ЧИТ ИЛЛӘРДӘ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ


Татар әдәбиятынын тарихын, дөньяга сибелгән чапкыбызның бай әдәби мирасын өйрәнүгә гомерен багышлаган күренекле галим X Миннегулов тарафыннан нәшер ителгән "Чит илләрдәге татар әдәбияты" (Казан. “Мәгариф", 2007) китабына бәяләмә язарга утырдым ла уйга калдым нидән башларга, катлаулы язмышка! тарыган милләт, анын әдәбияты, публицистикасы хакында тагын ниләр әйтергә1 Мөһажирлектәге татар матбугаты белән шактый гына танышлыгы булган без фәкыйрегез өчен дә бу
сорауга җавап бирү четрекле мәсьәлә Чөнки әлеге язмаларда күнелнен ин тирән җиренә яшеренгән, сагышларга төренгән мон, сагыну-саргаюлар тулы хис-тойгылар. туган туфракка тартылу һәм ниһаять, моһажирәтгә яшәргә мәҗбүр ителгән татар халкынын киләчәктә милләт буларак ничек, ни рәвешле яшәү проблемасы мөһим роль уйный Болар хакында тиешле дәрәҗәлә яза алыр өчен кин фәнни карашлы галим булу белән бергә, шул мохитны, тирәлекне күрү, аралашу ла кирәктер
X. Миннегулов XX гасырнын 90 елларында чит илләрдә яшәүче, бигрәк тә. Финляндиядә.
Төркиядә гомер сөрүче татарларның яшәү рәвешләрен якыннан күрде, анда басылган матбугатны өйрәнде, кайберләрен Ватанга алып кайтып кин катлау укучыны аеруча әһәмиятле саналган беренчел чыганаклар белән таныштырды 90 елларнын беренче көннәреннән 2007 елга кадәр арала галимнең чит илдәге тагар әдәбияты һәм матбугатын кин планда яктырткан 67 язмасы бүгенге әдәбият сөючеләргә барып ирешкән
Алпрнын күпчелеге "Гаяз Искакыйнын мөһажирлектәге ижлтъГ (Казан. Тат Кит Нәшер . 2004) һәм югарыда күрсәтелгән сонгы басмала урын алган Беренчесендә нигездә бөек әдипнең мөһажирлектә басылган әдәби мирасын. "Яна милли юл" журналындагы кон кадагына сугылган публицистик мәкалатәрен һәм I' Искакыйга кагылышлы кайбер язмаларны күрергә мөмкин Икенчесендә исә. чит илләрдәге татарлар арасында аеруча танылган, төрле юнәлешләрне колачлаган "Яна милли юл". "Яна япун мөхбире”. "Азат Ватан". “Казан” журналларында урын алган тагар әдәбияты ядкәрләре белән таныштыру максат итеп куела
Борынгыдан ук доньянын төрле кыйтгаларына сибелгән тагар милләте, галим сүзләре белән әйтсәк, "милли тәрбия алган тагар", кая гына барып чыкмасын үзенен телен, гореф-гадәтен, китабын, гомумән, үзенен рухи барлыгын, ментадитегын үзе исән вакытта сакларга, киләчәк буынга тапшырырга омтыла Урга гасыр татар әдәбиятында билгеле шагыйрьләр-Мәхмүд Сарай Голстаный. С әйф Сарай. Мәчмүл ибне Фәттах Сарай. БәркәФәкыйф. Өмми Кәмал, Суфи Аллаяр. Урга \1ннлә һәм Мисыр-Сүрнядә яшиләр, шунда ижат итәләр Бу шәхесләр тудырган әдәби мирас кулъязмаларда гөмумторки дөньяда ганыла. чит халыклар мохитында, сонрак милли дини изү астында яшәгән төрки-татарны милләт бу тарак юкка чыгудан саклап кала. Кулъязма әдәби мирас дәвере, нигездә. XX гасыр башы белән төгәлләнә Ана алмашка XIX Йөзнен башларында беренче чирканчыкларын алган басма китап килә, сонрак энциклопедик характердагы татар календарьлары гомер бакый белемгә
сусаган татар халкынын иҗтимагый тормышына үтеп керә Милләтнен рухи-мәләни һәм милли үзаң үсешендә мөһим баскычны үткән татар XX гасырда матбугатлы була. 1905—1907 елгы инкыйлап тәэсирендә дөньяга килгән милли матбугат халыкның аерылгысыз юлдашына әйләнә. Туган җиреннән аерылып, чит кавемнәрнең гореф-гадәтләре, сәяси-икътисадый чолганышында яшәргә мәҗбүр булган милләт вәкилләренең татарлыгын саклап калуда җыр-мон. әдәбият, матбугатның тоткан роле аеруча зур була.
