Логотип Казан Утлары
Роман

ҮРБӘТ ХАНӘКӘ ГЫЙШКЫ


РОМАН
Хан күтәрмәк йоласы белән бәйләнешле тантаналар шактый озак дәвам итте. Үрбәтнең шушындый да мул, шушындый да купшы, шушындый да зиннәтле тамашаны беренче күрүе иде. Булса да булыр икән байлык, үлчәп-санап кына бетерермен димә. Илһамны болай олыламаганнар иде Һәрхәлдә, ул вакыттагы мәҗлес--тантана сәхифәләре күңелендә сакланмаган. Бәлкем, Илһам үзе теләмәгәндер? Ә Мөхәммәдәмин бөтенләй башка чут. Үзен күрсәтә белә, кешеләр белән аралашудан тәм таба белә. Туганда ук хан булып туган. Анын белән аралашу үзе бер рәхәт
Шул ук вакытта, Үрбәт әлеге күптин-күп мәжлесләрнен тизрәк төгәлләнүен дә тели иде. Көнләшә ул бу мәҗлесләрдән. Чөнки Мөхәммәдәмин алардан арына алмый.
Бүген, ниһаять, бәхете елмаячак, Мөхәммәдәмин үзе дә сагынган икән, көт, киләм, диде. Көне буе үзен тәртипкә китерде Үрбәт. Түшәкчесенә дә, юындыручысына да тынгы бирмәде. Беренчесен, урын-җирне йомшак җәймәгәнсең дип битәрләде, икенчесен, суың каты, ислемайларын искергән, дип дәгьваләде. Аш-су тутасына да эләкте. Тутырган тавыгын табынга бөтенләй куйдырмады, артык кызарган, ә ул алтынсу төстә булырга тиеш, имеш. Патраш үләненнән ясалган онны да охшатмады, шулпаны болганчыкландыра бу, дип читкә этеп куйды.
Ә күлмәк сайлау үзе бер тамаша иде. Алдында бер тау күлмәк, кайсын сайларга белмичә иза чикте. Күлмәкче тәкъдим иткәннәр ана ошамый, ул якын иткәннәрне күлмәкче кабул итми. Әйткәләшеп беттеләр. Ахырдан, күлмәкчене бүлмәсеннән куып чыгарды да кытай ефәгеннән тегелгән ак күлмәген кияргә булды. Ак төс аның гәүдәсен тагын да нәфисрәк күрсәтә иде Аккошка охшап китә.
Ин соңыннан кабалын көйләде. Моны берәүгә дә ышанып тапшырмый ул. Хәер, Казан җирендә кабал сукмыйлар, монда гөслә, кубыз ише уен кораллары таралган. Кабалы һәрвакыт үзе янында. Тоткынлыкта да кулыннан төшермәде. Нугайда чакта кызлар белән ярыша-ярыша кабал сугалар иде. Көйләрне һәр бормасына туры китереп ул гына уйный белә иде. Берәү дә ана җитә алмады. Үз уйнавына үзе кушылып җырлый да. Тавышы моңлы Үрбәтнең, мамыктай йомшак нәфис тавыш.
Мөхәммәдәмин Үрбәт катында дөньясын онытып, тугарылып ял итә.
Дәвамы. Башы узган санда.
Гыйшкы да көннән-көн арта гына барган кебек. Хатынынын йөзе-бите дә. буй-сыны да, тавышы да, үз-үзен тотышы да бик якын иде ана
Зөфаф кичендә Үрбәт иренә кулъяулык бүләк итте Үзе чикте, сурәтләрен дә, бизәкләрен дә үзе сайлады Аларнын һәрберсенә тирән мәгънә багышлады Мәхәббәте сонарып килсә дә әнә шулай уты-ялкыны ашкынулы хисләр белән килде. Һич көтмәгәндә алдына бәхет кошы сайрап кунды ич.
—Төсем итеп сакла, бу кулъяулыкка минем бөтен хисләрем салынган.— диде Үрбәт.—Сурәтләренә игътибар ит, менә бу ике һома кошы синен белән мин Бер-берсенә турылыклы, изге ожмах кошлары Ходай безне дә нәкъ шулар сыман яраткан, беребезне-беребезгә насыйп иткән
— Мина әле берәүнен дә кулъяулык бүләк иткәне юк иде.—диде Мөхәммәдәмин.— Рәхмәт Мин аны һәрвакыт үзем белән йөртермен Мөхәммәдәмин бүләкне бик кадерләп эчке кесәсенә салып куйды. Ә үзе Үрбәткә затлы асылташлар белән бизәлгән көмеш беләзек бүләк игге Хатыны аны бик яратты, йоклаганда да салмый
Мөхәммәдәмин килеп керүгә, Үрбәт хезмәтчеләрен чыгарып җибәрде. Ул ирен үзе сыйларга ярата, үз куллары белән. Тик бүген эчке бер тоем белән иренен күңелендә борчуга охшаш ят нәрсә барын абайлап атлы. Беренче карашка, һичнинди үзгәреш тә юк сыман. Мөхәммәдәмин элеккечә үк ихлас та, шат та, аз-аз гына вәкарльле дә, тәкәббер дә иде.
Үрбәт нинди борчуын бар дип. иренен өстеннән тормады Кирәк тапса, үзе әйтер әле, дип уйлады Дөрестән дә, бср-икс чәркә шәраб эчкәч, Мөхәммәдәминнен күнел төене дә чишелеп китте.
—Гафу ит, аппагым, мине бүген чыгырдан чыгардылар.—диде —Мәшәкатьләреңне онытып тор, җанашым, ял ит. күнел ач.—диде Үрбәт ирен назлый-назлый —Телисенме, кабал сугып алам, җыру җырлыйм Ул кабалын кулына алып, нәфис бармакларын кыл өстендә биетеп атды Бүлмә эче колакка ятышлы аһән белән тулды. Ана җыр өстәлде
Агач башы әкрен җилгә тәсбих әйткән кеби.
Минем җаным омтыладыр сина, гүя һома кошы нмди
Бу ашкынулы гыйшык җырын тыныч кына тынлап булмый иде Ул бөтереп ала да, әле күкләргә ашыра, әле ярсу диңгез дулкыннарында тибрәтә, әле эссе кояш нурларыдай өттерә башлый Җырда Үрбәтнен үз хисләре, шуңа күрә ихлас вә табигый янгырый. тыңлаучыны да битараф калдырмый.
Бу җиһанга килдек бет ялгыз кошлар кеби.
Мәрхәмәтле ходай пар канатлар насыйп ипс нмди
Мөхәммәдәмин хатынынын алдына килеп тезләнде. Үрбәтнен кулыннан кабалы төшеп китте
—Җанашым, акылына кил, хан тез чүкми,—дип иренен аякларына егылды.
—Мин сине бик яратам, бикә,—диде Мөхәммәдәмин.
—Ә минем яратуымның чиге юк
Яратышып-сөешеп янә табынга утыргач. Мөхәммәдәмин өзелгән сүзен ялгап җибәрәсе итте. Күрәсең, йөрәгенә тигән иде
— Гаскәреңнең яртысын тарат дип бәйләнә Кляпик. — диде бик бигәрләнеп - Бу юлы Мәскәүдән бик ү нәреи килде ул. ни сөйләгәнен үзе белми.
Үрбәт каш астыннан гына иренә карап куйды. Урысларга кагылышлы сүзләре күп иде анын. Ин нык борчыганы, Мәскәү кешеләренең Казан- йортка баш булып йөрүләре. Сарайда да алар бихисап. Юньлегә түгел ич бу. Тыкшыналар, күрәсең. Хан булып ханга күрсәтмә бирсен инде ниндидер килмешәк.
—Ул Келәпик белән Теләшне Мәскәүләренә куып җибәрергә кирәк,— диде Үрбәт иренең сүзен куәтләп.—Гаскәреңне тарат, имеш. Бәлкем, ханлыкны да таратыргадыр? Үзе тагын иренә карап алды, җимне йоттымы, янәсе, йөзен чытмадымы? Тыгылма, бу синең эшен түгел, дип орышып ташламасмы?
—Аларны җибәреп булмый, илчеләр бит,—диде Мөхәммәдәмин сүрән генә,—гаскәр мәсьәләсендә мин синен белән тулысынча килешәм.
—Казан-йортны элекке хәленә кайтармый торып, бу бәлаләрдән арынып булмас, Мөхәммәдәмин,—диде Үрбәт.—Синен ханлыгын вакытында аны урыс үз пәрәвезенә чорнаган, син үк ул пәрәвезне өзгәләргә бурычлысын. Югыйсә, үз халкың алдында каһәрле булуын ихтимал.
Үрбәт сүзләрнең юри кискенрәкләрен сайлады. Чын дөреслекне белеп тору ханнын үзенә дә, халкына да файда гына, дип уйлады.
Мөхәммәдәмин ни гаҗәп, сырт йоннарын кабартмады.
Үрбәт янә үсенеп китте.
—Жә, нигә авызына су каптын?—дип көлә-көлә иренә тустаган тоттырды. Мөхәммәдәмин аны тиз генә бушатып куйды да әйтте:
—Син тәкрарлаганны эшләү өчен, бикә, Рәсәй белән төзелгән Килешүне гамәлдән чыгарырга кирәк. Ә минем Иван Васильевич каршында антын орган аты аласым килми,—диде.
—Мөхәммәдәмин, мин сине кыю, тәвәккәл, булдыклы, зирәк хан дип беләм,— диде хатын,—һәм ышанам, Казан-йортнын элекке данын кайтарачаксың әле син. Кайтарачаксың!
Үрбәт әлеге әңгәмәдән бик канәгать калды. Чөнки Мөхәммәдәмин анын сүзләрен җитдигә санап тынлады. Жае туры килүгә, фикерләшүне дәвам итәргә дә була лабаса. Әле бу башы гына.
—Жанашым, хатыныңны назлар идең ичмасам, бетмәс ул Мәскәү хәлләре,—дип, үпкәләгәндәй иренә елышты.—Мин сине бик сагындым.
Көн артыннан көн үтте, тормыш арбасы үз көенә тәгәрәвен белде. Мөхәммәдәмин шул арбанын төбенә җигелде. Ханнын мәшәкатьләре бихисап бит аның, башы түбәтәйгә сыймаган чаклары да еш була. Ә бервакыт колагына: “Арча даругасында баш күтәрергә җыеналар икән”, дигән хәбәр килеп иреште.
Арча гомер бакыйга ханлыкның сызлавыгы иде. Кәҗәләре һаман сөзешергә генә тора. Мөхәммәдәминнен үз язмышында да кылычын болгап алды Арча. Гаделлекне табарга булышты, дияргә дә ярыйдыр әле бәлки.
1496 елнын май аенда Мәскәүнен олуг кенәзе Иван өченчегә Мөхәммәдәмин өстенә Шәйбан ыруыннан булган Мамык исемле Себер ханының яу чабуы мәгълүм булды. Иван өчен Казанга һөҗүм кылу, Мәскәүгә һөҗүм кылу белән бер иде. Ник дисәң, Мөхәммәдәмин хан анын кешесе.
Казанның Кәлимәт, Урак, Садыр, Агыш кебек дәрәҗәле кешеләре дә Мамык хан тарафын куәтләмәктә, имеш. Болары да олуг кенәзнен таянычы иде. Күрәсең, Мөхәммәдәмин белән аралары бозылышкан.
Озын-озак уйлап тормастан, ул ярдәмгә гаскәр тәгаенләде. Мамык чигенергә мәҗбүр булды.
Мөхәммәдәминнен эченә җан керде. Хәтта кирәге юк, дип, ярдәмгә
килгән урыс гаскәрен кайтарып ук җибәрде
Мамык исә хәйләкәррәк булып чыкты, гаскәрен янә Казан тарафына борды Ана нугайлар кушылды. Әлеге бәкләрдә Мамык ханга тугрылыкларын белдерделәр Мөхәммәдәмин электән казанлыларны шактый рәнжетүе сәбәпле, халыкта яклау тапмады. Бердәнбер юлы качып китү иде. шулай эшләде дә.
Шөкер, Иван хәлен анлады, элеккеге җирләренә, Каширага башлык итеп билгеләде
Мамык хан, һич уйламаганда, үзенә Казанны яулап алырга булышлык иткән шул ук Кәлимәт бәкләрне тотып зинданга яптырды Аннан китереп, сәүдәгәрләрнең малына кул салды. Шул рәвешле катгый тәртип урнаштырырга омтылды.
Арча гына баш ияргә теләмәде. Яна хан аны яу чабып техтәндерергә ниятләде. Ә орыш арчалылар файдасына төгәлләнде
Мамык Казанга кайтып, калага керергә маташып караса да. керә алмалы “Бәкләребезне зинданга яптырдын. сатучыларыбызны таладын". дип якын да китермәделәр.
Шул рәвешле, теләпме, теләмичәме. Мөхәммәләминнен үчен арчалылар кайтарды Дөрес, Иван тәхеткә аны түгел, туганы Габделлатыйфны угырггы. Тик барыбер Арча анын күнеленә яхшылык белән кереп калды Бу бунтарь һәм дәгъвале кала янә үзе хакында белгертте —Гаскәр җибәрергә, канга батырырга!—дип хәл итте илче Кляпик.— Башкаларга сабак булыр.
Телешсв борынын җыерды.
—Тәкъдимегез монголларныкыча тупас, кенәз. Нәзбереклек таләп ителә әлеге шартларда,—диде ул ярымшаяру. ярыммыскыллау рәвешендә —Үзегез нәрсә тәкъдим итәсез сон?
—Арча даругасы Хужаш бәкне чакыртып бик шәпләп борычларга кирәк Нишләргә икәнен үзе белер Нигә дип әле без ул эшлисе эшне эшләргә тиеш?
Телешев кәнәфигә җәелеп утырып, касәсенә шәраб агызды —Бәлки, бәлки,—дип икеләнгәндәй кыланды илче Мөхәммәләминнен бу тамашадан чигә тамырлары бүртеп чыкты Күр. гын алырга да бирмиләр. Чистый киртәбаш хайван булдылар.
Очлы күз Телешсв Мөхәммәләминнен эчендә буран купканын бик тиз сизеп алды.
—Хан галиҗәнаплары, бу эшне без баш карачыга гына тапшырыйк Кәлимәтнең турыдан-туры вазифасы лабаса даругаларда тәртип урнаштыру,—дип сүзнен юнәлешен үзгәртеп җибәрде
—Әйе, әйе,—диде Кляпик —Хан һәр ярыкка чөй була алмый Сез ул монда чөй булып утырасыз, дип тешләрен кысты Мөхәммәдәмин.
Мәскәүлеләр чыгып киткәч тә ул Арча хәлләре турында уйланып утырды Борчый иде бу мәсьәлә аны Бу хакта Үрбәт белән дә кинәигте Бичәсе аны дикъкать белән тынлады
—Арчага синен үзенә барырга кирәктер Мөхәммәдәмин.—диде -Бүрек ташлап кына бүредән котылып булмас, күзгә-күз очрашып аңлашуга ни җитә?
Бу фикер Мөхәммәдәмин!ә дә ошады Тагын ике көннән ул Арчада иде инде Хужаш бәк аны бик зурлап каршы ашы. Янында мари бәге 1ураи да бар иде
-Борынгы Арча җирендә Барча Казан жирснен синен шикелле мәртәбәле вә олуг ханын сәламләү бәхетенә ирешүебез белән без чиксез
куанычлы хисләр кичерәбез,—диде Хуҗаш бәк билен бөгеп.—Арча ягы һәрвакыт ханлыкның терәге булды. Киләчәктә дә шулай булып калыр, иншаллаһ. Вәләкин кемдә кем кылычын кынысыннан чыгара икән, үзенә үпкәләсен.
Соңгы сүзләрен олпат бәк шундый катгый итеп әйтте ки, сөңгеләр чәкелдәшкәндәй булды.—Мамык хан, әнә, Арча сабагыннан сон әле булса игә килә алмый, ди.
Мөхәммәдәминнен, билгеле, үзен хан тәхетен ташлап качарга мәжбүр иткән Себер шаһзадәсе турында ишетәсе килеп тормый иде. Сизелер- сизелмәс кенә иреннәре кысылып куйды. Бәк моны бик яхшы белә. Шулай да төрттереп кую зыян итмәс, дип санады, ахры.
Чират Турайга җитте.
—Бес тә үсебесне Касан йорты адәмнәре дип саныйбыс, хан, ярдәмгә өмет итәбес,—диде ул куе җирән сакалы аша ургылып чыккан көр тавышы белән.—Мари урман кешесе, сугыш-орышка маһир түгел. Ә менә агач эшендә бесгә тиңнәр юк. Урман нигьмәтләребес дә җитәрлек.
Турай кулын болгап алды Шунда ук озын итәкле чикмәннәренең алгы чабуын билбауга кыстырган, бәкләре шикелле үк җирән чәчле көчле егетләр өч зур мичкәне тәгәрәтеп тә китерделәр.
—Балыбыстан авыс итегес,—диде Турай,—сүс бирәм, сарайны балдан өсмәбес.
—Янә бер тамаша,—диде Хуҗаш бәк. Сызгырып җибәргән иде, җир астыннан гына калкып чыккандай бер чирү җайдак пәйда булды. Атларын биетеп кенә бастырып киләләр. Ин алда ак атка атланган углан. Ияр өстендә төзгә катып утыра, әйтерсен лә, анадан аты белән туган.
—Угланны кем дип белик?—дип сорады хан.
Бәкнен авызы ерылды, бу сорау аны чын-чынлап бәхетле итте.
—Минем үз улым ул, хан, Уйгын атлы,—диде. Аннан сон олы бер канәгатьләнү белән ниятен белдерде:—Углан Уйгын җитәкчелегендәге бу чирүне сиңа бүләк итәм, кабул итеп ал.
—Чынлапмы?
—Вәгъдә—иман, хан, арчалыларнын сүзе бер булыр!
Очрашу менә шулай күтәренке рухта башланып китте. Нахак хәбәр таратканнар икән Арча кешеләре турында, ару суны гына куертканнар икән, дигән нәтиҗә чыгарды Мөхәммәдәмин. Тик бу ашыгыч нәтиҗә иде Әнгәмә моны бик ачык күрсәтте.
—Казан-йортыбыз кайчан урыс кубызына биюдән туктар икән, хан?—дип капланды ана Хуҗаш бәк табынга утыргач.
