Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛ ЙӨРӘГЕНӘ ЯЗА УЛ


Исемеңне ташка язма, ил йөрәгенә яз. ди халык. Үз фидакарьләренең тырышлыгы ярдәмендә генә исән калган татар милләте өчен исемен ил йөрәгенә уя алучылар бигрәк кирәк, үтә кадерле. Көч-куәтен. акыл-гыйлемен. жегәрлек-сәләтен халыкка хезмәт итүгә багышлаган тынгысыз һәм зыялы зат. милләт өчен күп хезмәтләр һәм игелекләр кылган шәхес Тәлгат Нәби улы Галиуллин нәкъ шулай, фидакарьлеге белән исемен ил йөрәгенә язганнардан Әдәбият белеме фәнендә абруй казанган талантлы галим. Казан дәүләт университетының профессоры. Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгьзасы, татар укучысына яхшы мәгълүм, инде ярты гасыр буе яна исемнәр, яшь талантлар хакында хәбәр итеп, әдәбиятның үсеш тенденцияләрен аналитик билгеләп барган эзләнүчән тәнкыйтьче, мәгариф һәм фән өлкәсендә зур эшләр башкарган, республика күләмендә әһәмиятле Алабуга педагогия институтын яңа биеклеккә күтәргән, өр-яңа вуз—Чаллы дәүләт педагогика институтын—оештырган, шаулы 1989 елны Казан дәүләт университетында татар филологиясе буенча махсус факультет ачкан оста оештыручы һәм гыйлемле укытучы, лектор, татар әдәбиятына яңа сулыш өргән, заман героен биргән язучы, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуны үзенең намус эше санаган җәмәгать эшлеклесе ул
Тәлгат Нәби улы 1938 елнын 20 июлендә Татарстанның Норлат районы Кычытканлы авылында туа. «Гомер тәлгәшләре» дигән автобиографик повестенда ул авылнын бер үзенчәлеге итеп халкының эшчән һәм батыр булуын билгели, икенче үзенчәлекне анга-белемгә омтылу дип күрсәтә. Авылдашларының шушы ике сыйфатын үзендә бергә куша алу ана, күрәсең, төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешергә ярдәм иткән
Урга мәктәпне тәмамлаган яшь егет бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә алюминий заводында эшли. Белемгә омтылу аны Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына алып килә. Сәләтле, гырыш. кызыксынучан һәм акыллы егетне шушы факультетның татар теле кафедрасына ассистент итеп калдыралар (1962 ел), аннары аны Г Ибраһнмов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага тәкъдим итәләр Шушы елларда ук Тәлгат Нәби улы татар әдәбияты тарихы очен мөһим мәсьәләләргә багышланган фәнни мәкаләләр белән чыгыш ясый, тагар әдәбият белеменә үзфикерле һәм төрле характердагы материалны колачлап-иңләп алырга сәләтле яшь белгеч килгәнне «хәбәр итә» Аның тагар шигъриятендә баллада жанрының үсеш-үзгәреш юлын күзәткән, алтмышынчы еллар шигъриятендә элгәргеләр традицияләрен барлаган, милли әдәбият һәм халык авыз иҗаты арасындагы күпкырлы, күпьяклы бәйләнешләрне тикшер!ән гыйльми язмалары масштаблылыгы белән аерылып гора. Бер үк вакытта булачак галим әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә каләм сыный UI Галиев. С. Хәким. И Юэеев һ. б шагыйрьләрнең китапларына, аерым әсәрләргә кагылышлы тәнкыйди язмалары дөнья күрә Кискен тәнкыйди фикер 1әр әйгү яки кеше ышанмаслык чагыштырулар белән мавыкмыйча, тәнкыйтьче Т Галиуллин шигъриятнең үз материалында тирән күзәтүләр ясауга, аерым әдипләр әсәрләрен тагар поэзиясе тарихы фонында карауга өстенлек бирә Киләчәктә, зур галим
булып җитешкәч тә. шушы сайлаган сукмагына тугры кала ул.
Тагын бер кызыклы факт: 1968 елны, XX гасыр уртасы татар шигърияте һәм халык авыз иҗаты арасындагы багланышларны тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклаганда, яшь галимнең инде ике дистә язмасы дөнья күргән була. Хәзер, басмалар саны чиктән тыш күбәйгән заманда да, мондый «багаж» белән диссертация яклаучылар юк дәрәҗәсендә. Әлеге факт Т Галиуллинның язу куәсе хакында да, үзенә таләпчәнлеге турында да сөйли, әйтер сүзе-фикере булганнарнын
Киресенчә, аның янадан-яна тикшерү объектлары билгеләнә. Тәнкыйтьче буларак, шигърият белән чикләнмичә, ул прозага да мөрәҗәгать итә башлый. Әйтик. Э. Касыймовнын «Томан аша» романына (1969), М. Мәһдиевнен «Фронтовиклар» романына (1972) әтрафлы рецензияләре басылып чыга. 1960-70 еллар чигендә Т. Галиуллинның даими игътибар үзәгендә торачак «үз» авторлары пәйда була: Ш. Галиев (1963 елдан башлап), С. Хәким (1964 елдан башлап), Р. Харис (1969 елдан башлап), Г. Латыйп (1968 елдан башлап), X. Туфан (1970 елдан башлап) И Юзеев (1973 елдан башлап) һ. б. Алар иҗатына һәм галим, һәм тәнкыйтьче буларак бәя биргән язмалар даими рәвештә республика матбугатында дөньяга чыга. Гомумән, әдәби процесс белән кызыксынып, шигърият пульсын тоеп тору— анын бөтен иҗат гомеренә хас сыйфат Яшь шагыйрьләр иҗатын тикшерү, алар әсәрләрен туплаган җыентыкларны күзәтү, язучыларның әдәби ел йомгакларында чыгышлар ясау, әдәбият тарихына кагылышлы аналитик, күзәтү характерындагы материаллар әзерләү—болар барысы да күп укуны, эзләнүне таләп итә, эрудиция һәм әдәбиятны ярату хакында сөйли Яшь галим фәнни язмаларында шигърияттә, аерым шагыйрьләр иҗатында, конкрет әсәрләрдә яңалыкларны, әдәби алымнар кулланылышын, традицияләрнең дәвам ителешен, образлылыкны игътибар үзәгенә куя. Татар әдәбият белемендәге яңалыклар, вакыйгалар да һәрчак анын күз уңында: әйтик, замандашы, әдәбиятчы Н. Юзиевнен «Традицияләр яңарганда» (1967) һәм «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» (1969) китапларына рецензияләр, танылган рус язучысы М. Горькийнын тууына 100 ел тулуга карата язма (1968). тууына 70 яшь тулуга багышлап Н. Исәнбәтнең гыйльми эшчәнлеген бәяләү (1970) һ. б. шундыйлардан.
1970-80 еллар чигендә галимне кызыксындырган, борчыган мәкаләләр монографик тема булып формалаша: совет чоры шигъриятендә реализм традицияләренең ныгуы, үсүе, үзгәрүе. Бу тема берничә китапта: «Социалистик реализм юлыннан» (1977), «Дыхание времени (вопросы становления и развития социалистического реализма в татарской советской поэзии до 1941 года)» (1979) хезмәтләрендә һәм докторлык диссертациясендә ачыла-ачыклана Аларда әдәбият белеменең иң катлаулы мәсьәләләреннән булган иҗат методы хакында күзәтүләр дә, 20-30 елларда татар әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйтьнең торышын тикшерү дә, татар шигъриятендә язу ысулына караган методологик фикерләр дә, 20-30 еллар шигъриятенә җентекле анализ да урын таба. Аерым алганда, сайланган материалда 20-30
һәр заманда аны халыкка җиткерү өчен мәйдан таба алуына дәлил булып та килә.
