ХУНВЕЙБИН


РОМАН-ЭПОПЕЯ
Данын буйлап таракан татар иоыаҗираәренә басышчаңа
БЕРЕНЧЕ КИТАП*
Автордан
Соңгы ун ел гомеремнең мәгънәви нәтиҗәсе булган ошбу романым басыла башлардан алда мондый мөмкинлек биргәне өчен журнал мөхәрририятенә рәхмәт белдерәм Әсәр белән танышу укучылар өчен бәйрәмгә әверелер дигән өметем зур. Әсәрем басылу унаеннан аларга шушы кечкенә эндәш сүз белән мөрәҗәгать игү урынлы булыр дип уйладым
Исеме ят яңгыраса да. “Хунвейбин"—бүгенге татар милләтенең хәл-әхвален сурәтләгән саф милли-психологик роман Хунвейбин, кемнәрдер уйлаганча, ниндидер милләт яки сыйныф түгел: ул. дөресрәге, хунвейбинчылык—милли затсызлану: ул хәтта ки образ, символ да түгел ул—халәт, күренеш.
Әсәрнсн сюжеты да. яратылыш, төенләнеш, үсеш, чишелеш юллары гаять катлаулы Мондый катлаулылык автор тарафыннан куелган ихтыяри үзмаксат түгел Ул әсәр каһарманнары—беренче чиратта соңгы йөз елда татар халкынын бер тере күзәнәген тәшкил иткән мөһаҗир Сәлахиләр нәселе кичергән мнллн-гарихн тетрәнүләрнең безгә хас булмаган, гадәттән тыш. молекуляр дәрәҗәдәге катлы катлы катаклизмнар аша \түенә бәйле Вакыйгалар төрле кыйтгалар, илләр, төрле телзәрдә төйнәтә һәм коллизиягә керә Ил эчендәге һәм ил тышындагы тагар җәмгыятенең һәммә катламнары тормышының соиналь. тарихи-иҗтимагый, әләбн-нәфне. урыны белән кискен публицистик, урыны белән кискен сатирик яссылыкта сурәтләнүе, тел-стиль чараларының күп тармаклы булуы, конфликтларның еш кына
• Ж\'|ИМ I |1.||>И.1И!Ы
Айдар ХӘЛИМ (1942) шагыйрь. прозаик, публицист, җәмәгать шиек чеег. татар башкорт, рус телендәге кутанлы китаплар (“Тимерын сирень". Татар вакыты", "Талант Шәхес Шагыйрь") авторы Татарстан Язучы.хар берлегенең Г. Исхакый исемендәге премиясе лауреаты Чал чыда яши
символлар аша чишелеше—болар барысы да яшәеш һәм сәнгати дөреслек таләпләреннән туган чынбарлыклар.
Шуна күрә “Хунвейбин” без күреп-укып өйрәнгән “йөгрек беллетристика” түгел. Укучыдан түземлек һәм сабырлык сорала. Биредә гасыр (роман) башында куелган сорауга җавапның гасыр азагында гына табылуы, ә бәлки әлегә бөтенләй табылмыйча калуы да мөмкин. Романның беренче китабы “Сәлахиләр сагьппы”нда татар милләтен борчьпан глобаль проблемаларның “маяклары” гына кагыла. Икенче Меңъеллыктан чыкканда хәл ителгәндәй булып күренгән гомуммилли бурычларның Өченче меңъеллык башында да хәл ителмичә, алай гынамы, Рәсәйгә бүгенге кыргый демократия килгәннән соң, милләтебезнең, киресенчә, патша, совет хакимиятләре заманнарына караганда да кискенрәк, көтелмәгәнрәк сынаулар алдында калуы шушы татар түземенең, бара торгач, аркабызга оры булып калкып чыгуын раслый кебек. Автор һәм әсәрнең төп каһарманнары Сәлахиләр токымы шул “тарихи оры”дан дәүләти арыну юлларын эзли.
Хәерле сәгатьтә!
9 февраль 2008
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Сәлахиләр сагышы
Бар галәмне тетрәтеп күк күкрәде. Гүя меңләгән атлар табыры үтте. Җир кабыгы кузгалып куйды.
Күк йөзе актарылып һәм болытлар ташкынында кайнап яшәрде.
Тыгыз, каты куллы җил агачларны чайкалдырды, мал капкаларын гына түгел, жан капкаларын да ачып җибәргәндәй булды.
Һавада койма яңгыр алдыннан була торган дымлы иркенлек яралды.
Туган Ил һавасы. Аһ, Туган Ил һавасы—Ватан кәгъбәсе!
Башы әйләнеп киткәндәй тоелды.
Кайдадыр бала елый иде.
Юктыр ла! Барган уңаеннан туктап, Иркен ага бер мизгелгә күзләрен йомды: ул ихластан да баш әйләндерерлек ләззәт шаукымында йөзә иде. Ул дала гөлгеле кебек колакларын шомрайтты. Бала еламый, гүя шушы гөлгел, әле яна гына ана карыныннан яшь үләнгә сикереп төшеп, дүрт аякланган колын, кыңгырау аһәннәре таратып кешни һәм бу көмеш кешнәү... (шунысы сәер., гомерендә беренче мәртәбә!..) анын шикәрдәй ак тешләре арасыннан чыга да, шигырь булып яңгырый:
Ни газизрәк—бу ватанмы?
Аһ. туган каумем газиз!
Ул мөкатдәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!
Сөт калыр. Ватан китәр!
Сөт калыр, Ватан китәр!
Зиһененнән томырылып чыккан колын, уйгыр даласының колыны, монда, Чаллы урамында кыңгыраулар зеңгелдәтеп, шигырь укый! Кеше ышанырлык хәлме?!
Моннан нәкъ алтмыш ел элек ерак Уйгырстанның, ягъни борынгыча Кдшгария, тагын да аныграк итеп әйтсәк, Шәркый Төркестан дип аталган төоәкнең, Кизләү дигән авыл мәктәбендә ятланган бу шигъри сәхифә
тәэсирендә күзләренә бөртек яшь тә шытып чыккан иде. Ошбу беренче язгы күкрәүләрне тарихи Ватанында беренче тапкыр үз колагы белән ишетә алсын өчен аны бирегә нәкъ әнә шул изге сөт—Ана сөте алып кайткан
иде!..
Ул йомылган күз кабакларына шифалы ягмур тамуын көтте Туган ил ягмурлары астында бер генә тапкыр булса да бәгьренә кадәр чыланасы килде. Әмма бу сафландыргыч шәфагать шылт та итмәде “Явар-явар. һич кенә дә яумый калмас.—дип юатты ул үзен —Әнә. жирнен кабыгын ничегрәк кенә җилтерәтеп алды? Күк-Ата шулай тетрәткәч кенә уяна бит ул Җир-Ана кышкы йокысыннан. Күк-Ата тәнен шулай җилтерәтеп кенә туфрактагы тамырларны, андагы ачыккан күзәнәкләрне кузгата да. тире астындагы кан тамыры сыман күзгә күренмәс юлыклар аша аларга язнын татлы һавасын һәм сихәтле дымын сеңдерә.
Уенга түгел, шәһәр мәхкәмәсенә—хөкемгә бара ятса да. агабызнын кәефе ярыйсы иде. Үзенә каршы агылган халкынын да кәефе һәйбәт кебек. Ул юлдашына күз ташлады. “Юлдаш" дигәне—менә ошбу кул таягы болады. Ана буеннан буена гарәп имлясында зурайткыч пыяла аша кояш утын юнәлтеп “Иркен Сәлах-Кихпәви" дип язылган. Бары тик һималай тауларында гына үсә торган хуш исле, ниндидер йомшак сынлы, йөрәккә шифалы артыш агачыннан ясалган ул таяк Кришна тәгълиматындагы һиндуслар артышнын бу төрендә яшрен вә яшәрткеч көч. мөселманнар исә анарда Йәэжүж-Мәэжүж кавеменнән саклый торган илаһи дәрман бар. диләр. Серле таяк ул. Көчле таяк Дару төенчеге кебек шифалы Ходайга шөкер, дөнья буйлап бихисап моһажирлек кылып, анын бу таякны әлегә кадәр беркемгә дә күтәргәне юк Кискен мизгелләрдә кинәшеи кенә ала...
Башка вакытлардагыча үҗәтләнеп тыкылдамый бүген анын “тык-тык бабае". Иркен ага, әлхәмдү-лиллаһ. артык чайкалып аксаган аксак түгел Бераз чатанлагандай итә. Ун аягы сулыннан ун миллиметрга кыскарак Ун миллиметр хирургиядә бик күп икән ул. Адәм баласынын очлыклары арасындагы аерма ике генә миллиметр булса да, ул. үрдәк сыман як-икка янтаеп, озынрак аягын читкә ыргытыбрак атлый, юк-юк. дөресрәге, давылдагы коймә кебек чөнкәебрәк “йөзә" башлый икән Теге чакта. Тәкла-Мәкан чүлләренең хезмәт лагерьләрендә “сәяси тәрбия" үткәндә. хунвейбиннар1 ун аягынын үкчәсен эрзнн таяк белән тоеп, шул хәлгә төшерделәр Еллар буе ташкапчыкта тотып, гаебен ачыклау өчен бер тапкыр сорау алмадылар, эттән талаттылар да. ун аягынын үкчәсен генә төйделәр...
“Хунвейбин.. Хунвейбин —дип пышылдады ул — Башыбозыклар Кытай башыбозыклары. .."
Шул сөргендәге заманнардан ук балтыр соягенен җелеге кибә башлады Гомерлеккә гарип калдыру өчен төйгәннәр икән хунвейбиннар үкчәләрен Аһ. аякларының сызлаулары! Кырмыска иләвенә түгел» утка тыгасы килгән көннәре вә төннәре күп болады Менә шулай, хунвейбиннар аны асмадылар да. атмадылар да—аксак ясадылар Табиблар аягын бөтенләй кисеп ташларга дигәннәр иде. югыйсә Әлхәмделиллаһ. Голжадан Тозмохәммәд атлы уйгыр кардәшемез бу бәладән коткарды Ул үзе бик ишетеп тә бармый
Хунвейбин кытайчадан сү.шкүз ‘хуп’ кызыл, ней сак.саклау 'бнн солдат гваодпяче Ми.нн кы п.11 сакчы', "кызыл солдат "кызыл ммпдияче" дип торжгчә ителә Мао 1Ьедуи җитәкчелегендә "Мәдәни инкыйлап' НЫ <1966 1974) тормышка ашырган бу анархист яшьләр хәрәквтеисм тпп кече булып талиблар укучы яшьләр. катык армиясендә хезмәт итүче яшь 1Ы111 т.мнчы тар п инц|мн|әь*р торды М . уж» иикый тап' фа»м: а. ы Кытайга тарихта бу тматан
ихаталан ^ м^релгәи \<- мат коицта1грьмргп.м ‘ т^Ли ’ уткәяда имгәген.ш ко|)баниарның < аны
йш ми 1пионга життг (Бире до һәм ары таба автор мскәрмалоре )
Колакка каты. Төрекләр әйтмешли, колагын капкач белән каплаган. Ничек итеп, диенез. Иркен-ага кичә үлгән булса, бүген ишетмәгән булыр иде: Һималай-Һиндекыш тауларынын ылыслы урманнарында гына үрчи торган кыргый бал кортлары бар икән. Аларны икенче төрле “кар кортлары” дип тә атыйлар, ди. "Һи мал ай "—һиндидән “кар йорты” дигәнне анлата. "Һиндекыш”ының бары тик Һиндостан тауларында гына була торган “Һинд кышы” икәнлеге инде әллә кайлардан кычкырып тора. Аллаһунын кодрәте киң, менә шул кар кортлары үрчи торган биектән-биек тауларда нәкъ менә шул кортларны ашый торган “корт бүресе” дигән зур башлы кортлар була, имеш. Тозмөхәммәд кардәшемез Иркен-аганын аягын шул “корт бүреләре” башыннан алынган алтынсу сыгынты белән уды. Көнгә күрсәтергә ярамаган дәрәжәдә якты, көнгә күрсәтсән. шундук кара төскә керә торган үтә күренмәле сәлсәбил—нектар иде ул. Үзенә исә шушы кортларның балыннан куылган аракы эчерде. Көненә өч уймак. Берәр уймак. Бер тапкыр, мавыгып китеп, бер юлы ике уймак та эчте. Ике уймак бал балыннан башына шаукым сугып, җырлап җибәргәне дә хәтерендә калган:
Сәнен беләзеген лә ике пар,
Берүсе инлү улса, берүсе тар.
Матур жегет улсаң, сөй ике жар,
Берүсе сырхау улса, берүсе бар.
Тозмөхәммәд, тукмак борын, “Менә сиңа сырхау!” дип тәгәрәпләр көлә иде андый чакларда.Рәхмәт төшкере, җелеге кибүдән туктаса да, ун аягы барыбер кыскарып калды. Онытман, ун аягынын үкчәсе сулыныкына караганда, дингез өсте тигезлегеннән ун миллиметрга югарырак йөридер.
Иркен ага дәвасы өчен Тозмөхәммәдкә инде дә рәхмәтле. Менә шул көннәрдә аңлады ул бал корты дигән илаһи җанның шифалы мәртәбәсен. Менә шул көннәрдә әйтте инде ул үзенә нәзер итеп: кайда яшәвенә карамастан, бал кортлары асрарга, умарталар тотарга, кая гына барса да, умартачылык кәсебе буенча дөнья әдәбиятын тупларга тиеш. Жир йөзендә ничә төрле кавем булса, корт нәселләре дә шулкадәр төрле була икән. Кем әйтмешли, үзең ач торсаң да, бал кортларын ач тотмаң. Нәзеренә тугъры калды: Әмрикәнең төньягында урнашкан Висконсин штатының оҗмахтай бер төпкелендә менә утыз ел инде ул умарталык асрый. Егерме баш умарта!.. Монда, Олы Күлләр тарафларына агылган тигезлекләрдә, кайчандыр ерып чыга алмаслык кара урманнар шаулаган. Кайчандыр бу урманнар җирле һинди кабиләләренә, татарга хезмәт иткән Тау Ягы урманнары кебек, баскынчыларга каршы кальга бурычын үтәгән. Кырылудан чак калган һиндиләр хәзер ары-бире сакланган урман эчләрендәге биләмә-резервацияләрдә гомер кичерә. Аларның гасырлар буена вәхшиләрчә киселгән, төпләнгән, яндырылган урманнарының тамыр көлләрендә—черемәле кара тупракта хәзер солы, бодай, клевер, кукуруз басулары, шалкан, бәрәнге, шикәр чөгендере плантацияләре—һи-и-и, нәрсә генә үсмәйде анда! Бар дөньядан агылган колонистлар һиндиләрне резервациягә—коллыкка куып кертеп, малны һәм алар күшәячәк клеверны иреккә чыгарганнар. Шуна күрә урман-болыннарда һәр һинди кешесен күргән саен Иркен ага үз татарын күргән, Илһам Шакир башкаруында үзенен атаклы “Кара урман ’ын тыңлаган кебек була. Алар ана бертуганнары кебек якын. Каян килгән бу якынлык? Гүя Олы Күлләр тирәсендәге калын кара урманнар, Миссисипи, Сент-Круа, Висконсин елгалары ярлары.
Әмрикәне сөйрәп килгән атлы олаулар сыман, Каналанын урманлы үрләренә менгәндә “Кара урман"ны җырлый'
Шәркый Төркестаннын Элә буйлары, туган Кизләү табигате бер җәннәт булган булса, монда. Висконсин елгасы буйларында үзе нигезләгән Кизләү икенче җәннәт болады! Элә буйларын Әмрикәнен Олы Күлләр тирәсенең табигате белән чагыштырганда, алар бер-берсенә кискен капма-каршы кебекләр. Тегендә зәнгәр чыршылар булса, биредә каеннар һәм өрәнге- чаганнар Тегендә кондезен кояш тәнне пешерсә, төне исә салкыны белән тәнеңне өтсә, бирелә. Олы Күлләр тарафында, салкын котып та. эссе мунча ләүкәсе дә юк—һаванын тын алышы тигез, адәмзат салкыннан да. эсседән дә бәргәләнми—нәкъ Тукай әйтмешли. Татарстандагы кебек, "җил дә вакытында исеп, янгыр да вакытында ява". Әмма табигатьнең, көн-төннен ниндидер фасылларында вә гамәлләрендә алар берсенә охшашып та. хәтта бер-берсен кабатлап та куялар Нәкъ адәм балалары кебек: тәннәренен төсе торле. телләре, диннәре төрле—әмма катыкны барысы да эчәләр, барысы да яратышып, бала тәрбиялиләр'. Кайнар һәм салкын муссоннар үтеп кермәгән үзәнлекләрдә мәңге яшел субтропик табигать чәчкә атып утырса, бераз гына тауларга күтәрелсән. анда, нәкъ Татарстандагы кебек, яфракларын коя торган агачларга тап буласын. Ә бит аларнын берсе Үзәк Азиядә, икенчесе Төньяк Әмрикәдә урнашса, өченчесе—Азия-Европа чигендә! . Агачлар төрле, әмма яфраклар шул ук—коелалар'
Шушы каршылыклар бердәмлеген тәшкил иткән табигать кебек табигатьләр җир йөзендә сирәктер' Табигатьләр арасындагы кискен континенталь аерымлык һәм кискен континенталь охшашлык мәҗбүр итмәде микән Сәлахиләр нәселен өч континентта—башта Европа, аннан Азия, аннан инде Әмрикәдә дә бер үк Кизләү исемен йөрсткән өч авылны нигезләргә? Төркестаннын Элә буйларында, үзәндә һәм тауларда. Татарстандагы кебек, җәен-кышын җылылар-суыклар плюс-минус утыз, хәтта кырык градус дәрәҗәсенә җитеп тирбәлә. Ә менә Әмрикәнен ул яшәгән Олы Күлләре районында һава бик йомшак, континенталь, температура кышын минус алты-унөчтән. җәен плюс унсигез-егерме биш градусны тәшкил итә. Әмма Торксстанда да кышын, җәйге ком бураннары белән бергә, елына карап. Татарстандагы һәм Висконсиндагы кебек, күз ачкысыз кар бураннары була. Висконсин калкулыкларынын биеклеге 500- 600 метрдан артмаса, Төркестаннын Элә буйларын уратып алган тауларнын биеклеге алтышар-җидешәр чакрымга җитә. Әмма, ни гаҗәп, кайсыбер елларда Миссисипи һәм Элә үзәнлекләренен икесендә дә. алдан сөйләшеп куелган кебек, койма янгырлар ява Никадәр кин. серле вә төрле бердәм Аллаһынын рәхмәте'
Шәркый Гөркестанлагы туган авылы Кизләүгә охшасын дип. Иркен ага анда әременә кадәр үстерә хәтта Иркен ага Сент-Льюис янында үзе нигезләгән авылын Кизләү дигән атама белән йөртү өчен департаменттан махсус лицензия алды Анын авылына кергән төштә тактага ук белән күрсәтеп. “0 I 5 Ь А 11-ТАТАК" дип язып та куелган
Бал корты, умартачылык, дигәннән Ул туган татарын да тырышлыгы белән бал кортларына охшата Үзе дә сон. бал корты сыман тырыша торгач. Бөтендөнья тагарларынын Икенче Конгрессына хәтта ки өч көн алдан килергә насыйп итте “Татарстан” кунакханәсенә урнашып, бераз әл-хәл тапкач га. беренче эш итеп Казан урамнарына чыкты Тукай шигырьләре, татар әдәбиятыннан борынга кергән кайнар пәрәмәчле чәйханәләр эзләде Исләрен дә таба алмалы Чәй зчәргә чәйханә, тамак туйдырырга ашханә юк иде. Билхаккый. кызык. Проломный урамы тазар мөстәкыйльлегенең җиденче елында да Казан, татар тарихына бернинди катнашы булмаган
в
Бауман исемен йөретеп ята икән. Бауманның кем булганлыгын ачык кына итеп беркем дә әйтә алмады. Террорист диме шунда. Казан Керимеленең Нургали капкасына да шул адәмчекнең реклама белән ялт-йолт килеп торган урамы алып чыга. Казан халкы урам исемен һаман да алыштыра алмыймы? Казанда милләттәш кемсәләрнен туган телен, аның исә милләттәш кемсәләренен телен акламавы аптыратты гына түгел, шаклар катырды.
Ул Казан урамнарыннан шан эзләде. Ул Казан урамнарыннан дан эзләде. Ул Казан урамнарыннан жан эзләде.
Казан белән Чаллы арасында. Алабуга ягыннан Түбән Кама сусаклагычына житәрәк. чук гүзәл нарат урманнарын күреп куанды. Әмрикәнен Олы Күлләр тирәсендә дә нәкъ шундый урманнар. Тик тарихта бу мен ел билгеле Кама буе урманнарын "Шишкин урманнары дип йөртәләр икән. "Аларны Шишкин дигән урманчы үстергән мәллә?' дигән сорауга : " Ю-у-ук,—диделәр кардәшләре.—Алабугада моннан йөз ел элек Иван Шишкин дигән алпавыт-рәссам яшәгән. Урман, аюларны яратып төшергәнгә күрә, халык урманнарыбызны анын исеме белән атый".
