Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАРЫМ, ДУС-ИШЛӘРЕМ...


(ШУЛ ИСЕМДӘГЕ КИТАПТАН ЭПИГРАММАЛАР.
ШАЯН БАГЫШЛАУЛАР)
Драматург Туфан Миңнуллинга
БӘЛКИ, дерес тә әйтмимдер.
Мин шулай уйлыйм гына:
Үзең Туфан кадәр Туфан,
Үзең — Мнңнуллнн гына...
«Керим АК урманнарга -
җырының авторы Гарифҗан Мохамчотшинга Кер.
Гарифжан. урманнарга.
Җый гөмбәдер, җиләктер.
Лесник күрмәгәндә берәр Яңа
җыр да эләктер!
« Таң җик» романының
авторы Фоат Садриевка Күңелләргә рәхәт бирә
Мөслим җиле, «Таң җиле*. Кайчакларда Фоатка да
Исеп куя дан җиле.
Шигырьләре
Елык-елык,
Бер юллык та
Ике юллык...
Халык ишгыйре
Рави I Фай/у нинга
Әйдә инде.
Там, там. шигырь!..
Нәтиҗәдә.
Том-том шигырь!
Язучылар берлеге
Бездә элек Союз иде.
Хәзер менә Берлек. Берлектә
берлек булмавын Хәзер генә
белдек.
Шагыйрь Әхмәт
Рәшиткә Гел шул «Беренче мәхәббәт»!
Куям үзен жәлләп тә!
Икенче-өченчеләрен...
Яшерә ул, әлбәттә.
Шагыйрь Газинур Моратка
Евтушенкодан ким түгел
Сәхнәдә безнең Морат.
Евтуштай гына шагыйрьләр
Бездә дә бар ул, брат!
Үз исемем турында
Исемем татарча түгел,
Әйе. матур да түгел,
Тик гел исем үзгәртергә
Мин бит Батулла түгел.
Шагыйрь Рәфикъ Юныска
Рәфикъ Юныс ит ашамый,
Рәфикъ Юныс йөгерә:
Пегаска атланганнарга
Ул болай да өлгерә.
Язучы Камил
Кәримгә Камил Кәримне син инде
Әйбәт беләсең.
Концертта аны тыңласац,
Көлеп үләсең.
Тик беркемнең дә үләсе
Килми, күрәсең.
Концертка килеп үләргә
Кем соң теләсен?
Шуңа күрә беркем көлми,
Белеп үләсен!
Шагыйрь Гэрәй Рәхимгә,ягъни керәшен егете
Григорий Васильевич Родионовка Гәрәй Рәхим төшми һаман Шәп
шагыйрьләр чутыннан.
Язганнарын укып карыйм,-
Ничауа бит, чукынган!
Үзен-үзе тирән белеп,
Үзен-үзе аңлап,
Мәзәкләр иҗат итәргә
Тотынды Ш. Маннан.
Шагыйрь Шамш Маннапка
Бирә тора гәзитләргә
Мәзәкләрен әзләп.
Мәзәкләре көлдерә дә,—
Менә шунсы мәзәк!
Прозаик Марсель
Галиевкә Марсель Гали юмор язган—
Марсельдән булыр, булыр!
Безгә дә кирәк бит инде
Көлдерми торган юмор.
Бер
тәнкыйтьчегә Бар белгәнен чүбек чәйнәү.
Бар белгәнең тәнкыйть, тәнкыйть...
Тәнкыйть бетте бит инде ул,
Син дә тизрәк тәнкыйтьтән кит!
Шагыйрь Зиннур Мансуровка
Зиннур Мансур шигърияттә Үсә зур тизлек белән.
Шигырьләрен яза Зиннур
Үзгә бер үзлек белән:
Хәтта аңларга да була...
Укысаң сүзлек белән.
Яшь шагыйрә шигырь язган Талантлы
төсле бу Гөл!
Тик кереш сүзе нигәдер Р.
Гаташныкы түгел.
Көнләшүчеләргә
Бик сыек бит шигырь язган
Язу карагыз...
Башта сез минем шикелле
Язып карагыз!