Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Аты авыллары
Казан арты үзенен борынгы авыллары, матур табигате, личән халкы белән лан тота. Бу төбәктәге Урта-Аты, Югары-Аты. Түбән-Аты. Утар-Аты һәм Субаш-Аты ДИГӘН авыллар Казансу кушылдыгы Аты суы ярына урнашкан Бу авыллар барысы ла Арча районы җирләрендә.
Мәгълүм булганча. Урта-Аты. Югары-Аты авыллары Казан ханлыгы чорында ук булган Урта-Аты авылынын хәзерге зиратында алты борынгы кабер ташы табылган. Анын берсе XV гасыр ахырына, калган бишесе XV йөзнен беренче яртысына мөнәсәбәтле Урта-Аты һәм Югары-Аты авылынын коньяк очындагы иске зиратта XVI гасырнын беренче яртысына карый торган кабер ташлары билгеләнгән. Әлеге авылдагы кабер ташлары археологлар тарафыннан ла теркәлә Д. А. Корсаков төзегән тарихи чыганакта Кече Атыда 111 ясак түли торган. Яна Агыла—19, Урта-Атыла—67. Түбән-Атыда 108 йомышлы татар яшәве күрсәтелә. 1766—1861 нче елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларыннан күренгәнчә. Урта-Аты авылында чукынмаган йомышлы татарлар. Түбән-Атыда чукынган йомышлы тагарлар яшәгән Ике авыл ла Аты суы ярына утырган А Артемьев хезмәтендә әйтелгәнчә. Аты суы янындагы Түбән-Аты авылында 62 хуҗалыкта 398 ир-ат һәм 429 хатын-кыз гомер кичергән, мәчет булган Кече-Аты (Субаш-Аты) авылындагы 82 йортта 267 ир-ат һәм 276 хатын-кыз исәпләнгән, авылда мәчет эшләгән. Утар-Атынын 100 хуҗалыгында 449 ир-ат һәм 429 хатын-кыз яшәгән II Н Вечеслав мәгълүматларына караганда. Түбән Аты авылындагы 107 хуҗалыкта 337 ир-ат һәм 294 хатын-кыз яшәгән Халык Түбән Аты авылы җәмгыятенә кергән Авылда бер агач мәчет булган, җил тегермәне эшләгән. Агы суы ярына утырган Урта Аты авылы халкы Урта Аты җәмгыятенә кергән Андагы 80 хуҗалыкта 239 ир- ат һәм 212 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер мәчет һәм җил тегермәне булган. Шул ук чыганакта Утар-Аты авылы турында да сүз бара Андагы 151 хуҗалыкта 491 ир- ат һәм 468 хатын-кыз исәпләнгән Авылда бер агач мәчег булган, тимерче алачыгы, әйбер мана торган кярханә эшләгән Утар-Аты авылы җәмгыятенә керә торган Мөхәммәт пүчинкәсендә бер хуҗалык билгеләнгән Бу чыганакта Яна Аты (Югары- Аты) авылы телгә алына. Андагы 147 хуҗалыкта 466 ир-ат һәм 433 хатын-кыз яши Авылда бер агач мәчег. 4 су һәм җил тегермәне булган. Атынын 102 йортында 322 ир-ат һәм 314 хагын-кыз яшәгән. Авылда бер агач мәчет булган. И А Износков хезмәтендә әйтелгәнчә, Түбән Аты авылы Аты суы ярына. Себер элемтә юлынын сул ягына утырган Авылдагы 86 хуҗалыкта ислам дине тотуны 404 ир-ат һәм 367 хатын-кыз яши. Тормыш-көнкүрешләре уртача була. Авыл халкы тегермәнчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Урта-Аты шулай ук Аты буенда һәм Себер элемтә юлыггын сул ягына урнашкан Авылда 72 хужалык булып, аларда ислам дине тотучы 257 ир-ат һәм 179 хатын-кыз яши Авыл халкы Урта-Аты авылы җәмгыятенә керә Тормыш-көнкүрешләре ургача булган
Кече Аты яисә Субаш-Аты авыллары турында И А Износков мондый мәгълүмат бирә. Бу авыл Аты суы буена һәм Себер элемтә юлынын ун ягына урнашкан Авылдагы 112 хуҗалыкта ислам динендәге 366 ир-ат һәм 356 хатын-кыз когг күрә алар Кече Аты авыл җәмгыятенә керәләр Тормыш-көнкүрешләре уртача, кәсепләре иген игү, киндер гуку һәм умартачылык.
