ГАМЬЛЕ ШАГЫЙРЬ БАКЧАСЫ


Исемнәре татар әдәбиятында безгә мәгълүм Мохәммәтшиннар өчәү: Галим (жан) Мөхәммәтишы (1911-1938). Газиз Мөхәммәтшин (1932-1972) һәм Гариф- җан Мөхәммәтишы (1941) Пәйгамбәр исеме белән бәйле бу затларның икесе ижатлары үрләр чакта яшьли дөньядан киткән. Шулай да, Гашмжан дигәне 30 нчы елларда, Газизе—60 нчы елларда
әдәбият тарихында азмы-күпме эз калдыра алганнар. Ә Гарифҗан Мөхәммәтшин—безнең замандаш, кырык еллап әдәби-мәдәни хәрәкәттә актив катнашып килүче каләмдәш Күпләре- бездән аермалы була- рак, ул үз төбәгендә, ту- ган туфрагында яшәп иҗат итә. Озак еллар җитәкчелек эшендә бул- ды. Әмма табигате-асы- лы белән педагог-тәрби- яче ул. Анын иҗади кре- досы—кешеләргә кү- брәк яхшылык эшләү,
аларда күркәм сыйфатларны үстерүгә бу- лышу, дөньяда имамны һәм ямьне арт- тыру Ул—унлап китап авторы Алар арасында балалар-үсмсрләргә атап языл- ганнары да, өлкәннәргә адресланганна- ры да бар. Гарифҗан Мөхәммәтшин со- Н1Ы елларда Балтач төбәге тарихын өйрәнде, зур күләмле энциклопедик хезмәт чыгарды Мондый җаваплы эштә автордан тикшеренүче галим булу да сорала. Бу җәһәттән аны галим шагыйрь дин тә санап була Балтач төбәгеннән чыккан яшь каләм ииләрснен иҗади үсешендә дә Гарифҗан Мөхәммәтиш- ның хезмәте хөрмәткә лаек Яшь иҗат- чылар өчен чын мәгънәсендә остаз әдип ул Кин катлау укучылар аны тынгысыз публицист сыйфатында да яхшы беләләр. Көндәлек матбугаттагы даими чыгыш- лары шуны раслый Сонгы елларда ижат
иткән эссе-парчаларын да истә калыр- лык яхшы әсәрләр дип исәплим мин Шулай итеп, безнен замандаш Мөхәммәтшиныбыз. кеше буларак та, иҗатчы буларак та. язмышы белән эл- гәрге Мөхәммәтиш нардан бәхетлерәк булып чыкты
Гарифҗан Мөхәммәтшиннын «Роба- гыйлар бакчасы» дип аталган бу киглбы
тулысы белән дүртюллык шигырьләрдән тора Үзем дә. шигъриятнең кыска формаларына битараф булмаганга күрә, бу ши- гырьләрне аеруча кызык- сынып укыдым Ошый мина кыска шигырьләр. Хикмәтле булганнары бигрәк тә! Гомумән, татар шигъриятендә кыска фор- маларның үсештә булуы сөендерә Аз сүз белән җитди фикерләр әйтелә алу—әдәбиятның җитлек- кәнлеген билгели, әдип- ләребезнен профессио- наль осталыгын күрсәтә
Димәк, шагыйрьләр сүзнсн куәтен тулы жегәрендә файдалана беләләр Хәзерге шагыйрьләрнсн, яше булсын, өлкәне булсын, кыска шигырьләргә мөрәҗәгать итмәгәне юк та бугай. Әгәр элегрәк чор- ларга кайтып, әйтик, үткән гасырмын 50 нче елларында чыккан шигырь китап- ларын укып карасан. нигезлә, эчпошыр- гыч озын шигырыәргә. су буе озын по- эмаларга тап буласын Шөкер, хәзер вәзгыят бөтенләй бүтән Заман таләбе — кыскалык, төтәчлек, тирәнлек. Гариф- җан Мөхәммәтшин, бүгенге яшәү рит- мын яхшы тоеп, заман егете булып иҗат итә
Әйтә белүнең, бу очракта кыска фор-маларда бәян итунсн дә торзс ысуллары бар бит әле Берәүләр ике кылыкның классик камил сурәтен таба, берәүләр, чәчәкләрдән экибана ясаган
Гарифҗад Мөхәммәтиш Робагыйлар бакчасы Казан Татар кит нашр. 2007 192 бит
кебек, ирекле форма сайлый. Кем ни- чек булдыра ала да, укучы кемне үз итә. Сонгысы—Вакыт хөкемендә. Гарифжан Мөхәммәтшин кыска форманын гасыр- лар буе сыналган робагый вариантын сайлаган Робагый язуның отышлы ягы белән бергә, сагайта торган ягы да бар. Бик күп бөекләр таптаган юл бит, анда үз сукмагыңны сала аласыңмы? Чыннан да, мәгълүм тар кысаларда яшәеш фәлсәфәсенең киң төсмерләрен (янасын!) табырга кирәк бит! Көнкүреш- нең артык вак детальләрен дә бик үк өнәми бу форма. Бүгенге көндә роба- гыйлар язылырга алыну үзе бер тәвәккәллек.
