Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭНҖЕ БӨРТЕКЛӘРЕН ТЕЗГӘН УЛ...


Элегрәк концертларда үзәкләрне өзеп ала торган бер чыгыш була торган иде. Ул—татар халык көйләреннән тезмә. Оста гармунчы яки баянчы халык
җәүһәрләренең иң кәт- тәләрен сайлап, берсен- нән икенчесенә күчә.
Жаннарны айкап, күз- ләргә яшь китереп мон агыла. Шул мон тир- бәлеше хәтта аңлатып та бетереп булмый торган көчле тәэсире белән күңелләрне гаҗәеп бер сихәт ләззәтенә төрә.
Салисә Гәрәеванын «Йолдыз яңгырлары» китабын кулыма алып укый башлагач әнә шундый халәт кичердем.
Укыйм, укыган саен укыйсы килә. Укыган саен үземне соклан-
дырган юлларын кәгазьгә терки барам. Баксаң, мин инде һәрбер шигырьдән юллар гына түгел, строфалар, өзекләр күчерәм икән:
Кукләрнеңбар көтмәгәндә мине Таңга калдырганы:
Ява кинәт утлы яңгыр булып Йолдыз яңгырлары!
Бу юллар—китапка исем биргән «Йолдыз яңгырлары» исемле ши- гырьдән. Ахыры исә:
Сокланудан бу илаһи мәлгә Балкый бәгырьләрем...
.. Йолдыз яңгырыдай яусын илгә Якты шигырьләрем! —
дип тәмамлана.
Салисә Гәрәеванын шигырьләре, чынлап та, якты шигырьләр. Алар сокланудан: табигатькә, матурлыкка.
батырлыкка сокланудан; Ватанын, туган төбәген, кешеләрне яратудан яралганнар Эчкерсез соклану һәм эчкерсез яратудан.
Менә ни өчен ягымлы, якты булып туган алар!
Әгәр, дип уйга калдым мин. күчереп язган «энҗе бөртекләре»нә карап, атеге өзекләр көй халәтендә булып, шул көйләрдән тезмә уйнарга туры килсә? Ничә тезмә туар да. тезмәләрне башлау өчен ин беренче итеп кай- сыларын куярга мөмкин булыр иде?
Шагыйрә үзе китапны атты бүлеккә бүлгән, һәр бүлек, эпиграф кебек итеп куелган берәр строфалык яки икешәр юллык шигырь белән башланган. Ә бүлек
эчендә шушы эпиграф кочагына лаек дип табылган «асылташлар» тупланган
Учларыма алам кош баласын. — Куркытамдыр, бәлки, анасын?
Җир шарын да. кош баласы итеп, Учларыма килә аласым. . -
ди шагыйрә «Учларымда Жир шары» исемле шигырендә.
Сатисә Гәрәева иҗатында Туган жир. Туган ил. Ватан төшенчәсе бик катку, бик кадерле итеп сурәтләнә. Шуңа күрә аны бер бүлеккә генә сындырып та булмыйдыр Бу тема, китапның буеннан- буена сузылган кызыл җеп кебек, башка бүлекләргә дә бик табигый рәвештә барып керә һәм үзен аклый.
Җир һәм Кукләр сузсез-өнсез генә.
Бер берсенә сеңеп, тартьиып.
Бар моңнарын гуя уткәрәләр Минем кайнар йөрәк аркылы!
Салисә Гәрәева. «Йолдыз яңгырлары* Татарстан китап нәшрияты. 2006.
Шагыйрь йөрәге дөрестән дә кайнар, шагыйранә нечкә хисле.
Мин бәхетле - яратам мин! Шуңа курә
Кукрәгемдә якты, кайнар кояш йөртәм
Йөрәге урынында кайнар кояш йөртүче. Күкләр хәбәрен үзе аша үткәреп җирдәшләренә җиткерә белүче Салисә Гәрәева дигән шагыйрә кем ул? Нинди гокымнан. кайсы яклардан?
«Йолдыз янгырлары* китабы безнен бу сорауларыбызга да тулы җавап бирә
Е/ЮК җирдә Син кайдан? — дип сорасалар. Горурланып: Минзәләдән. Тулбайдан!
дим.
Димәк, шагыйрә тумышы белән Минзалә районы Тулбай авылыннан
Әткәм рухы илһам бирә һаман да.
Лк кцлмәктән төшләремә кергәләй.