Дмамы. Башы журиа-чның 2006 елт 6 санымда
т
Яңа Аты яисә Югары-Аты авылы Аты суы ярына, Себер элемтә юлының сул ягына утырган. Авылда 146 хуҗалык булып, аларда ислам дине тотучы 502 ир-ат һәм 507 хатын-кыз яши, халык кәсепләре: иген игү. киндер туку, умартачылык. 1898 елгы китапта Урта-Аты. Түбән-Аты, Яна-Аты һәм Кече-Аты авылларында татарлар яши дип билгеләп үтелә. Н. К. Берстель хезмәтендә Түбән-Атыда—677, Урта-Атыда—561, Кече-Атыда (Субаш-Аты)—788. Яна-Атыда (Югары-Аты)—877 татар кешесе яшәве күрсәтелә.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына күрә, Югары-Аты, Урта-Аты, Түбән-Аты, Яңа Аты халкы күршедәге Наласа кешеләре белән июнь ахырында—июль башларында Наласа җыены, Субаш Аты авылы кешеләре Иске Кырлай. Чиканас халкы белән май ахырларында Урман җыены яисә икенче төрле—Урман җигү, Утар-Аты авылы халкы июнь башында Утар җыены исемле бәйрәмнәр үткәргәннәр
Атыларынын һәрберсендә Иске Йорт, Кирәмәт урыннары. Чирмеш зиратлары бар.
Авыллар яныннан агып уза торган Аты суы элек бик тирән булган. Хәзер ул бөтенләй бетү алдында.
Түбән Аты басуыннан Аты суына Шайтан, Кәҗә. Сөләйман, Чүп, Чүк, Сәйфи, Мулла Нәмәт, Киек, Мазар, Кала тавы. Кече елга һәм башка су-инешләр кушыла. Күлләрнең күренеклеләреннән Ат күле, Төмәнәй, Бака исемен алганнарын атарга була. Чишмә-кизләүләр дә шактый. Исәннәреннән Улаклы чишмә, Иске йорт, Сибгат чишмәләрен әйтергә мөмкин. Басуда Шайтан тавы, Бүре тавы, Кәҗә тавы, Аю тавы дип йөртелгән таулар, Кыл ачы, Шәләңгер басулары бар. Авылның якын- тирәсендә урман юк. Авылга якын гына күптәнге алма бакчасы урнашкан. Авыл кешеләре аннан мул итеп җиләк-җимеш җыялар Аты суы аша сузылган күперләрнең дә исеме бар. Аларны халык Аскы күпер. Өске күпер һәм Кайферле күпере дип йөртә. Аскы һәм Өске күперләрнең ни өчен алай аталуы үзеннән-үзе аңлашылып тора. Ә менә Кайферле сүзенең нинди мәгънә белдерүен әйтү кыен. Авыл халкы да бу атаманын мәгънәсен кистереп кенә әйтә алмый.
Авыл урамнарының исемнәре: Урта урам. Атау урамы. Кое урамы. Карлыганлык, Аръяк. Яшьләр урамы. Килмешәкләр урамы (читтән күчеп килгән кешеләр яши), Бак-баклар тыкрыгы, Мәкиләр тыкрыгы һ. б.
Авылда элек мәчет булган, ләкин ул бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Янасы салынып бетү алдында. Авылда ун берьеллык мәктәп, мәдәният йорты һәм балалар бакчасы, элемтә үзәге, кибет, китапханә эшли.
Гыйбадәт кылырга теләүчеләргә мәчет ачылган.
Авыл халкынын кушаматын да әйтик: тавык дип йөртәләр аларны.
Түбән-Аты авылында сәүдәгәр Вәли Гыйззәтуллин туган.
В Гыйззәтуллин утары Казан шәһәренен Шиһабетдин Мәржани урамында (йорт № 16/1) урнашкан.
Элекке Кабанның сул як яры һәм Беренче Аркылы урамнар чатындагы ике катлы ярымташ йорт XIX гасырнын беренче яртысында (архитектор Н. Хәмитов билгеләмәсе) төзелгән. В. Гыйззәтуллин Кабан күле буенда ике катлы кирпеч флигель төзеткән.
