«ӘМИР ИЛЕ»НӘ СӘЯХӘТ


«Әмир иле» дип аталган бу шигырьләр җыентыгы үз эченә мен шигырьне туплаган. Алар—филология фәннәре докторы, шагыйрь, педагог, публицист Әмир Мәхмүдовнын 45 ел дәвамында башкарылган ижади хезмәт нәтиж&ләре
Шигырьләрнең тематик колачы—кин. идея-эстетик пафосы—күтәренке, тормыш материалы—бай. Авторнын үзенә хас сурәтләү стиле формалашкан Гадәтенчә, ул шигырь тукымасын фәлсәфи яңгырашлы эчтәлек белән баетырга тырыша, аны отышлы метафораларга бизи Нәтиҗәдә тормыш материалы кин колачлы булып, тирән эчтәлеккә сугарылып үтемле янгыраш ала.
«Әмир иле»нә сәяхәтнең башында ук укучы искәртслә
Егылма!
Егылырлык Урыннар күп Юлыңда!
Бу авазнын фәлсәфи янгырашы шунда ки: ул—конкрет физик зат авазы түгел, ул галәмнәрдән килүче—димәк, хак-хакыйкать булган аваз, бәхәскә урын калдырмый торган аваз.
Шигырьнен иде я-эстетик пафосы да—күтәренке һәм каһарман затларга хас яңгырашлы.
Упкыннарга Егылыр<)ай Ул булмам.
Егылсам да,
Биеклеккә.
БӨЕКЛЕККӘ
Егылам!
Шагыйрь ижат методынын бу сыйфатын тагар шигърияте атасы мәрхүм Сибгат Хәким дә үз вакытында билгеләп үткән иде
«Әмир Мәхмүд шигырьләре.-дип язды ул.-тормышны фәлсәфи кабул итүгә нигезләнгән булулары белән аерылып торалар»
«Әмир иле.нә сәяхәтебезнең беренче ядкаре итеп шушы бәяләмәне хәтер гүренә урнаштырабыз да. җыентыкны укуны дәвам итәбез Алда тормыш вә заман рухы белән тын алучы шигырьләр бер-бер арглы тезелеп киләләр Менә шу ларның берсе «Унсигез яшь» дип аталганы Безне бу шигырь күтәренке рухы, шигырь тукымасына салынган ачык буяулары белән үзенә җәлеп итә Унсигез яшь- иң-иң хисле вакыт,
Хыя'1 та\ларында йоргән чак.
Ачысын да бераз татыган чак.
Точессн дә бераз күргән чак
Бу-яшьлек чорынын гомуми сурәте, бу-музыка әсәрендәге гсмага керү алды аккорды Моннан сон шигырьдә конкрет образ -- унсигез яшьлек егет образы ачылып китә.
Унсигез яшь иң куәпие вакыт Типсәң тииер әзәр. яныр чак
Давылларга каршы давыл булып. Күкрәк киереп, горур барыр чак.
Әйтәсе дә юк, бу сыйфатлар бүген унсигез яшьлекләрне генә түгел, алардан шактый өлкәнрәкләрне дә бизәп торсын иде. Чөнки ул сыйфатларга бүгенге татар дөньясында ихтыяж зур. әйе. бик зур. Бу ихтыяҗны үтәргә яшьләребез өлгереп житкәнме сон? Әйтик, алар чынбарлыкны үзләштерүдә, танып белүдә һәм бигрәк тә аны матурлык, гаделлек, югары әхлак кануннары нигезендә яшәрлек итеп, кешеләрне, шул җөмләдән яшьләрнең үзләрен дә. бәхетле итәрлек итеп тормышны үзгәртүгә, әйе. нәкъ менә үзгәртүгә үзләренең ташып торган көч-куәтен файдаланырлыкмы? Шагыйрь бәян иткәнчә, «давылларга каршы давыл булып», тормышта очраган явызлыкка, тәртипсезлеккә. наданлыкка, артталыкка каршы «давыл булып* күтәрелергә булдыра аламы алар? Әгәр дә син. яшь кеше, әлеге сораулар югарылыгында эш итәргә өлгереп җитүеңне сизәсең икән, ашыгыч рәвештә үз өстендә тырышып эшләргә алын: талантыңны ач. белемеңне күтәр, оештыру сәләтеңне арттыр, укы. өйрән! «Унсигез яшь» исемле шигырь бездә—«Әмир иле» сәяхәтчеләрендә—әнә шундый фикерләргә юл ачты.
