ТЕЛӘК


—Илаһым. ялгыз картлыклар насыйп итмә, кеше кулларына карап ята торган чирләр бирмә, кадерсез көннәргә калдырма
Фәнисә бүлмәгә килеп кергәндә карчык инде намазын тәмамлап килсә дә. эндәшергә, түргә узарга базмады Әнисенен «Намаз укыган кеше каршыннан үтеп-сүтеп йөрмәгез. шаулашып утырмагыз, бу вакытта фәрештәләр жиргә төшәр, теләкләр кабул булыр, теләк теләп. Амин, дип утырыгыз* дигән сүзләрен хәтеренә гомерлеккә сатып куйган иде
Әллә чынлап та бар микән сон бу Ходай0 Әнә бит карчык та ничек бирелеп, ихластан ялвара Ялгыз калганга күрә биредә бит үзе юкса, һаман «Ялгыз картлыклар насыйп итмә*, ди. Сәер.. Күчтәнәчләр сатынган пакетын кочаклап ишек төбендәге урындыкка чүмәшкән Фәнисә әнә шулай уйланды
Бүген аларны картлар йортына өлкәннәр көненә бүләкләр илтеп кайтырга җибәрделәр Дөресрәге, ул аны үзе оештырды Ниндидер бер үзгә дөньяны күрәсе, ниндидер изге гамәл кыласы килә иде
Матур гына жырлаучы бер-ике кызны, биюче һәм баянчы егетне атып, хәйран гына тәм-томнар төяп килделәр Ойе. хәзер мондый җирләрдә хәйрия бүләкләрен үз кулларың белән бирә атасын, элек кенә ул ниндидер бү лмәгә куеп китәрләр иде дә, әллә барып җитә ятимнәргә, әллә юк—эчен пошып йөр аннары һәрхәлдә, халык арасында сүзнен төрлесе бар иде
Гомер буе ятимлектән курыкты Фәнисә. Әти-әнисснсн өлкәнәйгәч кенә туган баласы булгангамы, үлеп китәрләр дә ятим калырмын дигән шом аның күңелендә кечкенәдән үк урын алды Кияүгә чыгып балалары тугач икенче төрлегә әйләнде: үзенең балалары ятим булмасмы-’ Кызы белән һава суларга чыккач балалар йорты яныннан узганда барысы да бер төсле диярлек киенгән ниндидер моңсу кыяфәттә уйнап йөрүче балаларны күреп «Үземнеке дә ятим була күрмәсен, үземә дә ятим бала бирмәсен*, дип пышылдар иде Ятим баланы багудан, ашату-эчертүдән бигрәк, анын күңелен рәнҗетүдән курка иде ул
Ә үзенексләрне ятим итте Ходай Бер генә дә түгел, икс тапкыр Теләге фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килмәде, ахры
Мин монда үз теләгем белән, кызым.—диде карчык күчтәнәчләргә рәхмәт әйтеп дога кылганнан сон. кунагы начар уйлап китә күрмәсен тагын дигәндәй акланган сыман итеп -Кызым—зур. укымышлы кеше минем Күбрәк чит илдә яши Иремнең бик тә укытасы килде балабызны «Укыган кеше генә түгел, укымышлы кеше булсын», ди торган иде Шуна да микән, үлгәндә кабаттан кияүгә чыкмавымны үтенде Үлем ачысын җиңеләйтергә теләпме, ирен үлеп ятканда ничек итеп алс икенче иргә чыгу турында уйлап булсын, вәгъдә бирдем. Шөкер, сүземдә тордым Ирләр бит алар хыянәтне үлгәч тә кичермиләр, кызым, ир хакы бар Бик зур хак ул аңлаган кешегә Тик моны күтшөр аңламый гына
Фәнисәнең Йөрәген нәрсәдер чемелтереп куйды Ир хакы Хыянәтне
кичермиләр, кичермиләр... Әллә ана да Салихы рәнжеде микән?