Кандай: да эчкерсез вә беркатлы безнен кавем!..
Менә шулай. Чаллының Чаллысында үз аяклары белән йөреп ята әле Иркен аганыз. Тан атып, иртәнге намазын укыгач, сәгать жиде тулыр-тулмаста. үзенә каршы агылган ватандашларын ерып. Рубаненко урамыннан килә ята әле ул. Кызык, кем икән ул Рубаненко? Рәсәйдә урамнарга нигә исем бирәләр икән? Мәсьәлә ниндидер Рубаненко дигән әфәнденен берәр килмешәк булуында түгел. Тәүбә-тәүбә. әгәр тарихчы Михаил Худяков. композитор Александр Ключарев. дирижер Натан Рахлин кебек, татар алдында хезмәтләре зур урыс, ябрәй кешесе икән, бирә күрсеннәр! Тиеш!.. Юк. боларга бирмәгәннәр бит. Ә менә ниндидер Рубаненкога биргәннәр. Әгәр тегеләргә "урыс" дип карасалар. Рубаненко кем? Нигә ул чакта татар жирендәге шәһәр урамына шул ук татарлардан физик-академик Роальд Сәгьдиев, йә булмаса. бөек татар химигы Гыйлем Камай. башта СССР кораллы көчләре генераль штабы җитәкчесе урынбасары, аннан җитәкчесе сыйфатында фашизмны тар-мар итүгә зур өлеш керткән армия генералы Иннокентий Антонов исемен бирмәгәннәр? Бу Рәсәйнен миллионлаган урамнарына миллионлаган чит- ят исемнәрне каян табып, аларны хат. телеграмма, пушты аша җибәрелгән башка хат-хәбәр, низамнамәләргә ничегрәк итеп язып өлгерәләр? Моны язу өчен күпме вакыт, күпме язу карасы, күпме чыгым кирәк?! Урамга кемнеңдер исемен бирү өчен күпме сәясәт уены уйнарга, ничә миллион кешене атка атландырып, ничә миллионын аттан аударып төшерергә кирәк? “Нигә бу исемне бирдеңез. нигә тегесен бирмәденез?”—дип чәкәләшеп тә алалар, ди. монда, дөрес булса. Шунысы кызык, урам исемнәреннән чыгып. “Биредә татар дигән өммәт бөтенләй яшәми мәллә?” дип сорыйсылар килеп китә...
Штатларда бу мәсьәлә бик җинел хәл ителгән. Буйга сузылган, озын, гадәттә, агачлар утыртылган проспектларны хәтерләткән урамнарны авеню, диләр. Алар агачларның кәүсәләрен хәтерләтәләр. Аркылыга сузылган кыска урамнарны стрит. диләр. Аларны кәүсәләрдән чыккан ботаклар белән чагыштырырга мөмкин. Әгәр сез 3-нче, йә булмаса конкрет исем йөреткән авенюда басып торасыз икән, ниндидер Рубаненко урамын сорашып, баш каңгыртып торасы юк, алу-кушу гамәлен аз гына да үзләштергән булсагыз, дүртенче, дүрткә берне кушып, бишенче авенюны һәм тиешле стритны шунда ук таба аласыз. Бик сирәк, зур урам-авенюлар гына конкрет 2
2 Кан
исем йөртә, әйтик, Вашингтондагы Ак Йорт белән Конгресс арасындагы Пенсильвания-авеню.
Иркен ага туктап күккә төбәлде Күкрәүләр күкнен бушка барабан кагуы гына булып чыкты. Карт уч төпләренә төкереп, угалаштырды—их, ничекләр генә коргаксып, ничекләр генә ягмур шифасына сусап, ынгыраша иде аның уч төпләре, ничекләр генә иске арба кебек шынгырдый иде анын тән Шәрифләре' Юк, яумады бу ягмур. Баш очыннан яшеннәр чәчрәтеп кенә китеп барды Яумаска булган икән. Куе кара болытлар эһ дигәнче күк йөзенен көнбатыш тарафын тиз генә боексытып алдылар да. юк булдылар. Әлегә чыгып өлгермәгән булса да, көнчыгыш тарафтан сыек болыт катламнары артыннан күтәрелеп килгән галижәнап Кояшнын бүген жир өстендә башкарачак олуг хезмәте инде күзаллана иде...
Их, күрсәгез, күз алдына китерә алсагыз иде сез Иркен агабызнын никадәр сөйкемле кеше икәнлеген! Мондый илһамлы кыяфәт алдында үземнен көчсезлегемнс яшермим. Анын тышкы портретын сурәтләр өчен тел күәсем җитмәсен беләм. Шуна да, укучыма әйтеп куям җитмәгән буяуларны күңел каләмегез белән үзегез өстәп, тулыландырсагыз иде!
Йркен—болгар бабаларыбыздан килеп житкән исем. Әйе, кайчандыр ошбу Кама-Идел сәхрәләреннән куылган татар-мөселман бабалары ана, соңгы елларда Кытай Шинжәне дип аталган Шәркый Төркестан Сәхраларында туган сабыйга, борынгы болгар бабалары хөрмәтенә Иркен дип исем кушканнар. Әйе, жаны белән иркен, золымнан азат ул. Читтән караганда, төпле баганага, юан алтын кадакка, әйткәч, анысын да әйтим, чутсыз алышларда жинеп чыккан арена гладиаторына охшаган Сыны туры, төз, адымнары хуҗаларча ышанычлы һәм үлчәмле, урында басып торганда ун аягынын үкчәсе кәгазь калынлыгында гына жирдән күтәрелеп тора; уртача буйлы, гәүдәсе таманча гына—таза да, арык та түгел, анда эскәк белән чүпләрлек тә май, “жир” дигән нәрсәне тапмассын. кин, текә итеп күтәрелгән якты маңгайлы, спартан, Сәлахиләр нәселендә була торган бөркет борынлы, чыпчык чәчәге кебек жете зәнгәр күзле, мөселманча җыйнак, аклы-кара булып чаларган сакал-мыеклы, инде агара-агара саламга әйләнгән ак чәчле, йөзенен төсендә Үзәк Азияларда, гомумән, кайнар кояшларының нуры тәнгә туры төшкән мәмләкәтләрдә генә куна ала торган өрек туты саклана..
Кием ифрат та килешә ана. Өстендәге иске киемнәре дә нурланып вә аның үзен нурлап, янара да куя
Астагы теш казнасында җыйнак кына утыртылган алтын теше бар Елмайганда ниндидер мөласмлек биреп, ошбу алтын теш тә елмая. Башында шул ук өрек төсендәге, бераз гына унга янтаеп торган кәпәч Европада аны берет, диләр. Күргән-белгән кеше Иркен аганы, сурәтләреннән чамалап, мажаралы романнар остасы Жорж Симснонга охшатуы мөмкин
Кайчандыр чем-кара чәчләре хәзер инде, әйткәнемчә, агарганнар һәм сирәгәя төшкәннәр Яшь чагында шомырт кара чәчләренә тан калып, “Әллә буяттыңмы?" дип сорасалар, хәзер инде шунын киресе—саламдай агарган чәчләрен күрәләр дә. "Әллә буяттынмы дип сорыйлар.Таралып сибелергә генә торган чәчләре, кәпәчен салганда, учмаланып, мангай агына ишелеп төшкән чакта ул, бер караганда, мәшһүр шагыйрь Һади Такташ, икенче караганда—мәшһүр композитор Заһид Хәбибуллинны да хәтерләтеп куя...
Ул—ифрат монлы кеше Сабыр кеше Монлы кеше сабыр була бит ул Тота-каба очынып бармый Жырчы булмаса да. кайчакларда көннәр буе бер көйне көйләп, бер шигырьне сөйләп йөри. Әгәр иртән тору белән теленә Сәгыйть Рөминсн “Яшәгез каһарманнар аты берлән'" дигән 1ыйбарәсе
килгән икән, димәк, ул анын телендә көне буе талпыначак; әгәр икенче көнне, күзен ачу белән, аңа Хисам Кятибның “Бар таланган җиргә ит үсеп тора, үскәнен җылан-чаян өзеп тора” дигән юллары килгән икән, димәк, ул көне буе шул юлларны кабатлаячак.
Шигырь уку белән хәтерендә кала. Ник шулай? Бу хакта уйланганы бар. Очраклымы бу? Юктыр. Каян килгән төрки-татарга бу кадәр шигъри мәхәббәт? Казанда үзе күреп инанды: анда хәзер, күз-колак—цензура дигән нәрсәдә беткәч, шигырь, мөнәҗәт китабы чыгармаган инсан калмаган. Һәр әби-бабай китап чыгарам дип, сыерын сата. Ислам диненең кире кайтуы белән бәйледер дип уйлый ул бу шигъри адарынуны. Чөнки, хәтерләсәгез, ислам дине аякка баскач, Ү111-ХШ гасырларда, гарәпләр бар дөнья өчен үрнәк шигърият мәктәбе тудырып кала алдылар. Коръән кешелекне шигырь белән яулады. Коръән кешелек тарихында ин бөек шигырь болады һәм бу шигырь исламны үз канатында бар дөньяга таратты.
Иркен ага инануынча, һәр халык мәдәниятенең авыз иҗаты, шигъри эпос-дастаннардан башлануында илаһи сер бар. Халык даһилыгы милли мәдәният тукымасын мөмкин кадәр мул, мөмкин кадәр иркен, мөмкин кадәр күбрәк күләмдә шигърият вә әкият берлә дыңгычларга тырышкан. Милләт никадәр шигъри җанлы, шигърияткә никадәр якын булса, шулкадәр үлемсез, озын гомерле була. Шигърияттән ераклашкан саен милләт тә мәңгелектән ераклаша, гомере дә кыскара бара. Баласыннан әкияте киткән милләт үлемгә юл ала...
Шигъриятнең үз язмышындагы урыны турында уйланганда ул аның адәмзатта тел белән бергә яратылган һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан беренче итеп бирелгән Һәдия икәнлегенә ышана. Бер караганда, Иркен ага әдәбиятчы да түгел. Хәтта әдәби белеме дә юк анын. Гади бер инсан. Укытучы-биолог. Тагын да дөресрәге, биология фәннәре магистры. Әмма ул, биолог булса да, татар шигъриятенең илаһи ярдәменнән башка беркайчан бернинди җаваплы адым ясый алмаганлыгын белә. Ана башка инсаннар да шундый булып күренә. Чөнки шигърият—ана сөтеннән яратылган бүләк. Ул адәмзатнын кендеген кискәндә типченә торган кан күзләве. Аны тамызмыйча туып, аны сөймичә, тормышны сөеп болмайды. Менә шуна күрә, гомере мөһаҗирлектә үтсә дә, ул беркайчан да татар матбугатыннан аерылмады. “Совет әдәбияты”, аннан “Казан утлары” дип атала башлаган журналны “салкын сугыш”нын иң кызган чорларында да алдырырга тырышты. Алдыра алмаган елларда Конгресс китапханәсенең абонент челтәре аша соратып укыды. Конгресс китапханәсендә борынгы һәм бүгенге татар әдәбияты буенча шактый бай тупланма бар. Иркен ага аларны өйрәнеп, татар шигърияте буенча картотека төзи башлады. Тора- бара бу картотекада тормышның һәр борылышын чагылдырган меңнән артык асыл күчермәләр тупланды...
Иркен аганын йөзеннән хәтта карадан киенгәнендә дә яктылык тарала. Гаҗәеп хәл, мин сезгә әйтим! Анын теле турында аерым әйтергә кирәктер. Тел дә шул шигърияттән киләде. Инанган: тел культурасы—ил культурасы; адәм заты туган телен никадәр нечкә белсә, башка телләрне дә шундый нечкәлек белән үзләштерә. Шунысы кызык, анын теле үзенең һәм әңгәмәдәшенең кәефенә, сәгать-вакытына, хәтта көненә, һава торышына карап үзгәрә. Иркен аганын сүзлегендә төрки телләрнең тулы байлыгы сакланган диярлек. Шуңа күрә аны төрки телләрнең аяклы академиясе дип булыр иде. Җөмлә төзелеше, сүз байлыгы Урта, Үзәк Азиядәге төрки-татар, үзбәк, казакъ, уйгыр сөйләшен хәтерләтә, алар шул кавемнәр теленнән алынган җәүһәрләр белән җәүһәрләнгән. Шул ук вакытта ул туган татар, аеруча Казан татарлары телен дә ифрат яхшы, бар нечкәлеге белән белә'
Казан артындагы Арча татар мәктәбен тәмамлаган диярсен. Татарнын борынгы гарәби сөйләшендә язылган әдәбиятны, гарәп әдәбиятын күп укыгач, ниндидер күләмдә бу телнен үзен дә белгәч, сөйләмендә гарәби тәгъбирләр дә еш очрый Кайчакларда анын тел куәсенен кинәт үзгәреп куя алуына башкалар гына түгел, үзе дә аптырый: әле генә саф "казанча” сөйләшеп торган кеше, вәзгыятьтә, халәттә, тирә-юньдә ниндидер үзгәреш сизенеп, “сизденез"дән "сиздегез"гә, “бармыйм"нан “бармаем"га күчә, шундук төркиләшә, гарәбиләшә. үзбәкләшә. казакълаша. уйгырлаша иде...
Алтмыш сигез яшь өстендә булган бу адәмзат күзгә күренеп картая белми, картайганын абайлап булмый сыман Күзләре (әйткән идем бугай), асаба төркиләрнеке шикелле, жете зәнгәр. Яхшы күрә, күзлекне сирәк, күзләре арыган, йә булмаса хәрефләр гадәттән тыш кечкенә булган очракларда гына кигәләштерә. Бит алмаларын мөселман затларында, аеруча мөселман аксакалларында гына була торган алсулык алсулый, тәне- тиресе җыерчыксыз, шома, затлы һәм яшь Гүя ул, тарихи ватанына нәсел шәҗәрәсен вә туганнарын эзләп кайткан мөһажир, бары тик матурлыктан вә сагынудан яратылган иде Анын атлавында да сагыну, сөйләвендә дә сагыну, хәтта ки саф һавадагы тын алышында да сагыну иде. Ул һәр нәрсәне, һәр матдәне, һәр фикерне магнит кебек үзенә тартып ала. ана бәя бирә: кирәк икән, олылый, иркәли, анын өчен яшь түгә. юата, ияләштерә; кирәк икән, бәхәскә керә, инкарь итә. читкә этәргәндәй этәрә; әмма минут та үтми, айнып киткәндәй була, һәм аны. хәтта үзенә җан зыяны салган кемсәнс һәм нәрсәне, якадан үзенә тартып аза. коча, иркәли, юата, бары тик туган җир. туган һава, туган кавем булганы өчен генә гафу итә һәм беркайчан да. беркемнән дә рәнҗеттерми
Әнә. ул ‘‘Курчак театры" тукталышына якынлашып та килә Менә ул, баскычтан-баскычка йомшак кына тирбәлә-тирбәлә, аргы якка чыгу өчен җир асты юлына төшә дә башлады Борынына авырсу дым. бетон-тупракса астында төне буе басылып, катламланып куерган исләр бәрелде
Жир астындагы һава, вак сәүдәгәрләр, кырыктартмачы алыпсатарлар, эшкә баручылар, бихисап дөнья мәшәкате артыннан куып, үткенче- сүткенчсләр, эшсез, тегендә-монда сугылып, күз майландыруны да кәсеп игкән бәндәләр, айлар, хәтта еллар буена тушындагы шакшы бетон идәнне түшәк итеп, юынмыйча, тәннәре әчегән сукбайлар барлыкка китергән шау-гөр, җир өстеннән саркылып төшкән машиналар гөрелтесе белән кушылып, бер тәмам донгырдык хәлгә килгән иде Иркен ага бер мөлаем ханымны туктатып, сорады:
—“Проспект Мира"нын татарчасы кандай?
—Я нс татарка,—диде хатын ана караш та ташламыйча.—Спросите у
них}...
Шушы ук сорауны ул икенче, тосс-башы коеп каплаган татар хатынына бирде.
—Сумасшедший что ли9—диде тегесе —А сам—в берете4'
Иркен ага шунда ссбсрснеп маташкан ханымга мөрәҗәгать итте. Рәхмәт “Мир" урысчадан “тынычлык" була икән Кызык. Татарстанда, урам исемнәре тәрҗемә ителә! Әйтик, урысча “Голубиная улица" булса, рәттән “Күгәрчен урамы" дип язып куялар да. гамәлдә урысча гына атап йөртәләр икән Шуна күрә, татарча "Кояшлы урам" шундук "Солнечная"га әйләнә дә куя Урам ике исемле булалмый һәм исемнәр беркайда да тәрҗемә ителми дә бит югыйсә'
' Мин татар гүгсд Башкалардай сораган ■ Акылдан язган инде ил че? X м 6с|кч кигин тагын!
—Нинди гауга монда?—диде бер хатын-кыз— Исәнмесез, Иркен ага...
Мөһажир кисәк кенә борылды. Алдында борынгы дусларча елмаеп торган ханымны төсмерләп таныса да, исемен исенә төшерә алмады.
—Э-э-э, исәнмесез, исәнмесез...—диде ул, ниһаять, исемен хәтерләп.— Сәгыйдә сылуым... исәнмесез... п
Игътибарлырак итеп караса, хатын һич кенә дә “сылу түгел, ә кырык яшьләр өстендәге ханым икән. Ул анын белән Чаллынын Татар Ижтимагый Үзәге җыеныннан сон танышкан, дөресрәге, бу хатын ана Әмрикәдә яшәгән кызларын илгә кайтару буенча ярдәм сорап сарышкан иде. Була бит ул шулай тормышта—исемнәрен дә белмәгән кешеләр янәшәдә басып торалар һәм шуннан башлап үзләрен якын таныш санап, жан ата башлыйлар. Баскан урынында очкын чыгара торган бу хатынкай, ни сәбәпледер, ана күргәне саен якынаерга тырышты. Юк, анын Иркен агага бернинди дәгъвасы да юк кебек. Моннан сигез ай элек. Иркен ага көтелмәгән фажигага тарып, хастаханәгә яткач, бөтенләй дә таныш булмаган ярты миллионлы шәһәр халкы арасыннан аны беренчеләрдән булып нәкъ менә шушы Сәгыйдә- хан эзләп тапты, рәхмәтләр төшкере. Рәтләнә төшкәч, ана тәмле-тәмле шулпалар, вак бәлешләр, пәрәмәчләр китерде. Иркен аганы тизрәк аякка бастырырга тырышты. Анын бу кадәр якын итүен Иркен ага бары шул татарлык, кауми бердәмлек тойгысы белән генә анлатты—башкача монда тагын нинди дәгъва ятуы мөмкин? Мөселман хатыннарына ят ир-ат катына болай килеп йөрү гөнаһ санала да инде ул саналуын.
Хәер, сиксән ел мөселманлыктан дүндерелгән адәм баласыннан ислам канунын таләп итеп буламы? Юктыр кү. Ничек кенә булмасын, теләктәшлек күрсәткән бу киң күңелле хупъямалга бик тә рәхмәт әйтергә кирәк. Көтмәгәндә теленә калыккан “хупъямал” дигән сүздән көлемсерәп куйды. Уйгырстан татарлары “хупъямал” дип ир-ат күзенә кереп, аралашып барган хатын-кызга әйтәләр. Мәхкәмә мәшәкатьләре үтеп кенә китсен, Алла боерса, ул Сәгыйдәгә үз Һәдиясен дә тапшырыр.
— Бик иртәләгәнсез, Иркен ага? Кызлар яныннан түгелдер лә?—Сәгыйдә сәгатенә карый-карый күзләрен уйнаклатты.—Жиде тулып кына килә, ә сез шулай таң тишегеннән белән аякта!. Каяндыр кайтып киләсез булыр?—Ул җир астын яңгыратып көлде,—Нарсудка барасыз, дисәк, бик иртә?
“Нарсуд” дигәнне ишеткәч, мөһаҗир сискәнеп куйды. Әйе, ул шунда дип чыккан иде.
—Сез бу хакта каян, кемнән ишетмеш?
—Лотфрахманнан ишетмеш!—Ханым “ишетмеш” дигән ят гыйбарәдә авыз читен ерды.—Нәрсә, ярамас идемеш?
—Бу хакта артык таратмаска дигән идем дә... Мәхкәмә—халык җыйнап, шау-шу куптара торган тәшкиләт имәс5...
—Мин генә килим инде, Иркен ага... Рөхсәт итегез, яме?—Сәгыйдә, кыланып, иркәләнгәндәй итте —Парктагы митингтан сон сез чын милли каһарманга әйләндегез. Без сезне бөтенләй белмибез икән. Кем сез, нинди сез? Ижтимагый Үзәк җыенына чакырып сөйләттерәсебез бар!.. Әллә кунакка үземә генә чакырыйммы? Сез бит беләсез, минем кызларым... Флора-Фауна Америкадалар! Кайтмасалар, сезгә ябышам да, үзем Америкага барам! Юнион стайтс оф Америко6!—Сәгыйдә тагын да кеткелдәп көлде, йомшак бармаклары белән аның беләген каты кысты һәм күзләренә керердәй итеп текәлде.—Сезнең судта безнең кебек чын милли патриотлар утырырга тиештер бит?