Үрнәк өчен шагыйрьнең берничә робагыен китереп узыйк:
Өзгәләнеп җилләр исә Болгардан—
Ерак калган эрну тулы еллардан.
Шушы җилләр кагылу белән моң саркыла Иорәктәге киеренке кызлардан—
дип халкыбызның фаҗигале язмышы- тарихы турында уйлана. Шагыйрьне яшәешнең һәр проблемасы борчый, сызландыра.
Үрсәләнмә эле. йөрәк, дөнья чуар.
Бетеп бара Кеше җанын аңлаучылар, Ара-тирә үсмер чактан йомшак кешнәп Нихәл, диеп сорый бары Алмачуар—
дип бүгенге тормышыбыздагы ваклык- гүбәнлекләр өчен көенә. Ә менә бу юл- лар Кешелек дөньясының мәңгелек рухи сугаручысы булган изге мәхәббәт хисе турында.
Күзләреңә бактым—күзем алалмадым.
Тик әйтергә сүзләр генә табалмадым. Алдыбызга өзелеп төште кызарып пешкән Бер алмасы бакчадагы багалманың
Җырлый-җырлый сандугач та картаямы ? Унсигездә күзең төшкән яр каямы ?
Кинәт кенә шул сораулар килде башка— Әллә инде минем баш та «янтаямы»?!
Өстәлләрдә касә тулы шәраб тора.
Күзен кысып миңа гына карап тора.
Шәраб эчеп, хурлар кочып гомер итү Өч мизгеллек бу дөньяда ярап тора
Әлеге юлларда тирән киная, үтә кы- рыс җаннарны да елмайтырлык юмор хисе ялтырап ята.
Бу китапка Гарифҗанның 800 ләп дүртьюллыгы кергән Бик зур сан. Алар- нын байтагы көндәлек матбугатта басы- лып укучыларга иреште дә инде Күпме- дер сынау үтте дип әйтүем. Автор бу китапта аларны уннан артык төркемгә бүлеп урнаштырган. Болай эшләү, ягъ- ни авторның дөнья, яшәеш турындагы фикерләрен шулай төрле фокусларга туплап бирү—шагыйрь белән укучы ара- сында араны якынайта, аңлауны җиңел- ләштерә. Ихтимал, ул төркемнәр фикер жегәрлеге җәһәтеннән тигез түгелдер, кайбер робагыйларның урыны үз төрке- мендә булмавы да бар, «Робагыйлар бак- часы» аллеясында төз нарат кебек, спай басып торганнары арасында кәрләләре дә бардыр Вакыт үтәр, табигый сай- ланыш үз эшен эшләр. Бәлки сигез йөз саны сиксәнгә үзгәрер Сайлар өчен ин әүвәл мөмкинлек кирәк. Ә китапта ан- дый мөмкинлек бар.
Гарифҗанның бу китапка тупланган робагыйларын укыганда анын туган те- лебезне тирән белүенә сокланмый мөмкин түгел. Инде телебездән төшеп, югалып бара торган сүзләр, гыйбарәләр аның шигырьләрендә якты җәүһәр ке- бек балкып китәләр, телебезнең байлы- гы. матурлыгы язмышы турында уй- ландыралар.
Тирән фәлсәфи уйлануларга бай бу китапны укыгач Гарифҗанның ихлас һәм иманлы булуына сөендем. Шагыйрь өчен бик тә кирәк сыйфатлар болар. Авторның үзе белән таныш булмаган кеше дә. анын шигырьләрен укыгач, шагыйрьне, анын эчке дөньясын, киче- решләрен бөтен тулылыгы-барлыгы белән күз алдына китерәчәк. Һәрхәлдә, шәхсән үзем шагыйрьне якадан бер ач- тым. җанының зурлыгына, күңеленең байлыгына тагын бер кат инандым Милләттәшләр, чордашлар гына түгел, фикердәшләр дә икәнбез бит! «Робагый- лар бакчасы»нда күңелгә хуш байтак «гөлләр» өздем, яшәеш турында янә кайтып уйландым, вакытның кадерен белеп, дөньяны ямьләргә дип ижат итү хисе көчәйде. Укучыларның да шундый татлы халәт кичерүләрен телим.

Реклама