— Биредә мин ялгыз түгел, кызым, үз ишләрем арасында. Яшьтәшләрем, язмышташлар арасында. Капкага җил кагылганга да «Кем килде икән?»,— дип ымсынып утырмыйм —Әбекәй кунагының да тормышын беләсе килеп, карт-корыга хас кызыксыну белән сүз сөрешен Фәнисәгә борды. Ә Фәнисә исә саубуллашып, тизрәк китү ягын карады. Сөйлисе килми иде анын. Очраган бер кешегә хәлен сөйләп йөрү халәтеннән узган инде ул. Алай гына да түгел, үзе сүз башлап Идрис турында нәрсә дә булса беләсе, «бик ябыккан, шыксыз киенгән, «тегесе» бер дә карамый, ахры, үкенәдер әле» кебек сүзләрне дә ишетәсе килми инде хәзер. Эчтән генә сызарга, сызланырга өйрәнә башлаган иде инде ул.
Карчыкны да, бәхетле үк дип әйтеп булмаса да, бәхетсезләр рәтенә дә куеп булмый. Биредә булган кыска гына вакыт эчендә төрле кешеләрне күрергә өлгерде Фәнисә. Тормышка, балаларына ачулысын да, битарафларны да. язмышлары белән килешеп тыныч кына яшәүчеләрне дә... Әлеге карчык та соңгылары рәтенә керә иде кебек. Бәлки әле соңгысыннан өстенрәкләргә дәдер.
«Бер кеше күпме кешенең тормышын пыран-заран китерергә, үзгәртергә сәләтле»,—дип уйланды Фәнисә юлда кайтканда. Күнеле белән әллә кайчангы вакытларга—сугыш чорларына да китеп алды. Ә үзенен язмышында «бер кеше» ул кем сон? Ире Идрисме, үземе, дусты Ләбибәме, әллә иренен яңа хатыны Рәхимәме?
Ул вакытта Фәнисә, Ләбибә. Рәхимә—өчесе дә бер оешмада эшләделәр. И мактый да иде соң абыйсын Ләбибә! Җир йөзендә аннан булдьпслы. аннан әйбәт ир-ат юк, тик менә хатыны гына дөнья жүнсезе,—ашатмый, өстен-башын карамый, хатын-кыз назын күрсәтми, имеш. Ул бу сүзләрне нишләптер уртага салып түгел, әле ярты ел элек кенә ире үлеп, ике кечкенә кызы белән тол калган Фәнисә ягына карап сөйли иде. Ял көннәрендә, гел хәсрәт белән генә яшәргә ярамый, бераз ял итеп китәрсең дип авылга, әниләренә дә чакыра башлады дусты. Шундый кайтуларының берсендә күрде Фәнисә Идрисне. Кешеләрне хәсрәт тә якынайта икән. Бу очракта хәсрәт—ялгызлык иде. Сүзне кем сөйләсә—шуныкы дөрес, дигәндәй Фәнисә дә ышанды Ләбибә сөйләгәннәргә, хатынын күреп тә, ишетеп тә белмәгәч, күнеле белән Идрисне яклады, «ярамаслык ир түгел бит, әллә чынлап та хатыны кадерен белеп бетермәде микән сон»,—дип уйлаштыра иде.
Идрис исә хатынын әлләни мактамады да, яманламады да.
— Булган—беткән. Арада җылылык юк иде,—диюдән узмады, бер сөйләшеп утыруларында. Фәнисә моны үзенчә яхшыга юрады. Кайбер ирләр кебек хатын яманлап, узган тормышын ямьсезләп сөйләп йөрми. Күп сүхте ирләрне җене сөйми иде аның.
Хәер, абыйсыннан бигрәк үзе өчен тырышмады микән әле Ләбибә. Хатыныннан аерылгач үзләрендә бер-ике ай гына яшәгән «әйбәт» абыйсын көйләп, юып-пешереп ара башлаган иде ул. Тизрәк кемгә дә булса «төртергә» кирәк. Нигә интегергә тиеш әле ул анын белән? Туган дигәч тә... Ире дә гел тавыш чыгарырга сәбәп итә башлады. Үз тормышының да рәте-чираты юк, бөтенләй ямьсезләнешеп бетәрләр. Әнә, күпме фатирлы ялгыз хатын- кыз! Үзенен дус хатыннары арасында гына да буа буарлык. Берсе белән барып чыкмаса, икенчесен табар...
