясатып йөргән вакытта күргән көр, шома, зур кара мәче иде бу Теге чактагы кебек ашыкмыйча, үз кадерен белеп кенә юл аша чыгып бара. Менә мин нинди күркәм, дигәндәй, тукталып-тукталып тирә-якны да күзеннән кичергәли
—У-у-у! У-у-у!
_ Абау, бүре шикелле улый ич бу мәче, дип шомланып куйды Үрбәт Йокысыннан да сискәнеп уянды. Куллары белән капшанып, жәт-жәт Мөхәммәдәминне эзләде. Ә ул юк иде Урыныннан кубарылуын сизми дә калды. Торып баскач кына аңлады, ул соң үз бүлмәсендә ләбаса! Мөхәммәдәмин бу араларда дәүләт эшләре белән мәшгуль булганлыктан, анын янына керүче-чыгучы күбәйде. Әлеге сөйләшүләрдә ханбикәнең катнашуы соралмый. Аяк астында уралып, ханга комачау итеп йөрмәс бит инде. Шуна күрә күченүне кирәк санады. Мөхәммәдәмин дә каршы килмәде, бераз үзенчә яшә, хәл ал, диде.
Мөхәммәдәминнен дүрт куллап төп вазифасына ябышуына Үрбәт анын үзенә караганда да ныграк шатлана иде. Ярабби, ходаем, эшләрен ун кыл. пәйгамбәрләр зирәклеге иңдер, тазалыгын кайтар, дип һәрдаим догаларын юллый. Бөек тә, мәрхәмәтле дә ул, Аллаһы тәгалә. Әнә, кортлап, череп яткан Әйүп пәйгамбәр дә зәхмәтеннән арынган ич. Мөхәммәдәминнен бәхет капкасы ачылыр, ачылмый калмас.
Күңел хөжрәсен былчыратып, каян килеп чыкты соң әле бу кара мәче? Күптән оныткан иде ич инде ул аны. Һәм менә уйламаганда-көтмәгәндә төшкә килеп керде. Ни-нәрсәгә ишарә соң бу, һич аңламассың
Жиде төн уртасында уянган Үрбәт шуннан соң керфек тә какмады Әйләнгәләп-тулгангалап ятты-ятты да, ахыры намазына басты Иркенләп, озаклап укыды Шуна теләкләре ялганып китте. Көндәгечә, аларнын барысы да ире Мөхәммәдәмингә багышланган иде.
Иренеп кенә яна көн туды. Кыш симез үгез шикелле авыр сынлы бит ул, ялкаулар фасылы. Хәтта жилбикә дә йокысыннан уянырга ашыкмый Әнә, кала өстендә төтен баганалары боз сөңгеләредәй турыга катып калганнар, куып таратучы юк.
Үрбәт озак кына шушы салмак манзараны күзәтеп, тәрәзә янында басып торды. Үзенең дә бернәрсәгә кулы бармый иде. Күз алдында һаман теге бүречә улаучы кара мәче. И, ходаем, авырлыкларны жинәргә көч бир Бәлки, бу кадәр тәшвишләнергә дә кирәкмидер әле Атае әйтә иде бит, куркыныч төш яхшылыкка ул, кызым, дия иде
Үрбәт ничек кенә онытылырга тырышса да, эченә тәмам пошаман төште Сарайның уянуын көч-хәл белән житкерде дә, хан катына юнәлде Күз кырыс белән генә күзәтеп багамын да. үз шөгыльләремә тотынырмын, бер генә дә мәшәкать тудырмам, дип күңеленә беркетеп куйды Мөхәммәдәминнен тавышын ишетсә, шул җитә ана Шатлыгы көне буена житә.
Хан биләмәсендә ул баш карачы Булат Ширин белән йозгә-йөз килде.
—Әссәламегаләйкем, ханәкә-солтан, ходай бәхет вә сәгадәтләр насыйп итсен,—дип сәламләде бәк Үрбәтне,—исән-сау гына яшисенме?
—Әлхәмдүлилләһи,—диде Үрбәт ачылып,—Аллаһы тәгалә күркәм гамәлләребезгә якты юл ачсын Аннан түземсезләнеп “Ханның хәле ничек?"—дип белеште.
—Әле күрмәдем, кабул итүен көтеп утырам,—диде Булат бәк,—
шактыйдан инде.
Шулвакыт бүлмәдән чырае качкан табиб килеп чыкты.
—Ханның хәле авырайды,—диде ул ханбикә белән баш карачы ишетерлек кенә ярымпышылдап.
Бүре тавышлы кара мәче төшенә юкка гына кермәгән икән.
