АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Иске Ашыт авылы
Менә без Казан артындагы борынгы торак пунктларның берсе—Иске Ашыт авылына килдек Исеме язма чыганакларда әледән-әле очраган бу авылнын оешу тарихы борынгы чорларга китә. Иске Ашыт авылы район үзәге Арчадан 43 чакрымда утырган.
Иске Ашыт, Яна Ашыт һәм Ашытбаш авыллары Ашыт суы буена урнашкан. Бу авылларның исемнәре Ашыт елгасы атамасыннан алынган
Иске Ашыт авылы Казан ханлыгы заманыннан ук билгеле Бу авыл зиратында болгар чорларына мөнәсәбәтле (XIV гасыр) кабер ташлары табылган Археологлар Иске Ашыт янындагы Йорт өсте дип йөртелгән зиратта болгар—Алтын Урда—татар чорларына караган кабер ташлары, сонгы болгар (Алтын Урда) чорына нисбәтле керамика кыйпылчыклары теркәгәннәр.
Марсель Әхмәтжанов бер мәкаләсендә болай яза: Болгар дәүләте 1236 елдан сон Алтын Урда дәүләтенен бер үзәк өлешенә әверелеп, «Болгар олысы» дип йөртелә башлый Олыс башына җирле аксөякләр һәм татар ханнарының кардәшләре булган бикләр (бәкләр), солтаннар куела.
XIII гасырда Болгар олысында Бураш бик, ә XIV гасырда Булат-Тимер бик. Хәсән солтан. Мөхәммәт солтан, Габдулла хан кебек шәхесләрнең идарә иткәнлекләре мәгълүм.
Болгар дәүләте Алтын Урдага корал көче белән кертелгән булса да, әлеге вакыйганың нәтиҗәсе соңыннан шактый уңай якка үзгәрә XIII гасырның 70-80 елларында Болгарның икътисады аякка баса. Урта Идел буйларында шәһәрләр күтәрелә, акча, ювелир хәзинәләре туплана, чын сәнгать үрнәкләре булган каберташлар куела башлый.
Бату хан гаскәре белән Болгар җирен яулап алса да, андагы болгарлар кырылып бетмәгән, монголларда килеп утырмаган. Болгар җирендә куелган каберташлар чама белән 1360 нчы елларга кадәр болгар телендә язылганнар. Зөя елгасы буйларыннан Уфа шәһәренә һәм Вятка (Нократ) шәһәреннән Самара өлкәсенә кадәрге җирләрдә болгар телендә ташлар куелган Борынгы болгар теле үзенчәлекләренең югала бару процессы бөтен Алтын Урдада дәүләт теленен татар теле булуы белән бәйләнгән
Шушы дәверләрдән Арча төбәгенә кергән Иске Ашыт авылы кырында да болгарлардан ике каберташ сакланган. Алар галим Һарун Йосыпов тарафыннан табылып укылганнар. 1 нче таш
Борынгы текст: «...бакый ахирәт йатуы тарих җийати җүр эл сикир жал, зөлкагьдә айых ун сикир кун әти, җийати кун әти...»
Тәрҗемәсе: «...бакый ахирәттә ятуы тарих җиде йөз илле сигезенче ел. зөлкагьдә аенын унсигезенче көне иде, җиденче көн иде...»
Әлеге язулы каберташ һиҗри 757 ел, милади хисап белән 1357 елның 3 ноябрендә вафат булган болгар кешесе кабере өстенә куелган. 2 нче т аш
Борынгы текст: «Болгар Тотай улы Салих зийарти, Рәхмәтуллаһи галәйһи рәхмәтән васигатән. Фани дөнйа ран бакый ахирәти йатуы тарих җийати җүр... үч жал. билех кун әти».
Тәрҗемәсе: «Болгар Тутай улы Салих зияраты. Аның өстендә Аллаһы тәгаләнең киң рәхмәте торсын. Фани дөньядан бакый ахирәткә ятуы тарих җиде йөз. өч
Дәвамы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында.
