КОТЛЫЙБЫЗ

Безнең күргәзмә
Айрат Арслановка 80 яшь
Айрат Гәрәй улы Арсланов 1928 елнын Ю апрелендә Башкортстаннын Бүздәк районы Ахун авылында туа.
Мәскәүнен театр сәнгате институтын тәмамлаганнан соң озак еллар буе Татарстан радиосында, аннары Татарстан телестудиясендә диктор булып эшли. 1962-63 елларда—Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында— артист.
Айрат Арсланов татар халкына барыннан да элек радио-телевидение. аннары инде эстрада артисты буларак, сәхнәләрдә Галижәнаб сүзне фәһемле итеп яңгырата белгән шәхес буларак и билгеле. Ул сәнгатьтән, музыкадан, шигърияттән Нк башка яши алмыйдыр, мөгаен. Сәхнә түренә чыгып Тукай. Жәлил. Туфан һәм бүгенге көн шагыйрьләре ижатыннан үрнәкләр укый
башладымы, залда гаҗәеп тынлык урнаша, сүзләр-интонациядән хасыйл булган могҗиза башлана. Халык йотлыгып тыңлый, шигърият моңнарына бирелә. Мәһабәт гәүдәле, чем-кара чәчле, төз басып торган бу шәхесне элек-электән Татарстаннан ерак җирләрдә дә яхшы беләләр. Тыныч, тыйнак, йөзеннән нур чәчеп торган кеше Аны сәхнәдән һәрчакны “Афәрин!" дип. көчле алкышлар белән озатып калалар.
Ул үз гомерендә нинди генә бәйрәм кичәләрендә, концертларында чыгыш ясамагандыр. 26 апрель көнне без барыбыз да М. Жәлил исемендәге опера һәм балет театры мәйданына—сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле каршына җыйналабыз. Әлеге очрашуларда Айрат Арслановнын чыгыш ясамый калган чагы, ай-һай. булды микән? Ул яңгыраткан шигъри юллар һәркемне фәлсәфи уйлануларга этәрә, яшәү кадерен белергә өйрәтә.
2007 елны Татарстан китап нәшриятында "Айрат Арсланов" дигән китап-альбом нәшер ителде. Анда хөрмәтле артистыбызга карата замандашларынын истәлекләре, аның үзенен сүз сәнгате турындагы уйланулары, фоторәсемнәр урын алган.
А. Арсланов—Россиянен һәм Татарстанның халык артисты. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Бөтенсоюз нәфис сүз осталары конкурсларында җиңүче.
Сүз—безнен рухи байлыгыбыз, милли мирасыбыз, гамьле яшәешебез. Галижәнаб сүзгә, аны миллионнар йөрәгенә җиткерүчеләргә алга таба да хәерле юл!
Альфрст ӘБДРӘШИТОВ эше
Котлыйбыз!
Равил Шәрәфигә 70 яшь
Аны барысы да яхшы беләләр.
Шулай да ин элек анын биографиясендәге кайбер сәхифәләрне күздән кичерү
урынлы булыр
Равил Шиһап улы Шәрәфиев (Равил Шәрәфи) 1938 елнын 5 апрелендә Балык Бистәсе районынын Олы Солтан авылында дөньяга килә.
Мәскәүнен Щепкин исемендәге театр училишесын тәмамлаганнан сон 1961 елдан—
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Россиянен һәм Татар- станның халык артисты. Г Тукай исемендәге Дәләт премиясе лауреаты.
Гаиләдә бер кыз. бер малай үстергәннәр Кешеләрнен гадел, тәртипле, ихлас булуын хөрмәт итә Хоббие, үзе әйткәнчә. Хоб бениса"сы — жиздән эшләнгән ишек
тоткалары коллекциясен туплау Музыкада кумирлары—Чайковский. Штраус. Сәйдәшсв: әдәбиятта-Достоевский. Тукай. Такташ, сынлы сәнгатьтә—Делакруа, Тропинин.
Зарипов.
Болары—коры, статистик мәгълүматлар.
Ә бит сәхнә артисты—барыннан да элек эш кешесе, образлар ижат итүче Равил Шәрәфи—беренче чиратта комик артист Анын хакында “гримсыз артист" дигән сүзләрне дә еш ишетергә зуры килә. Исеме даны үзенен персонажларына, бигрәк тә халыкчан рухлы Хужа Насретдин исеме белән тәңгәл гора диярлек
“Шәрәфи' Гажәп бит. шушы исем тазар халкында мөстәкыйль бер яңгырашка ия. Артистлар күп. халык аларны төрле рәвештә ярата, ә менә Шәрәфинең популярлыгы беркемнекенә охшамаган. Халык сәхнәдәге Шәрәфине тормышгагыдан һич кенә дә аерырга теләми Ул аны берьюлы (тоташтан) кабул итә..."
