Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНГЫСЫЗ ҖАН


Батулланың иҗатханәсендә
Әдип Рабит Батулла, үзенең күп замандашлары кебек, кыйбла югалтырдай катлаулы, тиз үзгәрүчән елларның шаһиты булды. Ул 1938елда—Сталин золымының кайнаган чорында—лоньяга аваз салып, Хрушев. Брежнев. Черненко. Андропов. Горбачев, Ельцин, Путин чорларын узып, 70 яшенә житкән шәхес. Җитмеш ел аз гомер түгел, яшьли йөрәк авырулы кешегә бигрәк тә.
Яшь Батулла—житез чангычы. мәктәптә алдынгы, төбәктә алдынгы спортчы Татарстан беренчелегенә Яна Писмән (хәзерге Лениногорск) ягында уза торган чангы ярышларында (1955) 10 чакрым арада беренче булып килгәндә финишка житәрәк анын жуеп егыла һәм гомерлеккә йөрәге кинәеп-имгәнеп кала. Шактый катлаулы ижат тормышы кичереп, илле сигез яшенә житкәндә (1996) анын йөрәгенә берничә операция ясыйлар Дүрт тамырын алыштыралар һәм аорта клапанын кисеп, протез (тимер) капкач куялар. Язучы гомерлеккә икенче группа инвалид булып кала һәм яшьтәшләреннән иртәрәк пенсиягә чыга. Ләкин Батулла чирләшкәләр исемлегенә керергә теләми, бик үжәт эшли, яза, концертлар алып бара, сәнгать
кешеләренең ижат кичәләрен оештыра, спектакльләр куя. Коръән аятьләренең татарча мәгънәләрен әзерли (ун еллык хезмәт), ике углын тәрбияли.
Катлаулы операцияләрдән сон Батулла күбрәк тә эшләп ташлады бугай. Ул 34 китап чыгарган. Анын 15 томлыкка җитәрлек әсәрләре бар, шуларнын күп өлешен пенсиягә чыккач башкарды ул.
Бу әсәрләрнең күбесе аерым китап булып та, вакытлы матбугатта да басылган һәм аларнын кайберләре тиешле бөяләрен алган. Безнен вазифабыз—әнә шул абруйлы фикерләрне дә файдаланып, Батулла әдипнең олы ижаты турында сүз әйтү
Мәгълүмдер ки, язучы белән әдип арасында бераз аерма бар. Без барыбыз да язучы, журналист та, хәбәрче дә, бер-ике хикәя бастырган кеше дә язучы Алга таба шушы язучы кантарлы иҗаты белән әдип икәнен исбат итәргә тиеш. Әдипләр— халык язмышын кайгыртучы, милләте өчен азатлык теләп көрәшүче абруйлы ижатчы шәхес ул. Яшәеше, ижаты белән Батулла бу таләпләрнең барысына да туры килә. Шулар өстенә ул драматург та, артист та, режиссер да, телевизион тапшырулар остасы да, кичәләр оештыручы да, укытучы да. Ул Казан театр училищесында һәм сәнгать академиясендә озак еллар укытып, шәкертләр тәрбияләгән остаз. Кайчак «Кем сон ул Батулла?» дигән сорау туарга мөмкин: күбрәк артистмы ул, режиссермы, укытучымы, әллә язучымы? Бу сорауга мин Батулланың 60 яшьлек бәйрәмендә сәхнәдән Илһам Шакиров әйткән сүз белән җавап бирәм:
Батулланы аны әкиятне лә. хикәяче лә. мәзәкче лә. драматург та. укытучы да. режиссер ла диләр Мин үзем аны бер генә сүз белән әйтер идем: Батулла ул безне, халыкны, агартырга тырыша, ан-белем тарата Ул—'мәгърифәтче'
Серле хикәяләр
Кин тармаклы ижатын Батулла хикәяләр язудан башлап җибәрә. Кече күләмле бу жанрда ул яшәешнен. кешеләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрнең күп якларына туктала. Аның бу өлкәдәге эшчәнлегенә бәя биреп. Фатих Хөсни болан дип язды: “Батулланын кыска һәм характерлы табылган диалоглар аша хикәяләргә тырышуы һәм шунын өстенә тагын сатирик сәләте игътибарны үзенә җәлеп игә (Тагарсган яшьләре. 12. декабрь. 1967.)
Гаҗәеп җитезлек һәм үҗәтлек, әйтерсең лә Батулла өчен бөтен юллар ачык: яз да яз! Батулла яза да яза. ләкин җитмешенче елдан сон кинәт тынлык. Батулла өч ел китап чыгара алмый. Монын сәбәпләрен тәфсилләп тикшереп тормыйк, гаеп Батулланын үзендә дә. «өстәгеләрдә* дә бардыр, һәрхәлдә монда Бату лланын тиктормас холкы, тиктормас теле сәбәпчедер, мөгаен Татар кошы тартар теленнән табар'
Хәер, тиктормас тел генә гаеплеме икән, бәлки Батулланын әсәрләре гаепледер’
■ Мираж" исемле хикәя ("Казан утлары". 1968. I сан) аерым сөйләшүгә лаек әсәр. Татар әдәбияты өчен бу хикәя типик әсәр түгел иде. Астарлы хикәя, кинаяле әсәр иде ул. Батулланын ижат йөзен билгели торган программ хикәя иле. Әйтергә кирәк. Батулланын иҗатында андый хикәяләр берничә: шушы юлдан тайпылмыйча алга киткән булса, Батулла кинаяле әсәрләрне күпләп язган булыр иде Ләкин Батулла тәнкыйтьләрдән каушап калдымы, алга таба "сарыклар да исән, бүреләр дә гук" дигән ысулдарак ижат итә башлады
Хикәя күп кенә укучыларны аптырашта калдырды Хикәядә вакыйга да. сюжет га. фикер дә юк кебек.
Ике шофер, әйләнеч юлдан йөрергә иренен, туры юлдан, чүл аша бораулау скважиналарына таба китәләр. Юл уртасында бензиннары бетә, запас бензин бакларын Исәнгол гаражда онытып калдырган була. Кояш көйдерә, су бетә ризык бетә, җәяү китсәләр, барын җитә алмаслар Аларны эзли чыкканчы оч кон у зар Исәнгол җәяү китик ди. Рәүф машина астында көтик ди. Шулай берничә көн узын китә. Офыкта мираж уйный башлый, анда шәһәр, галбакчалар шәүләләнә Яшь шофер ялган шәһәргә таба китә. Рәүф аның үлем чүленә керен киткәнен анлан. ,шм саклар өчен, һәлакәткә барасын белсә дә. дусты артыннан ялган бәхеткә таба барырга мәҗбүр була. Икссенен дә хәле бетә. Рәүф авыр булса да. дөрес юлга гошәргә тырыша. Исәнгол аерылып китә, акылдан яза Рәүфне хәлсез килеш кышлакка йөзе белән борылган хәлдә табалар, ул исән кала
Хикәя бетте. Мин монда хикәянен тел төбен ачып салдым бугай, хикәяне укыганда игътибарсыз кешегә бу тел төбе, киная ачылып бетми Тора-бара чана укучы авторнын ни әйтергә теләгәнен аклый башлый Хәйләле әсәре бе зән автор читләтеп “Коммунизм—ул мираж, ул матур ялган, ул һәлакәткә илтә . ли түгелме Романнарына торырлык хикәя ижат иткән Батулла Шушы хикәясе белән генә лә яшь язучы Батулланы шул чакта ук “әдип" дип агарга бу за иде
“Мираж" хикәясе кайбер җитди оешмаларның игътибарын тиз җәлеп итте. Аның "Фасил белән Васидә" хикәясе дә (“Печать". Советская Татария. 1970. 4 ноябрь. “Мөһер". Татарстан яшьләре. 1980 I гыйнвар. "Йыиыз кырым-гагар журналы. 1981. № 3.) астарлы, кинаяле, хәйләкәр әсәр
Фасил исемле ир табиплар кинәше белән хдтынзл Васззләнс Кырымга атып китә Ләкин «узарга кунакханәләрдә урын юк. шәхси фатирга урнашырза мәҗбүр бу галар Фасил кинәт шушы каралты-кураны таный, кайда нинди агач үскәнен әйтеп бирә, каршы йортларны да кайчандыр күргән кебек хис изә Фатир хуҗасы Ксенья Тарасовка аларны фатирдан куып чыгара, имеш, аларнын паспортында зД1 мөһере юк Татар авылында никах белән дә гаилә корый яшәгәннәре турында, аларнын дүрт баласы барлыгын, фотокарточкаларын күрсәтеп сөйләсәләр дә. Тарасовка каты тора, авыру хатыны белән Фасил урамда кала
Шулай и зеп, бичара Фасилне икенче тапкыр үз йортыннан, үз ватаныннан куалар «)сәр оста кул белән, хәйләле язылган
Батулланын астарлы әсәрләреннән, мөгаен, нн кызыклылары ин
үзенчәлеклеләре "Кияү" (1991); "Яшенле янгыр көткәндә" (1980). "Башлана" (1980)."Соңгы чабыш" (1969). "Мон" (1971) хикәяләредер. Бу әсәрләр Батулла ижатына хас серлелек белән уранган.