1965 елны Алабуга дәүләт педагогия институтына эшкә китеп, япь-яшь килеш анда дәрәҗәле һәм җаваплы вазифалар башкарганда да (1967-71 елларда институтның укыту һәм фәнни эшләр буенча проректоры, 1971-86 елларда ректор), Тәлгат Нәби улы фәнне һәм әдәби тәнкыйтьне ташламый.
Тәлгат Галиуллин китапларының берничәсе
еллар татар әдәбиятынын Көнбатыш һәм Көнчыгыш поэзиясе үзенчәлекләрен яна методологик нигездә синтезлавы хакындагы фикер дәлилләнә. Бу нәтиҗә алга таба татар әдәбияты тарихын өйрәнү өчен гаять зур әһәмияткә ия була: ул кайбер фән эшлеклеләренен бу чор татар шигъриятендә рус әдәбияты.
революцион идеяләр йогынтысын өстенлекле санавына чик куя Аннары, чор шигъриятен тикшерү вакытында берничә: кеше һәм җәмгыять, шәхес һәм төркем, кеше һәм хәл-әхвәлләрнен катлаулы мөнәсәбәтләре барышын күз унында тоту кирәклеге хакындагы методик характердагы кагыйдә ассызыклана Чор лирик героен күпьяклы тикшереп, автор анын үз вакыты кешесе, тормышка инкыйлаби мөнәсәбәтле көрәшче генә булмыйча, табигать баласы икәнлеген дә дәлилли Т Галиуллин 1920-30 еллар шигъриятендәге жанрлык ягыннан үзгәрешләргә карата чыгарган нәтиҗәләр дә. XX гасыр буе татар әдәбият белеме тарафыннан үстерелеп килеп. XXI гасыр фәнендә дә әйдәп бара. Галим бу чор татар поэзиясенен нәкъ менә жанрлар өлкәсендә «революция» ясавын билгели Жанрлык хасиятләре эхтекле һәм әтрафлы өйрәнелгән дип булмаган бу вакытта тарихи поэтика юнәлешендә мөһим һәм дөреслеге алга таба расланган закончалыкларның асылын күрсәтә
Хезмәтләрдәге аерым бер гомумиләштерүләр үз чоры өчен кыю һәм көтелмәгәнчә яңгырый. Әйтик, галим чор сулышын чагылдыручы байтак әсәрләрнең, революцион лозунглар күтәргән шигырьләрнең уртакул шагыйрьләр тарафыннан ижат ителүен исбатлый «Модага ияреп» язылган ижат җимешләренең татар шигърияте йөзен билгеләмәвен талантлы авторлар иҗаты мисалында күрсәтә
Галимнең докторлык диссертациясе татар әдәбият белемендә XX гасыр татар шигъриятен тулысынча иңләп алып өйрәнерлек әзерлекле шәхес бар икәнлекне тагын бер кат искәртә. 1981 елны филология фәннәре докторы дигән аты дәрәҗәгә ирешкәннән соң да Т. Галиуллин, бер-бер артлы фәнни һәм тәнкыйди характердагы күләмле монографияләр, китаплар чыгарып, үзе хакында формалашкан әлеге күзаллауның дөреслеген раслый
Т. Галиуллин—әдәбият гыйлемендә тәнкыйть һәм фән тарихы мөмкинлекләрен бергә файдаланып, тоташтырып, әдәби-иҗат портретлары тудыруга нигез салучыларның берсе. «Еллар юлга чакыра» (1975). «Безнсн заман—үзе җыр» (1982), • Шагыйрьләр һәм шигырьләр» (1985). «Дәвамлылык» (1987). «Илһам чишматәре» (1988), “Гомер учагы" (1991) китаплары нәкъ менә шушы яктан кызыклы, фәнни һәм әдәби кыйммәткә ия Атар XX гасыр әдәбияты хакында гомумән татар әдәбияты тарихы фонында уйланып, шушы әдәбиятны тулы әдәби процесс күзлегеннән өйрәнү юлларын күрсәтеп язылган Исемнәре янында «әдәби тәнкыйть мәкаләләре» дигән аңлатма бирелсә дә. китаплар әдәбият тарихының актуаль мәсьәләләрен көн тәртибенә куйган фәнни монография дәрәҗәсенә ия Хезмәтләр шартлы рәвештә аерылган ике өлешне: әдәбиятны өйрәнү мөмкинлекләрен билгеләгән теорияне һәм шуны гамәлгә ашырган тарихи язмаларны берләштерә
Язмаларның исеменә үк язучы, шагыйрь иҗатындагы төп сыйфат чыгарылган, ул инде, тәкъдим ителәчәк материалны гомумиләштереп бәяләү буларак, укуга «көйли» Әйтик. «Шагыйрьләр һәм шигырьләр» китабында (1985) шушы чорда актив ижат иткән шагыйрьләр ижаты тикшерелә С Хәкимгә багышланган бүлек «Зур бу илем, гаҗәп киң бу донья» дип атала, автор анда татар шагыйре иҗатындагы лейтмотив буларак гомумән донья хакында уйлану урын тапканлыкны ассызыклыи Яки Нури Арсланов шигъриятен барлаган бүлек «Үз илем, үз республикам бар» дигән исем йөртә, бу татар шагыйренең гражданлык лирикасы, патриотик мотивлар белән эретелгән шигырьләр аша дан казануы үзәккә алына. И Юэеевне автор «Яшьлек һәм батырлык җырчысы» дип исемли
Аннары шагыйрьләрнең ижат үзенчәлеген тәшкил итә торган берничә сыйфат аерып чыгарыла Әйтик. С Хәким ижаты болай бәяләнә 1) «С Хәким каләме тудырган әсәрләрнең шөһрәте, барыннан да элек, халык язмышының үзәк вакыйгаларын, борылыш моментларын кеше характеры, шәхес кичерешләре аша һәм шул ук вакытта фәлсәфи тирәнлек белән калкытып куя алу осталыгы белән анлатыла»; 2) «шагыйрь һәр очракта да чор рухы таләп
иткән, үз эчке кичерешләренә, уйлануларына якын тематиканы һәм жанрны алга чыгара». 3) төп темалар буларак Бөек Ваган сугышы, туган ил-жир. туган җирдә барлыкка килгән үзгәрешләр, туктаусыз эзләнү һәм йорәк-хис тыйгысызлыгы күрсәтелә
Шунда ук шагыйрьләр ижаты чорларга бүленеп, бәяләнеп уза Мәсәлән.
Р. Фәйзуллин шигъриятендә тәнкыйтьче «берсен-берсе тулыландырып, вакыты белән бәхәсләшеп, тартышып үскән өч юнәлеш, елларын тәгаен генә билгеләве кыен булган өч чор, өч этап» билгели: беренчесендә «ул укучыны тормышны гадәти булмаганча күрүе һәм тасвирлавы, чәчрәп торган метафорасы, ассоциациясе һәм гармония, көйле аһән белән санашмаган иҗеге белән үзенә каратты», бу чорда ул—тәжрибәләр ясаучы, традицияләрне җимерүче бунтарь; кыска шигырьләр чоры— «экспрессив тыгызлык, мәгънәви һәм стилистик куелык, образлы киеренкелек ярдәмендә тар мәйданда фикер, идея әйтеп салу, хисне ачу», философ шагыйрь; өченче чор—«сугыш һәм иминлек, үткән һәм киләчәк, батырлык һәм куркаклык турында язылган шигырьләрендә Маяковский, Такташ, Жәлил традицияләрендә тәрбияләнгән трибун шагыйрь буларак ачыла». Р. Фәйзуллин иҗатын яратучы һәм белүчеләр өчен дә, тикшерүчеләр өчен дә бу бүленеш—аксиома, кире кагу мөмкин булмаган бәя.