жыл. бишенче көн иде»
Бу таш һиҗри 7... 3 ел, милади 13... 3 елда'вафат булган кеше кабере өстенә куелган»
Әхмәтжанов фикеренә күрә, Казан ханлыгы дәвереннән калган борынгы зиратларнын берсе Иске Ашыт авылы янында сакланган. Бу типтагы борынгы зиратлар Арча төбәгендәге күп кенә авылларда мәгълүм. Аерым азганда. Иске Ашыт авылы кырында Казан ханлыгы дәвереннән казган зиратта өч каберташ сакланган Ул ташларны 1927-1928 елларда атаклы татар галиме Гази Рәхим табып, язуларын күчереп алган. Ташъязмаларның сакланышы начар булып, берсенен генә куелган елы таныла. Анда татар телендә «Тарих тукыз йөз кырыкда. ». «Тикән». «Күрермен дөньяны вәйран (бары)», «бакый ирмәс юк (карары)» дигән сүзләр генә сакланган. Бу таш милади ел исәбе белән 1533 елда үлгән кеше кабере өстенә куелган Анда Казан ханлыгы дәверендәге каберташ язмаларында еш очрый торган «бу дөньяда бар да бетә, бернәрсә дә мәнгелек түгел» мәгънәсендәге шигырь юлы китерелә Язмадагы «Бикәж» исеме—кабернен татар югары катлавыннан булган дәрәжәле хатын-кызга нисбәтлелегенә дәлил. Казан ханлыгы дәвереннән Иске Ашыт авылында сакланган башка ике ташнын язулары танылмый”
Ашыт атамасы 1602-03 еллардагы Казан өязе теркәү кенәгәсендә бик еш очрый, һәм башка тарихи чыганакларда да искә алына Бу елга атамасы В П Семенов редакцияләгән тарихи хезмәттә лә кабатлана XVIII гасыр тарихи чыганагында Ашыт авылында (ул икенче төрле «пустошь Шатуловка» дип аталган) 203 йомышлы татар яшәгәнлеге искәртелә А. Артемьев җыентыгында Ашыт авылынын 118 хуҗалыгында 655 ир-ат һәм 552 хатын-кыз яшәгәнлеге әйтелә Авылда мәчет эшләгән, кече атна көннәрендә базар үткәрелгән.
Н. Н. Вечеслав хезмәтендә Иске Ашыт искә алына Авылдагы 198 хуҗалыкта ислам дине тота торган 655 ир-ат һәм 622 хатын-кыз яши Авылда бер мәчет, бер мәдрәсә, вак-төяк сата торган 15 кибет, әйбер мана торган бер кярханә, тимерче алачыгы, тунмай эретү кярханәсе, ике су тегермәне, бер кабак, жидс ашханә булган Кече атна көнне базар үткәрелгән. Печән Пакуслары яисә Ашытбаш дип йөртелгән авыл да телгә алына. Андагы 118 йортта 428 ир-ат һәм 393 хатын-кыз яшәгән Авылда бер агач мәчет, су тегермәне, вак-төяк сата торган ике кибет эшләгән
Ашыт суынын сул ягына. Уржум сәүдә юлынын ун ягына утырган Ашыт авылын И А. И зносков түбәндәгечә сурәтли Иске Ашыт авылынын бер өлеш халкы 1780елда аерылып чыгып Яна Ашыт авылын нигезли Иске Ашытнын җирләре «Мәмәдәли бушлыгы» (Мамадалеев пустошь) булып саналган Авылдагы 192 хуҗалыкта 672 ир-ат һәм 649 хатын-кыз яшәгән Алар ислам дине тотканнар һәм Иске Ашыт авыл җәмгыятенә кергәннәр. Тормыш-көнкүрешләре әйбәт, кәсепләре иген игү, тимерчелек, бал га эше, он тарту булган. 1898 елгы белешмәдә күрсәтелгәнчә. Иске Ашыт авылында татарлар яшәгән К. П Ьерстель белешмәсендәге мәгълүматлар күрсәтүенә күрә. Иске Ашыт авылында 1138 татар кешесе гомер иткән