Көлкеханә
Бериш хикәяләргә сатирик яңгыраш хас. Анын "Бер юлда" әсәре коммунистлар режимына әче сатира буларак язылган. "Айлар Хлам“ ("Ләңгелдек" исеме белән басылды. "Шәһри Казан" 2006. 3 март)—булдыксыз бәндәләрнең ничек итеп үзләреннән өстен һәм талантлы кешеләрне кимсетергә, каралтырга тырышулары турында эпиграмма, каһкаһәле көлү әсәре.
Батулланын “Мираж" хикәясе шөпшә оясына таяк тыгып болгаткан кебек, сатира өлкәсендә дә Батулла “шөпшә оясьГна таяк тыккалады.
Хәвефле өч көн" хикәясен (Шәһри Казан. 1991. 14 сентябрь: Мәдәни жомга. 1995. 3 ноябрь.) мин каһкаһә хикәясе дип атар идем. Ленин мавзолееның ишеге төбендә сакта торучы каравылчыларның берсе мавзолей эчендә кеше йөргәнен ишетеп ала. Каравылда торганда сөйләшергә ярамаса да. ул иптәшенә бу турыда әйтә. Чыннан да. эчтә кемдер бар. Бу кеше Ленин тавышы белән “р" авазын сакаулап сөйләшә, йомыш белән мавзолейдан чыгаруларын үтенә, чыгармаган очракта ул йомышын мавзолей идәненә башкару белән яный. Каравыл алыштырырга килгән офицер да Ленин тавышын ишетә Офицер—ҮКга. ҮК КГБга шылтыратып, теге кешене наряд килеп җиткәнче ачып чыгарып, бәдрәфкә кертергә рөхсәт ала. Чыннан да, мавзолей эченнән тач Ленинга охшаш кеше килеп чыга. КГБчылар Ленин табуты торган катка менеп карыйлар. Ленин урыны буш. димәк Ленин терелеп чыккан. Ленинга охшаш әлеге зат. бәдрәфкә керәм дип. каравылны алдалап качып китә. ҮКда паника: һич кичекмәстән Ленинны табып, урынына яткызырга боералар. Ленинны таба алмыйлар, мавзолейны ремонтка, дип өч көнгә ябып куялар Өч көн эчендә Ленинны табып, табылмаса. Ленинга охшаган кешенен мәетен буш урынга салырга, дигән карар чыгарыла. Шулай кылалар да. Себер шәһәрләренең берсендә Ленин ролен уйный торгач, исереп үлгән артистның мәетен мавзолейга куялар, ләкин каравылны алдап качкан Ленин да табыла. Анысын кая куярга? Мавзолейда урын буш түгел. Беренче Ленинны "шизофреник" дип акылсызлар хастаханәсенә ябып куялар. Анда өч Наполеон. ике Христос, биш Маркс, ун Сталин “Мин—Ленин" дип әйткәннәрне тотып ашыйлар икән. Ленинны шулар янына ябалар.
Хикәя 1987 елда язылган булса да еллар буе басылмыйча ята.
"Хәвефле өч көн" әсәре—әдип Батулланын сатира өлкәсендәге иң зур унышларыннан берсе.
Тарих чоңгылларында ниләр бар?
Әдипнең жыйнак әсәрләренең бер тармагы ерак үткәннәрне яктырта. Батулла аларда тарихи вакыйгаларны заман язучысы буларак күзәтми, урта гасырларда бара торган вакыйгалар арасыннан торып безгә мәгълүмат бирә кебек Шуна күрә, анын тарихи хикәяләре ышандыру көченә ия. Холыклар куе буяулар белән сурәтләнә. Батулланын тарихи әсәрләренең теле турында шактый язылды, ул язмаларның барысы да Батулла әсәрләрендәге телнен шигърилеге, сурәтлелеге, байлыгы, гүзәллеге турында сөйли. Тарихны белмичә дә шәп тарихи әсәр язучылар бар, тарихны белеп тә кеше ышандырмый торган әсәр язучылар бар. Ә Батулла тарихны белә, ышандырырлык иҗат көченә дә ия
Батулланын үзе әйтүенә караганда, тәҗрибә буларак. 1971 елда ул тарихи темага беренче тапкыр каләмен сынап карый: "Мортаза" исемле хикәясен яза (Идел. 1989. 5 сан). Күреп торасыз, хикәянен язылу вакыты белән басылуы арасында 18 ел гомер узып киткән.
Әсәрдә Казан егылгач (1552). дошман гаскәрләре татар авылларыңда чукындыру эшен башлап җибәрәләр Мортаза хәлфә халыкны дошманнарга каршы күтәрә, халык чукынырга теләми, дошманнарның һөҗүмен уңышлы гына кире кагып тора. Ләкин дошманнар туплар алып килеп, авыл өйләрен тупка тота башлагач, капкалар җимерелгәч, дошманнар ургылып авылга керә, мөселманнарны суялар, талыйлар, көчлиләр. Йортларын урап алгач. Мортазаның хатыны кяферләр кулына төшмәс
өчен, үзен кыектан ташлап һәлак була. Шушы сугышта Мортаза батыр каты яралана. Лнын ансыз гәүдәсен дуслары сугыш кырыннан алып чыгып, урманга атып китәләр Исән калганнар шунда карурман уртасына -кыела Мортаза анына килә, кайдадыр бата жылый, аны кемдер юата, кемдер акрын гына борынгы көйне шыншыи. барысы да үлеп бетмәгән икән дип шөкрана кыла. Көрәш әле дәвам итәчәк
Әсәр өйрәнчек кул белән язылган, ләкин анын тәэсире гаять куәтле Ул көчле эмоциональ дулкында ижат ителгән. Батулла бу әсәрендә ате тарихи нечкәлекләрне бетеп бетерми, ул сюжетка ныграк игътибар бирә Шулай да бу хикәя авторнын башка тарихи әсәрләреннән аерылып калырга тиеш гүгел. анын үз урыны, үз дәрәжәсс бар. Авгор бу хикәясен университетның тулай торагында студентлар алдында укый. Әсәр зур уныш казана һәм яшерен агентлар тарафыннан кара исемлеккә кертелә.