Вәли Гыйззәтуллин 1837 елның 26 апрелендә Казан өязенең Түбән-Аты авылында (Татарстанның хәзерге Арча районына керә) туган. 1878 елда ул Казан сәүдәгәрлегенә кабул ителгән. Печән базары мәйданында һәм Рыбнорядская урамында кибетләр тоткан Ул үзенен керемнәренең зур өлешен дини чараларга сарыф иткән, хәйриячелек белән шөгыльләнгән: аерым алганда, Мәрҗани мәчетенә матди ярдәм күрсәткән Вәли бай шәһәр Думасының гласныс булып сайланган, ятимнәр хөкеменең (судының) әгъзасы булган. Мәхәллә халкы арасында «Вәли Аты» исеме чыккан сәүдәгәр җәдитчелеккә каршы көрәшкән. XX йөз башында ул алдынгы татар руханиларының, укымышлыларынын һәм сәүдәгәрләренең мәгърифәт өлкәсендә алып барган реформаларына кискен каршы чыккан Ф Әмирхан 1908 елда аны «Печән базары хөкемдарларының берсе» дип атаган. В Гыйззәтуллин 1916 елның 17 августында вафат булган.
Югары-Аты һәм Урта-Аты авыллары тирә-юнендә Сафа пәрәләгән. Каенлык,
Кызыл Яр. Хәмеки. Ур. Солтан. Үзәк. Зирекле. Усаклы. Әмин. Кече ындыр. Нәртем һәм башка елга-инешләр. Әпәр. Каравай чишмә-кизләүләре. Гали. Каенлык тау. Югары тау башы һәм башка топонимнар теркәлде
Утар-Аты авылы янында куе урманнар да. тирән сулы елгалар да юк. Ул кин болыннарга һәм кырларга бай. ерганаклар күп. таулар да бар .Авыл артык зур түгел, анда яшьләр һәм яшь гаиләләр дә шактый Авылда урта мәктәп, шифаханә, элемтә үзәге, ике катлы зур мәдәният Иорты бар. Авыл халкы үзәкләштерелгән газ яга. Авылнын нәкъ уртасында мәчет балкып утыра
Авылда биш урам бар. Аларнын һәрберсен халык үз күнеленә якын исемнәр белән атап йөртә: Арйак урам. Өске урам. Аскы урам. Атау урамы. Килмешәк урамы һ. б.
Болыннарда һәм авыл эчендә дә кечкенә-кечкенә инешләр ага. Авыл башында зират урнашкан. Аны әйбәтләп койма белән әйләндереп алганнар, һәр елны яз көне авыл халкы өмә оештырып, зиратны тазарта, тәртипкә китерә Мәетләрне күмә торган әсбаплар да хасиятләп тотыла.
Өлкәннәр балалары гаиләсендә хөрмәт күреп яшиләр. Караучысыз калган картларга күршеләре, әйләнә-тирәдәге миһербанлы кешеләр ярдәм итә
Халык бер-берсенә төрле-төрле кушамат тага, әмма үзара тату яшиләр Кушаматларның кызыклылары да юк түгел: пьюм. мокай. нәнүк. мишәр, мотрак. жапый. кәжә. әтәч, мөфти, чапаи. бумазый. чәнгәр һ. б.
Авылда йортлар матур, халыкнын тормышы таза. Тәрәзәләр тулы гөлләр үсә Утар-Аты авылында актриса Таждарова (Ахмадуллина) Нәгыймә Ахмадуллонна (1888—1947) туган. Ул 1915 елда «Сәйәр» труппасында эшли башлый Тагар театрына нигез салучыларның берсе Гражданнар сугышы елларында фронттагы театр брига-даларында катнаша. 1922—1926 елларда—Уфада Татар-Башкорт театрында (хәзерге Башкорт академия театры) эшли. 1926 елнын көзеннән Татар академия театрында уйнаган. 1931нчы елдан ТАССР нын халык. 1940 нчы елдан РСФСР нын атказанган артисты.
Атамасына «Аты» сүзе катнашкан топонимнар Кама аръягында ла очрый Зәй кушылдыгы Аты суы ярында Олы Аты һәм Кече Аты авыллары утырган
Олы Аты һәм Кече Аты авыллары янында бура, имәнкискә һәм болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре, керамика кыйпылчыклары табылган 1870 елда Олы Атыда 140 йорт булып, аларда 399 ир-ат һәм 449 хагын-кыз яшәгән Авылда су тегермәне эшләгән. Халык умартачылык, балта эше белән шөгыльләнгән Кече Атыда (1870 ел) 73 йорт исәпләнгән, аларда 180 ир-ат. 160 хатын-кыз кон иткән. Халыкта умартачылык кәсебе булган Авылнын икенче исеме - Оскино. ягъни Үчкә.
«Аты» атамасы ни аңлата?
