АУЧЫ. ШАГЫЙРЬ. ГУМАНИСТ.


Иркен Төмән' Моңсу Төмән' Юмарт Төмән'
Шәүкет Гаделша
Мин Себерне үземчә яртысы гына беләм дип саный идем Чөнки, сәфәрем төшеп, бу якларда өч-дүрт тапкыр булганым бар Енисей. Тобол елгаларында колач салып йөзгән чаклар да булды Тайга уртасында—яна оешып килгән Туртас поселогы Заманында биредә без. шабашкага чыккан студентлар, агачтан фин йортлары салдык Сазлыклар, әкияти-ссрле тайга, бармак башы тикле эре черкиләр әле дә булса хәтердә. Безгә арзан гына бәягә, ау мылтыгы һәм идәнгә җәешле аю тиресе тәкъдим итүчеләр дә булды. Ни кызганыч: студентның кесә ягы такыр иде шул
Ниһаять, мин Себерне үзем өчен өр-янадан ачтым!
Бу хәл Себер татары. Төмән өлкәсендә туып-үскән шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның "Аучы җыры” дигән китабы белән танышканнан соң булды (Казан Татарстан китап нәшрияты. 2004 ел.) Китап саллы, күләмле, ул сайланма әсәрләр рәвешендә тәкъдим ителгән.
Кем соң ул Шәүкәт? Анын шигъриятенең төп үзенчәлекләре нәрсәдә? Мин шушы сорауларга җавап табарга телим...
Сүзне китапның исеменә үк бирелгән “Аучы җыры" шигыреннән башлап китәсе килә. Күңелнең эчке кичерешләренә, шуның нигезендәге конфтиктка корылган бу шигырь нәни бер поэма кебегрәк укыла. Сюжеты бик гади сунарчы егет сөйгәненен туган көненә сусар (куница) мехыннан “көмеш бүрек" бүләк итмәкче була Әгәр шуны эшләми икән, кыз анын мәхәббәтеннән баш гаргачак Сөюеннән исергән егет төнге чаклы эзли сусарны, уйлана-газаплана торгач, ахыр чиктә ул аны карурманга "бүләк" итеп калдыра һәм вәгъдә бирә
Озатып бар Син алдымнан Сиңа бер дә Мин кагылмам
Урман сусары белән әнә шулай дусларча, кешелекле саубуллаша егет Анын бу сыйфатына ничек инде сокланмыйсын ди*
Гомумән, аучы образы шигырьдән шигырьгә үстерелә, яна бизәкләр белән баетыла Икенче бер шигырьдә без аучының "йөз яшьлек' (') икәнлеген дә беләбез.
Әкиятләргә кергән болан образы да китапнын буеннан буена диярлек укучыны “озата" бара Ул- моңсу да. гамьле дә. горур да. ачулы да Ә нигә, без-кешеләр— үзебез дә әнә шундый кавемнән түгелмени ’
Ярык мөгезле ата болан, ана боланнын чакыру авазын куып югалмыйча, арып егыла. Чып чын фаҗига лабаса! Автор, әнә шушы "үгез хәлендә" мин дип. тирән гомумиләштерү ясый
Шунысы гаҗәп Шәүкәт һәр вакыйга һәм күренешләрнең уртасына, ягъни асылына өермәдәй үтәли узып керә, аны үзенә генә хас телбизәкләр белән сурәтләп, үзенен янача шигъри дөньясын тудыра Ул берәүгә дә охшамаган .Анын доньясы
кин, колачлы: бөҗәкләрдән алып йолдызларга кадәр...
Образлы фикер йөртү, метафоралар һәм чынбарлыктагы детальләр белән оста эш итү анын һәр шигырен диярлек бизәп тора. Шулай әйтергә яраса, ул үзенен остаханәсендә, фанатик бер галим сыман, янадан-яна ачышлар ясый. Фикеребезне ныгыту өчен, кайбер мисалларга мөрәҗәгать итик:
Җитеп торыр булмаса. Көтелмәгән тәэссоратларның муллыгын исбатлап торасы юк бу очракта Тагын да мөһиме—алар кырыс яисә акварель сурәт булып шундук истә калалар.
Шәүкәтнең дөньясы (шигъри генә микән?) кин, колачлы. Аның иҗаты белән танышканда кемнәрне, ни-нәрсәләрне генә очратмыйсын: тукран, карчыга, кыр үрдәге, торна, аккош, саескан, сыерчык, чуртан, поши. аю. селәүсен, төлке, елан, нарат, карагай һәм башкалар Алар гади бер рәсем генә түгел, фәлсәфә нуры белән өретелгән әдәби образ-сурәтләр.