Анын “Сонгы сөннәт әсәре (Идел. 2005, 2 сан) Казан дәүләтенен жимерелгән көннәрен сурәтли Анда тарихи шәхесләр Сафа Гәрәй чан. Үтәмеш Гәрәй ханзадә. Сөембикәләр күз алдыила терелә. Батулланын серле каләме атарга жан өргән Автор шул чорның каралты-курасын. ат дирбияләрен, кием-салымын тәфсилләп сурәт ш Монарчы татар әдәбиятында булмаган “йөзенчегә—кыл йоласы хикәягә килеп
керә Бу йола инде онытылган. Ләкин Яна Бистәдә һәм Башкортстан татарлары бу йоланы әле дә булса хәтерлиләр икән Сөннәтче һөнәре буыннан буынга бик борынгы заманнардан килә. Сөннәтчеләрнең беркемгә дә әигми торган серләре була ди Һәр сөннәтче йөзенче оланга сөннәт ясагач, наэик жиренә ат кылы сала, ягъни оланнын жанжирен кыл белән буып куя. Жанжир шешә, берничә минуттан сон кыл аста кала, ул кылны берничек тә алып булмый икән Б;иа сия алмыйча үлә. Балага кыл салмаса. Тәңре сөннәтченең үзен ала яки аңа котчыккыч афәт китерә икән Исламны кабул иткәнебезгә дә 1180 елдан артык, элеккеге мәжүси. 1әнречелек заманасыннан калган бу йоланы Ислам ла кысрыклап чыгара алмаган. Бу рәхимсез, кыргый йола турында ишетә белүчеләр дә сирәк Ләкин Батулланын үзенә мөрәжәгагь итик
—Улым Нурбәк тугач,—дип башлады әдип хикәясен —Мин Мәржани мәчетенә сөннәтче баба эзләп киттем. Мина бер бабайны күрсәттеләр Ул Яна Бистәдә, Иске Бистәдә. Бишба паларда сөннәт ясап гомер кичергән бабай иде Бабай белән күрешен, килешергә дип торганда яныма бер танышым—Сәлим абзый килде. ул театрда декорацияләр цехында эшли иде. Ул миңа син улыңа сөннәт ясатырга йөрисен икән, сак бул—йөзенче кылга эләкмә Ул бабайның йөзенче кыл салырга накмгы житкән булырга тиеш, лндс Һәм йөзенче оланга кыл салу йоласы турында сөйләп бирде Мин моңа ышанмадым. Ләкин Рәсим Сатаховавызыннан да ишеткәч, курка калдым һәм улымны хастаханәдә табиптан сөннәтләтгерлем Рәсим Сәлаховка сөннәтче баба кыл сала, сөннәтче баба капкадан чыгып барганда Рәсимнен абыйсы кайтып керә, эшне сизенеп баланы күтәрен, якындагы хастаханәгә йөгерә һәм табиплар Рәсимнең жанжиреннән кылны алып, баланы коткарып калалар
Хикәядәге сөннәтче баба ла ике ут арасында ката Казанның мәшһүр ханы Сафа Гәрәй үзенең Сөембикәдән туган углы Үтәмеш Гәрәй ханзадәгә сөннәт ясарга Торсын бабага куша. Үтәмеш ханзадә Сөембикәнең күптәннән көтеп алган бердәнбер углы була, Сөембикә кабат бала табалмаячак Торсын баба шул баланы үлемгә мәхкүм итәргә тиеш Кыл салмаса. бабанын үзенә афәт киләчәк Әллә оныт әллә юри. Торсын бабамын әзерләнгән кылы юкка чыга. Үтәмеш ханзадәгә сөннәт ясаш, кыл салынмый кала Шушы вакыйгадай сон ил өстенә. Торсын баба нәссленен остенә, һәлакәт ябырыла. Озак га узмый. Сафа Гәрәй ханны үтерәләр Казанга дошман яулары басып керә. Сөембикә белән углы Үтәмеш әсир алына. Сөембикәне дошман ягында жәзалап үтерәләр, Үтәмеш чукындырыла, озакламый ул да сәер шартларда үлеп китә Торсын бабанын бөтен нәселе кырылып бетә. >л берүзе исән ката, сөннәт пәкесен үткенләп баскычтан төшеп барганда >л абынып, чалкан егыла, егылганда кулындагы пычак ялгыш анын муенын кисә
Искиткеч әсәр, шомлы, мистика тулы әсәр Романнарына торырлык хикәя 2005 елда “Идел" журналы оештырган тарихи хикәяләр ярышында бу әсәр үзенен асыл бәясен алды, ҮЛ беренче урынга чыкты
"Бәдәлче- хикәясе дә (Ватаным Татарстан. 2005. У сентябрь) Мөкәммәл Омии Оҗем ханлык иткән чорны сурәтли Хөкемдар Әжем хан белән шагыйрь Мөхәммәдьяр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне бәян итә әсәр. Батулла тарих
диңгезендә колач салып, иркен йөзә ала торган әдип.
Атаклы карачы бәк. мәшһүр шагыйрь Мөхәммәдьяр астыртын эш йөртүчеләр аркасында хан тарафыннан сарайдан куыла. Тора-бара Әжем хан да тәхетсез кала, ханны дошманнар эзәрлекләгәндә Мөхәммәдьяр үзен сарайдан мәсхәрәләп куган ханны яшереп, саклап кала. Әжем хан янадан тәхетне кире кайтара, ләкин шагыйрь Мөхәммәдьярга сарай тагын тар була, ул янә куыла Дошманнар тарафыннан агулангач, үлем түшәгендә ятканда Әжем хан баш очына Мөхәммәдьярны чакыртып ала. аннан гафу сорый һәм үзе өчен Мөхәммәдьярга хаж сәфәре кылуын үтенә Мөхәммәдьяр бәдәлче булып хажга китә, ул хаҗдан кайтканда инде Әжем хан гүр иясе була.
Шәһидлск" әсәре ("Кол Шәрифнең сонгы вәгазе". Мәдәни жомга. 1998. октябрь ) һәм тарихилык һәм заманча янгырашы белән Батулла ижатынын кыйммәтле асыл ташы—жәүһәре булып тора. Вакыйга 1552 елнын 2 октябре көнне бара. Монарчы шәкертләренә гел игелек, гел миһербан турында гына вәгазь укыган имам Кол Шәриф бүген шәкертләрен кылычка тотынырга, ватанны дошманнан саклап, шәһид китәргә чакыра. Аһ. көчле вәгазь!
Казанны җимерерләр, яугирләр кырылып бетәр. Ләкин узар заманнар, шу-шы урында безнен кан коелган жирдә рухыбыз, манараларыбыз янә калкыр. Инанамын, торыннарым. менә шушы жирдә. без шәһид киткән урында Кол Шә-рифнең рухы сезгә вәгазь укыр. Әнә. чакыру быргысы уйный. Бу—безгә хәбәр Ба-лаларым. кулыгызга алыгыз кылыч, изге сугышка. Жиһадка китәбез!
Аллаһу әкбәр!"
Батулла әфәнде якынрак тарих турында да әсәрләр язды. Анын Тукайның бала чагы турындагы бер цикл хикәяләре (Ялкын. 2006. 4 сан. Сабантуй. 2006. 5 апрель) жанга җылы өрә торган әсәрләр. Сабый Тукайнын табигатьне күзәтүләре, гаиләдән гаиләгә күчеп йөргәндәге бимазалары—барысы да ышандыра.
Кыскасы, әдип Батулланык хикәяләү остасы, сатира остасы, сюжет кору остасы булуы, психологик һәм тарихи темаларны әсәрләрендә сурәт чаралары аша ышандырырлык итеп күрсәтә белүе—татар әдәбиятынын сонгы еллардагы казанышы ул.
Әкиятче Батулла
• Баланын әдәбият белән, гомумән, китап белән танышуы әкияттән башланганлыгын һәм шигъри фантазияне үстерүдә, баланын характерын тәрбияләүдә әкиятнен әһәмияте чиксез зур икәнлеген искә төшерсәк. Батулланын бу изге эше гурында мактаудан башка берни әйтеп булмый», дип язган иде Нурихан Фәттах 1972 елда.
Әис. хикәя мәйданында Батулла ничек аерым, затлы урын биләп торса, әкият өлкәсендә дә ул нәкъ шундый ук сыйфатта. Һәм жае чыккач әйтим: Батулла әфәнденең әкиятләре һәм күләм ягыннан, һәм сыйфат ягыннан, һәм оригинальлеге ягыннан әлегә кадәр тикшерелмәгән, анын әкиятләре турында фәнни хезмәтләр язылмаган Юкса Батулланын иҗаты яшь тәнкыйтьчеләргә менә дигән алыш мәйданы булыр иде
Батулла каләменнән мавыктыргыч, маҗаралы, тирән мәгънәле әкиятләр, чишмәдән чыккан кебек. 23 ел буе чылтырап агып тора Шушы вакыт аралыгында Батулла тарафыннан 100 дән артык әкият. 12 әкият китабы чыгарылган
«Әкият язган язучы беркайчан да онытылмаячак. Чөнки әкиятне балалар укый, алар үскәннән соң үз балаларына шул әкиятләрне сөйләячәк, һәм шулай мәңгегә әкият яшәячәк Колхоз, совхоз. КамАЗ. нефть турындагы әсәрләрнең күбесе инде искерде, әкиятләр искермәячәк.
Язучы буласы килгән кеше «һичшиксез» татар халык әкиятләре аша килергә гиеш Аннан сон башка халык әкиятләрен һәм әдипләр ижат иткән әкиятләрне укып-өирәнгән кеше, шөбһәсез, бай рухлы кеше булачак.
Мин Батулланын «Алып батыр маҗаралары» һәм башка әкиятләрен кибернетика, фәлсәфә дәресләрендә студентларга мисал буларак кулланам» БҮ сүзләрне шагыйрь һәм кибернетик Жәүдәт Сөләйман язган.
1966 елда Батулла "Колакчын Тафи" исемле әкиятен яза. Ләкин \л әкиятне редакторлар кабул итми. Редакторлар алмашынган саен. Батулла шул әкиятен
тотып керә, ләкин тагын кире боралар Ниһаять. 1976 ел килеп җитә, партия өлкә комитетының ин абруйлы органы “Социалистик Татарстан" гәзитендә әле яна гына эшкә алынган Әхәт Гаффар әкиятне бастырып чыгара
Әкият бик кыска, нибары ике бит чамасы Сюжеты ла бик гали Урман уртасында төлке гаиләсендә туган Тафи исемле бер нәни төлке эткә охшаган була Аучылар башка төлкеләрне атканда, бу төлке көчеген эт батасы дип атмый калдыралар. Шуннан сон Тафи эт булып китә, төлкеләрнең яшерен сукмакларын аучыларга күрсәтә һәм бу батырлыгы өчен аучылар Тафинын муенына зур калай асып куялар. Соныннан ауларга төлкеләр калмагач. Тафины аучы атып үтерә дә. колакчынлы бүрек тектереп кия.