Олы тормыш уткән. Герман җирләрен
Гизеп кайткан гаярь әткәм - Хан Гәрәй!
Авылларында «Хан» кушаматы алган ата ксшснсн шигырь сөрешендә җитмеш төрле һөнәргә ия булуын, ягъни унике сл мәдрәсәдә белем алган Хан Гәрәйнең Коръәнне шаулатып укый, тальянда гөрләтеп уйный белүен, аз сүзле, җитди, сабыр кеше икәнлеген дә һәм башка сыйфатларын да ачыклый алабыз.
Кем булдың соң әле. тос черләмим,
Мотаһирә димме рәвешең?
Монысы инде шагыйрәнсн газизләрдән газиз әнисе Шулай ук укымышлы буын, мулла нәселеннән Балаларына Утыз Имәни шигырьләрен яттан сөйли торган Ана
Һе) ой тулы җиде бала цстек
Җиде агач кашык биеттек
Менә шул Ык дулкыннарын колачлап. Сәрмәт чишмәсеннән су эчеп. Тулбай яланнарында каз куып йөргән, бер-берсенә пар аккошлар кебек тугрылыклы —олы мәхәббәт белән яшәүче ата-ана тәрбиясендә үскән ил буйга җиткән Үзе дә ана булу бәхетен татыган.
Полебезнең нәсел сызыкларын.
Холыкларны, хата, өметне
Мирас итик газиз балаларга Ана булу — безнең бөеклек!
Шагыйрьнең дөньясы кин. күнел күзе күпне күрә. Ул үзе лирик герой— Шаһинә мәхәббәт алиһәсе лә. назлы хатын, бәби имезүче Ана. әнисе итәгенә башын куйган бала да Әмма ул җир кешесе тормышы белән яши Шуна күрә һәммәбезгә хас югалту-сагышлар аны да читләтеп үтә алмый
Мин килгәнче газиз әнкәемне Борчымагыз, явар яңгыр лар Әнкәм туфрагына коелыр өчен Куз яшьләре дигән яңгыр бар.
Шагыйрь язмышы —шигырьдә Хикмәтле дә. шәфкатьле дә, хисле дә, көчле дә Шагыйрә иҗатыннан укучы үзенең сөенечен дә, көенечен дә таба ала.
Җиткерделәр:
Сагынасың икән.
Үкенәсең икән һаман да Мин укенмим. чөнки синең йөзең Сине курчи ускән балаңда!
Балачак аланнарына һәм яшьлек елларына җин сызганып эшкә керешкән багыр да. булдыклы да. ихлас га хатын- кыз язмышы кушыла Шул язмышы МИНЗАЛӘ кызын байтак еллар илдән чилтә яшәтә Шигырьләрнең исемнәреннән үк күренгәнчә «Казакъ даласында». «Тропик». «Алматы». «Грузин иле». «Магниткада*. «Чиләбе». .Златоуст». •Урал-минем кырыс язмышым» һәм башкалар, һәм башкалар— анын гомер дәфтәренә теркәлгән төбәкләр Ул шбәкләргә. ул үткән һәр сукмакка. Урал иленең карлы-бозлы юлларына шигырь янгырлары явып калган.
Менә шундый шигъри авто-биография Әмма ул дәвам итә Әлеге китапта да ягы исем-атамалар дисенме, үзенчәлекле һонәр ияләре, үзгә йолалар, дөнья буйлап сибелгән кардәш- ләребезнен көн-күрчеше турындагы бай мәгълүмат—укучы өчен бик тә кызыктыргыч шагыйранә образлар!
Руда Ц.1С. метал.1, кучер иле.
Атом иле минем Ура лыч!
Таңга калып кеше хгхчәтгнә.
Аркылыга буша урадым/
Чынлап га. яратып яши якташыбыз
Уралда.