5 Имәс (үзбәк) —түгел,булмас.
Рэкэт (инглиз.) —куркытып талау.
6 (инглиз) Америка Кушма Штатлары.
Иркен ага буйга-сынга ифрат та җыйнак, ике бөдрә чәч алкасы мангай агында алкаланып торган, әле генә энәдән төшкәндәй купшы киеме өстендә бик тә килешеп утырган бу утыз биш-кырык яшьләр тирәсендәге ханымны яналан күзеннән кичерде. Сүздә юк. ипле һәм тигез мәхәббәттән яратылган сылу иде ул.
—Мәхкәмәгә керү ирекле...—диде ул чак ишетелерлек итеп —Махсус чакыру кирәк имәс Килсәгез, шат булырмын...
— Рәхмәт. Иркен ага!—Сәгыйдә бер мизгелгә анын инбашына сыенып алды —Билгеләнгән сәгатьтәдер бит?
—Күчергәннәр Көндезге ундүрт сәгатьтә башланачак икән
—Нигә?—диде Сәгыйдә, күңелсезләнеп.
—Аларнын низам нары үзләре белән... Ә сез күңелсезләнмәгез. Күнелсезгә күлмәк кидермиләр
—Ничек күңелсезләнмисен' —Ул тагын сәгатенә каралы —Сезнен вакытыгыз бар. ә мина—эшкә! Нишләмәкчесез. сер булмаса?
—Нишләмәкче дип...—Иркен ага югалып калды —Бераз саф һавала булам да..."Татар ашларьГна барып, тәгам җыярга иде. Аннан, уйгырлар әйтмешли, кояш кюзгә кюзлск кидерер
—Судта җинеп чыгуыгызны телим!..—диде ханым, урынында дәрте ташып —Очрашуга кадәр—хушыгыз!
— Исән-аман булыньгз, Сәгыйдә ханым!
Хатын китеп тә барды.
...Көтмәгәндә үзен чит-ят мәмләкәтләрдә чит-ят мәнфәгатьләр хакына гарипләнгән горәбә итеп тойды һәм, хәлен җуйгандай, туктап, диварга сөялде. Гүя ниндидер галәми телескоп аша. туганыннан нәкъ алтмыш сигез ел үткәннән сон. тарихи Ватанындагы замандаш милләттәшләренең йөзләрен, күзләрен, йөрәкләрен тикшерә, капшый, тән белән жан бердәмлегенең ул гына белгән-аңлаган серләрен барлый башлагандай булды ул. Йозләр күзләр сүзләр карашлар Йөхзәр күхзәр сүзләр, карашлар... Болар нәрсә: Ватаннын ана сөтеннән калган барлык байлык шушымы? Ул алардан заман, милләт, кешелек өчен ниндидер гомуми кануннар чыгарырга теләде Геләде генә түгел, мотлак чыгарырга тиеш иде!. Бер минут Анын зиһене гүя экранга әверелде Хәлиткеч мизгелдә анын белән шулай болады: баш мие яктыра, анда, экранла, ниндидер утлы хәрефләр Йөгерешә Монда нәрсәдер бар иле' Бәлки икс-өч минут та үтмәгәндер. Иркен ага беренче тапкыр үзе гомер буе эзләгән сергә, ачышка якын, хәтта бик якын булуын тойды
Ул. ниһаять, дымсу жир асты базыннан жир өстендә барган яз тантанасына күтәрелде.
Анда чынлап та чалт аяз һәм яз иле! һава кояшлы, саф һәм татлы
иде.
Бер генә мизгелгә тынып калган колакларынын куышын жир өстендәге шау-шу биләп алды Монда ашыгалар, утырып тормыйлар икән Бары тик баралар. Алгамы-арткамы, анысы мөһим түгел—баралар Яшеренер өчен күләгә дә юк Әллә чын. ихлас тормыш жир астында гынамы? Анда—күзәгә Андагы кояш, жир өстендәге кебек, оптик аймылыш тудырмый Анда эшлсклссе дә. эшлексезе дә ашыкмый—әжер сәгатьләрен көтеп утыра Ә менә жир өстендә ашыгалар. Бигрәк тә кешеләрне атып китәргә ашыгып га. илтеп җиткерергә өлгермәгән автобуслар Оҗмахка, әллә мәхшәргә ашыгалармы? Халык ташкыны эшкә ашыга Эшли белгәнгә, әллә эшли белмәгәнгә ашыгамы’ Табышын тапканга, әллә тапмагангамы ’ Гадәттә, эшли белгәннәр һәм табышлылар ашыкмый
Нимм (| арэпК кдгыйдэ. тәртип канун
Иркен ага күкрәгенә сыйдыра алганчы язның исерткеч һавасын сулады. Каймак кебек тәмле иде ул. Их, ягмур да яуган булса! Утырырга теләп, тукталыштагы бердәнбер эскәмияне абайлады. Әмма ул башмаклардан төшеп калган карасу-кызыл мәтедән шакшы иде. Яшьләр эскәмияләрнең аркаларына атланып утырып, утыргычларны шулай нәжесли икән. Аларнын төнге “утырышларыннан” соң, карт-коры, бала-чагалы ата-ана эскәмияләргә утырып, ял да итә алмый. Кибеттән берәр җыелмалы урындык сатып алып, урамга чыкканда үзен белән рюкзакта йөртми булмастыр кү. Ул кулъяулык чыгарып, эскәмиянең почмагына җәйде һәм, бөршәеп кенә шунда чүмәлеп утыргандай итте...
Жир астындагы манзаралар теңкәсен кузгатып җибәргән иде шул. Әмма, зыян юк. Күнел дигәне күтәрелеп тә куйды әле. Ни өчен дигәндә, җир асты юлы бер үк вакытта аңа теге гомере буе эзләгән “ачышны” ача биреп куйды түгелме?!.. “Тенкә” дигәннән. Аны мондагы татарлар латинчалатып “нервы” диләр. Шәркый Төркестан татарлары аны бик гади генә “тенкә”, “тенкә чире” дип йөртә. Уйлап торсаң, тел дигән байлыкта кызыклар күп очрый ул. Безнен “күшәү”не урыслар “кушать” дип үзләштергәннәр икән Шул ук “кушать”не “жырратъ” дип тә сөйлиләр, имеш. “Жыррать”нын тәрҗемәсе “тыгыну” була ди. “Ты пожрал?”—дигән сорау аларча “Син тыгындыңмы әле?”—дип сорау була, имеш. Никадәр нечкәлек!..
Әйе, тенкәсе тынычлана төште. Гүя әле генә кичергәннәр реаль чынбарлык түгел, ә тарихи ватанында күргән бер татлы өлге, сагынычлы бер төш һәм ул үзе дә шушы ватанның бер күзәнәге—адәм заты түгел, ә бәлки анын үз шәүләсен үзе генә үлчи ала торган бер тере баганасы иде...
Тукталышта—мәхшәрнең мәхшәре. Автобуслар килә-китә, килә-китә. Һәр киткән автобус иске, һәр килгән кеше яңа иде ана. Һәм—киресе. Бу агымның, бу ташкынның азагы булмас кебек: КамАЗнын меңләгән эшчесе, гүя берсе өстенә берсе менеп атланып, берсен-берсе таптап, изеп, этешеп һәм төртешеп, кырмыска кебек астан һәм өстән кайнашып, суырылып, этәрешеп һәм түнтәрешеп, үтәргә—эшкә өлгерергә тырыша...
—Задний прахуд аткривай!
Эчкә үтә алганнары бу бәхеткә куанып, икенчеләре, үтә алмаганнары, тышка сәленгән аяклары, ярты гәүдәләре белән галәмдә йөзеп, ярым-йорты асылынган хәлдә, яңгырларда-жилләрдә сөякләрен сызгыра-сызгыра эшкә баралар. “Донбасс” җырындагы киек казлар, диярсең!..
Иркен ага чаллылар өчен бик тә гади булган бихисап әйберләрне аңламыйча, юк кына нәрсәләргә аптырый, таң кала, гаҗәпләнә. Мәсәлән, ул менә шушы кечкенә хакыйкатьне аңламый: әгәр бу инсаннар хезмәткә баралар икән, нигә аларны эшләтүче хуҗа, капиталист, автобусларны җитәрлек бүлми? Нигә адәм баласы эшкә мондый газаплар белән барырга тиеш?
Янында басып торган бер Сызык Мыек, анын фикерләрен укыган сымак, үз алдына сөйләнә башлады:
—Өченче автобусым да үтте, бядь!.. Соңга калдыралар, нәгъләтләр!..
—Ә син эшкә барма да куй!—диде аңа икенче бер Ак Керфеклесе, урынында җинелчә чайкалып.—Син бүген кеше дә, эшче дә түгел, син прусты исерек!.. Житмәсә, эш-ш-ш хакын да түләмиләр, чушь сабачий!..
—Ничек, бармыйм?! Әллә син дә... җиденче күмпликстәнме?
—Нигә җиденче?
—Патаму шты, җыен тиле-миле җиденчедә яш-ши!.. Андагылар җитмеш сантиметрга кадәр үскәннәр дә туктап калганнар!.. Карлик!..—Йөзе-ние чалшаеп ватылган Сызык Мыек үзе дә шактый салмыш иде.
—Без барыбыз да карлик инде хәзер,—диде Ак Керфек тыныч кына.—
Житмеш сантиметрдан артмыйбыз, бядь.
— Мин карлик түгел. Титан,—диде Сызык Мыек —Син генә белмисен.
—Беләм. ник белмәскә?—диде Ак Керфек сирәк тешләрен ыржайтып — Минзәләдән. Бакчасарай*дан бит син!.. Сез барыгыз мин куйган титаннан чәй эчеп үскән титаннар
—Әйе, тач шуннан!.. Үткән ялда инәкәйгә коесын тазартып бирдем Күнел болганганчы тазарттым, н-х! Кибеткә киттем, анда барсам, милитсия—ат б. инан да күбрәк. Уратып алганнар Кибеттән прдависы првалис Бульнистә күзенә дару урынына йоды салганнар ди Сукыр килеш растрат ясап, чыгып качкан ди, малайкаем' .
— Менә сина сукыр, бядь!
—Авылда хәзер сатучы булып эшкә керәсен дә. киткәндә, сыерынны сатып, эштән китәсең!.
—Чушь сабачий!.. Ха-ха-ха!
—Мин эшкә киткәндә дә бер литр эчеп китәм ул. Эчә торам, симәнке ашый торам. Эчә торам, лабраваи лис ашый торам Аннан—жылыйм. н-х! Эчкән аракым яшь белән чыга да бетә Исертми! Йөрәк шалить итә башласа. Бакчасарайдан авылдаш брачым бар Ул мина биллетиен ясап бирә, ну и өйдә ятам, н-х!. Эчми торам Үземә үзем пырырып ясыйм, ызначит. Кирәк чагында гел генә шулай иггертеп биллетиен ала торам. Кичә Тәүхитләрнең независный прафсаюэыннан забастовкага чакырып килгәннәр Бармыйм мин Тәүхидләрнен сартирный нсзависнын профсаюзларына. Үмәр Нүретдиннәрнсн гүре-гүретдин прафсаюзларына да бармыйм Нигә кирәк мина гурлы драти, митингауати?
—Безме? Без шундый инде ул . —дип дәвам итте тегесе —Хезмәт хакын күтәрүне сорап забастовка игълан ит, бер татар чыкмаячак Ябрәйләр булсамы?...
—Диафрагманны чамалап ач. Алар үзләре турында начар сөйләгәннәрнең башына тиз житәләр ..КамАЗ-нын теге түгәрәк йөзле директоры Бехны әйтәм!.. Шундый матур кеше дә урлаша диген, ә? Әйткән ди бит ул КамАЗ беркайчан да банкротка чыкмаячак, дип Ни очен. дигәннәр Татарлар хезмәт ярага, иртәгә эшкә килмәгез, түләмәячәкбез дип язып элсән дә. чыгачаклар, дигән ди.
Таралып китәрдәй булып, як-якка ишелеп, автобус килеп туктады Әңгәмәдәшләр, этешә-тортешә. эчкә үттеләр Утырышкан арада эчтән ниндидер эт баласы йөрәккә төшәрлек итеп чыйнап жибәрде. Аягына бастылар, күрәсең.
Шәһәр хәлләрен беләсен килсә, кон дә чыгып утыр да. тынла икән "Курчак театры" тукталышында фәлсәфәгә бирелгән Иркен ага тирә-ягына каранды. Биредә ул бернинди театр бинасы күрмәде Анын уйлавынча, мондый бинанын алдында Камыр батыр кебек курчак сыны булырга тиеш иде Шушы сынны эзләп күк белән җир кушылган араларны—офыкны күздән кичерде. Шыңгырдап кипкән һавалардан коры дары исе килгәндәй булды.
Үзенең мен елында сала булып, сонгы чирек гасырда гына сәяси ихтыяр нәтиҗәсендә генә ярты миллионлы калага әйләнгән, кем әйтмешли, саладан чыккан, калага килеп җитмәгән сәер, бик тә сәер бу Чаллы дигән авыл-шәһәр—'телләр һәм диннәр, милләтләр һәм кавемнәр, тарафлар һәм карашлар казаны үзенен барча үзенчәлекләре белән быгырдап кайный иде “Шәһәрнең ярты халкы татар-моселман. яртысы урыс кяфер кавеменнән тора дип әйтәләр.—дип уйлап куйды Иркен ага —Каян, нинди чиьләрдән
"Тукай районындагы авыл иггмг
үтә икән татар-мөселманлык белән урыс-кяферлек арасы Урыстагы татарлыкны, татардагы урыслыкнын берәр төрле асаси бүленеше вә билгесе бар микән? Татар дигәненең асылында исламмы ? Урыс дигәненен асылында носари-христианлык рухиятымы? Әллә икесе дә ярым-йорты мәҗүси халәттәме?"
“Кем уйната бу галәми театрда миллионлаган, хәтта миллиардлаган адәм балаларын?—дип дәвам итте ул.—Нинди глобаль режиссер? Нинди язмышның нинди артыш таягы?"
II
Күз алдында егерменче гасыр азагы адәмзатлары кырмыска кебек кайнаша. Монда олуг ханнарның һәм кенәзләрнен. бәкләрнең һәм “бай ир"—боярларның, вәзирләрнең һәм карач-стольничийләрнен. морзаларның һәм дворяннарның, аксөякләрнең һәм зәнгәр канлы аристократларның, алпавыт һәм помещикларнын. ишан, мулла һәм изге атакай-попларның, коллар, хезмәтчеләр һәм башка, ничек атасаң да атарга мөмкин булган дистәләгән катлам вәкилләре балаларының балалары иртәнге сәгатьләрдә КамАЗда эшли алу хокугын яулау өчен көрәшә.
Монда кайчандыр югары катламнар тарафыннан авыр хезмәттә көчләнгән, сукага җигеп җир сөрдергән, изелгән, кирәк икән, кылычтан үткәрелгән түбән катламнар һәм. киресенчә, гасырлардан гасырларга кабатланган кызыл инкыйлаплар, түнтәрелешләр чорында инде хакимияткә килгән түбән “прлетар" катламнарның үзләре тарафыннан көчләнгән, изелгән, аккоштай муеннарына ат камыты кидереп, тәртә арасына кертелгән югары катламнар—барысы бергә буталышкан һәм бер автобуска утырырга тырышып ята. Ул. Иркен ага, кешелек, раса, нәсел, зат—адәмзат биологиясе, ягъни генетика фәне буенча белгеч, укытучы.—Кытайда дөньяга килеп, үсеп, ярты гомерен шунда яшәп, аннан Мао хунвейбиннары кузгаткан “бөек мәдәни инкыйлап" аркасында “халык дошманы" дигән яманат алып, аннан битәр, куылып, качып ук китеп, инде гомеренең сонгы чорын Әмрикәдә яшәп яткан татар, әле. Чаллының "Курчак театры" тукталышында, һәр кемгә, һәр асаба, татарына, урысына, башкасына туганнарча уктала. текәлеп тикшерә, төрләргә, гаиләләргә, милләтләргә, шивә-кабиләләргә. нәсел-ыругларга бүлә, аера, берәмлекләрдән гомумиләштерә, гомумилектән берәмлекләп, үзенчә кыйтгалардан-кыйтгаларга чаба, кайчандыр Скандиния вәрәгләре. викингеләренең славян-сакләб нәселенә нигез салуынын. кайчандыр Алтынай-тау үзәнлекләреннән һау-һаулап чыккан бөек болгар-төрки бабаларыбызны Азия белән Әләскенең Чукыт бугазы аша Әмрикәгә. соңыннан Йеллестоун дип аталачак Жиләс-Тауларга (йеллес—җиләс!) барып җитеп, мая. истәк, сиу. дакота мәдәниятләренә нигез салуларының, ниһаять, кечкенә бер мәсьәлә—Колумбнын Әмрикәне түгел, ә Һиндстанны ачтым дип уйлап. Әмрикәнең җирле кабиләләрен “һинди" дип атавы аркасында гына аларнын бүгенге көнгә кадәр үзләренә чит-ят булган һинди исеме астында йөреп ятуларының серләренә төшенәсе килә...
Тупас көч, физик, рухи, рухани һәм икътисади золымның милләт, кеше язмышындагы урыны һәм роле турында китап язар иде ул әгәр кулыннан килсә. Юк. Иркен аганын татар-урыс мөнәсәбәтләренә ниндидер сәяси, милли кысым, үзара конфронтация күзлегеннән чыгып кына бәя бирәсе килми, ә бәлки аларнын—бу ике глобаль нәсел—славян һәм төрки-татарларнын еллар, гасырлар буе нинди этносоциаль үзгәреш, әгәр мөмкин икән, нинди фажигаи кыйралышлар кичереп камилләшүләре кызыксындыра, йә булмаса, аларнын артка чигенү, таудан түбән тәгәрәүләренең эчке, күзгә ташланып бармаган сәбәпләре борчый. Бигрәк 18
тә, беренче чиратта, туган төрки-татар кавеме, анын киләчәк язмышы тынгы бирми ана. Гүя тере телескоп булып, милләте канынын. анын сыек тукымасының сүрүенә—плазмасына үтеп керәсе, барлык кызыл һәм ак тәнчекләрен, исәпкә алынган һәм алынмаган эритроцит, лейкоцит. тагын да әллә нинди тромбоцитларын янадан тикшереп, киләчәк тормышка яраклы, йәки яраклы булмавы турында үз фикерен туплыйсы килә
Кеше дигәннән Инсан дигәннән. Инсаният, кешелек тәрәкъкыятенен. Чарльз Дарвин әйткәнчә, маймылдан яратылуына беркайчан да ышанмады ул. Анын бу хакта үз фикере булды. Дөрес, бу фикер, тәгълимат буларак, әлегә биология фәнендә ныгынган гипотеза түгел Нинди маймылдан ди, гади судан, диңгездән чыккан ул адәм зат. Киресенчә, авыр кол хезмәте адәмзатны маймыл хәленә төшергән. Адәмзатны Аллаһы Тәгалә хлорофиллдан—балчыктан, ә хлорофиллны—яшәешнен яшел төген исә дингез суындагы витаминнардан яраткан. Балык булган ул адәм заты әүвале. Кешенең куллары—канат, аяклары исә балыкнын ян һәч« оча сөякләрендәге ишкәкләре болады. Бу хакта мәшһүр Кол Галинен "Кыйссаи Йосыф”ында да бар бит:
Йосыф шунда, кул күтәреп, дога кыйлды.
Ул догасы Хакъ алдында кабул булды.
Ул балыкның сонра ике угклы туды.
Алар да дәүләт иясе булды, имди
Никадәр бөек хаклыктыр бу юлларда! Татар "Баи Кү.Т'дән чыккан Татарның ватаны—Бай Күл. Тик нигә ул һаман бозылган ят исем—"Байкал" дип йөртелә? Татар Азия белән Европа арасына ор белән буразна орган, ике арага гүя тимерне эретеп ике кыйтганы ябештергән һәм шул олы орыш—яраны хәтерләткән Орал таулары аша Конбатыштан Көнчыгышка. Көнчыгыштан Конбатышка сикергән Тик нигә татарнын б> атаклы Орал таулары Урал дип атала? Уралып-уралып, тау- кыялар белән кайнап Каспийга таба ашыкканга күрә генәме?
Кеше—су баласы. Шуңа да сусыз тора алмый. Ни сәбәпле ул аз гына да юынмыйча, эчәр сусыз торса, коргаксый һәм чирли башлый? Чөнки ул—дингез улы. диңгез кызы' Җир Шарында су дәрьясының җитмеш бер. коры җирнең нибары егерме тугыз процентын биләп торганын онытмыйк Шунысы кызык, биологлар кеше тәнендәге су микъдары белән аксым микъдарының да шул су (җитмеш бер) белән коры җир (егерме тугыз) күләмендә булуын расладылар Кеше канындагы тоз микъдары да нәкъ шул нисбәттә бит! .