Тагын бер мисал. Т. Галиуллин, 60-80 елларда мәйданга чыккан бик күп талантлы шагыйрьләр белән беррәтгән, Ренат Харис өчен дә «үз» тәнкыйтьчесенә, иҗатын даими күзәтеп баручы укучыга әйләнә. Яшь шагыйрь үзен таныткан, үзе хакында хәбәр и ткән бер вакытта ук тәнкыйтьче анын иҗатындагы түбәндәге үзенчәлекләрне аерып чыгара: 1) бу иҗатта кешенең фикерләү рәвешенә, интеллектына үтеп керергә, тормыш диалектикасын аңларга омтылыш көчле; 2) анын лирик герое—көчле, нык ихтыярлы шәхес, рухи дөньяны да шагыйрь элегик мон. сагыш аша түгел, бәлки «ихтыярлы» ритмнар, «мускуллы» сынландырулар, экспрессия һәм катлаулы ситуацияләр аша сурәтләргә ярата; 3) аналитик фикер, эзләнүчән хис шагыйрьгә көнитешнең төрле күренешләренә үтеп керергә юл ача: сурәтләнгән вакыйгаларга, эчке дөнья чагылышларына үзенең мөнәсәбәтен төгәл һәм ачык итеп рәсемләп бирү мөмкинлекләрен арттыра; 4) ул—“шартлаулы”. көтелмәгән алымнар, кыю метафоралар шагыйре, сүзгә саран һәм экономияле шагыйрь. Бүген, шагыйрь татар шигъриятендәге нигез баганаларның берсенә әверелгәч тә, әлеге иҗатта шушы үзенчәлекләрнең «ярылып ятуын» күрми мөмкин түгел. Шуңа күрә XX гасыр поэзиясе, аның аерым сүз осталары хакында яңа хезмәтләрдә, диссертацияләр һәм монографияләрдә без Т. Галиуллин карашларын үстерү белән очрашабыз. Галим чын мәгънәсендә тулы бер гасыр шигъриятен өйрәнүгә сукмак салды, киләчәк тикшеренү юлларын билгеләде.
1986 елны Казанга әйләнеп кайтып, Тәлгат Нәбиевич башта Казан дәүләт педагогия университетының әдәбият кафедрасында, аннары Казан дәүләт университетында профессор булып эшли башлый. 1989 елны ана татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыруны тапшыралар. Татар милли күтәрелешенең иң матур казанышларыннан берсе булып, факультет 20 эчендә татар дөньясы өчен бик күп гыйлемле һәм талантлы яшьләр үстерде, белгечләр әзерләде.
Шушы мәшәкатьле, җаваплы эшләр белән беррәттән, Тәлгат Нәбиевич фәнни тикшеренүләрне дә ташламый. 90нчы еллар—хәбәрдарлык чоры әдәбият белеме фәненә дә гаҗәеп көчле тәэсир ясый. Билгесез исемнәр һәм әсәрләр кайта, озак вакытлар яшәп килгән концепцияләрнең идеологик заказга барып тоташа торган «йомшак» яклары ачыктан-ачык күрсәтелә. Инде әдәбият тарихын бөтен тулылыгында аңлау мөмкинлеге ачылган кебек тоела. Ләкин... бу эш алай бик ансат кына булып чыкмый, иске концепцияләрне кире кагу, яки социалистик реализм белән көрәшүнең үзмаксат булмаганлыгын анлау килә. Чөнки янача эшләү юллары табылмаган, ә менә ярты гасырдан артык вакыт дәвамында тупланган гыйльми тәҗрибә тиз генә фәнни аренадан китәргә теләми икән бит! Инде тагын бер кат яна концепция кирәклеге, ләкин аның иске мирастан тулысынча баш тартып түгел, бәлки элгәргеләрнен эзләнүләрендәге уңышлы якларны
файдаланып гамәлгә куелырга тиешлеге аңланыла...
Филология фәннәре докторы, галим Т. Галиуллиннын «Шигърият баскычлары» (2002) һәм «Шәхесне гасырлар тудыра» (2003) китаплары әдәбият турындагы фәнгә шундый концепция алып килә. Әдәбият белемендәге XX гасыр ахырында
тәнкыйтькә дучар булган концепцияләр әдәби барышка ижтимагый-сәяси яктан якын килүне таләп итәләр. Хәзер инде әдәбиятнын идеологик яки сәяси заказ белән генә барлыкка килә алмавын, анын үз эчке закончалыкларына буйсынып, чорнын әдәби ан үзенчәлекләренә таянып үсүен берәү дә кире какмый «Ләкин аны кайсы яктан тикшерү дөресрәк сон?»—бу сорау исә ачык кала килә. Т. Галиуллин әлеге мәсьәләгә үз карашын белдерә, ул әдәбиятны милли тамырлар һәм шартларга бәйле рәвештә яшәешне танып-белү өлкәсе, милли үзан һәм характерны сүз- сурәт ярдәмендә тергезеп күрсәтү сферасы дип саный Мәдәният тарихындагы күренешләрне менталь үзенчәлекләргә мөнәсәбәтле тикшерү методологик яктан Л Н Гумилев хезмәтләренен дә «умыртка баганасын» тәшкил итә. Татар галиме исә халык тарихындагы үзгәрешләрне әдәби парадигма алышыну нокталары буларак карый Анын «Милли үзан һәм шигърият» язмасы әлеге коннепциянен асылын укучыга җиткерүе белән әһәмиятле.
«Татар поэзиясе тарихын янача өйрәнү мәсьәләләре» дигән тикшеренү беренчесен дәвам итә һәм төгәлләштерә. Татар шигьриятенен аерым бер дәверләрен өйрәнү эшендә кабул ителгән кайбер карашларга бәя биреп, автор үз концспниясенен төп кануннарын формалаштыра
Беренчедән, галим озак еллар дәвам иткән һәм XX йөз башы белән 1917 елдан сонгы әдәбият арасында бернинди уртаклык юк. дигән караш белән килешмәвен белдерә, «ике дәвер әдәбиятларын чагыштырып караганда, тирәннән, астан агып яткан чишмәләрне, ерганакларны барлаганда, сурәтле фнкерләүнен бернинди сәясәткә, өстән иңдерелгән хакимияткә бирешми торган үз эчке кануннары, уртаклыклары барын сиземләве кыен түгел» Димәк, милли әдәбиятнын шушы эчке уртаклыкларын, күчемлелек-дәвамлылыгын күздә тотып өйрәнү кирәк
Икенчедән, сәясәт басымы әдәбиятны «заманнын шәүләсе, каты» дәрәҗәсенә төшерә. Анын күтәрелеше исә теге яки бу халык әдәбиятында талантлар, олы әдипләр булу белән бәйле. Шуна да әдәбият тарихын өйрәнү бәя бирүдән башка була алмый, юкса төрле дәрәҗәдәге, төрле мөмкинлекләргә ия язучылар бер калыпка салыначак.
Өченчедән. Т. Галиуллин мона кадәр әдәбият белемендә тискәре бәяләнеп килгән, ләкин күп кенә әдипләр иҗатына зур йогынты ясаган дини-мнфатогик катламның, модернистик һәм шәкли эзләнүләрнең махсус тикшеренүләр объекты булырга тиешлеген дәлилли Шунын белән бергә, автор «социалистик реализм» кебек зур күренешне сонгы вакытта уйдырма дип атауга да каршы чыга Шулай итеп әдәбиятны бөтенлектә, төрлелектә, тулылыкта өйрәнү кирәклеге көн тәртибенә куела.