Милләтебезгә хас булган, сыйфат— тырышлык белән, бөтен күнелен, бөтен көчен биреп эшли Өлкә радио- комитетында редактор буларак туры эфирда «Дулкын*, телевидениедә (шулай ук туры эфирда) «Чишмә» тапшыруларын алып бара. Чиләбе өлкәсен аркылы га-буй га гизеп. Курган. Сверд- ловск. Төмән, Киев һәм башка шундый төбәкләрдәге радиация дозаларын эчә-эчә йөреп, бай материал туплап, жирле халык яратып тындый торган радиоочерклар, ике телдә дә камил эшләнештәге кызыклы тапшырулар әзерли. «Дуслык» һәм «Туган як» газеталарында җаваплы сәркәтип булу; Муса Җәлил исемендәге әдәби берләшмә оештыру, соңыннан шул берләшмәне җитәкләү; армый- талмый татар әдәбиятын пропагандалау, хисапсыз күп очрашулар...—җәмгысы утыз ел! Аз вакыт түгел. Жирле хальпснын никадәр генә зур мәхәббәтен казанса да күңеле һаман үзенең Татарстанын сагына. Ахыр чиктә сихри Тургаяк, Чибәркүлләр дә. мәрмәр ярлы Миасс елгалары да. шифалы дала кымызлары да тотып кала алмый аны. Ашкынып, канатланып газиз Ватанына, ата-баба җиренә, туган туфрагына кайта.
И мөкатдәс Тукай эзле җирем!
Әнкәм сеңгән газиз туфрагым!
Еллар аша утеп сирәгәйгән
Киң кццелле әйбәт дусларым! —
Сезгә оәшәм: эзлим җылы кул.
Илдән читтә бәхет булмый шул!
Бай тәҗрибә туплаган, тирән белемгә, фәлсәфи фикерләүгә ия шагыйрәбез, ниһаять, үз өендә. Тамырларында күркәм тыйнаклык, булганына шөкер итү.
Ни кичерсә гавәм. миңа да шул -
Артыгын да бирмә, кимен дә!
Чит илләрдә мине тцбәнсетмә
һәм килмешәк итмә илемдә!
Менә шундый теләк-дога аның күнелендә. Әмма шагыйрәнең кайнар йөрәге тегендә дә. монда да үзе белән Күңелендәге көчле гражданлык тойгысы ил гаме, халык мәнфәгате турында уйлау аны һичбер вакыт, һичбер нәрсәгә битараф калдыра алмый. Тарих яралары туктаусыз йөрәген әчеттерә. Кайтаваз булып. Күкләр сулкылдавын хәтерләткән шигырьләр туа.
Дошманнардан тазартылган ил кырында Курдегезме гади солдат каберләрен7 Каберләрдә мәңгелеккә ятын калды Кыз солдатлар кардәшләрем, бәгырьләрем..
Кыйбласын югалткан хәят, бөек яшәү кануннарының җинаятьчел рәвештә бозылуы, эшчән милләт- тәшләребезнен күндәм, буйсынучан, карусыз булуыннан явызларча фай-далану вакыйгалары нинди генә намуслы кешенең йөрәген тетрәтмәс икән?
Көньяк Уралнын «Маяк» бер-ләшмәсендәге фаҗига Чернобыль фаҗигасеннән күпкә алда, күпкә куркынычрак була. Әмма атом-төш шартлавының яшерен сер итеп сакланырга тиешлеге, астыртын сәясәт күпләрне ак үлемгә дучар итә.
Яңгырады «Маяктың казасы.
Кабатлап японнар афәтен:
Шул шартлау эзенә - нәкъ каза эзеннән.'
Наратлар утырткан йөз хатын.
Суларда эрегән агидай.
Иссез дә. төссез дә бу улем!
Яшь нарат утырткан хатыннар
Калдылар туфракка куме леп.
«Бу кансыз дәүләтнең беләбез тарихын: хисапсыз бинахак корбаны!»— ди шагыйрә җан авазы белән, туктаусыз кабатланып торган тарихи яраларга үзәге өзелеп.
Кеше гомеренә аяусыз һөҗүм Шомлы хәлләр, трагик язмышлар, психологик киеренкелек... Шагыйрә йөрәгеннән ургылып чыккан көчле оран—шушы гаделсезлекләргә каршы кискен көрәш ул.
Русиядә сугыш тынганы юк:
Гел кан ага. гомер киселә...
Чечня дисәң. «200»ле санлы
Шомлы табут төшсен исеңә!
Жир иминлеге, кешелек дөньясы өчен йөрәген авыртып кайгыра белү Кайгыру гынамы соң? Сызлану, әрнү, чиргә сабышу! Чынлап та. кем әйтмешли. Жир ярылса—нәкъ менә шагыйрь йөрәге аша. шагыйрьнен йөрәген ярып үтәдер ул фаҗига!
Ятимнәрнең әче. катлы яше
Кем йөрәген телмәс, тамганда?!