һи-һи-һи, уйлый китсәңме!.. Ничек кенә хәбәрдар булмасын. Иркен ага үз милләтенең бер зур өлеше булган Кама-Ык-Агыйдел буй ларында яшәгән милләттәшләренең егерменче гасырның икенче яртысында гына да Татарстанның нәфт байлыкларын үзләштерү. КамАЗ, Түбән Кама нәфт-химннсе комбинаты. Түбән Кама сусаклагычы төзелешләре дигән мәхшәрләр аша үтеп, беренче, икенче, өченче, хәтта дүртенче Явыз Иван яуларына горырлык сират күперләреннән кичүен, шул сынаулардан зур югалтулар аша исән чыга алуын әлегә белеп бетерми һәм хәтта моны искәрми дә иде. .
Әнә. каршында, кадак кебек очлы, нокта зурлык кына үкчәле аяк киемнәрендә, буяткан ап-ак чәчле, почык борынлы, итәген оят җиренә кадәр күтәреп кигән зәп-зәңгәр күзле кызкай басып тора Кем була ул? Мөслимәме? Нәсранн"мы? Әллә гыйбрәнн1 ме ’ Бодай киенүне һәр өч дин •
• П.к рлин (глроп) христиан '• ГыйАрони (гареп) яһүди.еврей
дә гаепли бит. Милләте кем? Наташамы, Нәфисәме? Әллә Саррамы. Әллә Нәфисә атлы маржа-сәкләбияме, әллә Наташа атлы төрки-татармы? Әллә Сара атлы гыйбрәнияме? Төрки-татар булса, нигә бу кадәр сәкләбия гә әйләнгән? Ә менә бу чем-кара күзле, озынча туры борынлы, әллә каян “мин—төрки!” дип кычкырып торган икенче бер чибәр—төрки-татармы ул, әллә... Сәкләбия, гыйбрәния булса, нигә бу кадәре үзгәргән, үзләренекен ташлап, башкадан төс алган? Юк, мәсьәлә аларнын үзләрен бүген нинди милләт итеп тоюларында түгел, ә затларында, күрәсен.
Ул шулай иркен итеп, туган җирендә, тарихи ватанына кайтып, нәселендә үз нәселен, ыруында үз ыруын, затында үз затын эзләү бурычын куйды Бу бурыч Жир шары буйлап Милләтне генә түгел, Жир шары буйлап Камил Матурлык, Камил Гармония эзләүгә тин иде. Монын өчен ана күп нәрсә, беренче чиратта—тазалык-саулык, ягъни нык йөрәк кирәк иде. Жир асты юлында анын күз аллары киңәеп, дөньялары яктырып киткәндәй булды. Аңлата алырмы ул үзенә язгы гөренде кебек җимерелеп килгән ачышнын сәбәпләрен? Аны чишмәләрнең башкалар белән кушылып, елгага әверелү, йәисә корып, комга сеңеп, бетүгә бару, аннан бигрәк, беренче сафлыкларын югалта, болганганнан-болгана барып, үзләрен-үзләре танымас дәрәҗәгә җитеп, затсызланып, юкка чыгу сәбәпләре кызыксындырды
Әйе, былтыр Икенче Бөтендөнья Татар Конгрессы тәмамланып, Болак ярларында Мөстәкыйльлек бәйрәмен үткәргәннән сон, аларга, бер төркем чит ил татарларына, Бөгелмә тарафларына махсус экскурсион оештырдылар. Юл уңаенда, туктап, һаман да урылмыйча кыштыр-кыштыр килеп утырган бодай басуы буйлап килеп, Ыкнын текә яр-кыясыннан борынгы елгага карап торганнары хәтерендә.
Кемнәрдер мондагы ихлас киңлек, саф һава, шәмдәй төз нарат урманы белән әсәрләнде. Иркен ага исә зәңгәрсу нәфт түгәрәкләре алкаланып аккан елгага ярдан йөгереп төшкән чишмәләрнең язмышын күреп тетрәнде. Алар, гәлсәр суларын таудан ашыга-ашыга зур елгага ташыган чишмәләр, якты агым булып агып баралар-баралар да, бераздан елганын соргылт-пычрак алкымнары белән кушылып болганалар һәм, юкка чыгып, күз алдында үләләр иде...Гаҗәп!.. Алар ашыга-ашыга юкка чыга иде. Әйе, ышанасызмы, таудан ургылып төшкән чишмә күпмедер гомер үзенен аклыгын, пакьлеген ак тастымал, аналарыбызнын ак чәч толымы кебек саклап бара-бара да, күпмедер ара үткәч, талана-талана, як-ягына карана-карана һәм, әлбәттә, каргана-каргана төссезләнеп, юкка чыга да куя... Сау бул, чишмә! Кеше заты, кеше нәселе белән дә шулай түгелме? Ярый, чишмәгә кеше акылы бирелмәгән, ул табигый зат—яшәеш, ризык чыганагы. Аләмзатнын алай тиз генә югалырга акылы, зиһене бар бит!.. Адәмзатта, чишмәләрдән аермалы буларак, Акылнын Ихтыяр Көче—нәселлек инстинкты бар. Тик моны анлау-күрү өчен һәркайда мондый чишмәне, мондый текә тауны, мондый юлдашларны ничек табарга?! Сафлыкны ничекләр сакларга? Сафлык болганчыклыктан яхшырактыр ләбаса? Чишмәләр сафлыгыннан, нәселләр төрлелегеннән дөнья тәрәкъкыятенә зыян юктыр бит. биллаһи газыйм?!
Чук гүзәл! Асыл кыйбланәмә! Камил мантыйк! Камил хиссият!..
Мондый юкка чыгуның гаҗәеп манзарасын Иркен ага үзенен юлдашларына күрсәтеп маташты. Ләкин алар, озатып йөрүчеләр, күпчелеге җирле татарлар, әллә яшь булулары, әллә илтифатсызлыклары аркасында, тынлап та тормадылар. Дөресрәге, алар, үз ояларында гына көн күреп, мондый халәтне абайлау, бәяләү өчен өлгереп җитеп, ояларыннан борын чыгарырга өлгермәгәннәр иде әле. Ләкин күзләре башка нәрсәгә, әйтик, матур-матур кызларга-ханымнарга очлы иде очлылыкка..
Чаллы үзе шушы болганунын үзәге, чирли-чирли, талана-талана. әрни- әрни юкка чыгунын “тере күзәнәге” түгелме0 Жир асты юлындагы баягы сискәнү анарда тагын да кабатланды. Хәерлегә булсын Карт эченнән генә "Әльмәгун" сурәсен укыды. Туган телдә генә анлашкан газиз күхләр һәм сүзләр, авызлар һәм авазлар, гәүдәләр һәм шәүләләр, колаклар һәм чишмә-болаклар анын өчен инде бары тик аһәннәр яңгырашыннан гына торган очраклы тәнгәллек түгел иде Алар арасында, һаман да шул үлемсез Дәрдмәнд әйтмешли, бары тик бер милләт балалары өчен генә билгеле булган “күз кысулар” һәм “чыш-пышлар” бар иде. Әйе. тәндәге төс. килеш-килбәт, ниндидер мин. сипкел, караш, борын, мангай. күзләрнен кабатланмас милли чалымы, әгәр шулай әйтергә яраса, бары тик милләт сәхифәсе генә тотып ала торган эчке сизем нәтижәсендә Иркен агага татарларны Пекин. Нью-Йорк. Истанбул вокзалларында, хәтта ки Гарвард университетында һәм Майями курортларында да танып алырга туры килгәләгәне булды. Әйе, “Аһ. туган каумем газиз!” дип әйтерлек дәрәжәдә үз кавеменне тоемлау һәм яд итү өчен һич кенә дә Гарвардта докторлык якларга да. мәктәптә биология укытырга да кирәкмидер, шәт. Кайдадыр Копенгаген аэропортында менләгән үткенче арасыннан бер татарны шәйләп алу өчен, генетика фәненә нигез салган бөек Грегор Мендельгә тин галим булу да. бу фән харитәссндәге ниндидер “дискрет кисәкчәләр”не, “геном” йәки эчпошыргыч “аллель”ләрнс белү дә зарур түгелдер
Һәр килгән автобус ихластан да иске машиналар каберлегенә илтеп ташланыр дәрәжәдә таушалган, иске булып, аларга тозлы балык кебек дынгычланып төялгән кешеләре генә яна иде. Бу автобуслар бушаган тимер-томырлары белән әллә кайлардан шыңгырдап килеп чыгалар, килеп туктыйлар да. йәнәдән кузгалып киткәндә, шактый ютәлләп, төчкеренеп, туктаган урыннарында бензин, соляр төтененнән кара арканнар ишеп, күңелләрне болгатып торалар-торалар да. дынгырдый-дынгырдый, ынгыраша-ынгыраша яңадан кузгалып китеп баралар. Бу хәл Иркен агага кәеф өстәми, әлбәттә Ул һава агуланмаган төшкәрәк күчеп утырырга теләп урыныннан күтәрелде. Әмма арыда мондый эскәмия күренмәгәч, “лып” итен кире урынына утырды
Шәһәр урамнарында утырып ял итү мөмкин түгел эш. эскәмияләр гүя стратегик мөлкәт итеп жыеп алынган иде “Татар ашларьГна барырга ирзәрәк иде әле. Аны гагын да уйлар биләп алды. Уйлар, уйлар' Ярата ул уйланырга! Шушы яшенә җиткәч кенә анлады тирә-як табигать кузгаткан камил уй—камил кешенен ин камил байлыгы икән Агачлар гүя әзе жәйгә таба кузгалырга өлгермичә ярымшәрә хәлдәләр Ул хәтерләми: быел яз ләйсән ягмуры да булмады шикелле Шуна күрә агачлар, үләннәр әлегә яшеллеккә, яфрак-сабакка бай түгел. Ләйсән яумый торып, жәйнсн киләчәк холкын чамалавы авыр. Жәйнсн холкы исә, үз чиратында, кешеләрнен холкын билгели. Ул әле Уйгырстанда атасы авызыннан ишетеп һәм үзе күреп белә—жәй холкы агач сарысынын вакытында саркып чыгуыннан килә Беренче суыклар жирне туңдырган мәлдә агач кәүсәләрендәге җәйге сугнын сыгыласы сыгылып өлгерми кала Суыклардан сон. көннәр җепшенгәч, жир җылынып тын алгач, агач төпләренә игътибар итсәгез, анда соргылт су ишарәтен күрерсез. Бу соргылт пычкылдык нәкъ әнә шул агач сарысы була да инде. Киләчәк жәйдә агачларнын. барча үсемлекләрнең яфракка вә сабак-кыякка бай йәки ярлы булачагы менә ошбу агач сарысынын кайчан саркылып чыгуы белән билгеләнә дә инде
Иркен ага халык ташкынын күзеннән кичерә башлады Милләтнсн аны беренче чиратта кием-сазымында чагыла Чаллыдагы күпчелек халык милли түгел, яхшы, хәзта купшы киенә Ул бар тапканын киемгә
генә тотмый микән, дигән уй да туа. Кайберәүләрнен май таплары белән тапланып беткән бәйләм башлыклар, спорт курткалары киеп, әрсез хәләттә кешелеккә чыгуларына да игътибар итми калмады. Кемгәдер кешелеккә кия торган көндәлек кием, кайсыдыр яхшы киенүчегә зәвекъ житешми. Эш вә кешелек киемнәре арасында әлләни аерма күренмәйде. Ә менә Әмрикәдә купшылыкны бер дә яратмыйлар. Гади, мәнфәгатьтән һәм моменттан чыгып киенүне унайлырак күрәләр. Биредә кием—һавалылык, үзеңне күрсәтүнең беренчел чарасы булып алгы планга чыга кебек. Мондый тәкәллеф, төтен кебек, әчетеп күзгә керә. Кием аша фикер бүләк итү түгел, өстенлек хиссияте тәрбияләнә. Әмрикә исә кием статусын яшереп, шәхес статусын алга чыгара. Анда кунакка, эшкә бару, бигрәк тә кич белән урамда болганырга чыгу өчен аерым кием тотыла.
Башларына берет, кәпәч, эшләпә киючеләр бөтенләй диярлек күзгә чалынмый. Эшләпә—аристократия, аксөякләр киеме. Яратмый эшләпәне Чаллы, җен дошманы күреп сөймәйде. Егетләрнең яратып кигән баш киеме—бәйләм башлык. Жәен дә, көзен дә, кышын да, язын да шул бәйләнгән, юылунын нәрсә икәнен белмәгән башлыкларда алар. “Вязанка" диләр. Шуны киеп алсалар, читтән караганда, елгыр молекулага охшыйлар да куялар. Биш яшь кешене бергә күрәсен икән, аларнын берсенең дә йөзен хәтердә алдырып булмый. Нәкъ балык уылдыгы кебек бу “вязанкалар”. Маймыч та маймыч, алар да маймыч. Егетләр аны йоклаганда да салмыйлардыр сыман. Кайчакта барлык Чаллыны шундый “молекула”лар басып ала: кашларына кадәр батырып киелгән башлыклар, тәгәрәп торган күзләр.. Алар матур итеп бәхәсләшми, җырламый, бер- берсенә шигырь укымый, онытылып, башларын артка ташлап көлми. Аларнын йолдызларга. Айга карап илһамланган чакларын күреп булмый, алар сүгенә генә белә. Сүгенү дигәннән. Иркен ага укыган Голҗада һәм Уремчедә урыслар—кытайлар аларны “сулян” диләр—байтак иде. Сабый чагында урамнарда шул суляннарнын авызыннан чыгып, кальбен хурлаган бу әшәке сүзләр аны менә бүген. Кытайдан күчеп китүенен егерменче елы дигәндә, биредә. Чаллыда, янадан эзләп тапты. Ул мондый ганимәтнең жир йөзендә барлыгын тәмам оныткан да иде, шөкер. Мәгънәләрен анламаса да, авазлар яңгырашыннан мотлак сүгенү сүзләре икәнлеге хәтердә!..
Иркен ага, дөньяга беренче тапкыр чыккан кебек, күп нәрсәгә ихлас гаҗәпләнә. Мәсәлән, хатын-кыз атламын гына ал. Чалбар кию аларнын атламы белән бергә холык-фигыльләрен дә үзгәртә икән. Алар Әмрикәдә дә чалбар кия!.. Әмма анда бу күренешкә игътибар иткәне юк иде. Мөселман хатыннарының чалбар кия башлавы бөтенләй икенче! Моңа кадәр гасырлар буе алар, матур, нәфис, гүзәлләр, үзләрен итәк тыемында тыеп, шундый ук гүзәл җир өстеннән чеметеп кенә атлаган булсалар, хәзер алар чеметеп атламый. Хәзер алар гвардия майорлары кебек җимереп атлый. Ферма атлары кебек янтаеп, чайкалып атлый. Чаба. Йөгерә. Йөзендә— мәшәкать. Кулында төенчек. Күпләрнен икенче кулында шешәсе белән сыра, авызларында тәмәке. Әмрикәдә җәмәгать урыннарында эчү-тарту тыелган.
Житмешенә җитеп барганда гына тарихи ватанына кайта алган Иркен ага, чынлап та куанып һәм сокланып, аптырап һәм гаҗәпләнеп, сәерсенеп вә җаны илә кайнап, кайгырып һәм үкенеп тан кала белә. Тик тан калуы безнеке ише түгел. Безнен күнел каткан җирдә гаҗәпләнеп шакката ул. Гүя туган ягына кайткан да, янадан туган. Ә без гаҗиз булып гаҗәпләнә дә белмибез. Гаҗәпләнә белмәгәнебез өчен куанабыз хәтта. Даими гаҗәпләнү өчен арымас йөрәкләр кирәк. Гаҗәпләнү, таң калу—адәм баласының мәнгелек сыйфаты бит. Әгәр кеше гаҗәпләнүдән туктый икән, димәк, анын
тирә-юне киләчәктә болай кала алмый, аны үзгәртергә кирәк булачак Тукталышта, менә күпме вакыт инде, күкрәген орден-медаль. тимер билгеләр белән бизәп, кәчтүн якаларын итәк очларына кадәр металл базасына әйләндергән сугыш ветераны басып тора. Утырыр иде—урыны юк Автобус килгән саен ул кулын каш өстенә куеп карый Иркен ага ана үз урынын тәкъдим итте Карт утырмады Менә тагын бер түбәтәйле абзый. Аллы-гөлле түбәтәе чәчкә түтәлен хәтерләтә. Түбәтәй татарнын тукмачы, бәлеше белән бергә йөргән милли казанышы. Яһүдине "Тәүрат" китабы яһүди итсә, бүгенге татарны “Коръән" түгел, түбәтәй татар итә. әмма, кызганычка каршы, мөселман итми Бу аллы-гөлле түбәтәй исә Иркен ага яратмаган түбәтәй Ир-ат. анын уйлавынча, мондый чәчкәле түбәтәй кияргә тиеш түгел. Мондый түбәтәйнең чәчкәләренә, ана клумба сыман, су сибәсе килә башлый. Аннан, ир затына ниндидер хатын-кыз чалымы да кертә әле ул. Түбәтәй ул бит калфак түгел. Ир-ат кырыс кара, йә булмаса шундыйрак кер күтәрә торган төстәге түбәтәй кияргә тиеш Бар Иркен аганын андый түбәтәе Хәтта икәү Карасу-яшкелт бәрхеттән тегелгән Арча түбәтәе. Һәм кара сырылган түбәтәй. Конгресс корылтаенда Президент исеменнән бүләк иткән иделәр. Ул аны һава торышына карап, бик тә жаваплы визитлары вакытында гына кия
Ул шушы ташкында, иртәнге кысыкта, үзе дә сизмәстән, матур инсаннар эзләде. Анын өчен матур инсан, матур кешенен милләте юк иде. Барынан да элек иманлы, төзек тәнле, буй-сынлы, матур телле, йөзеннән алсулык китмәгән, кыяфәтендә, карашында, атламында эчке бер куәт сизелеп, дәрте ташып торган кеше. Ул—тәрәккыйпәрвәр. күзләрендә нур. өмет, илһам, хәтта ки илаһилык шаукымы ла бар
Шулай да һәр милләт, һәр дингә ихтирамлы Иркен аганын зиһенендә борынгыдан килгән, ортодоксаль, чын матур кеше булып мотлак ислам тәрбиясендәге мөселман кешесе генә кала ала иде Ни өчен дигәндә, анын уйлавынча, бозыклык, зина, хәмер һәм сихер тыелган исламда кеше тән белән дә. жан белән дә бозыла алмый иде Анда атарга юл бикле Бер караганда, мөселман төшенчәсе әхлак төшенчәсенә тигез һәм шул таләпкә тигез жавап бирә кебек Анысы шулай, әмма анын бу рухи, кануный мөселманлыкны тагын да кинәйтөсе килә иде анын уйлавынча, әгәр адәм баласы башка дин. башка тәгълиматны алга сөргән хәлдә дә. көндатек тормышында мөселман кануннары белән яши икән, барыбер “мат\р кеше” була ала иде Ул монын билхаккый шулай булуына биш ел элек Мәккәи- Мәдинәгә кылынган Хаж гамәлләре вакытында да инанган иде Хаждан сон Әмрикәгә кайткач, ул берничә ай буена Әмрикәдәге. әле кичә генә үзе өчен гадәти булган тәртипләргә, кануннарга аптырап йөдәде. Гүя ул тегендә яка кешегә әверелгән дә. монда үзен-үзс танымый тора, имеш Ул монын сәбәбен эзләде. Соныннан килеп аңлады: бер айга якын Мәккәдә чын мөселманлык халәтендә яшәп, биш вакыт намаз, хәләл аш-ризык. хәләл су-эчемлск эчеп, хәләл сүз сөйләп, хәләл гамәлдә хаж кылып, сафланган вә үзе дә хәләлгә әверелеп кайткан булган икән
һава, сүзнен нинди телдә яңгыравына карамастан, берүк авазлар белән кайнашты. Гүя тел культурасы дигән төшенчә биредә атифбанын утыз биш-утыз сигез авазыннан үзен бары тик б. н. х. п. ч. з, д кебек кискен авазлар белән чикләнгән аралыкта яши иде. Ул йөзен җыерды Гүя ир-ат халкы монда бары тик ямьсез гыйбарәләр аша гына аңлаша иделәр Атар гүя иртән, күзләрен тырнап ачканнан сон. беренче һәм махсус эш итеп, әле күңелләре көн шакшысы белән пычранмаган, бер гаепсез, садә жаңты адәмнәрне шакшыларга, пычратырга, кальб көзгесен тапларга ашыгалар һәм моның өчен бернинди жәза күрми ләззәтләнәләр, алай гынамы.