Үрбәт җилдәй очып, бүлмә эченә узды. Мөхәммәдәмин бүрәнә шикелле селкенмичә ята иде. Танырлык та түгел. Әйтерсең лә, өстеннән тәгәрмәч узган: авызы-борыны кыйшайган, сул як күзе жәя белән тарттырылгандай киерелеп каткан, ямьсез булып агы күренеп тора.
Үрбәт иренен хәрәкәтсез кулларына алмаш-тилмәш кайнар иреннәрен тигезеп алды. Мөхәммәдәмин кагылуны тойды булса кирәк, сагыш тулы мөлдерәмә күзләре белән хатынына текәлде. Исән икән, Аллага шөкер, дип куанды ханбикә. Бик озак бер-берсенә карашып тордылар. Үрбәт тырнаклары уч итен сытып кергәнче йодрыкларын йомарлады.
—Мөхәммәдәмин, җанашым, борчылма, бу Аллаһы тәгаләнен чираттагы сынавы гына, савыгырсын,—диде тавышынын калтырануын басарга тырышып.
Мөхәммәдәмин әле һаман аннан күзләрен алмый, нидер аңлатырга тели иде, ахры, уң кулы селкенеп-селкенеп куя, ләкин телсез-авызсыз булу аны бичарадан-бичара хәлгә калдырган иде.
Тыны-көне бетеп. Боерган сәед килеп керде. Тиз генә Мөхәммәдәминнен баш очына урындык китереп куйдылар. Сәед кулына Коръән китабы алды.
—Йәсин чыгабыз, җәмәгать, бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахим. Йәсин сүрәсенең мәгънәсен Аллаһы тәгалә үзе генә белә,—диде,—ул иман китерү белән бердер, җәннәт ишекләрен ачарга булышырдай илаһи көчтер.
Булат бәк, ниһаять, төннәрен саташмыйча йоклый башлады Ничә айлар буе, кайчан кулга богау салырлар инде, дип ут йотып яшәде бит. Ханның ярлыкавына бөртек тә ышанмый иде ул. Хатыны Гәүһәршаднын сүзләрен дә җитдигә санамый иде.
Мөхәммәдәминнен телсез калуы баш карачыга ирек алып килде. Алай гынамы, ул үзен дәүләтнең хуҗасы итеп тоя башлады, куллары чишелеп китте, богау кигезүне көткән куллар димәссең Анын сүзе сүз хәзер. Тәхет язмышы да анын кулында.
Тәмам тынычланган хәлдә, ул карачыларны, олы түрәләрне сарайга җыйды. Мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
—Мөхтәрәм җәмәгать, ханыбыз үз аңында түгел. Турыдан-туры тәхеткә дәгьвә итүче тулы хокуклы варисы да юк,—диде йөзенә борчылу галәмәте чыгарып,—ил-дәүләтнең иң зарури яшәү шарты—кануни хөкем Мәскәүгә илче юллау мәслихәт булыр сыман. Тәвәккәллик.
Булат бәк куе калын кашлары астыннан түгәрәкләнеп утырган дәүләт әһелләренә дикъкать белән күз йөртеп чыкты. Берәве дә сүз башларга атлыгып тормый иде. Чөнки тәүге сүз—куркыныч сүз, анын дар агачына китерүе дә ихтимал. Һәрхәлдә, ахыры ни белән бетәсен тәгаенли алмыйсың. Шулай булып чыкты да.
—Син, Булат бәк, Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәминне тәхетеннән бәреп төшерергә димлисең ич,—дип, иң элек Бозак бахшы угын очырды.
Карачыларның колаклары шәм булды. Кикерүләр дә, очкылык тотулар да бетте. Шулай булмыйча, очрашу бик кискен булырга охшап тора. Менә бит бәхәс йомгагы кайсы якка тәгәрәде, һич тә Булат бәк күрсәткән юлдан
китмәде. Хәер, бу әле бәрелешнен башы гына
Бозак бахшы сүзен бик тә абруйлы Хөсәен бәкнен өлкән утлы, атасынын дәвамчысы Хөснелгата карачы элеп алды.
—Тере патша өстеннән яна хан сорауга мин кулым-аягым белән каршы,—диде ул төкрекләрен чәчә-чәчә —Бу бит, бәк. беләсенме ничек дип атала? Бу бу
Боерган сәед хәдтән ашып сөйләшүнен яхшыга китермәвен анлап алды, күрәсен, карачыны бүләргә мәжбүр булды.
—Жәмәгать, барысы да Аллаһы кулында, болай дошманлашмыйк әле,—диде сүзләрен бастырып кына, —пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһиссәлам (Ана Аллаһынын рәхмәте булсын) сабырлыкны, гыйффәтлелекне хуп күргән. Хәдистә әйтелә: “Ин күркәм иман— сабырлык,—диелә,—берәү түземле булса. Аллаһы тәгалә ана икеләтә әжер бирер”.