—Без дустанә ике дәүләт, бәк.
—Казан үзенчә яшәргә, үзе теләгән ханны тәхеткә утыртырга, үзенен мөстәкыйль эчке һәм тышкы сәясәтен алып барырга тиеш,—диде йорт хуҗасы канәгатьсезрәк рәвештә.—Син бөек ыру варисы. Бурычын ыруына лаек дәүләт кору. Олуг Мөхәммәд, Ибраһим ханнарның рухы рәнҗеп ятмасын. Кулына ныклап ал хакимият дилбегәсен. Оят бит. Казан урыс белән тулган, аяк атларга ирек юк. Белеп-сизеп торабыз ич, сина урыс илчеләре, урыс дьяклары үзләренекен тукыйлар. Тукыйлар гынамы, үзләренчә эшләтәләр дә. Себереп түгәргә кирәк аларны. Татар үз өендә үзе хуҗа булсын!
Хужаш бәк кипшенгән иреннәрен касә читенә тигезеп алды, әмма эчмәде, кире өстәлгә куйды. Мөхәммәдәмин дә шәрабка кагылмады.
Кызык, бәк Үрбәт бикә сүзләрен сөйли ич, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин. Ләкин ул Хуҗашнын дәгъваларына карата турыдан-туры ярып бер сүз дә әйтмәде. Әмма шуны ачыклады, арчалылар ханлыкның
урват хлнакэ гыйшкы
бүгенге хәленнән риза түгелләр.
—Кәлимәт куштаннын бүресе улый Казан-йортта,—дип. ташка баскандай сүзен өздереп дәвам итте бәк,—мин белгәндә генә өч ханнын башын ашады ул. Карачылар белән дә шул хаин идарә итә. диваны да анын кубызына бии Иван пагша, билгеле инде, бик риза-бәхилдер ялмавызының гамәлләреннән Йөрәк сыкрый.
Хужаш, һичшиксез, хаклы. Ханлык Мәскәү сүзе белән яши. Катимәт тә баштан-аяк олуг кенәз кешесе. Бу вазгыять Мөхәммәдәминнен ү-зенә дә ошамый. Тик ни хәл итмәк кирәк, ике арадагы Килешү шуны таләп итә бит. Килешүгә тугрылык хакында ул Иванга кат-кат ант итте Шунын белән бергә, Хужаш бәк кебекләрне дә узындырырга ярамый.
—Ханның тәпәләве үтергеч булырга тиеш,—диде ул эчке бер киная белән Иван патшанын яраткан гыйбарәсен кабатлап —Әгәренки анын тәпатәүләре көчле күренеп тә, үтергеч булудан туктый икән, чарасыхтыкнын башлануы шушы була инде. Ә минем тәпәләүләрем үтергеч булыр!
Бу кинаяны һәрберсе үзенчә гөманлады. Кәлимәтләрнен койрыгына басар бу. дип сөенде Хужаш бәк. Турай исә аны урысларга карата һөжүмне көчәйтүгә өндәү дип кабул итте
—Монахлар мариларны христиан диненә күчәргә өндиләр, чиркәү салдырыгыз, диләр. Беснен мөселман кардәшләрсбссне мәсхәрә итәләр.— дип урыслар бакчасына бер олау таш ыргытты
Әнгәмә озынгарак сузылды. Сүз бозау имезә, башка тояк тигезә, җитәрдер, мөгаен, югыйсә үтергеч тукмаклар эләгүе дә бик ихтимал, дип уйлап куйды бәк һәм жинелчә генә кулларын чәбәкләп алды. Бүлмәгә ябырылып яшь туташлар килеп керде Кием-салымнары жинел. үтә күренмәле, бөтен матурлыклары уч төбендәгедәй: менә мин дип ярылып яга Ашкынулы көй яңгырады. Кәнизәкләр боргаланып-сыргаланып биергә тотындылар
Мәҗлес соңында Хужаш ханны улы белән таныштырды
—Казан-йортның олуг ханына хезмәт итү минем өчен зур дәрәжә,—диде Уйгын ханнын күзләренә туп-туры карап
Йозе-күзс, килеш-килбәте, бөтен торышы нур чәчеп тора иде угланнын Үзе дегег арбасыннан тошеп калган диярсен. чәче кара, каш-керфекләре кара, сакал-мыегы кара. Шул кара тут йөздә асыл таш сыман шомырттай ике кара күз елтырый. Энәдән-жептән киенгән Ат бәйләрлегс бар бу егетнен, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин
—Хан байраг ы астында жанымны фида кылырга да әзер,—дип төгагләде углан сүзен.
—Жиһан исәннәр кулында, углан, яшәү хакында уйларга кирәк,—диде Мөхәммәдәмин,—башлы-күзле булырга ниятлисен дип ишеттем. Ходай хәерле тормыш насыйп итсен.
Уйгыннын нурлы йөзе тагын да балкып китте.
—Бусагаңа йөземне сорәм. и, мөхтәрәм Мөхәммәдәмин хан,—диде ул шундый ук тәвәккәллек белән,—үтенечемне кире какма, зинһар, никахыма фатиханны бир!
—Сөбханалла, углан,—дип. хан Уйгыннын юлпычтай кин аркасыннан сыйпап алды. Охшатты ул Арчанын яшь бәген.
Кәләш киенеп-ясанып күрше бүлмәдә генә көтеп торган икән Турай бәк аны җитәкләп, хан каршысына кигертеп бастырды
—Минем кысым Тутыя сина баш ия. хан жәнапләре
Мөхәммәдәмин кызны башыннан аягына кадәр күзәтеп чыкты Ул аптырашта, чөнки сылукаи ике тамчы су шикелле Серафимага охшаган иде Гугыя да анын элекке мәгъшукасы кебек гау кылганыдай аксыл чәчле, аксыл кашлы, аксыл йөзле иде Шундый ук чибәр, зифа Ни хикмәт, бу чибәрлек
ханны дулкынландырмады. Серафима узган заманда калган иде шул инде. Үрбәт аны Мөхәммәдәминнен күңеленнән тәмам кысып чыгарды.
—Бик гүзәл кызын бар икән, бәк, котлыйм,—диде ул Турайга. Ә кызга карап өстәде: “Ышанам, Казан бикәләре арасында да үзеннен лаеклы урыныңны табарсың”.
Аннан сон ул Уйгын белән Тутыяны янәшә бастырып, аларга ханның абруйлы фатихасын юллады:
—Мин, Барча Казан жиренен бөек ханы Мөхәммәдәмин, сезнен никахка үземнең дәрәжәле фатихамны бирәм. Шуның белән Ходай каршында үз өстемә зур жаваплылык алам. Фатихамны гомерегез буе саф-пакъ килеш саклагыз. Бер-берегезнен кадерен белеп яшәгез. Уйгын бәк, син ирлек вазифаңны, Тутыя бикә, син хатынлык вазифаңны Корьән-кәримдә тәгаенләнгәнчә намус белән үтәгез. Мәмләкәтебезгә лаеклы ул-кызлар үстерегез. Ошбу теләкләрне Аллаһы рәхмәте белән житкерәм. Амин!
Яшьләр тезләнеп, ханнын чабуын үптеләр. Турай ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртергә дә онытты. Хужаш бәк тә бик дулкынланган иде, ханга әйтергә сүз таба алмыйча тотлыгып торды.
Арча Мөхәммәдәмингә ниндидер дуамал тәвәккәллек иңдерде. Ул аннан читлектән чыгарылган жанвар шикелле иркен сулыш тойгысына уралып кайтты.
Шул кызу белән ул икенче көнне үк Карачылар шурасын жыйды. Диван әһелләре дә чакырулы иде.
Ханның итәгенә ут капкан кешедәй үрсәләнүен Кәлимәт ошатмады. Хужаш бәк коткысына бирелгән димәк ки, ә ул гомер бакый Мәскәүгә каршы булды. Җыенга Кляпик белән Телешевнын чакырылмавы анын шиген тагын да көчәйтеп җибәрде. Бу ычкыну Иванга ошамаячак, билгеле, нигә карамадың, нигә юл куйдын, диячәк. Мөхәммәдәмин үзе дә башы- аягы белән олуг кенәз кешесе. Шуның өчен аны тәхеткә утырттылар да. Бәлки, энәдән дөя ясамаска кирәктер? Яна хан бит, ихтимал, бераз гына кети-мети уйныйсы да киләдер? Шаяргалап алсын, әйдә, аннан ни зыян, мал да үз утарына кайта, адашып әллә кая олага алмас, дилбегә барыбер Кәлимәт белән Иван кулында.
Кәлимәт суны болгата да, үзе су өстендә кала да белә иде. Сизгер, хәйләкәр, зирәк. Хакимлек хакына ул бернинди хилафлыклардан да йөз чөерми. Борыны сак, жилнен кай тарафтан искәнен шундук тоеп ала. Мәскәү кенәзе Иван Васильевичтан Казан ханлыгын вассал дәүләт итүгә, дәрәҗәлерәк урын өмет итеп, теге чакта урыслар башкаласына элдертте Кәлимәт. Олуг кенәзнен аю ише ерткыч җанварларга мөкиббән икәнен күптән белә иде инде ул. Былтыр Себертә кешеләр җибәреп, кара аю батасы кайтарткан иде. Кулга ияләштерделәр, бер елда биниһая зур булып үсте. Ушлы да иде.
Кәлимәт Мәскәүдә сарай ишеген төгәл бер атна саклады. Иртүк килеп баса, ут алгач кына китә. Кабул итми генә бит Иван. Дьяк аша "көтсен”, дип әйттерә үзе, ә һаман чакырмый. Кылыч борынлы, юка иренле дьякнын кесәсенә алтын тәңкәдә шудырып карады, файдасы гына тимәде. Әйтерсен лә, кизү тора, сарай йомышчылары кебек нәкъ эш башлануга килеп җитә дә, ишек катындагы аулак кәнәфигә сенә. Кешеләр патша катына керә- чыга, ду киләләр, тормыш кайный. Кәлимәт исә утыра-утыра йокымсырап та китә. Аннан сон бер-бер ят тавыш чыгармадыммы икән дип куркынып тирә-якка күз ата. Янына дьяк килеп басканда да йокылы-уяулы хәлдә иде. “Олуг кенәз Иван Васильевич сине көтә”, дигән сүзләрнең асылын
төшенмичә берара аңгыраланып торды.
—Ә... нәрсә кайда,—дип мыгырданды.
—Олуг кенәз Иван Васильевич көтә, тиз бул!—дип кычкырды дьяк, ә үзалдына: “И, поганыи татарин", дип сүгенеп тә алды.
Патша янына кергәндә Кәлимәт үз акылында иде инде
—Хөрмәтле галижәнап. атабыз олуг кенәз Иван Васильевич,—дип тәхет хужасынын аягына егылды—Казан-йорттан сехзәргә күп сатамнәр алып килдем. Без сезләрне үзебезнен бердәнбер һәм алыштыргысыз хакимебез дип саныйбыз. Ходай озын гомер, патшалык куәте бирсен Эчкерсез хөрмәтемнең билгесе итеп сехтәргә бүләк атып килгән идем, кабул итеп алсагыз, бик шат булыр идем
—Бүләген кая?—дип сорады Иван битараф кына
—Тышта,—дип орынган башын идәннән күтәрде Катимәт.—сезләр кайда кушса, шунда илтәбез
—Ни-нәрсә сон ул?
—Аю, Иван Васильевич җәнаплары. Мишка.
—Мишка?!
Иван гаҗәпләнеп, бәккә терәлеп катты.
—Тор әле, поганец, тор. Татарлар гадәттә чапкын бүләк итә торганнар иде, син аю дисен, Мишка ха-ха-ха
Ул буыла-буыла көләргә тотынды. Ана ияреп боярлар, дьяклар, жан сакчылары шыркылдый башлады
—Өйрәтелгән аю,—диде Кәлимәт патша көлеп туйгач,—берәүдә дә юк андый аю. Корымга буягандай чем-кара.
— Ниемә дип алайса утырасын сон, күтәр үкчәннс. бар, тиз бул, Михалычны алып кер.
Кәлимәт атна буе тыныч кына үзенен язмышын көтеп утырган алпамша тәпине җитәкләп диярдәй патша янына алып керде Аюны баһадир гәүдәле дүрт кеше чылбырда тота. Кулларында озын саплы балта. Алай-болай тузынырга керешсә, хәзер мангаена базга түтәсе төшәчәк.
Бүләк аю гайрәтен күрсәтергә ашыкмады Киресенчә, үзен иркә мәче шикелле тотты, дәрәҗәле урынга килеп эләгүен сизенә иде булса кирәк Дәрәҗәле урын бер үк вакытта ин куркыныч урын да әле ул Шулай да яна хуҗасын ошазты. ахры, сәлам биргәндәй казын тавышын чыгарып, үкереп ашы.
-У-У-У ...
Иван яшь баш сыман сөенде. Аюнын бер алдына, биш артына гөште, маңгаеннан сыйпады, сөйде, яратты Ул яшьтән шушы ерткычны үз итте Башкалар эт дип хыялланганда, ул агасыннан аю баласы бүләк итүен үтенде Шуннан китте инде Коч-куәтләре. җитезлекләре, килеш-килбәтләре белән ихтирамын яулады Михалычлар Мәскәү тәхетенә дәгъва кылучы малайнын Баш бирмәүчеләренен мангаена үзе үк кистән белән тондыра иде Бер сугуга ега иде. Үзе дә аюдай гайрәтле иде Иван.
— Каян эләктердең син, поганец, мондый нөсхәне, беренче күрү-ү-ү- см,—дип сузды олуг кенәз —Шаккатмады бит. ә? Гәүдәсе дисән гәүдәсе, төсе дисән төсе
Шул арада Михалычнын сырт йонына кызыл төстәге тукыма да бәйләп куйдылар Ул инде бозымнардан азат иде.
— Кеш тиресеннән тегелгән бер тунымны китерегез!—дип әмер бирде олуг кенәз.
Иван әлеге зиннәтле тунны бәхетеннән ике-оч җәя буе кадәр үсеп киткән Кәлимәтнсн җилкәсенә элде
— Бәйрәм ашы—кара-каршы, бәк Бу тун сина күп җиңеллекләр адып
килер. Чөнки дә син бүгеннән Казан йортындагы минем яшерен шымчым буласын. Колакларым. Күзләрем. Ышанычым. Әгәр дә мәгәр хыянәт юлына басасын икән, үзенә үпкәлә, үз аюыннан ботарлатачакмын.
Кәлимәт олуг кенәзнен ышанычын аклады. Хәтсез генә бәкләрне үз ягына аударды. Хөкүмәттә дә, диванда да анын кешеләре утыра. Карачылар, угланнар арасында да сүзе үгә. Иван шымчысынын гамәлләреннән канәгать. Бүләк турында да онытмый. Алар инде тун ише генә түгел. Баш карачы вазифасы ул бүләкләрнең ин кыйммәтлесе. Бу вазифа ана мал-мөлкәтен дә, дәрәҗә-абруен да олаулап-олаулап китерә.
Мөхәммәдәмин кымыз кертергә кушты Әнгәмә тагын да жанланыбрак китте. Тик әлегә бәкләр, морзалар үзара сүз куерталар Бәгьзеләре ат көтүләре белән мактана, бәгьзеләре ау хәлләрен сөйли. Яшь кәләшләр дә телгә кереп-кереп ала. Кыскасы, төп сүзгә керешкәнче була торган гадәти гайбәтләр.
Төп сүзне йә хан үзе башлый, йә анын фатихасы белән баш карачы тәкърарлый. Яңа хан үзен ничек тотар, әлегә билгесез. Әгәр авыз хәбәрләре раска килсә, ул баш карачыны өнәп җиткерми, имеш.
Кәлимәтнең башында кырыкмаса кырык уй. Үз сүзенен сүз буласына ышанычы зур булса да, нигәдер күнеле тыныч түгел. Эче поша. Илчеләр белән кинәш-табыш итешер иде, алар чакырмаган. Ни сәбәпледер, дөньясы кирегә китәргә тора кебек.
Хан тамагын кырып куйды. Бу, игътибар, хәзер мине тынлагыз дигәнне анлата иде. Ләкин авызыннан сүз чыкмады, йомышчы морза гына нидер ишарә итте. Бүлмәгә төз гәүдәле, ыспай киемле бер чибәр углан килеп керде. Тын калдылар. Һәммәсе карашы белән угланны капшый, янәсе, нинди тутый кош бу?
—Таныш булыгыз, баш углан Уйгын бәк,—дип тантаналы төстә тәкъдим итте аны хан.
Уйгын хан каршысына килеп тезләнде.
—Күз карашларыннан күреп торам, монда җыелган мөхтәрәм җәмәгать синен белән бик кызыксына, углан, кыскача гына тәрҗемәи хәленне сөйләп уз,—диде Мөхәммәдәмин.
—Мин Арча бәге Хуҗаш морзанын төпчек улы,—диде Уйгын,—атам хан галиҗәнапларына гаскәри хезмәткә җибәрде. Үзем белән бер чирү сугышчы алып килдем. Ханга турылыклы булырга ант эчәм. Анын өчен башымны салырга да әзер.
—Бәрәкалла, бәрәкалла,—дип хуплады Әхмәт бәк баш угланның сүзләрен. Кәлимәт ана күзенен агы белән карап куйды. Чөнки, беренчедән, хан баш угланны алыштыру хакында ләм-мим әйтмәде. Бу аны. баш карачы буларак, танымау лабаса. Ә баш углан турыдан-туры баш карачыга буйсына. Икенчедән, ул Хуҗаш бәк улын баш углан итеп куюга теше-тырнагы белән каршы.
Мөхәммәдәмин баш карачынын эчендә нинди ялкын дөрләгәнен белми һәм белергә дә теләми иде.
—Салым түләү, аны дәүләт мәнфәгатьләрендә файдалану мәсьәләсе мине бик тә борчый,—дип, ул җыен табынына яна җим сипте —Күп кенә дәүләтләрдә, әйтик, Литвада салымны җан башыннан түлиләр. Бездә төп берәмлек итеп хуҗалык алынган. Эре җир биләүчеләр исемлектән бөтенләй төшеп калган.
—Эре җир биләүче бәкләр гаскәр тота,—диде Сардар морза.
