Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХ БӨЕКЛЕГЕ


Шагыйрь, прозаик, рәссам якташым Г.Сәгыйров турында язу нияте күнелемаә күптәннән яшәсә дә. каләмгә алынырга сәбәбе чыкмый торды. Ләкин теләк булганда форсат табыла, диләр. Баксаң, ул җитлеккән чорына, җитмешенә якынлашып килә икән. Шуны ла истә тотып булса кирәк. Татарстан китап нәшрияты 2006 елда чордашымның барлык язганнарын диярлек, хәтта ин җете рәсемнәрен дә туплап. "Йөрәк сере" исемле тулы мәҗмугасын бастырып чыгарды. Җыентык язучының ижзт юнәлеше, эзләнүләр киеренкелеге, шәхси үзенчатекләре. үсеш авырлыклары турында җитди сөйләшергә мөмкинлек бирә
2007 елның июнь азагында Нурлат районының Яна Әлмәт урта мәктәбен 50 ел элек тәмамлаучыларның очрашуы булды. Тантананы оештыручы шул уку йортында белем алган, хәзер Мәскәү метросын төзүчеләрнең берсе, эшкуар Азат Валиев иде Мәктәпкә, укытучыларына, сабакташларына кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алып кайту өстснә. гармунда үзе уйнап, үзе җырлаган, сикереп чыгып биюгә дә оста булган Габбас абый улы үзенең һәм шәриктәшләренен күңелен күргән мәлдә, мин шыпырт кына мәктәп китапханәсенә юл тоттым "Акыл мәгарәсенә' аяк баскан язучы халкының нияте гади инде аның: китапханәгездә ничә китап бар. гәзит- журналлар вакытында килеп җитәме, яшьләр классикларыбызны укыйлармы? Шул ук вакытта ул күзләре белән шүрлектән үз әсәрләрен эзли. "Сәет Сакманов" исемле роман-трилогиямне мәктәпкә бүләк иткәч, хуҗа ханым, мина артык тыныч тоелган гавыш белән: “Безнең мәктәптә" күптән түгел шагыйрь Гакыйль Сәгыйров булып китге. бик матур очрашу үткәрдек, залыбыз шыгрым т>лы иде. килгән кешеләрне кочкә-кочкә сыйдырды", дип сискәндереп куймасынмы' Әйтерсен лә. Гакыйль абыйсы күрше авылдан. "Тойота"сында җилдереп кенә килеп киткән Аяклары йөри, куллары әйбер гота алмаган, гомерен урын өстендә, инвалид арбасында уздырган кеше турында шулай әйтү ин әүвәл сәер тоелса, соңрак, "вәт без нинди, язмышка баш бирем, җебеп тормыйбыз әле", дип тагар шигърияте өчен горурлык хисе дә уятты. Күз алдына китерәсез булыр: очрашуга килү өчен Гакыйльгә кемгәдер ялынасы, якыннарының вакытын аласы, шактый озын юлны үтәсе була бит Әмма аны авырлыклар куркытмаган—килгән, очрашкан, күпме кешенен җанында киләчәккә өмет, яшәүгә мәхәббәт, тормышны ярату рухы тәрбияләп, иҗатка дәрт кабызган! Мондый фидакарьлеккә мөкиббән китмичә, сокланмыйча мөмкинме сон"
Мина нәкъ ун ел элек Г. Сәгыйров белән очрашырга да насыйп булган ндс Кар ил-буранлы февраль аенда, ул чордагы премьер-министр урынбасары Илгиз Калимуллин Гакыйльнең 60 яше уңаеннан бер төркем язучыны Матәкәскә (шәһәргә көчләп кушылган Димитровград исемен әйтергә тел әйләнми) алып барган иде Ерак сәфәргә чыгучылар арасында Г. Ахунов. Р Фөйзуллин. Р Мөхәммәдие» кебек каләм осталары булуы хәтердә. Дөрес, татар язучылары, журналист тары вакыг па матбугатта күренә башлауга. Г. Сәгыировны балан да игътибарсыз калдырмадылар Үткән гасырнын алтмышынчы елларында, хәзер “Чаян журна тынын баш мөхәррире Р Зәкисв “Социалистик Татарстан" газетасында шагыйрьмен шәхесе һәм иҗаты белән таныштырган мәкаләсен бастырган иде 1%8 елда А Расих. Г Зәйнашсва. Роберт Охмәтҗанов һәм Р Зәкисндәрлән торган төркем Г Сәгыйрә» шул чорда яшәгән Фәйзулла (Самара өлкәсе) авылына барып чыгалар Очрашудан алган тәэсирләре, хисләре белән А Расих "Ижаг уңышлары телибез сина. Гакыйль исемле мәкаләсендә (хәзерге “Казан утлары". 1%9. 1- сан) уртаклаша
Безнең төркемне дә Г. Сәгыйров ифрат җылы каршылады, барыбызны да танып, исемнәребезне әйтеп, мескенләнмичә, кызгану, ташлама таләп итмичә, уйнап-көлеп сөйләште, арбасы белән сәхнәгә күтәргәч тә. ул үзен иркен тотты. Татарстан хөкүмәтенә. Язучылар берлегенә кайгыртулары өчен рәхмәтен әйтергә дә онытмады. Анын елмаюга әзер йөзе, соры күзләренең көлемсерәү катыш сынаулы карашлары әле һаман хәтердә, күкелдә.