1995 елны язылган бу мәкаләдә мондый юллар бар «Күнегелгән, күп тапкырлар тәкърарланган яссылыкларга ябышып яту. шигъриятне бик тар сәясижәмгыяви күзлектән чыгып кына бәяләү, карашлар төрлелеген кабул итмәү, бер фикерне канунлаштыру—әдәбият фәнен, тәнкыйтьне торгынлыкның җылы, тыныч, ипле ярларыннан ерак алып китә алмас Үткәнгә тәнкыйди карашны «авантюра», -карьера артыннан куу» кебек текә сүзләр белән өркетү, мираснын абруен төшерү дип бәяләү чоры иртәме-соңмы үтәчәк Безнен буынга насыйп булган өермәле вакыт туктаусыз алга хәрәкәтне, эзләнүне, уйлануны таләп итә Үзгәрмичә мөмкин түгел» Бу сүзләрнең дөреслеген вакыт инде раслады Галим үзгәрү юлларын, әдәбиятны янача өйрәнү юнәлешләрен билгеләүдә дә хаклы булып чыкты
Хезмәтләрнең «йөзек кашы»—егерменче һәм утызынчы еллар шигъриятен, бу чорлардагы олы шагыйрьләр иҗатын күзәтү-анализлау өлеше — галимнен нәзари фикерләрен гаматдә сынау да булып тора Бу эзләнүләр мона кадәр укучыга аз билгеле мисалларга таянуы һәм. шунын белән бергә, билгеләнгән вакыг аралыгыңдагы шигъриятне тулысымча калачлап алуы белән
сокландыра Т Галиуллин гыйльми өйрәнүләр объекты игеп сайланган дәвер әдәбиятына бербөтсн милли-әдәби ан җимеше дип карый Үзе тәкъдим иткән нәзари кагыйдәләрдән чыгып, автор татар әдәбиятындагы күчемлелекнен 1917 ел вакыйгалары белән өзелмәвен дәлилли Мәсәлән, ул елларда М Гафури. Г Камал. Ill Бабич кебек шагыйрьләр мирасында
халык авыз ижаты традицияләре чагылу игътибарга лаек. Хәтта мона кадәр татар әдәбият белеме дәшми үтә торган өлкә: егерменче еллар әдәбиятында дини- мифологик мотивларның саклануы С. Сүнчәләй, Т. Ченәкәй, Ә. Сәгыйди, Г. Харис һ. б шигырьләре мисалында күрсәтелә. Шулай итеп, галим—үзе фәнгә аяк баскан бер вакытта—мөрәҗәгать иткән классиклар иҗатына XX гасыр ахырында янадан әйләнеп кайта, аларны яна күзлектән тикшерүгә һәм бәяләүгә алына.
Егерменче еллар татар шигъриятенә кагылышлы тикшеренүләр әдәбият белемендә ачык кала килгән берничә сорауга җавап бирә. Дәрдемәнд һәм Сәгыйт Рәмиев кебек. XX йөз башында ижатларынын “алтын чорын” кичергән зур фигуралар инкыйлабка нинди карашта булдылар? Ни өчен татар шагыйрьләренең бөтенесе диярлек 1917 елгы революцияне шатланып каршы алды? Дәвер әдәбиятына кайсы шәхесләр нинди өлеш кертте? Бу чорда татар шагыйрьләре нинди иҗат юнәлешләрен үз күрде, нинди алымнарга мөрәҗәгать итте? Заман җилләре татар сәнгатенә нинди яңалыклар алып килде? Үз фикерен беркемгә дә көчләп такмыйча, ләкин ышандырырлык язып, галим татар укучысын шушылар хакында уйланырга чакыра, тагар әдәбиятындагы бер этап хакында гына түгел, милли сәнгатьнең бүгенге хәленә сәбәп булган факторлар, мәдәният тарихыбыз турындагы нәтиҗәләре белән уртаклаша. Авторның үзе язганнарга битараф булмавы, аерым бер вакыйгалар хакында сүз алып барганда үкенүле-ачынулы интонациягә мөрәҗәгать итүе укучының да күнел кылларына кагыла. Борчылырга мәҗбүр итәрлек фактларда күп язмада. Мәсәлән, шушы чор әдәбиятына мөнәсәбәтле К. Әмири. Ә. Сәгыйди кебек аз билгеле шагыйрьләр иҗатына бәя биреп барган автор әдәбиятта беренче адымнарын ясауга ук, гражданнар сугышы вакытында башларын салган яшьләрнең исемлеген китерә: В. Жәлал, К. Кәрипов, Ш. Бабич, Ш Фидаи, И. Йосфи. Д. Гобәйди, Бамин (Бәдретдин Әминев) һәм башкалар алар. Ин яхшы әсәрләрен язарга өлгермәгән талантлы яшьләрнең сәясәт корбанына әверелүе башка бүлекчәләрдә дә игътибарга алына, татар әдәбиятының аерым бер дәверләрдәге торыш-үзгәрешләренә бүгенге караш, еш кына артык таләпчән якын килү дә искәртелә. Галимнен үз халкы мәдәниятенә, әдәби мирасына, фаҗигале язмышларга дучар булган улларына хөрмәте, каләм тибрәткәндә үзенен татар булуын һәрчак истә тотуы хезмәтнең буеннан-буена кызыл җеп булып бара.
Шунысы кызык: әдәбият белеме фәнеңдә 20-30 еллар әдәбияты бергәрәк каралып, уртак тенденцияләрне үстерүче кебек кабул ителә иде. Ә биредә Т Галиуллиннын ике чорны аеруы алар арасындагы дәвамчанлыкны да, һәр этапнын үз хасиятләрен дә бик төгәл күрергә ярдәм итә. Шагыйрьләрнең шәхси ижат дөньяларын ачу аша, чорнын гомуми әдәби панорамасы, дәвер әдәбиятынын уртак сулышы калкытып куела. Егерменче еллар шигъриятен эзләнүләр чоры дип бәяләгән автор утызынчы еллар әдәбиятында да, «күзгә бәрелеп торган сыйфат сикереше» ясалмаган хәлдә, бик күп уңай яналыклар әдәбият сәхнәсенә менде дип белдерә «Утызынчы еллар татар шигърияте» бүлекчәсе шушы чор татар әдәбияты каршында баш ию, аны реабилитацияләү булып аңлашыла. Галим поэзиянең үткән тәҗрибәгә таянуын да, «кылычын чүкечкә, мылтыгын сукага, уракка, сонрак штурвалга алыштырган» лирик каһарман тудыруын да. заман алып килгән яналыкларга шунда ук шигъри сүз ярдәмендә мөнәсәбәт белдерүен дә уныш дип карый, бер үк вакытта чор шигъриятенең буш сафсата, коры хәбәр, риторика белән мавыгу кебек кимчелекләрен дә ачып сала.
Хезмәтләрдә «татар әдәбияты поэзиядән башлана» дигән фикер берничә тапкыр кабатлана, алай гына да түгел, шушы гыйбарәнең дөреслеге исбатлана. Шигърият феномены бөтен тулылыгында һәм тирәнлегендә Т. Галиуллиннын фәнни фикерләү предметы булып торса да, поэзия хакында сөйләү гомумән әдәбиятка бәя бирү кебек яңгырый. Автор шигырь ярдәмендә сүз сәнгате
кануннарын ачыклый һәм тәкъдим итә, шул кануннарга таянып аерым энҗе бөртекләрен—әсәрләрне анализлау эше башкара, шулар аша чор әдәбиятына ачкыч таба.