—Бу хакта да сүз булыр,—диде Мөхәммәдәмин,—гаскәрнең хәле бик
ҮРВЭТ ХАНӘКӘ гыйшкы _______________________________________________________________________
мөшкел, мин салымнын яртысын хәрби мәнфәгатьләргә тотарга кирәк дип саныйм. Баш углан да бу фикерне хуп күрә Сез дә унай карарсыз, дип ышанам
— Белүемчә, Казан-йорт бер дәүләт белән дә орыш ачарга җыенмый Хәзерге вазгыять шартларында андый хажәт гомумән юк.—дип. ниһаять. Кәлимәт тә сүзгә кушыласы игге
—Сүз яу чабу, орыш ачу турында бармый.—диде Мөхәммәдәмин сабыр гына.—сүз Барча Казан жиренен иминлеге, шул иминлекне тәэмин итү турында бара.
—Салым тәртибен үзгәртү ханлыкнын эчке хәленә тискәре йогынты ясаячак,—диде Кәлимәт Ул теләктәшләр эзләп, күхзәре белән бүлмәне сөзеп алды. Ләкин аны хупларга атлыгып торучылар юк иде. һәрхатдә. хан белән бәхәскә керергә ашыкмадылар.
—Үзен-үзе саклый атмаган дәүләтнен эчке халәте дә була алмый,—диде хан өздереп,—Казан элекке бөеклеген кайтарырга бурычлы. Шул чакта гына эчке халәтебез дә мантып китәр.
Сардар бәк ялгышын төзәтергә ашыкты
—Мин.—диде ул иреннәрен чуп-чуп китереп,—хәрби мәнфәгатьләргә акча арттыруны ифрат та мәслихәт эш дип саныйм Гаскәр бит бәкләрдә Шулай булгач, әлеге үсеш үзебезгә файда лабаса. Хан галиҗәнапларын монын өчен күккә чөяргә кирәк, җәмәгать Ә түгел, кайсыдырки. сүз көрәштереп утырырга
—Инде үземнен дәрәҗәле карарымны житксрәм. тынлагыз,—диде Мөхәммәдәмин сүзен төгәлләп,—Арча. Мамадыш, тагын берничә даругада сынап карау нияте белән салымны жан башыннан түләүгә күчәбез. Җыелган салымнын яртысын хәрби максатларда файдаланачакбыз.
—Афәрин!—диде Әхмәт бәк.
— Гаскәр тулысы белән хан карамагына күчә,—дип дәвам итте Мөхәммәдәмин,—бәкләр, угланнар сыйфатында, баш угланга буйсына Шул ук вакытта алар үз карамакларындагы гаскәрләрен тулысы белән үхтәре асрый. Хан эчкеләре генә казна акчасы исәбенә тотыла. Амин Инде аш- судан рәхим итегез.
Бөек княгиня Софья Палеологны Мөхәммәдәмин якыннан торып белә иде. Сөйләшеп утырганнары да булды Укымышлы, акыллы, горур патшабикә иде Аны бик чибәр дип тә булмый, әмма буй-сыны искиткеч күркәм иде Кием-салымга бик таләпчән Жәмәгать атлы на бер күлмәктән ике мәртәбә чыкмады Аз сүзле Шу на күрә башкатарга ниндидер тылсым иясе булып күренә иде. Ул урыс княгиняларыннан бөтен ягы белән дә аерылып торды Нурсолтан ханбикә белән уртак тел табып, дустанә рәвештә бүләкләр алышып яшәделәр Үз кадерен белеп кенә көн итте Ана бервакытта да үлем тимәс кебек иле Тигән бит әнә. Кайгысыннан И аш Васильевич та бик бирешкән, имеш
Үрбәт Мохәммәдәминнен урыс патшабикәсен күккә чөюен килештереп бетермәде. Хәер, хатын-кыз үз затын мактап сөйләгәнне өнәп бетерми бит ул. Һәрберсе үзен генә бердәнбер дип саный. Гашыйк хатын-кыз аеруча көнчел була.
—Ай-Һай. бердә харап икән, чит тәтазәр турында авыз суын корытканчы, янындагысмнын күнелен күрер иден.—диде Үрбәт
—Ахирәт күлмәге кигән княгиняга мөнәсәбәтле бу үпкәләүләрен һич тә урынлы түгел, бикәм.—диде Мөхәммәдәмин җитди генә
—Мин шундый көнчел инде, нигә шулайдыр, үзем дә атамыйм
—Мин сине генә яратам бикәм
—Юк. Мөхәммәдәмин, ханны беренче нәүбәттә мәмләкәтенең хәле борчырга тиеш,—дип бармак янады Үрбәт.—Казан-йорт барыбызның да гомер бишеге.
—Бу сүзләрнең төбендә ниндидер яшерен мәгънә ята кебек, бикә,—диде Мөхәммәдәмин уйчанланып,—бер башлагач, йомгагынны сүтеп бетер инде, яшермә.
—Софьяның бакый дөньяга күчүе олуг кенәзне чарасыз иткәндер, мөгаен,—диде Үрбәт киная белән,—сизенәсеңме, ташларны санар вакыт килеп җитте бит, Мөхәммәдәмин.
Мөхәммәдәмин хатынының изүеннән умырып тотты да, күзләренә чәнчеп бакты. Озак кына керфекләрен дә какмыйча карап торды. Усал, башбирмәс. дуамал караш иде бу.
—Син, чыннан да, Аллаһынын бу көне килеп жнтге дип саныйсынмы?— диде ул, ниһаять.
—Житге, Мөхәммәдәмин!
Ирен озаткач, ханбикә җинел киемнәрен генә элеп бакчага чыкты. Бакча искиткеч матур иде. Алмагачлар ап-ак чәчәктә. Тирә-якка хуш ис сибеп утыралар. Иснәп туймалы түгел. Ара-тирә, яфракларны селкеткәләп, шаян җил исеп куя. Шушы хозурлыкны сәламләгәндәй эреле-ваклы кошлар сайраша. Бу ана кабал сугу булып ишетелә.
Кабал сугу дигәннән, кичә генә Нугайдан мәкүп китерделәр. Алтай морзадан.
Алгай Үрбәтнен төпчек энесе. Аталары бер, аналары башка. Мөселманнарда кан пакьлеге атадан санала. Шуңа күрә туганлык та атадан килә. Ул Илһамга кияүгә чыкканда энесе тумаган да иде әле. Инде үсеп, буй җиткергән, дәрәҗәле морза, булдыклы углан булып җитешкән. Кызык, аларнын әле бер мәртәбә дә күрешеп сөйләшкәннәре юк. Атаена охшаса, кин бәдәнле, нык аяклы, базык гәүдәле булырга тиеш. Нугайлар туганда ук атка ябышып туалар. Гомерләре ат өстендә үтә. Елгырлар, өлгерләр Казан татарлары башка. Гәүдәгә дә, төскә-биткә дә чибәррәк. Бер карауда гашыйк итәләр. Ә күзләре нигәдер борынгы мангыт ыруы кызларына төшә. Бәкләр, морзалар гына түгел, ханнар да нугай тәтәләрен ярәшә. Бер-бер хикмәте бар, күрәсең.
Алгайнын мәктүбе аны бик сөендерде. Анда түбәндәге юллар бар иде: "Мөхтәрәм вә гыйззәтле тәтәм! Мин Казан йортынын олуг ханы, җизнәм Мөхәммәдәмингә сугышчыларым белән ярдәмгә барырга һәрвакыт әзермен. Хәбәр булуга, егерме меңлек гаскәри атларга атланачак. Көтегез!”
Бу хакта Үрбәт ханның үзенә әйтмәде әле, бераз сабыр итәргә булды, җаен көтте. Һәм бик дөрес эшләде. Бүгенге аңлашу—монын дәлиле.
Үрбәт катыннан чыгуга, Мөхәммәдәмин йөгертеп кенә Шаһи солтанны чакыртып китерде. Шаһинын халык арасында Алып сынары дигән аты чыккан. Чөнки муенына камыт җитәрлек түгел. Көрәштә дә ана тиннәр юк. Шуна күрәме, үзен солтан дип атый.
—Ни боерасын, и, олуг хан,—дип, керә-керешкә Шаһи солтан маңгаен идәнгә орды.
—Сине, Шаһи солтан, озын да, җаваплы да сәфәр көтә,—диде Мөхәммәдәмин,—ышанычлы кешем булганлыгын аркасында әлеге мөһим эшне сиңа тапшырырга ниятләдем.
—Ышанычын өчен рәхмәт, хан, беләсең, мин һәрвакыт әзер.
Шаһи солтанга йомышчы морза бер төргәк китереп тоттырды.
—Бу ярлык, лиле хан,—синен аны ачарга да. укырга да хокукын юк. ярлыкка минем мөһер сугылган. Ул Мәскәүнен олуг кенәзе Иван Васильевичка юлланган. Синен бурыч ярлыкны исән-имин анын үз кулларына тапшыру Олуг кенәзнен үзенә! Син Мәскәүдә июньнен нәкъ егерме дүртенче көнендә булырга тиешсен. Әле вакытын житәрлек. ашыкмыйча, ял итә-итә генә бар. Ләкин егерме дүртенче июньне бер генә мизгелгә дә исеннән чыгарма. Теленне тозакка сал Төшенденме9
—Төшендем.
—Сакчыларның ышанычлыларын сайла. Чикне узгач, һөжүм итүләре дә ихтимал, һәр очракка әзер бул.—дип. хан янә бер тапкыр ярлыкнын мөһимлегенә ишарә итте
—Эчкеләр
—Юк. өметләнмә, эчкеләрдән бер гаскәри дә бирмим. Алар монда зарур Хәерле юл!
Мона кадәр дә ханнын биремнәре ашыгыч һәм көтмәгәндә була иде. Көн-тон ат сыртыннан төшмиләр, ияр өстендә үтә иде юлга бирелгән вакыт Ә монысы сәер бирем үзе ашыгыч, үзе сузымлы Читнен читәне корысын, ди. хан Иванга бер-бер этлек эшләргә җыенмыйдыр бит9 Юк. монысы булмастыр, мөгаен, урыслар күптән инде кадерле кунак Казанны басып бетерделәр, әнәтрәк. Сәүдә алар кулына күчте, алтын-көмсш түбәләреннән ашкан.
Шаһи солтан 1505 елда. Мөхәммәдәмин кушканча, июнь аснын егерме дүртенче көнендә Мәскәүгә аяк басты. Аллаһынын бик хозур бер көне иде ул. Кояш нурлы йөзен күрсәтүгә, дөньяны пакьләнлереп. шифалы янгыр явып үтте. Агач яфраклары чем яшел төскә керде Һава саф. кешеләр көр күнел белән мал-туарын көтүгә куа. Мәскәүдә көтү иртә кузгала икән Гаскәриләр дә аякларында. Казанлыларны туктатырга кыжырап-кыжырап алгалыилар-алуын. тик куллары кыска. Чөнки вәкиллекне катадан чыгып, махсус калагай каршы алды Кораллы сагы да бар Алдан чапкын җибәреп, киләссн хәбәр итеп куйган иде Шаһи солтан
Бүләкләрне барлап, ашап-эчеп. киемнәрне алыштыргалаганчы өйлә житте. Иван Васильевич шул өйлә вакытында кабул итте дә инде аны Шаһи солтан башта патшаны танымыйча торды, булышчысы, ахры, дип уйлап куйды. Чөнки бу таушалган өрәктәй арык адәмнен олуг кенәз булуы мөмкин түгел иде. Жан сакчынын
—Башыңны ор. әй. башынны ор,—дигән ачулы кисәтүеннән сон гына айнып китте. Дикъкать беләнрәк карап бакса, чыннан да бу адәм олуг кенәз үзе икән
—Жә. сөйлә, туганым Мөхәммәдәмин хан ниләр майтарып ята анда?— диде Иван солтаннын сонга калган сәламләүләреннән сон Тавышы үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә, дөбердәп чыга
— Мөхтәрәм галиҗәнап. Рәсәй җиренен олуг кенәзе Иван Васильевич, ханнын юлламасы—сер юллама. Мин аннан хәбәрдар түгелмен, барысы да кәгазьгә төшерелгән,—дип. Шаһи солтан төргәген сузды. Аны йомышчы дьяк саклык белән генә сүтте Аннан ары
— Кычкырып укыргамы?—дип сорады
— Юк,—диде патша,—сер ди бит. ә серне ачарга ярамый
Ул озаклап һәм җентекләп Мохәммәдәминнен ярлыгын укырга тотынды Бераздан туктап калды Ишек алдында сугышчыларны маршка йөртәләр иде күрәсең. “аигь-два”лары сарай эченә үк үтеп керә Мваннын кәгазьдәй ак йөзенә сырлар кунды Моны күреп алган баш сакчы атылып урамга чыкты да. ачу белән
—Отставить, балваны, великому князью мсшастс,— дип кычкырды
Иван, ниһаять, ярлыкны укып чыкты. Аннан сон ризасызлык белән:
—Нәрсә, сез анда, мәкинә башлар, юлдан адашмаслык та акылыгыз калмадымы әллә?—дип, илчегә чекерәйде.
Тик ул бу сорауны жавап алу өчен бирмәде. Уйлануы иде. Чөнки берничә көн элек кенә Кляпиктан чапкын хәбәр китергән иде. Хан гаскәр белән мәшгуль, катлауланулар килеп чыкмагае, дигән. Илче әлеге шиген беренче тапкыр гына белдерми иде инде. Бодай күрсәтеп, арпа алган мокыт хәленә төшүен бар. Әйтик, Мөхәммәдәмин, илче гөманынча, Мәскәүгә яу да чапсын, ди. Бу анын өчен үз теләге белән башын элмәккә тыгу лабаса. Мәскәү карамагында төрле орышларда катнашып, зур осталыкка ирешкән, заманча коралланган йөз мен танаулык гаскәр бар. Якын-тирәдә ана каршы торырлык көч юк. Бу Мөхәммәдәмин ханга бик яхшы мәгълүм. Гаскәрне оештыруда үзе дә турыдан-туры катнашып, Литва орышында баш җиһангир да булды. Тар-мар ителәчәген алдан белә торып, бу дуамал жәнжалга барырга анын башына тай типмәгән лә. Гаскәре мәскәүлеләрдән өстен булган очракта да, андый адымга бармас иде Мөхәммәдәмин.
Иваннын, уйлана торгач, чигәсе кыса башлады. Бу араларда өянәге көчәя генә бара. Керфек тә какмый үткәргән төннәре ешайды. Ләкин һич бирешәсе килми. Фани дөнья белән алыш-биреше бетмәде әле анын.
Мондый чакта ул, табиблар киңәшен тотып, йодрыгын бер төйни, бер йомшарта. Шуннан сон мангаена тир бәреп чыга, авыртуы басыла төшә. Хәзер дә шушы сыналган хәрәкәтләрен ясап, бераз жинеллек алды.
Шаһи солтан алып килгән ярлык та Кляпик фаразларының дөреслеккә туры килмәвен дәлилли. Киресенчә, хан Мәскәү үзе һөжүмгә әзерләнә икән, дип борчыла бит әле. “Мине тәхеттән алып ташларга җыенасын икән, туганым олуг кенәз Иван Васильевич”, дип үпкә белдерә.
Кляпик бер-бер саксыз сүз ычкындырган, ахры. Тинтәк. Казанга тиз арада яна илче билгеләргә кирәк димәк ки.
Шулай да, Мөхәммәдәмингә әлеге мәгълүматны кем җиткерде икән? Әллә чынлап та казанлылар яшертен эш йөртәләрме? Бәлкем, бу ярлык күз буяу гынадыр? Юк, булмас. Ләкин тикшерү зыян итмәс.
1505 елнын егерме дүртенче июнендә Казан каласында да ялтырап кояш чыкты. Мәскәүдәге шикелле үк матур көн туды. Табигатьне яшәртеп, шундый ук шифалы җәйге янгыр явып үтте.
Мәскәүдән аермалы буларак, Казанда зур тамаша иде. Казан ярминкәсе дип даны таралган сәүдә тамашасы. Елга бер мәртәбә үтә торган бу олы ярминкәгә хәзерлек чираттагысы төгәлләнгән көннән үк башлана. Быел да бик зурдан кубып хәзерләнделәр. Катнашырга теләүче сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр дә бихисап. Кытайдан, Персиядән, Румнан, Литвадан кадәр киләләр. Соңгы елларда урыслар бик көчәеп китте, бүтәннәрне кысрыклый башладылар. Төпләнеп көн күргәннәре дә шактый.
Хан иртән иртүк киңәшмә җыйды. Анда баш углан Уйгыннан кала, тагын берничә кеше генә катнашты. Яшерен кинәшмә иде бу.
—Мин, Барча Казан җиренен бөек ханы Мөхәммәдәмин, Аллаһынын ризалыгы белән, Казан йортының элекке данын кайтару максатларында, яна сәяси һәм икътисадый боерык эшләдем,—диде хан жыелышучыларны берәм-берәм күздән кичереп,—бүген әлеге боерыгымның тәүге чараларын гамәлгә ашыруны башлап җибәрәбез. Бу эшне мин сезгә тапшырам, җитәкче баш углан Уйгын бәк. Хәерле сәгатьтә. Амин.
—Баш өсте, бөек хан!
—Калага баш углан Уйгын бәк хуҗа булып калачак, чөнки мин гаиләм
ҮГМТ ХАнакә гыйшкы
белән вакытлыча Идел буендагы утарыма күченеп китәм
—Сез юкта калага баш карачы хужа булып кала иде,—диде арадан берсе—кануннарны бозу булмасмы?
—Булмас, углан Ник дисән. ин беренче булып. Кәлимәтнен үзен кулга аласыз. Аннан сон урыс илчеләре Кляпикны. Телешевны зинданга озатасыз!
Ханнын бу катгый сүзләре яшь угланнарнын канын кайната иле. Аларнын тизрәк мавыктыргыч бурычны үтәргә тотынасылары килә башлады, түземлекләре төкәнде.
—Шуннан сон ярминкәгә һөжүм итәсез,—дип күрсәтмәләрен бирде Мөхәммәдәмин,— урыс сәүдәгәрләренең мал-мөлкәтен тартып аласыз, бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә казнага тапшырасыз. Һөжүм үтергеч булсын Гарәпләргә, кытайларга, литвалыларга, румлыларга зыян китермисез.