Ләбибәнең тырышуы җилгә очмады. Фәнисәне абыйсына чыгарга күндерә алды. Фәнисә үзе дә әлләни озак үгетләтеп маташмады, ахры. Бу тотрыксыз илдә ике бала белән таянырлык терәксез яшәүнен җиңел булмасын белә иде ул. Тотрыксыз илнең ирләре дә тотрыксыз булуын гына чамалап
бетермәгән булып чыкты
«Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып булмый*.—дисәләр дә Фәнисә бит кеше ирен тартып алмады, гаиләсен бозмады, ир кеше ялгыз яши алмый, барыбер кемгә булса да өйләнәчәк, өстәвенә ана кадәр үк законлы аерылганнар—Фәнисә үзен шулай юатты. Алай да әнисе белән кинәшләшеп карыйсы игге 'Икенче ир ямаулык кына ул. кызым Ходайдан насыйп ярын, газиз балаларын ташлаганны сезне ташламас микән сон?" Әнисенен жавабы кыска иде. Аналар алдан сизүчән шул
Ни хикмәт, кызлары бик тиз үз итте Идрисне, башка гаиләләрдә була торган «үги әти*, «синен кызларын*.—дип сөйләшүләр, кагырга тырышулар булмады.
Тормышы күзгә күренеп алга китте Фәнисәнен Бәйрәме—бәйрәмчә, төне-төнчә. көне-кончә иде хәзер Яшьләре өлкәнәюгә таба баруга карамастан туган уртак баланы да: «шулай тиеш булгандыр*, дип тыныч кына кабул иттеләр, яхшыга юрадылар
Фәнисәгә йортка килеп кергәнен юкка чыгарасы килепме, мөмкинлек чыкканга сөенепме, көннәрдән бер конне Идрис өй сату турында сүз кузгатты Каршы киләме сон инде Фәнисә1 Авыл баласы бит ул. эш кешесе, җир кешесе Монысын кызларына бүлеп бирерләр—үз әтиләре атган фатир, өйне исә зур итеп, ашыкмыйча салырлар, оныклар белән яшәрлек итеп
Идрис акчаны начар эшләмәсә дә күп эшне үз көчләре белән башкардылар Бигрәк тә Фәнисәнен туганнары булышты «Йә ашарга псшерерсен. Илшатка да күз-колак будырсын».—дип Рәхимәне дә чакыргалый иде әле Их, чакырмаган гына булсачы! Йокламаса—йокламасын, ашамаса-ашамасын, үзе олгергән булыр иде әле
Өй салу берничә елга сузылса-сузылды—максатка ирешелде Тирә- күршенекеннән ким түгел, кайбер яклары белән бәлки әле артыграк та булган менә дигән өй җиткерелде.
Өй урынын карарга килгән көннәрен мәнге онытасы юк Фәнисәнен Яшел чирәмдә уйланып, бер-бсрсенә сыенышып, киләчәк турында хыялланып озак утырдылар Энгср-мснгер җитеп, җиргә караңгылык— төн инә башлаган иде.
—Бу ойнен нигезе безмен мәхәббәткә корылсын,—диде Идрис пышылдап кына Ин татлы, ин рәхәт, ин бәхетле яратышу кебек тоелды ул Фәнисәгә Йорт тирәсендә эшләп йөргәндә дә әлеге серле төнне исенә төшереп елмаер иде. .