Т. Галиуллин үз нәзари концепциясен тарихи материалда да «сынап карый». Ике китапта да Г. Тукай шигъриятен өйрәнү мәсьәләләренә игътибар ителә. Аларда
Тукай мирасын өйрәнүнен киләчәк юллары барлана. Тукай фигурасын үзәккә куеп, гасыр әдәбиятына тәнкыйди-уйланучан караш ташлана, гасыр башыңда үз «шигъри мәктәбен тудырган» татар шагыиренен 12 шигыре янача «укып бирелә», заманча шәрехләнә. Шәрехләүләр Тукай шигырьләрен янадан бер кат укып чыгарга, бөек татар шагыйре мирасынын үлемсезлек сәбәпләре, төрле заман укучылары өчен ачыла торган яна мәгънә төсмерләре хакында уйлануларга этәрә
Китапларда Тәлгат Нәбиевичнын үз холык-фигыле. тормыш позициясе дә көзгедәге кебек ярылып ята. Автор яна фикер әйтү өчен мона кадәр билгеле булганнарын кире кагу юлына басмый, һәр кешегә, үзе телгә алган шагыйрь, язучы яки галимгә анын хәерхаһлы. хөрмәтле мөнәсәбәте аермачык Әдәбият белемендәге бер генә табышны да кире какмыйча, галим киләчәккә гыйльми тикшеренү юлларын барлый, юнәлешләр билгели алган, үз концепциясенә нигезләнеп, татар шигьриятенен аерым чорларына янача. заманча, жентекле бәя биргән Чын галимлек этикасы шундый була
Ә язучы буларак. Т. Галиуллин прозага кыю истәлекләре («Замана балалары». •Дәгъва» китаплары), тормышның бер мизгеленә сатирик-тәнкыйди күзлектән карап уйланырга мәжбүр иткән хикәяләре белән килеп керде. Ярым публицистик, ярым әдәби повестьлар авторнын үзе күргәннәрне-кичергәннәрне бәян итүе рәвешендә язылып, совет чорына, халык белән идарә итүчеләрнен эш алымнарына, кешеләр арасында урнашкан гайре табигый мөнәсәбәтләргә сатирик бәя бирүе ягыннан үзенчәлекле. Сак һәм эзоп телен яратып кулланучы татар язучылары арасында бу өлкәгә аяк басучылар күп түгел иде Ләкин мондый әсәрләр китмәскә урнашкан төсле тоелган совет тәртипләренә карашны үзгәртүгә хезмәт итте
Хикәяләүче образы ярдәмендә бер төенгә жыела торган кече жанрдагы әсәрләрендә антор татар әдәбиятына яна. үзенчәлекле геройлар алып килде Әйтергә кирәк. Т Галиуллиннын образ тудыруда үз «сере», үз алымы бар Башта геройның портретын бик жентекләп. чагыштыруларны мул кулланып «ясап» күрсәтә, вакыйгалар барышында да табигатенен үзенчәлекле якларын барлый һәр хәрәкәт, сүз, эш-гамәл шушы максатка хезмәт итә. «Тимерче-терминатор»дагы Ярулла картны гына алсак та. әлеге батыр кыяфәтен укучы күз алдына китереп бастыргач, автор анын сыйфатларын берәм-берәм билгели башлый корәш вакыйгасында «Сабан туенда көнне уздыру—вакытны заяга сарыф итү» дип санаган Яру.тзанын гаделсезлеккә түзә алмавы (көрәшкә шунын өчен генә чыга), азы күнеллелеге (алпарлыны чәй эчереп җибәрүе генә ни тора') ачылса, әкренләп, без анын төгәл, тынгысыз, таләпчән, ярдәмчел, бала жанлы. тәртип яратучы, похтә-жыйнак. үз кадерен белеп яшәүче икәнлеген күрәбез, образ бөтен төс ала. «Терминатор» дип атауның сәбәбен тимерченең алачыкта тимер чүкегән мәллә «гүләп» сулавы белән аңлатса да. машина кебек төгәл, җитез Ярулла үзенең бөтен барлыгы белән утянар икән!
Шул рәвешле үзәк, гомумиләштерүче сыйфатны хикәянен исеменә үк чыгарырга ярата автор. «Нурстдинов жизни»дәге фамилия әйтеп танышучы, фамилиясе белән •дер селкетеп» яшәүче партия әгъзасы, якты киләчәккә ихлас ышанып, иртәннән төнгә кадәр эшләгән, тормыш мәгънәсен партия эшенә хезмәт итүдә күргән кеше тибы да искиткеч тормышчан бит' Кичәге көн җитәкчесе тибы, фамилия йозагына бикләнеп, үзен якын кешеләреннән дә аерып, киртәләп куйган, шәхси тормышын да партия мәнфәгатьләренә буйсындырган «фамилияле кеше» гнбы Шундый ук •Йозаклы». «Урман хужасы» хикәясендәге бернәрсә дә белми күрми яши торган Урал-хезмәтче тибы Яки «Колюнчик» сатирик хикәясендәге Нәжип-үэсн аклау очен теләсә нинди ялганга әзер, башкаларны, хәтта якыннарын чүп урынына ла күрми торган шома кеше тибы «Жир алмасы»ндагы топинамбур үстерү хыялы артыннан китеп, аллау һәм талау кхлына баскан, матур фантазиясе тайгак юлга хзып
чыккан Габделгазиз—үз ялганына ышанып яшәүче булдыксыз бер тип
Т Галиуллиннын һәр хикәясе характер тудыруга юнаттелгән Бигрәк тә ирония белән сурәтләнгән геройлары психологик яктан бөтен һәм тип дәрәҗәсендә килеп чыга Хикәяләрдә автор фикере, әдәби концепциясе беренчел, алгы планда тора
Шуңа да анда күпмедер публицистик пафос та урын таба.
1999 елны Тәлгат Галиуллин үзен тагын бер жанрда сынап карый—«Гомер тәлгәшләре» дип аталган автобиографик повесть яза: әйтерсең, укучыны «истәлекләр урамына» чакыра, хатирәләр, язмыш тыгыз аралаштырган шәхесләр хакында сөйләп, үз дөньясын—уз рух сандыгын ачарга тели.
Повесть авторнын туган авылы—Кычытканлы хакындагы бүлек белән башланып китә. Авылнын исеме дә, урыны-табигате дә. тарихы-тамырлары да. күренекле шәхесләре дә бары тик Кычытканлыныкы булып күз алдына баса. Алай гына да түгел. Автор Кычытканлыны яраттырырга өлгерә: авылнын үткәне хакында горурланып укыйсын, умырзая аланының сөрелүе, урманнарның киселүе җанны тырнап, үкендереп куя. Ләкин укучы шушы ноктада тукталып калмый: автор аны үз төбәге—үз авылы, әлеге матур урыннарнын икенчесе хакында уйланырга мәҗбүр итә.
Повестьның башка бүлекләре дә шундый көчкә ия. Бабай—зур гаиләне туендырып торучы булдыклы, ярдәмчел һәм киләчәк-дәвам хакында кайгырта белгән акыллы, үз нәселенә телгә осталык, язу-сызуга хирыслык калдырган «писарь» Галиулла; дөнья көтеп, сигез бала үстергән, кызык тудырырга яратучы, яшәеш хакында уйланып яшәгән философ, көндәлекләр алып бара алган, хыялый-шигьри җанлы әти—Нәбиулла; акыллы һәм сабыр, эшчән һәм «дипломат» әни; апалар, эне- сенелләр турында язып, автор һәрберсен әдәби образ итеп сурәтли алган. Шунын белән бергә Т. Галиуллин әти-әни. якыннарның кеше тормышы-язмышындагы урыны-роле турында уйлана һәм уйландыра. Әлеге «тәлгәшләр»дә—бала вакыттан янәшәдә булган кешеләрнең мөнәсәбәте, күңелдә шулар хакындагы хатирәләр; алар һәр шәхесне, һәр характерны, һәр кешене бар итә. үзенчәлекле ясый. Безнен гомер буе кылган эш-гамәлләребез дә. җәмгыятьтә һәм гаиләдәгеләргә мөнәсәбәтебез дә. кайгы-шатлыкларны. сынау-сыналуларны ничек үтеп чыгуыбыз да, башкалар каршында нинди сыйфатларыбыз, холык-фигылебез белән гәүдәләнүебез дә шушы «тәлгәшләргә» бәйле икән ләбаса! Шулай итеп повесть туган жир. әти-әни. янәшәдәге кешеләр һәм алар хакындагы безнен күңелдәге хатирәләр тәлгәшләренең Кеше өчен ин якын, ин газиз һәм ин әһәмиятле нәрсәләр булуын искәртә. Тел язмышына бәйләп милләт язмышы хакында уйландырырлык өлешләр дә игътибарга лаек. Үткәндәге мирас—авыл укытучыларынын тискәре «үрнәге», зыялыларның, хәтта татар теле укытучыларынын үз балаларын рус мәктәбенә бирүе, бүгенге көннеке булган—яшьләрнең китап укымавы, шаблон фикерләрне кабатлаудан котыла алмавы һ. б. шундый проблемалар турында укучы белән җитди, борчылулы сөйләшү алып барыла.