Сәяхәтне дәвам итәбез. Алда—шигырьләр, шигырьләр... Арада күләм ягыннан озыннары бар. кыскалары, дүрт юлдан артмаганнары бар. Аларда бүгенге тормыш, анын күп төрле мәсьәләләре гәүдәләнә, замандашларыбызнын уй-тойгылары. ышанычлары, шатлык-нәфрәтләре. наз һәм мәхәббәтләре чагылдырыла. Ниһаять, шагыйрь игътибарын җәлеп иткән мәсьәләләр арасында «татар темасы* да «Әмир иле»ндә үзенә лаек урын алып тора. Менә—«Тылмач кирәк түгел татарга» исемле шигырь. Аңардан татар халкы образы үзенең асыл сыйфатлары белән алга килеп баса. Тыштан ук күренеп торган сыйфат—күркәмлек:
Бар халыкның телен белмәсә дә.
Тиз аңлаткан сүзен ятларга.
Җанкаенда аның намус—патша!
Тылмач кирәк түгел татарга.
Аннары кыюлык:
Милләтне ҺӘМ телне сөймәүчеләр
Өндәгәндә илне сатарга:
—Китмибез!—дип озеп әйткән халкым.
Тылмач кирәк түгел татарга.
Ниһаять, әнә ул нинди батыр:
Гильотина башын кискәндә дә
Сер бирмәгән татар ятларга
Кан тамчысы белән шигырь язган.
Тылмач кирәк түгел татарга
Шигырьне тәмамлаучы юлларда инде татар халкы образына сонгы сыйфатлар өстәлә.
Сугышларны җаны соймәсә дә.
Өйрәнгән ул бик төз атарга.
Рейхстагка Байрак кадап куйган.
Тылмач кирәк түгел татарга!
Җир исемле Илне телгәләргә
Ирек бирмәс халкым ятларга.
Галәм теле—аның туган теле.
Тылмач кирәк түгел татарга!
Шигырь тәмам Һәм менә аллыбызда татар образы басып тора. Бу—батыр, баһадир, каһарман кеше образы. Ул тормышны үзтәштерүче. танып белүче генә түгел, ул тормышны унай якка үзгәртүче дә. аны матур итәргә әзер торучы да. Шагыйрь татарны менә шулай күрә һәм безгә лә татарны шул рухта кабул итәргә кинәш бирә
Бу шигырь әһәмиятле темасы белән укучыны бер кызыктырса, икенчедән, биредә шагыйрьнен иҗат стиле, сурәтле фикер йөртү үзенчәлеге гәүдәләнә Игътибар итик:
Тылмач кирак түгел татарга. —
ди автор. Бу тәгъбир шигырьнен эмоционать-хисси үзәген тәшкил итә Ул алда килгән өч юлда бәян ителгәннең дөреслеге бәхәссез, шөбһәсез дигән мәгънәдә янгырый. һәм шул вазыйфаны үтәп һәр куплетның дүртенче юлы булып кабатлана
Нәтижә шул беренчедән, шигырь композициясе камилләшә һәм ныгый, икенчелән, тезмәнен хисси янгырашы көчәя
«Әмир иле* буенча сәяхәтебезне дәвам иткәнче, шигырьдә сурәтләнгән татар образы бүгенге татар тормышындагы үзенен эквивалентына тәнгәлләшәме сон дигән сорау куярга ният туа Жавап шул: әлбәттә, шигырьдәге татар образы һәм акын тормыштагы эквиваленты бер-беренә тәнгәл килми Шигырьдә сурәтләнгәнчә, бүгенге тормыштагы татар батыр, баһадир, каһарман кеше сыйфатларына ия булса, ул уз язмышына кагылышлы житди һәм үтә актуаль проблемаларны хәл итәргә кыю һәм бердәм булып алыныр иле
Хәлбуки, татар бүген демократия тудырган мөмкинлек кыйпылчыкларыннан да нәтижәлс файдаланмый әле. Менә дәлилләр: беренчедән, латинга күчү унай хал ителмәде. Ил эчендә рөхсәт алуга ирешелмәсә. Европа хөкеменә чыгарга дигән ният булды, ләкин эшләнмәле Яна гына Дума кабул иткән белем стандартында милли төбәк компонентына урын бирелмәгән. Бу—татар телен, әдәбиятын, төбәк тарихын мәктәптә өйрәтүне юкка чыгару дигән сүз. Мона татарның реакциясе нидән гыйбарәт сон?