Сәеднен вәгазе тәэсир итмичә калмады, билгеле, Булат бәк акланырга ашыкты.
— Без монда кинәш-табыш өчен генә җыелыштык,— диде гафу үтенгәндәй,—мин баш карачы сыйфатында фәкать үз вазифамны, үз бурычымны гына башкарам Төп сүзне корылтай әйтердер Шунысы ачык, без беребез дә дәүләтебезнен язмышына битараф кала алмыйбыз, һәм тиеш тә түгел.
—Дөрес әйтәсен, бәк, алма пеш, авызыма төш дип ята торган чак түгел,—дип корылтай башлыгы Әхмәд бәк тә сүзгә кушылды —Бүгеннән үк жыен чарасына керешермен, Аллаһы боерса
Янә Бозак бахшы калкып чыкты
— Минем соравым бар,—диде.
—Рәхим ит.
— Ни өчен без хан сорап Мәскәүгә баш орабыз сон әле?—диде мутланыбрак,—аңлашылмый бу мина, нәрсә, безнен үзебезнең башыбыз юкмы әллә?
— Илче сыйфатында Мәскәүгә син йөрдең бит. бахшы,—дип чеметеп алды Булат те гене,—әлеге матдәне Килешү ярлыгына кертмәскә иде. нигә керттегез сон? Ә хәзер без аны үтәргә бурычлы
Бозак мондый тукмакны көтмәгән иде булса кирәк, тынып калды.
Көрәшне Хөснелгата дәвам итте.
—Казан ханлыгы—мөстәкыйль дәүләт,—диде үзенә хас булмаганча ясалма вәкарьлек белән. Ул янә кызып китүдән шикләнә иде. ахры — Дәүләт үзенең яшәешенә зыян китерүче Килешүдән баш та тарта ала. Мөхәммәдәмин хан анын үрнәген күрсәтте инде, рәсми варисы вафатыннан сон Килешүне юкка чыгарды Аннан китереп, тәхет язмышы хакында сүз куертабыз икән, Кырым белән Госманлы Төркияне дә истән чыгарырга ярамый дип белем. Үз кешеләребез, үз мөселманнарыбыз, ыругдашларыбыз
Бер капкорсак карачының әллә күзе йомылып китте, әллә җайлабрак утырмакчы булган иде. эченә жыелган нәмәхерәме шартлап тышка бәреп чыкмасынмы
— Бер артына баш була белмәден инде, бәк,—дип күршесе борынын җыерды
—Әлхамдулилләһ. дияргә кирәк, надан, ул да ходай нигъмәте,—дип сукранды ис иясе.
Булат бәк бу низагка игътибар итмәде, чөнки кәефе күтәренке иде Күреп тора, күпчелек анын ягына күчте, аны яклый Бозак белән Хөснелгатага иярүчеләр бармак белән генә санарлык
Әмма алар баш карачы Мәскәүне үз итә икән дип бик нык ялгышалар иде. Анын бары тик Гәүһәршад белән бергәләп корган тозакны гына көенә китерүе. Бу чараларда Кырымга урын юк. Кырым еракта, Госманлы Төрек кочагында. Яшәсеннәр үзләренчә. Миңлегәрәйләр токымы—усал, көчле, тәкәббер токым. Кулларыннан эш килә торган токым. Ә Казанга үзенә жан, кешегә сан булырдай гына бер адәм кирәк. Шул вакытта гына Гәүһәршад теләгенә ирешәчәк.
Кисәк кенә ниндидер эчке бер шом белән Булат бәкнен күзе баш угланга төште. Ул бәхәскә катнашмыйча читтән генә бүлмәдәгеләрне күзәтеп утыра иде. Бу киребеткән эшне бозып куймагае, дигән уй бәкнен йөрәген сызып узды.
Сөйлисе кешеләр сөйләп бетергәч, әйтеләсе тәкъдимнәр әйтелеп беткәч кенә Уйгын урыныннан торып басты. Берара, үрә катып, каш астыннан гына бәккә карап торды. Бу юньнелеккә түгел иде. Кайчан бетә инде сүз боткасы дип, жыеннын тизрәк бетүен җиткерә алмыйча кадак өстендә утыргандай утырган ис чыгаручы өлкән яшьтәге карачыларга кадәр янә колакларын торгызды.
—Булат бәк,—дип, хәрбиләрчә катгыйлык белән мөрәжәгать итте Уйгын баш карачыга,—син Мөхәммәдәмин ханга каршы фетнә оештырган җинаятьче кеше. Монын өчен мин сине кулга алып, башынны гәүдәңнән аерырга тиеш идем...