X. Миңнегулов яңа китабының иң башында ук “Мөһаҗирлектәге татар әдәбияты һәм матбугаты" дигән мәкалә урнашкан. Мәкаләдән күренгәнчә, читтәге милләттәшләребез нинди генә шартларда яшәүләренә карамастан газета-журналлар чыгарырга, китаплар бастырырга тырышканнар. Аларның тәүге үрнәкләре дип Беренче Бөтендөнья сугышында әсир төшкән татарлар арасында таратыр өчен Галимҗан Идриси, Рәшит Ибраһим тарафыннан 1916 елда Берлинда нәшер ителгән "Жиһател-ислам" һәм 1919 елда Б Сәйфелмөлек бастырган “Татар иле"н атап үтәргә кирәктер.
Ни кызганыч, мөһажирлек сугыш вакытында тоткынлыкка төшкән әсирләр тормышы белән генә чикләнми шул. Россиянен астын өскә әйләндергән 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соңгы кыйбласызлык татар милләтен тагын бер тапкыр сынау каршына куя. Сәяси һәм икътисадый кысрыклаулардан качып китәргә дучар ителгән милләт вәкилләре мал-мөлкәтен, йорт-җирен калдырып, атлы-жәяүле хәлдә Ерак Шәрыкка агыла. Инкыйлап дулкыны аркасында туган туфрактан аерылган күпчелек төрки-татар нәкъ шунда яши. “Яна милли юл" журналы һәм “Милли Байрак" газетасы битләрендә дөнья күргән язмаларда, шул исәптән. Г Исхакыи мәкаләләре раслаганча. XX йөз башында “Көнчыгыш Кытай тимер юлы" төзелешенә күчеп килгән һәм биредәге мөһажирлек тормышына кушылган төрки-татар сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләр арасында мөнәсәбәтләр ал да гөл булмаган. Ерак Шәрыкта матбугат тудыру эшендә башлап йөрүчеләр нәкъ менә икенче төркемгә керүчеләр була. Ул елларда биредә “Ерак Шәрык" (Харбин, 1920-1922). “Мең ел" (Харбин. 1922). “Азат Шәрык" (1923). "Япун мөхбире" (1931-1932), “Яна япун мөхбире" (1932-1945). “Шәкертләр таны" (Мукден. 1934-1935). “Чаткы"(1932- 1933). "Милли Байрак"(Мукден. 1935-1945) һ. б. журнал-газеталар басылуы мәгълүм. Аларнын күләмнәре, юнәлешләре һәм таралулары төрле булуга карамастан, уртак сыйфатлары да шактый, галим язганча, “мәсләки якынлык" көчле Бу басмаларны күзәткәндә милләтнен ачы язмышы, мон, сыкрау ачык сизелә.