Бу турыла төрле фикерләр бар Гомәр Саггаров аны мари телендә «кечкенә урман, урманчык, агачлык» мәгънәсендә кулланылган «ото* сүзе белән бәйләп карый Ул түбәндәгеләрне яза: «Татарстан топон им иясендә мари субстраты булган аты (ото) географик номенклатура термины роша—«кечкенә урман, урманчык, агачлык» төшенчәсен белдерә дип караганда. Субаш Аты ойконимы «Су (елга) башындагы агачлык». Югары-Аты —«Югары агачлык*. Түбән Аты -Түбән агачлык», Олы-Аты—«Олы (зур) агачлык». Кече-Аты «Кече агачлык, урманчык» дигән мәгънә бирә булып чыга»
«Аты» сүзе ул рус елъязмаларында еш кулланыла торган «чулматы-челматы» этнонимынын «аты* өлешен тәшкил итәргә мөмкин Казан император университеты профессоры С. М Шпилевский Чулман атамасын болгарларның челматы (татарча чулматы) дин аталган бер кабил ә-кавемнәре белән бәйләп карый Чул + ы(м) + ан суы янында яши торган чулыматылар. ягъни Чулман (Чулыман) суы тирәсен үзләштергән аты кавем-кабиләләре
Борынгы төркиләргә һәм гомумән борынгы халыкларга елгалар, тирә-юньдә
юнәлеш билгеләү (ориентлашу) өчен хезмәт иткәннәр, су юлы итеп файдаланылганнар.
Себер елгалары арасында Чулман кебек чул (чул—«елга» + ым) терминыннан ясалган атамалар шактый.
Составында аты компоненты булган атамалар байтак очрый
«Аты» компоненты торак пункт Шонгаты атамасында да очрый. Хәзерге вакытта ул Апае районында Үләмә суының ун ягына урнашкан Шонгаты авылынын көньяк- көнбатыш өлешеннән ярты чакрым ераклыктагы шәһәр хәрабәсе. Бу шәһәрлекне С. М Шпилевский ныклап тикшерә. Хәзерге Шонгаты авылы янында сонгы болгар чорына мөнәсәбәтле зират билгеләнгән. Шонгаты авылы Казан ханлыгы чорыннан ук мәгълүм. Апае районының Шонгаты. Тәтеш районының Алабирде авылында Шонгаты инешләре ага. Алар Олы Үләмә суының ун кушылдыклары. Апае районының Кече Күккүз авылында Шонгаты чишмәсе һәм күле бар. Шушы ук ояга тагын Татар Урматы һәм Рус Урматы авыллары керә. Алар Казансу кушылдыгы Урмат суы буена урнашканнар. Урмат атамасының беренче өлеше XIV йөз болгар чоры кабер ташы язмаларында очрый торган орым-урым этнонимы белән бәйләнешле. Икенче өлеше исә урыс елъязмаларында искә алынган «челматы» этнонимындагы «аты» компонентына мөнәсәбәтле Бу авыллар янында борынгы, гомум һәм соңгы болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре һәм зират билгеләнгән. Урмат авылы Казан ханлыгы чорында да булган. «Урмат» атамасы Казан өязенен теркәү кенәгәләрендә һ. б. тарихи чыганакларда еш очрый. Татарларда Урмат исемле җыен бәйрәме дә үткәрелгән. 1966 елда Бәрәнге авылыннан X Ярми тапкан шәҗәрәдә Урмат шәхес буларак та теркәлгән.
Шушы ук рәткә рус елъязмаларында еш кабатланган Бат ы маты шәһәре дә керә XIV йөзгә мөнәсәбәтле Болгар шәһәрлегеннән табылган икенче стильдәге кабер ташы язмасында Балымар кушаматын укып була. Һарун Йосыпов фикеренә караганда, Балымар—кабилә этнонимы. С. Мельников язганча. Батымар авылы иске документларда Балымәт дип атала. Борынгы болгар чорларынын Батымар шәһәрлеге Иделнең сул ягында. Спас районында урнашкан. Нугай юлы өстендәге Балымар авылы Казан ханлыгы чорларында искә алына.
Шонгаты һәм Аты топонимнары Татарстаннан читтәге төбәкләрдә дә очрый Атенинка—Ука елгасы бассейнындагы Мокша суы кушылдыгы Элекке Самара губернасы, Ставрополь өязендә Сок елгасына коя торган Шонгаты суы билгеләнгән.
Марсель Әхмәтжанов фикеренә күрә, аты компоненты Нугай Урдасы татарларының юрматы этнонимында урын алган аты берәмлегенә нисбәтән барлыкка килгән. Бик мөмкин. Чөнки бу галим төпле фикерле, татар чыганакларын (кулъязмадагыларын да) әйбәт белүе белән аерылып тора.
ш