Кәлимәтнс өендә эләктерделәр Дөрес, әүвәл жан сакчылары белән чәкәләшеп алдылар-алуын. Ихтимал, карышмаган да булырлар иле Ләкин хәлне анлатып вакыт үткәрмәделәр, бәйләп ташладылар да. авызларына чүпрәк тутырдылар
Түшәкчеләрнең, йомышчыларның, пешекчеләрнең кан качкан йөгпәренә игътибар итмичә. Уйгын бер төркем яшь эчке белән баш карачы катына узды. Кәлимәт өйлә намазына басар өчен тәһарәт алырга хәзерләнеп йөри иде. ахры Угланнарны күргәч, комганын идәнгә төшереп җибәрде Үзен алырга килүләрен шундук аңлап алган иде ул Куркынып як-ягына каранды, ләкин бернинди ярдәмгә дә өмет итә алыр чамасы юк иде Баш углан, ханнын уң кулы, тиктомалдан өйгә бәреп кермәс Димәк, бу—бунт'
— Чыгып китегез, хәсисләр, өемнән, хакыгыз юк. мин Мәскәү патшасы Иван Васильевичның ышанычлысы,— дип яшелле-зәнгәрле тавышлар чыгарып кычкырды Кәлимәт.—Казан йортынын мәртәбәле баш карачысы
—Син инде баш карачы түгел,—дип күзләреннән ут чәчрәтте Уйгын.— Мәскәүгә сатылып, дәүләтебезгә зур зыян салганын өчен, ханнарның башын ашаганын өчен Барча Казан жиренен бөек ханы Мөхәммәдәмин боерыгы белән мин сине кулга алам.
—Хакын юк. хәсис, мин Иван Васильевичның ышанычлысы. башын белән җавап бирерсең. Якын килмәгез, кара-у-ул!—дип тузына башлаган иде Кәлимәт. бик тиз бөтереп алдылар
Кляпик үзен илчеләрчә тыныч тотты
—Мөхтәрәм әфәнделәр, мина ханнын язмача әмерен күрсәтегез, шуннан сон берсүзсез буйсыначакмын.—диде —Бу вакытлы аңлашылмаучылык кына булырга тиеш Мин вәкаләтле илче Кагылгысыз шәхес'
Ләкин ул тыныч булып күренергә генә тырыша иде Телсшев белеп каргылдаган икән, дип сызланып куйды Мохәммәдәминне тәхеткә утыртырга килгәндәге буранлы төндә кенәз бик зур икеләнү белдергән иде. Хәер, икеләнү генәме. татарларга ышаныч юк. дип турыдан-туры әйткән иде Ул үзе дә олуг кенөэгә ханнын гаскәре белән чамадан тыш мавыгуы хакында мәгълүмат җибәреп торды Гик шулай да. бервакытта да Мөхәммәдәмин баш күгәрү юлына басар. Мәскәү илчесенә кул сузарга жорьәт итәр дигән уйны күңеленә дә кертеп карам.и ы Икс Йөзле булган икән кара йөрәк, басурман. барыбызны да төп башына утыртты, әнә Ярый ла. исән-имин котылып булса Ышан бу башкирсәрләргә, дөмектерергә дә күп сорамаслар
Мөхәммәдәмин мондый эшләрнен рәтен белә иде. атбәттә. шуна күрә
кәгазьләрен дә алдан хәстәрләп куйды. Тик угланнар ана карап тормадылар, урыс илчесенә барыбер татар йодрыгының тәмен татырга туры килде.
—Господа, без рук, господа. я сам,—дип йөгертә-йөгертә үзе киенеп тә куйды Кляпик.
Ярминкәнең дә ин кызган чагы иде. Искәртмәстән генә камап алдылар. Уйгын үзенең Арча егетләре белән эчкә ыргылды.
—Кулларыгызны аркага куеп, йөз белән җиргә авыгыз!—дип кычкырды ул сәүдәгәрләргә.
Кешеләр аптырап калды. Ник шаша бу угланнар, нигә бәйдән ычкынган эт шикелле котырыналар?
—Кемгә әйтәләр, кулларыгызны аркага куеп, йөз белән җиргә авыгыз!— дип түземсезләнде баш углан.
Халык әле һаман ышанмый. Хан мактамас угланнарны монын өчен. Мактамас. Ярминкәнең ямен җибәреп теге
—Тиз! Жиргә авыгыз!
Уйгын бар көче белән кылычын бакыр чәчле бер юан урыснын муенына селтәде. Өзелгән баш, юл тузанына буялып, тәгәрәп китте. Аһ иттеләр. Бу инде яшь угланнарның чираттагы күнел ачуы гына түгел. Бу—һөжүм!
Ярминкәлеләр өсләренә су сипкәндәй төрлесе төрле якка ыргылды. Угланнар кирәк кешеләрне үзләре куып тота башладылар. Кылычлар чыңлый, сөңгеләр ялтырый. Кемнен кем икәнен дә аеру бетте. Гарәпме, кытаймы, урысмы, татармы—кыралар гына. Тоташ суеш. Кычкырыш, бакырыш.
Угланнарны җанвари вәсвәсә биләп алды. Кан исе борынгы бабаларыбыздан килгән ерткычлык хисләрен бар көченә уятып җибәрде. Бу аларга һични белән чагыштыргысыз хайвани ләззәт китерә иде.
Казан ярминкәсенең үз кешесенә әверелгән Кытай сәүдәгәре Мао Уйгыннын кылычыннан качу өчен ниләр генә кыланмады, бәгырь. Дүрт аяклап мүкәйләп тә карады, түше белән җиргә ятып шуышты да, аяк- кулларын да чәбәләндерде. Үзе дә у-шу остасы иде. Тик ярдәме генә тимәде. Ахыры:
—Угланнар, минем ун балам кала, аларны кем ашатыр, кем тәрбияләр?— дип үкерергә кереште. Юк, күзе-башы тонган Уйгын кеше хәленә керерлек дәрәҗәдә түгел иде инде. Жаен китереп, тәки кытайнын гәүдәсен урталай ярды.
—Уйгын, нишлисең син, аңыңа кил,—дип, аны дусты Хәмзә морза ияреннән җиргә сыдырып төшерде,—безгә хан урыс сәүдәгәрләрен генә таларга кушты ич. Нигә дип ул кытай сәүдәгәрен үтерден инде?
Баш угланнын күзләрен кан баскан иде. Күзләре зәһәри дуамаллык белән яна, куллары калтырый. Башта сүзнен ни-нәрсә турында барганын да анышмыйчарак торды. Бераздан гына:
—Кытай, нинди кытай, мин бернәрсә дә белмим,—диде.
—Урыс сәүдәгәрләре, бик беләсен килсә, өйләрендә сыра чөмереп, кәеф- сафа корып утыралар,—диде Хәмзә,—тауарларын ялчылар сата. Безгә өй борынча йөрергә кирәк.
—Әйдә сон, киттек,—диде Уйгын,—җый угланнарны!
Озак та үтмәде, угланнарның бер өлеше, вак төркемнәргә бүленеп, кала буенча таралышты. Беренче булып, исемлерәк сәүдәгәрләр сайлап алынды Уйгын үзе Афанасий Калистратов атлы сәүдәгәрнең капкасын какты. Шомакай дигән даны таралган иде Калистратовның. Йөзе шома, гәүдәсе шома, сүзе шома. Ул, билгеле, ярминкә хәлләреннән хәбәрдар иде инде.
—Һай, хуш киләсез, кадерле кунагым булырсыз,—дип Уйганны үзе ишек ачып каршы алды —Кая, анда, Маврикия, өстәлеңне яңарт, күрмисеңмени,
мөхтәрәм ханыбызнын гаскәриләре килгән.
Китте сайрап, сандугач урынына сайрый. Уйгынга сүз кыстырырга да ирек бирми. Ул арада житен чәчле, нечкә билле, тырпайган күкрәкле, зифа буйлы туташ эчемлекләр күтәреп чыкты
—Рәхим итегез, хәрби әфәнделәр,—дип, сәүдәгәр елмая-елмая подноска акча янчыгы да китереп салды.
Уйгынга житә калды. Усал үгездәй сөзеп карап алды да. подносны бер сугуда идәнгә бәреп төшерде. Бу шул кадәр тиз һәм искәрмәстән булды ки. Маврикия кычкырырга да өлгерә алмыйча калды. Афанасий шушы киеренке шартларда да югалып калмады, кызга ябырылды.
—Үкчәнне ялтырат, күрмисенмени, хәрби әфәнделәр ризыкларынны охшатмады, башкасын чыгар
—Тотып бәйләгез бу үгезне,—дип әмер бирде Уйгын —Юк, юк, зинһар өчен, нәрсә кирәк барысын да үзем бирем.— дип юмаларга тотынды Калистратов. Тик угланнарны юмалау мөмкин түгел иде. Болар сина Кәлимәт шикелле майлы калҗага алланучылардан түгел Коры кашык та авызларын ертмый, ботканын майсызын да бик шәпләп сыпырталар.
—Бөек ханыбыз Мөхәммәдәмин гамәлегезне хупламас бит. угланнар, үзем өченнән бигрәк, сезнен өчен кайгырам, яшьләр ич әле сез,—дип мыгырдануында булды йорт хужасы —Хан безнен йортыбызда үзе дә кадерле кунак, Ходай ана озын гомер бирсен — Бәйләгез!—дип оран салды Уйгын.
Ай-ваена, хәйләләренә дә карамастан, Калистровны зинданга илтеп яптылар Ә фатирындагы бар алтын-көмешләрне, зиннәтле киемнәрен, бәллүр савыт-сабаларын казнага тапшырдылар
"И взя царь весь драгий товар, бесчисленное богатство, у кугшов русских в казну свою. насыма палату полну до верха русского злата и серебра, и подела себе царь венцы драгие, и посуды, и блюда серебряныс и златые. и царский наряд драгий свой устрои "
Казан елъязмачысы да бу вакыйгага карата үэснен менә шушындый мөнәсәбәтен белдерде
Погром атна бус дәвам итте Бу болганчык суда бушлай балык тотучылар да байтак булды. Төптә посып яткан адәмнәр башларын калкытты Угланнар соңгы көннәрендә шуларны тоту белән шөгыльләнделәр Ниһаять, кала гадәттәге тормыш белән яши башлады Хан да кайтты Уйгын ана барысын да бәйнә-бәйнә сойләп бирде, беренче көнге кансыхлык галәмәтләрен дә яшереп калдырмады
—Мин синсн каршында бик зур гаеплемен. боек хан. урынсызга кылыч уйнатулар да булды,—диде.
—Зыян юк. бәк,—диде Мөхәммәдәмин,—утын ярганда йомычка оча инде ул.
Мөхәммәдәмин баш угланнан риза калды Анын өчен бу бик мөһим иде Димәк, ышанычлы Чонки алда тагын да саллырак эшләр тора, бәк әле үзен күрсәтәчәк
—Тик гортан сөнге тутыга ул. углан, аны һәрвакыт кулда тотарга кирәк, дип хан ният пәрдәсенен бер почмагын күтәреп алды
Уйгын йодрыкларын шыгырдатып кысып куйды
Мөхәммәдәмин өйлә вакытында Үрбәт катына юнәлде Алар хәзер ир белән хатын гына түгел, фикердәшләр, җаваплы дәүләт әһелләре дә иде Назга, ярату-мәхәббәткә эшлекле мөнәсәбәтләр дә килеп кушылды
Казан ханлыгы тоткан сәяси юнәлешне бермә-бер борып куйган 24 июнь вакыйгасы аларның уртак җимеше ләбаса. Әмма бу, беренче чиратта, Үрбәт бикәнен казанышы. Мөхәммәдәминне үзгәреш-яңарышлар зарурилыгына беренче булып ул ышандырды, ул котыртты. Моны хәтта урыс елъязмачысы да (билгеле, ачу белән) танырга мәжбүр иде. Менә анын сүзләре:
“Махметемину же царю люба бысть братия жена вельми. И нача она помале, яко очнь, разжигати сухие дрова, яко чернь, точити сладкое древо, яко прелуковая змия, научима от вельмож своих царевых, охапившеся о выс (т.е. обнявшись за шею) шептати во уши царю и ношь, да отвергнется от великого князя, да не словет Казанский царь раб его, и во всех землях да не ерам будет и уничижение будет всем царем, и всю Русь да побьет живущую в Казани и корень их изведет. »
Үрбәт катыннан жыр ишетелә иде. Мөхәммәдәмин ишек чаршавына посып, колагын моңга салды. Жыр салмак кына агучы елганы хәтерләтә иде. Озын, сузынкы.
Каргай башы ку (буш, корыган) булыр,
Карыдан күәт кайткан сон
Каты ягы (жәя) тартмак сур (кыен, жәза) булыр,
Карача күздән нур тайган сон Карап күрү мон булыр.
Шундый бирелеп, мөкиббән китеп җырлый иде Үрбәт, ул хәтта ире яшеренгән урыныннан чыккач та абайламый торды. Күргәч, дерт итеп китте.
—Бик мәгънәле жыру җырлыйсын, бикәм,—диде Мөхәммәдәмин,— ниндидер хәер-фатихага охшаган димме.
—Хәер-фатихасы да бар инде, хан. Сәфәрләрен ун булсын дим. Мул итеп мал-мөлкәт, ганимәт төяп кайтыгыз, дим. Күп әсирләр насыйп итсен ходаем, дан-дәрәжә, исәнлек-саулык бирсен. Җырым белән шуларны телим инде мин, Мөхәммәдәмин.
—Амин!
—Әле менә “Идегә” дастанын кабат күңелемнән үткәреп утырдым,—дип рухланып сөйләп китте Үрбәт. Күрәсен. бу әнгәмәгә алдан ук жентекләп хәзерләнгән иде. Ханнын рухи тотрыклылыгын саклау, тоткан мәсләгеннән читкә тайпылырга ирек бирмәү өчен ханәкә әллә нинди адымнарга барырга әзер иде —Дастанда татарларның да, нугайларның да. кыпчакларның да фажигасы тасвир ителә. Бөтен җиһанны дер селкетеп торган мәшһүр Алтын Урда яшәүдән туктый. Кемнәр ана кул сала сон? Шушы олут дәүләтне бар иткән бөек Бату ханның үз нәселе. Үз тәненә үзе кадалган чаян сыман чынгызлылар да үз-үзләрен чагалар.
Кырым, Казан, Аждархан Башлы-башлы ил булды,
Алтын Урда таралды
Менә шундый ачы юллар белән тәмамлана дастан. Әгәр инде Казан үзенә баш дәүләт булган икән, анын даны да Алтын Урда данына тәнгәлләшсен иде. Башка чыккан баш бала төп йортнын гадәтләрен куган ише.
—Ханәкә, син боларны ничек шулай жентекле сыйфатта беләсен сон?— дип гажәпкә калды Мөхәммәдәмин. Чөнки ул үзе урыс арасында җитлегүе сәбәпле, татар тарихының нечкәлекләрен белми, хәтта ки хәбәрдар да түгел иде. Үрбәт тартып кертте аны әлеге мавыктыргыч җиһанга. Үзенен
нәсел-нәсәбен, ыруын, халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, җыр- биюләрен белмәгән ханнын чын дәүләт җитәкчесе булуы мөмкин түгел икән Мөхәммәдәминнен күнеленә. ниһаять, шушы хакыйкать барып иреште
—Сине ходай мине бәхетле итү өчен саклаган,—диде Мехәммәдәмин
—Рәхмәт инде, жанашым Онытып торам, минем сина бер бүләгем дә бар бит әле.
—Бүләкне ир-егет бирә аны. аппагым.—дип көлемсерәде Мехәммәдәмин.— никах кануннарын бозарга ярамас
—Бу гади бүләк түгел, бу бөтенләй үзгә бүләк, аны бүләк дип тә әйтеп булмыйдыр, мөгаен
—Бикәм, газаплама зинһар, күрсәт тизрәк ул бүләк түгел бүләгенне.
Үрбәт эчке бер дулкынлану белән түрдәге сандыкнын ефәк япмасын ачгы. Сандык эченнән остабикә яулыгынын яртысы чамасындагы кара нәрсәне кулына алып:
—Каргай башы ку булыр, хан билгесе ту булыр.—диде дә Мөхәммәләмингә сузды.
— Кыл байрак?!
Мохәммәдәмин янә бер гаҗәптә иде Ирен сөйгән хатыннын өенә нур явар. ди. Шул иде бу.
—Мин ана хан күтәрмәк тамашасына хәзерләнеп йөргәндә тап булдым,— дип аңлатты Үрбәт—Беләм. хәзер кыл байрак йөртмиләр Әмма дә ләкин бу Олуг Мөхәммәд хан туы. Ул сина да җинү китерәчәк
—Башка яңалыкларын булса да. әйтә күрмә берүк.—диде Мехәммәдәмин чын күңеленнән,—мин аларны күтәрә алмам, йөрәгем ярылыр
— Ин саллысы ту иде,—диде Үрбәт бәхетенә сыеша алмыйча,—тагын печтик кенә бер хәбәрем бар. Шатлыклы хәбәр. АлгаЙ морзадан мәктүп алдым, гаскәремне тупладым, җизнәйдән әмер генә көтәм дигән Юл унаеннан үзенен дә Казанга сугыласы килә. Хан ничек карар икән, дигән.
—Кадерле вә дәрәҗәле кунагым булыр, шушы сүземне җиткер.—диде Мохәммәдәмин —Минем кырык менле гаскәремә Алгай морзаның егерме меңен кушсан, җәмгысы алтмыш мен. Иншаллаһ. җинү безнен якта булыр Ту безгә юл күрсәтер.
Алтайның Казан каласында булганы юк иде алс Иксез-чиксез нугай далаларыннан сон шәһәр ана кәбәрткә шикелле кысан тоелды Шулай да тора-бара күнә башлады кебек, кала үзенчә, дала үзенчә матур икән Тик ул монда барыбер төпләнеп яши алмас иде. Ә менә ара-тирә тутасы белән җизнәсе янына кунакка килеп, сафа сөрергә һич тә каршы килмәстер, мөгаен. Казанда туташлар да бик зифа күренә Тик артык нәзберекләр, өрсен дә очып китәрләр төсле Тутасы да нишләптер шуларга охшап калган. Очыртырсын нугай кызларын, җиргә төп сыман тамырланганнар алар Ат өстендә дә ир-егетләрдән калышмыйлар.