Шушы әсәрләрдән килгән интеллектуаль һәм тәнкыйди тенденцияләр, маҗаралы сурәт тудырырга омтылу язучының бүгенге яшәешебезне сурәтләгән, заманыбызның төп чирләрен, халыкны яшәткән ышаныч-өметләрен тасвирлаган «Сәет Сакманов» дип исемләнгән трилогиясе тупланган романнары: «Тәүбә* белән «Элмәк» һәм «Төнге юллар»да бергә килеп төенләнә
Романнар беренче карашка маҗаралы әсәр кебек уйланылган дигән тәэсир калдыра. Маҗаралы әсәрләргә хас җинаятьләр, үтерешләр үзәккә куела. Ләкин традицион маҗаралы жанрда җинаять эшләнү һәм шуны ачу. дөреслекнең тантана итүе сюжет барлыкка китерә, детектив геройлары арасында җинаятьче, корбан һәм үтерүчене фаш итүче булу мәҗбүри, һәм шуларнын берсе: йә үтерүчене табучы, йә шик төшкән кешеләрдән берәү, йә корбан—уңай герой итеп сурәтләнергә мөмкин. Бу романнарда без бөтенләй башка күренеш белән очрашабыз. Җинаятьләр эшләнә, кан коела—ләкин җинаятьчеләрне фаш итү омтылышы юк. Аларнын кем булуы да яшерелмәгән. Чөнки язучы мондый максат куймый. Ул туктаусыз үтереш, акча өчен көрәш, кан коеш, үч
алу, куркыту, дустыңны сату кебек хәлләрнең җәмгыятьтә нормага әверелүен күрсәтә.
Җәмгыятьтәге явызлык трилогиянең үзәк мотивы. Советтан сонгы тарихи чынбарлыкның гариплеген язучы абсурд чигенә җиткереп ачарга омтыла. Мондый тормышка көрәшчеләр һәм геройлар әлеге явызлыкны тудыручыларга.
күбәйтүчеләргә; гөнаһсызлар корбанга әвереләләр. Биредә унай як—авторнын шушы жәмгыятькә мөнәсәбәте, тәнкыйте, укучыны шушы хәлләрне акыл аша уздырып, уйланырга чакыруы, гөнаһсыз корбаннар өчен сызлануы
Трилогиянен һәр романы бер-берсенә якын структурада иҗат ителгән. Сюжет- композициясе. кулланылган алымнар жәһәтеннән дә охшашлыклар җитәрлек.
«Тәүбә»нен сюжет-композиция бирелеше традицион роман калыбын саклый Ике төп сюжет сызыгы да язучынын жәмгыятькә сатирик-иронияле мөнәсәбәтен алга чыгарырлык итеп уйланылган. Беренчесе Сәет һәм тирәлек каршылыгына корылган. Романнын буеннан-буена Сәетнен тирәлек белән катлаулы мөнәсәбәтләрдә узган тормышы сөйләнелә. Каршылыкның бер ягында жәмгыять түгел, бәлки тирәлек булу әсәрнен үзендә берничә тапкыр искәртелә Язучы кешеләрнең катлам* сыйныфларга аерылуын даими ассызыклый (мәсәлән. Әхмәдиша карт Сәет егетләренә сыйныфташлар дип эндәшә), шушындый катламнарның берсе—күпләп акча эшләү юлына аяк басучылар дөньясы игътибар үзәгенә куела.
Икенче төп сюжет сызыгы—Сәет белән Зөлфия мәхәббәте тарихы Ул Зөлфиянең үлеме белән төгәлләнә, романнын үзендә гөнаһсыз бала үтерелүе кебек шәрехләнә. Һәм әсәр башында ретроспекция алымы ярдәмендә сөйләнелгән. Сәетнен милициядән китүенә сәбәпче булган коедан табылган бала үлеме белән ассоциацияләнә. Фәридә баласына карата Сәет мондый сүзләр әйтә: «Нарасый баласынын жанын алган анадан да явыз, жаһил кеше була алмый Теләсә нинди ерткыч хайван, гомерен фида кылу исәбенә булса да. нәселен саклап кала. .». Ә инде Зөлфия—«гөнаһсыз бала» үлеменнән сон мондый бәя урын ала: «Зөлфия өчен ул бары үзен битәрләде. Яраткан хатынына базны үзе казыды, упкынга үзе сикертте Күндәм генә, баш иеп. берни булмагандай, тук тормыш белән, табигать яменә, ризык тәменә сокланып кына яшисе иде дә бит. Сәет булдыра алмады. Нәфесе җиңде». Димәк, гөнаһсызлар үлеменә гөнаһлыларнын нәфесе, чикне узып китүе сәбәп, дигән нәтижә соралып тора. Әлеге сүзләр романнын исеме белән чагыша Кешеләрнең тәүбә чигенә житүе. гөнаһсызларның каны коелу, кешенен ерткыч хайваннан да түбән хәлгә төшүе советтан сонгы чорга, җәмгыятькә бәя. нн олы тәнкыйть булып янгырый Романдагы бертуктаусыз үтереш, кан коешлар шушы фикергә иллюстрация булып килә. Анын сәбәбе—нәфес мәсьәләсе әсәр барышында берничә тапкыр калкып чыга. Мәсәлән, Әхмәдиша карт түбәңдәге сүзләрне әйтә • Нәфесне тыя белү—адәм баласынын ихтыярын, башка жан ияләреннән үзгәлеген күрсәтүче төп ызан ул».
Романның үз эчендә жәмгыятькә тәнкыйди бәя берничә юнәлештә берьюлы алып барыла. Вакыйгалар катламы Сәетнен. Зөлфия белән танышканнан сон. элеккеге тормышын искә төшерүе кебек урнашкан Милициядә эшләүче ирнсн хакыйкать эзләүдә ныклык күрсәткән өчен эшеннән куылуы, ресторанда ишек төбе саклавы, мебель нехы ачып җибәрүе, ул тар-мар ителгәч, машиналар сату-алу. аннары корал, гашиш белән сәүдә, шушы җылы урынны учта тотар өчен, бернинди киртәләрдән дә тайчанмау—бу чылбырны» буыннары Язучы героенын нык ихтыярлы, көчле кеше булуына басым ясый, хәтта яшьлегенә кайтып, хәрби хезмәттә дә дөреслекне турыдан ярып әйткәне өчен жәза алуын искәрә. Ләкин бу хатирәләр нрнен башкисәр, кан коючы булуын аклый алмый. Әсәр шәхес хакындагы гуманистик, бигрәк тә совет әдәбиятында күпертелгән мифны жимерә. юкка чыгара, кеше күңелендә, аңында явызлыкның бик тирәндә ятуын билгели. Герой ярдәмендә совет әдәбияты белән “уйнау" чаткылары бар: Сәетнен хәрби хезмәттә, милициядә хакыйкать сакчысы кебек бирелеше татар совет әдәбиятындагы унай геройга охшаш Шушы «сакчы.нын постсовет җәмгыятендәге әхлакый монстр белән бер үк кеше икәнлеген анлау. ике төп сюжет сызыгында аларнын капма-каршы эстет һәм үтерүче буларак тасвирлануы кешенең ан төпкелендә ятучы кара көчләр турындагы-бернинди
идеология лозунглар ярдәмендә кешенен асылын битлек белән алыштырып булмау хакындагы—язучы фәлсәфәсен тирәнәйтеп килә
Сәет образында унай һәм тискәре яклар бер-бсрсен дәвам итеп, тоташып китә Үзендәге үзгәрешне язучы геройнын авызыннан, хәрби училищеда булган халләргә
бәйле аңлата: «Шунда безнең илдә дөресен сөйләгән, хакыйкатьне ярып салган кешегә яшәү юклыгын, сәясәтнең пычрак нәрсә, көчленен кулында курчак фәхеш икәнлеген аңладым. Политикадан читкә киттем. Митингларның, урамда азатлык, бәйсезлек дип кычкырып йөрүләрнең файдасыз, киләчәксез нәрсә икәнен күптәннән аңладым. Көчленеке замана». Ләкин бу сүзләр бер сорауны ачык калдыра: Сәетнен хакыйкатькә төшенүе аның, идеология тарафыннан кидерелгән битлеген салып, асылына кайтуы булганмы, әллә киресенчә, үз асылын яшереп, заманча битлек сайлавымы? Жәүдәт белән сөйләшүдә язучы Сәеттән «кыйблам—йөгәнсез җил. җилнен төсе юк» дип әйттерә. Бу да—сорауның һавада эленеп калуына бер дәлил. Күрәсен, җавапны һәр укучы үзе табарга тиеш.