Аерым язмаларда, әдәби җыеннарда исеме телгә алынгаласа да. ул—бүтән чордашлары, каләмдәшләре белән чагыштырганда әдәби тәнкыйть игътибарыннан читгәрәк кала килгән шагыйрь. 2006 елда чыккан "Йөрәк сере" җыентыгындагы яшәү көче бөркеп торган лирик аһәнле. акыллы шигырьләр, романтик рухлы рәсемнәр, тезмә һәм чәчмә юмористик парчалар дөньясында яшәгәндә исә. аларнын ничәмә дистә еллар урын өстендә яткан кеше тарафыннан иҗат ителгәнлекләре башыңа да килми! Үзе турында язганда да. язмышына рәнҗеми, үпкәләми шагыйрь. Гап-гади мантыйк буенча да Гакыйль авыруларыннан иза чигүе, ялгызлыктан интегүе турында язарга, табигатьнең үзенә карата күрсәткән мәрхәмәтсезлегеннән. язмыш җәбереннән зарланырга тиеш иде шикелле. Дөрес. "Көрәшергә җитми көч-куәтем". "Чынаягым төште, чәлпәрәмә...". "Ник нуры караңгы кояшнын. ” кебек сагышлы шигырьләрендә аның җан әрнүе үзеннән бәйсез рәвештә диярлек тышка бәреп чыга. Әмма әнә шундый шигырьләрендә дә ул тормыштан яктылык, матурлык, киләчәккә өмет, шәфкать нуры эзли, дошманнарны яхшы якка үзгәртү ("Дошманнарым күп булмасын өчен Әйләндерә барам дусларга”), чәлпәрәмә килгән чынаякны гамәлгә яраклы итү ("ябыштырып куйсак икән бергә!") турында хыяллана. Әйе. бер кеше дә язмышын үзе сайлап алмый. Аллаһ үз колларын туктаусыз сынар, ин яратканнарына кайгы-хәсрәтне күбрәк җибәрер, диләр бит Авырлыклар басымына чыдар хәле калмаганда, шагыйрь юмор, ироник караш кабырчыгына яшеренә (“Ә язмыш елмаеп көтте, хәйләле күзен кысып”—“Тунлы Мәхәббәт": "Әтәч өенә йөгергән тиешле сабак алгач"—“Өтек әтәч").
Бәлки ялгышамдыр, әмма көчле рухлы Ф. Яруллин. Г. Сәгыйров кебек чыдам холыклы каһарман шәхесләребез үз дөньяларына бикләнеп, үз борчуларына артык игътибар бирсәләр, татар халкы вакланыр, милләтебез тарихи горурлыгын югалтыр иде кебек. "Ходай үзе биргәч, мина шундый йөрәк. Дога дип тә җырлар язам. ярый, димәк?!—ди Г. Сәгыйров "Сөю-сөелү турында..." исемле шигырендә. Сүзләрдән "энҗе" коя белү сәләтен ул югарыдан бирелгән илаһ дип саный, ритмик буыннарны тәсбихка тезә алмаганнарын да рәнҗетми: "Яза белмәгәннәр өчен күкләр яза".