Ашыт исемендәге җыен бәйрәме дә үткәрелгән. Н Б Борһанова язуына караганда, бу җыенны тагын Катык җыены яки Ашыт каршы дип тә йөрткәннәр Әлеге җыенны Ашыт һәм анын кушылдыклары ярына урнашкан Иске Ашыт. Иске Кенәр, Печмәнтау. Ташкичү. Мәмсә һәм Иске Тазлар авыллары халкы бәйрәм иткән Иске Ашыт авылы элек Ашыт Иле дип тә йөртелгән Ашыт җыенын бергәләшеп үткәрә торган авыллар арасында «иле» формасын азган авыл атамасы—Ашыт иле берәү генә Кама алды җирлегендә «иле» сүзе катнашкан авыл атамалары түбәндәгеләр Чура Иле. Чуаш Иле. Аяз Иле. Кариле. Казиле. Чүрчиле. Дүртиле, Өчиле. Ялаг Иле. Ьү i Иле, Кодаш Иле. Олан Иле, Тау Иле һ. б «Ил» сүзе борышы заманнарда барлык торки халыкларда да ыру-кабилә һәм кабиләләр берлеген белдергән «Эл»—рун язмаларында кабиләләр союзы, ил мәгънәсендә кулланылган Авыл атамаларында •ил» ыру һәм кабилә төшенчәсен аңлата булса кирәк Ә соныннанрак ул «туган авыл», «ватан» дигән территориаль мәгънә!ә ия була башлаган
Ашытбаш халкы Кырлай. Яна Иябаш, Кысна авыллары белән бергә «Кырлай җыены» үткәргән
Ашыт авылы тарихының бер өлешен халкыбызның күренекле шәхесе Шиһабетдин Мәржанн язып калдыра Анын «Мөстәфадел-әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар» (Казан. 1989) дип аталган китабында без мондый юллар укыйбыз «
Ашыт авылы — Ашыт елгасы буенда ин борыш ы авыл Хәтта ислам хөкүмәтләре (Казан ханлыгы) көннәрендә лә яшәгән һәм тө зек биналардан торган Әмма заман агышы белән бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән Шул тирәдә дә дүрт чрында утырганлыгы мәгълүм Әүвәл-Шаһкол елгасында, аннан күчеп, хәзер «Күчмә» дип танылган елгада, каберлеге хәзер дә «Күчмә каберлеге» дип мәшһүр Аннан сон. хәзерге
урынына күчкәч тә, өч каберлеге булып, «иске каберлек», «яна каберлек», «йорт өсте каберлеге» дип йөртелгәннәр. «Ашыт каберлекләрендә әүлия кабере бар»,—дип халык телендә сөйләнсә дә, ачык бер хәбәр яки берәр китапта булмаганлыктан, ана ягыннан бабабыз мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек вафат булгач, мәрхүм атабыз: «Инде Ашыт зиратында әүлияләр күмелгәнлеге мәгълүм булды»,—диде
Ашыт кешеләреннән Мәкәләй бине Ак Суфи исемле гаять көчле һәм бик батыр кеше булган. Хәзер дә Ашытта искедән калган бик калын, хәтсез юан, ике ат көчкә тартырлык имән баганалар бар. «Мәкәләй шул баганаларны үзе ялгыз күтәреп утырткан»,—дип сөйлиләр Берәр жирдә туй яки зур җыен булса да, башка мәҗлесләргә чакырылып, мәшһүр байлар белән аралашып яшәгән. Туйларга барганда, атын калын чи имән агачыннан кисеп бөккән дуга белән җигеп, башкалар тугарып ала алмагач: «Без фәкыйрь кешене игътибарга алмыйлар, атыбызны тугармыйлар, китәм»,—дип, мәҗлес иясенә үпкә белдергәч хуҗалар ялынып, гозер итеп, үзеннән тугарта торган булганнар. Эчке мәҗлесләрдә сугыш чыгарып, кешеләрне кыйнап, күп вакытларда аларны киртә аркылы ташлый торган булган Ахырда Кышкар байлары—Габдеррәшид бине Госман бине Габделкадыйр һәм туганнары Сәгыйдләр—Мәмсә авылында бер мәҗлес ясап, аны явыз ният белән чакырып, бал эчертеп исерткәннәр дә сәндерәгә асып үтергәннәр һәм Ашыт суына чыгарып ташлаганнар. Берничә көннән сон мәете калкып чыккач, Ашыт кешеләре аны Ашыт суы буенда, «авыл асты тегермәне» дип йөртелә торган тегермәннән югарырак, елганың көньягында күмгәннәр. Хәзергә чаклы кабере мәгълүм, агачтан чардуган корылган. Бу вакыйга 1170 (1756) ел азагында булган.
