Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӨНЬЯ ТУЛЫ, ЮКСА, УМЫРЗАЯ...


Яз язлыгын итә
Яз язлыгын итте.
Кай арада
Учлап кояш сипкән шикелле Алтынсулар сары умырзая Иңкүлекләр тулып тишелде.
Өзмә, өзмә, өзмә, өзә күрмә!
Алар шундук сула, карала.
Тик бер сулыш алар яши җирдә,
Тимә, тимә, тимә ал арга.
Яңа шыткан бәпкә яктылыгы Без—беркатлы җиһан баласын Бар, дип, җирдә көннең чиста нуры Хет бер язга тагын алдасын.
Болай да, күр, әллә кай арада Җаныбызның мөһере кителде...
Дөнья тулы, юкса, умырзая Учлап снпкән кояш шикелле.
Куркам телевизор кузгатырга, Куркам радионы ачарга:
Мизгел саен афәт бу гасырда, Жаным белми кая качарга.
Көн-таң атса илдә яман хәбәр.
Бу дөньяга нәрсә булган соң? ...Без нишләдек әле моңа кадәр? Без нишләрбез—инде моннан соң?
Клара БУЛЛТОВА— шагыйрә; «Язлар алда*, «Әрну», «Яшел каләм» һ. 6. китаплар авторы. «Татнефть»нең С. Свләйманова исемендәге премиясе лауреаты. Әлмәттә
Әй, дөнья, кая барасың?
Әй, дөнья, кая барасын?
Мин бит сине кумадым.
Әй, гомер, кая а1асын?
Мин бит синнән туймадым.
Дөньяның борылышына,
Ияреп китә алмадым.
Гомерем буе менәр үргә Менеп җитә алмадым.
Әй. заман! Мине генәме Үртәде ялганнарың?
Мин нәрсә? Жанны телгәли Халыкны алдаганын.
Әй, өмет! Нигә сүнәсең?
Синең яктың югалгач,
Илһамнан берни калмас ич. Йөрәктә җыр туа алмас.
Әй. үлем! Кемгә тиясең? Акылыңнымы җуйганың!
Җырымны ни дип өзәсең?
Мин бит җырлап туймадым.
Әй, гомер! Нишләп китәсең? Үткәнеңне тоймадым.
Никләргә ашыгып үтәсең?
Мин бит яшәп туймадым.
Данны бурычка да алын булмый, һәм биреп тә булмый әҗәткә. Безгә заман шуны бирә алган. Түләсәк тә, түләмәсәк тә...
Кем кайлардан кайчан нн эзләгән. Кем бөтенләй эзләп тә йөрмәгән. Тапкан җаннар бәлки ярлырактыр Эзли белә торган күңелләрдән?!
Уянасы гына калмагандыр! Җанда төштән калган өнең әле... Күрер төшләремдә булса да бер Син яңадан килеп күрен әле!
Борчуды җәй
Ялгызыма кайна килсә Уртаклашам мендәр белән.
...Бу бит илгә, көнгә килгән! Борчылмыйдыр кемнәр генә.
Гел Тукайдан алынгандай «Кыза дөнья, сабыр җитми». Бит сабырлык җитсә генә Өмет сүнми, тамыр кипми.
Тамырларны корытырлык Хата ясап куйдыкмы әллә? Шунын белән табигатьнең Сабырлыгын җуйдык мәллә?
һичнәрсә җиңмәс газабын Мин генә күрәм аның: Йөзләре елмайганда да Күзләре сүрән аның.
Маңгай күзләре коры да— Күңеле дымлы аның. Күзләре еламаса да Йөрәге елый аның.
Эчкәйләрем тулы—чыкмый тавышым. Яңгырый җырым уйламаганда... Булганда да булмый кала кавышу. Җаннар кушыла—булмаганда да...
Юкны куып күпме җан сызгандыр. Үлчәүләргә сыймый сызланган.
Узган гомеремне, юк. кызганмыйм. Булмас өстәмәсен кызганам:
Өстәмәдән, һай. баш тартмас идем. Алыр идем, өстәп яз гына!..
Тартып яшим күпме йөрәк йөген— Сыңар гомер генә аз миңа.
Ул чакларда син гел бүтән идең. Итәк җилең килеп тиюдән Фәрештәләр азып җиргә иңде. Бөтен Д1шдар язды дененнән.
Барысы да нидер өмет итеп Өерелеп йөрде артыңнан.
Тота алмадылар.
Кемне көтеп
Кире кага килдең барсын да?
Бүген нәрсә?
Сүзсез буйсынасың Ымлавына надан берәүнең. Гаҗәпләнәм: снн соң үзеңдәге Сихри көчне кая җирләдең?
...Яшь чакларда син гел башка илен, Охшамаган идең бүгенгә...
Моңсу булып китте
курка-курка
Сине соеп йөргән күңелгә.
Тургайлы яз. былбыллы жәй үтә. Торналар да китәр тезелеп.
Язлар килсә тургай, жәйләр килсә Былбыл кошлар идек без элек.
Шагыйрь жаны мәңге картаймый, дип Шагыйранә сүзгә алланып. Табигатькә тәңгәл яшәдек бит: Безнең язлар әле алда. дип.
Без яшьлекне уйнап кына түгел,
Уен уйлап, эшләп уздырдык.
Йорәк маен, күңел назын биреп.
Җан куз1атыр жырлар тудырдык.
... Язлар саен тургай сайрар тагын. Җәйләр саен сайрар былбыллар. Үзләребез калдырсак та язны.
Яшәп калсын иде б> жырлар.
Тургайлы яз. былбыллы жәй үтәр. Торналар да китәр көзендә. Кайберәүләр оныгса да ... күнләр Сагынырлар әле безне дә!..
Мәңгелектә күнме жинаить. Мәңгелектә күнме хыянәт Синең гомер жнрдә бер мизгел: Ул мизгел дә олы языктан. Гөнаһлардан һич азат түгел.
Кыска гына шушы гомердә Күнме хата кылдың бу жнрдә. Тәүбә китер.үкен-үкенмә Шул көенчә керерсең гүргә.
«Бөке рене кабер төзәтә* Дисәләр дә, белмим, икеле. Тураймаган, әнә. үлгәч тә. Табутта да шайтан бөкере.