Хан кайнишен Уйгын бәк белән таныштырды Бик тиз дуслашып киттеләр Ләкин Үрбәт энесеннән тотам да калмады Беренче мәртәбә күрешүләре бит Туган-үскән җирнен коры курасы да чәчәк кебек күренер, ди. Үзе кайтып йөри алмый Чөнки ир хатыны Ханнын исә андый ерак җирләргә чыгып китәргә жае юк. Аннан сон. нугайлылар теге вакытта Себер ханзадәсе Мамык ягында булып. Мехөммадәминне тәхетен ташлап китәргә мәҗбүр иткәннәр иде Араларыннан елан үтте
Шөкер. Үрбәт мөнәсәбәтләрне акрын-акрын бу лса да жайлал килә инде Алгай бәк. әнә. егерме меңлек Нугай гаскәрен Мәскәү кенәхлегс чигенә
тезеп куйды. Монысы да тәтәсе хакына, билгеле.
Тик Мангыт-йортнын үзендә дә сулар болганыштрыбрак тора икән. Үрбәт бик борчылды.
—Хәрам мал төс бирми, тәтә,—диде энесе ерактанрак суктырып.
—Үзебезчә, мангытча турыдан гына бәреп сөйлә әле, туганым,—диде Үрбәт.
—Мангыт-йортга мангытлар баш булырга тиеш, түгел килмешәкләр,— диде Алгай. Анын да кара күзләреннән очкыннар сибелде. Тәтәсе шикелле ул да хис, тойгы кешесе иде, ахры.
—Нугай морза нәселе,—дип төзәтте энесен Үрбәт —Идегә морза дәүләтебезгә нигез салганда нигәдер Әбелхәер дәүләтеннән читләшеп бетмәгән. Бу шуның шаукымы.
—Тәтәй, Идегә морзага тел тигезмә, заманасы шулай булган,—дип кызып китте Алгай,—хәзер менә нәкъ вакыты. Җизнәкәй дә ярдәменнән калдырмас, шәт.
—Әйе, энем, тик ул дәүләткә Нугай морза исемен йөртү фарыз. Гаделлек барыннан да өстен.
Алгайнын бу сүзләрдән буасы ерылып китте, тигез ак тешләре ялтырап күренде. Даланыкыларча чибәр иде морза. Кин җилкәле, базык гәүдәле. Камыт аяклары да килешеп тора. Хәтта калын иренле зур авызы да, табактай җәлпәк йөзе дә үзенә үлчәп ясагандай нәфис булып тоела иде.
Тәтәсе дә нәкъ ул уйлаганча уйлый икән ләбаса! Шуна куана иде Әлбәттә, Урда Нугай морза исемен йөртәчәк.
—Ханәкә, ниятләребез туры килә икән,—диде Алгай.
—Туры килмичә, без мангытлар ла,—дип елмайды Үрбәт.
Чәйдән сон алар ат менеп, кала карарга чыктылар. Кешеләр танымасын өченгә өсләренә гади кием киделәр, атларны да гомуми утардан гына иярләделәр.
Бераз баргач, Алгай артына борылып карады да, озак кына Кремльне күзәтеп торды. Әле офыкка ал төс кунарга өлгермәгән. Шулай да төш вакытындагы тибрәлмә аксыл дулкыннар инде юкка чыккан, көн дә сүрәнләнә төшкән.
Кремльнең аеруча матур чагы. Калкулыкка кунаклаган Хан сарае әнә ничек балкый, әйтерсең лә, биниһая зур учак өстендә утыра Мәчет манараларының алтын айлары да кояш нурларында жем-жем җемелдәшә.
—Казан бик матур кала. Тик Нугайда мондый һәрьяклап ныгытылган кирмән төзүнен хаҗәте юк,—диде Алгай морза аклангандай,—дала үзе саклый.
Нишләптер Үрбәт атланган атның авызлыгы ычкынды. Алгай аны тиз генә эләктереп алды.
—Дошман атларының Нугай даласында тояк эзе дә калдырганнары юк дип беләм,— диде Үрбәт энесе авызлык белән мәшәкатьләнгән арада. Нугай турында әңгәмә кору аңа әйтеп бетергесез рәхәтлек китерә иде.
—Шуна күрә Әбелхәердән аерылып чыгарга, мөстәкыйль Нугай урдасы төзергә кирәк,—дип тәтәсенен сүзен хуплады Алгай.
Әнгәмә бүленде. Чөнки үзләре дә абайламастан, ниндидер кешеләр төркеме эченә кереп кысылганнар иде. Көчкә арындылар
—Кабаланма, бу сина дала түгел,—дип кисәтте Үрбәт энесен.
—Әйе, кала дала түгел ик-ә-ә-н,— дип сузды морза.
Хан капкасы янында янә тукталдылар.
Капка үзе бер гаҗәеп корылма икән. Ян-ягы кирмән кебек үк, юан имән бүрәнәләрдән өелгән. Астыннан калага кереп-чыгып йөриләр, ә өске
өлешенә биек итеп сыргавыл (күзәтү манарасы) төзегәннәр. Кем килә, кем китә—һәммәсен энә күзеннән үткәрәләр, ди. Шәһәргә ничә чыпчык очып кергәнне дә белеп торалар, имеш
Капкалар берничә Кагыйдә буларак, ул капкаларга олы юллар килеп тоташа. Алабуга капкасыннан Алабуга даругасына юл китә. Нугай капкасы исә Мангыт якларына юл күрсәтә
Үрбәт атын Түбән бистә ягына борды. Бистә Кремль тавынын түбәнге ягында. Болак буена жәелеп утыра. Каланын тигез урыны да бар икән, дип уйлап куйды Алгай. Ә ыгы-зыгы монда тагын да куерак иде Жир буе сузылган сәүдә рәтләре тулы халык. Ни генә юк? Ата-ананнан кала һәр нәрсәне табарга була монда, дип мактана казандылар үзләре. Байлык, җитешлек галәмәте инде.
Кызыксынып китеп. Алгай күз кабаклары өреп тутырылгандай кабарган шакмак гәүдәле бер кеше янында тукталды. Сәүдәгәр аны түбәнчелек белән башын иеп сәламләде
—Хус киләссс. хус киләсес,—дип авызында ничә теше булса, барысын да күрсәтеп елмайды. Хезмәтчесе хуҗасыннан да өлгер икән, морза алдына ефәк тукымалар китереп өйде. Күзләр камашырлык. Жанын теләгәнен сайлап ал.
—Кайсы мәмләкәт кешесе буласын?—дип белеште Алгай
—Чин мәмләкәтеннән, әфәндем, исемем Чжоу Касан белән бик дус торабыс. Татар кыслары кием-салымга бик һәвәс, матур киенергә яраталар Сеснсн бичәне дә чибәр дип бсләм. Бүләк алмасагыс. гөнаһлы булырсыс Рәхим ит. кайсыларын сайлыйсыс?
—Безнеңчә дә яхшы сүләшәсен,—дип төпченүендә булды морза.
—Татарлар беснен үсебссдә дә бар. белмичә сун,— диде Чжоу кояштай балкып.—Белмәсән. алыш-табыш итеп булмый бит. әфәнде. Жә. нинди тукыма сайлыйсыс? Чин ефәкләренә тин юк. үкенмәссес
—Тәтә. берничә күлмәклек тукыма сайла инде,—дип Үрбәткә карады морза,—сәүдәгәре бик күркәм кеше, буш кул белән китү килешмәс
Кытай сәүдәгәре яныннан китүгә: “Чичәннәр ярышына рәхим итегез!" дигән өндәмә яңгырады
—Әйдә, тыңлап карыйк әле.—диде Үрбәт энесенә.
—Анысы ни-нәрсә тагын?
— Мангытгагы кушавызчылар тамашасына охшаганрак жыен,— диде Үрбәт.
Базар читендә генә зур чатыр корып куйганнар икән Аны ак ефәк тасмалары белән бизәгәннәр. Мәйдан уртасына келәм җәелгән Анда тездән түбән озын күлмәк өстеннән кыска жинле җиңел бишмәт кигән ике адәм басып тора иде Бсрсенсн сакал-мыегы әле чыгып кына килә булыр, икенчесенскснә инде чал куна башлаган.
Баш чичән аларны тамашачыларга тәкъдим итеп болан диде
— Бүген сезнең алда Шиһабетдин бине Гәләветдин хәлфә үзенсн шәкерте Бикмулла бине Зиннури белән килен-каенанл, каенаталар хакында халык әйтемнәрен шәрехләп, сүз көрәштерәчәк Маясы ятим балалар мәнфәгатьләренә тәгаенләнә Тәңкәләрне мелла Бабдесатгар бине әш-Шырлани дога кылып кабул итәр Савабы үзегезгә төшәр, иншаллаһ. Бисмилла әйтеп, тамашабызны башлыйбыз
Гәләветдин хәлфә чөйгә охшаш очлы сакалын сыйпаштыргандай итте дә. куш учларын маңгай турысына китереп, чалмалы башын иде. Остазы үрнәгендә Зиннури шәкерт тә атеге сәламләү хәрәкәтләрен кабатлады
—Авызың, борынын тот. биатай, идән себерәм!—диде хәлфә
Сырпшы I күютү
(арасы
тамашачыларга ишетерлек көр тавыш белән.
Шәкерт шушы әйтемне шәрехләргә тиеш. Шарты—тапкырлык һәм шаянлык. Җыелышучылар тын калып, анын жавабын тыңларга хәзерләнделәр. Колаклар торулы.
—Сафура килен булып төшкәч,—дип сөйләп китте шәкерт,—каенанасы: “Бар, кызым, каенатан ягына кереп идән себереп чык. Яхшы себер, ул бер дә тузан яратмый”,—дип кушкан. Сафура, ярар, дигән дә кулына зур себерке тотып, каенатасы янына кергән. Каенатасы аны, бик тәүфыйклы, бик юаш җирдән килен алдык дип белә, тел яшерү гадәте буенча, килене авызын ачып сүз дә әйтмәс дип көткән икән.
Килен исә:
—Авызын-борынын тот, биатай, идән себерәм!—дип оран салмасынмы.
Җавапны охшаттылар, ахры, гөжләшеп алдылар.
—Киленем әйбәттән түгел, мичем әйбәттән,—дип остазына бакты шәкерт. Хәлфә шундук эләктереп алды.
—Кунак хатын әйткән:
—Киленнәрен бик оста икән, бәлешләрне бигрәк тәмле пешергәннәр,— дигән.
Каенана әйткән:
—Юк, киленнәрем түгел, мичем бик әйбәт минем, мичем шулай пешерә,—дигән.
—Нинди гаделсез каенана икән,—дип көлде Алгай морза.
Ә уен кызганнан-кыза барды.
Бирем әйтү чираты хәлфәдә иде.
—Чебендә дә кан бар, килендә дә жан бар,—диде.
Шәкерт тә һушлы күренә, җаваплый да башлады.
—Үткен кыз Үлмәс Сылу килен булып төшкәч, каенанасы аны төрлечә табаларга тотынган. Үлмәс Сылу әүвәл аны сынаганчы дәшми түзеп торган. Каенанасы тагын да узынып китеп, беркөнне бөтенләй чыгырдан чыккан.
—Мин сине чебен урынына сытармын!—дип каршына ук кизәнеп килгән.
Үлмәс Сылу ашыкмый гына кисәү агачны алып:
—Сыталмассын, каенанай. чебендә дә кан бар. килендә дә жан бар,—дип кисәү белән тыныч кына мич болгатырга керешкән, ди.
—Афәрин, шәкерт, булдырасын,—дип кычкырышты халык. Алгай морза да: “Башлы малай”,—дип бәясен бирде. Үрбәт кенә фикер әйтергә ашыкмады.
—Шатланмый тор, асылган җебем өзелде.
— Пәрихәнен каенанасы Миһрибану беркөнне иртән торган да,—дип шәрехләп китте хәлфә,—күргән төшен сөйли икән:
—Менә котларым да калмады, тәүбә, гүя мине муенымнан асканнар, имеш. Пәрихә бердән шатланып:
—Чынлапмы? дигән икән, каенанасы ана:
Тукта, шатланмый тор, асылган жебем өзелде дә уянып киттем,— дигән.
Монысына кулны бик саран чаптылар. Халык шәкертне охшатарак төшә иде. Һәм ул аларның ышанычын аклады.
Ыштан дисәм, оялам, дамбал дисәм, казахча, бот капчыгыңны салып бир. биатай,—дип чираттагы биремне тәкъдим итте шәкерт. Халык дәррәү килде. Ләкин чичәннәрне Үрбәт ошатмады.
—Әйдә, киттек, морза, шушы да булдымы тамаша-бәйге,—дип, атынын
тезгенен тарткалады,—шул тозсыз мәзәккә авыз ерган булалар —Ә шәкерт башлы малай,—диде Алгай тәтәсе белән килешмичә
Иван Васильевичның хәле көзгә таба тагын да мөшкелләнебрәк китте Начар ашый, начар йоклый. Черем итеп алганда да саташып, төшләнеп бетә. Беренче хатыны Мария төшенә кереп йөдәтә башлады Югыйсә, чәчләрен кистереп монастырьга җибәрелүенә генә түгел, вафатына да ике дистә ел вакыт үтеп киткән иде инде. Үз язмышын княгиня түземлек вә сабырлык белән кабул итмәде Аны берничә тапкыр элмәктән алганнар Шуннан сонгы гомере бер ялгызы үткән, диләр. Сонгы сулышына кадәр ире Иванга бәддога укыган, имеш Яшь чагында Иван моны игътибарга да алмады, көлде генә. Ни дисән. хатынын монастырьга яптырган патш&ларнын ул һич тә тәүгесе түгел. Мөгаен, сонгысы ла булмастыр
Мария кап-кара чиркәү киеменнән Үзе ләм-мим дәшми Фәкать карап кына тора. Ә карашы без кебек, үтәли тишә, үзенне-үзен кая куярга белмисен, муенга бау саласы килә башлый
Иван шыбыр суга төшә Уянгач та калтырануы басылмый интектерә Ихтимал, гөнаһлары да бардыр Тик ул гөнаһлар Русьнен бөтенлеге, абруе, православие диненсн сафлыгы, пакьлеге хакына кылынлы лабаса. Византия династиясе белән туганлашуы. Софияга өйләнүе дә шул максатка юнәлдерелгән иде ич
Иван хәле аруланган араларда монастырьдан-монастырга. чиркәүдән- чиркәүгә йөреп, елый-елый ходайдан гөнаһларын ярлыкавын үтенә Анын һич тә тәмуг кисәве буласы килми
Шундый догалы көннәрнсн берсендә аны ниндидер могҗиза белән баш углан Уйган бәк кулыннан ычкынган дьяк Иван Тслешев эзләп тапты
—Хыянәт, олуг кенәз!—дип. патшанын аяк астына ауды
Иван нуры сүнә башлаган күзләрен илче ягына борды Телешевнсн түгәрәк йөзендә болындагы ялгыз кибән сыман борыны гына утырып калган иде Күз төпләре кара-күк төскә кергән Киемнәре дә карачкыга эленгән иске-москы шикелле салынып төшкән
— Ни булды сина. кенәз. кешелеген калмаган,—диде Иван хаста кешеләргә хас кайгыртучанлык белән Илче сүзләрснен асылы але анын анына барып җитмәгән иде
—Хыянәт!—дип түземсезләнеп кабатлады Телешов —Мөчәммәдәмин хан ботен килешүләрне бозды. Казанда урыс кешеләрен, сәүдәгәрләрне кылычтан үткәрделәр, мал-мөлкәтләрен таладылар Илче Кляпик кулга алынды Мин белгәндәй яшеренү чараларын алданрак күреп куйган илем Шөкер, менә симен алда басып торам Бер атна эчендә кайтып җиттем Ике ат кына “яндырдым", авызыма юньле-башлы тәгам да алмадым хәлемне күреп торасын
Олуг кенәз башын кулларына салып, бик озак сүзсез утырды Күтләре дә йомык, керфекләре ник бер селкенеп карасын Әллә мәрткә китте инде, дип борчылды Телешен Чиркәү эче тын-тын. патшага хезмәт күрсәтүче руханилар да бернәрсә булмагандай карусыз гына басып торалар Монда бөтенләй башка тормыш, анын дөньяви мәшәкатьләр белән бернинди уртаклыгы да юк. Әйтерсең лә. адәм баласы гөнаһларын ярлыкау өчен генә туган
Ниһаять. Иван күзләрен ачты
— Минем ин зур гөнаһым куенымда шул поганый татар ханы Мөхәммәдәмннне җылыту булган икән.—диде ншстслер-ишетелмәс кенә —Ходай мина шунын өчен хак җәзасын бирә
Иван янә тынып калды. Ә бераздан какча җилкәләре калтыранырга тотынды. Бу хәлендә ул бик кызганыч күренә иде.
Кара хәбәр монын белән генә бетмәгән иде әле.
—Ул басурман Сура елгасын кичкән. Нижнийга яу белән килгән,—дип илче бу хәбәрне дә җиткерде. Үзе, чыдасын гына инде карт, дип борчылып куйды.
Бу юлы дьякның шикләнүләре рас килмәде. Киресенчә, олуг кенәзнен бөкре гәүдәсе тураеп киткәндәй булды. Яшьләре дә кипте. Күзләренә кешеләрне утырган урыннарына сендерә торган элекке зәһәрлеге кайтты.
—Монысы булмас!—дип кычкырды ул —Йөз менде менә дигән гаскәрем бар минем. Хәзер үк набат суксыннар.
Шул көнне олуг кенәз Иван Васильевич төштән сон тәхет залына Василий Холмский, Даниила Шеин, Яков Захарьевич кебек Мәскәүнен иң дәрәҗәле боярларын, кенәзләрен чакыртты. Анда казначий Дмитрий Владимирович һәм архимандрит Андрониковский да бар иде. Олуг кенәз өлкән улы Василий Ивановичны рәсми рәвештә үзенен варисы дип игълан итте.
Икенче көнне урыс тәхетенең варисы Василий өченче җитәкчелегендә гаскәр Түбән Новгород тарафына юл алды. Ләкин патшанын бугаз киерүенә дә карамастан, урыслар бу яуга әзер түгел иде. Варис та кемлеген күрсәтә алмады. Муромга җитәрәк бөтенләй тукталып калдылар.
Елъязмачы бу вакыйга турында ачынып түбәндәге җөмләләрне теркәп куйды: “Они же паче себя стрежаху, а не земли своея, и вышли страхом объяти быша, безумни, убояхуся и трепетаху, избранными воины блюдушеся из града выйти, толико имуща не мало воспретити царю (т. е. хану)”.