калган халык, гүя үз күнелләрен шулай шакшылаган өчен авызларын ерып, теге оятсызларга рәхмәт әйтәләр иде. Иркен ага тагын аптырады: ничек шулай? Бу аның ватанымы? Шушында ук фәрештә валчыгыдай чиста жанлы сабыйлар да басып тора бит!.. Бу хәшәрәтләрнең ата-инәсе бөтенләй дә булмады һәм алар ата-инәдән бернинди тәрбия-әдәп алмады микәнни? Тагын да шунысы гажәп: бая жир астында симәнке саткан әби-сәбиләрне чыркылдаткан милисиләр, тун багана кебек, басып тора һәм эһ дип тә эндәшми. Әмрикә полисмены булган булса, таннан торып бар дөньяны шакшы сүз белән коендыручы яманавызларга штраф салып өлгерә алмаган булыр иде. Иркен ага анлады: биредә саф татар теленә түгел, урыс теленә дә көн юк, күрәсен, алар гүя өчәр-дүртәр катлы катнаш никах белән буталышкан кебек, үзара буталышкан, ямьсез сүз-сүгенү белән сыны катырылып, тел дигән тере табигать тагын да әллә-нинди ык-мык, йотык чүп-чар. котсыз, урынсыз кулланылган латыйни, инглизи алынмалар белән мыжлап торадыр.
Ул бу иртәнге, әйе, иртәнге агымда матур кешеләр, матур телле инсаннар табып, куанырга тырышты. Аһ, сирәк иде бу матур телле матур к е ш е л ә р!..
Әнә, алар, беренче карашка, бик тә төрлеләр. Матурлар һәм ямьсезләр. Бәлки алар ямьсез түгел, гамьсездер? Кашлылар һәм хәтта кайнар цехта кашын көйдергән кашсызлар. Кашлылары башлымы? Күзлеләр һәм шул ук цехта кайнар пыяла чәчрәп сукырайган күзсезләр. Күзлеләре сүзлеме? Әйе, йөзләре булып та йөзсез, чәчләре булып та чәчсез, ниндидер тимрәүдән иелгән башлы, күзләре булып та күзсез, танаулары булып та танаусызлар. Иякләрен йорт куяны шикелле алга сузып, баш төзәтергә йөз грамм гына эзләгән сәрхушләр, тәгәрәп торган күзле кесә караклары, хәлсез куллары кашык та тота алмас дәрәжәгә җитеп калтыранган, шешенке күзле, калын, бүселгән битле сукбайлар... Кадерсез, типтереп яшәп, тәннәре төс ташлаган, майланган, чуерташ хәленә килеп шомарган, ахыр чиктә татармы, урысмы икәнен белеп тә булмаган кызлар вә егетләр. Ир-егетнен бармак кагуын гына көткән ястыклы вә ястыксыз Наташкалар. Нәрсә ул төс? Төс—ул төнлә дә үз төсен югалтмый торган байлык. Мондыйлар Әмрикәнен теләсә кайсы шәһәрендә, Манхэттендә дә, Брайтон-Бичта да бихисап. Әмма биредә алар гүя конвейердан сүтелеп, ниндидер бер төссез, мәгънәсез, даими тукылган тукыма кебек, туктау белми агыла... Таушалган милләт!..
Әнә, алар, сары-сорылар. Симезләр. Арыклар. Юкагач кебек кипкән “корылар". Жегппекләр. Хатын-кыз килбәтле ирләр, ир-ат килбәтле хатын- кызлар. Жирдән карашын күтәрми, сөйрәлеп атлаучылар. Күкнен барлыгын да онытучылар. Күзгә-йөзгә карамаучылар. Карасалар, йөздә күз, күктә бер генә йолдыз да күрмәүчеләр. Галәмдә, илһам галәмендә очучылар, җаннары белән күкне гизүчеләр кая булган? Таушалган милләт!..
Менә алар—өлкәннәр һәм сабыйлар. Сәламәтләр, чирлеләр Киңәйгәннәр. Тарайганнар. Сузылганнар. Тартылганнар. Суырылганнар... Ничек кенә гарипләми бу тормыш безнен халыкны!.. Гүя почмакта кемдер, ниндидер Жен, махсусән тәнне изеп, сөякләрне чүкеп, имгәтеп утыра. Тукта, әнә, нинди гүзәл ханым! Ничек сакланган?! Үтеп киткәндә затлы шоколад тәмәйткән жил килеп бәрелде. Әнә—аяксыз. Әнә—ике аяксыз, кулларындагы калаклары белән жирдән этенеп, тәгәрмәчле тактасы өстендә тәгәрәп килә ята... Әнә—ярымшәрә кызкай. Кендек чокыры сукыр күз сыман бәбәкле, күзе исә кендек сыман сукыр. Әнә—чәчләре тарактан таралмаганнар.Таралып каралмаганнар. Таралмый торып, киезләнгәннәр. Уянмаганнар Уянганнар. Янганнар. Көйгәннәр. Бетерешкәннәр Сеңешкәннәр. Әнә, бер гүзәл хатын. Әнә—тагын бер садә сабый!.. Тагын
бер чалшайган йөз.. Таушалган милләт'
Кинәт Иркен ага тынсыз калды. Алдында—тал чыбыгы кебек нәфис буйлы шәрыкъ гүзәле. Кулларына игътибар итте. Бармаклары озын җимшәнле “Ханбикәләр йөземе' н, бармакларының буыннары ак чәкчәкне хәтерләтте. Төшемдә түгелме бу. күземә күренмиме, дип янадан күзеннән кичерде. Аганын кызга якынрак киләсе, тарих өчен генә исемен-атын. аны тудырган ата-анасынын исемен-атын беләсе, елмайтасы. ирен араларыннан ап-ак энже тешләре белән жир йөзен тагын да яктыртасы киләде Шушы түгелме ул эзләгән Милләт Анасы булырлык Милләт Гүзәле? Аһ. кая анын янында Милләт Атасы булырлык ЕГЕТ? Аларны таныштырырга, кавыштырырга, никах укырга иде' Их. кая икән анын үз яшьлеге?! Әллә чынлап та ул. картаюнын үзеннән чыккан карт аю. гашыикъ булды инде? Әйдә, “солдат, сал да ат!"—дип шаяртты ул үзен. Нечкә билле, кара кашлы, түм-түгәрәк йөзле, бит алмалары очыннан нурлар, керфекләре астыннан шулай ук нурлы дәрт ургылып чыккан, ап-ак күлмәктә, биек үкчате аяк савытларында һаваларга үрелеп үскән бу чибәр, билхаккый. шәрекъ гүзәле, бар булмышы белән милли табылдык вә милли казаныш, бер сүз белән, милли байлыгыбыз болады.
Татар кызы өстенә кигән киемнәре белән дә. биллаһи. кошлар нәселеннән икән Шушы очраклы гына очраган, әле бер минут кына элек кенә ташландык күренгән шушы тукталышта калкып чыгып, бар дөньяны яктырткан кыз бу илаһи көчне кемнән, каян ала-’ Ул үзен бәхетле тойды Ул үзен барлык вак дөнья нәжәсәтеннән арынган, тазарынгандай итеп күрде. Юк. мондый хатын-кыз булган вакытта милләт үләме’' Мондый кызлары булган Чаллының киләчәге булмый диме?! Йә. Хода, кем бәхетенә үсә бу?—дип уйланды ул. Кемнәр аны гүзәл гөл итеп күккә күтәрер? Әллә ниндидер бер тупас кемсә аны. чүп урынына, таптап кына китәрме? Йә Раббым, алай була күрмәсен иле!
Ул кызны күзәтте. Кыз горур сын булып басып, карашын вакламыйча, автобусын көтә. Автобус әржәсе—анын язмыш сәхнәсе Башкалар, ир- ат халкы арасында тәнгә-тән кыршылып бару—шушы илаһи гүзәлнен язмышымы.’! Иркен ага күнеленнән бу гүзәлгә лаек шигъри җәүһәрләр эзләде. Алар сина кирәктә күнелгә дә килмиләр иле Ниһаять, ул Мәжит Гафуридән мисалы зар-интизарын тапты:
Айлы кичләрдә әгәр чыксан. тиенне нык яшер.
Юкса бу матур йөзенне күреп ай конләшер.
Ул чыдый алмас, сине күргәч, ачудан чайкалыр.
Ул китәр башка галәмгә. Жир йөзе айсыз калыр
Менә килде ул буяулары кыршылып беткән КамАЗ автобусы Менә дыңгырдап вә сайраган калай тавышлары чыгарып, котсыз ишекләрен ачты һәм кызкай башкалар арасында күренеп-күренмичә зчкә үтте. Кайсы Таһирның Зөһрәсе, кайсы Йосыфның Зөләйхасы китеп барды ’ Бер ялгызы, шушы сасы, нәҗес арбада, башкалар арасында буталан вә ешынып китеп барды ул. Милләт Анасы булырга тиешле Милләт Гүзәле. Кая китте’ Кем белән.’ “Казаннын киләчәк ханбикәсе. Чаллы морзасының бүгенге Ак Бикәсе бер ялгызы' —дип пышылдады Иркен ага —Кая китте? Нигә берүзе китте?"
Бар-тирә монсы 1. затсыз калды.
Шушы буламы нәтиҗәләр? Бүген иртәдән бирле Иркен аганы мөһджир язучыбыз Гаяз Исхакый һәм анын мәшһүр “Ике йөз елдан сон инкыираз" дигән романы эзәрлекли. Инкыираз— татарны юкка чыгуга алып барган
куркыныч, димәк. Моннан йөз елга якын элек язылган һәм кайчандыр әле 1905-нче елгы инкыйлапка кадәр гарәп имлясында басылган бу китапның беренче басмасы Иркен аганың шәхси китапханәсендә саклана. Ул аны еш кына кулына ала. Монда, советлар арбасыннан төшеп калган Рәсәйдә, татар тормышы белән таныша башласан, Исхакый һәм анын романының төп каһарманы язучы Жәгьфәр белән килешүдән бигрәк, алар белән бәхәсләшүдән туймыйсын. Хәтерли, күңеленнән, яттан хәтерли Исхакыйнын оранын: “...Алардан качмаска кирәк! Барыбер качып котыла алмыйбыз! Милләтемезне инкыйраздан коткарасымыз килсә, мотлакан, урыс мәктәпләрендә уку тиеш!" Бу хакмы? Хак булса, татарның бүгенге хәле анын шул урыска якынаю нәтижәсеме? Һәйбәт нәтижәме9 Ай-Һай, ай-һай... Нәрсә, Исхакый татарларны урыслар белән катнаш никах корып туганлашырга, балаларны бары тик урысча гына укытырга чакырган, авыз сулырын корытып, маржаларны мактаган Исхакый шулай җинел генә, үзе теләп... алданганмы? Нәрсә, без Исхакыйнын ул заманда фикерен бары тик үз каланчасыннан торып кына йөретеп, татарны гына түгел, урыснын үзен дә төп башына утырткан яһүди интернационализм афәтен алдан күрә алмавы белән акларга тиешбезме?..
Гүя гомерен мөһаҗирлектә үткәреп, жәсәде дә Төркия тупрагында ятып калган Исхакыйнын шәүләсе аны, Әмрикәдән килгән мөһажир энекәшен, тан белән урыныннан күтәреп алып чыккан иде Чаллы урамнарына. Гүя язучы Жәгьфәр ул үзе икән ләбаса... Менә ул, әле үзе шаһит булган 1997 елдан торып түгел, ә бәлки Исхакый сурәтләгән ике йөз елдан сон—2097 елдан торып. Чаллы бусагасына, кызыл Мавзолей эчендә яткан Кызыл Мәйдан даһие кебек, менеп баскан да, моннан ике гасыр элек, ягъни 1897 елда Рәсәйдә үткән халык санын алуны, Исхакый язуынча, үзенен “ангыралыгы, наданлыгы, караңгылыгы аркасында урыслаштыру, христианлаштыру дип аңлап, анардан качабыз дип Төркия солтанатына, башка мәмләкәтләргә качып китеп, юлда вә читтә үлеп, кырылып бетеп, унбиш миллион татардан нибары 3800 аксак, чулак, сукыр, күзсез, гарип болгарга калган татар кавеме” кабул итеп, күкрәк каршысыннан үткәрә...
Унбиш миллион мәгърур жанлы, горур бәдәнле татардан калган матур инсаннарны эзләгәндәй, ул тирә-ягына каранды. Һәм тирә-ягы чынлап та моңсыз, затсыз күренде. Беркем беркемгә шаярып эндәшмәс. Беркем беркемне котламас. Беркем урамнарны яңгыратып көлмәс. Беркем дөньясын онытып гашыйк булмас. Баягы Сызык Мыекнын житмеш сантиметрлыларынын берсе дә илһамга әсир төшмәс һәм шигырь укымас. Әнә, алар—нәтижәләр. Йомгаклар. Агайлар, тәгәри китте йомгагым, күрмәденезме? Күрдек, менә алар. Сезнен күз алдынызда! Кабул итеп алыныз! Кайчандыр мәгърур жанлы, гаярь халыктан капчык төбендә калган өлеше. Алар белән теге Шүрәле шаярмаганмы, кытыклап, тәннәрен гарип-гораба ясамаганмы?
“Курчак театры” тукталышының жир асты юлында башына килгән ачыш һәм жир өстенә чыккач күргән бу фаҗигаи манзаралардан башы сызлап куйды. Жан гына түгел, тән дә изелгән, таушалган, чамасыз авыр хезмәт, өметсез көнкүреш, хәләл булмаган ризыктан чит-ят рәвеш кабул итеп, тәннең төсе дә үзгәргән иде...
Исхакый язган фараз һәм ул үз күзләре белән күргән хакыйкать.
Бу куркыныч тәңгәллектән йөрәге дөпелдәп типте. Аны, хак мөселманны, ниндидер рух, нәселнең Күзәнәк Иясе сыман кемсә эзәрлекли иде. Кем ул9 Бичурамы9 Шүрәлеме? Әллә Аллаһы Тәгаләдә фәрештәләр мөгаллиме булып хезмәт иткән Шайтан үзе гариплиме татарның жанын-тәнен?
Иманын сыга9 Гүя кемдер, ниндидер бер Козгын, татар Прометеенын бавырын Кафтау-Оралтауларда һәм КамАЗларда чукуын дәвам итә Кафтауда—туп тавышлары. Оралтауда татарны күрәлмәү һау-һавы Гүя ниндидер милләтсез Шүрәле, милләтне чираттан үткәреп, кытыклый, ипи шүрлекләренә Татнефть. КамАЗ талоннары өләшеп көлдерә, ә милләт, нигә көлгәнен анламыйча. анына килә алмыйча юкка чыгып бара Бу Шүрәледән исән-имин үткән бер генә инсан да юк. Барысы да. тиле кебек, көләләр- көләләр. шырды-бырды жырлыйлар-жырлыйлар да—үләләр
Иркен агада рух белән фән. динилек белән матдилек каршылыкта түгелләр иде. Биология фәненең умырткасын тәшкил итәчәк генетиканын атасы чех Грегор Иоганн Менлель дә рухани кеше—пастор булган бит Күзәнәк яратылу кебек серле рухиятнын никадәр матди булуын руханилар ача!. Унсигезенче гасыр азагында ул гыйбадәтханәсе бакчасында борчакларның нәселен яхшыртуга утыз биш ел гомерен бирә. Һәм. генетика фәненен асылын—женси күзәнәк, анын яшәү-яшәтү серләрен ача һәм бу үлемсезлек күзәнәген гамета дип атый "Гамета" латинчадан "хатын" дигән сүз. Нәрсә, безнен милләгнен ир заты үзенен "хатын “ дигән гомерлек яртысын кулыннан ычкындырып, югалтты мәллә? Әллә югалган “хатын-күзәнәк” Ирдә Зат тәрбияләүче "ир-күзәнәк"не тәрбияләүдән туктадымы?
Рәсми-мәдәни тарихы ике мен ел булган татар өммәте шулай йөз елда юкка чыгармы9 Әле Исхакый фаразлаган ике йөз елнын йөз елы гына уткән бит?! Икс гасыр эчендә унбиш миллион татар-мөселманнан исән торып калган болгар-мөселман " Язучынын кичәге фаразы бүгенге ачы хакыйкатьме, әллә уйдырма гынамы9 Юк. милләттәшләр, диндәшләр— ышаныгыз, ул беркемне дә рәнҗетергә теләми. Ул хәтта үзен язмыш бүкәненә салып, бары тик гажәп төгәллек, камиллек, яптәш симметрияләр генә эзли, шуларны гына билгелисе килә!
Ишетәсезме сез?!
Татарны Бөтендөнья Татарлары Конгрессы жиде миллион дип тамгалады. Ике Израиль халкы. Әмма җиде миллионнан ничәсе мөселман икән? Анын жиде миллион татарнын барысын берьюлы галәми телескоп аша күрәсе, кан тамырынын тибешен тотып карыйсы, күпмесе мөселман икәнлеген белү өчен намазлыкка бастырып карыйсы килде
Тора-бара бу чагыштырулар аны туйдырды Үзенә дә ачуы килеп куйды: кешеләргә, җәмгыятькә, системага бәя биреп утырырга анын ни хакы бар? Үзен кем? Үзенне кара' Чатан' Тере гарип' Житмәсә. килмешәк! Тормышы кандай—кешеләре шундай Бераздан ул үзен яклый-аклый башлады: юк. ул бит бернинди дә бәя бирми Ул реаль чынбарлыкны күзәтә генә Чөнки ана Аллаһтан күз бирелгән Бәлки ул үзе дә башкаларга сарыдан суырылган суган башы булып күренәдер9 Бәлки анын кәпәче дә кемнәргәдер ошамый, гафу әйләнез. сыер ләпәшкәсе булып күренәдер? Атлаганда, буыннары бәлки кораб арканы сыман шыгырдаган авазлар чыгарадыр9 Әйе. ул үзе күзәткән манзараларга ниндидер гасабилык, мин-минлек тойгысы илә өстән карап түгел, киресенчә, шушы ташкыннын исән калган бер тере тамчысы буларак, чиктән тыш гарьлекле үкенү белән үз итеп, астан, тирәннән карый иде Нигә, әгәр лә бу кешеләрне жирле хунвейбиннар кыйнаган һәм гарипләгән булса, аны икенче кыйтгада башка, икенче, әмма шундый ук молекула-хунвейбиннар гарипләмәдемени9
Юк. кардәшләр, милләттәшләр, ватандашлар, диндәшләр—ышаныгыз, ул беркемне дә рәнҗетергә теләми Ул үзен язмыш бүкәненә сатып булса да. бары тик тормышта гажәп төгәллек, камиллек, япьтәш симметрияләр эзли, шуларны ачасы һәм башкатарга бүләк итәсе генә килә
“Шулай да, нинди матур булган икән безнен халык! диде ул үз- үзенә.
Телче булмаса да, тел нечкәлекләрен ифрат та нечкә анлаган^ Иркен ага үз авызыннан кинәттән генә очып чыккан “булган икән ^ дигән сүзбәйләнештән көлемсерәп куйды. Нәрсә, “Инде без дә бетәбез дигән сүзләр чынбарлык булып алга килеп басты да мени? Әллә әлеге дә баягы Гаяз абзыйнын “Ике йөз елдан инкыйраз”ы шулай йөз ел да үтмәстән хакка чыктымы?
Күзләрен челт-челт йомып, бу төшенкелек баткагыннан чыгарга тырышты. Юк, бетмәдек әле! Ни сөйлисен син, татар баласы! Тьфу-тьфу, әллә ни әйттерерсең тагын! Әгәр милләт беткән булса, адәмнәрнең әлеге ташкынында шулкадәр гариби манзара белән бергә шулкадәр матурлык вә зифалык күрә алган булыр идеме? Юк-юк, биредә кирәклесе ничектер җитешми, җитешмәскә тиешлесе ничектер артык түгелме9 Менә әле генә үз милләтендә үз милли тегермәне он итеп тарткан нинди генә милләт һәм кавемнәр чагылышын күрмәде ул! Әгәр анын милләте беткән булса, ул, тарихи Ватанына кайта алган, анын саф һавалы тупсасын тәшкил иткән Чаллы каласында, “матур булган булганбыз икән” дип тора алган булыр идеме? Мондый фикер килсен өчен агымдагы ташкын, агымдагы куерымда туа, яши һәм үз акылы белән үлә белүче милләтен булуы зарури бит!?
Ә, чынлап та, никадәр зур, кин, күп нәселле, бихисап күзәнәкле, күп төрле, күп милләтле, күп кавемле һәм юнәлешле безнен милләт! Анын эчендә нинди генә милләттән булган милләт балалары юк?! Без моны файдалана беләбезме? Бу хәл милләтебезнең борынгыдан үз кабыгына бикләнеп, мич башына менеп, аягын салындырып утырып кына яшәмәгәнлеге, юрган астында әкәм-төкәмгә әйләнмәгәнлеге, киресенчә, кыйтгалардан кыйтгаларга, дәрьялардан дәрьяларга, даругалардан даругаларга кул сузып, сикереп, сәлам илтүе, катнашуы, катнашышуы, үз жырын, үз байлыгын башкаларга мул өләшеп һәм үзе дә башкалардан алып, күп, бик күп алып, ни кызганыч, буш калуы, беркайчан да күршесенә янгын уты җибәрмәве һәм иманын сатмавы турында сөйләмиме? Ул, Ватанын кулыннан җибәрсә дә, сөтенен тәмен теленнән җуймаган!..