Тәнкыйди караш язучы—укучы сөйләшүендә дә урын ала. Укучының игътибарын махсус юнәлтергә теләгәндәй, язучы турыдан-туры «гаделсез хәятны. тәртипсез яшәешне, нурсыз жәмгыятьне каһәрләп...» кебегрәк гыйбарәләргә мөрәжәгать итә. Илдәге ижтимагый-сәяси үзгәрешләргә аналитик, әсәр тукымасына публицистик «ямау» кебек килеп кергән бәяләр дә романның буеннан-буена сызылып бара Ләкин ин әһәмиятлесе: жәмгыятьтәге гарип кануннар аерым бер геройлар төшенгән хакыйкать төсендә билгеләнә, күрсәтелә.
Ә ирония әсәрдә сурәтләнгән тормыш кыйммәтләренең үзгәрүен ачуга хезмәт итә. Ул, бигрәк тә, геройлар монолог-диалогларынын автор мөнәсәбәте белән каршылыкка керүендә аермачык күренә, әсәрнең укучы белән «гапләшеп». укучыга ниндидер «тарихлар» сөйләп тулылануында чагылыш таба. Автор еш кына соңрак булачак хәлләрне хәбәр итеп, ә «хәзерге»дән нәтижә ясап бара. Мәсәлән, ресторанда эшләгәндәге вакыйгалар хакындагы икенче бүлекчәдә Мансур—Сәет («Соңрак Мансур олы даирәләр белән аралаша, ресторанны сатып ала. хөкүмәт малына чыгу юлларын таба. Мәгәр ике тәкә, барыбер, тар басмада очрашырга тиеш булалар киләчәктә») һәм Салих—Сәет («Киләчәктә бу адәм белән юллары гел орынып, кисешеп, мәнфәгатьләре якынаеп барасын, дуслар ук булмасалар да. бер-берсенә кирәкле кишер яфраклары булып китәселәрен белмиләр иде әле алар Кеше әүлия дә. күрәзәче дә түгел») мөнәсәбәтләренең алга таба ничек үсәчәге ачыклап кителә. Жиденче бүлекчәдә Сәет—Жәүдәт мөнәсәбәтләренең дәвамы искәртелә: «Беренче очрашуда туа алмаган җылылык Казанда күрә алмауга, ачыктан-ачык дошманлыкка күчте». Хәтта әсәрдә үзәк урыннарнын берсен алып торган мәхәббәт тарихынын ахыры да алдан ук укучыга белдерелә: «Мәгәр Сәет тә. Зөлфия дә үзләрен ни-нәрсә көтәсен. гомергә бер бирелә торган сәгадәт мизгелләренең озакка бармасыннан хәбәрдар түгел иделәр. Үзе үк хезмәт иткән кара шайтан, явыз мәкер аны хәятта ин якын, ин газиз кешесеннән аерып алырга, канлы сугыш юлына чыгарырга тиеш иде. Тәкъдир китабына шулай язылган».
Әсәрдә, аерым бер гыйбарәләр белән уйнау да ирония хасил итә. Шундыйларның берсе—игелек сүзе. Ул—Сәет җитәкләгән ширкәт исеме Әхмәдиша карт күршесендәге әбине күчереп утырту хакында сөйләгәндә, язучы аны текстка болай кертә: «Үжәт карчыкны кысрыклап чыгару максатын да яшермәделәр игелекле күршеләре». Һәм алар эшләгән «игелекләр» тасвирлана: этне ату. тавыкларны ату. әбигә көпшә юнәлтү һ. б. Нәтиҗәдә, “яхшылык" һәм "явызлык" төшенчәләренең бер-берсенә тоташу, керешү, бер-берсен алыштыру мөмкинлеге туа.
Романда интертекстуальлек көчле булып, еш кына язучы шунын ярдәмендә әдәби сурәтне тирәнәйтүгә ирешә. Мәсәлән. Сәет белән Зөлфия шигырьләр аша сөйләшәләр. Дәрдемәнд һәм Тукай иҗатына алып киткән цитаталар бу мәхәббәтнең шагыйрьләр җырларлык булуын күрсәтә. Идеал дәрәҗәсендә сурәтләгән героинясын автор «Лолита кебек яшь. Наташа Ростова кебек саф. Нәфисәдәй тыгыз тәнле иде» дип белдерә.. Нәтиҗәдә, Сәет һәм
Зөлфия мәхәббәте, гомумән, тормышта һәм әдәбиятта булырга мөмкин иң югары хисләр үрнәге, шигырьләр исә шушы мәхәббәтнең хәзерге җәмгыятьтә нинди каршылыкларга очравын күрсәтү өчен кулланылган алым кебек кабул ителә. Матурлык, сафлык бары тик шушы сөюдә генә табыла дип раслый әсәр һәм шушы фикер жәмгыятьтәге. кешеләр арасындагы начар мөнәсәбәтләргә, җылы урын өчен көрәштәге хыянәт, үтереш, пычраклыкка каршы
ИЛ ЙӨРӘГЕНӘ ЯЗА УЛ
куела Бу антиномия тел чаралары ярдәмендә көчәйтелә Сәет-Зөлфия хисләре, тормышы хакында сөйли башладымы, язучынын теле матур-нәфис. зәвыклы, ә инде башка барлык хәл-күренешләр тупас, кайчак натуралистик элементлар белән баетылган сөйләм аша тасвирлана. Үз чиратында, язучы тарафыннан идеал дәрәҗәсенә җиткерелгән мәхәббәт ярдәмче геройларның берсе—Сәнгать күзлегеннән бөтенләй бүтәнчә күренә. «Кара син аны. паханны. нинди яшь кызны, гүзәл сынны кулга төшергән бит Кеше өчен ясак түләп, төрмәләрдә черемәгән шул ул. Баеп яткан! Акча, байлык һәр нәрсәне хәл итә. Кара «Волга»ны күрүгә, кызларнын күзе- башы агуланган балыкныкы төсле миңгерәүләнә»
Беренче романда табылган үзенчәлекле сыйфатлар икенче, өченче әсәрләрдә дә калку билгеләнә. «Элмәк»—Сәетнен яралардан дәваланып ятуыннан алып Ваһапов оештырган һөҗүмгә кадәр араны колачлый, шулай ук ретроспекция ярдәмендә ир тормышындагы ике-өч ел вакытны күздән кичерә Монда да бала—корбан мотивы әйдәп бара. Ул—Фәридәнен Сәеттән табарга җыенган баласы.