Мөхәммәдәмин кала читендә үк дошманга ыргылырга тиешле атлы гаскәрен ук рәвешендә тезде. Иң алдагы мендек чирү чөй сыман урыс гаскәрләрен ерып эчкә керергә, ыгы-зыгы тудырырга, бүлгәләргә тиеш иде. Як-яктагыларга исә бу өерләрне камап алып, юк итү бурычы куелды. Орышның әвәлге чорында әсир алу белән булышмаска килештеләр. Кырырга! Исән калганнары соңыннан каршы торып та азапланмаслар, үзләре әсир төшәрләр, чутына да чыга алмассың.
Уйгын җитәкчелегендәге каһарманнар чирүе Кирмәнне кулга төшергәч кенә кузгалачак. Аның төп вазифасы воеводаны, гаскәр башларын кулга алу, ганимәт җыю.
Алгай морза исә үзенен мангыт-нугайларын ин алгы дулкынга куюларын сорады, җизнәсе алдында үзен күрсәтәсе килә иде булса кирәк.
—Алайса ун як канатны тулысы белән үзенә ал,—диде Мөхәммәдәмин.
Мөхәммәдәмингә ак атын китерделәр. Җайдак киемендә ул Гали хәлфәгә охшап тора иде.
—Аллаһы Тәгалә көч-куәт өстәсен!—диде хан фатихасын биреп—ыру башыбыз Олуг Мөхәммәдиен кыл байрагы—ту безгә жинү алып килер. Кузгалдык. Алга!
Хан беренче булып ыргылды, аның артыннан бөтен яу күтәрелде. Тора- бара һәр чирү алдан билгеләнгән урынын алып, угланнар карамагына күчте, хан яраннары белән ышыккарак тайпылды.
Бу ташкынны туктату мөмкин түгел иде инде. Унда да, сулда да, алда да, артта да Мөхәммәдәминнекеләр. Бөтен тирә-якны тутырып, тояклар аһәңе яңгырый.
Тояк тайга җиткерер.
Тай дүнәнгә җиткерер.
Дүнән атка җиткерер.
Ат морадка җиткерер.
Алтын ияр акбуз ат Төшендә тотып син менсән.
Ат—морадка җиткәнен.
Кала читендәге алачыкларны, йорт-жирне яндырып-туздырып Кирмәнгә якынлаштылар. Бернинди каршылык күрсәтүче дә юк. Жинү инде уч төбендә. Якында, кул гына сузмады.
Тик атлы чөИ көткән нәтижәне бирмәде. Чөнки Нижнийнын воеводасы Хабар калгай. мәскәүлеләрдән аермалы буларак, жебеп төшмәде Гаскәрен Кирмәннән бөтенләй чыгармады. Шуна күрә чөйдәгеләр дә, ян-яктагылар да. хәгга булышчы чирүдәгеләр дә кузалак арбалар шикелле Кирмән стенасына бер үк вакытта килеп төртелделәр Алгай дала кешесе булса да. әзерлеклерәк булып чыкты Нугайлар килә-килешкә тимер ыргаклы арканнарын стена очына очырдылар Шуыша-шуыша үрмәли дә башладылар Ләкин бу гамәл тончыгып калды. Башта түбәдән кайнар су койдылар, аннан соң таш аттылар, бүрәнә тәгәрәттеләр.
Бераздан бөтенләй мәхшәр башланды. Урыслар шарт та шорт ут коралларын шартлатырга тотындылар. Казандылар өчен бу яналык түгел иде. Үзләренең дә сынап караганнары бар Ләкин ошатмадылар. Кылыч- сонгсгә житәме сон? Аны корган арада тулы бер чирүне тар-мар итеп була лабаса. Аннан соң. ул урысларга да литвалылар аша керде, бармак белән генә санарлык.
Воевода Хабар тапкыр гаскәри иде. Татарларга каршы торырлык көче юк иде анын. Йозгә-йөз килгәндә, таптап-изеп кенә узачаклар Ниндидер көтелмәгән нәрсә уйлап табарга кирәк иде. Һәм ул аны тапты Олуг кенәз. әсир төшкән Литва сугышчыларын срагырак яшерү нияте белән. Нижнийга кудырган иде. Кайсы ачлыктан, кайсы чир-сырхаудан аяк сузып, тора-бара оч йөз борыннан кырыгы гына торып калган иде Ин ныклары, нн тазалары Иван орышны бөтенләй яна ысуллар, яна кораллар кулланып алып бара белүче бу Ауропа әсирләрен үз һөнәрләре буенча файдалануны күздә тота иде, билгеле. Менә жас да чыкты Воевода аларны жыйлы да:
—Ксмнен исән-имин туган иленә кайтасы килә0—дип сорады Әсирләрнең кырыгы да бер адым алга атлады
— Йә. хуш,—дип кылычын сыйпап куйды Хабар — Моның өчен бер генә шарт бар: татарларны моннан китәргә мәжбүр итү —Ә ничек?—дип сорады әсирләр
—Пишалкаларыгынты үзегезгә кайтарабыз, штубы өхтекссз ут чыксын. Татарва уттан курка,—диде воевода,—тик шуны алдан белеп торыгыз, татар гаскәрләре үләксәгә җыелган чебен кебек, ава торалар, килә торалар —Ә без кыра торырбыз
Дөрестән дә. гаскәр каушап калды Нугайларның исә утлы коралга, шартлауларга беренче тапкыр юлыгулары иде. куркуларыннан кычкырыша- кычкырыша яу кырыннан кача ук башладылар —Ахырзаман. ахыры заман
Бу хурлыкны күреп. Мөхәммәдәмин шашар дәрәжәгә житге —Алгай морзаны алып килегез!—дип әмер бирде Күп тә үтми, морза күренде Ул чатанлый иде Ләкин хан анын чатанлавына игътибар итмәде Үзен-үзе белешмичә
-Чирүеңне кулына ал. куркак җан. нәрсә жебеп төштсн?—дип кычкырды
Алгай каршы сүз әйтмәде, кан баскан ачулы күзләрен әйләндереп.
җизнәсенә карап алды да, чатанлый-чатанлый китеп барды.
Мөхәммәдәмин тиз генә Уйгынны чакыртты.
—Синекеләргә чират житте, баш углан, хәлне төзәтергә кирәк,—диде. Ул орышның барышыннан һич тә канәгать түгел иде, үз-үзенә урын таба алмый, йөрәге алгысына, жаны өзгәләнә
—Алгай морзаны сөнгегә күтәргәннәр,—дип аваз салды тоткавыл сакчы,—әле генә хәбәр китерделәр.
Мөхәммәдәмин нидер әйтмәкче булып авызын ачкан гына иде, өлгерә алмыйча калды. Нәкъ шушы мизгелдә чатыр авызында көчле шартлау тавышы яңгырады. .
Шул ук көнне гаскәр бернинди ганимәтсез Нижнийны ташлап китте.
Мөхәммәдәмин каенишен югалтуны бик авыр кичерде. Нугайлар үзләренә котырына, гүя аерылган корт күче. Морзанын үлемендә ханны гаеплиләр, ике арада чак кына бәрелеш булмый калды.
Аллаһы боерса, каенишенен үчен кайтарачак әле ул, кайтарачак!
Үрбәт ирен төрлечә юатты. Ул үзе дә жанын кая куярга белмичә кайгыра иде. Төпчекләре иде бит. Атаенын бар гамәлен, бар мал-мөлкәтен үзенә мирас итеп алырга тиешле төп варис иде. Ул хәсрәтен Мөхәммәдәмингә күрсәтмәде, эчтән генә янды. Иренең болай да яралы йөрәгенә кан саудырасы килмәде.
Көннәрдән бер көнне, һич уйламаганда, Жөһдә ханбикә йокысыннан уянмады. Ул Мөхәммәдәминнен үз вазифасын бик белеп, зур төгәллек һәм җаваплылык белән җиренә җиткереп башкара торган турылыклы хәләл җефете иде. Ханның хатыннарына күзәтчелек итү, гаиләне йодрыкта тоту, кием-салым, бүләкләрне кабул кылу, аш-су, мәҗлесләр оештыру кебек вазифалар йөкләнгән иде аңа. Түшәкчеләр, пешекчеләр, кәнизәкләр, асраулар өстеннән дә ул тора иде. Кыскасы, сарайдагы хатын-кызларга бәйләнешле һәр чараны ул оештыра иде. Шуңа күрәме, бәйләнчек, вакчыл иде ханбикә. Бигрәк тә Үрбәткә каныга, “хәрамлашасын, алдап-йолдап ханны үз ягыңа аударасын, чиратны бозасын”, дип бәйләнә иде. Чынында әлеге сүзләр Мөхәммәдәмингә кагыла, чөнки чиратны ул санга сукмый, күбрәк яшь хатыны тирәсендә чуала. Җөһдә моны белә, әмма белә торып, үчен Үрбәттән ала иде.
Менә шул Жөһдә түшәгеннән тормады. Алдагы көнне генә сарайда Коръән укытып, абыстайлар мәҗлесе уздырганнар иде. Мөнәҗәтләр әйтештеләр, бәетләр тынладылар. Хәтта думбра да суктылар. Каланың ин танылган өч-дүрт дистә остабикәсе генә килгән иде. Сарайныкылар күпме тагын. Бу Жөһдә үзе тәкъдим итеп, хан тарафыннан хупланган даими үткәрелүче мәҗлес иде. Һәр елны Жөмәдел ахир аенын беренче җомгасында Рагаиб кичәсенә туры китереп үткәрелә иде ул.
Бу кичәдә хәзрәте Рәсүл галәһиссәламнын атасы хәзрәте Габдулла илә анасы хәзрәте Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күремешләрдер. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнын нуры хәзрәте Әминәгә күчкән көндер. Сарайда бу вакыйганы шулай хөрмәтләп үткәрәләр иде
Ханбикәне бимазаларга берәү дә кыймады. Йончыгандыр, мәҗлестән сон рәхәтләнеп ял итсен, диделәр. Шулай өйлә җитте, намазга басарга вакыт, ә ханбикә тормый да тормый. Түшәкчесе түзмәде, бүлмәсенә узды.
—Ханбикә, бер-бер йомышын юкмы?—дип, аваз салды. Чөнки белә, хуҗабикәсе көйләтергә маһир.
Түшәкченен сүзләре бүлмә эчендә йотылып калды Жавап булмагач, түшәкче хужабикәсенә күз саласы итте. Тегесе үзенә хас булмаганча, чалкан төшкән, авызы ачык, йөзенә балавыздай аксыл-саргылт төс кунган
Әллә сырхауланып киткән инде, дип уйлады кыз һәм йөгереп чыгып имче тутакайны алып керде
—Бикәнә ахирәт күлмәге хәзерлә,—диде им-томчы тыныч кына. Ай-вай да килмәде, әйтерсен. гадәти хәбәр житкерә
— Кит. булмаганны!—диде түшәкче дерелдәгән кулларын кая куярга белмичә.—ханбикә бит ул
—Ханбикәләрне дә ходай үзенә ала,—диде тутакай.—күрмисенмени, күзләре керәчләнгән.
—И. кадерле бикәм, ниләргә дип безне ятим иттен. ташлап киттен,— дип. гадәт буенча сыктарга тотынды түшәкче.—синсез ниләр эшләрбез без? Ашавыбыз ашау, йокыбыз йокы булмас син булмагач. И. ходаечт. түземлекләр бир. бу кадәр хәсрәтне күтәрерлек көч бир
—Вакытыннан алда шыншыма,—диде имче битараф кыяфәт белән, күрәсен, ханбикәгә рәнжүле иде ул.—Бар. хәбәр сал. ханга җиткерсеннәр.
Җөһдәне дәрәҗәсенә туры китереп, зурлап, олылап җирләделәр Ясинны Бураш сәед үзе укыды. Хан гүр сәдакасын да ана бирде Кырыгын бик күп кеше җыеп үткәрделәр Үрбәт бу мәшәкатьләрнен эчендә кайнады Бик тату яшәмәсәләр дә. якташлар иде ич. Икәве дә дала кызы. Нугай һавасын сулап буй җиткергән абруйлы бикәләр. Язмыш аларны көнләш итте Ир бүлештеләр. Инде Жөһдәнен бернидә хаҗәте юк. Фанидан бакыйга һич нәрсә күчми шул. Җиһанга нинди хәлдә аваз салган булсан. шул ук хатдә китеп тә барасын. Калган кешегә генә барысы да кирәк
Үрбәт тә кара кайгыга төште. Мона Кырым ханбикәсе Нурсолтаннын Мөхәммәдәмингә язган хаты сәбәпче булды. Ул аны очраклы рәвештә генә кулына төшергән иде Сүзләрдән, әйтерсен лә. гәрәбә тезә, кәгазьгә сәйлән булып ятканнар "Барча Казан жиренен мөхтәрәм вә гыйззәтле ханы Мөхәммәдәмингә ходай озын-озак патшалык насыйп итсен, саулык- сәламәтлек. бәхет, күнсл тынычлыгы бирсен”, дигән мөрәҗәгатеннән сон, акыллы кинәшләрсн бирә. “Әдәпле бул. халык сөяр, гыйффәтле бул. алла сөяр, сабырлы бул. үкенмәссең: чыдамлы бул. картаймассың”,— дип теләкләрен җиткерә
Боларына ике куллап риза Үрбәт Тик анасын бу гына канәгатьләндерми шул. Үгет-нәсыйхәтен дәвам итеп, мәктүбен түбәндәге юллар белән тәмамлый: "Бернәрсәгә дә карама, тагын өйлән, кәләшеңне үзен сайда, яшь булсын, ишле нәселле булсын. Ходай кушып, варисын тумасмы?"
Нурсолтан ханбикә, билгеле, хак. Ул Олуг Мөхәммад ыруынын киләчәге турында кайгырта Югыйсә, ханлык башкалар кулына күчәчәк Чөнки Мохәммәдәминнсн дә. Габделләтыйфнын да балалары юк Аталары Ибраһим ханнын ике җәмәгатеннән биш улы булган Уллары менә ни өчендер орлыксыз. Үрбәтнен беренче ире Илһам хан да варис калдыра алмады Мөхәммадәмин дә шул чут Шуларнын кысырлыгы аркасында Үрбәткә дә бала табу, бала сөю, бала багл бәхете тәтемәде.
Нурсолтан ханбикәнең әлеге гаделсезлек белән килешәсе килми. Бәлкем, Гаеп хатыннарындадыр?
Акыл белән боларнын барысын да кабул итә Үрбәт Ләкин йөрәк бар бит әле. күнсл бар. Ә йөрәкнең Мөхәммәдәминне һич тә үз яныннан җибәрәсе килми
Мохәммәдәмин анасына ничек жавап биргәндер, анысы билгесез, тик ул вафат булган хәләл җефете урынына янә дә никахка керергә хокуклы Мәҗбүри түгел, билгеле, шулай да хокуклы Ир-атка шунысы да бик
җиткән. Нәфес куарга дисән аларга куш. Нәфес ул тыя алсан гына юаш, ирек бирсән, бирән кебек туймас.
Үрбәт иренен жәясен төрлечә тартып карады. Әлегә бернәрсә дә сизелми. Сизелмиме, сиздермиме? Анысын хак Алла үзе генә белә. Өйләнү башына китереп сукса, барыбер үз дигәнен итәчәк, “яшь ханбикәне кабул итәргә хәзерләнегез” генә диячәк. Берни дә кыла алмыйсын, хәзерләнәсең.
Ханәкә көрәшергә карар кылды. Ходай биргән чибәрлеген дә, наз- яратуларын да, хәйләләрен дә тозак итеп корды. Хатын-кызнын кырык чырасы бар бит анын, берсе сүнсә, икенчесе кабына. Кием-салымын янартты. Ак төстәге күлмәкләре генә дә дистәгә житте. Чөнки белә, Мөхәммәдәмин ак төс ярата. Урын-жирләрен дә үзгәртте. Охшатсын гына. Сандугачтай сайрый, күгәрчендәй гөрелди. Үзе гүя наз гөленнән яратылган.
Ә эчеңдә—ут. Нишләргә сон? Яр бирмәк—жан бирмәк, дигән борынгылар. Мөхәммәдәминне ул хатыны булып та, анасы, түтәсе, сеңлесе булып та ярата иде. Мөхәммәдәмин анын сулаган һавасына, эчкән суына әверелгән иде. Шул халәттә ничек кул кушырып утырмак кирәк?
Үрбәт бер көнне наз-сөешүләрнен ин кызган чагында гына:
—Ил теләге—ир, ди, хан, варислар турында да уйларга вакыт җиткәндер, мөгаен, чараларын күрергә җыенмыйсынмы сон?—дип читтән уратып кына әйтеп куйды.
Мөхәммәдәмин бу бүлдерүне өнәмәде, зур учлары белән хатынынын авызын каплады.
Үрбәт коелып төште. Әһә. Ошатмады, димәк, күнеленә корт төшкән икән инде моның, дип хөкемен дә чыгарып куйды. Кабат сүз кузгату мәгънәсезлек кенә булыр иде. Нишләмәк кирәк, маңгаена язылган язмышны тир белән генә сыпырып төшереп булмый шул. Күрәчәктән качып котылу да юк. Ничекләр яшь кәләшне кияү катына хәзерләп кертерсен? Анын өчен ин авыры шушы булачак. Үзен дә ханнын карт хатыннары Жөһдә белән Фатыйма хәзерләгән иде. Ул чагында көндәшләренең нинди хис кичерүе Үрбәтнен уена да кереп карамаган иде. Хәлләре хәл булган икән, бәгырькәйләрнең. Үз башына төшкәч кенә беләсен икән.
Мөхәммәдәмин хәзер көнен тулысы белән диярлек гаскәриләр янында уздыра. Нижнийга унышсыз яу чабу аны бик зур борчуга салган иде Гаскәрне баштан аяк ныгытырга кирәк. Бу, беренче чиратта, казна хәленә бәйле. Казнаны тулыландыру белән даими шөгыльләнү зарур. Дөрес, егерме дүртенче июнь җәнҗалы шактый керем бирде. Ләкин казна төпсез кое кебек ул, күпме салсаң да йота.