Әйе, менә әле генә, шушы иртәнге кысыкта ташкын булып аккан милләте көзгесендә Иркен ага нинди генә кавемнәр чагылышын күрмәде! Алар арасында озын буйлы, таза карынлы, зәңгәр күзле, тыннары белән тирә-юньне кайнарлатып килгән аксыл йөзле гайяр угыз-төркиләр, кыска буйлы, бөтерчек кебек хәрәкәтчән, каракучкыл йөзле, конгырт күзле, йәмшек борынлы, тамырдай бармаклары белән тимер сындырган кыпчак- төркиләр, аксыл-сары йөзле, аксыл-сары чәчле, күп эчеп, талымсыз яшәп тазарган, хәтта агач кайрысы ашап та. яхшы йокыда тәннәренә май һәм сум ит утырткан урыс-славян, тактадай яссы аркалы, озын буйлы, итләч битле, шалкан кебек ак, көпшәк тәнле, җитен чәчле урман угры-финнәре, үркәч борынлы, киң, эре сөякле рум-византлар, почмак иякле, башлары муеннарына казан кебек капланып утырган борынгы шумерлар һәм урартлар, йөгерек күзле, бөдрә чәчле, кабак күзле арийлар, гарәпләр һәм гыйбрәниләр, кысык күзле, кечкәнтәй буйлы, кырмыска сыман йөгрек кытай-чин һәм мангуллар... Аларның һәркайсы үткән гасырлар, үткән эралар, үткән чорлардан үз заманының “комсомол юлламасы” белән безгә килеп юлыккан, безнен канга килеп кушылып, безнен тамырларда аккан бөек татар каны ташкыны иде...
Дөнья буйлап күп юллар кыдырды ул. Күрмәгәне аз калгандыр. Чагыштырырга хакы бардыр, шәт. Әгәр расаларны, милләтләрне чагыштыра икән, ул моны ниндидер милләтне кимсетү, аларның берсен икенчесенән
югары яки түбән кую өчен эшләми. Әгәр Аллаһы Тәгалә милләтләрне аеры яраткан икән, монын сәбәбе бар Алар табигатьнең бик салкын һәм бик кайнар, уртача һәм түзәрлек булган параллельләрендә бар ителмешләр икән, димәк, яшәешнен төп мәгънәсе—үзенчәлек. Үзенчәлек—яшәү ысулы. Үзенчәлекнең алдынгысы һәм артка калганы булмый. Аларнын үзенчәлекләрен, тигезлек вә тигезсезлек дигән сәяси уеннар белән бутап, милли психологияны шул үзенчәлекләрдән чистарту һәм юкка чыгару бара Менә төркиләрне алыйк. Ул—ин карт милләтләрнең берсе Ике мен еллык ташка язылган тарихы бар. Әмма төркиләрнең тәне яшь. Жаны яшь. Алар картаймый Бит алмаларын, тән тиреләрен астан, эчтән ниндидер кояш алсулыгы яктырткан кебек. Шул ук вакытта әрмән, грузин, гарәп, гыйбрәни кавемнәрнең, бигрәк тә аларнын хатын-кыхтарынын. чамадан тыш иртә картаюына игътибар иткәне бар Иркен аганын. Утыз-утыз биш яшьлек арий хатыннары ни өчен алтмыш-житмеш яшьлек әбиләрне хәтерләтә?
.. Бер караганда, кавемебез бетүгә, юкка чыгуга бара Икенче караганда, тәне-жаны яшь милләт ни өчен күз алдында юкка чыгарга тиеш? Исхаки ике йөз елдан сон дип фараз иткән инкыйраз ни өчен йөз ел үтмәстән үк килде? Бәлки төркиләрнең үлем сәгатен икенче кара көчләр көчләп суктырадыр? Күтәрелергә бирмидер? Бәлки төркиләр, бердәм булалмыйча. берсен-берсе ашап, юкка чыгарадыр? Кистереп кенә әйтүе дә читен Нәрсә, милләт сүрү-протоплазмасында шартлап, шундый революцион юл белән ярала да, шундый сызлавык, эволюцион юл белән юкка чыгамы? Нәрсә, “Бу әфәнде милләтнен сонгы шагыйре". “Бу ханым милләтнен сонгы жырчысы” дип әйтер көннәребез килдеме9 Бәлки милләт тә. инсан кебек, гомер чиген белеп, үләргә әзерләнергә, кәфенен, үлемтеген алдан хәстәрләп куярга тиештер?
Юк. Иркен аганын милләтнен бетүгә бару тенденциясе белән һич тә килешәсе килми. Шулай да., сизенә Сизенми буламы9 Бәлки миллиятебеэ чынлап та картайгандыр? Таушалгандыр9 Ир-атларыбыз орлыксызланган. нәселсезләнгәндер? Ул. шулай катып калып, үләлмичә газапланган атавистик тамырдыр?
Аның баш миендә нәрсәдер гүелдәп яктырды
Кинәт “затсызланган!”—дип кычкырып жибәрүен сизми дә калды
Дулкынланудан, үзенә урын табалмыйча. кайсыдыр тарафка бара башлаганын тойды.
Тапты!.. Жир асты юлында килгән ачыш нәкъ менә шушы иде!
Ул өнсез килеш үксеп куйды.
Ул елый иде.
Менә тапты ул үзенең эзләгәнен! Шушы нәрсә яктырткан иде анын баш миен жир асты кичүендә. Шушы атылчак йолдыз, метеорит кебек зиһенне яктырткан сүз хәзер аның язмыш гөмбәзендә утлы хәрефләр булып яна, ялкынлана иде. Ул сүз “затсызланган" дигән бик гади сүз иде Милләт затсызланган. За т—с ы з—л а н—г а н
Дөньяда иң бөек һәм бердәнбер Заты пакь—ул Аллаһы Тәгалә Бу Иляһи Зат адәм галәиһиссәламне дә Затлы итеп яраткан Заты гали. Димәк, акылы-фигыле. тәне камил шәхес, асаба, асыл Димәк, безнең бүгенге затсызлыгыбыз алласызлыктан, динсезлектән киләде?!
Матурлыгыбыз да затсызланган бит'
Мәккәй Мәдинәдә үз кавемен йөзләгән, меңләгән кавем белән чагыштырып, үзе дә белми-аешмыйча эзли башлаган “сер" аны. затсызлык төшенчәсе булып. Чаллының “Курчак театры" тукталышында килеп тапты бит!..
Күз алдына Шәркый Торксстандагы туган авылы Кизләү аша үткән
хунвейбиннар ташкыны, шул хунвейбиннарның мәктәп ихатасында ясаган сабантуй күренешләре килеп басты. Бу ташкында шул хунвейбиннар ташкыны, шул хунвейбиннар сабантуе белән ниндидер охшашлык бар иде. Мондагы хунвейбинлык гүя тегендәге сәяси хунвейбинлыкның гади көнкүрештәге чагылышы, автобус тукталышындагы ин беркатлы нәтиҗәсе иде...
Агымдагылар үзләре моны күрә алмый иде. Моның өчен яна күз, яңа караш кирәк иде. Ай-Һай, бик зур вакыйга бит ул затыңны югалту. Затсызлану. Үлемнен башы, фажиганын чыганагы бит ул!.. Зат. Бу шаукымлы сүз кинәт кенә Һиндостан суфилары мәзһәбе җырчысы, бөек магулларнын атаклы баласы Хәзрәт Инәят Ханны хәтеренә төшерде. Әмрикәдән киткәндә үзе белән алган иде ул анын мәшһүр "Аваз шаукымы” дигән китабынын инглизидәге басмасын. Бу китапны бары тик шушы көннәрдә, сәфәргә кузгалганыннан сигез айдан соң гына укый алачак дип кем уйлаган. Китапның азагында мәшһүр җырчы кулланган сүзләр сүзлеге бар. “Зат” дигән төшенчәгә тап булды анда Иркен-ага. Бихисап мәгънәләргә ия икән ул без еш кына уйлап та тормыйча кулланган тәгъбир. Гарәпчәдән әйбер, бер нәрсә, шәхес, аерым кеше, табигать, асыл, аслы табигать, чыганак, аслы чыганак, яратылыш, нигез, үзлеклелек мәгънәләрендә тәрҗемә ителә, суфиларда исә Бер Аллаһы, Абсолют итеп йөретелә. Мәҗит Гафуринын сабый чагында ятлаган "Мәхәббәт орлыгын чүпли әтәч кебек усал затлар”, дигән юлын хәтергә төшереп елмаеп куйды.
Тукта, кая бара әле ул? Кәефе яхшы иде. "Кая барамыз?”—дип сорады артыш таягыннан. "Татар ашлары”на барамыз, тәкъсир",—дип җавап бирде жолдасы11.
Шулай, кайчагында таягы белән сөйләшеп-кинәшеп ала Иркен ага. Гүя гади таяк түгел, ә бәлки атланып йөри торган аты-аргамагы ул анын. Шулай, егерменче гасыр азагында унтугызынчы гасыр азагындагы мөкаммәл тел һәм мәкам берлән сөйли белә ул таяк. Таякнын “Татар ашлары” йорты белән дуслыгы зур. Жылы каршылыйлар, дөресрәге. Зөһрә-сылу аны үзе каршылый. Шелтә алган малай актыгы кебек почмакка сөяп куймый, ә түрдәге шәхсән чөйгә элә. Таяк кебек почмак иясенең түргә куна торган шәхси чөе булгач, начар түгел бит инде, жегетләр.
Ул бүген азык җыймаган иде. Ага көненә бер тапкыр булса да шушы асыл ашханәдә тукланырга форсат таба. Монда кызлар анын өчен өзелеп торалар, аш-суларын әйтәсе дә юк, телеңне йотарлык. Бик кыйммәт тә түгел. Дөрес, биредә затлы фасоль борчагы сирәк була. Иркен агалары чуен чүлмәктә томалап пешерелгәннән соң суытылган бозау итен, ана бераз гына керән тамызып, шундый ук салкын фасоль белән бергә ашарга ярата.
Тукланган саен түләп азапланмас өчен ул әҗерен алдан ук түләп куя. Болай унайлырак та, мәшәкате дә азрак.
“Татар ашлары” бинасы менә монда, ун кулда, “Тынычлык-Мир” проспектының эчке култыгында урнашкан. Ул сукмактан уңга борылды. “Милләтләрнең юкка чыгуы, дөнья харитәсенен төссезләнүе, тере табигатый чәчкәләрнең кимүе кем файдасына?—дип уйланды ул.—Кемгә нәрсә, җирдә урын җитмиме? Аерым милләтләргә, аеруча төрки милләтләргә, мөселман өммәтенә каршы алып барылган идән асты көрәшен кем оештыра? Мазасын кем түли?”
Татар гына мондый авыр хәлдә түгел бит?! Димәк, сүз милләтләр болынлыгының дөньяви масштабтагы иминлеге турында бара! Татар гына диме?! Милли мәсьәлә буенча даими кызыксынып, бу тема буенча бар дөнья әдәбиятын җыештырып баргач, ул белә: Рәсәйдә дистәләрчә
"Җолд
милләт һәм кавем—чуашлар, чирмеш, калмык, коми, инде үхзәрен "урыс” дип атый башлап, бер мәктәпсез дә калган эрьзә, мукшылар да бар.. Газ, нәфт, асылташлар, жәнлек тиресе исәбенә Рәсәй бюджетынын йөздән туксан керемен биргән, инде бүген ярты аракыга хатынын, кызын сатып җибәрергә әзер нинәс, хантыйлар, мансыйлар һәм юкак-ирләр дә бар Ерак Африканын юкка чыгып барган гишу, рунди. сога. Үзәк Азиянен әрәмгә чыгу алдында торган ниндидер палаун, секун һәм шан кавемнәре бар. Азмы мондыйлар?!
Дөньясын басып—көя төшкән'
Дөньянын галәми табигате, кешелек табигате келәменә көя төшкән—һәм бу хәл беркемне дә борчымый!
Дөньяда бер миллиард инсан бүген туйганчы ашый алмый Анын каравы Жир шарын талап баеган Европада уч төбе кадәр Швейцария—акча империясе бар дөнья буйлап процентка акча суга. Мәйданы ике квадрат километр булган Монако кенәхзеге казиносында рулетка артына утыру өчен биш кыйтганын миллиардерлары чират тора.
Иркен ага ачуыннан исән аягы белән ниндидер таш кисәген тибеп очырды
Көяләр исән-сау—яши бирәләр!
Берләшкән Милләтләр Оешмасы милләтләрне талаучы, милләтләрне талаштырып яшәүче “бөек державалар” мафиясенә әйләнде Кырыгынчы еллар азагында Иркен аганын күз алдында оешкан бу оешма коры жирдә менә шул көяләрнен, дәръя-суларда исә менә шул ерткыч акулаларнын мәнфәгатьләре өчен барлыкка китерелде БМОнын Куркынычсызлык шурасы кешелек белән идарә итү тәшкиләте буларак рәсмиләштерелде Террорчы-дәүләт күршесендәге берәр мескен, хәлсез дәүләт, дәүләтсез милләгне басып ала да, әгәр дә басып алынган мәзлүм басып алучыга бер генә “ярамаган” сүз әйтә икән, ана шундук “экстремист" ләкабе тагыла, танкларына каршы таш белән атса, шундук “террорист" исеме алып. БМО көн тәртибенә тикшерүгә куела Алтмышынчы еллар уртасында колонизатор дәүләтләр кайчандыр үзләре басып алган, каннарын эчеп туйган, шул аркада җитлекми картайган сабый милләтләргә "азатлык бирәбез" дигән булып, аларны биләүләре-н ил әре белән бишекләреннән төртеп төшерделәр. Азатлык өчен көрәшкән милләтләр мөстәкыйльлекне кайда үзләре, сугыш юлы белән яулап алдылар, кайда колбиләүче державалар бу мөстәкыйльлекне аларга дипломатия юлы белән "биргән" булдылар да, шундук аларны “артта калган дәүләтләр", “өченче дөнья" дип атап, инвестицияләр тараткан булып, шул ук милләтләрне имеп ятуларын дәвам итәләр.
Кан имүчеләргә тегеләрнең “ аякка басуы, савыгуы" кирәкми, әгәр, савыккан хәлдә, алар бит каннарын суырттырудан туктаячаклар'
Дөнья буйлап—яшел хлорофиллны көйдерүче көяләр сабантуе!
Яңа Татарстан, яна Рәсәй кайсы юлдан китәр9 Рәсәй. чынлап та, янамы сон әле ул? Әллә тагын да хәтәррәк, тагын да айныйрак төшкән яна империя генәме? Рәсәй үзенә янаган кыйралышны ничегрәк үтәр? Монын өчен ул үзендәге милләтара таушалу, затсыхтану. ямьсехтәнү сәбәпләрен ачыкларга, милләтләре белән корылтай жыеп, киңәшергә, бу чиргә иҗтимагый дару табып, инсаннарның, милләтләрнең ак төшкән күтәренә (аны катаракта диләр шикелле), сукырайтмыйча, шул даруны, кальбләренә яна өмег салырга тиеш Их. нигә элегрәк килмәде икән ана мондый уй-теләкләр? Күрәсең, хунвейбиннар аны “азрак" кыйнаганнар Күрәсең, мондый ачыш тагарга кыйналганда түгел, мәгәр кыйналганнан сон "Татар ашларьГна (ул көлемсерәп куйды) гамак туйдырырга килгәндә
КИЛӘ ИКӘН... и
Менә кайларга барып тоташты уйлары Чаллының “Курчак театры’ тукталышында! Чынлап та, курчак театры булып чыкты түгелме сон әле бу тормыш?
Ул әсәрләнеп күккә карады.
Күк йөзе һаман да үтә коры, башны инрәтә торган ниндидер магнитлы коры иде.
Әле үзе китеп барган һәм анын күз алдында үтәчәк мәхкәмә дә шул курчак уенының бер чагылышы булмасмы? Анда сөйләнәчәк сүзләрдәге мәгънә, очрашачак күзләрдә укылган фикерләр—барысы да, ул телиме аны, әллә бөтенләй теләмиме—әле генә ул ясаган ачыш, ул уйлаган уйлар, ул кичергән хисләргә барып тоташмасмы?..
Иртәнге сигез сәгать булып килә икән. Тагын алты сәгатьтән сон мәхкәмәнең көн тәртибенә анын белән, ягъни мәсәлән, чит мәмләкәттән кайткан мөһажир—тән ярасыннан каза күрүче Иркен Сәлах белән шушы тарафларда туып үскән инсан—ана бу тән ярасы салучы якын кардәше, туганнан туган борәдәре Салют Сәлахов арасында хөкем эше карала башлаячактыр. Сизенә: мәхкәмәдә каза күрүче һәм каза салучыдан сорау алу барышында ул кичерәчәк газаплар бәлки анын тормышында, язмышында мона кадәр кичергән газапларының ин авыры, ин жәфалысы булыр, бәлки. Барысына да әзер, тик бу кичерешләр бая гына җир асты юлын аша чыкканда зиһенендә яктырып куйган яна фикер учагына бер янар чыраг булып өстәлсен иде, илаһым!..
III
—Көтәбез, Иркен ага.
Ак калпагын башына чөйгән, баскан җирендә очкыннар уйнаткан Зөһрә, аны бусагадан ук каршылап, өерелтә-өерелтә, залга алып кереп китте.
Сылуның үзеннән дә алдарак, алсу бит алмалары белән бар тирәне алсуга манып һәм артыннан һаваны сафландырып, нәзакәтле иннек- кершән исләре бара.
Күзе тышта калган Иркен ага, беразга күзләрен табалмый, инке-минке килеп торды. Ниһаять, күзләре өйрәнә төшкәч, күрде: залда кәефләнеп утырган ике-өч сәрхүштән һәм ак калпакларын башларына тәпән итеп сикерткән хатыннардан башка беркем дә юк икән.
— Исәнмесез. Иркен ага!—Хатыннар боерыкка буйсынгандай, урыннарыннан күтәрелделәр.—Ярый әле Чаллыда сез бар!.. Кем безне күрер иде?
Кыргый базарчылык котырган Рәсәйдә тормыш шартлары чынлап та жинелдән түгел кебек. Тамак туйдырырга йөрүчеләрнең булмавыннан, аларны көтеп утырудан ялыккан пешекчеләр телләрен чарлый башладылар.
—Сез күренү белән доллар тотып карагандай булабыз!..—диде кыелган кара кашлысы.
—Тәмләп карагандай булабыз, диген!—дип икенчесе колакларындагы ат дагасыдай алтын алкаларын тирбәтеп.
—Ашханәбезгә керүче дә, безне күрүче дә юк! Аптырагач, үзебез залга чыгып утырабыз...—диде каш уртасында кара мине яктырып торганы.
—Безне майлап ташласаң да алмыйлар шул!.. Аласы килгәннең артыннан баласы килә!..
—Ир-атнын гайрәте бетте бит хәзер!..—дип күкрәген киерде йомырка кебек тулы хатын.—Ичмасам, капшап та карамыйлар. Ха-ха-ха! .
—Әнә тегеләр ир-ат булмый кем сон алар?—Иркен ага залда сыра артында чебенләп утырган ирләргә ымлады.
—Кем белгән инде. Бәлки ирләрдер дә Тотып караганыбыз юк.
Хатыннар тагын да дәррәү көлеште.
—Туктагыз, оятсызлар!—димичә Зөһрә сылуга чара калмады
—Алар бит ирләр түгел, акчасыз клиент кына!
Ул арада җимерек йөзле бер иркәй урыныннан күтәрелде һәм Иркен аганын каршына килеп кәмит күрсәтә башлады:
—За доллар! Всего лишь за доллар!—Урынында чегән чечеткасын шапылдатып алды —Качалов театрынын элеккеге атказанган артисты Максимилиан Клотовский булабыз!—Ул Иркен агага килеп текәлде — Үлемсез төрмә җырчысы Михаил Круг репертуарыннан! —Актер бармакларын гитарада уйнаган сыман итеп, күкрәгендә чирткәләп торды — Махсус сезнен өчен'..
Песня вольная!
Дальнобойная!
Жизнь нежирная!
Хочешь волком вой!
Хочешь песню пой!.
—Житте сина, Макс!—Зөһрә, арага кереп, аны иптәшләренә таба этәрә башлады —Кызлар, сезгә дә җитәр! Кунагымны бозып бетерәсез. Әйдәгез, Иркен агай!..
— Болай булгач, кызлар,—диде алкалы хатын —Зөһрәбез бу абзый белән Америкага тү-тү инде!..
—Әйдә, китсен!—Америкада “Татар ашлары"н ачып, безне дә эшкә чакырыр!..
—Чакырды ди, алъяпкычынны киереп тот!
Зөһрә белән янәшәдә, айсберг сыман агарып, таш идәндә атлаган саен таяк шакылдаган авазлар чыгарып, моһаҗир эчтәге аерым кунаклар өчен банкет бүлмәсенә килеп керде
Иркен ага көлемсерәп куйды. Мәдинәсе күрсә, көнләшер иде микән? Хәер, көнләшү түгелдер ул. Бер женеснен икенче җенескә хакы булуын белгертеп кенә куюдыр, шулай бит? Шулай гына да көнләшмәгән хатын- кызны табып кара син Мәдинәсенең сиздермичә сискәнеп куячагы анарда канәгатьлек тойгысын янарта. Хемингуэй әйткән “эгоизм кәнфитемнең ачы ширбәте шулдыр ул. Мәдинәсен ярата дип кенә әйтү бик аз Кырык ел бергә яшәп, ул аны күреп тә туймаган кебек Сөекле шагыйре Дәрдемәнд шигырендәгечә:
Сезне, милләт кызлары. аһ!