Әкият бетте. Бу әкиятне бастырып. Әхәт Гаффар башына бата ата Бүлек мөдире Рәшит Гариповка, Әхәт Гаффарга кемнәрдер
—Сез нәрсә анда шул сакалнын пасквилен бастырып ятасыз? Партиянен өлкә комитеты секретаре Фикрәт Табиевнсн авторитетына кизәнергә сезгә кем кушты'— дип гелән шылтыратып, редакторның котын ала башлыйлар
Әхәг эштән китә Рәшит каушап кала. Шул чак редакциягә Батулла килеп керә. Рәшит хәлләрне сөйләп бирә. Багулла шаркылдап көлә дә Рәшиткә әйтә:
-Шулай шылгыручыларга син әйт: сез үз халкын сатып, күкрәгенә калай аскан төлке баласы Тафины Табиев дип уйлыйсызмыни. Табиев та татар халкынын мәнфәгатьләрен сатып орден алдымыни’’ Без атай уйламыйбыз, бу гал-гали бер әкият кенә!—ли ген
Рәшит шулай эшли дә. шуннан сон ник берсе шылтыратсын!
Батулла бу әкиятен бик ярата, ахрысы, ул аны еш бастырып килә Шәп әкияг. мавыктыргыч, мәгънәле әкият Бу әкиятче Батулла ижатынын йозек кашы булып тора.
•Талантлы әкиятче Батулланын диапазоны кин. мөмкинлеге зур. әдәбиятыбызда ана көнләшләр юк. лимәк. яз да яз гына!»Бусы-Аяз Гыйләжев фикере
Шушы урында без Батулла әкиятләренең хронологик тәртибен бозын. 2005 елда чыккан бер томлык әкиятләренә күз төшерик
“Елантау" (2005) китабына Батулланын ин саллы, ин күләмле, ин мәгънәле әкиятләре тупланган. Авторның сандыгында тагын бер томлык запас әкиятләре чират көтеп ята. Китап Казан каласының 1000 еллык бәйрәменә багышлана Китапнын исеме лә Казан каласына нигез салыну турындагы риваятькә бәйләнгән Саин хан жыланнарны куып, шул калкулыкка шәһәр салдыра башлый Халык арасында кин таралган риваятьне Батулла кинәйгә. яна каһарманнар кертеп, кыйссага әверелдерә. Бу кыйссаны балалар ла. олылар да йотлыгып укырлык Әкиятләр гурыпла сүз чыккач, шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер Батулла һәр жанрның күп юнәлешләрендә иҗат итә. хикәяләренең сатирик, психологик, тарихи, кинаяле булуы турында әйттек Анын әкиятләре дә күп төрле Хәреф танымаган икс яшьлек сабыйлар өчен дә. үсмерләр өчен дә. олылар өчен дә ул әкиятләр яза Шушы юнәлешләрдә Батулла “аш төрләндерә әйтик, анын җәнлек җанварлар турындагы мавыктыргыч әкиятләре дә. тылсымлы әкиятләре лә. маҗаралы әкиятләре дә бар. Бу китап нәкъ шулай төзелгән дә Анын беренче өлешен могжизалы- тылсымлы әкиятләр алып тора, икенче өлешенә җәнлекләр турындагы маҗаралар кертелгән.
Бу бер томлыктагы һәр әкият уз эчендә сер. сихри куәт, тылсым кече саклый Тагар халык әкияте “Акжылан"нын дәвамы буларак нжаг ителгән әсәр каһарманы үзенә яхшылык кылган Акжыланны җәлладларга сага Акжыланны саткан кеше үлә алмыйча интегә икән. Шахрам баба да үлемсез була Ул үлемсезлсктән тхн. ләкин үлә алмый интегә, якын дустын саткан бәндә өстендә үлемсезлек каһәре эленеп тора. Мен елдан сон Акҗыланнын тылсымы анын өстендәге бу каһәрне үлсмсезлекне ала. Шахрам ләззәтле елмайган хәлдә ждн бирә
Әгәр дә “реаль әкиятләр” дигән термин булса, мин ин башта Батулланын "Акбүрс' кыйссасын агар илем Без барыбыз да тазар халык әкиятләре китабында "Ак бүре” әкият-романын укып үстек Батулланын “Акбүрс"ссндә вакыйгалар бүгенге татар авылында бара. Акбүрс - шул ук. ул үлемсез, ул теләсә нинди хайванга, теләсә нинди агачка, кешегә әверелә ала торган тылсым иясе Халык әкиятендә Акбүрс табигать сакчысы Бүгенге экологияне саклаучы оешмаларның диварларында, рекламаларында Акбүрс сурәте булырга тиеш. Урманга керен.
печәнне таптап, кошларны атып, атлары белән матур аланнарны бозып йоргән йөз браконьерны (Гыйфрит урлап алып киткән анасын эзләргә чыккан шаһзадә белән анык сугышчыларын) Акбүре тораташларга әверелдерә. Ә төпчек шаһзадә шул урманга килеп кергәч, атын бәйләп куя. кошларны атмый, юлга алган ризыгын гына утырып ашый, шулчак анын каршысында мәһабәт егет ләйда була, бу кешегә әверелгән Акбүре булып чыга, Акбүре миһербанлы шаһзадәгә анасын коллыктан азат итәргә булыша Шәп әкият уйлап чыгарган татар милләте. Гомумән, тагар халкының риваятьләрендә бүре хайваны мәкерле, усал түгел, татар халкы үзенен борынгы бабасы дип бүрене хисаплый, гасырлар буе түрк халыкларына мифик Акбүре юл күрсәткән, ана бүре ике шаһзадәне имезеп үстергән, икенче ана бүре яраланган ир баланы үлемнән коткарып, аннан ун бала тапкан, шул ун баланын берсе безнен борынгы азабыз.
Батулла боларнын барысын яхшы белә, анын әкиятләрендә дә бүреләр кешеләргә корткычлык кылмый. “Акбүре" кыйссасында ул төп каһарман, унай каһарман. Әсәр реаль тормыштан башлана, балалар, укучылар, колхозчылар, җитәкчеләр, аучылар-сунарчылар, карурмандагы жәнлекләрнен язмышы Шушы гап-гади генә агып бара торган тормышта могҗизалар башлана. Аучы Сыртакнын юлында Акбүре очрый Алагаем олы гәүдәле, мәһабәт Акбүре—урман хуҗасы, чирүләр башлыгы, акыллы, хәйләкәр җәнлек. Сыргак исә оста сунарчы, бүреләргә кистән белән бара юрган куәтле шәхес. Әсәр шушы ике куәт арасындагы көрәшне сурәтләүгә корылган. Табигать сакчысы Акбүреме, әллә акча өчен, дан өчен җәнлекләрне, бүреләрне кырырга алынган Сыртакмы җиңәчәк? Бик зур мәсьәлә күтәрелә әсәрдә Сунарчы Сыртакнын сурәте әйтерсең лә автор тарафыннан ясалмаган, әйтерсең лә Сыртак үзе шулай җанлы-тере булып туган. Гап-гади көнкүреш, урак уру. угын яру кебек ябай гамәлләр арасында искитәрлек сихри көчләр яши. Бүреләрнең чирүдәге тормышы да, бүреләрнең үзара аңлашуы да реаль.
Батулла әкиятләрен укыганда шул маҗараларның, тылсымнарның дөньяда булганына ышана башлыйсын.
Батулланың әдип буларак, фәйләсүф буларак, зиһен иясе буларак һәм. ниһаять, милли каһарман буларак, холкы шушы әсәрендә ныграк ачыла кебек.
"Алып Батыр маҗаралары” каһарманның оятка калуыннан башланып китә. .Аждаһа белән сугышырга киткән батыр адашып, үз авылына кайтып керә. Монда юмор да, сатира да бар, ләкин тора-бара әсәрдәге Алып Батыр трагик образга әверелеп бетә. Әйе. ул Сервантесның "Дон Кихоты”, Гераклнын унике батырлыгы. Синдбалның җиде сәяхәте белән бераз аваздаш, ләкин Батулла татар халык авыз иҗатының җәүһәрләрен кулланып, аны нәкъ менә милли, татарныкы иткән, татар каһарманының батырлыгы коры маҗараларга гына төзелмәгән, анын һәр сәяхәте аерым, саллы фәлсәфи фикер алып килә.