Театр белгече Дания Гыймранова артист амплуасындагы төп үзенчәлекләрнең берсен хаклы рәвештә әнә шулай бәяли.
"Юмор картаймаска ярдәм итә".—ди Р Шәрәфи. Бу—яшәү халәтенен. күнелнен мәңге яшь калу сәләтенә ия булуы хакында әйтелгән сүзләр
Шунысын ла искәртик, анын белән аралашкан, аны якыннан белгән дуслары комик артист Равил Шәрәфинең тормышта җитди, гамьле, фәлсәфи фикерле кеше икәнлеген әйтәләр.
Ул сәхнәдә дә. тормышта да үзенең абруен югалтмый. Замана үзгәрешләре анын холык-фигылен килеш-килбәтен бер дә үзгәртә алмас шикелле Ул тамашачыны
Равил Шәрәфиен Фәнис Яру.глинның Әнә килә автомобиль драчасымкл Тимерҗан ролендә (уңда)
Безнең календарь
Мөнир Мазуновның тууына 90 ел
Шагыйрь Мөнир Мазунов узган гасырнын 60-80нче еллар шигъриятендә нәниләр өчен язылган күпсанлы шигырьләре һәм бигрәк тә җырлары белән таныла. Анын “Туган як" (Мансур Мозаффаров көе). "Әниемнең жылы кочагы" (Әнвәр Бакиров көе). “Югалтмагыз дуслыкны" (Жәүдәт Фәйзи көе). “Язгы хисләр" (Рөстәм Яхин көе) кебек җырлары халык арасында популярлык казанып, үзешчән һәм профессиональ башкаручылар репертуарыннан төшмичә, озак еллар җырланып килде.
Кешене иленнән, йортыннан аерып
Йөрткән күп юллар бар. җирләр бар.
Хәтердән җуелып, йөрәктән уелып.
Онытышп калган күп җирләр бар.
Ә сине, ә сине, ә сине, туган як.
Бар микән сагы/сиый торган чак?!—
Әлеге юллар хәзер дә яратып җырлана торган “Туган як" җырыннан.
Мөнир Хәсән улы Мазунов 1918 елнын 1 апрелендә хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатин районы. Иске Карлыган авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач. 1935-38 елларда Астрахань педагогия техникумында укый, аннары Ижевск шәһәрендә урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда армиягә алынып, сугыш елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.
1946 елда М. Мазунов Казанга килә һәм 1949 елга кадәр Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли, бер үк вакытта читтән торып Казан педагогия институтында укый. 1949-53 елларда ул янадан хәрби хезмәттә: Польшада совет гаскәрләре төркеме өчен чыгарылучы газета редакциясендә эшли.
1953 елдан М Мазунов янадан Татарстан радиокомитетында эшли башлый, анын җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә, аннары Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор, республика газета-журнал нәшриятында тәрҗемәче. 1967 елдан “Татарстан кооператоры" газетасының җаваплы редакторы. 1971 елдан алып М. Мазунов әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Анын беренче шигырьләре сугышка кадәрге елларда Астрахань һәм Ижевск шәһәрләрендә чыккан татарча газеталарда басыла. Бөек Ватан сугышы чорында фронт газеталарында, аннары Татарстан көндәлек матбугатында, альманах һәм күмәк җыентыкларда Мөнир Мазунов исеме еш күренә.
1948 елда “Елда унике ай" исемле беренче китабы донья күрә Аннары— “Яшьлек җыры" (1954). "Йорәк җырлый" (1958). "Энесенә ул апа" (1960). "Урат улы" (1962). "Ак күгәрченнәр" (1972). “Ихлас күңелдән" (1980). Офыклар" (1988) һ б китаплары басыла. Анарның күбесе балаларга багышланган. Соңрак ул ике дистә китап авторы, шигырьләренә йөздән артык җыр язылган. Шагыйрь иҗади көчен әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә сыный. Ул Дж. Родари. Н. Хикмэт. Н Некрасов. А. Прокофьев. С. Маршак. П. Хузангай һәм башка язучыларның аерым әсәрләрен татар теленә тәржемә итә.

Реклама