Кайтарып бушый ла үткәнне.
Оныт син—бел. егет, әйткәнне...
Ничек мин юк итим
Күңелем түрендә
Хисләрдән коелган һәйкәлне7
Шагыйрьмен бөтен иҗаты үз-үзенә "хисләрдән коелган һәйкәл", дияр идем мин. Тормышны чиксез ярату, анын һәр мизгелен Аллаһ бүләге дип кабул итү әнә шундый хисләр муллыгын тудыра.
Кеше, шагыйрь фикеренчә—табигатьнең таҗы, ин югары казанышы.
Шөкер эле мин бер чәчәк түгел.
Шөкер әле мин бер бөҗәк түге!.
Шөкер әле мин бер кош-корт түгел.
Шөкер эле мин бер ерткыч түгеп.
Шөкер әле күкләр тарафыннан
Кеше итеп җирдә яратылган ("Шөкер әле мин...”)
Лирик зат үзенен Кеше булып тууына. Кеше булып яшәвенә сөенеп бетә алмый Раббыбыз сине кеше итеп яраткан икән, бу бөек исемне кош-кортлар, бөҗәкләр.
ерткычлар дәрәҗәсенә төшермичә, башка жан ияләренә үрнәк булып яши белергә дә тиешсен! Камил инсан турында уйлануларын, фаразларын шагыйрь башка шигырьләрендә дә дәвам иттерә Мәкаль-әйтемнәрдән. чичән шагыйрь Акмуллалардан ингән хикмәти төгәллеккә омтылып, юлнын беренче суз-тезмәләрен кабатлау—зиһенгә сеңдерү аша төп фикерен төгат һәм ачык әйтеп бирүгә ирешә
Бай булырсың малың белән.
Юмарт булсаң җаның белән.
Юмарт булсаң малың безән.
Бай булырсың җаның бепэн.
(“Бай булырсың..")
Бу шигырь мисалында Гакыйльнен бөтен ижатына хас бер үзенчатекне искәртеп китү мөһим Һәр шагыйрьнен табигатенә, рухына якын, хисләр ташкынын сыйдырырдай, кайта-кайта үстерә килгән алымнары була: алар Г Сәгыйровта да бар Шуларнын берсе, еш очраганы—шигырьләрнең мәгънәви жегәрен ачуга буйсынганы—юл башындагы сүзләрне кабатлау, эчке кафия, ягъни анафора ысулы (“Шөкер әле—шөкер әле". "Бай будырсын—бай булырсың"). «Хәйран калам мин үземә үзем..." шигырендә һәр куплет башында кабатлана килгән "Хәйран калам". "Ә мин. жүләр". “Рәхмәт сиңа" тезмәләре шигырьгә үзенә бер нәзәкатълек. ритмик төзеклек рухы бөркиләр. "Ике чибәр" ("Берсе, берсе). “Бу дөнья бит минсез торган кайчандыр..." (“Бу дөнья бит. бу дөнья бит..."), “Сагыш тулы конгырт күзләреңдә (“Сагыш тулы, сагыш тулы") кебек шигырьләрдә анафора алымы шигъри кичереш агышына юнәлеш биреп, фикер-хисне бер жепкә тезеп бара.
Г Сәгыйров эзләнүләренең янә бер үзенчәлеге (анысы, бәлки, анык рәссамлыгымнан килә горганлыр) бер карауда әһәмиятсез күренгән детальдә мәгънәви борылыш, тирән эчтәлек эзләү. “Куллар" шигыре—шунын ачык мисалы Кешснен кулы кылган яхшылыкларына яисә тискәре гамәлләренә карап хужаларынын кем икәнлекләрен, хәтта рухи йөзләрен билгеләүдә ачкыч була ала икән
Бар арада көчле куллар, таза куллар.
Байчычыкка бирелеп китеп азган куллар.
Озын ку пар. кыска кушар, оста куялар.
Иптәшенә яшерен яла язган куялар.
(“Куллар").