Баш углан бер генә мизгелгә тукталды да, тирә-якка күз төшерде. Карачылар истән тайган иде. Беренче булып Булат бәк анына килде. Яшелле-зәңгәрле тавыш чыгарып:
—Баш угланны зинданга озатыгыз!—дип кычкырды.
Сакчылар өлгерми калды, бүлмәгә Уйгын бәк эчкеләре кереп тулды. Баш углан алдан ук хәстәрен күреп куйган иде.
—Әле минем сүзем бетмәде,—диде ул тыныч кына,—сина, бәк, хак жәзаңны алырга, беләсеңме, кем ирек куймады? Хан! Туганы Гәүһәршад бикә хакына, балагыз хакына тимәскә боерды. Мин хәзер дә ханның боерыгына турылыклы. Борчылма. Ләкин бел, вакытын җитәр. Чөнки бүген янә карачыларны фетнәгә өндисең. Барып чыкмас! Хан гаскәре үз ханын якларга һәрвакыт хәзер. Баш угланга хан ошбу вәкаләтләрне үз ризалыгы белән бирде Мөхәммәдәмин ханга дан!
Уйгын дөп-дөп басып, бүлмәдән чыгып китте.
Аллаһы тәгалә Мөхәммәдәмингә чир-сырхаунын иң миһербансызын бирсә дә, гомерен гамәл дәфтәреннән сызып ташларга ашыкмады. Адәмне авыру җинә, авыруны аш җиңә, ди. Мөхәммәдәминнең керфек селкетерлек тә хәле булмаган беренче көннәрдә дә Үрбәт ирен ашату җаен таба иде. Ханга тиешле ризыкка беркемне дә якын китермәде Башта үзе тәмен татып карый, шуннан сон гына авырунын авызына каптыра. Алар күз карашы аша бер-берсе белән шактый җинел анлаша башладылар. Мөхәммәдәминнең үз теләген җиткерү өчен бер күз сирпеп каравы җитә иде. Чирен тәгам кабул итсәң генә качар, аша, көчләп булса да аша, ди Үрбәт. Мөхәммәдәмин карышмый, хатыны каптырганны йотарга тырыша.
Ә көннәрдән бер көнне теле кайтты. Кайтты дигәч тә. әле аның сүзләре сүзгә охшап та бетми, әмма тавышы чыга. Бу инде анын өчен әйтеп бетергесез зур сикереш иде. Димәк, хәле җиңеләйтүгә таба бара.
—Зее э э б—б ә-ә. те,—диде Мөхәммәдәмин буйсынырга
теләмәгән иреннәрен бөрештерә-бөрештерә,—зее. э. э .6-6 ә-ә те
Табышмакның табышмагы. Монда күз карашлары да көчсез иде. Үрбәт әлеге авазларны болай да гөманлап каралы, тегеләй дә чамалагандай итте, тик барыбер бербөтен сүз оештыра алмады. Аннан сон ижекләргә бүлгәләп, мәгънә эзләп карады Шулай тырыша торгач, икенче ижектә “бәте” тезмәсе тәгаенләнде. Бәте, бәт Ширбәт ләбаса бу! Әлбәттә, ширбәт! Кара инде, кабыккан икән жанашы. Ә хатыны шуны да акламый Аңгыра бәрән. Хәзер, жанашым, хәзер, бераз гына сабыр ит. жәме. Ин татлы, ин файдалы ширбәт эчерәм мин сина. Анар ширбәте Син аны элек тә ярата идеи. И, жанашым, кара, ничек күзләрен мөлдерәтеп ята. Ачуланасындыр инде. Ачулан, ачулан. Суксан да бер сүзем юк, терел генә, барысына да түзәрмен.
Үрбәт балалы күгәрчендәй гөрелди-гөрелди ширбәт хәзерләде дә. иренен алдына ашъяулык жәйде. Мөхәммәдәминнен иреннәрендә елмаю галәмәте кабынып алгандай булды.
— Р. Ә-Ә. 6...Ә-Ә...Т
Күр, бичәсенә рәхмәт әйтә түгелме соң? И, жанашым. Әле минем турыда кайгыртып ятуы икән. Бәгырькәем.
Шушы көннән башлап, сырхаунын теле күзгә күренеп йөгерекләнде Атна-ун көн дигәндә, теле истигъфар шикелле авыр әйтелешле сүзне дә әйләндерә иде инде. Ул да Аллаһыга, Мөхәммәд пәйгамбәр үрнәгендә, көн саен йөз мәртәбә тәүбә вә истигъфар кыла башлады
Мөхәммәдәмин хәтта ханлык белән турыдан-туры идарә итәргә талпынып карады. Тик Үрбәт ишетергә дә теләмәде.