Алып батыр ул коеп куйган унай образ түгел, ул ялгыша, кыйната, көлке хатләргә. аяныч хәлләргә тара, куәтен кая куярга белми йөргәндә ул каш ясыйм дип күз чыгара, файда эшлим дип зарар Кылып ташлый.
-Бу әсәр («Алып Батыр мажаратары») Батулла иҗатында аерым, мөһим урын атып тора, анын зур укышларыннан берсе дип уйлыйм... Бу әсәрне укыганда үзеңне Ана телебезнең, хаткыбызнын тарих бәйрәмендә йөргән кебек хис итәсен»,—дип язлы шагыйрь Рәниф Шәрипов. (Казан утлары, 1987, 2 сан)
Чыннан да, әсәрнең теле үзе заманча да, үзе урта гасырлар теле дә кебек. Әнә шул тел әсәрне кабул итәргә ярдәмләшә, син урта гасыр кешеләренең тавышларын ишетә башлыйсын.
Бу роман аерым бер дикъкатькә лаек. Ул—татар халкының йолалары, көн күреше, кием-салымы, азык-ризыгы, сугыш кораллары. Ана телебезнең энциклопедиясе. Мин бу әсәрне "роман” дип ялгыш атамадым, анын мажаратары. һәр бүлекнең камил, мөстәкыйль әсәр булуы, һәр бүлекнең үз максаты, үз фәлсәфәсенә ия булуы, әсәр каһарманы Алып Батырның дөнья халыкларына ярдәмгә атылуы һәм халыклар бәхете өчен көрәшеп йөргәндә сөйгәненнән коры катуы—барысы да әсәрне роман дәрәҗәсенә күтәрә. Нигә моңарчы бу әсәр башка телләргә тәрҗемә ителмәгән дә, нигә анын нигезендә кино, мультфильм төшерелмәгән икән дип хәйран катасын! Бу бит татар әдәбияты өчен генә түгел, дөнья әдәбиятлары очен дә кирәкле әсәр.
Романнар авторы Батулла
«Юл буенда зәнгәр чәчәк*—безнен татар әдәбиятынын зур уңышы Безнен әдәбиятта шундый төгәл такт, югары культура һәм искиткеч көчле ихласлылык белән язылган әсәрләр сирәк Бу әсәр Батулланы татар әдәбиятынын ин беренче сафында баручы язучылар рәтенә бастырды».—дип язды Миргазиян Юныс 1991 елда
Чыннан да, поэтик яңгырашлы, югары сәнгатьле прозага Рабит Батулла "Юл буенда зәңгәр чәчәк" дигән (1990) саллы роман белән килеп керде, һәм анын бу өлкәдәге күркәм таланты тагын да ачылып китте. Әдип биредә сугыш чорын һәм аннан сонгы кырыс елларны бәян итә. Әсәрнен исемендә үк шигъри аһән һәм тирән мәгънә төсмерләнә. Зәнгәр чәчәк—гүзәллек билгесе. Ләкин анын урыны— юл читендә, шактый кадерсез җирдә. Дөресен әйткәндә, юл буендагы зәнгәр чәчәк— ул романның баш каһарманы Ярмөхәммәт һәм башка гади игенчеләр символы Алар тырыш, сабыр холыклы, күңелләре саф Шул ук вакытта соиналь-психологнк басым астында яшәргә дучар ителгәннәр Шул җирлектә әсәр сюжетында унганлык белән булдыксызлык, зирәклек белән мокытлык, әхлаклылык белән миһербансызлык, йолаларны кадерләү белән санга сукмау гел бәрелешеп тора, анда бик гыйбрәтле хәлләр тасвирлана
«Батулла. күрәсең, бу зур китабы белән («Юл буенда зәңгәр чәчәк*) илле еллык юбилеена килә һәм шушы китап, ниһаять, әдәбиятта анын урынын беркетеп куя иңде. Бу беркетелгән урыннан ул инде төшмәячәк, аннан күтәрелеп кенә булачак* дип яза Мөхәммәт Мәһдиев 1987 елда.
Әсәр безнен прозага нык куллы, зур максатлар куеп ижат итүче әдип килүе турында хәбәр итте. Ул игътибар белән өйрәнүгә, шәрехләп тикшерүгә лаек
Сугыштан сонгы тагар авылы турында романнар да. повестьлар дә. хикәяләр дә байтак язылды, шөкер. Аларны уртак тема—тылдагы авыр тормыш берләштерә һәм. дөресен әйтергә кирәк, аларны бер-берләренә охшаш итә Ләкин охшаш әсәрләрдән аермалы буларак. (“Юл буенда зәнгәр чәчәк -исеменнән үк шигырь һәм нәфислек аңкып тора) авыр тормышта авторның күңел күзе башкалар күрмәгән матурлыкны күрә, шул гүзәллекне байрак итеп күтәрә. Юл буенда үскән һиндиба (цикорий) чәчәген кешеләр күрми, күрсәләр дә. игътибарсыз узып китәләр, ул чүп үләннәре рәтендә, аны юлдан узган арбалар да дегеткә буяп китә, аны өзеп сулы савытка да утыртмыйлар. Әсәрнең каһарманы Ярмөхәммәт шул чүпкә дә саналмаган чәчәкнең матурлыгын күрә. Бу—күчермә мәгънәсендәге чәчәк Әсәр агышыңда ямьсез саналган Рәйсә Ярмөхәммәтнең күңел күзендә гүзәлләрнең гүзәленә әверелә Икенчелән, башка әсәрдән аермалы буларак, шушы гади тормышта могҗизалар, тылсымнар пәйла булып тора.
Соңгы елларда гагар язучыларынын кайберләре ике гашыйк арасындагы җенси мөнәсәбәтләрне тәфсилләп язарга алындылар, янәсе ике кеше генә белергә тиешле ул серне язгач китапны күбрәк кеше укыячак Татарнын яшәү рәвеше Конбатыш илләренең (шул хисаптан рус халкының да) яшәү рәвешеннән дә нык аерылып юра. кайберәүләр ачык секс ягында булса да. күнчелек укучы ул әдәпсеэлсккә гин күренешләрне кабул итә алмый Батулланын бу әсәрендә дә андый күренешләр бар Ләкин шул җенси мөнәсәбәтләрне башкаларга күрсәтергә тырышучы әсәрләрдән аермалы буларак. Батулла бу өлкәдә бик сак эш итә. шул ук мөнәсәбәтләр шигъри югарылыкта, әдәп кысаларында күрсәтелә
Тышкы ялтыравыклы гүзәллекне мангай күзләре сау булганнарның барысы да күрә, ә менә эчкә яшерелгән гүзәллекне күрү өчен маңгай күзе генә җитми, анын өчен күңел күзеңнең ачык булуы, эчке тәрбия, затлылык булу шарт Ярмөхәммәткә әнә шундый сәләт бирелгән
Әсәр гап-гади әйберләрдә дә. гап-гади кешеләрдә дә булган гүзәллекне күрер!ә чакыра Шул сәбәпле Юл буенда зәнгәр чәчәк" кыйссасы кат кат укысаң да туйдырмый, анын гүзәллеге ачыла бара.
Батулла шушы әсәре өчен бер тавыштан Татарстан Язучылар берлегенең I аяз Исхакый бүләген алды. , ,.
Күптән түгел генә -Майлзи-да чынын I:Ш. Юеш) -Җимерелгән баш .ыфс лә нәнь шул клубы шыт ителгән. Анда Заһндә Тинчурина тиңләвендә > нан гагырла яшәгән гагар гынлы.гарынын тормышы, корәше, >ныш.гары. фажнпиәре бәян ителә -Җимерелгән бөхег" у.г-гагар ми.гләгенсн угган гасырдагы ягмышы
турындагы милли әсәр, дип әйтер идем мин Театрыбыз, әдәбиятыбызга бәһаләп бетергесез зур өлеш керткән Гаяз Исхакыйлар. Фатих Әмирханнар, Кәрим Тинчуриннар, Фатыйма Ильскаялар, Гөлсем Болгарскаялар, Габдулла Кариевлар, Әшрәф Синяеваларнын образлары укучы күз алдында балкыйлар да гомерлеккә хәтердә калалар. Мондый әсәрләрне ижат итәр өчен тарихи документларны өйрәнүнең никадәр катлаулы, авыр һәм кирәкле эш икәнен сөйләп тормастан, шуны гына әйтәм: шул документларга, тарихи чыганакларга авторнын олы таланты, сәнгати күзаллавы килеп кушылгач, ул документларның әдәби әсәргә әверелүе һәр кешене куандыра, һәр кешегә тирән мәгълүмат та бирә. Әдәби чаралар аша автор безгә тирән тарихны сөйли.