• Ватаным Татарстан* газетасы (27 11.07) «Телебезгә куркыныч янын» исемле язма басып чыгарды. Аның авгоры мөхтәрәм зат Сәрия Садрисла.мова бодай яза «Телләрнең язмышы һәр милләтнең үз кулында. Сакланганы сакланачак, битараф калганнары юкка чыгачак Көчсезләргә бу дөньяда урын булмаган кебек, игътибардан читтә калган телләрне дә нәкъ шундый ук язмыш көтә*
Автор биредә тормыш фактын дөрес ашый, аны дәрес бәяли Ләкин бурыч — тормышны дөрес бәяләүдән генә тормый, ин әһәмиятлесе аны унай якка үзгәргү кирәк. Әйе. үзгәртү, үзгәртү кирәк! Ә менә үзгәртүгә килгәндә, авторнын позициясе бик йомшак инде.
—Сакланганы сакланачак, битараф калганнары юкка чыгачак.—ди автор
Ләкин бу икс комнонет—саклау һәм битараф булмау телебезне саклап калырга җитәрлекме сон9 Юк. билгеле
Чөнки телне “саклый", телгә “игътибарлы булыйк" дип әйтү—ул бит бары тик теләк белдерү генә Теләк исә конкрет гамәлдән башка, акыллы чаралар күрүдән башка үзеннән-үзе тормышка ашмый. Ашсын өчен ин кирәкле гамәл шул: җитәкчеләр, башлыклар, әидәманнар. зыялылар, игенчеләр, терлекчеләр барысы бергә тупланып, бердәм булып ул проблеманы унай хал итүгә алынсыннар' Житәкче саллы игеп үз сүзен әйтсен, әйдәман түрәгә ышанып тел яшереп калмасын, авыллардан, шәһәрләрдән Җәмилә, Камилә. Гайниҗамал астайлар. Гомәр. Шәмгун, Кәбир абыйлар хәрәкәттән читтә калмасын, барысы бергә кыю. батыр, зирәк булып телне, милләтне яшәтү хакына конкрет чаралар күрүгә алынсын Бары тик шундый кыю. батыр, акыллы тәвәккаълек белән сугарылган гамәлләрдән генә унай нәтиҗәләр көтәргә мөмкин
Ни кызганыч, ерак заманнардагы кебек татарларга хас булган кыюлык, батырдык каһарманлык, ниһаять, акыллы тәвәккәллек хәзерге заман татарында кимегән сүлпәнләнгән, масса-күләм чагылудан төшеп калган
Бүгенге көнлә халкыбыз алдында милләт буларак киләчәктә булабызмы, әллә
5. .к у . м
129
юкка чыгабызмы мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән торганда халкыбызның авызына су кабып торуы, җитәкчеләрнең, татар матбугат органнарының исә мәсьәләгә карата ишетелер-ишетелмәс. күбрәк әдәп саклап фикер йөртүе,—болар әнә шул татарга хас элеккеге сыйфатларның зәгыйфьләнүе турында сөйли түгелме?
Шагыйрь Әмир Мәхмүдов. билгеле, бу хәлгә риза түгел. Бүген ул электәге татарларга хас уңай сыйфатларны яналан тормышка кайтарырга тели һәм үзенең шигырьләрендә татар кешесе образын күтәреп, үрнәк алырлык итеп сурәтләргә тырыша.
Болгар йорты—минем туган йортым.
Матур исемем минем—татар ул Йортны болгый бүген куркак җаннар.
Татар исемен, таен сатар ул.
Сәяхәтебез «Әмир иле» буйлап дәвам итә. Алда безне күләм ягыннан кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, эпиграммалар каршылый. Аларда шагыйрь кешедәге әхлакый кимчелекләрне камчылый.
Үз алдында ул түрәсен Тиңли горур солтанга.
Ә артында тиңли аны Итектәге олтанга.
Алга табан сәяхәтебез юлында безне мәхәббәткә багышланган шигырьләр каршылый. Аларда сөю. наз тантана итә. Мәхәббәт—ул бөек хис. Шагыйрь аны бик күп төсләргә бизәп укучыга тәкъдим итә.
Гомумән. «Әмир иле*—хисләргә, тормышчан эчтәлеккә бай. Шигырьләрдән милләтебезнең киләчәгенә ышаныч һәм өмет янгырый.
Татарлар без—болгарлар без—
Җылы язлар килү белән Өр-яңадан туганнар без.
Үлемсезлек—безнең белән!
Мәңге яши торганнар без!
Әйе. бик дөрес!

Реклама