Шаулатып-гөрләтеп чираттагы Яна елларнын берсен каршы алырга җыелдылар Жәйгә яна өйгә дә күчәсе булгач, бу Яна ел ничектер фатир белән, монда узган тормыш белән саубуллашу кебегрәк килеп чыкты Бигрәк тә Идрис очынды. Сүзендә өе белән мактану да. горурлану да бар иде Кунакларны сыйлау белән мәш килгән Фәнисә хәвеф якынлашканын сизмәде дә
Биреп тә күрсәтә сон хөкүмәт хәзер ялларны' Элек кешеләр әги- әниләренең хәлен белеп, бәрәнге казып, утын ярып килер өчен өстәмә эш сәгатьләре алып эшләсәләр хәзер исә ялны мәҗбүри бирәләр Ял итә-итә хәтта арып бетәсең.
—Авылга кайтып киләм әле,—диде Идрис Яна еллар каршылап берничә көн узгач,—өйдә аунап ятып та туйдым -Фәнисә каршы килмәде Күчтәнәчләр төяп, тизрәк исән-сау кайтуын теләп озатып калды
Тик кайтмады Идрис. Исәнлеккә исән иде үзе...
«Әти-әнисе янында озаграк торырга теләгәндер»,—дип баштарак үзен тыныч тотарга тырышты Фәнисә. Ахырда, түземлеге бетә башлагач, күп хатын-кызларга хас булганча эчен бушатыр өчен дусты Рәхимәгә шалтыратты. Рәхимә исә үз чиратында аны юату сүзләре белән күмеп ташлады, Илшатнын бит беренче кышкы каникулы дип, үзләренә кунакка чакырды. Баласын Рәхимәләргә озаткач әлеге коточкыч хәбәрне ана улы Илшат кайтып әйтер дип ничекләр уйлый алсын икән Фәнисә!
—Әни,—диде Илшат, кайткач,—безнен әти хәзер Рәхимә апаларда яшәячәк икән...
Бу хәбәрнен мәгънәсен аңлый алмыйча улына озак карап торды Фәнисә. Ничек инде... Яшәячәк?.. Улы үзе дә бу сүзне әлләни аңлап әйтми иде кебек.
—Булмаганны,—диде Фәнисә,—дөрес анламагансындыр, улым. Обшежитиенең кеп-кечкенә бүлмәсендә үзләре дә чак сыялар, аннан соң нишләп әле әтиен аларда яшәргә тиеш?
—Әти үзе шулай диде,—Илшат бу юлы әтисенең сүзен дәлил итеп китереп —Безгә килеп йөрерсең, диде.
—Нәрсә була сон бу?—дип уйлады бераз аңына килә башлаган Фәнисә,— бу ни соң? Моңарчы берни дә сизмәде микәнни? Ире белән Рәхимә очрашып йөрделәр микәнни? Нигә? Ни өчен? Алар әйбәт яшәделәр бит. Булмас, кеше турында начар уйлап өстеңә гөнаһ алу бу. Алай дисән. тора салып кеше өенә барып яши башлап та булмый бит. Бала ялгыша булыр, йә шаяртканнардыр Әле кайчан гына бер мәжлестә ирләрнен хатыннардан китүе турында сүз чыккач:
—Минекеме? Бөтен хатыннардан ирләре китеп бетсә дә минем Идрисем миннән китмәячәк,—дип шапырынган иде Фәнисә. Ул моны шул кадәр ышанып әйткән иде. Зур ышаныч белән, эчке ышаныч белән. Йә Ходам, бер генә хәлне дә бу хәл минем белән булмас дип әйтмә икән...
Кайсыдыр берсе:
—Ирләр алар күчмә кызыл байрак кебек—бүген синдә, иртәгә миндә,— дигәч, дәррәү кычкырып көлгәннәр дә иде әле. Алай да Рәхимәгә шалтыратып карыйсы, улының сүзләрен ачыклыйсы итте Фәнисә. Бала гына бит әле, бәлки, нәрсәне дә булса аңлап та җиткермәгәндер.
Трубканы Рәхимә үзе алды. Сөйләшүгә алдан ук әзерләнеп куйган, күрәсең, сүз эзләп интекмәде, каушап та калмады.