Мөһажирлектә газета-журналлар бастыру Ерак Шәрык һәм 20-30 еллар белән генә чикләнми. Бу эшнен үзәге сонрак Финляндиягә һәм Германиягә күчә. Үзенен ныклы традицияләрен тудыра алган бердәм Ерак Шәрык диоспорасы Икенче Бөтендөнья сугышы дәһшәте астында 40-50*елларда сүрелә. Шул сәбәпле татар милли бәйсезлек хәрәкәтенең идеологиясен тудыруда үз өлешен керткән һәм сәяси яктан Идел-Урал идеясе көчле булган “Яңа милли юл" мәҗмугасы. "Милли Байрак" газетасы яшәүдән туктый. Боларга алмашка килгән һәм азатлык идеясен эченә алган "Идел-Урал" газетасы (1942 -1944). "Азат Ватан" (1952 -1953), “Милли Байрак" (1953) мәҗмугалары яна буын мөһаҗирләр тормышының күнел юанычына әйләнә. Алар тематик кинлек ягыннан да игътибарга лаек. Галим үз китабындагы мәкаләләрдә тарихи яктан әһәмиятле роль үтәгән әлеге басмаларга әтрафлы күзәтү ясый, объектив бәясен бирә.
"Яна милли юл" (Берлин. 1928—1939) мәҗмугасы хакында "Азатлык көрәшенең мөнбәре" язмасында танышырга мөмкин. Г. Исхакый тырышлыгы белән оештырылган мәҗмуга 20 еллар башында "Идел-Урал бәйсезлеге" идеясенең рупорына, ягъни азатлык көрәшенең мөнбәренә әйләнә. Мәхмүт Таһир күрсәткән исемлек буенча Г Исхакыинын гына мәҗмугада 134 мәкаләсе (тәхәллүсләр белән дөнья күргәннәрен дә кушсаң 150 ләп) басыла һәм алар "Яңа милли юл"ның төп юнәлешен билгели. Әле әдипнең “Чыңгыз" тәхәллүсе белән басылган язмалары исемлеккә кертелмәгән. Болардан тыш имзасыз бирелгән кайбер баш мәкаләләр дә бар Соңгылары аеруча сак карауны сорый X. Миңнегулов “Гаяз Исхакыинын мөһаҗирлектәге иҗаты" китабына әдип-публицистнын татар мәдәнияте, анын
сәясәтенә кагылышлы 18 мәкаләсен урнаштыра, аларга нигезле аңлатма яза. Алардан күренгәнчә, мәжмуганын таратыш географиясе дә шактый кин. авторлары да төрле. Алмании. Финляндия. Польша. Румыния. Кытай Япония. Корея. Манжу-Тиго. Афганстан, Иран һ. б. төбәкләрдә яшәгән төрки-татар авторларының милли мәсьәләләрне яктырткан, көн калагына суккан язмалары бугенге милли проблемага ла аваздаш Мөһажярлектәге татар тормышында танылу атган Сания Гыйффәт. Закир Кадыйри. Хөсәен Габдүш. Хәсән Хәмидулла. Ләбиб Каран. Рәшит Рәхмәти. Гариф Кәрими. Рокыя Мөхәммәлиш. имам Вәлиәхмәт Хәким һ. б актив катнашатар. мәжмуганын милли юнәлешен саклап калуда ярдәм итәләр Ин мөһиме татар халкынын милли бәйсезлеге идеясе; анын программасын, төп сәяси көрәш кониепииясен тудыруда әһәмиятле роль уйнаган журналны галим төрле аспекттан өйрәнеп, мәҗмуга хакында тулы мәгълүмат бирә, чит илләрдә яшәгән татарларнын сәяси көрәшләрен күз алдына китереп бастыра
Дини эчтәлектәге һәм милли бәйсезлек фикереннән караганда шактый каршылыклы "Яна япун мөхбире" (Токио. 1931 — 1945) яшәве, таралышы, тарихи мәгънәсе белән үзенә игътибарны жәлеп итә Мәжмуганы оештыручы, әйдәп баручы, тагар милли хәрәкәтендә билгеле шәхес Габделхәй Корбангалиев була Галим. "Яна милли юл"га әтрафлы күзәтү ясаган кебек. "Яна япун мөхбирс"нен дә гулы эчтәлеген ачып сала, идея-тематик юнәлешенә төрле яктан туктала "Мәхалләи Исламия җәмгыяте" типографиясендә басылган бу мәҗмуга үзенен сыйфаты ягыннан да Яна милли юл~дан күпкә аерыла Сүз кәгазьнен сыйфаты турында бара Ул бүгенге фин кәгазендә нәшер ителгән журналны хәтерләтә “Токио Мәхалләи Исламия җәмгыяте" типографиясендә 1933 елда дөнья күргән Г Тукайнын “Мәжмугаи асаре" дә шундый сыйфатлы кәгазьдә басылган Журналда сәяси мотивлар сирәгрәк күренсә