—Өзлегеп кенә шушы хәлгә төштен, бу юлы терелеп житмичә авызыңны да ачтырмыйм,—диде
Сүзендә торды. Хан янына бер түрәне дә кертмәде, ирен жаны кебек саклады. Ике-өч ай эчендә бер генә ташлама ясады. Мөхәммәдәмин бик сорагач, баш углан Уйгын бәккә ханнын рәсми күрсәтмәсен житкерде
—Дәүләт иминлеге хакына хан сина тулы вәкаләт бирә,—диде, ярлык тапшырды.
—Тыныч булсын, ханлык өстеннән чыпчык та очтырмам,—дип сүз бирде углан.
Бу кичтә сандугачтай сайраштылар алар. Мөхәммәдәминнен тәмам йөзе килгән иде. Арыйсын, житәр. сүзен башка көннәргә дә калсын, ял ит, дип тә карый Үрбәт, юк, тынламый.
—Бүлдермә әле, бикә, кәефем яхшырып китте, шул шатлыктан инде аның сүзләре дә,—диде.
—Өзлегерсең дип куркам мин, жанашым
—Беләм, бикәм, бик яхшы беләм, мин сина кайгыртуың өчен бик рәхмәтлсмен. Тик баядан бирле тел очымда торган сүземне әйтмәсәм. тынычланмамдыр, ахырысы.
—Озынга сузмасан гына,—дип кисәтте Үрбәт
—Беләсеңме, бикә, мин Алтай морзаны һич оныта алмыйм бит Сонгы вакытта аеруча уйландыра,—диде Мөхәммәдәмин борчулы кыяфәттә
— Мөхәммәдәмин, жанашым, бу хакта күп тапкырлар аңлашкан идек ич инде Юк аның үлемендә синен гаебен, юк'
— Мин барыбер үземне гаепле саныйм.—диде Мөхәммәдәмин,— югыйсә, орышларда югалткан якыннарым шактый үзе Бәлкем, Тәнре шул гөнаһларым өчен бирәдер бу сырхау-хасталарны? Авыруны гөнаһка кәффарәт* диләр ич
— Мөхәммәдәмин, тагын бер тапкыр кабатлыйм, туганым Алгай морзанын шәһид китүендә синең бернинди катнашың да юк,—диде Үрбәт
| Коффарәт йолым
еларга җитешеп,—үзеңне бер гаепсезгә битәрләмә. Ир-егет өйдә туар, яуда үләр, ди. Яу кырында баш салу—каһарман өчен олы дәрәҗә ләбаса.
—Шулаен ул шулай да...
Кышкы озын кичләрдә Үрбәт белән Мөхәммәдәмин әнә шулай икәүдән- икәү генә әнгәмә корып утырырга күнегеп киттеләр. Ут яктысында бүлмә эче алтын-көмешкә коенган ниндидер әкияти мәгарәгә охшап кала иде. Шул сихри дөньяда алар үзләре дә нурга чумалар, тылсым иясенә әвереләләр.
Алыптай мәһабәт баһадир гәүдәле Мөхәммәдәмин янында Үрбәт зифа камышны хәтерләтә. Алар бер-берсенә шулай туры киләләр ки, әйтерсен лә, Йосыф белән Зөләйха. Мөхәммәдәмин—каһарман, Үрбәт—алиһә. Икесе—бербөтен.
—Мин сине күреп тә, сөеп тә туймадым, Үрбәт бикә, иншаллаһ, ходай ахирәттә дә беребезне беребездән аермас,—диде Мөхәммәдәмин хатынының йомшак кулларыннан сыйпаштыра-сыйпаштыра.
—Без аерылышу өчен кавышмадык, җанашым,—диде Үрбәт,—Аллаһ тәгалә сине минем өчен, мине синең өчен бар иткән. Минем бер генә көнгә дә синнән аеры торасым килми. Әлфирак2 безгә фарыз түгел..
—Мин сине бер күз сирпеп карауда яраттым бит,—диде Мөхәммәдәмин нигәдер пышылдауга күчеп,—оят булса да әйтим, күлмәген аша май йомарламыдай тыгыз ак тәненне, былбыл балаларыдай кыймшанып- кыймшанып алган учка гына сыярдай түм-түгәрәк күкрәк алмаларыңны, тулы балтырларыңны тоеп алдым. Су сөлегедәй җыйнак буй-сыныңны, зур конгырт кара күзләреңне күреп тәмам җилкендем. Мангыт кәләшләре, гадәттә, юантыграк гәүдәле, түгәрәк йөзле, кыска симез бармаклы була. Ә син үз ыруыңа охшамаган. Ауропа туташларына тартым. Битен озынча, үзе ап-ак. Керфекләрең озын, иреннәрен тулы, тешләрең сәйләндәй тезелешкән. Ходай ияк очына мәхәббәт чокыры уярга да онытмаган.