1220 (1805) ел азагында Ашытта базар ачылган һәм кибетләр төзелгән».
Ашыт атамасы Казан ханлыгы чоры документларында, шулай ук Казан өязенен теркәү кенәгәләрендә, рус елъязмаларында, тарихи-статистик, тарихи-географик. тарихи-этнографик һәм башка чыганакларда искә алына. Археограф Һарун Йосыпов язуына караганда, Ашыт сүзе кабер ташларында кеше исеме янында, тумышы белән шул урыннан, ягъни Ашыт елгасы ярындагы берәр авылдан икәнлеген күрсәтү өчен кушамат буларак кулланыла (мәсәлән, Ашыт Сибгат һ. б.). 1834 елла Казан губернасы буенча үткәрелгән ревизская сказка материалларында Ашыт Тарзимин исем-фамилиясе теркәлгән.
Ашыт мәчетен Шиһабетдин Мәржани болай сыйфатлый «Ин элек мәгълүм булганын Ашыт авылынын үз әһалисеннән Ишморад бине Мортаза бине Исмәгыйль бине Юныс бине Идрис 1796 елда төзеткән. Балаларыннан хәзер Ашытта Солтан- гали бине Тимергали бине Корбангали бине Ишморад һәм анын балаларыннан Гали, Йосыф һәм Хаҗимөхәммәтжан исәннәр. Шушы авылдан чыккан Шимай сәүдәгәре Хәсән бине Мөсәгыйд бине Ибтәкеш бине Туктамыш бине Тактар 1859 елда бу мәчетне яңадан төзетте. Үзе 136... елда вафат булды. Мәчетнен манарасы ике тапкыр авып төшеп, аны 1876 елда әлеге кешенең углы Хөсәен бине Хәсән төзәттерде Аның олы баласы Идрис Ашыт карьясендәге Шаһкол елгасы янында вафат булган һәм шуның каберлегендә җирләнгән, диләр.
«Тумышы белән Ашыт авылыннан булган мулла Мөхәммәдрәхим бине Йосыф бине Габделкәрим бине Арыслан әл-Ашыти атасыннан һәм башка галимнәрдән белем алып Ашыт карьясендә имам һәм хатыйб булган Ун елдан сон Мәчкәрәдә имам, хатыйб һәм мөдәррис итеп куелган. 1818 елда Мәчкәрәдә вафат булган һәм шундагы каберлектә җирләнгән»
Ашыт атамасы алган су республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә ага. Анын озынлыгы 130 чакрым. Ул—Мари иле җирендәге Илләт елгасының сул кушылдыгы Ун ягыннан Ашытка Оры, Шашы, Өлә, Күәм һәм меридиан юналешендә ага торган, озынлыклары 15 чакрым чамасы булган вак инешләр килеп кушыла. Сул ягыннан аңа Симет суы коя.