Хәрби шура утырышында да сүз казна хәлләреннән башланып китте. Салым җыюны үзгәртеп кору юнәлешендә эш башланган иде инде. Хан тәкъдиме белән литвалылар үрнәгендә, аны жан башыннан жыю мәгъкуль күрелде. Шунын өстенә, эре җир биләүчеләргә, һөнәр остаханәсе тотучыларга, сәүдәгәрләр, зур милекле затларга, мал-мөлкәтләреннән чыгып, өстәмә салым төшерелә. Әлегә яналык ватык арба шикеллерәк, шыгырдабрак кына бара. Бигрәк тә бәкләр ризасызлык белдерә. Чөнки алар бит әле гаскәр дә тота. Ул гаскәрләр хан карамагында, бәкләр фәкать корал, ат. ашау-эчү, кием-салым һәм башка кирәк-яракка китә торган чыгымнарны гына каплый. Малсыз хуҗалар. Бәкләр ризасызлыкларын ачыктан-ачык күрсәтмиләр, билгеле, эчтән генә мыгырданалар. Ханга баш бирмәү җилгә каршы төкерү белән бер ич инде ул Төкерегең барыбер үзенә төшә. Шуна күрә утырышның бу өлеше шома үтте. Утлы корал мәсьәләсе исә шактый бәхәсләр уятты. Беренче булып
Бураш сәед күтәрелде. Кашлары жыерулы иде мөфтинен. Башта һәммәсен дикъкать белән күзеннән кичерде. Шул кыяфәттә озак кына басып торды.
—Баш өсте, тәкъсыИр, тыңлыйбыз,—дип, хан ана ярдәмгә ашыкты.
—Утлы корал дигәнегез, шайтан төкереге ул,—диде рухани чәрелдек тавышы белән —Мөселман өммәтенә караган гаскәргә утлы корал кертү намәхрәм, Аллаһынын каргышы төшәр, берүк якын жябәрмән, разый- бәхиллегем юк.
Сүзен әйткәч тә Бураш сәед ж.ыел ы тучыларны усал карашы аша уздырды, гүя утлы корал төкереген чәчәргә хәзерләнә иде
— Нижнийда шушы утлы корал аркасында унышсызлыкка очрадык, тәкъсыйр, ничек каршы торырга сон ана?—дип. хан каш астыннан гына мөфтигә карап куйды.
Сәед чатырдай зур чалмалы башын артка чөебрәк уйланып торгандай итте дә, вәкарь белән генә җавабын җиткерде
— Мөселман орышчысын Аятелкөрси саклый,—диде —Хикмәт шунда, угланнар догага тартылмый, бөтен бәланын башы шуннан килә
Сәед тыны кысылудан интегә иде булса кирәк, тукталып калды
—Хәзерге заман орышында догага гына салышып жинүгә өмет баглау үзе бер бәла,—дип. яшьләрчә кызу канлылык белән Уйгын бәк мөфтигә каршы төште —Ходай да сакланганны гына саклармын дигән
Гадәттә, сәед белән бәхәсләшмиләр Фикерләре белән килешмәгән очракта да, дәшми калуны мәгъкуль күрәләр Кем дөрес, кем дөрес түгел ахыр чиктә хан хөкем чыгара. Шуна күрә баш угланнын күтәрелеп бәрелүен бик үк өнәп бетермәделәр Бигрәк тә Бураш сәед тузынды Ханнан фатиха да сорап тормыйча, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды да. капчык авызыдай кин итәкле жиннәрен жилфердәтә-жилфердәтә кулларын буташтырып сөйләп китте:
— Коръәнне ватканыгыз җитмәгән, инде изге догаларыбызга кизәнәсезме,—дип кычкырды.—бәланы аны доганы санга сукмау китерә Кылычларыгыз шуна тутыга. Кара син аны. углан башы белән ни сөйли бит. ә? Ходайдан куркыр иден. мәлгунь. Әстәгъфирулла, әйттем исә кайттым Лә иләһә илләлаһуль-халимуль-кәрим
Уйгын бәк тә үзенекен сөрде
—Тәрәккыйлек хәл итә бүген орышнын язмышын,—дип, башлаган сүзен күәтләде —Кадими акыл белән ерак бара алмыйсын, заманы ул түгел.
Әйткәләшне хан сүндерде
— Мөхтәрәм сәсдебез мен мәртәбә хаклы Дога мөселманнын байрагы ул,—диде.
Бурашнын эре сөякле какча йөзе яктырып китте, бүлмә буйлап жинүле карашын йөртеп чыкты. Тик ханнын сүзе бетмәгән иде әле
— Баш угланнын сүзләрендә дә хаклык бар,—диде ул батырып,— тәрәккыяткә борылыр чак. Мона кадәр утлы коралга мөнәсәбәтебез тискәре иде. Нижнийга һөҗүмнән сон бу карашыбызның дөреслеккә туры килмәве ачыкланды Утлы коралга фәкать утлы корал белән генә җавап бирергә мөмкин.
Аңлыйсы змы дигәндәй, хан беравык бүлмәне күзәтеп торды Шул арада Бураш сәед аклану сүзен кыстырырга өлгереп калды
— Мин тәрәккыяткә тәхәллеф түгелмен,—диде
Хан дәвам итте:
—Якын көннәрдә Бөек Литва кенәзлегенә баш углан Уйгын бәк җитәкчелегендә хәрбиләр, илчеләр чыгып китәчәк Утлы коралны тәрсәнә-'6сзгә кертербезме, шуннан соң тәгаенләрбез.
Мөхәммәдәминнен яңа никахын Үрбәт кенә түгел, бөтен сарай түземсезлек белән көтә иде. Һәммәсенең үз мәнфәгате. Жөһдә вафатыннан сон, анын вазифалары Фатыйма ханбикәгә күчсә дә, сарайда барыбер Үрбәт сүзе сүз. Иренә таянып, дуамалланып китүе дә бар. Яшь хатын нәфесле, иркә була ул. Авырга туры килмәгәе, дип борчылалар, адәмнең көне адәмнән бит инде ул.
Үрбәт бимазалана, сарай бимазалана, бер Мөхәммәдәмин ваемсыз гына йөри бирә.
Шулай да бер көнне, көтсен дип, Үрбәткә хәбәр салды ул. Ханәкә коелып төште.
Бу синең кара көнең, Үрбәт бикә, хан, ниһаять, үзенен карарын җиткерәчәк, дип тәшвишләнде.
Үрбәт кием-салымын да шушы рәсми вакыйгага туры китереп сайлады. Мөхәммәдәмин моны шундук абайлап алды.
—Аккошыма бүген соры төс кунган икән,—диде ишектән килеп керүгә, күзе үткен иде анын.
—Пакьлек булса, аклык була,—дип кинаяләде үз чиратында Үрбәт.
Ханнын сакал очлары дулкынланып куйды. Ул елмая иде булса кирәк.
—Ханәкәбезнең йокысы туймаган, ахры,—дип, шаярткандай хатынының биленнән кочып алды.
Шундый якын иде аңа бу куллар. Уф аллам, тиздән алар яшь кәләшнең биленә дә ятачак бит инде. Һай, яман да икән көнченен хәлләре.
—Үзем дә керфек тә какмадым,—диде Мөхәммәдәмин юынган арада.
Үрбәтнең кулындагы сөлгесе төшеп китә язды.
Мөхәммәдәмин ана сынап карап торды да әйтте:
—Әллә нинди син бүген, бикә,—диде,—үзеңә охшамагансың.
Ханбикә күнелендәген чиште:
—Синен керфек тә какмавын гажәп түгел, хан, үрсәләнер чагын,—диде.
—Әйе,—дип хуплап алды анын сүзләрен Мөхәммәдәмин,—гаскәрне сугышчан хәлгә китерү күп вакыт, күп тырышлык сорый. Иншаллаһ. очына чыгып киләбез инде. Ә керфек какмауның сәбәбе башка, менә тынлап кара әле, охшатырсың микән?
Мөхәммәдәмин куеныннан бер кәгазь кисәге тартып чыгарды. Аны учлары белән сыпыра-сыпыра ипләп кенә жәйде дә күзләренә якын китерде, карлыкканрак тавыш белән укый башлады.
Мангыт кызы Үрбәтбикә,
Күрсәң күңел куана.
Ак айдайын бите балкый Күзләр шуңа куана.
Ике кашының карасы,
Бармак басым арасы Үрбәтбикәгә тиң булырмы,
Йирдә адәм баласы.
Кондыздайын кара чәче Тубыгына тик төшә.
Карагаттай кара күзе Акылларны хуш итә.
Ана тин юк матурлыкта Йирдә адәм баласы.
Ана тин юк батырлыкта Йирлә иләм баласы.
Үрбәт башта аңышмый торды. Нинди мангыт кызы? Ә-ә, яшь катәшен янә Мангыгган сората икән. И, аллам, буталып бетте инде
— Мактана аласын, ханнан шагыйрь ясадын бит тәки,—диде Мөхәммәдәмин.
Чын күз яшьләре менә шунда килде. Тик бу инде шатлык, куаныч, ярату яшьләре иде.
—Рәхмәт, жанашым, солтаным, хәләлем, бердәнберем, бәгырь ташым,— дип сөйләнә-сөйләнә, үзен-үзе белешмичә сулкылдады бикә —Мин бит сине яшь кәләшен турында хәбәр җиткерергә кергәнсең дип торам
Инде Мөхәммәдәмин онсез калды
—Иске авыздан яна сүз, нинди нахак бәла тагасын син мина, бикә9—дип. гаҗәпсенеп хатынына бакты
—Сон, Нурсолтан ханбикәнең хаты Жөһдә
Үрбәт сүзен очлап чыга алмады, иренен күкрәгенә башын куеп, янә яшьләрен түкте.
—Жүләрем син минем, җүләрем,—дип хатынының аркасыннан сөйде Мөхәммәдәмин —Берәү гыйшкына тоенеп. төн йокламый сөеклесенә атап шигырь чыгара, ә ул аңа яшь кәләш тәкъдим итәргә җыена икән Борчылма, анаем Нурсолтан бикә бу хакта ничә еллар колак итемне ашый инде Анысы дөрес. Тик нишлисең, ходай насыйп итмәгән. Югыйсә, матур-магур малайлар бүләк иткән булыр иден
— Мин алардан да көнләр идем сине,—диде Үрбәт
Мөхәммәдәмин урысларның ишле гаскәр белән Казанга яу чыгулары хакында хәбәрдар иде инде. Мәскәүдә ышанычлы шымчылары бар анын Бу максатта зур-зур акчалар да тота. Мәгълүмат бик тиз килеп иреште Ул шул көнне гаскәри даирәсен орыш буласы урынга алып чыкты Шунда кинәш-габыш итештеләр
Табигатьнең йөзе ачылган чак иде. Алмагачлар шау чәчәктә Канәферләр дә алардан калышмый, күркә шикелле кабарынганнар Быел үләннәр куе, тыгыз. Урыны-урыны белән ат бәкәлен капларлык булып килатәр Тиздән тирә-як аллы-гөлле чәчәкләргә күмелер
—Болыннын карар җире дә калмас инде,—дип авыр сулыш алып куйды Мөхәммәдәмин,—карагыз сана, нинди матур гүзәллек! Кызганыч, орыш белән матурлык тәнгал килми шул. Ә без җинәргә тиешбез —Ул бераз уйланып торды да баш угланга мөрәҗәгать итте: ‘‘Уйгын бәк. ничек уйлыйсын, булдыра алырбызмы?"
—Моның башкача булуы мөмкин түгел, галиҗәнап,— диде Уйгын. чөнки без үз ватаныбызны саклау өчен орышка чыгабыз —Бахшы ничек уйлый?—дип сорады Мөхәммәдәмин Тимбаинын фикере күптәннән әзер иде булса кирәк — Күршеләр ярдәменнән башка очлап чыга алмабыз кебек тоела,—диде,— көчләр нисбәте һич тә безнең файдага түгел бит
—Булмаганны сөйләмә.—диде Мөхәммәдәмин яратмыйча. Чөнки бу анын иң авырткан җире иде
—Белүемчә, алдан урысларның жәиүле гаскәре килеп җитәчәк Атарга тын алырга да ирек бирмичә, беренче булып үзебезгә һөҗүм игәргә кирәк,— диде баш углан,—шәһәргә якын җибәрмәскә, алыш-бирешне ялан-кырда хәл кылырга
—Мин үзем дә шулай уйлыйм,—диде Мөхәммәдәмин,—искәрмәс түмгәк чана аудара, ди. Тик урысларны да акылсызга санарга ярамый. Алар да бит җиңәргә дип килә.
Мөхәммәдәмин учын маңгаена терәп, тирә-якны янә җентекләп күзәтеп торды. Ялан киң, атлыларга да, җәяүлеләргә дә урын җитәрлек. Кылычларны уйнатырга менә дигән. Шулай да искәртмәс һөҗүм дә көткән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Чөнки урыслар сукыр чебендәй ишле. Хәйлә кирәк монда, хәйлә! Дошманны ялгыш юлга кертеп җибәрү зарур.
—Инде мине тыңлагыз,—диде ул яугирләрен күзеннән кичереп.—Баш углан тәкъдим иткәнчә, көймәләреннән төшер-төшмәс үк урысларны яуга өстерү отышлы булачак. Максат уптым илаһи ябырылырга ирек бирмичә, дошманны өлешләп-өлешләп кыру. Әлбәттә, хәйләсез дә булмас.
Кенәз Димитрий Казанны алуына шик тотмый иде. Тик татар оясына менә шулай, үз утарындагы сыман, бернинди каршылыксыз, юл ачылыр дип көтмәгән иде ул. Әллә берәр чир кырып бетергәнме үзләрен? Бәлкем, җинеләселәрен белеп, качып ук киткәннәрдер? Күр инде, күз күреме җитмәс болын киңлекләрендә ник бер жан иясе күренсен? Уклар, сөңгеләр, кылычлар белән каршы алырлар татарлар, бик аяусыз орыш булыр дип хәзерләнгәннәр иде ич. Ләкин хәрби кеше өчен чын жинү—көч белән, осталык белән, корал белән жингән җинү. Шуннан да татлырак канәгатьләнү була да алмый орыш кырында.
—Атлы гаскәрнең монда кирәге күренми, кенәз,—диде Димитрий— Жилка Бельскийга,—Мөхәммәдәмин орышсыз гына бирелергә уйлаган, күрәсең. Кызуында эшне бетереп куйыйк соң алайса.
Кенәз Федорның да каны уйнап торган чак, яшь әле. Анын да күнеле ашкына, үзен танытасы килә. Бакырдай җирән мыегының очларын бөтереп куйды да әйтте:
—Уйларыбыз туры килә икән, үзем дә нәкъ шуны тәкъдим итәргә тора идем, өлгерә алмыйча гына калдым,—диде,—тәвәккәллик, кенәз!
—Беренче төркем белән җитәкчелек итүне сина тапшырам,—диде Димитрий Иванович канәгать кыяфәттә,—тик шуны бел. яхшы татар—үле татар, әсирләр белән мавыкмагыз.
Көймәләр бер-бер артлы ярга борыннарын төртте. Бельский шунда ук кораллыларны тезә барды.
—Ярминкә үчен кайтармыйча кулдан сөңгене төшермәскә!—диде ул фатиха сүзендә —Без яшь патшабызга җинү бүләк итү өчен килдек. Тәңре безнен белән!
—Кенәз, ганимәткә күпме вакыт бирелә?—дип сорады Иван исемле шадра сугышчы. Күренеп тора, күпне күргән мут солдат.
—Бер атна,—дип кычкырды Бельский барысына да ишетерлек көр тавыш белән,—Рәхәтләнеп талагыз, кала сезнең карамакта. Тик мал артыннан куып, кызларын буш калдыра күрмәгез. Бик татлы диләр поганкаларны. Ха-ха-ха!
—Борчылма, кенәз, кимен куймабыз,—дип авызын ерды Иван,—шулай бит. егетләр?
—Ура-а-а, ур-а-а...
Бельскийнын атын китерделәр. Бик күркәм алмачуар толпар икән. Ашкына, тыныч кына басып та тора алмый. Яу аты икәнлеге маңгаена язылган.
—Быргычы, уйнат быргынны! Байракларны күтәрегез!—дигән әмер яңгырады.
Мөхәммәдәмин Кремль тавындагы яшерен сыргавылыннан >рысларны күзәтеп торды Яу зилзиләсен үзе тәгаенләгәнчә тагын бер мәртәбә күнеленнән кичерде. Әлегә ул канәгать иде Ник дисән. урыс черчетын' һөжүмгә өстерергә туры килмәде, алар. әнә. капкын эчендәге икмәк кисәгенә алданган күсе шикелле үз ирекләре белән анын хәйлә капчыгына ябырылдылар.
—Ашыкма, көймәләрдән төшеп беткәннәрен көт.—диде ул янындагы Мансур угланга.
Тыныч бул дип әйтүе генә ансат, йөрәге, әнә, күтсрәген ватып чыгардай булып тибә. Ана чирүе янында булырга кирәк, ә хан һаман җибәрми
—Хан, мин үземне утлы табадагы кебек хис итәм.—диде ул йөзенә ялыну-ялбарулы кыяфәт чыгарып
—Урысларны озаграк тоткарларга тырыш, ләкин чамасын белеп кенә, җиңдек дип уйласыннар. Хәйләбезнен асылы шунда.—дип. Мөхәммәдәмин янә бер мәртәбә угланны кисәтте.
— Барысы да тәгаенләгәнчә булыр, галиҗәнап
Ниһаять, гаскәр яшеренгән урыннан чыкты Урыслар моны көтмиләр иде инде, каушап калдылар. Ләкин артта Идел, чигенергә юл юк Орыш шулай, көтелсә дә, көтелмәгәнчә башланды Китте кычкырыш, китте бакырыш. Сөнгеләр. кылычлар ялык-йолык килә Күзләрне кан басты, күнслләр катты. Кан исе. үлем исе таралды
Шадра Иван, гүя базардагы итче, турый гына. Зур, калын гәүдәсе ате монда, әле тегендә пәйда була. Тәм табып, ләззәтләнеп кизәнә
— Мә, поганый, ал кирәгенне!
— Күреп кал, менә мин ул синсн Газраилсн И-их!
Мансур углан шадра сугышчынын ду галәмәт килеп, унлы-сунлы татарларны кыруын күреп алды да, Батырша яугирны чакырып алды
— Бер көфер котырына анда, бар хәл ит,—диде.