—Нигә син генә чит ил машинасында йөрергә, ике катлы шәп өйдә яшәргә тиеш тә, мин тулай торакта интегергә тиеш әле?—диде ул кабаланып, тизрәк әйтеп калырга ашыгып.—Балаларымның киләчәген мин кайгыртмасам, кем кайгыртыр? Бу кечкенә генә бүлмәгә ничек хатын алып кайтсыннар алар?
Идрис өйдә юк иде, күрәсең, Рәхимәнең шактый иркен сөйләшүеннән шулай аңлашыла иде.
—Ул бит минем ирем,—диде Фәнисә чак-көч тын альт,—үзенә шундыйны табарга иде...
—Менә таптым бит инде, кичә синеке иде, бүген—минеке Шуңа күрә әйтәләр бит, ирләргә ышанма, Иделгә таянма, дип, дөнья түгәрәк бит ул, дустым, үзенә дә кемнәндер килде.
—Безнең бит балабыз бар...
—Безнеке дә булыр. Икене тапканны өченчесен генә табармын. Орлыгы Бохарада түгел, үзебездә генә,—диде хатын астыртын көлеп.
Фәнисәнен бүтән әйтер сүзе дә. ишетәсе килгәне дә юк иде. Ул хәтта— «Идрисне чакыр әле. үзе белән сөйләшим әле»,—дип тә әйтә алмады «Бәхет өчен көрәшергә кирәк»,—диләр дә бит. тик ничек итеп? Рәхимәнен ишек төбенә барып егылсынмы? Мәнге бармаячак. Эшенә барып хуҗаларына зарлансынмы? Заманы ул түгел. Күпчелек очракта әле хатын-кызнын үзен гаеплиләр, жүнле хатыннан ир китми, янәсе. Кайчандыр Идриснен беренче хатыны турында Фәнисә үзе дә шулайрак уйламадымыни'1 Дөнья—ку ласа дигәннәре шушыдыр, күрәсен.
Мәхәббәтне—нәфрәт, өметне—өметсезлек, сагынуны—ачу алыштыра башлады. Еламыйм, дисән дә елата, уйламыйм, дисән дә уйлата шул Ж.ыр тыңлыйм дисән—жырлары гел сагыш-сагынудан тора, кешеләр белән аралашыйм дисән—хатын-кызнын сөйләшүе күп вакыт үткән тормыш хакында Ин кыены ял көннәрендә иде Ин кыены төннәрен иде Серле дә. шомлы да. күпме хатын-кызнын күз яшьләрен сыйдырган, юатучы ла. елатучы да булган төннәр! Сезгә тагын бер ялгыз, кимсетелгән, рәнҗетелгән бәхетсез җан өстәлде. Мәрхәмәтле булыгыз анарга! Коч һәм сабырлык, өмет һәм ышаныч өстәгез!
Ял көннәрендә беркая чыкмас булды Фәнисә Юган булыр, пешеренгән булыр, ә күнелендә: «Идрис килер дә күрми калырмын, шалтыратыр— туры килмәм», дигән уй иде Үзләре өйдә юк чакта шатгыратса дип яздырып калдыра торган телефон алып кайтып куйды, анын да ате шнурсызын— трубка гына, төнлә шалтыратса килеп җитә алмам дип янына куеп ятар иде, өйгә килеп керүгә ин беренче эш итеп телефонны карар иде
Бер көнне эштән кайтып кергәндә улы Илшатнын ашыга-ашыга киенеп маташуына тап булды Фәнисә
—Хәзер әти килә.—диде Илшат,—тау шуарга алып бара Атыла-бәрелә чыгып чапкан малаеның өстендә юка куртка булуын бераздан гына чамалаган Фәнисә улы артыннан ташланды. Тау шуу белән мавыгып, бигрәк тә әтисе белән очрашу шатлыгыннан онытылып китеп суык тилереп кайтсын тагын Утыр аннары ачка койрык чәнчеп Болай да көч-хәл белән җиткерә
Подъезд ишегеннән кулына куртка тоткан хатынын күрүгә Идрис кар бураннары туздырып алга ыргылды Машина артыннан чанасына абына- сортснә: «Әти. әти!*—дип кычкырып Илшат йөгерә иде