Кызганыч, хәзер Ашытның суы елдан-ел саега. «Элек, без үскәндә Ашыт суы шау балык иде. Вак ташбашлар гына түгел, буйлары берәр метрдан артык бәртәс, чуртаннар, берничә килограммлы алабуга, сазаннар күп иде. Бер елны тегермәнче Ярәфи безне чарык астында үрләгән зур-зур балыкларны тирес сәнәге белән чәнчеп алып хәйранга калдырган иде Ашыт суы менә шундый балыклы иде ул без бала чакта»,—дип сөйли авыл аксакаллары.
Хәзерге көндә Иске Ашыт авылындагы 138 хуҗалыкта 205 ир-ат һәм 269 хатын- кыз яши.
Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы һәм
кибет эшли. Авыл тарихына багышланган музей бар. Халык үзәкләштерелгән газ яга. йортларга су кергән. Асфальт юл хәзер авылга кадәр килеп җиткән
Авылда мәчет бар. Халык зиратны тәртиптә тота.
Авыл халкы өлкән буынга карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы. Картлар йортына
бирелгән карт-карчыклар юк. Ялгыз торучы Мәйшәкәр аланын картлар йортына китәсе килмәгән. Халык аны карау һәм тәрбияләүне үз өстенә алган
Ашыт сүзенен килеп чыгышы белән кызыксынучылар байтак. Гарәп телендә «ашыт»—«сазлык». «сазлыклы урын» дигән сүз. Ашыт суынын кин үзәнендә сазлы җирләр, юеш һәм баткак урыннар күп очрый Мондый урыннар элек тагын да күбрәк булган. Ләкин шуна да карамастан, «ашыт» сүзе ахырындагы төрки-монгол телләренә хас булган күплек кушымчасы—т аны гарәп телендәге «сазлы урын» мәгънәсендәге ашыт берәмлеге белән бәйләргә урын калдырмый. Ашытнын кушылдыклары Симет һәм Кишет атамаларында да нәкъ шундый ук—т кушымчасы бар
Ашыт атамасының килеп чыгышы турында түбәндәге фикерләр яши 1971 елда басылып чыккан бер мәкаләсендә Һарун Иосыпов Ашлы һәм Ашытнын бер этнонимнын төрдәшләре булуын дәлилли Археолог Альфред Халиков борынгы төрки ашина ыругы башка төрки кабилә-кавемнәр арасында безнен эра башларында Алтайдан Көнчыгыш Европага үтеп кергән дип уйлый Шушы карашны нигез итеп алып. Гомәр Саттаров Ашытны борынгы төрки ашина (бүре) ыругы атамасынын—т кушымчасы алган күплек формасы дип карый. Ашина (бүре) кабиләләренең бер өлеше хәзерге Татарстан төбәгенә килеп чыккан һәм андагы Ашыт елгасына үз исемен биреп мәңгеләштергән. Археолог А. П. Смирнов һәм С А. Плетнева мәгълүматларына таянып. Наҗия Борһанова Ашыт атамасын борынгы төрки-хәзәр ашин кабиләләре белән мөнәсәбәтле дип уйлый һәм үзәкләре Ашлы шәһәре булган болгар кабиләләре дә шушы ашиннарга барып тоташа булса кирәк, дигән фикер әйтә.
Кама аръягы җирлегенең Зәй районында урнашкан Кушъелга авылы да элек Ашыт исемен йөрткән Ашытнын төрки халыкларга мөнәсәбәтле атама икәнлеге шик тудырмый Ашыт сүзенен төрле төбәкләрдә таралуы безне һич аптырашта калдырмаска тиеш, чөнки төрки кабилә-кавемнәр үзләре күчеп йөргән кин җирлектә халык булып оешканнар һәм таныш атамаларны төрле төбәкләргә алып барып кушканнар. Шулай булгач, ул төрки халык яши торган башка төбәкләрдә дә очрый. Әйтик, Башкортстаннын Белокатай районында—Ашин. Калтасы районында Ашыт авыллары. Иглин районында марилар яши торган Ашин исемле бистә бар «Ашыт» берәмлеге һәм «аш» тамыры белән ясалган атамалар Мари. Удмурт. Мордва җөмһүриятләре. Ока. Цна елгасы бассейннарында. Чиләбе өлкәсендә. Байкал аръягы җирләрендә. Кытай чигеңдә. Тажикстан. Молдова җирләрендә һәм башка урыннарда очрый.