И омид йолдызлары!
Таң-сәхәрләр эзләп-эзләп.
Бер күреп канал малым!
И өмид йолдызлары!
Бер күреп каналмадым!
Бүлмәдәге һава ябылып ятып тынчыган иде. Иркен ага кулыннан тавыш-тынсыз гына Зөһрә кулына күчкән таяк горур кыяфәттә чөйгә менеп кунаклады Зөһрә сылу барып, жилтәрзәне кысты һәм. Иркен ага өстәл артындагы урындыкка утырырга өлгермәде, мәгъдән суы һәм бәллүр китереп куйды
— Рәхмәт Чарчаган идем Бик тә
2. .к у.ш
зз
Ул йотлыга-йотлыга Ижау суын эчте.
Зөһрә аның алдына аш-су исемлеген этәрде дә, жавабын да көтмичә, бүлмә почмагында пөхтә итеп жыештырылган урын-жиргә ымлады:
—Аш китергәнче ятып хәл жыйсагыз да була. Нимә килтерәем?
—Минекен... беләсез инде. Тукмачлы аш. Булса, катык та. Кыздырылган бәрәнге белән салкын ит. Керән булса, керән. Аннан тагын. . кара җимеш, өрек салып ике җамаяк чәй...
—Бүген, гафу итәсез, салкын итебез юк иде шул. Пешерергә итебез бар, тик ике холодильникнын берсе эшләми. “Татэнерго”га түләргә акчабыз юк икән ..—Зөһрәнен елардай булып тавышы өзлекте.—Әгәр, каршы булмасагыз, Ырымбур татарларынча әзерләнгән бишбармак бар. Бик тә тәмле! Килтерәемме? Чәй янына бер элпә как та, чеметем генә бавырсак та килтерәемме? Бераз гына бал да тамызаеммы?
—Ихтыярыгыз.
Ниндәен дә гүзәл тел! Килтерәемме? Тамызаеммы?
—Берәй йөз грамм коньяк, аракы да килтерәемме?
—Юк. Егерме ел капканым юк
—Егерме ел дип. Капмасагыз, кабарсыз.Сез—кунак. Ир-ат. Ир-егеткә бераз гына чеметмәйчә ярамай...
Чеметмәйчә ярамай1 Үтерде бу сүз Иркен аганы. Ул Зөһрәгә сөйкемле караш ташлады.Алдында биеп торган бу сабыйнын йөзе яктысыннан бар тирә-як яктырган кебек. Иркен ага белән сөйләшә-сөйләшә, хатын- кызларга хас пөхтәлек белән һәрнәрсәне урынына куеп, җыештырынган чагында колак йомшакларындагы алтын ярымай алкалары кузгалып- кузгалып ала. Иркен аганын хәтта һәр кәйсезлеген үтәргә әзер булган Зөһрә сылу вакыт-вакыт гүя жәядә тартылган укны хәтерләтә иде.
— Ырымбур татарларының бишбармагы чаллыларныкыннан аерыламыни?
—Бу якта бишбармак дигән ашны бөтенләй белмиләр. Боларнын бар белгәне бәлеш..—дип анлата башлады һөнәренен нечкәлекләрен Казан пешекчеләр училищесендә шактый яхшы үзләштергән Зөһрә сылу — Казанда бишбармакка охшаганрак аш “өлеш” дип атала. Юныс агай Әхмәтжанов безне шулай дип өйрәтте...
—Кем ул?
—Сез... Сез Юныс Әхмәтҗановны белмәйсез?
—Юк,—Ә сез Сәгыйть Рәмине беләсезме?—дип каршы сорау бирде Иркен ага.
—Юк. Бөтен кешене дә белеп бетереп булмай бит инде. Ә менә... Юныс агайны да белмәү... Татарның атаклы пешекчесе бит ул!
—Һы! Ә тегесе татарның атаклы шагыйре!..
—Әй, шагыйрьләр күп бит алар. Хәзер инде хәтерләмәем, татар шагыйрьләреннән кемдер Мәхмүт Хөсәен микән шунда... Юныс агай Әхмәтжановны татар ашларынын Тукае дип атаганны.
—Кит әле!..
—Чын!.. Дөрестерме, аны Ленин ордены алган аш-су остасы диләр иде Безне укытты ул...
—Кит әле!—Бу хәбәрләрдән бихәбәр Иркен ага, мөкиббән тыңлый иде.—Йә, хуш. Ә теге Ь1рымбур бишбармагы. . ничегрәк була сон?—диде ул, ашыйсы килүен сиздереп.—Тәмле болады?
—Ул бишбармакта камыр кулланылмый.—Чыгып барган җиреннән кире килеп, Зөһрә анлата башлады.—Башта ит пешерелә. Сарык ите яхшырак була. Ите сосыла. Өреле шулпасында бәрәңге пешерелә. Аннан ит белән бәрәнге эре итеп турала. Аннан алар шул үзләре пешкән шулпага салына
Һәм яңадан кайнатып чыгарыла. Тәлинкәгә салгач, өстенә божра-божра итеп туралган ак суган, кара борыч сибелә. Бераз гына корыт12 катсан да ярый
—Булса!..—диде ачыгудан түземе калмаган Иркен ага —Корыт, дисен инде?
—Корыт.
—Бик тә тәмле була, дисен инде?
— Бик тә тәмле була, Иркен агай.
—Бар, йөгертә күр!..
—Хәзер! Әллә касан шулай диләр аны! .
Зөһрәнең сөйләше кызык тоелды. Залда чип-чиста итеп татарча сөйләшкән кызкай, монда, аерым бүлмәгә үткәч, үзгәрде дә куйды “Бармаем-кайтмаем” дип сөйләшүче бу кавем.. Ырымбур, Агыйдел-Урал буе татарлары түгелме сон?
Мизгел дә үтмәде, бүлмәгә өреле шулпа, кара борыч, суган исләре аңкыткан арбасын тәгәрәтеп, Зөһрә килеп тә керде.
—Сорарга онытканмын. Ите хәләлдер бит?
—Сорап торасыз. Кайнар килеш кенә ашагыз әле. Корыт юк. Катык кына. Сезнең өчен үзем оеттым...—Ул сөйләнә-сөйләнә тәлинкәләрен өстәлгә куйды.—Чаллы халкы катыкнын нимә икәнен дә белмәй. Авыл халкы да оетып маташмай. Корыт хакында инде әйтеп торасы да юк
—Бездә, Төркестанда, татарлар корытны ясапмы ясыйлар! Бездә аны “ак болыт” дип тә атыйлар. Әйрән ясап эчсәң, торганы белән кымыз болады!..
—Бездә дә шулай. Ә бында—юк! Гомумән, мал агыннан азык ясарга дигәндә, халык ялкау бында. Сөт белән майдан башка нәрсәне белмиләр Кымыз хакында ишеткәннәре дә юк. Мин сезгә катык кирәклеген беләм! Шуңа да үзем оетам. Суытмыйча ашый күрегез, яме. Ашыгыз тәмле булсын!
Кара әле, яшь булуына карамастан, нинди акыллы хатын!.
Ашаган унайга ул ана беренче тапкыр шулай текәлеп карады. Чыклы карагат кебек кара күзле, кара тут йөзле икән. “Чибәр, житмәсә, үткер — дип уйлап алды Иркен ага —Кешесе туры килсә, милләткә ун бала үстерәчәк бит бу".
—Үзегез бу яктанмы?
—Юк. Башкортстандан. Хәйбулла районыннан Юлдыбай кызы
—Шундый вилаять тә бармыни?
—Вилаяте ни була тагын?
—Штат. Сезнеңчә префектура. Кантон Юк, район болады
—Әйе, район! Хәй-бул-ла! Биегән кеше бай була. Бар андый район
—Татарлар яшиме?
—Ашым тозлыгы кадәр генә. Калгандары—башкорттар
—Әллә син дә башкортмы?
—Әйе. Башкорт. Саллыга комсомол путевкасы белән килгән идек.
Иркен аганың Йөзенә елмаю таралып эреде. Ул чын башкортны беренче тапкыр күрә иде
—Сылуым!—Иркен ага беразга куанычыннан сүзен әйтә алмый торды. Анын, урыныннан күтәрелеп, ошбу төрки сенелкәшен бертуганы сыман кысып кочасы килде —Сылуым' Бирегә килмәгән булсам, мин чын башкорт кызын күрмәй-белмәй үлгән булыр идем!
— Һы, күрмәй-белмәй! —дип көлде Зөһрә —Сез дә башкортча сөйлисез
ч Корыт очсгон катыкны эркеткв ойлошвмчс кайнатып, суын агызып. киптереп ясалган коры сет азыгы
бит!..
—”Күрмәй-белмәй” дип сөйләү безнен төрки-татарга бигрәк тә хас, Зөһрә сылу,—диде Иркен ага аны-моны уйламыйча. Аны Тукай да куллана.
—Юк, ул башкортка гына хас!.. Бездә дә ”сылу”, тизәр. Әмма мин— сылу гына түгел, мин—асаба башкорт сылуы,—Зөһрә күзләрен жете чекрәйтте.
—“Асаба” ны ничек анларга? Төшендерен.
—Асаба—”особый”дан инде. Урыслар килгәннән сон. җирләребезне үзебездә калдырганнар. Салым да түләтмәгәннәр, көчләп әрмегә дә алып китмәгәннәр. Шуна да без “особый". Башка халыклардан жирне талап алсалар, башкортлардан сатып кына алганнар. Башкорттан башкалар— килмешәктәр. Припущенниктәр.
—Һы. “Саф башкорт” дигәне ни нәрсә болады?
—Татар белән бер грамм да кушылмаган,—диде Зөһрә, керфеген дә какмыйча.—Каны бозылмаган, димәк...
Иркен ага ашавыннан туктады. Капкан азыгы гүя тамагына аркылы торгандай итте.
—Соң татар белән башкорт, бертуган халык түгелсән? Татар белән кушылганда башкортның каны бозылады? Башкортлар шулай татарларны... яратмыймени?
Авыр тынлык урнашты. Иркен аганын кулындагы сәгатенен йөргәне ишетелә иде. Үзенең тирән уйга сабуын сизенмәсен дип, Иркен ага мөкиббән китеп ашап азапланган булды. “Әгәр син татар белән урысның катнаш никахларына лаф орасын икән, нигә әле ул, Зөһрә сылу, татар белән башкортның катнашуын алкышларга тиеш?—дип уйлады —Анысы шулай... Ярар, урыс белән татар икесе ике фәлсәфә, ике дин нигезендә яшәп яткан ике аерым галактика ди. Ә менә башкорт белән татар исә—бер үк төркиләр... бер үк дингә инанган игезәкләр бит. Асылда икесе бер милләт... Бәлки шушы бер төрки милләт булуы аларны аерадыр да?”
Ниһаять, Зөһрә тынлыкны бозды:
—Яратмасам... Яратмасам, монда яшәгән булыр идем микән? Яратмасам, мин кайбер башкортлар кебек, Чаллыны ташлап кайтып киткән булыр идем,—Анын аһәне тирәннәрдән килеп калтыранды. Илтифат иткән кеше анын сөрмәле керфекләренең дымлануын абайлар иде.—Сагындыра бит... Татар теле—матур тел, сирәк тел... Әмма һедден менән туган телемдә лә һөйләшкем килә, агай!.. Сөнки һез—сит кеше!..
—Бәй, сөйләш!.. Башкортча да... белгәч?
—Белмәй тиме! Тыуган телен әзәм балаһы онота тиме?!—Ул тулаем башкортчага күчте һәм бәбәй бишеге өстендәге кыңгырау кебек чәңгелдәп көлеп җибәрде.—Мәрәкә кеше һез! Телен оноторга, мин бит... татар түгел!..
—Татарлар... онытамы?
—Онытмай гынамы? Бар тип тә белмәйдәр!..
Бик тә кәефе кырылды Иркен аганың. Сиздермәскә тырышты.
—Мина калса, башкорт теле—шул ук татар теленең бер җирле сөйләше түгелме? Анда берничә сакау аваз гына...
—Башкорт теленең кәсе—шул һед әйткән һакау авазларда!..— диде Зөһрә, аны бүлдереп —Татар теленә нәкъ шул һакау ауаздар етмәй!..
—Ә нигә сез башкортча гына сөйләшмисез?
—Татарстан җирендә башкортча сөйләшеп азаплануны мин тугандаш татар телен дә, үз телемне дә ихтирам итмәү кебек анлаем. Гамәлдә, алар чынлап та икесе бер тел...
—Шулай да, үзегез башкортча сөйләшергә теләйсез?.
—Телдәрле ходай аерган бит' Аергас, һөйләшке килә шул, агай!. Был—һедден өсөн генә!.. Һедден менән генә!..
Иркен ага, югалып калып, ана нәрсәләрдер сөйләп маташты, әмма артына борылып караса—Зөһрә-сылуы шым гына чыгып та киткән икән Мөһажирнен яшь хатынкайга “Зөһрә-балам” дип эндәшәсе, бу башкорт баласынын күнелен арбыйсы килде Анын өчен хатын-кызнын күнелен китү, рәнҗетү—зур гөнаһ. Хатын-кыз—жир белән күк арасында яши торган илаһи жан иясе. Миллиятне бар иткән ошбу ил аналарына күнел тойгылары ташып чыккан мәлләрдә ул керсез, риясыз, бертуган сенлесе кебек якын күргән сылуларына “балам” диясе килә башлый.
Ул бишбармакны бик тә яратты. Катыгы да кәттә булды. Уйгырстанда да күп татар гаиләләре ашны катыксыз ашамыйлар. “Катык-сөт ашаган кешенен эче кортламый, карынына бабасыр да ияләшми,—ди торган иде анын картинәсе Бибикамал карчык — Ашказанына яман шешләр дә калыкмый”. Катыкны көчләп сабыйларнын ашына салдыра, әйрән итеп сыеклап, көчли-көчли, көрәгәсе белән эчерә торган иде Җитмәсә, “Эч тизрәк, картатан күрмәсен!"—дип хәйләләштсргән булып, ашыктырып эчерә торган иде Әйтерсен, мал-туар арасында мен мәшәкатьтә йөргән картаталарынын шул ачы катыкка калган көне булган инде, ходаем Әй. бу әби-бабайларнын халык дипломатиясе'
Азык җыйганда аны кемдер күзәтеп торгандай тоелды Ашавыннан туктап, карашы белән диварларга күз йөртеп чыкты Ана кургашын күгләре белән оеп, югарылан сурәт карап тора икән Йотасы азык һаман тамакта иде. Таяксыз-нисез, як-якка янтая-янтая, сурәт янына килде Ельцин икән Бу сурәт әле кичә генә биредә юк иде бит' Рәсәйлә падишаһлык иткән кыргый демократия атасынын чит-чите елтыр калай белән каелган кечкенә сурәтен ялт итеп арты белән әйләндерде дә куйды Титаклый-титаклый кире урынына килеп утырды.
Гамәлдә исә аны шымчылардан башка да күзәтәләр иде. Пешекче хатыннар алмашлап килеп, ишектәге үзләре генә белгән тишек аша караштырып китәләр Америкадан килгән татарнын нәрсә ашавыннан тыш, ничек ашавы, калакны кайсы кулга тотуы да кызык иде аларга Яшермик. Рәсәй ФСБсы өчен мәртәбәле кеше иде Иркен ага. Анын кемнәр белән очрашуы, нәрсә хакында сөйләшүе, ничек уйлавы да кызыклы иле Иркен ага, төрмәләр, сөргеннәр аша үткән тәҗрибәле тоткын буларак, ана бары тик әмрикәлс булганы өчен генә дә үзенә игьтибарнын зур булуын белә һәм бер үк вакытта, үзенең “беркемгә дә кирәкмәгән карт мөһажир икәнлеген” исләп тә. ул чишенгән гардероб, ул утырган урындык, ул азык җыйган өстәл астында кырмыска кебек кечкенә, тынлый. яза. кирәк икән, сурәткә дә төшереп ала алган кулайламалаларнын. каршыдагы йортнын тәрәзәсеннән мондагы һәр хәрәкәтне таш дивар аша да кинога теркәп бара торган аппаратларның булуына һич тә шикләнми иде
Ә менә Әмрикәдән килгән тагарга, үз чиратында, мондагы татарларнын ни-нәрсә һәм ничек азыклануы кызык иде Чаллынын байтак ашханә-рестораннарында булганы бар анын Күпчелегендә бик начар тукландыралар. Акчаны алуын мулдан алалар, әмма азыкларына килгәндә, әллә чүбек, әллә кояшта пешенгән салам чәйнисен. Әллә ит. әллә агач тешлисен. Карынын тулса да, тамагын туймый Соныннан, билләһи, ниндидер хи ми калий кикереп йөрисен Ә менә биредәге аш белән яратып ризыклана ул. Биредәге ашның тозы-татыры. токмачының үзле катылыгы, гешләрдә сизелеп чәйнәлүе, катыгының әчкелтем тәме ана Шинжәнсндә ашаган токмачларны хәтерләтә Нидән шулай? Араларда—кем исәпләп
караган?—кимендә ун мен чакрым юл ята; жир-туфрак, тир-талым—икенче; агым су, искән җилләр, бу азыкларны әзерләгән затлар башка... Иркен ага разыйдан елмаеп куйды: сер азыкнын хәләллегендә болады. Хәләл ризыкны хәләл хатын әзерләп биргәнгә һәм бисмилла аша хәләл ир-егет ашаганга күрә туя ул хәләл тамак. Әйе, беренче булып шушында, Чаллының “Татар ашлары” йортында килде Иркен аганын тынгысыз зиһененә теге уй: Сталин исеме белән тарихка кергән милләт билгеләмәсендәге биш сыйфат—жир-су, икътисад, тел, тарих, мәдәният берлегенә, алтынчы сыйфат буларак, аш-су өстәлергә тиеш. Әйе, аш-су!.. Милләтне башка милләтләрдән, киемгә караганда да, аш-су аермасы ныграк саклый бит Иркен агага билгеле булуынча, татарнын аш-суы, төрлелеге ягыннан, җир йөзендә ин байлардан саналырга хаклы. Кытайлардан... ниппуннардан кала, әлбәттә. Уйлабрак торсаң, анын, милләтнең, Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле жиденче, сигезенче, хәтта йөзенче сыйфатлары да бардыр әле..
Иркен ага, тамак туклык итеп, каклы чәен дә эчкәч, ашыкмыйча гына догасын кылды. Зөһрә кереп, җыештырына башлаган икән.
—Ашыгыз тәмле булды, Зөһрә сылуым. Бик тәшәккүрмен.
—Тәшәккүр...—Ул кеткелдәп алды.—Тәшәккүр... Монысы нәмәрсә тагын?
—Гарәпчәдән рәхмәт дигән сүз. Үктәбер түнкәрелешенә кадәр телдә даими кулланылган.
—Түнкәрелеше нәмәрсә?
—Революция, ягъни дөньянын асты өскә килү дигән сүз.
—Асты өскә килүе нәмәрсә?
—Йөзтүбәннең чалкан, чалканның йөзтүбән әйләнүе.
—Сезнең белән никадәр кызык!—Зөһрә тагын да бала кынгыравы кебек зенгелдәп көлде.—Шушы яшемә житеп, тәүге тапкыр ишетәм...
—Шушы яшемә житеп, дияргә...сез шулай картмыни инде?—Иркен ага да көлемсерәп куйды.—Сер булмаса, сезгә ничә яшь?
—Егерме сигез.
—Тормыштамы?
—Булып алдым. Киявем дә, үзем кеүек, Хәйбулла башкорты ине...—диде Зөһрә моңсуланып.—Якташым ине...
—Аерылыштыгызмы? Һаман да шул гашрәтме? Эчтеме, диюем?
—Юк, агай!.. Сәбәп эчүдә булган булса, бала хакына, бәлки, түзгән дә булыр инем... Аерылышуыбызның сәбәбен сез күз алдыгызга да китерә алмассыз бәлки... Быны аңлатуы да авыр...—Зөһрәнен йөзенә кара күләгә ятты, япь-яшь йөзен җыерчыклар биләп алып, аны гүя шундук ун елга картайтты.—Ул татар халкын... ул татар милләтен... татар кешесен... татарнын атын... этен. . ашын-суын.. бер нимәһен дә яратмай ине!..—Ул кирәкле сүзне җаныннан сытып чыгара алмыйча җәфаланды.—Аны. агай... Уфа милләтселәре... әйтергә оят!., татарны күрә алмау чире белән агуладылар!..—Зөһрә лып утырды һәм йөзен каплады. Кинәттән ул жанынын тирәненнән “их!” дигән кебек авазлар чыгарып, үксү катыш сөйли башлады. Ул, хезмәттәш хатыннары арасында татарча гына сөйләшеп, көтмәгәндә, Иркен ага иркенендә “иркенгә" чыккач, үзе дә сизмәстән, татар-башкорттан үзе кораштырган телдә гәперә13 иде.—Мин уны дөрес юлга бастырырга тырыштым, агай! .. Шунын аркасында сыккан гауга-тавыштарны күрсәгез-ишетсәгез сез!.. Мин аптырашка кала инем: без бер су эсеп, бер һава һулап, бер тупракта үскәнбез—әмма без икебез ике кеше инек!.. Ә бит татар менән башкорт икесе бер милләт, ырыудары гына башка!.. Каян, кемдән килгән уга татарны был кадәр яратмау, күрә алмау.