"Кара айгыр” шигырендә шагыйрь үзәк образ-детальнең мәгънәви офыгын кинәйтү аша гомумиләштерелгән нәтижәгә килә “Һаман әле кешеләрнең тыныч сулыш алган көне юк" Миһербанлылык, ярдәмчеллек, кимсетелгәннәр турында онытмау кебек әдәбиятның үзәк юнәлешен Г. Сәгыйров үзенчә үстерә, яна шартларда дәвам иттерә, яшәүне бары тик ләззәт алу. башкалардан өстенлеккә ирешү дип уйлауны кабул итми. Акчага, «сары шайтанга» табынган кеше дөньяга аклык, яктылык өстәми һәм башкалар өчен кызыклы шәхес булудан туктый Шагыйрь үз китабын чыгарышу гозере белән “Бер бай әфәндегә" килә Тик Сембер бае “балык сыман шома" булып чыга, башкалар белән кинәшү. өенә кайтып уйлап карау вәгъдәсеннән ерак китми “Китап1 Китап диеп'. ялынып, түбәнсенеп, соранып йөргән зат үзенең олы халык баласы булуын, аткан уктай сүэенсн абруен исенә төшереп, тәүбәгә килә һәм үз биеклегендә кала ала
Гомеремдә булмас хәзгә җитеп.
Биештемме җиңәр көчем бетеп'
"Китап " диеп сиңа килгән идем.
Горур җаным аша үтеп
(“Тәүбә").
Камил инсан үз халкын, аның яшәү рәвешен ярата белергә, тол байлыгыбыз
телебезне—киләчәк буынга калдырырга тиеш, ди шагыйрь. Шул дөньяви вазифаларын үти алмаганнардан усал итеп көлү дә ана килешә. Хис, кичереш үсешенә караганда шагыйрь акыл жебенен эзлекле хәрәкәтенә, рационалистик фикергә, хикмәтле сүзгә өстенлек бирә, йөрәк ярсуын, жан әрнүен афористик юлларга чыгара.
Яшь буыннар тарта алга—хәрәкәткә.
Карт буыннар тарта ялга—караватка
("Яшь буыннар").
"Эссе" дип зарландык кичә.
Буген—салкын.—зарланабыз Кемгә генә ничек кенә Ярап бетсен бер Аллабыз?.
("Эссе дин...")
Татар шигъриятендә Кол Гали, Кандалый, Тукай, Такташ кебек бөекләребез иҗатыннан юл алган реалистик алымнарның берсе—илһам чыганагын исемгә чыгару “Әлфиягә", “Гөлфиягә”, “Рафиләдән" кебек татар хатын-кызларынын күркәм исемнәре белән аталган шигырьләрендә Г Сәгыйров та бөеклекне, галилекне күктән эзләми, чын матурлыкны якын-тирәдән таба, һәркайсы үз гүзәллеге, үз язмышы белән кадерле, күнелдә уелып калырдай образлар тудыруга ирешә.
Исеңдәдер әле үсмер еллар.
Онытыла белми үткәннәр.
Без утырткан нәни ак каеннар Күптән безне узып киткәннәр
(“Рафиләдән...").
Заманында аңа матур чәчәк бәйләме бүләк итеп, күңелендә өермәле, ялкынлы хисләр дулкыны, онытылмас хисләр уяткан Кызны шагыйрь нәкъ халык җырларындагыча, гомуми бизәкләр ярдәмендә, йөзен гөлләргә, ал таңнарга тиңләп, романтик биеклеккә күтәреп сурәтли:
Күзләреңә сихри төннәр серлелеге тулган кереп:
Алсу йөзең роза гөлләр чәчәк аткан ал таң кебек—...
(“Әлфиягә”)
Әмма тышкы чибәрлек һәм ярага белү генә үзеннән-үзе кешене бәхетле итә алмый икән әле Яшәеше ал да гөл булырга тиешле Гөлфия үзе дә сизмичә, "иренә кол булып яши. ин авыр вакытга да “ачы яшьләрен” коюдан, елап-сыктап юанудан уза алмый. Кайгы-хәсрәтне, бала мәшәкатен яратмаган иренен балалар үстерү турындагы хыял-өметенә" киртә куюы аркасында ул ялгыхлыкка дучар ителгән
Кимсетелгән, рәнҗетелгән, тормышы кайсы ягы беләндер китек язмышлы кешеләргә игътибар Г. Сәгыйров иҗатынын буеннан-буена сузыла. Битарафлык- анын жан дошманы. Ятим балалар, ярдәмгә мохтаж өлкәннәр, гомумән тибәрелгән бәхетсез кешеләр турында ул кайта-кайта, чын гуманист буларак яза.