—Син генә гаепле, син чыкмасан әти китми иде. син генә гаепле' Үкси-үкси, тәгәри-тәгәри елаган улын юатырга сүзләр таба алмады Фәнисә, ана кушылып елый гына алды
Үзенең котү-сагынулары. рәнжеш-үпкәләре белән мәнге узмас кебек тоелган озын кышлар да үтеп китте Тик кыш кына узды шул Ә көтү, көтәсе килү, күрәсе килү бары тик башка төсмер генә алды Табигатьнең үзе кебек, күңелдәге яра да ел фасылына карап йә төссехтәнеп китә, йә киресенчә тагы да ачык текләргә маныла Кайчак килеп чыккан хәл белән килешеп. «Язмыштыр», дип уйласан, икенче бер вакыт «Нигә0». «Ни өчен?» дигән уй өскә чыга. «Оныттым», дип әйтү генә жинел Яраткан кешенне оныту- үткән тормышынны. үзенне онытуга тин бит ул Аны хәтерләтеп торучы уртак бала булганда—бигрәк тә Акылы сау. тәне сәламәт кешегә бу момкин эш түгел
Кыш буе яшерен бер өмет яшәде Фәнисәнең күңелендә. Язлар җитеп, яна өйләренә баргач Идрис уйланыр, үкенер, акылына килер дип. Ни генә әйтсән дә ул өйнен нигезе аларнын мәхәббәтенә корылган бит.
Шимбә көн. Идрис анда булырга тиеш. Мондый матур көнне кып- кысан бүлмәдә ятмас. Күрешерләр, сөйләшерләр, аңлашырлар. Кайчандыр бер тында сулыш алып, керфекләр—керфеккә, иреннәр—иренгә тиеп яткан кешеләр ничек инде сөйләшәсе дә килмәс дәрәжәдә дошман булып яшәргә тиеш ди. Кияүгә бит аерылып үзенә дошман арттыру өчен чыкмыйсын лабаса!
Идрис барында машинада тиз тоелган араны җәяүләп бара торгач инде караңгы да төшә башлады. Көннәр озыная төшкән булса да һәрнәрсәнең үз вакыты бар, өйләрдә утлар алынып, кичке вакыт якынлаша иде. Фәнисә дә үзләренең өйләрендә ут күреп сөенеп куйды. Йөрәк урыныннан кубып колак төбендә үк каккан кебек. Нәрсә әйтер? «Кайт»,— диярме? Киресенчә үзе әле: «Кайттым мин»,—дип килеп керерме... Тегесе дә анын өе, монысы да аныкы бит. Кем кайткан да, кем киткән—нигә катлауландырып торырга. Бәлки әле анлашып тору кирәк тә булмас. Бәлки әле Идрис үзе дә шушы уйлар белән яшидер? Көтәдер. Бер дә уйланмый калмас...
Язгы кичке һава керсенгә тәрәзәләр ачылып куелган. Кухня пәрдәләре үтә күренмәле икән, хәзергә ярап торыр, яши башлагач алыштырырмын дип нәрсә бар шуны элгән иде. Өй эче ачык шәйләнә. «Бусагада туктамыйча түргә узма»,—диләр халыкта. Бераз тын алып, тынычланып алырга кирәк. Өлгерер. Ин мөһиме килде. Идрис тә биредә.
Ачык тәрәзәдән җыр-музыка ишетелеп китә. Бер адым... тагын бер адым һәм кулы ишек тоткасында Шулчак таныш шәүләләр күреп Фәнисә катып калды. Идрис үзе генә түгел иде. Йә, Хода! Анын яратып азган өй җиһазлары, савыт-сабаларына хәзер кемдер хуҗа булып, аның ире белән анын өендә.. Бер хезмәте, бер көче кермәгән килеш!..
—Мин бит кешенекен тартып атмадым! Ирен дә, өен дә! Нигә минекен алдылар?!