—Уф, җир тишегенә төшеп китәрдәй иттең бит инде, Мөхәммәдәмин. күрәсенме, йөзем чөгендер төсенә керде,—диде Үрбәт оялчан гына. Ә үзе күкнен җиденче катында иде.—Булгач булсын инде, җанашым, мина багышлап чыгарган газәлеңне дә сөйләп күрсәтсәң, күнелем тагын да түгәрәкләнеп китәр иде...
Мөхәммәдәминнен мангаена сырлар ятты. Чир анын хәтерен шактый таушалткан иде. Шуна күрә исемә генә төшерсәм ярар иде дип, бик борчылды. Моны хатыны да сизеп алды, хатасын төзәтергә ашыкты.
—Жанаш, зинһар гафу ит бу жүләреңне, эредем тәки, хәерчегә ямаулык бирсән, күлмәк сорый, ди...
—Тынла,—диде Мөхәммәдәмин,—бүлдерми генә тынла.
Мангыт кызы Үрбәт бикә, Күрсән күңел йуана.
Ак айдайын бите балкый, Күзләр нурга куана.
Кандыздай кара чәче
Тубылынатик төшә.
Карагаттай кара күзе
Акылларны хуш итә.
Үрбәт үзенең чибәр икәнен белә иде, әлбәттә. Яше кырыктан узса да, сылу-сылу яшь кызларга да биргесез әле ул. Тик бу яшьтә матурны да матурлау зарур Ә моның өчен шактый тир түгәргә туры килә. Матурлык— 2 Әлфирак аерылышу 32
авыр хезмәт нәтижәсе дә ул. Үрбәт. әйтик, атнага ике мәртәбә мунчада бөтен тәненә бал сылатып, шул сенеп беткәнче ләүкәдә ята. Битен фәкать кәжә сөте белән генә юа. Төрледән-төрле төнәтмәләр куллана. Гарәп, харәзем якларыннан кершәннәр, ислемайлар, сөрмәләр, иннекләр, бәлзәмнәр кайтарта. Бизәнмичә бер адым да атламый. Иренмәсән генә чибәр буласын шул. Шуна күрә һәрвакыт кура җиләге кебек күренә Кайбер бикәләр шикелле, кияүгә бирәсе кыз түгел, ашка саласы тоз түгел, дип. көн үткәнгә генә риза булып яшәми. Мәхәббәте шулай уяу тота аны.
Үзенә карата дәгъвасе дә зур Үрбәтнен. Кулыннан килсә, буен бер-ике карышка озынайтыр иде. Тәне дә йокарак. ничек кенә тырышмасын, барыбер ит кунмый. Ир-атлар йомшак, мул тәнлеләрне хуп күрә диләр бит. Мөхәммәдәминнен ризасызлык белдергәне юк. Ләкин барыбер күнеле бимазалана: дөрестән дә ошатамы ул аны. әллә Үрбәт бирә алмаган ләззәтне башка бичәсеннән аламы*’ Шушы икеләнү һич тынгы бирми иде бикәгә.
— Мөхәммәдәмин. син мине бигрәк үсендерәсең инде, җанаш, хатыныннын ни гәүдәсе, ни тәне дигәндәй, бер карачкы шунда
—Барча хатыннарым арасында да син ин күркәме, ин чибәре, ин сөйкемлесе булдын. Үрбәт бикә, мин Ходайга мен шөкер
Бераздан Мөхәммәдәмин Үрбәтнен бүләк комганын соратып алды —Язуларын укы әле,—диде
Үрбәт ул язуларны яттан белә Комганнын муенына. "Бисмилләһир- рахманир-рәхим”. дип язылган. Корсак өлешенен нәкъ урта бер җирендә “Гыйкаб" шигыреннән өзек:
Күп голәмә вә мәшаихләр шәһид Булдылар дине ислам нурилә.
Астагы җөмлә боларнын барысын да бер җепкә тезеп, берләштереп куя: “Әссолтанел әгъзам гыйззед-дөнья вәддин Мөхәммәдәмин баһадир хан хәлләдулла мәликәһ вә әййдәсолтанәтиһи”.
Ин соңында әһле вакыт: “Тарих тугыз йөз унбиштә мөбарәк рамазан аенын уникенче көне”.
—Рәхмәт, бикәм, шушы сүзләр йөрәгемә бик якын. шәт. Аллаһы тәгалә гомер дәфтәремә дә яңа сәхифәләр өстәр.
—Аллаһы тәгаләгә, Мөхәммәдәмин. син җирдә кирәк.—диде Үрбәт,— син анын илчесе. Кыласы күркәм гамәлләрен әле бихисап
—Амин!