Картлар йорты.
Чиксез кайгы-хәсрәт тулы Монда эләккән һәрбер җанның Соңгы юлы.
(“Картлар йорты”).
Кешенен олы мәңгелектә бер тапкыр бирелә торган гомерен өзүне ул ин зур җинаять дип саный. Шагыйрь Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны олылап, зурлап искә алса. Чечен сугышы кебек кешене үтерүгә корылган мәгънәсез афәтне каһәрли ("Чечня-18.04.02". "Мәргән кыз". "Сугыштан сон бөтенебез өчен ) "Этләр сугышы" шигырендә ул явыз кешеләрнен канына сенгән рәхимсезлекнен психологик нигезләре, "серләре" турында уйлана:
Мәрхәмәтсез, һич аяусыз микән Кешеләрнең җаны шулкадәр ''
Ялгышамдыр, бәлки Талаш этләр.
Акылыннан шашкан адәмнәр (“Этләр сугышы”).
"Яныма килә бер песи...” исемле сигез юлдан торган парчада ялгызлыктан иза чиккән лирик герой янына песи килеп "мыр да мыр" итеп сырпалана, иркәләнә Шул күзәтүдән икесенә лә кагылышлы нәтижә ясала
Минем җаным кебек ул да Назлануга мохтаҗдыр
Г. Сәгыйровнын ижат алымы сюжетлы шигырьләрдә, реалистик өслүбтә тулырак ачыла. Дөрес, артык "тормышчан" әсәрләрендә ул материал "каршылыгын жннә. аны кичереш дулкынына буйсындыра алмый интегә. "Ике чибәр . "Тәбә". Каршы алган”. "Картаймаган" кебек шигырьләрендә. "Әткәй гармуны". “Ул еллар" исемле ярым автобиографик поэмаларында вакыйга колы булу үзен сиздерә "Дәва юк шул..." дүртьюллылыгында аргык акыллы күренергә тырышу исә коры дидактика ярларына алып чыга:
Дәва юк шул картлыктан.
Килми уя дәва юктан Ул кичә—кайчан үзең Аңа ирек бирәсең.
Әдәби осталык җәһәтеннән чыгып бәяләгәндә. Г.Сәгыйров ижатына заманчалык, символлар, шигъри кодлар, фәлсәфи тирәнлек, аң төпкеленә "төшү" җитешми, анда барысы да ачык, аңлаешлы дип дәгъва белдереп булыр иле Әмма анын гаҗәеп сабыр, фидакарь, тормыш ваклыкларыннан өстен, мәрхәмәтле, кешеләргә, табигатькә, җиһанга игелекле лирик каһарманы белән таныша-аралаша торгач, кайбер чатаклыклар турында онытасын.
Вакыт нигә гомерләрне утлы мизгелләргә бүлдең ?
Берсе—шатлык.
Берсе—яшәү.
Берсе—үлем
Бәлки, менә бу мизгелдә
берәү мохтаҗ җычы сүзгә?
(“Тик бер мизгел ”)
Шагыйрь “һәр шигырем уйларымның чыны—Тормыш көзгесенең кыйпылчыгы" дип язса да. ул чынбарлыкны гади күчерә, җирлән "шуышып бара дигән нәгижә ясарга ярамын "Уйларымның чыны" вакыт һәм ара. яшәү белән үлем, мәңгелек белән мизгел, ялган белән дөреслек кебек катлаулы күренешләргә мөнәсәбәтне дә үзенә сыйдыра
Табигать ямен, анын кабатланмас бизәкләрен сурәтләгәндә шагыйрь ак төскә
өстенлек бирә. Сафлык, чисталык, рухи матурлык символы булган ак төс күңелләргә нур бөрки. "Кырлар кышны ...". "Ак чишмә". “Көзге этюд" шигырьләрендә ак төсне сынландырганда нечкә зәвыклы рәссамның «зиһен уены» сизелә. Беренче шигырьдә кышнын талгын матурлыгын сурәтләүдә халык җырларына хас 7-7 үлчәве ин кулае булса. "Ак чишмә"дә җир астыннан көмеш тәңкәләрен сирпеп. биеп килеп чыккан суны сурәтләгәндә йөгерек ритмнын алга чыгуы, шигырь юлларын чишмә чынына яраклаштырып бүлгәләү аклана.