дә. X. Миннегулов сүхләрс белән әйтсәк, анын төп кыйбласы, асыл максаты бер—татар халкын туплау, анын асылын саклау, милли бәйсезлеге. табигый хокуклары өчен көрәш Ерак Шәрыкта “Милли Байрак" газетасы мәйданга килгәнче милли-дини тәрбия бирүдә төп йөкне тартып барган журнал буларак та билгеле ул. Без фәкыйрегезгә дә ул мәжмуганын кайбер саннары белән танышырга туры килде Шунысы кызык: журналда язышкан кешеләрнең кемнәр булуы алегә билгесез. Ерак Шәрык татар милли хәрәкәтендә әйдәп баручы, журналист, педагог Рокыя Мөхәммәдиш үзенен истатекзәрендә мәжмуганы инглиз теленнән тәрҗемәләр белән тәэмин итүеннән хәбәр бирсә дә. язма авторлары ни өчен күрсәтелмәвен әйтми Әдәби язмалар юк дәрәҗәсендә. Әмма ни генә булмасын. “Яна япун мөхбире" ни рәвешле чыкса да. нинди кыйбланы тотса да. ул безнен рухи тарихыбызнын бер өлеше. X Миннегулов әлеге китабында иҗтимагый, дини тарихи, сәяси яктан кызыклы гына фактларга бай булган журнал хакында кин даирә укучыга мәгълүмат җиткерә Ә инде мәҗмуганы тулырак ойрәну. фәнни әйләнешкә кертү—киләчәк эше
" Яна милли юл" һәм “Яна япун мөхбире" мәҗмугалары Октябрь инкыйлабы дулкыны тәэсирендә, илдәшләр сугышы гарасатыннан качып, туган туфракларыннан кузгалган татар Мөһаҗирләре матбугаты буларак танылса. 1952—1953 елларда барлыгы 13 саны гына дөнья күрә алган “Азат Ватан" журналы исә. 1941-1945 елгы дәһшәтле суг ышта алман гаскәрләренә әсир төшкән, илдәге сәяси вәзгыятьчем куркыныч төс алуын күргән татар зыялылары тарафыннан нәшер ителә Шактый күләмле "Азат Ватан журналы" исемле мәкаләдә күрсәтелгән мәгълүматларга таянып мәжмуганын бай эчтәлекле булуы аңлашыла Анда урын алган ижтимл1ыи сәяси, тарихи, мәдәни, дини һәм әдәби материаллар. СССРда алып барылган милли сәясәтне тәнкыйтьли, дәүләтнең тышкы һәм эчке сәясәтен чагылдыра 1алим аларга әтрафлы анализ ясый. 40-50 еллардагы тарихи чынбарлыкны күз алдына китереп бастыра. Кыскасы. X Миннегулов билгеләп узганча мәжмуганын гомере кыска булса да. ул халкыбыз яшәешенен башка милләтләр белән мөнәсәбәтләрен гәүдәләндергән бер сәхифә ролен үти
XX йознен 70 80 елларында Торкиядә нәшер ителгән "Казан' журналы мөһажиртектәге татар вакытлы матбугатынын мнллн-мәләнн, тарихи юнәтеш алуы (клан, мөһажирлеггаге татар милли хара«гс тарихы турында бай материал бируг
ягыннан әһәмиятле чыганак. Галим “Казан” һәм “татар”—аерылмас төшенчәләр” исемле мәкаләсендә Төркиядәге мәдәни тормышны һәм “Казан" мәжмугасынын туу, үсү тарихын, аның идея-тематик эчтәлеген, төп мәсләген жентекле анализлый, журналнын мәгълүм булган 23 санынын һәрберсен күз алдына китереп бастыра, язмаларнын авторларына туктала, аерым мәкаләләр белән тирәнрәк таныштыра. Үземнең күзәтүләремнән чыгып һәм Хатыйп Миннегулов мәкаләсендә яңгыраган фикерләргә таянып шуны әйтергә мөмкин: мәҗмуга чит илләрдәге татар халкының яшәеше хакында, анын шәхесләре, гомумән, чит мохитта көн күрүче милләт язмышы турында тулы мәгълүмат туплаган. Бу яктан караганда ул мөһажирлек тормышына дучар ителгән милләттәшләребезнен үткәннәрен чагылдырган энциклопедияне дә хәтерләтә. Озын сүзнен кыскасы: XX йөзнен 70-80 елларында чит илләрдә яшәгән милләтебезнең икенче, өченче буыны үсеп житкәндә “Казан” мәжмугасынын мөһажирлектәге татарларны милли рухта тәрбияләүгә, телне, мәдәниятне, гореф- гадәтләрне саклауга, буыннар бәйләнешен тәэмин итүгә, халыкны туплауга керткән өлеше бик зур.