Батулланын тагын бер киң эшчәнлеге турында да әйтми калырга тиеш түгелбез Ул еллар буе радио-телевидениедә тарихыбыз, олуг шәхесләребез турында сөйли. Бу популяр тапшыруларны миллионлаган тамашачы карый, тыңлый. Анын тарихи миниатюралары аерым китап булып чыкты (Тузга язмаган хәлләр. Татарстан китап нәшрияты. 1997) Бу тарихи шәхесләребез турында бәһаләп бетергесез кыйммәтле мәгълүмат туплаган кечек энциклопедия дияр идем мин. Ун кеше еллар буе жыя торган фактик материалны Батулла берүзе башкарган
"Сөембикә” кыйссасы турында инде байтак язылды (Сөембикә. Татар китап нәшр.. 1992.) Мәсәлән, шагыйрә Лена Шагыйрьжаннын мондый сүзләре бар:
« Кадерле китапның (Сүз «Сөембикә» романы хакында бара —Ф X) сәхифаләрен актарам Әсәрне әсәр иткән, укучыны әсир иткән анын теле, албәтгә. Батулланын теле искиткеч' Ә инде Сөембикәнең ханнар төрбәләре янында елап, инрәве—бу үзе бер поэма Кыскасы, бу—милләт китабы, һәрбер татар кешесе— карты да, яше дә, ире дә. хатыны да бу китапны укып чыгарга бурычлы хәтта .»
Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев әйтмешли, шушы әсәрен язып « Батулла Сөембикә ханбикә белән янәшә Сафа Гәрәй ханга да һәйкәл куйды Романның күп тармаклы унышларының берсе һәм иң әһәмиятлесе әнә шулдыр»
Бу бөек зат бездә күптәннән инде үзенен талантлы әдибен, анын дикъкатьле карашын, күңел җылысын көтә иде. Ул бөтен барлыгы, кешелек сыйфатлары белән зур сәнгатьнең түрендә булырга лаек. Сөембикә язмышы, бер үк вакытта, милләтебезнең йөзен һәм драматик тарихын да гәүдәләндерә. Анын яшәешендә гүзәллек, мәһабәтлек белән ачы фажига аралаша.
Сөембикә—татар халкынын йөзек кашы, сөекле кызы, ихлас горурлыгы, шул ук вакытта йөрәгенең төзәтмәс ярасы да ул. Татар халкы Сөембикәне дүрт ярым гасыр буенча хөрмәт белән күңелендә саклап килгән, поэтик иҗатында, бәет, риваятьләрендә тасвирлаган. Язма әдәбиятта исә 1917 елга кадәр Һади Атласи белән Ризаэддин Фәхретдиннең хезмәтләре, Фатих Әмирханның «Сөембикә» хикәясе басылды.
Әмма большевистик режим вакытында безнен әдәбиятта ханбикә турында бер генә әсәр дә дөнья күрмәде. Әйтерсең, милләткә нинди дә булса зыян салган берәр гөнаһлы бәндә турында сүз бара! Шулай итеп, Сөембикә образы әүвәл үз илендә түгел, чит илдә ижат ителде. Төрек әдибе мөхтәрәм Нәүрүзхан анын хакында тарихи роман язды.
Ниһаять, үзебездә дә тарихыбыз битләрен актарып карау мөмютлеге ачылды. Ханбикә турында пьеса, шигырь, поэмалар ижат ителде. Сөембикә хакында Батулла зур күләмле роман язды.
Әдип Сөембикә тормышын, башка әсәрләрдән үзгә буларак, дөньяга килгәннән алып сонгы көннәренә кадәр тасвирлый, гажәп үзенчәлекле хәятын жанлы. мавыктыргыч итеп күз алдына китереп бастыра. Тагын шунысы да бар—әдип бу затнын гадәтилектән югары торуына басым ясый, гүзәлләрнең гүзәле, чаяларнын чаясы, батырларның батыры, тапкырларның тапкыры итеп күрсәтә, милләтебезнең үсеше, алга китеше, азатлыгы, тигезлеге өчен җан атып яшәүче патриот, кешелекле, миһербанлы зирәк фикер иясе булуын раслый. Әдип бу реаль шәхесне еш кына борынгы күренекле әдәби обрахтарга илтеп тоташтыра. Ул, мәсәлән, Сөембикәнең сылулыгын Зөләйха, Ләйлә. Зөһрәләр матурлыгына тинли. аны көнчыгыш поэзиясендәге каһарманнар белән бер сафка куя. Бу җәһәттән хәзерге әсәрләр белән дә билгеле бер уртаклык, якынлык сизелә.
Батулла романының дәвер төпкелләрендәге әсәрләр белән бәйләнеше сюжет оештыруның кайбер элементларында да күренеп каза. Безнен борынгы поэзиядә еш кына сөекленне төштә күреп гашыйк булу очраклары тасвирлана. Кол Гати
кыйссасында Йосыф һәм Зөләйха төштә табышып кына калмыйлар, төш аркылы гәпләшәләр, аңлашалар, ниятләрен уртаклашалар, үзара кинәшләр бирешаләр— әсәрдә, шулай итеп, төштәге диалог яктыртыла. Сөем тугашнын яшьлек хыялларын, эзләнү-омтылышларын хикәяләгәндә дә автор шушы алымга мөрәжәгать итә Сөем туташ төшендә гажәп матур бакча, шул бакчада, ап-ак аргамак өстендә, шәм кебек гөз гәүдәле Шәддад патшаны күрә, чакырып дәшкәнен ишеткәндәй була
Борынгы әдәбиятыбыздагы кебек, әдип Сөем туташны да мәхәббәтенә ирешүдә актив табигатьле итеп гәүдәләндерә Ул дус кыхтары белән атеге бакчаны һәм Шәддад патшаны эзләп ерак сәфәргә китә һәм. байтак каршылык, кыенлыклар күреп, ахырда Кабул шәһәренә барып чыга Монда ул төштәгедән дә матуррак бакча күрә. Бабур патша һәм улы Хумаюн солтан белән очраша, алар хозурында әнгәмәгә катнаша, фикер алыша һәм аларны. әдип сурәтләвенчә, гүзәллеге, чибәрлеге белән генә түгел, акыл иясе, философ булуы белән дә танга калдыра, алар алдында хөрмәт казана. Патша белән солтан «Атаклы фәйләсүфләр. мәшһүр суфилар берлә бәхәс кылырдай мәгълүматлы кыз үстергән ләбаса төрки-татар даласы*.—дигән нәтижәгә киләләр (185 б )
Кыйссадан күренүенчә. Хумаюн солтан Сөем туташка гашыйк була, никахлашырга тәкъдим ясый. Ләкин кыз анын бу теләген кабул итә алмын, үз мәмләкәтенә кайтырга, ырулар арасындагы ызгыш-талашларны. сугышларны бетерү, татулык, бердәмлек урнаштыру өчен тырышырга үзен бурычлы дип саный Нугайга кайткач та ул байтак ханзадәләрнең, абруйлы мирзаларның яучыларын борын җибәрә. Ахырда Казан ханы Жан Галигә чыгарга ризалык бирә
Әсәрдән Сөембикәнең гаилә тормышы, мәхәббәте үтә каршылыклы, чуалчык булганлыгы күренә. Жан Гали —Касыйм ханы Шаһ Галинең энесе, гомере буе Мәскәүдә яшәп, рус тәрбиясе алган. Казан тәхетенә дә Мәскәү кулы белән утыртылган хан. Анын бөтен теләге—русларга ярау, шулар мәнфәгатен кайгырту, бар нияте—русларга аркалану, аларнын терәген тою Кешелек сыйфатлары белән ул бик булдыксыз, буынсыз, ихтыярсыз булып чыга Кемгә килеп юлыкканын белгәч. Сөембикә ачы күз яшьләрен түгә Ләкин шулай да хәсрәтен читләргә сиздерми, көнчеләргә, хосстлеләргә авыз чайкарга жай бирми, язмышына буйсынып, иренә тугрылыклы булып кала Жан Галигә йогынты ясап, казнаны ныгыту, гүзәл бакча, бай китапханә булдыру хәстәренә керешә, бер үк вакытта ханга ләүләтнен бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге, куәтле булуын кайгыртырга кинәш изә Ханнын да күз карашында мәгънә чаткылары ялтырап китә, кулы катылана башлый Ләкин нәкъ менә шушы үзгәреш рус тәлинкәсен ялаучы Булат бәк Ширин ишеләргә ошамый Алар Жан Галине ауга чыккан җирдә үтерәләр