Тау эче Караңгы.
Ул шунда Яралды...
Иректэ-иркендэ Тотынды җырларга
(“Ак чишмә").
Ә мәхәббәт, шагыйрь уенча, пакьлек, гүзәллек, якын кешенә тугрылык кебек төшенчәләрне эченә ала: "Сафлык кына бирә ала сөю шатлыгынын чын ямен" ("Сафлык кына...). Лирик геройның күнеле бик нәзберек, ул. җан тибрәлешләренә игътибарлы, мәхәббәтнең ин олы илаһи хис икәнлегенә ышанычы мәнгелек анын.
Күпме еллар агым хәрәкәттә мәңге тынмас Идел төсле без.
Мәхәббәттә мең ел яшәсәк тә сүнмәс безнең сөю хисебез.
("Бер мизгезгә карт бер карчык булып...")
"Син эгоист". "Кайвакыт син—тиран: Тик синен үтәлсен теләген!". Син "тәмуг ялкыны", дип зарлангандай, "мәхәббәтне" әрләгәндәй булса да. шагыйрь бу көчле тартылуны йөрәкнең ин "күркәм тойгысы" дип олылый. Сөеклесен югалткан, татлы хыяллары чәлпәрәмә килгән мизгелләрне искә алу исә анын өчен авыр, газаплы, әрнүле чак:
Әй. язмыш, нигә син мине бер ялкынсыз яндырасың ?
Бу җанымны ник һәр көнне Кара кисәү калдырасың?
(“Әй. язмыш...").
Әйе. нинди генә нык ихтыярлы, көчле булмасын, адәм баласы таштан ясалмаган. Башкалар бәхете өчен сөенеп утырганда, аңа үз язмышы, сөю-сөелү бәхетен татып өлгермәве капылт исенә төшә дә. бәхет җылысын боз салкыны кысрыклый:
Сөю-сөелү дигәннең Назларын алыйм каян?
Төннәрендә туңа тәнем.
Ялгызлыктан җылый җан.
("Сөю-сөелү дигәннең...").
Г. Сәгыйров “язарына илһамны" авылы Фәйзулла болыннарыннан, җиләкле аланнарыннан, кендек каны тамган уңдырышлы җирдән алса, фәлсәфи тирәнлекне дини-мифологик катламнан эзли. "Мәхәббәт шаукымы . "Нух көймәсе" шигырьләре—шул юнәлешнең ачык үрнәкләре.
Табигый сәләте, фикерләү үзенчәлекләре, хисси дөньясының чакыруы белән шигырьгә тартылып торса да. Г Сәгыйров чәчмә жанрда да көчен сынап карый Ул прозасында үзе күргән-белгән, башыннан узган хәлләрне тасвирлауга, документаль
башлангычка, төгәл, кыска жөчлатәргә өстенлек бирә. Төрле эчтәлекле язчаларын автор "парчалар” дип атаган Кечкенә бер вакыйганы, хикмәтне, зиһен уенын, ишек ярыгыннан •күзәтүләрне” эченә алган чәчмә әсәрләре арасында. “Ай тозы”. "Кара икмәк”. "Бәхетле жан”. “Нәрсә килеп чыкты0” кебек әхлакый-тәрбияви максатка буйсынган унышлылары янында, теллән сөйләнелә торган тәмсез чәзәкләр дәрәжәсендә генә калган “Танып калган". "Үткен нәрсә'. “Бичура" кебекләрнең дә җыентыкта урын алуы аңлашылып бетми.