—Ә хәзер бәү-бәү итәбез, балам,—диде Үрбәт,—төшләр патшалыгында безне сагышаннардыр инде
Мөхәммәдәмин татлы йокыга талды. Ә тан алдыннан анын баш очында Газраил фәрештә пәйда булды Ул ханның җанын берәүгә дә комачау тудырмыйча, тыныч кына бакый дөнья күгенә очырып җибәрде
Бу—тарих мен дә биш йөз дә унсигезенче елнын егерме икенче декабрь көне иде.
Әлвидаг'. Алла колы Мөхәммәдәмин!
Үрбәтне иренен җеназасын җыюда катнаштырмадылар, төрбәсенә дә фәкать өчесеннән сон гына бара алды. Ул өч көнне ялгызы гына догада утырды Коръән укыды, багышлаунамәләр чыкты Кеше күзенә күренмәде.
’ Әлмдаг хушлашу
2. 33
авызына бер тәгам ризык капмады. Хәтта еламады да. Чөнки ул иренен көннән-көн сүнә баруын, сонгы сулышына ерак калмаганын жаны-тәне белән тоеп тора иде Мөхәммәдәминнен сонгы көннәрдә теле ачылуы да хәле яхшырганнан түгел, киресенчә, авыр хәлен жинеләйтүгә бер омтылыш кына иде. Онытылып тору гына.
Әзер иде Үрбәт әлеге югалтуга. Үз язмышын да тәгаенләп куйган иде.
Төрбәдә аны Мөхәммәдьяр каршы алды. Күзләре монсу, чырае киткән иде шагыйрьнең. Баш иеп кенә исәнләште дә, ханбикәне кабер янына алып килде. Тын гына басып тордылар.
—Үз теләгем белән хан төрбәсенең әһле фарраш5 вазифасын алдым,— диде Мөхәммәдьяр,—остазымны бик хөрмәт итә идем.
—Ул да сина ихтирам белән карый иде, рухы сөенер инде.
—Урыны оҗмахта булыр, шәт...
Янә тынып калдылар. Шуннан соң Үрбәт әйтте:
—Сиңа, морза, үтенечләрем бар иде,—диде.
—Бәлкем сарайда иркенләбрәк гәпләшербез,—дип, Мөхәммәдьяр ханбикәгә олы ихтирамын белдерде.
—Минем ул үтенечләрем мәрхүмгә мөнәсәбәтле,—диде Үрбәт,—үзенен баш очында анлашу мәгъкульрәк булыр.
—Ихтыярын, ханбикә,—дип килеште Мөхәммәдьяр,—үтенечләреңне игътибар белән тынларга әзермен.
Йомышларына керешкәнче Үрбәт, күңелемә сеңдереп калыйм, дигәндәй, төрбәне җентекләп күзәтеп бакты. Кыйммәтле асылташларга төренгән бу корылма бик күркәм иде. Һәр җөеннән, һәр сырыннан ханнарга хас затлылык бөркелеп тора. Шагыйрь Мөхәммәдъярнын аны карарга алынуы Мөхәммәдәмин ханнын абруена бәрабәр хөрмәт иде
— Морза, мин сине үземнең әһле вафам6 итеп күрергә теләр идем,—диде Үрбәт,—әгәр каршы килмәсән.
—Нинди шөгыль-вазифа буенча?—дип сорады Мөхәммәдьяр. —Васыятьнамәмне гамәлгә ашыру мәнфәгатьләрендә, морза. —Ашыкмыйсынмы, ханбикә, бу эштә салкын акыл зарур дип беләм. —Бурычынны вакытында башкаруны китап та мактый,—диде Үрбәт сорауны читләтебрәк.
—Ихтыярын, ханбикә...
—Мин васыятьнамәмне тәгаенләдем, кануни дәрәҗәгә китердем,—диде Үрбәт,—менә кәгазьләре. Алтын-көмеш әйберләрем бик күп минем. Шуларнын бер өлешенә бәдәлче сыйфатында Мөхәммәдәмин хан өчен хаҗ кылырсың. Ул өлешне хәзер үк биреп куям.
—Мәрхүм өчен хаҗ кылу фарыз микән сон?—дип шиген белдерде Мөхәммәдьяр.
—Сәедтән белештем. Коръәндә бу хакта хуплау да, инкарь итү дә юк, шулай булгач, бәндәнең үз иркендә,—диде.
— Мин әлеге изге гамәлне чын күңелемнән башкарырмын, ханбикә.
—Әлхамдулилләһ, морза, инде икенче үтенечемә колак сал.
—Мин сина хезмәт итәргә һәрвакыт әзер, ханбикә.