Гәперү (төрки үзбәк )-сөйләшү
дошманлык тойгоһо?! Тимәк, канлан, нәселдән килгән!.. “Татар ултырган урындыкка кырып йыумайынса ултырма!” “Татар менән күрешкәндәй һун улынды кер һабыны менән йыу!”, “Татар—атаһын һатар!” "Татар—ашар да касар!” Иртәһен дә—“татар!”, кисен дә—“татар!", хәтта., йокларга яткас та “татар” ине унын телендә... Ул татар турында бары тик мәкаль менән генә һөйләшә ине! Сирләне шул сир менән. сирләне. агай! Тыуган төяккә кайтып китү уе менән котырып, эсә башланы... Эсә лә татарлы һүгә. эсә лә татарды һүгә!
—Аты кандай иле?
—Анын аты юк иде шул. Ул атсыз иде.. Шунын аркасында кайтып китте лә инде...
—Исемен сораган идем, —диде Иркен ага Зөһрәнен аклап җиткермәвен төшенеп.
—Ә-ә. исемен әйтәсезмени? Исеме унын, исеме —Зөһрә сылу, көлемсерәп, теләр-теләмәс кенә телен әйләндерде —Исеме заманса унын Револь. Ишморатов Ишморатлар Револьверы, тимәк. Татар былай йоктаһа, был Револьвсрдәр әле Саллыны басып аласак!.
Иркен аганы шаукым суккандай булды. Иртәнге ягмурнын яумый калуы бәлки шушы Револь калдырып киткән шаукымга бәйле булгандыр? Иркен ага өчен Зөһрәнен һәр сүзенә мәгънәле мөһер сугылган иде Ул—тәне вә жаны белән татар, чит илләрдә дә татар-башкорт өчен жан атып, ватанын күрергә кайткач, борәдәре тарафыннан баш сөяге ярылган милләтпәрвәр, ике ут арасында калды. Бәлки ул. чынлап та, хаклы рәвештә кыйналырга тиешле “начар инсан, бозык кешс”дер? Бәлки милләте дә. бары тик кыйналырга тиешле милләттер9
—Ул хәзер кайда. Чаллыдамы?
—Юк. Уфада.
—Башлы-күзлеме? Эшлиме?
—Юк әле. Өйләнмәгән Мине Уфага кайтмасын, күземә чалынса, татарга сатылганы өсөн башын сабып өдәм. дип әйтә ти
—Шулай укмы? Балагызда, бармы9
Зөһрә сылу дертләп куйды.
—Бар. Ике яшьлек улым Нәркәс
Очлары күлмәген төртеп торган күкрәкле, май йомарлагыдай түгәрәк, куен иркәсе булырдай бер жыйнак-гүзәл хатын иде ул Көч-хәл белән генә зш тапкан, гомумторакнын бер бүлмәсендә өченче өйдәш булып яшәгән, баласын әле күптән түгел генә бакчага урнаштыра алган бу яшь ана ата кадереннән мәхрүм сабыен һаман да имезә һәм, уйлавынча, дүрт яшенә кадәр имезеп утырачак Иркен ага карашын идәнгә күчереп, уйга казлы Анын үз әнисенен исеме дә. Төркиядәге яраткан онычкасынын исеме дә Нәркәс иде. Биредә аны ир балага кушканнар.
— Бер ялгызын читендер9
—Енел түгел. Хәер, без күмәк бит Ашханәлә утыз ике хатын-кыз эшләй, шуларнын егерме икесе ялгызак. Бәхетсезлек, күмәк булганда, күзгә салынмай бит ул. Чаллы, гомумән, ирсез хатыннар, холостячкалар калаһы. Бында һәр ир-ат ашау-эчү хакына хатын-кызны көн саен алыштыра ала... Кайберәүләр шулай яшәй дә
Авыр уйларыннан тизрәк арынырга теләп булса кирәк. Зөһрә сылу радионы тоташтырды
—Сез “Күмел” радиосын тыңлыйсыз!..—Бүлмәне нечкә дискант белән сөйләгән егеткәй тавышы тутырды —Туган көннәр унаеннан без туры эфирдан концертыбызны башлыйбыз!
— Райнур үзе алып бара.. Мин анын кызлар гавышын яратам*
—Әлү-әлү!.. Исәнмесез!—Эфирда икенче бер чебек тавыш ишетелде.— Райнур, сезме бу?
—Әйе, мин,—диделәр эфирдан.—Сөйләгез, сөйлә!
Чебек тавыш дәвам итте:
—Сезне егерме җиденче күмпликстән Икестрә Жәмлиханова беспоколит итә... Без, бертуган апалар һәм энекәшләр, туганнар һәм кардәшләр, папы-мамыларыбызны безне иҗат иткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, туган көннәре белән кайнар котлыйбыз. Шушы ыслучайдан чыгып, Хәмдүнә Тимергалиева башкаруында “Тары җире, киндер җире” җырын... юк, ул түгел икән... (эфирда нәрсәдер шытырдады) келәссикәбезнен тары...әй, тәре, әй, гафу итегез, тере фондыннан “Галигә барам әле” дигән җырны тапшыруыгызны үтенәм...
—Экстра, сезгә ничек эндәшергә? Сез туташмы, әллә ханыммы?—диде Райнур.
—Бәй, икесен дә әйтегез. Туташ-ханым диегез. Мин, әтним ысловом, Икестра,— диде эфирдагы тавыш.—Әй, эрәзве ите имет эзнәчинне?
—Ярар, туташ диик алай булгач. Икестра туташ, әти-әниләрегез кайсы районда яши? Радиобыз Мамадыштан да ары янгырамый.
—Зәчим әдрис? Бергә яшибез! Әле бергә сезне тынлап утырабыз!..
Пырхылдап көлеп алгач, бер мизгелгә тынсыз торган эфир телгә килде:
—Сезнең өчен Хәмдүнә башкаруында милли эшләгиребез “Галигә барам әле” башкарыла...
—Чаллынын Сидоровка поселогында яшәгән сөеклебез, яратканыбыз, кадерлебез, бердәнберебез, сагынычлыбыз, түр башындагыбыз, өф итмәгән җиргә утыртмаганыбыз, идәннәрен кыргычлап-кыргычлап юган әниебез, сине туган көнен белән өзелепләр котлыйбыз,—дип дәвам итте Райнур.— Әтиебез белән кырык ел бергә яшәп, яшьлектә черек бәрәңге витаминнары ашап, чабаталар киеп, ике дә уйламыйча, рәхәтләнеп, безне үстергәнсез. Сезнең берегез—ай, сезнең икенчегез—кояш! Сезгә музыкаль сәлам итеп композитор Чуртакаевнын местный шагыйрь Күнелуйнин сүзләренә җырчы Чәмчеттин Жепшеттинов башкаруында җыр тапшыруыгызны үтенәбез. Сезнең Чаллыда яшәүче балаларыгыз Зенит, Зәрнис, Әнис, Дәнис, оныкларыгыз Мәрмәр, Алмаз, Гранит, Солнцедар, Изолента!..
—Сылуым, баса күр...—диде күзләре маңгайга менгән Иркен ага. Ул бу кадәресен үк башына сыйдыра алмый иде.—Бүген башны аудара торган магнитлы көн, күрәсең...
—Магнит безнең кызлардан түгел микән?
—Кая ди ул миңа? Мин карт кеше...
—Һи-и, Чаллы өчен Америкадан кайткан карт—ин яхшы шарт1.. Безнен хатыннар, акчасы булса, җитмеш яшьлеккә генә түгел, йөз яшьлеккә дә иярергә әзер! Доллар! Доллар!! Доллар!!! Бүген сез мина ошап җитмисез әле!.. Башка көннәрдәгечә, берәр мәзәк тә сөйләмисез!..
—Сөйлим!—диде Иркен ага, нәрсә сөйләрен дә белмичә.
—Сөйләгез!..—Зәһрә-сылу чүпрәген өстәлгә ташлап, утырды.
—Һм... Бу мәзәкне былтыр татар конгрессы барган вакытта кунакханәдә ишеткән идем. Паравызлар чыккан заманнан калган, диделәр. Паравыз күрмәгән татар паравыз күргәненнән сорый, имеш: "Абзый кеше, сөйлә әле, ничегрәк йөри соң ул шул паравыз дигәннәре?" Тегесе анлата икән: “Паравыз кузгалып китәр алдыннан “Удды-мыррт! Удды-мыррт!” дип көчәнә. Аннан “Чув-ваш! Чув-ваш!” дип пар борхытып кузгала. Станцадан чыгар алдыннан, “Мук-шы-у! Мук-шы-у!” дип җиз торбадан бакырта да, ачык яланга чыгып алгач, “Та-та-рин! Та-та-рин!” дип җилдерә башлый,
ди, имеш
Икесе дә кинәнеп көлделәр. Зөһрә сылунын жыештырыласы җыештырылган, сөртеләсе сөртелгән булса да. бүлмәдән чыгасы килми иде Иркен ага сәгатенә күз салды. Мәхкәмә башланганчы ате тагын биш сәгать вакыты бар икән. Зөһрә сылу кинәшен тотып, әнә теге диванда бераз хәл жысп. фикер туплап азганда да яхшы булыр иде. югыйсә.
—Безнен монда. . телевизорны ачсан да—атыш-үлтереш. урамга чыксан да—атыш-үлтереш. Тормыш түгел, караңгы баз. агай. —Зөһрәнен күкрәк төбеннән күтәрелгән тавышы калтырана иде. Ул тагын башкортчасына күчте —Мин бит йөрәгем ярһыузарына урын таба алмаганга гына шулай маһаеп һөйләшкән булам, агай!. Шушы яшьтән ир кадере күрмәйенсә
Ул. башын учларына салып, өстәл өстенә бөгелеп төште
—Сез ул кадәр бетеренмәгез, балам.—диде Иркен ага нәрсә әйтергә дә белмичә.—Сезнен әле барысы да алда —Ул Зөһрәнен чәчләреннән сыйпый, юата башлады.—Ышаныгыз, сез әле үзегезгә менә дигән юллаш табачаксыз, биш-алты бала үстерәчәксез..
—Алдама!ыз мине! Ышанмаем!—Зөһрә сылу үксеп елый иле — Алты бала атаһы булырлык татар-башкортны табып кара! Ышанмаем! Урыска сыккым килмәй' Ятар урынын уртак булып, йөрәгендән һурылып сыккан балан урыстыкы булгас, яшәүзен ни мәгәнәһе бар9' Юк! Киткем килә' Алып китегез мине бынан!..
Зоһрә сылу, нәрсә әйткәнен сизми дә калып, авызын каплады Ул ап- ак булды Аннан, тора-бара. менә шушы бүлмәдә, әнә. тегендә, югарыла, түшәмдә эленеп торып, яктысын тирә-якка тарата-тарата. инде үзе саргаеп калган шәмдәл пыяласы сыман саргайды. Башын кискен күтәреп, артка таба какты, күз керфекләре очындагы яшь бөртекләрен һавага сипкәндәй итте дә. көлеп җибәрде:
—Сез нәрсә. Иркен ага? Тормыштан зарланган һәр Рәсәй бичәсен Америкага ташый башласагыз, аннан үзегезне куып чыгармасыннар' Алып барма син безне анда, ку син безне аннан. Ходай бәндәсе! Барабыз дисәк тә алмагыз, самолетларга бәйләнгән бауларыбызны кисеп, җирдә калдырыгыз! —Чак кына ишетелерлек итеп ул тагын үкси башлады —Юк. бернинди Америкага да китмим мин! Мин анда корып кибәсәкмсн' Мин унда һуласакмын. агай! Онотмагыз, башкорт сиг-ят якта үлмәй! Башкорт еиттә үлә башлап, барыбер туган еренә кайтып ерләнергә өлгерә Башкорттын атаклы йыры ' Илсе Гайса"лә "Исән гснәләй йөреп илгә кайтһам. гарих языр инсм ташына" тиелә. анлайһыгызмы9 Минен бөтә хыялым—кире Хәйбуллама, таузарыма. далазарыма кире кайту' Бынла минә тын етмәй! Әрәмәлектәрс бар—коштары һайрамай' Зур елга буе—һыуы юк! Һауалары бейек—тын етмәй!.. Ә бына һедден эшегед—тарих языу'
— Нинди тарих?—диде Иркен ага сискәнеп —Кандай тарих ’
Бүлмәдә әллә Зоһрә баланың, әллә Иркен аганын йорәк тибеше сәгать йөрешедәй текелдәп янгырый иде
—Тынычлан, сылуым Мондый вакытта, сабырлык эзләп, уч төазәренә кара...
Зоһрә уч төпләренә карады.
—Тынычлан. Тыныч-лан. Ты-ныч-лан Син нинди тарих турында сөйлисән?
—Үзегезнен гарихны' Сезгә үзегез турында китап язарга кирәк Сез сирәк кеше, агай —Тынычланган Зоһрә сылу инде тан каршылаган кыз- бала кебек шат иде —Әгәр мин сезнен кебек Амсриказардан кайткан булсам, әллә нинди китаплар язган булыр идем' Әйе! Бездә хәзер күрше
авылдан күчеп килгәннәр дә мемуар яза...
Иркен ага тирән хыялларга батканын сизми дә калды.
—Чынлап та!.. Языгыз сез ул китапны!.. Аны сез генә яза аласыз!..—Ул өстәл тартмасын ачты, аннан кәгазь һәм каләм чыгарды —Тотыгыз да яза башлагыз... Бездә, “Татар ашларьГнда... Менә шушында, агай!
Һәм ул агасының җавабын да көтми чыгып йөгерде.
Үз җиренең мәгърур йөрәкле бер баласы иде бу Зөһрә сылу. Анын карлыгандай юеш күз каралары идәнгә төшеп челпәрәмә чәчрәгәндәй тоелды. Иркен аганың йөрәге кысып, күзләре идәнгә текәлде. Идән хәзер Зөһрәнең менләгән күзләре белән карый иде кебек. Юк, алар Мәдинә- иркәгенен күзләре икән бит. Ул күз кабакларын йомды һәм, бисмилласын әйтеп, идәндәге шушы меңләгән күзләрне йомдырырга тырышты... Күзләрен ачты. Хәзер ана бу күзләр диварлардан һәм түшәмнәрдән дә карыйлар иде. “Яз!—диеп ялвара иде алар Иркен агага.—Китап яз!”
Карар бар иде. Ният ителгән иде. Жинелрәк булып китте. Ул урынга барып ауды. Янадан күзен йомды.
Сөт калыр. Ватан китәр!
Сөт калыр, Ватан китәр!..
Гүя бу юлларны анын колагына Дәрдемәнд булып хәзер Мәдинәсе пышылдый иде...
Ул янадан күзләрен ачты. Идәндә, диварларда, түшәмнәрдә чекрәеп янган күзләр хәзер инде югалганнар иде. Кара әле бу Зөһрәне, ә? Китап язарга кирәк, диме? Кайда, диген. “Татар ашлары-’ йортында! Нишләп моңа кадәр бер генә кешенен дә ана мондый кинәш биргәне булмады? Яшерми, үзенә килгәне бар иде мондый фикернең. Тик ул китап яза ала диме? Дөрес, сабый чагында, Тукай шигырьләре белән сихерләнгәч, шигырь сырлап маташкан иде. Дәрдемәнд шигыренең кыска, кайнар сулышы тын юлына капканнан сон, бүтән язып азапланмады. Зөһрә сылу дөрес әйтә әйтүен: күргәне-кичергәне бихисап. Язарга тотыну түгел, бу хакта уйларга да курка. Бәлки Аллаһы Тәгалә ана ошбу китапны нәкъ менә бүген—Чаллы каласында, туганнан туган борәдәре белән икесенен арасында булачак мәхкәмә алдыннан уйлый башларга боергандыр?!
Әгәр, аңа тотынырга җөрьәт итсә, нәселе, үзе шаһит булган тарихи вакыйгалар турында публицистик бәян-белешмә генә язган булыр иде, әлбәттә. Шуннан артыгын булдыра алмаячак. Их, язарга иде дә бит борынгы татар нәселләре, ырулары турында каһарманый әсәрләр' Борынгы скандинав халыклары әдәбиятындагы “сага” (за§а), татар әдәбиятына жанр ягыннан тәнгәлләштергәндә, нәсел турында героик дастанга туры килми микән? Норвег, исландларның “Ньяле турында сага", “Эгиль турында сага” дигән атаклы риваятьләре бар. Шулар үрнәгендә язган бит инде бөек инглиз язучысы Джон Голсуорси үзенең "Форсайтлар турында сага”сын. Теодор Драйзернын “Әмрикән фаҗига”сы да миллионер Каупервудлар нәселе турында сага түгелме? Их, язарга иде татарның “Сәлахиләр сагышы” дигән сага-дастанын. Чук гүзәл болады!..
Әгәр ул, борын-борынгыдан Шәркый Төркестан дип йөртелгән, сонгы чорда кытайларның “Голҗа солтанлыгы” дигән сонгы уйгыр дәүләтен җимергәннән һәм 1874-1884 елларда уйгыр халкын тәмам басып алганнан сон, Шенжан провинциясе дип үзгәртелгән, хәзер исә Шенжан-Уйгыр автономияле в ил аяте дип исемләнгән тупракнын Кизләү авылында 1930 елның 29 августында туып, шунда үскән, хәзерге көндә Әмрикә Кушма Штатларының гражданины сыйфатында Висконсин штатының Сент-Яюис
калачыгы янындагы утарында гомер сөреп яткан Иркен ага, үзе турында китап язарга утырса, сүзен нидән башлап киткән булыр иде икән0 Әйе, ихластан да! Кызык бит бу!.. Уйлап карасан'
Ул баш очындагы мендәрен рәтләп куйды, башын кушырылган учлары өстенә салды.
Фикер килми иде.
Мендәрен янадан төзәткәндәй итте Фикер һаман да килми иде әле.
Ниһаять!
Ул китабын, мөгаен, шулай башлаган булыр иде:
“...Мин, чыгышым белән россияле татар Иркен Фәррәхетдин угылы Сәлахи, американ паспортым буенча Иркен Сало, 1997 елнын 26 августында татарларнын Икенче Бөтендөнья Татар Конгрессы мәҗлесендә вә жөмһүриятебезнен Мөстәкыйльлек бәйрәмендә катнашып, милли тәрәккыятебеэ юлларын бергәләп эзләү ниятендә, Казанга килгән идем...
Менә бүген 1998 елнын 27 мае Минем Рәсәйгә унбиш көнгә дип фаразланган визитым тугызынчы ае белән бара Яшәп яткан ватаныма әле булса кайта алганым юк ( “Ни өчен?"—дигән уйда аны курку басты “Ни өчен кайталмыйсән?”)
Бу сорауга җавап бирү өчен "Ни нәрсә ул Ватан0" дигән сорауга җавап бирергә тиеш болады.
Ватан, дигәннән..
Язмышыннан чыгып, кешенен өч ватаны булмакта икән гуып-үскән ватаны; гомер иткән ватаны; тарихи ватаны Анын, мәсәлән, нәкъ шулай килеп чыкты: туып-үскән ватаны—Уйгырстан Аны уйгырлар һәм барча төрки дөнья Шәркый Төркестан дип тә атый Кытай коммунистларының бу атаманы җеннәре сөйми Шуна күрә алар ана Шенҗән (Шинжән)-Уйгыр автоном вилаяте дигән рәсми исем тактылар Уйгырстанны канга батырган кыгай биләмәчесе Зу Зон-тан калдырган бу мәкерле исем ике мәгънәгә ия "Шин"—Цин, чин империясе, "жәнг—өлкә" Төрки уйгырлар түгел, чин, ягъни кытайлар өлкәсе, җире, тупрагы. имеш Икенчесе шен—"яңа", "жән”—"чик” Ягъни кытайлар билгеләгән "Яна чик"
Әйе, туган ватаны —Шәркый Төркестан Гомер кичергән ватаны— Әмрикә Кушма Штатлары Тарихи ватаны—Татарстан Ул “Тарихи ватаным—Рәсәй” дип әйтергә тиеш иде Әйтә алмады Йөрәгендә нидер чәнечте. Күзләренә яшь типте Ул карашын түшәмдә асылынып торган бер чынаяклы соргылт шәмдәлгә юнәлтте Керфекләре йомылганнан-йомыла, шәмдәл исә кечерәйгәннән кечерәя барып, карангылыкка чумды
Дәвамы килме саннарда

Реклама