Авыллар утырган урын күркәм, су-инешләр. урман-әрәмәләр, чишмә-кизләүләр күп.
Иске Ашыт авылында Ашыт суына коя торган Күчмә. Шаһкол. Озын алан. Мулла. Тирән. Муса елгалары. Салават. Сәйфи чишмәләре. Пумыр. Көбәк сазы күле. Чеми сазы. Саескол болыны. Күчмә асты зираты һ б топонимнар бар Татарстандагы күп авылларда Иске Йорт исеме алган топонимнар очрый дидек инде Мондый топоним Иске Ашыт авылында да бар Эпиграфист Һарун Иосыпов язганча. Иске Йорт яисә Йорт өсте урыннары. Иске яисә Борынгы зиратлар авыл беренче урнашкан урыннар белән бәйләнешле «Шунын өстенә,—дип дәвам итә галим,—бу атама борышы төркиләрдә ижгммагый-ыру билгесе хезмәтен үтәп, хәзер исә борынгы чорлардан алып шушы җирләрдә яши торган халыкнын хуҗалык иҗтимагый термины буларак кулланылган булса кирәк»
Авыл уртасыннан Тимерче инеше ага Анын тирә-ягын бөдрә таллар уратып алган Инеш ярында элек тимерче алачыгы булган, шуңа күрә ана Тимерче инеше inii.ui исем биргәннәр
Арчадан Иске Ашытка кайтканда төньяк көнбатыш якта Пумыр (Поморье) күле булган Аны кечкенә диңгезгә охшатып «море» (диңгез) дип атаганнар Элек күл тирән, саф сулы булган, суында сөлекләр йөзгән Хәзер бу күл юк инде, ул кипкән
Ашыт елгасы авылга җитәрәк борылыш ясый Бу урынны Ат дугае (тугай) дип атыйлар Авыл халкы « Безнен сулар тугай-тугай, ат сугарырга унай.—дип җырлый
Ашыт суында Муса биясе (ягъни буа—Ф Г ) дип атала торган урын бар Бу урынла Муса бай бул будыр!кан һәм тегермән тоткан
Чишмәләр—авылнын бизәге Салават чишмәсенең сулары саф. тешләреңне камаштыра, бик салкын Атамасы кеше исеменә нисбәтле рәвештә бартыкка кшпән Салават ДИГӘН кеше аны караган, тәрбияләп торган Сәйпи чишмәсен Сәйфетдин исемле кеше чистартып тоткан
Иске Ашыт авылы янында нарат, зирек һ 6 агачлардан торган калын урманнар шаулап үскән Ләкин елга ярларындагы һәм авыл тирә-юньнәрендәге урманнар
киселеп беткән. Халык яратып йөри торган печәнлекләр—Күчмә һәм Шаһкол. Бу урыннарда печән котырып уңа, авыз суларын китереп каен һәм жир җиләкләре өлгерә, хуш ис аңкытып чәчәкләр тирбәлә.
Күчмә атамасы ничек барлыкка килгән? 1929-30 елларда, ягъни колхозлашу елларында өч-дүрт кеше ризасызлык белдереп, авылдан чыгып китә Алар хәзер Күчмә дип аталган җиргә килеп урнашалар, күченеп киләләр. Күчмә коесы дигән атама да шуннан калган.