Чит дәүләтләрдә яшәгән татар әдәбиятының рухи юлбашчысы—һичшиксез, Г. Исхакый. X. Миннегулов бөек әдип-публицистнын тәэсири көчен күрсәтеп: “Г. Исхакый—Тукай белән бергә, яна дәвер татар әдәбиятының реалистик сүз сәнгатенең юлбашчысы. Мөһажирлектә дә ул үзенең остазлыгын саклап калды. Сания Гыйффәт, Хөсәен Габдүш, Ләбиб Каран, Исфандияр Ишгай, Минһаж Исмәгыйли һәм мөһажирлектәге кайбер башка татар әдипләре—Г. Исхакый ижат мәктәбснен шәкертләре, анын мәсләктәшләре”,—дип яза. Галим фикере белән килешми мөмкин түгел, совет чоры татар әдәбияты тар кысаларга сыйлырылган темалар турында әдәби әсәрләр язганда татар халкы өчен мәнгелек проблема—милли бәйсезлек идеясе, туган телнен сакланышы, гореф-гадәтләрнен дәвамчылыгы, татар халкына гына хас моңны киләчәк буыннарга җиткерү—икенче планда калды, яисә бөтенләй искә алынмады.
X. Миннегулов билгеләп узганча, мөһажирлектәге татар сәнгатенең, матбугатының хәзергә безгә мәгълүм өлеше дә вакыт һәм күләм ягыннан шактый кин колачлы, аларны хрестоматия рәвешендә төзелгән бер китапка гына сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә галим әсәрләрнең камиллеге, фикри тирәнлеге ягыннан әһәмиятле саналган авторларның иҗатларына кинрәк туктала, язмалары белән бүгенге укучыны таныштыра, кайберләре хакында (мәсәлән, Исфандияр Ишгай, Мансур Арсланбәк, Исхак Хәйрулла, Гәүһәр Туганай, Садрый Хәмид. Гайса Хәкимҗан, Хөсәен Садыйк. Наилә Бинарк, һ. б.) гомуми күзәтү белән генә чикләнә.
Йомгаклау сүзендә галим болай ди: “Мөһажирлектәге татар сүз сәнгате төр һәм жанр ягыннан, идея тематик җәһәттән гаять төрле. Әгәр дә анын төп асылы нәрсәдән гыйбарәт дип сорасалар, мин аны “сагыну-сагыш" әдәбияты дип атар идем” Әсәрләрне укып, өйрәнеп чыкканнан сон галим фикеренә кушыласың, алар да татар әдәбиятының бер өлеше буларак яшәргә лаек бит дигән уйда каласын.
X. Миннегулов башлап җибәргән эш дәвамлы булсын, киләчәктә бу өлкәне тагын да тирәнрәк өйрәнүчеләр табылсын иде. Беренчел чыганаклар текстологик яктан эшкәртелеп әдәбият белән кызыксынучы бүгенге укучыга җиткерелер дип тә ышанам Жанында милли хисен саклаган татар баласы бу эшләргә битараф калмас.

Реклама