ФӘЛСӘФИ РУХЛЫ ӘДИП


Диас Вәлиевкә 70 яшь
1970 еллар драматургиясендә Диас Вәлиев исеме аерым бер урын алып тора. Әдәби эшчәнлеген чәчмә әсәрләр язудан башласа да, бераздан драматургия жанрына күчә һәм бу өлкә аңа танылу алып килә.
1938 елда Арча районы Казанбаш авылында туып, урта мәктәпне Казанда тәмамлаган егет университетның геология факультетына укырга керә, университеттан соң Себердә өч ел геолог булып эшләгәч, 1965 елда Казанга кайта. Бераз вакыт геологик оешмаларда эшләгәннән сон ул үзенен хезмәт биографиясенең яна сәхифәсен башлый— “Комсомолец Татарии” газетасында әдәби хезмәткәр вазифасын башкара, бер үк вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә, тумыштан килгән сәләт, тормышны танып белүе аны тиз арада әдәбият дөньясына алып керә. Билгеле, әдәбият өлкәсендәге хезмәт әдәби белем таләп итә, 1973-1975 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый.
Диас Вәлиев матбугатта тәүге тапкыр 1959 елда “Карта старика" исемле хикәясе белән күренә, Казан, Мәскәү журналларында төрле хикәяләре, пьесалары басыла башлый. Беренче китабы исә 1970 еллар башында дөнья күрә, Казанда. Мәскәүнен “Современник” нәшриятында “Картлар, ирләр, малайлар” («Старики, мужчины, мальчики») исемле повестен һәм хикәяләрен туплаган китабы чыга. Ул елларда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Намус хөкеме” әсәре зур уңыш
белән барса. Мәскәүнен Ермолова театрында “Дәвам” (“Сина тормыш бүләк итәм”), “Диалоглар” исемле спектакльләре куела, пьесалары буенча эшләнгән радиоспектакльләр Бөтенсоюз радиосыннан тапшырыла, үзәк телевидениедән телевизион фильмнар күрсәтелә, “Казанның елга аръягы күрәзәчесе" (“Пророк из Казанского заречья”), “Казан университеты" пьесалары илебезнең төрле театрларында сәхнәләштерелә. “Дәвам” (“Сиңа тормыш бүләк итәм”) пьесасы өчен 1976 елда Д. Вәлиев республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Диас Вәлиевнен әсәрләре фәлсәфи тирәнлеге, тормыштагы мөһим проблемаларны күрә, аларны сәнгати югарылыкта яктырта белүе белән аерылып тора. Драматургны бигрәк тә тормышның язылмаган кануннары, кешеләр арасындагы дини-әхлакыи кагыйдәләрнең бозылуы борчый.
Шул ук Камал театры Д. Вәлиевнен “Үзенә хыянәт итсән” (1975) һәм "Диалоглар" (1976) драмаларын да сәхнәләштерә, әлеге әсәрләр 1982 елда аерым китап булып та басылып чыга. Драматургның Жәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган “Билгесез көн” (“День икс") исемле әсәрен дә укучылар яратып кабул итә.
Д. Вәлиев рус телендә ижат итсә дә, татар әдәбиятын рус укучыларына җиткерү буенча да актив эш алып бара, көндәлек матбугатта әдәбият-сәнгатькә караган язмалары белән еш катнаша. 1984 елда анын тәрҗемәсендә Г. Коләхметовның “Ике фикер” һәм "Яшь гомер” исемле пьесалары рус телендә дөнья күрә. Соңгы елларда Д. Вәлиевнен (“Три похода в вечность”, 1990) исемле эсселәр җыентыгы, "Өченче кеше яки Фәрештә" (“Третий человек, или Небожитель. 1994), "Мин” ("Я”, 1999) романнары укучыларга барып иреште.
Д. Вәлиев—1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Реклама