Менә гап-гади бер кош—тукран. Ул әле бер, әле икенче агачны бик тырышып- дәртләнеп чукый. Лирик герой сөйгәнен көтеп тилмерә, анын хәле мөшкел:
Нигә соң килми ул. Нигә наман Ялгыз утырам ? Агачларны түгеп. Йөрәгемне Чукый тукран.
Шәүкәт Гаделша—чын табигать баласы. Анын бу сыйфаты иҗатында тулаем чагыла, һәр шигыреннән диярлек саркылып тора. Табигатьне ул жаны-тәне белән кабул итә, шигъри күзләр белән ярата. Моны ул үзе дә таный һәм курыкмыйча әйтеп тә бирә:
Эт шикелле өрә беләм.
Карчыга күк күрә беләм.
Тагын шунысын да әйтик, табигать җырчысы Пришвин сыман, коеп куйган натуралист кына түгел шагыйребез. Табигатьнең гап-гади күренешләреннән ул тормыш-яшәешебездәге актуаль проблемаларына кадәр күтәрелә, зур гомумиләштерүләр ясый. Аның яшәү формуласы шактый кырыс һәм усал:
Чак кына аңлый алсам мин Үлән, агачлар телен, Миңа ары яшәр өчен Кешеләр кирәк түгеп
Табигатьне ярату гына җитми, кирәксә аны төрле рәнҗетүләрдән яклый белергә дә кирәк. Бу җәһәттән “Поши ите” дигән шигырь аеруча характерлы. Авылдашлары поши аткан: “табала да, өстәлдә дә поши ите” Олысы да, кечесе дә малайны сыйланырга кыстыйлар. Ул ашарга кыенсына, тискәре сүзләр белән үзенчә бунт күгәрә! Шигырьнең азагы исә гыйбрәтле гуманизм белән тәмамлана:
И зәңгәр күк.
Чәчәк булып коел әле!
Тап очында уйный йодрык— Кош калдырган кара оя.
Кара карга күкрәге Кезге булып ялтырый.
Кояш әле бик түбәндә— Кашы гына күренә
Үрләр артында
Тук боланнар күкне сөзәдер
Үле тынлык. Кар ыңгыраша
Шундый куркыныч1
Кояш та. ай да бит Тез кебек түгәрәк л. б.
АУЧЫ. ШАГЫЙРЬ ГУМАНИСТ
Поши ауган урыннарда
Үсеп чыга сары чәчәк
Шул чәчәкне таптаганны
Яшен сугып үтерәчәк
Ш Гаделша иҗатындагы тагын бер үзенчәлеккә игътибар итик: әсәрләрендә ике агым кушылып китә, синтезлаша—реаль чынбарлык һәм автор фантазиясе Менә шушынардан еш кына төрле балкыштагы гажәеп фантасмагория барлыкка килә' Моны шулай ук күп кенә мисаллар белән ныгытырга, расларга мөмкин
“Таңын ауда азан ишеттем" шигыре көтелмәгән яклары белән сискәндерә. Бу исәр сунарчынын гамендә ау кайгысы түгел, дөнья кайгысы' Төз чыршыларны ул мәчет манарасы итеп күрә. Өстәвенә, беркем дәтоймастай кичерешләр дулкынында йөзә:
Серле эңгерлеккә чумган
Куакларны, ботакларны
Коръәндәге хәрефләргә.
Сүрәләргә охшатамын
Юк, эш монын белән генә бетми әле. Лирик герой шушы күзәтүләреннән тагын да югарырак баскычка күтәрелә тумышыннан надан, денсез икәнлегенә нәфрәте кузгала, мылтыгын җиргә сугып ватмак була. Ә үзе, бүре баласыдай, һаман әле карангылыкка карый.