Бер хастаханәдән икенчесенә күчеп йөрүен, табибларның, шәфкать туташларының үзенә, башка чирлеләргә мөнәсәбәтен, күршесендә яткан авырулар язмышын үзәккә алган "Елавык көннәр хатирәсе" исемле автобиографик язмалар күңелдә уелып кала. Автор чорыбызга бәяне чирлеләр белән аралашу, аларнын үз язмышлары турындагы бәяннары аша бирә, рухи халәтебез турыңда уйлана, нәтнжә ясый Бу язмаларында хикәяче психологик анализ алымнарын иркенләп эшкә җигә Г. Сәгыйров кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, әдәп-әхлак кагыйдәләре турында уйлана, аерым алганда, "матурлык” төшенчәсен төрлечә аңлау мәсьәләсенә туктала. Берәүнен өенә килен төшерүен ишеткәч, кешеләр "уңганмы”, "акыллымы" дип сорамыйлар, ә “матурмы” дигән сөальне бирәләр икән Бу халәтне автор үзенчә аңлата. “Матурмы0” дип төпченүнен төп сәбәбе шундадыр матур кешедән начарлык көтелми, ни өчендер ул уңган да. чибәр дә. ягымлы да. мәрхәмәтле дә булырга тиеш кебек тоела. Чөнки матурлык дөньядагы бөтен яхшылыкны, гүзәллекне үзенә сыйдырган шикелле «Кешенең эчке матурлыгы тиз генә ачылмый, күңел гүзәллеге, рухи байлыгы сонрак кына беленә”
Авторнын янә бер күзәтүе үзенчәлекле. Янәшә ятып дәваланучы Андрей үзенең олы мәхәббәте, өйләнешкәч фатирлы булуларын, балалар үстерүләре, әмма хатыны акчалырак эшкә күчкәч, көйле тормышларынын пыран-заран килүен сөйли. Хатынының хыянәте аркасында килеп туган фаҗига турында бик кинәясе килмәсә дә. авыр йөкне иңдә озак тотып булмагандай, күршесе йөрәк өзгәләнүен үзендә генә калдыра да алмый. Әлеге ирнең бу халәтен автор бодай тасвирлык 'Вак-төяк эшләрен алдан тәмамлап, ин кыенына керешергә жөрьәт итә алмыйча аптыраган кеше шикелле. Андрей да банкыдан су салып эчте, мендәрен рәтләп салды" Хастаханәдән чыккач та кайберәүләрне “олы хәсрәтләр кочак җәеп” каршы ала бит әле. “Яшәү барышында очраган төрле кыенлыкларны, башка төшкән кайгы- хәсрәтләрне җиңү, аларлан өстен чыгарга омтылу куп көч таләп итә Барысын да үзен өзелеп, әрнеп, бәгырен аша. йөрәген аша үткәрергә кирәктер
Г Сәгыйров шигъри эзләнүләрендә реалистик өслүбкә өстенлек бирсә, рәсемнәрендә ул —югарыга, яктылыкка ашкынган, табигатьтә яшәү чыганагы, илаһи матурлык эзләгән романтик. Язучылар төркеме Мәләкәскә сәяхәт кылган көнне Г Сәгыйровнын авызына карандаш кабып, тушька манып ясаган рәсемнәренең тулы күргәзмәсе оештырылган иде Без .нарны могҗиза, гаҗәеп бер тамаша кебек карап йөрдек. Сурәтләрдә—табигать һәм кеше яшәешенең төрле мизгелләре, бер карауда күзгә чалынмый торган төсмер, нюанслар Аларда рәссам Г Сәгыйровнын сиземләү сәләте, күэәтүчәнлеге таң калдырды.
Гакыйль Сәгыйров иҗатының киң катлау укучыга артык таныш булмавынын мәгълүм сәбәпләре бар Бердән, ул шигърияткә җигез аргамакта килеп кермәде, соңарып басыла башлады Икенчедән, шагыйрь башкаладагы җанлы әдәби процесста катнашудан мәхрүм, анын шигырьләрс-жырлары сәхнәләрдән янгырап. аларга сүз әйтелә торса, өслүбе чарланыр, җирсү хисләрен, шигъри гайрәтем чагылдыру юлларын төрләндерер иле Каһарманыбыз Ф Яруллинныкы кебек янында Нурсия ханымдай олы җанлы ярдәмчесе, киңәшчесе, сөеклесе булса, хисләре кайнап тору өстенә. китаплары да ешрак нәшер ителер иле Мәгәр, ничек кенә булмасын, татар халкының чыдамлыгына, үҗәтлегенә, талантына үрнәк-мисал булып, милләте, туган теле, киләчәк мәнфәгатьләре турынла жан агып яшәүче ерактагы якын кардәшебез—Гакыйль Сәгыйров дигән сынмас-сыгылмас р>хды. батыр шагыйребез бар!