Сонгы роман исә «Төнге юллар» дип атала һәм язучы үз героен үлемгә китереп җиткерә. Сәетнен нәни баласы—яна туган улы Искәндәр—ятим кала
һәр романда да исем үзенчәлекле символ булып килә Сонгы романда уңышлы файдаланылган аллегорик образлар—жил. ай, көзге яфраклар вакыйгаларны матур бәяли. Романнан-романга фикер үсеше, мәгънә тирәнәю, иҗтимагый яссылыктан гомумкешелек кыйммәтләре хакында уйлануга күчә бару да олыгая һәм үзгәрә баручы Сәетнен халәтенә аваздаш Язучы әкренләп укучыны Сәеткә теләктәшлек ноктасына алып бара. Әйе, тирәлекне, заманны, җәмгыятьне һәм кешенен үзен гаепләүче, тәнкыйтьләүче авторнын Сәеткә каршы куярлык идеаль герое юк Мондый мохиттә ул була да алмый Автор киресен расласа, укучысын ышандыра алмас иде. Шушы факт өч романны берләштерүче борчылуның төп сәбәбе булып тора.
Әсәрдә маҗаралы жанрның күп кенә шартлары үтәлә. Сюжеттагы үтерешләр, серләр, аларның кинәт ачылып китүе, беренче-икенче китапларның серле-билгесез ноктада төгәлләнүе, кеше ышанмаслык очраклылыклар мажара яратучы укучыны үз чаралары белән жәлеп итә. Ләкин икс төрле укучыны күздә тотып ижлт итү. сатирик ироник кониепииянен беренчеллеге, күнегелгән кыйммәтләрнең җимерелүен сурәтләү, янәшә тора алмаган күренеш-сыйфатларны тоташтыру һ. б үзенчәлекләр Т Н. Галиуллин трилогиясен гади мажаралылыктан алып китә, татар әдәбияты өчен яңа. ят алымнар күпләп кулланылган иҗат буларак бәяләү юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Әлеге алымнар әдәби әсәрдә тудырылган тормыш моделен бозмый, язучы концепциясен тулы килеш укучыга җиткерергә ярдәм итә Укучы исә бу әсәрләрне маҗаралы планда да. интеллектуаль уен. язучы белән сөйләшү кебек тә кабул итә ала Ин мөһиме шул XX гасыр татар әдәбияты хакында сүз алып барганда, бу романнарны читләп үтү мөмкин түгел—алар чор сәнгатенең үзенчәлеген билгеләүче, милли әдәбияттагы үзгәрешләрне әйдәп баручы әсәрләр булды
Хикәя һәм роман жанрларында каләм сынаганнан сон 2004 елны Т Галиуллин • Мәкер» повестен бастырып, традицион юнәлешнен дә үзе өчен чит түгеллеген раслады Олыгайган, тормыш юлын кичкән кешенен. беренче мәхәббәтен кабат очратып, яшьлегенә «әйләнеп кайтуы», егет һәм кыз язмышын, чынлап торып туарга өлгермәгән гаиләне җимергән хәлләргә кабат күз ташлау һ. б вакыйгалар аша уйланылган әсәр сентименталь рухлы Әмирнен. гашыйк булып, инде бәхеткә ирештем дигәндә генә, кеше сүзенә, әсәр исеменә чыгарылганча, көнчеләр мәкеренә юлыгып, хата эшләве хакында сөйләп, автор әхлакый нәтиҗәләр чыгара һәм милли әдәбият өчен табигый булган әхлак проблемалары хакында сөйләшүгә укучыны да тарта Вакыйгаларның Әмир исеменнән, анын искә төшерүе кебек хикәяләнүе ал арны үкенеч ноктасыннан, инде хата кылганлыгын аңлаган кеше позициясеннән шәрехли, шуна да повесть якты сагыш, үкенеч хисләре белән сугарылган Мәхәббәтнен матурлыгы,
ышаныч-өметләр җимерелүнең ачысы укучыны да тетрәндерә. Сәвия һәм Әмир обрахларынын тулы характерлар буларак ачылуы аларны аклау, ә мәкер кылган—ялган гайбәт сөйләгән—Ленарны гаепләү ноктасына алып килә Ленарнын
да, мәхәббәтне җимереп, үз бәхетен кора алмавы, тормышын фаҗигале төгәлләве әхлакый бәяне тирәнәйтә. Шунын белән бергә язучы фәлсәфи гомумиләштерү ясый—Сәвия исеменнән әсәр ахырында болай дип әйттерә: «Жир йөзендә бит әле үз мәхәббәтен бөтенләй тапмаган кешеләр дә була. Без алардан бәхетлерәк». Бу сүзләр мәхәббәт кичерә алуның, аны югалткан очракта да. кеше өчен ин кадерле һәм мөһим хасият, кыйммәт булуын ассызыклый.
Талантлы кеше һәр өлкәдә талантлы була, ди безнең халкыбыз. Чыннан да. галим, тәнкыйтьче, педагог һәм җитәкчелек осталыгына ия Тәлгат Нәби улы Галиуллиннын гасыр ахырында күпме бәхәсләр һәм кызыксыну уяткан романнар язарга керешүе, прозаның барлык жанрларын иңләп алуы үзе үк аның шәхес буларак күзәтүчән һәм кызыклы, рухи яктан бай. нечкә психолог икәнлеге хакында сөйли Т. Галиуллиннын әдәбият белеме өлкәсенә караган гыйльми хезмәтләре заман ихтыяҗларына җавап биреп, фәннең бүгенге торышын исәпкә алып язылган булса, әдәби иҗаты да милли әдәбиятка заман сулышын алып килде. XX гасыр ахыры китереп чыгарган психологик һәм иҗтимагый катаклизмнарны, кеше турындагы күзаллауларның үзгәрүен хәбәр итте.
Т. Галиуллин—тормышта да, фәндә дә кин карашлы, вакланмый, алдан, ерактан күреп эш йөртә торган кеше. Үз укучылары гыйльми хезмәтләренең нигезен, концепциясен билгеләгәндә дә. яклау советында башка җитәкчелектә язылган хезмәтләр якланганда да. анын шушы үзенчәлегенә—эшнен үзәгенә күз ташлау, ахыргы максатын бик төгәл билгели алу. булачак нәтиҗәләрне алдан ук ачыклау сәләтенә сокланмый мөмкин түгел.
XX гасыр башында да. ХХ-ХХ1 гасыр чигендә дә татар яңарышын, милли фикер күтәрелешен аерым шәхесләр.үзенен яшәү мәгънәсен милләткә хезмәт итүдә күргән татар зыялылары әзерләде. Тәлгат Нәбиевич шуларнын берсе: халкыбызның уллары һәм кызлары мәйданнарда «Азатлык!» сүзен яңгыратканда студентлары белән мәйданнарга чыккан профессор милләт өчен, татар телен саклап калу, татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү өчен бүген дә әллә никадәр эшләр башкара. Тынгысыз, эзләнүчән. кыю шәхес буларак, татар матбугаты битләреңдә һәрчак саллы, проблемалар күтәргән язмалары белән чыгышлар ясый. Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләре белән аралаша, сөйли, борчыла, тыңлаучыларны матур тавышы, аһәңе, гадәти булмаган фикере белән сихерли. Ул һәрчак алга омтыла, һәрчак тирә- юньдәгеләр өчен яна юллар сыза, киләчәккә—еракка карап эш йөртә.
Гомерен татар халкына хезмәткә багышлаган. Татарстандагы югары белем бирү һәм фән. әдәбият тарихына исеме алтын хәрефләр белән уелган Тәлгат Нәбиевич шушы көннәрдә үзенең матур юбилеен билгеләп үтә. Күпсанлы укучылары, ул юл күрсәткән шәкертләр исеменнән аны олы бәйрәме белән котлап, уйлаганнары тормышка ашуын, сәламәтлек һәм күнел көрлеге, яна үрләр, яна сөенечләр, яна китаплар телим!