Чыннан да, кеше күңеле—карурман'
Шәүкәтнең дүрт-биш ижекле калыпка көйләнгән шигырьләре чичәннәр сөйләменә охшаш Сюжетлы шигырьләре барлыгын да билгеләп үтик Анын байтак кына шигырьләре балладага тартым Әмма автор тыйнаклык күрсәткәнме, китапта “баллада" дигән сүзне бер дә очратмадым
Шагыйрь бик күп шигырьләренә истә калырдай кабатланмас исемнәр куша белгән Әйтик, шундыйлардан “Каен—яшел шар". "Көнем—упкын", “Балыкчы хатын", “Черкине сагынам", "Аю хәлендә калам". “Чалдун теле"
Чалдун димәктән, бу сүз жирлс сөйләштә "Себер татары" дигәнне андата Гомумән, үзенең шигырьләрендә Шәүкәт Себер татарлары теленә генә хас диалект сүзләрне бик иркен һәм кыю куллана чөрәгәй. марта, серәнкә, хорей, күчкер, яртыясак. агун. чәпче һәм башкалар Контекста алар ансат аңлашыла
Язганнарымнан, Шәүкәт Гаделша гел табигать турында гына яза икән, дип аңлашылмасын. Ул тарихи темаларга да еш мөрәҗәгать итә һәм безне Күчем хан. Ермак яшәгән дәверләргә йолкып алып керә Бүгенге көннен “мескенлеге" хакында чан кага:
Атларны чүктереп атланыр
Берәр ир Себердә калдымы 7
Мин бу темага сүзне озайтырга җыенмыйм Чөнки китапка кереш сүз язган күренекле шагыйрь Роберт Әхмәтжанов әлеге буразнаны тирәннән ерып чыккан Кабатланасым килми Р Әхмәтжанов үзенен әдәби мәкаләсен болай дип тәмамлый
"Шәүкәт Гаделшаның шигърияте легендалар вә дастаннар иле—Ссбернен жир- суына, урман-күлләренә, киек-жәнлек дөньясына, ырулары рухына Шигъри Дога булып ишетелә!”
Бу мәкаләмдә мин дә нәкъ менә шул хакта сөйләргә тырыштым түгелме ’ Шөкер, безнең фикерләр тәңгәл, авахдаш икән
Әйе. шагыйрь Себер киңлекләрен, анын күпкырлы хәятын киң полотналы манзара рәвешендә укучыга ачып бирә Барысын күздә тоткан хәлдә, мин моны бер дә икеләнмичә Шәүкәт Гаделша феномены дип атар илем Шуна да бу каләм әһеленсн үзен “Мин—хан'" дип игълан итүен “аңларга" да мөмкин Юк. Шәүкәт. "Мин Себеремне яратам!" дип шау килми, сөрән салмый Купшы сүзләрдән ерак ул Ләкин анын туган ягына булган хөрмәте-мәхәббәте-горурлыгы иҗатыннан саф чишмә суыдай һәрдаим челтерәп, саркылып тора
Заманында Салисә Гәрәена "Уралым" дигән шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарган иде Ул да әнә шулай үзенчәлекле итеп безгә Урал-тау образын ачып биргән иле
Укучы “Нәрсә Ш Галслшанын шигырьләрендә кимчелекләр бер дә юкменн
?"—
дип сорарга мөмкин. Бар барын, ләкин болар, минем уйлавымча, вак-төяк кенә. Мәсәлән, кайбер шигырьләрендә “караштыргала-каршыларга" кебек кытыршы, унышсыз рифмалар да очрап куя. Аерым шигырьләрендә ритм ягы аксаган урыннар да юк түгел. Шикмәнмим. киләчәктә ул боларга игътибар итәчәктер.
Шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның төп үзенчәлеге нәрсәдә? дигән сорауга мин үземчә жавап таптым шикелле.
Көтелмәгән шигъри ачышлар. Драматизм. Каршылыклы, киеренке хисләр гармониясе. Кырыс матурлык, чынбарлык. Фәлсәфи-лирик агым. Авыр чакларда да рухын төшермәгән бунтар шәхес..
Бер сүз белән әйткәндә. Ш. Гаделша шигъриятенең төп үзенчәлеге—аның кабатланмас шагыйрь булуында икән.
Моңлы сазың кулыңнан төшмәсен, шагыйрь дустыбыз!
Язмамны Ш. Гаделшаның ижатына хас бер шигыре белән төгәллим.
Чалдун теле
Юк. Көлкеле, мескен түгел Чалдун анамның теле Ул бит татар телебезнең Иң серле, моңлы күле
Ничек аны сай дип әйтим— Төбенә җиткәнем юк.
Ничек аны тар дип әйтим. - Ярыннан үткәнем юк.
Кайтсам—аның бәпкәсе мин. - Туп-туры чумам, йөзәм.
Табигатькә, борынгылыкка Якынаюны сизәм.
Эчәм, эчәм—эчкән саен Сусавым арта бара Күзләр, йөзем, күкрәкләрем Монда күпчеп кабара.
Тыңлап тезнең яңгырашын Тәмләп езап азамын Фәрештәләр .монда гына Чайкыйлардыр тамагын.
Ничек мескен булсын
Теле чалдун анамның Күл корыса Себеремдә, Сүнәр тезе татарның

Реклама