Узып китүче машина эчендәге кешеләр чәче-башы тузгыган, шашкан кыяфәтле кыр буйлап чабулап йөрүче хатынның сүзләрен ачык кына анламасалар да үз-үзен тотышына карап саташьт-адашып йөрүче дип уйлый алалар иде. Сынды Фәнисә. Арыды. Көчле булып, сер бирмәскә тырышып, көтеп арыды. Аяклары тотмас булып, каралып килүче ак кар өстенә сыны катып сыгылып төште. Ана хәзер барыбер иде.
Ни кадәр генә заманны сүксәк, кешеләрне каты бәгырьлелектә гаепләсәк тә дөнья гел начар кешеләрдән генә тормый Анын юлында да яхшы кешеләр очрарга насыйп булган. Кич йөрергә чыккан егет белән кыз машина белән хастаханәгә илтмәгән булсалар, Фәнисә дә өшепме, үпкәсенә суык тиепме якты дөнья белән хушлашкан булыр иде. Психик авырулар хастаханәсенә керү бәрабәренә булса да исән калды.
Анына килгәч тә беркавым үзе белән нәрсә булганын, кайда ятканын аныша алмыйчарак торды Фәнисә. Өй дисән—өйгә охшамаган, хастаханә дисән, тәрәзәдә рәшәткәләр, озын коридор башындагы ишекне ак халатлы кешеләр ачып керәләр, бикләп чыгалар. Гел хатын-кызлардан торган бу бүлмәдә ниндидер моңарчы күрелмәгән хәрәкәтләр бара. Кемдер кычкырып җырлый, кемдер кычкырып көлә, кемдер исә мендәрен бала рәвешенә китереп төргән, яулык бәйләткән дә имезгән кыяфәт чыгарып утыра.
Ниһаять Фәнисә кайда килеп эләккәнен чамалый, һәм алдагы көннәрдә үзе белән нәрсәләр булганын исенә төшерә алырлык хәлгә килә башлады. Ни хикмәт—курыкмады
Үзенә таба килүче ак халатлы ханымны күргәч Фәнисә чәчләрен төзәтеп, итәкләрен рәтләп караваты кырына җайлабрак торып утырды.
—Уяндыгызмы9 Үзегезне ничек хис итәсез?
—Мин ничек биредә? Бу бит ялгышмасам...
—Әйе,—диде ак халатлы ханым,—сез больницада. Тик сезнен яныгызда бернинди кәгазьләрегез-документларыгыз юк иде. безгә кайбер әйберләрне ачыклап, теркәп куярга кирәк,—дип. Фәнисәне үзе белән чакырды
Үзенен бөтен тормышын—шатлыгын-кайгысын. ниләр булганын, ниләр кичергәнен—беренче ире үлеп ике бала белән тол калганын, икенче ире башка берәүгә китеп инде тагын ялгыз калганын—барсын-барсын сабый чакта мәктәптән кайткач әнисенә сөйләгән кебек сөйләде дә сөйләде Фәнисә.
Дәвалаучы табибә Зәйтүнә Әсгатовнага таныш хәлләр иде болар Фәнисәнен халәте ана үзенеке белән аваздаш кебек тоелды. Ул да кичерде бит хыянәтне. Бәлки әле шушында эшләмәсә. бу хәлгә тарыган кешеләр белән көн дә очрашып тормаса. кем белә, үзе дә шушы хәлдә булмас иде микән! Ләкин ул аңарга бу турыда сөйли алмый иде. юкса анын каршында дәвалаучы табиб буларак көчен жуеп, гап-гади бер хатын-кызга әйләнеп калыр иде.
—Син уйларың белән аны һаман үзенә бәйләп тотасын, шуна да оныта алмыйсын. Жибәр син аны Ботен яратуыңны улына бир. кызларын белән яшә. Син бит ялгыз түгел.
—Бала ирне алыштыра алмый. Хәтерләтә генә ала,—диде Фәнисә Анын әле тагын: «Әйтү җиңел ул. Сезгәме сон, мине аңлау! Үзегезне әлс эшкә ирегез машина белән йөртәдер, кышкы ялны көньяк җылысында кызынып ятып уздырасыздыр, акчасызлыкнын да ни икәнен белмисездер»,—дип тә әйтәсе килгән иде дә. тыелып калды, һәрбер әйткән сүзен монда синен файдага булмаска мөмкин.