Батулла сурәтләвендә исә. Жан Галинен еллыгын үткәргәч. Сөембикә Нугайга, әтисе Йосыф әмир йортына кайтып китә Казанга икенче тапкыр хан булып Сафа Гәрәй кайта. Батулла аны Казан халкының зур шатлык, ихлас куаныч белән каршы алуын. Хансарайга, кулдан төшермичә, күтәреп баруын сурәтли Сафа Гәрәй хан егерме ике яшьлек тол Сөембикәне дүртенче хатын итеп ата Әдип тасвирлавынча. Сөембикә Сафа Гәрәйне төшендәге Шәдл.ш патша. Кабулдагы Бабур падишаһ. Хумаюн солтан белән чагыштыра һәм Сафа Гәрәй барысыннан да мәһабәтрәк икән дигән нәтиҗәгә килә: «Менә шушы икән бит анын беренче һәм сонгы мәхәббәте. Сафа Гәрәй хан икән! - Сафа Гәрәй дә аны бөтен күңеле белән соя Батулла бәяләвенчә. Сафа Гәрәй Казаннын сонгы ханнары арасында ин батыры булдыклысы, каты рухлысы була. Аның Мәскәү белән тынычлыкта, гагу яшәргә омтылуы, ләкин Иванның һич тә тынгылык бирмәве. Сафа Гәрәйнең мона кыюлык, зирәклек белән җавап кайтаруы, патшаның алты тапкыр ишле гаскәрен пыр туңдырып ташлавы, күп җиңүләргә ирешүе, явыз Иванның чәчен йолкый полкын елап үз йортына чигенүе барлык әсәрләрдә дә. нигезлә, бертөрле бәян ителә <)чмв Сафа Гәрәинсн икенче тапкыр Казаннан чыгып китүе Нәүрүзханда үдәрәк Шаһ Галине тозакка эләктерү уены ксбегрәк аңлатыла. Батулла исә монын үтә драматик хасиятен төшендерүгә басым ясый Аның хикәяләвенчә. Сөембикә һәм (. афа I әрәи утлы Үтәмеш Гәрәйнең исем туенда Мәскәү куштаннары. Булат бәк Ширин өере Сафа Гәрәй яклыларнын һәммәсен дә кылычтан үткәрмәкче булалар Дала яктан һәм Мәскәүлән зур һөҗүм оештырылачагы беленә «Үтәмеш Гәрәй солтанмын исем туенда кымыз, бат. буза урынына төрләп мөселман каны акты*, дип я и Батулла Сафа Гәрәй хан хатыннарын, балаларын, якыннарын азып Болгар камкасыннан
чыгып кача. Ахырда Нугайдан. Кырымнан көчле гаскәр туплап, өченче тапкыр уз урынына. Казан тәхетенә кайта.
Сафа Гәрәйнең үлемен аңлатуда да әсәрләр арасында төрлелек күренә. Сөембикә тормышы турында беренче чыганакларга, ярлыкларга нигезләнеп шактый җентекле язган Һади Атласи моның сәбәбен ачыклауны, махсус тукталуны кирәк тапмый. Нәүрүзхан исә анын һәлакәтен очраклылыкка кайтарып калдыра, аты өркеп, тәмам котырып, урмандагы агачка бәреп үтерде, дип раслый. Шундыйрак хәл Батулла әсәрендә дә тасвирлана.
Батулла романында Кошчак образы бик мөһим урын били. Китап вариантында ул. тагы да алгырак планга чыгарылып, калкурак, эзлеклерәк бирелгән, анын кырыс, ачы язмышы, кешелекле, ярдәмчел, тугрылыклы табигате, зирәклеге, тиңсез батырлыгы яктыртылган.
Сафа Гәрәй вафатыннан сон улы Үтәмеш Гәрәй хан дип игълан ителгәч, дәүләт белән идарә итү Сөембикәгә тапшырыла, ханлыкны ныгыту, мөстәкыйльлеген саклау эшендә Сөембикәнең бердәнбер ышанычлы, тугрылыклы терәге булып гаскәр башлыгы Кошчак кала. Ул Иваннын күпләгән кара явына каршы тора, гаскәрен тузгытып, чигенергә мәҗбүр итә. Ләкин Гәүһәршад бикә. Булат бәк Ширин анын аркасына пычак кадамакчы. кырымлыларнын барчасын кырып бетермәкче булалар. Кошчак углан белән өч йөз егет, хатыннарын, балаларын калдырып, төн уртасында Казаннан чыгып качарга мәҗбүр булалар. Ниятләре—Нугайга. Кырымга барып. Иван гаскәренең артына төшү була. Ләкин берсе дә исән котыла алмый. Капка төбендә дошман торган мәлдә. Казан гаскәре башлыксыз кала. Яуга каршы көрәшне оештыру бурычы үзеннән-үзе Сөембикә җилкәсенә төшә.
Басып алу логикасы раслаганча, илбасарның ерткыч рухы гүзәл ханбикә белән генә хушланмый, әлбәттә. Иван бөтен татар дәүләтен йоту ниятенә керешә. Моны, әсәрдән беленүенчә, соңлап булса да. моңарчы гел Мәскәу күзенә карап торган, аңа ярарга тырышып көн күргән татар бәкләре, мирзалары да. ниһаять, анлап алатар. уянып, сискәнеп киткәндәй булалар. Оятларына көч килә, хурлыгын ничек күтәрергә белмиләр. Казан каласына бер могҗиза белән килеп ирешкән һәм тәхеткә хан булып күтәрелгән Ядегәр Мөхәммәт солтан җитәкчелегендә Казан халкы Иваннын йөз илле меңле гаскәренә каршы яуга күтәрелә, тинсез батырлыклар күрсәтә, сонгы сулышына хәтле фидакарьләрчә сугыша. Әдип дәүләт күләмендәге бу фаҗиганең һәр көнен диярлек аерым тасвирлый. Автор раславынча, монда да дәүләтнең язмышын хыянәт хәл итә. Камай мирза Иванга Казан кешеләренең серен фаш итә. яшерен Ханчишмәнен урынын күрсәтә. Иван аны шартлаткач. Казан кешеләре сусыз калалар. Әмма шул шартларда да егерме көн буена сугышны дәвам иттерәләр. Ханлыкның бөтен гаскәре кырылып беткәч кенә. Иван изге Казан каласына килеп керә. Бу сугышта йөз илле меңнән артык татар һәлак була. Урыс гаскәре сигез яшьтән узган барлык ир балаларны, бәкләрне, муллаларны, шул исәптән Булат бәкне. Гәүһәршад бикәне үтерә.
Батулла үзенең әсәрендә, пролог рәвешендә. Сөембикә токымынын һәм. гомумән, татар дәүләтчелегенең тирән тамырларын юллап, аралап бүгенге укучыга күрсәтә. <Сөембикә*гә илтүче сукмакларны яктырта. Болгар. Казан тарихына бәйләнешле риваять, легендаларны теркәп уза, ханнар шәҗәрәсен күз алдына китереп бастыра.
Әдип Сөембикә нәселенең Идегәй әмиргә барып тоташканлыгын күрсәтә. Ягъни Идегәй Аксак Тимернең кияве була. Идегәйнең улы—Норадын. анын улы—Вәккас. анын улы—Муса, анын улы—Нугай мирзасы Йосыф, анын кызы—Сөембикә була.
Автор бик бай. образлы тел белән эш итә. Иҗат барышында аңа материалны бер үк вакытта тарихи һәм эстетик җәһәттән үзләштерергә туры килде. Ул кирәк чакта калын тарих катламнары арасында калып онытыла башлаган, пассиаташкан сүзләрне, телбизәк чараларын да эшкә җигә, дәвер сөйләменең аһәңен дә бүгенге укучыга күпмедер дәрәҗәдә сиздерергә тырыша.
Әсәрдә ул Сөембикә. Казан ханлыгы белән бәйләнешле тарихи фактларга тугрылыклы булып кала. Ләкин шулай да. иҗатчы буларак. Сөембикәнең тормыш юлын, кайбер бәйләнеш, ситуацияләрне үзенчәрәк күрә, үзе күргәнчәрәк сурәтли һәм шуңа укучыны ышандыра. Нәтиҗәдә, ул хәзерге укучыга бик якын, кадерле, аңлаешлы матур образ гәүдәләндерүгә иреште.