Батырша жан кыючыны эзләп китте. Үзе дә гәүдате егет Жиргә нык басып йөри торганнардан. Ике баһадир көч сынашырга тотынды. Ә көчләр тигез. Әле Батырша өстен чыга, әле Иван куып алып китә Иванга унайрак. сөңгссснсн сабы озын, якын җибәрми. Йөхтәрсннән гир ага, күзләренә керә Үзләре аны сизми. Газраил якаңнан каптырырга торганда тир кайгысымы соң?
Бер ыргымда Батырша артка чигенгән атлы булды да. бөтен житехтеген. бар көч-куәтен җигеп, көндәшенә ыргылды Иванның сөңгесе бик азга гына соңгарак калып сузылды. Алар күкрәккә күкрәк очрашты Батыршанын борынына сасы ис бәреп керде Күрәсен. урыс ару гына төягән иде Күз иярмәс тизлек белән ул сөңгесен кылычка алыштырды да шадранын муенын сызып узды. Икенче мизгелдә Иваннын канлы башы гәүдәсеннән аерылды Казан кыхларын татый алмады тәки Ана хәзер ганимәт тә кирәкми иде инде.
Урыс яугирләрс артканнан-арта бара, алар тулысы белән орыш кырында иде инде. Жилкага тәүге хәбәрдә килеп иреште. Чапкын орышның унышлы башланып китүе, тиздән гаскәриен шәһәр бистәсенә аяк басачагы турында кснәз Бсльскийнын белдермәсен җиткерде Чиратгагысы орышнын бистә эчендә барганлыгын хәбәр итте
Кенәз Димитрий бала йоныннан гына торган кыска сакал-мысгын бармаклары белән тарагандай итте. Ул үз-үзеннән дә, гаскәреннән дә канәгать иде.
— Шәраб салыгыз.—диде адыотантларына.— бар кешегә дә. “Минем тәүге җиңүем өчен!" тост тәкъдим итәм *
*Чсрчсг яу
Чыннан да, бу чакта урыслар бистәгә бәреп кергәннәр иде. Казандылар каршылык күрсәтмичә генә чигенеп, юкка чыктылар.
—Ганимәт, ганимәт!—дип аваз салды кемдер.
Гаскәр ач кандала шикелле өйләргә ябырылды. Күп тә үтмәде, урыслар шатланышып, ава-түнә йөриләр иде инде.
—Бистә халкын талыйлар, ә без посып ятабыз. Хурлык ич бу,—дип зарланышты яугирләр.
—Урыслар безне качтылар дип уйласын өчен бу,—дип хәйләне ачты Мансур углан,—тиздән йөзгә-йөз киләчәкбез, батырлыгыгызны шунда күрсәтерсез.
Мөхәммәдәмин үзе дә орыш казанының кайнау ноктасына килеп җиткәнен аңлаган иде инде. Урысларның калага үтеп керүләре дә ихтимал.
—Уйгын угланга хәбәр салыгыз, төмәнен кузгатсын,—диде ул.
Планы гади дә, заманча яңа да иде ханның. Дөрестән дә, дошманны камап алу, сиздермичә генә аны үз ихтыяҗына буйсындыру, орышны башыннан ахырынача тәфсилләп күзаллау бу чор стратегиясендә өлеш- өлеш кенә кулланыла иде. Мөхәммәдәмин исә аны бербөтен итеп гамәлгә ашырды.
Мансур угланның чирүе алдавыч кына иде. Баш углан Уйгын җитәкчелегендәге төп көч урысларның арт ягындагы аулак урыңда тупланган иде. Хан шуларны орышка кертергә әмер бирде.
Урыслар җиңү шәрабы эчеп хозурланган бер мәлдә, Уйгыннын атлы төмәне аларнын арка якларына китереп бәрде. Бу шул кадәр көтелмәгән һөҗүм иде ки, Бельский билендәге кылычын суырып алырга да өлгермәде, алмачуарның тезгене татар угланы кулына күчкән иде инде. Ул чарасызлыктан, гарьлегеннән нишләргә белмичә ач бүредәй улады:
—У-у-ух...
Ул арада чаптырып Уйгын килеп җитте. Бельскийны анын каршысына китереп бастырдылар.
—Кенәз, мин сине Барча Казан җиренен бөек ханы Мөхәммәдәмин исеменнән әсирлеккә алам,—диде баш углан,—гаскәрбашын да шушы язмыш көтә.
Ләкин Димитрийны орыш кырыннан алып чыгып киткәннәр иде.
Воевода юлдагы атлылар төркемен Зөя елгасы тамагында көтәргә булды. Нишләргә белер ул хәзер. Үчен бише белән кайтарыр. Ә монысы вакытлы күңелсезлек кенә. Андый хәлләр була инде ул. Олуг кенәзгә хәбәр салырга кирәк, өстәмә көчләр дә җибәрсен.
Ул кенәз Василий Голенинны депеша белән җибәрде. Чапкын 9 июньдә Мәскәүгә кайтып егылды, олуг кенәзгә Казан хәлләрен, куе буяуларга манып, бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Имеш, Мөхәммәдәминнен дә гаскәре йөз менле икән. Нугайлар, себерлеләр дә ярдәмгә килгән икән. Имеш, һөҗүмне дә татарлар башлаган, атлы гаскәрне көтәргә ирек бирмәгәннәр.
Әлеге мәгълүматлар Василийның бер колагына керде, икенчесеннән чыгып китте. Анын өчен капманиянең уңышлы төгәлләнүе мөһим Кемнәр әсир төшкән, күпме сугышчы башын салган—бу анын эше түгел. Гаскәрбашы бар, ярдәмчеләре, карасыннар. Ана фәкать җиңү генә кирәк. Шуңа күрә кичекмәстән үзенен шәхси карамагындагы сапланма гаскәрне Димитрийга ярдәмгә җибәрергә карар кылды. Кенәз Василий Холмскийны чакыртып, бик нык кисәтте.
—Миңа Мөхәммәдәмин ханны тотып алып кайтыгыз,—диде үтә бер кырыслык белән,—Ак күлдә аңа урын әзер инде.
Йәликәй карт балыкны Тарлаш кичүеннән түбәндәрәк тота Монда жәтмә салырга бик унай. Идел бу урында агымын тизләтә төшә Шуна күрә, ахры, төбе чиста, төп-тамырлар да. агач-ташлар да бимазаламый Коралга зыян тими. Батык, Аллага шөкер, күп, тота гына бел Йәликәйне бу яктан өйрәтәсе юк. нәсел-ырулары белән базыкчы азар Хан табынына да балыкны ул жибәрә. Йәликәй базыгы үзенә бер тәмле була, дип әйтә икән хан. рәхмәт төшкере
Хан жәенгә мөкиббән, һаман шуны сората Тик зурысы булсын Ә олы жәенне кармакка каптырырга кирәк, жәтмәгә эләкми ул. эләксә лә ертып чыга. Чос базык. Теләсә-нинди җимгә ыргылмый, сайланып кына сыйлана, каһәр. Ана кош ите бир Анын да ис керә башлаганы булсын
Карт балыкка оныгы Хәмәтшәехне да азып йөри, өйрәнә торсын, ди Малай ушлы. Әйткәнне бик тиз эләктереп ала. Кайсы базыкнын өстә йөргәнен, кайсысынын төптә ятканын, кай яктан жил искәндә базык киткәнен, уылдык чәчү чорларын—барысын да яттан белә Жиде генә яшь бит әле ана. Хәер, заманасы шулай, яшьләр белән ярыша азмыйсын Әнә. кичә ханнын ашчысы сөйләп торды, кайсыдыр мәмләкәттә утлы кораз уйлап тапканнар, имеш Үзе иләмсез шартлый, ди. Тавышыннан йөрәкләре ярылып үлүчеләр бихисап икән Тимерне ярмага әйләндерә, ди. Тисә, кара канга батыра икән Шул коразны урысларда эләктергән, ди. Угланнар бик куркып торалар, имеш. Урыслар белән бик зур орыш буласы икән
—Бабакай, кармагын өч мәртәбә этләде бит инде, әллә күрмисенме?— дип. Хәмәтшәех аны уйларыннан арындырды Жәт-жәт кармак жебен саварга тотынды Йәликәй. Ләкин жәеннен дә азданасы килеп тормый шул. күгәрченне эләктереп шылган, әнә.
—Жимне әрәм итген.—дип уфтанды малай
—Чәпчемә сәнә, юеш борын, кош буа буарлык, тагын ауларсын.— диде карт тешсез авызын шапылдатып
—Һы, тапты ялчы,—диде мазай эре генә,—әллә кулы кычытып тора дисенме?
Алар берара сүзсез генә утырдылар Тынлыкны янә Хәмәтшәех бохзы
— Бабакай, карале, кара, су өстендә әллә нинди кара нәмәстазәр.—дип. Иделгә төртеп күрсәтте
Чыннан да. су өстен тутырып, агач төпләренә охшаш нәрсәләр ага иде. Карт кулын маңгаена куеп, шул тарафка чекерәйде Күхзәре кояшка чагылу сәбәпле, ул нәрсә акканын анык кына күрә алмады Яшьләре лә комачаулый.
— Бүрәнәдер,—диде карт.
— Бабакай, бүрәнә түгел алар.—диде Хәмәтшәех Малайнын күзләре үткенрәк иде. билгеле
—Тарлаш тамагындагы урманга төштеләр микәнни?—дип гөмандалы карт
— Кеше гәүдәләре бугай, бабакай
— Юкны сөйләмә, юеш борын, шул каләр кеше гәүдәсе каян килсен9
Карт, ниһаять, күхзәренен жаен тапты Казан тирәсендә орыш кузгалган
икән, дип уйлап алды, жәт-жәт кенә кармакларын урый башлады
—Улым. әйдә. жыен. өйгә кайтыйк. Азлам сакласын!
Бу вакытта Казан каласы итәгендә өченче кон дәһшәтзе сугыш бара иде. Ул кенәз Александр Ростовскии. Касыйм ханзадәсе Жангали җитәкчелегендәге атлы гаскәр килеп житүгә кабынып китте
—Холмскийны көтсәк, ышанычлырак булмасмы9-дигән теләк белдерде Ростовский,—олуг кенәзнен гаскәрендә утлы корал да бар
аа
—Холмский иң хәлиткеч этапта, Кремльне алу этабында гына кирәк булачак. Ул килеп җиткәнче бетерәсе эшләр дә күп әле,—диде гаскәрбашы.
—Минем бөркетләрнең түземлекләре төкәнде анда, тыяр хәл калмады,— дип сүзгә кушылды Җангали.—Ул Казан калай әтәчләренең кикрикләрен шиңдерергә бик вакыт.
—Күрдеңме,—дип эләктереп алды шаһзадәнең сүзен Димитрий,—татарлар үзләре казанлыларны күралмый. Кан кайтару өчен менә дигән форсат.
Мөхәммәдәмин сыргавылыннан урыс гаскәрләренең хәрәкәт-гамәлләрен җентекләп күзәтеп торды. Яшерен ирәвелгә4 җибәрелгән унлыкбаштан да чапкыннар эз суытмый.
—Урыслар нишләптер песи булдылар, бу һич тә аларга охшамаган,—диде чираттагы чапкын,—астан уеп, өстән җуеп куймагайлары.
Мөхәммәдәминнен кин мангаена сырлар ятты: димәк, һөҗүмгә хәзерләнәләр. Ул үзе дә шуна исәп тота иде. Чөнки кенәз Димитрий яшь кеше, аның озын-озак көтәргә түземлеге җитмәс, тизрәк орышка ыргыласы килер.
Бу юлы Уйгын яугирләрен үзәккә куйды хан. Ябырылып килүче урыс атлыларынын арасына чөй кебек ярып кереп, аларны төркем-төркем таркату бурычы куелды баш угланга. Ә ян-яктагылар ул төркемнәрне камап алырга тиеш иде. Мондый күпсанлы гаскәр катнашындагы орышта фәкать хәйлә һәм җитезлек белән генә җиңүгә ирешергә мөмкин.
Димитрий исә өметен ишлелеккә баглый иде. Яу булып өерелеп килергә дә, тын алырга да ирек бирмичә, дошманны изеп-таптап китәргә. Монголлар шул рәвешле, әнә, ничәмә-ничә мәмләкәтне, ничәмә-ничә халыкларны тәпәләп узганнар, үзләренә буйсындырганнар. Рим шул ысул белән бөек Карфагенны тезләндергән, Мисырны, Урта диңгез буе биләмәләрен кулына төшергән. Аттила җиһангир Уралдан Ауропага кадәр кылычын ялтыратып узган.
Мөгаллиме, мәшһүр Византия императоры ыруы вәкиленнән булган синьор Константин колагына тукыганнарны бөртекләп хәтер иләге аша уздыргач килде әлеге нәтиҗәгә Жилка. Китапча фикер йөрткәндә, бу чыннан да бик төпле, бик шома тәгълимат иде. Ул. һичшиксез, яшь воеводага дан, җинү китерәчәк.
Ростовский әлеге тираданы тыныч кына йотты. Сүз көрәштерүдән ни файда, ул барыбер үзенчә эш итәчәк. Жангали шаһзадә исә эре тешләрен ыржайтып елмайды. Воеводаның дуамаллыгы охшый иде ана. Чөнки ул үзе дә яшь кеше, ул да бөеклеккә дәгъвә итүче.
Орыш иртә белән башланды. Җилсез, дымык иртә иде бу. Идел өсте тип- тигез. Ара-тирә вак балык артыннан куучы чуртаннар гына, чупыр-чупыр килеп, суны болгатып алалар. Мул булып чык төшкән, ярдагы үләннәр ямь-яшел булып яшәреп утыралар.
Ослан тавы түбәсеннән кояш елмаеп балкыганда да тыныч иде әле. Ул бүген үзгәрәк күренә. Ни өчендер шәфәкъ кызыллыгы бик тиз бетте, анын урынына кояшның як-ягында ак колакчыннары бар иде. Моны коры, кызу көнгә юрадылар.
Кинәт кенә офык караңгыланып китте. Җиһан берьюлы дөпелдәгән меннәрчә тояк тавышы эчендә калды. Бу шул кадәр көчле иде ки, хәтта җир гүли башлады. Шом өстенә шом өстәп, кешеләр кычкырыша, атлар кешни. Һавада әле чыкмаган кан исе асылынып тора. Ахырызаман диярсең.
Урыс явы менә шулай котырынып килде.
1 Ирәвел — разведка. 84
Уйгын бер талпынуда иярендә иде инде. Яна сауган сөт шикелле ап-ак толпары өстендә ул әүлия затны хәтерләтә иде
—Атларга менегез!—дигән әмер яңгырады
Ин алда—Олуг Мөхәммәдтән калган кыл байракны тоткан яугир Аннан аз гына калышып, хан байракларын йөртүчеләр урын алды.
—Тезгеннәрне бушатыгыз!
Атлар бер тын белән дәррәү килеп кузгалдылар. Тояк астыннан кыелган үләннәр оча, кибеп бетмәгән чык тамчылары чәчри. Бер якта татарлар, икенче якта—урыслар Татарлар үз йортларының иминлеген саклау өчен күтәрелсә, урыслар Казан иленә коллык тышавы салырга, антихристларны буйсындырырга килгән. Бу—изге гамәл Шуна күрә берәве дә башын аямый, һәркайсы үзен хаклы дип саный. Орыш мәрхәмәтсез, рәхимсез булачак.
Инде кояш та күренмәс булды. Ә ара якынлашканнан-якынлаша. Әнә, атларнын мышлавы да ишетелә башлады, тир исе борынга килеп бәрелде.
—Көферләргә—үлем!
—Бей, поганых!
Гарасат кузгаткан дулкынны тыеп булмаган кебек, бу өерне дә туктатыр көч юк иде инде Бәгырьләр катты, хисләр качты. Башта бер генә уй: ялмавызыннан өстен чыгу.
Гаскәр маңгайга-мангай чәкеште Кылычларга, сөнгеләргә тәүге кан ябышты Буталышып беттеләр, кемнсн кайда икәнлеген дә белеп булмый Дошман атчабарлары эченә чой булып керү, аны төркемнәргә бүлү планы да орышнын башында ук челпәрәмә килде. Урыслар сукыр чебен кебек ишле иде.
Уйгыннын ак аты Чынгыз ханмын Сәтәре шикелле әле бер җирдә, әле икенче жирдә калкып чыга, үзе күз иярмәс җитезлек белән сөңгесен уйната.
Мохәммәдәмин сыргавылына ябышып катты, керфекләрен дә какмыйча орыш кырын күзәтә.
—Кенәзне сөңге очына ал, кенәзне!—дип кычкырып җибәрде ул берзаман, әйтерсең лә, аның сүзләре шунда кадәр барып җитә ите. Ни сәер, баш углан әлеге күрсәтмәне ишеткәндәй. Ростовскийга якынлашу хәстәренә кереште. Воеводаны сафтан чыгару бик ярап куяр иде. әлбәттә Башсыз калган гаскәр койрыгы өзелгән кәлтә белән бер ул. качу ягын карый
Жан сакчылары кенәзне нык саклыйлар, якын кззлергә ирек бирмиләр, чынлыкта ул җанлы божра эчендә. Шунлыктан, ин элек сакны какшату зарур Уйгын бу эшне якыннарына тапшырып, үзе кенәзне сагалый башлады. Һәм җаен туры китереп. Ростовскийга сөңгесен очырды Кенәз шул ук мизгелдә аяк астына мәтәлеп тә төште
— Егет икәнсең, булдырдың,—дип. Мөхәммәдәмин баскан урынында сикергәлән куйды.
Уйгын, ниһаять, урыслармын зур гына төркемен Идел буена кысрыклады Һәммәсен кылыч астыннан үткәрделәр, берәү дә котылып кала алмады Менә шуннан сон китте инде мәхшәр. Урыслар тәртипсез рәвештә чигенә башладылар. Ә чигенер урын юк. Чөнки арка ягыннан чан гаскәрләре килеп керде Чолганышта калдылар. Ары сугылалар, бире сугылалар, тик кайсы якка гына сугылма, угланнарның сонгесенә килеп тортеләсен
Үтереш, суеш туктаусыз оч тәүлек дәвам итте. Холмский бу ызгыш табынының сонына гына килеп житге Аны килә-килешкә утлы корал ы- ние белән капкынга эләктерделәр, әсир төшкәнен дә абайламыйча калды кенәз.
Дәвамы килме саннарда