Зәйтүнә Әсгатовна үзенең авыруларына сак карарга тырыша Төшенкелеккә бирелеп йөргән кешеләр дә монда килеп эләгергә мөмкин Тик авыру үзе теләмәсә, үзе ачылмаса никадәр генә тырышсаң да анын эчке дөньясына үтеп керә алмыйсын. Дару-уколлар нәрсә ул! Ин мөһиме күңел савыксын. Күңелгә шом кереп урнашырга юл калмасын Үз-үзенә ышаныч булсын. Бәхетнең дә, бәхетсезлекнен дә күп очракта үзебездән торганлыгын, кемдер килер дә мине бәхетле итәр дип яшәмәскә кирәген, үзеңнең үзәген нык булырга тиешлеген анлатырга тырыша Зәйтүнә Әсгатовна авыруларына
-Бәхет капкалары күп булыр Берсе ябылса икенчесе ачылыр Ябылганына озак карап торырга ярамый, яна ачылганын күрми калуын бар—бу Зәйтүнә Әсгатовнанын кайдандыр укыган, авырулар белән сөйләшкәндә генә түгел, инде үзе өчен дә яратып куллана торган канатлы сүзләре иде.
Күпкә тынычланып, савыгып кайтты Фәнисә хастаханәдән Уйлар да үзләреннән-үзләре таралды диярлек Кызлары килеп, очрашып торгач, өйдәге тормышы, улы өчен дә ул кадәр борчылмады Организмны ныгытучы, нервларны тынычландыручы уколлардан да баш тартмады, алдагы тормышы өчен сабак булырлык гыйбрәтле хәлләр дә күреп чыкты Шөкер, эшендә
дә «тегендә ятып чыккан»,—дип йөз чөермәделәр, ничек эшләсә—шулай дәвам итте. Өендә дә эш белән, күбрәк улы белән мәшгуль булырга тырышты. Кулда эш булганда юк-бар уйга урын калмый. Улына да үзенең тарафыннан игътибар җитмәүдән никадәр кыен булганлыгын хәзер генә аңлады. Бәлки әле Ходай аны Идрис белән нәкъ менә шушы бала тусын өчен очраштырган-кавыштыргандыр?.. Бәлки әле анын бәхете алдагы көнендә нәкъ менә шушы баладандыр... Бәлки әле улы әтисеннән дә уздырып тагын да шәбрәк итеп өй салыр да Фәнисә ул өйнен түрендә генә кадерле әни, кадерле дәү әни булып яшәр... Булмас димә, дөнья бу!
Мәктәпләрдә укулар башланырга да күп вакыт калмаган. Бушрак чакта кайбер әйберләрен караштырып куярга кирәк. Кызларына рәхәт, апалы- сенелле үзләре дә барып ала алалар.
Кичен, узган елгы мәктәп киемнәрен барлап—нәрсәләрне янартырга кирәклеген сөйләшеп утырганда сүз унаеннан гына әйтелгән сымак итеп улы сорап куймасынмы!
—Әни. менә хәзер әти кайтып керсә ни дияр иден?
Бәгырь түрендәге төер үзен сиздереп, төзәлә башлаган яра сулкылдап куйды. Юк икән, үзеңнән качып котылып булмый икән. Алар бала вакытта уйный торган «Аптыратыйммы, тинтерәтимме?» уенына охшаган иде бу сорау. «Әйе», димә. «юк», димә—акка-карага тимә» дип башлана ул уен.
Үткәнгә кагылма, алдагысына кизәнмә. «Әйе», дияргә дә ярамый, «юк», дияргә дә. Ә улы аннан җавап көтә. Сонгы вакытларда үзенен күргән- кичергәннәре аша туган бер генә уен әйтә алды Фәнисә.
—Кадерсез көннәргә калдырма...
 

Реклама