Хәзер сабантуе үткәрелә торган җир Яшелчә дип атала. Элек монда колхозның яшелчә бакчасы булган. Анда кәбестә, кыяр, помидор, кишер, суган, хәтта карбыз да үскән.
Яз көннәрендә Ашыт елгасы ярларына сыеша алмый, ташып чыга. Буаны язгы ташу алып китә һәм күрше авыллардан йөрүчеләргә юл бетә Шул сәбәпле 1985 елда күпер төзелә. Ул Арча районында иң зур һәм озын күперләрнең берсе.
Хәзерге карьер янында (анда известьташ чыгарыла) Мари зираты булган. Жир казыганда ул урыннан кеше сөякләре чыга. Жәйләүдән ерак түгел генә Иске зират бар. Анда борынгы кабер ташлары исән әле.
Авылда тарихи музей бар Анда борынгы эш кораллары, татар халкының милли киемнәре һәм борынгы акчалар саклана. Иске Ашыт базарлы авыл булган. Базар бай булган Кабак урамының исеме шул көннәргә барып тоташа. Чөнки бу урам буенча мәйханәләр, ягъни кабаклар сузылып киткән була. Утын урамы да шул вакытларның истәлеге. Базар 1955 елга кадәр эшләгән, ә аннан соң ул Яна Кенәргә күчерелә.
Арча яклары талантларга бай. Бу төбәктән Г Тукай, Ш. Мәржани. Г Бәширов, Г. Ахунов, М. Мәһдиев һ. б. шагыйрьләр, галимнәр һәм язучылар чыккан.
Авыл укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре бик тырышып эшлиләр. Укытучы Хафизова Силүзәгә Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелгән Гомере буе мәдәният өлкәсендә хезмәт иткән Фәггерәхманова Саяра Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә ия булган.
Һәр авылда хәзер нык үзгәрешләр бара. Халык үз асылына, үз диненә кире кайта. Бу хәл Иске Ашыт авылында да нәкъ шулай. Элек авылда 4 мәхәллә булган һәм мәдрәсә дә эшләгән. 1950 елларда мәчет манарасы киселгән. Бай үткәне булган, хәзерге вакытта 131 хуҗалыктан торган, 205 ир-ат һәм 269 хатын-кыз яшәгән Иске Ашыт авылында мәчет ачылу күңелгә канәгатьлек хисе бирә.
Авылда унбер еллык урта мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, ашханә, мәдәният йорты, элемтә үзәге, медпункт халыкка хезмәт күрсәтә. Авыл халкы газ яга. Күп йортларга су кертелгән. Юллар да игътибар үзәгенә менде. Арча белән Яна Кенәр арасына асфальт салынган. Авыл араларындагы юллар күтәртелеп таш түшәлгән, хәзер аларга асфальт җәйгәннәр.
Иске Ашыт акылында яшеллек тә күп Мәктәп балалары ел саен агач утырту белән шөгыльләнәләр. Җиңүнең 45 еллыгына авылның һәрбер ветераны чыршы агачы утырткан. Шул чыршылар хәзер бик матур булып үсеп киләләр. Мәдәният йорты каршына утыртылган үсентеләр дә хәзер бик матур булып югарыга үрлиләр
Табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә урманнар китергән файданы һәрберебез белә Элек авыл янында калын урманнар шаулап торган. Ләкин елга яры буйларындагы, авыл тирә-юнендәге урманнар киселеп беткәннәр.
Авыл зираты тирәли таш баганалар утыртып, тимер рәшәткә белән тотып алганнар, һәр елны ирләр бер көнне җыелышып зиратны чистарталар, тәртипкә китерәләр. Бу хәл хәзер гадәткә кереп китте
Авылда өлкән буынга карата игътибар зур. Ел саен олылар көне билгеләп үтелә, аларга бүләкләр һәм күчтәнәчләр бирелә. Матур яши Иске Ашыт авылы халкы!
Дәвамы киләсе саннарда.

Реклама