Дөнья классикасында Сөембикәгә тартым затлар турында В.Шекспирнын
•Антоний һәм Клеопатра». Ф Шиллернын «Мария Стюарт* традегияләре. С.Цвейгнын «Мария Стюарт* романы ише гүзәл әсәрләр барлыкка килгән. Батар арасында Сөембикә тинсез гүзәллеге, әхлакый сафлыгы, үткен акылы, халкына керсез мәхәббәте, милли мөстәкыйльлеккә, азатлыкка омтылышы белән, шәхси фаҗигасе нен дәүләт фаҗигасенә тоташуы белән укучы күз алдына олуг, мәһабәт образ булып килеп баса Шуна күрә. Клеопатра. Мария Стюартлар кебек. Сөембикәне дә дөнья халкына танытасы бар Ә монын өчен Батулла романын төрек, инглиз һәм башка телләргә тәрҗемә итеп бастырх фарыз
Батулланын романнары турында сөйли башлагач. Тукай гурындагысын да искә алмый ярамас, чөнки ул Тукайның сонгы ике атнасына багышланган тетрәндергеч әсәр һәм ул Тукай бүләгенә лаек иде 2006 елда Батулла шушы һәм “Сөембикә" кыйссалары өчен ул бүләккә ия булды
Драматург Батулла
«Батулланын Камал театрында бара торган «Кичер мине, әнкәй- пьесасы шикелле бер әсәр язсам, мин кабат берни язмасам да үкенмәс идем • "Кичер мине. әнкәгГнен беренче күрсәтелешен (1980 ел) караганнан сон хискә бирелгән өлкән язучы Гариф Ахуноннын бу бәясе бүген лә искермәгән ате Бу пьеса озак еллар Камал театрында (ике тапкыр куелышта). Оренбург. Салават. Дербент. Махачкала театрларында. Татар яшь тамашачылар театрында туктаусыз уйнала килде, ате алда тагын яңа куелышлары да көтелә Репертуарда озак сакланган рекордчы пьесалар (“Зәңгәр шәл". "Хуҗа Насретдин". “Әлдермештән Әлмәндәр". “Әни килде") арасында Батулланын “Кичер мине, әнкәй" әсәре дә бар Анын шулкадәр накыт сәхнәдән төшмичә уйналып килүенең сәбәпләрен ачыкларга тырышсак, мондый нәтиҗәгә килергә булыр иде. Әсәр катлаулы түгел. Жилбәэәк чибәр хатын никахсыз бала таба да аны үзенең гуган апасы тапты дип чәйлә корып, ояттан котыла, апасы- кияүгә чыкмаган карт кыз—бөтен оятны үл җилкәсенә ала. Миргаян исемле бу ир бала үсмер булып җитешкәч, анын үз анасы баласын кире кайтарырга дип Миргаян белән Миңзифа яшәгән авылга кайтып төшә. Бала өчен тарткалаш, ямьсезләнеш бара Бу ситуациядә Минзифанын бөеклеге, киң күнеллелеге. бата жанлылыгы чагыла. Анын “Ана” дигән исемне йөртергә хаклы икәнлеге раслана
Әсәрнең уңышы анын сентименталь булуындадыр Әсәрдә күз яшен чыгара торган күренешләр байтак, спектакль шаулап колү һәм мышык-мышык җылау белән аралашып бара. Автор аны “трагикомедия" дип тә. “сагышлы комедия" дип тә атап караган, әмма Азат Әхмәдуллин “мелодрама" диде (Азат Әхмәлуллин Күңелләрне уятыр «Мәгариф» нәшр. 2007.) Безмен тамашачы мелодраманы бик тә ярага.
Икенче сәбәбе әсәрнең сюжет динамикасының корылуында. Сәхнә күренешләре гел киеренке мохитта. характерлар бәрелешен, вакыйгаларны карап тамашачы тик утыра алмый, ул ситуацияләр эченә кереп китә Минзифанын үги ана. Дилфүзәмен баласын ташлап качкан ана икәне ачыклангач. Миргаян ике уг арасында кала. Матур, бай тормыш вәгъдә итүче үги атасы, үз анасы белән калага китәрме, әллә кыенлыклар белән үстергән үги анасы Мннзнфа янында калыргамы ’ Әсәрнен азагына чаклы Миргазиян шуны хәл итә алмый сыман, тамашачы Минзифл өчен уг йотып утыра. Асылда Миргаян бу мәсьәләне инде күнгән хат иткән ул бер •калага иярегг китәм*. бер «авылда катам*, дип ташлап качкан апасының га Минзифанын да башын гына катыра Ул Минзифа янында кала, аны "әнкәй дип атый, тегеләрне куып чыгара, хатык ду китереп кул чаба, яшь аралаш елмая
Өченче сәбәбе, холыкларның ярылып ягуында, бу әсәрдә баш каһарманнар, эпизодик каһарманнар дигән төшенчә юк. монда барысы да баш каһарман, .ыарнын барысы да ап-ачык булып хәтердә кала.
Образлы теле, ситуацияләрнең оста корылуы белән әсәр озын гомерле булып туган.
Ләбиб Лерон язганча. Батулланын драматургиядәге күпсанлы әсәрләре («Ак күгәрченнәр». «Ләйлә белән Мәҗнүн* («Туйлар узгач» > -Мин Америка ачтым* •Елантау». «Өчәү юлга чыктык* һб) арасында игътибарга аеруча гаск янә бер үзенчәлекле, әтрафлы әсәре бар Ул—«Сират күпере* (1986) Ү1 вакытында ук Батулланын бу саллы пьесасын шагыйрь Равил Фәйзуллин бик дөрес бәяләде
«Сират күпере»—Батулланын театр сәнгате влкәсендәге билгеле бер унышы. исемен драматургиядә тагын да ныгыткан житди хезмәте Батулланын бөтен хикәяләре лә диярлек кинаяле, аларнын һәрберсендә тел төбенә яшерелгән сер ята Ул—янып, бирелеп, фидакарьләрчә эшләргә яратылган кеше, кешеләрне үзе белән әйдәргә, кешеләрнең дә йөрәкләрен үзенеке кебек яндырырга алынган кеше. Тынгысызлык, бирелгәнлек, иманлылык хас аңа. Батулла—безнең буыннын бер бизәге, арабызда анын булуы үзе бер куаныч безгә».(«Социалистик Татарстан». 27.03.1988)
Батулланын куелмаган жиде яңа пьесасы бар. "Мур кырылышы" (Казан утлары. 2007. 10. 11 саннар). «Китек күңел» (Яна татар пьесасы. 2007. 4 сан.). "Тилеләр йорты"—драма. "Тош"—драма. "Шомлы тынлык”—трагедия. "Иртәнге азан"— драма. "Яшел күлмәк"—бер кешелек драма.
Болары да басылыр, куелыр, тәнкыйтьчеләр алар турында үз фикерләрен әйтер әле.
Батулла нәсерләре
Әдибебезнең сандыгында тагын әзер тупламалар бар Аларнын берсе— "Урыннары жәннәттә булсын" дигәне—2007 елда *Рухият»та дөнья күрде инде
Нәсер остасы Батулла бу китабына мәрхүм булган татар әдипләре, сәнгатькәрләре турында беркемдә дә булмаган документлар, фактлар туплаган. Батулланын тагын «Уйларымны кеше белсен» дигән һәм «Иреккә чыгасы фикерләр» дигән тупламалары да бар әле.
Батулланын русча язган публицистикасы гаять популярлык казанды. Анын "Казанские веломости". "Республика Татарстан". "Звезда Поволжья" гәзитләрсндә басылган әсәрләре гел-гел бәхәсләр кузгата, кантарлы проблемалар күтәрә килә. Алар "Сказка про белого бычка” исеме белән ике тапкыр китап рәвешендә басылып чыкты (2001. 2002).
Батулланын бу китабындагы ачык хатлары аеруча игътибарга лаек. "Күрәзәчелек түгел, бәлки чынбарлык...” (Рус шагыйре В. Устиновка). "Кем сон террорист. Буш әфәнде? (АКШ президенты Дж. Бушка). "Русиянен бөтенлеген ничек сакларга0 (Русия президенты В. Путинга). "Фөръяд” (рус язучыларына) кебек әсәрләре жан ачысы белән язылган. Бу мәкаләләр—авторның гражданлык йөзен билгели торган затлы публицистика.
Кыскасы. 70 яшьлек әдип Батулла иҗатында ун кешегә бүлеп бирерлек мал тупланган Әгәр дә Батулла әнә шул ике томлык әкиятләрен генә язган булса да яки гүзәл хикәяләрен генә чыгарган булса да, 23 пьесасын гына куйдырган булса да. тарихи шәхесләр турында җыйган мәзәкләр, вакыйгаларын гына чыгарса да. нәсерләрен генә нәшер иткән булса да татар милләтенең олуг әдибе һәм милли каһарманы буларак тарихта калыр иде.