—Үзе исән чагында Мөхәммәдәминнен шигырьләр мәжмүгасын инсанга күрсәтә алмадык,—диде Үрбәт,—нигәдер ашыкмады. Үземнен дә сәвәтем7 җитенкерәмәде, күрәсең. Мәҗмуганың зарурлыгына ышандыра алмадым.
—Бу хакта мин үзем дә хәбардар,—диде Мөхәммәдьяр,—шагыйрьлегеңне
1 Фарраш — караучы.
6 Вафа.м - ышанычлы зат
7 Сәвәт - укымышлылык
әүвәл халык танысын, ә мәжмүганын чираты шагыйрь вафатыннан сон гына җитә, дип саный иде ул. Һәм мин үзем дә шул фикерне куәтлим
—Тәкъдимен нинди сон. морза, алайса?
— Вакыт җитте дип саныйм, ханбикә. Мөхәммәдәмин атлы татар шагыйре андый мәртәбәгә лаек.
—Рәхим итеп гамәлен башла, морза.—диде Үрбәт куанычына уралып.— бөтен вәкаләтләр сина бирелә. Бернәрсәдә дә кытлык, житмәүчелек кичермәссен. Вәгъдәме?
— Вәгъдә!
Мөхәммәдәминнен төрбәсеннән кайткач, Үрбәт тәһарәт алып, икенде намазын укыды, урын-жирләрен алыштыртты. үзе дә өс-башын янартты Түшәкчесенә, кәнизәк туташларга мул гына сәдака биреп, өйләренә кайтарып җибәрде. Шуннан сон ялгызы гына шактый ара уйланып утырды Кәгазь-каләм алып, нидер язмакчы итсә дә, язмады, тәрәзә каршына килеп басты.
Урамда барысы да элеккечә иде Мыж килеп тора: әледән-әле чаптырып җайдаклар узып китә, жәяүлеләр тыз-быз каядыр ашыга Кала шау-шулы тормыш кичерә. Кояш та шул сүрән кояш, көндәгечә теләр-теләмәс кенә ялкау кар төшкәли
И, шәфкатьсез дөнья Нигә син шулай гаделсез сон? Әйтерсен лә. берни булмаган Нинди мәрхәмәтсезлек. Мөхәммәдәмин вафат лабаса! Барча Казан жиренсн боек ханы вафат' Адәмнәр, бәндәләр, сез ханыгызны нигә шулай бик тиз оныттыгыз? Кайгы күлмәге кияр урында, үзегезнең гадәти вак мәшәкатьләрегезгә чумгансыз. Уяныгыз, мүк йөрәкләр!
Олы югалтунын чын бәһасен Үрбәт әле хәзер генә бөтен тулылыгы белән тойды. Ләкин анын үзе өчен бу бернинди әһәмияткә дә ия түгел иде инде.
Менә ул касәгә су агызды да, ана берничә тамчы алдан хәзерләп куелган аксыл төстәге сыеклык тамызды Бермәл жан авазын тынлап, тын гына басып торды. Өченче кон инде һаман шул илаһи аваз: Мөхәммәдәмин. Мөхәммәдәмин, Мөхәммәдәмин! Бу авазны Үрбәт: “Бикәм, синсез миңа бик ямансу, ятим итмә, зинһарлап үтенәм, яныма кил”,—дигән чакыру кебек кабул итә иде.
Минем үземә дә яшәү яшәү түгел, җанашым, дип пышылдады анын иреннәре, тормышымның бер мәгънәсе дә калмады, минем урыным синен янында, Мөхәммәдәмин. никахлы ирем, хәләлем янында. Мине бу дөньяда бернәрсә дә тотмый Хәзер анладым. шушы хәлләрне тәгаенләп, ходай безгә бала бирмәгән дә инде Ир белән хатынга бергәлек фарыз Тиздән, бик тиздән, Аллаһы кушып, җаннарыбыз янә кавышыр Бакый—ул мәңгелек. Без дә мәнге-мәнге бергә булырбыз Бәхетебез һич төкәнмәс
Әлеге ләззәтле хыяллардан Үрбәтнен күнеле күккә ашты Бу мизгелдә анын аңы тәмам томаланган иде. үз ниятенең хаклыгына һичнинди шиге юк иде. Ул зур гөнаһ кылуын да, эчкерсез ышану белән тоткан газиз диненә хыянәт итүен дә, гомер бирү, гомер алуның Аллаһы. фәкать Аллаһы вазифасы гына булуын да аңлар хәлдә түгел иде.
Агу ханбикәне бик тиз куырып алды. Фәкать елмаю кунган ирен очларында: "Мөхәммәдәмин җанашым " дигән җөмлә генә эленеп калган иде.
Ходаем, ярлыка бу гөнаһлы гыйшык иясен!
2005—2006 еллар

Реклама