Иң куркыныч яшиләр— ирләр яше.
Көлгә калып Ватан янганда.
Халык яше хәтәр аннан да!
Салисә Гәрәеванын кыйбласы нык. Бервакытта да, бер җирдә дә ул үзенен тагар баласы икәнен онытмый Каләме туган жиренә, теленә, гореф-гадәт-ләребезгә булган мөнәсәбәтен ин җылы хисләр белән аңлата.
Карталарда уч төбедәй ген,)
Минем тыйнак Татарстаны м!
Ул охшаган чигу урнәгенә
Сафьян читек теккән Останың!
Яисә:
Туган телем — якты уйлар теле.
Куанычым, яшем, дәртләрем.
Йөрәгемдә йвртәм әнкәемнең
* Балам!» диеп өзелеп әйткәнен!
«Йолдыз яңгырлары»—саллы китап Анда йолдызлар яктылыгы да, яңгырлар шифасы да мулдан. Тагын да мөһимрәге, китапны укып чыккач, бер генә шигырь турында да «монысын нигә төшереп калдырмады икән», дигән уй тумый, һәркайсы үзенчә яктыртып, үзенчә жсмелләүчс, күз явын алырдай камил эшләнешле энже бөртекләре алар!
Гомумән, Салисә Гәрәева ши-гырьләрендә ясалмалылык, белер белмәс теманы ачарга алыну юк Аларнын һәркайсынла пөхтә форма ритм-рифма төгәллеге, табигый агым, аһәңле эчке яңгыраш, эчтәлеккә тәңгәл чагыштырулар, сокландыргыч деталь лар, шигъри образлар, ихласлык! Шул ук вакытта логик эзлеклелек
Көчәнмичә, зур осталык белән иҗат ителгән мондый чын, житлеккән шигырьләр, табигый ки, зур галантка ия булган шагыйрь каләменнән генә туа ала
Тирә-юнендәге гүзәллекне искиткеч сизгер тоя белүче шагыйрә иҗатыннан бик күп китерергә мөмкин булыр иде мондый матур мисалларны Гомумән, аның шигъриятенә әнә шул тоя белү «хужа* дияр идем Хәтта шигъри форманы сайлау да шул хис-тойгынын үзенә йөкләнгән шикелле Кайсына нинди калып яраклы ягъни Нәкъ менә шуңадыр да. оста тегүче тарафыннан җиде кат үлчәп, буй-сынына килешле итен тегелгән кием кебек, эчке халәтенә
тышкы җисеме ятып, ярашып тора анын шигырьләренең
Кыскасы, китапта шигырь тукы-масына салынган материал гажәеп бай. шул ук вакытта укучы өчен кызыкты һәм зәвыклы да. Кайбер очракларда билгеле бер эзлеклелектә бирелгән шигырьләр бер-берсен тулыландыра, башлаган теманы дәвам итеп, мәгънәви баета бара. Ә кайчагында өр-яна табышы белән шаккатыра, шатландыра. Мәсәлән, эшче темасы, тимер кою роман- тикасынын бөтен тирәнлеге белән ачылуы да татар әдәбиятында сирәк күренеш. Кыскасы. Салисәнен иҗат офыклары шулкадәр кин ки. мина калса, анын каләм жиле кагылмаган бер генә тема да, бер генә очрак та юк шикелле.
Талантлы шәхесләргә яшәү, ижат итү бервакытта да жинел бирелмәгән Минзәлә кызының да сыгылган чаклары булгандыр Әмма китапта күз яше юк. Киресенчә. «Горурлыгым каты корычтан!» дип кистерә ул. Теләсә- нинди давылны да җиңә алырлык көченә таяна.
Я ионнарны яланым купырәгчи -
Турыдай бәр! Суксын яшеме!
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Салисә Гәрәева үткән юлы. кылган гамәлләре, талантлы иҗаты белән, шигырендә әйткәнчә, үзенә чын мәгънәсендә һәйкәл куйган
Авыр яшим Ә нма шипяръләидән
Көмеш һәйкәл сгидым узечә'
Сүземне халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән төзелгән тезмәләрне юксынудан башлаган идем Гаҗәп чал. аларны алыштырырлык тезмәләрне шигъри энҗеләрдән дә төзеп була икән бит
Каләмдәшем Салисә Гәрәеванын «Йолдыз янгырлары» җыентыгына тупланган якты шигырьләре шуны
дәлилләде.